Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУГАН ЯГЫБЫЗНЫҢ ЕРАК ҮТКӘНЕ

Мтериаллар яңа таш гасыр чорында кешеләрнең нигездә балык тоту һәм аучылык белән шөгыльләнүләре турында фикер йөртергә тулы нигез бирә. Тормыш-көнкүрештәге бу үсеш утрак тормышка күчүне якынайта. Яңа таш чоры казылмаларында еш кына җир өй урыннары очрый. Экспедицияләрдә тупланган материалга ясалган анализ яңа таш чорында Урта Идел буенда яшәүче халыкларга югары Идел һәм Урал буенда яшәүчеләрнең йогынтысы булуын раслый. Китапның металл чорына багышланган бүлекләре дә зур кызыксыну белән укыла. Безнең эрага кадәр 3 меңенче елның икенче яртысында безнең якта яшәүчеләр беренче мәртәбә металл әйберләр һәм алар- ны ясау ысуллары белән танышалар. Ләкин шулай да корал һәм хезмәт кирәк-яраклары хәзерләүдә төп материал буларак таш кулланыла. Халиков үзенең бу хезмәтендә бронза чорында Урта Идел буенда яшәгән халыкның составы үзгәрүгә дә игътибар итә. Безнең эрага кадәр 2 меңенче елда терлекчелек белән көн күрүче халыклар, явымтөшемнең кимүе сәбәпле, төньяктагырак районнарга күченәләр. Күчеп килүчеләр бу төбәктәге халыкны бәлки терлекчелек һөнәре, шулай ук металл әйберләр ясауның прогрессиврак ысуллары белән таныштырганнардыр. Ләкин алар җирле халыкның үзенә хас юл белән үсешенә комачаулык итмиләр. Бронза чорында яшәгән җирле халыкларны археологлар Казан тирәсе культурасына кертәләр һәм аларны күп санлы каберлекләр буенча өйрәнәләр. Археологларга Ананьина исеме белән билгеле булган культураны шул халыклар калдыралар. Ананьина авылы Татарстан АССРның хәзерге Алабуга районы территориясендә урнашкан булган. Ананьина культурасы ыруглары угро-финнарның: мариларның, удмуртларның һәм комиларның борынгы бабалары булып исәпләнә. Китапның соңгы бүлекләрендә автор укучыны Урта Идел буенда яшәгән халыкларның тормыш-көнкүреше һәм үзара мөнәсәбәтләре белән таныштыра. Китап бик бай иллюстрациядә чыккан. Ул тарихчылар, студентлар һәм туган якны өйрәнүчеләр өчен ифрат файдалы хезмәт булачак. Автор безне якын киләчәктә үзенең яңа кызыклы хезмәте — туган ягыбызның икенче чордагы тарихы. шул җөмләдән, Идел болгарлары һәм Казан татарлавы тарихы белән таныштырыр дип ышанабыз. П. Н. СТАРОСТИН, археолог, тарих фәннәре кандидаты. Әдип һәм галим. КОЛЛЕКТИВ ҖЫЕНТЫК Казан. 1ЗД9 ел Мәгълүм булганча, узган елның декабрь аенда талантлы драматург һәм шагыйребез, күренекле әләбннт галиме һәм фольклорчыбыз. Татарстанның һәм РСФСРиың атказанган сәнгать эшлеклесе. Тукай премиясе лауреаты Нәкый ага Исәнбәткә 70 яшь тулды. Танылган әдипнең ижат бәйрәмен республикабыз җәмәгатьчелеге гаять тантаналы шартларда, зурлап билгеләп үтте. Аллыбыздагы коллектив җыентык та әнә шул вакыйга уңае белән чыгарылган. «Әдип һәм галим» дип исемләнгән бу китапка Нәкый аганың тормыш һәм ижат юлына багышланган мәкаләләр, күренекле шагыйрьләребезнең аның хакындагы шигырьләре туп лантан. Андагы һәр материалдан Нәкый Исәнбәтнең ижатын ихтирам итү Һәм зурлау, аның үзенә һәм хезмәтләренә тирән хнрмәт белән карау сизелеп тора. Алзрның барысына ла хас теп сыйфат әнә шул. Җыентык филология фәннәре докторы, профессор Мөхәммәт Гайнуллннның «Олы каләмдәшебез турында» дигән жыйнак кына мәкаләсе белән ачыла. Мәкаләдә II. IҺәйбәтнең күп кыр^ы ижат эшчәнлегенә гомуми күзәтү ясала, аның мәдәниятебез үсешенә аур казаныш булып кергән хезмәтләренә югары бәя бирелә. М Гайнуллин башлаган сүзне Ә. Фәйзи, С. Хәким, М. Кәрим, \ Ша мовлар дәвам итә — кем шигырь, кем их лас күңелдән әйтелгән жылы сүз белән Җыентыкның йезен билгели торган фәнни мәкаләләр арасыннан филология фәннәре кандидаты Фатих Урманчеевның «Исәнбәт һәм татар халык нжаты» исемле хезмәте аеруча уңай тәзсир калдыра Исеменнән үк күренгәнчә, ул Нәкый шанын фпльк лор фәненә кертын казанышларын ачыклауга багышланган. Ф. Урманчсев халык авы» иҗатының һәр тармагында (балалар фольк лоры, табышмаклар, мәкальләр һәм >йтем ияр. мнфләр һ. 6 ) II. Исэчб-т бипкар!