Логотип Казан Утлары
Истәлек

ҖИЛӘКЛЕ АЛАННАР

Болай ук булыр дип уйламаган илем Әлбәттә, бик сагынып килдем мин ул аланны. Җиләкле икәнен дә белә идем ул тешләрнең. Аланнан аланга чыга торган салкынча-тын урман сукмаклары да күз алдыма килде һәм менә... Мин тирәк төбендәге кызыл җиләккә үрелдем. Тәмленен тәмлесе хуш ис борыныма бөрЮк, болай ук булыр дип уйламаган идем. Бары тик күрешеп кайтырга дип кенә килгән идем мин сезгә, бала чагым аланнары! Баксаң, никадәр истәлек-хикәяләр дә алып кайтам мин сездән, җиләкле аланнар! Тынгысыз аланнар...келә Каен җилә!е исе! Бала чагыбыз исе, үсмер чаклар исе ич бу! Туган җир исе! Күңелне истәлекләр өермәсе биләп ала. Төгәлләнгән вакыйгалар хатирәсе түгел әле бу — әнә шул җиләкләр, чикләвекләр, балтырганнар, таныш йөзләр, ягымлы елмаюлар, моңлы аһәңнәр хатирәсе генә хәзер гә. Ләкин һәммәсе күңелнең әллә кайчаннан йокымсыраган әллә кайсы кылларын тибрәтә. Татлы итеп тә, авырттырып та тибрәтә... Аланнар, җиләкле аланнар! Нинди садә, нинди бай, никадәр газиз һәм моңлы сез!Чү! Чыннан да музыка яңгырый түгелме? Алан үзенең иске дустын шулай җырлап каршылыймы әллә? Кинәт... Литавралар чыны, барабан гөрелтесе. Ах. бу — каядыр магнитофонмы, транзистормы уйнаталар икән ич. Яшьләр урманга ялга килгән, ахры. Ул арада берьюлы берничә мотоцикл тырылдавы аланны яңгырата Елга ягыннан, колак тондыргыч пытырдап, моторлы көймә үткәне ишетелә.Без бала чакта мондый авазлар яңгыратмый нде аланны. Юк иде андый авазлар... Әлеге транзистор музыкадан туктап, инде сөйләүгә күчте. Җил уңаена аермачык ишетелә соңгы хәбәрләр тапшыралар. Аланда дөнья хәлләре яңгырый. Бик тынгысыз һәм шактый шөбһәле дә хәбәрләр. Бай һәм садә, газиз һәм монлы гына түгел* бик тынгысыз да икән сез хәзер, җиләкле аланнар!.. ИСТ&ЛЕК-ХИКӘЯПӘР олай ук булыр дип уйламаган илем Әлбәттә, бик сагынып килдем мин ул аланны. Җиләкле икәнен дә белә идем ул тешләрнең. Аланнан аланга чыга торган салкынча-тын урман сукмаклары да күз алдыма килде һәм менә... Мин тирәк төбендәге кызыл җиләккә үрелдем. Тәмленен тәмлесе хуш ис борыныма бөр Чү! Чыннан да музыка яңгырый түгелме? Алан үзенең иске дустын шулай җырлап каршылыймы әллә? Кинәт... Литавралар чыны, барабан гөрелтесе. Ах. бу — каядыр магнитофонмы, транзистормы уйнаталар икән ич. Яшьләр урманга ялга килгән, ахры. Ул арада берьюлы берничә мотоцикл тырылдавы аланны яңгырата Елга ягыннан, колак тондыргыч пытырдап, моторлы көймә үткәне ишетелә. Юк, болай ук булыр дип уйламаган идем. Бары тик күрешеп кайтырга дип кенә килгән идем мин сезгә, бала чагым аланнары! Баксаң, никадәр истәлек-хикәяләр дә алып кайтам мин сездән, җиләкле аланнар! Тынгысыз аланнар...

 

БЕРЕНЧЕ АЛАН

Чормадагы китаплар һәм... Ул бабай нигә җылый? Яна квартирыбыз миңа бик ошады. Аннан элек тә ничәмә тапкыр квартирдан квартирга күчкән идек инде без. Әмма алары авыл эчендә генә иде һәм берсеннән икенчесе әллә ни аерылмый иде. Аерма тик шунда гына була иде: бер абзый безгә квартир итеп галанка мичле ак өен бирсә, икенчесе бик зур ипи мичле кара өенә кергә. Шаргискәртүләр исә шул ук: безгә, бала-чагага, артык шаулап уйнамаска, каралтыкура түбәсенә, печәнлеккә үрмәләмәскә (егылсак, бәласеннән башаяк — бер; тавыклар, күкәй салганда, бала-чага чыр-чуын яратмый — ике), аннары абзар артындагы шалкан, суган түтәлләре дә ни... тапталмасын. Бу юлы исә авылдан ук күчеп киттек. Әтине Кышкар авылында яңа ачылган мәктәпкә укытучы итеп билгеләделәр. Яна мәктәп Кышкарның мәшһүр таш мәчетенә урнашкан иде. Безгә киартир итеп шуннан ерак түгел мәзин йортын бирделәр. Мәзин үзе дә, абыстай да инде күптән гүр ияләре, бала-чагаларын да язмыш кайсын кая тарагып бетергән. Шушы зуп-зур өйгә, тез тиңентен алма үләне үскән шушы ишек алдына, печәнлекләре-түбәләре белән бар каралтыкурага, өй түрендәге корган алмагачлы, эт миләше куаклары баскан ш)шы серле бакчага без тулысыңча үзебез хуҗа булып кереп утырдык. - . Өй мине, иң беренче, үзенең төс-буяулары белән таң калдырды. Юк, кеше кулы белән буялган өй түгел иде ул, аны табигать ш\лай бизәкләгән иде. Түбәсе ямь-яшел, куе көрән һәм кызгылт-соры мүк белән капланган иде, кояш карамаган чакта ниргә бүрәнәләре дә шундый ук төсләрдәге йомшак бәрхет белән тышлангандай иде. Тәрәзә пыялаларында исә нинди генә төсләр юк! Сезнең сабын суыннан куык өреп уйнаганыгыз бардыр инде. Ике бармак озынлыгында салам кисеп аласың да, шуның бер башын чачакландырып, сабын суына манасың һәм саламның икенче очыннан сак кына өрәсең. Салам эченнән йодрык кадәр, кайвакыт аннан да зуррак куык килеп чыга. Алсу, кызгылт, яшел, шәмәхә, зәңгәрсу төсләр шундый да иркә-нечкә бизәкләр булып чагыла бу куыкта. Безнең тәрәзә пыялалары да әнә шул сабын куыгындагы төсләргә кергән иде. Аннары, ишекләр бик күп иде бу өйдә. Тышкы якка да өч тарафка өч ишек чыга, өйалды да әллә ничәгә бүленеп, һәрберсендә ишек. Дөрес, ул ишекләрнең күбесенә аркылы такта кадакланган иде. Ләкин әнә шулай такта кадакланып, керергә ярамавы белән, эчендә ниндидер серле нәрсәләр булуы ихтималы белән безнең күңелләрне биләп алды инде бу ишекләр. һәм без, әти-әни өйдә юк чакта, бу ишекләрне берәм-берәм ачып керә башладык. (Без дим, ягъни Чарльз энем белән мин. Ә Роза апа, әти-әни югында өйгә тулы хужа булып калучы олы кыз, безнен бу «ярамаган эшкә» катнашмый, ишек ачылып беткәч кенә, безне тирги- тирги, бүлмә эчен актарышырга керә иде.) Әй, ниләр генә юк иде бу бүлмәләрдә! Менә хәзер уйлап карыйм да, безнен билетсыз гына кергән беренче музеебыз булган икән бу бүлмәләр. Музей дигәч, андагы бик мул тузан һәм пәрәвез белән капланган ♦ тимер-томыр, күн-каеш, чүлмәк-чынаяк ватык-сыныкларын хәзер инде а. күнелдән бераз тәртипкә дә салып карыйм. Менә бер башына чыра кыстырыр өчен җәпле тимере булган көйгән ; таяк. Калайдан ясалган май тәлинкәләре. Эреле-ваклы шәмдәлләр Менә асылмалы, утыртмалы калай, пыяла лампалар... Өйне яктырту та- м рихы бу. Менә тимер чукмарлар, кистәннәр. Озын гына чылбырга асылганы 2 да бар чукмарның, тешле-тешлесе дә, йодрык зурлыгы да, безнең баш = кадәресе дә. Шунда ук төрле-төрле, күгәргән мылтык көпшәләре... х Монысы ау-сунарга йөрү тарихы. ♦ Менә муртайган күн-каеш кисәкләрендә эреле-ваклы тәңкәләр, шөл- ж дерләр, чуклар, кыңгыраулар... Болары бабаларыбызның ат-аргамакны = ничек бизәп җигү осталыгы үрнәкләре. Тагын чәчәкле-гөлле, укалы путаллы чынаяк, савыт-саба китекләре * дә бик күп иде анда. Болары инде безнен күзне яндырудан бигрәк. - апама безне ти pi әргә кирәклеген оныттырырга ярдәм нгте шикелле. $ и © ...Ниһаять, сонгы ишекне дә ачып кердек. Бу ишек иң караңгы бер _ почмакта булганлыктан, анда таба атлауга идәннәр аеруча шөбһәле. s аеруча усалланып шыгырдый башлаганлыктан, шулай ин сонга калды < да бугай. Ләкин әлеге кистәннәр, чукмарлар белән коралланып алгач, * без бу ишекне дә батырларча җиңдек. * Ишекне ачып җибәрүгә, безнең алда бусагадан ук башланган текә баскыч пәйда булды. Өстә, колакларны тондырып, чәүкәләр чыяклый башлады. Борынга ачы тузан бөркелде Төчкерә-төчкерә, бер-беребезне алгарак этә-этә, кыйшык-мыйшык басмалар буйлап өскә үрмәли башладык. Чорма тишегеннән башыбызны тыгуга, без чәүкәләр өермәсе эчендә калдык. Әйе. чын мәгънәсендә өермә иде бу Канатлары канатка тиеп, бихисап чәүкәләр очына, бурандай йон-каурый бөтерелә, тыннарны кы сардай тузан күтәрелгән иде Менә бераздан бу өерм.» тынды. Әле генә бөтен чорманы тутырып очынган миллион чәүкәнең берсе дә калмады. Безнен башларга, иңбашларына аксылкүк йомшак йоннар кунды. Ик беренче, чорманың урта бер җирендә чүмәләдәй өелгән калын- калын китапларга күзебез төште. Әтинең китапларындагы рәсемнәрне без инде күптән карап бетергәнлектән, өстәвенә, мин инде хәреф тә таный башлаганлыктан, билгеле, тизрәк шунда ыргылдык. Ләкин бу китаплар безне шатландырмады Беренчедән, никадәр генә актарынсак та, кайбер бит башларындагы бизәкләрне искә алмаганда, бер генә дә рәсемле китап таба алмадык. Икенчедән, мин таный торган яңалиф хәрефләре белән түгел, ә нскечә — гарәп хәрефләре белән язылган иде бу китаплар. Ә искечә икән, димәк, дин китаплары, буржуй китаплары. Тузан эчендә тнк аунап ята бирегез шунда... Хаҗәтегез бер тиен. Бу уңышсызлыгыбызны бик тиз оныттырырдай кызыгы да бик тиз табылды. Кәрниз уентыгында, купкан сынган һәр такта ышыгында чәү кә оялары бик күп иле монда. Б\ш оялар гына түгел. һәр ояда диярлек зур сары авызлы, күгелҗем сары тәнле нкешор-өчәр бала ята. без ояга үрелүгә, алар авызларын зур итеп ачалар, кара сәйләндәй күзләре усал ялтырый, тәннәрендә сирәк чәчтәй йоннар тырпая иде. Карл инде, моңарчы әле без бер кош оясы күрер өчен дә тез-терсәкләрне сыдыра- сыдыра биек тупыл башларына менеп йөрсәк, биредә кыйшык баскычтан күтәрелүгә — чәүкәләр шәһәрчеге. Юк, шәһәрчек кенә дә түгел, чәүкәләрнең башкаласы ук булмагае әле бу! Шушы көннән башлап, чор.ма безнең, даими горурлыгыбызга, .мактанычыбызга әверелде. Малайларның иң дус күргәннәрен генә чәүкәләр башкаласына алып менәбез, ә аеруча җан дусларга берәр чәүкә баласы да бүләк итә идек. Әлеге китаплар да бик ярап куйды. Калын иде, шома иде ул китапларның битләре — без алардан очырткыч ясый башладык. Көткәнгә караганда да шәбрәк очырткыч чыкты алардан. Ничәмә көннәр буе авыл өстендә без җибәргән очырткычтан да биегрәге булмады. Шулай авыл өстендәге биеклекне үз кулыбызда тотуның ләззәтен җитәрлек татыгач — чаманы да белергә кирәк бит — малайларга да берәм-берәм бу шома-калын китап битләрен бик юмарт бүләк итә башладык. Бик күңелле иде болар — авыл өстендәге зәңгәр биеклеккә хуҗа булу да, малайларга шома кәгазьләр өләшү дә. Ләкин... соңрак үкенергә дә туры килде. Безнең каршыда гына тагын бер гаҗәп өй бар иде. Бик зур ©й бу. ике катлы, хәтта өч катлы дияргә була — түбәсендә бик матур челтәр тәрәзәле кечкенә генә тагын бер өй, ягъни чарлагы да бар иде. Өйнең аскы кат тәрәзәләренә бик ныгытып такталар кадакланган, ишекләрендә ат башы кадәр йозаклар — колхозның склад-амбарлары иде бу бүлмәләрдә. Икенче катта авыл Советы, колхоз идарәсе, китапханә. Болардан кала тагын буп-буш бүлмәләр дә бар — аларда стена буйларына чүгәләп утырып, абзыйлар тәмәке көйрәтәләр иде. Бик ярата идек без бу өйгә кереп йөрергә. Бусагадан атлауга, өске катка менә торган бормалы баскыч култыксасының шарлы-сырлы араталарына күз төшә. (Их. Түбән очның Җылы ипи Җаббар кебек, шуның бер шарын сындырып алсаң икән.) Аннары, бу өйнең тәрәзәләреннән карау бик кызык. Тәрәзәләрнең аскы өлгеләре гади пыяладан түгел, ә кызыл, зәңгәр, сары, яшел төсләрдәге пыялалардан иде. Юк, безнең мәзин өендәге кебек, табигать үзе бизәгән пыяла гына түгел инде болар, матурлык өчен шулай махсус куелган пыялалар иде. Бер өлгедән карыйсың, сиңа бөтен дөнья алсу булып күренә, икенчесеннән карасаң, дөнья серле зәңгәрлеккә чума, өченчесе сиңа алтынсу-сары дөнья ача. Дөньяны шулай матур-матур төсләргә манчып карап туйгач, тәмәке көйрәтүче абзыйлар янына керәбез. Абзыйларның сөйләшүләрен тыңлавы да кызык, аннары, түрдәге мичтән һич күзне алып булмый. Бик матур мич ул. Ялтырап торган шакмак-шакмак чынаяк белән тышланган, һәр шакмакка