Логотип Казан Утлары
Публицистика

САНДУГАЧ

Халкыбызның бу сайрар кошын күпләр сандугач дип атый. Язучы Барлас Камалов 1959 елда Рәйсә Билалова турында болай дип язган иде: «Менә сәхнәдә Татарстанның атказанган артисткасы Рәйсә Билалова. Ягымлы һәм көчле тавыш, һәркемне җәлеп итәрлек мөлаем йөз, бай мимика— Ә инде Алябьевның «Сандугач»ын җырлаганда тыңлаучылар таң кал дылар, гүя сәхнәдә җырчы түгел, табигатьнең мактанычы сандугач үзе дәртләнеп сайрый иде»... Филология фәннәре докторы, профессор Мөхәммәт ага Гайнуллин «Социалистик Татарстан» газетасының 1969 елгы 14 сентябрь санында Рәйсә Билалова иҗаты хакында зур мәкалә язып чыкты. Мәкаләсен ул «Татарстан сандугачы» дип исемләгән иде. 1965 елда Ленинградта татар әдәбияты атналыгы уздырылды. Атналык көннәрендә бео төркем язучылар, артистлар Киров исемендәге крейсерда Балтик диңгезе матрослары белән очраштылар. Очрашуда Татарстанның халык артисткасы Рәйсә Билалова да катнашты. Шушы очрашудан соң шагыйрь Мөхәммәт Садри. Рәйсә Билаловага багышлап, «Крейсерда сандугач» исемле шигырь язды... Кабатлау дисәләр диярләр, мин дә Рөйсәне сандугач дип атыйм, сандугач булгач, аны башкача ничек атыйсың?! Сандугач һәм крейсер... Биредә артисткага аккомпанировать итәргә рояль дә, пианино да куелмаган — корыч һәм тимердән ясалган крейсер бит ул. Ләкин сандугач кайда да сандугач булып кала. Чын мәгьнәсендә сәнгатькә гашыйк җырчы тиешле шартлар юк дип кенә җырламый каламы соң?! Җырлый һәм үзенең искиткеч мөлаем тавышы белән йөзләгән морякларны хәйран калдыра. Вакытлыча туып-үскән якларыннан, бала чактан күңелгә кереп калган татар моңнарыннан аерылган һәм туган як чишмәләренең агышын, урман, су буйларында сайраган кошлар җырын, яшьлек мәхәббәтләрен сагынган татар егетләре үзләрен туган өйләренә кайткандай хис итәләр. Мондый — тиешле шартлары булмаган урыннарда кайбер артистлар, бигрәк тә опера җырчылары, гадәттә, халык никадәр ялынып сораса да, җырламый. Син аңар рояль китер, рояль янына шәп пианист утырт! Юк, Рәйсә андыйлардан түгел. Син аны халык белән, музыка, җыр сөюче белән очраштыр гына — сәхнә юк, җил-яңгыр тия ДИА.ЗС, рояль яки пианино китер дип тормас, мөлаем гына елмаеп куяр да җырлап җибө^р. 1964 елда Казанга чит илдән бөр төркем туристлар килә. Алар шәһәрнең 1*рие. Даргомыжскийның •Су кызы». Планкеттның «Корневиль кыңгыраулары». Җ. Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясе... Рәйсә образдан образга үсә бара, иң җаваплы партичләр башкарырлык чыныгу уза. 1955 елның җәендә Польша Халык Республикасы Варшавада яшьләрнең һәм студентларның V Бөтендөнья фестивале булып уза. Фестивальгә безнең Татарстан вәкиле булып Рәйсә Билалова да бара. Анда ул татар халык көйләрен, композиторларыбыз С. Сәйдәшев, Н. Җиһанов, А. Ключарев, 3. Хвбибуллин әсәрләрен башкара. Рәйсә Билалова бу фестивальдән илһамланып, дәртләнеп, канатланып кайта Рәйсә көндәлекләр язарга ярата. Аның тормышындагы истәлекле көннәр турында көндәлегенә язып куелган төрле хатирәләре бар. Фестиваль көннәре турында Рәисәнең көндәлегенә мондый юллар язылган «...