ДАВЫЛЛЫ ЕЛЛАРДА ТУГАН ДУСЛЫК
1918—1919 елларда язучы Шамил Усманов 111 Интернационал исемендәге легионның комиссары булып хезмәт итә Составында руслар, татарлар, венгрлар, немецлар, поляклар һәм башкортлар булган күп милләтле ул легион сугышчылары, революция казанышларын яклап, гражданнар сугышы көннәрендә иңгә-иң торып көрәшеп йөриләр Менә шул давыллы елларда Шамил Усманов легион дагы венгрлар белән дә якыннан дуслашып китә Ул дуслыкны соңыннан да өзми. сугыш беткәннән соң да хатлар аша алар хәбәрләшеп тора Түбәндә без Шамил Усманов хатларының берсен — венгр Меса- рошка язганын урнаштырабыз Бу хат 1930 елның 2 декабренда •Урак һәм чүкеч* исемле венгр журналында басылып чыккан Та тар телендә беренче тапкыр басыла. РЕДАКЦИЯ. «Кадерле Мееарош! Өле шушы кеннәрдә генә эсперанто журналларның берсендо, очраклы рәвештә. мин синең фамилияңне күреп алдым. Ничек шатланганымны белсәң иде: күптән югалган абыемны тапкандай булдым. Без бер-беребездән аерылышканга унике ел вакыт үтте бит инде!- Синең белей бер күрешеп, кулыңны кысып, аркаңнан кагып, кызыклы һәм матур итеп русча еей- лешуеңно тыңлыйсым килүен белсәң иде. Әмма бу мемкин нәрсә түгел шул. Безне тимер чыбыклы һәм капиталистларның кораллы сакчылары белән уратылган ил чикләре аерып тора1 Ләкин ут һәм үлем эчендә сыналган дуслыкны бернинди тимер чыбык та әзә алмый. Үзеңнең сугышчан иптәшеңнән һәм Советлар Союзындагы дустыңнан сәлам сиңа! Син исән икен Мееарош! Ә безнең бүтән иптәшләребез: Фекет, Кертес, Ковач һәм башка бик күпләрнең хәлләре ничек! Исәннәрме алар әллә фашистлар аларны тирмәгә яптымы! Узган жейде миңа Терксиб тимер юлы буйлап барырга туры килде. Янсан станциясенә җиткәндә поезд барышын акрынайта теште Таң сызылып килгән чак иде ул. Вагон тәрәзәсе тәбене таянып, моннан унике ел элек без ек бандитлар белән сугышып йергән урыннарны карап бардым. Ихтимал, син августның унәченче кенен — хәерсез санны онытмагансың ела. Хәтереңдәме, транше яларга посып, безнең икенче рота ак офицерлар батальонын кетеп торган иде. Теләсә кайсы минут эчендә дошманга каршы ут ачарга әзер булып, күзләребез авыртыр чиккә җиткәнче кетеп-күзәтеп торган идек бәз ул чакта. Таң ата башлаган вакытта тимер юлдан, соры хәшәрәт сыман булып, бронепоезд киләп чыккач, без аңа шундый итеп ут яудыра башладык — ул түзә алмыйча чигенергә мәҗбүр булды. Шул чак кыска гына команда тавышы яңгырады, окоплардан чыгыл, рота атакага күтәрелде. Озын офицер шинеле кигән Белевич, ау- лына төтенләп торган пистолет тотып, иң арттан чаба һәм. ясалма барьерларны утчан кебек ансат кына итеп, мәетләр өстеннән сикереп-сикереп бара иде. Алланып кояш чыкканда мин шул урыннарны яңадан күрдем һәм, нәкъ тере кешеләр булып, күз алдыма үзебезнең легиондагы иптәшләр килеп басты... Станциядә бераз тукталып торгач, паровоз кычкыртып куйды һәм, истәлекле сугыш кырын артта калдырып, поезд мине алга