ТАШ БИЛГЕ
Бу яклар минем язмышым белен бәйләнгән. Бу яклар минем туган оям. Ватан үзең туган өйдән башлана. Ишекне ачып чыгасың, басу капкаларын артта калдырасың, авыр юлларын үтеп, пароходка яки поездга, яки самолетка утырасың. Анда да синең Ватаның, синең үз офыгың — җире дә синеке, күге дә. Ул сиңа — һава, ул сиңа — су, ул сиңа — ипи һәм тоз. Синең әниең алдыннан те- шеп, тәпи йөри башлау белән барлык тормыш юлларың шуннан салынган, ниһаять, очар канатларың шунда ныгыган. Әмма, ата-бабаларың, җиде тамырың гомер кичергән, үзең туган тирәләр —сиңа иң кадерлесе. иң мөкатдәсе. Тормыш дулкыннары кешене кайларга гына ташламасын, ул әлеге шул үзенең күзләре беренче тапкыр дөнья яктылыгы күргән, ана сөтен беренче йоткан урынын һәм аның әйләнәтирәсендәге төшләрне мәңге күңелендә саклый, йөрәк түрендә кадерләп йөртә. Бу Чаллы яклары да шулай минем өчен Шушы Чаллыга барсам, күңелләрем әллә нишләп китә. Киндер ыштан, киндер күлмәк кигән малай чакларым, чабаталы егет чакларым каршыма йөгереп килерләр сыман тоела. Ләкин кая инде? Яңадан кайтмаска әллә кайда адашып калган үткән гомерләреңнең койрыгын тотыл кара син? Чаллыга беренче мәртәбә үзебезнең күрше мулла Гыйлван (мулла дигәч тә, мулла түгел, кырыктартмачы шаян гына бер кеше иде ул) белән килдем. Көз көне иде Гыйлван абзый, Хөснетдин картлардан ат алып, казнага сатарга ашлык алып барды. Моңарчы авылдан чыкмаган мин фәкыйрегезгә, үзәк урамның ике ягы буйлап тезелеп киткән, әллә ничә кат чыбык уралган телефон баганалары, анда-санда күренгән ике катлы йортлар, эреле-ваклы кибетләр искиткеч яңалык иде. Алар барысы да тиңдәшсез кебек иде миңа. Инде тау башына салынган элеваторны күргәч, тыным- өнем бетте. Мондый олы бина дөньяда берәү геиәдер дип уйладым мин. Сет күбеге кебек кабарып пешкән калачны да беренче тапкыр шушы кечкенә шәһәрдә авыз Ул чагында нэп еллары иде. Хосусый сәүдә, ситса-комач сатучылар һәм башка сәүдәгәрләрнең кайнап торган заманы. Егерме алтынчы елда инде мин. кулаклардагы авыр эштән качып, шушы шәһәргә килдем һәм Карл Маркс исемендәге икенче баскыч татар мәктәбенең беренче төбенә (5 классына) укырга кердем. Монда инде минем өчен бәхет капкалары ачылды. Ул вакыттагы Чаллының мөгезеннән тотып алырлык, республика халкы алдына чыгып сөйләрлек әллә нәрсәсе дә юк иде. Кечкенә электр станциясе. Кичләрендә Б тонык кына янган утлар, элеватор һәм ящик арбаларга җигелгән атлар... атлар. Без, малайлар, Камадан пароход килүләрен бик яратыл, ничә карасак та туймыйча, еы кына пристаньга тешә идек. Пристаньда баганага кадаклаган бердәнбер вывеска елдаи- ел яңара торган иде: «Юлчылар игътибарына! Кызыл Гаскәр урамында Барый Абдул- линның мосафирханәсенә рәхим итегез!» Шул тоныш аывесиага рәсеме тешерелгән бер катлы, хәзер инде бүрәнәләре каралган агач йорт әле дә шәһәр бакчасы (элекке базар/ чатында тора. Тагы нәрсә? Мин җәйге тәгътыйль (каникул) вакытларында Кама буйларын, андагы мәктәбебезне, сабакташларымны, укытучыларым: Кыям Хисаметдиновны. Зәки Алиевне. Имаметдин Хәйдәревне, Галимҗан Таймасовны, Нәҗип Заетовны, Шиһап Шәһәртдиневне, Рәүф Мәүҗүдовны, Хаҗи Айдашевны һәм Якоалеваны (без аны апа дип йертә идек), ә кыш кене туган авылымны, аның кешеләрен езелеп сагына торган идем. Сулар актылар... Еллар үттеләр... Мине дә тормыш җилләре найларга гына ташламады! Шулай сагынып һәм моңсуланып, шатланып һәм кайгырып, эшләп һәм ашап, кәндез хәрәкәттә булып, тонне йоклап, ни хәтле озын юллар, ни хәтле гомерләр артта калды, ни хәтле исемнәр онытылды, ни хәтле яңалары пәйда булды. Ә тормыш һаман кайный, туктаусыз бара, бара, бара! Кешеләр аның агылышына үзләре юнәлеш бирәләр. Кеше дигәнең бүгенге кен, бүгенге вакыйгалар белән яши. Рухлана. Аның күңелендә бары яшьлек, бары алга талпыну гына һәрвакыт хуҗа булып тора. Беребезне дә читләтеп үтми мондый хис. Безнең Чаллы да кеше күңеле, кеше йорего кебек гел яшь, гел үзенә тартып тора. Еллар аны үстерәләр, куәтләндерәләр. Монда Европада иң зур автомобиль заводы салыну хәбәре, тылсымлы кош кебек, бик күп җирләрне айкап чыкты. СССР Министрлар Советының «Кама автомобиль заводы тезүнең беренче чираттагы чаралары» турындагы карарында шундый юлларны укыйбыз без. «Чынлыкта заводларның бетен бер комплексы булачак бу предприятие Казаннан 280 километр ераклыктагы Чаллы шәһәре районында тезелә. Ул авыр йок ташый тооган дизельле двигательләр эшләп чыгарачак. ...