Логотип Казан Утлары
Хикәя

АЛТЫН МЕДАЛЬОН

Туктале, кайтуларына гөмбә шулпасы әзерләп куйыйм, исләре китсен,— диде Әминә апа үз-үзенә һәм өстендәге макинтошын салып чөйгә элде дә кухняга керде, ак алъяпкыч бәйләде, поварларча ак калфак киде. Аннары кухняның тәрәзәсен ачып җибәрде. Август ае иде. Тәрәзә аша эчке якка саф һава бәреп керде. Ул да түгел, коридорда телефон шалтырый башлады. Моны ишетеп, Әминә апа кухнядан чыкты һәм телефон янына килде. — Тыңлыйм! Җиңел генә ак трубкадан Әминә апаның оныгы Эльвира тавышы ишетелде: — Кайттыңмыни, дәү әни? Сөенче бар, бик зур сөенче! Мин хәзер кайтып җитәм. — Ярый, кызым, ярый,— диде Әминә апа һәм телефон трубкасын акрын гына куеп, яңадан кухняга керде. «Сөенче, нинди сөенеч булыр икән?» —диде ул эченнән генә һәм кулына пычак алып, гөмбәләрне чистартырга кереште. Әминә апа кунакта булып кайтты. Аерылганнан бирле күп еллар үтеп китсә дә, дуслык хисләре сакланган икән әле: Әминә апа үзенең яшьлек дусты һәм ерак туганы, хәзер инде пенсиягә чыгып. Аккош күле ягында яшәүче Мәрфугасы янында булды. Мәрфуга гынамыни? Әй, ул якларның нарат һәм каен урманнары... Читләренә таллар үскән аксыл күлләре... Гөмбәле чокырлары һәм чәчәкле аланнары... Ләкин, нишлисен бит, гомернең үтеп киткәнен сизми дә каласың икән... Мәрфугалар дачасында ул бер атна торды һәм үзен мәшәкатьсез кеше кебек хис итте. Хәер, аның мәшәкатьләре үз өендә дә күп түгел хәзер. Бер уйлаганда, шулай булмый хәле юк: гомер буе диярлек карап үстергән бердәнбер кызы Нәгыймә ханым — танылган врач, ә кияве Солтан Дәүлиев — күренекле инженер. Оныгы Эльвира исә дүртенче ел инде чит телләр факультетында укый. «Ни дисәң дә. үз йортыңда яхшырак»,— дип уйланды Әминә апа. болын кебек иркен квартирага кайтып, өч бүлмәнең өчесенә дә күз салып чыккач. Өй тын. берәү дә юк Ләкин карчык мона күптәннән ияләшкән инде. Аның кияве белән кызы көне буе эштә була, ә Эльвира укудан кайтмаган иде әле. Ниһаять. Эльвира кайтып керде һәм күбәләктәй очынып — Сөенче, дәү әни. сөенче! — дип кычкырды. Ул да түгел, әбисенең битеннән үбеп алды да күрше бүлмәгә чыгып китте. Түзмәде, кыз артын нан әбисе дә иярде. — Беләсеңме, дәү әни? —диде Эльвира —Кичә бездә бер кунак булды. Чит ил туристы' Кызганыч, өйдә ялгызым гына идем Әни дә күрми калды, әти командировкада. Кызык бит Инглизчә сөйләштем' Ә үзе нинди 3)р шатлык китергән. Менә хәзер хәйран булырсың Эльвира язу өстәленең тартмасын ачып ниндидер күз ияләшмәгән конвертлы хат чыгарды һәм әбисенә бирде — Менә, дәү әни,— диде ул.— Кичәге турист китерде бу шатлыкны = Әнием белә, бергә укыдык. х Карчык аптырап калды бу нинди хат? Кемнән? Кемгә ул? Эльви- А рагамы? Әллә Солтанга яки Нәгыймәгәме? Мөгаен. Солтангадыр ул 3 үзе дә кайлардадыр турист булып йөрде ич. Ә шулай да нинди шатлык ь икән ул? < Карчык ашыкмый гына күзлеген киде һәм хатны укый башлады а ♦Әни һәм Нәгыймә! Бәлки сезнең берәрегез исәндер әлеэ Бу хатны ° җир шарында иң бәхетсез кеше — Галимҗан яза » Галимҗан... Карчыкның шундук йөзе яктырып китте һәм җыерчык төшкән юка гына иреннәре тибрәнеп куйды Ул да түгел, күзләренә шатлык яшьләре килде. — Исән икән ләбаса, исән икән! — диде ул. 