Логотип Казан Утлары
Әсәрдән өзек

ТУГАН КӨНЕМНЕ МИН БЕЛМИМ

Сергей белән Оксинья клубка килгәндә, халык жыел- ган иде инде. Оркестр уйный, киенгән-ясанган парлар вальста әйләнә, төрле, җирдән сөйләшү һәм күңелле көлүләр ишетелә.' Сергей, ягымлы гына елмаеп, танышлары белән исәнләшә. Клубка, яңа ел кичәсенә заводныкылар дан тъпп, «Семилетка» колхозыннан да килгәннәр Бу колхозга завод шефлык итә, ә Сергей анда өч ел буе башта МТС инженеры, аннан соң PTC директоры булып эшләгән иде. Узган ел ана яңадан заводка кайтып, цех начальнигы булып эшләргә куштылар Сергей шәһәргә шатланып кайтты. Завод өчен шулай яхшырак иде. Ә бәлки шатлануы анын өчен генә дә түгелдер, Оксинья аркасындадыр Колхозда эшләгәндә Сергей бер үзе яшәде. Хатыны авылга килмәде. Ул кайтып Оксиньяга үзенең Мужвайга җибәрелүен әйткәч тә, тегесе ничектер күңелсезләнеп, борчылып калды. Сергей хатынының янына утырып, иркәләп кенә кулыннан алды да. елмаеп сорады: — Нигә борыныңны салындырдың? Авылдан курыктыңмы әллә? Оксинья дәшмәде. — Барыйк, Оксинья. Соңыннан үзең дә шатланырсың Уйлап кына кара, табигать нинди анда? — Табигать матур,—дип жавап бирде тавышы кысылган Оксинья — Ләкин Мужвайга... мин... бармыйм.. Бу көтелмәгән хәлдән Сергей ни әйтергә дә белмәде. Бераз вакыт ул дәшми утырды. Аннары торды һәм бүлмәдә әрле-бирле йөргән хәлдә җитди итеп әйтте: — Хикмәт табигатьтә генә түгел, Оксинья. Мужвайга мине эш өчен җибәрәләр. Партия жибәрә. Икеләнеп торырга урын юк. Без Мужвайга китәргә һәм шунда эшләргә тиешбез. — Ләкин Мужвайга түгел,—дип ирен бүлдерде Оксинья.—- Теләсән кая барыйк, ләкин Мужвайга гына түгел. Ялгыз калсам да, анда бармам ... Юк, бармам! Колхоз, Мужвай турында Сергей бер генә тапкыр сүз башламады. Ләкин Оксинья үзенекендә торды — бармыйм булгач бармыйм! «Нигә дип әле ул Мужвайга барырга теләми?» — дип уйлады Сергей. Сорасаң — дәшми, күләгә шикелле тып-тын гына йөри, көрсенә, ни турындадыр уйлана. Ни турында — аңламассың. Йөрәк — сандык түгел, ачып карап булмый. Шул берничә көн эчендә Оксинья бик үзгәрде, ябыкты, агарынып калды Сергей Мужвайга бер үзе китте. Вакытлар үтәр һәм хатыны бервакыт авылга күченеп килер дип. күңеле белән ышана иде әле ул. Ләкин Оксинья өч ел буена Мужвайга бер генә тапкыр да килеп карамады, ул гынамы, бүген клубта Мужвайлыларның булачагын ишеткәч кенә дә, яна ел кичәсенә барудан баш тартты. — Яна елны өйдә каршыларбыз,— диде ул иренә Сергейга клубка бармый калырга ярамый иде. Колхозчыларны бәйрәмгә чакыртучы да ул үзе булды бит. Менә Оксиньясын култыклап, ул фойедан килә. Эледәй-әле аның белән баш иеп исәнләшәләр, я кулын килеп кысалар Сергейның зәңгәр күзләре эчке жылылык белән елмаялар. Мөгаен, әнә шул жан җылылыгы ла аны кешеләргә якынайтадыр әле. Фойеның аргы башыннан, елмаеп. Сергейга таба яшь солдат килә Күрүгә. Сергей үзе аның каршысына китә