Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТОРМЫШКА АШМАГАН ПРОЕКТЛАР

Татарча газетажурналлар чыгару «чек коряш сгхафзлзрсннэн оссиядәге терки галыклар арасында китап басу эшене иң башлап Идел буе татарлары (1800), аннары озербәйжаннвр керештеләр (1831). Газета- журнал чыгару эшен башлап жибәрү исе озербейжаннар элешенә туры килде: 1075 иче елның 22 июлендә баку швһвренда Хесонбек Маликов тарафыннан оештырылган «Игенче» исемендәге газетаның беренче саны дәньягв чыкты, ’атар теленде вакытлы матбугат 1905 елгы рус буржуаз-демократик революциясе нәтиҗәсендә гене барлыкка килде. Матбагачылык эшене шулай алдан керешүләренә карамастан, татарча газета һәм журналлар ни пчен бик соңга калып чыкты соң! Кайбер басма чыганаклар һәм бигрәк тә моңа кадәр билгеле булмаган армия матери зллары бу сорауга жавап табарга ярдәм ителер. Иван Запольский проекты Твтпр телендә газета чыгару мәсьәлосе беренче тапкыр 1808 елда ук кен тәртибенә куелган булган. ТАССР Үзәк дәүләт архивында саклана торган бу документларга заманында Казан университетының тарихын язган профессор Н П. Загоскин да кагылып үткән '. Аннан соң бу факт татар әдәбияты тарихы буенча хезмәтләрдә дә искә алынып килә, әмма татарча газета чыгару проектының ни очен тормышка ашмый калуы турындл берни до әйтелгәне юк еле. Казан университетын патша хәкумәте үзенең колониаль изү политикасын үткәрү, алпавытлар властен ныгыту очен ышанычлы кадрлар хәзерләү максаты белән ачкан иде. Университетның прогресс ип карашлы рус галимнәре хокүмәт куйган рамкаларда гынл клпырга телпмәгән, фпн. культураны алга жибәрү, жирле халыкларның мәгърифәтен үстврү очен до керешкән. Әно шундыйларның берсе физикаматематика профессоры Иван Ипатович Запольский булган. Ул 1808 елда гимназия директоры һәм университет ректоры вазифаларын үтәүче профессор И. Ф. Яковкинга Казанда университет каршында рус һәм татар тепл»ре~Ча «Казан хәбәрләре» исеме белән газета чыгарырга теләге булуын белдерә Һәм аңа ' Н. П. Загоскин. История имп. Казанского университета... том (I. Казе^. 1903 год. Рус толендә. 285— 286 битләр. Р шушы газетаның проектын төзеп бирә. Яковкин Запольскийның бу проектын кабул күреп ала һәм аны Казан уку округы попечителе Румовскийга тапшыра. Румовский, университет каршында газета чыгару югары начальствога, ягъни Мәгариф һәм Эчке эшләр министрлыгы түрәләренә ошамас дип куркып, бу тәкъдимне кире кага. Попечительнең риза булмавын белгәннән соң да Запольский аптырап калмый, Казан гражданский губернаторы Б. А. Мансуровка мөрәҗәгать итеп карый. Губернатор бу тәкъдимне хуплап каршы ала. 1808 елның 22 декабренда. Казанда рус һәм татар телләрендә газета чыгарырга рөхсәт сорап. Эчке эшләр министры А. Б. Куракинга зур хат яза. Мансуров үзенең Куракинга язган хатында Казанда бу газеталарны чыгарырга янып йөрүче кадрлар да, полиграфия мөмкинлекләре дә булуын әйтә. Казанда цензура булуы да газетаны чыгару эшен җиңеләйтәчәген, аны чыгару буенча эшләячәк кешеләр өстеннән үзенең җитәкчелек итәчәген, алар өчен үзе җавап бирәчәген ышандыра. Бу мәсьәләне үзе генә дә хәл итәргә хакы булуга карамастан, Куракин халык мәгарифе министры Разумовский белән киңәшергә кирәк таба. Соңгысы исә бу турыда яңадан попечительгә мөрәҗәгать итә, аның фикерен сорый. Куракинга язган җавабында, попечитель Румовский сүзләренә таянып, Разумовский газетаның татар телендә басылуына каршы фикер белән чыга һәм моны университет типографиясендә гарәп шрифтлары аз булу белән аңлатырга тырыша. Башта ук Запольский проектына каршы чыккан Румовский, аның губернаторга мөрәҗәгать итүенә һәм газета чыгару мәсьәләсенең башкалага ук җитүенә ачуы килеп, Казанда газета чыгарырга рөхсәт биргән очракта да бу эшкә Запольскийны катнаштырмаска дип яза. Ул моны Запольскийның университетта эшләве белән аңлатырга тырыша. Куракиннан шушы җавапны алган Мансуров, аның приказ формасында булуына карамастан, үзенең беренче