ГРАЖДАНИН НӘНИ БУЛАМЫ, ЯКИ 437 СОРАУГА ҖАВАП ТУРЫНДА «КЫЗЫКЛЫ ИТЕП ЯЗАРГА КИРӘК!»
Соңгы еллар балалар поэзиясе турында сүз барганда, аңа яңарыш китергән сыйфат итеп, мөгаен, юмор жанрының үсеп китүен, формалары баеп, төсмерләре төрлеләнә баруын әйтергә туры килер. Әйе, соңгы елларда тапкыр һәм кызык язылган әсәрләр өстенлек итә. Бари Рәхмәт, Әхмәт Фәйзиләр традициясенең тагын да үсүе, киңрәк таралуы, балалар поэзиясенең перспективалы дөрес үсеш юлына чыгуы бу. М. Горький куйган тел бурычларның берсе дә шул бит. «Балалар өчен кызыклы итеп язарга кирәк!» дигән иде ул. Әлбәттә, кызык өчен кызык язу турында сүз бармый. Баланы җәлеп иткән, аның күңелен яулап алган шаян сүз эчендә рухи витамин булсын. Юмор һәм сатира үзенә күрә профилактика ул — хәзер никадәр нәтиҗәлерәк эшләсәк, җәмгыятьнең бер әгъзасы булачак шәхестә төрле «чирләр» шулкадәр азрак булыр. Гражданин рухи иын һәм сәламәт булып үссен өчен, аны төрле «йогышлы микроблардан» сакларга, алар- дан арынырга булышырга кирәк. Юмор һәм сатира—бик үтемле жанр. Чуковский, Маршак, Михалковларның киң танылуының, балаларның рухи дөньясына зур тәэсиренең сере шунда. Андый әсәрләрне укып бала тормышка актив мөнәсәбәттә булырга, начарны яхшыдан аерырга өйрәнә, үзендә принципиальлек сыйфатларын үстерә. Бу жанрда уңышлы әсәрләрнең берсе итеп өлкән шагыйребез Хәсән Туфанның «Юкмыш бабай малаекн күрсәтер идем. Әкият балаларның гадәт-холкын бөтен нечкәлекләре белән белеп, шуны гаҗәеп табигыйлек белән хәрәкәттә күрсәтеп язылган. Монда күңелне кытыклардай серлелек тә, маҗаралар да, адым саен көткән сынаулар да бар. Әкиятнең теле шулкадәр табигый — укучыны, әлеге торна кебек, әкият дөньясыннан очыртып кына бара. Ә «хәйләкәр» Туфан төрле маҗаралар арасында, сиздермичә генә, Бәлкәй атлы малайның нинди намуслы икәнлегенә ишарәләп, нарасый күңеленә намуслылык өчен горурлану салып куя. Бу әсәрдә өйрәнер нәрсәләр күп. Балалар белән нәкъ менә шушы дәрәҗәдә сөйләшергә кирәк. Әкият, димәктән, «Юк, әкият сөйләмим, алдарга да теләмим», дип башлый И. Юзеев «Пони малае нәни җирәнкәй» турындагы кыйссаны. Беренче юлларында ук мавыктырып, ияртеп алып китә. Җәнлекләр дөньясына сәяхәт ясауның оста алымы табылган. Укучы, экскурсия кылып, дөнья белән танышып йорим дип башына да китермидер, аның кеше кайгысына үтә сизгер күңеле Пони малаеның язмышын кайС гыртв. Чыннан де. бер карасаң, кызгеидыру дигән нәрсә сизелеп •*•» сымлЯ, тик хикәяләүдә естеилек иткән хер аһәң, җорлык, куерган болытлар естеидэ кояш барлыгын сиздереп, яктырып тора. Эсер балаларны табигать белән таныштыруга багышланганмы! Алай гына түгел. Пони язмышы белән кызыксынып, бала денъяда социаль тигезсезлек, хаксызлык барлыгын тешенә башлый. Әнә бит, шахтада күмер ташыган Пони күпмә нужалар ♦ күргән! Кыйнаганнар, имгәткәннәр аиы, усал булган хуҗалар. 