һәм солдатны кысып кочаклап ала: — Мишка! Бераз гаҗәпкә калып, шунда гына Оксинья басып тора. — Таныш булыгыз,— ди ана Сергей. Яшь солдат хатынга кулын суза: — Смирнов Михаил. Оксинья кинәт уңайсызланып кала һәм. Сергей белән Михаил һич нигә игътибар бирмичә үзара сөйләшеп торган арада, инде онытылып барган ниндидер бер нәрсәне хәтерләргә тырышкандай, солдатны читтән генә күзәтә башлый. Сөйләшүләрдән Оксинья солдатның элек Сергей белән бергә МТСта эшләвем, ә хәзер отпускага кайткан булуын аклады. Звонок шалтырады Халык тамаша залына керде Яшь солдат та, гафу үтенеп, китеп барды. Завод эшчеләренең үзләре шефлык итә торган колхоз вәкилләре белән очрашуына багышлан!ан кичәнең тантаналы өлеше озак бармады. Яна елны кайсының нинди уңышлар белән каршы алуы турында сөйләделәр, бер-берсен тәбрик иттеләр «Семилетка» колхозы председателе ярдәмнәре өчен шефларга рәхмәт әйтте. Завод директорының кулын кысып, ул: — Яна елда кысышкан бу куллар, эшче һәм игенче куллары, дуслыгыбызның тагын да ныграк булуын белдерсен.—дип әйтте. Аның сүзләрен алкышлар белән күмделәр. Соңыннан концерт башланды Башта эшчеләр чыгыш ясады. Аннан соң сәхнәдә Михаил Смирнов күренде. Ул елмаеп куйды һәм әле берни дә эшләмәсә дә. анар кул чаптылар. Егет тагын елмайды һәм: — «Семилетка» колхозының үзешчәннәр концертын башлыйбыз,— дип куйды. «Мишка, Миша — менә ул нинди булган, танырлык та түгел»,— дкл уйлады Сергей, яшь солдатка карап. Сергей аның белән беренче очрашкан вакытын хәтерләде Мужвай МТСыиа килгәч, беренче эше итеп, ул мастерскойга керде Зур. шык сыз сарайда әче җил уйный иле Мастерской бул буш бары тик почмактан бүлеп алынган бер кечкенә бүлмәдә сөйләшкән һәм көлгән тавышлар ишетелә. Сергей тынчу бүлмәнең ишеген барып ачты Ут күк кызган тимер мич тирәсенә бер төркем кеше җыелган Кайсылары тәмәке тарта, кайберләре тик кенә утыра, ә почмактагы сәкедә, шау-гөр килеп, карта сугалар: — Дама тәресе —туз! Валет —сигез козырь! Сергей ишек янында туктап калды. =• Эшлисезме? — диде ул, ачуын көчкә тыеп. Ертыкларыннан керләнгән мамыклар салынып торган телогрейкалы бер яшь егет урыныннан сикереп торды. Карталы кулы белән честь биргән булып: — Нәкъ шулай, иптәш начальник,— диде.— һәркемнең үз эше. Сезнең эшегез тикшереп йөрү —безнеке — менә туз кую! Егет шап итеп картасын ташлады да, артына әйләнеп, сызгыра башлады. Барысы да кычкырып көлеп җибәрде. Сергей хуҗалык белән танышып, ике сәгатьләп йөрде, һәр җирдә ул бер үк хәлне күрде: кешеләр теләмичә генә, дәртсез эшлиләр. МТСның ни өчен арттагылардан саналуын, кыш уртасы җитеп килсә дә, әле һаман тракторларның яртысы гына ремонтлану сәбәпләрен аңлады ул. Авыр, шундый авыр булачак аңа биредәге эшне җайга салу! Өстәмә частьлар җитми, күп колхозлардагы машиналар кар астында ята. МТС эшчеләренә ике ай инде эш хакы түләнмәгән. Беренче көнне үк