Логотип Казан Утлары
Тарихи роман

ЭТИЛ СУЫ АКА ТОРУР

IV

Икенче бүлек

I

Беренче тапкыр бүген күк күкрәде, яшен яшьнәде. Урамнардагы, ишегалларындагы, басулардагы барлык кешеләр, болыннардагы көтүчеләр, урманнардагы агач кисүчеләр, яр буендагы балыкчылар, каекчылар— өлкәннәр, бала-чагалар, тазалар, авырулар — барысы да, барысы да. күк күкрәвен ишетеп, җиргә егылдылар Көтүдәге атлар, сыер-сарыклар, ашауларыннан туктап калды, этләр, чинап, кешеләргә елыштылар Каяндыр көн яктан — Чулманнын күкселләнеп яткан иксез-чиксез киңлеге өстеннән, ямь-яшел болыннар, куе урманнар өстеннән башланган яшенле күкрәү, дөбер-шатыр килеп, ачулы мыгырданып. Кызыл Яр катау турысына килеп җитте. Куар оган 2 . утлы кылычы белән селтәнеп, биек яр башындагы чыршылыкка сыенган ниндидер албастыны сугып үтерде дә ашыгып төн ягына таба китеп барды Язгы сулар белән дә агып бетмәгән чир-чорлар. айналар. албастылар, өрәкләр — барысы да К\ар оганнын бөек чирүеннән куркып, чит җирләргә, чит илләргә юл тоттылар Яшенле күкрәү узып китү белән, кешеләр сикерешеп җирдән тордылар. бер берсен котларга, манышып биергә, такмакларга тотындылар. Күп тә үтмәде, томалап яңгыр килеп җитте Яңгыр шактый озак яуды. Ачык җирдә калган кешеләр манма су булдылар Өйдәгеләр, каралты- курадагылар исә яңгыр астына үзләре чыгып бастылар. Беренче язгы яңгырның игеннәргә, чирәмнәргә, ут-үләнгә генә түгел, барлык тереклеккә— кешеләргә, терлектуарга, киекләргә дә ассуы 3 бар иде. Шулай итеп, Акбүре иленә жәй килде, җылы килде Янгыр туктагач та кешеләр куанышып өйләренә ашыктылар, учакларын тергезел IV Дәвамы Башы 8 нче санда. г К у а р оган — яшен алласы. * Ассу—файда жибәрделәр Чыр-чу килеп урамда балалар чабышып йөрде Әле аядэ әле монда көлгән тавышлар ишетелде. Кичкә таба күңел ачу башланып китте. Бөтен ыру кешеләре онытылып беренче янгыр туен иткәндә. Күрән би өендә ашыгып юлга җыендылар Кешеләргә, бигрәк тә Утташ кам яклыларга күзекмәсен дип. Күрән би Тотышны Чулмая аръягындагы Талкысык авылына озатты Кешеләр. билгеле, сизенми калмадылар Шулай да, би углынын угрылыгын үз күзләре белән күрмәгәч, эчтән тындылар Күргәннәр-белгәннәр исә май каптылар. Шулай ук Утташ камның да тавышы-өнс ишетелмәде Ул арада Күрән би. артык шауламыйча, шул ук Талкысыкта аркыш’ җыя башлады. Башта уйлавынча, тавар белән көн якка ул Тотыш угланны җибәрергә булды. Күрән би берьюлы ике куян атарга уйлады беренчедән, ул яман аты чыгып өлгергән углын усал күзләрдән, алай гына ла түгел, үтерелү куркынычыннан саклап калырга, икенчедән, үзенең күптәнге яшерен теләген тормышка ашырырга булды У глын Тал- кысыкка озатканда, ата кеше ана үзенең эчендәге яман чир турында да әйтте. Бар ышанычым синдә, углым. диде Булдыра алсан, мина яхшы, белекле берәр имче алып кайт, булдыра алмасан, эч авыртканга белешеп. сорашып им утлары, им сулары алып кайт, диде Кара аны. акча кызганма — барлык таварынны биреп булса ла. минем теләкне үтәргә тырыш, диде. Атасының теләген үтәргә дип. көзгә исән-аман кайтып җитәргә дип, Тотыш ант эчте. Ерак юлга чыгу алдыннан яшенле янгыр явып узуны Күрән би изге гә юрады. Карангы төшү белән ул каекларга соңгы кирәк яракларны төятте дә Талкысыкка Тотыш углан янына чыкты Ул ана ак юл теләде, тагын үзенең киңәшләрен, теләкләрен кабатлады, аны күкрәгенә кысып, озак кына ычкындырмыйча торды. — Иртәгә таң ату белән кузгалыгыз, углым.— диде Курән би, күз яшьләрен сөртеп — Исән-сау әйләнеп кайтсаң, көзгә башлы күзле итәрмен Кайгырма, Тәңкә синеке булыр. — Атай, күрерсең менә!.. Моннан соң беркайчан да ышан. атам, миннән дә турылыклы углын булмас! — диде Тотыш, дулкынланып — Ышанам, углым,— диде ата кеше — Күңелем тыныч Мин сиңа ышанам, углым! Төн уртасында үэ өенә кайтып йокыга яткач та би тиз генә йоклый алмады. Аның күңелен бертуктаусыз нидер борчып, кымырҗытып торды. Нишләптер аның эче дә пошкан кебек булды, йокысы да килми сыман тоелды, шул ук мәлдә йокларга да кирәк иле шикелле. Әллә катаудагы җыр тавышлары тынгы бирмәде, әллә эт улаган тавышлар ачуын китерде, Эч пошу, борчылуга бераздан эчтәге чын авыру, сызлану-әрнү тойгысы кушылды Покыга киттем дигәч тә ул әллә нинди куркыныч төшләр ку pen саташты, уяу чагындагы борчулы уйлары нсенә төшеп, тагын коты алынды Иртән аны ниндидер дөбердек уятты Шыбыр тиргә баткан килеш \ т сикереп торды, кылычына тотынды, аннары, калтыранып, ишек артын дагы дөбердеккә колак сала башлады Кем булыр буV Нәрсә кирәк бу аныкта1 Кояш әле чыкмаган, әле бик иртә булырга тиеш. — Кем бар анда? Нәрсә кирәк? —дип кычкырды ул, күпмедер тыңлап, көтеп торганнан сон, ишеккә якынаеп. — Бу мин, каравылчы Чынташ!—диде тыштагы ир кеше — Ни булды? Ник дөбердәтәсең? — диде би, ишек биген ычкындырып. — Улакчы килде, улакчы! — диде Чынташ.— Ашыгыч бнтек китергән. Менә. V Аркыш — кәрван. НУРИХАН ФӘТТАХ ф ЛИЛ СУЫ АКД ГОРУР Би каравылчы кулыннан битекне тартып алды да шартлатып ишеген япты, биген яңадан элдерде. Битекне ул ачу белән идәнгә атып ормакчы булды. Каравылчының «ашыгыч» дигән сүзен исенә төшергәч, бу уеннан кире кайтты. Төннек янына килде дә вак-вак пыяла кисәкләре аша үткән таң яктысында ал тамга сугылган, сургычлап ябыштырылган күн тышлы битекне кулында әйләндереп карады. Аннары сургычны ватып, жепне теше белән өзде, аксыл каен тузына төрек ижек- ләре белән язылган түбәндәге сүзләрне укыды «Атай! Алмыш хан килә. Төшкә монда булыр. Үзән аша күпер салалар Көче күп. Мин Чулманга чигенәм. Шуннан кайтырмын. Алай башы Күзәмеш углан». Күрән бинең чәчләре үрә торды. Куллары, аяклары калтыранды. Суларга аңа тын житмәде. уйларга уй җитмәде, кыюлык җитмәде. Аның тиз генә өстенбашын киенеп, коралларын алып каядыр чыгасы да килде, хатыннарын, балаларын, ырудашларын булышка чакырып, бөтен катауга, бөтен жмрсуына сөрән дә саласы килде. Утлы куздай пешергән битекне кулына алып ул әрле-бирле йөренде, тешләрен шыгырдатты. башындагы чәченә ябышты, ыңгырашып ыңгырашып алды. Идәнгә егылды да, ике кулын күккә сузып, күз яшьләрен түгеп, ялвара башлады. — Тәңрем! Ата-баба ияләре! Көч бирегез, кыюлык бирегез! Яу килә, яу! — диде. Яу килә, яу! Алмыш хан килә! Коры җирдән, Чулманнын уң ягыннан, урман-сазлар аша, елгалар, чокырлар аша атлы чирү килә! Булмас ла! Туктале, ялган түгел микән бу? Берәрсенең коткысы түгел микән? Котан өйдә юк. Акбога өйдә юк. Күп ирләр Тотыш белән ерак юлга чыгарга тиеш. Катауда җитәрлек сакчылар да юк. Нинди яу ди әле ул мондый чакта! Туктале. тукта нәрсә бу? Шулай итеп, Акбүренең көне төкәндемени’ Шулай итеп, Утташ камның каргышлары барып иреште микәнни?! О. тәңрем! Изге ияләр! Кичерегез... коткарыгыз Акбүренс бу кыран- нан, бу талаудан! II Икенче көнне, байракларны җилфердәтеп, каргуларда ургыган кара төтеннәрне тузгытып, катау өстеннән беренче җил — салкынча таң җиле исеп киткәч тә, басу ягында дүрт-биш җайдак күренде. Алар, изге нарат аланыннан килә торган юлдан катау ягына борылдылар да. атларын юрттырып, туп-туры капкага таба юнәлделәр. Болар юл буенда төн кунган күзәтчеләр иде. — Киләләр, киләләр! — дип кычкырдылар алар койма өстендәге ырудашларына, каядыр артка, урман ягына күрсәтеп. Койма өстендәге сакчылар кузгалышып куйдылар. Өзек-өзек тавышлар ишетелде, яу якынлашканны белдереп, йөрәкләрне телеп, чыелдык быргылар кычкырды. Койма буенда, ачык җирдә учак ягып төн уздырган ирләр, ашый торган ашларын ташлап, кулларына корал алып, агач баскычлар буенча койма өстенә йөгерделәр. Атлылар атларына атландылар. коралларын барладылар. Койма тышында урның бозылган ярларын төзәтүче, ауган, какшаган баганаларны ныгытучы кешеләр тизрәк эшләрен төгәлләргә ашыктылар. Чабып килгән күзәтчеләр урга якынлашу белән, капкачылар күперне төшерделәр, капканы ачтылар да тыштагы барлык кешеләрне эчкә керттеләр. Капка ябылды, күпер яңадан күтәрелде, болганчык су өстенә шыбырдап чүп-чар. балчык коелды. Каравыл өендә йокымсырап утырган Күрән би, тояк тавышлары ишетеп, сискәнеп урыныннан торды. — Килделәрмени?! — диде ул кисәк кенә, куркып. — Киләләр! — диде шунда кемдер, басу ягына күрсәтеп. Шул чакны чыннан да изге нарат аланы ягыннан үр менеп килүче атлылар күренде. Ин элек аларнын иртәнге кояш яктысында ялт-йолт килгән сөнге очлары, күк төстәге озынча байраклары калкып чыкты Аннары әкренләпәкренләп кораллы ирләрнең тимер алпаклары, ат башлары, калканнар күренә башлады. Үрдән менгән җайдаклар унга борылдылар, кин юлга төштеләр. Баштанаяк коралланган, көр-таза атларда нык утырган ул ят кеше ләр, ягы 1 кешеләр ашыкмыйча гына, иркен, тыныч кына киләләр иде Алар күп иде, бик күп иде. Кечерәк төркем-төркем булып, жир астыннан чыккан сыман, сырт итәгеннән менә тордылар, тигез жиргә жәелә тордылар Бераздан алар богдай чәчелгән жир өстен бөтенләй каплап алдылар. Шул ук мәлдә, тыелгысыз бер көч булып, тигез жиргә жәелеп аккан язгы ташкын булып, катауга таба басып килделәр. Тигез, ачык ялан күз алдында атлар, кешеләр белән тулды. Тигез, ачык, күркәм яланда — катаудагы меңләгән күзләр алдында,— әйтерсең, тиз арада кара урман калкын чыкты, әйтерсең, берничек тә үтеп булмастай тау- таш калкып чыкты! Акбүрсләр, койма өстендәге калку урыннардан, ук атар өчен уелган уемнардан, каргу, сырган башларыннан, өй түбәләреннән, багана баш ларыннан аларнын шулай бөтен жирне иңләп, ябырылып килүләрен тын да алмый күзәтеп тордылар. Меңләгән тимер, жиз, көмеш корал ларнын, киемнәрнең кояшта ялт йолт килүеннән кешеләрнең күзләре чагылды; тимер чыңлаган, тояклар дөпелдәгән, ат кешнәгән тавышлар дан колаклар тонды. Бертуктаусыз кыймылдаган, ашкынган тыелгысыз авырлыкларның шаушуына бөтен жирнең өсте дер селкенеп торды Беркайчан да бу тикле көч, бу тикле яу күрмәгән акбүреләр куркуларыннан өнсез калдылар. Озакламый менә шул санаусыз ягы белән очрашырга тиеш булган батыр ирләрнең маңгайларына салкын тирләр бәреп чыкты, аркаларыннан табан очларына куркыныч кымыржык йөгерде Байракларын югары күтәреп, нн алдан килгән ирләр төркеме, катауга бер ук2 чамасы килеп житмичә, сөрелмәгән, чәчелмәгән тигез жирдә туктап калды. Арттан килүчеләр дә. алдагыларга якынлашып, шулай ук туктый башладылар Акбүре кешеләренә аермачык булып аларнын йөзләре, киемнәре күренде, аларның янау, көлү сүзләре ишетелде Юлның ике ягына да тезелгән ир-атлар кинәт кыймылдап куйдылар, як якка тайпылгандай иттеләр Юлда, тар аралыкта яхшы тимер күккә атланган бер кеше күренде Бу кеше йөзләгән, меңләгән нр атлар ярасында таудай калкып, ерактан ук күзгә ташланып тора иде Ул бик таза, көчле кеше күренә Башындагы алпагы да, күбәсе дә. калканы да яның көмештән, алтыннан ясалган. Озын муенлы, бнек, таза атының йөгәне, ияре, өзәңгеләре шулай ук алтын көмеш белән бизәлгән Күбә өстеннән ул ал төстәге кытат3 бөркәнчек ябынган. Кара сакал-мыегы кыска итеп, түгәрәкләп киселгән Болан да киң, түгәрәк бите ш\нлыктан тагын да түгәрәгрәк булып, табактай зур булып күренә иде. Эре сөякле, бай киемле бу ир-ат Алмыш хан иде. Ул. атын әкрен генә атлатып, бераз юл буйлап кнлде дә байраклы төркемнән алдарак туктап калды Ул арада аның артында, юлда алба лап ‘ берннчә ат жигелгән арба күренде Арбаны ачык жиргә туктатты 'Ягы — дошман ’Бер ук —атылган бер ук ераклыгы • Кытат — кытай ефәге ‘ А л б а л a п — аТларны бер бер артлы телеп жигү. НУРИХАН ФӘТТАХ ф ӨТИЛ СУЫ АКА ТОРУР ф лар да берничә кеше ашыгып аннан төргәкләр, баулар, казыклар ала башладылар. Тиз арада хан чатыры — жаваҗ корылды. Җаваҗның акбүреләргә караган ягы ачык калдырылды. Менә хан атыннан төште, катау ягына карангалап. җаважга керде, түргә 1 утырды. Ханның якыннары шулай ук атларыннан төштеләр, жаваж тирәсенә җыелдылар. Тук көрән атка атланган бер яшь ир байракчылар төркеменнән аерылды да катауга таба чабып китте. Атта чабып барган уңайга ул җәясенә ук утыртты, «һай!» дип бер кычкырды да акбүреләр ягына атып җибәрде. Төз атылган ук Басу капка янындагы каравыл өенең ишек башына килеп кадалды. Сакчылардан берсе сикереп укны тартып алды, алды да йөгереп аны Күрән бигә илтеп бирде. Укка каен тузы бәйләнгән, тузга шундый сүзләр язылган иде: «Мин. Болгар йортның башы Алмыш хан. синең җиренә килеп урда кордым. Атам Шелке үлгәч, син — минем колым Күрәм би — өч жыл мина калан түләмәдек. Шуны алырга килдем. Өч көндә бирмәсән. ката- выңны җир итәм. ыруыңны юк итәм. Ил белән бирәсеңме, яу беләкме?» III Акбүре ыруында барлыгы уң мең өй санала иде Болгар ханы Шел- кегә Күрән би ел саен өй башыннан берәр кеш түләп килде. Берәр кештән бер елга ун мең кеш. өч елга — утыз мең кеш. Күрән би. Алмын: ханга калан түләргә туры килсә дә, өч елга түгел, никтер бер генә елга түләргә туры килер дип уйлаштыра иде. Өч елга! Уңган, беткән, суга аккан өч ел өчен дә калай түләргә! Бу—күрәләтә талау! Талау булмыйча. . таларга килмичә, ник килгән ул монда?! Утыз мең кеш' Каян алырга утыз мең кешне? Булган барлык байлыгыңны чыгарып салыргамы, әллә сон булган барлык көчен белән каршы торыргамы? Катауны алар тиз генә ала алмаячаклар. Тиздән Котан белән Акбога кайтып җитәргә тиеш. Авыллардан кораллы алай- лар килә тора. Атарга ук җитәрлек, ашарга азык җитәрлек. Жиңелергә туры килә икән, соңгы чиктә Яркапка аша Чулман аръягына таярга була. Нинди күп алар шулай да! Шул тикле ерак җирдән юллар ярып, күперләр салып килгән бу чирүнең, күрәсең, балтачылары да күптер. Урлар аша күпер салып, катауның капкасын җимереп, яндырып керү аларга берни тормас. Шулай булгач катавың белән, ыруын белән бергә кырылуга караганда, сораганын биреп котылу яхшырак булмасмы? Сонгы көннәрдә бик нык йончыган, тиешенчә йокламау аркасындз йөзе агарынып калган би аксакалларга, кораллы ирләргә күтәрелеп карады. — Нишлибез? — диде ул. карлыккан тавыш белән. Башкалар да үзләренә шул ук сорауны бирделәр. Тик беркем дә турысын гына ярып сала алмады. Бармакның кайсын тешләсәң дә авырта. ничек кенә боргалансаң да, башыңа таякның юан башы төшәчәк иде Тынлык шактый озакка сузылды. Беренче булып Утташ кам авыз ачты. — Туганнар, ырудашлар! — диде ул. кычкырып —Мин сезгә әйтә килдем Мин сиңа да әйттем, би! Колак салмадыгыз. Инде менә күреп торасыз: тәңренең каргышы, авыр кылыч булып, баш өстебездә уйнап тора Көп-гөн эшләнә торган языкларыбыз өчен талау бу! Мондый чакта, куркыныч килгәндә... бөтен ыруның язмышы кыл өстендә торганда... безгә йолык бирергә кирәк. Башкача котылу юлы юк! 'Тур — монда тәхет мәгънәсендә. Кешеләр сагая калдылар. Утташ камнын бөтенләй кирәкмәгән юлдан китүен акласалар да, бу авыкта аның сүзен бүлдерергә беркемнең дә йөрәге җитмәде. Ырудашларының куркынган, таштай катып калган йөзләрен күреп, Утташ кам кызганнан-кыза барды. — Биргән йолыгыбыз ияләргә барып ирешмәде,— днде ул, аксакалларның әле берсенә, әле икенчесенә карап —Әрлик хан ялчысы явыз Октуганның күңеле йомшармады. Кичәгенәк төш күрдем. Октуган якам нан алды. «Йолык! Йолык'» — диде ике тапкыр. Мин аны беләм, ике тапкыр әйттеме, ул кеше сорый. Явыз Октуган йолыкка кеше сорый' Үтендем, ялвардым —сүзеннән кайтмады Шунсыз сезгә котылу юк, ди Юкса, бөтен жирсуыгыз юкка чыгачак, ди Бер языклы кеше аркасында бөтен ыру юкка чыгарга тиешме, юкмы—әйтегез шуны, ырудашлар-* — Йолык! йолык! —дип кычкырдылар Утташ кам янындагы кешеләр. — ...Октуган явыз... тфү, тфү! Телемә дә аласым килми — диде Утташ кам, жыламсырагандай итеп.— Канечкеч Октуган явыз Октуган синең углың Тотышны сорады, Күрән би! Кая качырдың утлыкны — кичекмичә тотып бир безгә! Кешеләр, көчле жил искән чактагы урман кебек, кинәт чайкалып куйдылар. Куллар, ярлыкау сорап, үзеннән үзе күккә күтәрелде, мең ләгән йөзләрдә курку-кот алыну билгесе катып калды Майчан аксакал, ачуланып, таягын шакылдатып, койма өстенә менде. — Ыхым. ыхым,—диде тамагын кыргалап — Отаннар ырудаш лар, мине тыңлагыз. Сезнең арада мин иң карт кеше Яшем инде сик сәннән артып бара Туганнан бирле мин бер генә күрдем йолыкка кеше биргәнне. Бик күптән., унбиш уналты яшемдә. Ыруыбызның атаклы камчысы Лйбаба әйтерис, ни әшәке.. аты корыгыры Октуган явыз . кешене йөз җылга бер генә сурай, диерие. Әле йөз жыл үтмәгән, ырудашлар. Кешеләр, җиңеләеп, гөрелдәп алдылар Майчан аксакалны яклап кычкырган тавышлар ишетелде. Утташ кам яклылар да авыз йомып тормадылар — кычкырдылар, кулларын, коралларын бутадылар Май чан аксакал җиргә төшкәч, кызып кайнарланып, өлкән кам яңадан сөйләргә кереште. — Туганнар, ырудашлар! — диде,—Олуг аксакалыбызның сүхтәре сезне буташтыра күрмәсен. Айбаба камчыны мин дә беләм. Белмәскә, минем үз атам, өйрәтүчем лә ул! Илгә яу-кыран килгәндә, йөз ел тулганны көтеп торып булмый, диерие Айбаба камчы Яу-кыраннын кай чан килерен беркем алдан белми Тагын шуны да онытмагыз, ырудашлар, канечкеч Октуганның йөз елда эше юк Ул узенә тиешлесен генә сорый. Шунсыз без аның күңелен күрә алмабыз Белегез: ыруның язмышы бу! Тагын авыр тынлык урнашты Тимер кораллар кулларны, иңбашларны асып төште, тимер киемнәр башларны, күкрәкләрне кысты Күрән би изүен чишеп җибәрде, авыр кашлары астына яшеренгән авыр күз карашын кешеләргә йөртеп чыкты. — Ырудашлар! — днде ул. эчке бер тетрәнү белән — Капка төбенә яу килде Безнең борын төбебездә генә, безнең изге җиребездә ул әнә урда корды Җирем-суым өчен, ыруым өчен мин туган углымны гына түгел, үзүземне дә кызганмыйм. Теләсәгез нишләтегез — углым да. үзем дә сезнең карамакта. Телисез икән — углымны, телисез икән — үземне... хатыннарымны, башка угылларымны изге эш өчен йолык кылыгыз! — Кылырбыз да шул! —днп чәрелдәде Утташ кам, янап, куанып — Ашыкма, кам баба,—диде аңа каршы Күрән би,—Минем сиңа НУРИХАН ФӘТТАХ ф ЭТИЛ СУЫ AICA ТОРУР бер генә соравым бар. Син әйт безгә: йолыкка кеше оиреп кенә Алмыш ханнан котыла алабызмы без? — Йо-ок! — диделәр акбүреләр бер авыздан. — .. Без йолыкка кеше биргән өчен генә Алмыш хан үзенә тиешле каланнан баш тартырмы? •— диде тагын да би. — йо-ок! — диделәр акбүреләр, язгы Чулман сыман шаулаш — Шулай булгач,— диде Күрән би, күтәренкелек белән,— йолык бирүбирмәү турында сөйләшкәнче, калан түләү-түләмәү турында сөйләшсәк яхшырак булмасмы? — Шула-ай! — диделәр кораллы ирләр, катауны янгыратып. «— Алайса әйтегез: утыз мең кеш түлибезме, ягы белән орышабызмы?— диде ыру башы. Кешеләр тагын тынып калдылар. — Ыхым, ыхым,— диде Майчан аксакал, яңадан таягын шакылдатып.— Оланнар, ырудашлар! Утыз мең кеш безне аяктан җыкмас, ни... аты коргыры... кем... Алмыш ханның кылычы — жыгар. Эт күңеле — бер сөяк. Алсын да китсен! — Ах, бер генә сөяк булсачы!—диде Күрән би. ачынып. Майчан аксакал сүзләрен башкалар да яклады. — Түләргә кирәк! — Алсын да китсен! — диештеләр кешеләр. — Юк, түләмибез! — диде шул чакны кемдер, шау-шуны күмеп. Кешеләр тавыш килгән якка — койма өстенә күтәрелеп карадылар. Сакчылардан, кораллы ирләрдән бер читтәрәк анда баштанаяк коралланган яшь бер углан басып тора иде. •— Тотыш! — Югалган Тотыш! — диделәр акбүреләр. Кайберәүләр моны куркып әйтте, кайберәүләр аптырап, кайберәүләр куанып әйтте. Утташ кам, үз-үзен белешмәстән, тыгыз төркем арасыннан Тотыш ягына ташланды. — Тотыгыз, тот! Аяк-кулларын бәйләгез! —дип кычкырды ул, явыз бер сөенеч белән. Кешеләр, камга юл биреп, як-якка тайпылдылар, кайберләре, киресенчә, аның юлына аркылы төшәргә тырыштылар Койма өстендәге кырыс сакчылар урыннарыннан кымшанмыйча басып тик тордылар. Утташ кам килгән юнәлешкә капма-каршы яктан Тотышка таба икенче бер кеше ашыкты. *— Углым! — дип кычкырды Койтым бикә, кулларын сузып, коймага таба омтылып. — Углым! — диде Күрән би дә, кузгалмыйча, эчке бер сагыш белән. — Оланнар, туктагыз! — диде Майчан аксакал, тавыш, ыгы-зыгыны басмакчы булып. Күрән би быргычыга ым какты. Шул чакны күкне ярып ачы быргы тавышы яңгырап китте. — Сөйлә, углан! — диде Майчан аксакал, Тотыш ягына таягын изәп, тынлык урнашкач. — Сөйлә, сөйлә! — диештеләр башкалар да — Атам! Анам! Олуг аксакал Майчан баба! Ырудашлар, ил агалары! . Тыңлагыз, сезгә сүзем бар! —дип кычкырды Тотыш көр, яңгыравык тавыш белән.