ТӘРҖЕМӘГӘ ИКЕ КАРАШ
Рус теленнән татар теленә тәрҗемә гаять бай һәм күп яклы өлкә. Бездә кыска белдерүләрдән алып зур-зур әдәби әсәрләргә кадәрге барлык стильдәге язма төрләре, барлык жанрлар тәрҗемә ителә. Бу эш безнең газета-журнал редакцияләренең, китап нәшриятының көндәлек бурычына әйләнгән һәм басма продукциянең шактый зур өлешен тәшкил итә. Тәрҗемә әдәбият үсә, катлаулана барган саен, билгеле, аны гыйльми яктыртуга мохтаҗлык һәм игътибар да арта бара. Теге яки бу тәрҗемәнең сыйфаты, ничек тәрҗемә итәргә «яравы», ә ничек «ярамавы» турында революциягә кадәрге матбугатта ук кайбер фикерләр әйтелгән иде. Ләкин бу эш бары тик совет чорында гына киң колач алды. Әһәмиятлерәк һәрбер тәрҗемәгә, бигрәк тә матур әдәбият тәрҗемәләренә, рецензияләр басу гадәткә кереп китте. Әлеге рецензияләрдә, теге яки бу тәрҗемәне бәяләү белән беррәт- тән, тәрҗемә хакында кайбер гомумирак фикерләр дә әйтелде. Тора-бара тәрҗемәнең махсус проблемаларын күтәргән мәкаләләр күренде, тәрҗемә тарихына кагылышлы хезмәтләр язылды. Ниһаять, рус теленнән татар теленә тәрҗемә теориясе буенча китап — С. Фәйзуллинның «Ике тел хәзинәсе» (1964 ел) дөньяга чыкты. Бездә әле тәрҗемә буенча тикшеренүләр тарихы артык зур түгел. Шулай да күп санлы мәкаләләрдә, рецензияләрдә, тәрҗемә ителгән аерым китапларга карата язылган кереш сүзләрдә һәм башка чыганакларда сибелеп яткан фикерләрне, тупланган тәҗрибәне, ничектер, гомумиләштерергә, тикшеренүләрдә өстенлек ала барган тенденцияләрне ачыкларга, бәяләргә тырышу, безнеңчә, бик вакытлы һәм кирәк эш. Аннары, башка телләрдә, бигрәк тә рус телендә, алып барылган тикшеренүләргә күз салып, уртак мәсьәләләрне — ә алар күп кенә — чагыштырыбрак күзәтү дә бик мөһим. Сүзне шундый уртак күренешләрнең берсеннән башлыйк та. Соңгы елларга кадәр тәрҗемә буенча тикшеренүләр нигездә әдәбият белеме карамагында булды, аның бер тармагы итеп каралды. Бу бездә дә, руста да шулай иде. Моның дөреслеген раслау өчен шуны әйтү дә җитә: XVII гасырның азагыннан алып 1958 елның 1 январена кадәрге чорны үз эченә алган «Татар тел белеме библиографиясе»ндә тәрҗемә буенча нибары 12,хезмәт күрсәтелсә, 1917—1959 еллар өчен төзелгән «Әдәбият белеме библиографиясемндә тәрҗемә буенча 112 хезмәт теркәлгән. Тәрҗемәне әдәбият белеменең бер тармагы итеп өйрәнүчеләр аның күп кенә мөһим принципларын күрсәттеләр һәм нигезләделәр. Алар, җыеп, гомумиләштереп алганда, түбәндәгеләр: тәрҗемәдә әсәрнең идеясен дөрес бирү, эчтәлек белән форманың диалектик бердәмлеген тәэмин итү; Р милли колоритны, авторның индивидуаль стиль үзенчәлекләрен саклау; телнең сафлыгы; формализмга юл куймау һ. б. Ләкин шундый сорау туа: тәрҗемәне әдәбиэстетик бурычлар җәһәтеннән ойрәнү тәрҗемә теориясе өчен бердәнбер юл була аламы? һәм, гомумән, аны тагын ниндидер башка (әйтик, лингвистик) юнәлештә ейрәнүнсң кирәге бармы? Әгәр булса, бу ике юнәлеш бер-берсс белән нинди бәйләнештә. нинди мөнәсәбәттә торырга тиеш? Бу мәсьәләләр беренче башлап рус матбугатында куелды һәм уңышлы хәл ителде. Монда