аллыгөлле бизәкләр төшерелгән, һәр шакмак өчен шулкадәр күп төрле бизәкләрне ничек табып-уйлап бетергәннәрдер! Абзыйлар янында чуала торгач, берәрсенә ияреп, авыл Советы бүлмәсенә дә кереп китәбез. Монда инде безнең игътибарны иң нык җәлеп иткәне —авыл Советы председателе Фазыл абый һәм ул утырган урындык. Менә, ичмасам, утыра Фазыл абый урындыкның кәттәсендә! Ул урындыкның аркасы утыручының башыннан да биегрәк, ян-ягында таянычлары да бар. Урындыкның ул биек аркасына сырлап-уеп матуо- матур чәчәкләр, бизәкләр ясалган. Ул таянгычлары, аяклары да бормалы, сырмалы, бизәкле. Фазыл абый әнә шул гаҗәеп урындыгына утырып ала да, олы гәүдәсен таянгычның әле берсенә, әле икенчесенә сала төшеп, ара-тирә Чапаевныкына охшаган сары мыегын сылыргалап куеп, кешеләр белән сөйләшә. Кайберләрен нәрсәгәдер үгетли, кайберәүләрне орышып та ала Орышу дигәне бик кыска аның. Тәрәзә пыялаларын зынлатырдай гайрәтле-калың таныш белән шундый да усал итеп бер кычкырып * җибәрдеме, бүлмәдә шунда ук сискәнүле тынлык урнаша, теге абзый ь да председатель әйткәнгә шунда ук күнә иде шикелле. Гомумән, авылда Фазыл абыйдан бар кеше дә бераз шүрли иде ; 6yiafi Аның ул гайрәгле калын тавышы да шом салгандыр инде. аннары кушаматы да бик хәтәр иде аның —Бүре Фазыл. Эмма болардан да м дәһшәтлерәк тагы бер сәбәп бар иде әле. Авылда бетен кеше белә — § Фазыл абыйның наганы бар һәм ул аны гел кесәсендә генә йөртә икән. о Бу наганны Фазыл абыйга гражданнар сугышында зкларга каршы бик - батыр сугышканы өчен Азии батыр үзе бүләк итеп биргән һәм ул бүләккә берәүнең дә кагылырга хакы юк икән. Биредә көн саен диярлек безнең калкынып торуыбызның да төп сәбәбе әнә шунда иде инде. Бер заман, ачуы бик кабарып, Фазыл абый наганын да чыгармасмы дип көтәбез Аннары кәефе килеп, акларга каршы ничек-ничек сугышып йөргәннәрен дә сөйләм )с микән дип өмет итәбез. Ләкин без Фазыл абыйның ул дәһшәтле наганын кесәсеннән чыгарганын бер тапкыр да күрә алмадык Истәлекләргә бирелергә дә вакыты юк иде аның. Гел кемнәр беләндер сөйләшә, кемнәрнедер үгетли, кемнәрнедер орыша Фазыл абый. Яисә кесәсеннән түгәрәк печать чыгарып, ана бик озаклап өрәөрә дә кәгазьләргә шалт-шолт печать суга. Ул арада бик ашыгып каядыр чыгып та китә . Авылда Фазыл абыйдан иң нык шүрләгән кеше, ихтимал, Кәрим бабай иде бугай. Ап-ак сакаллы, җәен кышын башына кырпулы бүрек, аягына чуар киез итек киеп йөрүче бу бабай шушы ук йортның бакчасындагы кечкенә генә өйдә яши иде ӨЙДӘ аның дөм-сукыр карчыгы да бар, диләр. Әмма ул әбинең ишек алдына чыкканын безнең бер вакытта да күргәнебез булмады. Кәрим бабай исә. киресенчә, кечкенә өенә бары тик йокларга гына керә иде бугай Кәкре башлы юан гына тая1ына таянып ала да, чуар киез итек кигән аякларын җирдән сөйри сөйри генә атлан, гел бакчада, ишек алдында йөри яки рәшәткә буендагы эскәмиядә күзләрен аска текәгән килеш тик угыра, Үткән сүткән кешеләр аңа сәлам биреп узалар, ә Кәрим бабай әллрга күтәрелеп тә карамыйча, авыз эченнән нәрсәдер мьпырданып кала ид< Ә менә ишек алдында Фазыл абын күренсә. Кәрим бабай тәмам үзгәрә Шунда ук урыныннан сикереп тора, бәген йөзен җыерчыклар белән тутырып елмая һәм бөтенләй көр тавыш белән еракган ук дәшә. — Исәнме-саумы, Фазыл энем’ Иминлек тынычлыкмы? ди. Әмма Фазыл абый бабайны бөтенләй дә күрмичә үтә дә китә иде. Хәтеремдә, Кышкарга безнең яңа гына күчеп килгән көннәрдә,— шушы өй тирәсендә уйнап йөри идек, ул бабай безне үзе янына чакырып алды. — Сөбханалла! Кем балалары әле сез?.. Ә-ә-ә, мөгаллим малайлары. Сөбханалла, сөбханалла Исемнәре!сз ничек инде сезнең? Безнең исемнәргә аның тиз генә теле күнми торды Без бик тыры шып ана исемнәребезне өйрәтеп бетергәч, гнрән генә көрсенеп куйды. — II дөнья!.. Исемнәр үк хәзер.. — Тагын нидер мыгырданды, аны сын ишетеп булмады. Шуннан соң, очраган саен безне туктата торган булды бабай. Туктата да, күз кырые җыерчыкларына хәйләкәр генә очкыннар яшерен, сорый; РАФАИЛ ТОХФОТУЛЛНН — Кайсыгыз Рапаел, кайсыгыз Чарлис әле сезнең? Ә-ә, шулай бит әле... Собханалла-машалла. Аннары бик җитдиләнеп, озак кына кесәләрен актара башлый, аннан ап-ак кәгазьгә төрелгән дикәр кисәге яки берәр конфет килеп чыга. — Мәгез әле. Акыллы балалар күренәсез, тәүфыйклы булып үсегез. II дөнья... Күпмедер вакытлар үткәч, олылар сөйләшүеннән без бик сәер һәм бераз куркынычрак та бер нәрсә белеп алдык. Бу бабай элекке заманда бик бай сәүдәгәр булган, бу матур чарлаклы, борма баскычлы, төсле- төсле тәрәзәле бик зур йорт бөтенләе белән — бизәкле мичләре, хәтта әлеге гаҗәеп урындыгынне белән аның бер үзенеке булган, хәзер яшәп яткан өйләре исә ул вакытта үзләренең мунчалары гына булган икән. Фазыл абый ул вакыгта — ышануы да кыен — бабайның хезмәтчесе булган. Тагын да сәеррәге шул әле: моннан берничә ел элек кулакларны сөргән вакытта, Фазыл абый Кәрим бабайны бик карт инде ул дип. карчыгы да сукыр дип, яклап алып калган. Шушы хакыйкатьне белеп алгач, без дә бабайның үз янына чакыруларын ишетми башладык. Каршы очраса да, бу гере буржуйны бөтенләй күрмичә, Фазыл абый кебек башны бик горур, югары тотып кына үтеп китә идек. Эчкә шик тә төште. Ул буржуй мыштым гына гел йөренә дә йөренә, ниндидер явыз ниятләр корып йөрми микән? һәм без, мәрхүм мәзиннең әлеге күгәргән кистәннәре белән коралланып алып, үзенә сиздерми генә, бабайны күзәткәләп йөри торган булдык. Кистәннәрне эшкә кушарлык шикле-хәтәр эш фаш итә алмадык алуын, әмма бабайның бер сәер гадәтен сизеп алдык. Агачлар арасына гына яшеренеп, озак-озак таш мәчет манарасына карап тора иде бабай, үзе иреннәрен генә кыймылдатып ниләрдер пышылдый иде. Җылы ипи Җаббар, үзенең атаклы шарын да алып, безнең очка төшкән иде ул көнне. Авылда ул шарга сукмаган бер генә малайның да кәшәкәсе калмаганлыктан, хәзер инде аның кайдан чәлдерелгәнлеген танырлык та түгел, шунлыктан без. һич шикләнмичә, авыл Советы тәрәзәсе турында ук шар сугыш уенын башлап җибәрдек. Уен кызып кына барганда, капка төбенә бер җигүле ат килеп туктады. Башын аска гына игән җирән туры ат, тимер ходлы арба, арба башында, дилбегә тотып, киндер алъяпкычлы абзый утыра — болары әнә шул яшел чирәм кебек үк бик гадәти иде. Әмма арбада бик ыспай кара эшләпә кигән, ап-ак күлмәгенең якасын кара пиджагы өстенә кайтарып салган тагын бер абый утыра — монысы инде бик үк гадәти түгел, мондый ыспай эшләпәне, мондый ап-ак яканы безнең әле моңарчы авылда гына түгел, районнан килгән кешеләрдә дә күргәнебез юк иде. һәм без, эшләпәле абый арбадан төшеп, шулай ук бик гадәти булмаган бик зур, бик калын сары портфелен күтәреп чарлаклы өйгә таба юнәлүгә, тизрәк аның артыннан иярдек. Ишек төбендә Фазыл абыйның ачулы карашы безне тукталып калырга мәҗбүр итсә дә, кызыксынуыбызны, әлбәгтә, аз гына булса да баса алмады. Барыбер олылар кергән-чыккан арада без дә берәм-берәм бүлмәгә үтеп кердек. Бик хәтеремдә. Фазыл абый районнан булсын, бүтән берәр җирдән булсын — кем генә килсә дә, алай каушап калучылардан түгел, йөзендәге шул ук җитди тынычлык белән әлеге гаҗәеп урындыгында гел шулай какшамас-нык утыруын белә иде. Ә бу юлы.. Ыспай эшләпәле бу абый каршында... Нәрсә булган Фазыл абыйга? Ул, аякларын аера төшеп, идән уртасында басып тора, чыраенда, бөтен кыяфәтендә... Була бит шундый малайлар: ачуы чыкса, шунда ук әтәчләнеп сугышырга тора, әмма шул ук вакытта нәрсәдәндер шүрлн дә үзе... Әнә шундыйрак кыяфәттә иде Фазыл абый. — Син нәрсә, иптәш...— ди ул, зур учына икенче кул аркасы белән шалт итеп сугып куя.— Без монда капитализмның барлык калдыкла- ♦ рына каршы, значит и дин сөременә каршы, революцион көрәш алып ь барабыз, ә син... Иске китапларга акча түләргә дә әзер. Нәрсә бу? i Безнең эшкә аяк чалумы? = — Аңлагыз әле шуны, председатель иптәш,— ди эшләпәле абый. 5 аның тавышы бик аптыраулы, хәтта ялварулы яңгырый,— Барлык иске < китаплар да дини китаплар гына түгел бит Алар арасында милли | культурабызның җәүһәрләре дә бар. — һе, җәүһәрләр! Кайда-кайда, безнең авылда андый җәүһәр- = ләрне таба алмассыз. Безнең авылда иң дини, значит н нн кадим, мәд- » рәсә булган. Иң контр мулла, значит н дәмелля дип йөрткән мулла, > безнең авылда булган. Ә син... җәүһәрләр, имеш!.. _ — Шулай да... 3 — Юк инде. Без барлык иске китапларны да. дингә каршы, значит “ и капитализмга каршы, важный чара буларак, җыеп яндырдык. — Яндырдыгыз’! н — Яндырдык. Өй борынча җыеп алдык та яндырдык. Значит и ка- * питализм калдыклары белән без алай чикаться итеп маташмыйбыз, * Так што, иптәш... Зрә килгәнсез безнең авылга мондый эш белән. » һәм ул нык-нык басып, үзенең матур урындыгына килеп утырды. *“ Эшләпәле абый папирос алып кабызды Соңгы папиросы иде бутан. S кабын йомарлап, күзләре белән аны ташларга урын эзләде, бүлмәдә < чүп савытымазар тапмагач, йомарланган капны кесәсенә кире тыгып э куйды. Папиросын икенче бер суыруга, буыла-буыла йөткерә башлады. J -• Яндыр. Кхм-кхм.. Яндырдыгыз алайса? Фазыл абый дәшмәде Бик җитди кыяфәттә, өстәлдәге кәгазьләрне актара иде. Эшләпәле абый йөткереп бетергәч, бүлмәдә тып-тын булып калды. Менә шушы тынлыктан файдаланып, мнн тел очыма бая ук килгән сүзләрне әйтеп салдым — Фазыл абый! Бездә бар андый китаплар. Иске китаплар.. Чорма тулы. Фазыл абыйның усал күзләре башымнан аягыма кадәр капшап алды. — Кем малае әле син? — Газиз малае ич. — Кайсы Газиз? — Укытучы. — Ә-ә-ә.. Этнең китапларымыни’ — Ю... ук!.. Без килгәндә үк бар иде Чорма тулы Шунда Фазыл абый эшләпәле кешегә таба борылды да, мине бик гаҗәпкә калдырып, кинәт бик якты елмайды. — Дөрескә чыкмагае малайның сүзе. Гомәр мәзин өендә булуы ихтимал андый китапларның. Бәхеткә каршы, ул иске өй хәтердән дә чыккан безнең. Бнк ихтимал... .. һәм менә эшләпәле абый безнең чормада, китаплар чүмәләсе янында басып гора. Матур эшләпәсе кырыеннан пәрәвезләр асылынган, ап ак якасына күксел чәүкә йоннары кунган Кулында аның бая ап-ак яулык иде, хәзер инде ул яулыгы соры төскә керде —абый өемнән бер китап яла да яулыгы белән тузанын сыпыра, тиз-тиз актарып карый, яны сак кына читкә алып куя, тагын икенче китапка үрелә ,. Ул арада кесәсеннән әлеге буш папирос кабын чыгара, кире тыга. Шул йомарланган буш папирос кабын ничәнчемедер тапкыр кесәсеннән чыгарып карагач, абый мине күреп алды. — Энем, сезнең монда кибет еракмы? _ — Ерак түгел, абый. Монда гына. — Алайса, син миңа папирос алып кайтып бирче. «Звезда» дигәне булса, шәп булыр иде,— дип, миңа кәгазь акча сузды. Мин, әлбәттә, очтым гына. Үзем эчемнән кабатлыйм: «Звезда», «Звезда»... Булды, нәкъ «Звезда» дигәне булды. Эшләпәле абый пачканы алып, шунда ук берне кабызып җибәрде, ләкин учым тулы сдача акчаларын алмады. — Сезнең кибеттә конфет бармы? —диде ул папиросын суыра- суыра, кулындагы китабын актара-актара. — Бар да„. Аңа карточка кирәк шул. — Ә карточкасыз гына алып була торган берәр тәмле әйбер бармы? — Патока дигән бар. Төсе нәкъ бал кебек үзенең, ә тәме... бер дә бал кебек түгел. ' — Алайса, нәрсә аласың соң инде бу акчаңа? — һи... Минем акча түгел бит ул. абый. мә. — Минеке кәгазь акча иде. ә бу бакыркөмешләр синеке инде хәзер. — Бик күп бит бу, абый. — Күп булса, синең дус малайларын да күптер әле. Барыгыз, бергәләп уйлашыгыз нәрсә алырга икәнен. Шулай итеп, бер уч акчага ия булдым мин ул көнне. Әлбәттә, ул акчага нәрсәләр алырга дип киңәш бирүчесе дә, тизрәк тотып бетерергә ярдәм итүчесе дә табылды аның. Ләкин нәрсәләр алдык икән без ул акчага? Тәгаене һич истә калмаган. Шул гына .