— Мин әле ир түгел, шулай да сез миг.а сүз бирдегез. Мин әле ир түгел, шулай да мин кулыма корал алдым Ыруыма куркыныч килүен ишетеп мин, белексез углан, сезнең янга ашыгып кайттым. Элекке ярамаган эшләремнең барысы өчен кичерегез мине, ырудашлар! — Кичерәбез, олан,— диде Майчан аксакал. — Кичерәбез, кичерәбез — сөйлә! — диделәр кораллы ирләр. — Менә шул...—диде Тотыш, яңадан сүз башламакчы булып. Тик, куанычтан, дулкынланудан, күрәсең, кирәкле сүзен таба алмыйча, бер авык тотлыгып торгандай итте.— Күрәсезме, ырудашлар, безнен кечебез житәрлек түгел,— дип кычкырды ул бераздан үзенен аяк астында тынып калган менләгән кешеләргә карап.— Котан белән Акбога кайтып житсә дә, күршеләрдән булышка алайлар килсә дә, безнен барыбер көчебе« артмаячак. Безнен күбебезнең кулында уктан-жәядән башка берни юк. Киемнәр шулай ук таза түгел. Карагыз болгарларга—күбәсез ирне күрерсезме, тимер калкансыз, тимер алпаксыз ирне күрерсезме3 Алар нинди яхшы өйрәтелгән... шау-шу юк. ыгы-зыгы юк — мен кешесе бер кешедәй! Көч алар ягында, ырудашлар Тик шулай да мнн утыз мен кеш түгел, ягыга бер тиен дә бирмәскә димеи! Анын бу сүзләре дөрләп янган учакка бер чиләк су сипкәндәй булды Аста, кешеләр арасында шаркылдап көлгән тавышлар ишетелде •— Атам, анам! Ырудашлар, туганнарым'— диде Тотыш углан, көл гән тавышларга колак салмыйча.— Моңарчы сез минем бер генә теләгемне дә үтәмәдегез. Яшьлегем, белексезлегем аркасында мин сезгә, ыруга күп кайгы салдым. Инде сезгә бер сүзем бар бер теләгем бар тынлагыз! Мин Алмыш ханның иң көчле алыбы белән орышырга телим Мин бер үзем ыру өчен ягыдан үч алырга телим! Җиңсәм, болгарлар буш кул белән китәр, жинеләм икән — калан түләрсез! IV Акбүреләр кисәк кенә кузгалып куйдылар, жннелчә шауларга, гөрет дәргә тотындылар. Тирә яктан — Яшә, Тотыш! Бай бул. Тотыш! ■»- Коткар ыруны, коткар катауяы! — дигән сүзләр ишетелде Икеләнгән. каушап калган акбүреләр күңелендә Тотышның сүзләре ышаныч чаткылары кабызып җибәрде. Башлар югары күтәрелде, ко ралларга куллар ныграк тотынды Әнә ул Тотыш углан, нинди таза, нинди көчле! Кем белә, җиңеп куйса, калан да түләнмәс, кешеләр дә исән калыр Җиңелә икән инде, алай үзе атлыгып торгач, әйдә, урыны оҗмахта булыр Күпчелек шулай уйлады Тик ата кеше генә икенче төрлерәк уйлады Үзенең углын ул беренче тапкыр күргәндәй булды. Ул анын көче батырлыгы белән дә, күңеле белән дә. үзеннән — үз атасыннан гына түгел, мондагы барлык кешеләрдән, барлык ырудашларыннан өстен икәнлеген аңлады. Ул аны —кичәге башсыт углын — үзенең төп яклаучысы итеп тойды. Димәк, ата кешенең күңеле тое 1 булган* Димәк, ана ышаныч баглап ул ялгышмаган! Ьинен күзләренә яшьләр килде — Углым! — диде ул, Тотышны кочагына алып — Бүгеннән башлап син — ир! Әй, ырудашлар, ишетәсезме, Тотыш углым минем ир булды! Мин аның теләгенә каршы килмим, мин аңа ак юл телим, җиңү телим Орыш, углым, ягы белән, күрсәт ирлегеңне! — Орыш ягы белән! — Ак юл сиңа. Тотыш углан! — диделәр аксакаллар. Күрән би, углының теләген белдереп, болгарларга ук атарга кушты. Болгарлар укны аллылар, битскнс укыдылар да ат кешнәгән кебек шаркылдап көләргә тотындылар. — Ничек көләләр бездән! — диде Тотыш, иреннәрен чәйнәп Күп тә үтмәде, болгарлардан икенче ук килеп төште Каен тузына ике генә сүз язылган иде. Бу; «Бергә өч» дигән сүзләр иде. Акбүреләр нең йөзе каралай янып чыкты. Бергә өч! Димәк, Тотыш бер-бер артлы •ч алыпны җиңәргә тиеш, бары шул чагында гына ул җиңүче булып саналачак! •Тое—алдан сн.тү. тою. НУРИХАН ФӘТТАХ ф ЭТИЛ СУЫ АКА ТОРУР Яшь егетнең нык кысылган иреннәре калтыранып китте. Шулай дэ ул куркуын тиз арада җиңә алды. Су астында озак чумып торганча ч соң өскә калкып чыккан кеше сыман-, ул озын итеп, күп итеп бер тын алды да: —■ Мин орышам! Мин сүземнән кайтмыйм,— диде. — Юк! — диде Күрән би, болгарларның битеген урталай ертып,— Бу — тигезлек түгел. Бу бернинди йолага да, түрәгә дә туры килми. Алар бездән юри көләләр. — Мин барыбер орышам, атай,— диде Тотыш, кабатлап,—* Мин баш тартсам, алар бездән тагын да ныграк көләчәкләр. Аның шулай дип әйтүе булды, болгарлар, күрәсең, акбүреләрнен икеләнүен күреп, тагын да ныграк шаркылдап көләргә тотындылар. ■— Курыкты! — Астына җибәрде! — Алыбыгыз кая — чыксын орышка! — Сукыр сычканиар, сезгәме соң арысланнар белән алышырга! —■ дигән сүзләр ишетелде. Койма өстендәге кешеләр, ягының көлүенә үртәлеп, эчләре пошып, тын гына басып тордылар. Акбүреләр аптырабрак калган бер мәлдә койма өстенә Койтым бикә килеп менде. Ул аста кешеләр арасында тоткарланып калган иде. Инде ул түзмәде, кешеләрне ырып-ерып, туры коймага якын килде, каяндыр ирләр алып килгән күчермәле баскыч буенча югары менде. — Углым! — диде ул, йөрәк түреннән чыккан бер өн белән.— Мин барысын да күреп, ишетеп тордым. Углым, күземнең яругы... бавыр итем, йөрәк маем! Бар, орыш! Мин сиңа изге теләктә булырмын. Бөтен ырудашларың изге теләктә булыр. Күп көттем мин шушы кән килүен. Үч ал ерак бабаң өчен, анаң өчен, ыруларың өчен, углым! Әнә явыз ягы безнең изге җирдә! Койтым бикә алтын-көмешләр, тимер-җизләр елкылдаган, ят байраклар җилфердәгән якка төртеп күрсәтте. Аның сүзләреннән Тотыш кайбер нәрсәләрне аңлап та җитмәде. Ул бары бер генә нәрсәне аңлады — әйе, ул орышырга тиеш! Анасының ялкынлы сүзләре аның күкрәген бетмәс-төкәнмәс көч белән, куаныч белән тутырды, болгарларның икенче угыннан соң, атасының каршы килүеннән соң күңелендә баш күтәрә язган икеләнү, каушау тойгысы кул белән алгандай юкка чыкты. — Бергә өч булуына исең китмәсен, углым,— диде Койтым бикә, аның уйларын сизенгәндәй.— Өчкә түгел, өч уңга, өч йөзгә каршы чыгудан да курыкмый торган батыр алып бул, углым! Синең ерак бабаң Кайду алып шундый батыр булды, синең бик еракта калган ерак ту- 1аннарың барысы да шундый булдылар Анаңның туган ыруын туздыручыдан, атаңның туган җирен басучыдан канлы үч ал, углым! Теләгем шул куркуыңны салып тапта! — Мин курыкмыйм, анам! — диде Тотыш, елмаеп. — Куркуын курыкмыйсындыр да,—диде Күрән би, үртәлеп —Бу — тигезлек түгел. Бу — бездән көлү! — Син ни телисең, би? — диде Койтым бикә, иренә эндәшеп.— Ягыдан син кызгану, тигезлек, изгелек көтәсеңме?! Ул сине таларга, үтерергә, яндырырга килгән, түбәнсенеп шуңа үпкәләргә уйлыйсыңмы?! Күтәр башыңны, күзеңне ач. Күрән би! — Баш та каткан инде,—диде би, мыгырданып.— Әле өч көн бар, ашыкмыйк, уйлашыйк. — Уйлашыр чак түгел — илне ягы баскан! — диде Койтым бикә кискен рбнә.—Углыңны җибәрмәсәң, үзем чыгам Алмыш ханга каршы. Тик, берне үтерсәм, өчкә саналырга тиеш. Җибәр укны Алмыш ягына! Күрән би авыр башын күтәрде, көрсенеп «язмыш каргыш» дип мыгырданды да битекчегә карап алды, «Мин орышам Тотыш» дип язарга кушгы. Койма тышына тагын ук очты. V Тотышка киенергә атасы булышты. Ул аңа үзенең авыр күбәсен, нык, авыр калканын бирергә теләде. Тотыш атасының бер нәрсәсен дә алмады. Ул жииелчә генә киенергә булды. Өстенә нн элек юка, жинел күлмәк, аның өстеннән кыска тунын киде. Муенына нечкә каешка тагылган кечкенә бүре башы — ыру кумарткысын ’ такты. Кыска тунның күкрәк турысына юка тимер кисәкләре тегелгән иде. Аның өс киемен дәге тимер бары шул гына иде. Аннары баш киеме —алпагы тулысын ча тимердән иде. Алпак башыннан төшеп китмәсен өчен ул ияк астыннан сакалдырыгын бәйләп куйды да кысып билен буды, кылычын такты. Шуннан соң ул бер кулына калкан, икенче кулына сөңгесен алды. Атка атланыр алдыннан ул йөгереп койма өстенә менде, беренче тапкыр күргәндәй, як-ягына каранды, еракта көмештәй җемелдәп яткан Чулманга, татлы исләр аңкытып, ап-ак чәчәккә күмелеп утырган шомыртларга, катау артындагы, чокырлар артындагы зәңгәрсу калкулыкларга, урманнарга күз йөртеп чыкты Күнеленпән ул үзенең туган жире белән, үзенең барлык ыруы белән — атасы анасы, туганнары бе лән саубуллашты. Ул үзенең ерактагы ише беләнЯмгырчы би кызы Тәңкә белән саубуллашты. Ул үзенең үткән бала чагы белән, көн д-> күреп өйрәнгән тәбәнәк өйләр, тар урамнар, жилд.т яңгырда караеп беткән коймалар, капкалар белән, кырыс ирләр белән, зәңгәр төтеннәр белән саубуллашты. Көн кояшлы, жылы иде Кайдадыр якында гына чыр-чыр килеп кошлар очып йөри, баш өстендә көмеш шөлдер булып, тургай чыңлы < иде. Тиздән менә орыш буласына, кемнәрнеңдер озакламый шушы жылы- лан, кинлек. иркенлектән аерылачагына әз генә дә ышанасы килми иде. Әле кичә генә бала-чага уйнап йөргән болында, яшел богдай чирәме жәелеп яткан киң яланда күңелләрне тетрәндереп шаулашкан ят, чит, ягы кешеләр барлыгына бөтенләй ышанасы килми иде. Тотыш юри ул якка карамаска тырышты Туган жирен күздән кичергәч. ул койма өстенә тезләнде дә ак болытлар күпереп йөзгән биек, зәңгәр күккә карады — Тәнрсм! Мин, Акбүренен Тотыш атлы угланы, алыплар орышына чыгам. Миңа көч бир, кыюлык, җиңеллек бир, тәңрем! — диде ул, ялварып.— Явыз ягы. керген болгарларның башы киселеп минем аяк аегыма төшсен. Сөңгем очлырак, кылычым үткенрәк булсын. Янымда сакчым бул, изге булышчым бул, олуг тәнрем! Шуннан соң ул атасын, анасын кочты, туганнарын кочты Аңа Иолдызкашканың туганын Ташбәкәлне җитәкләп китерделәр Йолдыз- кашка кебек. Ташбәкәл дә бөтен ыруда иң яхшы, иң сылу атлардан са нала иде. Иолдызкашкага караганда ул бераз кечерәк кенә Шулап да ул көчле, чыдам, җитез Кешечә сөйләшергә аның теле генә юк иде. Тотышны ул тавышыннан түгел, күз карашыннан да аңлый иде Алыплар орышына бар нәрсә жнтеш икәнлекне белдереп, койма, катау ягында быргы уйнадылар Болгарлар да шуны аңлатып кару2 бир. деләр Шуннан соң ике якта да. йөрәкләрне җилкендереп, берьюлы ун лап-унбишләп дөнгер кагарга тотындылар. • Куыарткы — беги. * Кару — җавап. >К. у.» м Р. НУРИХАН ФӘТТАХ ф ӘТНЛ СУЫ АНА ТоРУР ф 49 Менә ашыкмыйча гына ур өстенә күпер төшә башлады, капкалар ачылды, тешкә тиеп чыгырлар шыгырдады, тимер күгәннәр ыңгырашты. Тотыш Ташбәкәлнен тезгенен бушайтып җибәрде, күләгәле капка авызына чабып керде дә кояшлы ачык җиргә —• яланга ыргылды. Ул туп-туры җаважга таба карап чапты. Иң элек ул үзе белән орышачак алыпны күрмәкче булды, тик каршыда урмандай калкып торган ир-атлардан башка, аллы-зәнгәрле-сарылы ефәк җаваждан башка бүтән берни дә күрмәде. Бер җиргә тупланган шул тикле күп кешеләрнең тере, кызыксынучан күз карашларын тою аны чак-чак кына каушаткандай булды. Шулай да бу тиз арада юкка чыкты. Ул анасы Койтым бикәнең өндәү сүзләрен исенә төшерде. Ул, әйтерсең, кинәт кенә шушы башлар, сөңгеләр, байраклар өстеннән югары күтәрелде; күтәрелде дә алар- га — үзләренең җирен таптап, ия булып, күкрәк киереп торган килмешәкләргә корычтай нык, салкын бер күз карашы ташлап алды. Бу мәлдә ул үзен барлык алыплардан, барлык сөңгеләрдән, кылычлардан көчле итеп, бөек итеп тойды. Шул чакта ул сөңгеләр, алпаклар урманыннан аерылып, үзенә таба якынлашып килгән болгар алыбын күреп алды. Болгарның бу иң атаклы батырлары Чәкән алпагыт VI иде. Чәкән алпагыт богадай таза, арысландай көчле иде. Ул баштанаяк тимергә төренгән, шуңа күрә аның сөңге, кылыч үтәрдәй бер генә йомшак җире дә юктыр кебек иде. Үзенең таза кола- атында ул таштан уеп ясалган баганадай нык утыра. Ул киң битле, зур башлы. Күп орышларда бите-башы яраланып, ямьсезләнеп беткән бу усал, кансыз, коточкыч алпагыт турында: кылыч белән бер сукса, тимер киемле кешене урталай ярып төшерә, дип сөйлиләр иде. Аның белән орышкан бер генә батырның да әле исән калганы юк. дигән сүзләр йөри иде. Чәкән алпагыт янында Тотыш углан бала-чага кебек кенә күренә иде. Буйга да ул аннан кайтыш, киеме дә, кораллары да батырларныкына охшамаган кебек иде. Болгарлар аның йөзендәге кырыслыгын да, күзләрендәге очкынлы ярсуын да, киеме аша бүртеп торган беләк тычканнарын да күрә алмадылар. Алар бары аның яшь, җиңел... өтәләнгән булуын гына күрделәр. Алар аннан эчләрен тотып көләргә тотындылар. Чәкән алпагыт. гыжылдавык бер ямьсез тавыш белән: —- Әй, син, Камырбатыр! Бар, кайтып кит. Синнән өлкәнрәге килсен!—дип кычкырды. Тотыш эндәшмәде. Аның бары иреннәре генә ныграк кысылды да, куллары гына чытырдатып коралларын тотты. Күк күкрәгәндәй булып яңгыраган көлү тавышларын, йөзенә бәреп әйтелгән мыскыл сүзләрен ул, әйтерсең, ишетмәде дә. Чиксез ачу, үч тойгысы ана көч бирде, корычтай ныклык бирде. «Анаңның туган ыруын туздыручыдан, атаңның туган ыруын басучыдан канлы үч ал, углым! Теләгем шул: куркуыңны салып тапта!»—диде Койтым бикә, аның колак төбендә пышылдап, изге орышка өндәп. VI Алар шулай икесе дә бер-берсенә кара-каршы чабып килделәр. Атлар, арт аякларына басып, усал итеп кешнәп җибәрделәр. Чәкән алпагыт, сары тешләрен ыржайтып, җиңел генә, шаярткан кебек кенә сөңгесе белән төртеп алды. Сөңге башы шытырдатып Тотышның тимер калканын тишеп чыкты. Егет агарынып китте. Тиз генә ул калканын тартып алды, Ташбәкәлнең корсагына төртте дә читкә ташланды” Чәкән алпагытның артына чыгып, аны узып китте. Шуннан соң ул кырт кына VI Алпагыт — алып, батыр. кире борылды, сенге ыргытмакчы булды, тик каршыла гына болгар алыбының ямьсез коточкыч йөзен күреп каушап калды Ике батыр тагын да беравык бер-берсенә карашып торгандай иттеләр. Чәкән алпагыт, «сәләмә» батырны бер селтәнүдә сенге очына элә алмавына ачуы килеп, күрәсең, монысында чынлабрак орды. Ул бик тиз. бик туры төбәде. Ул бик каты бәрде. Яшь егет шулай да аның сөңге- е геннан өлгеррәк булып чыкты. Күкрәгенә очлы тимер килеп керде дигәндә генә ул, ияреннән шуышып, унга ташланды. Башы белән ат аягы астына егылып төшмәс өчен, сөңге сабын жиргә төртеп алды да, жилдәй выжлап, тагын алпагытны узып китте. Бераз жир чабып баргач, ул жи- нел генә ияренә утырды, өзәңгеләргә ныгытып басты, борылды да, ат кан уктай Чәкән алпагытка таба ыргылды. Аның бу күз иярмәс җитезлеген ике якта да күреп мяюгар. Акбү- реләр куанып гүелдәргә тотынды. Икенче тапкыр оятка калу Чәкән алпагытны чыи-чынлап котыртып жибәрде. Ияреннән калка төшеп, атының башы өстенә үрелеп, ул, кыя таудан ычкынып киткән иләмсез зур таш кисәге сыман, Тотыш өстенә килә башлады. Күзен кан баскан усал үгез кебек ул дулап, үкереп килде. Монысында ул Тотышның үзен генә түгел, әйтерсең, аты пие белән бергә күтәреп ормакчы булды. Шулай да ора алмады. Тотыш углан үзенә төбәлгән сөңгене калканы белән читкә тайпылдырып жибәрде. Карап торучылар, таң калып, тагын гөрләп алдылар. Болгарлар ягында инде жнцелчә генә киенгән яшь егеттән көләргә беркем батырчылык итмәде Киресенчә, аның менә шулай жнңслчә киемле булуы, яшьлеге, өлгерлеге аларныж күңелендә чыи-чынлап соклану тойгысы тудырды. Өченче кат буш сөңге тотып калган Чәкән алпагыт, ахрысы, кирәгеннән артык кайнарланып ташлады. Ул, ачуына булашып, күрәсең, онытылыбрак китте. Кирәк чакта ул атын борып өлгермәде — аты аны ераккарак алып чапты. Ике яктагы кешеләр, әле генә булган очрашу күренешеннән айный алмыйча торганда, Тотыш углан беркемнең башына килмәгән, көтелмәгән бер егетлек эшләде. Үзенә төбәлгән сөңге башын читкә тайпылдырып, Чәкән алпагытны узып киткәч, ул атын борып тормады: сикереп кинәт ияргә басты, артына борылды Борылды да күз ачып йомган арала сөңгесен ераклаша барган жайдакка тондырды. Туры ыргытылган саллы сөңге, тимер киемне, тимер сөякләрне җимереп, киң арканы үтә-сүтә тишеп керде Үз көченә, үзенең үлемсезлегенә нык ышанган Чәкән алпагыт сөрлегеп китте, тезгенен тартып, атын кире борды Тешләрен кысып, соңгы көчен җыеп, ул да сөңгесен ыргытты. Сөңге ерак китә алмады — чынлап, аяк астындагы тузанга барып төште. Атаклы алпагыт, күкрәген тишеп чыккан очлы тимерне кысып тоткан килеш, көчәнеп беравык ияр өстендә утыргандай итте дә барлык авыр киемнәре, кораллары белән гөрселдәп ишелеп төште Аты туктады, куркынган зур күзләрен уйнатып, кызганыч тавыш белән кешнәп җибәрде. Җайдакның калканы доңгырдап читкә тәгәрәде, ялпагы яртылаш туфракка буялды Акбүреләр ду килеп шауларга тотындылар. Болгарлар да ду килделәр: кайберәүләр чәчен башын тырнап жыларга тотынды, кайберәүләр, янап, сүгенеп, катау ягына сөңге күтәрделәр Тик шулай да беркемнең дә Тотыш угланны яманларга теле бармады. Күпчелек яшь алыпның язмышына соклану белдерде. Кырыс ирләр, орыш-сугыш белгечләре чын батырлык алдында баш иделәр. Ул арада Тотыш углан үтерелгән алпагыт янына килде, сөңгесен тартып алды — кнң аркадан, чишмә булып, куе кан атылып чыкты. Сөңгедәге канны Тотыш Чәкәннең киеменә сөртте. Шуннан соң ул, сөенеченнән очынып, катау ягына чабып килде Тузан туздырып, баш очында сөңгесен уйнатып ул яңадан хан җаваҗына якынлашты. НГРИХАН ФӘТТАХ ф ЭТИЛ СУЫ AKA ТОРХР — Әй, хан, чыгар икенче батырыңны!-= дип кычкырды ул. Яна орыш башланганлыгын белдереп тагын быргылар кычкырды, тагын дөңгердәр дөпелдәде. Киң жаваж артыннан яланга Будрач сук- манVII килеп чыкты. , , Будрач сукман Алмыш ханның Чәкән алпагытыннан кала икенче батыры иде. Чәкән алпагыт үзенең коточкыч көче, кансызлыгы белән, ат өстендә яхшы орышуы белән танылган булса, Будрач сукман икенче яктан атаклы иде. Ул чирмеш, урман кешесе иде, шуңа күрә атта яхшы орыша алмый иде. Аяк өсте орышта исә ана беркем каршы тора алмый иде. Тотыш белән Чәкән алпагытнын орышын күзәтеп утырган Алмыш хан яшь егетнең көчле якларын да, йомшак якларын да тиз арада төшенеп алды. Аның иң зур өстенлеге җиңеллек булса, иң йомшак ягы да шул ук жиңеллек иде. «Җәяүлегә каршы торып карасын әле!» дип уйлады хан, үз алдына көлемсерәп. — Мин кылыч белән орышам! — диде Будрач сукман. Тотыш берни әйтмәде, атыннан сикереп төште дә сөңгесен җиргә кадады, кылычын кыныдай алды. Ташбәкәл, иясе өчен пошынган сыман, кыска гына итеп кешнәп куйды, теләр-теләмәс кенә катау ягына китеп барды. Ак чырайлы, саргылт кашлы Будрач сукман буйга артык калку түгел иде. Ул бик таза, нык, авыр сөякле иде. Чәкән алпагыт кебек ул да баштанаяк тимергә төренгән, аның да кылыч үтәрдәй бер генә йомшак жире дә юк шикелле иде. Батырлар, бер-берсеи сынап, күзгә-күз карашып тордылар да икесе дә берьюлы кузгалып куйдылар, таптанып алдылар, кылычларын селтәп, ярсып шундук орышка да ташландылар. Тимергә тимер тиеп чыңлаган, мышнаган, дөп дөп баскан тавышлар ишетелде. Кояшта көзгедәй булып кылыч йөзләре, калканнар ялтырап китте. Карар күзгә таш тутырылган капчык сыман авыр күренсә дә, чирмеш батыры да бик җитез, өлгер кыланды — андый җитезлекне, өлгерлекне Тотыш аннан бөтенләй көтмәгән иде. Будрач сукманның кулында кылыч уйнап кына торды. Тотыш, кысрыклауга чыдый алмыйча, әкрен- ләп-әкренләп чигенә барды. Будрач исә, яшь егеткә тын алырга да ирек бирмичә, шулай кысрыклап килдекилде дә. кинәт кылычын ике куллап тотып, бар көченә орды. Шундый иттереп орды — кылыч астында кеше түгел, таш булса, таш та урталай ярылып чыккан булыр иде! Тотыш ярылмады—җиргә егылды. Карап торучылар «аһ!» итеп җибәрделәр. Сөенергәме, сөелмәскәме икәнлеген әлегә беркем белмәде. Нык селтәнгән кылычның яртылаш диярлек җиргә батканлыгын, яшь егетнең үлемгә кыл арасы гына торып калганлыгын күргәч, акбүреләр дә, болгарлар да күкрәк тутырып тын алдылар. Тотыш аягына басты, чирмеш алып ташланганчы тиз арада кылычын, калканын ипләде, артка чигенде. Шул ук мәлдә аның күз алдында Тәңкә күренеп китте. Беренче төнне аның белән куышуы исенә төште. Яшьтәшләре белән куышлы, качышлы уйнаганда әле йөгереп әле туктап, егылып калу, читкә тайпылу, шулай итеп, куучыны алҗытып бетерү алымын яхшы белсә дә, бу авыкта аңа бу ниндидер яңалык булып тоелды. Кылычын күтәреп Будрач сукман яңадан өстенә килә башлагач, ул тиз генә читкә сикерде. Ул моны берничә тапкыр кабатлады. Будрач- ның ачуы килә башлады. Ул кызып китте. Тешләрен шыгырдатып, кан баскан күзләреннән куркыныч очкыннар чәчрәтеп, ул Тотыш угланны туктаусыз эзәрлекләвендә булды. Тотыш исә әле башын иеп калды әле йөгереп китте, я булмаса болгар батырының артына чыгарга омтылды" әңгасулга боргалану авыр киемле кешегә шактый кыенга туры килде VII Сукман — батыр сугышчы, алып. Яшь егетнея нишләргә чамалавын ул бик яхшы аялады, шулай да берни эшли алмады — Тотыш углан тиен кебек җитез, тиен кебек тешле, усал иде. Шулай мачы белән сычкан шикелле куышкан арада. Будрач сукман Тотыш угланның кая, ничек тайпылачагын алдан ук чамалап алды, тагын бер тапкыр— монысында инде соңгы тапкыр'— кизәнергә булды Читкә киткән егет исенә килеп өлгергәнче ул аның артыннан килеп тә басты, кылыч сабын тагын ике куллап тоткан килеп, бар көчепә селтә >неп тә җибәрде. Монысында ул өстән аска түгел, кайгачлап, уннан сул га таба селтәде. Чалгы белән печән чапкандагы кебек. Тотышны кан төшеннән генә булса да урталай кыеп төшермәкче булды. Тотытп углан, кайсы гына якка тайпылса да. ничек кенә егылса да, барыбер анык чал гысына эләгергә тиеш иде. Тик ул Будрач сукман уйлаганча унга да. сулга да тайпылмады |туп-туры аның аяк астына ташланды. Үткер кылыч акын баш өстен нән ыжгырып үтте. Алмыш ханның икенче батыры, үз кылычы артын нан ияреп, баскан урынында әйләнгәндәй итте. Шул ук мәлдә бөтен яланны тутырып, йөрәк ачысы белән: — А а-а-а!