Кама автозаводын тәзу белән беррәттон, шул ук елларда (ягъни 1970—1974 ел- ларда. Ред.) тезүчеләр хәзерге Чаллы шәһәрчеге урынында берничә йоз моң халкы булган зур шәһәр салачаклар». СССР хокүмәте карарында әйтелгән бу сүзләрнең мәгънәсе гаять тирән, тамырлары нык, нурлары гаять якты. Бу киң колачлы гигант бетен илебез очен, бигрәк тә безнең Татарстан республикасы очен ифрат зур вакыйга! Моның шулай икәне шушы зур тезелешкә багышлап үткәрелгән (21 февраль, 1970 ел) елке партия оешмасы активы җыелышында Татарстан елиә партия комитетының беренче секретаре илтеш Фикрот Әхмәтҗан улы Табеевның докладыннан да күренә «...Шунысы характерлы: Кама автозаводын салу очен иң күп эшләр башкарган елда кенгә бер миллион сумнан күбрәк акча тоту билгеләнә. Илебезнең капиталь тезелеш тарихында оле моның тиңдәше булганы юк иде». Шушы саран гына әйтелгән, шушы кыска гына сүзләр зур тезелешнең йоэон бик ачык билгелиләр. Үзе яши торган урыннан артык ерак түгел шундый зур тозелеш башланганны ишеткәч, минем кебек каләм тибрәткән кеше кичек игеп түзеп кала алсын соң! һич юк! Тән агартып кар яуганда булмасын, язгы горләвекләр җырлап акканда бул- мавне, тезүчеләр — үэ куллары, тырышлыклары белән, үзләренә онытылмас һәйкәл салучылар үз яннарына тарттылар мине. Чаллыга һәр баруымда яңалык сулышының арта баруын тоям, аның гайрәте арта баруын күреп куанам. Яңа кешеләр күрем анда. Шунда алган тәэсирләрне, күңелгә кереп утырган кешеләрне һич кенә де оныта алмыйм. Бәхәссет, бу яклар, мондагы олуг тозелеш белән тормышларын язмышларын бәйлеген каһарман кешеләр турында, яшьлок, сафлык open торган яңа повесте- лар. романнар да туар. Аларны кем язар? Бу тиклосе — килечек эше. Ә мин хәзерге күргәннәрдән чыгып, кайнар эздән сөйлим, кайнар эздән язам. ...Кырлар уртасында зур соры таш ята. Цементтан коелып ясалган бетон таш ул. Анда бер генә кыска җөмлә: «Здесь будет построен «Камский Батыр». Бүре булып улаган зәһәр кышкы салкын җилләрнең дә тешләре үтми аңа. Аны йөгерек кар сулары да, яңгырлар, бозлар да юа алмый. Аның үзенә генә хас соры төсен кояш нурлары да уңдыра алмый. Ул — мәңгелек! Ул — тиңе булмаган гигантның яралгысы. Ул — меңләгән каһарманнарның уйларын, хисләрен беркеткән таш билге! Ул —нигез ташы! Ул — мәңге таркалмас! Кырлар уртасында яэулы таш ята— Без бәләкәй чакларда малайлар өчен иң зур мәртәбә атка атланып йөрү, иң зур һөнәр ат җигә белү иде. Әйтик, төпсез ыштан кигән малай читән коймага үрмәләп менә дә әтисе яки абыйсы йөгәненнән тотып торган җирән алашага яисә кола бия җилкәсенә атлана. Бала малны сулауга алып төшә, аның артыннан шатлыклы авазлар ишетелеп кала: — Фәлән абзыйның малае кул астына керә башлаган. Ат ярата. Йорт җанлы булыр Малай кеше шул инде ул, көрәшче булыр, йөгерештә узар... Шундый сүзләргә күңеле күтәрелгән малай, мактауга йөрәге җилкенеп, атның сыртына йөгән очы белән тамызып та ала. Моңарга кәефе киткән һәм сыртында кем барганын чамалаган мал шомыраеп, арт санын сикертә. Малаебыз җиргә гөмберт... Мондый чакларда инде җылавы да, көлүе дә бергә була. Хәзерге малайларны ат кызыксындырмый. Аларның бар белгәннәре машина, комбайн, трактор. Тәпи йөри башлау белән машиналар тирәсендә чуалалар. Бу хәл Бикчәнтәй авылындагы (Минзәлә районы) Фатих абзыйның уртанчы улы Фәнүсне дә читләтеп узмады. Ул бик яшьли туган колхозында шофер булып эшли башлады. Армиягә алынгач та шул һөнәре буенча хезмәт итте. Моннан дүрт кенә ел элек, солдат хезмәтен тутырып кайткач, егетне комсомол путевкасы белән Пермь өлкәсенә эшкә җибәрделәр. Анда ярты елдан артыграк эшләгәч, күңеле тәки купты бит аның. Туган якларындагы зур үзгәрешләр турында радиолардан ишетеп, газеталардан укып, тотты да кайтты ул Түбән Кама ГЭСы төзелешенә. Армиягә киткәнче үк тәртипле, эшчән һәм әйткән сүзендә тора торган егет иде ул. Ә Совет Армиясе кешене тагы да төгәллеккә, тагы да күндәмлеккә һәм тырышлыкка өйрәтә, килмәгән якларны китерел кайтара бит ул. Фәнүс Фатиховның элекке әйбәт сыйфатлары тагы да тулыланып китте. «Камгэсэнергострой»ның автотранспорт хуҗалыгы җитәкчеләре дә егетнең бу якларын тиз төсмерләделәр, тиз күрделәр. Килеп беркадәр эшләгәч тә аңа ■ КРАЗ-256» маркалы йөк машинасы бирделәр. Мондый олы машинада әле аның беренче генә эшләве иде. Бик тиз дуслашып китте ул бу киң күкрәкле, куәтле, бер талпынса җирләрне селкетерлек баһадиры белән. Инде шуннан чыгып уйлап карасаң, безнең Фәнүс ташыган балчык, ком, бер дә арттырмый гына әйткәндә, үзе бер тау хәтле булыр. Хезмәт күрсәтү срогы чыккач, аңа шундый ук икенче машине бирделәр. ...Ул өйләнде. Чаллыда автозавод төзеләчәген ишеткәч, туган якларга, бу кечкенә шәһәргә мәхәббәтләре тагы да артты аларның. Бер көнне, эшкә барганда, Фәнүснең үзе кебек үк озын гәүдәле, күзләреннән яшьлек уты, тормыш дәрте сирпеп торган Мәрьяме әйтә салды: — Берничә елдан безнең монда дүрт йөз мең кеше булачак! — Әйе.