ГЕЛ КОЯШКА КАРАП
Соңгы елларда поэзиябезгә бер- берсеи кабатламаган, уз тавышы керешер өчен үз шигъри мәйданы, үз сукмагы булган талантлы яшьләр киле Кайберәүләр үзләренең укучыларын талканчы, әсәрләре белән киң катлаулы укучылар йөрәгенә күпер салганчы, тәмам өлгереп, камилләшеп җиткәнче һәм нечкә зәвыклы таләпчән укучыларның күңелен жалел ител өлгергәнче шактый вакыт узып китә. Бу күренеш үтә талантлы яшьләргә дә хас. Ә кайберәүләр исә газета-журнал битләрендә күренгән беренче шигырьләре белен үк үзләренә кызыксыну уяталар һәм беренче җыентыклары белән шигырь сею- челәриең җанын җәлеп ител, үзләренә буйсындырып әлгерәлер. һич икеләнмичә әйтергә мөмкин, шигърият мәйданына нык, ышанычлы адымнар белән соңгы елларда гына килеп кергән һәм «Язлар алда», «һәрвакыт янымда* исемле җыентыклар чыгарып, болардан тыш, вакытлы матбугат битләрендә күп санлы матур-матур шигырьләр бастырып өлгергән Клара Булатова шул соңгылар рәтенә иере. Клара Булатова үзен иң беренче чиратта дөньяның, галәмнең матурлыгын һем иркенлеген, «тауларның биеклеген», «юлларның яктылыгын» күреп шатланучы, туган илебезне, «бехет тулы» туган җиребезне бөтен рәхәтегазаллеры, шатлыи-кәйгы- леры белән тормышны яратучы, җир, кеше, ил язмышы, кешенең тормыштагы урыны, яшеү мәгънәсе турында уйланучы һәм борчылучы лирик шагыйре итеп танытты. Ул укытучылар, игенчеләр, төзүчеләр турында яза, авыл һәм шәһәр хезмәт кешеләренең күңелендә туган уй-фикерләрен, аларның кичерешләрен һем омтылышларын самими һем гади поэтик детальләр аша чагылдыра. «Тезелештә», «Рауза апа», «Монтер җыры», «Токарь кыз», «Укытучы апаң йокламаган», кҮшнә буе әле тын ята», ■Үзлегеннән үсми шау бакчалар» исемле шигырьләрендә кешенең бәхете һәм гүзәллегә хезмәттә дигән матур фәлсәфи идея үткәрә, хезмәт кешесенең матурлыгына соклана, аңа дан җырлый һәм аның белән горурлана, «ялгыз теннер үткәрел», •күпме йерәк кече түгеп» хезмәт иткеи һер иешенең вур бәхеткә һем олы хермет- мә лаеклы булуын раслый. Дәһшәтле һем шомлы. рә1имсеэ һем газеллы еллар — авыр сугыш еллары турында кемнәр генә дистәлеген шигырь* позмалар язмады икеиТ Әмма һәр шагыйрьнең. кошныкы кебек, үз җыры дигәндәй, Клара Булатова, башкаларны кабатлап, тапталган юлдан бармый. «Күрдеңме син!», ■Бала чакта», «Әти кайтты», «Юк, кайтмасын ул чор!», «Без кичердек моны». «Егерме ел сугыш беткәйгә» шигырьләрендә «әтисен сугышка озатып калган бала сагышын», шул бала кичерешләре аша тасвирланган тетрәндергеч, кыен һәм гаять катлаулы сугыш еллары картиналары бүгенгедәй булып күз алдына килеп беса, канлы сугыш тудырган вакыйгаларның драматизмы, трагик газаплары укучылар йерегенде сугыш уты кабызучыларга тирен һәм сүнмәс нефрет уята, уяу булырга, зур корбаннар. авыр югалтулар биреп яулап алынган бүгенге тормышыбызның кадерен белергә, аны күз алмасыдай сакларга чакыра. Шагыйрәнең: Яисә: ...