Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безнең клендарь

ХАЛИКЪ САДРИ (1890—1955) дәбиятыбызны үстерүгә озак еллар буе хезмәт итеп килгән язучылары- быздан Халикъ Садриның тууына 80 ел тулды. Габделхаликъ Гариф улы Садриев 1890 елның 4 августында Куйбышев өлкәсенең Камышлы районы Иске Ярмәк авылында крестьян семьясында туа. Бик яшьли ятим кала. Башта авыл байларына батрак булып эшли, аннары 1901 елдан 1917 елга кадәр Оренбург, Уфа. Баку, Самара шәһәрләрендәге заводларда һәм нефть промыселларында эшли. Эре промышленность предприятиеләрендә эшләве, алдынгы эшчеләр белән аралашуы нәтиҗәсендә, X. Садри патша Россиясендәге гаделсезлек- ләрнең асылын аңлый башлый һәм Боек Октябрь революциясенең беренче көннәрендә үк революцион көрәш юлына баса. 1917 елның 3 мартында X. Садрнны В. В. Куйбышев рекомендациясе буенча большевиклар партиясенә кабул итәләр. Гражданнар сугышы чорында X. Садри партизан отрядларын оештыручыларның берсе була һәм Идел буен акгвардияче бандалардан чистартуда катнаша. X. Садри Кремльдә уздырылган татар-башкорт коммунистларының беренче киңәшмәсендә катнаша. Биредә ул В. И. Ленин белән очраша. X. Садри Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасын оештыру турындагы закон проектына кул куйган татар халкы вәкилләренең берсе була. 1919—22 елларда X. Садри ВКП|б]ның Самара губкомында татар секциясе председателе була, 1922—25 елларда, партия чакыруына кушылып, промышленностьны торгызу эшенә күчә — электростанциядә механик булып эшли. 1925—28 елларда Казанда Коммунистик университетта укый, аны тәмамлагач, «Спартак» комбинатында директор була һәм башка промышленность предприятиеләрендә җаваплы урыннарда эшли. Бөек Ватан сугышы елларында X. Садри Сталинград янындагы каты сугышларда катнаша. Сугышчан батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз, II нче дәрәҗә Ватан Сугышы орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. 1912 елда Уфада Халикъ Садриның «Тегермәндә» исемле беренче хикәясе басыла һәм шушы елдан аның әдәби эшчәнлеге башлана. Ул «Безнең таң», «Ил батырлары», «Тимерче малае», «Зиатдин балалары» һәм башка әсәрләрендә татар эшчеләренең һәм крестьяннарының революциягә кадәрге тормышын, аларның рус халкы белән берлектә азатлык өчен көрәшләрен чагылдыра. X Садриның барлык әсәрләре дип әйтерлек автобиографик характерда язылган. Аларда автор үзенең бай тормыш юлында кичергән вакыйгаларын, күренешләрне сурәтли. X. Садри драматург буларак та укучыларга һәм тамашачыларга таныш. Аның «Унике ел сөргендә» исемле беренче пьесасы 1919 елда язылган. «Идел буенда сугышлар», «Партизаннар» исемле пьесалары озак еллар буе колхоз-совхоз театрлары сәхнәләрендә, авыл һәм завод клубларында уңыш белән барды. 1936—56 елларда X. Садриның 8 китабы басылып чыкты. Авторның иң популяр әсәрләре 1954 елда «Ил батырлары» исемендә басылып чыккан сайланма әсәрләре җыентыгына кергән. Ә (1885—1963) ушы елның август аенда танылган азучы, күренекле революционер һәм җәмәгать эшлеклесе Владимир Матвеевич Бажметьевның тууына 85 ел тулды. Владимир Матвеевич гаҗәеп дәрәҗәдә үзенчәлекле талантка ия иҗат кешесе була. Аның әсәрләре шагыйрьләргә жас җылылык һәм журналистлык кайнарлыгы, драматургларга хас үткен караш һәм тәнкыйтьчеләргә хас максатка омтылышлылык белән аерылып тора. В. М. Бажметьевның әдәби иҗат хшчәнлеге. беренче рус революциясе елларында башланып нитеп, ярты гасырдан артыграк дәвам итә. һәм шул еллар эчендә ул безгә оч дистәдән артык роман, повесть, хикәя язып калдыра. В М. Бахметьев үзенең иҗат >шен үткен каләмле, ялкынлы публицист буларак башлап җибәрә. Аның барлый язганнарын бер үзаккә туплый торган гәп тема бар. Ул — талантлы һәм революцион рухлы рус халкы темасы, ул — йокыдан уянып килгән Россия темесы, ул — эшче кварталларында, себер термәпәреидә. ярлы крестьян йортларында туган яңа Россия темасы. Шахтерлар турында, депо эшчеләре, я булмаса типография эшчеләре турында язамы, ул һәрвакыт бер максатны күздә тота: влего уянып килгән яңа Россия иске Россияне — алпаяытлгр һам капиталистлар, помещиклар һәм полицеискилар Россиясен — җиңәргә тиеш. Россиядәге топ коч — эшчеләр сыйныфы, Россиянең тел куәте — халыклар дуслыгында. В М. Бажметьевның мәкалә һәм хәбәрләрен укыган һәр кеше әнә шуңа ышана. Язучы изелгән халык массаларына чын бәхет китерерлек бердәнбер дәрес юлны белә. Шуңа күрә аның публицистикасы очтимистик характерда, һәм аның тормыштагы аак-тояк күренешләрдән социаль гомумиләштерүләргә күтәрелә, кондәлек конкүреш детальләре аша тарихи процессларның асылын күрсәтә алу осталыгы да шуннан килә. Бу исе чын публицистиканың иң моһим сыйфаты. _1919 елның Октябренда большевиклар партиясе Владимир Матвеевич Бахметьев- ны Казан шәһәренә җибәрә. Биредә аны «Революция байрагы» («Знамя революции»| газетасының, ә инде Татарстан республикасы тезелгәч. «Тат. ЦИК хебәрләре.