—дип күтәреп алды Фәнүс,—бу бит хәзерге Казан халкының яртысына якынлаша дигән сүз. — Хәзер инде гел шушында торырбыз, яме? — Шушында автозаводта эшләп, синең белән балалар үстерербез, әнисе. Мондый сүзне еле гомерендә беренче тапкыр диярлек ишеткән Марьямнең кинет иена бит алмалары алсуланып китте, озын керфекләре аска карады. — Бигрәк инде, ничек оялмыйсың? — Аның нинди ояты булсын? Егет белән кыэ тормышларын бергә кушсалар, ечәнчесеи кет тә тор инде аның. Бер бездән генә калмаган. — Фәлсәфә сатарга яратасың да инде,—дип елмайды Мәрьям. Өстенә кышка хас җылы чалбар, сырган пиджак кигән Мәрьямнең зифалыгы арта барган кебек күренде Фәнүскә. Уң кул якта, әле яңарак кына салынып беткән аур йорт алдына килеп җиткәч, тукталдылар. /Аәрьм шул йортка кереп китте. Фәнүс үз юлы белән атлады. Меие бит гомер дигәнең нинди тиз һәм сизелмичә генә үтеп тора. Әле күптәнме соң, кичләрен Мәрьямне кызлар тулай торагына озата бара иде Аны берәр кен күрми торса, йерәге кайный, зче поша иде. Шулай мәхәббәт утында янып-кееп керүләренә бер уйласаң, әле кичә генә кебек. Ә ныклабрак карап баксаң, аларның башлы-күзле булуларына ике ел тулып килә бит инде. Башта икесенә ике тулай торакта торырга, аеры-чәере яшәргә туры килде. Аннары эшләре җайланды. Яңа әйләнешкәннәр яшь гаиләләр эчен җиткерелгән зур йортта аларга да квартир бирделәр. Бүген декабрьның (1969) унече. Кен кояшлы Офык читеннән түбеннән генә йев- ген кояшның утлы тасмалары Кама аръягындагы урманнарны нурга күмгән, һава салмыйча һем коры. Тик менә кыш була торып, кары гына юк диярлек. Тәмам кыш кергәч, җиргә ябылган ак юрганга яз сулышыдай бер җылылык эрде Яңгырлар яуды. Булган кар шуның белән сызды да бетте. Кыш булгач, кыш булу яхшы. Карсыз кыш үләнсез җәйне хәтеренә китерде Фәнүснең. Ул гаражга кереп, машинасын да кабызырга елгерә алмады, аны конторага чакырдылар. Автотранспорт хуҗалыгы начальнигы кабинетында партоешма секретаре Шоширин да бар иде. Начальник М. И. Баранов Фәнүс Фатиховна үз остәле каршында урын текъдим итте. Ничектер начальникның да. секретарьның да кыланышлары бойрем тантанасындагы чакларны хәтерләтә Автотранспорт хуҗалыгы начальнигы Баранов җылы гына тесте сейләл китте: — Иптәш Фатихов, сез безнең влдынгы шофер, коммунистик хезмәт ударнигы. Ярыш алдынгысы... •Бу ничек инде, минем бер үзем белән «җыелыш» уздыралар»,—дип уйлады Фатихое. - , Ә Баранов үз сүзендә булды һәм кинәт кенә шундый сорау куйды* — Безнең монда автомобиль заводы тезеләчәге турында белесез инде сез? — Белем, Михаил Иванович. Баранов ашыккан да сыман, үзенең тавышы күтәренке һәм ышанычлы: — Бүген автозаводны тези башлыйбыз. Дересрәге автозавод эчен юл тези башлыйбыз. Беренче путевканы сезге бирергә булдык. Рәхим ител алыгыз! Бу җылы, бу тантаналы сүзләрне ишеткәч. Фәнүс Фатихое бер буйга үсеп киткәндәй булды. Дулкынланудан аның җиңелче генә башы әйләнеп китте. Ул, начальнигы үз кулы белән биргән путевканы кулына алгач, һәр икесенә дә карал әйтте — Ышанычыгыз эчен рәхмәт! Шул гына булмады, кабинетка Михаил Носков белен Гыйиият Галиев тә киләп керделәр. Шушы оч кешедән торган беренче зкиааж тиздән куагалып та китте. Киң кыр. Офык читләре мп-зеңгәр. Талгын гына салкынча җил исе. Иң алдан Фатихов машинасы киң күкрәге белән һаваны ярып бара Аның артыннан тимер аркан белен беренче машинага тагылган Галиев машинасы. Бу ике куәтле машина треллерга (тагылма арба) салынган Носков экскаваторын тартыл боралар Жир нык туңган булуга да карамастан, машиналар артында те-ормочлор эзе кала Юлда бер генә мәртәбә до тукталмыйча, автозавод салыначак урынга килеп те җиттеләр. Экскаваторны троллордан тешероргә күп вакыт узмады. Кырдагы серелгон тип-тигоз җир остенде бәс аклыгы, кырау тешкәй кебек. Уң ■пә урмам «аралып ята. Шул урыннан оме из ара» түгел Кама киңлекләре җәеав. Тезелеш җитәкчеләре дә шунда кайнашалар. «Спецстрой» начальнигы Валентин Прокофьевич Борисов, урта гәүдәле, кысыграк күзле, тиэ-тиз йерүчән кеше, эшне мичен башлап җибәрергә кирәклеген әйткәч, сүзен төйнәде: — Егетләр, аякларыгыз җиңел булсын! Башланды! Шул сүзләр әйтелүгә, моторлар гөрелтесе көчәя барды. Геодезистлар утырткан казыкларга карап, бульдозерлар юл сызып киттеләр. Алар артыннан Носко» идарәсендәге экскаватор җир йомшарткыч җайланмаларын ходка җибәрде. Җир яхшы ук тирән каткан булса да, куәтле җайланмага әллә ни каршылык күрсәтә алмады. Йомшарган җир күзгә күренеп үсә барды. Менә, ниһаять, автомашиналарга төярлек балчык өеме дә күзгә күренеп үсеп чыкты. Шунда инде, экскаватор чүмече астына беренче булып Фәнүс Фатихов машинасы килеп керде. Менә беренче чүмеч вакланган, йомшартылган туң балчык унике тонна сыйдырышлы кузовка дөперт итеп төшеп тә утырды. Аннан бер-бер артлы икенчесе, өченчесе, дүртенчесе™ Машина тиз тулды. Беренче юл! Беренче балчык! Беренче адым! Фәнүс Фатихов