бигрәк тә А. В Федоровның (А. Федоров. Введение о теорию перевода.) хезмәте зур. Ул бик дөрес күрсәткәнчә, оригиналь әдәби әсәр иҗат итүдән аерым буларак, тәрҗемә эшендә тема һәм герой эзләү, сюжет-композиция кору кебек бурычлар куелмый. Тәрҗемәче иҗаты өчен бердәнбер һәм төп мәйдан — тел өстендә эшләү. Тәрҗемәче алдына куелган бурыч та тел чаралары белән хәл ителә. Шулай булгач, толдән-телгә тәрҗемә итү өчен генә түгел, ә бәлки бу эшнең теориясе өчен дә лингвистик нигезләрне, телләр арасындагы мөнәсәбәт закончалыкларын белү сорала. Тагын шуны әйтергә кирәк, әдәби юнәлешнең ойрәнү объектын матур әдәбият тәрҗемәләре белән, о лингвистик юнәлешнекен фәнни, иҗтимагыйполитик һәм башка тәрҗемәләр белән чикләргә ярамый. Чөнки, беренчедән, иҗтимагый-политик һәм фәнни сөйләмдә дә әдәби тасвирлау чаралары, күчмә мәгънәле сүзләр еш очрый Икенчедән, барлык жанрлар, барлык сөйләм төрләре тел белеме (грамматика, лексикология, стилистика) кагыйдәләренә буйсына. Шулай итеп, тәрҗемә эшенең, бор яктан, әдәбият белеменә, ә икенче яктан тел белеменә караганлыгы, шуңа күрә тикшеренүләрне дә ике юнәлештә алып барырга кирәклеге ачык аңлашылса кирәк. Дөрес, боларның берсе дә бүген генә уйлап чыгарылган нәрсәләр түгол. Гамәлдә андый ике юнәлеш, ике караш бар иде инде. Тик аларның берсе, әдәбиэстстик юнәлеш, осенлек алган, ө икенчесе, лингвистик юнәлеш, бәяләп җиткерелми иде Татар теленең, әдәбиятының һәм. гомумән, тормышының милли үзенчәлекле үсеш шартлары тәрҗемәчеләр алдына да үзенә аерым башка бурычлар куйды һәм алариы конкрог хәл итүне таләп итте. Революция дән сон. тәрҗемә киң колач алган бер вакытта, халык аңламый торган гароп-фар- сы сүзләреннән арыну һәм алар урынына үз сүзләребезне куллану (үз телебездә эквивалент табу) бурычы куелгач, тәрҗемә эшенең бик авыр хәлдә калганлыгы аңлашыла. Искелектән котылырга кирәклеге ачык, ә яңалык әле урнашмаган. Менә шундый шартларда рус теленнән татар теленә тулы сыйфатлы тәрҗемә итү мөмкинлекләре чикләнгән дИп караучылар булды. Алдан ук искәрмә ясап, шуны әй-ер-ә кирәк, бу мәсьәләдә без тарихи һәм сыйнфый карашта торырга тиешбез. Югыйсә, үз заманында кайбер буржуаз тәнкыйтьчеләр дә «...безнең әдәби телебез юктыр _ урам телләре илә Толстойны, Золяны. Гю- гоны тәрҗемә итеп булмый»,— дип яла торганнар иде. Билгеле, буржуаз тәнкыйтьчеләрнең максаты ачык. Бу «тәнкыйть» — рус буржуазиясенең великодержавный шовинизмына аваздаш нәрсә, татар теген бәяләргә теләмәү. Революциядән соң, теләдәбият үсешенең яңа шартларында, әйтик, В. И. Ленин әсәрләрен тәрҗемә итә башлагач та, «бездә сүз җитмәве» турында чыгышлар булды Ләкин бу бөтенләй икенче нәрсә. Бу чорда рус теленнән татар теленә тәрҗемә итүчеләр алдында торган кыенлыклар һәм бурычлар, безнең тәрҗемә практикасын гомумиләштергән беренче гыйльми карашлар В. И Ленин әсәрләрен татар телендә чыгару өчен тезелгән комиссия членнары тарафыннан әйтелде. Комиссия членнары, татар матбугаты, татар теле өчен мондый тәрҗемәләрнең яңарак эш булуын, русчадагы мәгънәләрне