Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Шамил Махмудов

Дөнья шул ук, үзгәрмәде әллә ни- элеккечә әйләнә жир туктамый, элеккечә үлем бер ни жәлләми Тыныч көндә туа рәссам-сынчылар, хәвеф килсә — яуда ирләр көч сынар, кара көндә калкып чыга шымчылар... Элеккечә зур ачышлар дан ала, асыл булып кала асыл нәрсәләр, яшәү исә ик кадерле санала... Зур гаугалар, кузгалышлар чорында әллә шуна микән уйлый кешеләр ерак галәм кинлекләре турында. Мәңгелек сәфәр «Жир — кешелекиен бишеге генә» Э. ЦыимовькцА. Кайчандыр, борынгыда (ул чак турында бабайлар бабаларыннан ишеткән), чыкканбыз чиксез-ахырсыз сәфәргә — кайчандыр, һинд жиреннән, туган бишектән, һәм киткәнбез жир буйлап төркемтөркем, кайда бетәр бу юл, белми анысын беркем Туган йорг булган безгә чагыр-арба. кайда туктасак, шул жнргә без ватан дигәнбез, бу юл мәңгелек; шул юлда туганбыз, үлгәнбез, шул юлда бәхет, тынгы тапканбыз, көлгәнбез... һәм гүя без түгел,— жирдән-жиргә күчүче,— э бу дөнья үзе, мәнге алышынып, үзгәреп, узган безнен яныбыздан; һәм без беләбез, төгәлләнмәс бу бөек юл жир чигенә житкәч тә; күчмәлек — безнең каныбызда! Килер көн, ачарбыз мәнге бикле галәм ишеген, таралырбыз йолдызларга, нәкь жирдә таралган кебек; жир ул — кешелекнең бары тнк бишеге. Кояшка Таянып нык терәге — жиргә, күтәрелә һәркөн Кояш, гүя гигант һәйкәл тоташ бакырдан... Юк, кешеләр дөньясында син булгансын, Кояш, ин әүвәл һәм булырсың ахыр да! Алдый алмас күзне буш бизәкләр, син булганда төшмәс кеше хатага — юкка гына фиргавеннар, корольләр үзен кояш диеп атаган! Без беләбез, утлы кызыл байрактай янган шушы кояш астында ала безне көн кайнар кочагына, сала утлы тормыш учагына, табып һәркемгә үз эшен, үз сөюен, үз күркен. Югары күтәреп кулларны, сине, Кояш, сәламлибез һәр көн! Җирдә вакытлы кунак, юлда юлчы, мин килдем, мин китәрмен, сиңа булган мәхәббәтне. Кояш, мин улыма мирас итәрмен. Чирек гасыр — аналарның кипми күз яше. чирек гасыр — тол хатыннар уяналар саташып, ә балалар үсте атасыз... Чирек гасыр — бүгенге көн белән сугыш арасы, чирек гасыр — йөрәкләрнең бетми ярасы, чирек гасыр — әзерлиләр яңасын... Чирек гасыр — олы дөнья өстендә шомлы шәүлә булып тора агулы яшел болыт... Чирек гасыр — аш аш, йокы йокы түгел... Чирек гасыр — күзләрдә өмет, сагыш... Чирек гасыр — сугышсыз сугыш.. Чирек гасыр — эш тик бер нәрсәдә — хәл ителә бер мәсьәлә: дөнья көл буламы, гөл буламы?.. Төнге унике Бөтен әдәплеләр. адәм рәтлеләр — гөнаһсызлар, уйсызлар, сабыйлар төндә йокысызларны иш итмиләр. Бар дөньяда сәгать төнге уникене сукканда — ишетмиләр. Ә калганнар, тормышлары көйсезләр,— соклап кайткан эчкечеләр, өйсезләр, йөремтәлләр, диваналар, даһилар — ишетәләр ярты төннең билгесен һәм саныйлар сәгатьләрне, «аһ?» диләр, берәүләргә — вакыт бик аз,— житми, бүтәннәргә — чиксез озын,— үтми... Төн яртысы — димәк, башлана гына титан хезмәт, газап, илһам зә аһлар алда—тулы бер төн, ганга кадәр,— бөеклекләр, түбәнлекләр, гөнаһлар.. (Фәкать әдәплеләр генә йоладан чыкмыйлар!) Сәгать суга уникене Төн уртасы. «Әүлияләр» йоклыйлар. Бик күп нәрсәләр оар — мин яраткан, оныттыра алар чуар дөнья ваклыгын. Мизгелләрдән — яратам мин алтын көзне, агачлардан — каеннарның сөттәй аклыгын, кешеләрдән сөям туры сүзле, тынгысызларны, хәтта картлар мыжуы ала алмын мазамны, үзем дә бер тынгысыз жан, уйланаммы, шигырь язаммы,— үз гамемдәй, дөнья гаме белән мин янам кайчак куркып, ярты төнлә мин сискәнеп уянам . Яратам мин нмнн хәбәрләрне. сагыш чигәм, соклап калса дусым хатлары, гадәтем бар — озак итеп укыйм кабер ташларында мин белмәгән кешеләрнең исематларып . Диңгез буенда уйланулар Күбекле дулкыннар кага чал ташларга, бигрәк тә кичләрен, үз төсе — кызылга буяганда шәфәкъ ерак дингез өсләрен... Ярсу атлар сыман, җилә ак дулкыннар, яллары — күпшәк кебек. Ялгыз акчарлаклар кычкыра мои сызып, нәкъ менә кеше кебек... (Акчарлаклар — үлгәннәрнең җаны, диләр, бу сүз. бәлки, дөрестер? Сайладылар микән алар күк дингезне тар булганга җир өсте?) Нинди моңсулык бу? Акчарлаклар мәллә кич тынлыгын бозганнар? Хәтеремә килә кайчандыр дөньядан сагышланып узганнар... ...Утыра ялгызы ят дингез буенда бунтарь шагыйрь Назон. Ни икән уенда’ Шагыйрь сөйли. Сүзләрендә — әллә хикмәт, әллә сөрген сагышы? Аңлап булмый, сөйли кебек үз-үзенә, тонык кына тавышы... Җавап бирә башка шагыйрь,— гасырлар да, үлемнәр дә юк сыман Җәллад балтасына башын тоткан килеш шагыйрь илен юксына... Мин тыңлыйм тын гына Юк бу сәер гәптә зарлану да, үпкә дә. Шагыйрьләр бит алар горур халык, түзә авырга да, күпкә дә... ...Күбекле дулкыннар кага чал ташларга, күбекле тормыш дулкыннары Алып килә алар заман, язмышларның фаҗигасен, моңнарын. Эз Аера икән барыбер безне мәңгелек сызык,— безнең өн тере калудан безнең өчен ни кызык? Тиеш мәллә яшәргә без йөрәккә сагыш төяп — янәсе, онытыла, диеп, бу көндәлек вак-төяк? Ник сон әле шулкадәрле борчылабыз икән без — калсын дипме бездән соң да күренекле берәр эз? Стәрле юлы Күпер башы, борылмадан китә шоссе — иске Стәрле тракты. Җил уйнатып уза зәңгәр автобуслар, сәфәрләре, бәлки, ерактыр... Тәрәзәләре өлге-өлге ак пыяла, эчләрендә күпме юлчы кеше бар? Кайда юл тоталар ул юлчылар, барысыныңмы ашыгыч эше бар? Тизләтәдер, бәлки, кыска отпускылар, бәлки, үлем түшәгендә кемдер ятадыр, соңгы кабат күреп калыйм диеп, улы-кызы щулай ашыгып кайтадыр?! Беләсе иде. юлчыларның