КӨТЕП АЛЫНГАН СҮЗЛЕК
китап сөючеләргә яна сюрприз итеп, нәшрият «Татар теленең диалектологик сүзлеге»н чыгарды. Дөньяга килгән тагын бер капиталь хезмәтне «Төкле аягын белән!» — дип дулкынланып кулга алабыз. Зәвык белән бизәлгән, яхшы төпләнгән, жыйнак хәрефләр белән жыелган 650 битлек саллы бер китап. Ашыга- ашыга битләрен актарабыз: әле беренче танышуда ук эчтәлеге бик бай һәм күп яклы икәне күзгә бәрелә. Иң элек сүз башында татар теленен диалектологик сүзлекләрен эшләү тарихы (18 гасырдан алып бүгенгәчә) кыскача яктыртыла, бу сүзлекнең чыганаклары күрсәтелә. Конкрет мисаллар белән бик кыска һәм төгәл итеп, мондый төр сүзлек төзүнең төп принциплары анлатып бирелә. Сүзлекне татар теленен урта һәм көнбатыш диалектларының сүз байлыгы тәшкил итә. Баш сүзләрнең мәгънәләре, үз телебездә төгәл аңлатылганнан сон. кыскача гына русча ла белдерелә. Мәсәлән: АЙЫР КУЗН. япь (развилка, развилина у вилы и т. п.). Синэкяен бер айыры сынган. АЙЫРА НОКР. бигрәк тә (тем более, тем паче). Аштан сынра айыра эчәсе килергә тийеш. АЙЫРЫ МИНЗ. 1. аерым (отдельно, особо, самостоятельно). Алар айыры тордолар... Менә бу алым — рус телендәге аңлатмалар, кирәк икән реаль энциклопедик белешмәләрдән дә тартынмау — сүзлекнең гыйльми кыйммәтен, куллану даирәсен тагын да арттыра. Сүзләрнең әйтелешен төгәлрәк белдерү өчен, къ-гь-w һәм йа-йә-йу-йу-йы-йе кебек бик жнңел һәм уңайлы транскрипция билгеләре кулланылган. Мәсәлән: ангъару (аңлау, төшенү), къакълау (чагу, чәнчү), бала бәчгетү (тирбәтү), йалау (элгеч, элмәк), йәшенү (яшеренү), йезелү (өзелү), йере (эре), йүләү (тегү) һ. б. Сүзлектә тулаем 14 меңләп сүз (тамыр, ясалма, кушма, парлы һәм тезмә сүзләр) һәм тәгъбир тупланган булып, аларнын шактый өлеше күп мәгънәле (мәсәлән: а йаз — 10. бирнә — 7. йантык сүзенең 11 мәгънәсе теркәлгән) һәм һәр мәгънәсе җитәрлек мисаллар белән расланган. Моның өчен еш кына жыр, такмак, мәкаль, фразеология кулланылган. Бу исә сүзлекнең сыйфатын, байлыгын, күп төсле-төсмерле булуын тагын да арттыра төшкән. Мәсәлән: АРДАКСЫЗ (кадерсез): Ардаксызның аркасы туза, йснгәсезнсн йене туза (әйтем). ЧЕБЕЛДЕК (чыбылдык): Чебелдек кенәм чып-чывар. Чебеннәр кунса, кем кывар (борынгы жыр). Әүвәлге телебездә булып та. хәзер исә сөйләшләрдә генә сакланып калган никадәр сүз-тамырлар очрый! Мәсәлән абрау (коткару, саклау), ардакъ (кадер), ал ыс (бик ерак), а р гыш (туй кунаклары, кәрван), белекле (белемле), б и л ә. б ө й л ә — бу илә (болай), шилә (шәйлә —шу илә. шулай), ирмәк (кызык) һ. б. Әдип күзлегеннән караганда, боларнын борынгы тормышны сурәтләү, тарихи романнар язу өчен нинди кыйммәтле «төзү материалы» икәнлеге ачык булса кирәк. Телебезнең