3 бәхетемне эзләп. Гани, Мин килдем сезнең илгә,— > ди ул. Минемчә, есәрнең әһәмияте әнә шунда — зур нәрсәләр турымда гади итеп, = бала күңеленә үтәрлек итеп сейли белүде. х Юмор терле авторда үзен терлечә сиздерә, терлесендә торге микъдарда. Әмма Я уртаклык шунда — шагыйрьнең аһәңен һәм шигъри телен, хикәяләвем ихлас иткән = сыйфат ул. 3. Туфайлоаа шигырьләрен рәхәтләнеп укыйсың, алар шатландыралар. $ тормышчан табигыйлекләре, гадилекләре белән күңелне җылыталар. Автор балалар J психологиясен яхшы белә, алар белен тиңгә-тиң булып сейләшә. Әсәрләрне үз иттер- ген, җан керткән сыйфатларның берсе әнә шул — юмор. Үзенең барлыгын да әллә ни белдерми кебек, әмма шигырьгә тәм биреп тора. * Гел җитди генә язган шагыйрьләрнең дә, балаларга багышлагач, күңелләрендә „ посып яткан шуклыклары ачылып китә. М. Шабвеяның «Гомерлек бәйрәм» җыеиты- s гыида ул сыйфат, я гыйбрәтле бор мәзәк булып, я тел кермокләндергәч булып ялты- pan куя («Тәкә тауда», «биш мәченең биш башы»), Р. Мингалимов, Р. Вәлиева җыен- ь. тыкларында да мәктәп балалары тормышыннан алып язылган талкыр чишелешле шигырьләр бар. Балалар шигъриятендәге бер вакыйга турында аерым әйтәсе килә. Сүз Нәкый are *• Исәнбәтнең «Балалар шатлана» китабы турында бара. Татар баласының йез еллар буе иҗат иткән алмазы һәм гәүһәрләре — җырлы-сүзле уеннары, такмак-такмазалары, санамышлары тупланган анда. Без бу китапны укып, такмазаларын ятлап үстек, ул бала чегыбызның кызыклы бер бәйрәме булып исте калды. Инде тылсымлы бу китапмы кулына алгаи хәзерге буын күңелендә дә шигъри хис уянмый калмас, сүзме тоярга, бәтмәс-токәнмәс яшерен байлыгын ачарга ойрәтер уп, күңелләрен баярак, тормышларын кызыграк итәр. Фольклор үрнәкләре шигъри тәрбиянең беренче һәм бик үтемле чарасы. Аерым алганда, юмор хисен тәрбияләү мәктәптә ничек дәвем иттерепә соң! Дәреслекләргә махсус тукталасы булганлыктан, бу урымда шуп ягыма кагылырга уйлыйм. Балалар табигатьләре белән һәрвакыт шаян, тапкыр һәм җор, әсәрләрдә до нисбәт юмор ягына шактый тартып тора дидок. Ә хәзерге дәреслекләр шулкадәр коры, шулкадәр җитдиләр — пионерлар әчем түгеп, акыл иясе пенсионер абзыйлар эчен язылган диярсең. Бу яктан без бәхетлерәк булганбыз мием. Уя чактагы дәреслекләрдә шаян рәсемнәр дә, мәзәк шигырьләр до шактый иде. Алермың берсе дә буш келко булмаган. Келү белән бала үзендәге шундый яклардан баш тарта, үзен андый җитешсезлеклордән аерып куя. Кешедә юмор хисе — акыл билгесе, рухи ныклы» билгесе, кыенлыклар алдында сыгылмаска ярдом итә торган асыл сыйфвтлврның берсе. Бу сыйфат Муса >Целмлгә палач балтасына башын тоткан кое шаян шигырьләр язарга, фашистларның үз вино- ремдә алардан үтергеч нолоргә. дошманнар алдында елмаеп үләргә коч биргем! Күптем түгел «Смена» журналында атом су асты кәймесе капитаны белән интервью игълан ителде. •Кешедә нинди сыйфетмы сез барыннан да югарырак бәһалыксыз»! — дигән сорау га, үл: •Намус, батырлык, юмор