— дип акырып җибәрде Тотыш кулындагы үткер тимер астан, корсактан йомшак иткә барып керде, эчәкләрне, бөер-бавырларны кисеп үтеп, күкрәгенә таба шуышты. Сукман кулындагы кылыч, калкан чынлап җиргә төште Ак чырай лы. саргылт кашлы чирмеш алып, авызын ачып, ашыгып тын суыра- суыра, баганадай артка ауды. VII Берьюлы ике батырыннан колак каккан Алмыш хан. Тптыш хтлангэ тын алырга да ирек бирмичә, өченче кешесен чыгарды Монысы Корыч Тимер дип аталган яшь. чибәр алып иде Ул Алмыш ханның чыбык очы туганы булган Алып Тархан бинең сөекле УГЛЫ иде. Ул да болгарлар арасында атаклы алыплардан санала иде Ул инде куп кенә яуларда булган, орышларда катнашкан, җиңгән, бүләкләр алган иде. Холкы белән ул эре, борнай 1 бер җегет иде. Барые кебек җитез, кансыз бу яшь алып бер дә юктан кызып китә, кирәк икән — шундук үзгәрә дә белә иде. Үзенең якыннары аны «ике яклы пычак» дип атыйлар иде Тотыш углан кебек, ул да җиңелчә генә киенгән иде. •— Мин дә кылыч белән орышам! — диде ул. ялан уртасына чыккач. Батырларның кара каршы килеп басулары булды, быргыларның чинарга тотынуы булды, шундук орыш башланып та китте Яшен чаткылары чыгарып, тиз арада кылыч йөзләре чәкәшергә тотынды. Тотыш углан беренче адымыннан ук ялгыш җибәрде. Будрач сукмакны этләгән кебек. Корыч Тимерне дә ул этләргә, алҗытырга чамалады. Тик болгар батыры анын бу алымын аңлап, өйрәнеп өлгергән иде инде. Шуның өстенә, Тотыш кебек ул да җиңел сөякле иле. шуның өстенә ул әле ә.» генә дә качен түкмәгән иде Корыч Гнмер Готыш утлаштан бер адым да калышмады. Акбуре батыры нәрсә эшләсә, ул да шуны эшләде, ул кая тайпылса, ул да шунда тайпылды, я булмаса. аның алдарга чамалавын сизеп, шундук аның юлына аркылы төште. Тотышка ул күтәрелеп карарга да ирек бирмәде. Тотышның нниди дә булса яна нәр РНХАН ФӘТТАХ ф ЭТИЛ СУЫ АКА ТОРУР Кунаклар гына түгел, моңарчы Турай чәчәнгә күрәләтә ачуы килеп, үртәлеп торган яшь чәчән дә сагая калды. Думбырасының кылыдай тартылган нечкә муенын сузып ул үзенең юлдашына текәлде. — «Акбүренең Тотыш атлы эттән туган...» — дип башлады Турай чәчән, сорнаеп чиртеп. — «Акбүренең Тотыш атлы арысланы!» ■—диде яшь чәчән, аның сүзен бүлдереп. Бу сүзләрне ул бераз гына ашыгып, үртәлеп әйтте. Турай чәчәннең йокы китергеч көйләвенә күнегеп оеп утырган кешеләр кинәт сискәнеп киттеләр. Барысы да чандыр яшь чәчәнгә борылды. Яшь егеталарның кызыксынуын шундук тоеп алды, чатнап торган яшь тавыш белән чак- чак кына каушап, жилкенеп кошуг әйтә-әйтә, думбырасын ныграк чирта башлады. Турай чәчән, кызарынып-бүртенеп, аның белән сүз көрәштерергә итеп караган иде дә булдыра алмады. Яшь егетнең тавышы торган саен ипләнә, ныгый барды, тапкыр сүзләре, урынлы чагыштырулары атылган ук кебек, утлы тимердән чәчрәгән очкыннар кебек, чатыр эченә туктаусыз сибелүендә булды. Ул күрәләтә Тотыш угланны мактады. Бер яуда да җиңелмәгән, болгарларның терәге булган Чәкән алпагытны, Будрач сукманны «күккә олактырган», «үлем белән ук атышкан», «күп ирләрне таң калдырган» яшь бөркетне мактады. Әле аны көчле барыс белән, әле кызыл төлке белән, бүре, шоңкар белән чагыштырды. Яшь егетнен кыюлыгына кунакларның исе китте. Бераз гына куркып, пошынып, тын да алмый алар тыңлап утырдылар. Хан каршында әле беркемнең дә мондый туры, чын кошуг әйтергә батырчылык иткәне юк иде! Каян килгән бу? Кем моның атасы, анасы? Кайсы ырудан, кайсы улустан бу чәчәп?! Чәчәннең теле телгә йокмады, кулы кулга йокмады. Шулай ул меңләгән кешене кызган табада утырткандай, авызына каратып, очкынлы сүзләрен якякка чәчте-чәчте дә сүзне кинәт икенче якка борып җибәрде: Чәкән алпагыт белән Будрач сукмакның үлеменә кызгану белдерде, Алмаш ханның, бөтен Болгар йортның кайгысын уртаклашты. Шуннан соң күзләрен күккә текәде дә: бу — тәңренең язмышы, хан, диде: карт агачны аударганга урман корымый, диде, карт урынына яшьләр үсә, аталарның кылычын балалары ала, «Чәкән үлсә — Тотышың бар, Будрач үлсә —Корыч-Тимер», диде дә йорт башына байлык-саулык теләп, тынып калды. Соңгы сүзләре белән ул кузгатылган тынычсыз күңелләрне бераз гына йомшарткандай итте. Шулай да ханны узып беркемнең дә кул чабарга кыюлыгы җитмәде. Болындай тирмә эчендә меңләгән ирләр, илме, яумы буласын белмичә, тыннарын кысып, шым гына утыра бирделәр. Алмыш ханның йөзен кара болыт басты. Ул да, башкалар кебек, нишләргә белмичә, тораташтай катып тик утырды. Соңгы орышта үзенең батырлары үлгәч тә ул бу тикле аптырашта калмаган иде бугай! Тын кысып, йөрәкне учка йомарлап утыру шактый озакка сузылды. Менә хан утырган урынында кымшанып куйды, җиң очыннан ярты уч чамасы бакыр акча алды да теләр-теләмәс кенә чәчәннәр аягы астына сипте. Ул чәчәннәрнең икесенә дә сычук бирергә кушты, аннары үзе ашыгып буза чиләгенә тотынды — аның бар нәрсәсен онытып эчәсе килде. XIII Яшь чәчәннең кошугы Алмыш ханның болай да күңел түрендә генә торган кайгысын кузгатты. Аның күз алдында шундук орыш күренешләре яңарды. Яшь чәчән, әле генә үткән канлы орышны күз алдына бастырып. әйтерсең, болгарларның макталган алыпларын икенче кат үтереп чыкты! Аның туры, тапкыр сүзләре йөрәген телеп-телеп алды, өтеп- өтеп алды Алай гына да түгел, ханга ул үзе Тотыш углан булып тоелды. Туйнын ямен җибәрмәс өчен, ул тешен кысып булса да түзәргә булды Шулай да туйнын яме инде бозылып өлгергән иде. Кешеләрнең күңелен 6}за гына күтәрә алмады. Тирмәдә озак кына киеренке тынлык сакланды Ханның холкын яхшы белгән өй-агасы, аяк очларына гына басып, түр янына килде дә, ниндидер зур. яшерен сере бар кебек, аның колагына иелә төште — Рум базарганының яшь кызлары бар . Күрсәтсен шулармы? ~~ диде ул, пышылдап. — Күрсәтсен,—диде хан, кушыла язган калын кашларын бер берсеннән аерып. Хан янәшәсендә, чит ил кунаклары арасында утырган рум базаргамы зур корсаклы, юан, озын бер кеше иде. Аның ияген, ияк асларын, чигәләрен — башының күз-колактан, авыз борыннан кала барлык буш урынын кара сакалмыек, чәч-төк каплаган иде. Шул куе чәч-төк, сакал мыек урманы арасыннан кыя таудай булып аның зур. кәкре борыны тырпаен тора иде дә, барлык нәрсәне ашардай булып, комсызланып карый торган ак бәбәкле шар күзләре елтырап күренә иде. Аның симез, юан муенына нечкә генә алтын чылбыр, чылбыр очына — кечкенә алтын тәре тагылган иде. Өй агасының әйткәнен төшенеп алгач та ул, зур, симез куллары белән тезләренә таянып, шактый җиңел аягына басты, шактый җиңел атлап, ишеккә юнәлде Бераздан ишек янадан ачылды. Ачык ишектән караңгы төн кисәге, караңгы төн кисәгендә — кызлар шәүләсе күренеп калды. Шул ук мәлдә колакларга тыштагы җыр тавышлары килеп бәрелде. Кызлар бербер артлы тирмә эченә керә тордылар, аллы кызыллы, яшелле келәмнәр җәелгән киң сукмак буенча уртага, хан утырган түр каршысына килә тордылар. Уртада) ы көчле яктыдан, ут яктысында ялт-йолт килгән алтын квмешләрдән. чык ташлардан аларның күзләре чагылды Бу тикле яктыга, бу тикле бай киемнәргә, алтын көмештән дә, чын ташлардан да көчлерәк янган утлы карашларга тиз генә күнегә алмыйча, алар күзләрен йомдылар, башларын иделәр. Алар барысы да яшьләр, озын буйлылар иде. Аларның барысының да күзләре зур. кайсыныкы кара, кайсыныкы зәңгәр иде Озын чәчләре, нечкә кашлары карга канатыдай, пыскый корымыдай чем-кара иде. Озын сылу муеннары яңа сауган сөттән ап ак иде Өсләренә алар итәкләре бик үк озын булмаган, үтә күренмәле зәңгәрсу ефәк бөркән чекләр бөркәнгәннәр иде Аларның өстендә, башында, аягында шул юка бөркәнчектән башка бүтән берни юк иде Юка бөркәнчек аша аларның яшь, сылу буйлары, алмадан тыгыз күкрәкләре, сыгылмалы билләре — тәңре яраткан барлык төгәл, тулы саннары күзгә бәрелеп тора иде Ишекнең бу ягында кызларны карап, санап кертеп торган, баштан аяк кара киемле рум базаргамы. «җитте!» дигән кебек, тыштагы кемгәдер кул изәде, ишекне япты да койрыктагы кыз артыннан килә башлады Аннары, уртага тезелгән кызлар арасыннан хан катына чыкты да баш орды. — Болгар йортның олук каны,— диде ул, төрек сүзләрен ватыпжимерео,— менә сннга мннен тавар Без. рум базарганниры, кол кызларны сездән . болгарлардан яратып алабыз. Минен илдә, Румда. Кустантнн торамыздя болгар кызларын яратып алалар. Сездекедәй шибәр кызлар беркайда юк. олук кан! Мин синга кояшта пешкән өз кыздарымды алып килдем Бик сылуларын Тәлнм илләрдән җыйдым синен учен, олук каным! Барлыгы унҗиде баш. Үчесе юлда өлде, салкынга чыдамайча. Булары иң чыдамдары, сылулары. Чирләре юк. Теш НУРИХАН ФӘТТАХ ф ЭТИЛ СУЫ АНА ТОРУР ләре, күзләре таза Берсе дә кылынмаган. Кылыклары юаш. күндәм. Кул эшен, үй эшен, җырны, биюне беләләр, думбыра чиртәләр. Бише- се Румнан, дүртесе Лангабарданәнә каршыңдагы иң көркәме- Андалустан 2 . аннары тагын икәү бар... Бишесе төрекчә белә. — Күрсәт,—диде хан, базарганнын мактавына гына ышанмыйча. Юан корсаклы рум сатучысы үз телендә кызларга нәрсәдер әйтте. Бер тирәгәрәк өелешеп торган кызлар кыймылдап куйдылар. Берәүләре, түр яныннан узып, олуг кунаклар каршыннан атлап киттеләр, икенче берәүләре әле генә кергән ишеккә таба атлагандай иттеләр дә борылгалап кире килделәр. Кайберләре исә баскан урыннарында торып калды. Алар, очарга җыенган кошлар сыман, ак беләкләрен як-якка сузып җибәрделәр. Өсләрендәге бөркәнчекләре, жиңел генә җилләнеп, идәнгә очып төште, йөзен кара сакал-мыек баскан рум базарганы, юан, симез куллары белән аларның билләреннән, беләкләреннән тотты, әле алай, әле болай боргалап, ханга аларны яхшырак карарга булышты, тегесен-монысын әйтеп торды. Алмыш хан аны бик үк тыңламады да — кол кызлар сайлауда анын белеме җитәрлек иде. Рум сатучысы чыннан да ялганламый иде, ахрысы. Тавар чыннан да яхшы иде. — Минеке! — диде Алмыш хан, рум кешесе әйткән Андалус кызын ошатып. — Бай бул, олук кан! — диде базарган, бишкә бөгелеп. — Калганнарын чыгарып тор, иртәгә көн яктысында карармын,-» диде Алмыш хан.— Тияре турында да шунда сөйләшербез. — Мин сиңа әйтмәдемме, олук кан? Мин боларды сатмасмын!- диде базарган, кара чытырман арасыннан эре ак тешләрен елтыратып. — Сатмыйсың?! Рум кешесе ханның соравын ишетмәскә салышты. Чылбыр очындагы кечкенә алтын тәресен уч төбендә сикерткәләп, ялагайланып, көтмәгәндә ул Болгар ханын мактарга тотынды. — Олук кан! — диде ул.— Синен илен зур, жирен-суын көп, байлыгын җитәрлек. Бу салкын якларда сез, болгарлар, барлык телләр’, улуслар арасында алга киттегез. Сине, олук Алмыш кан, безнен Рум илендә яхшы беләләр. Рум кайсары 4 синен мән туган булырга тели. Башка беркайда очрамас бу сылу кыздарды ул синга бүләккә жи- бәрде! Базарганнын соңгы сүзләрен ишетү белән, ханның да, кунакларның да йөзләре яктырып китте. Болгарлар, үзләренең ханнары өчен куанып, кукыраеп, бер-берсенә карашып алдылар, телләрен шартлаттылар. Рум кайсары нинди шәп бүләкләр җибәргән, ә! Кара син аны! Кызлары ла, кызлары, бер кашык су белән йотарлык! Уттай янып торалар! Ул күзләр. ул кашлар, ул буйлар! Ах!.. Болгар ханының мондый бүләк алганы юк иде әле. Изгегә генә булсын эшләр, тәңрем-аллам! Мондый чибәр бүләкләргә Алмыш ханның үзенең дә авызы ерыла язып калды. Шулай да ул үзенең олылыгын сакларга тиеш булды. Ул бары тамагын гына кырып куйды да сакалын гына сыйпаштырды. Рум кешесенә ул үз кулы белән агызып сычук бирде. — Рум кайсарының иле тыныч, байлыгы мул булсын! — диде хан- — Бай бул, олук кан! — диде базарган, елмаеп.— Кайсарның синга тагын битеге бар, тагын... — Иртәгә,— диде хан, кулын селтәп. Базарган баш иде, елмаюын сакал-мыек арасына яшерде дә, чыгарга кушып, кызларга баш какты Кызлар, иңбашларына бөркәнчекләрен * Лангабар — Италия. я Андалус — Испания. 3 Т е л — монда милләт мәгънәсендә. * К а й с а р — император. каплап, вак-вак атлап ишеккә таба китеп бардылар. Аларны рум сатучысы гына түгел, хан кешеләре дә озата чыктылар. — Корыч-Тимер! — диде Алмыш хан, яңадан яшь батырны чакырып. Корыч-Тимер, киек сизгән аучы кебек, бүләк төшәсен сизенеп, алдындагы өстәлен ниен аударып урыныннан торды да, күршеләренә бәрелә-сугыла, түр янына ташланды — Бу кызны мин сиңа бүләк итәм,— диде хан, башын иеп, яктыда, урча бер җирдә басып торган кол кызга күрсәтеп. — Бай бул, ханым! Күп яшь бирсен сиңа тәңрем... алла!—диде КорычТимер, куанычыннан кояштай балкып Ул, ханның әйткәнен дә көтмәстән, куйчы капкан бүре кебек, бүлә ген кочагына алды, кешеләр арасыннан, зур чатыр аша үз урынына чапты. Алмыш ханның юмартлыгы, яшь егетнең чиксез куанычы башкаларга да йокты. Туй яңадан баштагы күтәренкелегенә кайтты Кызмача хан кызмача кунакларга тагын бер аяк буза агызырга кушты. Ж,иңү туе шау-гөр килде. XIV Сырт өстендәге юлдан сулга борылып, вак куаклар янына килеп җиткәч тә, Койтым бикәне болгар күзәтчеләре туктатты. Ьнлап ир-ат каяндыр карангыдан килеп чыктылар да тавыш тынсыз гына аларнын юлларына аркылы төштеләр, төрле яктан уратып алдылар. — Ым?1 — диде күзәтчеләрнең алдагысы, сөңгесен югары кутәреп — Мин — Акбүре ыруының башы Күрән бинең хатыны — диде бикә, көттеребрәк, битенә капланган бөркәнчеген чак-чак кына ачып -- Мин Алмыш ханга барам. — Үзең генәме? — диде бер күзәтче, күрәсең, алай башы — Үзем генә,— диде бикә.— Болары минем сакчыларым. • — Сезне бүген туйга чакырганнарые, шунда барасынмыни? — диде алай башы. — Мин болай гына барам. Минем углым Тотыш—хан кулында. ■ — Тотыш? — Ә-ә! — диештеләр күзәтчеләр үзара гөрелдәшеп Аларнын бу гөрелдәшүләрендә Тотышка карата олылау сизелде. — Алайса, син Тотыш алыпның анасымыни? — диде алай башы, кызыксыну белдереп. — Менә ичмасам орышты! Күлме яшәп шундый батырны күргәнем югые. — Чәкәнгә каршы чыгарга Йөрәге җитү үзе генә дә батырлык! — Үзе шундый яшь, чибәр! — диештеләр күзәтчеләр. — Сез мине җибәрәсезме'' — диде Койтым бикә. — Нирәк шул,— диде алай башы,— Ярар, барыгыз Алай Тотышның анасы да булгач. Төнге күзәтчеләр, аларга юл биреп, як-якка таралдылар Койтым бикә үз кешеләре белән таныш тынсыз гына кузгалып китте. Алар берничә адым ераклашырга да өлгермәделәр, алай башының арттан — Әй, туктагыз әле! —дигән тавышы ишетелде — Менә Кудаш сезне озатып куяр,—диде алай башы, якынаеп — Юкса, хан урдасына җиткәнче сезне адым саен туктатачаклар — Озатсын,— диде бикә. Аларны чыннан да адым саен диярлек туктаттылар, әледән әле караңгыдан каравылчылар килеп чыкты. Алар барысы да ым сорады лар. Озатучы аларга бер-ике сүз белән генә әйгге дә, төнге кунаклар ’Ым- пороль. НУРИХАН ФӘТТАХ ф ЭТИЛ СУЫ АНА ТОРУР ф янадан кузгалып киттеләр. Хан тирмәсе янында Кудаш аларны каравыл башына тапшырды. Каравыл башы Койтым бикәне юлдашлары ’ белән аерым тирмәгә алып керде. Ул аларга көтеп торырга кушты. — Минем турыда ханга җиткерәсеңме? — диде бикә. — Юк,— диде каравыл башы.— Сезне туйга чакырдылар. Килмәде- ] гез. Соңга калган беркем хан тирмәсенә кертелми. Аш-су беткәнче, I кунаклар таралганчы көтеп торырга туры килер. — Алай икән —диде бикә таркау гына, бөтенләй икенче бернәрсә турында уйланып. Кайчанга тикле көтәргә? Кунаклар әллә таң атканчы таралышмас-1 лар. Юк инде, көтәргә икән, көтәргә! Кайчанга чаклы булса да. Ул | монда буш кул белән кайтыр өчен килмәде. Кайда булыр аның углы? I Кайдадыр шушында... Ничек коткарырга аны? Ничек алдарга сакчыларны? Ничек катауга кире кайтарырга? Кайткач нишләргә? Туктале, нишләптер башы буталды әле аның. Кайчан бетәр бу туй, кайчан y.i I аны... ханнымы, углынмы күрә алыр? Койтым бикәнең ку целенә шундый уйлар килде. Тотышны коткару] өчен үзенең нишләргә тиешлеген ул әле булса ачык кына күз алдына I китерә алмады. Ул бары аны йолып алырга тиешлеген генә, үзен, углын, ыруын — ике ыруын да! — утка салган явыз кешене күргәч, аны нидер эшләтергә тиешлеген генә аңлады. Ул әледән-әле куенына кулын тыгып, кәзлек ‡‡‡ сабын тотып-тотып карады. Ярый әле аны тентемәделәр! Көтеп тору Койтым бикә уйлаганча ук озакка сузылмады. Төн уртасы узып, җәйге караңгылык тарала башлаганда, хан тирмәсеннән жиңелчә шаулашып кунаклар чыкканы ишетелде. Каравыл башы, Алмыш хан йокларга ятканчы дип, ашыгып, Койтым бикә турында әйтергә I китте. Күп тә үтмәде, каравыл башы кире килде, бикәне хан янына алып , китте Тышкы ишектән кергәч тә бикә иң элек ак киезләр җәелгән тар гына аралыктан барды, аннары сулга борылды, уңга борылды да, кече-4 рәк кенә дүрткел бүлмәдә туктап калды. Бүлмәдә бизәкле нечкә баганалар башына утыртылган пыскыйлар янып тора иде. Там буена йомшак утыргычлар куелган, идәнгә бизәкле киез җәелгән иде. Каравыл башы, каршыдагы ишеккә башын тыгып, керергә ярыймы икәнлеген сорады, шуннан соң ул, башын кире алып, керергә яраганлыгын әйтте. Бикә аның нәрсә әйткәнен аңламады, йомшак урынында оеп тик утырды. Бу серле тирмәдә, тышкы яктан бернинди тавыш-тын ишетелми торган бу киезләр арасында, үзенең барлык күңел тынычлыгын алган явыз кеше янәшәсендә ул кинәт үзгәрә башлады. Тиктомалга аның аяклары карышты, куллары авырайды, йөрәге никтер куркып- өркеп тибәргә тотынды. На тәңрем, нәрсә бу? Барлык тереклек иясендә була торган бер курку өркү генәме бу?.. Үзеңнән көчлерәк, баерак булган барлык кеше-, ләрдән курку өркү шикелле генә курку өркүме, әллә соң монда тагын бүтән нәрсә дә бармы? Койтым бикә урынына береккәндәй утырганда, каршыдагы ишек үзе ачылып китте. Чүлмәккә кычкырган сыман калын, көр тавыш белән таныш кеше: — Кем бар анда? Керсен! — дип кычкырып җибәрде. XV Алмыш ханның «яшел бүлмә* дип аталган йокы бүлмәсе әле генә бикә утырган дүрткел бүлмәдән икеләтә, өчләтә зур иде. Тамнарга тоташ яшел ефәкләр эленгән. Түшәмнән д®, чыбылдык кебең. булып, ‡‡‡ Кәзлек — хатын-кыз хәнжәре. ык төстәге яшел ефәк салынып тора Идәнгә бизәкле зур иран пала- җәелгән Ишеккә каршы якта имән агачыннан сырлап, матурлап алган кин. биек ятак урыны калкып тора иде. Ятак турысына ак ■әккә кара белән, гарәп иҗекләре белән нзге сүзләр язып эленгән иде. унда ук ту шәмнән көмеш чылбырга тагылган алтын эт башы да ылыныл тора иде Болгар ханының тынычлыгын чумак йоласы да, рек йоласы да бергәләп саклыйлар иде. Әлеге зур ятак урынын, ятак янындагы тимерле тартманы, тартма тендәге котычыкны санамаганда, «яшел бүлмәьдә башка берни юк е Аннары идәннең урта бер җирендәрәк бизәкле багана башында, ккыйда чүлмәк савытта чырт чырт килеп кара май яна иде Кара тйнын кара сөреме, баш өстендәге яшел чыбылдык янындагы ачык 4кган үзәк төннеккә таба суырылып тора иде Алмыш хан, бай киемнәрен салмыйча, ике кулы белән биленә тая гп. ятагында утырып тора иде. Койтым бик.», үзе дә сизмәстән, гетрә- п китте, ул шундый яхшы белгән яшь Алмыш углан танымаслык лып үзгәргән иде' Орыш көнендә ул аны ерактан гына күргән иде янында ул аңа ныклап карамаган да иде Тәңрем, нинди кансыз бу мыш дигән нәрсә! Элекке яшь нараттай таза, сылу Алмыш углан бок сатаклы карт имәнгә әйләнгән. Бите, күз кабаклары шешенке Кор- гы үскән, симез. Ярый әле; сакал мыегын чумакларча матурлап, гәрәклап кистергән. Күрән бинең өлкән хатыны ятактагы кешегә таба бер-нке адым лады да. йола саклап, башындагы бүреген салды, тезләнде Алмыш Чинын йокламаудан, күп эчүдән бөтенләй йомыла язган күзләренә •р күтәрелеп карады да коры, нык бер тавыш белән — Мин. Акбүре ыруының башы Куран бинең хатыны Койтым •1кә. —дип сүзгә башлады Нәрсәдер исенә төшерергә тырышып та. төшерә алмыйча, кашларын ыергалап. аптырап утырган ханның йөзе кинәт ачылып китте. — Койтым' — диде ул. урыныннан торып Иңбашыннан тотып ул бикәне аягына бастырды, күрәсен. сычук ызуыннан айный алмыйча, элеккечә аны кочагына алмакчы булды Бу чгчектер бөтенләй көтмәгәндә булды Койтым бикә ике куллап аны •геп җибәрде Зур. авыр нр кеше чак чак кына чайкалып китте. Ул, ■ызарынып, биленә таянды Чын чынлап ачуланырга да. ачуланмаска ■а белмичә, ул үзенең мәңгелектән кире кайткан яшьлегенә — ут-ял ымлы, тере, сылу яшьлегенә карап торды — Койтым' - диде ул. яратып, ягымлы итеп — Мин сипа үтенеч белән килдем Болгар йортнын Алмыш хан,— иде Койтым бикә никтер буталып, кабаланып. — Чынмы бу. синме. Койтым?! — диде Алмыш .