хәтердә: кесәмә тыгылсам, кулымны кармак тырный, кепкамны кисәм, башыма кармак кадала... бик күп көннәргә кадәр шулай җәфа чигәргә туры килде. Хәер, монысы — әнә шулай кадаганга-тырнаганга күрә генә истә калган, ә ул көнне . Канатлы идем, юмарт идем, көләч идем мин ул көнне. Бик ерактан ниндидер олы эш белән килгән сәер абыйга минем ярдәмем тиде, Фазыл абый да мина якты итеп бер елмайды,— әнә шулар канатландырды мине ул көнне, шулар күңелемне куаныч белән тутырды. Ләкин... .. Җәйге озын көнне ахыргача озатып бетереп, кичке салкында чебиле аяклар шактый сизелерлек әрни башлагач кына, өйгә кайтып кердем. Ишекне ачуга, кыздырган май исе борынны кытыклап алды. Әни ниндидер тәмле әйбер пешереп йөри, ә түр якта әти белән әлеге абый, сөйләшә-сөйләшә, чәй эчеп утыралар иде. — Мәзинен мәзин, ә менә, сөйләүләренә караганда, бик йөрәкле кеше булган ул карт,— ди әти.— Бик оста сунарчы булган диләр аны. Теге, куян-төлке куучы гына түгел, бүре ауларга бик азарт булган. Аннары, ике мәртәбә хаҗга барып кайткан. Берсендә — дәмелля акчасына. икенчесендә — Кәрим бай акчасына барып, тегеләрне һаҗи иткән. — Так, так, так... Алайса, аңлашыла. — Нәрсә? — Китапханәсендә аның гарәп китаплары да күп кенә. Шуннан кайткан китаплар инде, алайса. — Шулайдыр. Картлар ул турыда да сөйлиләр. Бик галим иде, белмәгәне юк иде диләр. — Да-а... Тик менә шунысы кызганыч. Бик тә кыйммәтле китаплар бар, ләкин күп кенә битләре юк. Ертылган, таралган... Бяптыма. әйтерсен, күсәк белән китереп суктылар Без бят. без гаепле ул битләрнең юклыгына Очырткыч ясадык, малайларга өләштек... Салынды, сынлы минем көндезге канатларым. Төне буе эреле-ваклы бихисап күп үрмәкүчләр белән сугышып саташып чыктым. * Иртәгесен, көтү чыккан вакытлар пле бугай, быдыр-быдыр сөйләш- = кән тавышка уянып киттем Почмак якта кем белән сөйләшә ул әни5 < — Син, Баһар сеңелем, боларны мин китергәнне ул кешегә әйтә < күрмә тагын,—ди ирләр тавышы. ы — Нигә? Рәхмәт кенә рйтер ул үзенә — Аллам сакласын!.. Теге вакытта ник камсамуллардан яшереп ? калдырдык дип бәйләнә башласалар Юк, юк, бәласеннән башаяк. 2 зинһар, әйтә күрмә! Аллам сакласын'. — Сон... Кем китерде дип сорар бит ул. * — Без болай итик. Баһар сеңелем Боларны чормага менгезеп х ташлыйк та, шуннан теге үзе эзләп табар. Инде бер дә күзенә чалын * мый икән, таптым дигән булып, үзең алып төшеп бирерсең ч Шыпырт кына торып, бүлмә тактасы ярыгыннан карамыйча түзә * алмадым Керүче — Кәрим бабай икән Калтыраган куллары белән » урындыктагы төенчекне чишеп маташа Шакмаклы ашъяулыкны ачып е җибәрсә, аннан . калынкалын китаплар килеп чыкты * — Менә, Баһар сеңел, үзе уянганчы тизрәк алып менеп куй. Мин »- чыгыйм әле, кеше кара күрсә, әллә ни уйлар. И заманалар ч һәм безнең шыгырдык ишекне аз гына да шыгырдатмыйча ачып, х чыгып та китә. е Мин башта ни уйларга белмичә аптырап калдым. Аннары, үзем дә < сизмәстән, елмаеп җибәрдем. ~ Әгәр Кәрим бабай китергән ул китаплар без ерткан китаплар булса?! Бик тә шәп була бит әле бу'.. ИКЕНЧЕ АЛАН Актырнак ничек Караборынга әверелде Кап-кара тәпиләренең тырнаклары һәм тырнак төбе йоннары чыннан да апак иде аның. Гәүдәсе дә кара, ә койрык очы белән башы- муены тагын ак. Хәер, башы бөтенләй үк ак түгел, колак яфракларына һәм очлы танавына тагын тәңкәтәңкә кара чәчрәп киткән Тип бер генә хуҗасы юк иде ул Актырнакнын. Ул безнен. Югары оч малайларының, барыбышыкы ла иле. Шулай да . Бүген нигәдер Җылы ипи Җаббарны аеруча үз итә ул. Сиксрә-сикер.» гел аның битен ялый, ул ыргыткан таякны уктай агылып алып килеп бир,» Иртәгесен чыксаң, Актырнагыбыт Җәүдәтнеке булган. Беиә. ш\л исэптәи Җаббарга да: «Нихәл, малай!» дигәндәй койрыгын болгый-болгый шул Аер караш ташлый да авызы колакларына җиткән Җәүдәт янында бөтерелеп мс-бөтереләг «Этнең хуҗасы — кем ашатса шул», дип тә әйгә алмыйсын аңа. Кесәләребез яңа дигән сыйлан берсбезн. лс лә буш булмый. Әмма Актыр- магыбыз бүген кемнедер дус күреп өлгергән икән, аны инде иң тәмле сөяккалҗа белән дә үзенә карата алмыйсың. Сине кайчан дус ктәсен ипчектер үзе белә иде ул Мине дә шулай бик белеп дус итте Актырнак. Нәкъ шул көннәрне анын исеме дә минем өчен Актырнак түгел, Караборын булып әверелде... Актырнак... Караборын. Ничек кенә сөйләп бирергә соң моны0 .. Тукта, укучым бит әле күршеләребез Касыйм абзый белән дә, Гөлсем апа белән дә таныш түгелләр. Сүзне алардан башларга кирәк булгандыр миңа. Гел керәсе килеп кенә тора иде ул өйгә, һәрвакыт җылы, һәрвакыт якты була иде аларның өе. Бу җылылык, бу яктылык, барыннан да бигрәк, Гөлсем апаның көләч йөзеннән, Касыйм абзыйның түгәрәк чал сакалыннан бөркелә иде бугай. — И, минем дәү улларым кергән икән,— ди Гөлсем апа, бөтен түгәрәк йөзе, колак очларындагы зур гына алкалары, зәңгәр чемчекле ап-ак яулыгы-ние белән яктырып елмая. — Бусагага тоз сибәсе калган икән дип кайгырып тора идем әле. Ансыз да керә белгәч, бик әйбәт инде ул,— ди Касыйм абзый. Ул бервакытта да елмаймый-көлми, йөзе хәтта бераз ачулырак та, шунлыктан аның шаяртамы, әллә чынлап сөйлиме икәнен тиз генә белә дә алмыйсың. Иртә яздан кара көзгә кадәр гел шау чәчәктә утыра, яшел суганнан алып, редискасы, кыяры, помидоры авылда иң алдан өлгерә торган бакчалары бар иде аларның. Безне, кергән саен, әнә шул бакча сыйлары каршылый. Кыяр кетердәтә-кетердәтә, Гөлсем апаның күңелле гөрелдәвең тыңлый-тыңлый, түр стенадагы рәсемгә карап торулары инде дэ рәхәт. Ә ул рәсемгә карамыйча мөмкин түгел. Башына йолдызлы шлем кигән, гимнастерка якаларында әллә ничә кечкенә өчпочмагы булган бу кызыл командир — боларның уллары Исмәгыйл абый. Бик еракта, ил чигендә үк сакта тора ул. Газеталарда бик еш нәкъ менә Исмәгыйл абый кебекләр турында язалар булыр, җырларда да алар турында җырлыйлардыр. Ничек карамыйсың ул рәсемгә! Ләкин никадәр җылы-якты, ничаклы юмарт-сыйлы булмасын, күршегә ешрак керер өчен сәбәбе дә кирәк бит. Безнең иң ышанычлы йомышыбыз — Касыйм абзыйдан чәчләребезне алдыру. — һмм... Пәкене кайрап өлгермәдем бит әле, каһәр,— ди Касыйм абзый бер керүдә безнең чәч әле шытып кына чыккан башларыбыздан сыйпыйсыйпый. Икенче бер керүдә пәкене бик кайрамакчы да... Әллә песи ашаган инде, кайракны һич таба алмый. Ниһаять, мин муенга агып төшкән салкын күбектән куырыла-куыры- ла. артсыз урындыкта утырам. «Песи ашый башлап ташлаган» кайрак пәкене бик үк үткерләп бетерә алмаган, ахры, һәр учма чәч белән тешләрне кысып, күзләрне чытырдатып йомып кына саубуллашырга туры килә. — Анасы, бу балалар безне тәмам баетып бетерәләр бит,— ди Касыйм абзый, минем уттай кызган башны шытырдата-шЫтырдата.— Алар үстереп биргән чәч белән безнең инде теге капчык шыплап тула, шуны тирече Һадига тапшырсак, акчасына нәрсәләр генә алып бетерербез икән? — Ыланнарга әҗерен ничек түләп бетерербез диген син, атасы,— ди Гөлсем апа, почмак як ишегеннән аның түгәрәк алкалы түгәрәк йөзе балкып күренеп китә. Ә дымлы керфек араларыннан менә-менә яшь сытылып чыкмакчы... Ләкин яшь сыгарга һич ярамый, стенадан, әнә, сиңа кызыл командир карап тора, өстәвенә, почмак якта нәрсәдер бик тәмле чыжлый... . Аларның әлеге гел чәчәкле, гел җимешле бакчалары артыннан ук кечкенә инеш ага. Инешнең теге ягында колхоз яшелчә бакчасы башланып китә. Анысына да Касыйм абзый хуҗа. Яшь балалы апалардан, карчык-корылардан торган бригадасы белән Касыйм абзый колхоз' бакчасында да кыяр помидорны тирә-юньдә иң алдан өлгертә. Әйтергә кирәк, Касыйм абзый бакчачың ин усал, бик нык куллы хуҗасы. һәркемгә, шул исәптән колхоз җитәкчеләренә булсын, район кешеләренә булсын, кыярны үз кулы белән генә өзеп бирә ул. әгәр дә кыяр әле яшь икән, уныш җыяр вакыт җитмәгән икән, никадәр генә авыз суыкны йотма, анысы да эләкми. Аннары тагын менә нәрсә.. Сонрак, башка авылга күчеп килгәч, мин яна дусларымның кыяр, кишер түтәлләренә керергә бик яратуларын күреп, чын гаҗәпкә калган Ь илем. Кышкар малайларында исә андый гадәт юк иде. Моның сәбәбе = булган икән. 5 Бервакыт, яшелчәләргә кичен су сипкән чак иде. Инеш буе чиләк- < ләйкәләр чынлавы, әби-апаларнын гөрләшеп сөйләшүләре, каргалар м карылдашуыннан күнелле генә яңгырап тора. Бакчаның теге башына 2 су озын улаклар буйлап килә, улакка суны инештән зур чыгыр чыгарып һ тора иде. Бүген шул чыгырның кан җиредер ватылган да. Касыйм g абзый шуны төзәтеп маташа иде. Мин Касыйм абзый кулындагы балта- " ның шундый да җитез йөрүенә, юан-юан казыкларны бер чабуда кырт * өзеп чыгаруына сокланып карап торам. я Шунда Касыйм абзый кинәт башын күтәрде дә. инеш буеның бар ~ күңелле гөрелтесен басып, бик ямьсез итеп, куркыныч итеп кычкырып «җибәрде: * — Ах, мур кыргыры!.. Кадалып киткере... Ух!.. -э Күтәрелеп карасам, арырак, койрыгын селгн-селти, кәбестәләр белән * сыйланып йөрүче ала кәҗәне күреп алдым. * Ул арада Касыйм абзый бнк яман сүгенә-сүгенә шул якка йөгерде н Бераз баруга, кулындагы балтасын бар көченә ыргытып җибәрде t- Белмнм. бик төз куллы булды микән ул, әллә туры гына килдеме . = балта кәҗәнең арт санына барып тиде. Бичара мәхлук, иләмсез акырып. җиргә ауды, сырты турындагы ак кәбестәләр шунда ук кып-кызыл < төскә керде. ь Әби-апалар чыр-чу килә-килә йөгерешә башладылар. — һай, харап итте кәҗәне!.. — Тизрәк ирләрдән берәрсен чакырырга кирәк. — һай. Майҗиан кәҗәсе бугай... Нишләр! Ни арададыр халык җыелып өлгерде, ирләр дә күренде. Кайсылары кәҗәне тизрәк чалып калу хәстәренә керештеләр Әмма ин күп кеше Касыйм абзый янында, барысы да аны юаталар, аны тынычландыралар иде — «малкайны харап нткәнсең> дип. ник кенә берсеннән бер авыз сүз чыксын’ Соныннан Маһижпһан апаны ничек ризалатканнардыр, ул кадәре сен белмим, ләкин бу турыда сүз чыкса, олылар әйтә иде — Касыйм бакчасы белән шаярырга ярамый ул. — Бер кабынып китсә... Туган атасын ла жәлләмәс. — Эшенә дә бөтен җанын бирер, ну инде эшенә тисән, синең җаным ны суырырга да күп сорамас. Сөйләп тә алалар... Герман җирендә әсирлектән бнк яман бакча җене кагылып кайта Касыйм абзыйга. Лапас артларындагы әрем баскан җирне ни арада шау чәчәкле, мул җимешле бакчага әверелдерә. Авылда яшелчә үстерү, җиләк-жнмеш бакчалары бөтенләй булмый әле ул вакытта. Шунлыктан, малайшалайдан булсын, егет-жиләнчектән булсын, Касыйм абзый бакчасына күз яндыручылар да табыла. Менә шунда инде күрсәтә ул тегеләргә, җимешнең иң татлысын Ау мылтыгына ядрә урынына тоз тутырып тегеләрнең арт якларына атулар, сыек тал чыбыгы белән, кычыткан көлтәсе белән . Бу — элегрәк шулай булган. Хәзер инде, әйтәм ич, кеше бакчасына күз ату гадәте юк ул Кышкярда. .