Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

 

Немец шагыйре

Бары бер сүз... Минем кебек ул да ятты үлем көтеп. Өстендәге тоткын киемен кәфен итеп, Үз тиресе белән өртеп газиз җанын. Беркемнән дә яклау, ярдәм эзләмәде, Үлем иде томан аша күзләгәне. Тик йөрәге шул хәлдә дә типте аның. Безне үзе белән бергә тартты үлем, һәр адымың өчен монда, һәрбер сүзең Өчен һәрдәм үлем белән янаганда. И карыйсы килгән иде туган илнең Кояшы елмаеп торган якты күген! Сизсәләрме,— җәза хәтта уйлаганга... Эндәшмичә ятты дустым, чөнки минем Аның өчен аңлашылмый иде телем, Тик сүзсез дә тойдым җаны әрнүләрен, һәм аңладым — җитми әле сүзләр генә.— Хәлсез дусның тына барган йөрәгендә Сонгы җылы кан тамчысы йөгергәнен. Ә бер төнне сүрән генә янган утның Яктысында мин баракны үтеп чыктым. Сүз кушарга газапланган туганыма. Югарыдагы ятаклардан текәлделәр Безгә таба курку белмәс, тонык күзләр, Чагылдылар утның саран нурларында. Хәлсезләнгән, ярым тере гәүдә күрдем, Аңлашырга аның телен белми идем. Аңлашырлык сүз эзләдем туганыма. Барысы әзер, яктырганчы китү кирәк Икәнлеген аңа аңлатырга теләп, Бары бер сүз пышылдадым колагына. Кочаклаштык бертугандай. Шушы кичтә Ул сүз безне туган итте мәңгелеккә. Шул сүз белән хәлсез тәнгә юл таптым мин. Ярым үле, ярым тере, бу минутта, Көчкә-көчкә җан саклаган скелетта Кинәт пәһлеван йөрәген уяттым мин. Ул ихтыяр, ул көч ана каян килгән. Әй, кадалды ташка, ватты кәйлә белән — Ярасыннан, йөрәгеннән йөгерде кан... һәм җылынды йөрәк каны белән идән. Тик ул барды алга, үзсүзлелек белән һәм ычкынды Освенцимның тырнагыннан. Освенцимның коймаларыннан аръякта Иң беренче азатлыкны тойган чакта, Күрдем ирләрнең дә үксеп елаганын. Бозлы яңгыр хәлсез тәнне җылытканда. Онытырга мөмкинме соң җаның барда Шаян җилнең уңыш теләп үпкән чагын. Тимер чыбык киртәләре калгач артта, Шул яшенле төндә дустым туфракка Капланды да үпте җирне, калды тынып.. Үпте озак, иреннәре бетте канап. Бара алмас сыман иде алга кабат, Жирдә һәрбер ташны үбеп чыкмый торып. Өч төн буе ашыктык без Көнчыгышка Ант иткәндәй сугышчы канлы сугышка Кергән чакта, өч төн буе тәкрарлады Аңлашырга ярдәм иткән шул бер сүзне Иң куркыныч, авыр минутларда безне Шул сүз генә тормышка кайтара алды. Ул бит аны факел итеп йөрәгендә Саклап килде, ныгып үзе көннән көнгә. Көн яктысы күрде анда, күрде үзен... Тынычлык өчен көрәшне күрде анда. Юккамыни соңгы тапкыр хушлашканда Шул бер сүзне кычкырды ул — «.Пенни!» сүзен. МӨДӘРРИС әгъләмов «әржемә