әйтеп бирергә бездә «сүз җитмәвен» күрсәтеп, иң элек «атамалар ясау» яки «читтән алу» мәсьәләсен куялар. «Моның аркасында тәрҗемәче тәрҗемәче генә булып кила алмый, бер дәрәҗәгә кадәрле тел төзүче булырга» мәҗбүр, дип язалар алар "Бу бөтен тәрҗемәгә, шул исәптән матур әдәбият тәрҗемәләренә дә, хас бурыч дип исәпләнә. Комиссия кузгаткан икенче мәсьәлә тәрҗемәнең мәгънәви һәм әдәби төгәллегенә кагыла. Авторлар татар телен «ярлы» дип карасалар да. тәрҗемәдә топ фикерне саклау белән генә чикләнмичә, «шул фикернең аерым тармакларын, аерым төсмерләрен дә бирү» бурычын куялар. Комиссия членнары язган мәкаләдә шулай ук тәрҗемәнең грамматик ягына кагылган мәсьәләләр дә бар. Аерым алганда, анда болай диелә «Җөмләләрдәге сүз тәртибе. җөмләнең тезелеше оригиналдагы рәвештә бирелүе шарт кылына. Бу, әлбәт- та, төп теләк, ләкин һәммә урында моны тулы көенчә үткәрү мөмкин түгел. Җаена карап, моңардан чигенергә туры килгән чаклар да була: байтак урыннарда Ленинның КҮ П катлаулы бер җөмләсе тышкы т*зөлош буенча бөтенләй үзгәртелеп, та- I рча да аңлашылырлык чыксын өчен, бик Мүп кыска җөмләлергә бүләргә, сүз тезмәләрен алмаштырырга мәҗбүр булына...» Күрәбез, тәрҗемә мәсьәләләренең куеяышында заманга хас чикләнгәнлек («төл төзү», «сүз тәртибен, җөмлә төзелешен оригиналдагыга туры китерү» кебек моментлар) тә бар. хәтта күпмедер дәрәҗәдә формализм ягына авышлык сизелеп тора. Ләкин кабатлап әйтәбез, бу — башлыча мәсьәләләрнең куелышында гына Аларны практик рәвештә хәл итә башлагач, авторлар нигездә дөрес позициягә күчәләр. Әйтик, «тел төзү», «сүз ясау» болай караганда ятрак нәрсә, андый эшнең формализмга китерүе дә бик мөмкин. Ләкин комиссия. шуны аңлап, бер яктан, яңалык белән артык мавыкмаска, ә икенче яктан, традициядән бөтенләй аерылмаска кирәклеген күрсәтә. Шулай ук грамматик форма белен эчтәлек арасында мөнәсәбәт дөрес (эчтәлек файдасына) хәл ителә. Мәсәлән, «җөмлә төзелешенең оригиналдагыча бирелүе шарт» дигән һәм ике телнең ике системага каравын исәпкә алмый торган положение куелу белән бер үк вакытта, моның гамәлдә барып чыкмавы да расРеволюциядән соң, тәрҗемәнең авырлыгы турында күп язылса да, оригиналына тулысынча туры килә торган (адекват) тәрҗемә мәсьәләсе әллә ни зур бәхәс чыгармады. Фикер аерымлыклары, күбесенчә, бу максатка ирешү юлларын — төп принципларны билгеләүдә күренде. «Россиядә профессиональ хәрәкәт тарихы» дигән китапның татарча тәрҗемәсе чыккач, «Безнең юл» журналының 1926 елгы 5—6 саннарында «Тәрҗемәне яхшырту турында» исемле бер рецензия басыла. Авторы — Г. ХәбибУл анда тәрҗемә практикасында кулланылган өч төрле принципны күрсәтә һәм аларның һәрберсенә үзенчә бәя бирә: «1) Төп язучының аерым-аерым сүзләрен җәяләр эченә алып, сүзгә-сүз тәрҗемә итү. Тешкә йомшаграк бер сүз чыкса, шул уңайдан файдаланып, битләрчә сүз бутка- сы пешерү, Бу юл—дини эчтәлекле китапларны тәрҗемә итүдә йөртелә торган ташландык бер юл. 2) Төп оригиналдагы сүзлернең туры- дантуры лөгать мәгънәләрен саклап, җөмләне җөмләләп тәрҗемә итү. Бу