ТАРИХИЛЫК ПРИНЦИБЫН ҮЗЛӘШТЕРҮ ЮЛЫНДА
1. Бөек Октябрь Социалистик революциясе җиңеп чыгу белән татар совет әдәбиятының, бу яңа әдәбият турындагы фәннең, тәнкыйтьнең нигезен салу башланды. Бу эшкә, әдәби иҗат һәм әдәби тәнкыйть эшен социалистик революциягә кадәр үк җәеп җибәргән алдынгы язучылар белән бергә, шул ук социалистик революция таңында гына үсеп җиткән, әдәбият мәйданына яңа гына аяк баскан яки басарга җыенган яшь буын вәкилләре тотындылар Алар арасында пролетариатның фәчни революцион тәгълиматын теге яки бу дәрәҗәдә үзләштерергә өлгергән әдипләр башта аз иде. Хәер, үзләштергәннәре дә күптәнге марксистлар түгел иделәр. 1905 елдан алып 1917 елгы революциягә кадәр заман эчендә иҗат иткән татар яэучыларының бер өлешенә революцион демократлык хас булды 1917 елгы революция вакыйгалары башланып киткәч, аларның аерата зирәк, халык массаларына аерата якын торганнары бик тизлек белән революцион демократизмнан югары га атладылар, халыкның үз хәрәкәтләренә ачыктан-ачык кушылып, кыю һәм ихлас рәвештә большевиклар сафына таба юнәлделәр. Болар арасында без, иң мәшһүрләре итеп, Галимҗан Ибраһимов, Галиәсгар Камал, Мәҗит Гафури кебек әдипләрне күрсәтә алабыз. Алар үзләренең социалистик идеал балкышында иҗат иткән яңа әсәрләре белән халык массаларын социалистик революциягә чакырдылар. Империалистик сугыш елларында татар яшьләре массасы солдат хезмәтендә булды. Армия сафына эләкмәгәннәренең дә күп кәнәсе, мохтаҗлык мәҗбүр итүе аркасында, заводларга. фабрикаларга китеп эшләде. Газап чигүләрдән гайре, монда алар билгеле иҗтимагый-политик мәктәп үттеләр: рус халкының революцион идеяләрен белделәр, рус хезмәт ияләре күтәргән хәрәкәтләргә кереп киттеләр. Мондагы яшьләрдә социалистик идеал иртәрәк ачыла башлады. Алар арасындагы талант ияләре социалистик чорга революцион көрәшнең үз эчендә килеп кереп, кулларына шунда каләм алдылар Иҗатларын социалистик идеалны җырлаудан башладылар. Шамил Усманов шундыйлардан иде. Шул рәвешле, социалистик революция җиңеп, пролетариат диктатурасы урнашкач, яңа туган күп милләтле совет әдәбиятының, теле ачылып, беренче сүзен әйтер чагында татар халкының да социалистик идеаллы беренче вәкилләре бар иде. һәм чыннан да Бөек Октябрьның беренче туплары гөрелтесенә аларның да көчле авазлары кушылды. Бу безнең зур горурлыШунда да татар әдипләренең шактый Б элеше бу югарылыкка кинәт кенә күтәрелә алмады. Социалистик революциягә кадәр рус патшалары Россиядә иң реакцион иҗ- тимагыйлолитик стройны беркетеп тордылар. Татар халкы да моңардан гаять зур газап күрде. Аның тормышында да урта гасырчылык, дини хорафат, шәригать хакимлек итте, демократик иркенлекләр булмады. Ул чакта диинең хакимлек итүен, урта гасырчылык калдыкларының басымчаклыгын күздә тотыл, В. И. Ленин болай диде: «Алыгыз динне яки хатын-кызның хокуксызлыгын яки рус булмаган милләтләрнең изелүен һәм хокукта тигез булмауларын. Болар