машинасы артык ерак булмаган үзәнлеккә элдерде. Тизден авыр йөк машинасының кузовы күтәрелеп, автозавод җиреннән алынган беренче бапчык салмак кына җиргә бушатылды. Шуннан башланып китте. Фатихов салган беренче эздән башка машиналар да балчык төяп үзәнлеккә агылдылар. Кеше күңеле үзе бер дөнья бит ул! Булачак гигант җиреннән беренче балчык алган Фәнүс Фатиховхың үз гомерендә әле болай нык дулкынланганы ай-һай булдымы икән! "КРАЗчының иркен кабинасында, рульгә кулын салган хәлдә, ул үзен дөньяда иң бәхетле итеп хис кылды. Әлегә машиналар кайнашып, кышкы җилләр сызгырган бу урыннар хәзер үк очы-кырые күренмәгән зур-зур корпуслар, тимер- бетон пулатлар чуарлаган бер төстә күренделәр аңа. Нинди мәһабәтлек! Башлары күккә тигән торбалардан күксел төтеннәр чыгып тора кебек. Ул үз-үзенә сөйләнеп куйды: «Минем туган якларыма бөтен Союзның күзе төбәлгән. Нинди зур адымнар белән үсә ул. Иге-чиге күренмәгән олы кала, олы завод!..» Татлы уйларга бирелеп, киләчәкнең зәңгәр күзләренә карап сөйләшә-сөйләше, Фәнүс, әйтерсең лә. дөньяда һәммәсен дә онытты. Ул гадәти эшләгәндә кулындагы сәгатенә карап-карап ала торган иде. Моны да исеннән чыгарып җибәрде. Вакытның ничек узганын, көннең ничек авышканын да абайламый калды. Бары тик аны алмаштырырга икенче кеше килгәч кенә, ул сменаның бетүен чамалады. Кабинага җайлап кына кереп утырган юантыграк урта гәүдәле Вәсим Сайфуллин да үзгәргән кебек: — Сөен, малай! — Әйтәсе дә юк! Тиздән вахта машинасы, автозавод җиренә беренче сукмак салучыларны утыртып, Камгэс поселогына юнәлде. Әллә ничек кенә шунда иртәнге хисләр һич тә тоныкланмадылар, саекмадылар. Фәнүс җиңел адымнар белән квартирына кайтып керде дә аш-су әзерләп йөргән Мәрьямнең нечкә биленнән кочып алды, аны күтәреп, бүлмәне әйләнеп чыкты. Мәрьям аның кулларыннан ычкынырга теләсә дә, булдыра алмады: — Аю! Җибәр! Исерек дисәң, аракы исе килми, сиңа ни булды? — Белсәң иде, безнең шундый шатлыклы көн бүген, Мәрьям! — Тынычлан да, тәртип белән генә сөйлә, пажалысты. — беләсеңме, миңа нинди зур ышаныч күрсәттеләр! Фәнүс, онытылмас көннең хисләрне нечкәрткән, күңелләрне дулаткан якты тәэсирләре турында яңа эздән түкми-чәчми сөйләп биргәч, Мәрьямнең исе-акылы китте. Иренең күңел кайнарлыгы аңа да күчте. — Шунда мине дә алып барып күрсәт әле. — Күрсәтермен! Ник күрсәтмәскә. һәр көнне эштән кайткач, алар булган яңалыкларны уртаклашалар. Сөйләрлек сүз табылмый калмый. Фәнүс белән эшләүчеләрнең күбесен Мәрьям күреп белмәсә дә. иренең сөйләве буенча таныш ул алар белән. Фәнүс тә шулай ук Мәрьям белән эшләүчеләрне ишетеп белә. Үз чиратында. Мәрьям дә яңа йортта эчке эшкәртү-биэеү эшләренең җырлап баруы турында сейләп чыкты. Ул көнне тәэсирләр шул хәтле мул булды, хәтта кинога барырга да соңга калдылар. Көннәр йомгагы сүтелә торды. Тезелеш мәйданында техника көннән-кен зурая барды. Беренче балчык алган җирләргә беренче бетон түшәлде. Беренче көннәрдән үк еч сменага бүленеп эшлиләр иде. Бер кенне Фәнүсне алмаштырырга тиешле Вәсим Сайфуллин сменага килмәде. Ул авырый икән. Бүтән кеше юк. Нишләргә? Фәнүс, автохуҗалык җитәкчеләренең тәкъдимнәрен көтеп тормастан, шул конне икенче сменада да эшләргә калды. Мондый хәл биш көн кабатланды. Биш кон дәвамында таза гәүдәле, киң җилкәле, тыныч карашлы, сабыр холыклы Фәнүс, ару-талуны белмичә, эчке бер ялкын, эчке бер ашкыну һәм зур теләк белән авыру иптәшен алмаштырды. Әйе, әле күптән түгел генә «борынлап чыккан» юл тезелеше үсә бара. Йөзләгән яшьләр арасында Фәнүс Фатихов та үзенең куәтле «КРАЗ«ын иярләгән хәлдә, тезелеш офыгын киңәйтү очен тартыш алып бара, алгы сызыктан бер генә адым да чигенми. Шушы тыйнак һәм бер күрүдә истә кала торган кеше белен сейләшкоидә үзеңне яшәреп киткән кебек тоясың. Андыйлар башкалар күңеленә дә дәрт сала. Мин аңа сораулар бирдем: — Килечек көннәргә планнарың ничек? —- Автозавод салу. Шушында телләнеп калу. — Тагы? — Читтән торып укырга да исәп бар. — Хезмәт хаклары ничек тешә? — Ике йөзнең өстендә. Ике йөз илле — өч йеэ сумга да сикерәбез. Фәнүс Фатихов, бүген маңгай тирен түгеп эшләп, тагы да яктыра* килечеккә кыю адымнар белән баручы меңнәрнең берсе. Андый кешеләрнең җилкәләре кечле чыдамлыклары җитәрлек. Ышанырга була мондый гайрәтле егетләргә, таянырга була «ларның иңенә! Карлы юеш аягын кагакага, җирне иңләп, апрель атлый инде. Мин кышкы челләнең салкын көннәрендә бу тарафларда йоргәидә, иң кырыйдагы биш катлы йорт әле салынып бетеп кенә килә иде. Менә инде аны тәмам җиткергәннәр дә, өске катларга кешеләр күченгәннәр, беренче катта — «Камгэсэнергостройкның кадрлар бүлеге. Дәрес, кышын да бу беренче катның шактый элешенә кадрлар бүлеге урнашкан, йортта бер яктан эчке эшкәртү-биэәү эшләре