тәкъдимен яклап яңадан Куракинга мөрәҗәгать итә. Газетаны татар телендә дә чыгару кирәклеген яклый, гарәп хәрефләрен үз хисабына хәзерләтәчәген, Запольскийның университетта эшләве газета чыгаруда катнашуына комачаулык итмәячәген күрсәтә, татар телендә газеталар чыгару проектын Казан татарларының шатланып каршы алулары, аны чыгару өчен үз эшен яхшы белгән кешеләр булуы турында да яза ’. Куракин Мансуровның бу үтенечен Министрлар Советы җыелышына куя. 1809 елның 26 маенда Казанда ике телдә газета чыгару өчен рөхсәт бирелә. Куракинга бу мәсьәләне үзе үк хәл итә алуы турында кисәтү ясала. Ләкин Министрлар Советы Румовскийның газета чыгаруда Запольский катнашмаска тиеш дигән таләбен дә кабул итә. Шуның нәтиҗәсендә, рөхсәт бирелгәннән соң да, газета ике ел буена чыкмый килә. Ниһаять, аның беренче саны 1811 елның 19 апрелендә дөнья күрә. •■Казанские известия» исеме белән чыга башлаган бу басма орган Казанда беренче. Россия провинцияләрендә чыга башлаган өченче газета була. Проектны күтәргән Запольскийга бу эштә катнашырга рөхсәт ителмәгәч, газетаны татар телендә дә чыгарырга кирәк дип тырышып йөрүче кеше калмый. Мансуров вакытында бу тәкъдимне яклап чыккан булса да, күрәсең, Запольскийдан башка аны татар телендә чыгарырга батырчылык итмәгән. Губернатор кебек зур рәсми кеше булуы, бу тәкъдимгә Куракинның башта каршы килүен дә искә алгандыр дип уйларга мөмкин. Татар телендә газета чыгару фикере университет профессоры башына тиктомалдан гына килмәгән. Ул бу турыда татар халкының алдынгы карашлы вәкилләре белән сөйләшкән, алар арасында тулы теләктәшлек тапкан булырга кирәк. Моның шулай булуын Мансуровның Куракинга язган хаты да раслый. «Казанда татар китаплары басу тәҗрибәсеннән һәм Казанда газета чыгару проектын шәһәрнең мөселман халкы күп тапкырлар (Мансуров разрядкасы) хуплап чыгулары» 3 4на басым ясап күрсәтүе әнә шул турыда сөйли. 3Биредә сүзнең Ибраһим Хәлфин турында булуы мөмкин. Ул вакытта рус телендәге барлык документлар татарчага аның тарафыннан тәрҗемә ителгәннәр. Татар телендә газета чыгару хакында Запольскийның И. Хәлфин белән дә киңәшкән булуы бар. 4 Н. П. Загоскин. Күрсәтелгән хезмәт, 290 бит. Амман соң, Запольский газета чыгарудан азмы-күпме файда алумы да «сүздә тоткан булырга кирәк, заманы өчен шактый зур материаль чыгым сорый торган бу эшкә татарлар белән киңәш итми, газетаны халык арасында тарату хакында алардам ышанычлы гарантия алмый торып керешә алмаган булыр иде. Маркел Никольский проекты Запольскийдаи соң озак тормыйча, татар телендә газета чыгару эчен тагын бер омтылыш ясала. 1834 елгы бу проект турында инде фәндә билгеле булганлыктан монда без аның турында берничә генә суз әйтү белән чикләнәбех «Бәхрел әхбәр» (Хәбәрләр диңгезе) исеме белән чыгарырга уйланган бу газетаның башлап йәрүчесе Маркел Григорьевич Никольский була. Казан университетының математика профессоры Г. Б. Никольскийның улы Маркел 1833 елда университетның Шәрык бүлеген уңышлы тәмамлаган яшь галим. Ул, зур эрудицияле, киң белемле кеше булып, татар, терек, гарәп, фарсы әдәбияты һәм телләрен дә яхшы белгән. Гимназиядә укыган вакытта ул татарлар белән аралашкан, татар халык җырларын, әкиятләрен, мәкаль һәм әйтемнәрен җыю белән дә шөгыльләнгән. Ул татар халкының тырышлыгын, аң-белем- гә сусавын тирән тойган. Маркел татар телендә газета чыгаруның теп максаты итеп халыкка аң-белем җиткерү, мәгърифәт тарату, татар һәм рус халыкларының үзара якынлашуына хезмәт иту бурычын куя. Газетаның программасы һәм беренче саны өчен хәзерләнгән материаллар белән танышкан профессор А. Казембек бу турыда: аКем тарафыннан гына булмасын, татар телендә газета чыгару татарларның мәгърифәте ечен генә түгел, промышленность һәм сәүдә өчен дә зур фейда китерәчәк. Бигрәк тә Казанда, аны чыгару өчен кирәкле барлык мөмкинлекләр бар җирдә, татар телендә газета чыгару кирәк кенә түгел, зарури эш тә» ’,— ди һәм Казан уку округы