Логотип Казан Утлары
Комедия

ГОМЕРДӘ БУЛМАГАННЫ..

.

 

БЕР ПӘРДӘДӘ. ИКЕ КҮРЕНЕШТӘ

КАТНАШАЛАР: Счербдея Шаһибәк Шаһяевяч — бер учреждеииенея дәрәҗәле жнтәкчесе Ай и сев ЯббарАтаялловнч— замаяыяда урта кул жнтакче булган Түбән үк тәгәрәүдән пенсиягә чыгып котылган. Мнкәррэмә ханым—Суербаевнмн хатыны Кайбер комедияләрдәге житаяче хатыннарыннан үзгә буларак, акыллы һәм сабыр Шырмалн Морта.» нн — Суербаея учреждениесенең утыз яшьлек дуамал хеа- мәтиәрс Житмәсл. япьяшь башыннан сакал үстергән Т я х б н III •> м и е в — Шырмалннын хезмәттәше Дәрига — Шырмалннын хатыны һәм юл күрсәтүчесе. БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Күп бүлмәле квартнрянын бер бүлмәсе Иркен, жыйнак Пәрдә ачмтгаяла сәгиәдә берәү лә юк Менә ишектә «япнок Мякәррэмә ашыгып КУХНЯ яктан чыта алгы бүлмәгә юнма. Ишекне ача һәм тнз ген.» кухняга кереп китә Сусрбаев керә Кәефе юклыгы Аязенә, хәрәкәтенә чыккан. Диванга ана. тирә ягына карами Сусрбасп. Малайлар кайда? (Жаяап юк) Мәкәррәмә, малай лар кайда? Me кәррә мә (чыгып). Ни дидек. Шаһибәк’ Сусрбаев Малайлар кайда’ Мякәррэмә Нигә кирәкләре чыкты’ Суербасв. Үз малайларымны кянг.» бер тапкыр гына булса да Керергә хакым бардыр ич Эшкә китәсен — йоклап калалар, кайтасын — каядыр чыгып киткән булалар. Алар хәзер миңа әти дип әйтергә дә онытканнардыр. Мә кәррә мә Кәефен юкмы дип әйтим. Шаһибәк? Кыланышын үзең.» охшамаган Тясен дә качкан Сусрбаев (кинет икенче тонга күчеп) Нәрсә? Әллә сизеләме’.. Нишләгән? Мякәррэмә Агарып киткәнсең Авырмыйсындыр ич’ Суербасв. Юк ла. Мякәррәмә. Арыдыкмы? Суербасв Юк А\вкәррәмә. Ашыйсың пилдеме? Хәзер мгерә. Суер ба ев Кунаклардан калган берәр нәрсә юкмы’ Мөкәррәмә. Ни сөйләвең, Шаһибәк? Гомердә булмаганны. Суербаев. Гомердә булмаганны шул. Менә бүген... Мөкәррәмә (шиккә төшеп). Әллә инде югарыда?.. Суербаев. Юк ла. Мөкәррәмә. Мина әйтергә ярыймы? (Суербаев эндәшмәгәч.) Нишләдең соң син? Ни булды? Суербаев. Бүген Шаһибәгеңнең йөзенә лач итеп төкерделәр. Хур пттеләр. Мөкәррәмә. Абау ямьсез итеп сөйлисең. Кем? Суербаев. Теге пумала баш. Мөкәррәмә. Кайсысы? Секретареңмы? Суербаев. Секретарьдан башка пумала баш беткәнмени дөньяда. Секретарь аның янында чепуха. Моның башы, яңагы, ияге йон. Орангутан? Син аны барыбер белмисең. Я, берәр мендәр ыргыт әле, ятып торыйм. Мөкәррәмә (мендәр биреп). Малайлар нигә кирәк иде соң? Алар кинога дип киткәннәр иде. Суербаев. Кирәкләре юк ла. Эч пошканнан. (Ята.) Мөкәррәмә нишләргә белми басып тора. Суербаев (яткан җиреннән башын күтәреп). Нигә ни өчен төкерделәр дип сорамыйсың? Мөкәррәмә. Ни уйларга да белмим. Суербаев. Менә мин дә белмим шул. (Кинәт сикереп торып бүлмә буйлатып йөреп китә.) Әйт әле дөресен генә. Мөкәррәмә, ахмакмы мин’ Ныклабрак кара, бәлки, егерме ел бергә яшәп белмәгәнсең. Кара әйбәтләбрәк. Ничек? Мөкәррәмә. Хәзерге кыяфәтеңә караганда акыллы ук түгел... Суербаев. Рәхмәт. Мәкәррәмә. Рәхмәт, җаным. Дөрес! Ахмак! Буш баш, тишек барабан! Менә кем ул Суербаев Шаһибәк