барысы да буржуаздемократик революция мәсьәләләре». Бөек юлбашчы бу мәсьәләләрнең хәтта иң алга киткән буржуаз дәүләтләрдә дә ахырына кадәр хәл ителмәвен аңлатты һәм: «Бездә болар Октябрь революциясенең закон чыгаруы белән ахырына кадәр хәл ителделәр»,— диде. Шунда ук Владимир Ильич буржуаз- демократик революция мәсьәләләрен социалистик революция юл уңаенда, узып барышлый, «ян яктагы эш» төсендә генә башкарып үтүен искәртте †. Революциягә кадәр күп кенә татар язучылары тирән нәфрәтләнү белән тәнкыйтьләп, фаш итеп килгән һәм бетерелүен таләп иткән урта гасырчылык күренешләре себерел ташланды, делюкратик таләпләр тулысынча гамәлгә ашты, демократик идеал тормышның гадәттәге чынлыгына әверелеп калды, ил халкы исә коммунистлар партиясе җитәкчелегендә, коммунизм идеаль'на карап, кешелекнең яңа эрасына аяк басты. Октябрь революциясе ташкынына крестьян хәрәкәтләре, милли азатлык һәм гомум демократик хәрәкәтләр эченнән килеп кергән әдипләр җитди мәсьәләгә килеп терәлделәр: я инде үтелгән революцион демократик таләпләр һәм демократик идеаллар дәрәҗәсендә торып калырга да, үзеңне иҗади кысырлыкка хеком итәргә, яки ленинизм тәгълиматын үзләштерергә һәм коммунизм идеалын күрүгә ирешергә дә, талант көчеңне яңа тормыш тезү эшенә багышларга, халкыннан аерылып калмыйча, тарихның алгы сафында киләчәккә юл ярырга. Татар әдипләренең иң зур күлчелеге шушы соңгы юлны сайлады. Коммунистлар партиясе халык массаларын советча яңа тормыш тезү керешенә алып керде. Шушы практик эш барышында пролетар булмаган хезмәт иясе массаларда да социалистик аң, социалистик идеал яктырып үсә башлады. Революция ташкынына демократик теләкләрнең үтәлүен емет итеп килеп кергән әдипләрдә дә социалистик аң, социалистик идеал шул ук шартларда ачылды. Моның мисалын К. Тинчурии, С. Сүнчәләй, Ф. Буриаш, һ. Такташ кебек † Ленин Сочинении Рус геленд» 34 том 31 —ЗЭ онтләр. исемнәр белән күрсәтергә булыр иде. Алар революция тудырган яңа чынбарлыкны җырларга омтылдылар f рыннан да элек яңа чынбарлыкны төзәр өчен партия җитәкчелегендә барган кәрәшкә ихлас күңелдән бирелеп катнашуны, вакыйгаларның закончалыкларын төшенүне сорый иде. Асылда бу марксизмленинизм дөньяга карашын, яңа сәнгать һәм әдәбиятның партиялелек принцибын үзләштерү дигән сүз иде. Соңрак алар, бик тирән һәм катлаулы төстә барган рухи яңару нәтиҗәсендә, марксистик-ленинчыл дөньяга караш белән коралланган һәм социалистик сәнгатьнең үзенчәлекләрен үзләштергән совет язучылары булып танылдылар да. Татар әдәби тәнкыйтендә, мәсәлән, Һади Такташ кебек әдипләр турында, социалистик революцияне аңлауга шактый озак килде, социалистик сәнгатьнең иҗат принципларын акрын үзләштерде, дигән фикерләр әйтелгәләде. Бу, безнеңчә, берьяклырак караш иде. Совет чынбарлыгына социалистик революция ташкыны белән килеп кергән яшьләр рухи яктан, бүтән заманнар белән чагыштырганда, тиз үстеләр. Моның шулай икәнен В. И. Ленин 