барысының да вакыты шулай тар микән? Шул ашыгыч эш-йомышлар арасында бер булса да ашыкмаган юлчы, бер булса да гашыйк бар микән’ Беләсе иде, уйлары ни — эшйомышмы, әллә күңел тулы якты теләкме? Сумка-чемоданы һәрберсенең шыгрым тулы күчтәнәчме, бүләкме? Бүләк булса, кемнәр көтә икән— карт анамы, әллә матур яр микән? Әгәр уенчыклар булса балаларга, нинди икән, матурлар микән? Күпер башы борылмадан үтә шоссе — иске Стәрле тракты Җил уйнатып уза зәңгәр автобуслар, кайгы төяп узганнары сирәктер Бу шат юллар, иминлекләр заманында беркем тормый юл читендә моңаеп Минем дә бар шат җәйләрдә шат юлларым, мине дә бит көтәләрдер, мөгаен. Камил Мостафин •ооососсо=осс<>ос:соа^^ Батырны бит белә әллә кемнәр... Хәтерлиләр аны якты көннәр, онытмыйлар аны кыен төннәр, һәм кешеләр аны хәтерлиләр. Берсе аның классташы булган букча асып йөргән вакытта. Икенчесе аны очраштырган кырык беренчедә окопта. Әллә кемнәр, әйе, әллә кемнәр аның битен, йөзен хәтерлиләр, кигән киемнәрен хәтерлиләр, һәм сөйлиләр алар, һәм сөйлиләр: — Шаян нде үзе, наян иде, тапкыр сүзле иде ул егет. Кара кашлы, кара күзле иде, ачык йөзле иде ул егет. Батырны шул әллә кемнәр күргән, батырны шул әллә кемнәр белгән... — Нинди иде, син дә сөйлә,— диеп, килеп сорадылар әнисеннән. Килеп сорадылар әнисеннән, ә әнисе аның карт инде... — Нинди иде соң ул, батыр улың?.. — Җилкәсендә миңе бар иде... Тиен Мин урманда тиен күрдем, тиен күрдем, сары түгел, соры иде никтер тиен, койрыгы да соры иде, ямьсез иде. Кигән кебек иле тиен иске кием. Ул басмаган иде агач ботагына, чикләвек тә ашап тормый иде үзе. Сукмагымны кисеп үтте тиз-тиз генә.— күреп алдым аның нәни елтыр күзен. Өйгә кайткач, тиен күрдем, дип мактандым . — Ул соң нинди тиен иле? — диде улым. — Әйдә рәсемен ясап күрсәт, әти,—диеп. Кәгазь белән карандашлар бирде улым Мин ясадым тирли-тирли кызык рәсем, мин тырыштым, ул тормышчан чыксын диеп Бу рәсемдә зур ботакта чикләвеген ашап тора иде матур сары тиен. И шатланды минем улым, и шатланды, мина әйтте: — Бигрәк охшаткансың икән! Әкиятнең дә чынбарлыкка охшаганын минем көләч нарасыем каян белгән? Июнь төннәрендә яшен яшьни, ә карчыклар гаҗәп төшләр күрә: үлгән уллар, үлгән кызлар керә карчыкларның кыска төшләренә. Алар йоклап яткан бүлмәләрдә яшен яктысында пәйда була кырык икенчедә киткән кызлар, кырык беренчедә киткән уллар һәм елмаеп куялар карчыклар, ак кулларын сузып улларына, сак кулларын сузып кызларына Чал карчыклар таңда ята йоклап Чал карчыклар күрә балаларын. Ъәм һичкем дә җирдә белми шуны Яшь әтәчләр генә кычкыра да таңда бүлә кыска очрашуны, һәм карчыклар шунда уяналар,— кыен сорау туа күзләрендә... Кем аерып алды балаларын,— төшми