Шаһневич. Шул ахмакны нинди зур учреждениедә җитәкче итеп тоталар. Куарга, иртәгә үк куарга һәм эшен прокурорга бирергә? Ул карак, рецидивист! Мөкәррәмә. Шаһибәк, акылына кил. Суербаев. Ахмак кеше акылына ничек килсен. Акылы юк аның. Бер бөртек тә юк. Бу башта нинди акыл булсын. (Диванга барып ята. Паузадан соң.) Ни булды дип нигә сорамыйсың? Мөкәррәмә. Менә әкәмәт. Гомердә булмаганны... Ни кылануыңдыр. Аңлатып бир. Шаһибәк, зинһар. Суербаев. Әле мин аңлатмадыммыни? Башны тотып карале, әнисе. кайнармы? Мөкәррәмә (Суербаевның башын тотып). Температураң бар. Суербаев (хәлсезләнеп). Температурага ук тәэсир итте микәнни? Кара син аны. кирәк бит. Үлемеңне әллә кайда эзләп йөрерсең, ә ул синең кул астында йон үстереп эшләп йөрер. Фамилиясе ничек әле үзенең? Мөкәррәмә. Кемнең? Суербаев. Соң әлеге... Ә-ә, син анда булмадың бит. Мортазинмы шунда. Мөкәррәмә. Мортазин? Сездә аны мактыйлар түгелме соң? Өметле диләр. Суербаев. Өметсез булса, Суербаев булып Суербаевны аяктан екмас иде. Күрәсең, чиргә сабыштым. Мөкәррәмә. Шул Мортазин сиңа?.. Суербаев. Шул! Үзе! Кайда диген, зур җыелышта. Президиумда Әхәт Исламович үзе утыра. Докладымны сөйләп бетергәч, тора да бу йон төргәге, шул Мортазинны әйтәм, сүз сорый Трибунага Вен, диләр. Минем сүзем кыска, урынымнан гына әйтәм. ди Ни әйткәндер дисенме? Мөкәррәмә. Тәнкыйтьләгәндер. Җыелышта була торган хәл. Нигә шуның өчен күтәрелеп бәрелергә. Суербаев. Тәнкыйтьләсен ул. уттан алып утка салсын. Кычкырсын, сүксен... Ю-юк*. Ул нәрсә ди Шаһибәк Шаһиевнчныңсәгать ярымлык докладын тыңлап, сәгать ярымлык гомеремне бушка уздырдым, ди. Ни әйтергә теләгәнен аңламадым, ди. Күптән билгеле хакыйкатьне кабатлау өчен нигә сәгать ярым вакыт әрәм итәргә, диде дә утырды Я1 Мөкәррәмә. Нәрсә, я? Суербаев. Синеңчә ничек, дим. Мәкәррәмә. Белмим бит. Докладыңны мин тыңламадым. Бәлки, ул хаклыдыр. Суербаев (өзгэланеп). Аңламадың. Мөкәррәмә. Мөкәррәмә. Нәрсәсен аңламаска. Докладың начар эшләнгән булгандыр. Суербаев. Мәсьәлә докладның начар булуында түгел, җанкисәгем. Мин дә аны шәп иде дип мактамыйм. Сөйләгәндә үк нинди, ничек булгандыр. Мәсьәлә фактта. Җыелыш бит. Әхәт Исламович президиумда утыра. Шул йонлы бүкәннең сүзеннән сон жыелыштагылар гынып калдылар. Ике урынбасарым икесе дә ап ак булып агарды. Әхәт Исламович тамагын кырып куйды. Әхәт Исламовичнын »амак кыруы нинди мәгънә аңлатканын шәһәрдәге бөтен җитәкчеләр бел.» Ничек шуны аңламыйсын. Мөкәррәмә? Мөкәррәмә. Ят, ял ит. Сни арыгансың. Шуңа һәрнәрсәгә артык зур әһәмият бирәсең. Кысыр хәсрәт. Суербаев һәрнәрсәгә?! Кысыр хәсрәт?1 Сине буш баш дип атасыннар да шул һәрнәрсә, шул кысыр хәсрәт буламы? I омердә булмаган хәл бу, җаным. Мондый хәлне үз күзләрем белән күрү түгел, ишеткәнем дә юк иде. Мөкәррәм ә. Җыелыш әйбәт кенә беткәндер ич Суербаев, Ничек беткәнен кем белә. Берни ишетмәдем, берни күрмәдем, йомгаклау сүзеннән дә баш тарттым Мөкәррәмә. Серкәң су күтәрми, ә? һәр сүзеңне кул чабып каршылауларына өйрәнгәнсең. Су е р б а е в. Җаның юк икән синен. Мөкәррәм.» җанкисәгем. Сәгать ярым бит. Сәгать ярым буш сүз сөйләдем микәнни сон’ Әллә бу йон йомгагын берәрсе котыртып куйды микән? Үз башы белән әйтмәс адәм баласы андый сүзне Мөкәррәмә, китер әле портфельне, карап чыгыйм әле докладымны, шулай ук .. М .