хисе»,—дип җавап бирә Күпме күргои сугышчам комам- дмр бу сыйфатны намус, батырлык белән янәшә «уеп сойм! Тирем мәгънә бар монда, гыйбрәтле сүзләр бу. Юмор безнең арсеналда әйе нинди формада да тора икем! «УЙЛАР КЕРӘ КҮҢЕЛЕНӘ. УЙЛАР КЕРӘ КҮҢЕЛЕНӘ... Нисбәтлек теориясен ничек ача алдыгыз, дигән сорауга Эйнштейн: деиьяга бела- лар күзе белән карау ярдәм итте, дигән. Әйе, олылар тирә-юньне күнегелгән гвд»т буенча, төпченүсез, әзер хакыйкать итеп кабул итсә, балалар тормыш күренешләрен яңа баштан үзләре ачыш ясап, үзләренчә бәяләп үсәләр. Галимнәр санап караганнар: 4 яшьтәге бала көнгә уртача 437 сорау бирә икән! Әлбәттә, җавапның байтагы балалар әдәбияты өстенә төшәдер. Мавыктыргыч һәм кызыклы булуы өстенә, әсәрләр тормыш турында мәгълүмат та бирсен, танып-белүгә ярдәм итсен. Күпне белергв омтылган тиктормас балалар белән уртак тел табу өчен, әдип үзе дә дөньяга сокланып карау куәсен югалтмаска, балалар белән беррәттән өр-яңа итеп күрә белерг» тиеш! Бала барысы белән дә кызыксына, аның башында уйлар туа, ул уйлана, фикер йәртә башлый. «Уйлар керә күңеленә» дип башланган «Беренче уй» шигыренде Р. Мингалимов шул халәтне сурәтли. С. Сөләйманова да күңел офыклары ачыла барган малайны күреп алган: Урамда юллар такыр да. Дөньяда терле хәлләр. Кайдадыр сугышлар бара, Шуларны уйлый Әнвәр. («Йолдызлы каеш билдә») Әнә шулай, балалар тормышына җирнең хәвефле язмышы килеп керә, традицион тынычлык күгәрчене аңа Вьетнамның утта янган шәһәр-авыллары, ятим балалары турында сөйли (Н. Арсланов. Бала белән күгәрчен). Күз алдыбызда, турыдан-туры йогынтыбыз астында, киләчәк кешесе — 2000 елларда яшисе шәхес формалаша. Димәк, шактый елларны алдан күрергә, киләчәк дәрәҗәсендә булырдай зәвыкларга нигез салырга тиеш булабыз. Бала чакта алган тәэсирләрдән, тәрбиядән олы кеше җитешә бит. Зур әдәбиятка килүче барлык укучылар да балалар әдәбиятында әзерләнә. Нинди укучылар килүе балалар әдәбиятының бүгенге торышына да бик бәйле. Әйе, тормыш кинофильм түгел. Монысын карарга ярый, тегесен ярамый, дип балаларны читтә тотып булмый. Тормыш хакыйкатен төшенеп, үзләренең гражданлык карашларын ачыклап, кетлаулы тормышка, актив көрәшкә әзер булып үссен алар. Әсәрләребез белән мөстәкыйль фикер йөртергә, хаклыкларына инанган, карашларын тартынмый әйтерлек һәм якларлык кешеләр үстерергә булышыйк. Әлегә моңа ирештек дип үк раслап булмый торгандыр. 4 яшьтә көненә 437 сорау биргән бала, мәктәптә очрашулар вакытында, мәсәлән, бер сорау бирергә дә аптырап кала. Я булмаса, кулына язып тоттырган кәгазьдән тотлыга-тотлыга әзер фикерне укый... Шундый тәэсир кала: балаларга чын тормыш турында сылап-сыйпабрак төшендерергә, җиңелләштереп күрсәтергә тырышабыз кебек. Бәлкем, балаңны кыенлыклардай сакларга инстинктив омтылудыр бу. Мөстәкыйль тормышка аяк басып, катлаулы тормыш белән очрашкач аптырабрак калмасмы, күңел