Монысы шулай. Аның каравы Авылда берәрсе авырып китсә, Касыйм абзыйларга йөгерә. Кышын язын яңа агачтан өзеп кенә алган кебек кып-квгзыл алмасы да табыла яларла, тозлаган кыяр, кәбестә ишеләрне әйтеп тә торасы юк. Туй үткәрәсеме, егетләрен армиягә озатасымы бар икән, ул off Касыйм абзый бакчасында үскән шундый Д* матур чәчәкләр белән тула. Язларын Касыйм абзый яшелчә орлыкларын, үсентеләрне кешеләрне үгетлиүгетли үзе өләшеп йори. Ләкин кешеләр ул орлыкларны лапас артындагы түтәлгә төртеп куялар да тәрбияләп үстерү ягына әллә ни мәшәкатьләнмиләр. Ник дигәндә, никадәр генә тырышма, барыбер Касыйм абзыйдан да шәбрәк үптереп булмаячак, аннары, колхоз бакчасында Касыйм абзый бригадасы үстергән кыяры, помидоры, кишере, кәбестәсе хезмәт көненә болай да бик мул бүленә. Ай, ул яшелчә бүлгән көннәр! Без бала-чагага ин-иң күнелле бәйрәм була торган иде ул. Менә 1гнеш буенда тау-тау кыяр өемнәре Шунда ук агач таганга асылган зур үлчәү. Үлчәү янында зәңгәр халатын киеп алган Касыйм абзый. Түтәл араларындагы бөтен сукмаклар да кешеләр белән тулы. Монарчы әле бу сихри бакчага керү бик сакаулы кешеләргә генә рөхсәт ителгәнлектән, алар башларын селки-селки Касыйм абзый бригадасы үстергән хәзинәпе карап йөриләр. Бала-чага веә әлеге кыяр өемнәре тирәсендә Их, исләре генә дә ни тора бу тауларның! Әллә нинди салкынла рәхәт ис ул —кыяр исе. Бөтен тәннәрне җиңеләйтеп җ*бәрә торган ис. Ә Касыйм абзыйны. Касыйм абзыйны гына күрсәгез икән бт көнне! Ул бүген дөньяда ип ягымлы, ия юмарт, ин көләч кеше. Көләч дигәннән, күзе, иреннәре һаман да кырыс-житди аның, әмма чал сакал-мыегы елмая моның. Әллә ничек, әнә шулай түгәрәк сакал-мыегы белән генә елмая белә иде ул карт. Әнә ул. туктаусыз сөйләнә сөйләнә, кешеләргә кыяр үлчи — Кыяр түгел, оҗмах җимеше бу. беләсегез килсә. Тәннән чирсырхауларны куа, йөрәкләрне яшәртә бу. Ходайның һәр бирмеш көнендә, бисмилланны әйтеп, шулай берәр кыярын, помидорын ашап торсаң... Мин сиңа әйтим, йөз елдап да артык яшәрсең. Ул арада әле уз өлешләрен алырга өлгермәгән бала-чагага берәр кыяр төртә. — .Мәгез. тишек борыннар кетердәтә торыгыз. Көндезен бакчада күбесенчә картлар, бала-чага гына була. Кичкә таба егетләр, кызлар да инеш буена төшә. Җыр. гармонь янгырый башлый. Касыйм абзый инде күптән кайтып киткән, үлчәү янында бер кәрзин тулы кыяр гына калган. Телисен икән,—рәхим ит—Касыйм абзый юри калдырган 6v кәрзипне яшьләргә . Менә шушы кешене Фазыл абыйның нигәдер яратмавын бервакыт аны каты гына итеп тиргәвен дә күргәч, миңа бик тә күңелсез булган иде. Мин инде якепче класс малае, өйдәге әти рөхсәт иткән барлык китаплар да укылып беткәч, хәзер каршыдагы китапханә бусагасын таптый башлаган идем Ләкин китапханәче Сәкинә апаның, белмим, бүтән эшләре дә бик күп булды микән, ул ишекнең ачык чагын очрату шактый кыен була иде. Бервакыт, әнә шул ишекне сагалаштыргалап. әлеге абзыйлар тәмәке көйрәтә торган бүлмәдә утыра илем. Тышта бик ачы җилле буран уйнап торганлыктан, биредә кеше аеруча күп, тәмәке төтене аша аргы почмакны да күреп булмый иде. Бүлмәгә Фазыл абый да килеп керде. Кемнәндер тәмәке төреп кабызды да Касыйм абзый каршына килеп басты. — Ләчтит сатабызмы? — диде ул, коры гына. — Алучы булганда, сатарга иренмибез,— диде Касыйм абзый, каядыр читкә караган килеш. — Ие, анысына иренмисез! Ә менә укырга йөрергә дигәндә.. Юк! Сок инде шунда курска йөреп укырга өйрәнеп чыксагыз, монда ләчтит сатып утырганчы, өегездә берәр китап укып ятыр идегез, понимаешь ♦ Миегез тулы томаналыктан, значит н җыен капитализм калдыкларын- ь нан, тизрәк арыныр идегез. £ Аңа каршы дәшүче булмады. = — Бу ниткән консерватизм бездә, понимаешь' Колхозыбыз «Аван- гардэ дип атала, значит и ин алдан баручы дигән сүз Анысы дөрес. и хуҗалык эшләре буенча алай бигүк артта да сөйрәлмибез Ә менә ч ан белем тарату, наданлыкны бетерү буенча арттан санаганда район- » да икенче урында барабыз, понимаешь. Әйтәсең дә юк. авангард! х Абзыйлар, тамак кыргалый-кыргалый, тын гына утыра бирделәр * — Ә син. Касыйм абзый, ан-белем эшеяә явный аяк чалу юлына ♦ баскансың. Үзен дә йөрмисең курска, понимаешь. Гөлсем апаны да х йөртмисең. х — Мин карчыкны тотмыйм, йөрсен Әмма ләкин мина кирәкми ул 4 яңалиф. х — Ничек инде ул, кирәкми’ Ни дигән сүз бу тагын? — Шулай Җаным тартмый. £ Фазыл абзый, болай да гайрәтле калын тавышын күтәргәннән- * күтәрә барып. Касыйм абзыйны «капитализм калдыгы» дип бик каты ® орыша башлады. Касыйм абзый һаман да читкә караган килеш хәрәкәтсез утыра. х үзен орышканны бөтенләй дә ишетми кебек яле. Аннары ул тирән генә < сулап куйды. ♦ — Белмисең син, Фазыл... Аңламыйсын,—диде. ь — Как-так? Нәрсәне аңламыйм’ Касыйм абзый урыныннан торды Ку мэре усал ялтырап кнтте Пичәмә еллар сугышында, аннары пленда йөреп, болай ла гарык мин ул немецлардан. Гарык' Инде килеп, хәрефләрен дә күрәсем килми Булдыра алмыйм, юк!.. Менә, минем кебек, \л юнкер-мункерлчр яың камчысын алып кара әле'.. Аннары анлар идең. Фазыл абыйның тәмәке тоткан кулы авызына сузылганда ярты юлда тукталып калды — Нигә немец хәрефе булсын ул яңалиф’ Яналиф ул . Яиалнф, ул — яңалиф,— диде инде бөтенләй йомшак тзвыш белән. — Барыбер җаным тартмый . Ә малайга хатны үзебезчә. яскечә язам. — Сөйләш сезнең белән — диде председатель һәм кинәт борылды да ишекне бик каты ябып чыгып китте. Бер көнне, әлеге шул чәч алдыру сылтавы белән яларга кергәч. Касыйм абзый гадәтенчә «пәкене кайрам и н ф л •■ » дип маташмады, караваттагы мендәрләр өеменә кырын яткан килеш -Кәефем юк әле бүген, улым», дип кенә куйды Гөлсем апаның да түгәрәк алкалы түгәрәк йөзе алай балкымый, «Әниең ниппн’» дип. «Әтиең өйдәме’» дип сораштырып алды да почмак якка кереп китте Мин инде чыгып китәргә дип борылган идем, Касыйм абзый туктатты. — Син, улым, укый беләсең бугай хәзер? — Белә әм Әллә кайчаннан инде — Болай. китаптан гына укыйсынмы, әллә кулдан язгаяиы « булдырасынмы? — Булдыра-ам. Гөлсем апа да. бөтенләй үзенчә балкып, бу якка чыкты. — И-и. кара инде, искә дә килми тора икән ич. Укып бирсәнче. улым, Исмәгыйл абыеңның хатын. Нәрсәләр язылды икән ул хатта? Исемдә юк: хатны укып бетерүгә, Касыйм абзый дуылдап тагын караватына барып ятты. — Вәйт, шайтан малай, ә! Монысына кадәр немец хәрефенә күчте хәзер. Бер дә бүтән түгел, Фазыл эше бу. Шул котыртып язган малайга. Шул бүре тыкшына бөтен эшкә. Язам, бүген үк язып салам. Маташмасын анда... Әтисе укырлык итеп язсын хатларын. Вәйт, шайтан малай, ә?.. Язгандырмы ул. юктырмы бу турыда, ләкин Исмәгыйл абый хатлары моннан соң да яңалифчә килде. Хат укырга дип. бу өйгә керергә яңа сәбәп табылуга мин бик шат идем, әлбәттә... Шул ук вакытта, бик кыен да иде миңа. Хат укыган саен Касыйм абзый улын да, Фазыл абыйны да бик каты тирги башлый, ә минем һич кенә дә тиргәтәсем килми иде аларны. кызыл командирны да. председательне дә. Ничәнчедер хатны укып биргәч, мин Гөлсем апага күптәннән уйлап йөргән ниятемне әйтеп салдым; — Әйдәме. Гөлсем апа, укырга өйрәтәм сине. Бернәрсәсе дә юк аның... укырга өйрәнүнең. Ә Касыйм абзыйга мондый ният белдерергә шүрләдем. «Җаным тартмый» дип, бигрәк инде ачынып әйтте бит теге көнне. Гөлсем апаның түгәрәк йөзе алсуланып китте. — И-и, улым, булмас ла ул миннән. Искечәсен дә көчкә генә ермачлаганны... Матур итеп әйтүеңә рәхмәт. — Була. Гөлсем апа. Бернәрсәсе юк. Менә күрерсең... — Юкка гына баш катырып утыру булыр ла ул. Вакыт уздырып кына... — Гөлсем апа дим... Шунда мәсьәлә һич көтелмәгәнчә хәл ителде. — Син моны үз теләгең белән әйтәсеңме, улым, әллә берәрсе куштымы?— диде Касыйм абзый, минем башымнан сыйпап. — Берәү дә кушмады. Үзем. — Сәкинә апаң әйтте мәллә? — Ю-ук. — Мәктәптә куштылармыни? — Юк инде. — Әллә ниме... Фазыл кушмагандыр бит? — Ю-ук!.. Минем белән сөйләшкәне дә юк аның, Фазыл абыйның. Әллә кайчаннан бирле. — Алайса син. анасы, каршы килмә малайның изге ниятенә,— диде Касыйм абзый — Берәү дә тумыштан грамотный булып дөньяга килми. Тырышсаң, ник булмасын! — һай. фәрештәләрнең амин дигән чакларына гына туры килсәче канә,— диде Гөлсем апа.— Тегендә, мәптеккә йөрсәм, кеше арасында көлкегә калмагаем дип бик курка идем аны. Улым үзебезнеке әле, көлмәс, шәт, рәхмәт яугыры. Күнүен дә күнде Гөлсем апа укырга өйрәнергә. Касыйм абзый да бик хуплап тора бу эшне, ләкин... Ай-яй. кыен икән ул укытучы булуы! Кичә генә өйрәндек ләбаса бу «Т» белән «F» хәрефләрен, инде аларны бутамый да башлаган иде. Бүген тагын «Т» ны «F» дип, «F» ны «Т» дип утыра... Элек өйрәнгән хәрефләрне дә кушып, at дип, Гәп дип укып та утырды кичә, бүген инде онытып та өлгергән. Язарга өйрәтүләре исә... Җылыйсылар килә кайчак, һич тынламый карандаш Гөлсем аланын бармакларын Дәфтәр юлларын бар дип тә белми, бер хәрефе ат башы кадәр чыкса, икенчесе кырмыска тикле генә. Хәрефләре хәреф төслеме сон тагы... Тараканны карага манып кәгазьгә җибәргәннәр днярсен. Ә Касыйм абзый, әллә чыннан, әллә юрамалый гына инде, карчыгын мактарга тотына. з — Карале син бу кортканы, тәки булдыра бит. Тырыш, карчык. = тырыш. Әйтәм ич, тумыштан грамотный булып дөньяга килми адәм < баласы. Тырышлык белән алдыра Булдырасын бит әнәтерә. 5 Еш кына миннән сорашып та ала Касыйм абзый: ы — Менә монысы нинди хәреф әле, улым5 Ә-ә, безнеңчә икән. Ә монысы5 п Монысы5 Я. ярар, өйрәнегез үзегез генә. Комачау итмим. һәм авыз эченнән нидер пышылдап, идән буйлап йөренә башлый. ' Тагын безнең янга килеп туктый. * — Болай булгач, Ис.мәгыйлдән хат килсә, шартлатып үзең генә укып = бирәсең инде, ә, карчык5 Шәп була бит бу. Гөлсем апа тыелып кына көрсенеп куя. — Хаты килсәйде әле... Әллә, атасы, үпкәләттек инде без ул £ баланы м — Кирегә сукалап утырмачы! — ди Касыйм абзый бик ачулы.— ө Вакыты юктыр. Службада ни генә булмый Маневры, заданнесе... Арка * кашырга да вакыт булмый кайчак. н Ул дуылдап караватка барып ята — Үпкәләгән генә булса, анысы . Вакыг тауны да тигезли,— дип. ® бераздан үз алдына гына сөйләнгәндәй әйтеп куя. & — Нигә алай дисен, атасы? < — Ж.Ә, жә1 Ал кулына хәрсндәшенне. Өйрән! °* Менә айдан артык инде, Нсмәгыйл абыйдан хат килми иде. Язга таба мина «дәрес бирү» шактый җиңеләйде. — һай, улым, китабың тулы бала да чана, ана да бала Берәр кызыграк жире юкмы сон моның? —диде Гөлсем апа бер кичне. — Бар, Гөлсем апа, бар Хәзер табам Мин әлифбаның арырак биген ачып, укып күрсәттем; Гәрәй, Вәли һәм Гали Кызу шуып барганда. Бер-бер артлы тәгәри. — И улым, монысы да инде... бала-чага сабагы Без картлар да укый торганы юк микән дигән идем мин. — Ник булмасын. Иртәгә үк апккләм, Гөлсем апа. Иртәгесен аларга кергәндә, минем кулда һ. Такташның «Кара борынның дусты» дигән китабы да бар иде. Китапханәгә яна кайткан. Менә, ичмасам, китап! Гөлсем апага да ошамый калмас бу. һәм дөрестән дә.. Ин кызык жиргә генә житкәч, мин үзебезнең укытучыга охшатып — Ә калганын иртәгә укып бетерербез,—дигән идем, Гөлсем апа да, Касыйм абзый да — Тагын бераз укы инде, улым. — Әле алай сон түгел, бәлки, ахырына да житәрбез,— диештеләр. Укып бетергәч, картлар беразга тын гына утырдылар. — Бичара .. Ниләр генә кичми ятимнәр башыннан,— диде Гөлсем апа. — Булды инде андый хәлләр ул елларда. Яңадан күрсәтмәсен генә,— диде Касыйм абзый. х «к. у» м о. 17 Мин бүгенге дәресемнән бик канәгать булып, китәргә жыендым — Карале, улым, ул китабыңны калдырып тор син,— диде Касыйм абзый.