БӘЛӘКӘЙ РЕЦЕНЗИЯЛӘР
Г ЛЕВАШЕВА. Синен дустын музыка. Казан. 1969 ел Балалар безиен киләчәгебез. Шуна күрә алармы без кече яшьтән ук дөрес тәрбияләргә тиеш. Дөрес тәрбия дигәнен исә үзе гаять катлаулы һәм кик мәгънәле төшенчә Ул һич тә физик тәрбия, акыл һәм әхлак тәрбиясе белән генә чикләнми Бала кече яшьтән үк гүзәллек һәм матурлык дөньясы белән танышып үсәргә, сәнгать әсәрләре, сәнгатьмен төрле тармаклары һәм өлкәләре турында азмы күпме хәбәрдар булырга тиеш Алар һәрьяктан килгән, тулы канлы кешеләр булып үссен өчен, нәни гражданнарга бе.з мәгълүм бер күләмдә эстетик тәрбия дә бирергә бурычлы Галина Левашеванын «Сннен дустын музыка» исемле китабы нәкъ менә эстетик тәрбия, тагын да төгәлрәк итеп әйткәндә балаларга музыка тәрбиясе бирү мәсьәләләренә багышланган. Автор кече яшьтәге мәктәп укучыларын музыка грамотасына караган нн гади төшенчәләр белән таныш тыра. көндәлек тормышыбызда аеруча зур урын тоткан бу сәнгать төренен роле һәм әһәмияте турында алар белән ихлас күңелдән жылы әнгәмэ алып бара, балаларны музыкаль әсәрләрне тыңларга. аңларга өйрәтә. Китап бәләкәй бәләкәй аерым бүлекчәләрдән тора, һәр бүлекчә музыка грамота сынын якн музыка сәнгатенең берәр конкрет мәсьәләсенә багышланган «Трам та-га-там». «Авазлар һәм ноталар». «Ноталар бездә кунакта», «До. ре. ми һәм аларнын кардәшләре», «Түгәрәкләр, таяклар пәм койрыклар турында». «Ногалар йортындагы тәртипсезлек» кебек бүлекчәләрдә, мәсәлән, сүз музыка грамотасына караган аерым төшенчәләр турында бара. Әлеге бүлекчәләрдә аптор нота станы һәм ноталар, ноталарның исемнәре һәм үлчәүләре, музыкаль ачкычлар һәм пларның әһәмияте. дисә. бемоль һәм бекар билгеләре, такт һәм гакт сы гыгы кебек әйберләр турында аңла га Балалар аңларлык гали һәм меннел итеп, мисаллар, конкрет фактлар ярдәмендә янлата «Янгыр һәм синен рухи халәтең турында». «Балалар уеннары». «Кларага багышлана». «Музыка һәм р һәм очерклар китабын басып чыгарды Җыентыкка кергән унлап әетрнен бары бер икесе генә теге елларда язылган электән таныш әйберләр. Калганнары сонгы елларда язылган яңа әсәрләр Лена Шафикова әдәбиятка тормышның үз эченнән, аны өйрәнеп һәм белен килде. Бу— анын әсәрләрендә дә нык сизелә. Беренче чорда языЛтаи әсәрләренең күбесе чиртм жирләрня умэо:»ерүчвләр тормышына багышланган була им Соигы бериш»» ел эл Әлмәттә яшәп, нефтьчеләр тормышы белән ганышып кайтты Җыентыктагы яна әсәрләрнең күбесе әнә шул темага карый. республикабызның йөм-л үзгәрткән нефть промышленносте эшчеләре тормышыннан алып язылган Дөресем әйтергә кирәк, аатер 6v ана *эа»ие зә шактый әйбәт үзләштергән Heһгъ» челәрнен авыр хезмәтен, аларны борчый һәм дулкынландыра торган мәсьәләләрне ул ярыйсы ук тирәнтен белә. Аның «Төнге сөйләшү», «Тормыш дәфтәренең дүрт бите» кебек әдәби очерклары белән танышкач, бу фикер тагын да көчәя төшә. Шуның белән бергә, Лена Шафнкова нефть чыгаруга бәйле процессларны, технология мәсьәләләрен сурәтләү белән артыграк та мавыгып киткәли' шикелле. Аерым очракларда аны тормыш материалы үз артыннан ияртеп алып китә. Нәтижәдә кайбер хикәя һәм очеркларында тере кешеләр, аларнын үзенчәлекле язмышлары күләгәдәрәк кала, андый әсәрләр сүлпәнрәк укылалар, укучыны битараф калдыралар. Ләкин бу әле язучы үз хикәяләренең әдәби эшләнешенә игътибар итми икән дигән сүз түгел. Лена Шафикова әлеге авыр жанрда ныклап һәм житди