күркәм бер үзенчәлеге булган агач-богъач, алматилмә, къаргъа-къоза н... кебек парлы К сүэлзр дә монда искиткеч күп очрый’ Болар 5ары:ы борынгы язма истәлекләрне тих- ®*ргәндә. этимологик сүзлек төзегәндә кыйммәтле чыганак булып хезмәт итәчәк. Жайдакъ (в-адннк), элемтә (связь), бөҗәк (насекомое), оныкъ (внук), мизгел (момент) кебек сүзләр вакытында төрле сөйләшләрдән алынып әдәбиләпгкән иле Киләчәктә, һичшиксез, бу сүзлектәге сүзләрнең дә шактый өлеше гомум кулланышка кереп китәр. Анда моиа лаек булырдай сүзләр байтак. Мәсәлән; ару (чиста, пакь), иркәк (самец), йапаи (буш дала), йатъа (чит. ерак җир), оиыкъа (внучка), тудыкъа (туганнан тугай), отры (һаман саен) һ. б. Ә инде балык, җәнлек, кош- корт, үсемлек исемнәре, авыл хуҗалыгы һәм көнкүреш төшенчәләреннән әдәби телгә алынырлык мөһим атамаларны тагын да күбрәк күрсәтергә булыр иде. Кыскасы, сүз җитмәүдән йөдәгән тәрҗемәче һәм журналистларга, гомумән барлык каләм әһелләренә бу хәзинәдән сайларлык материал байтак табылачак. Сүзлектә татар халкынын төрле төркемнәренеи этнографиясенә (кием-салым, бизәнү әйберләре, ашсу, азык-төлек, мифология, им-том, дәвалар, һөнәр-кәсепләргә һ. б ) кагылышлы бик күп атама һәм белешмәләр теркәлгән. Мисалга календарь һәм вакыт төшенчәләреннән генә беркадәресен күрсәтеп үтик; билек ае (5 ай), буш ай: кае ыс ай ы, келәү ай ы, кырлач айы (ягъни кышкы челлә), наруа (нәүрүз) айы (борынгы яиа ел башы), с а б а я айы. урак айы; атна, aria кич. кечатна, атнакөн, атна рас, атнарты, къанкөн, йома, ара, чор. бер к a w ы м. кайкөнһ. б. Кушымта өлешендә, меңгә якын үсемлек атамалары тупланып, аерым сүзлекчә итеп эшләнгән. Латинча төгәл фәнни термины һәм диалектлардагы мәгънәдәшләре дә күрсәтелеп, еш кулланыла торганына җибәрү кайтару юлы белән һәр үсемлек-үлән хакында дөрес төшенчә бирелә. (Ботаника терминологиясен тәртипкә салу өчен бу гаять мөһим бер тәҗрибә) Урта һәм көнбатыш диалектлар турында кыскача, әмма эчтәлекле белешмә (612-640) шулай ук бик урынлы. Ахырда төп әдәбият (641—643) һәм сөйләшләриен географик таралышын күрсәткән карта бирелә Шулай итеп, сүзлекнен эчтәлеге белән җентекләп танышып чыккач, халкыбыэнын телен, гореф-гадәтен, матди һәм рухи культура традицияләрен аклаган һәркемнея күңелендә җылы бер хис уяна. Бик хаклы горурлык тойгысы бу. Чөнки тел безнең тарихыбыз да, бүгенге тормыш, эш һәм иҗатыбыэнын нигезе дә. Икенчедән, бу хезмәтнен дөньяга чыгуына теге я бу дәрәҗәдә катнашы булган кешеләргә — сүз исемлекләре тапшырган галим, язучы, тәрҗемәче һәм журналистларга, укучы, укытучы, студент һәм аспирантларга, авыллап язышып торучы һәвәскәрләргә (болар сүз башында исемләп