— Без мәптеккә йөргәндә, хәлфә болай итә иде. Китаптан берәр бит сабак биреп җибәрә иде дә иртәгесен шуны тыңлатып карый иде Син дә шулайрак итсәң нишләр? Апаңа шушы китаптан сабак биреп калдырсаң, дим. — Нигә... Әнә беренче биттән укый башла алайса, Гөлсем апа. — И улым, булдырып булмастыр ла. — Алайса, без болай итик. Син шушы биттән «S» хәрефләрен, аннары «С» хәрефләрен, аннары «Q» хәрефләрен табып куй. — Күрсәтеп бирсән. Тырышып карармын, улым. Бик тә шәп ысул булып чыкты бу. Гөлсем апаның да ялгышмыйча таный торган хәрефләре артканнан-арта бара, минем дә эшләр көйләнде. Иң элек, Гөлсем апа «Караборынның дусты»ннан мин кичә әйтеп калдырган хәрефләрне таба, аннары мин аңа яңа биттән яңа хәрефләр табарга «өйгә эш» бирәм, аннары кычкырып китап укыйм, аннары бик тәмләп чәй эчәбез .. Аннары, Гөлсем апа шыпырт кына кесәмә салган алманы бөтенләй дә сизмәгәнгә салышып, горур гына исәнләшеп чыгып китәм. — Тик менә.. Түр стенадагы рәсемгә генә күтәрелеп карап булмый, һаман да хат юк Исмәгыйл абыйдай. Без инде бик куп китаплар укып чыктык. Тышлыкларындагы рәсемнәре, калынлык-юкалыклары белән әле дә күз алдымда ул китаплар. Менә М. Әмирнең «Калку кырга кар ява» дигән китабы. Тышында малайлар кар тәгәрәтә. М. Галинең «Ул үсте» китабының тышында нигәдер бер рәсем дә юк. Г. Разинның «Соңгы сугышу» китабының да тышында рәсеме юк, аның каравы эчендә рәсемнәр бар. Мондый юкарак китаплар бер кичкә генә җитә иде, соңга таба калынрак китапларга күчтек. Л. Сәйфуллинаның «Закон бозучылар», А. Гайдарның «РВС» китаплары, Г Толымбайның «Түбән елгадаэсы... Мондыйларын өч-дүрт кич буе укыйбыз. Укыр китаплар шулай гел алмашына торды, ә «Караборыннын дусты» һаман да төп дәреслек булып калды.— Гөлсем апага «өйгә эш»не һаман да шул китаптан бирәм Барлык хәрефләрне дә диярлек таный инде хәзер Гөлсем апа, тик менә шуларны бергә кушып укуы гына бик авыр бара Бармагын китап битенә төрткән килеш, авыз эченнән пышы чдый-пышылдый бер сүзне оештырып укыганчы әллә ни гомер вакыт уза. Аннары, язарга өйрәтүләр... — И улым, бүген язып тормыйк ла инде. Кулларым да бик арды . Китап кына укыйк Бигрәк кызык төшендә калган идек төнәген,— ди Гөлсем апа бу турыда сүз ачуга. Мин дә моңа бик тиз күнәм Юкса .. Карандаш һаман да Гөлсем апанын бармакларын тыңларга теләми, ә түр стенадагы рәсемнән Исмәгыйл абый моны күреп тора да, миңа да, әнисенә дә ачуланадыр кебек... Әнә шуңа, ачуланганга күрә, язмый микән әллә ул хатларын? Ә китап укыганда болар барысы ла онытылып тора. Касыйм абзыйның күңеле дөрес сизенгән икән. Шатлыгы да. гаҗәбе дә, бераз хәсрәте дә берьюлы килде ул көнне. Җәйгә чыгуга, минем Гөлсем апага дәрес бирү, китап укулчр тукталыбрак калды. Касыйм абзый да, Гөлсем апа да бакчадан кэрангы төшкәч кенә кайталар, миңа да уен бик сагындырган, күзләр бәйләнеп, кичке салкыннан аркалар чымырдый башламын торып, өйгә кереп утырасы килми. Анын каравы, чипа, остаз кешегә, инеш буендагы бакчага полный юл ачык хәзер. Беренче өлгергән редискалардан беренче авыз итүче дә, ихтимал, мин булдым бугай. Ул көнне дә әнә шул берәр кызыл редискага өмет итебрәк төшкән идем бакчага Әле яшелчәләргә су сибәргә керешмәгәннәр. бакчада ♦ Касыйм абзый белән Гөлсем апа үзләре генә түтәлләрдә чокчынып йөриләр иде. £ Шунда әллә кайдан, жир астыннан гына калыккандай, хат ташучы = кыз килеп чыкты. — Гөлсем апа, исәнмесез! Хат китердем сезгә. Гөлсем апа да анын килүен күрмәгән иде бугай, тәмам каушап “ калды. ' ' 5 — Исмәгыйл улымнан... Әнә өчпочмак :ы печате дә бар .. Атасы. = жәтрәк, хат бар!. һай, балакаем... * Үзе хатны әле бер кулына, әле икенче кулына ала. буш кулы белән ♦ яулык астыннан чыккан чәчләрен рәтли, битләрен сыпыра, күлмәк изүләрен тарткалый иде. Касыйм абзый, жнлтерәп килеп житә-җитешкә, аның кулыннан хатны тартып алды — Әйе, анын кулы,—диде конверт тышым текәлек. «— Кая, атасы, бир балага. Җәтрәк ун ысын Ләкин Касыйм абзый минем сузылган кулымны акрын гына кире этәрде. — Юк инде, анасы Үзем укыйм’— диде. Мин ирексезләп елмаеп куйдым. Укырсын менә, тагын яңалифчә чагандыр әле Исмәгыйл абый Касыйм абзый озаклап конвертны ачты, хат тоткан кулык алга ук сузып, башын аргкарак ташлап, тагын шактый яакыг кәгазь битенә карап торды. Шул арада мин үрелеп кенә хатка күз төшереп алдым Әйе. яңалифчә язган Исмәгыйл абый. Минем явыз тагын ерылды. Ерылды да ничек җыелганын сизми дә калды... Касыйм абзый иҗскли-нжеклн укып га китте. Гөлсем апа алъяпкыч итәге белән күзләрен еярткәли башлады. Нәрсә, чыннан да укыймы ул, әллә шаярта гынамы Касыйм абзый? Мин. Касыйм абзыйның алга сузылган куллары арасыннан башымны тыгып, үрелә-үрелә тагын хатка күз саллым Юк икән ич, шаяртмый икән бит. чыннан дл яңалифчә укый белә Касыйм .абзый, укый белә! Дөп дөрес итеп укый. Ә хатта нәрсәләр язылганны мин үзем тагын бер кат кычкырып укып чыккач кына төшенеп җиттем Әйе. сугышчан задание үтәгән Исмәгыйл абый Чик буенда кораллы бәрелешләр булган Шунда ул яраланган. Хәзер госпитальдә ята икән «Хәлем бик әйбәт, бу хат сез- нсн тарафларга барып җиткәндә, мин инде якадан сафка баскан булырмын», дигән — һай. кул-аяклары сау микән балакаемның Интеккәндер инде бичара..— дип. Гөлсем апа гел күзләрен сөртә, ә Касыйм абзыйның тавышы шактый ачулы илс — Син. анасы, кирегә сукалап маташма Раз якадан сафка басам дигән икән, раз службам годен икән, бөтен җире сау-сәламәт, малай тап-таза дигән сүз. Шуны бел син!., ...Ннчек барып кергәнмендер дә. пичек кыюлыгым җиткәндер, бераздан сон мин авыл Советы бүлмәсендә, Фазыл абый каршында басып тора идем. «• T9РАФАИЛ ТОХФӘТУЛЛИН — Син, малай, борчак кына сиптермисендер би-Р Дөресме инте бу? Чыннан да укый беләме?—ди Фазыл абый күзләремә туп-туры карап. — Дөрес инде!.. Әйтәм ич, үзем дә шаклар каттым. Син, Фазыл абый, моннан сон ачуланмыйсыңмы инде ана? Касыйм абзыйга дим. — Ачулар бетә инде, болай булса. Ә Гөлсем апаңны укырга өйрәнергә кем, әллә әтиең әйттеме? — Юк ла... Үзем. — Ә Касыйм абзаңның укырга өйрәнгәнен сизми дә калдың, ә? Вәйт хитрый карт! һәм ул шаркылдап көлеп җибәрде. Бүлмәдә Сәкинә апа да бар, почмактагы өстәлдә беләк буе хәрефләр белән ниндидер лозунг язып утыра иде. — Касыйм абзыйдан булыр аннан. Үлсә үләр, үз дигәнен итәр,— дип, ул да сүзгә кушылды. Фазыл абый, идән буйлап йөренгән җиреннән туктап, җилкәмә авыр кулын салды да мине дер селкетеп куйды. — Молодец, энем! Чын пионер икәнсең син, болай булгач. Сәкинә, бүген үк барып тикшер дә икесен дә неграмотныйлар исемлегеннән сыз. Районга да хәбәр итәргә кирәк. Беләсеңме, бездәге грамотность проценты күпмегә үсеп китәчәк. Молодец, энем! Урынына барып утырды, тәмәке кабызып җибәрде. — Исмәгыйл абыең ниләр язган соң хатында? Күптәннән хаты килгәне дә юк иде бугай? Мин сөйләп бирдем. Фазыл абый тагын урыныннан сикереп торды. — Вәйт как!.. Бу бит, нәрсә?.. Бу бит... Бу бит — замечательни бит бу! Касыйм малае Исмәгыйл, значит и безнең Кышкар егете — герой пограничник! Менә бит ничек.. Сәкинә, әйдә, киттек хәзер үк яннарына, котлап кайтыйк картларны. Стенгазетка да язарга кирәк, районга да хәбәр итәрбез. Замечательни бит бу! Киттек, Сәкинә! Мин дә аларга иярдем. Ләкин барып җитә алмадым. Юлда Актырнак очрады. Әллә кайдан гына килеп чыкты да, туп-туры өстемә сикереп, битемнән ялап та алды. Үзе бер алдыма, бер артыма чыгып сикеренә, үзе тоттырмый, әмма ялтырау күзләреннән, койрык болгауларыннан ук күренеп тора: мине үз итеп, дус итеп килгән ул. Бүгенге ташып торган шатлыгымны уртаклашырга килгән. Актырнак, тоттырмыйча, шулай шаярып йөрде-йөрде дә. бераздан үзе каршыма атылып, алгы тәпиләре белән күкрәгемә килеп басты. — Беләсеңме, Актырнак,— дидем мин аны кочаклап алып,— моннан ары синең исемең Актырнак булмасын. Караборыч булсын, яме? Әнә бит борыныңда кара таплар да бар. Караборын бул! Шундый да акыллы эт ул Караборын. Касыйм абзыйны да, Гөлсем апаны да ул гына өйрәтте. Син дә Караборын бул, яме? Актырнак-Караборын койрыгын болгый-болгый ризалыгын белдерде. Икенче көзгә без. бөтен йорт җиһазларыбыз белән бер ат арбасына сыешып бетеп. Олы Мәңгәр авылына күчеп киттек. Әтине ул авылдагы ТБУМнан урта итеп оештырылган яңа мәктәпкә укытучы итеп билгеләделәр. Караборын безне авылдан чыккач та бик еракка кадәр озата барды. ӨЧЕНЧЕ АЛАН Ялкау сандугач буламы? Мәнгәр малайлары белән танышу болай башланды. Капка төбенә чыгуга, мин малайлар өере уртасында калдым. Тездән генә кыска ыштаным да, зур якалы матрос күлмәгем дә, алгарак чыккан маңгаем ла, хәтта исемем дә бер дә ошамады аларга. Арада берсе — болай да төптән юан, өстәвенә, бүксәсен дә алгарак киергән, мангай чәчләре кире беткәиләнеп артка бөтеркәләнеп торган малай — барысыннан да уздыра. Менә хихылдый-хихылдый килеп, минем кнк матрос якамны башыма ук бөркәндереп куйды бу. Борын эчләрен ачыттырып килеп җиткән күз яшьләрен йотып җибәрдем дә, үзем дә сизмәстән. * чәчрәп ябыштым тегенә. х Төптән юан шушы малайны тукмапмы тукмап ташладым... дип әйтә = алмыйм. Мин бер селтәнгәнче, тегенеп әллә сөяк-сенердән, әллә тимер- < дәя укмашкан йодрыгы ике-өч мәртәбә минем ипи шүрлегенә менеп < төште, ә инде җиргә егып салып, баш бармагы белән чәчләремне арткз ы сыпыра башлагач, чак кына чучкадай чинап җибәрмәдем... Әмма чина- 5 малым. 2 Бераздан без икебез урамның ике ягыннан бер беребезгә йодрык 5 болгыйбыз, бүтәннәр шарык-шорык көлешәләр иде. — Тетмәңне тетәм әле мин синең? Аяк-кулларынпан бау ишәм,— ♦ ди теге, бүксәсен кнергәннән-киерә төшеп Исеме — Фәрит икән s — Күргән сезнең ишеләрне! Бишегез бер йодрыкка сыя,— дип җи = бәрәм мин дә, әллә тешләнгән телдән, әллә кабарган иреннән саркыган канны төкерә-төкерә. > Әйтешә торгач, безнең бер беребезгә янау-хурлау сүзләребез бетеб- £ рәк китте бугай, тынып калдык. Шунда бияләйдәй иренле, миннән бер ө кул яссуы озынрак малай — Мөхәммәтхан дигәннәре — кысынкырак күз- * ләрендә җор очкыннар уйнатып, әйтеп куйды: 2 — Рафаил—Рапай, Рапай— Чапай... ч Малайлар дәррәү көлештеләр. Монысы инде килешү көлешүе иде = бугай Шуннан соң алар минем матрос якалы күлмәгемә дә, калку ман < гаема ла игътибар итми башладылар. Тегесенең дә киерелгән бүксәсе. < монысының бияләй иреннәре алай күземә чалынмас булды. ь Ә Мөхәммәтханның «Рапай-Чапай» дигәне малайларга артыграк та ошап китте булса кирәк — шул көннән башлап мина кушамат булып ябышты ул сүзләр Хәер, кушаматсыз малай юк та иде бугай Мәңгәрлә. Мөхәммәтханның үзенең дә кушаматы бар икән — Урыс Мөхи. Соңыннан малайлар мина аның бу кушаматка ничек ирешкәнен дә сөйләп бирделәр. Шулай бер вакыт, узгынчы бер рус агае малайлардан базарлы Әтнә- гә чыгып китә торган юлны сорый Юлны сораганын чамалыйлар малайлар, ләкин ничәме урам, ничәме тыкрык аша узган юлны аңлатып бирергә кайдан рус сүзләре табып бетермәк кирәк? Ләкин арада табучысы да бар икән. Мөхәммәтхан алгарак чыга да кулларын бутый- бутый сөйләп китә. Сүзләр күбесенчә рнен, өстәвенә, колхозчың кызыл почмагындагы һәм мәктәпнең пионер бүлмәсендәге китап шкаф- ллры да Кышкардагы Сәкинә апаның китап шкафыннан тулырак иде. О. болай да Кышкардан зуррак авыл иде Мәнгәр, ә инде бу китап шкафлары минем дөньямны бөтенләй иксез-чиксез иттеләр. Ай, никадәр кадерле, никадәр якын алар күңелгә, беренче укылган китаплар Бала чактан ук дус юлдаш булып гомергә күңелгә сеңгән китапларын кемнәр генә ни иң тирән хөрмәт белән искә алмас! Аннары Көннәрнең берендә, атларга төялеп, авылга колхоз-совхоз күчмә театры артистлары килеп төш.» Моңарчы радиода гына ишетел гәнчә матур игеп гармун уйнатып, җыр яңгыратып килеп керәләр дә а.