1919 елда ук күрсәтеп үтте '. Бу табигый до иде. Ленинизм тәгълиматын халык массалары революция вакыйгалары барышында, практик эш эчендә әйрәнделәр. Монда фикер һәм гамәл берберсенә аерылгысыз бәйләнгән иде. Шуңа күрә дә мондый шартларда шәхеснең яңаруы тиз барды. Язучыларда да бу шулай булды. Тәнкыйтьчеләр, теге яки бу язучының иҗатын бәяләгәндә, аның үсеше акрын барды, дигәннәр икән, болай дию ул чакта, бигрәк тә 20 елларда һәм 30 оллар башында, татар марксистик тәнкыйтенең үзенең әле җитди кимчелекләре булуыннан килә иде. Яшь татар совет тәнкыйтьчеләре ленинизмның әдәбият ра- ■олюцион чынбарлыкны чагылдырырга, эшче һәм крестьяннарның революцион батырлыгын җырларга тиеш, дигән ten таләбен дорас үзләштерсәләр дә, сәнгатьнең үзенә хас үзенчәлекләрен, аның иҗат мо- тодын, иҗатта сәнгать осталыгы кебөк мәсьәләләрне аңлауда һем аңлатуда ялгышка- лыйлар да иде әле Бу исә сәнгатьнең хас үзенчәлегенә, сәнгать иҗаты процессының үзенчәлекле законнарын тиешле дәрәҗәдә тирән белмәүдән, художникның, марксистик-ленинчыл дөньяга карашны үзләштерүе естенә, шул караш нигезендә, сәнгать осталыгына да өйрәнергә тиеш булуын искә алмаудан килә иде. Ачыграк әйткәндә, марксистик-ленинчыл эстетиканы, ягъни марксизмның сәнгать турындагы өйрәтмәсен тирән үзләштерү, сәнгать иҗатының катлаулы һәм нечкә мәсьәләләрен тикшергәндә аңардан иҗади файдалана белү җитенкерәми иде. Югыйсә, мәсәлен, Такташ дөньяга марксистик карашның нигезләрен егерменче елларның башларында ук инде аңлаган, аңа инанган, үзенең фәнни социалистик карашларын дәртләнеп үстерә, тирәнәйтә бара, әмма үз иҗатының яңа чорга килешле булган метод һәм формаларын табып, җитлектереп өлгермәгән, ул алар- ны зур активлык белән эзли, ялгышлар ясый, уңышларга ирешә, үз үсешенең, шулай ук яңа әдәбият үсешенең катлаулы каршылыкларын җиңә-җиңә югарыга юл яра иде. Шунда да аны пролетариат идеологиясеннән, социалистик революцияне аңлаудан ерак тора, дип катгый хөкем чыгаручылар табыла, аның хәлен аңлау һәм аңа ярдәм күрсәтү урынында кайчакта киресе эшләнә иде. Татар әдәби тәнкыйтендәге, әдәбият фәнендәге мондый кимчелекләр соңрак, әлбәттә, бетерелде. Татар әдәби тәнкыйтенең, әдәбият фәненең үсешен гел үз эчендә генә аерып карау дөрес булмас иде. Чөнки татар совет әдәбияты да, әдәбият фәне дә туганда ук күп милләтле социалистик әдәбиятның органик бер өлеше буларак дөньяга килде. Формалашу, үсү кыенлыкларын да ул ялгызы гына кичермәде, ялгызы гына җиңмәде Маркс, Энгельс, Ленин тәгълиматы, алар биргән эстетика бөтен дөньяның революцион сәнгате, шулай булгач, һәр аерым халыкның социалистик сәнгате өчен уртак тәгълимат, уртак методологик өйрәтмә иде. Бу тәгълиматны аңлау, тормышта куллану, баету эшендә М. Горький, А. Луначарский кебек ленинчылар гаять зур эш эшләделәр. Илнең төрле милләт язучылары совет әдәбиятының формалашуы чорында ук һич тә үз милли хәзинәләре белән генә