ТАТАРСТАН РАЙОННАРЫ ҺӘМ РАЙОН ҮЗӘКЛӘРЕНЕҢ ИСЕМНӘРЕ
Гамәлдәге административ-территориаль бүленеш буенча республикабызда 36 район бар. Билгеле бер эзлеклелек булсын өчен, алфавит тәртибен саклап, аларның исеме кайдан алынуын ачыкларга тырышыйк.
АЗНАКАЙ РАЙОНЫНЫҢ ИСЕМЕ
үзәге Азнакай исеменнән алынган. Азнакай 1956 елдан башлап эшчеләр поселогы категориясенә керә. Бу атаманың нигезендә Атнакай дигән кеше исеме ята дип карыйбыз. Бу исем, татар теленең Минзәлә сөйләшенә хас т-д-з тартыклары тәңгәллеге җирлегендә үзенчәлекле фонетик үзгәреш кичереп, Азнакайга әйләнгән. Минзәлә сөйләшенә шактый якын булган башкорт телендә Азнв- бай, Азнагол, Азнакилде кебек кеше исемнәре бар. Атнакай (Азнакай) исеме атна һәм кай компонентларыннан тора. Борынгы вакытта татарларда атна сүзе җиде тәүлек (неделя) мәгънәсендә дә һәм җомга кен мәгънәсендә дә кулланылган. Әле хәзер дә татар теленең көнбатыш диалектында, урта диалектның Тау ягы сөйләшләрендә пәнҗешәмбе көнне «кич атна» яки «атна кич», җомга көнне «атна көн» дип атыйлар. Борынгы заманнарда татарлар яхшы, изге көн дип саналган атна кенне (җомга) туган ир балаларга шул көн исемен кушу йоласы булган. Әтнә, Әтнәгол, Әтнәбай, Атнахуҗа, Атнакилде, Атнакай, Азнакай һ. б. кебек исемнәр әнә шул йолага нисбәтле рәвештә барлыкка килгәннәр. Атна (азна) сүзенә иркәләп- яратып әйтүне белдерә торган кеше исемнәре ясаучы — кай кушымчасы ялгану юлы белән (чагыштыр: Күзкәй, Канкай, Тиңкәй, Сатукай, Сылукай, Ишкәй, Котлыкай, Чупа- кай, Миңлекәй, Йөзлекәй, Тимеркәй һ. б.) Атнакай (Азнакай) дигән антропоним (кеше исеме) ясалган һәм авыл исеменә әверелеп безнең көннәргечә сакланган. Борынгы йола тәэсирендә, атна кән термины урынына гарәп теленнән алынган җомга (җыелу көне) термины кулланыла башлагач та, татарларда шул кенне туган балаларга җомга (диалекталь әйтелештә җома яки йома) сүзен кертеп исем бирү дәвам и.терелгән: Җомагол, Җомахуҗа, Җомабикә, Җомагали, Җомабай, Җомакай яки Йомакай (соңгысыннан баштагы җо-йо иҗеге төшү нәтиҗәсендә Макай исеме һәм Макаев фамилиясе ясалган) һ. 6.
АКСУБАЙ РАЙОНЫНЫҢ ИСЕМЕ шушы районның үзәге Аксубай авылы исеменнән алынган. Бу атама Аксубай дигән борынгы кеше исеменә мөнәсәбәтле. Башка төрки телләрдә.-е кебек, татар телендә дә ак һәм кара сүзләре ялгызлык исемнәренең барлык төрләрен (антропонимнар — кеше исемнәре: топонимнар — географик атамалар: зоонимнар — хайван исемнәре; этнонимнар — халык исемнәре һ. 6.) ясауда актив катнашкан. Мәҗүсилек чорында төрки халыклар ак һәм кара сүзләренең магик көче бар дип санаганнар. Ак төсне пакьлык, тазалык, яктылык, бәхет, кен, кояш символы, о кара төсне төи, туфрак, җир символы итеп караганнар, утка һәм кояшка багышлап ак төстәге, ә җиргә багышлап кара төстәге кош-корт яки хайван чалганнар. Бу йолаларның калдыклары озак сакланган. Академик Л. Я. Штернберг кояш хөрмәтенә ак хайвеи корбан итүнең гомумилеге һәм барлык халыкларга хас булган кояш к-ль- тыида ак төснең ■•алтын хояш белән ассоциадияләиүе» турында яза'. Татар антропонимиясендә ик сүзе кушылып ясалган кушма тзмырлы борынгы кеше исемчәрэ бик күл. Мәсәлән, Актуган. Акбаш, Акбатыр Акъегет, Акбит, Акчура Акбулат, Аппак. Акбарс. Акбуга, Актимер, Акбүләк. Аксубай һ. б. ♦ Соңгы исем ак + субай сүзләреннән тора, борынгы татар теленә фарсы теленнән 3 кергән сыбай сүзе атлы сугышчы 'кавалерист) дигән төшенчәне белдергән. Татар ? теле сөйләшләрендә шул мәгънәсендә әле дз сакланган. Мәсәлән, пәйнә, .чиен һәм = г-расиоуфим татарлары телендә сыбай — җакдагат (всадник): «бригадир сыбай йөри»’ 2 Аксубай исемендә, икенче компонент булаоак. шушы сүз чыгыш тапса кирәк Хә- < зергечә Аксубай исемле район үзәге Аксубай (чуваш авыль.) атамасында һәм татар- _ ларда Субаев фамилиясендә сакланган. Әл-17әт районында Ерсубайкино «исеме Ирсу- < байкай дигән антропонимная ясалган чуваш авызы) һем балык бистәсе районында 3 Юлсубино (атамасы Юлсубай дигән кеше исэменнән ясалган татар авылы) авыллары < бар. < АКТАНЫШ РАЙОНЫНА үзәге Актаныш авылы исеме бирелгән. Бу топоиимның нигезендә Актаныш дигән елгачык исеме ята. Шушы елгачык башланып киткән урынга ♦ урнашкан авыл Актанышбаш исемен йөртә. Актаныш гидронимы агыт , акты 4 аныш х сүзләреннән тора. Борынгы төрки телгә хас акты, акту, агыш фигыленең соңгы ижеге тешеп калу < нәтиҗәсендә барлыкка килгән «ак» сүзе тесне белдерә торга* «ак» сүзе белән бердәй £ әйтелеш алган, ягъни омонимлашкан. < Аныш сүзе борынгы телебездә елга һәм инеш мәгънәсендә кулланылган- Чувәu шиядә Иделгә коя торган шактый зур Аииш елгасы бар Аңа Югары Аниш, Урта Аинш “ һәм Түбен Аниш дигән елгалар коялар. Татарлар хәзер дә зур булмаган елгачыкны — инеш дип йөртәләр. о Димәк, Актаныш гидронимы борынгы телебездә (Идел — Кама болгарлары телендә) акты 4 аныш компонентларыннан гыйбарәт булып, ага торган аныш (инеш) дигән төшенчәне белдергән. Мәгънәне үз:әртеп кабул итү нәтиҗәсендә Актаныш авылы һәм районы исемен хәзерге татар телендә «ак таныш» (ак булган билгеле кеше яки әйбер) мәгънәсен белдерә, дип аңлыйбыз. Җирле халык Актаныш авылы уртасыннан агып уза торган кечкенә генә, сай һәм болганчык сулы елгачыкны (Иске Иделгә коя): «Элек Акинеш дип аталган, торә-бара Актанышка әйләнгән».— дип сөйли. АЛАБУГА РАЙОНЫНЫҢ ИСЕМЕ үзәге Алабуга шәһәре исеменнән алынган. Алабуга шәһәре XVI гасырның икенче яртысында нигезләнгән. Терки халыкларда алабуга дип окунь балыгын атыйлар бога-буга-бука сүзе борын- гы терки телдә угез дигән мәгънәдә йәогән. Тара татарлары хәзер дә үгезне бота диләр Шушы мәгънәсендә бога сүзе борынгы венгр теленә кабул ителгән. Рус телендәге «бык» та «бога-букапдан килеп чыккан дигән караш бар. Алабуга балыгының башы апа үгез башына охшаганга, аңа шул исем бирелгән дип саныйлар. Алабуга сүзе төрки халыкларда кеше исеме буларак та кулланылган. Баланың үгез кебек көчле булуын теләү ырымына бәйләнешле рәвештә, составына бога-Зукә сүзе кергән: Букатимер, Тимербука, Бишбука. Акбуга, Айбуга, Илбука, Котлыбуга, Тайбуга. Тәголбуга. Сарыбуга, Ташбука. Тегәлбуга, Бугаарслан (шуниаи: Бугруслән шәһәре исеме һәм Бугрусланоа фамилиясе) һ. б. кебек кушма тезелешле борынгы кеше исемнәре кулланылышта Йерген Алабуга шәһәренең исеме Алабуга дигән «еще исеменнән алынган булырга тиеш. Тамбов һем Тобол губерналарында Алабуга исемле авыллар булган •. 