Мин Варшава фестивалендә үзебезнең татар кызлары кия торган милли киемдә йөрдем. Кайвакыт, үзебезнең делегация яшьләреннән аерылып, чит ил яшьләре арасында каласың, төрле телләрдә сөйләшүләр яңгырый, бер чит телне дә белмәгән килеш чит ил кешеләре арасында уңайсыз булып кит». Ләкин дуслык, туганлык телә һәр милләт өчен дә уртак Без елмаеп, күзләр белән көлем:ерәп аңлашабыз, автографлар бирешәбез. Чит ил яшьләре, минем СССР дан икәнлегемне белеп алгач, бик зур кызыксыну белән сораулар бирәләр. Киемнәрем, кайда эшләвем, кем булуымны сорыйлар. Казаннан килүемне, татар кызы булуымны әйткәч, татарча һәм русча автографлар язуымны үтенәләр Ә концертларда тамашачылар татар җырларын бик кызыксынып яратып тыңладылар, кайнар алкышладылар. Совет делегациясенең чит ил яшьләре белән очрашулары күңелдә онытылмаслык тирән тәэсир калдырды Миңа француз халкының тынычлык өчен керәшт» зур батырлыклар күрсәткән кыю кызы Раймонда Дьен белән очрашып сөйләшергә туры килде. Бу очрашулар, төрле халыклар музыкасын ишетү, аларның киемнәре, гореф-гадәтләре белән танышу — минем иҗат эшем өчен бик зур мәктәп булды » Фестивальдән кайткач. Рейс» зур дәрт белән яңа образлар иҗат итә башлый. Әле 3—4 ел гына эшләвенә карамастан, опера сәхнәсендә дистәгә якын кызыклы образлар иҗат итеп өлгергән Рейса Билаловага вакытлы матбугат та игътибар ит». «Татарстан яшьләре» газетасының 1957 елгы 8 март санында яшь артистканың беренче иҗат уңышлары хакында мәкалә басыла: «...Әнә шул миниатюр образларны, характерлары, социаль һәм психологик буяулары белән гаять төрле булган сәхнә портретларын иҗат итү артистканың иҗат лабораториясен дәрес сайлап алынган күп кенә вак детальләр, штрихлар белән баетты. Нәкъ әнә шул чорда артистка үз сәләтеннән, үз темпераменгыинич дөрес файдалану, сәхнәдәге уенны спектакльнең логик агышына буйсындыру кебек уңай сыйфатларны үзләштерде...» Рәйсә Билалова иҗаты торган саен камилләшә, байый бара. 1956—57 елларда инде ул опера спектакльләрендә иң җаваплы партияләрне уйный башлый Вердинең • Риголетто» операсында Джильда образы шундыйларның берсе Бу катлаулы классик партия яшь солистка өчен зур сынау була. Ул вакытта сәхнәгә беренме чыккан гүзәл кыз Джильданы опера сөючеләр бүген до сокланып искә алалар. Гади геиә яшь кыз югары даирәдән чыккан егеткә гашыйк була. Мәхәббәте аның гаять көчле һәм искиткеч саф. Хәтта җилбәзәк һәм бозык күңелле герцогка уенчык булганлыгын аңлагач та РойсәДжильданың мәхәббәте сүрелми. • бәлки аның йөрәге әрнү һәм газап белән тула Джильда, шушы олы мәхәббәтенә тугры калган хәлдә, герцогның гомерен саалап калу өчен, беле торып үлемгә бара. Н^ырчы бу образны бетен каршылы'ы. катлау вы Г Ө Л ШАТ ЗОИНА ШЕНА ф САНДУГАЧ психологик халәте белән җанлы итеп күз алдына китереп бастыра. Билалова башкарган Джильда яшьлек романтикасы белән сугарылган, балаларча беркатлы, самими, саф күңелле, шул ук вакытта зур газап, тирән кайгыларны да кичерә ала торган көчле ихтыярлы кыз. Р Билалова