кайту кичермәсме ул? Балалар күңеленә берни өстәми, аңын кузгатмый торган тезмәләр күренгәли тора. Н. Гайсинның «Яңа өйгә күчкәч» дигән сайланмаларын укып чыккач тә канәгатьсезлек хисеннән арынып булмый. Асат кына, бик асат кына, уйсыз-дулкынланусыз гына тезеп бара ул юлларны. Шаблон рифмалы строфалар күңелгә кагылмый гына, гел бер кәйгә әйләнеп торалар. Тыштан караганда, шигырь бар, ә эчкерәк керсәң — шигърият юк— М. Фәйзуллинаның биш-алты шигырьдән торган бизәкле китапларын укыганда матур гына тәэсир кала торган иде. Бергә җыеп укыгач, кайбер шигырьләр беркатлырак балаларны күздә тотып язылгандай тәэсир калдыра, «бер күзәнәкле» шигырьләр дә очрый. Г. Латыйпның «Дусларым минем» җыентыгында утызлап шигырь. Күбесе гап- гади информация, эстетик кыйммәте, гыйбрәте, табышы, тапкыр ситуациясе юк. Интонациясе, аһәңе, хикәя ителеше табигый булмаганнары бар, балалар турында олылар өчен язылган шигырьләр дә берничә. Нәкъ мена шушы урында, минамча, сүзнең омы балалар едәбияты тәнкыйтенә барып тоташа. Кызыклы һем гыйбрәтле яңалыклары булган балалар поэзиясенең нинди характерлы яклерыи күрсәтүе белән мактана ала ул? Рус балалар поэзиясендә, милли әдәбиятларда эчтәлек ягыннан тирәнәю, форма ягыннан гаять төрлеләнү процессы бара. Шул поэзия дәрәҗәсеннән һич тә ким булмаган, еш кына әйдәп барырлык хәлдә булган әдәбият белгечләре бар аларның. Ирешелгәинәргә иҗади, фәнни анализ ♦ ясала, тел үсеш тенденцияләре ачыклана, дөрес перспектива билгеләнә. Әдәбият— . тере организм, яңадан-яңа мәсьәләләре әледән-әле туа тора аның. Без дә аерым 3 әдәбият утравында яшәүче Робинзоннар түгел, безнең дә уртак якларыбыз бардыр. < Бәлкем без Бөтенсоюз әдәбиятында үтелгән этапны иҗат ачышлары дип күтәреп йери- £ бездер. Моңача балалар поэзиясенә ниндидер ташлама я;алырга тиешле тармак дип 3 карап киленде, чын мәгънәсендә олы таләпләр куймадык шикелле. Ә бит бары зур = максатлар гына, зур таләпләр генә зур нәтиҗә тудыра ала. Бер-беребезнең кәефен 2 кырмыйча гына, ирешелгәинәр белән бик канәгать булып яшәргә дә мемкин Тик бу ~ узеңиең көчсезлегеңие тану, әдәбиятларның алгы сафына чыга алмау белән башта ук = ризалашу, потенциаль көчләрне эшкә җикмәү булыр иде Ягъни, чын иҗат булмас 3 иде. Чын иҗат һәрвакытта иң югары биеклекләргә омтылган, иң яхшы үрнәкләр 3 белән ярышырга җөрьәт иткән һәм җиңеп тә чыккан. Үсеш шулай бара. Язучыларга < зур таләпләр куябыз икән, бу. бер үк вакытта, укучылармы үстерү турында да — кайгырту дигән сүз. Ә бәлкем кемнәргәдер заман дәрәҗәсендә булган тынгысыз, ф акыллы укучы дәрәҗәсенә күтәрелү дә кирәктер? Үзеннән түбәнрәк икәнеңне сизсә, _ укучы бит ул аерылышу турында эш кузгатып тормый, ташлый да китә. Өзеп кенә а әйтү до кыен, бездә төнкыйтьчелорнең кайсы балалар поэзиясен даими күзәтеп, = гомумиләштерүләр ясап, нәтиҗәләр чыгарып бара икән* Мөгаен, юктыр, сизелми. Балалар әдәбиятына багышланган 1957 елгы киңәшмәде, әйтик, Н. Юзиеенең бала- - лар әдәбияты тәнкыйте турындагы доклады куелган иде Ул әле дә актуаль яңгырый, н- күп проблемалары хәл ителгәнне көтә. Мондый очракларда кабаттан кайтып, үтәлеш- 3 не тикшәру дә зыян итмәс иде. > « 3 •ҮСӘСЕ БАР ШУШЫ ҖИРДӘ ӘНВӘРНЕҢ. ОЧАСЫ БАР ЙОЛДЫЗЛАРГА КАДӘРЛЕ.