'атны күкрәгенә кысып һәм рәхәтләнеп елый башлады. Бер уйлаганда акылга сыймас- карчыкның кырыгынчы елда хәрби хезмәткә китеп, сугыш башлангач та юкка чыккан һәм күптән инде фронтта үлде дип исәпләнгән улы язган иле бу хатны — Тынычлан, дәү әни. тынычлан! — диде Эльвира, карчыкны кочып. Карчык әллә нинди ләззәтле бер төштән уянып киткәндәй булды һәм янә хатка текәлде «Сез инде мине сугышта үлде дип уйлагансыз Юк. кызганычка каршы, мин исән әле. Авыр әсирлек һәм рәхимсез язмыш чит илләргә ташлады мине. Менә инде сездән аерылганга ничаклы еллар үтте! Бу хатны мин сезнең якларга турист булып баручы дустым Чарль Ричард белән жибәрәм. Әгәр ул сезне тапса, аның аша җавап языгы< әле! Дөньядамы сез? Хәзер кайда, ничек яшисез? Сеңлем Нәгыймә ирдәдер инде Тагын нинди үзгәрешләр бар1 Ни бхлеа да. кайтырга телим .. Кайтам! Әгәр дә мин көтмәгәндә кайтып килсәм, кабул итәрсез микән? Нишлим соң? Сезнең якларда минем өчен лә бер каберлек җир табылыр дип уйлыйм Аңлыйм, бу хатны алгач. «Нигә \л шушы көнгәчә кайтырга теләмәгән?» — дип шикләнерсез Дөрес мин гаепле Ләкин биредә мин ялгызым гына түгел, семья белән яшәдем Ике балам да булды Берсе үлде, берсе — Көньяк Вьетнамда хәзер Үткән елны хатыным вафат булды. Ярый, ни булса да кичер инде, әни Бик үтенәм. бик' Менә сезнең янга кунак булып баручы Ричард — минем иң якын кешем Мине ничек Күрсәп РичарДЙЫ д Безнең абый инглиз телен яхшы беләме? Турист елмаеп куйды һәм: — Бик яхшы белә,—диде,—Бирегә кайткач, сезнең белән ярышмый калмас, ләкин... Турист тагы нәрсәдер әйтмәкче иде, ләкин әйтмәде, сүзне башкага борды. — Әбиегезне күрәсе иде, туташ, дустыма хат язмады микән? — Әх. юктыр әле. сэр, чөнки без сезне иртәгә көтә идек,— диде Эльвира һәм урыныннан тиз генә торып, кухняга чыгып китте. Карчык белән Нәгыймә, плау пешерергә дип. дөге чистартып утыралар иде. Туристның килеп керүен ишеткәч, икесе дә каушап калдылар: XXXI Хәерле иртә. тен алып өйгә кайтып күренсә, хатына җавап язмаган өчен вөҗданың ♦ ничек чыдар? s — Әйдәгез залга, бу нинди культурасызлык?! — диде Эльвира һәм = турист янына чыгып китте. Карчык алъяпкычын салып буфет янына элде һәм өс-башын төзәтер- = гә кереште. ь — Әйдә, кызым, чыгыйк, сөйләшик әле, Галимҗан турында кунак < ни белә икән? °- — Ярый,— диде Нәгыймә һәм, өс-башымны рәтлим дип, күрше бүл- a мәгә чыгып китте. Күпмедер вакыттан сон алар залга керделәр. Карчык, залга кереп туристны күргәч, үзенең улын күргәндәй булды һәм аның күзләренә яшьләр килде. Болар керүгә, турист кинәт урыныннан торды һәм әүвәл карчыкка, аннары Нәгыймәгә баш иде. — һау ду йоуду '. Турист Чарль Ричард. Әминә апа һәм Нәгыймә ханым турист белән кул биреп күрештеләр дә диванга килеп утырдылар. Турист исә диван каршында торган йомшак креслога утырды. —- Эльвира! — диде карчык, залда