ЧЫН ШИГЪРИЯТ ИЛЕНДӘ
Татарстан китап нәшрияты шигърият сеючелерне тагын да бар тапкыр куандырды: Казанда татар шагыйрьләренең иң я>шы әсәрләрен туплаган китаплар теэмесе чыга башлады. Поэзиянең аелын күңеленә барып җитәрлек үрнәкләрен туплаган бу серия «Шигырь китапханәсе» дип атала. Нәшриятның бу башлангычын ихлас күңелдән котларга, китапханәнең бай, терпе, сыйфатлы булуын теләргә генә кала. Ә моңа кадәр басылып чыккан беренче томнар сериянең әйбәт булачагын, һәрхәлдә, уңай башлангыч икәнлеген күрсәтеп тора. Моны мин хәзерге иң күренекле татар шагыйрьләренең берсе Сибгат Хәкимнең бертомлыгыи үхып чыкканнан соң ныклы ышаныч белән әйтә алам. Халыкта «Яхшы сүз — җан азыгы* диген бик тапкыр һем матур бер мокаль бар. Күренекле татар соает шагыйре Сибгат Хәким үзенең күптеи түгел генә шушы яңа сериядә басылып чыккан бер томлык шигырь һәм поэмалар китабын тыйнаклык, басынкылык белән «Җылы сүз* дип атаган. Ләкин һич шикләнү һем икеләнүсез әйтеп була: зур шагыйрьнең җылы с ү з о — ул бик ихлас, йерәктәи чыккан сүз. һем, әлбәттә, үзенең иң яхшы әсәрләре белән күптән үк халык күңеленә барып җиткән шагыйрь сүзләре дә күптән үк әдәбият сеючеләрнең, совет поэзиясен яратучыларның җан азыгына ойләнде инде. Шуңа да шагыйрь белән, шигърият белән яңадан очрашу — куанычлы, күңелле хәл. Олы шагыйрь, күренекле җәмәгать зшлеклесе Сибгат Хәким турында сүзне шушы яңа китапка таянып сойлисе килә. «Җылы сүз» исемле бсртомлык — шагыйрьнең соңгы елларда безнең кулыбызга килеп кергән иң тулы җыентыкларының берсе. Гади һәм лехтә итеп чыгарылган бу том чынлап та шигырь секзчеларгә яхшы бүлек булды. Сайланма җыентык зур булмаган, тик бии ихлас язылган «Шигырь ничек туа!» исемле мәкалә белән ачыла. Уп мәкаләдә Сибгат Хәким үз поэзиясенең чыгаиаклә- ры. юнәлеше һәм тенденцияләре турында сейли. Чынлап та кайда, ничек туа соң уя шигырь! Поэзиягә нинди юл белән барып була' Шундый олы сорауга җавап бирүе жм- ңел түгел. Шулай да Сибгат Хәким, үз иҗат практикасына таянып, зур шигъриятнең чыганакларын җитәрлек үк тирән ачып бирә, уз иҗатының үзенчэлеклареи шактый тулы күрсәтә. «Тормышны үзең аша кичерми торып.—ди шагыйрь.—юк. бер генә әйбәт шигырь дә тумый, ахрысы*. Әйе. бу бәхәссез хакыйкать. Һәм ары табан бик әһәмиятле фикер әйтелгән. «Кешеләрне күбрәк яраткан саен, кимчелекләре эчен ныграк әрнисең; тормышны күбрәк яраткан саен, ныграк керәшәсең, матурлыгын тулырак расларга тырышасың». Т Чыннан да. чын шигырь мәхәббәт һәм нәфрәт җимеше булып туа. Безнең заманда шагыйрь, бөек Тукай әйткәнчә, коеп куйган саф язучы, мәхәббәт, гөлләр һам сандугачлар җырчысы гына булып кала алмый. Татар халкының зур шагыйре Сибгат Хәким дә әнә шундый саф сәнгать, саф хисләр җырчысы гына тугел. алай гына булганда шагыйрь сүзенең кыйммәте кечерәк, аны ихтирам итүчеләрнең саны азрак булыр иде. Сибгат Хәким чын мәгънәсендә заман җырчысы, ул