Сергей шунда, мастерскойда, директор белән ачуланышты. — Сезнең эшегез — ремонт ясау,— дип төксе генә бүлдерде аны директор,— кеше эшенә тыгылмагыз! Акча тапсагыз, рәхим итегез,— кешеләргә түләгез, мастерскойны ремонтлагыз. Ә минем хәтта өстәмә частьлар алырга да акчам юк. Сез шуны аңлыйсызмы, юкмы? Ремонтка акча югын юк та, түзеп булмаслык салкын мастерскойда эшләве дә мөмкин түгел. Сергей эшчеләр белән сөйләшеп карады Яшьләр үз көчләре белән кайбер нәрсәләрне эшләп тә куйдылар. Эштән соң тишекләрне томаладылар, тәрәзәләргә эчке рамнар куйдылар. Ертык телогрейкалы егет бу эшләргә бер тапкыр да катнашмады. Иртәләрен дә ул бик еш кына эшкә соңга калып килде, ә бер көнне бөтенләй күренмәде. «Михаил Смирнов дигән эшчегез исереп сугышкан вакытта кулга алынды»,— дип, кич белән милициядән шалтыраттылар. Милициядә аның МТСтан өстәмә детальләр урлап саткан акчага эчүен белгәннәр. Директор, ике дә уйлап тормыйча, судка бирергә, диде. Ләкин Сергейга ни өчендер ул егет кызганыч тоелды, аның үзе белән сөйләшергә дип милициягә китте. Смирнов шул ук ертык телогрейкасыннан утыра иде. Ул инде үзен нәрсә көткәнне белә булса кирәк, елап, шешенеп беткән. Алар бик озак утырдылар. Михаил аңа тормышын сөйләп бирде. Ул әтисен дә, әнисен дә хәтерләми икән. Балалар йортында үскән. ФЗОда механизаторлыкка укыган, Мужвай МТСына эшкә җибәргәннәр. Эшләгәне өчен Михаилга әле бер вакытта да рәтләп акча алырга туры килмәгән, ә киеме, өстендә нәрсә — барысы шул. Сергейның йөрәге сыкрады. «Ашыкты директор,— дип уйлады ул.— Егет бит әле тормышка яна гына аяк баса. Ә янында, ярдәм итеп, акыллы киңәшләр биреп торыр кешесе бармы соң аның. Юк бит андый кеше. Димәк, аның турында коллектив кайгыртырга тиеш». Михаилны МТС та калдырдылар. Сергей аның белән ешрак очрашырга тырышты, аның ничек яшәвен. нәрсәләр эшләвеи күзәтте. Җәен Михаил трактор йөртә башларга тиеш иде. ләкин ■ директор аңа ышанмады, трактор бирмәде. Шуннан соң Сергей егетне мастерскойга токарь ярдәмчесе итеп алды. Әкренләп Сергейга Михаил Смирновның холкындагы яңа сыйфатлар ачыла башлады. Ул егетнең уен-көлке, җыр яратуын белеп алды. Михаил һәрвакыт ипдер көйләп йөри, көйләрне егет үзе үк чыгара иде бугай әле. ’ — Безнең Мишка шагыйрь дә, композитор да,—диләр токарьлар инженерга. 1 1 Михаил оялчан гына елмая* — Кая инде ул...— ди. Көзен, кыр эшләре беткәч, Сергей яшьләрне үзешчән сәнгать түгәрәге оештырырга димләде. Бу түгәрәккә ул үзе «итәкчелек итте. Спектакль куйдылар, «ырлар, биюләр өйрәнделәр. Бер кичәгә Михаил МТС турында такмаклар чыгарды Пьесада ана иң көлкеле рольне бирделәр. Шундый кызык итеп уйнады ул, кешеләр эчләре катканчы көлделәр. Сәхнәдә ул менә дигән артист булып кыланды. Ике ел үтте, егет бөтен районга атаклы булып китте: тамашачылар өчен ул Мужвай үзешчәннәр ансамбленең бер дигән артисты, район газетасын