Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢА ҮРЛӘРГӘ КАРАП

•Казан утлары t журналының 1965 елгы ноябрь санында театр белгече Ильтани Илялованың Татар академия театры турындагы бер мәкаләсе басылган иде. Театрның киләчәк язмышы өчен тирән- тен борчылып язылган ул мәкалә дөньяга чыкканнан бирле биш еллап гомер узды Редакция биш ел элек башлаган сүзгә яңадан әйләнеп кайтырга, дөресрәге, аны дәвам итәргә булды. Узган биш ел вакыт эчендә нәрсә дә булса үзгәргәнме, үзгәрсә, нәрсә үзгәргән, кайсы якка үзгәргән? Гомумән, республикабызның үзәк театры бүген нинди хәлдә? Шул сорауларга җавап язуын үтенеп, без кабат сәнгать фәннәре кандидаты И. Иляловһга мөрәҗәгать иттек. елдан соң Академия театры тормышында байтак үзгәрешләр булып узды, һәм, бәхеткә каршы, аларның күбесе асылда татар театр сәнгатен алга, яңа үрләргә илткән файдалы үзгәрешләр булды. 1966 елда театр, ниһаять, баш режиссерга тиеште. Бу эшкә театр институты тәмамлаган Марсел Сәлимҗанов куелды. Әлеге тәвәккәл адым урынлы булды. Шуннан бер ел алдан театрның директоры итеп Рәшидә Җиһаншина шикелле нык куллы, энергияле оештыручыны да кую театрның бөтен тормышына: репертуар сайлауга һәм актерларның иҗади үсүенә, режиссурага һәм спектакльләрнең гомуми культурасы күтәрелүгә уңей йогынты ясады. Иҗат оешмасы тормышындагы һәр чорның үзенә генә хас аерымлыклары, үзенчәлекле яклары була. Татар академия театры тормышындагы хәзерге этапны эзләнүләр чоры дип атарга булыр иде. Бу нәрсә пьесалар сайлауда һәм аларны сәхнәгә куюда, шулай ук актерларны төрле пландагы рольләрдә сынап карауда сизелә, ©йтик, В. Минкинаның бер кичне Мелитаны, ә икенче көнне аңа капма-каршы характердагы Гыйльменисаны, Ф. Халитовның рәттән Прибытковны һәм Сәгдетдинне, Ф. Ильскаяның әле Глафираны, әле Фатима Сабрины, Ә. Шакировның исә әле ЛЯдынны, әле Анджелоны уйнаулары тикмәгә генә түгелдер, билгеле. Мондый мисалларны тагын да дәвам итәргә момкин булыр иде, чөнки бу татар театрының һәр артистына кагыла торган нәрсә. Узган мәкаләдә без театрны репертуар ярлылыгы өчен дә гаепләгән идек, һәм ул чагында хәл, чыннан да, шулайрак иде. Хәзер исә бу мәсьәләдә дә алга китеш бар. Соңгы 5 сезонда сәхнәгә утызлап яңа спектакль чыгарылган. Шуларның 18 е татар драматургларының әсәрләре, калганнары — тәрҗемә пьесалар. Тамашачы афишаларда төрле-төрле язучыларның исем-фамилияләрен укый алды: В. Шекспир һәм Н. Исәнбәт, X. Вахит һәм Ч. Айтматов, Т. Гыйззәт һәм М. Байҗиев, Т. Миннуллин һәм Э. де Филиппо, А. Островский һәм А. Гыйләҗев, Фигейредо һәм Ю. Әминов һ. 6., һ. б... Аа- •орлары төрлө булган кебек үк, ул спектакльләрдә тасвирланган чорлар, еекыйгалар 1W һәм персонажлар да тсрле-төрле. Элегрәк төрле жанрдагы, торле пландагы әсәрләр дә еш кына, бер анадан туган игезәкләр сыман, берсе икенчесенә охшаш итеп сәхнәләштерелгән булсалар, бүген андый бертөслелектән дә котылып барабыз шикелле. Әйтик, «Миркәй белән Айсылу» спектакле «Колчга охшамаган кебек. «Гүзәлем Әсәл», «Соңгы корбан» һәм «Шамил Усманов» спектакльләре арасында да уртаклык юк диярлек. Мин юри драма жанрына караган мисаллар китердем. Чонки ф бу төр әсәрләрне берсе икенчесен кабатламаслык итеп сәхнәгә кую аеруча кыен эш. Әмма режиссерлар (М. Сәлимҗаиов, П. Исәнбәт. Т. Ходжаев, М. Ново ижин) бер үк жанрның төрле якларын, төрле-төрле төсмерләрен (халыс драмасы, лирико-трагик драма, психологик драма һ. б.) тапканнар. Шул ук вакытта тирән психологизм барлык спектакльләрнең дә аерылмас бер