хан, әле булса исенә илә алмыйча. — Бу — мин,—диде бикә, үз у зен тынычландырырга тырышып,— )ныгма. син Алмыш углан булмаган кебек, мин дә Шелке .ханның кыр- агы түгел. Мин — Күрән бинең хатыны. «Күрән би» сүзен Алмыш хан беренче тапкыр ишеткәндәй булды. »у сүз аның кайнарлыгын сүрелдереп җибәрде. Әйе. әйе, Күрән би. Готыш углан... Каравыл башы әйткәнне шул —бинең хатыны, дигән де Катаудан килгән. Бн хатыны. Каян килеп эләккән ул монда? Ниш- 1Ә1МИ язмыш кешене! Әйе, кырпак иде. инде әнә би хатыны булган. Uтынны юлга ташласаң да алтын, шурлеккә куйсаң да. утка тотсак la алгып! Койгым бикә ту тел. Алтын бикә! Нишләп Күрән биме тызганды соң әле ул? Туздырасы калтай оясын, аласы калган тартып татымнарын, кызларын. Ах, кем белгән аның болай булырын! — Алайса, син Күрән бидә’ — диде ул бераздан, елмаеп, бнкәкен сүзләренә карай.— Белмәдем, монда элегрәк килгән булырыем. НУРИХАН 4> Ә Т Т A X ф ЭТИЛ СУЫ АНА ТОРУР — Ярый әле элегрәк килмәгәнсең.— диде бикә. — Менә килдем, таптым! Алам! — диде Алмыш хан, эчке бер омтн лыш белән. — Инде соң,— диде бикә салкын гына. — Соң түгел! — Соң! — диде бикә, ачуына ирек биреп — Синең атаң Шелке ми нем туган ыруымны туздырды, атамнан-анамнан аерды. Инде менә сп килдең минем икенче оямны туздырырга. Син миңа кан-яшь, кайгь алып килдең. Минем икенче туган ыруымны да син кара кайгыга сал дын. Шулай булгач, ничек итеп син мина «соң түгел», дип әйтә аласын?1 Моннан унтугыз ел элек мин берни анламыйдырыем. Инде мнн күп нәрсәне аңлыйм. Мин — Күрән бинең хатыны — сиңа үтенеч беләнш дем. Тыңлыйсыңмы мине, Алмыш хан? — Сөйләп кара,— диде хан. ' Ул, күрәсең, истәлекләреннән дә, исереклегеннән дә айный башла' ды. Кисәк кенә ташкын булып калкып чыккан күңел тойгылары аныа шулай ук ташкын булып тиз арада кире чигенде. •— Мин... Тотыш угланның анасы —диде бикә. ~ — Тотышның?! — Әйе. Син аны миңа кайтарып бир. Үлеме, тереме — кайтарып бир Үтенечем шул. Койтым бикә, тынын кысып, туктап калды. Алмыш хан да ТЫП-ТЫЕ булды. Җентекләп, нидер чамаларга тырышып, ул чибәр хатынның ага рынган йөзен күзәтте. — Синеке? — диде ул, үз алдына сөйләнгән сыман. Аннары башыг калкытты да, бөтенләй чит кешегә, ханга әйләнеп: — Синеке генә түгел минеке дә! — диде. Аның «минеке»сен Койтым бикә үзенчә аңлады. — Юк, синеке түгел! — диде ул. кычкырып — Түгел! Мин бик яхшь беләм — түгел! Бир углымны миңа' Яралы килеш, үле килеш., телай ничек кайтарып бир. Мин шуңа килдем, шунсыз китмим! — Китмә,— диде хан тыныч кына. Аның бу тынычлыгында буй җитмәслек көч. бөеклек сизелде Берен че тапкыр бикә аны — үзе янындагы бу ир кешене — язмыш билгеләги олуг хан итеп тойды. — Мин сине кумыйм.— диде хан. шул ук тынычлыгын саклап,— Ка. янымда, хатыным булырсың. Углың белән кал. Би хатыны булуга кара ганда, хан хатыны булу яман түгел. — Миңа углым кирәк. Тдтыш кирәк! — диде бикә, күз яше сизелгә! бер йомшаклык белән. — Синең углың миндә тотык булыр калачак.— диде хан. — Күрән би тотыклыкка сина башка углын бирер,— диде бикә. — Миңа Тотыш углан кирәк,— диде хан. — Бир Тотышны миңа, бир! — дип кычкырды бикә көчсез бер ярс белән. Кинәт ул кулын тун изүенә шудырды, кәзлек сабына тотынды. Ти1 ул аны кыныдан суырып чыгарырга да өлгерә алмады, таза ир кеше аның нишләргә чамалавын күреп, беләгеннән җиңел генә кысып тотта тез чүктерде. — Белексез! — диде ул, ачусыз гына мыгырданып. Бикә егылып китте, башы идәнгә бәрелде. Үзенең көчсезлегаЫ булдыксызлыгына ачыргаланып ул тыела алмыйча җыларга кереште Ул шактый озак җылады, барлык ачу-ярсулары, барлык тойгылар! юылып чыкканчы җылады. Үкси-үкси торып утырды да үзенең бат очымда аякларын аерып басып торган коточкыч кешегә ялынычлы KYS «әрем текәде. — Алмый.» угдаа, үтермә ммне_ бмр углымны! — дмде. Берни анлатмый торган таштай йөзен үзгәртмичә. Алмыш хан. беек тәнре кебек (тфү! тфү!), явыз анна • кебек, албасты кебек, югарыдан ана карап торды. — Мин әйттем: ул синец генә углын түгел,—диде хан.—Мин аны үлем тырнагыннан тартып алдым. Мин§§§ Корыч -Тимернең кылычын мин тотып калдым. Син аны тапкансың, мин аны үлгәч терелттем , Шулай булгач, Тотыш алып. . Тотыш арыслан синеке генә түгел, мине * ке дә! «Менә нәрсәне әйтә икән ул!» дип уйлады бикә үз алдына, ниндидер бер тынычлык белән. Аның эченә җылы йөгерде. Тотыш алып . Тотыш арыслан! Алмыш хан үзе шулай ди! — Алайса, син аны үтермәячәксең?' Коллыкка сатмаячаксың?! — диде ана, пышылдап, елмаеп. — Ул миндә тотык булып калачак,— диде хан. кабатлап, аңлатып— Ике елдан соң ул синең янына исән сау килеш кайтыр. Аның уры нына тотык итеп мина Күрән би үзенең бүтән углын җибәрер. Югый сә. үзенә тиешле каланны да менә шулай яу белән килеп алырга туры килә. — Син. сүз бирәсеңме’ — диде Койтым бикә — Сина тагын нинди сүз? — диде хан — Алмыш ханның сүзе бер булыр! — Алайса, тагын бер үтенечемне тыңла.— диде бикә, аягына ба сып.— Углымны күрергә булмасмы■* — Ник? — диде хан. уйлангандай итеп — Кочаклашып җылашырга мы? Үтерәсең киләмени? Аның янына имчеләр сине түгел, мнне дә керт мәвЛәр. Кайгырма, миннән аңа кырын күз карашы булмас — Бай бул, сау бул, Алмыш хан! Бай бул. сау бул, утлым Тотыш! — диде Койтым бикә, җиңел сулап. Койтым бикә, китәргә җыенып, бөркәнчегенә тотынды — Иреңә әйт килсен, баш орсын. Кирелек беләк бернн кыра алмас,— диде Алмыш хан. — Әйтермен,— диде бикә — Туктале,— диде хан, ишеккә таба борылган бикәне туктатып. Ул ипләп кенә ике куллап аның башыннан тотып алды. — Чынын гына әйт әле: Тотыш минем углыммы? — диде ул, ярым пышылдап. Хан аның ярым сөрмәле, тере, яруклы? күзләренә сынап, яратып карады. Койтым бикәнең башы әйләнеп киткәндәй булды Беравык ул, ни әйтергә белмичә, тотлыгыбрак торды — Юк,—диде аннары, шулай ук ярым пышылдап, башын чайкап, XVI Чулман буена яу чыгар алдыннан Алмыш хан чит ил сатучыларын тоткарласа да. соңыннан, уйлана торгач, бу эшнең үзе «чен бик үк ассулы түгел икәнлеген аңламый булдыра алмады Борын борыннан килгән базар юлын бикләргә тырышу ул Этил суын буарга тырышу белән бер иде. Кечкенә инеш, елга суларын буып булса да. Этил. Чулман суларын буу ул кеше кулыннан килә торган эш түгел иде, билгеле. Шулай итеп. Алмыш хан үз кулыннан килмәстәй эшкә тотынганлыгын аялады. Беренчедән, чиг ил сатучылары Чулман буена керә алмасалар. моның авырлыгы Чулман буенда яшәүчеләргә генә түгел, анын үзенә дә §§§ A ft п л — явыз рух. иблис. * Я р у к — нур НУРИХАН ФӘТТАХ ф ЭТИЛ СУЫ AI төшәчәк иде. Бу инде тамгалыктан керә торган байлык бермә-бер ки- мнячәк, дигән сүз иде. Икенчедән, Болгар ханы чит ил сатучыларын Ага базардан ары җибәрми икән. аларны тота икән, кыса икән, дигән сүз таралса, ул чагында инде бу якларга килергә нинди генә сатучы атлыгып торыр икән? Бу инде Болгар йортның агылыклары ’, таварлыклаоы бушап калачак. Болгар йорт көчсезләнәчәк, ярлыланачак, дигән сүз булыр иде. Алмыш хан тиз арада үзенең ялгышын төзәтергә булды. Чулманның ун ягына чыгу белән ул Этил буена югарыга үрләргәме, кире кайтып китәргәме, я булмаса шунда гына алыш-биреш ясаргамы дип аптырап, Ага базарда жыелып яткан базарганнарга, сартларга төн ягына юл ачык икәнлеген белдерде Тик ул беркемгә дә үзеннән узып китәргә ярамаганлыгын кисәтте. Кайберәүләр, кызыксынып, зуррак табыш ал- макчы булып, чиру артыннан коры юл белән киттеләр, кайберләре су юлын сайлады Шулай итеп, язгы ташуда ук килергә тиеш булган чит ил сатучылары, соңлап булса да, Акбүре җиренә дә килеп життеләр. Туйдан соң икенче көнне Алмыш хан әлеге чит ил сатучылары белән очрашты Сатучылар аңа бүләкләр китерделәр, үзләренең күпме, нинди тавар алып килүләрен, кая баруларын әйттеләр. Хан аларнын каекларын, олауларын тикшереп чыкты, үзенә тиешле уннан бер өлешне алды да Акбүре җирендә, шулай ук Чулманның түбән агымында сатарга, алырга ирек бирә торган ал тамгалы ярлыклар тапшырды. Иран, таҗик, гарәп, әрмән сартлары. хазарлар, румнар, җөфүтләр, берберсең узарга тырышып, Кызыл Яр катаута ашыктылар. Кайбер сатучылар, монда гына тоткарланып тормыйча, вак елгалар буйлап, кара урман эчендә яшәүче төрле ят. кыргый ырулар арасына юл тоттылар. Кызыл Яр катауда ун көн буена зур базар булды. Базарга якын- тирәдәге авыллардан, урманнардан, Чулман аръягыннан күп кешеләр килде. Җиңелү кайгысыннан нишләргә белмәгән акбүреләргә, әйтерсен, якадан кот керде. Күрәсең, сату-алучылар килү куанычыннан, шулай ук хатынының сүзләренә күнеп. Күрән би Алмыш ханга бил бөгәргә килде, аңа мәңге турылыклы булырга кылыч үбеп ант итте. Шундый ыгы-зыгылы көннәрнең берсендә Алмыш хан кайсардан үзенә бүләккә кол кызлар алып килгән рум базарганын чакыртты. Аның кире юлга чыгар алдыннан, барлык эшләрен бетереп, бераз ял итәсе, ауга чыгасы килә иде. — Кайсар җибәргән битек синдәме? — диде ул рум сатучысына. — Миндә,— диде рум кешесе, куенына тыгылып. Хан битекне кулына алды, тамгасын, сургычын карады. — Төрекчә язганмы, румчамы?— диде. — Төрекчә дә, румча да,— диде сатучы.— Әзем укыйм? — Тылмач укыр әле,—диде хан.—Телдән генә әйт: кайсар ни тели? — Мин сннга. олук кан, кызлардан тыш, ике кисәк рум ефәге, өч кисәк юка йон тукыма, биш тун. бер келәм, чирек батман кипкән йимеш алып килдем. Шуннан тыш биш кисәк сабын, им сулары алып килдем. — Миңа җиткерделәр.—диде хан — Рум кайсарына миннән байлык, саулык әйт. Илегез тыныч булсын, кайсарыгыз күп яшәсен. — Рум кайсары сннга да шуны ук тели, олук кан'. — диде алтын тәреле кеше, ханга баш орып. — Бүләкләрең төбендә ни ята — минем шуны беләсем килә,— диде хан. базарганга туры карап. — Бүләкләр төбендә, олук кан, алтын ачкыч ята,— диде рум кешесе, Алмыш ханга шулай ук сынаулы күз карашы ташлап. — Синең түшеңдәге кебек алтын ачкычмы? — диде хан. 1 А г ы д ы k — хәши саклана торган урын. — Шул әзе,—диде кара кеше, алтын чылбырдагы алтын тәресен кулына алып — Шундый ачкыч мән бөюк Рум кайсары синен күнгелен ачмак була, синен күнгеленгә мәнге яктылык салмак була. — Минем күнелемне ачып, анда яктылык салып, ул нишләмәкче була сон? — диде Алмыш хан Нишләп ул шулай минем күнелне кайгырта сон эле? Әллә үз күңелен кайгыртамы1 — Әйе, әйе, өз күнгелен дә* — диде рум кешесе, елмаеп — Бөюк су юлында барлыкка килгән олук йорт мән, синен йорт мән кайсар кызык сына. Болгарны син, олук кан, зурайттык, ныгыттык. Болгарны бездә көп телгә алалар Рум кайсары синен мән якынлашырга тели Монын сезгә дә, безгә дә чук-чук ассуы булыр — Сезгә нинди ассуы булыры анлашыла,— диде Алмыш хан.— Сезне бер яктай гарәпләр, икенче яктан хазарлар борчый, өченче як тан — урыс тынгы бирми Сезгә булышчы кирәк, таяныр көч кмрәк. Андый көч сезгә генә түгел, мина да кирәк.' Алтын ачкычка өстәп Рум кайсары мина күпме акча бирә? Аның ачкычы белән, бүләккә җибәр гән кызлары белән мин үз торама койма да кора алмыйм, ягыларымнан да саклана алмыйм. — Рум кайсары, сннга, олук кан, койма кормага, таш сарайлар салмага белекле кешеләр җибәрә ала,—диде рум кешесе сак кына — Акча ягына килгәндә, ни мин кайсарга җиткерермен — Син кайсарга җиткерерсең дә. кайсар сина җиткермәгән шул? — диде хан, ачы көлемсерәп.—Сине монда җибәргәндә ул ин кирәген оныткан. Рум йорты бай. Рум йорты бөек, көчле! Андый йорт белән туганлашкан өчен генә дә сез. кыргый болгарлар, тәңрегә изге теләк ләрегезнс юлларга тиешсез* Сез безгә кирәк чакта көч бирегез, безнең ягыга каршы сугышып кан коегыз, шуның өчен без сезгә менә шул ялтыравык ачкычны бирәбез, шуның өчен сез рум йоласын тогын, безнең кайсарга иртә-кнч изге теләк, чук чук яшьләр теләрсез* Шулаймы1 Кара йөзен караңгылык баскан рум кешесе беравык эндәшми утырды. Үзенең туган иле Румга карата, рум йоласына карата әйтелгән туры сүзләр, кимсетелүле сүзләр аның ясалма ягымлылыгын юкка чыгарды. Күңеленнән ул бөрешеп калды Аның бу кыргын илнең кыргый башлыгы алдында үз йортының, үз кайсарының йөз аклыгын саклап каласы килде — Олук кан,— диде ул, шактый бер корылык белән, Рум йорты —• мәңгелек! Барлык аҗундын өзәге -- Кустантин, барлык портларның, илләрнең атасы — Рум. Рум йоласы — иң изге йола *, иң ту ры йола — Син аны кайсарың алдында сөйлә.-- диде Алмыш хан. тыныч бор өстенлек белән — Румның мәңгелек чаклары үтте инде Күршеләр* нең конын эчеп, сөлектән симереп күп яшәде сезнең Рум Юк. сез инде артта калдыгыз. Төрек улусларын үзара ызгыштырып, ачлар, ялангачлар каныннан алтын саранлар салу, байлык җыю үтте инде Хазарлар, болгарлар булышка килмәгән булса, моннан ике йөз. өч йөз ел элек үк инде сезне гарәпләр баш аркылы чөеп ыргыткан булырые. Беләм мин сезне, сезнең йолагызны! Сина чаклы да килделәр мнна рум йоласынi аудармакчы булып. Аларга да мин әйттем акча бирегез, акча! дидем. Миңа аякка басарга кирәк, мнна җөфүт каганнан котылырга, янымдагы ягы ырулардан сакланырга кирәк Мин нык булсам, минем йортымда сезнең йола да ныгый алачак Шулай булгач, сезнең йоланы көчәйтү өчен мине көчәйтергә кирәк түгелмени? Мин башкаларга да шуны әйттем Алар да синең кебек кайсарга җиткерербез, диделәр. Кайсар мнна нн җибәрде? Икейөзле, ялганчы ул рум йоласы! Рум кешесенең йөзе тартышып куйды, алтын тәресен кысып тоткан килеш ул үз телендә нидер мыгырданып алды. 'Рум й о л а с ы — монда, яристнан дине. ҢУРИХАНФӘТТАХ ф ЭТИЛ 1улып, аның бөтен буена таралды, аяк очларына барып житте Шушы - атлы йомшаклыкка, жылылыкка бирелеп, тирә якка колак салып, ул •ын гына урынында ятты. Тавышлар бер ерагайды, бер якынайды, әле •оташ гөрелдек булып, әле аерым аерым сүзләр булып ишетелде Бераздан ул үзенең кайдалыгы, нишләп ятуы белән кызыксына баш лады. Үзснен яралы икәнлеген исенә төшерде — сул як беләгендәге яра чинәт сулкылдап-сулкылдап авыртырга тотынды Бу авырту кайгысы 1нын барлык үткәнен - чынында берничә көн элек кенә булган, тик »нын үзенә кайчандыр бик бик күптән булып узган шикелле тоелган сүреиешларне күз алдына китереп бастырды Анын торасы килде, кая- 1ыр китәсе, нидер эшлисе килде Ул чыннан ла зрыныниан кузгалды, •ик. башы әйләнеп, кире урынына ауды Ул шыбыр тиргә батты. Ул «надан анын жуйды. II Бер ике көннән Алмыш хан урдасы, Акбүрс жиреннән кузгалып. нын башы әйләнә! Шулай да ул бераздан үзенен кемнәр беләндер каядыр китеп барга иын төшенә алды Шул ук мәлдә беләктәге яра үзен сиздереп куйды Авырту тойгысы, ачы әрнү булып, йөрәген кузгатып жибәрде. Аны кая дыр алып киттеләр! Кая? Нишләтергә?! Туган өй. туган ыру. катау кайдадыр еракта калды. Атасыннананасыннан аерып аны алып киттеләр... Аның жылыйсы, кычкырасы килде, кемгәдер үпкә белдерәсе килде. Тик ул берни эшли алмады. Кымшана да алмады. Әллә аны бәйләп ташлаганнармы соң? Ул. чыннан да үзен бәйләгәннәрме, юкмы икәнлегең белергә теләп, таза кулына таянып, урыныннан торырга тырышып карады. Тора алмады. Шуннан соң ул үзен бәйләгән бауны капшаг карамакчы булды. Кулы аның сулы чүлмәк белән агач күбәтәгә тиел китте. Барлык тойгыларны җиңеп, шундук ачлык тойгысы баш калкыт- ты. Ул калтыранган кулы белән күбәтәдәге көлчәне алды да комсызланып ашарга кереште. Бераз гына көйгән, катып ташка әйләнгән богдай көлчәсен тиз арада юкка чыгарды. Шуннан соң ул түгә-түгә нечю муенлы чүлмәктән су эчте. Тынычланып ул күзләрен йомды. Арба әкрен генә барды да барды. Тәгәрмәчләр туктаусыз шыгырдады, кешеләр сөйләште, шөлдерләр, авызлык тимерләре чылтырады. Кайдадыр көлгән яшь тавышлар ише-| телеп китте Шулай да нинди күңелле тирә-якны тоеп, ишетеп иомшах! арбада бару! Кая барса да барыбер түгелмени аның өчен? Барсын1 гына, тик бер урында гына тормасын. Искәрмәстән ул яңадан йокыга талды. Кичкә таба атлар, арбалар туктап калдылар. Тавышлар басыла төште. Әле анда, әле монда учаклар ягылды, кыздырылган ит, май исләре таралды. Тотыш шул татлы исләрне йокы аралаш диярлек сизеп алды, күзләрен ачты да. үзен бөтенләй савыккан кешегә санап, урыныннан ук торып утырды. Шул ук мәлдә диярлек күтәрмә ишеге ачылып китте. Кызгылт кояш яктысында сирәк сакаллы бер картның, урталай бөгелеп, киез ишектән килеп кергәне күренде. Күзләрен зур ачып, кызыксынып Тотыш анын үзе янына килүен көтте. —• Уяндыңмы, балам? — диде Байтал имче, йомшак кына итеп. Тотыш карап тик тор^ы. Имче карт та, күрәсең, аның ни дә булса әйтүен теләмәде. Сынап ул яралының сулган, агарынган йөзенә карады. йомшак бармаклары белән тагын аның аяк-кулларын тоткалады, аннары шулай ук йомшак кына итеп яра \рынын капшап капшап карады да урынга ятарга кушты. — ААин кайда, имче баба? — диде Тотыш. Үзенең тавышы аңа бик көчсез булып ишетелде. — Син минем кунагым, балам.— диде Байтал имче. — Минем ашыйсым килә,— диде Тотыш, сабый бала сыман жыламсырап. — Син инде үзеңә тиешлесен ашагансың, балам.— диде имче баба, буш күбәтә белән чүлмәккә күз төшереп.—Сиңа күп ашарга ярамый. — Мин терелдем. Минем ашыйсым килә! — диде Тотыш, үпкәләп. — Шулайдыр, балам,— диде имче карт, чүлмәк белән күбәтәне кулына алып.—Күзеңне ачкансың, сөйләшә аласың — котың үзендә. Иртәгә таңгача түз, балам. Бары да тәңре кулында. Бу сүзләрне ул ничектер коры итеп, боергандагы кебек итеп әйтте, Тотыш аннан ялынып та, ялварып та берни ала алмаячагын аңлады. Аның картка ачуы килде. Ул аның тизрәк чыгып китүен көтә башлады, Байтал имче тоткарланып тормады: яралы егеткә тыныч йокы теләде дә арты белән чигенеп ишектән чыгып китте. Тотыш янына ул Алмыш хан кушуы буенча килде. Югыйсә, төштәй сон. бигрәк тә кояш баеганда ул яралы, авыру кешеләр янына керүне өнәп бетерми иде. Байтал имче туры хан янына китте. — Торып утырган. Тиздән аягына басар,— диде ул ханга. -■ -- Болгар-торага кайтып житкәнче ул аягына басмаска тиеш — диде хан. — Син әйткәнчә булыр, ханым,—диде Байтал имче, баш иеп. III Көндез йоклап туйгангамы, карыны ач булгангамы, әллә инде Имче карт белән сөйләшү күңелен борчыганга, кичтән Тотышның йокысы килмәде. Аның кайсыдыр жире авыртты, кайсыдыр жире сызланды, әрнеде — ул инде моны баштагыча чын итеп, ачы итеп тоймады. Аның күңелендә моңарчы үзен бик үк сиздермәгән бер кызыксыну уянды Болгарлар аны каядыр алып баралар. Яралы булгач, ник аны туган жирендә генә калдырмадылар икән’ Аның кызыксынуы артканнан арта барды «Нинди жир бу. кайсы төш бу?» диде ул үзенә үзе. Чулман еракмы. Кызыл Яр катау кайсы якта калды? Тышта, кыр арба янында каравыл бармы, әллә сон имче аны, әле булса көчсез дип уйлап, үзен генә калдырып киттеме’ Аның тикшереп карыйсы килде. Ул тышта тавышлар басылганны, урда йокыга талганны көтеп ятты да ишек янына шуышып килде. «Көч юк. Ашыйсы килә,— дип уйлады ул. күңелен кытыклаган уен кире кагып.