Вала чанны бәтиен гянилардай Акыр еллар изеп киттеләр..,— диген юллары тирен мәгънәле булып шул елларның кискенлеген гәүдәлемдарелар һәм фаҗигасен бетен авырлыгы белей ачыл салалар. Шигырьләрне укыгач «нәфрәтләрдән металл иоелуын»а «куя яшенең дары бирүеи»е. кеше париең гомәрен- де «җуелмаслык ззлер салынып калгәияы- иа ышанасың. Гомуми, аның осерлереидө шундый матур урыннар, образлы ител әйтелгән фикерләр һем тирен хисле строфалар әз очрамый. Клара үэеие тормыш бүлек иткән, балалары хакына тормышның ачысын һем течесен татыган, авырлыклар алдында төз чүкмичә, каушамыйча, шулар бәхетле булсын дип уфылдап һем алҗып, мыр сулап булса да эшләп. тырышып-тырмашып тормыш алып барган тамагы тук булсын, күңеле китек буямәсыи дип. үз елешен бүлеп ашатып үстергән, тәрбиялеген, укыткан һем кеше иткән, күңелемдә һем йерек түрендә чорыбызга аваздаш җыр чаткылары уяткан газиз анасына яратып һем уз итеп »әк канатым, әнием, җан кисегем» дип олылап эидоше. аның изге анага ихтирамы һем «әрмәте зур. Бу темага язылган кыска гыие щитырьларда ананың балага һәм баланың •емлеимале тормыш чылбырымда алмашыяС мае боҗра» булган ата-анага булган тирән мәхәббәте сурәтләнә. Аз булмады җаның кыйган чагым. Йөрәгеңне беләм — кичергән. Үзем салган борчу сызыкларын Ничек сөртим маңгай өстеңнән? — ди автор. Бу юлларда бары тик аналарга гына хас гүзәл сыйфатлар да, баланың анага булган керсез мәхәббәте, мәңге суынмас күңел җылылыгы, бәһаләп булмаган зур хөрмәте һәм рәхмәте дә чагыла. Кем белә, Клара Булатованың тар интим темалар белән артык мавыгуын, кирәгеннән артык өзгәләнүен билгеләп үтүчеләр арасында (Р. Башкуров, Ә. Давыдов, мәсәлән), бәлкем, дөреслек тә бардыр?.. Бәлкем, кайбер иптәшләргә шундый фикергә килергә авторның әсәрләрендә кыю һәм йөрәкле, артык тәвәккәл булуы төп сәбәп булгандыр. Әмма шагыйрә үзенең эчке драматизмга бай шигырьләрендә эчкерсез, ул алдаша белми, чын ихлас күңелдән яза һәм дөреслеккә омтыла. Аның лирик героена тормышта җан өшеткеч катлаулы кичерешләр дә, йөрәк әрнеткеч шәхси газаплар да күрергә туры килә, чын бәхет аңа җиңел бирелми. Ләкин үз башыннан трагик язмыш һәм фаҗигале мәхәббәт кичергән әлеге лирик героебыз беркайчан да, канатлары салындырылган кошка охшап, төшенкелеккә һәм пессимизмга бирелми, ул көрәшә, ул яктылыкка омтыла, кешеләргә таянып, «еллар күмеп киткән йөрәк яраларын» төзәтергә тырыша, ул сөю һәм сөелү хокукын даулый һәм авыр, ләкин таза, нык бәхеткә ирешә. Шигырьләрдә саф мәхәббәт белән яраткан, сөйгәне өчен бөтенесен дә эшләгән һәм эшләргә әзер булган бердәнбер сөекле кешеңне бөтенләйгә югалту ярасыннан йөрәкнең бер сыкрап куюы — өметсеэлек- кә төшүдән ачыгланып, җәнҗалланып кычкыруы түгел, ә бәлки йөрәкнең олы кичереше, күңел түреннән бәреп чыккан моң булып гәүдәләнә. Тора-бара ялгызлык һәм кайгыру мотивлары, кичерешләрнең драматик киеренкелеген саклаган хәлдә, тормыш тантанасы темасына әверелә. Шуңа күрә, үтә интим күренгән әсәрләре дә укучылар күңелендә канәгатьләнү һәм теләктәшлек табалар. «Яшьлек эзем калган...», «Ерак димәс идем...», «Көймәләре калган Енисейда» һәм башка шигырьләрен укыгач, лирик геройның тирән һәм сәламәт, кешелекле Һәм саф, газаплы һәм шатлыклы «беренче Һәм соңгы мәхәббәтенә» ышанасың. Клара Булатованың туган якларның искиткеч ямьле, гүзәл табигатенә багышланган шигырьләре аеруча отышлы, бу темада ул