сыйфаты булып тора. Төрле пьесаларда төрле проблемаларны хәл итү өчен режиссерлар торле сурәтләү чараларыннан файдаланганнар. Ул әсәрләрнең берсендә тормыш контраст сурәтләр, икенчеләреидә ягымлы, нәфис бизәкләр, оченчеләрендә исә куе-куе буяулар ярдәмендә тасвирланган. Билгеле булганча, тормышны сурәтләү алымы, авторның чынбарлыкка образлы карашы теге яки бу жанрның асылын тәшкил итә дә инде. Пьесаны пьесадан, жанрны жанрдан нәрсә аера? Барыннан да элек мәгълүм ф бер конкрет тарихи шартлар. Алар һәр жанрда, һәр әсәрдә үзенә бертөрле. Режис- < серның осталыгы шуларны күрә белүгә кайтып кала. Миңа калса, безнең режиссура а хәзер әнә шуңа ойрәнеп килә. Ә бу, үз чиратында, академия театры спектакльле- 2 рендәго бертөслелекне, чырайсызлыкны нык киметте, нәтиҗәдә чын сәнгать әсәр- к ләренең саны бермә-бер диярлек артты. Әгәр соңгы елларның күп спектакльләре 4 аншлаг белән бара, тамаша залы тулы була икән, бу очраклы хәл түгел, әлбәттә. Уебызча, театр тагын бер моһим мәсьәләне хәл итеп килә. Берәүгә дә сер тү- “ гел: бездә татар тамашачысы тәрҗемә әсәрләргә йөрми, дигән караш яшәп килде, < һәм аның әле дә бетеп җиткәне юк. Тәрҗемә әсәрләрен актив төстә сәхнәгә куя ь башлап, театр җитәкчелеге моның киресен раслады — тамашачы андый спектакль- с- лоргә до атлыгып йөри икән. Тик бор шарт белән, әгәр әйбәт куелган булсалар. X Татар академия театры үсешендәге уңай традицияләр хакында сүз алып барганда, без аның реаль җирлеген, ышандырырлык мисалларын күздә тотып фикер йөртәбез. Коллектив куйган 30 лап спектакльнең кимендә 10 нан артыгын чын сәнгать әсәрләре рәтенә кертергә мемкин. Ә 4—5 сезонга 10 инан артык яхшы, кызыклы спектакль куелган икән — бу инде аз түгел. Өстәвенә ул спектакльләрнең һәрберсе үзенә бер төрле, берсе икенчесен кабатламый, һәр әсәрне куйганда, театр теге яки бу иҗади мәсьәләләрне хәл итәргә, бүгенге кон. бүгенге тормыш очен моһим проблемаларны чишәргә тырышкан. Сүзне X. Вахитның «Күк капусы ачылса» комедиясеннән башлыйк. Бу әсәрне сәхнәгә куйганда театр коллективы, бүгенге тормыш материалларына нигезләнеп, рәхәтләнеп колөрлек, яшәү дәрта бөркелеп торган күңелле һәм җиңел водевиль тудырырга омтылган. Мондый әсәр актерлар очен. аларга үз сәләтләренең яңа якларын күрсәтү очен дә кирәк иде. Кайберәүләр водевильне трагедия белән чагыштырганда түбән жанрга санап, аңа кимсетеп карасалар да. ул осталыкка ойрәиү өчен менә дигән мәктәп, ә театр сәнгатенең аеруча катлаулы бер тәре булып тора. Менә иң авторитетлы сәхнә остасы Станиславский фикереннән мисал: «Водевиль үзенә бер ниндидер «шартлы» йөрсә, шуңа күрә аны теләсә ничек сәхнәләштерергә момкин, логика һәм психология кануннары белән хисаплашып торуның һич хаҗете юк, дип уйлау гадәткә кергән,—дип яза ул.— Хәлбуки, водевиль дөньясы— чынчыннан реаль дөнья, тик анда гадәттән тыш хәлләр генә адым саен очрап тора— Водевильнең персонажлары искиткеч гади һәм тормышчан кешеләр. Алвриың үзенчәлеге шунда, елар һәрнәрсәгә бик тиз ышаналар Водевиль персонажы үзенә бер дөнья белән яши, үзенең уй-хисләрен ул сүз һәм хәрәкәтләр белән генә түгел, ә җыр һәм бию аша да белдерә. Музыка, җыр һәм бию элементлары күп булуга карамастан, водевиль — һәрвакыт реаль сәнгать. Театр сәнгатен стильләштерүчеләр раслаганча, бу аның «шартлылыгы» түгел, ө поэзиясе— Бу авыр жанр: водевильдә тормыш чынлыгы һәм хисләр сафлыгы, усал сатира һәм кон кадагыма сугу, нәфислек һәм шигърият, музыкальлек һәм ритмлык бергә йори. Яшь актер ечен бу менә дигән ойрөнү мәктәбе». 