урнашып барган авыр тынлыкны бозып,— Сорале, кызым, Галимҗан абыең хакында нәрсәләр белә икән ул? Эльвира сорауны тәрҗемә иткәч, турист Галимҗан турында сөйли башлады. Карчык өчен бик ят һәм сәер иде кунакның теле. Ярый әле: Эльвира мондый телләрне юкка гына өйрәнми икән. Галимҗан әсирлеккә сугышның башында ук эләккән, дн турист. Шул көннән башлан, өч елдан артык вакыт эчендә нинди генә лагерьларда булмаган ди ул. Ә сугыш туктагач: «Илеңә кайтсаң, атып үтерергә хөкем итәләр сине», дигәннәр аңа. Галимҗан ышанган моңа һәм лагерьдан исән-сау котылса да. илгә кайтырга тырышмаган. Ниһаять, ул Фленбург портына килеп туктаган сәүдә пароходына эшкә урнашып, әллә нинди диңгезләр һәм океаннар аша. бөтен дөньяны гизгән, рәхәт тормыш эзләгән. Ахырында ниндидер бер ятим кызга өйләнеп, семьялы булган. Турист шулай дип сөйләде, а карчык, күзләрендә хәсрәт чагылдырып, дәшми утырды. Аннары ул, акрын гына урыныннан торып, кухняга чыгып китте. Бераздан Нәгыймә дә кузгалды. >— Эльвира, кунакка чәй әзерлик микән? — днде ул, бер кызыма, бер туристка карап. «Нишләргә? Галимҗанга нинди җавап язарга? Солтан да кайтып җитмәде ичмаса!* — Әйдәгез, туристның сезне күрәсе килә,— диде Эльвира, кухняга кереп ■ Бүген ул никтер күңелсезрәк кебек... — Нәрсә, әллә китәргә җыенамы? — Нәгыймәнең күз алдына янә абыйсы килеп басты. — Җыенадыр, конечно,— диде Эльвира.^» «Әбиең Галим дустыма хат язмады микән», ди. Нәгыймә әнисенә карады. — Язарбыз,— диде карчык. Нәгыймә әнисен аңлый һәм ул үзе дә Галимҗанны кызгана иде. Ни дисәң дә, абый кеше бит, бер туган абый! Өстәвенә, бер уйлаганда, гаебе дә юк кебек аның. Чит илләрдә калып семьялы булгач, яңадан кайту ансат эшмени? Язмыш аны туганнарыннан читтә — ят илдә калырга мәҗбүр иткән! Әгәр дә гаепсез булып һәм Мәскәүнең рөхсә АЛТЫН МЕДАЛЬОН — Әзерләгез, конечно,—диде кыз, туристтан сорамый гына.—холодильниктагы коньякны да ачыгыз, яме! Залда Эльвира белән турист икәү генә калдылар. Нәгыймә кухняга килеп кергәндә Әминә апа, тәрәзә яңагына сөял* гән килеш, урамга карап тора иде. — Әни, әйдә кунакка чәй әзерлик! — диде Нәгыймә. Карчык сискәнеп китте һәм: — Күңелем көтә, кызым, менә хәзер Галимҗан кайтып килер шикелле,— диде. — Кайтып килсә, бик әйбәт булыр,— диде Нәгыймә. Алар, һаман әле Галимҗан турында бергәләшеп көенеп, табын әзерли башладылар... Ничек башланып киткәндер, ләкин бу вакыт турист залда Эльвираны фоторәсемгә төшереп маташа иде. Яшьлек дәрте кайный, күрәсең: Эльвира арлы-бирле очынып әле тәрәзә янына килеп басты, әле почмакта торган телевизорга барып таянды, әле пианино каршына үтте, ә турист аны төшерде дә төшерде. Аннары матур гына елмаеп: — Рәсемнәрегез безнең ил кызларын таңга калдырмый булмас, туташ,—• диде.