таба алып китте. Без Мартук станциясенә килеп туктадык. Анда тракторлар һәм авыл хуҗалыгы машиналары төягән берничә состав тора иде. Әйтергә генә ансат бит, Месарош: кайчан гына әле кан белән капланган һәм бер нәрсәсе белән дә игътибарга лаек булмаган Тургай хәзер якын киләчәктә илгә миллионнарча тонна икмәк бирәчәк зур дәүләт хуҗалыгына әверелгән ләбаса! Месарош дустым! Синең турыда уйлаганда безнең үткән матур тормышыбызның тагын бер эпизоды күңелемә килеп төшә. Хәтереңдәме, Оренбургка ясалган уңышсыз һөҗүмнән соң, безнең часть Тургай далаларында адашып калган Дальный Нагорныйда ялга туктаган иде. Көннәр коточкыч салкын, крестьян өйләре түбәләренә тикле карга батып утыралар. Көн бик тиз караңгылана, ә кич утырырга керосин юк иде. Шуңа күрә без, өннәрендә яткан аюлар кебек, кичләрен караңгы өйләрдә утыра идек. Шундый кичләрнең берсендә мин синең янга, рота канцеляриясенә бардым. Консерв банкасыннан ясагаи лампа янына берничә кеше җыелган. Син шунда яшь кенә бер рота командирына, кыэып-кызып, Австро-Венгрия монархиясендә граждан- нао сугышы булуның котылгысыз икәнлеген аңлатып торасың, ә ул, сиңа каршы килеп, әлеге илләрдә демократия шул тикле алга киткән ки, барлык мәсьәләләрне дә парламентта күпчелек тавыш бирү юлы белән хәл итеп булачак, дип үҗәтләнеп маташа иде. Шунысы кызык: ул яшь егет кайда икән хәзер, үзе мактаган демократиянең рәхәтлекләреннөн файдалана аламы икән? Хәтеремдә, ул чакта мин дә бәхәскә катнашып, безнең Советлар тиздән шундый промышленность булдырырлар, аның янында капиталистлар техникасы бөтенләй кечерәеп калыр, дип расларга тотынган идем. Син дусларча минем аркамнан кагып куйдың да: — Борчылма, Шамил, без ул көннәрне үз күзләребез белән күрербез әле, менә мин әйтте диярсең!— дидең. Дөресен әйтим, ул кырыс елларда мин иртәгәге көн турында бөтенләй уйламый идем диярлек. Мин җиңәчәгебезгә ышандым, әмма исән калачагыма бик үк ышанып җитми идем. Журналда синең исемеңне күргәннән соң, тизрәк теге чакта әйткән сүзләреңнең тормышка ашканын сөйлисем килде. Дәрес, без әле ул чакга сукыр лампа яктысында күрергә хыялланган биеклекләргә үк менеп җитмәдек җитүен. Ләкин без авыр хезмәт һәм кыенлыклар аша бара торган ул матур киләчәк һаман саен реальрәк була бара һәм моның шулай икәнлеген безгә карата сыйнфый нәфрәттән сукырайган кешеләр генә күрми. Безнең илдә барган грандиоз төзелешләр, инде эшкә үк керешкән гигант заводлар. үсеп баручы шәһәрләр һәм яңарып килүче авыллар турында сөйләп тормыйм мин. Болар турында син коммунистик матбугаттан укып та белә аласың. Үземнең көндәлек тормышымда очраштыргалый торган вак-төяк күңелсезлекләр хакында да язып тормыйм. Алары артыгын вак һәм күңелсез булыр иде. Мин сиңа башка нәрсә турында сөйләмәкче булам. Гражданнар сугышы ахырында мин Казанга эләктем. Ул елларда Идел буенда коточкыч ачлык хөкем сөрә иде. Бар нәрсәләрен дә аллага ышанып