укучылар өчен — шагыйрь. Сергей хәтта гаҗәпкә кала иде, алыштырып куйдылармыни егетне. Армиягә китәр вакыт «иткәч, Михаилны тантаналы төстә озаттылар, бүләкләр бирделәр, бик күп яхшы сүзләр, изге теләкләр теләделәр. Ул вакытта инде директор булып эшләгән Сергей ана аталарча үгет- нәсихәт бирде. Михаил торып рәхмәт әйтте, каты итеп Сергейның кулын кысты, аннары кочаклады да, оялып кына үбеп алды һәм тагы да ныграк уңайсызланып, күзләрен читкә борды Шуннан бирле Сергейның Михаил Смирнов белән очрашканы булмады. Мужвайдан китәр алдыннан егеттән хат алды, ләкин жавап бнрмәде, хат кайдадыр югалды, адресын Сергей хәтерләми иде. Менә хәзер Сергей Михаилга сокланып карап тора, ул сәхнәгә чыккан саен терсәге белән Оксиньяга төртеп куя, кара, янәсе. «Семилет- ка»да нинди кешеләр бар. Оксинья үзен инә өстендә утыргандай сизә. Чираттагы номер беткәннән соң ябык пәрдә алдына бер кыз чыга. — Солдат ансамбле чыгыш ясый! — ди ул, кычкырып Пәрдә ачыла, сәхнәгә бердәнбер солдат килеп чыга —үзе бии. үзе «ырлый, үзе гармоньда уйный. Залда яңгыратып кул чабалар. — Такмакларны ул үзе чыгара,— ди Сергей, хатынының колагына пышылдап. — Ул... Ул үзе...—дип жавап бирә Оксинья. буылып Концерттан соң ул авырлык белән урыныннан кузгала. Сергей аны сәхнә артына, танышлары янына чакыра, ләкин Оксинья бармый, фойедан чыга да читтәге диваннарның берсенә килеп утыра. II Оксинья Жинья авылында туа. Унжиде яшендә ул беренче тапкыр гашыйк була. Яшь йөрәкнең кайнар ялкыны белән ул авылларының гар моньчысы, менә дигән биючесе һәм жырчысы булган шаян бер егетне сөя. Петр да Оксиньяны ярата кебек була Ләкин кыз авырга калгач, ничектер аннан читләшә. Ул арада сугыш башлана һәм аны армиягә алалар. Үги анасы белән авылда яшәгән Оксинья. өйдә бала табарга куркып, читкә чыгып китә. Аның улы туа Яшь бала күтәреп эштән эшкә күчә-күчә Оксинья бик күп жирләргә барып жнтә, ләкин туган авылына әйләнеп кайтмый. Соңыннан читтән генә Петрның үлгән хәбәрен ишетә. Яшәве торган саен авырлаша улын илтә торган яслене госпиталь итәләр, баланы калдырыр кеше булмый, ә аның белән эшкә чыгу мөмкин түгел «Нәрс.» эшләргә? —дип ачынып уйлана Оксинья—Эх. Петя. Петя. мәсхәрәләдең син мине, тормышымны харап иттең... Кире какмаган булса П син мине, улымны авылда табып, авылда үстергән булыр идем Сиңа ошаган бит... Үз токымың Исән булсаң, үзең дә шатланыр идең әле, йөрәк бит ул таш түгел... Ә хәзер енн инде юк. Юк! Ничек үсте- рермен мин ул баланы, ничек тәрбияләрмен^. Минем икенче атна инде рәтләп ашаганым юк... Акча бетеп килә, шундый яшь башым белән хәер өстәргә чыкмам бит... Үзем генә булсам бер хәл иде, эшкә керер идем. Ә бала белән... Я. ничек яшәргә, ничек?» Соңгы көннәрдә ул Сактыз станциясендә утыра иде. актыккы акчасына билет алды да поездга утырып китеп барды. Кая, ни өчен — үзе дә белми. Станцияләр күренеп кала, тәгәрмәч тавышына йокымсырап барган Оксиньяның күз алдыннан төрле күренешләр уза. Менә ул Ижевскига килеп житкәндәй, тимер юлга эшкә кергәндәй була... Оксинья сискәнеп китә һәм инде уяу көе уйлап куя: «Нәрсә, әгәр чынлап та Ижевскига китсәм...» Шул вакыт анын карашы улына төшә. «Китәргә? Ә аны кая куярга? Бәгырем минем.