— Мин аларны өлгерткәч, хат белән җибәрермен, ә берсен, рөхсәт итсәгез, үземә калдырырмын, ватаныгызның матур истәлеге булып сакланыр. Ярыймы? — Ярый, сэр. рәхмәт,—диде кыз, җем-җем итеп торган ак тешләрен күрсәтеп. Турист фотоаппаратын портфельгә салып диванга килеп утырды. Шул вакытны зал ишегеннән Нәгыймә ханым һәм карчык килеп керде. Ашъяулык ябылган түгәрәк өстәл минут эчендә эре-эре кисәкләргә туралган тавык ите, куырылган йомырка, алма, чия һәм апельсин белән тулды. Ул да түгел, өч йолдызлы коньяк та килде. — Рәхим итегез! — диде Нәгыймә, сабыр гына елмаеп Утырдылар. Берәр рюмкадан соң. һәммәсенә дә ничектер күңелле булып китте. Тик карчык кына коньякка кагылмады. — Сыйла, кызым, сыйла, туйганчы ашасын! — диде ул, үзен Галимҗаны белән утыргандай хис итеп. Кунак исә кыстатып тормый һәм шул арада үз тормышы, үз язмышы турында сөйли иде. Шунысы гаҗәп: Чарль Ричард —үз иленең сәүдә пароходында күп еллар буе Галимҗан белән бергә йөреп, бергә ашап, бер каютада яшәгән кеше икән. Ричард да, Галимҗан да капитанның ярдәмчеләре булып хезмәт иткәннәр, ди. Ә моннан биш-алты ел элек алао икесе дә пароходтан китеп, ниндидер фәнни институтка упнашканнаг и;:эн. Әллә шуңа таянып инде, турист үз өендәге кебек рәхәтләнеп утырды Аннары хуҗаларга зур хөрмәт белән рәхмәт белдерде. Ниһаять, аш узды һәм карчык белән Нәгыймә өстәлдәге табак- кашыкны җыештырып, залдан чыгып киттеләр. Ричард белән Эльвира янә икәү генә калдылар. Эльвира, менә инде дүртенче ел, инглиз телен өйрәнә, буш араларда немец һәм поляк телләре белән дә мавыккалый. Табигый хәл, көтмәгәндә чит илдән килгән кеше белән очрашу Һәм аның белән күзгә-күз карап, туйганчы бер сөйләшү Эльвира өчен бик кызык Һәм рәхәт иде. Шунын өчен дә: «Кунакка да күңелле булсын әле>, диде ул эченнән генә һәм аңа. пианино өстеннән алып, рәсем альбомнары күрсәтергә кереште. Менә шәһәр альбомы... Бусы — Сочи күренешләре... Ә менә монысы — кием модаларыныкы. Модалар альбомының барлык битләрен берәм-берәм күрсәтеп чыккач: куйды. Кыз исә сокланырлык иде шул. Әнә күзләре нинди кара һәм * саф. Аз гына күпереп торган җыйнак ирен, озын керфек, энже теш. х Өстәвенә, искитәрлек матур буй сын. Кыскасы, сирәк очрый торган = чибәрләрнең чибәре иде ул! — Пианинода кем уйный, туташ, бәлки берәр көй уйнар идегез,— = диде турист. х Кыз тиз генә пианино каршына күчеп утырды һәм аны ачып, испан < серенадасын уйный башлады. «Әйбәт уйный», дип уйлады Ричард, ә музыка туктагач: — Браво, браво! — дип кычкырып куйды. Аннары. Эльвираның янына ук килеп утырып: — Минем татар көйләрен ишеткәнем юк, ә Галим җырламый иде, үзегезчә уйнагыз әле. туташ?—диде ул. Эльвчра «Таң йолдызы»н уйный башлады «Таң йолдызы»ның бер күтәрелеп, бер түбәнәеп, бео киң кырлар сыман кинәеп киткән салмак агышлы моңнары күңелләрдә әллә нинди нечкә хисләр j ята иде. Күп тә үтмәде, музыка тынды. Аннан соң турист берничә секунд дәшми утырды. «Татар моңы турында чит ил кешесенең фикере ничек икән? Ул нигә дәшми?» Кыз туристка шундый сорау белән карады. — Гаҗәп! — диде турист.