11. «к. V • М т. ЯҢА ҮРЛӘРГӘ КАРАП 16! «Күк капусы ачылса» водевилендә дә оста табылган детальләр һәм көтелмәгән ситуацияләр, көр күңеллелек һәм юмор күп, характерлы образлар шактый. Анда Г. Камалова, |*1ч™"^йнуллин7]| Г. Надрюков кебек артистлар үзләренең бөтенләй көтешмәгән, яңа яклары белән ачылалар. Бөтен спектакльдән ниндидер бер җиңеллек, шатлык хисе, яктылык һәм күтәренке рух бөркелеп тора, һәм, сүз дә юк, бу әсәрне сәхнәгә кую коллектив өчен зарури бер адым, аның палитрасындагы буяулар һәм төсләрне тагын да төрлеләндерү өчен үтә кирәк бер эш иде. «Миркәй белән Айсылу» һәм «Шамил Усманов» драмаларын сәхнәләштергәндә исә театр бөтенләй башка мәсьәләләрне хәл итә Аларның икесен дә сәхнәгә бер үк кеше-(Марсел Сәлимҗанов) куя һәм үзе өчен үтә мөһим саналган мәсьәләне чишәргә —«үл кеше катнашкан массовый күренешләр аша дулкынландырырлык бөтен бер сәхнә әсәре тудырырга омтыла. Кем дә инкарь итмәс: сүзсез рольләр башкаручы «актерлар массасыннан һәрберсенең үз эчке дөньясы, тормыш юлы һәм харак- терыбулган җанлы кешеләр тудыру теләсә нинди режиссер кулыннан килә торган эш түгел. Бу авыр мәсьәләне беренче тапкыр уңышлы хәл иткән кеше К. Станиславский» булды. Аның бу эшен шәкертләре А. Попов һәм М. Кнебель дәвам итте. Сә- лнмҗаноаны исә Алексей Дмитриевич Попов укыта. Сәлимҗанов рус театрын үзгәртеп коручы Станиславский тәгълиматының әнә шул ягын аеруча яхшы үзләштергән. Югарыда исемнәре аталган әсәрләргә шушы позициядән чыгыл якын килсәк, аларны бергә йөртү һич тә гаҗәп тоелмаячак. Тегесенең дә, бусының да үзәгендә — халык образы. Тик берсендә революциягә кадәрге, икенчесендә революция елларындагы татар халкы геүдәләндерелә. Тегесендә дә, бусында да мәсьәләләрне халык хәл итә. Бер караганда, революциягә кадәрге авылга багышланган, шәригатьнең рәхимсез кануннары һем шуларга сукырларча иярүчеләр хакында сөйли торган әсәрдә бүгенге көн өчен кызыклы нинди әйбер булырга мөмкин, дип уйлыйсың. Әмма режиссер хезмәтенең кыйммәте дә шунда: ул спектакльне тирән драматизм белән сугарган, массовый күренешләрдә катнашучы сүзсез персонажларның образлары аша дини>-хорафатлардан, кыргый гореф-гадәтләрдән котылып җитмәгән халык массаларының трагик хәлен күрсәтә алган. Академия театрының бу спектакле әнә шуңа күрә халыкның драматик язмышы турындагы тирән сәнгать әсәре буларак кабул ителә. Анда&деспотлык морале, сыйнфый хорафатлар белән каршылыкка кергән яшьләрнең мәхәббәт тарихы, татар сәхнәсендә төрле вариантларда күп тапкырлар уйналган фаҗигале мәхәббәт бөтенләй яңа яктан ачыла. ..Караңгы залда салмак, моңлы көй яңгырый. Акрын гына пәрдә ачыла. Бөтен сәхнәне иңләп алган очсыз-кырыйсыз күк йөзе. Шул зәңгәр киңлекнең ямен җибәреп, ярым: җимерек бәләкәй йортлар тезелеп киткән, алар кайдадыр аста, чокыр төбендә булып күренәләр. Башта әсәр салмак эпик темпта, акрын гына башланып китә. Әмма, зинв'кылуда нахакка гаепләп, ике яшь йөрәккә яла ягу моментыннан соң спектакль искиякеч киеренке, шомлы тон ала һәм ахырга кадәр шулай дәвам итә. Мәчет алды. Авылның бөтен халкы шунда җыелган. Ике «җинаятьчене» хөкем итәаәр. Аерым кешеләрне исәпләмәгәндә, аларның барысы да әлеге егет белән кыз турында алдан ук начар фикердә. Режиссер карап торышка бертөсле күренгән шул массаны төркемнәргә аерган, массовый күренештәге һәр кешегә индивидуаль характер сыйфатлары, үзенчәлекле гадәтләр бирә алган. Әлеге хәлне бертөрле бәяләсәләр дә, вакыйгага карата һәркемнең