шагыйрь-патриот, шагыйрь- көрәшче, шагыйрь-коммунист. Бу сүзләрне мин тиктәскә генә язмыйм, аларда — шагыйрьнең бөтен барлыгы, язмышы, асылы. Әдәбиятны, атап әйткәндә поэзияне, сөюче күпләргә билгеле булган кебек, Сибгат Хәким иҗаты миңа да күптән үк — шагыйрьнең сугышка кадәрге елларындагы беренче әсәрләре һәм китаплары буенча ук таныш. Шул заманнан глып мин шагыйрьнең эзләнү һәм табышларын җентекләп күзәтеп киләм, аның һәр яңа әсәрен, һәо яңа китабын көтеп алам. Шагыйрьнең әлеге сайланма бер томлыгын укыганнан соң берничә кон буе мин чын поэзия, ихлас шигърият тәэсире астында йордем. Укучы буларак минем күз алдыма олы бер заман, зур бер тормыш, бер үк вакытта катлаулы да, гади дә булып күренгән кеше язмышы — олы шагыйрь язмышы килеп басты. Бу язмаларда мин шагыйрь иҗатына тулы анализ бирү, аның әсәрләренә теге яки бу билгеләр кую максатын тотмыйм, ә бәлки шигырь яратучы, шуның белән яшәүче каләмдәшнең кайбер тәэсирләре белән генә бүлешмәкче булам. Чын шагыйрьнең бөтен тормышы, аның уйлану-борчылулары. шатлык һәм хәвефләре — аның әсәрләрендә. Шигырьләре буенча шагыйрьнең кемне яратуын, нәрсәләр кичерүен — бөтен биографиясен белеп була. Сибгат Хәким дә шундый. Шигырьләренең кайберләрендә шагыйрь сирәк-мирәк кенә булса да үзенең яхшы кешеләрдән яхшы мәгънәдә көнләшүе турында язгалый. Баксаң, шагыйрьнең үзеннән дә шул яхшы мәгънәдә көнләшерлек бар икән. Шагыйрьнең иң зур бәхете, минемчә, аның иҗаты бер максатка юнәлтелгән булуда, авторның һәрчак үз иҗади принципларына, үзенең симпатияләренә һәм антипатияләренә турылыклы калуда, һәрвакыт узүзе була белүдә, ахрысы. Шагыйрьнең уз юлы, иҗат максаты, симпатияләре турында да берничә сүз белән генә әйтеп биреп булыр иде: алар — бик тирән, чын мәгънәсендәге халыкчанлык. шул халыкчанлыкның иң югары чагылышы буларак — партиялелек, иҗат манерасында армыйталмый халыкның үзеннән өйрәнү, остазлары һәм укытучылары — Тукай, Пушкин, Некрасов булган шигъри рухы ягыннан — беренче карашка бик басынкы, хәтта юаш та күренгән шагыйрьнең бик сугышчан, принципиаль позицияле солдат. партия солдаты булуы. Әлбәттә, югарыда әйтелгәннәр бик гомуми характеристика, алар әле шагыйрьнең үзенчәлеген, индивидуальлеген ачып җиткермиләр. Шулай да, минемчә, нәкъ менә шушы тирәдә Сибгат Хәкимнең шагыйрьлеге дә, аның поэзиясенең төп асылы да ята. Шагыйрьнең иң яраткан нәрсәсе — тормыш: Яратам мин үтеп баручының Кунар өчен ишек кагуын, Яшь киленнең җылы караш белән. Якын итеп каршы алуын. Яратам мин колхоз яшьләренең Клубка дип шаулап үтүен... һәм тудыру йорты бүлмәсендә •Медичканың бала көтүен... ...