попечителенә мөрәҗәгать итә. Румовскийдан аермалы буларак, бу вакытта попечитель булып эшләгән М. Н. Мусин-Пушкин бу тәкъдимне кире какмый һәм материалларны хәл итү өчен Эчке эшләр министрына җибәрә. Корбут һәм башка тарихчылар бу газетаның ни өчен дөньяга чыкмый калуы турында бер сүз дә әйтмиләр. Мусии-Пушкин хаты артыннан Эчке эшләр министрына Никольскийның кем булуы турында характеристика соратуы һәм өле генә Шәрык бүлегенә эшкә алынган Никольскийның Астраханьга тәрҗемәче ител тиз генә җибәрелүе патша хөкүмәтенең бу мәсьәләгә ничек каравын ачык күрсәтә— Петр Пашино проекты Татар телендә беренче журнал чыгарырга йөргән Петр Пашино эшчәнлеге турында матбугатта ике хезмәт басылып чыкты 5 6. Никольский кебек үк, ул да Казан университетының Шәрык бүлегендә укыган. 1855 елда бу разряд Петербургка күчү сәбәпле, аны башкалада тәмамлаган. Казанда вакытта ук әдәби һәм фәнни эшләр белән шөгыльләнә башлаган бу яшь галим эзләнүләрен Петербургта да дәвам итә Пашино Чит ил эшләре министрлыгында зур гына урында эшли башлый, әмма «Земля и воля» исемле резолюцион оешма белән элемтәдә торуын сылтау итеп, бераздан эшеннән алына. 1864 елның 2 маенда Петербург цензура комитетына «Файда» исеме белән татар телендә журнал чыгарырга рөхсәт сорап язган гаризасыннан күренгәнчә, ул вакытта Пашино Азия департаментына татар теле тәрҗемәчесе булып эшкә урнашуга ирешкән була. Петр Пашино шулай ук татар тормышын, аның культурасын яхшы белгән. | м Корбут. Проект первой татарской газеты. «Вестник научного общества Татар»- ведении» журналы. 5 сан. 1926 ел. 106—131 битләр; Васильев. XIX йөзнең 40 елларында татарча газета чыгару проекты. «Безнең юл» журналы. 1926 ел. 3 саи. 17 бит. Татарстан Дәүләт архивы 92 фонд. 3 тасвирлама. 556 >ш. 8 бит 6 Е. И. Чернышев. К истории татарской печати в России. Проект татарского журнала «Файда» 1руды общества изучения Татарстана. Рус телендә. Казан. 1930 ел I том. ,29—134 битләр; Е. Г. Бушканец. О попытке изданиа татарского журнала «Файда» в 13<>4 соду. «Из истории Татарии» исемле җыентык. 1965 ел. 291—296 битләр. 9ВРАР КЭРИЛУ Л.1 ИИ ф ТОРМЫШКА АШМАГАН ПРОЕКТЛАР Татар тарихы, халык иҗаты буенча ул җыйган материалларның күбесе, патша цензурасы куйган киртәләр аркасында, матбугатка чыга алмый калган . Е. И. Чернышевның күрсәтелгән хезмәтендә Пашино татар телендә «Файда» исемле журнал чыгаруны «татарларны Россия сәүдө-лромышленность капиталына буйсындыру, вак халыкларны изүдә патша хөкүмәтенә хезмәт итү йөзеннән» эшләде дип языла. Әмма журнал проектында очрый торган: «Русларның интересларын яклау, хөкүмәтнең эшчәнлеге турында дөрес информация бирү» шикелле юллар белән танышкач, боларның рөхсәт алуны җиңеләйтү өчен генә язылганлыгы аңлашыла, Пашиноның революцион-демократик орган булган «Современник» журналына язышуын, Н. В Шелгунов, агалы-энөле Василий һәм Николай Курочкиннар белән таныш булуын, Н. Г. Чернышевский, Н. А, Добролюбов кебек кешеләр белән аралашуын искә алсак, Чернышевның Пашинога биргән бәясенең нигезсез булуы күренә. Без бу хакта профессор Е. Г. Бушканец фикерләренә тулысынча кушылабыз. Әгәр Пашино чыгарырга йөргән журнал патша хөкүмәте интересларын яклау максатыннан оештырылса, ни өчен Эчке эшләр министры аны чыгарырга рөхсәт бирмәгән соң? Пашиноның татарча журнал чыгарырга йөрүе, безнеңчә прогрессив карашлы рус кешеләренең изелгән халыкларны яклап чыгуының матур бер үрнәге. Владимир Курочкин проекты Моңарчы галимнәогә билгеле булмаган, Ленинградтагы СССР Дәүләт тарих архивында табылган яңа документлар П. Пашино проектын тирәнрәк айларга ярдәм ителер. Шулердан берсен без монда татарчага тәрҗемә ител китерәбез: «МАТБУГАТ ЭШЛӘРЕ ҮЗӘК ИДАРӘСЕНӘ АРМИЯ КАПИТАНЫ ВЛАДИМИР СТЕПАНОВИЧ КУРОЧКИННАН ҮТЕНЕЧ Россиянең Европа өлешенең йончыгышындагы губерналарда татарлар сан ягыннан руслардан күбрәк. Аларның һәр яңа эшкә тиз керешергә торулары, булдыклылыклары һәм кулларында шактый капитал туплаулары аркасында тире эшкәртү, сабын ясау, поташ, терлек мае эретү һәм башка заводларның күп өлеше хәзерге көндә татар заводчылары кулында. Бу заводлар чыгара торган продуктлар илебезнең бөтен почмакларына гына түгел, зур күләмнәрдә чит илләргә дә чыгарыла. Шуның өстенә, бу якларда, бигрәк тә безнең белән чиктәш мөстәкыйль татар ханлыклары {мөселман илләре — Ә. К.