үз мөнәсәбәте бар. Биредә без традицион массовканы түгел, ә шәригать кануннарына сукырларча ияреп бик нык алданган җаниы халык вәкилләрен күрәбез. Режиссер сиземләве нәтиҗәсендә, гомуми бурычлардан чыгып, әлеге күренешләрдә катнашкан һәр персонажга ачык, конкрет бурыч йөкләнгән һәм сүзсез персонажлар чын тере кеше булып күренәләр. Халык ураган түгәрәк эчендә мыскыллап-кыйнап эштән чыгарылган Миркәй белән Айсылу басып тора. Кемдер берәү, шаярган булып, Айсылуны чеметеп ала; шар күзле, чытык йөзле икенче бер фанатик, балта белән чабып үтерергә кирәк үзләрен, дип акыра; өченче берәү күңеленнән яшьләрне кызгана да, тик мулладан, диннән өркү аны да башкаларга кушылырга мәҗбүр итә хатын-кызларның кайберләре нәфрәтләнгән булып кыланалар һәм туктаусыз чәрелдиләр, икенчеләре (андыйлар азчылык) кызны жәлли... Бәхетсез хәлгә тарган яшьләрне ачыктан-ачык якларга кодрәте җиткән кеше бәтен- лей юк диярлек. Тулаем алганда, безнең алда муллага ышанган гавам. Хазар алар «эшкә» тотыначак. Йогереп бау һем корым китереп җиткерәләр, егет белән кызны бер-берсенә бәйлиләр, йөзләренә корым сөртәләр һәм, өстерәп диярлек, урам буйлап йөртергә алып китәләр. Алар артыннан халык кузгала: акырыш, сүгенү, сызгыру. каһәрләү, мәсхәрәләү. Хурлыктан, куркудан бүртеигән йөз белән ертык киемле /.йсылу сөйрәлә, кыйналып, яраланып беткән Миркәй аңа булышмакчы була. Ләкин булдыра алмый. Аның йөзен, башын, бөтен гәүдәсен дөмбәсли башлыйлар. Мәһшәр, тәмуг... ...«Шамил Усманоа» спектаклендә инде башка халык һәм башка тема белен очрашабыз. Биредә сүз элек караңгылыкта изелеп яшәгән массаларның рухи үсеше, революция зше ечеи актив керәш юлына басуы турында бара. Әмма режиссерның тел максаты—алдагы спектакльдәге кебек үк, халык драмасын күрсәтү. Кыенлыгы, зур тәҗрибә һәм культура таләп итүе ягыннан, кеше күп катнашкан күренешләрне кую һәрвакыт режиссер осталыгына имтихан булып саналды һәм санала Ул зур массаларны композицион яктан оештыра белүне, тулы әсәр белән аның аерым кисәкләрен бәйләүне, ягъни кеше күп катнашкан күренешләрнең идея юнәлешен ача белүне таләп итә. Театрның бу спектакле, андагы массовый күренешләр, персонажлар характерлары массаларда революцион аңның ничек туу процессын күрсәтүгә хезмәт итә Беренче пәрдәне күз алдына китерик. Мәчет алды тәртипсез, тәрле киемдәге. в терле яшьтәге кешеләр белән тулган. Анда гармунга типтереп биюче сәләмә киемле, о әрсез һәм үткен яшьләр до, нәрсә эгәксә шуны кигән сабыр холыклы намаз карт- 5 лары да һәм кадровый хәрбиләр дә бар. Беренме карашка искиткеч тәртипсезлек =; хөкем сөрә кебек. Әмма бу буталчыклыкның үз мәгънәсе бар. Хәзергә монда һәркем- = нең үз тормышы, һәркем үзе тиеш тапкан эш белен мәшгуль. Яшь-җилбәзәк ишәк х алдын тутырып, мәш килеп бии, кемдер киемнәрен ямап утыра, өченче берәүләр = кәмит карый, һәркемнең үз характеры, үз холкы: уен-көлке яратучылар һәм җәнҗал и чыгаручылар да. булдыклы һем җитди кешеләр дә бар Чегән таборын хәтерләткән - 3 шушы чуар төркем ирекле татар батальоны дип йөртелә, ул әле яңарак оешкан һәм J иртәгә Дутов бандаларына каршы сугышка чыгып китәргә тиеш. «Миркәй белән Айсылу«дагы кебек үк. монда да режиссер һ*р персонажның үз йозен, биографиясен һәм характерын тапкан. Алар төрле юллар белән революциягә килгәннәр, менә бу батальонга язылганнар һәм тирә-юньдәге вакыйгалар а дә төрлечә карыйлар, һәрберсенең элек үз тормышы һәм язмышы булган. Вакытлар узу белән аларның аңы үсәчәк, агардай менә дигән көрәшчеләр