бора, шул вакытта анда чемодан- тәенчеклоре белән килгән кешеләрне дә кабул итәләр, баш ерыл чыга алмаслык ыгызыгы иде. Кадрлар бүлегенә койрыкланып чират тезелгән, коридорлар тулы халык. Шау-шу. Мин ул чакта урындагы җитәкчеләр исеменә яхшы ук телле-тешле сүзләр дә ишоттем: — Аэропорттан шәһәргә әйберләребезне күтәреп килә-киле телләребезне аркылы тешләдек. — Килүчеләрне нигә берәү дә каршы алмый? — Урамнарга нигә бер язу да куелмаган? — Комсомол вәкилләре кайда? Әйтә китсәң, байтакка җыела иде шундый ризасызлыклар. Күрәсең, урындагы иптәшләр уйларын җитезрәк йөртә башлаганнардыр. Аннары естәи дә азмы-күпме кыздырганнардыр үзләрен, хәзер инде килгән кешеләрне кабул игүдә беренче айлардагы каушап калулар сизелми. «Камгэсэнергострой» идарәсе башлыгы урынбасары Хәниф Шәйхетдине* кабинеты нда да кышкы шау-шулар ишетелми Хәниф Шейхетдииеа — урта буйлы, кал*.- », «К. Ул 129 җилкәле, чыраенда елмаю сызыклары сирәк сүрел» торган урта яшьләрдәге кеше- кер тавыш белән сөйләшә. Сөйләшерлек тә шул! Аның җитәкчелегендәге кадрлар бүлеге шушы сизелмичә генә үткән тынгысыз айлар эчендә ничә мең кешең* кабул иткән, эшкә урнаштырган. Шәйхетдинев белән сөйләшеп китәбез: — Кәефләр ничек, Хәниф туган? — Язгы көннәр кебек. Автомобиль заводында эшләргә килүче хәзер кышкы уңайсызлыкларның берсен дә татымый. Аэропортка килеп төшүчеләрне махсус билгеләнгән автобус каршылый. Шушы ук кадрлар бүлеге урнашкан бинада медосмотр үтү өчен врач кабинеты бар Паспорт өстәле эшли. Әйберләрне саклау бүлмәсе дә бик уңайлы. Теләгән кеше мен* дигән кызыл почмакта газетажурналлар укый ала, теләсә шашка-шахмат уйный. Кыскасы, кеше ерактанмы-якыннанмы килгән — аңа каш җыерып утырырга туры килми. Буфеты да, ашханә дә шунда янәшә генә. Шәйхетдинев белән икәү ишегенә «Хатлар бүлеге» дип язылган бүлмәгә керәбез. Дүрт өстәл. Аларның һәрберсендә хатлар... хатлар... Хәниф Шәйхетдинев өстәл артында утыручы хатынкызлар белән таныштыра мине. Алар арасында бүлек медире Валентина Петрова башкалардан беркадәр өлкәнрәк. Ә инде Ирина Павлухина, Лидия Нестерова һәм Зинаида Семенюк — һәммәсе дә яшь хатын-кызлар. Алар, күтәрелеп тә карамыйча, зур илебезнең төрле урыннарыннан килгән хатларны укыйлар, аларга җаваплар язалар. Бу кечкенә эш түгел. Январьдан алып, шушы көнгә кадәр автозавод төзелешенә эш шартларын сорашып яки үзләренең килергә теләүләрен әйтеп, уналты мең кешедән хат килгән. — Хатларга җавап бирергә җитешәсезме? — Бер хатның да җавапсыз калганы юк,— ди Шәйхетдинев. Аннары ул бер кадвр сүзсез торгач, янә өсти:— һәр хат артында тере кеше тора. Без әнә шул фактны бик нык искә алып эш итәбез. — Көненә ничәшәр хат аласыз? — Уртача ике йөз илле. — Ә килүчеләр саны? — Хәзер көн саен 70—80 кеше килә. Болар арасында алдан хат язып хәбәрләшкәннәре дә байтак була. — Эшкә килүчеләрне квартирларга урнаштыру ничегрәк? Минем бу соравыма Шәйхетдинев шундук җавап бирергә ашыкмый, бер кадәр көттергәч кенә: — Әле берәүнең дә урамда калганы юк. Әллә ничә мең кешене тулай торакларга, квартирларга үзебезнең шушы Чаллыга урнаштырдык, һич тә яшерен түгеп, квартир мәсьәләсе кыен. Тирә-як авылларда да тора безнең төзүчеләр,— ди. Аннары, сүзен дәвам итеп, төзелешкә гаиләләре белән килүчеләрне әлегә кабул итә алмауларын, ялгызакларны эшкә беренче чиратта алуларын әйтә. Әмма кеше һәммәсен дә уз кулы белән эшли, үзе барлыкка китерә, үзе тудыра. Торак төзелеше мәйданының бик нык арта баруы куанычны арттыра, ышанычны ныгыта. — Кайлардан килә халык? — Бөтен җирдән дә — ди Шәйхетдинев.— Ерак Көнчыгыштан да, Урта Азиядвн дә, Себердән дә. үзебезнең республика кешеләре дә күп. Килүчеләр арасында иң зур күпчелек татарлар да руслар. Башка милләт кешеләре дә хәтсез генә. Безнең тезелештә бүгенгесе көндә 23 милләт вәкилләре кулга-кул тотынып эшлиләр. Биредә өлкән яшьтәге кешеләрне бик сирәк күрәсең. Шуңа күрә бөтенсоюз ком- сомол-яшьләр удар төзелеше дип атала да инде ул. Әле тормышта бик кыска юллар үткән, тәҗрибәләре дә аз булган яшьләрнең һөнәр яклары да сайрактыр. Шул турыда сорагач, Шәйхетдинев болай ди: — һөнәрләре булмаганнарга яңа һөнәр өйрәтү өчен безнең уку комбинаты бар. Анда яшь егетләр һәм кызлар эшләп тә, кирәк булганда эштән аерылып та укыйларКыскасы, теләге булган һәр яшь кеше төзүче профессиясенең Һәр төрен рәхәтләнеп үзләштерә, өйрәнә ала монда. Язгы иргә. Бер ягы белән яшь наратларга караган «Спецстрой, идарәсе конторасында утырабыз Сүз «Спецстрой» коллективының юбилейлар елына алган йөкләмәләрен үтәве турында бара. Бу коллектив автозавод тезелешендә бик авыр йөкләрне тартып баручыларның бер куәтле звеиосы икән. Башкарган эшләре дә берәгәйле, саллы. — Бер миллион ике йөз сиксән дүрт мең кубометр балчык