17 Л. Я. Штарнберг Орнамент из оленьего волоса и игл дикообраза. «Советска» агиография» журналы. 1931 ел. 3—4 саннар 120 бит » Татар теленең диалектология сүзлеге Татарстан дитап иешриаты. Казан. 1969. 377 бит. » Агыт термины Темен елкесе Темен районындагы Иитрей авылы валмы теленде ический словарь Российской империи. Рус те- •лга, ермак мәгънәсендә кулланыла • П. Семенов Гәографичесяо статист ленде. 1 том, СПб. 1363 ел. 39 бит. АЛЕКСЕЕВСК РАЙОНЫНЫҢ ИСЕМЕ үзәге Алексеевское авылы исеменә мөнәсәбәтле рәвештә барлыкка килгән. И. А. Износков бу авыл исеменең 1846 елда Мәскәү митрополиты изге Алексей хөрмәтенә салынган чиркәү исеменнән алынуына, элекке исеменең янында зур күл булудан чыгып, Киркуль (татарча кыр + кул—Кыркүл) дип аталуы турында яза1 . АПАС РАЙОНЫНЫҢ ИСЕМЕ үзәге Апае авылы исеменнән алынган. Авыл картларының сөйләвенә караганда, бу атама гарәп теленнән кергән Габбас дигән кеше исеменең фонетик үзгәреш кичерүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Безнең карашыбызча, Апае — шушы авылга нигез салган кешенең мәҗүси исеме. Элек болгартатарлар һәм чувашлар арасында Абачъ, Апасъ кебек кеше исемнәре кулланылышта йөргән 18 19 . Болар—ач кушымчасына беткән борынгы төрки кеше исемнәре (мәсәлән, Тукач, Тутач, Пимач, Имач, Богач, Карач, Ювач, Котрач, Тапач, Балтач һ. 6.) группасына карыйлар. Апач исеме аба — өлкән ир туган, абый сүзенә ач кушымчасы ялганып ясалган булырга тиеш. Сүз азагындагы ч тартыгының с тартыгына күчүе — татар теленең Тау ягы сөйләшләре өчен характерлы күренеш. Шушы җирлектә Абач— Апач исеме Апаска әверелгән. Татарстанның Арча районында Апаз, ә Актаныш районында Апач исемле татар авыллары булуы да игътибарга лаеклы. Боларда бер үк топоним мисалында татар теле сөйләшләрендә ч-с-з тартыкларының тарихи чиратлашуы чагылыш таба. АРЧА РАЙОНЫНЫҢ ИСЕМЕ үзәге Арча эшчеләр поселогы исеменнән алынган. Арча атамасының беренчел нигезендә удмурт халкының борынгы исеме ар ята. XIV—XVI гасырларда Арча җире (Арская земля) термины арлар (удмуртлар) яши тор. ган территория дигән төшенчәне белдергән, Чуваш тарихчысы П. В. Денисов ар сүзе «урман кешесе** мәгънәсен белдерә дигән карашта тора20 . Арча топонимы ар этнонимына (халык исеме) — ча кушымчасы ялганып ясалган, -ча, -чә кушымчалары төрле сүз төркемнәренә караган сүзләргә ялганып, әйбернең һәм билгенең кечкенәлеген, тулы түгеллеген белдерә торган сүзләр ясыйлар: кисәкчә, сыекча, алача, кодача, калдырча, борча, көлчә, телчә, бетчә, сүзлекчә, төрчә, сап- кынча, җиңелчә, кызмача һ. б. Хәзерге Арча поселогы урынында борынгы заманнарда арлар (удмуртлар) яшәгән кечкенә генә бер авыл булган булса кирәк. А. Артемьев «Арск» дигән мәкаләсендә: «Арчада борынгы заманнан калган җир ныгытма, валның саклануы...»21 турында яза. Арча топонимының әйтелеш бердәйлеге, охшашлыгы нигезендә артыш агачының бер төрен белдерә торган арча сүзе белән бәйләнеше юкмы, ул шушы сүздән алынмаганмы? Арча агачы безнең якларда үсмәгәнгә, болай дип карый алмыйбыз. Арча куаклары һәм урманнары Урта Азия тауларының субальп поясында үсәләр Әйтелеш ягыннан Арча атамасы белән арча сүзе үзара омоним (аваздаш сүз) тәшкил итәләр. Семантик яктан төрле мәгънә белдерәләр. Менә шуңа, Йосыф Гәрәй иптәш кебек °, Арча топонимының килеп чыгышын агач исеме арча белән бәйләп булмый. БАЛТАЧ РАЙОНЫНЫҢ ИСЕМЕ үзәге Балтач авылы исеменә нисбәтле. Бу атаманың нигезендә балта сүзенә — ач иркәләү-кечерөйтү кушымчасы ялганып ясалган кеше исеме ята. Балта сүзен исем итеп бирү исә борынгы вакытта татарларда бала авыруларга. усал көчләргә бирешмәсен, таза-нык булып үссен дигән теләктән чыгып, аңа каты, нык әйберләрнең исемен бирү йоласы булу белән бәйләнешле. Борынгы заманнарда металл әйберләре (мәсәлән, балта, ат дагасы, кылыч, хәнҗәр һ. 6.) усал көчләрне куркыта, аларны китерми дип ышанганнар. Балта — хуҗалыкта еш кулланыла торган корал, каты һәм үткен металл әйберләрнең берсе. Ир балаларга составларында 18 И. А. Износков. Список населенных мест Казанской губернии с кратким описанием их, Лаишевский уезд. Рус телендә. 1893 ел, 4 бит. В. К. Магницкий. Чувашские языческие имена. Казан. 1905 ел. 24 һәм 28 битләр. П. В. Денисов. Религиозные верования чуваш. Рус телендә. Чувашгосиздат. 1959 ел. 42 бит. 21 А. Артемьев. Арск. «Казанские Губернские ведомости». 1847 ел. 10 сан. Краткая географическая энциклопедия. Т. 1, М. 1960. 142 бит. ® Йосыф Гәрәй. Суз җыярга килегез! «Казан утлары» журн. № 10. 1969. 