чыгачак. Хәзергә исә һәммәси диярлек үзенчә анархистлык, үзенчә тәртипсезлек белән аерылып тора. Берәүләрең үгетләп, икенчеләрен терткәләп, көч-хәл белән Мәхмүт Урманаов еларны стройга тезә. Өзлексез сөйләшәләр, хәрби командаларны аңлый алмый аптырыйлар. Азап белән тезелеп беткәндә генә манарадан азан тавышы ишетелә Берничә кадровой солдаттан башкалары, бернигә карамый винтовкаларын ташлап, мәчеткә намаз укырга йөгерәләр Ә бераздан, берни булмагандай, урыннарына кире кайталар. Менә шушы чуар, таркау толпадән сугышчан батальон оештырырга кирәк. Батальон тормышыннан алынган аерым моментлар мисалында режиссер бу кешеләрнең яңадан тууларын, алерда ил. резолюция язмышы ечеи җаваплылык хисе үсүән күрсәтә алган. Алдагы икенчс-оченче күренешләрдә үк кемнең кем булуы ачыла башлый Казакъ далаларындагы ниндидер бер станциягә туктауга, батальон а паровозга агу өчән утын җыярга кушыла. Берәүләр зшли, икенчеләре тик тора. Кемдер базардан халат алып кайткан, үз тирәсенә халыкны җыеп шул хакта сейли. Сүз арты сүз китә. Җылы якларны һәм йәзем җимошен сагынучылар табыла. Ташкентка '.итәргә тслоүчәләрд-эн аерым группа оеша. Колакны ярырлык шау-шу. ызгыш-талаш башлана. Зур бугмагон бер торкем, батальоннан аерылып, ботенлай китеп бора. Күренештем күрәнешко. пәрдәдән пәрдә ә без революция эшемә турылыклы калган солдатларның зчтән Һәм тышган ничек үзгәрүләрен күреп-сизеп торабыз. Эләгә чуар, тәрлә- тәрла халык әкренләп Кызыл гвардиянең сугышчан батальонына өйләнә, соңыннан Кызыл Армиянең интернациональ полкына килеп кушыла. Бүген, Соаәт дәүләте төзелүгә илле елдан артык еекыт узганнан соң, драмада үд^онрг.анган вакыйгалар ерак үткен булы., точла. Ә хәрби, :зри«и темага караган ЯҢА УРЛОРГ» КАГАН спектакльдә халык катнашкан күренешләрне чишүне, беренче чиратта, әлеге вакыйгаларда халыкның нинди роль уйнавын ачыклаудан, герой һәм массалар арасындагы мөнәсәбәтләрне ачудан башларга кирәк. Чөнки бөтен спектакльнең идея-сәнгатьчә яңгырашы шушы мәсьәләне ничек чишүгә бәйле. М. Сәлимҗанов куйган спектакльдә исә кеше һәм ил язмышы бер-береннән аерылгысыз. Күп халык катнашкан күренешләр белән бергә, әсәрдә аерым шәхесләр язмышына багышланган моментлар да байтак. Монда Хәйрүш (Н. Гайнуллин) һәм Таҗетдин (Ф. Кульбарисов) кебек яшәүнең мәгънәсе хакында фәлсәфә корырга яраткан эпизодик образлар да, Ф. Халитов тарафыннан гаять оста иҗат ителгән Сәгдетдин карт та, ниһаять, Усманов (Н. Дунаев), Кәриб (Ә. Шакиров), Каюм (И. Багманов), Урманаев (Н. Әюпов) кебек төп каһарманнар бар. Халык күп катнашкан массовый күренешләрне оста эшләү белән бергә, персонажларның психологик характерларын ачуда М. Сәлимҗанов иҗатына хас тагын бер мөһим сыйфат күренә. Соңгысы М. Байҗиевның өч кенә катнашучысы булган «Хуш, Назлыгөл» исемле тирән психологик драмасын куйганда аеруча калку булып күренә. Үз геройларының эчке дөньяларына үтеп керү, әлеге өч кешенең темпераментлы, кайнар бәхәсе аша режиссер һәм актерлар тормышның, яшәүнең мәгънәсе, явызлык һәм гаделлек турындагы тирән фәлсәфи мәсьәләләрне чишәләр. Соңгы елларда куелган иң уңышлы спектакльләрдән «Гүзәлем Әсәлвдә дә шушы ук мәсьәлә күтәрелә Бу спектакль хакында күп сөйләнде, күп язылды. Билгеле булганча, бу спектакль өчен, режиссерга, художникка һәм дүрт актерга Тукай премиясе лауреатлары дигән мактаулы исем бирелде. Аның театр тормышында уңай якка борылыш турында сөйли торган беренче карлыгач булуы бәхәссез. Ул тагын бер ягы белән мөһим: анда ике яшь