чыгардык,— ди идарә башлыгы В. П. Борисов — Димәк, йөкләмәләрегезне үтәдегез? — Үтәдек. Ләкин без башкарган эшләр аның белән генә чикләнми. Юллар салу, вертикаль планировка... Әйтергә генә ансат, бер миллион ике йөз мең кубометр. Ә тирәнрәк уйлап карасаң, шушындый олы күләмдәге эшне башкару эчен ни жәтле техника катнашка", ии хәтле кешеләр маңгай тирләрен түгеп эшләгәннәр. Ни хәтле кичерешләр, тартышлар артта калган! Образлы гына ител әйткәндә, кешеләр әлеге шул катлаулы баһадир техниканы иярләп, зур бер тауны тигезләгәннәр яки икенче урынга күчергәннәр. — Валентин Прокофьевич, әйтсәгез икән, иң якын араларда сезнең алда нинди эшләр тора? Чандыр гәүдәле, башта телгә алып үткәнебезчә, кысыграк күзле бу кеше, теге-бу сайны телгә алырга кирәк булса, план-мәгьлүматлар эзләп азапланмый. Хәтере нык, ул бик күбесен исендә тота. — Якын арада ремонт-тәзелеш заводына мәйдан әзерләргә керешәбез. Моның эчен бер миллион җиде йәэ мең кубометр балчык чыгарырга тиеш булабыз. Бу саннарны ишетүгә, минем күз алдыма тагы зур гына тау калкып чыккандай булды. — Сездә саннар бик зур! Миллионлап кына... — Тезелеше дә илдәге иң зур тезелеш бит аның,— ди Борисов. — Бу сез әйткән завод өчен мәйдан әзерләү ничә айга тартылыр? — Кимендә биш айга. Әйе, алда очсыз-кырыйсыз эшләр тора безнең мазут хуҗалыгы һәм электростанциянең төп корпусы ечен урын әзерләү, тезелеш индустрия* се базасы ечен мәйдан әзерләү... Беләсезме, күпме балчык чыгарырга кирәк булачак айда? Өч миллион кубометр! — Бу эшкә кайчан тотынасыз? — Алдагы кварталда. Бу саннарны, бу планнарны тыңлаганда, тыныч кына утырып булмый. Югыйсә бит, инде мин до доньяны күргән кеше. Өч миллион кубометр! Бу хәтле балчыкны коя куеп бетерерләр? Аннары ул балчыкның бик күл елешеи- дә игеннәр, үләннәр үскән, агачлар тамыр җәйгән бит әле. Әйбәт туфрак әрем була дигән сүзем монысы. Шул турыдагы кызыксынып соравыма каршы Борисов болай дип җавап бирде: — Урын табылыр анысы. Ә менә балчыкның еске катламын без аерым урынга ташыйбыз. Соңыннан аны шәһәрдә чәчәк түтәлләре газоннар, бакчалар утырту ечен файдаланачаклар Безнең шәһәребез яшеллек эчендә, чәчәкләр эчендә булачак Валентин Борисов кырык өч яшьлек кеше. Үз яшендәге бик күпләргә хас булганча, ул йекнең авырын тепке җигелеп тарта. Анысы шулай Безнең Борисовыбыз нинди миллот кешесе икән соң? Сейләшүенә караганда, ул рус булырга тиеш. Ә үзе Тәсе-бите белән, хәер, кысыграк күзләре зәңгәр булсалар да, еллә ничек кенә шунда рус кешесе сымаи түгел де. Минем бу турыда! ы соравыма каршы ул тыныч кына әйтел салды: — Минем әти якут, әнием рус. ' — Димек, сез Якутиядән? — Әйе. туган җирем! Озак еллар тордым анда. Борисовның тормыш юлы катлаулы түгел: уку. солдат мезмете. Ниһаять, үзенең бар язмышын тезелешләр белән бәйләү. Ул Иркутск һем Братск тезелешләрендә катнашкан. Ул «Камг»сэнергострой«да алтмыш дүртенче елдан — прораб, участок нә- чальни!ы, хезер инде менә хәтсез зур «Спецстрой, идарәсе җитәкчесе. Безгә Борисов бәлән озаклап сейлешорге туры килмәде. Аны үзеннән дә естен- рэк торган «Камгэсэнергострой» идарәсенә чакыртып алдылар, юлдашым — «Социа-: листик Татарстан» газетасының үз хәбәрчесе Хәмит Мөхәммәтшиннең бу хәлгә бер кадәр кәефе җимерелсә дә, нишлисең? Эш—эш инде ул. Үз хәбәрче дигәннән. Хәмит Мөхәммәтшин дә әле яңа кеше бу төзелештә. Моңарчы гел авыл районнарында эшләп, колхозчылар, басулар, борчак һәм кукурузлар турында язып йөргән бу иптәшкә монда һәр күренеш яңа, һәрберсе кызыксындыра аны. Тышкы кыяфәтенә, гадилегенә карап, кайбер участокларда аны «яңа мастер» яки «яңа бригадир» дип тә каршы алалар. «Спецстрой»ның баш инженеры Линар Фәхриев «газ»игына утырып, шәһәр урамнары буйлап барабыз. Чаллы урамнары бер-бер артлы артта калалар. «Моннан зодовод үтәчәк. Бу төшләрдән трамвайлар узачак. Ә тегендә затон булачак»,—дип сөйләп бара Линар Фәхриев. Без аның үзе үткән тормыш юлы белән дә кызыксындык. Линар Фәхриев әле яшь кеше. Нибары утыз дүрттә ул. Казан төзүче инженерлар институтын тәмамлагач, җиң сызганып эшкә тотынган. Унынчы ел эшли. Автомобиль заводы төзелешенә килгәнче, Әлмәттө тезу-монтаж идарәсе башлыгы булып эшләгән. Узган елның декабрь аеннан бирле монда. Әлеге ул да, бик күпләр кебек, вакытлыча тулай торакка урнашкан. Линар Фәхриев — урта гәүдәле, төз борынлы, зәңгәр күзле, саргылт чәчле. Сүзнең тәмен белеп кенә сөйләшә. Язгы юл өзек чаклар. Үзбушаткычлар, тракторлар, бульдозерлар йери-йери. казылып беткән сикәлтәле юллардан үрле-кырлы сикерә-талпына барып, «газ»игыбыз безне иң беренче салына башлаган бетон юлга алып чыкты. Әрсез, күндәм «газиик- тан төшкәч, Линар Фәхриев тирә-якка карашын ташлады. — Күренми ул. — Кайда булыр икән? — Борчылмагыз, ары