да мактаулы юл түгел, аңлануны авырайта торган юл... 3) Халыкчыл уйлап, шул халыкның сүз сөрешенә, җөмлә төзелешенә туры китереп тәрҗемә итү .. Берничә җөмләне бер генәгә калдырырга; читләтеп әйтелгән сүзләрне турылап, турылап әйтелгән сүзләрне читләтеп әйтергә мөмкин. Монда иң төп язучының әйтергә теләгән нәрсәсен тулы рәвештә бирүне генә күздә тотарга. Минем үземчә, тәрҗемәдә иң туры һәм файдалы юл шушы соңгысы булырга тиеш». Заманы өче«, һичшиксез, файдалы фикерләр болар. Ләкин бүгенге көндә алар- ны саф алтын итеп кабул итеп булмый. Беренче пунктта, гомуми контексттан аңлашылуынча, сүз хәзерге фәндә ирекле тәрҗемә дип йөртелә торган алым турында бара. Ләкин автор шушында ук 20 елларның икенче яртысында һәм 30 елларның башындагы аңлатмалы тәрҗемәләрне дә («аерым-аерым сүзләрен җәя эченә алып») һәм формаль тәрҗемәләрне дә («сүзгә- сүз») характерлый торган төшенчәләр куллана. Икенче пунктта, оригиналның «һәр сүзе каршысына татарчадан бер сүз туры китереп», ягъни сүзне-сүэгә күчерүне, формализмны инкарь итү белән бергә, бернинди дәлилсез, җөмләне җөмләгә тәрҗемә итү дә яраксыз дип карала. Өченче пунктта күрсәтелгән юл без хуплый торган адекват тәрҗемәгә якын. Ләкин монда да «берничә җөмләне бергә генә калдырып» тәрҗемә итүне яклап, оригиналның синтаксисын җимерү үзмаксатка әйләндерелә. Егерменче елларның азагына кадәр бездә иҗтимагый-политик, фәнни-популяр тәрҗемәләр өстенлек алып килгәнлектән, тикшеренүләр дә еш кына шундый (матур әдәбият әсәре булмаган) тәрҗемәләргә нигезләнә торган булды. Әдәбиэстетик проблемалар алгы планда тормаганга, бу төр тәрҗемәләрдә сүз күбрәк тел белеме җирлегендә барды. Тәрҗемәдә очрый торган төрле-төрле күренешләрне кайсы яклап бәяләргә кирәклекнең ачык булмавы кайбер очракларда бик үк коикрет булмаган нәтиҗәләргә дә китерде Мәсәлән, язучы Г Кутуй үзенең «Тәрҗемә әдәбият турындавгы мәкаләсендә 1 тәрҗемәнең төп принципларыннан бер- ' X ел эчендә татар матур -дэбияты. Татиздат. Казан. 1930 өт. се итеп *'ерҗе*<еиең оригиналга жевал бирерлек дәрәҗөде дерес» булырга тиешлеген күрсәт-е Ленин, билгеле булуынча, тержемәде «дореслеи» киң мәгънәле тешемчә Аны бетнең бүгенге караш буенча, һич югында, еч яктан бәяләргә була. Бораичеден, тел фикер бирелеше; икенче- деи, образ, тойгы, милли колорит күчерелеше; еченчедан, формаль (ейтик, син- таисик) эквивалентлык агыннан Бу «дереслек» тешеичесеи ачыклау, конкретлаштыру һем тулыландыруда Ибраһим Газиның хезмәте зур. «Совет әдәбияты» журналының 1936 елгы 3 санында •Тәржемә принциплары турында* исеме белен басылган меиаләсенде ул, мәсәлән, матур әдәбият тәржемәсәи күздә тотып, болай язды: «Әгер шигырьнең эчтәлеген до, форма элементларын да бетен тулылыгы белен татарчалаштырып булмый икон, шигырьдә беренче чиратта эчтәлек һем шагыйрьнең социаль иоэен характерлый торган элементлар тулы чагылырга тиеш Проза тәржемәсенда де шушы ук принциплар иигеэ итеп алыналар» «Гаржемә адекват булырга тиеш дибез,— дип дәвем итә ул.