— Юк, булмый әле. Көч юк баш әйләнә». Ул, колакларын үрә торгызып, ишек төбендә беравык тынлап ятты Тышта шылт иткән тавыш та ишетелмәде. Якынла гына каравылчы булса, аның йөренгәне ишетелер иде. Юк. ишетелми. Алай гына да түгел, аның арбасына якын жирдә бөтенләй бернинди тавыш тын ишетелми. Димәк, арба янында беркем юк. Болгарлар аны үзләренең арба ларыннан, чатырларыннан читкә туктатканнар, ахрысы. Шулай булгач, төшәргә дә берәр Жиргә качып калырга! Чулман гына якын булсын, анда инде күз күрер! Яралы егет идәнгә жайлап утырды да, ыңгырашмаска тырышып, ишек бавын чишмәкче булып, ярыктан кулын тышка сузды. Кинәт ул сискәнеп, тетрәнеп китте. Яшен суккандагы кебек, күз аллары яктырып, гөлт итеп китте. Аның коты алынды Башына кан бәрде, йөрәге атылып чыгардай булып тибә башлады. Ул үзенең урынына ничек барып ятканлыгын да сизми калды Нәрсә булды соң әле бу? Анда, тышта анык кулы икенче бер кеше кулына тиеп киткәндәй булды. Әйе. әйе. аның кулы кеше кулына тиде’ Ул моны бик яхшы тойды Албастының кулы андый кайнар, йомшак булмас. Сакчы кулы дисәң, сакчы кулы да андый булмас —аның кулы каты..-тупас булыр иде. Кем булды бу. нәрсә булды? Сакчы булса, ул берәр нәрсә әйтер иде. Бу берни әйтмәде., әйтми дә. Әнә, тып-тын Аның күңеленнән бер бер артлы әллә нинди куркыныч уйлар узды Ул, дор дер калтыранып, урыныннан кузгалмыйча ята бирде Үзен саклау өчен, бала чагында өйрәнгән каргышларын исенә төшерергә тырышып карады, тик күңеленә берни килмәде. Нишләргә белмичә ул шактый озак тынып ятты. Көтмәгәндә тышта ниндидер серле тавышлар ишетелеп китте кемдер ишек бавын чишәргә тырыштымы, киресенчә, әллә ныгытып бәйлә- мәкчц булдымы — Тотыш асра алмады. Шунда ук ниндидер каты нәрсәгә чүлмәк кебек нәрсә тиеп китте. Шулай да егет түзмәде, барлык батырлыгын бергә жыеп: —• Кем бар анда? — диде. Аның тавышы үзенә дә ишетелмәде. Ул кычкырыбрак соравын тагын кабатлады. — Тотыш., синме? — диде тыштагы ниндидер нәрсә, пышылдап. Ц УНИ ХАН ФӘТТАХ ф ЭТИЛ СУЫ АКА ТОРУР ф Бу ниндидер нәрсәнен калтыранып чыккан пышылдавык тавышы яралы егеткә бик йомшак, бик ягымлы булып ишетелде, бу, билгеле, имче дә түгел, сакчы да түгел иде. Ул ниндидер... кыз кеше булырга тиеш иде. Яшь егетнең эченә жылы йөгерде — чын кеше идеме ул, албасты идеме — аның өчен барыбер кебек иде. Тыштагы ул шикле кызга аның «әйе, бу мин — Тотыш», дип кычкырасы килде, шулай да әле булса аны нидер тыеп торды. — Тотыш, мин сиңа ашарга китердем,*— дип пышылдады ят кыз, бераз тынып торганнан соң. _ Тотыш барыбер кузгалмады. Караңгыдан күзен алмыйча ул бөтен күңеле белән бергә укмашып, тынын кысып ятуында булды. Ул арада тыштагы ят кеше ишек астыннан эчкә ниндидер авыр нәрсә куйды. Ач кешенең борынына шундук пешкән ит исе килеп бәрелде. Ул түзмәде, ишек янына килде, капшанып карады. Кулы ниндидер төргәккә тиде. Утка төшкәндәй ул шундук кулын кире тартып алды. «Юк, ярамый!» диде ул. Шул ук мәлдә тышка колак салды: анда инде бернинди кыштырдык та, пышылдау да ишетелмәде. Күз буу булмады микән бу? Күрәсең, шулайдыр. «Күз буу? — дип уйлады ул бераздан, шикләнеп.— Алайса, нишләп соң ул итнең исе килә?!» Ачлык тойгысы, кызыксыну тойгысы куркудан, төрле шикләрдән көчлерәк булып чыкты. Ул яңадан капшанып әлеге төргәкне табып алды, сүтте, андагы зур гына ит кисәген комсызланып ашарга да кереште. Бу инде каткан көлчә кебек кенә булмады. Авыз тутырып ит ашагач, тоткын егетнең күңеле күтәрелеп китте. Ачлык тойгысы, авыртыну тойгысы онытылды. «Болай булгач, качам да качам инде!» — дип уйлады Тотыш, кыюланып. Шулай да ул кача алмады. Әле генә иреккә омтылган уйлары-теләкләре, бөтенләй көтелмәгән бер каршылыкка очрап, бөтенләй көтелмәгән юнәлештән китеп барды: үзе дә сизмәстән, ул ят, серле кыз турында уйлый башлады. Юк, ул уйламады да. Үзенең ягымлы, серле пышылдавы белән, кайнар, йомшак кулы белән ул аның күңеленә керде дә утырды. Сиздермичә, сорамыйча шулай ук аның барлык уйларын, теләкләрен үзе теләгән юнәлешкә борып җибәрде. Алай гына да түгел, ул аның йөрәген дә, әйтерсең, бөтенләй башкача эшләтә башлады. Тиз арада ул аны биләп алды, буйсындырды, тез чүктерде. Ялгызлыктан, тоткынлыктан, авыр- тынудан интеккән яшь егетне кулга алу өчен аңа бернинди тырышлык кирәкмәде. Кем булыр ул? Чын кешеме ул, әллә кешегә әйләнгән берәр изге ияме? Килерме иртәгә, килмәсме? Яралы яшь егетне шундый сораулар борчыды. Ул көтәргә булды. Ул тизрәк төн узып таң атуын, көн узып караңгы төшүен көтте. IV Менә икенче көн дә туды. Кара тауларны, урманнарны кичеп, жиде кат жир астыннан, жиде кат күк артыннан үтеп, яңа көн туды. Мондый якты көнне Тотышның әле беркайчан да күргәне юк иде бугай, мондый куркулы өркүле, мондый тынгысыз төнне беркайчан да үткәргәне юк иде бугай. Таң аткач, аңа никтер төш җитмәс шикелле булып, төш җиткәч, никтер кич булмас шикелле тоелды. Кич булгач исә караңгы төшми аптыратты. Беркайчан да беркемне дә аның шулай өзелеп, сагынып көткәне юк иде бугай. Тышта, ишек янында кыштырдык ишетеп ул кинәт дерт итеп китте. Урыныннан торды да сагаеп тыңларга тотынды. Күтәрмәнең киез ишеге ачылуга, кичәге кебек, кызгылт кояш яктысында имче картнын сирәк сакалы күренде. Яшь егетнең өстенә салкын су койгандай булды. Ул, күиелсезләнеп, кире урынына ауды. Иртән килеп киткән имчене ул инде тагын килер дип уйламаган иде. Байтал имче көндәгечә анын кулларын-аякларын капшап карады мангаена кулын куеп торды. Иртәнгегә караганда, ана яралының ман ♦ гае кайнаррак тоелды. — Башың авыртмыймы, балам? — диде ул аңа. — Юк,— диде Тотыш. — Яраң сызламыймы, балам? — диде имче карт, төпченеп — Юк,— диде Тотыш —Мин инде терелдем, имче баба Минем жиргә төшәсем, үз аягым белән йөрисем, йөгерәсем килә. Кайчан мине иреккә чыгарырлар? — Анысын мин белмим, балам,— диде карт. — Алайса, ашарга бирегез! — диде Тотыш. — Анысы минем иректә түгел, балам,— диде нмче баба Тотышның башка суз көрәштерәсе килмәде. Имче картнын ни әйт сән дә, нәрсә сорасаң да, бер үк сүзне кабатлаячагын ул инде бик яхшы төшенеп алды Аның, бернигә карамыйча, каядыр чыгып йөгерәсе кил де, үзен менә шунда урынга беркеткән ярасын бәйләре ниләре белән ботарлап ташлыйсы килде Ах, кем иде, кем булды ул! Бер үзе бөтен ыруны саклап калмакчы булды Бер үзе болгарларның алыпларын кы рып салмакчы булды! Ул җиңелде, катау таланды талангандыр Кемнәр исән, кемнәр үле икән анда? Ниләр булды икән анда ул югын да? Исән калган ырудашлары көлде микән аннан, көләләр микән, ачу ланалар микән аңа? Каян алырга бетмәс төкәнмәс көч, каян табарга беркайчан да сынмый торган, бар нәрсәне кырып сала торган кылыч^ Явыз ягыдан ничек үчне алырга? Тәңрем, терелт тизрәк, көч керт тиз рәк. чыгар иреккә! — менә шулай аунап, интегеп ятуга караганда, туган йортын, туган ыруың, атаң анаң өчен сугышып үлү мең артык! Икенче кыштырдыкны ул бик тыныч каршылады Баштарак ул никтер үпкәләп, киреләнеп «Ашарга китерсә дә алмыйм'» диебрәк тә уйлады — Тотыш... Тотыш? — диде серле кыз, кичәгечә ягымлы, калтыра вык бер тавыш белән пышылдап. Аның бу пышылдавын, инде таныш булып, якын булып әйләнгән пышылдавын ишетү белән, никтер, кемгәдер үпкәләгән яшь егетнең күкеле эреде дә куйды. Аны татлы кайнар дулкын күмеп китте Сөенеп, ашыгып ул ишек янына килде. — Синме? Килдеңме? — диде ул. пышылдап, кызның кулын тотып. Кыз кулын кире тартып алмады — күндәм генә, йомшак кына тик торды. Егетнең кинәт башы әйләнде, йөрәге суга башлады. Ул үзенә серле кул аша искиткеч куаныч тойгысы белән искиткеч көч. әлерәк кенә үзе теләгән иксезчиксез көч бирелгәнлеген тойды. Ул, телдән язган кебек, берни эндәшә алмыйча, үз алдына елмаеп торды да торды — Мин сина тагын ашарга китердем.— диде кыз,— Пешкән ит.. кымыз. Тизрәк терел. Тотыш! •— Мин терелдем! —диде егет, төштәге кебек, куанып. — Мин китәм,— диде кыз —Читтә сакчылар йөри Синең каңгы янына имчедән башка беркем килергә тиеш түгел. Мин китәм. Күрсәләр... — Китмә! Сөйлә берәр нәрсә,—диде Тотыш, анын тавышын ишетә се килеп.— Кем син? Мин терелдем Иртәгә киләсеңме? — Тырышырмын,— диде кыз.— Сау бул. Тотыш, мин китәм — Килсәң, миңа ук җәя китерәсеңме1 Булса — кылыч? Кыз кинәт тынып калды. НУРИХАН ФӘТТАХ ф ЭТИЛ СУЫ АНА ТиРУР — Мин куркам,— диде ул бераздан сүлпән генә Тотыш аның тавышындагы үзгәрешне сизми калды. — Беркемгә дә әйтмә: мин моннан качарга булдым! — диде ул ашыгып, пышылдап. , — Сине нык саклыйлар,— диде кыз. — Булдыра алсаң, кылыч китер— мин аларны искәрмәстән кырып салам! — диде яралы егет, батыраеп. — Мин куркам — диде кыз, кабатлап.—Мин китәм, күрепләр... — Туктале, тукта,—диде егет, аны беразга гына булса да үз яныңда тотмакчы булып. Шулай да ул аны артык кыстарга да базмады —ул аның үзе аркасында сакчыларга юлыгуын теләмәде. Аннары кызның корал алып килү турында берни әйтмәве дә ничектер искәрмәстән аның кыюлыгын сүрелдерә төшкәндәй булды. Ул ишек янында беравык тыңлап торды да кире үз урынына барып ятты. Бик ашыйсы килсә дә, нишләптер бүген кыз китергән азыкка тиз генә тотынасы килмәде. Бүгенге очрашу ул дигәнчә, ул теләгәнчә булмады шикелле. Аның күңелендә энә очыдай гына борчылу, пошыну торып калды. «Корал турында, качу турында әйтеп ялгыштым, ахрысы»,— дип уйлады ул бераздан, көрсенеп. Болгар кызына ышанып серен чиште! Эх. тишек авыз! Икенче көнне кыз бөтенләй килмәде. Кайгыдан Тотыш нәрсә уйларга да белмәде. Онытыла башлаган ярасы янадан кузгалды. Күнел ачысына, эчне борып торган ачлык тойгысына тагын үзәкләргә үтә торган икенче бер әрнү үкенү тойгысы кушылды. Төнне ул йокламыйча уздырды. «Иртәгә килер әле»,— диде ул, үз-үзен юатып. Кыз «иртәгә» дә, «иртәгә» соңыннан да килмәде. Суга төшкәндәй юк булды. Көндәгечә аның янына иртә-кич Байтал имче килде, аңа ачтан үлмәслек ашарга-эчәргә китерде, аның теге-бу төшләрен капшаш- тырды да бер үк сүзләрне әйткәләп китеп тә барды Килгән саен ул аңа «Озакламый савыгырсың, балам», диде, тик ул әйткән «савыгу»- нын әле бер дә очыкырыс куренмәде. Ул көннәр буена бер үк урында аунап ятты. Тора-бара аның өчен бөтен нәрсә тоныкланып, төссезләнеп калды. Истәлекләр ерагайды, тойгылар көчсезләнде, тынгысыз уйлары шулай ук каядыр качышып, таралышып беттеләр. Көндез кояш кыздырса да. яңгыр яуса да. каңгы тәгәрмәчләре кагылмага батса да. якында гына жайдаклар шаулашса да, аның өчен барыбер иде. Ул, әйтерсең, тормыштан, ажунчан аерылып калган иде. Кыз исә һаман килмәде... Югалды, юкка чыкты. «Ныклап торып аякка гына басыйм!» дип уйлады ул кайчакларда, кемгәдер, нәрсәгәдер янап. Ныклап торып аягына басса, үзенең нишләячәген ул үзе дә анык кына күз алдына китерә алмады. Янау еш кына сагынычлы әрнүгә әйләнде. «Барыбер табарга, күрергә тиешмен мин аны!» дип уйлады ул иң ахырда, үзен шулай ялгыз ташлап киткән, үзеннән шулай жиңел генә йөз чөергән кансыз кызга чиксез бер үпкә белән. Ни генә булмасын, кыз барыбер килмәде. Чынлап та югалды, юкка чыкты. Күрәсең, ул чын кеше дә булмагандыр. Шулай итеп, көн артыннан көн үтте, төн артыннан төн үтте. Атларга атланган, арбаларга, каңгыларга утырган Болгар иле, бөтен Чулман буен тутырып, болыннарны, кырларны таптап, урман-суларны кичеп, үзенең төп жиренә таба кыймылдады. Юл өстендә таланган, яндырылган катаулар очрады; кешеләре яудан куркып, урман араларына. Чулман аръягына качып киткән буш авыллар очрады. Кайбер жирдә. киресенчә, Алмыш ханга буйсынуларын белдереп, ит. икмәк, тоз күтәреп, каршыга кешеләр чыкты. Җиңүчеләрне елмаеп каршы алдылар, йодрык күрсәтеп озатып калдылар. Акбүре «иреняәя кузгалып китүләренә бер ай чамасы булды дигәндә, болгарларның мен кешелек иравылы 1 Ямгырчы би жиренә барып черде. Ямгырчы би яши торган Шуран катаудан Болгар-торага нибарысы алтмыш җитмеш чакрым ара калган иде. V , Чулман буен яуларга чыгар алдыннан Алмыш хан үзе белән бетен йортын илен кузгатмады. Ул бары үзенен биш йөз кешелек күчен генә алды Болгарларның күпчелеге, шулай ук Алмыш ханга турылыклы ырулар барысы да үзләренең төп җирләрендә җәйләүләрдә, авылларда торып калдылар. Билгеле, Болгар-торәны— ханбалыкны, Ага-базарны саклау өчен ул кораллы чирү калдырмый булдыра алмады. Шулай ук чик буйларында дд күп кенә сакчылар калды. Чирүнең күпчелек өлешен Алмыш хан шулай да үзе белән яуга алды. Ник дигәндә, бу арада гына Болгарга яу килер дин куркыр урын юк иде. Бөтен Этил буена курку салып, авыл-тораларны талап, яндырып йөрүче урыс-улаклар да соңгы елларда тынып калдылар. Моннан биш алты ел элек хазарлардан качып котылган юлбасар урысларның сонгы көчләре белән болгарлар арасында бик каты сугыш булды. Бер көн эчендә болгарлар утыз меңләп урысны Әтилгә туран а(ыздылар. Шуннан бирле Этил буе тынычланып калды. Менә шуңа да Алмыш хан үзенең төп көчләрен Чулман ягына яуга алып чыкты да. Алмыш ханның ягылары, билгеле, урыслар гына түгел иде. Урыслар еракта, алар каяндыр өстән, урмаи-сазлы җирләрдән төшәләр иде. Алмыш ханның ягылары монда якында гына да—үз йортында, күрше- тирәдә дә җитәрлек иде. Алар аның борылганын гына, тезгенне йомшартканын гына көтеп торалар иде. Чак чак кына ялгыш бастымы, чак-чак кына күзен ачып карамадымы — алар шундук аны төртеп егарга, ботарлап, өзгәләп ташларга гына торалар иде. Шулар арасында ик көчлесе, иң усалы — Суар бие Килдеш би иде. Ярын әле узган кышны Алмыш хан аның белән татулык анты эчте Юкса, йөрер иде иркенләп менә болан Чулман буенда! Шулай ук бүләрләр дә эттән туган нәрсәләр. Бүләр белән Суар талаша. Бүләрдә әле Болгар кайгысы юк. Менә шуларны уйлап чамалап Алмыш хан бик зур эшкә тотынды. Беркемгә сиздермичә кыш буена көч туплады, үзендәге барлык балтачыларны жысп, моңарчы күз күрмәгән, колак ишетмәгән сал күпер ясатты. Юри, күз буяу өчен ул Болгар-тораны икенче кат койма белән уратып алам, шуна агач кистерәм. дип сүз таратты. Аннары язга чыгу белән тагын, буйсынмаган башгыртларга каршы яуга чыгам, дигән икенче ялган таратты. Шулай итеп, беркем берни сизенмәде. Шулай итеп, утырды төп башына Бүләр. Суар! Бөтен Чулман буе аның кулында. бор йодрыкта. Бүләр белән Суар киләчәктә дә үзара талашалар икән, берәм-берәм аларны да кабып йоту, тез чүктерү берни булмас. Куанмасаң да куанырсың—күпме көч, күпме байлык артты! Әнә барысы да олау-олау булып арттан ияреп килә. Коллар, терлек-туар, алтын-көмеш, тире, богдай.м Кайчакларда ханның күңелен шундыйрак масаюлы уйлар биләп алды. Андый чакта аның комсызлыгы тагын апта төште. Аның еракка төбәлгән ач күзләренә Чулман буе гына түгел, хазары-икс белән, тин- гезләре белән бөтен Этил буе, кыпчак далалары күренә башлады. Мондый чакта аның йөгерек уйларын берни дә туктата алмады, шулай ' Иравыл — авашард. е. «к. у.» м в. Н > Р It X A Н ФӘТТАХ ф ЭТИЛ СУЫ АКА ТОРУР ф да ул бөтенләй үк онытылып та китмәде. Татлы уйларга караганда, күз алдындагы чынбарлык усалрак та, тынгысызрак та иде. Шуңа күрә дә, күңеле күпме генә күтәренке булмасын, үз өенә якынлашу белән, аның бер дә юктан эче поша башлады. Аның тизрәк кайтып җитәсе, үз оясын исән-имин күрәсе килде. Тик, күңеле ашыкса да, аяклары артка өстерәде. Ике-өч чакрымлык койрык булып сузылган олауларны, көтүләрне артта калдырып, берничек тә ул үзе генә алдан чаба алмады. Шунлыктан, чирү бик әкрен кыймылдады, ат аягы белән түгел, сыер, сарык аягы белән кыймылдады. Алмыш ханга буйсынган биләр арасында Ямгырчы би иң ышанычлыларыннан санала иде. Бүтәннәр кебек ул калым түләүне дә соңга калдырмый, хан үзенә көч сораса, я булмаса берәр җиргә чакырса, беркайчан карышып та тормый иде. Шуның өстенә ул, Алмыш хан кебек, үзе теләп чумак йоласына күчкән иде. Ямгырчы би шулай үз кеше булганга да Алмыш хан Чулман аша сал-күперне аның катавына якын җирдә салды. Хан белән икәүдән-икәү генә сөйләшкәндә Ямгырчы би сал-күпергә тимәскә, киресенчә, болгарлар яудан кайтканчыга тикле уң як ярны үз көчләре белән саклап торырга сүз бирде. Үз ягыннан Алмыш хан Ямгырчы бине киләчәктә, бернинди тамгалык алмыйча, Этил буйлап аска да. өскә дә тавар белән тоткарлыксыз үткәреп җибәрергә. аннары Чулман буенда таланган байлыктан телем чыгарырга булды. Алмыш хан үзе иравыл белән иде. Ямгырчы би җиренә аяк басып, төштән соң ачык, калку җиргә кермән коргач ул, үзенең якын кешеләрен жыеп, киңәш ясады. Киңәштә нишләргә кирәклеге турында сөйләштеләр. Терлек-туар белән, олаулар белән сал-күпер аша чыгу озакка сузылачак иде. Аларны чирүдән алда чыгару яхшырак булырмы. арттан чыгару яхшырак булырмы? Алмыш хан көчне икегә бүләргә булды. Мең кешелек иравыл, өч меңлек уң кул белән ул тиз арада кузгалып китеп, сал-күпердән чыга башларга уйлады. Үзенең күчен, олауларны, терлек-туарны сакларга ул урта кул белән сул кулны, чаг- давылны 1 калдырырга булды. Алмыш хан иравыл, уң кул белән Чулман аша чыгып, сул як ярга урнашкан арада, көтүләр, олаулар чыга башларга, кораллы ир-ат исә иң ахырдан кузгалырга тиеш иде. Барлык арт илгә баш итеп хан үзенең өлкән углы Тәкин угланны калдырды. VI Кичүгә Алмыш хан икенче көнне таң алдыннан килеп җитте. Бер ярдан икенче ярга сузып, саллар өстенә салынган йөзмә күпер үз урынында иде, күперне саклау өчен калдырылган болгарлар да, Ямгырчы би ирләре дә исән-сау иделәр. Аяк астында — куе урман белән капланган текә яр кырыенда — иртәнге кояш яктысында, елкылдап-җе- мелдәп, иксез-чиксез су җәелеп ята иде. Юан арканнар белән яр читләрендәге баганаларга тарттырып бәйләп куелган сал-күпер, агым уңаена сыгыла төшеп, киң Чулманны билбау сыман буып ята'иде. Елганың уртасын узгач, теге якка таба ул инде чыбыркы койрыгы шикелле нечкә генә булып күренә. Анда, теге якта, зәңгәрләнеп тар гына яр сызыгы беленә; яр сызыгы өстендә, ап-ак төрткеләр булып, ак чатырлар. тирмәләр күренә иде. Каршындагы шушы күренешне күрү белән, Алмыш ханның тамак төбе кытыкланып, кымырҗып куйды. Үз өенә, үз җиренә юл ачык булганга. җәйге таң шундый якты, шундый җылы булганга, аның күңелен искиткеч бер куаныч, күтәренкелек биләп алды. Үзенә көч, байлык, җиңү биргән, салкүперне яман күзләрдән, яман куллардан саклап Чагдавыл — арьергард (гаскәриен койрыктагы өлеше). калган тәңрене олылап ул кулларын югары күтәрде, тыелгысыз бер өн белән кычкырып жибәрде. Ул әле аллага ничек ялварырга да белми иде. Өсте башы тузанланган, арыган-йончылган, шулай да авызы колагына житеп елмайган килеш, ул житез генә жиргә төште, бүреген са- 4* лып, Чулман аръягына, кояш чыккан якка карап, маңгаен жиргә е. орды. ? Меңдәгән кешеләр шулай ук куанычлы өннәр белән жирне-күкне ° яңгыратып кычкырып жибәрделәр, атларыннан төшеп, маңгайларын < жиргә ордылар. Яр өстендәге чатырлардан кешеләр йөгереп чыкты. Туганнар, танышлар берберсен табып, жылаша, сөенешә башладылар. Куаныч ыгы-зыгысы кими төшкәч, ерак юлдан кайткан болгарлар 2 чатырлар корып жибәрделәр. Илдә иминлек булуын белеп күңеле тыи нычланган Алмыш хан, баштагы уен үзгәртеп, арт ил килеп житкәнче, 5 үз атларына, кешеләренә бераз ял бирергә булды Болгарларның кайтуын түземсезлек белән көтеп торган Ямгырчы би. - бер көтү жылкы, ун кисмәк буза, ачы бал алып, тиз арада хан янына * килеп житте. и — Җиңүең белән котлыйм сине, хан! — диде ул, ялагайланып.— * Бүгеннән башлап син минем олы кунагым, ни телисең, шуны ал — ба- £ рысы да синеке! е Алмыш хан тартынып тормады. Күчтәнәчкә дип китерелгән жылкы- _ ларны шундук суйдылар, тунадылар да кыздыра башладылар Аш-су < күңелле узды Җиңүчеләр ашадылар, эчтеләр, мактандылар. Аннары * йокыга аудылар. Йокыдан тордылар да яңадан ашадылар, эчтеләр, су ? керделәр. л Ял итү, күңел ачу икенче көнне, өченче көнне дә тукталмады Бол- = гарляр, кирәгеннән артык туарылып китеп, башаяк Йөрделәр. Таларга, көчләргә күнегеп киткән кайберәүләр, ханның боерыгын онытып, якын- тирәдәге авылларга ауга чыктылар. Казаякларны курку, ачу биләп алды: кешеләр, яклау эзләп, үзләренең ыру башларына килделәр. Ямгырчы би, юатып, коралланырга кушып, аларны кире озата торды. — Көтеп кенә торыгыз, озакламый без аларның үзләренең бугазыннан алырбыз! — диде ул аларга. Күнел ачуның өченче көнендә Ямгырчы би Алмыш хан тирмәсенә килде. Алар арасында тагын икәүдән-икәү генә сөйләшү булды. — Юлың уңдымы, ханым? — диде би, хан биргән бузаны эчеп жибәргәч, ярарга тырышып. — Уңды, би,— диде Алмыш хан — Моннан соң Чулман Әтнлгә түгел, минем калтага коячак. — Оуу! — диде Ямгырчы би. көлеп —Синең калтаң шундый зур булыр дип башыма да китермәгәнием. Җыртылмасмы, ханым? — Җыртылса, менә мондый энә булганда, теләсә нинди жыртыкны да тегеп була,— диде хан, билендәге кылычына тотынып. — Шулай, шулай, ханым,—диде би. аның сүзен жүпләп.