155 бит. «Баулы утырган урын борынгы вакытларда калын урман белән капланган булган. Бу урманда төрле җәнлекләр яшәгән, агач куышларында бал кортлары куп булган. Бер җәйне монда өч башкорт килеп чыккан. Алар Бакыр тавы итәгенә авыл корганнар. Елга буенда бик күп бал кортлары күргәннәр. Бер куыш агачны кисеп аударганнар. Ул елгага аркылы авып ярылган. Елга өсте бал һәм кәрәз белән тулган. Корман исемлесе; «Авылыбызга нинди исем кушабыз?» дигән. Болар авылга, әлеге вакыйгадан чыгып. Баплы елга дип исем кушарга булганнар. Баллы елга халык теленә Баулы елга булып кереп киткән. Баулы авылыныңбер өлешенә мишәрләр килеп утырганнар. Алардан: «Сез кайсы авылдан?» дип сорасалар, Без Мансур авылыннан, Баллы төштән (биредә теш сүзе урын төшенчәсен белдерә — Г. С.), дигәннәр». Бу риваятьтән чыгып, авыл исеменең «Баллы төш»тән Баулы булып үзгәрүен аңлатуы кыен. Чөнки татар теле тарихында n-y (w) тартыкларының тәңгәллеге очрамый. Әйбернең яки күренешнең булуын белдерүче -лы, -ле кушымчалары татар топо- нимиясендә продуктив кулланылалар. Алар үсемлек, агач, кош-корт, хайван, балык, минерал, корылма, йорт инвентаре, хуҗалык әсбапларын һ. б. белдерә торган исемнәргә ялганып килү юлы белән күп кенә топонимнар ясаганнар. Мәсәлән, Кыяклы, Камышлы, Зирекле, Каенлы, Балчыклы, Чуртанлы, Буралы, Баулы һ. б. Баулы поселогының исеме хуҗалык әйбере — бауга (аның булуына: баулы) нисбәтле рәвештә барлыкка килгән булырга тиеш. Бу атама авыл халкының электә бау- аркан ишү һөнәре белән шөгыльләнүе нәтиҗәсендә ясалган булса кирәк. БИЕКТАУ РАЙОНЫНА үзәге Биектау поселогының исеме кушылган. Бу атама биек + тау компонентларыннан тора. Бу авылга калкурак урынга утырганга күрә. Биектау дигән исем бирелгән '. Чагыштырмача зур. биек булмаган калкулыкка урнашкан торак пунктларның кайберләренә әләге исем тагылган. Биектау исемле авыллар Әгерҗе һәм Балык бистәсе районнарында да бар. Казан артындагы Биектау (Высокая Гора) авылы кебек, алар да биек булмаган, хәтта тигез дип әйтерлек урынга утырганнар. Безнең якларда Тау иле дип аталган авыллар да артык зур булмаган тау итәгенә яки тау естенә урнашканнар. БУд РАЙОНЫНЫҢ ИСЕМЕ үзәге Буа шәһәре исеменнән алынган. Бу атама исә ясалма су саклагыч буага мөнәсәбәтле рәвештә барлыкка килгән2 . Буа. бөя дигән гидронимии терминның толонимлашуы Тау ягының башка төбәкләрендә дә урын ала. Мәсәлән, Апае районында Иске Буа, Яңа Буа (Кыр Буасы) исемле авыллар бар. Проф. Н. И. Золотницкий Буа шәһәренең исеме, оборона максатыннан чыгып, җир казып-ееп ясалган плотина, ягъни җир ныгытма (буа) белән мөнәсәбәтле, анда башта саклау линиясенең каравыл пункты булган булырга тиеш дип карый. Буа шәһәре тирәсендә бик борынгы заманнарда. Болгар һәм Казан ханлыклары чорында корылган һәм XVII—XVIII гасырларда төзелгән җир корылмалар булуы турында яза ’. Хәзерге Буа шәһәре урынында шул исемдәге авыл 1703 елда барлыкка килгән. Буа 1780 елда Сембер намегтничествосының өяз шәһәре итеп билгеләнә. БӨГЕЛМӘ РАЙОНЫНА үзәге Бөгелмә шәһәре исеме бирелгән. Шәһәр атамасы аның аша ага торган Бөгелмә елгачыгы исеменнән алынган. Бу елгачыкка, бөгелә- бөгелә бормаланып агуыннан чыгып, әлеге исем бирелгән булырга тиеш. Чагыштыр: Уратма — уратып ага торган елга (Зәйгә коя), Шушма — шуыша, су юлын үзгәртә торган елга (Вяткага коя) һ. б. Бөгелмә шәһәре урынында башта шушы исемне йөрткән татар авылы була. Бөгелмәнең шәһәр буларак салына башлавы 1741—1745 елларга карый. Шәһәрнең әүвәлге халкын җир эше белән шөгыльләнүче солдатлар, ясаклы крестьяннар һәм сөргенгә җибәрелгән кешеләр тәшкил иткән. 1781 елда Бөгелмә рәсми рәвештә шәһәрләр категориясенә кертелә. * И. А. Износков. Список населенных мест Казанского уезда с кратким их описанием. Казан. 1885 ел. 2 бит. г В. А. Никонов. Краткий топонимический словарь. «Мысль» нәшрияты. М. 1966. 69 бит. •’ Н. И. Золотницкий. Название гг. Буинска и Цивильска, некот. селений и р. Циви- ля.— Корневой чувашско-русский словарь. Казан. 1875. 265—266 битләр. ЗЕЛЕНОГОЛЬСк РАЙОНЫ үзәге Зеленодольск шэ! эре йееме белен аталган. ШеЬер исеме Зеленый дол — ложбина (Яшел уйсулык) авылы исеменнән алыигои. Бу авыл 1932 елдан шәһәргә әйләнгән Зеленый дол еаылы 1820 еллар тирәсендә Зөя өязенең Вязовых һәм башка авыл- ф ларыннан күчеп килеп утыручылар тарафыннан нигезләнгән. Авылга исем утырган _ урынының тышкы формасыннан чыгып кушылганд. КАМА ТАМАГЫ РАЙОНЫНА үзәге Кама тамагы эшчеләр поселогы исеме кушыл- 5 ган. Бу торак пунктка исә Кама елгасының Иделгә коя торган тешенә — тамагына х каршы ярда утыруыннан чыгып, Кама тамагы дигән исем бирелгән. “ Авылларга, күбесенчә, елганың яки башка физнк-географик һәм сирәк очрак- ь. ларда ясалма географик объектның башланып киткән урынына утырса баш яки башы. = ә елганың койган жиренә — тамагына урнашса, тамак яки тамагы компонентлары ь иергән исем бирү терки топонимиягә, шул исәптән татар толонимиясеиә дә. хас күре- иеш. Мәсәлән, Татарстанда: Шурабаш, Ашытбаш, Шушмабаш. Иябаш, Ашабаш. Күпер- J- баш (Арча районы) Чатбаш, Теябаш (Алас районы), Елгабаш (Мөслим районы), Көек- •" баш (Балтач районы), Чишмәбаш (Актаныш һәм Кукмара районнары) һ. б исемле ф авыллар бар. в Составында тамак яки тамагы сүзе булган кушма төзелешле авыл исемнәре дә О байтак кына: Муртыштамак, Ләшәүтамак (Сарман районы). Мэллетамак (Меслим районы), Димтамак (Баулы районы), Ык тамагы (Алабута районы). Үртамак (Мииэәлә т- районы). Сазтамак (Кукмара районы), Стәрлетамак (Башкортстан АССР), Ишимтамак (Төмән өлкәсе) һ. 6. и Инде бу атаманың беренче компоненты Кама сүзенең мәгънәсен ачыклыйк, в. В. А. Никонов күрсәтүенчә, аның этимологиясен камы — камень (таш) яки кам— ® лодка (көймә) һ б сүзләре белән бәйләргә тырышу нигезсез Ул удмурт һәм башка о угро-фин телләрендәге кам —елга сүзенә якын тора . u Элек Кама елгасын удмуртлар Буджим Камъ (ак елга), чувашлар — Шанга идилъ (шул ук мәгънәдә), марилар — Чолман вись. татарлар Чулман идел һәм татый Ак идел (ак елга) дип атап йөрткәннә𠆆†††† ‡‡‡‡‡‡ КУЙБЫШЕВ РАЙОНЫНЫҢ ИСЕМЕ үзәге Куйбышев шәһәре исеменнән алынган. 1935 елда Коммунистлар партиясе һәм Совет дәүләтенең күренекле эшлеклесе 8. В. Куйбышев хөрмәтенә элекке Спасск шәһәренең исемә Куйбышев шеһәре дип 1 Энциклопедический словарь географических терминов. М. 1968. 110 б«т ' И. А. Износков Список населенных мест Казанского уезда с кратким нх описанием Казан 1885. 5 бит. ’ В. А. Никонов Краткий топонимический словарь- 170 бит. • П. Семенов. Күрсәтелгән хезмәт. 