• к ә р р .1 м > Шаһиб ж Суербаев. Китер. Кычкырып укыйм Тыңла — әйтерсең Әгәр чыннан буш сүз булса... Мөкәррәмә Сәгать ярым буе тыңлап утырыйммы1 Суербаев. Гомер иткән хәләл ирен өчен сәгать ярымлык вакытын кызганычмыни1 Мөкәррәмә. Буш вакытта ү аем ген.» укып чыгармын. Суербаев. Юк. Бәлки, доклады әйбәттер, мин сөйли белмәгәнмен. Мөкәррәмә Егерме ел буе доклад сөйләп, сөйли белмәскә. Я, ты . нычлап ят. Иртән торгач, бер кычкырып көләрсең дә... Ишектә звонок. Суербаев. Кертмә. Мине сорасалар, юк днген. Мөкәррәмә. Тилермә инде. Шаһибәк Ишеккә бара. Култык астыяа шахмат тактасы кыстырган Ай нее» керә. Айнеев. Хәерле кич. Шагибек Шагиевич. С v е р б а е в. Хәерле кич. А й н е е в. Сез кайтканны көтеп алжыдым Өч партия. Мөкәррәмә. Кәефе юк әле анын. Җаббар Гатауллович. Айнеев. Яббар Атауллович. Мокяряма ханым. Ә Шагибек Шагие- вичка ни булган? Суербаев. Юк ла. Чепуха. Айнеев. Руководнтельнен андый чаклары була. Беләм. Утыз ел руководство эшендә эшләдем Анын өчен, Шагибек Шагиевич. үзенне ял иттерергә кирәк. Өйгә кайткач, все к черту, оныт. Только тынычлык. (Шахматны өстәлгә таратып.) Вот иң яхшы ял. Ике-өч мат и тынычлап йоклыйсың. w Суербаев Гафу итегез, бүген уйнамыйм. Яббар агай. А й н с е в. Серьезныймы берәр нәрсә? (Бармагы белән түшәмгә күрсәтеп). Анда? Мөкәррәмә (идәнгә күрсәтеп). Монда. Суербаев. Мөкәррәмә!.. Айнеев Алайса, действительно чепуха. Ә между прочим, хәзер.. Килешәсезме. Мокяряма ханым, хәзер руководство һәм сотрудниклар арасындагы интервал югалды. Мин пенсиягә киткәнче үк югала башлаган иде, хәзер бөтенләй бетеп бара. Любой обыкновенный сотрудник руководитель белән шундый итеп сөйләшә, гажәп и только. Хөрмәт бетә. Мө к ә р р ә мә . Хөрмәтне, Яббар Гатауллович. интервал саклап кына яулап булмый. Айнеев. Ә авторитет кайда? Руководительнең авторитеты? Әгәр аны руководитель итеп куйганнар икән, значит, ни дә булса бар. Необязательно һәрбер сотрудникка аны белергә. Минем бәхет — пенсиягә чыгып котылдым. Ато эшләргә дә була иде. Опыт бар. һәрберсе акыл өйрәтә башлагач, үзегез эшләгез дидем дә киттем. Мөкәррәмә. Хәзер чакырмыйлармы? Айнеев. Кая? Мөкәррәмә. Элекке эшегезгә. Сез киткәч, сездән башка нишлиләр икән мескеннәр? Суербаев. Мөкәррәмә!.. Мөкәррәмә көлеп кухняга кереп китә. Айнеев. Әйе... Да... Уйнамыйм дисезме? Суербаев. Яббар абзый, сезгә буш сүз сөйлисең, иптәш Айнеев. дип әйткәннәре булдымы? Айнеев. Буш сүз? Ничек? Суербаев. Бүген минем докладым беткәч, бер сотруднигым торды да мәгънәсез буш сүз сөйләдең, диде. Айнеев. Сиңамы? Лично үзеңә? Суербаев. Җыелыш алдында. Әхәт Исламович та шунда. Айнеев. Вот оно что-о!.. Кем инде ул? Суербаев. Бүлектә эшләүче гади