нең редакторы итеп куялар. Куп иоч һәм вакыт сорый торган редакторлык вазифаларын башкару белән бергә, В М. Бахметьев үзе дә тирән эчтәлекле, революцион рухлы мәкаләләр яза. Мисалга «Тыныч тормыш якыная* дигән бер мәкаләсен алып карыйк. Гражданнар сугышы фронтларындагы гомуми хәлне сурәтләгәннән соң, турыдаи-туры хезмәт ияләренең үзләренә морәҗәгать итеп, автор болай ди: •-Мылтыкларыгызны кысыбрак тотыгыз, дошманны ныграк кыйнагыз, эчие коитррееолюцияие тизрәк туздырыгыз, һәм без. кенбатыш пролетариатының да ярдәме белән, тыныч тормыш яулап алырбыз*'. Шул ук 1920 еллар башында ул «Деревенские думы* исемле тагын бер газетаның редакторы итеп билгеләнә. Ике атнага бер тапкыр чыгып килгән бу газета үзенең күләме һәм калынлыгы белән журналга тартым була. «Деревенские думы»да В И. Ленин мәкаләләре басыла, газета битләрендо авыл тормышы яктыртылып барыла. крестьяннарга игенчелекне үстерү буенча файдалы киңәшләр бирелә Үзенең беренче саннарыннан ук диярлек газета җәмәгатьчелек тарафыннан уңай бәв ала. Менә шул хакта сейлн торган бер факт 1920 елның 1 мартында Казан губерна комитетына РКП(б) Үзәк Комитеты секретаре Е Стасоеадан ашыгыч хат килеп тешә. Анда шундый юллар бар. «Үзәк Комитетның авып белән эшләү бүлеге. «Деревенские думы* журналының 2 еаиыи алганнан һәм аны хуплаганнан соң. Сездән әлеге журналның 1 санын 50 данә һәм алга таба һәр яңа саный даими тесте 50 дане җибәреп торуыгызны үтенә. 1921 елның мартында. Татарстан партия оешмасыннан күнәк сыйфатында. Влә- днмнр Матвеевич Бахметьев партиянең X сьездында катнаша. Сьезд барган коннарда Татарстан делегациясе боек юлбашчыбыз В И. Ленин белой очраша. Соңыннан ' «Знамя революции* твэәтасы. 1919 ел. 12 ноябрь саны. Ш В. М. Бахметьев бу очрашу турында матбугатта да язып чыкты ’. Бипгепе булганча, әлеге әңгәмә вакытында В. И. Ленин Казанны, университетны искә тошерә, татар совет әдәбиятының шул еллардагы хәле, үсеш дәрәҗәсе белән кызыксына. ...Владимир Матвеевич Бахметьевның Совет власте чорында иҗат иткән күлчелек әсәрләре илебездә социализм җәмгыяте тезү, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү һәм, барыннан да бигрәк, батырлык, тәвәккәллек, патриотизм темаларына багышланган. Язучы бу елларда егерме бишләп әсәр иҗат итә. Күләмнәре, материаллары, тон һәм формалары, хәтта мәсьәләне хәл итү рәвешләре белән бер-берсеннән нык аерылсалар да, аларны ниндидер эчке якынлык берләштерә. Шуңа күрә әлеге егерме биш әсәрне бер әсәрнең егерме биш бүлеге дип карарга мөмкин. Үзенең әсәрләрендә язучы, я ерак киләчәккә күз ташларга теләп, ирекле хезмәт хакимлек иткән камил дөньяны сурәтли, я бүгенге кон мәсьәләләренә кайтып, тормышта, кешеләр арасында очраган кимчелек һәм җитешсезлекләрне камчылый. Владимир Матвеевич Бахметьевның байтак әсәрләре безнең Татарстан тормышы белән бәйле. Шундый әсәрләр арасыннан аеруча популярлары — «Бер төн» исемле хикәя һәм «Таң атканда» дигән пьеса. «Таң атканда»ны автор үзе оч картинадан торган драматик этюд дип атый. Ул егерменче елларда Казан сәхнәләрендә уйналып та йөри. Бөек Ватан сугышы елларында, башка күренекле рус язучылары белән бергә, В. М. Бахметьев Чистай шәһәрендә яши, шунда үзенең яңа әсәрләрен яза. Аның ул әсәрләре терлекчеләргә һәм судно ремонтлаучыларга, хатынкыз тракторчыларга һәм врачларга багышланган. Нинди генә әсәр язмасын, кечкенә генә гади бер мәкаләме, әллә булмаса зур күләмле әдәби әсәрме ул, аларның һәркайсында В. М. Бахметьев төп бер идеяне уздыра: тынычлыкны саклау кешеләрнең үз кулларында, тик аның өчен көрәшергә кирәк. Аның бу сүзләре бүген дә искермәгән, алар әле бүген дә бик урынлы яңгырый... Партиябез һәм хөкүмәтебез Владимир Матвеевич Бахметьевның революцион һәм язучылык эшчәнлегенә югары бәя бирде. Халыкка күрсәткән хезмәтләре өчен ул Ленин һәм ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрак орденнары, шулай ук медальләр белән бүләкләнде. Тууына 85 ел тулган бу көннәрдә Татарстан хезмәт ияләре дә аны хермәт белән искә алалар. Н. ГАЙНУЛЛИН