Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯШЬЛӘР ИҖАТЫ

Туган з;ирем Түбән Ксча районы Ташлык твы- лы мәктәбендә укытучы ипа тырышатырыша мине чиста язарга өйрәтте. Әби өстәл янында аяк селкеп утырмаска, бабай зңәя белән ук ясарга, абый мылтык тотарга өйрәтте. Шигырь язарга өйрәтмәсләрме. дип. Чаллы әдәби берләшмәсе утырышларына иөри башладым. Ләкин Чаллыда да. соңрак Казан униаерситетында да менә иное кә- эер Горький исемендәге Мәскәү Әдәбият институтында укыганда оа tuu -ырь язарга өйрәтмәделәр. Бу зшкә мин. кулыннан килгән кадәр, халкыбыз җырларыннан, әниемнең такмак, бәетләреннән, яхшы шигырьләрдән өйрәчәм Рәзил Вәлиев lllllllllllllllllilllllillllllllllllilllllllllil Үлә шагыйрь, үлә президентлар: һәр көн саен дошман төзрәк ата. Илләр елый ятып буразнага... Колагымда — аппассионата. Күз нурлары белән күкне терәп. Мылтык кысып күпме ирләр ята! Җир ярасы — окопларда йөри Ул яраткан аппассионата. Күнелләрдә һаман олы өмет: Кеше барыбер жнрне бик ярата' йөрәкләрдән саркып жырлар туа... Ленин тыңлый аппассионата. Хыялларым илләр, жирләр кичеп Әйләнә дә тагын сина кайта Дөнья шаулый, гөрли, әйтерсең лә Мең авазлы аппассионата. Аппассионата Арыдым бүген. Дөньядагы барлык сәгатьләрне туктатып бер йоклыйсы иде. Әй, жир! Үзең белән әйләндереп тилмертмәче мине. Әй, жир! Бер минутка гына Туктыйсы иде. Жир шарына утырып тәмәке төрдем. Жир шарына басып сүндердем, жир шарында арлы-бирле атлап йөрдем, санап чыктым барлык шатлыкларны, кайгыларны, карап чыктым: кемнең күзе йомык, кемнең ачык һәм ни өчен. Бизмәнләдем күз яшьләрен, таң чыкларын, барын, барын, барын. Онытып тордым йолдызларның тик төннәрен януларын. Бер мизгелгә уч төбенә куеп тордым бу жир шарын. Әйе, әйе! Мин бер мизгел шагыйрь булып алдым. Мәхәббәт Монда кояш океан төбеннән күтәрелә. Монда сукбай һәм буйдак өй — кул сузымы житә. Монда давыл дулкын биеклеге белән үлчәнә. Монда болытларның күз яшьләре иш янына куш кына. Монда бар йолдызлар, ике пар күз караганда, ахры, бик якыннар һәм бик тоныклар. Монда юллар, сукмаклар юк. Монда адашканнар — өметсез өметлеләр. Монда төн һәм көн бар, кыш һәм жәй юк. Монда шигырь, шигырь, шигырь —’ шагыйрьләр юк. Вакыт Әй. жир! Арыдым бүген. Кичтән бирле үзем генә киләм. Әй, жир! Кирегә әйлән әле?! Ул бит артта калды... Әй, жир!!! ...Тыңламый жир.