Алтынчәч ролендә. да, Рәйсә Билаловага Н. Җиһановның «Алтынчәч» операсындагы Алтынчәч партиясе тәкъдим ителә. Бу Рәйсәнең үзебезнең милли операдагы беренче зур иҗат эше иде. Заманында әлеге партияне Галия Кайбицкая, Шәфика Котдусовалар кебек опера мастерлары башкарган. Рәйсә өстенә гаять авыр һәм җаваплы эш йөкләнә. Ул нишләр? Моңарчы иҗат иткән артисткаларны кабатлап кына калмасмы? Үз Алтынчәчен иҗат итә алырмы?.. Шундый борчулы уйлар Рәйсәгә тынгылык бирми. Ниһаять, эзләнүләр, тырышулар бушка китми. Аңа кадәр Алтынчәчне җырлаган мастерларның тәҗрибәсен үрнәк итеп алган хәлдә, Рәйсә сәхнәдә үз Алтынчәчен тудыра. Аның Алтынчәче — гаять сөйкемле, нечкә күңелле, татар кызларына хас мөлаем, шул ук вакытта авырлыклар алдында сыгылып төшми торган нык рухлы кыз. Рәйсә Алтынчәчне шулай сурәтли ки, Алтынчәч әкиятчә сихри дә, реаль тормыштагыча гүзәл дә булып чыга. Лирик эпизодларда, Җик мәргәнгә булган мәхәббәтен аңлатканда, Рәйсәнең тавышы йомшак, нәфис, саф һәм тигез агышлы. Ә инде киеренке драматик эпизодларда Рәйсәнең тавышы тирән кичереш, көч белән яңгырый. Якты идеалларга омтылучан, халык бәхете өчен көрәшне гәүдәләндергән онытылмас бу образны бөтен тулылыгы белән ачуы өчен тамашачылар Рәисәне кайнар алкышлар белән котлыйлар. Операның авторы күренекле композиторыбыз Нәҗип Җиһанов артисткага чын күңелдән рәхмәт әйтә һәм әсәренең клавирына: «Искиткеч тавышлы Рәйсәгә, инде кечкенә түгел, ә бәлки зур һәм мин тыңлаган иң яхшы Алтынчәчкә истәлек булсын. Сәламәтлек һәм озакка сузылган иҗат эшендә уңышлар телим»,— дип язып, Рәйсәгә бүләк итә. 1957 елда Мәскәүдә уздырылган татар сәнгате һәм әдәбияты декадасында инде Рәйсә Билалова безнең опера сәнгатенең төп иҗат көчләреннән берсе буларак катнаша. Декада вакытында ул татар һәм башка милләт операларында җаваплы рольләрне башкара, күп кенә концертларда чыгышлар ясый. Аның иҗатына үзәк матбугат битләрендә дә югары бәя бирелә. Декададан кайткач, хөкүмәтебез артистка Рәйсә Билалованы, татар сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен, «Почет билгесе» ордены белән бүләкли. Рәйсә Билалова адресына илебезнең төрле почмакларыннан һәм чит илләрдән бик күп хатлар килә. Фестивальдә танышкан дуслар яза, музыка сөючеләр яза. Ә кайбер хатларда яшь музыка сөючеләр ничек опера җырчысы булырга дип киңәш сорыйРәйсә Билалова бервакытта да үз тавышының колоратура руладаларын, ягъни халык теле белән әйткәндә, челтерәп, сайрап жырлый алуын үз максат итеп куймый, тавышының һәр мөмкинлеген урынлы файдалана. Джильда партиясен башкарганда бу бигрәк тә нык сизелә. Рәйсә-Джильда герцогка булган көчле мәхәббәтен эчке саклык белән кыюсыз гына белдерә. Бу күренештә аның тавышы йомшак, нечкә борылышларга гаять бай. Ә инде герцогның хыянәтен белгәч, Рәйсә-Джильда тавышында көчле, горур аһәңнәр яңгырый. Бу рольдән соң аңа яңадан-яңа җаваплы партияләрне ышанып тапшыралар. Татар дәүләт опера театры яңа бинага күчеп, 1957 елгы яңа сезонын ачкан ГОЛ ШАТ ЗОННЛШКВЛ ф САНДУГАЧ ♦ Рәйсә Билалованың опера