|, дела халыклары. Кытай татарлары (мөселманнары — Ә. К.] белән сәүдә эше дә безнең татар капиталистлары кулында. Урта Азия белән күрше безнең губерналар арасында промышленность һәм сәүдә эшләренең уңышлы үсеше ө«ен, татар халкының грамоталылыгын күтәрергә шартлар булдыру һичшиксез, гаять зур әһәмияткә ия. Бигрәк тә җир эшкәртү, промышленность. сәүдә эшләре буенча махсус белем тарату беренче урында тора. Рус телен белмәүләре аркасында бу мәсьәләләргә караган нәрсәләрне алар белә алудан мәхрүмнәр. Туган Ватанымның, шул исәптән, үзебезнең башка хапыкларыбызның алга баруында булган бетен көчем һәм мөмкинлекләрем белән һәм материаль средстволарым булуымнан чыгып, күрсәтелгән өлкәдә туган бушлыкны тутыру Һәм татарлар арасында мәгърифәт таратуга ярдәм итү йөзеннән моның өчен татар телендә махсус журнал чыгарырга кирәк дигән карарга килдем. Менә шушы максатлардан чыгып миңа татар телендә «Файда» (Польза) исемендә гаэета чыгарырга хокук бирү өчен Матбугат зшләро Үзәк идарәсенең (эчке эшләр министры каршында — Ә. К.) ходатайство итүен үтенеп сорыйм. Газета түбәндәге программа белән чыгарылачак: 1 «Биржевые ведомости». 1881 ел. 187 сан. 2 бит. Сәүдә, промышленность азып хуҗалыгына карами җитәкче-кулланма мәкаләләр. Эчке хәбәрләр. Галиҗәнап приказлары, хәкүмәт карарлары, күрсәтмәләре һ. б. * ’И 2 Чит ип хәбәрләре. Бу тема буенча газета редакциясе «Северная почта» (газета- р сындагы — Ә. К.| материалларына таяначак. с X IV < X Терлегеннән. Авыл хуҗалыгы, завод, фабрика производствосының торле елкалә- - реиә караган мәкаләләр; сәүдә, биржа эшләре турында һ. б. кирәкле мәгълүматлар. ' х V , i Фельетон. Этнография буенча мәкаләләр, тарихи очерклар, кыска хикәяләр һәм. о VI ♦ Филология. Бу рубрика астында мәкаль әйтемнәр легендалар, торле филологик = тикшеренүләр басу күздә тотыла. Декабрь (коне күрсәтелми] — 1865 ел. э> Капитан Владимир Степанович Курочкин (имзасы) Тору урыным: Московской части (г. Санкт-Петербурга— Ә К.], квартал по фонтанно. у Семенов- ■> ского моста, а доме Баронессы Вульф. Не 90. кв. 1» о. Бу үтенеч то. Пашиноныкы кебек. Эчке эшләр министры тарафыннан кире кагыла. °* Владимир Степанович Курочкин ком булган соң! Аның бертуганнары Василий һәм о Николай Степанович Курочкиниар—1861 елдан бирле «Земля и воля* исемле «шереи революцион оешмада торган күренекле разночинец шагыйрьләр. Герцен һәм Огарев белән элемтәдә булулары ачен полициянең яшерен күзәтүе астында торган* нар. Александр II гә һоҗүм булгач, аларның икесен дә Петропаеәл крепостена япканнар. Николай Курочкин — Н. Г. Чернышевскийның керэштәше һәм аның зшен дәвам иттерүче роаолюцион-демоират. Чокан Вәлиханоаиың якын дусты. Владимир Курочкин Урта Азиядә армиядә хезмәт иткәндә, күрәсең, Чокан Валиханов белен танышкан һәм, Чокан Петербургка килгәч, аның белән Василийны да таныштырган булса кирәк. Владимир, һичшиксез, туганы Василий белән Николайның фикердәше булган. 1864 елда Пашинога татарча журнал чыгарырга рәхсәт ителмәгәч, Владимир Куроч- кинның шул ук «Файда» исеме белән татарча газета чыгарырга рәхсәт сорап Матбугат эшләре Үзәк идарәсенә мәреҗәгать итүе алар арасында элемтә барлыгы, бергәләп эшләү турында сойли. Бу алар чыгарырга уйлаган газетажурналиың бор исемдә булуы белән генә түгел, тәзеген программаларының тулысымча диярлек тәңгәл килуәиде дә чагылган. Дорос, Пашино белән Курочкин программаларының бу органнарны чыгару максатын бәян иткән кереш элешендә аерма шактый зур күооиә. Мәсәлен, Курочкиины- кындвгы «тотар халкының грәмотолылыгын күтәрергә шартлар булдыру», тормыш әчем файдалы белем тарату кирәклеген ассызымлап күрсәтү Пашиноиыкында булмавы-я карамастан, программаларның берлеге аларның икесенең де бер максаттан чыгып эш 1 Документның теп нпехоеә Ленинградтагы СССР Дәүләт тарих архивында (776 фонд. J тасвирлама. 