2 том. 914 бит. • Руссмо-марийскии словарь Изд во «Советская энциклопедия» 1966 ел. 140 бит ‡‡‡‡‡‡ И А. Износков Список населенных мест Мамадышского уезде. Труды IV археологического съезда • России. I том Казан 1884 ел 127 бит. ' Ф И. Гордеев Балтийские и иранские заимствованна в марийском языке — Происхождение марийското народа Иошкар-Ода. 1967. 188 бит. 11. «К У» М 0. үзгәртелә. Спасск күршесендәге Никольский (Чертык) авылыннан күчеп кияүчеләр исәбенә үсә. Никольский авылы XVI гасырда ук салынган була һәм Воскресенский монастырена карый 1781 елда Спасск авылы Казан наместничествосының екз шәһәренә ееерел* КУКМАРА РАЙОНЫНА үзәге Кукмара эшчеләр поселогы исеме бирөлгеи. Бу «таманың килеп чыгышы мари толе белән бәйләнешле. Аны марича кок (ике) һәм мэра (мари халкының үэ-үзен атау исеме) яки кук — кугу (зуррмара сүзләреннән гыйбарәт дип карыйлар ТЦирле халык аңа найчандыр ике мари нигез салган һәм шуңа авыл исеме Кукмара (ике мари) булган дип саный. Кукмара атамасын борынгы иран (скиф-сармат) телләре белән бәйләп аңлатырга да мәмкин. Аларда кук сүзе «тау» төшенчәсен белдергән (чагыштыр: фарсы телендә киһ, осетин телендә һоһ—тау). Мари АССРның Яңа Торъял районында Кукмар, Югары Һем Түбән Кукмар исемле авыллар бар . 161 ЛАЕШ РАЙОНЫНА уэәге Лаеш эшчеләр поселогы исеме бирелгән. Лаеш шәһәре 1557 елда корыла башлаган. С. М. Шпилеаский аңа кадәр бу урында борынгы авыл булган дип саный һәм, шушы фикерен дәлилләү ечен, татар тарихчысы Хисаметдин Шәрәфетдин бине Мөслиминең «Тәварихы Болгарияхсеикән: •■Болгар шәһәре Аксак Тимер тарафыннан җимерелгәннән соң, Лаеш карт үзенең нәсел-токымы белән Кама елгасы буена килеп чыга һәм шунда Лаеш авылын нигезли», дигән өзек китерә *. Болгарлардагы Лаеш исеме исә гарәп теленнән кергән Латыйфулла (гарәпчә ләтыйф сузе йомшак, мөлаем, нәфис мәгънәләрен белдерә) исеменең беренче иҗеге «лайга борынгы төрки кеше исемнәрен ясауда актив катнашкан -еш (иш) иркәләү- кечерәйтү кушымчасы ялгану юлы белән ясалган булырга тиеш. Болгар-татер телендә Агиш, Баеш. Дәүеш, Туриш. Күгеш, Тиңиш һ. б. кебек ике иҗекле тезелеш тәшкил иткән, җыйнак-җиңел әйтелешле кеше исемнәре күп булган. Шушы традицион исемнәр калыбының йогынтысы нәтиҗәсендә телебезгә гарәп, фарсы, рус һ. 6. телләрдән алынган өч-дүрт иҗекле кеше исемнәре кыскартылып әйтүгә яраклвшты- рылган, җыйнаклаштырылган. Аларның күбесе ике иҗеккә калдырылганнар, икенче иҗек, күпчелек очракта, иркәләү-кечерәйтү кушымчасыннан торган: Латыйфулла — Лаеш. Вәлиулла — Вәлүш яки Вәлкәй, Тимерша — Тимуш, Бикмулла — Бикмуш яки Бик- ми. Янбулат — Янбуш һ. б. ЛЕНИНОГОРСК РАЙОНЫНЫҢ ИСЕМЕ үзәге Лениногорск шәһәре исеменнән алынган. Яңа Писмән авылы 1955 елда шәһәргә әверелде һәм даһи юлбашчыбыз В. И. Ленин истәлегенә Лениногорск дип аталды. МАМАДЫШ РАЙОНЫНЫҢ АТАМАСЫ үзәге Мамадыш шәһәре исеменнән алынган. Мамадыш 1781 елга кадәр авыл булган, шул елны шәһәр категориясенә кергән һәм Октябрь революциясенә кадәр өяз шәһәре саналган. Географ П. Семенов борынгы татар кулъязмасында Мамадыш авылын, Болгар шәһәре Аксак Тимер тарафыннан җимерелгәннән соң, монда качып килгән Мамадыш исемле кеше нигезләве хәбәр ителә дип яза . Вятка буендагы бу шәһәр XVII йөздә аеруча үсә. Шушы елларда болгар шәһәренә күчеп килгән руслар үзләре белән Троицкое дигән яңа исем алып киләләр. Спасск монастырена ясак түләүче шәһәрне ногайлардан саклау өчен, ул ныгытыла. 1781 елда, Екатерина II җирләргә генераль үлчәү үткәргәндә, шәһәрнең иске исеме яңадан кайтарыла3 . Каюм Насыйри «Зөя өязе» дигән хезмәтендә барысы да бер кеше балалары тарафыннан нигезләнгән биш авыл: Мамадыш-Әкил, Тәүгелде-Мамадыш, Мамадыш- Сатылган, БигайМамадыш һәм Мамадыш-Гордеевоны күрсәтә. «Ахры, бу аеылларныН Мамадыш дип аталуына сәбәп шулдыр. Ул Җәмитнең балалары берсе агасы янына барганда, юлда берәү очрап: «Кая барасың?» — дигән. Ул әйткән: -.Мәмәдәшләргә барам», ягъни туганнарым-имчәктәшләрем катына барам, дигән икән. Шул сүздән чыккан Мәмәдәшләр авылы, ахыры. Мамадыш ааылы дигән исем калган. Бәгъзылар риваять кылалар «Бу Җәмит дигән адәм Мамадыш каласында кадим булган БабадыШ бабаның нәселеннәндер. Иске заманда Болгарда Мәмәдәш дигән берәүнең ләкабе (кушаматы — Г. С.) булгандыр. Монда янә башка төрле риваятьләр бардыр» *,— дип яза һәм Мамадыш исеменең килеп чыгышын, нигездә, ачык, хәл ителмәгән килеш калдыра. Профессор Л. Җәләй Мамадыш топонимы мэмәдә иш (мәмә балалар телендә имчәк) имчәктәш дигән сүздән алынган дип саный иде. Мамадыш атамасы Мөхәммәтиш (чагыштыр: Ишмөхәммәт, Нурмөхәммәт һәм Мөхәммәтнур, Ярмөхәммәт һәм Мөхөммәтъяр һ. б.) дигән кеше исеменең сронетик яктан җирле әйтелешкә яраклаштырылган варианты (Мөхәммәтиш^ Маматиш,--Мамадыш) булса кирәк. 1 С. М. Шпилеаский Древние города и другие болгаро-татарские памятники в Казанской губернии. Казан. 1877 ел. 383 бит. - П. Семенов. Күрсәтелгән хезмәт. Ill том. 160 бит. ■ 3. Хөсәенов. Минем Мамадышым. «Социалистик Татарстан» газетасы. 1969 ел. 28 декабрь саны. 4 К. Насыйри. Сайланма әсәрләр. Татгосиздат. Казан. 1956. 150 бит. МИИЗӘЛӘ РАЙОНЫ үзәге Миизәлә шәһәре исемен йөртә. 1645 елны Минзәлә ХТрогынв кигез салынган һәм ул Кама арты иске линиясенең көнчыгыш пунктын Пшкил иткән. /Ли изә лә 1781 елны шәһәргә әверелгән. Миизәлә шәһәре исеменең килеп чыгышы турындагы бер риваятьтә бу урында . Волгарга сәүдә белән килүче гарәпләрчең тукталыш пункты — мәнзәлә булуы хәбәр «телә Риваятьтәге /ләгълүматларның чынбарлыкка туры килүе дә бик ихтимал. Идел ? 5уе болгарлары ераклыкны көнлек юл һәм айлык юл берәмлекләре белән үлчә- < ■йинәр. Гарәпләр ара ераклыгын махсус үлчәү берәмлеге — мәнзель белән исәплә- = гәинорҖәйхаии әйтүенчә. Болгардан Куйабка (Киевкә) егерме тукталыш» ’. Озын- = пык үлчәве буларак бер мәнзель 87 километрга тигезләшә» «Тукталыш» яки «мән- X зель». Маркварт тарихи-географик хезмәтләреннән күренгәнчә.