чикләнеп калмадылар, алар турыдан-туры Маркска, Энгельска, Ленинга мөрәҗәгать иттеләр, русның бөек социалистик ееигать осталарыннан, сәнгать галимнәреннән ярдәм алдылар, алардан өйрәнделәр. Шушы хәл илнең һәр милләтендә, шул исәптән татар халкында да совет әдәбиятының, тәнкыйтенең, әдәбият фәненең формалашуын тизләтте, өлгергәнлек дәрәҗәсенә тиз күтәрде. Сөнгать ияләре, язучылар яңа сәнгатькә нигез салганда, аны үстереп алып киткәндә һәрвакыт беек Ленинны остазлары, аталары ител күрделәр. Һади Такташ капитализм чорында кыргыйлыкка, һәлакәткә хөкем ителгән авыл малаеның Баем Октябрь аркасында азатлык алып, зур юлларга чыгуын җырлады, Ленинга булган рәхмәтен шушы герое авазыннан искиткеч матурлык, самимилек белән әйтеп бирде: Шулый, әткәй, Ленин юл күрсәтте Юлдан язар усал улыңа. Иптәшләрчә үткен каләм бирде: «Мә. яз инде»,—диеп кулыма. Бу герой бетен халыкны, бөтәй кешелекне бәхетле итәрдәй бөек эшләргә, иҗатта һәм фәндә күрелмәгән бөек ачышларга ашкына иде Шагыйрь үзе шушы герой белән замандаш булуны, аның матурлыгын җырлый алуны үзенә бәхет санады, үзен өченче затка куеп: «Аны болай җырларга Ленин өйрәтте»,— диде. II Ул еллардан соң ярты гасыр узды. Гомумән, совет әдәбиятының аерылгысыз бер өлеше буларак, татар әдәбияты да үзенең үсешендә гаять зур юл үтте. Аның да кечле талантлары бөтен ил, бетен денья алдына чыктылар. Әдәбият белән бергә әдәбият фәне дә, әдәби тәнкыйть тә үстө, марксистик-ленинчыл эстетика белән коралланды. Моңа ирешү, әлбәттә, Маркс, Энгельс һәм Ленин хезмәтләрен гаять зур игътибар, рухлану һәм тырышлык белән өйрәнү, аларның өйрәтмәсе буенча эш итү аркасында булды. Хәзер даһилардан өйрәнү тагын да көчлерәк дәвам итә .һәм киләчәктә дә гөл тирәнәя барыр. Чөнки аларның тәгълиматы, тормышның үзе шикелле, мәңге тере, мәңге үлемсез. Бу тәгълимат кешелекнең тарихи юлын яктыртып бару гына түгел, бәлки тарихи хәрәкәт тудырган яңалыклар белән үзен өзлексез баета да бара Марксистик-ленинчыл эстетика сәнгатьнең иҗтимагый көрәштәге, шәхес тормышындагы ролен, шулай ук аның үзенчәлек- ларс» гәшиил иткән иечко сыйфатларын хнсагсыз куп яклардан тирән итеп ача. Аны ейрънү, үзләштерү һәм гамәлдә куллана белу җиңел түгел, ул һәр кешедән гомеренең иң кыйммәтле елешен, хисләренең иң сафын, зиһененең иң үткен эшчәнлеген таләп итә. Татар совет әдәбият фәне һәм әдәби тәнкыйте елкәсенде эшләргә теләгән кешеләр алдына да ул совет хөкүмәтенең беренче елларында ук шундый таләпләр куйды. Бу таләпләрне әдәбиятсәнгать кадрлары еллар буе әзлексез дәвам иткән хезмәтләре белән уңышлы үтәп килделәр, әдәбияттай гаять катлаулы һәм туктаусыз хәрәкәттәге күренешнең бик күл әлкәлә- рен. эчкәре кереп, яктырттылар, аңлаттылар, һәр елкәнсң үзенә хас алымнарын кулланыл эш итәргә өйрәнделәр Марксистик-ленинчыл әдәбият фәненең үзәгендә торган методологик принципларның бик мөһимнәреннән берсе, һичшиксез, тарихилык. Бу принцип