— Адекват дигәч то, ботви кире етерләре до оригиналдагыча булсын дигән сүз түгел, әлбәттә» Ибраһим Г азиның едәби тержемәдә адекватлыкны бояли торган критерийлары түбәндәгечә: мәгълүм бер эпоха эчен характерлы әсәрне тәрҗемә иткәндә шул эпоханы билгели торгаи бәтеи үэенчәлеклер шул эпохага гына хас моментлар тулы коеичә тәрҗемәгә күчәргә тиеш, шуисыэ ул ееернең тарихи кыйммәте юкка чыгачак ееернең эчтәлеге, идеясе тулы, дәрес алынырга тиеш; әсәрдәге образлар — типларның мәгънәләрен дерес аңлап, тулы һәм дерес гоүдепондороргә кирок; заманның лексика үзенчәлеге сакланырга тиеш- И. Гази лсәрдә бу элементларның бер-бер- ееннән аерым бирелмәвенә, алармы аерым йертүиен бик шартлылыгына да игътибар ите. «Әсәрнең идеясе образ аркылы һәм шул образны билгели торган художество үзенчәлекләре аркылы бирелә,— ди ул.— образ үзе де ееернең идеясен тулы чагылдыру очан генә хезмәт ите». Форма белән эчтәлек арасындагы монесебәткә дәрес караш булдыру эчен мә- тур әдәбият тнржемәлере уңайлы материал булды эчтәлекнең уртак, е формаль элементларың, нигездә, һәр тел еәеи аерым, үзәнчелекле булуы игбат ителде, яеисил. грамматик, стилистик мәсьәләләрнең бәр- ка&ч9я де итът-хбердлн кеттә кеяе влмзеьв күренде Тәрҗем» турындагы сүзгә телчеләрнең кушылу» да шуның бер дәлиле инде «Совет әдәбияты» журналының 1935 елгы 12 еаиында Л..Ж.Әлейнең «Сурәтләү чарасы булучылыкта* җәмләләриең аерымланган кисәкләре» отсемле мәкаләсе басылды. Әлеге мәкаләдә автор әдәби- эстетик мәсьәләләр белә* лингвистик мәсьәләләрнең Тыгыз бәйләнгәнлеген исбат итте. Телнең «реаль аң» тбулуын киң итеп аңларга һәм «эчтәлекнең |тулы чагылуында форманың ничаклы роль уйнаганлыгын тирәннән тешонергә, ә мояың ечон кайсы гына тел белән эш күрмә, шушы телдәге барль к алымнар — типию «норма», «систома» хәленә килгән алымнар белом таныш булырга һәм аларны үз» урыннарында куллана белергә кирәк».—тип язды ул. Шул чорда «чишелми килгән* бер момеи-» итеп. Л Җәлвй «рус телендә* чагылган нечкәлекләрне татар теле синтаксисы чаралары аша тулысымча чагылдыру мәсьәләсен» куйды. Ул, сурәтләү чарасы ■ буларак, аерымланган кисәкләрнең ролен, аларның стилистик аерымлыкларын күрсәтте. Әйтеп үткоиебеэче, таржемеио теоретик ейрөнү практика белән тыгыз бәйләнеште барды Әйтик, соңгы вакытка кадәр очрый торган ирекле һәм бигрәк тә механик тәрҗемәләр теоретик* сәйләшү ечон җитди сәбәп булды Ибраһим Гаэи язганча, «ирекле тәрҗемәче, үзенең автор түгеллеген онытыл, жемлолорне, абзацларны тешореп калдыра, кирем дип тапкайда, үзониен ес- тәл җибәрә» торган булса, формаль, механик аки сүзгв-сүз тәрҗемә белен мавыгучылар, «татар синтаксисының рус синтаксисыннан принципиаль рәвоште аерылуын белмичә, җемлвнең фикерне аңлату ечеи бор форма гына икәнен тешеммиче оригиналның формасына табындылар» Шушы ук уңай белен С Фейэуллин үзенең • Әдәби тәржемә һәм тол иультурәсы» (1951 ел) дигеи моколесондо; «Безнең тәрҗемәләрнең теп кимчелеге — телнең грамматик тезелеше белей хисаплашмауда», дип язды *. Сүзләрне дерес тәржемә итү белән беогә. ул алармы жемлоләр, фрезалар