Поэзия
Күкрәгемнән йпрәгемне алып. Мәжнүн Аерәген к>йдым Р, Харисоо. • Муенымнан Башымны алып. Электрон-исәпләү машинасы куйдым, Иңнәремнән Кулларымны алып. Күтәрү краннары куйдым, Күкрәгемнән Үпкәмне алып, Компрессор насосы куйдым. һәм җирдәге һәр кешедән Кечле булдым. Акыл әйтте: «Әгәр үзең булып каласын килсә. Үз әгъзаларыңны кире куй!» — диде. Мин шулай эшләдем дә. Ачуланган минутта Түзеп тормам. Тагын тик бер тапкыр Купшы сүзләр белән ялтыра — Пычак кебек үткен шигырь белән Мин суярмын сине, халтура. Рөсгәр Борыиборыигыдан таулар баек, үзән жнрләр — түбән Р. Га/иуллш». Балыклар гел суда. Ә кошлар — һавада. Кавын пешә җирдә, Ә коймак — табада. Борын-борынгыдая Ак әйберләр ап-ак. Ташлар гелән каты. Ә мамыклар — йомшак. Мачыга эт дошман, Ә этләргә мачы. Кәнфит һәр чак татлы, О, борычлар— ачы... Идрис Туктар Җөмләләр Хакыйкатьне алдау-йолдау юллары белән алдап та, юллап та булмый. Туры сүзгә осталык кирәкми, кыюлык кирәк. Мәхәббәт сагышын үстереп була, үтереп булмый. Кесә үзеннән алуны яратмый, үзенә салуны ярата. Берни чәчмәсә дә, ура бирә. Мәхәббәтле — чын бәхетле, мәхәббәтсез — иң зур бәхетсез. Күзсез бүкәннең күзсезлегенә гаҗәпсенеп, күзле бүкәннең күзе шартлаган. Роман яки поэма язарга өйрәнгәнгә кадәр, иң башта укучыларны кызганырга өйрән. Сөйли торсын оратор, кирәгеңне ала тор. Тәҗрибәсез оптимист: «Са-а-алып — са-а-алып җибәрәм дә ба-а- арып — ба-а-арып төшәм!» — Мин акыллы,— дигән акыллы кешене очратып буймаган кебек,— мин юләр,— дигән юләрне дә очратып булмый.