сотрудник. Айнеев. Прямо шулай дип эттеме? Суербаев. Әйтте. Айнеев. Әхәт Исламович ничек реагировать итте3 Суербаев. Күрмәдем. Айнеев. Вот монысы начар Ин беренче аның йөзенә карарга иде. Шуннан вывод ясыйсың. Суербаев. Кем уйлаган. Гомердә булмаган хәл бит. Ни уйларга да белмим. Мөкәррәмә кысыр хәсрәт ди... Айнеев. Мокяряма ханым белми, ул руководитель булып карамаган. Куарга. Шагибек Шагиевич. немедленно куарга! Да. куарга! Если син үзеңнең руководителеңнең берәр недостаткасын күрәсең икән. рөхсәт сорап кабинетына кер. Җайлап кына әйт. (AЯнеев пенсионер икәнлеген онытып, үзе җитәкче булган чагындагы кебек өстәлгә ике кулы белән таянып сөйли. Әйтерсең лә. Суербаев аның гаепләнгән хезмәткәре). Син монда, иптәш, демагогию не разводи. Эшлисен килә икән, эшлә, условиеләре тудырылган. Ато нәрсә бу. безобразие, җыелышта торасың да теләсә нәстә кычкырасын. Бу сиңа не базар! И мин сина какой-нибудь ит сатучы түгел! Что, җыелышның порядогын белмчсезме. институтта сина нәрсә өйрәттеләр? Молчать' 5v нинди анархия? Вот снна шул. Я эшлисең, я башка руководитель эзлисгн. Уйна п ,дый бутозерлар кирәкми Мин государственный учреждениене җитәклим, минем көпчәккә таяк кыстырырга ничево. Жаловаться итәм дисәң, пожалуйста. Подумаешь, герой. Суербаев. Реплика өчен куу... Ай нее в (туктый атмыйча) Авторитетыңны трын-трарам китерү өчен бер реплика җитеп арткан. Ежовы л перчаткада тотарга кирәк Если син яхшы, пожалуйста, условие, если так-сяк. да еще -елен авызына сыймый, үзенә үпкәлә, иптәш. Мин әйттерми идем. Шагибек Шагневич. минем заместителем дә кабинетыма в порядке очереди керә иде. Что ж. мине пенсиягә җибәрделәр, хәзер юбилейларга да чакырмыйлар, зато үземнән көлдермәдем Вот күрерсең, иртәгә Әхәт Исламович чакырып алыр да әйтеп, но н дисциплина синдә. Суербаев. дияр. Ни әйтерсең? Ул тегенең буш сүз диюе чепуха, вот Әхәт Исламовичның ишетүе,.. Вот кайда собака зарыта. Допустил шуңа хәтле, үзенә үпкәлә. Күпме предупредил мин сине Суербаев. Хдзер ул заман түгел. Яббар абзый Сезнең стиль белән эшләп булмый, һәм рөхсәт тә итмәячәкләр. A ft нее в. Л нигә, алай булгач, кайгырасың? Үз стилен. Иртәгә кыйнап та китәчәкләр сотрудникларын. Вот тебе н стиль. Суербаев. Әллә чыннанда буш сүз сөйләдем микән? A ft леев. Ио и что. Мин утыз ел эшләдем Утыз ел постоянно акыллы сүз генә сөйләп булмый. Сотрудник икән. будь добр, тыңла Руководитель булгач, үзең сөйләрсең Докладны үзен язган идеңме5 Суербаев Шәмиев әзерләште Бүлек мөдире. Ашыгыч булгач, чынлап укыл чыгарга да өлгермәдем Аннеев. И аңарга да строгачны чәпә. Кемгә нәрсә язганын белсен. Телефон шалтырый Суербаси трубканы ала. Суербаев. Суербаев тынлый. Әхәт Исламович?! Шомлы пауза. Парда ИКЕНЧЕ КҮРЕНРШ ШырмаЛН Мортязянныя бер бүлмәле квартирасы Пәрдә ачылгаа.та Дәрига китап уныл ята. Ишек ачылган тавыш. Дәрига (тавышны ишетеп). Син кайттыкмы? 1'1 ы р м а л и тавы ш ы Мин Дәрига. Ботинкаңны салып чистартып куй. тәтием Кулларынмы юып бәрәнге әрче. Ит кайнаган. Шырмали (бүкчәгә i/зып) ГүЭӘЛЛӘрЙеҢ гүМЛС, сы.1\.