— дип яза Я. А. Манам- s двн,— гарәп географлары өчен көн буена үтелгән юл түгел. бәлки станцияара S ераклык»4 . х X йөзнең беренче чирегендә гарәп илчесе һәм сәяхәтчесе Әхмәт Ибне Фадлан- — КЫҢ Болгар иленә башкорт җирләре аша көньяк-көнчыгыш юлдан, ягъни Җаек, Агый- г- дел, Ык. Миизәлә. Чирмешән һ. б. суларны (елгаларны) кичеп килүен исәпкә алганда, ф Болгар белән гарәп илләре арасында сәүдә һәм илчелек багланышлары шул юл аша = барган, Миизәлә елгасы буенда борынгы сәүдә юлының бер мәизеле — туктап ял □ итә торган урыны булган һәм шуңа мөнәсәбәтле рәвештә бу елгага Миизәлә исеме — кушылган дип уйларга мөмкин. Ул чагында Миизәлә топонимы Миизәлә елгасы исе- _ меннон алынган булып чыга. МӨСЛИМ РАЙОНЫНЫҢ ИСЕМЕ үзәге Мөслим авылы исеменнән алынган. * Авыл халкының сөйләвенә караганда, Мөслим XVI гасыр башларында нигезлән- тән. Шул заманнарда Ык буйларына Казан якларыннан Мөслим, Әхмәт. Мезмин. Аф- зал, Якуп. Булат һом Сәет исемле җиде кеше килеп чыккан. Алар монда телләнеп S яши башлаганнар, авыллар корганнар. Мөслим авылына беренче башлап Меслим баба казык каккан, шуңа авыл аның исеме белән аталган. Гарәп теленнән алынган Меслим исеме «ислам динендәге ир кеше, мөселман»' дигән мәгънәне белдерә. ОКТЯБРЬ РАЙОНЫНА Россия халыкларына азатлык кояшы алып килгән Беек Социалистик революция булган октябрь ае исеме бирелгән. Октябрь — социалистик революция, азатлык символы. Октябрь районының үзәге —1961 елдан башлап Норлат шәһәре, һорлат топонимы Нурдәүләт дигән көше исеменең фонетик үзгәреш кичерүе — икенче иҗеге •дәүкнең төшүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән булырга тиеш Бу районда тагын Югары Норлат. Түбән Норлат, Буа һом Зеленодольск районнарында Норлат исемле татар авыллары бар. ПИТРӘЧ РАЙОНЫНЫҢ ИСЕМЕ үзәге Питрәч авылы исеменнән алынган Бу авылга Питрөч атамасы (русча Пестрецы) овыл халкының милли составы ягыннан чуар (пестрый) булуыннан ЧЫГЫП бирелгән, имеш, дигән сөйләк бер. Ләкин Питроч топонимы борынгы болгар-татар кеше исеме Питрәчтон ясалса кирәк Болгарларда һом чуваш- ларда Питрәч һәм Әтроч дигән кеше исемнәре булган Тәтеш районында Зур Әтрәч һәм Кече Әтроч исемле татар авыллары бар. Шушы авыллар янында XIII—XIV йөзләргә караган кабер ташы язмалары табылу аларның Болгар дәүләте чорында ук төзелгән борынгы авыллар булуын күрсәтә. Питрәч районында да Әтрәч (Атряси) Дигән рус авылы бар. Бу авыл урынында Болгар чорында ук нигезләнгән борынгы авыл булуы бик ихтимал. Шушы исем монда археологик казынулар үткәрергә кирәк1 В. М. Беркутов. Болгар-татар озынлык һем аралык үлчәү берәмлекләре. Казам. 1964 10 бит. в ш * Ф. Ф. Вестберг. К анализу восточных источников о Востоком Европе. Журнал «Мим. Народ Просе.» XIII. СПб 1908 139 бит. •Б. А. Рыбаков Русские земли по карте Идриси 1154 г —Краткие сообшоииа виститута истории материальной культуры АН СССР Вып. XLIII. М 1952 28 бит • Я. А. Манандян. О торговле и городах Армении а связи с мировой торговлей др...... ...... времен (V в. до и. > — XV а. н. ».). Ереван 1954 236 биг * Гарәпчә татарча-русча алынмалар сүзлеге Татарстан китап нәшрияты. Казан. 196л 284 бит. • В. К. Магницкий. Күрсәтелгән хезмәт. 30 һом 67 битләр. п« 163 легенә ишарә итә. Казан артында Питрәч һәм Әтрәч авыллары (бу атамаларның икесенең дө — әч кушымчалы булулары игътибарга лаеклы) бер чорда, Болгар дәуләте җимерелгәнче яки җимерелгәч, озак вакыт үтмәстән, барлыкка килсәләр кирәк. Татар теле диалектларында питрас һәм питрәч сүзе куас кисмәге төбендә калган камырдан ясалган төпчек ипи — кечкенә икмәк һәм вак күмәч 1 мәгънәсендә йерн. Питрәч исеменең (аның Битрәч, Пәкрәч вариантлары да булган) соңгы, төпчек ир балага бирелүе бик ихтимал. САБА РАЙОНЫНА үзәге Саба авылының исеме бирелгән. Бу авыл исеменең килеп чыгышы турында төрле карашлар бар. Болар исә саба сүзенең күп мәгънәлелеге нәтиҗәсендә барлыкка килгәннәр. Мәсәлән, академик В. В. Радлоа төрки телләрдә саба сүзенең 6 төрле кулланылуын күрсәтә Саба топонимының килеп чыгышы турындагы карашларга кыскача тукталыйк. Сөйләүләргә караганда, имеш, Саба авылының исеме кымыз саклау өчен хезмәт итә торган тире капчык — саба сүзеннән алынган. Икенче бер версиядә Саба авылы халкы агачтан һәм балчыктан төрле савыт-саба ясау белән шөгыльләнгән. Имеш, шуннан чыгып, авылга Саба исеме бирелгән. Саба районында тагын исемнәре составында саба сүзе булган: Сабабаш, Саба- Туктар, Чәбки-Саба, Урта-Саба авыллары бар. Бу авыллар Саба (Сабинка) дип атала торган ике инеш (елгачык) буена утырганнар. Инешләр Мишә елгасына коялар. Биредә әлеге инешләргә исем Саба авыллары исеменнән чыгып бирелгәнме яки, киресенчә, авылларга инешләр исеменнән чыгып исем кушылганмы? дигән сорау туа. ЛенингрЬд өлкәсендә Луга елгасының сул як кушылдыгы булган Саба елгачыгы бар. Бу елгачыкларга исем элек шушы территорияләрдә яшәгән бер үк халык — борынгы угро-финнар тарафыннан бирелгәнме? Шулай булганда. Саба елгачыкларының исеме — беренчел, ө Саба авылларының исеме — икенчел. Борынгы болгар-татар, чуваш һәм башка төрки халыкларда Сабакай, Сабай, Саба- кан. Сабачи кебек кеше исемнәре кулланылышта йөргән Болардан чыгып, Саба авылына әлеге исемнәрнең берсен йөрткән кеше нигез салмаганмы, авыл шуңа Саба дип аталмаганмы? дигән сорау туа. Шунсы кызыклы: Саба районында Тимершык (бу исем Тимершәехтән) авыл Советына караган Сабай исемле татар авылы. Ульяновск өлкәсендә шулай ук Сабай, ә көнчыгыш Себердә Сабинская авыллары бар. Монда үзара билгеле бер бәйләнеш, система булуы бик мөмкин. Проф. С. М. Шпилевский рус елъязмаларында 1184 елда князь Всеволодның Биләргә һөҗүме турында сөйләгәндә, Сабакуль һәм Челматның шәһәр дип ялгыш күрсәтелүе, Идел болгарларының андый шәһәрләре булмавы, саба, кул һәм челмат исемнәрен болгар