тар явшггя. олы урамны птау-гөрләтеп бер әйләнгәч, клуб алдына килеп туктыйлар. Биредә артистларны фатирларга урнаштыру баштана. Без. малайлар, авыл Советы председателенең күзләренә керерд- •< булып шунда басып торабыз. Безгә дә берәр артистны фатирга кертмәс микән? Кертсә, кичен театрга бушлай барып булачак дигән сүз бит... Аннары тагын... Кул белән әйләндерә торган авыр динамосын, аппаратларын. түгәрәк тартмалы ленталарын төяп, күчмә кино килә. Тавышсыз кино әле ул вакытта, сурәтләре дә бик үк ачык түгел, кешеләр нигәдер бераз калтырабрак-сикергәләбрәк йөриләр. Шуңадыр, «томанмын» дип йөртәләр иде ул вакытта киноны. Соңрак, район үзәге Әткәгә барып, тавышлы һәм бик ачык күренә торган киноларны да күреп-күреп кайттык кайтуын. Ләкин беренче күргән әнә шул «томанный картиналар» күңелгә аеруча уелып калган. Күз алдымда дөньяны киңрәк ача барган акыллы китаплар, сихри театр, кинолар... Биредә әлеге малайлык чәкәләш-бәрелешләре ничек бәләкәй булып кала. Ләкин шул ук вакытта, шул ук акыллы китаплар, шул ук сихри сәнгать мине малайлар өмет иткәнчә Чапай ук итмәсәләр дә, барлык кордашларым кебек. Бөек Ватан сугышы солдаты итеп тәрбияләделәр. Пөзгә кызыллык килердәй үтмәдек без ул зур. бик зур сынау елларын һәм монда инде бала чакта ук укыган китапларның, караган спектакльләрнең, киноларның өлеше, әлбәттә, бизмәнгә салып кына \'лчәп бетерерлек түгел. Аннары, күңелгә беренче иҗат очкыннары салучылар да шулар бит инде — беренче укыган китаплар, беренче караган спектакльләр, фильмнар. Кабынды ул очкын миндә дә... Ничек кенә булды соң әле ул? Алтынчы класста укыганда, инде уку елы башлангач, мәктәпкә яна укытучы килде. Кечерәк кенә буйлы, калын кара кашлары астыннан җитез кара күзләре ут чәчеп тора торган чибәр генә егет. Өстенә кара вильвет куртка кигән, курткасының өске төймәсен чишеп җибәргән дә. аннан ап-ак күлмәк якасы, капкара галстугы килешле генә күренеп тора. — Исемем — Фәхри, фамилиям — Сайкин. Фәхри абый дип йөртерсез.— дип. беренче дәрескә кергәч, үзе белән таныштырды. Шунда кемнәрнеңдер пышын-пышын сөйләшүләрен күреп алды да озын бармагы белән бик каты өстәл шакып куйды. — Минем дәресләрдә тәртип бозулар булмас! Минем дәресләрдә иддсально тынлык булыр... һмм... Алдан ук классны кулга алыйм, дилбегәне кулдан ычкындыра күрмим, дигәндер инде, барыбызны берьюлы бик яман орыша башлады бу. «Мип тырышларга гына бик шәфкатьле» ди, «Әгәр тәртип бозучылар булев, карагыз аны!..» ди... Озын бармагы әледән-әле өстәл шакый, болан да очкынлы кара күзләре усал ялтырый... Класс сагаголы тынып калды. Үзе теләгән шушы «ид-деально тынлыкка ирешкәч, укытучыбыз ла безне орышудан туктады, горур-канә- гать бер кыяфәттә басып калды. Менә шунда безнең Мөхәммәтхан — тынлык җитдилекне һич җаны күгәрә ЕЛМЫЙ терган безнең Урыс Мөхиебез — гадәтенчә ярым пышылдап. әмм . бетең класс ишетерлек итеп әйтеп салды: — Әтәч Фәхри... Болай да Мөхәммәтхан авызыннан чыккан һәрбер сүзгә шаркылдарга гына тора идек без, бу юлы да пырхылдап җибәрдек. Укытучыбызның усал күзләрендә хәзер инде, әйтергә кирәк, чын-чынлап дәһшәтле онкынна кабынды. Кабынды да... шунда ук сүнде һәм ул үзе дә бик яктырып көлеп җибәрде. Укытучы да келә, без дә келәбез. Без көләбез, укытучы да... Туйганчы шулай көлешкәч, укытучы бармак аркасы белән күзләрендәге яшьләрен сөртеп алып, әйтте; — Ну, ребята, насмеялись. А сейчас начнем урок. Безне рус теленнән укытырга килгән идс ул. Беренче дәресне шулай сәер генә башлап җибәрсә дә. тиздән ик ♦ яраткан укытучыбыз булып китте Фәхри абый. . Грамматика дәресләрен әйтмим, алары гадәттәгечә үтә, аларында 5 Фәхри абый шул озын бармагы белән бик еш шак-шок өстәл дә шакый... = Ә менә әдәби уку дәресләрендә.. Монда инде чыннан да «ид-деально» ч тынлык урнаша, монда инде бөтен классны сихерли, үз авызына кзрата 4 иде Фәхри абый. 5 Менә ул класс журналына кемнәрнең килү-килмәвснә билгеләрен * куеп бетерүгә, кисәк кенә урыныннан тора да, арткарак чигенеп, кара 5 такта янына килеп баса, уң кулын өскәрәк күтәрә. Класс болай да тын. ~ ә бу кул күтәрүдән без тагы да сагая төшәбез. Фәхри абын акрын гына, әмма һәр сүзне тәгәрәтеп кенә чыгарып „ шигырь сөйли башлый: ~ Тучи небесные, печные страиняхи._ Анын тавышы әле монсу-уйчан, әле усал-нәфрәтле янгырый Шушы w монсу уйчанлык, шушы усал нәфрәт көчәйгәннән-көчәя бара һәм менә... £ Нет у вас родины, нет вам изгнание,— * дигән соңгы юлларда бу ике көч, әйтерсең, куәтле диңгез дулкыннары ** кебек капма-каршы килеп бәреләләр, чәләләшәләр... Шигырьнең бөтен _ мәгънә тирәнлеген без. әлбәттә, әле тулысынча төшенеп тә җитмибез. < безгә таныш булмаган сүзләр дә бар анда Ләкин шушы кадәр көчле- * куәтле, шушы кадәр матур янгырый торган шигырь юлларында олы * мәгънә ятуын без күңелебез белән тоябыз. Шигырьне укып бетергәч. Фәхри абый башын аз гына кырын салып, беразга хәрәкәтсез кала, аннары гадәтенчә кискен кискен атлап, өстәле янына килә. — Бу шигырьне моннан йөз ел чамасы элек Михаил Юрьевич Лермонтов язган. Безнең бүгенге дәресебез—шушы олы шагыйрь турында. Фәхри абый башта әле генә укыган «Болытлар* шигыренең татарча мәгънәсен төшендерә, аннары әле русчалап, әле татарчалап шагыйрьнең тормыш юлы турында сөйләп китә. Аннары тагын «Болытлар» шигыренең фәлсәфи асылын аңлата башлый Әйе. күңелләр юкка гына кузгалмаган, һәр юлында, һәр сүзендә тирән мәгънә ята нкән ул шигырьнең. Никадәр изге, никадәр кадерле ул Туган ил! Ә чын нрек-азатлык Туган илеңнән башка мөмкин дә түгел!.. Әнә шул турыда сөйли нкән шигырь. Шул ук вакытта шушы кыска гына шигырьдә шагыйрьнең бөтен тормыш юлы да чагыла нкән әле. ' Күнел гаҗәпләнү, шатлык һәм тынгысыз борчу бсләи дә тула Кара инде. нинди хикмәтле, нинди матур нәрсә нкән ич шигырь дигәннәре. Шигырьне, гомумән китапларны бөтен тәмен ләззәтен тоеп, төбенә* нигезенә төшенеп укыр өчен әнә никадәр күп нәрсә дә белергә кирәк икән ...Шигърият серләрен, әдәбиятның гүзәллеген безнең алла ШҮЛЯЙ оста итеп лчып-ачып күрсәткән укытучым Фәхри абыйга рәхмәтләрем чиксез минем. Татар теленнән дә яна укытучы килгән иле ул елны. Нәфикъ Яһүди* дигән » Юантык кына тыгыз гәүдәле, аксыл-саргылт чәчле, аз гына сипкелле дә битле бу абый, дөресен әйткәндә, башта безгә бер дә ошамады. Фәхри абый кебек, өстәл шакый-шакый безне алай орышмый да ул үзе — маңгай астыннан гына сиңа бер шелтәле-авыр караш ташладымы, үзеңнән-үзен тынып каласың Кызык чыкканда, Фәхри абый дәресендәге кебек, рәхәтләнеп бер көлешә дә алмыйсың — кызыгы да алай чыгып тормый, аннары Нәфикъ абый үзе дә бер дә көләргә яратмый. Дәрестә генә түгел, башка урыннарда, олылар арасында да без аның көлгәнен- елмайганын күргәнебез булмады бугай. Олылар үзләре дә Нәфикъ абый турында гаҗәпләнебрәк сөйлиләр иде. Сәеррәк кеше, диләр, берәү белән дә артыгын җәелеп сөйләшмәс, әллә ни аралашмас, фатирындагы бүлмәсенә бикләнеп ала да гел укый, гел ниләрдер яза, диләр. Аннары, үзе егет кеше, үзе... кызларны бар дип тә белми, шул китапларына, шул язуларына баштанаяк чумган, диләр. Нәфикъ абыйның сәерлекләре турында ишеткән сүзләрдән безнең колакларны иң торгызганы да әнә шунысы иде — гел укуы, ниләрдер язуы. Чыннан да, ниләр яза икән? Ул арада Нәфикъ абый тирәсендәге серле томан куерганнан-куера барды. Хәтеремдә, әдәбияттан Кәрим Тинчурин иҗатын үтә идек. Нәфикъ абый драматург турында сөйләп бетергәч, уйчан гына, үз алдына гына сөйләнгәндәй, әйтеп куйды: — Ә бит мин, балалар, Кәрим ага Твнчуриннын үзен күреп беләм. Гаҗәп кеше ул. Үзе шундый гади, ягымлы, кешегә бик ярдәмчел... Карачы. Дөресен сөйли микән ул? Әллә, юкса, куык кына очыртамы’ Бары тик рәсемнәрдән генә күрергә мөмкин булган, шундый матур пьесалар, китаплар язган кешене — язучы кадәр язучыны күреп белгән абый... кинәт, менә безнең каршыбызда басып тора. Мөмкин хәлме бу? Язучы кадәр язучы ул бик акыллы, бик тирән хисле кешеләр белән генә, әйтик, исемнәре газеталарда шаулаган галим, очучы, алдынгы стахановчы ишеләр белән генә очрашып сөйләшә түгел микән? Нитә, бәлки дөрестер дә? Безнең Нәфикъ абый да нирәк бит... Гел укый, гел яза. Тикмәгә генә түгелдер ул. Чыннан да, тикмәгә генә түгел икән. Бервакыт шулай китапханәдә «Совет әдәбияты» журналының яна са-нын актарып утыруым иде. Китапханәче Һаҗәр апа бер иптәш кызына пышын пышын нидер сөйли, ул арада тыелып кына көлешеп тә алалар иде. Пышылдашуларында Нәфикъ абый исеме дә ишетелеп китте дә, мин сагаебрак калдым. Нәрсә сөйлиләр аның турында? Маңгайлары маңгайга терәлгән кызларның елмаюлы иреннәре гел кыймылдый, ә сүзләрен ишетерлек түгел иде. Менә Һаҗәр апаның түгәрәк көләч йөзе җитдиләнеп калды. Ахирәтләр беразга тын гына утырдылар. - Беләсеңме, нәрсә,— диде Һаҗәр апа хәзер инде алай пышылдап- нитсп тормастан, иптәш Яһудин язучы икән бит ул. Әллә ничә хикәясе басылып чыккан. Хәзер роман яза икән... Нәрсә ди ул? Язучы икән, роман яза икән диме? Колакларым дөрес ишетә микән бу сүзләрне? Ышанасы килми иде мона. Чөнки, беренчедән, никадәр тырышсам да. мин «Нәфикъ Яһудин» дип имза куелган бер хикәя дә укуымны хәтерли алмадым. Икенчедән, ни бит... Бер дә язучыга охшамаган Нәфикъ абый. Язучы ул алай гади генә кеше түгелдер. Барыннан да бигрәк, күзләре. Күзләре бик үткендер, сине үтәдән-үтә күрә, әнә, Фәхри абыйныкыннан да болайрак ут чәчеп торадыр ул язучының күзләре... Ә Нәфикъ абыйның күзләре исә... гел арган-талчыккан төслерәк карыйлар. Ләкин Һаҗәр апа ялганлап кына сөйләмәгән икән. Тиздән «Совет әдәбияты» журналында чыккан бер мәкаләдә Нәфикъ абын турында: «бик өметле яшь язучы» дигән сүзләрне укыдым. (Соңрак, хикәяләрен дә очраттым.) Әнә ничек икән! Нәфикъ абый әле чын-чын язучы ук булып җитмәгән, әмма киләчәктә булачак икән. Әнә, романын язып бетергәч булачактыр инде ул чын язучы, зур язучы. ...Минем өчен хәзер Нәфикъ абый ниндидер бер могжиза кошы сыманрак затка әверелде Менә-менә романын язып бетерер дә бөтен ләй үзгәрер ул... Күзләре уг чәчәр, йөзе кояштай балкыр, гәүдәгә дә мәһабәтдәү булып үсеп китәр Хәзергә әле, әнә, романын язып бетермәгәнгә күрә генә, болай гади бер кеше кыяфәтендә йөридер кебек нде. Дәресләрендә Нәфикъ абыйның һәр сүзен йотып кына барам, урамда, китапханәдә ул очраса, һәр хәрәкәтен, һәр сүзен күңелгә сеңдерергә гырышам — аның һәр гамәлендә, һәр сүзендә мин хәзергә аңлап кына җиткезә алмаган тирән бер мәгънә ятадыр кебек нде Кичләрен кино-мазардан кайткан вакытта Нәфикъ абый фатиры = янында тукталып кала идем Әнә, тәрәзәсендә ут яна. Яза Нәфикъ “ абый, роман яза. Их, романын ничек ничек язганын бер генә күрсәң икән!. Ләкин күренми, тәрәзәгә пәрдә корыд|ан Яз, Нәфикъ абый, тизрәк язып бетер романыңны. Язып бетер дә £ бөтенләй үзгәреп, безнең каршыга кояштай балкып килеп чык' * Әнә шулай могжиза көтеп йөргәндә, Н.