аталганнар) һәм, әлбәттә, авторлар белән редакторларга. Институтның гыйльмн-техннк көчләренә, нәшрият хезмәткәрләремә рәхмәт тойгысы туа. Батырлык, фидакарьлек, зур хезмәт нәтиҗәсе бу. Шулай ук монда дяалегголопгя- безнсн һәм сүзлекләр төзү тәҗрнбәсенен 16 гасырдан алып бүгенгәчә үсеше дә чагыла Сәгыйт Хәлфнн (урта диалект). Дамаскин (көнбатыш диалект). И. Гига нов. Н. Б. Атпометов (көнчыгыш диалект), А. Троянский. Н. П. Остроумов. А. Воскресенский. К. Насыйри. С. Рахманкулов. Л. Җэләй һ б хезмәтләре төрле урында бик хаклы искә алына, тәкъдир ителә. Хәзерге диалектологиянең колачы аеруча киңәйде. Сүзлек төзү белән бергә, диалектологик атлас өчен дә материал җыела Дистәләрчә өлкә, меңләгән авыллар буйлап, елның вакыты һавасына карамыйча, аркага биштәр, кулга каләм дәфтәр алып йөргән «илгизәр диалектологлар* гаскәре күз алдыннан үтә.. Аннары кышкы төннәрне көнгә ялгап, ал-ял белмичә тупланган материалны тәртипкә салу, сүвлек таэү_ Ниһаять, кулъязма тәмам, ул матбугат йорты редакцияләремә килеп керә_ Татар теленеп төрле сүзлекләре республикада гыяа түгел, бөтен союз (хәтта чят ил) фәнни җәмәгатьчелеге тарафыннан да түземсехзек белән көтелүе, Казанның данлы тюркологик традицияләрен лаеклы дәвам иттерү кирәклеге, мәгариф культура практикасы өчен дә зарур булуы һ. б. лар аңлатылгач, гадәттә, кулъязма матбугатка кабул ителә. Инде барсы да ал гөлме? һич юк! һәр сүз, җөмлә вә тәгъбир өчен авторлар беләи рсдакторлзр арасында «принципиаль», «аяусыз» көрәш-тартышлар гадәттәгечә дәнам итә әлс Ике тараф та үз ягыннан хаклы кебек. Редактор, билгеле, кыскарту ягын каера Авторлар- «Монда ла кермәгәч, бу сүзләр кайчан чыгар*» лиләр Сүзлек эше әнә шундый объектив вә субъектив кыенлыклар белән бәйле. Моңа мәгърифәт дөньясын күптән төшенгән бер шагыйрь 18 йөздә үк: Әгәр берәү газапка хөкем ителсә. Мескеннең башына зур кайгы көтелсә. Себергә дә сез аны озатмагыз. Тар караңгы зинданга да япмагыз — Кушыгыз аңа телнең лөгатен төзергә, Иң кыен җәза булыр бу гомергә! — дип язган. Ни булса да булган, әмма диалектологик сүзлек инде безнең кулда! ...Әлбәттә, мондый зур. четерекле эштә кайбер кимчелек, төгәлсезлекләр булмый калмас. Тик. бәхеткә каршы, аларның күбесе сүзлекнең техник ягына кагыла. Мәсәлән, транскрипция билгеләре кулланылгач, гадәттәге алфавит тәртибе үзгәрә, димәк, аны махсус күрсәтү яхшы булган булыр иде. Сүзлек мәкаләсе бик бай һәм күп мисаллар белән нллюстрацняләнгән, дидек. Әйе. Ләкин аларны күргәзмәлерәк, ачыграк итеп бирү өчен, шрифт төрлелегеннән файдалану җитенкерәми. Мисаллар (күпләгән җөмлә, җыр. мәкаль, әйтемнәр) аңлатма белән бертөсле үк һәм бик вак хәрефтән җыелганнар, бу исә укырга-аерырга бик читен. Гадәттәге «Эчтәлек» битенең булмавы да җансыз. Диалекталь сүзне ана иң якын торган, табигый, жинел һәм гомум аңлаешлы әдәби сүз белән генә төшендерәсе урында бик ерак һәм тар кулланышлы диалекталь сүзгә җибәрү очраклары мәшәкать тудыра. Мәсәлән: ШЫПША. к. азман 1 (шөпшә диелсә һәркем аңлар иде). ШӘРКЕ минз.