—Сезнен моныгыз рус моңына тартым. Эльзира татар моңының үзенчәлекләре турында кунакка гэнларгә дә унлаган иде, тик Ричард, бәхәскә керәсе килмәгәндәй, урыныннан торды. «Бер карасаң кызык ич! Эльвира чит ил телләре белән мазыга, яңа модаларны да ярата кебек, ә менә бу асыл бүләк ничек тәэснр итәр con аңа?» дип уйланды ул һәм диванда торган портфелен ачып, алтын медальон чыгарды һәм кызга биреп: — Сезне хөрмәт итүемнең бер истәлеге булсын, туташ,—диде елмаеп. Кыз да елмаеп куйды Ләкин бу елмаюда ниндидер сагаю баплыгы сизелеп китте. Ул б\ләкне әйләндергәләп карады, ләкин артык искитү Галәмәте күрсәтмәде. Шуның өчен дә: Юк, шатланмый, шикләнә, күрәсең»,—диде турист эченнән генә һәм арлы бирле йөренә башлады. Мондый бүләккә нинди генә кыз шатланмас икән! Ләкин чит-ят кеше алдында авыз ерып утырмассың бит. — Рәхмәт, сэр,—диде кыз сабыр гына. Беразга әңгәмә өзелеп торды. Аннары Рнчард тагын хат турында Искә төшерде. Эльвира әниләре янына чыкты ...Солтан бүлмәсе. Биредә Нәгыймә ханым Галимҗанга хат яза, ә карчык in1 'йтеп \iupa иде. «Кадерле балам! — Ничек сон, безиен модалар ошыймы сезгә? —диде кыз. Турист елмаеп куйды — Ошый, туташ,—диде ул.—Ләкин хатын-кызлар өчен искерә төшмәгәннәрме? Минемчә... Ричард тагын нәрсәдер әйтмәкче иде, аны Эльвира бүлде: — Аңлашыла, сэр.— диде ул,— Модалар тиз үзгәрергә тиеш димәк- <, че буласыздыр. Ә сездә тиз үзгәрәме? — Атна саен! — диде турист һәм нигәдер шаркылдап көлеп җибәрде. Кыз сагайды. — Нигә, сэр, әллә сез модаларга каршымы? — Юк, юк, киресенчә! — диде Ричард, җитди төс алып. Шуның белән мода турындагы әңгәмә өзелеп калды. Кич булып килә иде. Тәрәзәдән кергән шәфәкъ нурлары Эльвираның битендә уйный башлады. — Кыз чибәр,— диде турист эченнән генә һәм аңа сокланып каоап кттын мадлльон Хатыңны алдык. Рәхмәт. Бездән күп сәлам сиңа. Шөкер, без исән әле. Тормышыбыз да әйбәт. Нәгыймә — ирдә. Врач. I омерләр үтә, кызы да үсеп җитте инде. Үзем пенсия алам. Тик менә атаң мәрхүм һәм синең өчен гомер буе кайгырдым. Ярый, исән икәнсең әле. Әмма мин сине, улым, чит илләрдә вәйран булып йөрер өчен үстермәгән идем ич. Акылга сыймый: нигә син мине ят илгә алыштырдың? Ә мин сине ничә еллар буе өзелеп көттем, көне-төне кан-яшь түгеп еладым Ә син... Шулай да мин сине әле дә көтәм, әле дә бик сагынам һәм бик кызганам! Менә хәзер дә, бала чагыңдагыдай, күз алдымда басып торасың. Кайт, улым, кайт! Хәерле юл белән кайт! Яшьлектә булган адашуларыңны юарга тырыш!» Хатның шушы урынына җитүгә, Эльвира килеп керде һәм керүе белән: — Карагыз әле, карагыз,—диде шыпырт кына.—Менә турист нинди медальон бирде миңа. Алтын бит, билләһи алтын! һәммәсе дә гаҗәпләнеп, бүләкне карарга тотындылар. Сүз дә юк, моңа чаклы берәүдә дә күренмәгән искиткеч бүләк иде бу. Уртасында, салават күпере сыман, аллы-гөлле нур уйный һәм ул нурга караган саен карыйсы килә. Дөрес, алтын дигәч тә алтын ук түгел, ахры, тик шундый төскә генә буялгандыр ул, әмма көязрәк хатын-кызларны, һичшиксез, әсир итәрлек әйбер. Тасмасы да шәп: җем-җем итеп, гел җемелдәп тора. Эльвира аны муенына тагып карады һәм әниләреннән: «Килешәме?!