—Эш энәдә генә тормый... жебе кирәк, тегүчесе кирәк, дигәндәй... синекедәй ныклы кул да кирәк. Алла сиңа моннан соң да күп яшь бирсен, байлык, саулык бирсен, ханым! Алмыш хан. мактау сүзләренә күңеле булып, тыйнак кына тамак кырып куйды. Көн төн эчүдән ангы минге утырса да. Ямгырчы бинең тикмәгә генә килмәгәнлеге» ул бик яхшы анлады. — Үзеңә тиешле телемне1 алырга килдеңме? — диде ул үзе беренче булып. — Әйе, ханым, телем днсән дә була, кулагы ’ дисәң дә була,— диде Ямгырчы би. •" Тал е м - сугышта аулап алынган байлыкта» сугышта катнашучыларга бирела торган «клеш. * Кулагы — процент. Алмыш хан. Ямгырчы бпнен ялагай йвзеи беренче тапкыр кургандай, кызарынган күзләре белән ана сынап карады. — Күпме сорыйсың... ни сорыйсың? Акчалатамы, таварлатамы? _•«* диде ул. — Синең калтаңда күпме байлык барлыгын мин белмим,— диде би, ерактан уратып. — Син түгел, аны мин үзем дә төгәл генә белмим,— диде хан. — Шулай булгач, мина тиешле кулагы да төгәл була алмый,— диде Ямгырчы би, шундук элеп алып.— Син миңа уннан берне бирмәкче булганыең. — Шулай да булсын,— диде хан. тыелып кына, — Үзең әйтеп торасың, ханым: юлың унган, калтаң калынайган,— диде би.— Шулай булгач, миңа тиешле кулагы да... — Күпме сорыйсың: турысын әйт! — диде хан, түземлеген җуя башлап. — Турысы шул, ханым...— диде Ямгырчы би, утка ташланырга җыенган кеше сыман.— бир миңа кызың Аппакны! Алмыш хан кинәт урыныннан сикереп торды. — Ап пак ны?! — диде ул, Ямгырчы бинең елмаюлы оятсыз күзләренә карап. — Әйе, Аппакны,— диде би, башын иеп. — Аппакны мин беркемнән тартым алмадым,—диде хан.— Ул минем үз кызым! — Мин аңа шикләнмим, ханым,— диде Ямгырчы би.— Шулай да ул мина тиешле кулагына торырлык, дип уйлыйм. — Син... би. авызыңны үлчәп ач I—диде хан, кашларын җимереп.— Аппак турында синең белән сөйләшү булмаячак. Аппакка торырлык бернинди кулагы юк, бернинди байлык юк! Аннары, алдан килешү буенча, мин сина кулагы түгел, телем бирергә тиешмен. Әйт, ни кирәк — коллармы? Көтүләрме? Тиреме? Алтынмы? Җирме? Ни кирәк? — Аппактан башка миңа берни кирәкми.— диде Ямгырчы би. нык итеп. —* Юк! — диде Алмыш хан. — йә Аппакны бирәсең, йә мин синнән аерылам,—диде би тыныч кына, янап. Алмыш хан, зур корсагын угалап, шаркылдап көләргә тотынды. — Куркытты! Үтерде! Аерыл! — диде ул. мыскыллап.— Китә бир! Китеп кая барырсың икән? Кара аны, юлыма аркылы төшә күрмә,— башсыз калырсың. — Белексез сүзләр сөйлисең, хап,—диде Ямгырчы би.— Киявен булырга теләгән бер кешене кисә башласаң, кызың ирсез кала күрмәсен! — Җитте! — диде Алмыш хан, аяк тибеп.— Аппак турында тыныңны чыгарма! Соңгы кат әйтәм: ни сорыйсың? Чак-чак кына кайгылы, чак-чак кына ачулы, күңеле кырылган бер төстә Ямгырчы би башын иде. — Сау бул, ханым, мин киттем,— диде ул. — Кит! — диде хан, кулын селкеп. VII Барысы да Ямгырчы би алдан уйлаганча булып чыкты. Алмыш ханның чибәрлеге белән бөтен Болгар йортка, бөтен Этил буена атагы таралган гүзәл Аппакны үзенә бирмәячәген ул алдан ук белде. Алай гына да түгел, Аппакны үзенә тиешле телем өчен алу турында уйлап та карамады. Ул башкачарак уй йөртте. Аңа телем дә, Аппак та аз, ана Алмыш ханның бөтен байлыгы кирәк иде! «Туктале, бише белән алыр- иыи әле мин үземә тиешлесен!» — дип уйлады ул күиелеинән. ханга янап. Тик менә анын шул гына эчен пошырды Чулманяың теге ягында әле булса кара төтен күренми иде Еракта. Болгар торада ниләр бар икән? Әллә суарлар сүзләрендә тормадылармы'- XIII Үз кешеләре янына ул ачулы йөз белән килде. — Алмыш хан биргән аегын 1 үтәмәде! — дип кычкырды ул үз кеше ләренә.— Алмыш хан казаякларны алдады. Үзебезне канга батырганчы таярга кирәк моннан. Күперне ташлагыз, тизрәк Шуран катауга кай тыгыз. Бинең сүзләре казаякларга житә калды. Алмыш ханның ничек алдавын алар төпченеп тормадылар. Шундук ачулы шау-шу, кычкырыш башланды. — Ит яхшылык, көт яманлык! — Ханга ышанма, Әтилгә таянма,— диештеләр ирләр, ачулы мыгырданып. Казаякларның тавышлануын болгарлар да ишетеп тордылар. Ханның үз сүзен үтәмәвенә, казаякларның алдануына аларнын да эче пошты, шулай да алар ачыктан ачык Ямгырчы би кешеләрен яклый алмадылар. Киресенчә, ханга, болгарларга каршы әйтелгән усал-усал сүзләрне ишетеп, алар да кыза башладылар. Ике арада әйткәләшү, янау, сүгенү тавышлары ишетелде. — Яндырырга кирәк күперне! — Таларга кирәк олауларын! — Болгарлар үзләре безнең авылларны талый! — диештеләр ачулы казаяклар. «Ныграк шаулагыз — ныграк сугышырсыз!» дип уйлады Ямгырчы би үз алдына. Казаяклар ашыгып урман ягына юл тоттылар. Аларны беркем тоткарламады. Ямгырчы би китеп күп тә үтмәде, Чулманның аргы ягында күккә ыргылып кара төтен күтәрелә башлады. Казаяклар белән булган ызгыштан сон тынычланып житә алмаган болгарлар кара төтенне тиз генә күрмәделәр дә. Күргәннәр нде, әле генә булган шау-шудан да көчлерәк бер тавыш белән, курку, шомлану белән шауларга тотындылар. Казаяклар онытылды, барлык күзләр аргы якка текәлде. Ни бар. ни булган анда? Кем белән кем сугыша? Куркыныч килүен белдереп, шундук быргылар чинарга тотынчы. Бөтен кермән аякка басты, һай-һулап, кычкырып көтүчеләр болыннан атларны куып китерделәр. Ирләр кулларына коралларын алдылар, атларына менделәр. Шул чакны сал күпердә бу якка таба чабып килүче жайдак күренде. Кулына ул кара төтен чыгарып янган кисәү башы тоткан нде. Ярга чыгын, үр башындагы Алмыш хан янына килеп жнтәр-жнтмәс ул, гамак ярып: — Яу килә, яу! — дип кычкырын жибәрде. Хан янына менеп житкәч. ул ачыклабрак сөйләде Болгар торачан улакчы килде, диде. Суар бие Килдеш ханбалыкны камап алган, анда бик каты сугыш бара икән. диде. Мондый сүз ишеген, Алмыш хан лачт итеп жиргә төкерде дә. Килдеш бинең атасын анасын, бабаларын искә төшереп, катлап катлап сүгенергә тотынды. 11Гул а вы к та ханнан арттарак торган ирләр арасында тагын нин чидер ыгызыгы башланды. Барысы да артларына борылып карадылар. Кничытышта. олы юл өстендә ниидидер тузан болыты күтәрелгән нде. Бу дүрт күз белән көтеп торган олаулар, көтүләр булырга тиеш нде. Кешеләрнең й«зе яктырып китте. Алмыш ханның күз карашында тыг.ч- XIII Аен — ьд», вир! әи сү. Н 1 РИХАН ФӘТТАХ ф ЭТИЛ СУЫ АНА ТОРУР гысыз бер көч-омтылыш. ныклык чаткылары күренде Олауларнын кичүгә килеп җитүен көтеп тормастан, ул ир-атларга теге якка чыга башларга боерды. Бер-ике көн эчендә көч жыеп, ял итеп алган атлар, пошкыра-пошкы- ра. сөзәк, кин юлдан аска ыргылдылар. Ташлы, тигез җиргә — яр читенә килеп төштеләр дә, кешнәп, авызлыкларын чәйнәп, суга тартылдылар. Тик бу юлы аларга Чулман суын татып карарга туры килмәде.— дөп-дөп басып, вак ташларны, каты балчыкларны ияртеп, бәрелә-сугы- ла. кысыла-төртелә арттан бертуктаусыз башка атлар төшә тордылар, алдагыларны кысрыклый тордылар. Алдагылар исә, арттан куалаган тыелгысыз көчкә буйсынып, биек араталар арасына барып керделәр дә баскан саен тирбәлеп тора торган басмаларда кинәт тынып-юашланып калдылар, шак-шок басып, куркып-өркеп, су уртасыннан коры җиргә таба омтылдылар. Күпер авызында тыгыз койма булып торган атлы чавышлар 1 ир-атларны салга икешәрләп кенә, билгеле бер ара саклап кына керттеләр. Кайберәүләр күпергә алданрак эләгергә, кайберләре, киресенчә, арт- тарак калырга тырышты. Кайберсенең судан куркып аты чыгымчыларга тотынды. Чавышлар бернигә карамадылар; киреләнгән атларга да, кешеләргә дә озын колга белән тондырып кына алдылар. Дүрт мең кешелек чирү бары кич карангы төшкәндә генәXIV1ыгып бетте. Соңгы ир-атлар яр астына төшеп ятканда, арттан олаулар, көтүләр килеп җитте. Алмыш хан. арт илне саклап килгән ике мең ир-атка, шулай ук аз гына да тоткарланып тормыйча, үзе артыннан сул якка чыга башларга боерды. Тәкин углан иртәгә якты күздә олаулар, көтүләр белән күпердә озак тоткарланып тормас өчен, ир-атларны төне буе чыгарырга — күпме булдыра алса, шул чаклы чыгарырга булды. Шулай итеп, төне буена сал-күпердән атлар, кешеләр туктаусыз агылды. Хан күче янында, олаулар, көтүләр янында Тәкин углан белән бер-ике мең ир-ат калды. Алмыш хан кебек, Тәкин утлан да бу яктан куркыныч килер дип башына да китереп карамады. Алмыш хан кебек, башка бик күпләр кебек, ул да бары оятсыз суарлар турында гына уйлады. Ачуланып китеп барган Ямгырчы бине нишләптер барысы да исләреннән чыгарып ташладылар. Аннары, Тәкин углан аның хан белән бозылышып китүен белмәде дә, ишетмәде дә. Алмыш хан төнне сул якта кунды. Таң атар-атмас борын торып болгарлар ат менделәр, ярсып, оран салып2 , ханбалыкка юнәлделәр. VIII Көннәрдән бер көнне Тотышның ярасы бөтенләй төзәлеп бетте. Яшь егет аягына басты. Аңа инде каңгы өстенә куелган күтәрмә генә тар. кысан була башлады. Байтал имче ашарга-эчәргә элеккегә караганда күбрәк китерә башлады, шулай да аның җиргә төшерү турындагы сүзләрен ишетмәмешкә салышты: хан боерыгын бозарга аның кыюлыгы җитмәде. Алмыш хан олауларны артта калдырып, кичүгә таба кузгалып киткәч тә. Байтал имче .Тотышның үтенечен Тәкин угланга җиткерде. Яралы eieT инде савыкты, миннән эш китте —үзегез теләсәгез нишләтегез. диде. Тәкин углан атасының боерыгын белә иде. Шулай ук уЛ таза-сау егетне — батыр егетне имче карт карамагында гына калдыруның да бик үк яраган эш түгел икәнлеген аңлый иде. — Ярар, имче баба,—диде ул Байтал картка,—Аның иленә инде кош та очып кайта алмаячак. Сак куярбыз, җиргә төшерербез. Шул ук кичне, олаулар ялга туктагач, Тотыш өчен аерым тирмә XIV Ч а в ы ш — гаскәрдә тәртип саклаучы. s Ора н салып — кычкырып. кордылар Бер ай чамасы кайгыла киез өстендә аунап килгәннән сон Тотыш жиргә аяк басты. Аягы астында нык, каты жирне тоеп, куанычыннан ул елмаеп жибәрде, балаларча сикергәләп алды, күкрәген киерде, кулларын селтәде. Тирә-яктагы дулкын-дулкын калкулыкларны. ♦ урманнарны, болыннарны күрү; туганнан бирле таныш, якын күк чи- ь тен —кызарып баеган кояшны, эрегән алтын белән өретелгән сыман £ болытларны, очын күләгәләрне күрү анда искиткеч бер күтәренкелек, ° сөенеч тойгысы тудырды. Аның еракта караеп күренгән урман буйлары- на, кояшның соңгы яктысы төшкән калкулык сыртларына йөгереп бара- « сы килде, иркен болында утлап йөргән атлар арасында, йомшак ут- < үләндә ауныйсы килде. Бу мәлдә ул үзенең тоткын икәнлеген бөтенләй £ онытып жибәрде. о Апа дип корылган тирмә иркен генә иде. Идәп уртасына учак ягыл- 5 ган иде. Учак өстенә казан ни асылмаган иде. Бу бары беренче тапкыр Р корылган тирмә эченнән явыз ияләрне куалап чыгару өчен генә ягылган ® учак иде Ишектән кергәч тә, каршы якта, учак артында төрелгән урын- ♦ жир өелеп тора иде. Шунда ук вак-төяк савыт-сабалар күренә иде. * Тотыш мәенең тирмәсенә бер генә күз тащляды да яңадан тышка * чыкты. Ишек төбендә ул ниндидер ят кеше белән очрашты. Чем кара чәчле, кара тут йөзле бу кеше Тотыштан калкурак та, өл- £ кәнрәк тә иде. Төсе-бите белән ул кояшлы яклардан Әтил-Чулман _ иленә тавар белән килә торган базарганнарга охшашрак иде. Тик аның < өсте башы бер дә аларныкы кебек бай түгел иде. Өстенә ул кыршылып н беткән кыска тун, тире өм ’, башына исә колакчынлы куян бүрек кигән - иде. Матур кылыч борыны астында нечкә генә кара мыегы салынып > тора. Матур кара күзләрендә юашлык, моңсулык сизелә иде. = — Исәнме, Тотыш,— диде ул, тыйнак кына баш иеп Иелгәндә аның бүрек колакчыны ачылып китте. Шул чакны Тотыш аның уң колагы юк икәнлеген күреп алды. «Кол!» дип уйлады ул үз алдына. Иик килгән соң ул монда? — Исәнме,— диде ул, бер дә юктан елмаеп. — Мине сина жибәрделәр,— диде кол. — Кем? — диде Тотыш, чамадан тыш ашыгып, кычкырып Аның күңеленә шундук: «Әллә теге кыз микән?» — дигән бер уй кил; гән иде. — Тәкнн углан,— диде кол. — Шулаймыни? — диде Тотыш, кинәт сүрелеп. Беренче карауда кызгану тойгысы тудырган бу кисек колаклы кеше анда чнркәнү шикелле нәрсә уята башлады Ул анык монсу юаш йөзенә дә, киселгән колагына да карамаска тырышты. — Минем атым — Торымтай,— диде юаш кеше.— Мин — Алмыш ханның колы. — Мин аның тоткыны,— диде Тотыш — Юк. син аның тоткыны түгел, тотыгы,— диде Торымтай, төзәтеп. — Сиңа миннән ни кирәк. Алмыш ханның колы3 — диде Тотыш коры гына. — Мине сиңа Тәкин углан жибәрде,—диде Торымтай, яшь егетнең кискенлегенә аптырагандай итеп. — Ник жибәрде? — Бүгеннән башлап — мин синең колын. — Тоткынның колы булмый1 — лиле Тотыш ячу «елан — Бяр. кит. Тәкнн угланга шулай диген. — Тоткынның колы булмяса да. тотыкныкы була,—диде Торымтай.— Кума мине. Тотыш алып Төне көне терлек арасында ауиауга караганда, синең колын булу мина мең артык _ “Кал алайса — диде Тотыш, кулын селтәп. 1 Ө N — ыштан, чалбар IX Торымтаймын тирмәсе якында гына иде. Ул, жиңел-жйңел атлап, үз өенә кереп китте, аннан бер кулына чүлмәк-казан, икенче кулына ниндидер агач чиләк белән ниндидер төенчекләр тотып чы>.ты. Тиз ара- да ул Тотыш тирмәсе янында учак җайлап җибәрде — таган ясады, | казанга су салып кайнарга утыртты. Шуннан соң кыл иләктә тары яр. масы юды. Тотыш, җиргә сузылып яткан килеш, тавыш-тынсыз гына аның эшен күзәтте. Юк, ул аның эшен генә дә күзәтмәде, ул тирә якны — кешеләрне, тирмәләрне, төтеннәрне, утлап йөргән терлекләрне күзәтте. Аның ирекне иркенлекне сагынган күз карашы, беркайда да тоткарланып тормыйча, бер нәрсәдән икенче нәрсәгә йөгерде. Бар нәрсәгә ул яратып, сокланып карады. Күрәсең, шуңа күрәдер, ул үзе дә кемнеңдер үзен яратуын, иркәләвен теләде. Ул үзен тулысынча иректә итеп, берни белән чикләнмәгән, тыелмаган итеп тойды, шулай да аның кемгәдер сыенасы, кемнеңдер канат астына керәсе килде. Шул ук вакытта бу иксез-чиксез киңлек, бу иркенлек ана сыеныр өчен тар булып тоелды. Аның күңеле каядыр икенче төрле киңлеккә, икенче төрле иркенлеккә ашкынды. Тик бу икенче төрле киңлекне-иркенлекне ул үзенең туган җире ягында — артта калган Кызыл Яр катау ягында эзләмәде, аның күзләре бөтенләй капма-каршы якка — көнбатышка текәлде. Анда, соңгы кояш яктысы төшкән серле калкулыклар артында аңа теге серле кыз бардыр шикелле тоелды. Никтер ул аны еш кына ике аяклы, ике куллы кешеләр арасында — менә шушында якында гына йөргән кешеләр арасында очратырмын, дип түгел, кайдадыр алда, томанлы, билгесез күк читендә очратырмын, дип уйлады Кайчагында, киресенчә, ул ана артта гына качыппосып торадыр шикелле булып, кинәт борылып карадың исә, шундук аның белән күзгә күз очрашырсың шикелле булып тоелды. Тик ул көткән кыз арттан да. алдан да килеп чыкмады. Көннәр үтте дә үтте. Кая булды ул? Шулай ук бөтенләйгә юкка чыкты микәнни? Ул берни белмәде. Әкренләп кояш сүнә барды, күк читенең бизәкләре куера, үзгәрә, алмашына барды; җирдәге төтеннәр кимеде, тавышлар тоныкланды. Җир өстенә кичәгечә, былтыргыча, моннан йөз ел, мең ел элеккечә, аксыл томаннары белән, чикерткә чыңнары, серле пышылдау-уфылдау- лары белән, йомшак кына булып, җәйге караңгылык төшә башлады. — Тотыш, аш суына,— диде Торымтай. Тотыш карулашмады. Кыюсыз гына атлап кол аның янынарак килде, үзенең сүзләрен кабатлады. — Ә? — диде егет, сискәнеп. — Аш суына...— диде тагын да Торымтай. Тотыш, урыныннан торып, чатырга кереп китмәкче булды. Торымтай аның юлына аркылы төште, кулындагы комганга күрсәтеп: — Юынып алыйк,— диде. — Мин инде юынуны онытып бетердем,— диде Тотыш, үзенең агарып калган кулларын караштырып. Ул, беләкләрен сызганып, су чәчрәтә-чәчрәтә, юынырга тотынды. Кулына, битенә салкын су тигәч, кинәт үзгәреп киткәндәй булды. Шундук туган ягы күз алдына килде, киң Чулманны иңләп буйлап йөзүләре, ярдан сикереп суга чумулары исенә төште. Эчне пошырган, күңелне әрнеткән моңсагыш онытылды, аның урынына, усал мачы булып, бөтенләй икенче уйлар тырнашырга тотынды. «Качарга кирәк моннан, качарга!» дип уйлады ул, үз алдына үртәлеп. Юынып бетә;)-бетмәс ул билен турайтты, юаш кына, күндәм генә басып торган Торымтайның кулындагы сөлгене тупас кына тартып алды па кабаланып сөртенергә тотынды Торымтайга ул ашардай булып карады. «Алмыш ханның колы!> дип уйлады ул. сынар колаклы кешегә карата җирәнү тоел.—Әнә шулай колаксыз калганчы, ычкынырга, сыпырырга кирәк моннан!» ♦ — Кем тешләде колагыңны? — диде ул, күрәләтә мыскыл белән, о. Яшь егетнең мондый тупаслыгына, искәрмәстән үзгәрүенә Торым- £ тайның күңеле кырылды. Уңайсызланып ул күзләрен түбән иде. ык- 2 мык итте - — Яуда чаптылармыни? — диде Тотыш, көлеп < — Мин әйттем: мин — Алмыш ханның колымын. Миннән көлмәвең- _ не үтенәм, Тотыш — диде кол. > — Кол шул, кол! — диде Тотыш. ° Сөртенгәч ул сөлгене җиргә атып бәрде, үз алдына тузынып чатыр- 5 га кереп китте. Өй эче эссе иде. Көйрәп яткан учак яктысында, идәнгә S җәелгән ак киездә ниндидер табак-савытлар күренә, өйдә ниндидер # аш су исе килә иде Ашыйсы килсә дә, Тотыш табын янына утырып тормады — холыксыз балалар кебек, үпкәләп, урын-җир өстенә менеп * ятты. н «Ике ел буена шул сынар колак Торымтай кебек кол булып яшәргә- £ ме! — дип уйлады ул, кем беләндер сүз көрәштергән сыман —Терлек е арасында аунаргамы, кемнәрнеңдер кулына су салып торыргамы?! Юк, = беркайчан да булмас!» < Кемдер якында гына «Син кол түгел, тоткын түгел, син — тотык?» * дип пышылдаган кебек булды. Тотыш, сискәнеп, як-ягына әйләнеп ка- Г рады. Өй эчендә аның үзеннән башка бүтән беркем дә юк иде. «Тоткын * белән тотыкиың аермасы нндә соң’» диде ул үз үзенә «Тотыкнын ко- = лагын кисмиләр», диде кемдер, карулашып «Әйе шул, минем колакларым исән' — дип уйлады ул. сөенү шикел ле бер нәрсә тоеп — Мин — Торымтай түгел, Торымтай — мин түгел. Мин иректә Минем үз колым бар» Иректә, димәк, кайчан да булса ул кешеләр арасында иркенләп йөри алачак! Очратмас микәнни шулай да ул теге серле кызны-* Тотыш ашап туйганда, башын түбән иеп, тавыш тынсыз гына Торымтай килеп керде. Тавыш тынсыз гына табынга якынлашты, бушаган савыт-сабаларны җыештыра башлады. Аның бик нык күңеле кырылганлыгы әллә каян күренеп тора иде Тотышка ул кызганыч булып тоелды •— Утыр. аша. Кайда йөрисең? — диде ул ана. җиңел чә шелтә белән. — Мин ашадым,—диде кол. Тотыш, чүлмәктән ачы бал агызып, ана сузды — Алайса, эчеп җибәр.— диде _ Торымтай көрсенеп куйды, үпкәсен-ачуын берьюлы йотып, елмайгандай итте дә, калтыранган кулы белән сычук тулы аякны алды — Тотыш алып кулыннан сычук алмак — зур сәвеиеч. Мең яшә. би углы!«— диде ул күңеле тулып. Аның бу мактау сүзләре Тотышка никтер ялагайлану бс.тып тоелды Үч иткәндәй, шунда ук аның кисек колагы күренеп китте Тотыш, үзе дә сизмәстән, чыраен сытып куйды. Юк. ошамагач ошамый ана бу кол! Анын әле беркайчан да мондый юаш. мондый түбәләнгән кешене күргәне юк иде Акбүредә дә коллар бар иде Тик аларның коллыгы нндә икәнлеген Тотыш бик үк аңлап та җитми иде. Алар, ыруның башка игенчеләре кебек, иген игәләр, балыкчылар кебек балык тоталар, аучылар кебек ауга йөриләр иде Тик баштарак алар телне белмиләр иде дә. акбүреләргә ничектер бнк үк катышмыйлар иде. Юк, алар анда беркайчан да хатын кыз эше белән дә булашмыилар. Кайда гына булмасын, алар ирләр белән Аларның үз алачыклары, үз куышлары бар. Үзләренең хатыннары, балалары бар Аларның колаклары да исән. Тнк коллыкка эләгүнең беренче елында аларның чәчләре генә алынган була. Чәч нәрсә ул — баш кына исән булсын! — Каян син? Ничек бу көнгә төштең? — диде Тотыш, үзенең колына эндәшеп. Торымтайның күз карашы элеккедән дә ныграк моңсуланып калды, мыек чылгыйлары калтыранып китте. Күрәсең, ул мондый сорау көтмәгән иде. Ул, нәрсә әйтергә белмәгәндәй, беравык тынып торды да. тирән көрсенеп: — Мин алыстан,— диде.