тарный сы- луы патша кызы Дәрига диванда кырын ятып китап укысынмы? Дәрига. Синең канчан кайтасынны кем белә.. Театрга барабыз дигән идең. Ш ы р м а л н. һәм барабыз Билет кесәдә Бүген театрга барам тра- та-та. трята-та, хатыным белән бергә, трата-та, грага-та. (Дәриганы кочаклый.) Д ә р п г а. Җибәр. Сакалын кытыклый. Шы рма л и. Кытыкласын. Үзен шулай телисен. Дәрига. Сиңа килешә. (Шырмалиның сакалын сыпыра.) Ill ы р м а л и. Бәйләнделәр шунарга. Ни өчен үстерәсен, имеш. Безнең бүлектәге бер пеләш егет, сакал үстерү кыланчыклык бәласе, ди. Дәрига. Ә син аңа әйт, үсеп житкәч сина бүләк итәм, парик итеп киярсең, диген. Күтәреп илт, тәтием, кухняга. Пешереп бетерик ашны. Шы р м ал и. Иртәгә ял, рәхәтләнеп пешерербез. Бүген берәр җиргә генә кереп ашарбыз. Дәрига (Шырмалины кочаклап). Тәтием лә соң минем. Арыдыңмы?.. Ш ы р м а л и. Арыдыңмы дип сорыйлар. Арымаган кайда ул. Дәрига. Шырмали, җырны бозма. Ш ы р м а л и. Бозма жырны дип әйтәләр. Бозучылар без түгел. Дәрига. Ни булды сиңа бүген, тәтием? Җырлап кына торасың. Шырмали. Гүзәлләрнең гүзәле, сылуларның сылуы патша кызы Дәрига, синең Шырмалиең бүген зур батырлык эшләде. Дәрига. Тагын берәрсе белән бәхәсләшеп кайттыңмы? Ш ы р м а л и. Бәхәсләшеп тормадым, әйттем генә. Тордым да әйттем, табигать биргән кыска гына гомернең сәгать ярымы тагын әрәмгә китте, дидем. Бер сәгать ярым буш сүз тыңлап утырдым, дидем. Дәрига. Кемгә? Ш ы р м а л и. Башлыкның үзенә. Дәрига. Шаһибәк Шаһиевичкамы? Шырмали. Нәкъ үзенә. Ул бүген сәгать ярымлык эчпошыргыч буш доклад сөйләде. Дәрига. Җыелыштамы? Шы р м а л и. Шунда. Зал шым булды. Шаһибәк Шаһиевич бер агарды, бер кызарды. Сүз әйтә алмады. (Дәриганы кочып.) Нигә шулай карыйсың. гүзәлләрнең гүзәле, сылуларның сылуы?.. Дәрига. Я. җибәр әле. Акылың да сакалың кебек булса... Күпме өйрәтәм. күпме тырышам. Көн саен нинди дә булса тилелек эшләп кайтасың. Я инде, нәрсә инде, тагын нәрсә җитмәде? Шырмали. Туктале син... Дәрига. Туктамыйм да, нитмим дә. Ана сөте белән кермәгән тана сөте белән керми, ахры. Соңыннан гафу үтендеңме, ичмасам. Ш ы р м а л и. Ни өчен? Дәрига. Үзеңнең юньсезлегең өчен. Шырмали. Минемчә, ул үзе гафу үтенергә тиеш иде. Ул бит минем вакытымны урлады. Дәрига. Ташла, зинһар. Кәефем әйбәт иде, боздың. Театрыңа да бармыйм. (Диванга барып ята.) Шырмали. Мин тилелек эшләдем инде, алайса? Дәрига. Синнән башкалар дәшми утырганнардыр әле. Бу каян килгән Камыр батыр. Сикереп чыгарга оста. Урыныңа утыртырлар әле бер. Исеңә төшәр. Имеш, ул курыкмый. Юньсезлек эшләр өчен батырлык кирәкми. Шырмали. Я инде, әйткән беткән. Дәрига. Беткәнен көтеп тор. Синең аркада миннән дә көләләр. Әйбәт белгеч дип мактаганга үсеп киттең. Ни әйткәнеңне белмисең. Шырмали дисәң Шырмали, исемеңне белеп кушканнар. Ни күзең белән күренерсең Шаһибәк Шаһиевичка? Шыр мали. Соя, Дәрига, дөресен әйткән өчен ., безнен Шаһибәк Шаһиевич юләр түгел, аңлар. Дәрига. Аңлады