күл мәсьәләләрнең чын мәгънәсендә ачкычы хезмәтен үти. Аны үзләштермәдеңме, җитди мәсьәләләрнең берсенә дә якын килә алмыйсың. Иң элек «тарихилык» (историзм) төшенчәсен ачыклап китик. Кайберәуләрнең моны, тарихи вакыйгаларны бер-бер артлы күз алдына китерү, дип кенә аңлаулары ихтимал. Бу — берьяклы булыр иде. Без исә бу урында «тарихи» дигәннән «үсә, үзгәрә торган» дигән мәгънәне күбрәк күз алдында тотабыз. Бу ноктадан алганда, һәр җанлы күренеш тарихи, чонки ул катып калмаган, ул үсә, үзгәрә, үзгәргәндә дә теләсә ничек түгел, аның үзгәреше билгеле бер закончалык белән бара Бәз әнә шул закончалыкны, аның хәрәкәтендәге төрле баскычларны белергә телибез, һәр баскычта нәрсә хаклы, нәрсә хаксыз икәнен аныкларга, хаксызның юлын бүлдереп, хаклыга куәт бирергә ниятләнәбез. Татар совет әдәбияты фәнөиә. әдәби тәнкыйтенә нигез салганда, егерменче елларның башларында, тарихилык принцибын үзләштерү иң үткен бурычлардан булып торды. Ул чакта культура мирасына нигилистик, вак буржуаз карашлар шактый таралган иде 8. и Ленин үзенең чыгышларында, партиянең Үзәк Комитеты кабул иткән документларда бу карашларның бозык лсылын фаш итте, аларны тар-мар китерда Ул культура мирасына, үткәй заман зшпеклолоренең зшчәнлегенә имчек беа бирергә икәнен әйрәне, эксплуататор сыйиыфлф хакимлек иткән җәмгыятьтә бер милләттә ике милләт. бер милли культурада ике милли культура булуы турында тәгълимат бирде. Ул үзенең Лев Толстой турындагы хезмәтләрендә. Максим Горьимй- га язган хатларында әдәбият һем сәнгать әсәрләрен тикшерүнең даһиларча үрнәген күрсәтте Г. Ибраһимов. Г. Нигъмәти кебек әдипләр татар совет әдебия.ы фәнендә Ленинча тарихилык принцибын куллануда беренче елларда ук аерата күл һәм неткҗәле эш эшләделәр. Революциягә кадәрге татар әдәбиятының мирасын ленинчыл караштан бәяләп чыгу эшен алар башладылар. Бу юлда Г Ибраһимов «Татар әдәбияты тарихының мөндәриҗәсен каян башларга» (1922), «Пролетариат әдәбияты турында» (1924), Г. Нигъмәти «Әдәбият мәйданында» (1925) кебек беренче зур хезмәтләрен бирделәр. Алар бу һем башка хезмәтләрендә әдәбиятның сыйнфыйлыгын ачтылар, мирасны Ленин өйрәткәнчә эшчеләр сыйныфының социализм тезү максаты ноктасыннан үзләштерергә чакырдылар, әдәбиятта язучының чынбарлыкны «марксизм аркылы күреп тасвирлавын» алга сөрделәр Алар шулай ук «футуризм», «имажинизм» кебек формалистик күренешләргә Ленин өйрәткәнчә кискен кереш ачтылар, әдәбиятка килгән яшь буынның эстетик карашларын марксизм-ленинизм нигезендә формалаштыруга һем үстерүгә күл кеч куйдылар. Аләриың бу хезмәте татар совет әдәбиятының үсешенә җитди уңай тәэсир ясады. Шулай да бу эш җиңел генә бармады. Революциягә кадәрге тагар әдәбиятының тарихи эчтәлеген һәм сәнгать нәфислеге ягыннан булган эстетик кыйммәтен билгеләүдә вульгар, дорфа һәм нигилистик концепцияләр шактый дәвамлы төстә комачаулык тудырыл килделәр Пролетиультчы- лср. раллчылар, галлчылар