төстә эшли. Ул хикәя законнарын шактый әйбәт белә, үз әсәрләрен мавыгып укырлык хәлгә китерү өчен күп көч куя. Ул үз әсәренә, анда сөйләнәчәк вакыйгаларга һәм сурәтләнәчәк геройларга карата укучыларда кызыксыну уятырга тырыша. Аның күпчелек хикәяләре контраст вакыйгаларга, көтелмәгән хәлләрне тасвирлауга корылган. Бу яктан караганда. җыентыктагы «Күңел көен көйләп» исемле хикәя аерылып тора. Дөрес, һәр яктан килгән, коеп куйган әсәр түгел ул. Анда тормыш хакыйкате белән ярашып бетмәгән нәрсәләр, очы-очка ялганмаган, логика кысаларына сыешып бетмәгән аерым моментлар очрый. Шуларга да карамастаң гомумән алганда, хикәя уңай тәэсир калдыра. Әсәрнең баштагы 11—12 бите аеруча жылы. чын әдәби югарылыкта язылган Димәк. Лена Шафиковадан матур матур хикәяләр көтәргә безнең тулы хакыбыз бар. Р. БАТУЛЛИН. Уйларымны кеше белсен. Хикәяләр Казан. 1969 ел «Уйларымны кеше белсен» — Роберт Батуллинның дүртенче китабы. Ана өметле яшь авторның унлап хикәясе һәм «Бүген концерт була» исемле бер юлъязмасы кертелгән. Җыентыктагы әсәрләр белән танышып чыккач, иң элек шул нәрсә күзгә ташлана: чагылдырылган чорлары һәм тема-пробле- малары, әдәби эшләнешләре һәм характерлары. ниһаять, күләмнәре ягыннан алар бик тә төрле төрле. Зурлыклары 5—Г» биттән бер табакка кадәр, аларда Бөек Ватан сугышы еллары өчен хас драматик вакыйгалардан алып бүгенге көннәргә хәтле булган тормыш хәлләре сурәтләнә Характерлары ягыннан исә алар тагын да чуаррак лирик яңгырашлы настроение хикәяләре һәм юмористик хикәяләр бар. «Җинаять» һәм «Алы баяк» кебек, детектив яки фантастик жанрга тартымнары очрый. Кыскасы, кайсы җәһәттән генә якын килеп карама, китаптагы һәр хикәя диярлек үзенә бер төрле, һәр әсәр үзенә бер манерда язылган. Бу —Роберт Батуллинның төрле жанрларда көч сынап карый һәм өзлексез эзләнә торган, тынгысыз характерлы һәм киң диапазонлы язучы булуы турында сөйли. Әмма берсе икенчесеннән >нык аерылып торган шушы әсәрләрнең һәммәсен бер уртак сыйфат үзара якынайта. Сүз әсәр идеясенең. автор позициясенең ачыклыгы турында бара. Аның әсәрләре белән танышканда укучы «Тукта әле. үзенен бу әсәре белән язучы нинди фикер уздырмакчы булды икән? Нәрсә дияргә теләде икән?»—дип аптырап утырмаячак. Р. Батуллин хикәяләренең идеясе, төп фикер әллә каян кычкырып тора. Яхшымы бу, әллә начар сыйфатмы? Кайчан ничек бит Әгәр язучы чама тойгысын югалтмаса, тормыш чынлыгын бозмаса — һичшиксез, яхшы нәрсә. Бу аның әсәрләренең эмоциональ тәэсир көчен, тәрбияви әһәмиятен арттыра. Җыентыктагы «Офыклар злсу иде», «Соңгы чабыш» кебек хикәяләр һәм башка унышлы әсәрләр нәкъ шул фикерне куәтли. ’ Әйе. автор фикеренең ачык булуы нигездә — әйбәт сыйфат. Ләкин кайчакларда әнә шул ук нәрсә аңа зыян да китергәли бугай Укучының хисләренә тәэсир ясыйсы, тойгыларын уятасы урында, автор аны үгетләргә, аңа акыл сатарга тотына, дидак- тизмга бирелә. Нәтижәдә, әдәби детальләр, буяулар артык куертыла, тормыш материалы автор фикерләрен иллюстрацияләүгә генә хезмәт итә башлый, хикәяләрнең ышандыру көче кими, геройлар автор фикерен укучыга житкерүче рупорга әйләнәләр. «Укалы фәрештә». «Фасил белән Василә» исемле хикәяләрдә бу аеруча нык сизелә. «Җинаять» исемле өченче бер хикәягә дә шул ук нәрсәнең зыяны тигән шикелле._ Р. ГӘРӘЙ. Уйланган минутларда. Шигырьләр. Казан. 