— Син юынырга оныткандай, мин дә үземнең уйгур булдыгымны онытканмын. Моннан ун ел элек мине беренче тапкыр Күчәр базарында кол итеп саттылар. Бурычын түләргә атамныңXV] акчасы җитмәде. Шул. Мин үзем теләдем сатылмакка. Еглашып аерыл1 дык. Мине Самарканд сарты алды. Ул тагын бер җөфүткә сатты. Кулдан кулга күчеп, менә бу якка килеп чыктым. Шул... Сүләсәң сүз бетмәс. Монда менә өченче ел... X Алар озак кына сөйләшеп утырдылар. Торымтай сөйләде, Тотыш тыңлады. Тотыш элек тә чит җирләрдә, чит илләрдә булган, күпне күргән кешеләрнең сөйләгәннәрен тыңларга ярата иде. Андый кешеләр күз күрмәгән, колак ишетмәгән илләр, торалар 1 турында, ят, кызык эшләр, яулар турында сөйлиләр. Аларның сүзен җомак2 тыңлаган кебек бирелеп тыңлыйсың. Чит илләр, чит җирләр турындагы сүзләр шулай ук күңелдә ниндидер теләкләр, омтылышлар тудыра. Кешеләр сөйләгән серле, куркыныч, күңелле җирләрдә үзеңнең дә буласың килә башлый. Торымтайның сөйләгәннәреннән соң да шулай булды. Тотыш, үз колының туган якларын, ул булган төрле ят җирләрне күз алдына китереп, уйланып, онытылып утырды. Аныкның3 узганын алар сизмәделәр дә. Тышта инде караңгы төшкән иде бугай. Торымтай соңгы кат көрсенде дә чыгып китәргә теләк белдерде. — Бүген мин сиңа кирәкмәмдер? — диде ул Тотышка. — Юк, китә бир,— диде Тотыш уйчан гына. Торымтай, тыныч йокы теләп, мыштым гына чыгып китте. Ул үз тирмәсенә кереп тормады, каядыр ары китеп барды. Бүген Тәкин углан, яр буенда үзе генә калгач, аш-су ясый иде. Анда акмаса да тамарга тиеш. Торымтай шунда ашыкты. Тотыш, үзенең колы чыгып киткәч тә, урынына ятмыйча, учак янында озак кына уйланып утырды. Ул да үзенең үткән көннәрен исенә төшерде. Үткән көннәрдән бигрәк, үзенең Тәңкәсе турында уйланды. Әйе, аның Тәңкәсе дә бар иде ич әле! Нишләп моңарчы уйламады икән соң ул аның турында? Төштәге кебек килде дә, күренде дә юкка чыкты. Кайда икән ул? Бармы ул җир йөзендә, әллә юкмы? Кайда алар бергә качып яткан урыннар? Үз куышына сыендырган, аерым тирмә корып биргән балыкчы кайда? Булганмы алар, булдымы, әллә барысы да уйдырмамы болар’ Нәрсә соң ул тормыш, тәңрем? Яшиме соң кеше чынлап, әллә шулай мәңге төш күрәме? Әле генә шушында утырган Торымтай кайда? Болай да тынгысыз күңелгә коткы салып, борчу салып киткән теге кыз кайда?! Ул уфтанып куйды. Учакка утын өстәде. Аның шулай уйланып, моңаеп таңга тикле утырасы килде. Аның инде күптән, бик күптән менә шулай учак янында изрәп утырганы юк иде. Нинди күңелле, нинди җылы-моңсу монда! Әллә тормыш шушы үземе соң, тәңрем? Түбә XV Тора — шәһәр. 3 Җомак — әкият. * А а ы к— вакыт. өстендә — тирмә. каршында—утлы куз. Тагын ни кирәк сина. кеше баласы?! Шулай утыра торгач, тышта аңа ниндидер кыштырдык ишетелгәндәй булды. Аның колаклары үрә торды. Ул, эчке бер курку-каушау белән, тынын кысып көтә башлады. Үзенең шул тикле куркаклыгына анын исе китте. Ул берни эшли алмады — каушаудан аның куллары, аяклары калтырана башлады. Кемдер кыюсыз гына ишек бавын тарткалады. — Керегез, кер! — дип кычкырды егет, урыныннан торып. Ишек ачылып китте, өйгә ниндидер карачкы килеп керде. Бу —Торымтай түгел иде. Карачкы беравык ишек төбендәрәк торды да кыюсыз гына бер-ике адым алга атлады. Тотыш, керүчедән күзләрен алмыйча, артка чигенде. Ул, саллырак берәр нәрсә тапмакчы булып, идәнгә күз төшереп алды: учак янындагы утын кисәкләреннән башка берни юк иде. — Син кем? Кем кирәк сина монда? — диде ул. — Мина... Тотыш кирәк,— диде карачкы, сынып-өзелеп чыккан бер тавыш белән. Тотыш аның каушавын, калтырануын бөтенләй сизмәде, ул бары анын: «Тотыш кирәк», дигән сүзләрен генә ишетте. — Нигә кирәк ул сиңа? — диде ул, кычкырып. Анын маңгаеннан салкын тир бәреп чыкты, иреннәре кипте. Иа тәңрем, ни булды сон әле ана? Нигә, нилектән шулай кисәк кенә коелып төште соң әле ул? Карачкы эндәшмәде. Тотыш та тынып калды, көтә башлады. Ул карачкыны аерыбрак күрә башлады. Чынында ул аны монда кергәч үк... кергәнче үк күргән иде бугай инде. Тик... Әйе, буйга ул ирләр кебек озын түгел, иңбашы да ирләрнеке кебек түгел. Тавышы да икенче төрле иде бугай. Алар, нәрсәдер көткән сыман, баскан урыннарында кузгалмыйча тик тордылар. Карачкы тамак кырды, бер-ике адым учакка таба атлады да. кинәт битендәге бөркәнчеген ачып жибәрде. Көтмәгәндә күзенә көчле яктылык төшкән сыман, йөзенә кисәк кенә ялкын бәрелгән сыман. Тотыш исе китеп, аһылдап жибәрде. Аның каршысында, тулган айдай балкып, сокландыргыч гүзәл бер кыз басып тора иде. Ул да аның кебек каушаган иде, ул да аның кебек тынычсыз иде. Аның да оялчан күзләре, алып егетнең күзенә туры карый алмыйча, бер йомыла, бер ачыла иде. Ап-ак бит очларында жинелчә генә алсулык уйный нде Юка бөркәнчеге аша анын калку күкрәге снзелер-сизелмәс кенә тирбәлеп тора иде. Аның серле, яруклы күз карашыннан ниндидер яктылык бөркелеп тора сыман иде. Киемнәреннән юкә чәчәге иседәй жннел, татлы ис тарала иде. Ул үзе дә болан баласыдай жннел, житез сыман, учактагы ялкындай кайнар сыман иде. — Мин сина... ашарга китердем... Тотыш,—диде ул, тотлыгып, сулуы кабып. Ул өйнең табак-савыт торган төшенә килде, өстендәге бөркәнчек итәге астыннан көмеш күбәтә белән көмеш комган чыгарды Шуларның барысын ла савыт саба янына утыртып куйды. Билен турайтканда качып кына, яшертен генә Тотышка бер күз карашы ташлап алды Тик Тотыш анын бу угрылыгын күрми калмады. Бераз гына дымсу, бераз гына томанлы, тере күз карашы яшь егетнең йөрәгенә ут үрләтеп жн- бәрде. — Теге... синмени ул? — диде Тотыш, пышылдап. — Мин... — диде кыз, шулай ук пышылдап. — Мин сине көттем,— диде егет,— Нигә килмәдең?! — Ж,ибәрмәделәр,— диде кыз, башын мел. Ксммэр? НУРИХАН ФӘТТАХ ф ЭТИЛ СУЫ АНА ТОРУР ф — Курыктым, — диде кыз.—Сизсәләр, күрсәләр.. Ярамый... — Ке.мнәр җибәрмәде соң? — диде Тотыш, соравын кабатлап. — Иям,— диде кыз. көттеребрәк. — Ашарга да ул җибәрдеме? — Кем соң ул? — диде егет, төпченеп. •— Аппак...—диде кыз. пышылдап. — Аппак?! — диде Тотыш.— Алмыш хан кызымы? Кыз баш какты. Тотыш аптырап каушап калды. Алмыш хан кызы ана ашаргаэчәргә җибәргән! Ник? Яратамы, кызганамы? Үзеннән калган калдыкпостыкнымы? Димәк, бу кыз аның карасы... асравы, йомышчысы? Ул искәрмәстән айнып киткәндәй булды. Үзендә ул күңел кайту сыман бер нәрсә тойды Бу гүзәл кызның кара булуы өчен түгел, монда тагын икенче бер кеше барлыгын белгән өчен ул күңел кайту шикелле нәрсә тойды. Кем белә, ул икенче кеше артында тагын өченче кеше дә бардыр! Хан кызы Аппак, имеш. Аның туган жирен килеп баскан ханның, үзен менә тоiкын итеп кулга алган ханның, каргалган канечкеч ханның кызы, имеш! Юк булгач, юк! Күзләрдәге дымлы элпә юкка чыкты, тамырларда ургып аккан кайнар кан бозга әйләнде. — Миң терелдем, миңа берни кирәкми,—диде ул кызга, тыныч бер салкынлык белән. — Алырга кушты... күчтәнәч...—диде кыз. баштагыдан да ныграк каушап. — Миңа хан кызыннан бернинди күчтәнәч кирәкми! — диде Тотыш, шактый тупас итеп. — Ул сине ярата. Тотыш! — диде кыз. Ул моны ничектер ыңгырашын әйтте. Аның тавышында курку да, ялыныч та, ярсу да сизелде. Шулай да ул егетнең күңелен кузгата алмады. Бары ишетеп кенә белгән ниндидер кызның яратуы турындагы сүзләр күз алдында басып торган тере кызның гүзәллеге янында бөтенләй көчсез булып яңгырады. Алай гына да түгел, үзенең яратуын карасы аша белдереп яткан хан кызына карата егет кү ңелендә кире тойгы кузгалды. — Мин — Алмыш ханның тотыгы,— диде ул. кыздан күзен алмыйча.— Инде аның кызының тоткыны буласым юк! — Ул сине ярата. Тотыш! — диде кыз, ашыгып, кабатлап. — Мин аны яратмыйм! — диде Тотыш, усал итеп. Ул кыз китергән күбәтә белән комганны алды да кире бирмәкче булды. Кыз алмады. — Кирәге юк хан кызының калдыгы! — диде егет ачу белән. Ул күбәтә белән комганны идәнгә орды. Көмеш капкач, чыңлап, ыңгырашып, читкә тәгәрәде, ашамлык көлгә түгелде. Комганның нечкә муеныннан, киселгән бугаздан аккан кан сыман голт-голг килеп, ачы бал агып чыкты. Кыз, кулы белән битен каплап, чыркылдап кычкырып җибәрде. Кырт борылды да, итәгенә ут капкандай, ишеккә ташланды. XI Тотыш бик соң исенә килде. Исенә килде дә шулай ук ишеккә ташланды. Кара мачы булып, шундук аның юлына караңгылык аркылы төште. Ул чатырыннан берничә адым читкә киткәч тә туктап калды. Күзләрен зур ачып якякка каранды. Тавышларга, төрле кыштырдыкларга колак салды Кычкырырга, кызны чакырырга аның йөрәге жит- ләде «Аңсыз! Белексез! Туң баш!» — диде ул, үз-үзен сүгеп, әрнеп, үкенеп. Караңгылык, билгесезлек алдында аптырап, кая барырга белмичә /л тордыторды да, күзе ияләнә төшкәч, каядыр кузгалып китте. Аның 1йгә керәсе килмәде. Аның ярсыган, өзгәләнгән күңеленә киез тирмә »че генә түгел, әйтерсен, барлык күк эче дә, барлык җир йөзе дә кысан иде. Ана йөрергә, каядыр барырга кирәк иде, аңа тик тору, утыру, яту ярамый иде. Тирә-якта адым саен ягы тирмәләре барлыгын да. төнге кермәнне бик зур тимер коршау сыман итеп каравыл уратып алганлыгын да ул бик яхшы белде. Шулай да ул тирмәләрдән дә, күзгә күрен мәгәи каравылдан да курыкмады Үзенең кая барып чыгасын бөтенләй белмәстән, караңгы төннең күзенә туры карап алга атлады Ул үзендә искиткеч бер җиңеллек тойды Аяклары җиргә тисә тиде, тимәсә тимәде. Юк, ул йөгермәде, ул әкрен генә барды. Ул аны куып җигмәкче булып, аны яңадан күрмәкче, очратмакчы булып барды. Кайда булыр ул? Кая китәр? Ул шушында гына, шушы тирәдә генә булырга тиеш. Ул әле генә аның яныннан чыгып китте. Өй эчендә аның татлы исе, күз алдында — күркәм, гүзәл төсе торып калды. Карачкы тирмәләр, әйтегез — кая китте ул? Күктәге болытлар, карачкы калкулар, әйтегез — кайда ул? Куаклар, түмгәкләр, яшермәгез, әйтегез — кайсы юлдан кайсы якка китеп барды ул серле кыз? Сез белергә тиеш аны. Сез күрергә тиеш аны. Андый кызны күрмәү-белмәү язык булыр! Ул чыклы үлән ерып барды Ян якта очлы кара өйләр калды, йөк тулы арбалар, каңгылар калды, кайдадыр атлар пошкырды, кайдадыр этләр өрде. Әйтерсең, ул берни күрмәде, берни ишетмәде. Әйтерсен, саташып йөрде. Ул, әйтерсең, ниндидер үлеләр кермәне аша барды. Ул. билгеле, өйләрне дә, йөк төялгән арбаларны-каш ыларны дә читләтеп үтәргә тырышты. Кайбер төштә кинәт җиргә ятты, кайбер төштә посып, тынлап торды. Төше каравылга эләкмәүдән аны ниндидер моңарчы билгеле булмаган бер тойгы саклап барды. Күп тә үтмәде, ул ниндидер наратлыкка барып керде. Ылыслы нарат ботаклары анын битеннән сыйпап-сыйпап алды Борынына таныш ылыс исе килеп бәрелде. «Әллә кермәинән чыктыммы?» днп уйлады ул, артына борылып. Тирә-ягына ул берничә талкыр ныгытыбрак карады, ныгытыбрак тынлап торды Күзгә күренмәс тимер кыршау, тимер кыршау эчендәге өйләр, кешеләр, арбалар — барысы да артта калган нде бугай. Тонык кына тавышлар ул яктан килә нде, сирәк-мирәк утларда ул якта җемелди иде. Алда —тынлык, бушлык, караңгылык. Туктале, котылды түгелме соң ул? Тоткыннан, коллыктан котылды түгелме соң?! Әйе, әйе, котылды. Котылды! Кинәт анын тыны бетте, аяк буыннары йомшап калды Уттай янган күзләре белән ул тагын артына борылып карады Карады да бар көченә чабарга тотынды. Ят жир булса да, урманда ана куркыныч түгел иде. Урманны ул белә иде, урман анын күптәнге танышы, якыны- канджиы иде. Анын битенә, кулына чыбык оЧлары тиеп китте, аяклары җирдә яткан ниндидер агачларга, корыган төпсәләргә төртелде, ниндидер кечкенә чокырларга базып батып китте. Ул, бернәрсәгә карамыйча, йөгерүен белде. Шулай күпмедер йөгергәч, ул урманның сирәкләнә башлавын, жир өстенен түбәнәюен шәйләде. Ул яңадан туктады, як-ягына жентекләб рәк карарга тотынды. Караеп тын гына утырган агачлардан башка берни лә аера алмады, шулай да эчке бер сиземләү буенча, аннары якын тйрәдәге тыгыз, куе тынлык буенча ул үзенең чыннан да камалү НУРИХАН ФӘТТАХ ф ЭТИЛ СУЫ АКА ТОРУР ф дан ычкынганлыгын аклады Анык аз гына булса да тынычлап ял итеп| аласы килде. Тик аяклары аны бертуктаусыз алга өстерәде. Алда урман яктырганнан-яктыра барды. Каяндыр үтеп кергән яктылыкта төз нарат кәүсәләре, бер-берсеннән аерылып, аермачык) булып күренделәр. Таң атарга әле иртәрәк иде бугай. «Каян килә бу яктылык?» дип уйлады Тотыш, исе китеп. Яктылык үтеп кергән яктан аның борынына салкын су исе килеп бәрелгәндәй булды. Бераз баргач урман бетте, тирә-як ачылып, яктырып китте. Тотышның аяк астында төнге Чулман җәелеп ята иде. Чулман! Бөек елга, туган елга! Чынмы бу. ялганмы! Син өндәдек, син чакырдың мине, син коткардың тоткын углыңны! Сагындыңмы' Тотыш углыңны? Менә килдем, менә таптым сине! Без яңадан бергә, изге үзән! Бергә булыйк, аерылмыйк мәңге, Чулман! Ниндидер ботак-сатакларга тотынып ул текә ярдан аска төште. Талгын гына чайкалып, агып яткан су янына килде, иелеп битен, кулын юды. Аннары ул бер-ике адым эчкәрәк керде. Аяк тамырлары буйлап,, кытыклап, татлы бер дулкын йөгерде. Ул тынычланып калды. Бар кайгылар, борчулар онытылды. Чынмы бу, ялганмы? Аның күз алдында, аның янында, ялангач аякларын иркәләп, сыйпалап, үз телендә нидер гөлдер-гөлдер килеп, йомшак, көчле салкынча су акты да акты. XII Шулай онытылып, суга, иркенлеккә таң калып торганда, кайдадыр якында гына «чык!» дигән тавыш ишетелеп китте. Ташка таш тидеме, тимергә тимерме... Куркытылган киек кебек колакларын үрә торгызып, Тотыш артына борылып карады. Яр буе инде яктыра башлаган иде, шулай да әле бар нәрсәне аермачык күрерлек түгел иде. Аннары яр башында, өскә ишелеп төшәрдәй булып, биек, калын урман капланып утыра иде. Яр астында, таудай булып, ауган агачлар, ишелгән ташлар, балчык кисәкләре өелеп ята иде. Шунлыктан Тотыш, күпме каранса да, якын-тирәдә шикләнерлек берни дә күрә алмады. Ипләп кенә ул коры җиргә чыкты, тыңлаудан-караудан туктамыйча, якындагы агач-таш өеменә таба атлады. Өем артында ниндидер йокылы ирләр тавышы ишетелеп китте. Тотыш туктап калды, ауган агачлар арасыннан муенын сузып, тагын да ныграк бирелеп тыңлый башлады. Анда, өем артында кемнәрдер бар иде. Иренеп кенә, теләр-теләмәс кенә алар нидер сөйләнгәндәй итәләр иде. Алар үзләре күренмиләр, аларның бары шул йокымсыраган ялкау тавышлары гына ишетелә иде. Кемнәр булыр бу — болгар сакчыларымы, балыкчылармы — кемнәр? Әле генә шундый якын булып, аңлаешлы булып тоелган Чулман юкка чыкты. Аяк астында төпсез, караңгы, куркыныч су барлыкка килде. Ник килде соң әле ул монда? Качып килдеме, адашып кына килеп чыктымы? Ялгышмады микән ул тоткынлыктан качып? Тоткынлыктан’ Тирмәдән чыгып китү генә тоткынлыктан котылу була ала микән әле? Ул үзе монда булса да, күңеле аның анда калды түгелме соң?! Әйе, күңеле аның барыбер тоткынлыкта калды. Аны аннан коткармыйча торып, ничек итеп тулысынча ирекле булмак кирәк? Йөрәккә ут салып киткән ул кызны яңадан очратмыйча торып, ничек итеп җирдә тынычлап яшәмәк кирәк?! Алайса, кемнәрдер тотып алганчы, моннан да качаргамыни, яңадан үз тирмәңә әйләнеп кайтыргамыни? Тотышның күңеленә шундый каршылыклы уйлар килде. Ни генә булмасын, аның бу килеш, коралсыз килеш беркемгә дә күренәсе кил- мәде Ул кайдадыр чит жирдә, чит ырулар арасында иде. Апа чыннан да үз тирмәсенә кире кайтудан яхшысы юк иде бугай. Ул инде борылып кирегә китмәкче дә булган иде, посып тынлап торган җиреннән кузгала да башлаган иде,— шул чакны көтелмәгән бер нәрсә булды. Ул баскан коры агач кинәт шартлап сынып китте. Йокымсыраган тирә якны сискәндереп, тан алды тынлыгында олы та ♦ выш яңгырады. Шул ук мәлдә диярлек Тотышның колак төбеннән генә сызгырып ук очып китте. Каяндыр аяк астыннан — әллә агач таш өеме арасыннан, әллә яр буеннан ниндидер кешеләр атылып чыкты. Чыктылар да чыбык-чабык арасында буталып калган ят егетне эләктереп тә алдылар. Бу ничектер бөтенләй көтмәгәндә булды. Тотыш исенә килергә д<> өлгерми калды. Кораллы кешеләргә ул бернинди каршылык күрсәтә алмады. Көчле ирләр, бернинди тавыш-тын чыгармыйча, анын кулларын аякларын бәйләделәр дә агач-таш өеме артына — үзләренең куыш лары янына алып киттеләр. Монда аларны икенче кешеләр каршы алды. Болары да барысы да кораллы ирләр иде. Аларның алпакларына каз каурые беркетелгән иде. Ямгырчы би белән бергә Кызыл Яр катауга килгән ирләрнең дә алпакларына шулай ук каз каурыйлары кадалган иде Казаяклар кулына эләгүен аңлап. Тотыш тынычланып калды. Шулай да ул моңа сөенергә дә, сөенмәскә дә белмәде. Нишләп яталар икән сон болар монда жыйнаулашып? Балыкчылармы болар, әллә юлбасарлармы? Монда, Чулман яры дугайланып эчкә кергән жирдә, су өстендә унлап көймә тора иде. Шунда ук берән-сәрән кешеләр күренә иде. — Кем син? — диде ана куыш янындагы ирләрнең берсе. — Кулны чишегез,— диде Тотыш.— Авырта. Ирләрнең берсе мыскыллап көлеп куйды. — Авыртамыни? — дигән булды. — Минем кулым яралы,— диде Тотыш тыныч кына. Ирләрнең өлкәне, сорау алырга җыенганы, бәйләнгән кулны чишәргә кушты. — Качса әле! — диде мыскыллап көлгән ир, мыгырданып. — Синнән дә куркаграк булырга тәңре язмасын,— диде Тотыш, үчекләшеп. — Син кем — озын колакмы’ 1 — диде ирләрнең өлкәне кырыс кына. — Озын колак? —диде Тотыш исе китеп. Үзенең казаяклар «чен чит-ят түгел икәнлеген белгәнгә, ул, беравык көттереп торды да, ирләрнең берьюлы авызларын томаламакчы булып: — Беләсезме, мин кем? Мин — Акбүре ыруының башы Күрән бинең углы Тотыш,— диде — Күрән би углы? — диде ирләрнең өлкәне, Тотышны баштанаяк күздән кичереп.— Би углына монда ни калган? Кая атын, кая шаең?г — Xol —диде мыскыллап көлгән ир,—Күрән би углы, имеш' Би угыллары белән безнең белешлек юк. Бн янына алып барырга кирәк — таныса ул таныр. — Би йоклый булыр,— диде икенче бер ир, сүзгә катышып — Нәрсә шуның белән ваклашып торырга, аяк-кулларын туракларга да, балыкларга ыргытырга! Беткәнмени Чулман буенда каңгырап йөргән сукбай. Берәр нәрсә чәлдер мәкче булып, иснәнеп йөридер. — Күрсәтермен мин сиңа сукбайны! —диде Тотыш ярсып, үзен мыскыллаучыга борылып. Ирләр аны моны уйлап өлгергәнче ул әлеге нрнен якасыннан эләктереп тә алды этеп тә жибәрде. йокысыннан арынып җытә алмаган каз- •О»ын колак —кү»т\че. шымчы S Ш • * — корал һәм сугыш кмеыимрв. НУРИХАН ФӘТТАХ ф ЭТИЛ СУЫ АНА ТОРУР аяк ире арты белән дынк итеп җиргә барып төште. Башка ирләр шун- ду к коралларына тотындылар. Кемдер арттан Тотышның яңадан кулларын тотып алды, кемдер бау белән бәйләргә тырыша башлады. — Менә, карагыз! — диде Тотыш, уң кулын алга сузып. Аның урта бармагында көмеш йөзек елтырап күренде. Йөзек кашына Акбүре ырчының тамгасы сугылган иде. Казаяк ирләре яхшылап карасалар, тамганы күрми калмаслар иде, билгеле. Тик аларның күзе, тамгадан бигрәк, көмеш йөзеккә төште. Ул арада арты белән җиргә барып төшкән ач яңаклы ир аягына басты да искәрмәстән егеткә сугып җибәрде. Шуны гына көткән кебек, ирләрнең икенчесе аның бармагын- дагы йөзеген суырып алмакчы булды. Тотыш ачу белән кулын тартып алды, көмешкә кызыккан иргә берне тондырды да, ач яңаклыга аягы белән типте. Алар икесе ике якка барып төштеләр. Шау-шуга шул чакны читтәге кешеләр җыела башлады. Күз алдында кылычлар ялтырап китте. — Туктагыз! — диде ирләрнең өлкәне, үз кешеләрен тыеп. — Илтегез мине Ямгырчы бигә,— диде Тотыш.—Ана минем сүзем бар. — Сүзе бар, имеш! — диде ач яңаклы, яңадан аягына басып, бәйләнмәкче булып. — Илтергә кирәк,— диде ирләрнең өлкәне.— Ниткән эш бу? Бер йөзек өчен талашып, бөтен эшне бозуыгыз бар. — йөзеге барыбер үземә. Ул минем авызны канатты,—диде йөзеккә ябышкан ир, канлы авызын тоткалап. — Әйдә киттек! — диде ирләрнең өлкәне, Тотышка эндәшеп.