ди, аңламый ни. Болан булсаң, гомерендә рәтле кеше була алмыйсың син. Кая эшкә керсәң, шуннан куып чыгарачаклар. Дөрес сүзләреңне, аннары, урамда кычкырып йөрерсең. Шыр мали. Булды, куркытма. Әйдә, җыен. Дәрига. Мине санга сукмагач, минем киңәшләремә колак салмагач, үзең генә йөр. 111 ы р м а л и. Ярый соң, алайса. (Чыгарга җыена ) Дәрига. Кая? Шырмали. Билетларны сатып кайтам. Дәрига (елап). Кай җиреңне яратамдыр. Берәү булса, синен бу тинтәк холкың белән бер көн дә тормас иде. Шы р м а л и. Мин дә торам ич. син генә түгел. Гел мине гаеплисен. Дәрига. Кешеләрдә ачуың булса, мина кайтып кычкыр, мине ачулан, дөрес сүзләреңне миңа әйт, түзәрмен. Синең үзеңне кызганып әнтәм, харап буласын. Шырмали. Я инде, ишеттем нч инде . Дәрига. Ишетәсең син. тик аңламыйсын. Шырмали. Ярый инде, тупасрак чыккандыр, әдәпсезрәк булган. Аңладым. Нишләтим, характерым шундый булгач, түзә алмадым. Үтер инде шуның өчен. Дәрига. Юк, син мине үтерәсең. Шырмали (утырып). Уф. кем уйлап тапкан бу өйләнешеп яшәүне. Рәхәт иде егет чагымда — акыл өйрәтүче дә, юл күрсәтүче дә юк иде. Ишектә звонок. Шырмали барын ача. Шәмне» белән керәләр. Шәм исв. Исәнмесез, Дәрига ханым. Дәрига (төзатвнеп). Исәнмсссз. Шәмнеп урынлыкка утыра. Шактый тын паута. Ш ә м н е в. Кәефләрегез ничек, Дәрига ханым? Дәрига. Әйбәт. Тагын пауза. Шәмисв (Шырмалига). Дәрига ханыма сөйләдеңме’ Ill ир мал и. Дәрига дип кенә сөйлә әли, Төхби, ханым дигәч хатыным карт булып күренә башлый. Тагын вәгазь укырга килдеңме’ Ш ә м н с в. Юк. Эчем пошканнан Ьйгә кайткан идем, тынычлана алмадым, килдем. Ш ы р м а л н. Без хәзер театрга китәбез. Дәрига. Алдаша Мин бармыйм дидем. Шәмнев. Димәк, сез беләсез, Дәрига? Дәрига. Кайтып мактанды. Ш ырма л н. Сез икәүләшеп мине төзәтә торыгыз, мин кәмит карап кайтыйм. Ш ә м ие в. Утыр әле. Шырмали дус, мәсьәлә син уйлаганнан катлаулырак бит. Бу синең үзеңә генә түгел, менә мина да кагыла. Шырмали. Синең нн катнашып бар. Әгәр чыннан да мин начар эшләгәнмен икән, үзем генә җавап бирермен. Ш ә м н е в. Жавап бирерсең. Анысы икенче мәсьәлә. Монда мәсьәлә болай тора, син коллектив члены. Синең һәрбер әйткән сүзең коллектив исеменнән, дусларың исеменнән < ни дусларын, коллектив турында да уйларга тиеш идең. Бүгенге синен ахмаклыгың очраклы хәл түгел Си- иен андый анархистлыгың гадәтенә кереп бара. Бу безне борчый. Мии бүлек мөдире һәм синең дусың буларак... Ш ы р м а л и. Без синен белән дус булганыбыз юк, Төхби. Дәрига. Шырмали!.. Ш ә м и е в. Дус булмасак, дошман да түгел. Менә мин синен өчен борчылып килдем бит әле. Ш ы р м а л и. Куркып диген. Син килеп ялгышкансың. Әгәр Шаһибәк Шаһиевич безгә килгәнеңне сизсә, эшләрең харап Син аңа каршы әзерләнгән заговорда катнашучы буласың. Ш ә м и е в. Шаярма. Шыр м а л и. Чынлап, шаярырлык түгел шул. Я, хода, минем бер репликам кешеләрне нишләткән Шырмалиның яшь әтәч кебек бер талпынып куюы... Көлке бит бу, Төхбетдин. Шаһибәк Шаһиевич аны әллә кайчан оныткандыр, син чебеннән фил