1969 ел Рәшит Гәрәйнең яңа жыентыгы ике зур бүлектән тора «Тыныч көн теләп» дип исемләнгән беренче бүлеккә төрле зурлыктагы, төрле характердагы шигырьләр тупланган. Заман сулышын тоеп һәм бүгенге көн проблемалары белән якыннан кызыксынып яшәүче тынгысыз шагыйрь буларак, Р Гәрәй үз әсәрләрендә тормышның төрле якларын сурәтли. Шуның белән бергә, һәр ижат кешесенеке кебек үк. анын да аеруча белеп һәм яратып эшли торган үз өлкәсе, үз темасы бар: тынычлык өчен көрәш, туган жнр темасы, яшьлек-мәхәббәт хисләре... Ул, мәсәлән, элек электән шул мәсьәләләр турында күп яза. һәм аның нәкъ шул темаларга багышланган шигырьләре аеруча жылы тәэсир калдыра. «Сагынып кайтам», «һәр игенче солдат шнкелле*. «Хисләреңне жил- гә таратма». «Танклар дәһшәтле гөрлиләр». «Алмагачлар алма койганда». «Бергә булырбыз тагын» кебек шигырьләре әнә шул турыда сөйли. Беренче бүлеккә кергән әсәрләр арасыннан үзенең темасы, характеры белән, тагын «Үзәннәрдә окоплар» исемле озын шигырь аерылып тора Сүз анда революция еллары вакыйгалары турында бара. әсәр, ата-баба- ларның изге туфрагын яклап, акгвардиячеләргә каршы изге көрәшкә күтәрелгән каһарманнарның якты истәлегенә багышланган. Әйбәт эшләнгән, укышлы шигырьләр белән бергә, бу бүлектә тапталган темаларга язылган, күренеш һәм вакыйгаларның тышкы билгеләрен санап чыгуга гына корылган әсәрләр дә очрый Кайбер очракларда шагыйрьмен тормыштан алган тәэсирләре поэтик кичереш дәрәҗәсенә күтәрелми. «Язгы жыр*. «Морякларны шунысы куандыра». «Диңгездән хат». «Шахта душында». «Кузбасс егете космоста». «Ямәширмә» кебек әсәрләр шундыйрак тәэсир калдырэ Икенче бүлек баштан ахырга кадәр уян ке юллыклардан тора һәм ул бүлектәге барлык әсәрләр өчен эпиграф кебегрәк янгырягян «Унике юл шигырь яздыи» исемле шигырь белән ачыла Унике юл шигырь яздым, Унике тянем үтте. Унике юл шигырь яздым, Унике кайгым бетте. Дуслар ни дияр... Шул сорау йөрәкне кысып тора. Унике юллык шатлыгым Бер читтә посып тора. Ятсына дәү хисләр белән Кул биреп күрешергә.. Шул шатлыгымны да, дуслар. Әзер мин бүлешергә. Мәсьәләгә бары тематик яктан гына якын килеп караганда, алар беренче бүлек тәге шигырьләрдән әллә ни аерылмыйлар диярлек Монда да нигездә туган жир. ту гаи ил. яшьлек, мәхәббәт, тынычлык темада рына багышланган шигырьләр өстенлек итә. Әмма хикмәт алармин сыйфатында. Берете бүлек белән чагыштырганда, икенче бүлектәге күпчелек шигырьләр тагын да тирәнрәк һәм кечлерәк яңгырыйлар Авторның тормышка менәсәбәте ачыклана төшкән. гражданлык хисләре актнарак яңгыраш алган Мисал өчен тагын бер әсәогә мөрәҗәгать итик. Исеме — «Ир егетләр кайтып килә». Ир егетләр чытып китә. Артларына карыйкарый. Үпкәләгән ак каеннар Һәркайсына бармак яный: — Шушы жирдә бергә үстек. Ник аны ташлап китәсез? Чнт-ят җирләр туфрагына Үз микән, якын микән сез? Ир егетләр кайтып килә. Башларын никтер игәннәр. Ак каеннар, яулык болгап, йөгерешеп каршы киләләр. Эчке мәгънәгә ия булган һәм бер уку белән хәтердә кала торган мондый әйбәт шигырьләр җыентыкта әллә ни хәтле. «Әй. кайда снн. яшьлек », «Кешнәүләре колак төбендә». «Безнен балачакны сагалап ». «Бер уйлясан...» Һәм башкалар, һәм башкалар.. Рәшит Гәрәйнең күп кенә шигырьләре үзләре үк көйгә салуны сорап тора («Көн нәрем». «Тургайлар, п-ргайләр ». «Туган- үскән жир кирәк» «Күгәрченнәр гөлдер- гөлдер» һ. б.) Алар композиторларыбызнын да игътибарын үзләренә тартырлар дип ышанасы килә.