кебек әле исләренә. Әтәчләрме? Ничек сузып-сузып. канат кагып җырлый алар әнә». Тик аларны яшен сугар иде, әгәр гаеп булса әтәчләрдә! Кое Таныш авыл Таныш агач кос. Соры чыпчык кунган тирәккә. Бер яшь егет иелеп битен юа кое суын коеп чиләктән. Битен сөртә, аннан тәмләп эчә,— кое янын инде күл иткән. Күз кырые белән миңа карый: бу, янәсе, тагын кем икән? Ә мин туктап торам... һичкем мине белми монда, чөнки чит жирле. Язмыш дигән нәрсә бу авылга ялгыш кына мине китерде... Эчеп туя егет... Кулларымны ак чиләккә сузам: — Бир әле. Чылбыр чыңлый. Чиләк төпкә оча. һәм су белән тула чиләгем. ДАин тотынам эшкә, таныш эшкә,— әйләндерәм кое сабын мин. Мин бу эшне әле онытмадым, мин бу эшне шундый сагындым!.. Чупылт-чупылт итеп, су чайпала, чиләк чыга инде коедан... Мин су эчмим. Минем су эчәсем килә кебек кенә тоелган. һәм калдырып тулы чиләкне мин юлдан атлыйм . Юлым, һай, ерак... Сау бул, егет! Ә ул әнә һаман карап тора мина аптырап. Уйлыйдыр ул, шаять, сәер бу, дип... Кайдан килсен аның уена,— монда узган көннәремә сусап иелүем иске коега... Зиннур Насыйбуллин Исем турында баллада Аннан бары исем сорадылар. Сорадылар кыска бер исем — Исемен генә әйт тә, син — азатсын. Кит,— диделәр,— кая телисең. Дәшмәде ул. Акча күрсәттеләр, Җирдә оҗмах вәгъдә иттеләр, Мен хәйләне эшкә җиктеләр. Тик бер исем аннан көттеләр. Эндәшмәде кеше. Янадылар, Җәзаларны санап бирделәр. Җәза коралларын күрсәттеләр — Исемен әйт! Кем ул? — диделәр Эндәшмәде .. Сабырлыгын җуеп, Сукты палач бетен көченә Ике кулы бәйле кешегә. Көтте палям. Кискән агач кебек, Корбанының авып төшкәнен. Ләкин кеше явыз ерткыч йөзгә Төкерде тик сынык тешләрен— Күз алдында учак дөрләттеләр. Кыздырырга тимер тыктылар. Каны белән, җаны белән бергә Аннан исем, иссм сыктылар. Түзде кеше. Газап авазына, Нәфрәтенә төелеп, үченә, Авызындагы каны белән бергә Исемне дә йотты эченә... Исеменә йөрәк сүзе кушып. Менә бүген шушы кешене Хөрмәтлисе иде дә бит! Ләкин Билгесез шул анык исеме. Канәгать Эреле дә ваклы уңышларның, Хаталарның жыеп барысын. Пөзне чагылдырган көзге кебек Чагылдырды бүген намусым. II канәгать булыр иде күңел. Алга илтсә әгәр һәр сәгать. Тик бүген мин бары үз-үземнәң Риза булмавымнан канәгать. Урал Куеныннан бетмәс хәзинәсен Өләшә ул бөтен илемә. Үзе бары билбау булып кына Уралган ул илнең биленә. Ике якта — ике зур континент, Алар гүя үскән бер төптән. Урал тавы ике материкны Затлы металл белән беркеткән. Этюд Якты кояш ялбыр болытның Ертыгына кереп кысылган. Җиргә төбәп сирәк керфеген. Моңсу гына карый ул шуннан. Күк гөмбәзе төшкән әйләнеп Юллардагы нәни суларга. Шикләнәсең (нинди тирәнлек!) Басарга да хәтта шуларга. Җилне