— кирәксезем минем... Аны кая куярга? Ташларгамы! Юк! Юк! Бу мөмкин түгел... Ни эшләргә соң?» Поезд станциягә якынлаша. Уйлардан һәм хәлсезлектән баш әйләнә, ач Оксинья урыныннан кузгала, йоклап яткан улына карап ала да, каршыда утырган егет белән кыздан үтенә: — Читен булмаса, зинһар, карап торыгыз әле. Уянса — кулга алыгыз. Бер генә минутка чыгып керәм. Кыз ризалашып баш ия: карарбыз, янәсе. Оксинья вагоннан төшә. Дөм караңгы төн була ул. Куе болытлар йолдызларны каплаганнар. Буш перронда ялгыз дежурный гына фонарен болгап тора. Поезддан берәү дә төшмәде дә, берәү дә утырмады. Состав озак тормады. Паровоз сузып кычкыртты һәм. авыр сулап, урыныннан кузгалды Оксинья катып калды. Поезд кызулыгын арттыра иде: пых, пых. пых! Ул поезд артыннан ташланды. Туктап калды... Вагоннар кызурак йөгерә башладылар, якты тәрәзәләр күз алдыннан узып торды. Рельсларны шакылдатып соңгы вагон да китте, һәм тирә- як баздагы шикелле кап-караңгы булып калды. Ни булганы шунда гына Оксиньяның башына барып житте. Җан ачысы белән кычкырып, ул поезд артыннан ташланды. Елый-елый, тыны бетеп, алга йөгерде, ә соңгы вагонның кызыл уты ераклашты да ераклашты. Аякларының хәле бетте һәм ул йөзе белән салкын кар өстенә килеп капланды. Бу хәл яна елга кергән кичне Мужвай станциясендә була. Оксинья тимер юлда эшли башлый. Ул фронттан килгән хәрби эшелоннарга, санитар поездларына каршы йөгереп чыга, сугышның беренче көненнән үк хәбәрсез югалган атасын очратмаммы дип өметләнә. Бер вакыт станциягә санитар поезды килеп туктый. Оксинья ак җәймә капланган носилкаларны бер вагоннан икенчесенә күчерүләрен карап тора. Бер носилканы күтәргәндә җәймәсе шуып төшә. Оксиньяның күз аллары караңгыланып китә: атасы! Ул носилкаларны алып кергән вагонга ташлана, ләкин аны якын да җибәрмиләр... Поезд кузгалып китә. Шуннан соң Оксиньяның Мужвайда да яшәрлеге калмый. Җиргә шуып төшкән җәймә һәм иң кадерле кешесенең агарынган йөзе көне- төне аның күз алдыннан китми... Шуннан соң күп сулар ага, Оксиньяның тормышында караңгы көз шикелле көннәр дә, язгы таң шикелле якты, күңелле вакытлар да була. Еллар буе ул я совхозларда, я тимер юлда эшли. Туган авылына ул сугыш беткәч кенә кайта. Атасы сугышта үлгән, үги анасы өч бала белән тол калган була. Үги кызын ул төксе каршылый, иртәдән кичкә кадәр сукранып йөри, тиргәшә, балаңны кайда ташладың дип, күңел ярасын кузгата. Инде йомыла башлаган яра тагын сызлый. Димәк, авылга ниндидер хәбәр килеп житкән. Ә Оксиньяга туган җирдә болай да авыр. Бар нәрсә