— дип сорады. — Килешә,— диде Нәгыймә ханым, ә карчык үзенчә бәяләде: — Килешә дә, зуррак, яна гына чәчәк аткан көнбагыш кебек. Эльвира чыраен сытып куйды һәм, бүләкне калдырып, кунак янына чыгып китте. Эльвира залга килеп кергәндә турист, тәрәзә аша урамга карап, уйланып тора иде. — Ярый, туташ.— диде ул. китәргә ашыгып.— Юл кешесе юлда булырга тиеш, ләкин дустыма берәр төрле хат булырмы икән? — Була, сэр, була! — диде кыз һәм яңадан әниләре янына чыгып китте... Ниһаять, туристны озаттылар һәм аңа Галимҗанга язылган әлеге хатны да тапшырдылар. — Ярабби,— диде карчык балконга чыгып һәм турист киткән якларга карап калды. II! Ричард, карчык өеннән чыгу белән, шәһәрнең зур кунакханәсенә, үзенең юлдашлары янына кайтып китте. Алар инде иртәгә үзләренең илләренә китәргә тиешләр иде. Сәгать кичке җиде тирәләре генә иде әле. Киң урам буйлап, гадәттәгечә, якты троллейбуслар, җиңел машиналар ыргыла, ә тротуарларда — халык. Әгәр дә сынап һәм санап чыксаң, биредәге кешеләрнең уй-фикерләре ничәгә тулыр икән? Ричард исә әле карчык, әле Нәгыймә, әле Эльвира турында уйланып барды. — Ышандылар, яхшы каршыладылар,— диде ул күңеленнән —Ләкин кайсын гына алып карама, берсе дә алдан уйлаганча туры килми. Юк, таянырлык багана итеп булмый аларны . Хәтта Эльвираны да. Нишлисең бит, барысы да үз сукмагында нык басып тора! Әллә инде бу якларга юл киселдеме? Әйе. шулайга охшый! Мондый шартларда берәрсенә сүз салып кара әле? Нишләргә соң, нишләргә? Шулай итеп барлык мәшәкатьләр бушка булыр микәнни? Ричард шулай уйланды Уйланды да әле үткән айда гына үз илендә булган бер вакыйганы күз алдына китерде. ...Менә биредән бик еракта, диңгез һәм океаннар артындагы зур шәһәрнең тар урамнары, биек йортлары, сәүдә, газета-журнал һәм дәүләт идарәләре... Ниһаять, тугызынчы каттагы аерым бүлмә йомшак диван, пыяла буфет һәм түгәрәк өстәл... Әнә, өстәл каршында урта яшьләрдәге ике кеше утыра. Берсе җыйнак кына кара сакаллы, кап- кара чәчле, өстендә — яңа костюм, икенчесенең чәче коелган, кашларына ак төшкән, өстәвенә сул кулы да юк. Өстендәге костюмы да бик иске аның. Алларында ниндидер ширбәт тирбәлә һәм ике бокал. — Менә без тагын бергә,—-диде сакаллысы ширбәтне бокалларга коеп,— ә кичә кайда кундың? — Урамда, агач төбендә,— диде чулак. Сакал чыраен сытып куйды һәм: я — Белмәдем бит, мондый хәлгә калуыңны белмәдем, дускай,— г диде.— Әйтергә генә ансат,—дип дәвам итте ул,— без күрешмәгәнгә ° ничә еллар үтеп китте инде! Исеңдәме теге вакытлар? Ярый, киләчәге күңелле булыр! Мин сәяхәттән кайтыйм әле. Аннан соң мин сине о- үземә алырмын. Ә син хатыңны яз, яз. Мин әниеңне табармын хатың- * ны тапшырмый калмам. <а Чулак, каләмне сау кулына тотып, ниндидер уйга калды. — Нәрсә, нигә язмыйсың? — диде сакал Чулак яза башлады, ләкин шундук туктады һәм: — Нигәдер башым эшләми,— диде. Теге сагаеп куйды. — Ярый, мин үзем әйтеп торам, булмаса,—диде ул бераздан һәм әйтергә кереште. Ә чулак яза барды. «Әни һәм Нәгыймә! Бәлки сезнең берәрегез исәндер әле. Бу хатны җир шарында иң бәхетсез