-» Баланың уй дөньясын, фикер хәрәкәтен, күңелен күрсәтү юмордан бигрәк, лирика өстене тәшеө кирәк. Уенсыз-шаярусыз сөйләшергә тиешле темаларыбыз шактый. Балалар лирикасына бәя биреп җиткермәү дәрес булмас. Берничә ел элек Ш. Маннурның «Нәниләргә дәүләргә, дигән китабы чыкты. Автор зур месьәлелер турында сөйләү өчен ясалмасыз, ихлас әңгәмә ачкычын тапкай. Шигырьләрдә кереште үткәч данлы елларыбыз героикасы да. сокландыргыч үзгәрешләре белән бүгенге тормышыбыз да чагыла Балалар дөньясы бөтен терпелеге белән, белеп суретләнген. Шигырьләрнең сыгылмалы, биеп торган, фольклорга акын теле сөендерә. Шигъри үлчәүләрнең төрлелеге балалар тормышының байлыгын тоярга ярдәм итә. Балаларның үз күңелләренә аваздаш ул шигырьләр. Бу уңай белән сәер бер хәлгә тукталасы кила Ни ечен Ш. Маннурны балалар шагыйре дип атаганнарын ишеткәнебез юк? Олылар ечен дә язганга күрәме?. Әгәр до ул балалар шагыйре исемен күтәреп йергеи кайберәүләрдән күбрәк тә. нәтиҗәлерәк тә, яхшырак та эшләгән булса? Бәлкем балалар әдәбиятында эшләүнең әнә шулай игътибарсыз кала килүе ул есерләрне ниндидер икенче дәрәҗедәгеләр итеп карарга урын калдырадыр? Әйтик, И. Юзеев югарыда телгә алынган әсәреннән тыш балалар өчен җырлар һем үзәнчелекле бер төркем шигырьләр язды, аны олылар җыентыгында бастырып чыгарды. Шул китаптагы бүтән шигырьләрне күрәләр, е менә шагыйрь иҗатының кызыклы яңа ягын ачкан әлеге шигырьләрне күрүче юк. Яки Ә. Баянояның «Васыять» дигән драматик поэмасын һем «Яшь ленинчы» газетасында басылган шигырьләрен кемнең телгә алганы бар? Производствода «материаль кызыксындыру» булса, сәнгатьтә •мораль кызыксындыру» да кирактер. Балалар өчен язган һәр «олылар шагыйрен» кызыксынып укыйсың, яңа эсәрләрея көтәсең. Чөнки иҗатта эшләгән саен яңа яклар ачыла, байый бара бит. Инде »зып күрсәткән Р. Файзуллин, Г. Рәхимнәр иҗатында да ул тармакның онытылмавын теләр идем. Балалар лирикасына һәр автор үзенчәлекле өлеш кертә. Ә. Маликов «Таңбатыр» дип атап, нефтьче турында баллада язды. Ул яшь укучы, ны әкият маҗаралары белән ияртеп республикабыз тормышында зур урын тоткан хезмәт кешеләренең әкиятләргә тиң эшләре белән таныштырды. Балалар өчен күләмле әсәрләр аз. Бу тармакта Р. Вәлиеваның дәвамлы эшләввн әйтергә кирәк. Ул тарихи фактка нигезләп «Ильичка хат» поэмасын язды. «Пионерка Гөлназ»да тыныч көннәрдә эшләнгән батырлык турында сөйләнсә, «Канатлы җайдак» поэмасы Советлар Союзы Герое Марат Каэейга багышланган. Әйе, балаларны сугыш, сугыш уйнаудан тыярга да, алай уйнаган өчен битәрләп шигырьләр