дә —урам да, юл буйлары да, бакча артындагы чишмә дә, амбар алдындагы каен агачы да — барысы да үткәндәге шат көннәрен искә төшерә, барысы да дәшми генә аны шелтәлиләр төсле Ә кешеләр аңар нинди караш ташлыйлар!.. Әйтерсен лә алар да. ә балан сон кайда? дип сорыйлар. һәм Оксинья авылдан качып китә. Туган якларына янадан бер вакытта да әйләнеп кайтмас өчен авылдашларының күзеннән югала Ижевскида ул слесарьлыкка укый, аннары механика институтына лаборантка булып урнаша. Шуннан соң инде тормышы җинеләя башлый. Нәкъ шунда ул кичке бүлектә укучы Сергейны очрата Эштән соң Сергей озаклап-озаклап лабораториядә, китапханәдә утыра, шуның аркасында Оксинья еш кына эштә тоткарлана торган була. Кичләрен алар институттан бергә чыгалар, тора-бара кинога, театрга йөри башлыйлар. Сергей буйдак егет була. Аның яраткан кызы әле сугышка хәтле үк медицина институтында укыган, санитарка булып сугышка киткән һәм әйләнеп кайтмаган. Шулай итеп егет өйләнми йөргән. — Хатын эзләргә вакыт юк,—дип шаярган Сергей,—көндез эштә — кич укуда. Оксинья да фронтта һәлак булган таныш егете турында сөйли. Бары шуны гына — калганы турында ләм-мим. Еллар үтүгә барысы да, ничектер, онытылган сымзн булса да. жаниы тетрәндереп, хәзер искә төшә. — Петяга бик охшаган.—дип уйлый Оксинья. Михаилга карап — Күзләре дә, борыны да шуныкы. Өске ирене өстендәге чокырларына кадәр охшаган Карлыгач канатыдай кашлары... Фойе. Уртасында яңа ел чыршысы җемелдәп утыра Алсу йөзле кыш бабай чыга, шау-шу. көпүләр башлана Төне буе җыр, бию китә Ә төн уртасы җитәрәк барысы да бәйрәм табыннарына утырырлар һәм шәрап тулы бокаллар күтәрерләр... Ill Оксинья үзе утыргаи диван янына Сергей белән Михаилның килүен сизми кала. Иренен тавышын ишеткәч, ул кинәт сискәнеп китә. — Менә, безнең солдат ансамбле шушы инде! Михаил шатлыктан һәм бәйрәм тантанасыннан җемелдәгән зәп-зәң- гәр күзләрен Окснньяга төби. Оксинья. нрексездән. карашын читкә ала. бер агарып, бер кызарып китә. — Сергей, минем башым сызлый... Әйдә, өйгә кайтыйк,— дип әйтә ул әкрен генә. Сергей борчылып хатынына пелә. Михаилның бер вакытта да аларнын икесен бергә күргәне булмый. Хәзер ул авыр вакытта үзенә кул биргән кешенең хатынын кызыксыну белән күзәтә башлый. «Авырудыр, ахры. Шуның өчен ире белән МТСка килмәгәндер»,— дип уйлый Михаил. Шулай да бизәнгән, яшь чырайлы бу матур хатынга, куе. йомшак чәчле башын горур гына артка ташлаган Окснньяга карата күңеленең бер читендә туа башлагән өнәмәү хисен баса алмый. Ул якасы уелып торган яшел күлмәк кигән, матур ак муеныннан күкрәгенә сары һәм кызыл төймәле муенса төшкән. Михаилга бу хатын бнк көяз булып күренде. Өйгә кайтышлый Сергей егетне үзенә чакырды — Әйдә безгә. Яна елны каршыларбыз, очрашу хөрмәтенә күтәреп алырбыз. Михаил риза булды. Сергейлар клуб янындарак торалар икән. Автобус белән азрак баргач та