тапшырырга гадәтләнгән татар крестьяннары корылыктан соң бер валчык икмәксез калдылар. Районлап-районлап ачыга башладылар. Кешеләр ачлыктан шешенәләр һәм урамда барган җирләреннән егылып үләләр иде. Менә шул вакытта, ярдәм сорап. Совет хөкүмәте бөтен дөньяга, барлык кешелек дөньясына мөрәҗәгать итте. Күп кенә капиталистик илләр продуктлары күплектән шартлап ярылырга җитешкән: икмәкләрен кая куярга белмиләр, яндыралар, елгага ташлыйлар һәм дуңгызларына ашаталар иде. Ләкин алар ачтан үлеп баручы кешеләргә бер сынык икмәк тә бирмәделәр. Ул бәхет- сезлекне без үзебез җиңеп чыктык. Авыр заманалар үтте инде. Моннан сигеэ ел элек ачлык һәм бөлгенлек хөкем сөргән ул җирләрдә хәзер алтын башаклар үсеп утыра. Крестьяннар бетен авыллары белән колхозларга керәләр, тракторлар машиналар сатып алалар, яңа тормыш төзиләр. 1929 елда мин Мәскәүгә күчтем, квартира алдым. Ике йез квартиралы яңа йортта яшим: водопроводы да, ваннасы, радиосы, телефоны да бар. Квартиралар газ ягып җылытыла. Башкалабызда кварталы-кварталы белән шундый яңа йортлар төзелә Беләм, Месарош, син минем эшләрем белән кызыксынасың инде. Үземнең төп эшемнән тыш, мин Мәскәү губерна эсперанто комитетында (эсперанто телен мин бетен нечкәлекләре белән беләм) эшлим, язучыларның профсоюз җирле комитеты члены, үзебезнең ЖЭК та идарә члены, Фәннәр Академиясе каршындагы СССР халыклары әдәбияты секциясендә, «Красный богатырь» заводында һәм башка кайбер заводларда түгәрәкләр белән җитәкчелек итәм. Ә үзем Язучылар союзында оештырылган тарихи материализм һәм партия тарихы түгәрәкләренә йөрим. Күрәсең, эш җитәрлек. Көннәр шул кадәр тиз үтә, хәтта истәлекләр турында уйланырга да вакыт калмый. Без инде Октябрьның унөченчесен бәйрәм итәбез. Хәтерлисеңме, Октябрьның беренче еллыгын бәйрәм иткәннең икенче көнендә Яисан станциясендә казак бандаларының котырынган атакаларын кире каккан идек? Шунда алар безгә ачуланып: — Ну, кызыллар, Октябрьны бүтән күрә алмассыз инде! — дип җикеренгәннәр иде. Ялгышканнар ул сатлык җаннар! Унөч еллыгын бәйрәм иттек инде һем тагын ике елдан унбишенчесен каршылаячакбыз! Бу бәйрәмне каршылаганда мин үземне һәрвакыт курьер экспрессында утыргандай хис итем. Үз максатыбызга тизрәк барып җитәр эчен, без баш әйләндергеч тизлек белен алга чабабыз шикелле. Безне иҗади хезмәт һәм энтузиазм тулы искиткәч матур тормыш кете. Өй, дустым, бу энтузиазмның кәчен һем кешеләргә ничек тәэсир итүен белсәң иде син! Октябрь тантанасын мин хезмәт ударниклары бәйрәмендә каршыладым. Удар бригадаларын ничек бүләкләүләрен күрдем мин анда. Шул чакта нинди хисләр кичергәнемнө ничек сейлеп бирим икән сиңа! Андый хисләрне мин бары тик фронтта җиңү батырларын бүләкләгән вакытта гына кичергән идем шикелле. Гафу ит, дустым, шушының белен тәмамлыйм Синнән җавап кетем, тагын да җентеклерәк итеп хат язарга вәгъдә итәм. Кулыңны каты ител кысып калам Шамил Усманов.в