үзен бигрәк тә көчле һәм иркен сизә, бу тема, әйтергә кирәк, аның стихиясе™ Кыска һәм җыйнак кына шигырь тезмәләрендә, күңелгә сеңеп калырлык итеп, табигать күренешләренең бөтен нечкәлеген һәм нәфислеген сурәтли. Әсәрләрдә табигать күренешләре бары тик фон өчен генә бирелми, алар геройның олы кичерешләре, тирән тойгылары белән тыгыз элемтәдә һәм кеше тормышы белән бергә үрелеп, кеше күңеленең кешелеклелеген, күркәм якларын, бөеклеген һәм гүзәл сыйфатларын ачарга һәм аңларга ярдәм итә. Шагыйрә табигатьне җаны-тәне белән, чын күңелдән ярата, беркайчан да сөеп туя алмаслык туган-үскән җиргә аның мәхәббәте зур, кайнар һәм көчле. ...Зәй буйларын кем куллары чиккән. Исле гөлләр белән бизәлгән? Юк. син кара. Мин болардан китсәм. Сыңар көн дә читтә түзәлмәм. ...Көн бик’ матур бүген. Матурлыгын Иөз шигырьгә бүлсәң җитәрлек. Зәй буеның шушы матур көнен Казаннарга алып китәрлек.— дигән юлларда һәм табигать күренешләрен тасвирлауга багышланган башка шигырьләрендә ул аларның матурлыгына соклана, ерак җирләргә киткәч аларны сагынып яши һәм ямансулап юксына, кайда гына булса да табигатьнең гүзәллеген йөрәгендә үзе белән йөртә, күңелендә туган җир җылылыгын тоеп илһамлана. Алай гына да түгел. Шагыйрәнең бөтен рухи тормышы табигать тормышыннан аерылгысыз. Ул «яшь топольләрнең нидер сөйләшүен,тургайлар җырын кыр тыңлавын» ишетеп, «куакларның черем итүен, былбылларның таңны көтүен, ай нурының дулкыннарда тирбәлүен, ромашкаларның кырда күз ачуын, алкаланып су өстендә таралган дулкыннарның май кичендә шаярышып куышуын, уҗымнарның елмаеп кояшка күтәрелүен, кояшның күзен кысып, яңалыгы белән яз аңкыткан шәһәргә сокланып тау өстендә тукталып торуын һәм аңардан аерылмаска теләп шәһәр өстен озак иркәлә- вен» күреп һәм сизеп шатлана, табигать тормышында күзгә күренмәгән, бары олы җанлы йөрәк белән генә тоеп булган серле үзгәрешләрне, мавыктыргыч нечкәлекләрне зур сизгерлек белән күзәтеп, сиземләп оста тотып ала һәм беренче җылы тәэсирләр суынганчы, аларны йөрәге аша уздырып, шигъри аһәң белән укучыларга җиткерергә ашыга. Клара Бупатоваиың тыйгысыз җаны җираиага һәм җирдәге барлый җанлы нәрсәләргә эчкерсез һәм олы мәхәббәт белән сугарылган. Ул табигать картиналарына гашыйк, аларга үз итеп, дус итеп карый һәм табигать күренешләрен, андагы аерым детальләрне үзе белән тиң итеп күреп, алар белән сөйләшә, киңәшә, алар турында зур кайгыртучаилык күрсәтә һәм аларга ышана. Менә «Ялгыз каен» шигыре. Яр буенда үскән ялгыз каенга автор: ...Коннар туган саен, каенкаем. Үзәккәен нигә езелә?.. .„һичкемең юк нигә янәшәңдә? Гомерләрең нлгыз ник үтә? Ак кәүсәңдә синең кара азләр... Кемнәр нкән шулай салганнар/ Минем дә бит. җаным, йөрәгемдә Уелып калган кара ярам бар. Сизәсеңме, каен? — дип мәрәҗәгать итә һәм ялгыз каенның фаҗигасен аңлап, аңа үзенең моң-зарларын сөйләп бирә, еллар буе күңелендә авыр теер булып җыелып килгән уйларын бушатып сала. Шулай итеп, ялгыз каен белән лирик герой арасында ачыктан-ачык сөйләшү һем аңлашу барлыкка килә. Лирик герой серле табигать күренешләрендә, табигать тормышы белән үзенең тормышында алар икесе генә аңлый ала торган зур охшашлык таба, бу аны ялгызлык тойгыларыннан арындыра, шушы охшашлык аңа тормышта зур еметләр белән, оптимист булып юанып яшәргә кеч бирә һәм кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итә. К. Булатоааның гади бер тәрәзә белен кеше уйларын һем кичерешләрен сурәтләгән «Ә мин кичә әллә ничә тапкыр* дип башланган шигырен, башка әсәрләрендәге ...