театры сөхнссендәгэ их,аты турында күп язарга момкин булыр иде. Безнең татар халкын опера кебек зур музыка сәнгатенә якынайтуда, опера сәнгатен гади татар тамашачысына аңлатуда Рәисәнең хезмәте игътибарга лаеклы. Безнең милли операларыбыз, милли музыкаль комедияләребез кызганычка каршы, аз, шулай де халкыбыз опера сәнгатем аңлап, яратып бара. Гади генә хезмәт кешесенең, мәсәлән, «Алтынчәч» операсына килеп, Рәйсә Билалоза башкарган Алтынчәчне, Фәхри Насретдинов башкарган Җик Мәргәнне, Мөнирә Булатова башкарган Тугзакны яратып каравы бик күңелле күренеш. концертларда арияләр, дуэтлар башкара, зур осталык белән композиторларыбыз әсәрләрен башкара. Аның башкару манерасына, киң диапазонлы тавышына С. Сәйдәшев, Н. Җиһанов, М. Мозаффаров, А. Ключарев, Җ. Фәйзи, 3. Хә- бибуллин, С. Садыйкова, Б. Мулюков әсәрләре якын. Рәйсә Билалованың концерт программаларында татар һәм башкорт композиторларының әсәрләре белән бергә, СССР халыклары композиторлары җырлары, Европа халыклары музыкасы зур урын тота. Рәйсә шәһәребезнең завод-фабрикаларында, мәктәпләрендә күп чыгышлар ясый, еш кына республикабыз районнарына, авылларына гастрольгә чыга. Театр гастрольдә йөргәндә, «Советская Кубань» газетасының 1962 елгы 6 сентябрь санында зур мәкалә басылып чыга. Мәкаләдә Рәйсә Билалова турында болай диелә: «Татарстанның атказанган артисткасы Рәйсә Билалова иҗат иткән Алтынчәч искиткеч гүзәл. Җырчының тавышы нәфис һәм чиста, якты интонацияләре белән аерылып тора. Рәйсә Билалова үзенең гадилеге, самимилеге белән, образны җиңел башкаруы белән тамашачыны җәлеп итә, партиясендә иң авыр урыннарны да ул уңышлы башкара ала»... Рәйсә Билалова елдан-елга үзенең башкару осталыгын камилләштерә бара. 1964 елда хөкүмәтебез аңа Татарстанның халык артисткасы дигән мактаулы исем бирде. Хәзер аның талантының иң камилләшкән чоры. Халкыбызның сандугачы Рәйсә Билалова үзенең күпкырлы иҗаты белән тыңлаучыларга һаман әле җан азыгы, эстетик байлык бүләк итәр, тормышыбызны ямьләп бар тавышына сайрар, опера спектакльләрендә яңадан-яңа образлар иҗат итәр дип өметләнәбез. Рәйсә Билалова, артистлык эшчәнлеге белән бергә, күп кенә җәмәгать эшләре дә башкара. Берничә чакырылышта ул Казан шәһәр советы депутаты булып сайланды. Җәмәгать эшләрен ул бик бирелеп һәм теләп башкара. Рәйсә Билалова—Татарстанның атказанган артисты, танылган гобойчы Мөбәрәк Батталовның тормыш иптәше. Аларның музыкага гашыйк Әминә һәм Наилә исемле ике кызлары үсеп килә. Рәйсә семья мәшәкатьләреннән зарланмыйча иҗат дәрте белән яна, яңадан-яңа җырлар өйрәнә, яңа операларда кызыклы һәм тулы канлы образлар иҗат итү турында хыялланып, канатланып яши. Р Билалова Джульетта ролендә. лова, Гуионың «Ромес һәм Джульетта», Вердинең «Риголетто -, Россининең «Сеьиль чәч алучысы», Сметананың «Сатылган кәләш», Чайсогскийның «Пики дамасы», рус телендә барган башка о-ераларза уйнег рус тамашачыларының да игътибарын казанды. Опера сәхнәсендәге иҗаты өстенә, Рәйсә Билалова зур концерт эшчән- леге дә алып бара. Эстрадаларда, радио