итеп бәйләүлеге авырлыкны, бу эшнең еһәмиятом һәм. имһеетъ, формелизмнъж мә«<ә ягуым баш- лмтуъав күрсетте. Схттеесыгяа игъ-ибар җитмәү арча сыйда, беэмең гүп ваме гер- җемөләр төзек бер бина булудан бигрәк, аерымаерым кирпечләрнең тәртипсез өеме булып калалар, диде ул. Шул рәвешчә, соңгы вакытка кадәр диярлек тәрҗемәне өйрәнү, нигездә, әдәбият белеме карамагында калса да, тәрҗемәчеләр, язучылар, әдәбият белгечләре һәм хәтта тел белгечләре үзләре дә, башлыча, тәрҗемәнең әдәби-эстетик мәсьәләләре белән шөгыльләнсәләр дә, әледәнәле аның конкрет лингвистик мәсьәләләрен дә кузгатып тордылар. Тәрҗемә буенча тикшеренүләрдәге лингвистик аспект көчәя, киңәя барды. Тәрҗемәдә форма белән эчтәлек арасындагы гомуми мөнәсәбәтне ачыклау белән бергә, аның конкрет күренешләрен өйрәнүгә игътибар артты. М. Зә- киев «Совет әдәбияты» (1952 ел) журналында басылган «Тынычлыкның ялкынлы көрәшчесе», «Классик әсәрнең тәрҗемәсе» (А. Фадеевның «Тар-мар» романының тәрҗемәсе» турында. 1953 ел һ. б.) кебек мәкаләләрендә «русча җөмләләрне татарчага өйләндергәндә, артык сузып, сүзләр өстәп, мәгънәне сыекландыру», «грамматик формаларны дөрес кулланмау» очракларын күрсәтте. Ул, аерым алганда, конкрет мисаллар белән атрибутив сүз тезмәләренең тәрҗемәсенә тукталды. М. Әмирнең ике телдәге килешләр арасындагы мөнәсәбәткә кагылышлы фикерләре кызыклы. «Тәрҗемә — иҗат эше» дигән мәкаләсендә ул болай яза: «Рус телендә булган алты падеж урынына татар телендә дә алты килеш булса да, русчадагы падежлар бездәге килешләр белән тәңгәл килеп бетмиләр... Русча текстта родительный падежда килгән сүзләрне, баш ватып тормыйча, ның-нең кушымчасы белән, винительный падежда килгән сүзләрне ны-не кушымчалары белән генә тәрҗемә итәргә ашыгу характерындагы ялгышлар бар». С. Әдһәмова «Әдәби тәрҗемә турында берничә сүз» (1953 ел) дигән мәкаләсендә, грамматик терминнар кулланмыйча, үзара «с» союзы белән, творительный падежда бәйләнгән ике исемнең татар телендә бирелешен яктырта '. 1962 елның көзендә һәм 1963 елның кышында «Социалистик Татарстан» газетасы үткәргән дискуссия рус теленнән татар теленә тәрҗемә принципларының эшләнешенә бер йомгак булды. Күп мәсьәләләр рус һәм татар тел-әдәбият белеме, гомуми тәр1 «Совет әдәбияты» журналы. 1958 ел. җемә теориясе казанышлары, тел турындагы марксистик-ленинчыл тәгълимат нигезендә уңышлы хәл ителде. Дискуссиянең кайбер нәтиҗәләрен түбәндәгечә йомгаклап була: тәрҗемә объектив процесс, ул катгый закончалыкларга таяна; аны өйрәнүне һәм, гомумән, тәрҗемә теориясен эшләүне я әдәбиэстетик, я лингвистик аспект белән чикләп булмый. Дискуссиядә катнашучылар тәрҗемә эшенең бердәй әһәмиятле өч этаптан торуына игътибар иттеләр: а) оригиналның эчтәлеген, идея-художество үзенчәлеген дөрес аңлау; 6) сүз сайлау; монда, контекст, ситуация таләбе белән исәпләшмичә, формализмга, калькаларны чамасыз куллануга, «тәрҗемә жаргоны» тудыруга юл куймау; в) тәрҗемәдә иң авыры — җөмлә төзү; монда ике телнең синтаксик берәмлекләре арасындагы мәгънәви, формаль