язарга да иртәрәк шул әле. Көрәш аеруча катлауланган киеренке бу заманда, Ш. Маннур сүзләрен искә төшерсәк: «Бар эшкә дә, көрәшкә дә әзер торырбыз!» диярдәй яшьләр кирәк. Гадәттә, балалар поэзиясе турында сүз барганда, «олылар шагыйрьләренең* язмаулары турында үпкә сүзләре әйтелә иде. Әлбәттә, шагыйрьләр әле җитәрлек эшләмиләр. Әмма, соңгы елларда балалар өчен чын әсәрләрне алар иҗат иткән, поэзиясен алар алып барган. Үпкә сүзләрен бу юлы балалар шагыйрьләренең үзләренә юнәлтергә туры килә. Мине дөрес аңласыннар, шагыйрьләрне ике төркемгә аерып каршы куярга җыенмыйм. Киресенчә, нәкь менә бүлмәү ягында торам. Балалар поэзиясе өчен барлык шагыйрьләр дә бер дәрәҗәдә җавап бирәләр, барысыннан да бертигез сорала. Тик балалар әдәбиятында шактый эшләгән авторларның пассивлыгы күзгә ташланып тора икән, моны күрмәмешкә салышу дөрес булмас. Картина ниндирәк соң? Җ. Тәрҗеманов балалар поэзиясендә эшләгән еллары турында 1966 елда мемуарлар чыгарды («Ян, йолдызым, ян!»), бер-бер артлы проза китаплары бирде. Яңа шигырьләре күренмәде. Ә. Бикчәнтәева 1963 елда чыккан сайланмаларын яңадан сайлап 1968 елны тагын бер кат чыгарды. Яңа шигырьләре сирәк күренде. М. Фәйзуллинаның соңгы елларда яңа китабы күренмәде. Яңа шигырьләре сирәк булды. Н. Гайсинның сайланмалары турында алдарах сүз булды. Яңа шигырьләре сирәк күренде. Г. Латыйпның былтыргы «Дусларым минем» дигән җыентыгын әйттек. Яңа шигырьләре сирәк күренде. С. Шакирның китабы да, шигырьләре дә күренмәде. Балалар поэзиясенә яңадан-яңа көчләр өстәлә торырга тиеш. Күнегелгән профессиональ гадәт буенча, тәҗрибә җимеше генә булган салкын шигырьләр санын үрчетүче авторлар урынына яңа каләмнәр килергә тиеш. Яңа исемнәр, яңа күңелләр, еш кына, яңарыш алып килүчән булалар. Ә балалар поэзиясе яңа төсмерләр исәбенә байый торырга тиеш. Бала үсә, аның ихтыяҗлары дә, таләпләре дә үсә. Лирикабызда шул туктаусыз үсүче баланың күңеле булсын. С. Сөләймановага кушылып әйтсәк: Үсәсе бәр шушы җирдә Әнвәрнең, Очасы бар йолдызларга кадәрле.- («Тәпи баскан җир») ҖЫРНЫҢ ЕРТЫГЫ БАРМузыка сәнгатебездә шатланырлык үзгәрешләр бар. Музыка мәктәпләренә йөреп белем алу көнкүрешкә кереп, табигый бер хәл булып китте. Нәни куллар хәзер дөнья музыка культурасы үрнәкләренә үрелә. Мәшһүр әсәрләр белән таныш балаларыбыз өчен без нинди җырлар иҗат итәбез? Соңгы елларда нәшрият ноталар белән бастырып чыгарган кайбер җыр җыентыкларын күздән кичердем. Алар шактый. Композиторларыбыз балаларны онытмыйлар шэүкат глликн * ГРАЖДАНИН НӘНИ БУЛАМЫ... ф ничек таптылар икәк ул аерманы? Әллә, гафу итегез, яхшыны ямаиЯан аера белмибезме?.. Г. Зәйнашеваның «Яңа мәктәп», «Яшь бакчачылар», «Ялкау малай». «Исәнме мвктәп> җырлары да коры информациядән узмый, бер калыптан төшкән кебек тонык һәм твс- сезләр, балалар аларны үз җырларыдай кабул итәренә ышанып булмый. X. Вахитның «Җәйге урман» җыры да урман күренешләрен тезеп чыгудан ары китә алмаган, Менә бу балалар җыры, диярлекләре дә юк түгел. 