баштарак булыр. Бу төшләрдә аннан аерылып чыккан бригада. Комсомол-яшьләр бригадасы. Бригадир Виктор Шатунов үзе дә яшь егет. Моңа тикле звено башлыгы булган. Юлның бу өлешендә егетләр һәм кызлар тышламалары алынган араларга бетон коялар иде. Төзелештә мондый «корт иле аерган» бригадалар байтак икән. Аның сере тик бары шунда гына: яңа кешеләр килә тора, өстәлә тора. Бер кадәр вакытлар үткәч, ике бригада ясарга туры килә. Юлның Минзәлә ягына таба сузылган икенче башына юнәлдек. Күктә тургайлар! Киң кырларның аерылмас дуслары, авыр кышларны уздырып, үзләре йомыркадан борын төртеп чыккан газиз туфракка исән-имин кайту куанычларын кешеләр белән уртаклашырга телиләрдер төсле. Тургайлар шундый ярсып, шашып сайрыйлар, күңел хисләрен шундый оста кузгатып, сине үзләренә ияртәләр, ихтыярсыздан синец йөрәгең дә алар белән бергә сайрый, бергә җырлый!.. Инде Мансур Баһаветдинов белән дә күрештек. Автомобиль заводына иң берен- челәрдән булып юл салырга керешкән һәм мәңге тын яткан басу күкрәгенә беренче бетон түшәгән, газета һәм радио хәбәрләре аша таныш булган бу яшь ир — төскө- биткә чандыррак кына, куе коңгырт чәчле, ачык чырайлы кеше. Аның белән берничә сүз алышырга өлгерә алмадык, якындагы мотор гөрелтесен дә, тургай тавышларын да күмеп, матур, моңлы җыр ишетелде һәм көчәя барды. Сүзләрен баштарак аеруы кыен булса да, күңелгә якын бу җыр, бу таныш моңнар йөрәккә тирәнрәк үтеп керә барды; Хәтердә ул тыныч, айлы кичләр, Хәтердә бормалы су юлы. Онытылмый беренче саф мәхәббәт, Онытылмый Агыйдел сылуы. ....Акчарлаклар очып уйный Актаныш күлләрендә. Ул гына яши елмаеп Күңелем түрләрендә. Актаныш таңнары... Ул минем йөрәк серемне аңлармы! Әле узган ел гына иген чәчелгән, күптән түгел салам эскертлөре алынган бүген зур тезелеш барган киң басуда ишетелгән бу җырлар, әллә ничек шунда минем дә яшьлек елларымны искә төшерде. Үзләре күренмиләр, тавыш якында гына сыман, кемнәр мырлый икән? Минем бу соравыма Мансур Баһаветдинов тыныч кына җмап кайтарды: — Алар безнекеләр,— диде. Мансур үзе шушы районның Бигеш авылы кешесе. Утыз җиденче яше белен Оара. Солдат хезмәтен тутырып кайткач, туган колхозында һәм районара тезү оешмасында берничә ел балта остасы булып эшләгән. Аннары «Камгэсэнергостройяга күчкәй. Хәзер инде бригадирлык йөген тарта. Бригадир булып, тулы бер буын коллективны җитәкләп бару өчен күп төрле эшләрнең рәтен белергә кирәк. Мәктәптә җиде класс белем алганнан соң, Мансур Баһаветдинов балта остасы, ташчы, штукатурчы, бетончы, түбә ябучы кебек дистәгә якын һөнәргә өйрәнгән. Әнә шулай һәммәсенең рәтен белеп эшләгәч, аңа читен түгел. Кешеләр өчен дә әйбәт, һөнәре булмаган яшьләрне җае-рәте белән генә ул үзе өйрәтә. Хәзер менә без басып, сөйләшеп торган әллә ничә километрга сузылган юл бу тешләргә үэеинән-үзе генә әкияттәге сыман калкып чыкмаган бит. Аны салуга ни кадәр тынгысыз хезмәт кергән, борчылу-кәенүләр кергән! Юлга бетон калын салынган. Нинди генә авыр машиналар булмасын, аларның үз өстеннән үтүләрен сизмәячәк тә бу юл. —Ул үзе Неркөй авылында (Сарман районы) туган булса да, әтисе Чаллы МТСына эшкә күчеп, шунда тепләнеп калганнар. Кара күзле, тере карашлы, җитез хәрәкәтле, тиктормас Марат кышын мәктәптә укып, җәйләрен Кама буйларында кармак салып, балык тотып, табигать куенында үзенең үсмер чакларын уздырган. Еллар үтә торалар. Ниһаять, Марат Бибишев урта мәктәпне тәмамлый. Аннан Казан тезүче инженерлар институты артта кала. Төньякта, Якутиядә эшләү. Яңадан туган якларга кайту, Әлмәт, Яңа Зәй, Алабуга, ниһаять, бу борылмалы тормыш юллары аны Чаллыда барган зур тезелешләргә китерәләр. Хәзер Инде Марат Бибишев кырыгынчы яше белән бара Ир уртасы яшендәге бу кешенең чәчләренә иртәрәк ак кунган, әмма күзләре тере, чырае яшь аның. Исәгь уйлар ир кешенең чәчләренә иртә «кырау* тешерә, диләр бугай әле Дистә еллардан артык терле тезү-монтаж оешмаларында җитәкчелек итү. тынгысыз хезмәт, үзенең да каударлыгы, терле кичерешпошынулар шулай тәэсир иткәннәрдер аңа да. Хәер, мондый үзгәрешләр терле кешедә терлечә була. Марат Бибишев автомобиль заводы эшчеләре өчен торак йортлар, культура-көн- иүреш биналары тезүче «Жилстрой» тресты идарәсенең башлыгы булып эшли. Аңа мәшәкатьләр, борчылулар җитәрлек. Аның эш йене бик иртә башлана. Эшчеләр иртәнге җидедә эшкә тотынганчы ук, Бибишев теге яки бу участокка килеп җитә. Күбесенчә кичке җиде-сигеэләрсеэ квартирына да кайта алмый. Аның кебек зур җаваплы кешеге шунсыз һич мөмкин түгел. — Кәефләр ничек, Марат туган,— дип сорыйм мин. — Безнең кәефләр планны ничек үтәүгә бейлөнген. Планны утөсек — шәп. Үтемә сек„ — Сезне болей зур киңәшмәләрдә мактап телгә алалар. ■» Ул тиклесө дә планга кайтып кала. — Ничек