актер үз талантларының яңа яклары белән ачылдылар. Сүз Н. Гәрәева һәм Р. Таҗетдиновлар хакында бара. Аларның уены бөтен спектакльдә һәм үзләренең шәхси иҗатларында зур казаныш булды. Бу уңыш театрдагы яшь көчләрнең мөмкинлекләре зур булуын аеруча ышандырырлык һәм ачык итеп күрсәтте. Соңгы вакытта яшьләрнең репертуарга һаман саен активрак кертелүе очраклы күренеш түгел, билгеле. «Хуш, Назлыгөлннең бөтен башкаручылары яшьләр. Р. Таҗетдинов һәм Н. Дунаевлар өчен бу спектакль әллә ни ачыш булмады, ә менә Г. Исәнгулованың Назлыгөле аның алга үсешендә зур адым итеп саналырга лаек. Нәкъ менә шушы әсәрдә ул үз иҗатының бөтенләй яңа якларын күрсәтә алды. Мәсьәләгә шушы яктан якын килгәндә, Шекспирның берничә ел элек куелып, җәмәгатьчелек арасында күп шау-шу кузгаткан «Чамасына күрә чарасы» исемле (режиссер П. Исәнбәт) әсәре дә билгеле бер игътибарга лаек. Бу әсәргә бер генә ноктадан карап якын килү дөрес булмас иде. Спектакль турында чыннан да бәхәсләшергә мөмкин. Инде байтак еллар театрның бөек инглиз драматургы мирасына мөрәҗәгать иткәне юк иде. Шуңа күрә, бу факт үзе генә дә хуплауга лаек. Әсәрне сәхнәләштерү ахыргача уңышлы эшләнгән дип буламы? Юк, булмый. «Чамасына күрә чарасы» Шекспирның иң катлаулы пьесаларыннан. Ул искиткеч чуалчык һәм эзлексез драма. Анда бик әкәмәт төстә трагедия белән фарс, тирән фәлсәфи фикер белән гротеск, тупас көлү һәм сүгенү белән шигърият аралаша. Шекспир иҗатын өйрәнүче инглиз галимнәренең берсе үз вакытында бу әсәр турында хәтта: «Пьесаның һәм комик, һәм трагик яклары бертигез дәрәҗәдә биздерерлек, беренчесе — чирканыч, икенчесе — куркыныч»,— дип язган. Татар театры куйган спектакльгә шулай ук бөтенлек җитми. Әсәрнең комик ягы артык күпертелгән, һәм ул пьесаның башка якларын басып киткән иде. Әмма, ни генә булмасын, бу спектакльне бөтенләй яраксызга чыгарып сызып ташлыйсы килми. Спектакльнең кайбер уңай яклары, барыннан да бигрәк, яшьләр иҗат иткән кызыклы гына образлары бар иде. Шакировның Анджело- сы, Шәрәфиевнең Герцогы, Гәрәеваның Изабелласы әнә шундыйлар. Шекспир драматургиясе белән очрашу әлеге артистларның киләчәк иҗаты өчен, һичшиксез, уңай роль уйнады. Әзербәйҗан драматургы Җаббарлының «Айдын» әсәре дә тулысынча диярлек яшьләр көче белән сәхнәгә чыгарылды. Бу спектакльнең режиссеры А. Казимов үзе дә яшь, Ленинград театр институтын яңа гына тәмамлап кайткан иде Театрдагы яшьләрнең актив рәвештә алгы планга чыгулары тагын бер яктан әһәмиятле. Алариың күбесе чын мәгънәсендә заманча һәм мәдәчи булган олы һәм урта буын актерлары белән янәшә уйнау бәхетенә иреште. Актер сәнгате һәрвакыт тамашачыга исәпләнгән була. Артист аерым шәхескә түгел, җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать итә — бу актер сәнгатенең төп мөһим ягы. ф Тамаша залына, халык белән бергә, көн үзәгендә торган мәсьәлә дә килеп керә, ул театрга үз таләпләрен куя, бүгенге мәсьәләләргә җавап бирүне сорый. Шуңа < да театр сәнгатенең бөтеч тарихы буенча замандашлары аңламый һәм бәяләми кал- < дырып та, соңгы буыннар тарафыннан даһига саналган бер генә артист та булмаган. " Чөнки артист сәнгате искиткеч заманча сәнгать. Бу театр сәнгатенең үзенчәлеге Р белән бәйле күренеш, театр һәрчак тере кеше белән эш итеп, тамашачы белән күзгә- % күз карап сөйләшә. Ә тамашачыны, ерак үткәндәге вакыйгалардан бигрәк, бүгенге £ көн мәсьәләләре күбрәк кызыксындыра. Актер үзен сәхнәгә чыгарган буын яшәгән •*" ^чакта күренеп, тиешле бәясен алып калырга тиеш. Аның