Яратам мин авыл кешесенең Күңелле итеп әкият сөйләвен... Әкият кебек матур Казан арты — Балалыгым үткән җирләрем. Бу юллар Сибгат Хәким әдәбиятта беренче адымнар башлаган чакта — 1938 елда акка кара белән төшкән. Әйтергә кирәк, башта ук шагыйрь үзенең эстетик идеалын — олы матурлыкны, үз поэзиясенең идея-тематик юнәлешен шактый анык билгели. Ары табан ул бетен иҗат гомере буена менә шул үзе бик нык яраткан нәрсәләрне: җылы бетен күркәмлегендә балкып китте. «Ленин фәрманы белән*. «Ятыгыт. җир > йотмалары. «Кокушкино крестьяннарының Ленинга таты», «Баһааиның моңы> Алар үттеләр Капкаларыннан Бу гасырларның. Поэманың герое, милләте белән «чыкылдап торган татар егете» Хисамн менә шушы кырыс кәрәштә чыныга да инде: Яктының менә Бер кыйпылчыгын Илтуче булып Ул да әверелде, Бу кешеләрне Дәверме ачты, Әллә үзләре Ачты дәверне? Шул рәвешчә, бәләкәч бу әсәрдә бик зур проблема: кешене, деньяны үзгәрткән заман, аның йезе. ягъни Ленин дәвере, Ленинның үлемсезлеге турындагы мәсьәлә куела һәм бу зур проблема Некрасов васыять иткән аз сүз аша күп мәгънә бирү алымы белән бик оста хәл ителә. Хисами кебекләрне ком сахраларына Ленин фәрманы, заман таләбе китерә һәм яңа заман чүлләрдә дә җиңә, тантана итә. Казан һәм гомумән Татарстан — анда беек Ленинның, яшь Ульяновның ззләре калган бәхетле якларның берсе. Татар шигъри ленинианасын язганда Сибгат Хәким бу бик отышлы очракка еш кына мөрәҗәгать итә. Әйтик, Казан янындагы Кокушкино авылы крестьяннарының ат сорап Ленинга хат язулары халыкның үз юлбашчысына никадәр ышану хисе хакында сөйли. Кокушкино янындагы Апакай авылының яшь кету- чесе Баһави кайчандыр яшь Ульяновка: «Сары, сары, сапсары, сары чәчәк саплары...» дигән татар җырын җырлаган. Болар барсы да шагыйрь йөрәге аша үткәрелеп, шигырь һәм поэма юллары булып тезеләләр, һәм шагыйрь Ленин колагында чыңлаган «Мар- сельезаплар арасында гади бер татар моңы дв булу өчен ихлас горурлана. Ленин темасы Сибгат Хәкимне бөтен иҗади гомере буе озатып бара. Шагыйрь бу тема белән яши, үсә, канатлана, газаплана, һаман дә нәрсәдер эзләнә, һәм — бәхетле табыш! — шушы илаһи хисләрнең йомгагы, төп аккорды тасла булып шагыйрь күңалендә гаҗәеп бер җыр туа. Ул җыр халыкның Ленинга бетмәс-текәнмәс мәхәббәтен үзендә җыйган төсле. Ә ул җыр үзе бик гади, бик табигый сүзләрдән тора һәм шуңа күрә до йорәккә ныграк үтеп керә дә инде. Бу җыр үзе хәзәр канатлы сүзгә, һәркем кабатлый торган афоризмга әверелде: «Күңелем Ленин белән сейләшә...» Казан әле, Казан уянмаган. Яфрак белән яфрак серләшә. Йөрим таңда Ленин урамында. Күңелем Ленин белен сейләшә. Моңа кадәр без Сибгат Хәким поэзиясендәге бер генә аспект — Ленин темасы хакында гына сөйләдек. Күрдек ки: шагыйрь бу изге темага үзенең бетен күңел кечен, барлык зур талантын бирә. Мондый үзәк, магистраль темалар Сибгат Хәким поэзиясендә байтак. Шагыйрь әлегәчә «кайтакайта» Курск дугасы солдатларының батырлыгын җырлады. Әле аның бу китапка керми калган «Дуга», «Васыятьләр» исемле яңа поэмалары да шул ук җырны, шул ук койләрне яңача, мастерларча дәвам иттерә. Бу тема да бик изге, үтә кадерле. Бөек Ватан сугышында җиңеп кайткан солдатларның зур