соң? — Сынатмыйбыз шикелле. — Беренче кварталда хәлләр ничегрәк килеп чыкты? — Квартал планын үтәдек. — Җиңел булмагандыр, билгеле. — Дерес. Торак тезелеше планы узган елга караганда биш тапкыр ертык бит. Йөз мең квадрат метр! Автомобиль заводы тезу барыннан да элек безнең ничә* эшләвебезгә бәйле Материаллар ташырга, йөрергә юллвр кирәкмә? Кирәк Эшчеләргә торак кирәкмә? Кирәк. Без башкарасы эшләрнең очы-кырые ю<_ Ничә җирдә зур-зур йортлар күтәрелде, культура-көнкүреш биналары үсә. нич« йортта эчке эшкәртү, бизәү алып барыла, һәр кен саен, һәркайсын кимендә бер кат күздән кичереп чыгарга кирәк. Ул барысыннан да күбрәк күрергә тиеш, Мар« Бибишевның өстендә җиңелчә җәйге пальто, башында фуражка, аякларында озын кунычлы кирза итекләр. Ул оча гына, артыннан һич җитешә торган түгел. Менә »м, кино-театр бинасына килеп кергәч тә, бер-ике суз алышу белән, мин аны күздм югалтты..-. Карасам, каяндыр астан тавыш ишетелә: — Нигә ут юк? — Белмибез.— диләр кайсылардыр. — Электрик ни карый, прораб?.. ...Мин иркен залда икесе янәшә эшләүче Виктор Нестеров һәм Альберт Хабибул- линнар белән танышып алдым. Егетләр стенага вак кына дүрткел плитәләр — мозаим түшиләр иде. Бу нечкә һәм игътибар таләп итә торган эшнең рәтен белүләре елла кайдан сизелеп тора. Эшнең башкарылган тиклесе үзенең төсе, рәвеше белән күрер күзгә ял биреп тора. Шул ук запда Мәскяүдән килгән рәссам Арнольд Макутонек колонна-баганаларның берсен шул мозаикалау ысулы белән бизи. Ул ккизларкы да үзе яза, үзе бизи дә. Колонна-баганалар төрле төстәге керәч белән генә бизәлеп калмыйлар татар милли орнаменты, туйга чиккән кыз сөлгесе кебек, сине үзенә тартып тора. Бер урында гаять киң мәйдан биләгән бинаның беренче каты күтәрелеп килүен күреп, сорамый булдыра алмадым: — Бу нинди йорт тагы? — Ул безнең культура сарае булачак. — Кайчан салып бетерәсез? — Җитмеш беренче елда аның ишекләрен ачып керербез дип торабыз инде. Бишәр катлы берничә тулай торак салына. Шуларның берсенә вакытында измә китерелмәү сәбәпле, кешеләр ярты сәгатьтән артык тик торырга мәҗбүр булганнар. Бу хәлгә Марат Бибишев ифрат борчылып, өлкән прораб белән яхшы ук тозлы-борыч- лы итеп сөйләшкәч тә тиз генә тынычлана алмады. Машинага утырып, без икемчә участокларга барганда, ул кабинага куелган рация аша диспетчерлык пунктына хәбәр салды: — Нишләп измә соңга калып китерелә? — Кайсы участокта, Марат Шакирович? — Өченче тулай торакта. — Анда юллар бик начар. Машина буксовать иткәндер. — Мин әле генә булдым анда. Юллар йөрешле. — Тикшерербез,— дигән җавап ирештерде диспетчер Маликов. — Аннары миңа хәбәр итәрсез. Мондый салкынлык кабатланмасын. Рация дигәннән, Бибишев аны Удмуртия ягыннан алып кайтып, әле күптән түгел генә куйдырган. Бу бик җайлы. Трест башлыгы рация ярдәмендә үзенә кирәкле объект белән һәр чак элемтәгә керә ала. Контрольлек итү өчен нинди җайлы чара бу. Зур мәйданда торак төзелеше алып барган бетон заводы поселогына килеп керәбез. Хәзергә ул Чаллыдан өч-дүрт километр читтә. Шәһәр зурая төшкәч, тоташачак. Монда да башка участоклардагы кебек үк биниһая олы тимер «торналар» — күтәрү краннары муеннарын сузганнар. Аларның күбесе гел йөреп тора. Кайберләрен әле җыярга гына керешкәннәр. Машинага утырып кайтканда, Бибишев рация трубкасын тагын колагына куйды: — Диспетчерлык пункты. Маликоамы? — Тыңлыйм сезне, Марат Шакирович. — Башлап үзең әйт әле, Маликов. — Измә ташудагы өзеклек ялганды. Гаеп шоферда. Рапорт язылыр. — Тагы? — Икенче участокта газ трубалары җитми... — Кызыл карандаш белен яз. Иртәгә күрсәтерсең. — Сантехника материаллары да аз. — Шулай ук кызыл карандаш белән яз... Иртәгә иртүк шул мәсьәләләрне хәл кылырга тырышырбыз. Булдымы? Булса, хәзер мине тыңла. Специаллашкан идарә начальниклары, участок начальниклары, инженерлар һәм прораблар бүген кичке алтыга минем кабинетка җыелсыннар. Әйе. Сүз җаваплылык хисе һәм сыйфат турында барачак. Суз куештыкмы? — Куештык, начальник. Тен... Утлар-. Утлар— һәр үсеп килүче, һәр калкынучы йорт үзенә бер йолдыз булып балкый. Тоннар каядыр, басулар киңлегенә чигенә. Машиналар, моторлар гәрелтесе бер гена минутка да тукталмый. Бу якларның якын киләчәге гаять зур, гаять ометле. Быел нигездә бишәр катлы йортлар салына. Шулар белән бер рәттән тугызар катлы оч тулай торак бинасы да калка башлар. Ул гынамы соң? Уникешәр катлы дүрт йортка нигез салырга җыеналар. Ул йортларның берсе быел ук әлгерергә тиеш. Бу башлары күккә тиярдәй биек биналарның детальләре Мәскәү һәм Тольятти шәһәрләреннән килә дә башлаган инде. Биек йортлар монтажлаячок яшь эшчеләрнең бер горкоме Мәскәүдә укый, ейрәиә. Бик киң, бик дәү ул Чаллы офыклары, бик ометле ул бу якларның таңнары! Чалды, алр(дл, 1970 вл