мөнәсәбәтне күз алдында ачык тотарга кирәк. Татар матбугатында тәрҗемә турында күп кенә языла, һәрбер мәкаләдә диярлек аны мөмкин кадәр киңрәк, тулырак бәяләргә омтылыш ясала; бер үк вакытта әдәби-эстетик, стилистик, лексик, грамматик мәсьәләләр куела. Моны, бер яктан, уңай күренеш, предметның катлаулылыгын аңлау, дип карамыйча булмый. Ләкин, икенче яктан, мондый «синтетик мәкаләләрнең» ниндидер гыйльми системага, теоретик бөтенлеккә дәгъва итә алмауларын да әйтергә кирәк. Бу. гамәлдә, фәнни абстракциягә зур әһәмият бирмичә, тәрҗемәне табигый катлаулыгында берьюлы чагылдырырга тырышу нәтиҗәсе. Әйтик, тәрҗемә- че-практик бер үк вакытта лингвистик мәсьәләләрне дә, әдәби иҗат мәсьәләләрен дә хәл итә: сүз сайлый, аларны үзара бәйли, җөмлә төзи; эмоциональ оттенок- ларны, образ элементларын телдән-телгә күчерә. Ул боларның бөтенесен берьюлы эшли, аның өчен боларны аеруга мохтаҗлык юк. Ә теориядә эш башкача: предметның теге яки бу ягына игътибарны көчәйтү, аны башкалардан аеру юлы белән генә гыйльми тулылыкка, объективлыкка ирешергә мөмкин. Бу юлда зур адым ясаучыларның беренчесе С. Фәйзуллин булды. Ул үзенең «Ике тел хәзинәсе» дигән хезмәтендә, тәрҗемә мәсьәләләрен лингвистик планда куеп, аның төп принципларын һәм кайбер аерым мәсьәләләрен яктыртты. Китапта «Алынмалар», «Сүз һәм аның мәгънә күләме турында» кебек тәрҗемәнең лексика өлкәсенә караган бүлекләр бар. Бер бүлек («Тезмә — җөмлә — кон- теист») грамматик мәсьәләләргә багышланган. «Тәрҗемәче аерым сүзләрне түгел, бәлки җөмләләрне тәрҗемә итә. Көмлә контекст эчендә тәрҗемә ителә. Тәрҗемәиең дорес булуы өчен һәр аерым җөмлә- иең үзалдына дерес булуы гына җитми, җемләләрнең үзара бәйләнешен дә дерес бирергә кирәк»,— дип яза С. Фәнзуллии. Шул рәвешкә, һәрбер синтаксик берәмлекне башкалары белән тыгыз бердәмлектә карап, ул сүз тезмәсендә сүзләрнең бәйләнеше, урыны, тәрҗемәдә ия белән хәбәр, кайбер иярчен җөмләләрнең, әйләнмәләрнең бирелеше һ. б. мәсьәләгә ачыклык кертте. «Дөрес булсын, матур булсын» дигән бүлектә тәҗрибәле тәрҗемәченең стиль мәсьәләләренә карашы чагылган. Матбугатта бәяләнгәнчә, С. Фәйзуллинның бу китабы тәрҗемә теориясе тарихында зур әһәмиятле хезмәт булды. Безнең фикеребезчә, хәзер татар тсл-әдәбият фәнендә тәрҗемә теориясенең гомуми контурлары сызылды. Инде аның конкрет тармакларын җентекләү башланыр дип көтәргә кирәк. Шуны әйтмичә булмый, тәрҗемә буенча тикшеренүләрнең әһәмияте тәрҗемәчепрактиклар өчен фәнни юл күрсәтү белән чикләнми. Аның әдәби-эстетик аспектын алганда, ул әдәби-эстетик категорияләрнең телара мөнәсәбәтен ачыклап, ахыр чиктә, халыкларның тел-әдәбият иҗатын якынайтуга, милли культураларны якынайтуга хезмәт итә. Ә инде тәрҗемәие лингаистик аспектта өйрәнүгә килгәндә, ул телләрнең уртак һөм аерым үзенчәлекләрен күрү өчен әһәмиятле һәм үз телебезне, башкалар белән чагыштырып, тулырак һәм дөресрәк аңларга ярдәм итә. Менә шуңа күрә тәрҗемәне теоретик өйрәнү юнәлешләре, аның тарихи үсеш -онденцияләре бик мөһим, кызыклы проблема булып гора.