ҖӘВАД ТӘРҖЕМАНОВКА 50 ЯШЬ
Беренче китап — шау-шулы һәм бәхетле, монлы һәм хәсрәтле, бик гади Һәм серле зур тормышка алып киткән беренче юлдаш ул. Соңыннан бик күп китаплар укыла, шул китапларның геройлары белән бик күп йокысыз төннәр үткәрәсең, ләкин онытылмыйча, гомерен буе синең белән яши торганнары алай күп булмый, һәм менә шулар арасында, һичшиксез, бала чакта укыган беренче китап һәм аның геройлары да яши. Соңгы елларда әдәбиятка килеп, инде үз сүзен ишеттергән, укучысын тапкан, исеме билгеле булган язучыларның бик күбесенең беренче китаплары «Күбәләк — җилбәзәк», «Койрык турында боерык», «Ачкыч һәм баскыч» шикелле китаплар булгандыр бәлки. Алар- дан элегрәк яза башлап, сугыштан соңгы елларда әдәбиятка килгән язучыларның да яраткан китаплары «Әни сүзе», «Судан табылган хат», «Кояшлы иртә» һ. б. лар иде. Шулай итеп, Җәвад Тәрҗеманов берничә буын укучыга табигать, тормыш серләреннән беренче мәгълүматларга бай, уку өчен кызыклы китаплар биргән язучы. Аның 1938 елдан башлап соңгы көннәргә кадәр чыккан китаплары инде кырыктан артты. Күп кенә әсәрләре тәрҗемә ителеп, Мәскәү һәм Казан нәшриятларында рус телендә дә басыл- гене яшь әле. налар турында студентларга лекцияләр укып, семинарлар үткәреп йөргән техник фәннәр кандидаты Җәвад үз иҗатында һаман бала күңелле саф, самими. Ул үзенең геройлары кебек җиңел сөякле, җитез, һәрвакыт шат күңелле, көләч. Кешеләрдә табигатьтә бары тик балалар гына күрә белгән сыйфатларны табып, нәкъ аларча итеп әйтеп бирә. Авыр жанрларның берсе — балалар әдәбиятында эшли башлеган Җәвад Тәрҗеманов соңгы елларда зурлар өчен дә язарга тотынды. Күп еллар буе фән өлкәсендә эшләү, бөек математик Н. И. Лобачевский тормышыннан бай материал туплау нәтиҗәсендә ул «Лобачевскийның яшьлеге» дигөй романын бастыра. Хәзер шушы романның икенче кисәге булган «Көмеш дага» әсәрен тәмамлау алдында тора. (Без бу санда шул әсәрдән өзек бирәбез.) Шуннан соң автор «Солдат хатлары» дигән повесть өчен материал туплый, опера һәм балет театры өчен либретто язарга әзерләнә. Казан шәһәренең 13 нче урта мәктәбендә Һади Такташ оештырган әдәбият түгәрәгендә катнашып, Фатих Кәрим, Абдулла Алишлардан беренче сабакларны алган Җәвад Тәрҗеманов үзенең илле еллыгын әнә шулай зур күләмле әсәрләр язып каршылый. Журналыбыз укучылары, каләмдәш дуслары аңар тагын да зур иҗат уңышлары һәм сәламәтлек телиләр. «һәр язучы, бик еш кына үзенең ихтыярыннан тыш та, әсәрләрендә билгеле бер дәрәҗәдә үзен сурәтли», ди бөек немец язучысы В. Гете. Чыннан да, менә ун еллар инде химия-технология институтында катлаулы маши