гфикъ абый бик гздәти генә ® бер эш кылып куйды — язга таба, тотты да. китапханәче һажәр апага өйләнде. Бик гади генә итеп, шуннан элек кенә Закир абый белән Сэр вәр апаныкы кебек итеп, туй үткәрделәр. Хәзер инде еш кына Нәфикъ < абый да. башка өлкәнрәк укытучылар кебек, кулына кара сумка асыл « кибеткә бара, бер көнне колхоз мастерскоеннан, атка төяп, зур гына * өстәл, ничәдер урындык алып кайтты Нәрсә соң әле бу? Бу эше белән халык арасында үзе турында йөргән «Кызларны бар дип тә белми»,—дигән сүзләрне челпәрәмә кигерде китерүен Нәфикъ абый, ләкин... Язучы кеше дә, бүтәннәр кебек, өйләнә, язучы кеше дә, бүтәннәр кебек, азык-төлек, нстәл-урыидык ишеләр белән мәшәкагьләнеп-ннгеп йөри микәнни ул? Болай йөрсә, романын кайчан язып бетерер соң? Минем эчкә чын-чынлап борчу төште Шушы борчу мнне караңгы бер кичтә тагын Нәфикъ абыйлар фатиры каршына кигереп бастырды Тәрәзәдә ут яна иде Бик тә күңелле булып китте. Димәк, яза Нәфикъ абый Өйләнүенә карамастан, сумка асып, кибеткә йөрүенә, өстәл урындыклар белән мәш килүенә карамастан, яза!.. . Җиңел-жнңел атлап кайтып барганда, кинәт тукталып калдым Карачы, ничек соң әле бу?.. Анысы, дөрес, романын язып бетергәч, бәлки, чыннан дә. кояшгай балкыр Нәфикъ абыйның йөзе Ләкин хәзергә әле аның күзләре арган талчыккан төсле карый, сумка асып кибеткә дә йөри, ә үзе яза Киләчәктә чын чын зур язучы булыр өчен яза. Шулай булгач Ой. хәтта уйлавы да куркыныч Шулай да Мин дә язып карасам, нишләр икән? Миннән дә. Монысын уйлавы тагы да куркынычрак . Миннән дә язучы чыкмас микән?.. Караңгы иде, болытлы нде бу төн Күк йөзендә ае да, болытлары да күренми иде. Ләкин, каядыр болытлар артында, берәр йолдыз агылмады микән ул төнне? Юкса, мондый хәтәр бик хәтәр очкын кинәг кенә кайдан килеп төшсен икән мннем күңелгә? Төште очкын күңелгә... ҖИЛӘКЛЕ АЛАННАР Бик тә инде тынгысыз очкын иде бу. Язлар җитеп, юллар бераз кипшерүгә, без малайлар, җыйнаулашып, авылдан өч-дүрт чакрымдагы Каенсар урманчыгына барырга бик ярата идек. Барабыз да тәмле каен суы эчәбез, нәни йомыркалар белән тулы кош оялары карыйбыз, бик тә хуш исле миләүшә чәчәкләре җыябыз. Каенсарга быел да бардык Башта барысы да гадәттәгечә, үткән еллардагы кебек иде. Ләкин юк икән, үзгәргән икән быел урман. Каеннар зифа билләренә ак алъяпкычлар бәйләгәннәр быел, алъяпкычларын шундый да чиста итеп, пакь итеп юганнар... Узган ел бу усак яфракчыклары яшел, бары ямь-яшел генә иде. Ә быел... Әнә, аз гына җил исеп китте дә, бөдрә усак ябалдашы күгелҗем, аксыл һәм көмеш төсле яфраклар белән чуарланды. Кара инде, күгелҗем яфраклар, аксыл яфраклар, көмеш төсле яфраклар да була икән ич... Моңарчы бары хуш исе белән генә үзенә җәлеп итә иде әле безне миләүшә. Исе генә түгел, төсе, буй-сыны да никадәр нәфис, нинди гүзәл икән бу чәчәкнең. Нэп- нәни бер таҗ яфракчыгында гына да никадәр төс, никадәр бизәк. Чел- тәрле-телле очкайлары шәмәхә-зәңгәр, аннары күксел зәңгәр, аннары аксыл зәңгәр, иң төптә аксылсаргылт... сап-сары төртекләре, кып-кызыл җепселләре дә бар һәм бу төсләр барысы да бер нәни таҗчыкка шундый да нәфис бизәкләр булып сыеп беткәннәр... Урманда кошлар сайрый һәм урман шуңа күрә генә матур яңгырап тора кебек иде моңарчы. Юк икән, урманда кошлар гына сайрамый, урманда һәр агач, яңа шыткан һәр үлән, йокыларыннан уянган һәр бөҗәк җырлый, көйли икән. Болар барысы да күңелне җилкетә, гел елмаясы һәм... нигәдер җылыйсы да килә иде. Миндәге бу үзгәрешне малайлар да сизенделәр булса кирәк. — Малайлар, Чапай... юк ла, Рапай исергән... каен суы эчеп. Ничек сөйрәп кайтасы булыр, — ди Мөхәммәтхан, гадәтенчә чын хәсрәткә баткандай чырай белән. — Минем әле бүген каен суы эчкәнем дә юк,— дим мин, турсаеп. Дөрестән дә. аккаенның пакь алъяпкычын аз гына ертасым, аз гына да пәке очы тидерәсем килми иде быел. Малайларның сәерсенүләреннән уңайсызланып, болынга, су буйларына ялгызым гына чыгып китә башладым. Хәтердә... Менә мин керфекләрен яңа ачкан чәчәкләргә, салкынча- сусыл үләннәргә һәм рәхәт хуш исләргә баштанаяк күмелеп-чумып, болында ятам. Чикерткәләре, күбәләкләре, тәти кондызлары белән зыңлап, кыштырдап, пышылдап ниләрдер сөйли миңа болын. Ниләр сөйли? .Мин моны сүзләр белән һичничек аңлатып бирә алмыйм. Ләкин нидер сөйли болын. Бәлки, бер дә билгесез-ерак нәрсәләр турында түгел, менә болар турындадыр.» Ямаулы бишмәтен иң җылы көннәрдә дә өстеннән салмыйча гел ачулы-усал йөргән сабакташыбыз Хөсәен кичә мәктәпкә өр-яңа бишмәт киеп килде. Үзе чәч төпләренә кадәр кызарган, үзенең елмаюлы иреннәре дерелдәп-дерелдәп куя... Анын әнисе Миңлегөл апа, күп бала табып үстергәне өчен, авылда беренче булып дәүләт пособиесе алды. Зурлар әйтмешли, санын әнисе үзе генә белә торган туп-тулы бала-чагалы бу кечкенә өйнең зур куанычын бөтен авыл күңелле итеп сөйләде. Иң элек, ике-өченә бер сәләмә бишмәтле балалар барысы да кием-салымлы булган. Ул көнне өстәлдә табагы белән хәлвә өзелмәгән. Ә кичен Миңлегөл апа авыл Советына килгән. Советка мең-мең рәхмәтләр укыган ул, аннары стенадагы зур рәсемгә карап: — Яшә, иптәш Сталин! Мең яшә! — дигән дә күз яшьләренә тыгылып, бүлмәдән йөгереп чыгып киткән. Күптән түгел йөгерү, сикерү, граната ыргыту буенча БГТО значогына нормалар тапшырдык. Йөгерүдән, сикерүдән алай сынатмадым, әмма граната ыргытуда... Дүрт мәртәбә ыргытып карасам да. нормага җитәргә тагын ике-өч метр калды Минем сулагайлыктан Фәрит рәхәтләнеп көлде Әй. гарьлекләре сон!.. Минем инде ПВХО һәм БГСО значокларым бар, монысын да эләктерсәм, өчәү булачак, аннан да бигрәк. БГТОлы малайларны «Яшь Ворошиловча атучы» значогына да норма тапшырыр га өйрәтә башлыйлар, анысы инде нн кызыгы булачак иде. Чын винтов- ; кадаи тел-төз атарга өйрәнәсең бит! Мөхәммәтханнарга. Фәритләргә жайлы аларга Симет суы буенда < таш ыргытыл уйнап, куллары тәмам остарып беткән Яр буеннан юка < таш сайлан алалар да. «ничә хатыным булыр икән» дип. су йөзлегенә ш ыргытып җибәрәләр. Таш су өстеннән сикерә сикерә оча. ничә мәртәбә х сикерсә, янәсе, шунын кадәр хатының булачак... Безнең Кышкарда исә п ыргыткан ташың сикереп-сикереп очардай андый зур су юк иде шул. 2 Миңа да монда юка ташларны күбрәк табарга, «булачак хатыннарны» ' күбрәк санарга кирәк булган. Кем кем әмма Фәрит шул киерелгән * бүксәсенә Б! ТО белән «Яшь Ворошиловча атучы» значоклары тагып та, = синдә андыйлар булмаса... егыл да үл инде._ “ Биекгә-биектә ак болытлар агыла. Болытларны кыю ергып-ертып « карлыгачлар оча. Шул карлыгачтай канатларың булса икән дә. ерак еракларга очып £ китсәң икән хәзер. Оча-оча 1ына барып җитсәң икән... Мәскәүыең үзенә & к»мр ук. 5 Мәскәү! Матур хыяллар, якты өметләр башкаласы! Синдә Кремль, н Кызыл .мәйдан . Синдә Зур театр. Третьяков галереяң.!, музейлар Син- п дә иң зур галимнәр, язучылар, сәнгать осталары .. Шуларның барысын. = барысын күреп, ишетеп, капшап йөрисе-йөрнсе иде дә. Барып кунасы ? иде Кремль тәрәзәсенә. Бөек юлбашчы үзе эшләп утыра торган бүлмә- < ней тәрәзәсенә үк кунасы иде. Кош булып сайрап кына сөйләп бирәсе - иде апа Миңлегөл апаның шатлыгы, рәхмәте турында да... бездәге әле күңелне әрнеткән нәрсәләр турында да Анн ры. әйтәсе иде ана- сүзем — сүз, иптәш Сталин, мин барыбер БГТО значогына да. «Яшь Ворошиловча а гучы» значогына да нормалар т шшырачакмын, алайболай фашистларгамы, самурайларгамы каршы җибәрергә көрәшчеләр кирәк булса, мине дә оныта күрмә әле. диясе иде. Юкса. әнә. Испаниядәге сугышка да тәки барып булмыйча калды.. ...Үсмер чакның татлы һәм тынгысыз, борчу.ты һәм ашкынулы уй- хыяллары! Иге дә. чиге дә юк аларның Әмма очына чыгасы килә. Очына чыгасы һәм... язасы килә болар турында. Язасы килә... Ә болай, гел яза да идем инде үзе Көндәлек язам, мәктәп стена газетасына мәкаләләр язам, шигырьләр чыгарам. Мәктәптә төрле төрле түгәрәкләр <шли башлавы турындагы бер хәбәрем «Яшь ленинчы» газетасында да басылып чыкты. Аннары тагын, тагын хәбәрләрем басылды. Газетада чын басма хәрефләр белән үз фамилияңне күрү бнк тә инде күңелле иде, ләкин... Матур иген, чын язучыларча игеп, чын әдәби әсәрләр язасы килә иде шул минем Җәйгә чыгуга Фәритләр. Мөхәммәтханнар. Мәгъсүмнәр билләренә зурлар кебек билбаулар буып, аякларына шыгырдап торган чабаталар киеп аллылар да колхозда атлы эшләргә йөри башладылар Мина исә. укытучы малаена, андый эшләр кушмадылар. Миң җәяүләп кенә чүп утарга йөрим Җитмәсә, җыен чәрелдек кызлар, карт әбиләр белән Гарьлеге никадәр! Мин, моңа протест йөзеннән, басуга барганда да. кайтканда да әбиләргә, кызларга нярмнм. Үз эш мәшгулем минем юл буе таш ыргы там балчык ыргытам. Тегеләр әбәткә туктаганда да, су коенырга төшсәм дә эшем гел шул. Кулны күнектерәсем, граната ыргытуда норма тапшырасым бар бит. Күңелне тагын бер нәрсә бик борчый Фәрит рус теленнән көзге сынауга калды да. миңа отряд советында аңа булышуны йөкләделәр. Әмма ничә мәртәбә әйтеп карасам да, малай кулын гына селти. «Җәй озын, өлгерермен әле»,— ди. Кайвакыт «Әй, эчемне пошырып йөрмә- ле»,— дип тә җибәрә. һәр елдагыча, сабан туйлары алдыннан, физкультура укытучыбыз Хафиз абый малайларны мәктәпкә җыйды. Без бу көнне һәрвакыт түземсезләнеп көтеп ала идек. Үзенә күрә, кече сабан туе кебегрәк, шаулап-гөрләп тора мәктәп ишек алды ул көнне Йөгерү, сикерү, баганага менү, пластунча шуышу, турникта уйнау буенча ярышлар уза. Аннары җыйнаулашып Симет суы буена төшеп китәбез — йөзүдән ярышырга. Быел мин бу көнне аеруча зарыгып көттем. Ярыштагы яхшы нәтиҗәләр БГТО значогына нормалар булып та хисапланачак, ә минем граната ыргытудан ярышасым бик килә иде. Тырышлыклар бушка китмәгән икән. Әйбәт ыргыттым бу юлы гранатаны! (Алгарак китеп, шуны да әйтми түзә алмыйм. Соңрак фронтта, ай, бик кирәк булды бу граната ыргытырга өйрәнеп йөрүләр. Бервакыт, нәкъ шуның аркасында гына да исән калдым бугай. Монысы турында — киләчәктәге бер истәлек хикәямдә.) Шатлыгымның иге-чиге юк иде. Фәрит тә бар ярышларда да алдынгылардан булды. Ләкин малайның бер дә куанганы сизелмәде. Әллә көзге сынауга калуына борчыла микән? — Фәрит-малай, тырышсаң була икән бит. Мин дә шәп ыргытам хәзер гранатаны. Сине куып җиттем дисәң дә була. — һе... Зерә дә уңган малай инде син. Галәмәт! — Фәрит-малай, әйдәме, син дә көзге сынауга хәзерләнә башла. Әйтәм ич, тырышсаң була икән. Әйдәме, иртәгә үк башла. Мин дә килермен. Фәрит теш арасыннан гына теселдэтеп төкереп куйды — Килеп йөрмә лутчы,— диде. — Нигә инде? — Шулай. Эшкә барасым бар минем. — И малай... Күчми калсаң, нишләрсең? — Калсын... Мин быел бәлки бөтенләй дә укымам. — Нигә алай инде, Фәрит? — Нигә-нигә... Әбигә төймә, апага хөрмә, балдызга сөрмә, ә миңа... төрмә. — Төрмә-ә! Шундый да такмак буладырые! — Була икән шул менә,—диде Фәрит кинәт бик җитдиләнеп һәм бөтенләй зурларча тирән көрсенеп куйды — Син нәрсә беләсең со-оң'— диде дә кулын селтәп читкә борылды. Беразга сүзсез генә утырдык. Икебезнең дә бик яман борыннар сызгыра башлады. — Сиңа нәрсә? Әтиең укытучы Укудан башка ни гамең бар’ — диде бераздан Фәрит һаман да читкә караган килеш — Ә минем әти юк шул инде... Өченче ел менә. Әни әйтә, төп таянычым син, ди Апа бар да бит... Аңа нәрсә? Кияүгә чыкты китте... Тиздән менә ычкынмагае да. Мин аның әле ни арада шулай зураеп киткән кытыршы-кучкыл кулларына текәлгән килеш тынып калдым Аның шушы сүзләре берничә көн буе колак төбемдә әледән әле яңгырап китә кебек иде. һәм менә... Мондый уй-ният башыма ничек килеп төшкәнен һич әйтә алмыйм, мин Фәрит турында әкият язарга булдым. Хәер, Фәрит турында гына да түгел Бәлки әле, ничәмә айлар буе күнелгә һич тынгылык бирми азаплаган бар уйларыма да җавап булыр бу. Язарга, язарга!.. Ятсам-торсам да, кая гына барсам да хәзер уйла- ♦ рымда бары шул гына. Басуда чүп утаганда кызларның чыр-чуы да колагыма керми хәзер, кулларым билчәннәрнең, шайтан таягының әниләрен бөтенләй тоймый. Башымда инде әкиятнең бөтен эчтәлеге әзер диярлек. Исемен дә таптым — «Ялкау сандугач». Өйалдындагы иске сандык — минем хәзер эш өстәлем. Басуда безнең түземлелек әллә ни озакка җитми, кояш төшлектән авышуга, авыл юлына таба карый башлыйбыз. Кайтып ашап-эчүгә үземнең «эш өстәлемә» ашыгам. Язам... Язам да бозам. Күңелдәге шундый да матур сүзләр кәгазь « битенә төшә башлагач, нигә болай төссезлэнеп-ямьсезләнеп калалар сон әле? Мин тагын язам, татын бозам... Әнә шулай гел бозып яза торгач, х матур гына җөмләләр дә килеп чыга. Әй, күңелле дә була соң андый ч чакларда!.. Әле матур чыккан бер җөмләнең шатлыгы никадәр, әкнят- * не бөтенләй язын бетер!