ШАГЫЙРЬ ВӘЛИУЛЛА ЧҮПРӘЛЕ
Zf TIL азан У тпаР ыв журналының 1968 елгы 1 санында укучыларны халкыбызның Д^уике онытылган шагыйре белән таныштырган идек. Билгеле булганча, әсәрләре кайчандыр халык арасында таралып та, исемнәре әдәбият тарихына керми калган әдипләребез байтак. Вәлиулла Хәбибулла улы Длкаев — шундыйларның берсе. Вәлиулла Чүпрәле элекке Сембер губернасы, Буа еязе, Яна Чүпрәле авылында 1830 елларда деньяга килгән. Балалык елларын шул авылда үткәргән, башлангыч белемне дә шунда ата-бабасыннан әйрәнгәи. Авыл мәктәбе күләмендә белем алып, уку- язу һөнәрен беркадәр үзләштергәч, Вәлиулланы атасы, Казанга илтеп, Зәң)әр мәчет мәхәлләсендәге мәдрәсәгә укырга уонаштырган. Бу мәдрәсәдә куп еллар укып, Вәлиулла гарәп, фарсы, төрки телләрен һәм әдәбиятларын, шулай ук заманның кушуынча, ислам шәригате кануннарын үзләштерә, кирәк кадәр рус *елен өйрәнә. Кыскасы, теләсә кайсы шәһәр яки авыл мәхәлләсендә имам, мөдәррис булырлык дәрәҗәгә ирешә. Ләкин Вәлиулла мулла булырга, бәлеш ашап йөрүче соры корт булып калырга теләми — әдәбиятны, шигъриятне сөя. Ул көнчыгыш шагыйрьләре иҗатын өйрәнә, уз телендәге, ягъни Идел буе төрки-татар телендәге шигырь кануннарын өйрәнә, шулар нигезендә үзе дә шигырьләр яза башлый. Шигырь сәнгатендә фикер алышырлык, көч сынашырлык иптәшләр таба. Шагыйрь Вәлиулланың шундый дусларыннан берсе Гали Чокырый, икенчесе Казан шагыйре Кәрам Хафиз була... Вәлиулла үзенең каләм көчен әхлак төзәтү, замандашларын яман-ямьсез гадәтләрдән арындыру мәсьәләләренә юнәлдерә. Шуңа да аның шигырьләрендә фаш итү, ачы көлү авазлары дидактика, үгетнәсихәт мотивлары белән аралашып бара. Менә шул хәлдә иҗат белән шөгыльләнеп. Казанда байтак вакытлар юанса да, каләм кече белән генә тереклек итәргә мөмкинлек табылмый. Язганнарын нәширләр ошатып бетермиләр, бастырмыйлар. Ахыр чиктә, бердән, икътисади тормыш мәҗбүрилеге астында, икенчедән, авылда караңгылык белән көрәшү, укытучылык итеп, азмы-күпме мәгърифәт орлыклары чәчү теләге белән, үзенең туган авылы Яңа Чүпрәлеге кайтып хезмәткә урнаша: кечкенә генә мәктәп-мәдрәсә ачып, авыл балалары арасында наданлыкны бетерү юлында эшкә башлый. Бу эшне сөеп эшли, балаларга иплеягымлы холкы белән аларның кадерле остазлары булып китә. Әмма Вәлиулла Алкаев шул кадәр гыйльме, шигырь язуга осталыгы була торып, үзенең хезмәт ияләре — мәхәллә халкы өстеннән көн кичерергә мәҗбүр булуыннан хурлана. Аны билгеле бер күләмдә килере-акчасы булмау кол итә. Татар укымышлы- ларын изгән, аларның тормышларын чыгырыннан чыгарган бу кара богау — царизм тарафыннан вак милләтләр естеяә ыргытылган иң авыр газапларның берсе иде. В. Длкаев. бу шартлардан ничек котылуның юлларын таба алмагач, денья-ахирәт ярлылыгы богавыннан коткар, дип алласына ялвара. Югарыда әйткәнебезчә, шагыйрь Вәлиулла Алкаев заманына күрә яхшы гына гыйлем иясе, ачык фикерле, тотнаклы кеше булган. Шул заманның сәрешенчә, ул халыкка уку-язу, фән куллану кирәклеген тирән аңлаган, үзенең квчен. белемен халыкны агарту эшенә биргән. Моннан йәз еллар элек менә шул ашләрне үтәп, караңгы татар авылында бүленеп уздырган гомеренең сагышлы квниәрен, озын кышкы тәннәрен китаплар уку, борынгы гарәп, фарсы, терки телләрдәге матур әдәбиятны оиранү белән кыскарткан. Вәлиулла Чүпрәленең шигырьләре фикер ягыннан ягымлы булган кебек, тел-вслуб ягыннан да матур, кафияләре, үлчәүләре тезен, шигырь сәнгатенең иң кирәкле кагыйдәләренә ригайә кылынган. Сүзлек состааы гарәп, фарсы телләреннән алынма сүзг.әр хисабына чуарланган булса да, алар куп түгел, фикер аңлашыла. Шуның белән бергә, аның шигырьләрендә татар теленә генә хас булган тансык сүзләр, сүз формалары, кинаяле тәгъбирләре — тел бизәкләре дә байтак очрый Алар шигырьнең кәфасәтен, гүзәллеген арттырып, итле ашка суган-борыч естәгән кебек, сыйфат һәм тасвирлау кочләрен, торле күренешләрнең буяуларын тагын дә ачып җибәрәләр. Гүбәндәге езекләргә игътибар итегез: Хосус дэмулла Шиһаб тик әкябир, Табылса бу заман, белгол аны лир (юлбашчы).» Безем тикләр йери мыек кабартып. Бәлеш буына сакаллар агартып» Күрәсез, бер-берсенә капма-каршы куелган ике шәхеснең килеш-иипбәте, «парның эчке һәм тышкы сыйфатлары ннкадор вчык һәм хәтердә калырлык игеп бирелгән. Йитор инде сәлям язмага муп-мул! Бутон суз яз, йә язмантан күтәр кул1- дигәч, китте зиһен бар да таралып; Мишәр чумарасы илә каралып.. Алай да башка кидем кәләпүшне, Зиһен бир! — дип аңа кыйлдым хорушны. Кигоч кәләпүшне җыелды зиһен. Гуйә күз алдына килде дә Казан.. Ачубән укыдым тиз үк хатны. Язылмыш Сафа Хемэиинең аафаты. һушым китте, каләм теште кулымнан, Аералмадым уңымны сулымнан... Менә бу кечле шигъри езекләр үзләрендәге фикерләрне аңлатып кына калмыйлар. бәлки укучыны шагыйрьнең кичергән рухи халәтенә алыл керәләр, ул кичергән ааыр кайгыны йеротең белән сизәргә, аныңча сыкранырга, кеяргә мәҗбүр итәләр. Бу сыйфатлар шагыйрьнең ни дәрәҗәдә кечле талант иясе, үткен каләмле, сизгер йерәк- ле булганын аңлата. Моннан алтмыш еллар элек бездән аерылган бу шагыйрьнең барлык иҗат җи- машпорен ээләптэбып туплаганда һәм алариы нык тикшерел чыккайда, шагыйрьчәң уз заманы ечен тоткан урыны тагын да ачыкланыр иде. Шуның емеи бү мәкаләне укыган иптәшләр шагыйрьнең тормыш юлын оирәнүдә, иҗади әсәрләрен туплауда булышсыннар иде. дигән теләк белдерәсе килә.