кеше...» Күпмедер вакыттан соң хат язылып бетте. Сакал аны кулына алды һәм, конвертка салып, түш кесәсенә куйды. Аннары, бокалларны янә бер тапкыр тутырды. Янә эчтеләр. — Хуш! —• Хушыгыз! Чулак бүлмәдән чыкты, ашыкмый гына беренче катка төште һәм ничәдер минуттан соң урамның аргы башындагы чәчәк мәйданына юнәлде. Сакал исә анын артыннан күзәтеп калды... Чәчәк мәйданы... Биредә атлаган саен диярлек утырып ял итә торган яшел эскәмияләр тора иде. — Ай-Һай, хәлләрем! — диде чулак шулармын берсенә килеп утыргач һәм сау кулы белән маңгаен кысып тотты. Аннары эченнән генә чәчәкләр белән сөйләшергә тотынды: _ Эй сез, гөнаһсыз чәчәкләр! Әйтегезче. нишлим мнн, нишлим? Сездән башка беркемем дә юк бит .. Канчандыр мин дә, сезнең кебек үк, саф җир баласы идем . Хәзер инде пычрак, әшәке кеше мин. Ләкин сез миннән җирәнмәгез! Минем болан да күңелем кайный, җаным ачып йөрәгемнән кара кан тама. Кинәш бирегез, гүзәл чәчәкләр, гаебем зурмы минем? Дөресен әйтим: мин әсир идем... Аннары язмыш мине бу якларга ташлады Сезнең хужаларыгызныц берсендә батрак булдым мнн Үзе бөлгәч, хуҗа мине зур гаражга тапшырды. Автослесарь итеп. Мнн анда автокранга кысылып, бер кулсыз калдым. Уйларым башыма сыймый, аптырыйм, йөдим, бер телем икмәккә тилмереп йөрим Шушы яшемә житеп өем дә, илем дә. хезмәтем дә, гаиләм дә юк минем! Әйтегезме. нәфис чәчәкләр' Әллә фронтта үлгән атамның яки илдә калган АЛТЫН МЕДАЛЬОН анамның каргышы төште микән? Нигә мине тормыш шулай җәберли? Нигә мин шулай мыскыл ителдем? Күпме вакыт шулай яшәргә мөмкин? Кем гаепле моңа, сугышмы?! Сез гаепле түгел, әлбәттә. Сез һәр илдә үсәсез. Шуның өчен сезнең белән сөйләшәм дә мин. Кем белә, бәлки инде минем әнием каберендә дә сезнең кебек гөнаһсыз чәчәкләр үсә торгандыр... Тыңлагызчы. матур чәчәкләр! Моннан өч тәүлек элек иске хуҗам очратты мине. Көтмәгәндә, урамда, шушы мәйдан янында. Мине әлеге гаражга урнаштыручы. Без аның белән бүген, менә хәзер генә тагын очраштык. «Мин туристлар группасы белән Советлар иленә барам, әнкәңне эзләп табармын, хат яз», дип ул. Ул бик явыз жан. Юкка гына шулай юмартланмас ул. Анда кайтса, әниемә һәм сеңелемә, тагын әллә кемнәргә әллә нинди кара бәхетсезлекләр алып килер. Ә мин хатны яздым. Сагынуыма чик-чама юкка яздым. Бәлки чыннан да анам кулына эләгер, дип өметләндем. Нәрсә эшлим, чәчәкләр? Шул ук хуҗаның офицер булган чагында әйткән сүзләренә ышанып, бу якларга килеп чыгуым һәм шушындый көнгә калуым җитмәгәнмени? Юк, чәчәкләр, күрә торып, илемә мин шымчы җибәрмәм! «Иелгән башны кылыч кисмәс», дигәннәр. Менә хәзер, хәзер үк дәүләтемнең илчелегенә барам. Барысын да ачыктан-ачык сөйлим. Дөрес бит, сердәшләрем! Чәчәкләр гүя — Дөрес эшлисен, дөрес! — дияләр иде. Чулак урыныннан торды һәм каршы яктагы урам чатына, матур гына дүрт катлы йортка ашыкты. Биредә исә Совет Илчелеге урнашкан иде. Дүрт катлы йортның подъездына килеп җитәргә аз гына калган иде инде, ләкин сакаллы кеше утырган җиңел машина Чулакны таптап китте...