төштеләр. Бүлмәгә кергәч, егет як-ягына каранып алды. Сергейнын фатиры зур гына, матур гына икән. Ялтыравыклы яхшы мебель белән жиһазлан- дырылган. Оксинья белән Сергей табын әзерләгән арада Михаил фоторәсемнәр альбомын актарып утырды. Ниһаять, Сергей, сәгатькә карап алды да, бүлмәдәгеләрне ашыктыра башлады: — Утырырга вакыт! Бокалларга шәрапләр салдылар. Оксинья уйланып, дәшми генә утыра бирде. — Тын, тын. тын! —дип стена сәгате унике тапкыр сукты. — Яна ел белән! Яна бәхет белән’ —диде Сергей, бокалын күтәреп. Чәкәштеләр һәм эчеп җибәрделәр. Тагын бер тапкыр күтәрделәр. Кан тамырларына рәхәт жылы йөгерде, Михаил уңайсызланмый башлады. Өченче бокалны башлап үзе күтәрде дә. Сергейга карап: — Әйдә сезнең өчен эчик әле, Сергей Тимофеевич,— диде ул.— Сез минем әтием бит. Шулай дип әйтүем өчен ачуланмагыз. Атам урынына калган кеше. Сезнең саулыкка, Сергей Тимофеевич. — Рәхмәт, Миша,— диде Сергей. Оксинья, эскәтергә шәрап чанпалдыртып, калтыранган кулларыннан бокалын куйды, өстәл яныннан торды да радиоланы борып жибәрде. Михаилның теле чишелде Бүген ул Сергейга барысы турында да, армиядәге хезмәте хакында да, үзенең уйлары, хыяллары, үткәне һәм киләчәге турында да сөйләргә тели иде. — Беләсезме, Сергей Тимофеевич, мин бит үземнең туган көнемне Яна ел көнендә үткәрәм. — Тәбрик итәм. Моның өчен дә күтәрергә кирәк,— дип Сергей тагын бокалларын тутыра башлады. — Юк, мин эчәр өчен әйтмим,— дип туктатты аны Михаил.— Мин үземнең туган көнемне белмим. Әнием мине, имчәк баласы вакытымда, тимер юл вагонында калдырып киткән. Мужвай станциясендә. Оксиньяның кулыннан пластинкасы төшеп китә. Идәнгә вак-вак кисәкләр чәчелә. — Ой! — дип кычкыра ул, куркынып. •— Зыян юк, бәхеткә ватыла дип әйтәләр аны,— дип Сергей хатынын тынычландыра да, яңадан Михаилга борыла. — Мина моны бер тәрбияче хатын сөйләде. Ә фамилиямне мине балалар йортына китергән кешенекен биргәннәр. Ә исемемне, атамның исемен, нидән биргәннәр-белмим. Нәкъ Яна ел кичендә була бу хәл... Әнием ташлаганда... — Нинди ана булсын ул! ■—дип ачу белән кычкыра Сергей.—Үз баласын ташлаган! Ана кеше шулай эшли аламы? — Мин бу турыда бик күп уйладым, Сергей Тимофеевич. Шунын өчен дә Мужвайга эшкә жибәрүләрен сорадым... Шул вакыт Оксинья, ыңгырашып, хәлсез куллары белән стенага ябышаябыша, идәнгә чүкте. — Оксинья, ни булды сина? — диде Сергей, каушап. Михаил белән алар икесе Оксиньяны күтәреп алып, диванга салдылар. Оксинья агарынган, үзе көчкә-көчкә тын ала. — Йөрәгең авыртамы? Хәзер дару бирәм,— диде Сергей. — Юк, юк... берни дә кирәкми... Үтәр әле... Сергей, мин сина... сина,— диде дә Оксинья күзләрен йомды: — Мин врач чакырам, Сергей Тимофеевич,—дип Михаил ишеккә ташланды. — Кирәкми. Беркая да бармагыз,—дип туктатты аны Оксинья — Монда врач ярдәме кирәкми... Мин барысын да сөйләп бирәм... Тыңлагыз... Икегез дә тыңлагыз