181 эш. 1—2 битләр) саклана. ласелелме. ловила лһедпсшы л/Л & Of /1ЛГа\ь c/oj>iu/i/Jb tfoM 4ъяты(н»слИла JUHHOcmt, слаЛ'» vno (ъ H&cr Лол^г/еналл., л-Рло/арелаһл,, сологлвпсмлЛл, '’o^au/niui a‘ 'tfytytajt.1в£вЪе/>Ъ л^илаЭлг^алпго/в^шИаль uj» mamayit,. ru> 7i Jeu twat* Аллшеелг/* emnychzaanabta.>^a/au(ji .T^c - .л/» глсгге 6. mof/roS-ia)mow yias, ооДлло а а>л/>есЪлл- Мслиа ноль uno/uauiiju пата^гАли ышлб1гли,лйс ^umtu.- ‘Сл/шспм! А^сс/ие^ наЛвале7fy/i/)yt#w, лолисаелЛг. съ moiraabieTodoTb coamo&j/emi ле UNHNJDCnatH вОНЧПГЮ)! PDPAP КЭР Л МУЛЛ И II ф ТОРМЫШКА АШМАГАН ПРОЕКТЛАР әлеге документлар табылмады- Татар кешесе газета чыгарырга рөсхәт сорап язган үтенечләрнең иң элгәреләреннән берсе 1871 елга карый. Бу документ культурабыз тарихы өчен кыйммәтле булганлыктан, аның бер өлешен монда татарча китерйбез: «ЭЧКЕ ЭШЛӘР МИНИСТРЫ, ТУЛЫ СТАТСКИЙ СОВЕТНИК ҺӘМ КАВАЛЕР КНЯЗЬ ГАЛИҖӘНАП АЛЕКСАНДР БОРИСОВИЧ ЛОБАНОВ-РОСТОВСКИЙ ӘФӘНДЕГӘ САНКТ-ПЕТЕРБУРГ ПОЧТАМТЫ СТАНЦИЯ КАРАУЧЫСЫ ТАҖЕТДИН КОТЛЫЯРОВТАН ҮТЕНЕЧ Бигрәк тә хәзер. Һәр мөселман кешесе аң-белемен үстерү мохтаҗлыгын һәм Россия гражданины итеп үзенең хокукларын аңлау кирәклеген тирән таныган заманда. Ватаныма, бигрәк тә диндәш мөселманнарга азмы-күпме файда китерү максатыннан чыгып, аларның фәнни аңбелемнәрен үстерүгә теләк һәм омтылышларын әхлакый башлангычларга нигезләнгән файдалы белем тарату өчен татар телендә халыкка аңлаешлы гади телдә язылган газета чыгару аркылы, үземнең көчемнән килгән барлык мөмкинлекләр белән ярдәм итәргә телим. һәм шуннан чыгып, цензура карамагы астында Санкт-Петербургта, 1875 елдан башлап, татар телендә, түбәндәге программа белән газета чыгарырга Сез Галиҗәнап- ләрнең мәрхәмәтчелегенә түбәнчелек белән баш иеп, Сезнең хокукыгызда булган рөхсәтегезне бирүегезне үтенәм. Сез Галиҗәнаплар! Газетаның максаты: әхлакый нигезләргә һәм файдалы белемнәргә нигезләнгән башлангыч аң-белем тарату аркылы хәзерге заман акыл һәм мәгърифәт үсешенә комачаулаучы җитешсезлекләргә каршы көрәшү. Беренче чиратта: — Хәзерге көнгә чаклы коръән хафиэлар эшчәнлегс аркасында туган төрле хорафатларны, ялган карашларны, халыкның аң-белем үсүенә киртә булган корылмаларны җимерү; — Мин чыгарачак газетада Россия, рус авыл хуҗалыгы, терлекчелеге, урманчылыгы һәм рус фәненең башка шундый өлкәләрдә ирешкән уңышлары турында киң мәгълүмат бирү; — Мөселманнар арасында сәүдә һәм промышленность үсүенә ярдәм итү йөзеннән, фабриказавод эшләрен оештыру мәсьәләләре турында төрле өлкәләрдән мәгълүматлар бирү; — Медицина буенча аң-белем тарату. Чөнки мөселманнар арасында тәрле һәм күл авырулар очрый, халыкта төзәлми торган авырулар җен-пәриләр бозуыннан килә дигән ышанулар яши. Гомумән алганда, газетаның максаты: хәзерге көнгә чаклы караңгылыкта адашып йөрүче халыкка мәгърифәт таратуда бетен юллар белән хезмәт итү. Сез Галиҗәнаплар! — Микем бу яңа һәм файдалы эшне башлауда, Россия дәүләте халыклары мәгърифәте һәм тормышын яхшыртуда Сез Галиҗәнапләрнең киң күңелле йөрәгенә шул кадәр якын мөкатдәс бу файдалы эштә, бу үтенечемне боек мәрхәмәтегездән читтә калдырмавыгызны бик зур түбәнчелек белән үтенеп-үтенеп сорыйм. Сез Галиҗәнап, күп гасырлар буенча караңгылыкта яшәүче татар халкының мәгърифәтен һәм аң-белемен үстерүдә иң көчле корал булачак һәм булырга .иешле үз басма органы бу газетаны ачарга рөхсәт биреп Россия дәүләтендә яшәүче барлык мөселманнарның Сез мәңгелек ихтирач һәм хөрмәтләрен яулаячаксыз. Сез Галиҗәнапләрнең һәр сүзен үтәргә торучы хезмәтчегез: Таҗетдин Котлыяров (имзасы] Сентябрьнең 9 нчы көне. 1871 ел. Тору урыным: Санкт-Петербург Почтамт бинасының 11 квартирасында» •. 