3. Нуриның «Чаңгыларым кыска», «Курчактан сорыйм», Р. Әхмәтҗановның «Космонавтлар җыры» һәм А. Cans- хетдиновның «Җәлил йолдызлары», «Мәңгелек чишмә» шундыйлардан. Мисалларны, ихтимал, арттырып та булыр иде. Бүген борчыганы турында фикер алышасы килде. Соңгы елларда балалар поэзиясендә яңа җилләр исте, яңа тавышлар өстәлде, дидек. Кызганычка каршы, поэзиянең үтемле тармагы булган җырга карата әлегә моны әйтеп булмый. Балалар җырларының рухи дөньясы фәкыйрь әле, уйсыз-хиссеэ, ясалме, шаблон һәм шалтыравык җырлар бар. Җырларның әле күбесе радиодан кат-кат өйрәтеп тә балалар күңеленә ирешми. Ияртеп, канатландырып китәрлек җырлар кирәк! Музыкасы да, сүзләре дә безнең хәвефле һәм катлаулы заманыбызга, бәхетле һәм ышанычлы тормышыбызга, эшчән һәм акыллы кешеләребезнең рухи дөньясына тиң булсын. Онытмыйк: яхшы җыр безнең идеяләребезнең иң үтемле пропагандисты. Бүгенге балалар күңелен — сәнгатебезнең киләчәген — без бары талантлы каләм ияләренә генә тапшыра алабыз. Иҗат принципларын кәсепкә алмаштырган әрсез кешеләргә юл куяога, читтән битараф кына тамаша кылып торырга хакыбыз юк. Югары таләпчәнлек беркайчан да көн тәртибеннән төшәргә тиеш түгел. ДӘРЕСЛЕК ҺӘМ ШИГЪРИ ДӘРЕСЛЕК Балалар өчен язылган китапларыбыз башлангыч мәктәптә укучы һәр бала кулына керәдер дип үзебезне алдый алмыйбыз. Ә менә дәреслекләр һәр укучы кулына керә, алар аркылы бала күңеленә шигърияткә юл ачыла. Узган ел башлангыч класслар өчен дәреслекләр менә нинди тираж белән чыкты: Әлифба — 75 мен 1 класс өчен «Туган тел» — 67 мең 2 класс өчен «Туган тел» — 53 мең 3 класс өчен «Туган тел» — 53 мең 4 класс өчен «Туган тел» — 48 мең Күрәсез, бер елгы гомуми тираж 300 меңгә якынлаша. Соңгы өч класс өчен «Туган телпнең алтынчы-җиденче басмалар булуын да хәтерләп үтик. Димәк, бер алынган шигырь алты-җиде тапкыр басыла! «Яшьлектә белгән — ташка язылган», ди халык. Гомергә күңелдә калуга лаеклы булырга тиештер инде ул шигырьләр? Сүзне башлап китү өчөн, искиткеч зәвык белән эшләнгән, балалар өчен чын-чыи- нан төсләр бәйләме булган «Әлифба»дагы бер шигырьне мисал итеп алмакчы булам. Безнең илдә һәркем эшли Үзе яраткан эштә: колхозларда, заводларда яки зур төзелештә... Шунсы характерлы — «Әлифба»дагы кебек, «Туган тел»дә М. Садриның шундый өч шигыреннән соң «Сезнең семьяда кемнәр бар? Алар найларда эшлиләр?» дигән игезәк сораулар куела. Ни өчен ел эчендә бала бер төрле сорауга бер төрле җавапны дүрт тапкыр кабатларга тиеш? Күрәсең, шаблон шигырьләр шаблон сорау тудырадыр... Укучылардан мондый анкета мәгълүматларын кабатлатуга караганда, хезмәтнең матурлыгы турында мавыктыргыч сүз кузгату мәгънәлерәк булыр иде. Не «чем дәреслектә хезмәткә багышланган коры һам тессеэ шигырьләр урыи алган? Хезмәт белен кызыктыру, балага