халкының тармаклары мәгънәсендә кабул итәргә кирәклеге турында яза. Лаеш. Мамадыш өязләрендәге Тәмте, Саба һәм Куль дигән авыл һәм елгалар атамасында әлеге кабиләләр исеме сакланган дип карый Димәк. С. М. Шпилевский. топонимия мәгълүматларына таянып, саба, кули һәм тәмтез исемле болгар кабиләләре Казан артының Мишә елгасы буйларында яшәгәннәр дип саный. Академик Б. Д. Греков һәм доцент Н. Ф. Калинин, 1182—1184 еллар датасы белән билгеләнеп, рус елъязмаларында болгар шәһәрләре: Собакуль, Челмат, Темтюэ һәм Торьцький телгә алынуы турында язалар һәм, борынгы заманда шәһәрләрне, географик урыннарны халык исеме белән атау гадәти күренеш булуга таянып, бу исемнәрне болгар кабиләләренең синонимнары ител санарга мөмкин, дигән нәтиҗә ясыйлар5 . Без Саба атамаларының иң элек Саба, Сабакай, Сабай... яки Сабакол дигән борынгы кеше исеменең сабакол дигән кабилә исеменә (этнонимга) әверелүе һәм 1 Диалектологик сүзлек. II чыгарылыш. Татгосиздат. Казан. 1963. 154 бит. В. В Радлов. Опыт словаря тюркских наречий. IV том. I кисәк. СПб. 1911 ел. J В. К. Магницкий. Чувашские языческие имена. Казан. 1905 ел. 70 бит. * С. М. Шпилевский. Күрсәтелгән хезмәт. 140 бит. 6 Б. Д. Греков. Н. Ф. Калинин. Булгарское государство до монгольского завоевания.— «Материалы по истории Татарии» исемле җыентык. I чыгарылыш. Казан. 1948 ел. 108 бит. шушы кабилә исеменең башта елгачыклар һәм аннан сон аяыл исемнәренә әйлән уе нәтиҗәсендә барлыкка килгән булырга мөмкин, дигән карашта торабыз. САРМАН РАЙОНЫ үзәге Сарман авылының исемен йөртә. Сарман толонимының асылында Сарман дигән кеше исеме ята. Борынгы болгар-татар һәм чуваш кеше исемнәре арасында Сарман, Сарманай, Сармаидай, Сармандей кебек исемнәр урын алв. Пермь татарларында Сарманай исеменә нигезләнгән Сармаиаев фамилиясе бар Сарман исеме сарытман компонентларыннан гыйбарәт Сары өлеше—төс, ә май өлеше кеше (мин) яки елга (гомумән предмет) төшенчәсен белдерсә кирәк Сары сыйфаты борынгы төрки кеше исемнәре составында шактый еш кулланыла. Ман сүзе дә борь нгы терки антролонимнары составында еш кына очрый Сарман. Сарманай Акман, Акманай, Сайман, Шайман, Тайман, Айман. Битамаи. Атаман, Салман, Карман Өлмән һ. 6. Күргәнебезчә. Сарман бу исемнәр белән бер система тәшкил итә. Казакъ теле белгече Т. Жануэаков ' Сарман исемен монгол теле белән бәйли, беренче компоненты монголча cap — ай дигән мәгънәне белдерә дип карый Шәҗәрәләр һәм халык арасында сакланган риваятьләргә караганда. Сарман авылына исеме бирелгән Сарман картның нәселе бик ерак тарихка китә борынгы башкорт ыругы аксакалы Карагай Атайга һәм аның Болгар илен җимерергә килүче Батый хан гаскәрләренә каршы бик зур каршылык күрсәткән каһарман улы Бикчурага борып тоташа . ТӘТЕШ РАЙОНЫНЫҢ ИСЕМЕ үзәге Тәтеш шәһәре исеменнән алынган. Бу топонимның нигезендә Тетеш (татлы иштән фонетик үзгәрешләр нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Чагыштыр: Татлы, Татый, Татлыби — кеше исемнәре) диген кеше исеме ята, дигән карашта торабыз. Ул, алда әйткәнебезчә, Дәүеш. Күгеш Баеш, Бураш һ. б кебек борынгы болгар-татар кеше исемнәренә нигезләнгән топоиимнар (авыл исемнәре) белән бер система, топонимик рәт теэи. XVII йөзгә караган бор тарихи документта Татыкоә дигән татар фамилиясе белән очрашабыз. Тәтеш шәһәренә, башта хәрби-сторожеаой пункт буларак, Идел буендагы биек тау башына 1578 елда (кайбер чыганакларда 1565—1567 еллар арасында) нигез салына. 1708 елда инде ул шәһәрләр исемлегенә кертелә Рәсми рәвештә 1781 елдан шәһәр елгасы буена урнашкан берничә шәһәр исеме составында шушы елга атамасы урыч ала: Пермь өлкәсендә — Соликамск, Краснокамск. Башкортстанда — Нефтекамск. дип исәпләнә. 1847 елда «Казанские губернские ведомости* * газетасының 21 санында билгесез авторның иТәтеш» исемле мәкаләсе басыла. Ул Тәтеш шәһәре урынында борынгы заманнарда шул исемне йөрткән авыл булган, ааыл исеме исе XII гасыр азагында рус елъязмаларында телгә алынган болгар кабиләләре тәмтезләрне хәтерләтә, диген фикер үткәрә. С. М. Шпилевский тәмтез кабиләләре Казан артында Мише елгасы буйларында яшәгәннәр. Төрек — Томте, Тәмге — Мотескә авылларының исеме шушы зтиоиимга нисбәтле дип саный һәм XII гасырда тәмтезләрне Тәтеш белән тәңгәллаштерү болгар тарихчысы Хисаметдин Меслиминең: «Тәтешкә Болгарны Аксак Тимер җимергәнне» сон нигез салынган»,— дип каравына каршы килүен күрсәтә Тәтеш авылы хәзерге Тетеш шәһәренә туры килә, ди ♦. Кафтанников. җирле халык сейләвенә нигезләнеп, Тәтеш шәһәренең исемә Тәтеш дигән татар князе исеменнән алынуы турында яза . И. А Износковның да шундый фи кердә булуын алда күрел үткән идек. ТҮБӘН КАМА РАЙОНЫНА үзәге Түбән Кама шеһоре исеме кушылган Шәһәргә. Кама елгасының түбән агымына урнашуыннан чыгып, Түбән Кама дигән исем бирелгән. ул —русча Нижнекамск исеменнән татарчага калькалаштырылган атама. Кама ЧАЛЛЫ РАЙОНЫНА үзәге Чаллы шәһәре исеме кушылган. Бу торак пункт 1930 елдан алып шәһәр санала. Чаллы толонимының килеп чыгышы Чаллы гидронимы (елга исеме) белән мен». сәбәтле. Татарстанда исемнәре составында чаллы (русча челны) сүзе булган авыллар бик күп һәм алар республикабызның төрле районнарында сибелгәннәр. Чаллы гидроиимының этимологиясен ачыклау өчен, шушы исемне йөрткән елгаларга географ П. Семенов биргән физик-географик характеристика зур игътибарга лаеклы. Ул: «Чаллы (Челны) исемле ике елга бар: 1) Кама елгасының сул як кушылдыгы, 20 чакрым озынлыкта, Камага Ярчаллы (Бережные Челны) авылы янында коя. Аның ярлары биек кыялы кыргый ак таштан гыйбарәт. Бу елга Уфа губернасы Минзвга өязендә, монда халык бик тыгыз урнашкан: 2) Шишмә елгасының сул як кушылдыгы, Казан губернасының Чистай өязендә, озынлыгы 30 чакрым, бу елганың ярлары һәм төбе йомшак ак балчыктан гыйбарәт» ’,— дип яза. Моннан яхшы