әч. ничек кенә булмас бу шатлык! Язып кына бетерим!.. Фәрит тә аңлар аннары. Минем әкияттәге ® сандугач баласы да, ялкауланып, әнисенең, укытучыларының сүзләрен и колагына элмичә, очарга өйрәнми нөри-йөрн дә бер көнне кызык була. © Ана усал песи һөҗүм итә. Ярын әле, өлкән сандугачлар коткарып калалар үзен. S Ятып бетергәч. Нәфикъ абыйга да күрсәтәсе булыр моны Барып чык- < канмы минем әкиятем, кай җирләре килешеп җитмәгән — шулар турын- о да сөйләшәсе булыр аның белән. Минем инде Нәфикъ абый белән күптәннән бер сөйләшәсем килә, аннан, роман язучы кешедән, язуның серләре турында сорашасым, күңелне борчыган нәрсәләрне дә аңа сөйләп бирәсем, киңәшләр сорыйсым бик килә иде. Ләкин моңа кыюлыгым җитми иде. Инде менә, үзем язган әкият тотып килгәч, шулай җан бушагып сөйләшергә дә юл ачылыр. Ләкин андый сөйләшү булмый калды... Әкиятемне язып бегсреп, инде моны берәр редакциягә җибәрим микән, юк микән, дип икеләнебрәк йөргән көннәрем иде Әти велосипед сатып алган иде ул жәйне. Кибеткә андый нәрсәләр бик сирәк кайта иде әле, кемнәндер кулдан алган. Үзе велосипедта йөри дә белми, машинасын мөгезеннән генә сөйрәгән килеш, күзлекләренә. кечкенә сары мыегына кадәр балкып кайтып керде. Ләкин әтинең шатлыгы озакка бармады Йөрергә өйрәнеп маташканда, егылган. Шактый әйбәт барып төшкән, ахры, уң кулын күтәрә дә алмый, сулыш алулары бик кыен, ди. Район врачлары ни әйтергә дә белмәгәннәр, Казанга барып күренергә кушканнар. Әти велосипедын хуҗасына кире бирде дә шәһәргә җыена башлады. Сулышлары кысып, кулларына бер нәрсә дә күгәрә алмаганга микән, иптәшкә үзе белән мине дә алырга булды. Әни бнк кайгыра, аланын да күзләрендә яшь, ә минем шатлыклар эчкә сыймый. Әкиятемне дә үзем белән алыйм да <Яшь ленинчы» яки «Пионер каләме» редакциясе кешеләренә күрсәтеп кәрыйм әле. Казанга инде икенче килүем иде минем. Шунлыктан, шәһәрнең биек- биек зур йортлары, бихисап машиналары, борынны үзеннән-үзе җыерта торган әчкелтем тыгыз һавасы 6v юлы әллә нн шаккатырмады Хәтта чат саен сатыла торган түгәрәк-түтәрәк морожныйлары да ул кадәр ҖИЛӘКЛЕ АЛАННАР үк авыз суларын китермәде дияргә була... Барлык редакцияләрнең дә Матбугат йорты дигән җирдә урнашуларын үзем дә язгалап торган адреслар буенча белә идем. Әти, мине дә җитәкләп, үзенең больницасын эзләп йөргәндә, күзләрем гел эзләнә иде. Әнә шул Матбугат йорты дигәннәре очрамасмы?.. Ниһаять, әти, бик озак чират торып, врачка күренеп чыкты. Бик шатланып чыккан. Ике кабырган сынган, бөтенләй пустяк, ай тулганчы ук ялганыр, дигәннәр. Аннары без, өстенә бик зур хәрефләр белән «Пиво» дип язылган бер ишек төбендә тукталып калдык. Ниләр сөйләштек, ничек килештек — хәтеремдә юк — әти шул ишеккә кереп китте, мин Матбугат йортын эзләп киттем. Озак эзләдемме, тиз таптыммы — анысын да хәтерләмим Менә мин шушы изге йортның коридорында йөрим. Ишек саен «Фәлән редакция:» дип, «фәлән бүлек», «редактор», «җаваплы секретарь» дип язып куелган. Әгәр кыюлыгым житсә, ул ишекләрнең һәммәсен ачып-ачып карап йөрер идем. Ниндирәк кешеләр икән алар, газета кадәр газета чыгаручылар, матур итеп тә, усал итеп тә, көлкеле итеп тә яза белүчеләр? Хәер, коридор буйлап, кулларына кәгазь тоткан, папка, я портфель күтәргән кешеләр гел үтеп-сүтел йөри. Тәрәзә төпләренә таянып, икәүләп, өчәүләп сөйләшеп торучылар да шактый. Кем белә, я берәр язучы, я берәр редактор-фәләндер инде алар, һәркайсыннан да: «Син кем?» дип сорап йөрсәң икән... Авылга кайткач, «мин фәлән язучыны күрдем» дип сөйләргә әмма дә шәп булыр иде. Йөри торгач, «Пионер каләме» редакциясе» дигән ишек янына да килен чыктым. Йөрәгем дөп-дөп тибеп куйды. Кара пыялага алтын белән язган кечкенә вывескадан күземне ала алмыйча карап тордым да кире борылдым. Тагын килдем, бу сихри ишек тоткасына үрелергә тагын көчем җит.мәде... Шулай йөренгәндә, ул бүлмәдән бер абый бик ашыгып кына чыкты да, ишеген дә ябып тормастан. кызу-кызу китеп барды. Башта коридорның теге як стенасы буена ук басып, бу ачык ишеккә карап тордым, аннары якынрак, якынрак... Менә бусагага ук җиттем... Орышучы-куучы булмагач, эчкә үк үттем. Зур, бик зур тәрәзәсен искә алмаганда, гап-гади бүлмә икән. Өч өстәл. Түрдәге өстәл артындагы абый миннән аз гына зуррак ике малай белән сөйләшеп утыра. Ишеккә якын өстәл хуҗасы башын да күгәрмичә яза. — Ни йомыш, энем? — диде шул абый кинәт язуыннан башын күтәреп. Бәген битем, хәтта күзләремә кадәр җылынып китүеннән бик яман кызаруымны сиздем. — Мин менә... бер әкият язган идем,— дия алдым. — Алайса, син аны, әнә, Алиш абыеңа күрсәтерсең,— диде абый башы белән түр өстәлгә ымлап.— Егетләр белән генә сөйләшеп бетерсен дә... Шул якка карап каттым да калдым. Алиш абый! Хәреф таный башлавыма аның «Отряд флагы» дигән, «Дулкыннар» дигән, «Ант» дигән китапларын, «Якты күл буе» дигән калын китабын да укыган, матур- матур әкиятләре җыр кебек күңелемә сеңеп калган бик яраткан язучымның үзе янына ук килеп кергәнмен ич мин! Дөресен әйткәндә, мин бу «Ялкау сандугач»ымны А. Алишка охшарга тырышып яздым да ич инде... Өнем микән бу, әллә төшем микән? — Утырып тор, энем,—дип, теге абый дәшкәч кенә аңыма килгәндәй булдым, стена буендагы урындыкка барып утырдым. Ә күзләрем гел Алиш абыйда. Әнә ул, янындагы малайлар белән гап-гади итеп, елмая-елмая сөйләшеп утыра. Шундый итеп елмая... Кара калын кашлары чак кына талпынып куя да ягымлы коңгырт күз- абыйны гел күреп, аның белән гел сөйләшеп йөрүче малайлар!.. Дөре- ♦ сен генә әйткәндә, ул малайларның әнә шул бәхетеннән көнләшеп уты- а руым иде минем. 5 Ниһаять, малайлар урыннарыннан тордылар. Алиш абын да горды, 4 малайлар белән кул биреп күрешге. аларны ишеккә таба озата барды * Малайлар чыгып китүгә, Алиш абый миңа таба борылды. 5 — Танып бетермимме?.. Кайдан әле син?—диде. — Мин авылдай килдем. Мәңгәрдән. о — Ә. шулаймы? Исемен ничек әле? — диде Алиш абый һәм бер к кулын тидерер-тидермәс җилкәмә таба сузып, өстәле янына алып кнгте 5 Авылыбыз турында, балаларның җәйге яллары ничек үтүе, колхоз- < га ничек булышулары турында сорашып утырды Алиш абый. Аннары ә ул минем дәфтәрне кулына алды, әкиятнең озынмы-кыскамы икәнлеген < чамалады булса кирәк, дәфтәр битләрен тиз-гиз актарып карады, укый башлады... Шуннан соң Алиш абыйның ни әйткәннәрен минем гомергә оны гасым юк. Менә ул башын күтәрде дә сизелер-сизелмэс кенә елмайды. — Ялкау сандугач дисең, ә?.. Игътибар иткәнең бар микән, халык әкиятләрендә, бигрәк тә халык җырларында сандугач гел уңай образ итеп, үзенә бер сафлык һәм мәхәббәг символы итеп алына. Шулай түгелме? Мнн нәрсәдер мыгырдандым. Юк, игътибар иткәнем юк иде. — Мнн бала чакта ук ишеткән әкиятләремне, җырларны, мәкальләрне бер дәфтәргә яза бара идем. Синең дә юкмы андый дәфтәрең? Мин башымны тагы да ия төштем. Юк иде минем андый дәфтәрем. — Ә болан, әйтер фикерең әйбәт синең. Чыннан да, ялкау булырга ярамый безгә. Ялкауланыр заман түгел бу.— диде Алиш абый һәм кулындагы карандашына гекәлгән килеш, тукталып калды Калын кашлары тагын бергә кушылды диярлек. — Юк, ялкауланырга ярамый,— дип кабатлады. Аннары ул минем кулъязмадагы җөмлә кытыршылыклары, уңышсыз чагыштырулар турында сөйләп кнгте. — Гомумән, бнк нык уйланып, өр-яңадан язып кара әле син әкиятеңне,— диде,— Җиңел генә тумый бит ул әйбәт әйберләр... Менә сии малайлар колхозда бнк тырышып эшлиләр дисең, БГТОга нормалар тапшырдык дисең, ә укуда ялкауланучылар бар дисен Нигә алай икән сон? Бу турыда төптәнрәк уйлап карарга кирәк гер. Бу бүлмәдән, гомумән, бу йорттан ничек чыгып киткәнемне аз гына да хәтерләмим. Әмма шунысы бнк истә: якгы иде, бигрәк гә инде якты, кояшлы көн иде ул. Аяк атлаулары гаҗәп җиңел иде. ләреннән, ап-ак тешләреннән күңелле-якты нурлар сибелә сыман Нурлар сибелә дә, каршысында утырган малайлар да елмая. Малайлар да елмая һәм. мин дә елмаеп утыруымны сиздем. Гуя Алиш абый минем дә күптәнге танышым, гүя Алиш абый сүз арасында гына мина таба бер-ике күз ташлавы белән мине дә инде үз итеп өлгергән Ни өчен килүемне, кесәмдәге дәфтәремне бөтенләй дә оныттым мин бу минутларда. Бик тә инде күңелле иде, рәхәт иде миңа Алиш абыйга карап утырулары. Менә аның йөзе җитдйләиде. Калын кашлары бергә кушылдылар диярлек. Ияк очы азрак чокырланып тора икән, бая елмайганда анысы сизелмәгән иде. Шулай җитдиләнеп, ул салмак кына тавыш белән малайларга нидер сөйли башлады. Шул чак миндә сәер бер хис уянды. Аллавымча, Алиш абый каршында утырган ул малайлар Казанныкылар. Сизүемчә, аларның инде бирегә беренче генә килүләре түгел. Нинди бәхетлеләр алар, Алиш ҖНЛӘКЛВ АЛАННАР Дөньяга сыймас бу зур шатлыгымның сәбәбен мин соңрак төшендем. һәм еллар үткән саен төшенәрәк барам. Халкыбызның авыз иҗаты җәүһәрләре, авылның үз һавасы кебек, миңа бик тә гади нәрсәләр иде әле аңарчы. Миңа, аларга караганда, китап сүзе кадерлерәк, басма сүз тәэсирлерәк иде. Алиш абын гади генә итеп мине үз җирлегемә якынайтты. Ай, бәрәкәтле җирлек... Аннары, бик уйландырды мине бу очрашу. Күп булса ун минутлык сөйләшүдә әнә никадәр олы гыйбрәт! Алиш абыйның «Ялкау булырга ярамый безгә ...ярамый!» дигән сүзләрен дә төшенгәннән-төшенә барам. Кара фашизмның әле үз оясында гына котырынган елларында ук, үзенең «Берлин» дигән, «Ант» дигән хикәяләре белән безгә бу дәһшәтне кисәткән олы йөрәкле язучының бик тә борчылып, сиземләп әйгкән сүзләре булгандыр ул. Шулай булгандыр. Әйе. ялкауланырга һич ярамый иде. Шул көзне үк Хасан күле буенда япон самурайлары белән канлы бәрелешләр булды. Аннары, Халхин-гол, аннары фин сугышы, аннары 1941 елның дәһшәтле июнь таңы. Алиш абыйның шушы с\гышта легендар Муса көрәштәше булып, җырлыйҗырлый үләчәген. Мөхәммәтхан белән Фәрит кордашларымның да шушы сугышта башларын салачакларын ул вакытта әле кайдан беләсең?.. Аланнар, җиләкле аланнар! Күп әле минем сездә җыячак җиләкләрем! Ноябрь. 1969