хезмәт дәртен тойдыру, эш тәмен татыту урынына, ул әсәрләр белән аның куңелен генә кайтармыйбызмы? Мондый шигырьләрнең балага тәэсире булмый калмый, билгеле. Шигырь шундый була икән дип инанган беркатлы сабый шуңа ошатыбрак узе дә яза, редакцияләргә җибәрә һәм басылмп чыкканын көтә башлый. Шигырь мондый булмый, энем, бу бит мәгълүм ф иәрсәгврне естәи-естән санап чыгу гына, дигән җавап алгач аптырап кала: ник алай? Нәкъ шундыйлар безнең дәреслектә бар ич?! Бала бәлкем мавыгуын онытыр да иде, 3 икенче класска күчкәч тагын М. Садрииың «Яңа Баулы» дигән, тышкы күренешләрне * санап чыгуга гына җайланган җырына юлыга: 5 to Безнең Баулы җирләрендә Кара алтын табыла. Нефть теяп кене-тәне Эшелоннар агыла... _ = Шунда ук, ике тамчы нефть кебек охшаш тагын бер шигырь бер Нефтькә дә бай Җиребез. Нефть эчен керәшә Иләбез. * (Г. Латыйп) Бала үсә, үзгәрә — дүртенче класска җитә. Шигырьләр генә үзгәрмиләр, клеес- 2 лары артмый — шундый ук шигырь аны бу дәреслектә дә кәтеп тора. Бусын инде < укучы ятларга тиеш... Дәреслектәге шигырьләр балалар поэзиясенең бүгенге дәрәҗәсенә тигезләнергә ” тиешләр, үтелгән этап булган кичәге кен әсәрләре белән саташтырырга ярамый бәла- х ларны Югыйсә, әлеге бернинди чама юк. Беренче класс эчен «Туган тел» китабына •“ хәтта укучыларның үзләре язган ике шигырь дә килеп кергән Бу яңа дәрес некие g Татарстан Мәгариф министрлыгы сынау эчен раслаган икән Башка якларын әйтмим, әмма шигырьләрен 67 мең укучыда сынаганчы, шагыйрьләрнең үзләре белән сынал карарга кирәк булгандыр?— Балалар турында еш кына, алар безнең нәни гражданнар дигәнне ишетергә туры килә Бик ук тогәл микән бу сүзләр? Гражданин нәни буламы? Балалар килечекнең безнең арада яшеүче тулы хокуклы гражданнары «һәр бала — шәхес, һәм моны истә тотарга кирәк»,— ди Бенджамин Спок. Бетен гомерен балаларның физик, психик һәм акыл сәламәтлеге эчен керешкә багышлаган гуманистның һем Вьетнамдагы сугышка каршы үзенең монәсәбәтен кыю белдергән куркусыз кешенең сүзләрендә тирен мәгънә бар: «һәр бала — шәхес...» һәр шәхес тормышта, җирдә хаклык эчен керешче— гражданин булсын. Балалар тормышыбызның чәчәкләре дип сокланабыз. Чәчәкләр нинди җимеш бирер? Безгә — кеше күңеленең бакчачыларына — моны онытырга ярамый. Беры чын җимешләр — яхшы кешеләр үстерү эчен тырышыйк. Җирдә кеше күңеле эчен кереш бара. Моңача күрелмәгән масштабларда зур кереш бара. Бер шагыйрь, хәрби терминга күчереп, кеше күңелен биеклек белән чагыштырган иде. Ул буш тормый, бездә булмеса, аны дошманнар яулап ала диген иде. Бәр гене күңелне дә ятларга бирмик! Буыннар арты буыннар алмашына. Буыннар... Ракета буыннары кебек килече» ечен янып калган буыннар яңа буыннарны аңа орбитага чыгаралар. Без дә. бер-беребезгә югары таләпчәнлек белән, барлык иҗат кечебезне куеп, алмашка килер буынны — бүгенге укучыларыбызны югары ру*и орбитага чыгару ечен эшлик!