Кайчак шулай ерак йолдызларның Сулышларын тоя аласың . ..By җир якын миңа бүгенгесе Киләчәге белән тулаем... ...Шул серләрнең серен» еешенү белой Кызык безнең җирдә бу тормыш — дңгеи юлларын укыгач, образлы итеп әйтелгән сүзләренә, шигырьләренең фәлсәфи тирәнлеген, андагы фикер тыгызлыгын арттыру турында нык уйлануын күреп шатланасың. Туган җирнең гүзәлләгән тасвирлауга багышланган барлык шигырьләрендә туганүскән җир, туган ил һәм Кеше образлары, аларның үзара бәйләнеше, бер- берсеннән аерылмыйча, бергә үрелеп бирелә һем болар барысы бергә сокландыргыч, гүзәл Ватаныбызның тулы канлы образын тудыралар. „Клара Булатоааның кайбер әсәрләрен дә үэүзен кабатлавы, матур фикер ейтев- гәм тә вакытында нокта куя белмәве кайбер фикерләрнең бер дә үстерелмичә әсәрдән-әсәргә күчүе турында үз вакытында бик дөрес тәнкыйть сүзе әйтелгән иде инде. Өстәп шуны гына әйтәсе килә: Кларага иҗади хезмәт, аерым алганда, шигырьләр җиңел бирелә Әсәрләрен укыгач, аның бер дә азапланмыйча, бертуктаусыз матур рифмалы строфалар яза алу сәләтен һәм мөмкинлеген тоясың. Әмма механик рәвештә, ничектер, автор теләгенә буйсынып узеннән-үзе язылган һәм тезелгән строфалар иҗатта җавапсызлыкка китерә. Сирәк булса да, Клара әсәрләре ерасында җиңел кулдан эшләнгән, таркау язылган шигырьләр дә очраштыргалый. «Постта торам*, «Шатлыгым*, «Яз җыры*, «Кемине*. «Коласызлык* һ. б. шм- гырьләрдә Клара әсәрләренә хас булган тынгысызлык юк. тойгы тирәнлеге һем йо- рәк ялкыны да сизелми. А ларда веторньң үз йөзен тес мер лева кыен. Дөресен генә вйткәнде. ул шигырьләр Клара ечеи характерлы да түгел. Аларның тормыш җылылыгы беркелеп торган әсәрләр белән бер- рәттән җыентыкларда урын алуы кызганыч. Халык иҗаты әсәрлеренә тартым җиңел тел белен язылган музыкаль яңгырашлы юллар үзләре үк моңлы җыр булып укучылар күңелен яктыртып җибәрелер Шуңардыр инде, шагыйре сүзләренә композиторларыбыз дистәлеген популяр җырлар яздылар, ә аның сүзләренә язылган «Кыңгыраулар* җыры тиз арада еракларга таралып, халкыбыз тарафыннан иң яратыл җырлана торган җырлар ретене керде. Әсәрләрен укыгач, Клара Булатованың укучыларга күпне евгьдә иткән табигый таланты булуына ышанасың һем шатланасың. Аның таланты, шигъриятлеге — иң беренче чиратта без кен саен уйлап йөргән, безгә якын булган гади уйфииерләрме, тойгыларны поэтик детальләр аша шигъри формага әверелдереп шигъри аһәң белен үзебезгә җиткерә белүендә. Шулай булачагына шикләнергә урын юк Үзенең һем калемдешләренең иҗатына зур таләпчәнлек белеп караган сееале шагыйребез мархүм Әнвәр Давыдов сүзләре белен әйткәндә, Клара Булатоааның «шигьрн таланты тормышның җитди, иҗтимагый әһәмиятле темаларыма, гражданлык мотивларына акын килергә миыкинлеге булуын күрсәтә».