кыйный шәрә ботаклар. Баганалар шомлы гөжлиләр. Үксез калган тутык яфраклар Тукталырга урын эзлиләр. Күңелдәге нечкә кылларга Сагыш булып алар кагыла. Чирли сыман барлык табигать, Сабышкан ул гүя сарыга. Тирә-якта монсу сүрәнлек Сөйли сиңа үсеш туктавын. Тик Җир-ана күккә төбәгән Уҗымнарның яшел укларын. Ишетәдер алар яз маршын Ачы җилләр шавы аркылы. И табигать, синең яшьлекнең Кайда башы, кайда ахыры?! Тарикъ Фәттах Сөләйманның беренче җыры Ашага-Сталь* баткан тынлыкка. Халык каплап алган мәйданны. Халык тынлый гади җырларны һәм бу җырлар ошый халыкка. Халык та нәкъ җырчы шикелле, Я шат ул, я кайгырган сыман... Дикъкать белән тынлый Сөләйман. Картнын җыры җайга сөйкемле. Ала алмый ярлы Сөләйман’ Сагышлы һәм уйчан күзләрен Шул узгынчы — монлы җырчыдан: «Бу сүзләр бит минем сүзләрем!». Ул мона шулкадәр сөенә: Җиргә тама кайнар күз яше, Аны и нидер килә әйтәсе,— Ул җыр эзли!.. Кайта өенә. Сакля тәрәзәсен ачуга — Кошлар моны бакча түреннән Чын күңелдән, йөрәк төбеннән Кинәт шул чак очып җыр чыга. Бер-бер артлы тезә Сөләйман, Җаны көләч, йөзе бал кулы Йөрәгендә жырлар ялкыны Кабына да, бер зур ут сыман, Урманнарга үрли, ярларга. Тпрә-якны кинәт яктыртып. Халык акылын, уен балкытып, Тарала ул ерак тауларга. Качил ту/ачым вет»легв Нигә ерттым үлем концертын, Бергә чаклар исемә төште. Керфекләрем болыт булды да Күз яшьләрем битемә төште... Ул егылды утлар эчендә. Соры каска калды монаеп. Кыска булса да бу яшь гомер. Бәетләргә, дастанга лаек. I Даыл исеме. 3 Олаймам СГальский. ... Көтәм Көтәм сезне, язгы күлләр Аккошын көткән кебек, һәр якты көн үткән саен Ел үтеп киткән кебек. Сагынуларны җырлап йөрдем Белмичә, аңламыйча, Үз гомеремдә күңелемдә Бер татып карамыйча. Хәзер кадалды йөрәккә Сагыну тигәнәге, Үткән көннәрне уйлыйм да Мин хәсрәт чигәм әле. Яралылар хәят суын Эчеп терелгән кебек, Сагышлардан арынырмын Мин дә бер сезне күреп. Игенче ашлык урырга Көтеп алгандай көзне. Истәлекләргә бирелеп. Өзелеп көтәм сезне. Зәңгәр күзләр Я не хочу любви твоей. Я не могу ее присвоить: Я отвечать не в силах ей. Моя душа твоей не стоит. К. Ф. Рылеев. Юлдашларым: «Бер дә йокламадың, Төнне уяу чыктың»,— диделәр. Алар минем зәңгәр күзле кызга Гашыйк булганымны белмиләр. Бөдрә чәчләр, зәңгәр күзләр диеп. Белми җырлап йөргән икәнмен: И күрсәгез иде зәңгәрлеген Күзләренең назлы иркәнең. Алар минем чиксез хыялымны Очырдылар аккош күленә. Бу күзләрдә күлләр тирәнлеге, Чишмәдәге пакьлык күренә. Йөрәктәге иң саф ниятләрне Шул күзләрдән укый аласың. Бер карашы белән имләр иде Газапланган ирнең ярасын. Зәңгәр күзле кызның исемен дә. Кемлеген дә сорый белмәдем, Тик бер килер көндә кавышачак Егетеннән аны көнләдем.