киләчәге — аның бүгенгесе. Нәкь менә бүгенге кешеләр өчен генә иҗат ителә, «һәр кич туып, һәр кич юкка чыга» К торган сәнгать булганы очен дә, аның бүгенге конкрет тормыш белән бәйләнеше ф искиткеч тыгыз. Шуңа да безнең көннәрдә бетон дөнья театр сәнгатендә заманча уйнау сәләте, бүгенге актер турында өзлексез бәхәсләр, фикер алышулар бара. Ул бәхәсләрнең булуы бик табигый күренеш, чөнки реалистик сәнгать яңа эчтәлек салып куя торган әзер формалар белән эш итми, үзе тасвирлый торган чор. чынбарлык тәэсирендә өзлексез үзгәреп тора торган тере организм. Ялган романтик пафос, ялган тәэсирләнү — бүгенге актер очон ят нәрсә. Бүгенге актер ты.итан тотнаклы. Әнә шул тышкы тыйнаклык артына чыи темперамент һәм кайнар хис яшерелгән. Заманчалык, заманча актер уены турында академия театрында да күп уйланалар, һәм без олы буымнан булсын, яшьләр арасыннан булсын чын мәгънәсендә заманча саналырлык опт ничә исем турында әйтә алыр идек. Башка куп кенә сәхнә әсәрләре белән бергә, «Айдын» спектакле дә өнә шул ягыннан аерылып тора. Әмма өэсрбәйҗан классигының бу әсерен сәхнәгә куюдан икенче бер мөһим моментны да билгеләп үтәсе килә. Сүз мелодраматик жанрда язылган әсәрне заманча укый белү турында бара. Җаббарлы пьесасы — катлаулы һөм ярыйсы ук куркыныч әсәр. Жанры буон<а ул типик мелодрама, шуңа күрә режиссер аннан ике яшь йөрәкнең бәхетсез мәхәббәт язмышы турында сейли торган гадәти мелодраматик спектакль эшләсә до, берни әйтә алмас идең. Режиссер башка юлдан киткән Ул әсәрнең социаль ягына басым ясый. Нәтиҗәдә байлыкның кешеләрне гариллочдергвч көч булуын күрсәтү спектакльнең төп темасына әйләнә. Айдын белән Гәлтекинне ахыр чиктә нәкъ менә акча хзрап и то. Шуңа күрә режиссер да, артистлар да байлык, акча турында сүз баргач күренешләргә аеруча нык басым ясыйлар. А. Казимов тапьан сүзсез күренешләр, персонажларның йөреш-килбәте дә шул ук фикергә буйсындырылган. Менә миллионер Дәүләтбай малае һәм полицейский очрашалар Әлеге бер сүз әйтелмәгән. Әмма полицейскийның аңа бик ярарга тырышып честь бирүеннән, ә тегесенең горур һәм босручан төстә баш кагуыннан ук аларнын җәмгыятьтә тоткан урыннарын, капиталның һәм мөлкәтиең чечен аңлыйсың. Мондый күренешләр спектакльдә аз түгел. Режиссер тарафыннан эшләнгән пролог һәм эпилог та әсәрнең гомуми яңгырә- Ц1ЫН көчәйтә тешә. Драматургии чыганактан аермалы буларак режиссер әсәрдәге вакыйгалар агышын 1915—1917 еллар белән чикли. Спектакль башланганда сәхнә артында әлеге цифрлар күрсәтелә. .. Моңлы озын көй. езербәйҗан халык кое яңгырый. Акрын гына пәрдә ачыла, тамашачы каршында иске Баку шәһәренең бер почмагы. Бер йортның биек стенасын һәм шуның янәшәсендәге баскычны сурөтлеү оша. художник тауга тоба күтәрелүче тар урамнар иллюзиясен бирә алган Менә шушы тар урамда, таш баскычта шаулашып торучы халык. Мондый башлангыч безне шунда үк темпераментлы, гөр килеп торган шорым шоһәре атмосферасына алып кере. Шуңа күрә төп геройларның язмышы да тормыштан аерым булып тоелмый. НЛЬТАПИ ИЛЯЛОВА Спектакльне <, чишелеше дә аның гомуми пафосына бәйләнгән. Өч пәрдәдә дә декорация ике катлы итеп эшләнгән, аста Айдынның караңгы, салкын бүлмәсе, өстә казино, анда күз камашырлык якты анда музыка, анда байлар типтерә, һәм менә .917 ел җитә, еске каттагылар куркып, каушап кала. Хәзер Айдыннар, аскы каттагылар кене килә. Соңгы сүзне элек аскы катта булганнар, халык әйтергә тиеш. ...