1 Документның төп нөсхәсе Ленинградтагы СССР Дәүләт архивында (776 фонд. 5 тасвирлама. 100 эш. 1—2 битләр) саклана. •w<> 91 — |вмн«»1 йгияьДи«<« «Ммгии хабәрларс, тарҗвмелер. чит тирларда булган кызыклы маллар турында БУ1АТ ЭШЛӘРЕ ҮЗӘК ИДАРӘСЕНӘ САНКТ-ПЕТЕРБУРГ ПОЧТАМТЫ СТАНЦИЯ КАРАУЧЫСЫ ТАҖЕ ТДИМ КОТЛЫЯРОвТАН Шушы утенеч белән Санкт-Петербург Почтамты экзекуторлык’ бүлегенең №6- мннем шәхесемне раслаучы таныклама да китерелә. Матбугат эшләре Үзәк идарәсеннән күрсәтелгән журналны чыгарырга тиешле күрсәтмә һәм бу турыда кабул ителгән тәртип буенча миңа шәһадәтнамә бирүегезне һәм шулай ук бу турыда минем эш урыным — Санкт-Петербург Почтамтының корреслон- денцияләрне тәртипкә салу һәм тарату Экспедициясенә хәбәр итүегезне түбәнчелек белән үтенеп сорыйм. Газетаның нашире һәм җаваплы редакторы вазифасын үз естемә алу белән матбугат турындагы бетен законнарны үтәргә суз бирәм. Сентябрь.— (көне күрсәтелмәгән) 1874 ел. Санкт-Петербург Почтамты станция караучысы: Таҗетдин Котлы яров. (имзасы)»2 ЭЧКЕ ЭШЛӘР МИНИСТРЫНА3 Санкт-Петербург Почтамтының Станция караучысы Таҗетдин Котлыяров 1875 елдан башлап Санкт-Петербургта, үз редакциясендә «Мөхбир» (Вестник) исеме астында, татар телендә газета чыгарырга рөхсәт сорап Матбугат эшләре Үзәк идарәсенә мөрәҗәгать итте. Ул шундый ук утенеч белән 1872 елда ук Матбугат эшләре Үзәк идарәсенә мөрәҗәгать иткән булса да, аның үтенече «Махсус әдәби органнар ачарга рөхсәт бирү Империя составына кергән төрле вак милләтләрнең үзбаш яшәвенә ярдәм итәчәк, бу исә хөкүмәтнең күз алдында тоткан планнарына туры килми»,— дип Матбугат эшләре Үзәк идарәсе доклады буенча Эчке эшләр министры тарафыннан ул вакытта да кире кагылган иде. Менә шуңа нигезләнеп Матбугат эшләре Үзәк идарәсе сораучының бу үтенечен бу юлы да кире кагарга мөмкин дип саный, һәм бу турыда шушы фикерен Сез Гали нән җиткерелә. Котлыяров программасын тәфсыйллап тикшереп тормыйча, без монда бары берничә моментка гына тукталып үтәбез. Шунысы игътибарга лаек: XIX гасырның соңгы чирегендә, хәтта XX йөз башында татар телендә газета-журналлар чыгарырга сорап язган үтенечләрдә газетада мөселман дине, аның кануннары турында да язылачагы әйтелә. Котлыяров исә, киресенчә, газетаны халык аңын томалап килүче дин әһеллә1 Экзекутор — хуҗалык бүлегендә эшләүче. 2 Ленинградтагы СССР Дәүләт архивында (776 фонд. 5 тасвирлама. 100 эш. 3—4 битләр) саклана. 3 Хатның бу каралама вариантында Эчке эшләр министрына дигән багышламасы күрсәтелмәгән. ‘ Ленинградтагы СССР Дәүләт архивында саклана. (776 фонд. 5 тасвирлама 100 эш. 7 бит). 5 Яңа табылган документлар (776 фонд. 5 тасвирлама. 168 эш. 1—7 битләр). Котлы- КРов һәм Бекбулатовларның 1872 елның 10 декабрендә ук шундый үтенеч белән керү ләрен раслый. JF8 «ЭЧКЕ ЭШЛӘР МИНИСТРЛЫГЫ МАТБУГАТ ЭШЛӘРЕ ҮЗӘК ИДАРӘСЕ 25 сентябрь 1874 ел. № 4697 җәнаплар карамагына җиткерәм. (Матбугат эшләре Үзәк идарәсе председателе, Статс секретарь — Логинов (имзасы)» ♦. Беренче үтенечнең астына «1871 елның 9 сентябрь көнне» дип куелган, аның 1874 ел булуы да мөмкин, һәрхәлдә, 7 биттә күрсәтелгән сүзләрдән Таҗетдин Котлыяровның шундый ук үтенеч белән 1872 елда ук рәсми органнарга мөрәҗәгать итүе күренә ®. Котлыяровның беренче үтенече, инстанцияне читләтеп үтеп, турыдан-туры эчке эшләр министрына җибәрелгәнлеге өчен кире кайтарыла. Шучнан соң ул яңадан якындагы инстанциягә— Матбугат эшләре Үзәк идарәсенә мөрәҗәгать итеп карый. Рөхсәт итмәскә дигән җавап бу юлы министрның үзе тарафыннан түгел, Үзәк идарә исемен 3«.Ж-Р. Магбугат эшләре Үзәк идарәсенең Эчке зшләр миниегрынц язган «агы ремә каршы корошү очен чыгарырга йерүен ассызыклал күрсәта. Аның программасы Владимир Курочкинныкыннан да киңрәк, күпкырлы һәм энциклопедик характерда. Ьу документлардан Таҗетдин Котлыяровның чын мәгънәсендә зур эрудицияле, киң карашлы фикер иясе булуы курено. Без әло аның биографиясен, нинди эшләр башкаруын ачып бирә торган документларга юлыкмадык Табылган документлар аның Петербургтагы Үзәк Почтамтта эчке корреспонденцияне кабул итү, тәртипкә салу Ьәм тарату бүлеге башлыгы булып эшләяеи раслыйлар. Россия Фәннәр академиясе белен сейләшеп, проектлаштыр!