—Башың исән чакта үкчәңне күтәр. Юкса, йөзегеңне түгел, әллә нәрсәңне каерып алырлар бу башкисәрләр. XIII Үз тирмәсендә ялан аяклы, ялан башлы Тотышны күреп, Ямгырчы би шаккатты. Каршысында басып торган яшь егетнең чыннан да Тотышмы, түгелме икәнлеген белергә теләгән сыман ул аны тоткалап карады. Алай да ышанып җитмәгәч, аны яктыгарак алып килде. — Менә,— диде Тотыш кулындагы әлеге дә баягы йөзеген күрсәтеп. Ямгырчы би йөзеккә карап та тормады. — Әйе. Күрән би углы... Тотыш —диде ул. үз алдына сөйләнеп — Минем киявем... буласы кеше, качкын, угры, бозык Тотыш! — Юк! — диде Тотыш, кызарынып. — Ха-ха! Нәрсә «юк?» — диде Ямгырчы би. көлеп.— Атаңнан, ырудашларыңнан качып котылдым, дисең инде, ә? Юлбасар булдым, сукбайга әйләндем, дисең инде, ә? Ха-ха! Күрән би углы Тотыш! Минем кызымны аздырып йөргәндә яхшыемы— менә каптың инде кармакка! Синең аркада әнә чирләп ята. Син боздың аны. син! Тиреңне тунап, телгәләп, утлы табада кыздырып... мин сине... Ха-ха, би углы Тотыш! Кияү балакай! Ул шулай кинәт кабынып, үз алдына тузынды-тузынды да әрлебир’ ле йөренеп алды, туктады, та(ын йөренеп алды, тагын туктады, билләренә таянып, ач бүредәй тешләрен шыгырдатып, үз кулына җиңел генә килеп капкан киеккә карап торды. — Кызык,— диде ул бераздан, басылгандай итеп.— Шушы көнгә төштем, дисен инде, әэ Ничек ычкына алдың сон син ырудашларыннан? Атаң качырдымы, анаңмы? Утташ кам белми әйтмәгән икән: йоланы таптый, түрәне тотмый, дин. Инде таптый алмас, ха-ха! Л\инем сүзне тыңламады. Үзенә үпкәләгәндер. Син әле бел.мисеңдәдер, сөекле киявем, Алмыш хан синең йортыңныилеңне пыр туздырып ташлады ич! ^атавыгызның көлен күккә очырды, атанны-ананны. туганнарыңны. 1рудашларынны турап чүллеккә. Чулма.тга ыргытты. — Ялган сөйлисең, би! — диде Тотыш. — Ха-ха! —диде Ямгырчы би. шаркылдап.—Ялган? Син бер дә сиңа ышанмыйсың әле. кияү. Мин сиңа ишеткәнемне сөйлим Алмыш ан Чулман буен яулап кайтып килә! — Мин сина күргәнемне сөйлим, би: Алмыш хан синең борын төбеңә утыра! — диде Тотыш. — Күргәнне! Туктале. тукта... Алмыш хан карчыгадай барып сез- ең ояны туздырганда, син әллә агач башында карап тордың, \ңган гет? — Әйе, карап тордым.— диде Тотыш теләмичә генә — Шулай да син йлаганча карап тормадым, би. — Әт-тә-тә-тә! Кызык, яман кызык.— диде Ямгырчы би. чыи-чын- ап кызыксынгандай итенеп — Алайса, сөйләп җибәр. утлан — нинди силләр ташлады сине монда? Сөйлә, сөйлә, тартынма, син минем кия ем... буласы кеше лә! Ямгырчы бинең мыскыллы сүзләрен Тотыш бер агарынып, бер кы- арынып тыңлап торды. Ул аны болай булыр дип башына да китереп арамаган иде. Ул аның янауларыннан әз генә дә курыкмады, шулай а ул ана үзенең бу якларга ничек килеп чыгуын аңлатуны кирәк тап- ы Үз башыннан кичкәннәрнең ул барысын да сөйләмәде Ул бары Кы- ыл Яр катауның. Күрән бинең, анасының исәнлеген, акбүреләрнең Ал- |ыш ханга калан биреп котылуларын гына әйтте дә үзен хантотык итеп ы ы п китүен генә әйтте. — Синең җирдә туктап торганны белдем дә тоттым да качтым,— сиде ул. үзенең качуын шулай җиңел генә аңлатып — Минем сугыша- ым килә, Алмыш ханнан уч аласым килә. Синнән башка кем корал би >ер миңа, би? Соңгы сүзләрен ул кискен бер омтылыш белән, эчке бер күтәренке- 1ек белән әйтте. Ул сөйләгәннәрнең берсе дә кеше ышанмаслык булма а да. яшь егетнең бу чын күңелдән әйткән сүзләре бинең соңгы инкләрен юкка чыгарды. — Син... Күрән би углы Тотыш... әле син шулай корал да тота белә ■еңменн? — диде ул әкрен генә, бөтенләй үзгәреп — Мин сине белмим. Эегездә сине башбаштак дип... ни... ы суз тыңламый торган бала, дип сөйләделәр. Кызыл Ярдан буш кул белән кайтып киткәндә мин синнән, паннан үч алырга, дип үз үземә сүз бирдем. Мин үчлекле кеше Инде •сено үзең кармакка килеп капкач Юк. Тотыш утлан, мин кире «йладым. Минем дә, синең дә ягы бер —Алмыш хан Анын сыртын ындырмыйча торып, мина тынгы булмаячак, (уганымнан бирле мин болгарларга каршы астыртын эш алып барам, туганымнан бирле мин сылыч кутәрергә җан көтеп тордым. Менә ул җай килде! Акбүреләр сүземне аяк астына салып таптагач, бик күңелем төшкәнне. Ни булса да булыр дип, мин язмышны үзем генә сынап карамакчы булдым. Мин :ина корал бирсәм, йөз кешелек алай бирсәм, син нишләрсең. Тотыш гглан? — Болгарларга каршы уктай атылырмын, би! Өсләренә арысландай гашланырмын, бугазларын чәйнәрмен! — Антмы? — Ант! Ант! — диде Тотыш, кайнарланып. Ямгырчы би кылычын кыныдай тартып чыгарды да яшь егеткә юнды. — Үп! — диде. Тотыш, кылычны ике куллап тоткан килеш, кайнар иреннәрен салсын тимергә тидерде. 97НУРИХАН ФӘТТАХ ф ЭТИЛ СУЫ АНА ТОРУР ф — Биргән антымны бозсам, бу күк күрсен, кызыл чыксын!' — диде ул. Ямгырчы би кылычын кире алды, шартлатып кыныга салды да. шундый кискен үзгәрештән сон тиз генә исенә килә алмагандай, иди буенча йөренеп килде, күкрәген киереп, аякларын аерып янадан Тотыш алдында туктап калды. — Менә без килештек, Тотыш углан, — диде ул, бушанып, жинел сулап,— Инде мин сине чыннан да үземнен киявем дип саный алам. — Кияү булгач...— диде Тотыш тыйнак кына. ' Ямгырчы би аның сүзен бөтенләй ишетмәде дә. — Мин сиңа әйтеп бетермәдем. Тотыш углан,— диде ул, тавышын әкренәйтә төшеп.— Мин сиңа барысын да әйтеп бетерергә тиешмен. Мин бүген, кояш чыгу белән, яу башлыйм. Минем кешеләрем урман араларында, яр буйларында минем боерыкны гына көтеп торалар. Искәрмәстән мин болгарларның олауларын басып алачакмын, ирләрен турап ташлаячакмын. Алмыш хан үзе теге якта. Чирүенең күбесе чыгып китте. Тәкин угланны мин аны... Чулман буеннан талап алган байлыгын... бер тиенен, төлкесен калдырмыйча... Аргы якта Алмыш ханны суарлар кисәчәк. Ике ут арасында, ха-ха! Тәңрем, аллам, мина юлдаш булыгыз! — Мин ул олауларның кайдалыгын беләм,—диде Тотыш. — Белсәң, сиңа бурыч шул — син олауларны, үз атаңның... бетен Чулманның байлыгын . Аннан да бигрәк, безгә аның кызы Аппакны кулга төшерергә кирәк, аның барлык күчен — хатыннарын, балаларын кулга төшерергә кирәк. — Аппакны? — диде Тотыш, ялгыш ишеткән сыман, кабатлап. — Әйе, Аппакны! — диде Ямгырчы би, йодрыкларын йомарлап.— Аппак бер үзе Болгар йортка тора. Алай-болай җиңелсәк тә, Аппак безнең кулда калырга тиеш! XIV Ямгырчы бинең кешеләре яшеренгән җирләреннән — урманнардан, чокыр-чакыр араларыннан чыгып, болгарларның төнге каравылына ташланганда. Тәкин углан да, аның ирләре дә берни белми йоклап яталар иде. Казаяклар, көчле ук яңгыры яудырып, болгарларның үзәк юл өстендәге каравылын кырып салдылар да шауламыйча, мыштым гына эш итәргә, дигән боерык булуына да карамастан, коточкыч тавыш, шау- шу куптарып, йокылы тирмәләргә, чатырларга, олауларга, болындагы көтүләргә ташландылар. Яу чабып өйрәнгән, чыныккан болгарлар бик тиз уяндылар, аякларына бастылар. Өлгергәннәр атларына атланды, өлгермәгәннәр атсыз калды. Яшел урманнар, болыннар өстендә яңа көн туып килгәндә, ике арада канлы сугыш башланып китте. Күктәге тургайларны, җирдәге күбәләкләрне куркытып, ямьсез тавышлар белән кешеләр кычкырды, өркеп атлар пошкырды. Чык тамчыларыннан арына алмыйча, авыраеп утырган чәчәкләрне таптап, тупас аяклар йөгерде. Баш очында үткер тимерләр уйнады. Котлары алынган хатын-кызлар, бала-чага жылашып, шашынып, кайсы кая качарга тотынды. Болын буйлап, мөңгерәп, кычкырып, пошкырып, төркем-тер- кем сарыклар, атлар чабышып йөрде. Казаякларның бер өлеше кичү янында болгарлар белән сугышканда, икенче өлеше, каекларга утырып, су өстеннән сал-күпергә якынайдыБолгарларның күпер өстендәге каравылы коры җирдәге каравылга караганда уяурак булып чыкты. Төне буена ир-атларны чыгарып торганга, алар әле булса аяк өстемдә иде. Казаякларны алар күпергә якын ■ Ягыш. кг> пыш* шмем» кереп, кмлыл каа атый чыксм*. •Я ta җибәрмәделәр — ук атып, таш ыргытып, кире бордылар Ике каек ндырылды, унбишләп кеше үтерелде. Яр буйлап килгән жәяүле казакларның исә барысы да кырып салынды Башта ук эшнең үзе уйлаганча барып чыкмавына Ямгырчы бинең >ик нык ачуы килде. Теләсә кая таралган кешеләрен җыймакчы, бергә улламакчы булып ул туктаусыз кычкырынды, сүгенде, янау сүзләре удырды. Комсызлыктан күзләренә ак-кара күренмәгән ирләрне алай а тыңлата алмагач, чавышлар җибәрде. Кораллы ирләр белән сугылуны онытып, таларга тотынган кегһеләрне чавышлар сөңгеләр белән уалап, куркытып йөрделәр. Тик бозылган эшне инде чавышлар гына өзәтә алмады. Жылы кан күргән ерткычлар кебек, казаяклар барысы *а диярлек бай олауларга ябырылдылар. Күзләре томаланган кешеләр рбаларны, каңгыларны аударып ташладылар, тире, кием-салым, са- ыт-саба, ашлык тутырылган капчыкларны, төргәкләрне эләктереп лдылар да тизрәк таю ягын карадылар Күтәрә алганы икешәр-өчәр исәк күтәрде, күтәрә алмаганы, юлында очра(ан бар нәрсәне ватар- а, кырырга тотынды. Арбаларга ат җигәргә тырышкан болгарларга өнге кададылар, атларның аякларын кистеләр, тәртәләрне, кнергеләр- е кырдылар. Икенче бер җирдә кораллы ирләр, кыйный-кыйный шыгып, урманга көтү кудылар. Казаякларның күпчелеге талауга бирелсә дә. Ямгырчы бинең үз кындагы яхшы өйрәтелгән, чыныккан ирләр — йөзләп кеше үз-үзлә- ■ен аямыйча сугыштылар. Бу яктагы болгар ирләрен тулысынча кырып алуның булмас эш икәнлеген күреп, Ямгырчы би үзенең барлык көчен зәккә — күк төстәге байрак кадалган биек тирмәгә таба юнәлтте, клмыш ханның иң зур байлыгы, мактанычы Аппак шунда булырга иеш иде. — Казаяклар-арысланнар! Таптагыз болгарны, сытыгыз көчекләре! — дип кычкырды Ямгырчы би әледән-әле, үз ырудашларының күне- |ен күтәреп. Үзе ул барысыннан да яманрак сугышгы Сөңгесе белән әле бер гының эчен айкады, әле икенчесенең эчен айкады. Каяндыр якыннан ына килеп чыккан болгар егете сөңге сабын кисеп төшергәч, ул элек- едән дә яманрак ачу белән, кылычын тартып чыгарды Казаякларның бер йодрыкка тупланган бердәм, күмәк көченә чы ый алмыйча, таркалган болгарлар әкренләп-әкренләп биек тирмә ягы л чигенә бардылар. Аларны бер яктан Ямгырчы би кысса, икенче як ан Тотыш углан кысрыклый иде Тотыш янында йөз кешедән нибары- .ы иллеләп кеше торып калган — башкалары үлеп, таларга таралышып •өткәннәр иде. Үзәктәге боҗра кысыла барган саен, болгарлар да, ярсыбрак, ныграк каршылык күрсәтә башладылар. Баш өстендә кылычлар, сөңгеләр Өлтәнде Ярсып кычкырган, өндәгән, каргаган тавышлар, тимер чыңы, тлар кешнәве — барысы да бергә кушылып, коточкыч бер шау-шу ту- ■.ырды. Икс яктан да ирләр, атлар, киселгән урман кебек, туктаусыз (ырыла тордылар. Сугышның иң кызган бер чагында, ике як та, бер берсенең бчгазы- ia ябышып, бер-берсен таптап утәргә тырышкан бер мәлдә, болгарлар фасында Тотышның күзенә бер таныш кеше чалынып калды Ул кеше ■Ораллы түгел иде. Ул, кораллы ирләрдән качып, кая керер тишек тап |ыйча, тирмәләр арасында әрле бирле сугылып йөри иде. Тотыш, үзе- |ен казаяклар ягында икәнлеген онытып: — Торымтай! — дип кычкырды. Колак тондыргыч тавыш, шау-шу арасында Торымтай, ахрысы, бери ишетмәде — кулындагы ниндидер агач табакны калкан сыман игеп откан килеш, тиз генә бер тирмә артына кереп яшеренде. Готышның емгә кычкыруын якындагы казаяклар ишетеп, аңлап алдылар Агач калканлы Торымтайның кая качканын күреп калган бер казаяк МЫЛ кыллап көлде дә шул якка ук атмакчы булды. Тотыш, аркылы төшер; — Атма! — дип кычкырып җибәрде. Нык тартылган кереш ычкынып китте. Тотыш кылычы белән бар көченә селтәнеп җибәрде — әле генә авызын ерып, Торымтай ягына и аткан ирнең сул кулы беләзек турысыннан киселеп төште. Казаяк ире, кан ага башлаган кисек кулын икенче кулы белән кысып тотты да кычкырып җыларга тотынды. Тотыш, болгарлар тезмәсен өзеп, Торымтай янына ашыкты. Торым, тайга дип атылган ук читкә киткән иде, ахрысы — агач «калкан» жир< дә аунап ята, Торымтай үзе шуышып чатыр астына кереп бара иде. — Торымтай! — дип кычкырды тагын да Тотыш. Коты алынган кол. үзенең өстенә басып килгән атлы ирне күреп, телсезөнсез калды. Шулай да ул Тотышны танып алды, куанычмы, куркумы белдергән бер өн чыгарды да, үз-үзен сакламакчы булып, кулларын битенә якын китерде. Тотыш атыннан иелеп, анын якасыннан эләктереп алды, аягына бастырды. — Курыкма! — дип кычкырды ул аңа.— Аппак кайда... кайсы тирмәдә? — А-а-а-а. диде Торымтай, теле тотлыгып, күзләрен акайтып. — Алмыш хан кызы Аппак кайда? — диде Тотыш, соравын кабатлап. Торымтай аңлап алды, Тәкнн угланның биек тирмәсеннән бер йөз адым чамасы читтәрәк, уңдарак утырган яшел байраклы тирмәгә гер- геп күрсәтте. Тотыш бүтән сораштырып тормады, атын борды да, юлына аркылы төшкән болгарларны уңга-сулга селтәп, Торымтай күрсәткән тирмәгә ташланды. Болгарларның тезмәсен өзгән унлап казаяк та аның артыннан иярде. Шул чакта болгарлар ягында буталыш булып алды. Алар- ның көче икегә бүленде. Ир-атларның бер өлеше өзелгән тезмәне яңадан торгызырга теләп, казаякларны эчкә үткәрмәскә тырышты, икенче өлеше Тотыш артыннан куа китте. Ул арада Тотыш, бернинди каршылыксыз диярлек, яшел байрак эленеп торган тирмә янына килеп тә җитте. Тирмәне саклаучы болгар- /ар казаякларны агулы уклар атып каршыладылар. Тотышның калканына берьюлы ике ук килеп тиде, тиде дә чык-чык итеп читкә китте. Казаякларның берсе, эчен тотып, аты өстенә капланды, икенчесе, авыр капчык сыман, артына авып төште. — Сытам! Изәм! — дип кычкырды Тотыш, тамак ярып. Кемдер шунда аңа төбәп сөңге ыргытты. Тотыш иелеп калды, яныннан гына очып барган сөңгене кылычы белән урталай кисеп төшерде. Моны күреп торган болгарлар ахылдап куйдылар, каушап калдылар. Казаяклар исә. бүре талаган бурзайлар сыман, кыюланып, шашынып, болгарлар өстенә ябырылдылар Тотыш атыннан сикереп төште дә ишек янында таптанган болгарны артка чиктерде, ишек бавын кисеп, эчкә атылып керде. XV Тирмә эчендә ул ирләр киеме киеп, кулына кылыч тоткан бер кыз белән очрашты. Түбәдәге ачык төннектән киез өнгә иртәнге яктылык төшә иде Идәндә урын-җир — мендәр! юрган, кием-салым ише нәрсәләр аунап ята. Котычыклар, турсыклар ачылган, я булмаса урыннарыннан кузгатылган. Кемнеңдер монда ашык-пошык нидер эзләгәнеме, нидер яшергәнеме әллә каян күренеп тора иде. Чит ир килеп керү белән, кораллы кыз кылычын күтәрде, аңа каршы атламакчы булды. Шул чакны аның кылычы да, калканы да шакылДМ дэигэ төшеп китте. Тотыш та коралларын чак-чак кына төшереп [ябәрмэде. Аның алдында... аның танышы, аның сөеклесе, аның гүзәле асып тора иде! Шундук аны өермәдәй булып, бер берсенә капма-каршы уйлар-те- әкләр биләп алды. Ин элек аның күңелендә көчле ялкын булып сөенеч ойгысы кабынды. «Менә мин сине тагын таптым!» дип әйтәсе килде ♦ нын. Шул ук мәлдә ул үзенең Ямгырчы бигә ант биргәнлеген, аның олы, ялчысы икәнлеген исенә төшерде. Ялкын сүнде, тимер кораллар выраеп калды. Ул үзенең тирә-яктан ягылар белән чолгап алынганлы- ын. шуңа күрә, бернәрсәгә карамыйча, ашыгырга, башкарасы эшен изрәк башкарырга тиешлеген аңлады. — Аппак кайда? — диде ул, кызга туры карамаска тырышып. — Аппак кирәкмени? — диде кыз, мыскыллы көлемсерәп —Аппак рфэкми. дигәннең түгелме сон? — Әйт, кайда ул? — диде Тотыш, кырысланып Кыз ялт кына кылычын алды, башын югары күтәрде. — Аппак юк,— диде ул, матур иреннәрен кысып — Аппактан жил зәр исте! — Кая китте? Әйтәсеңме, юкмы? — диде Тотыш, аның өстенә килеп — Аппак кирәк булган, Аппак! — диде кыз, шыр-шыр көлеп, аның шавын бөтенләй күрмәгән сыман Тыштагы шау-шу көчәя төште. Тотыш, кызны онытып, тиз генә арына борылды. Ярый әле борылды — ишектән, этешә-төртешә, сөңгеле же ир кереп ята иде. Тотыш, алар күзенә күренмәс өчен, читкә тайпыл (ы да, ишек янына килеп басты. Сөңгеле кешеләр аның кайдалыгын юмалап өлгергәнче, ул. ян яктан ташланып, аларның берсенең сөнге- •ен, икенчесенең калканын бәреп төшерде. Ирләр куркып кире чиген теләр. Тотыш алар артыннан тышка ташланды. Монда тавыш, ыгы-зыгы "агын да ныграк көчәеп киткән иде. Сакчы болгарларны туздырып, /терәсен үтереп, таптыйсын таптап, Аппак тирмәсенә казаяклар ябыгылган иде. Тотыш алар арасында иң алда Ямгырчы бине күреп 1ЛДЫ. Сугыш исереклегеннән күзе маңгаена менгән, тилергәи-шашынган Ямгырчы би, яшел байраклы тирмә каршысына атылып килде дә аты зың тезгенен кисәк кенә тартып жибәрде. — Аппак... булдымы'-* дип кычкырды Ямгырчы би. тыны бетеп — Аппак юк. диде Тотыш — Юк?!—диде Ямгырчы би. кыргыйларча чинап, күзләрен акай гып - Ялганлыйсың, юлбасар! Бер кызудан ул кылычы белән Тотыш ягына селтәнеп жибәрде Готыш башын иеп калды Кылыч аның алпагына кадалган каз каурыен кыеп төшерде. — Би, үз каурыеңны үзең кистең! Минем сиңа антым юк' — диде Готыш. агарынып. Ямгырчы би аның сүзләрен ишетмәде дә — кулларын бутап үзенең ырудашларын изге көрәшкә: болгарларның теләсә кая сибелгән көчләрен юк итәргә, беркемне дә кичүгә жнбәрмәскә өндәде. — Күтәрегез тирмәне! Эзләгез! Җир тишегеннән табыгыз Аппакны! — дип кычкырды би. Шуны гына көтеп торган казаяклар, дәррәү кубып, яшел байраклы tn р м шә та шл а н дыли р. Шул чакны Тотышны кемдер, әйтерсең, кинәт алыштырып куйды, әйтерсең, кемдер ана канат бирде, тау ташларны күтәрә алырлык, Чул- ман суын буа алырлык чиксез көч бирде! — Җибәрмим!—дип кычкырды ул. казаякларның юлына аркылы ташеп— -Тәңре белән ант итәм жибәрми.м. НУРИХАН ФӘТТАХ ф ЭТИЛ СУЫ АНА ТОРУР • — Кисегез шуны, чабыгыз!—дип җикеренде Ямгырчы би үзенец ләргә. Көтелмәгән каршылыкка очраган казаякларның ачулары киэд Берсе шунда «сатлык» егеттән көлеп, сүгенеп алды, икенчесе, анц җиңел генә сөңге башына күтәрмәкче булып, якын ук килде. Алмыш ханның алыплары белән орышкандагы кебек, Тотыша изге бер үч-ярсу тойгысы, саклык-уяулык тойгысы биләп алды. Тегендә, алыплар орышында, үз артында туган атасы-анасы, туган ыруь барлыгын тойган булса, монда ул үз артында, тирмә эчендә үзен? сөйгәне барлыгын тойды. Бу тойгы аңа корычтай ныклык бирде, үз-үм нә, үзенең изге эшенә бетмәстөкәнмәс ышаныч бирде. Шул көч, шу ышаныч булганда, ул каршысында ун түгел, йөз түгел, мең ир-ат отлс да, әз генә дә шыртламас кебек иде. Үз алдында очлы сөңгеләр, үтне кылычлар күреп, ачулы ыржайган йөзләр, ерткыч күзләр күреп у тамчы да каушамады. Үзенә беренче булып якынаеп килгән ирнең сөңгесен ул искәрмәстәй бәреп, кулыннан төшерде. Сөңге иясе кабаланып кылычына тотыш Тик кылычын суырып чыгара алмады — туры ыргытылган сөңге, яртылаш күкрәгенә батып, аны шундук артка чөйлектерде. Казаякларның ыржайган авызлары йомылып калды, ерткыч күзлә рендә шүрләү билгесе күренде. Алдагылар ирексездән чигенеп куйдылар, арттагылар сүгенә башладылар. Тынычлыгын аз гына да югалтмаган Тотыш, үтерелгән казаякны үзе сугып төшергән сөңгесен эләктереп алды да тагын берәрсе карип килсә, кадарга чамалап, кире ишек янына чигенде. — Антын бозды! Тере килеш алыгыз шуны!—дип кычкырды Ям- гырчы би, үз кешеләре арасыннан алгарак ерып чыкмакчы булып. — Иң элек син боздың, би! — диде Тотыш, каурые киселгән алпаги на күрсәтеп. Казаяклар яңадан кыймылдашып куйдылар. Күсәкләр, сөңгеля яңадан югары күтәрелде. Тотышны уратып алган ярым алка кысыла башлады. Алар күп иде, көчле иде. Бер кешене, күпме генә көчле, кул] ме генә батыр булмасын, таптап-изеп китү алар өчен, әйтерсең, берни тормый иде. — Тирмәне әйләндереп алыгыз — анда тагын кемдер бар!—ДИ “кычкырды би. Тотыш, борылгандай итеп, ярым ачык ишектән эчкә күз ташла] алды. Анда -ул сөеклесенең куркудан агарынган сылу йөзен күреп калды. — Тотыш, бирешмә! Без икәү! — диде кыз. Аларның соңгы сулышлары якынлашканда, тәңре аларга изп кулын сузды. Казаяклар төркеме артында кинәт ниндидер шартла) тавышы ишетелде. Казаяклар, куркып, артларына борылдылар. Кем дер тамак ярып: — Артка төштеләр! — дип кычкырып җибәрде. Ямгырчы би ирләре, аны-моны карамыйча, аңламыйча, буталып берберсен этеп-төртеп кайсы-кая качыша башладылар. Тотыш, иясез бер атны тотып алды да, сикереп атланды да, сөрә» салып кычкыра-кычкыра, качучылар артыннан куа китте. Казаяклар?! бу жит,ә калды. Алар артларына борылып карарга да куркып, талангЙ чатырлар, тирмәләр, ауган арбалар-каңгылар арасыннан, үтерелгЭ! атлар, кешеләр өстеннән элдерделәр генә. Төрлесе төрле җирдә бүле неп калган, я булмаса әле анда, әле монда казаяклар белән сугышы! яткан болгарлар, Ямгырчы бинең качуын күреп, Тотыш артыкка! иярделәр.

Дәвамы бар