аңлашылганча, Чаллы, исемен ак таш яки ак балчык сүзе белән бәйләп аңлатырга нигез бар. Чул — чал (биредә у һәм а сузыкларының тарихи тәңгәллеге чагыла) сүзе борынгы болгартатар телендә «таш» төшенчәсен белдергән. Чуваш телендә чул хәзер дэ таш дигән сүз. Алар Горький шәһәрен Чулкала, ягъни Ташкала дип йөртәләр. Ярлары яки төбе ташлы булган елгаларга бабаларыбыз Чуллы Чаллы дигән исем бирсәләр кирәк. Чуллы Чаллы гидронимнары безнең крайда Ташлы яки Ташлык, Кенәр, Каменка кебек елга исемнәре белән, семантик тәңгәллек нигезендә тарихи аспектта бер синонимии рәт ясыйлар һәм гидронимик стратиграфии катлаулар барлыкка китерәләр. Югарыда сөйләгәннәргә нигезләнеп. Чаллы шәһәренең исеме Чаллы—-ташлы (ташлы елга) исеменнән алынган дип карыйбыз. ЧИРМЕШӘН РАЙОНЫНЫҢ ИСЕМЕ үзәге Чирмешән авылы исеменнән алынган Бу топоним исә Зур Чирмешән елгасы исеме белән мөнәсәбәтле. Хәзер район узага булган Чирмешән авылы шул елга буена урнашканга, Чирмешән дип аталган. Чирмешән гидронимының этимологиясе, үз чиратында, мари халкының борынгы исеме чирмеш сүзе (энтонимы) белән бәйләнешле. Структурасы ягыннан Чирмешән гидронимы ике компонентта тора; чирмеш+ән. Чирмеш компонентының килеп чыгышын түбәндәгечә аңлатырга мөмкин. Ул борынгы болгар һәм чуваш телендәге сирем (егерме)гә еш (иш) сүзе кушылып ясалган. Л-ш тартыкларының тәңгәллегенә нигезләнгән ламбдаизм күренеше нәтиҗәсендв (мәсәлән, чувашча кемел — татарча көмеш, чув. чул — тат. таш, якутча тул —тат төш. тат. әдәби телендә кашык — тат. теле диалектларында калак һ. б.), еш [мш| сүзе кабилә, халык төшенчәсен белдергән ил сүзенә барып тоташа. Менә шуннан чыгып чирмеш этнонимы «егерме кабилә» төшенчәсен белдерә дигән нәтиҗәгә киләбез. Бил геле булганча, борынгы төрки этнонимнар составында сан еш кына урын алган тукуз татар, утуэ угур, вунгур һ. б. Урта Идел буеның болгар чоры гидронимиясендә -ан, -әи форманты еш очрый Ан. ән сүзләре борын-ы төрки телдә елга мәгънәсендә кулланылган дигән фикер бар Татарстан территориясе аша Зур Чирмешән, Кече Чирмешән (Кама ар ягында) һе» Чирмешән (Апае районында) елгалары агып узалар. Бу елгалар исеменең беренч! өлешенең мари халкының борынгы этнонимы — чирмеш термины белән белдерелүе аларның буйларында безнең эра башларында мариларның борынгы бабалары яшәгән нәр дип уйларга җирлек тудыра. Әхмәт Ибне Фадланның Чирмешән елгасының баш кортлардан болгарларга бара торган юл арасында ятуын әйтеп үтүенә таянып, акаде мик Б. Д. Греков һәм доцент Н. Ф. Калинин: «922 елда телгә алынган бу атама бо рынгы Болгар дәүләте төзелү вакытыннан элгәреге санала, мөгаен, кабиләнекедер» 1 П. Семенов. Күрсәтелгән хезмәт V том. 1885 ел. 606 бит. ‘ Б. Д. Греков. Н. Ф Калинин. Булгарское государство до монгольского завов вания.— Материалы по истории Татарии. Вып. I. Татгосиздат. 1943. 112 бит. дип язалар Безнең крайда Чирмешен һәм Казан елгаларының исемнәре беренме ел* шла ре >и гоним, а икенче өлешләре -аи. -аи (елга) формалары аша белдерелүләре нигезендә охшашлар. Димәк, Чирмешән — чирмеш кабиләләре елгасы, ә Казан — каз кабиләләре елгасы дигән төшенчәне белдерә булып чыга. ЧИСТАМ РАЙОНЫНА үзәге Чистай шәһәре исеме бирелгән. Кайчандыр Чистай шәһәре урынында исемсез бер поселок булган. Аны алла- — выттаи качкан крестьяннар корганмер Алпавыт аларны эзләтеп таптырган һәм кире s узенә кайтарткан. Поселокны бетенләй җимергәннәр һәм бу урында ачык, чиста кыр 5 |полс| барлыкка килгән. Соңрак монда Чистополь дигән шәһәрчек тезелә башлаган < Чистай 1781 елдан шәһәр санала. “• ЧҮПРӘЛЕ РАЙОНЫ үзәге Иске Чүпрәле авылы исемен йертә. Иске Чүпрәле авылы исеменең килеп чыгышы ул утырган урынның физик-гео- -< график үзенчәлеге белән бәйләнешле. < Риваятьләргә караганда, бу авыл урыны элекке заманнарда урман белән кап- £ ланган булган. Кече Чынлы елгасына коя торган бер елгачык буена ике карт килеп чыккан. Алар елгачыкта суның күбекләнеп, күпереп агуын күргәннәр һәм: «Карал* чүпрә кебек күбекләнә, күперә бу елга, чүпрәледер ул».— дигән берсе. Шуннан ела Iочыкка һәм авылга Чүпрәле дигән исем бирелгән, имеш. Иске Чүпрәле авылының түбәндәге элеше әле хәзер дә сазлыклы баткаклыктан * гыйбарәт. Аннан инешкә чүпрәләнеп, чымырдап кызыл су чыгып тора. Черү процессы — барганга, чымырдау, әчү күренеше хас булган баткак-саэлыклы урыннарны, чүпрәгә аналогия ясап, бабаларыбыз Чүпрәле дил атаганнар. Монда утырган авылга Чүпрәле дигән исем бирелгән. ЮГАРЫ ОСЛАН РАЙОНЫНА үзәге Югары Ослам авылы исеме бирелгән. Югарыда Ослан авылы турында «Известие Казанской епархии» журналының 1781 — елгы 7 санында түбәндәге мәгълүматлар урнаштырылган; «1594 елга караган бик күптәнге документта Услон (Ослан) авылы Идел елгасы култыгына, Гостиный утравыннан естәрәк, ә Таш таудан (Каменных гор) әстарак. Ирех утравына каршы яр буена утырган. Документтан Югары Ослан авылының XVI гасыр азагында, атап әйткәндә, 1594 елда нигезләнүе аңлашыла. Шушы елга кадәр бу ааыл булмаган, чөнки «Зоя еязенең писцовая кеиәгесе»ндә (1568 ел) аның күршесендәге Моркааши, Сәет, Борындык, Кнльдееао авыллары телгә олынса да, Югары Ослан авылы турында бер сүз дә әйтелми. Югары Ослан авылы башта ук Зоя каласындагы Троице-Сергееа монастыреның вотчинасы булгонн. Иң әүвол Яңа Займища (Новая Займища) исемен йерткен •. Бу озокгә Югары Ослан атамасының этимологиясен аныклау «ьен меһим фантлар китерелгән. Анда Югары Ослан авылының Таш таудан түбандерәк урынга нигезләнүе хәбәр ителә. Бу авыл утырган урынның русча Каменных гор дил бирелүе игътибарга лаеклы. Ослан тавы — безнең республикада билгеле булган зур тауларның берсе Ослаи исеме борынгы иран телендәге аемви — таш сүзенә фонетик яңгырашы ягыннан бик якын тора. Аның безнең крайда борынгы заманнарда ук яшәгән иран телле сармат яки башка кабиләләр тарафыннан Осман•«- то бу авылның башта Услан (Ослан) дип аталуы белән очрашты» Югары Ослаи һем Түбән Ослан атамалары бор үк исемне нартә торган ике авыл барлыкка килгәч, алар- иы бер берсоннен аеру ечен ясалган. Югарырак, таулырак урынга, утырганы Югары Ослан, е түбәнгерәк утырганы Түбән Ослан дил атала башлат ак. 1 Н. А. Спасский. Очерки по родиноаеденик». Казанская губерния Казань. 