ан газетасын академия типографиясендә бастырырга килешүе аның рус галимнәре белән таныш булуы турында сейли. Котлыяроа үтенече де Эчке эшләр министры тарафыннан. .Мажсус әдәби органнар ачарга рехсәт бирү Империя состаяына кергән торле вак милләтләрнең үзбаш яшәвенә китәрәчәк, бу исә хәкүмәтнең күз алдында тоткан планнарына туры килми»,—дип кире кагыла. Патша жекүмәтенең шундый каты каршылык белен татар теленде газета-журнал чыгарырга йеэ ел буе диярлек рехсәт бирми килүен нәрсе белен аңлатырга мемкии conf Әлбәттә, аның нигезендә царизмның милли колониаль изү, халыкларны наданлык MAASOK УН₽АВЛЕН1£ ri{lu Vrbu-rxxpil^btKQOUb ZnOA/rvU-lx. ВСЧ AT BL . 2?. P'MmeZpa, ЛЛ^м‘4 та, караңгылыкта тоту политикасы ята. Ләкин болай дип әйтү ген® мәсьәләме ачып бетерме әле. Әгәр милли телләрдә газета-журналлар чыгару «вак милләтләрнең үзбаш яшәвенә ярдәм итәчәк» булгач, ни өчен царизм әрмән, еврей, грузин, молдован, литва, латыш, поляк, эстон, фин телләрендә вакытлы матбугат ачуга каршы килмәгән соң? Бу — царизмның христиан булмаган халыкларны тагын да катырак изүе, көчләп чукындыру политикасына нигезләнгән. Әле бу момент кына рус самодержавиесенең татарларга карата аерата мәрхәмәт- сезлеген тулысынча ачып бетерми. Югыйсә, ни өчен патша хөкүмәте 1830 елда Тиф- листа казна хисабына мөселман динендәге фарсы халкы телендә «Фарсийские ведомости» дигән газета чыгара башлады һәм 1832 елдан аны татар телендә «Кавказның бу тарафының хәбәрләре» исеме белән 1840 елларда да бастырып килә, 1875 елда үзбәк һәм рус телләрендә «Туркестанская туземная газета», аннан казакъ һәм рус телләрендә «Акмолинские областные ведомости» дигән газеталар чыгарырга керешә. Ул гына да түгел, шул ук мөселман халыклары булган әзербәйҗаннарга 1875 елда «Игенче», 1885 елда кырым татарларына «Тәрҗеман» газетасы басарга рөхсәт бирә. Бу мәсьәләгә ачыклык кертү өчен, Кавказ наместнигы барон Розенның 1831 елда Эчке эшләр министрына җибәргән бер хатына мөрәҗәгать итик. Бу хатта фарсы телен белүче кешеләр аз булу сәбәпле, Тифлиста фарсы телендә чыгып килгән газетаның тукталуы, аны татар (әзербөйҗан — Ә. К.) телендә чыгара башлау кирәклеге аңлатылган. Розеи казна хисабына «татар» телендә газета чыгару Россия составына яңа кергән халыкларны газета аша Россия тормышы, рус гореф-гадәтләре белән якынрак таныштырырга ярдәм итәчәк, шуның белән күрше мөстәкыйль мөселман илләре алдында Россияне бу халыклар алдында кайгыртучы дәүләт итеп күрсәтәчәк, моның исә файдасы Россия өчен аэ түгел, ди. Министр да бу фикерне тулысынча яклап чыга. Менә бу юллардан татарларга ни өчен вакытлы матбугат ачарга рөхсәт бирелми килүенә җавап та табып була. XIX гасырда инде хөкүмәт Идел буен Россия дәүләте тарафыннан күптән үзләштерелгән өлкә дип карый, шуңа күрә андагы халыкларның, бигрәк тә мөселман халкы булган татарларның, теләге белән азмы-күпме хисаплашу кирәксез нәрсә дип саный. Царизмның татарларга карата аерата рәхимсезлеге менә шуңа нигезләнгән иде. Без бу нәрсәне вакытлы матбугат ачу өчен алып барган көрәштә генә түгел, татарча китап басу эшендә дә, мәктәп-мәдрәсәләргә карата царизмның тоткан политикасында да ачык күрәбез. Бу экономика өлкәсендә дә шулай булды. Менә бу фактлар белән танышкач, ни өчен патша хөкүмәте 1809 елда Казанда татар телендә газета чыгарырга рөхсәт биргән соң, дигән сорау да туа. Күрәсең, монда газета чыгаруны сорап патшаның үз чиновнигы — Казан губернаторы үзе мөрәҗәгать итүе һәм ул тәкъдимне тырышып яклавы ярдәм иткән булырга тиеш. Архив документлары күрсәткәнчә, Казан губернаторлары арасында бу беренче һәм соңгы факт булды. * 1809 елда рөхсәт бирелүнең икенче ягы да