күпчелегенең юлы шушы утлы дуга аша үткән бит. Шагыйрьнең бик хак әйтелгән сүзләре белән килешми мөмкин түгел: Ватан сугышы ераклашкан саен Ачыла бара бөтен зурлыгы. Бу сүзләр бигрәк тә хәзер — изге сугышка чирек гаеыр булган елда зур мәгънә белән яңгырыйлар. Шагыйрь күңелендә, шулай итеп, кичәге белән бүгенге очраша һәм алар ихлас күңелдән әңгәмә алып боралар. Әле бит Германия белен дэ Төзмәгән үзара солыхны. Болында көтүләр... Кайтамын Барсына соклана-соклана. Юлларны сет баскан, шәһәргә Туктаусыз сөт ага, сөт ага. Үтә гадәти күренеш бу: юллардан сөт төягән машиналар уза. Ә укучы шушы деталь, шушы картинадан гаҗәеп зур хәлне — безнең тынгысыз заманның тревогалы тын алуын сизә. Елларның хәвефле булуына карамастан, тормышның тантана итүен шәһәргә авыл юлларыннан сөт елгалары агуы турындагы образ аша шулай гади итеп бирү — үзе үк зур поэтик осталык дигән сүз. Югарыда әйтелгәнчә, һәрбер чын шагыйрьнең бөтен тормышы, язмышы, бөтен барлыгы — аның шигырьләрендә. Сибгат Хәкимнең шигырьләре буенча да без шагыйрьнең Тукай туган Әтнә якларындагы безгә бик үк таныш булып тоелган Күлле-Киме авылында марилар күршесендә туыпүсуен, Курск дугасында Прохоровка дигән урында партия билеты алуын, мәхәббәттә турылыклы булуын — берәүне генә сөюен, үз иҗаты турында зур таләпчәнлек һәм борчылу белән уйлануын күрәбез. Суз уңаенда шагыйрь иҗатында халыклар дуслыгы турында, атап әйткәндә, тугандаш мари халкы белән дуслык хакында бик ихлас шигырьләр булуы турында әйтми ярамас. Шагыйрьнең бәхете бар: аның әсәрләрен кабат-кабат укыйсы килә, һәр шигырьдә зур тормыш дөреслеге, поэтик ачыш, дөньяны шагыйрьчә күрә белү. Әйе, Сибгат Хәким поэзиясендә үз укучыларына чын шигъри сүз. җылы сүз әйтә алды. Ә яхшы сүз, җылы сүз, шагыйрь сүзе — җан азыгы. Укучыга илһам бирерлек рухи азык ул. Иң мөһиме — шагыйрьнең иң җылы тойгылары озакка синең күңелеңдә кала. Кайчандыр, үзенең иҗади язмышы турында уйланып. Сибгат Хәким зур басынкылык һәм һәрбер фикерләүче, уйланучы кешегә хас булган борчылу һәм моңсулык хисе белән болай язган иде: Мин туктасам — туктый, арышлардан Тагын тавышы килә тартарның. һәрнәрсәгә үземчә күз салам, Бер шагыйре мин дә татарның. Бер тирәдә гел әйләнде гомер. Бер тирәдә шуңа бар моңым. Тар-тар ди ул, үртәп искә төшерә Сукмагымның минем тарлыгын. Бәлки, тардыр, ләкин тапталмаган... Берөзлексез яла кем яга! Мин бәхетле: фәкать шул сукмактан Керсәм генә шигъри дөньяма. Безнең каләмдәш дустыбыз, татарның гади бер шагыйре генә булмыйча, чын мәгънәсендәге халыкчан һәм партияле шагыйре тыныч була апа: аның юлы бер вакытта да тар булмады, һәр чак аның күңеле Ленин белән, үзенең партияле намусы белән киңәшеп яшәде, шуңа да ул күптән үзенең сукмагыннан зур совет поэзиясенең якты юлына чыкты. Бу юлда аның үз урыны, үз йолдызы бар. Юлдагы дустыбызга яңа табышлар телик. Ышанабыз: һәр чактагыча шулай булыр да.