1913, 169 бит. Ослан исеме фонетик составы яыннан арслан 1 сүзенә дә бик якын. В. В Цыбульский иңли алмастай масса топонимнар арасында теге яки бу хайван исеме белән аталган группаны аерырга мөмкин дип күрсәтә. Аларның күпчелеге монда элек яки хәзер шул төр хайванның яшәве (Юлбарыс чокыры) яки физик-географик объектның тышкы формасын — йөзен берәр хайванга охшатудан чыгып (Двя- тау, Аютау) исемләнгән Борынгы татар халык җырында: Ослан таулары биек, Йери арслан-киек...— дигән юллар бар Безнең крайда ареланнар яшәмәгәннәр. Бу җырдагы арслан — фантазия җимеше булган поэтик деталь. Чынбарлыкта Ослан тавында ареланнар яше- мәсә дә. халык хыялы поэтик сурәт һәм рифмалаштыру (биек-киек) максатын күздә тотып, «биек Ослан тауларында арслан-киек йөри» дип күрсәтә һәм зур тәэсири көчкә ия булган образлы поэтик сурәт барлыкка китерә. В. В Цыбульский фикеренә таянып, Ослан тавының кыяфәте арсланга охшаганга Арслан тау>Аслан тау>Ослан тау дип аталган булуы ихтимал дияргә дә урын бар. Әмма аның тышкы йөзе арсланга охшамаган булу һәм борынгы документларда аның русча Каменные горы дип теркәлүе бу топонимның асман — ташка мөнәсәбәтле рәвештә барлыкка килгән дип санау өчен фәнни җирлек тудыра. ӘГЕРЩЕ РАЙОНЫНА үзәге Әгерҗе шәһәренең исеме кушылган. Әгерҗе 1938 елдан алып шәһәр исәпләнә. Әгерҗе сүзе татар теле диалектларында әче камырдан пешерелгән коймак, әчет- кеч, куас камыры, чүпрә мәгънәсендә кулланыла. Әгерҗе шәһәре урнашкан урында кайчандыр чүпрә кебек кабарып, әчеп утыра торган сазлык булган. Шул сазлыктан башланып аккан елга да Әгерҗе исемен йөртә. Соңрак шушы елга исеме Әгерҗе авылы Һәм шәһәре исеменә күчкән. Азнакай районында да Әгерҗе исемле татар авылы бар. ӘЛКИ РАЙОНЫНЫҢ ИСЕМЕ шушы район территориясендәге Әлки авыллары (Югары Әлки, Түбән Әлки, Урта Әлки) исеме белән аталган. Бу районның үзәге Базарлы Матак авылы. Әлки авылларының атамасы Әлкәй дигән борынгы кеше исеме белән мөнәсәбәтле Бу исем әл + кәй компонентларыннан тора. Борынгы төрки телдә әп сүзе «кул» дигән төшенчәне белдергән һәм шушы мәгънәдә әзербәйҗан, төрек һ. б. телләрдә хәзер дә кулланыла. Кәй кушымчасының борынгы кеше исемнәрен ясауда актка катнашуын алда әйткән идек. Гәүдә-баш әгъзасы исеменә нигезләнгән антропонимнар 'Мәшһүр тюрколог Н. И. Ашмарин Югары Ослан һәм Түбән Ослан авылларының исеме, чувашларның бары тик бер табышмагында арслан сүзенең услан рәвешендә кулланылуыннан чыгып. Услан дигән борынгы кеше исеменнән алынган булуы мөмкин дип карый. Шунда ук бу сүзнең рус телендә булуын һәм Даль сүзлегендә «Услонъ тмб спуск или подъем, изволок, покость под гору или в гору || Услонъ иск. затулье, затишь, защита» мәгънәсендә кулланылуын искәртсә дә, җирле этник үзенчәлекләрне исәпкә алып бу авылларның исеме борынгы болгар чорына караса кирәк, дигән фикер үткәрә (Кара: Н. И. Ашмарин. Болгарлар һәм чувашлар. Казан. 1902 ел. 12/— 128 битләр). Н. И. Ашмарин Ослан атамасын борынгы дип санавы белән хаклы булса да, Арслан дигән кеше исеменең болгарларда, чувашларда һәм татарларда Услан формасында кулланылмыйча (табышмакта сүз услан — кайык, ягъни арслан — киек «лев» турында бара), Арслан рәвешендә йөрүе бу атаманың әлеге кеше исеменнән алынуын инкарь итә. Усланъ сүзенең рус теле сөйләшләрендә «спуск или подъем._» мәгънәсендә кулланылуы игътибарга лаеклы. Шушы географик номенклатур терминның авыл исеменә әверелүе дә ихтимал. Әмма 1954 елгы борынгы документта Ослан авылының Каменных гор янында төзелүе хәбәр ителүгә таянып, бу атама башта сармат кабиләләре тарафыннан шушы тауга бирелгән (Асман диф- - тойгы «и» гә күчеп моиофтонглашкан), Әлки топонимына әверелеп сакланган. Буа 5 районында Әлки, ә Азнакай районында Әлкәй исемле татар авыллары бар. Район үзәге Базарлы Матак авылы исеменең икенче элеше — Меток — борынгы — чуваш антропонимы, ә беренче олеше — базарлы эпитеты бу авылны башка Матак = авылларыннан аеру, конкретлаштыру хезмәтен үти. Бу районда тагын Иске Матак, £ Югары Матак дигән чуваш авыллары бар. ӘЛМӘТ РАЙОНЫ үзәге Әлмәт шәһәре исемен йартә. Әлмат 1953 елдан алып ше- £ hop исәпләнә һәм республикабызның нефть промышленносте үзәге санала. Әлмот топонимы (башта авыл исеме буларак) Әлмехәммәт дигән кеше исемен ♦ (татарларда Әлмехәммәтое фамилиясе бар) кыскарту, аның икенче һәм очанча иҗеген я (мохәм) ташлап, беренче һәм дүртенче иҗекләрне «нәшә әйтү (Әлмәт, шуннан Аль- р метьев фамилиясе) нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Әлмәт тирәсендә Габдрахмои. Co- < лей (Соләйманнан кыскарган), Колшәрип һ. б. кебек кеше исеме белен аталган тәтер *- авылларының булуы да шушы фикерне куәтли Сарман районында Әлмат (Әлмохәм- «. матулладан кыскарган) исемле татар авылы бар. ! Күреп үткәнебезчә, республикабыз районнары һем аларның үзәкләре бай тарих- и лы, исемнәренең килеп чыгышы ягыннан үзенчәлекле һем кызыклы. Без карап узган җирле географик атамаларның күбесе борынгы заманнарда ук барлыкка килгәннәр. Ул исемнәр, буыннон-буыига күчә барып, артык зур үзгәрешләр кичермичә, безгә килеп җиткәннәр һәм яшәешләрен дәвам иттерәләр. Алар ейлонә- тиренең табигате, халыкның теле, тарихы, тормыш-конкүрешс. гореф-гадотлоре. материаль һәм рухи культурасы турында ерак гасырлар аша безгә күп иарсо сойлилор. Холкыбызның тарихи үткеннәрен һәм хәзергесен тулы итеп күз алдына китереп бастырырга һәм туган ягыбызны яхшырак танып белергә булышалар