к. сыпкылы (шапшак, пычрак, җыймаган дияргә мөмкин) һ. б. Ш. кебекләр. Мондый очракта (икенче сүзләргә җибәргәндә) кайчак мисал бирелми, димәк, аңлатырга тиешле сүзнең мәгънәсе, кулланышы расланмый, аныкланмыйча кала. Касыйм, гәйнә сөйләшләренә караган кайбер мисал, җөмләләрнең үзләренә дә енрәк булса да аңлатма кирәк булыр иде. Алынма сүзләрнең (рус-европа, гарәп-фарсы, угро-фин телләреннән алынмаларның) чыганагын күрсәтү сүзлекнең фән ни-теоретик кыйммәтен арттыра. Мондый белешмәләр, башлыча, дөрес билгеләнгән. Әмма: ШАЙ I (русча «чәй» сүзеннән)... кебек бер-нке сүзнең генә чыганагы ышандырмый, чөнки татар телендә аның фонетик вариантлары: шайы, шән-шай<ошай/якн: тия, тыя. тоЖтоела кебек семантик параллеле бар. Рус телендәге сүз белән тышкы ошашлык очраклы туры килү генә мөмкин, эчке семантик модельләрнең, оядашлык һәм сүз ясалу бәйләнешләренең исә дәлилләү көче зуррак. Сирәк булса да аралау, арата, арпа, ачыргалану, бирнә, борсалану, чабалану... кебек әдәби һәм гомумсөйләү сүзләренең мәгънәләре күренгәли (боларның диалекталь төсмере юк. һәр диалектта очрарга мөмкин). Тик ялгыш акланмасын: бу артык ду куптарырлык, сүзлекнең бәясен төшерерлек нәрсә түгел. Бердән, аларның кайбер мәгънәләре диалектларда гына очрый. Икенчедән, шундый әдәби сүзләрнең дә диалекталь таралышын күрсәткән махсус сүзлек кирәк. Чөнки төгәл-тарихи тикшеренүләр өчен, әдәби тел сүзлегенең диалекталь базасын, ягъни кайсы диалектлар нигезендә оешуын аныкларга кирәк була... Китапның бизәеше әйбәт, мәсәлән, титул битләре җитди академик стильдә бирелгән (шулай да тышлыктагы артык кычкырып торган эре хәрефләр публицистик әсәр өчен яраклырак булыр иде; диалек тологик дип аеру да бик үк төгәл түгел). Гомумән алганда, соңгы елларда Казан басмаларының графикполнграфик эшләнешендә кимчелекләр булгалады. Матбугат битләрендә һәм киң җәмәгатьчелек тарафыннан урынлы искәртүләрдән соң, хәзер сыйфат ягы яңадан күтәрелешкә таба үзгәрә. Мәсәлән, фәнни- техник редакциядән чыккан сүзлек, альбом һәм фәнни хезмәтләрнең тышкы күренеше үк елдан-ел яхшыра бара. Бу да бик әһәмиятле, әлбәттә™ Әйтелгән искәрмәләр һич тә сүзлекнең бәхәссез кыйммәтен инкарь итми Алар сүзлекне тагын да яхшырту теләге белән белдерелә, һәрхәлдә, авторлар сүзлекнең яңа, тагын да тулырак басмасын чыгару өстендә эшләрләр дип ышанабыз.