Поэзия
Миңа 23 яшь Туган зцирем — Башкортстаиның Яңавыл районы. Мәсәгут авылы. Ямады урта мәктәбен тәмамлагач, Башкорт дәүләт университетына укырга кердем. Беренче шигырем, урта мәктәптә укыган чакта, <Ялкын» журналында басылды. Шуннан бирле балалар вчен язган шигырьләрем белән матбугатта катнашып килям. Яратып язам, азганнарымны балалар да яратса иде.
Беренче кар Бүген зур сөенеч бар, Бөтен җирдә ап-ак кар. Йөрибез йөгерешеп, Шаярышып, көлешеп. Әвәлибез кар-йомгак, Ясыйбыз без шугалак: Арыттырмый да үзе, Ялыктырмый да үзе. Тик менә кичкә табан Кар эреп бетте тәмам. Нигә булды соң болай? ...Иртәрәк чыктык бугай, Кышны куркыттык бугай. Тере алма Уйнаганда бакчада. Энем әйтә: — Баксана, Алмагачта — бер алма. Мин күрдем, мин иң алда!.. Инде, димен, кыш булган, Мөгаен, бер кош кунган. Кызылтүш ул, күрәмсең, Очып китә күрмәсен!.. Рәдиф Тимершин Энем һаман ышанмый: — Алма ич ул, очалмый. Алыйк инде, ди, өзеп,— Энем торалмый түзеп: Үрелгән иде алга — Очты да китте «алма». Фпюгер Тын чакларда кымшанмый да, Гүя тора ул сакта. Җил истеме—шундук үзе Угын бора шул якка. Уйнаганда күз сала да Уйлап куя Флюр гел: «Кайсы яктан җил искәнен Каян белә флюгер?..» СИКӘЛТӘ Шоп-шома эздән Шуып туйдык без. Тауда сикелтә Өеп куйдык без. Хисмәт килде дә, Кычкырып көлә: — Сикәлтәмени, Бу бит чүп кенәЬ Бергәләп тагын Өйдек кар өстәп: — Әйдә, башта син Шу әле, Хисмәт! Инде бу шуып Төшәдер, дисәк. Өенә табан Сылыртты Хисмәт. И боргалана песи, И сыргалана песи, И сыйпалана песи, И юхалана песи. Белеп торам: сөт бир, ди, Жәлләмичә, күп бир, ди. Аннан тотам тычкан, ди, Алар минем дошман, ди. Сөт эчә дә туя ул, Мыек сыйпап куя ул, Аннан тычкан тотмый ул, Рәхәтләнеп йоклый ул. Үкенеч ...Талип кинәт туктап калды — Җиргә беректе табан: Коточкыч бер ерткыч хайван Килә Талипка табан. — Аһ, юлбарыс! Инде өскә Ыргылды бу дигәндә, Сискәнеп уянса Талип— Аунап ята идәндә. Үкенеп әйтеп куйды ул, Кия-кия күлмәген: — Ну, кирәген бирә идем — Төш икәнен белмәдем!.. Белеп торам Кызыгалардыр әле Кояшка куеп арканы Комда ятабыз озак. Эсселәгәч, салкын суга Чумып алабыз азак. ■ I Болытлар да шулай күктә Кызыналардыр әле. «Их, бөр чумып чыгарга»,— дип, Кызыгалардыр әле. Урман читенә ут капкан, Ялкын өскә үрелә! Юк ла, чаган яфраклары Ялкын булып күренә. Болыт — янгын сүндерүче — Түгә генә яңгырны, Ахры, ул да чын дип белгән Урмандагы «янгынны».