Водевиль, психологик һәм халык драмасы, мелодрама — академия сәхнәсендә барган спектакльләр әнә ничек терле-төрле. Шуннан формалар терлелеге. сәхнә әсәрләренең күптөрлелеге. шуннан аларның кызыксыну уятулары килеп чыга. Тагын шул кадәресен шатланып әйтергә кирәк, күпчелек очракларда безнең спектакльләрнең формасы һәм эчтәлеге бер-беренә бик яхшы ярашлы булдылар. Театрның иң кызык спектакльләреннән саналган «Кол* шуның матур үрнәге була ала. Ул, шулай ук, трагедия жанрын үзләштерүдә бер баскыч булып та тора. Театр гадәттә куеп килгән әсәрләрдән «Кол» үзенең стиле, рухы, жанры белән ук аерылып тора. Бу әсәрдә безнең актерлар күрергә гадәтләнгән тормыш-кенкүреш бөтенләй юк. Биредә сентиментальлек юк, җыр юк. Ул колның рәхимсез язмышы хакында кырыс тонда сейли торган әсәр. П. Исәнбәт куйган спектакльдә гади көнкүреш вакыйгаларына бөтенләй урын да юк. анда соң чиктә шартлы декорацияләр — ярым түгәрәк станок, бөтен сәхнәгә өч шәм. Режиссер игътибар үзәгенә актерны куярга теләгән. Башка күп кенә постановкалардан аермалы буларак, татар академия театрының «Кол»ы соң чиктә эмоциональ, темпераментлы, кайнар рухлы булып чыкты. Биредә хисләр ташкыны, кайнар канлы кешеләр көрәшә, һәм Эзопның азатлык өчен кайнар көрәше бөтен спектакльне чын мөгьнәсендө заманча иткән. Артистларга бу җиңел бирелмәгәндер, чөнки алар мондый пьесаларда уйнарга гадәтләнмәгән иде әле. Дөресен әйтергә кирәк, үз өсләренә төшкән бурычны бу юлы алар уңышлы үтәгәннәр. Бу, беренче чиратта, Эзоп ролен башкарган Р. Таҗет- диновка карый. Академия театры тормышындагы уңышлы күренешләрнең берсе тагын шунда: театр режиссура мәсьәләсендә дә бертөрлелектән котылып килә. Узган биш сезонда Г. Камал театрында читтән чакырылган өч режиссер — Т. Ходжаев, А. Казимов, М. Новохижин — спектакль куйды. Билгеле, төрле режиссерлар белән очрашып, артистлар үз уеннары, үз иҗатлары өчен күп нәрсә алалар. Әйтик, Н. Гәрәева Әсәл ролен башкарганнан соң гына Гөлтикинне, ә Ш. Әсфәндиярова үзенең Тугинасын Хәдичәдән соң гына уйный алды. Андый мисаллар бик күп. Шулар өстенә, театр эшкә бөтен бер труппаларны чакыра башлады. «Гүзәлем Әсәл-дә, «Соңгы корбанвны куйганда шулай булды режиссердан тыш. Кече театрының күренекле художнигы Ф. Волков чакырылды. «Айдын» спектаклен режиссер А. Казимов, художник /Л. Са- гиян, композитор Ф. Әмиров куйды. Өчесе дә Бакудан. Мондый алым спектакльләрнең культура дәрәҗәсен дә күтәрә Сүз дә юк, мәсәлән, ,Ф Волков кебек танылган, тәҗрибәле художник безгә күп нәрсә бирде. Г. Камал театрындагы тенденцияләр турында сөйләгәндә, еларга хас төп линиягә — коллективның бәхәссез үсүенә, алар башкарган эшнең уңай якларына тукталасы килде. Чөнки бүгенге академия театрының йөзен нәкь өнә шул сыйфатлар билгели. Шулай да, халык әйтмешли, барысы да ал да гөл генә түгел. Театр куйган ике дистәдән артык спектакль арасында урта куллары, хәтта начарлары, кирәксезләре очрый. Кайберәүләр театрда комедияләр белән мавыгу тенденциясенең көчәюен күрсәтәләр, мисалга «Кыю кызлар», 'Американ», «Илһамия» кебек әсәрләрне китерәләр. Әмма исәпли бтшлагач, комедияләрнең алай күп булмавын күрәсең. Исемнәое саналган 30 лап яңа әсәр арасында 7—8 генә комедия булды. Бу. бәлки, артык күп түгелдер. Сүз дә юк, театр өзлексез эзләнә, репертуарны киңәйтү, әсәрләрнең географиясен, иҗади горизонтларын киңәйтү өчен тырыша. Режиссерлар яңа формалар эзлиләр. Ниһаять, актерлар эзләнә. Беренче планга яшьләрнең күтәрелүе характерлы. Театрга тамашачының актив йери башлавы куандыра һәм тагын да җаваплырак эшләргә мәҗбүр ите.