ач ■ипләрне санап чыга, белеп һәм фәнни тиран итеп, аның бу өлкәдәге бетен эшчәнле- ген гккшера Филология фәннәре кандидаты Фоаг Ганневның «Әдипнең татар тел белеме өлкәсендәге зшчэнлегс» дни исәпләнгән мәкаләсе дә нигездә әйбәт язылган. Ул Нәкый аганың тел белеменә караган барлык хезмәтләре белән таиыштырыя чыга, яларга шактый тулы һәм тепле анализ ясый. Н Исәнбәт үткен комедияләр, тирән дулкынландырырлык драмалар, жанны тет 10. «К. У.» М 7. рәтерлек трагедияләр авторы ла. Драматургның трагедия жанрында.-.» әсәрләре турында һәнүз Мәхмүтовиын «Нәкый Исәч- бәг трагедияләре» дигән мәкал-хендә .-өй- яәнә. Мәкалә авторы Н. Исәнбәтнең «С .ир. так». «Мәрьям». «Муса Җәлил» кебек трагедияләрен тикшерә, драматургның бу «л- кәдәге эшчәнлегенэ гомуми күзәтү ясый. Ахырдай Гялсем Исәнбәт һәм Әбрар Кәримуллнннар тарафыннан бик әтрафлы һәм тулы итеп эшл-зигая библиографик белешмә бирелгән Җыемтыкпы филолог»* фәннәре кандидаты Хәем ГобәАду.тлнм ти- зегән. редакторы шагыйрь Мәхмүт Хөсәен. В МАНАСЫПОВ Не хочу быть Наполеоном. Рус телендә Хикәяләр һәм фельетоннар. Мәскәү 1969 ел Сатира һәм юмор әдәбияты белән кызыю-ынын барган чкхчыллрга Вахнт М >•«. сына тартып чыгара, аларI ертып ташлап, хурлык ба плары һәм геройлары т»р- кебек. ШПаяткгы жәрл^рI I сез күренешләрне, кешеләр арасындагы начар гадәтләрне коры теркәү, кәгазьгә төшерү белән генә чикләнә. Таркаурак язылганнары, төп фикере һәм идеясе аңлашылып бетмәгәннәре дә очрый Әмма ни генә булмасын, эшләнеп бетмәгән, кимчелекле әсәрләр никадәр генә очрамасын, жыентыктагы күпчелек хикәя һәм фельетоннар чын мәгънәсендә әдәби әсәр дәрәжәсенә күтәрелгән Арадан «Наполеон булырга теләмим», «Юбилярның сәламәтлеге өчен», «Эссе июнь». «Тәртип урнаштырды», «Яулык», «Коткаручы», «Тарихи козгын» кебекләре аеруча уңай тәэсир калдыра Үзенең иң уңышлы әсәрләрендә Вахит Монасыйпов конкрет тормыш фактларыннан зур гомумиләштерүләр ясауга, кешеләр арасындагы начар гадәтләрне типиклаштырып, әдәби типлар ижат итү дәрәжәсенә кадәр күтәрелә. һәм жыентыкнын йөзен нәкъ менә шул уңышлы хикәя һәм фельетоннар билгели дә. Ф МАНСУРОВ. Хәерле юл. Повесть һәм хикәяләр. Казан. 1969 ел Яшь прозаик Фәнил Мансуров әдәби ижат юлындагы тәүге адымнарын тугандаш Башкортстян туфрагында атлый. «Хәерле юл» аның Казанга күчеп килгәч чыгарган беренче жыентыгы. Китапка язучының «Хәерле юл» исемле повесте һәм 4—5 хикәясе кертелгән. Ф Мансуровнын бу жыентыктагы барлык әсәрләре диярлек кырыс табигатьле Себер, андагы кешеләр, аларнын тормышлары турында. Үзенең повесть һәм хикәяләрендә ул андагы бай нефть ятмаларын үзләштерүче кыю йөрәкле кешеләргә дэи жырлый, тайга урманнарына нефть промышленносте алып килгән үЭгәреш-янарыш- ларны сурәтли. «Хәерле юл* шул темага багышланган әсәрләрнең иң житдн һәм күләмлеге Кырыс тайга шартларында эшләүче нефть промышленносте эшчеләре турындагы бу повестьның күп өлешен Идел буе егете Сабир белән Себер кызы Бибинур арасындагы мәхәббәт хисләрен, аларнын үзара мөнәсәбәтләрен тасвирлаган битләр алып тора. Ышандырып житкермәгән аерым урыннары булуга да карамастан, әсәрнең ул урыннары болай ярыйсы гына тәэсир калдыра. Әлеге повестенда булсын, хикәяләрендә булсын. Ф Мансуров очсыз-кырыйсыз тайга хрманнарын, аларнын кырыс һәм мәһабәт матурлыгын сурәтләүгә күп урын бирә Дөресен әйтергә кирәк, тайга урманнарын, андагы кошкортларны, жәнлекләрне, аларнын гадәтләрен һәм кыланышларын ул шактый белеп, яратып тасвирлый. Аның әсәрләрен укыганда шул яклардагы табнгятьнен күркәм матурлыгын, үзгә бер сулышын тойгандай буласын. Гомумән, табигать күренешләре, жәнлекләр һәм хайваннар турында язу авторга жинелрәк бирелә шикелле. Жыентыктагы «Тайга законы» дип исемләнгән хикәяне укыганнан соң моңа тагын бер кабат ышанасың. Сильна исемле манси кызының беренче мәхәббәт һәм яшьлек хисләрен сурәтләүгә багышланган «Болан мөгезе» исемле хикәя лә жылы гына тәэсир калдыра. Ф Мансуров үз әсәрләренең телен эшкәртүгә житли караган Аның повесте да, хикәяләре дә төзек, җиңел әдәби тел белән язылган.