бар. Бу әле патша самодержавиесенең Урта Азиягә үтеп керүгә керешкән чоры гына иде. Патша хөкүмәте үзенең бу политикасында татарлардан киң файдаланды. Тылмачлар булып кына түгел, казакъ җирләрендәге төрле официаль урыннарда күп кенә татар кадрлары эшләп килде. Урта Азия белән Россия сәүдәсе дә бу вакытта нигездә татарлар кулында иде. Менә шуңа күрә XIX йөзнең беренче чирегендә патша хөкүмәте татарларның интересы белән азмы- күпме исәпләшергә мәҗбүр булган, алар белән исәпләшмәүнең көнчыгыш политикасын үткәрүгә комачаулаячагын аңлаган. Ә инде Урта Азиядә үзенең позицияләрен ныгыткач, ул алар белән исәпләшүне кирәк тапмаган. Менә шуның өчен ул 1809 елда бу мәсьәләгә бер төрле, ә инде 1834 елдан соң икенче төрле карый башлаган. Моның шулай икәнен царизмның бу чорда Урта Азия һәм Кавказ мөселман халыкларына карата икенче төрлерәк политика алып баруын да күрсәтә. Менә шуның өчен дә царизмның колониаль-милли изү политикасының төрле халыкларга карата төрлечә булуын дифференцияләмичә карау аркасында күп кенә сораулар әлегә хәтле җавапсыз кала килде. Мәсәлән, Россиядәге күп кенә халыклар ни өчен XIX йөздә үк вакытлы матбугат ачканнар, ни өчен кайбер халыкларга Европа һәм рус культурасы, фәне, алдынгы иҗтимагый фикере белән танышу өчен мөмкинлекләр күбрәк булган, ни очен татарлар арасында мөселман диненең йогынтысы шактый көчле булган? Үзлоренә вакытлы матбугат ачарга, аның аркылы Европа, рус культурасы белам халыкмы таныштырырга рехсәг бирелмәү Идел буема Теркивдэн, гарәп илләремнән газета-журналлар алып кайтуның кечәюенә китергән. Халыкның күлчелеге, рус телем белмәве аркасында, рус аакытлы матбугатым укый алмаган. Инде XIX йаэдә дә татарда Шәрык культурасына кыйбла тоту кечле булган икән, газета-журнал ачарга рехсәг бирмәве белем царизм үзе үк моңа сәбәпче булган. Иван Ипатоеич Запольский. Маркел Григорьевич Никольский, Петр Пашино. Владимир Курочкин кебек алдынгы рус укымышлыларының халыклар төрмәсе булган патша Россиясендә изелгән милләтләрне яклап чыгуы, башкарган эшләре күл нәрсә турында сейли. Рус милләте Победоносцев, Ильминскийлардан гына тормады, милләтнең чын рухын чагылдырган Чернышевский, Курочкин кебекләр дә аз түгел иде. Хәзер аз гына хыялга урын биреп карыйк. Әгәр рус халкының искә алган алдынгы карашлы шушы бер генә вәкиле татар телендә газета яки журнал ача алуга иреш- кеи булса, ул безгә нәрсәләр китергән булыр иде? Беренчедән, үл татар тормышына алдынгы рус культурасы, рус революциониҗтимагый фикеренең йогынтысы киңрәк үтү өчен юл ачар иде. Бу исә халыкның мәгърифәте үсүен активлаштырыр испэм йогынтысыннан тизрәк айнырга ярдәм итәр идс. Татар галимнәреннән Каюм Насыйри, X. Фәезханов, Гали Махмудов кебекләрнең эшченлеге моны тулысынча раслый. Алар рус телен, әдәбиятын, фәнен үзләштереп кенә калмадылар, аның белән халыкны да таныштырып килделәр һәм бу елкәдә татар мәгърифәтен Европа һәм рус культурасы казанышлары белән баетуга зур элеш керттеләр. Әгәр дә ул чорда татарча вакытлы матбугат ачарга рөхсәт ителгән булса, күпмә әдәбият, тарих, халык иҗаты әсәрләре теркәлеп калыр иде, күлме яңа язучылар, мәгърифәтчеләр, галимнәр җитешкән булыр иде! Татар халкының Европа һәм рус культурасы казанышларына омтылышы нихәтле тизрәк тормышка ашар иде. Кызганычка каршы, тормыштагы бу алдынгы омтылышлар бик соңгарып кына гамәлгә аша алдылар. 1905 елга хәтле кара көчләрнең карашы һәм эшләре өстенлек алып килде. Шундыйларның иң эреләреннән берсе — миссионер Ильминскийның «Рус культурасында тәрбияләнгән, рус телен белүче татарга караганда фанатик татар патша хөкүмәте ечен күл мәртәбә файдалы‡‡ 1 дигән сүзе үзе генә дә күп нәрсәгә шәһитлек бирә. Менә шуңа күрә дә без XIX йөздә үк холкыбызның азатлыгы, тигез хокунә!, культурасы ечен көрәшкән алдынгы рус галимнәренең хезмәтләрен тирән ихтирам белән искә алырга тиешбез. ‡‡ Н. И Ильминский. Письма Николов Ивановича... Победоносцеву Рус гел