ясап... Ш ә м и е в. Хәтерең ялгышмаса, президиумда бүтәннәр дә бар иде. Шырмали. Әхәт Исламович дип өзеп әйт. Беләсең килсә, Әхәт Исламович иртәгә Шаһибәк Шаһиевичны чакырып алып минем репликамны хуплаячак. Мин әйткән кебек кенә әйтмәячәк. Ул акыллы мужик, синең белән без түгел. Бар, тынычлап кайтып йокла, Төхби, ул-бу булса, син мине белмисең, мин сине белмим. Күргәнем дә юк. Ш ә м и с в. Шулай да син, Шырмали, гафу үтен. Кызып китеп ялгышканмын, уйлап ук бетермәгәнмен, диген. Шырмали. Мин уйлап бетермәгән сүземне әйтмим. Дәрига. Сөйләп утыра, ичмасам, эч пошырып. Синең телен акылыңнан алда селкенә башлый. Ш ы р м а л и. Рәхмәт, гүзәлләрнең гүзәле, минем хатыным. Ничек берберегезне элегрәк табышмагансыз, гажәп. Бер-берегезгә акыл өйрәтеп. вәгазь укып рәхәтләнеп гомер кичерер идегез. Картлыгыгыз бәхетле һәм мул булыр иде. Беләсең килсә, Дәрига ханым, Төхби безгә синең юләр иреннең язмышы өчен борчылып килмәгән. Аның үз хәле хәл. (Кычкырып көлә.) Син барып гафу үтен, Төхби, Шаһибәк Шаһие- вичтан. Ул бит син язып биргән мәгънәсез, ялыктыргыч буш докладны укыды. Син бит аңа, урысча итеп әйткәндә, свинью подложил. (Көлүен дәвам итеп.) Үзеңә эш эзлә, Төхби. Суербаев сине алып ыргыта да зирәклегем өчен бүлек мөдире итеп мине куя. Менә эшләр кая тәгәри... Җитди сөйләшсәк, мин гафу үтенәчәкмен. Ләкин синең өчен түгел, Төхби Үземнең тотнаксызлыгым өчен. Үзенә генә әйтергә кирәк иде Шаһибәк абыйның. Ш ә м и е в. Әйе. синең белән уртак тел таба алмабыз, күрәсең. Үзеңне коллективтан өстен дип саныйсың икән... Ишектә звонок. III ы р м а л и. Тагын бер хәзрәт үгетләргә килә. Кемгә кирәк, ишекне шул ачсын. Звонок кабатлана Дәрига барып ишекне ача. Суербаев белән Л^екәррәмә керәләр Мөкәррәмә. Хәерле кич! Суербаев. Таныш булыгыз, Мөкәррәмә апагыз (Дәригага) Сез шушы сакалбайның хатыны буласызмы? Дәрига. Әйе... Утырыгыз. Суербаев. Менә килдек әле. Көчкә эзләп таптык адресыңны Телефон кертергә кирәк, сакалбай. Без килгәнгә аптырадыгызмы’ Гомердә булмаганны, әйе бит? Шәмиев Мортазин ^зе, Шаһибәк Шаһиевич.. Суербаев. Менә Мөкәррәмә апагыз алып килде. Аңлат, Мөкәррәмә, безнен визитның сәбәбен. Мәкәррәмә. Алар аңладылар инде. Суербаев. Әйе. син гафу үтенергә тиеш, сакалбай. Иртәгә кабинетыма чакыртып гафу үтендерергә теләгән идем дә, иртәгәгә хәтле ничек түзәсен. Мина йокларга да кирәк Ә минем яшьтә тиз генә йоклап китү — читен нәрсә. Бигрәк тә бүгенге хәлдән сон. Шыр м а л и. Әллә чынлап? Суербаев. Үзен ничек уйлыйсын. Мин бнт син уйлаганча ук ансыз түгел. Менә син житәкчс булырсың, трибунадан доклад сөнләрсен. Дистәләгән кешеләр сине өмет белән тынларлар. Шунда берәү сикереп торыр да сина буш баш дип кычкырыр. Ill ы р м а л и. Мин алай дип әйтмәдем. Мин конкрет бүгенге докладыгыз турында... Суербаев. Бүтәннәре әйбәт идеме? Шыр мал и. Файдалы... Суербаев. Я. гафу үтен дә без китик. Мөкәррәмә. Шаһибәк, син ничек сөйләшәсен’ Ничек сина оят түгел Ул сина сабый мәллә Без бит Суербаев. Тукта, Мөкәррәмә, башта мин кушканны эшләсен. Жи- тәкче буларак әйтмим, өлкән кеше буларак боерам. Минем шуна хакым бармы, Мортазин? III ы р м а л и Мин оныткансыздыр инде дип уйлаган идем Суербаев. Юк. Син гафу үтен. Кичерегез. Шаһибәк абзый диген. Шыр м а л и. Кичерегез. Шаһибәк Шаһисвнч Суербаев Шаһибәк Шаһиевич түгел, Шаһибәк абзый. Шырмали. Шаһибәк абын Суербаев. Кичерәм. (Дәригага) Берәр чынаяк чәең булмасмы, сеңел? Дәрига. Гафу итегез. Шаһибәк абзый (Кухняга кереп китә) Суербаев. Инде әйт, Мортазин, син ни өчен гафу үтендең? Мөкәррәмә. Шаһибәк, интектермә. Суербаев. Әйтсен! III ы р м а л и Шаһибәк Шаһиевич!. Суербаев. Кызма, кызма, кызма! Мин синең кунагын. Ш ы р м а л и. Соң бит ни... Үземне ялгыш тоттым, начар, әдәпсез Һәм башкалар. Уйламыйчарак Суербаев. Димәк, минем докладым син жыслышта әйткәнчә түгел иде5 Әйбәт иде. әйеме? Ш ы р м а л и. Әйбәт дип... Суербаев Кистереп әйт! Шырмали. Сез нәрсә? Шәмиев. Ул аңлады. Шаһибәк Шагяевип., Суербаев Мин сезнең белән сөйләшмим. Шәмиев. Мортазин үз теле белән жавап бирсен Ничаклы халык алдында әйткәнне миннән оялмас. Ш ы р м а л и. Докладыгыз начар иде. бик начар нде, Шаһябәк абый. Мин сезнең өчен оялып утырдым. Суербаев. Ала-ай! Аңлашылды Киттек. Мөкәррәмә. Мөкәррәмә Җитәр, шаярма, Шаһибәк (Шырмалига.) Сез борчылмагыз... Сакалбаймы әле?.. Гафу итегез. Мортазин, Шаһибәк абзагыз барысын да аңлады. Ул .. Суербаев Әйе Сина борчылмаска мөмкин Акыллы доклад сөйләүче жнтәкчеләрне эзлә. Үз теләгем белән китәм. дип үтенеч язарсың иртәгә. Мин үтенеченә каршы килмәскә тырышырмын Үз кулым белән уңган, принципиаль, туры сүзле егет дип характеристика язып бирермен. Килештекме! Дәрига (чәй алып чыгып). Рәхим итегез. Шаһибәк Ша... Суер ба ев. Утырмыйм да, чәегезне лә эчмим. Котлыйм сине, се- нел, ирең шәп егет. Ләкин, аерылышырга туры килә миңа аның белән... Озын теллеләрне мин яратмыйм. Дәрига Шаһибәк Шаһиевич, зинһар өчен.. Анын характеры... Суербаев. Характерын бүтәннәргә күрсәтсен. Шулай, түбәннән тәнкыйть әйбәт нәрсә, сакалбай. Иртәгә документларыңны әзерләп бирерләр. (Ишеккә бара.) Мөкәррәмә. Шаһибәк, әллә син чынлап?.. Килгәндә... Суербаев. Килгәндә шулай иде, киткәндә болай. Күрәсең ничек. Сер бирергә теләми. Дәрига. Шырмали!.. Бераз гына вөҗданың бармы синең? ' Ш ә м и е в. Иптәш Мортазин, бүлек мөдире буларак мин сиңа әйтәм, коллектив сине... Ш ы р м а л и. Нәрсә барыгыз да. Ни кирәк сезгә миннән, ни телисез? Дәрига. Әйбәт диген, Шырмали. Ш ә м и е в. Файдалы иде, диген. Ш ы р м а л и. Күңелегез булсын... Суербаев. Я, я... (Шырмали янына килеп). Әйтеп бетер. Я инде! Нигә туктап калдың? Шырмали. Бик начар иде, Шаһибәк абый. Дәрига. Кире беткән Шырмали!.. Ш ә м и е в. Кире беткән Мортазин! Суербаев. Шырмали Мортазин! Бир әле кулыңны. Шырмали. Нигә? Суербаев. Бир! Молодец, дип әйтеп бер кысыйм. Кире беткән, үз сүзле һәм хаклы булганын өчен. Шырмали. Менә инде... (Кулын суза.) Суербаев. Гафу ит, сакалбай. Шырмали. Гомердә булмаганны... Пәрдә.