революциягә кадәрге татар әдәбиятының эчтәлеге тулаем буржуаз, социализмга тулаем чит дип аңлаттылар Монда да әдәбият фәненә, тәнкыйтьчеләргә үткәннән калган мирасны бәяләүдә тарихилык принцибы җитмедә. алар кешелекнең культурасы үсешендә оз- ленсеэлек (преемственность) диген нәрсәне бегенләй күздән тешәрделар. Ф Энгельс «Анти-Дюринг» әсәрендә, колбиләүчелекнең бөтоидонья культурасы ечен булган әһәмиятен аңлатыл, болай ди он иде: «Тик коллык кына игенчелек билән промышленность арасында «иңрә* күлемдә хезмәт бүленеше үткәрү, һәм шуның нәтиҗәсендә борынгы грек доньясы- ның чәчәк атуы мөмкинлеген бирде. Коллыктан башка грек дәүләте, грек сәнгате һәм фәне була алмас иде, коллыктан башка Рим дә булмас иде. Ә Греция һәм Рим салган нигездән башка шулай ук хәзерге Европа да булмас иде». Безнең барлык экономик, политик һем чаклый үсешебез, диде ул, шундый башлангыч шартлардан күтәрелеп чыкты ки, ул шартларда коллык гомум тарафыннан танылган кебек, шундый ук дәрәҗәдә заруои да иде. Бу мәгънәдә алганда безнең, антик коллыктан башка хәзерге заман социализмы да була алмас иде, дияргә хакыбыз бар» ’. В. И. Ленин да шулай ук «марксизм... кешелек фикеренең һәм культурасының ике мең елдан артык үсешендә булган барлык кыйммәтле нәрсәләрне үзләштерде һәм эшләде» 2 ,— диде. Күренә ки, борынгылыкта культура гаять тирән һәм кискен сыйнфый көрәш шартларында туган һәм үскән. Шуңа күрә ул үзе дә каршылыклы. Әмма бу котылгысыз да булган. Борынгылыкта җәмгыятьнең алга баруы, культураның үсүе өчен бүтән юл, бүтән шартлар була алмаган. Шуның белән бергә бу шартлар тарихта ике килми, кабатланмый торган булган. Сыйнфый көрәш үсә баруы нәтиҗәсендә бер формация җимерелгән, икенчесенә күчелгән, элекке формация беткән, ләкин аның заманында туган культура хәзинәләре яшәп калган. Культура үсешендә өзлексезлек (преемственность) барган. Безнең бурычыбыз элекке иҗтимагый формацияләр килүе-ки- түе барышында туып калган барлык культура мирасын өйрәнеп, бәяләп чыгу, андагы бьрлык прогрессив элементларны яңартып эшләү. Барлык борынгы халыклар калдырган мирас байлыгы эчендә татар халкының борынгы бабалары калдырган өлеш тә бар. Ул да туып килгән социалистик культура карамагына күчәргә тиеш иде. Бу шулай эшләнде дә. Еллар барышында татар әдәбияты, татар теле, тарихы өлкәсендә дә марксистик яктан нык коралланган кадрлар үсте. Алар инде фән өлкәсендә байтак кына уңай казанышларга да ирештеләр. Кискен төстә торган бурычларның берсе — әдәбиятның тарихын төзү иде. Чөнки марксистик-ленинчыл методологик нигездә төзелгән тарих кына мирасның чын кыйммәтен ачачак, аның күләмен төгәл билгеләячәк. 1 К. Маркс и Ф Энгельс об искусстве. Рус телендә. 1957 ел. I том. 291 бит. ’ Ленин. Сочинения. Рус телендә, 31 том. 292 бит. Әлбәттә, әдәбиятның тарихын билгеләргә уйладыңмы, иң элек алдыңа бер сорау килеп баса: каян башлана? Татар әдәбиятының тарихын элек төрлечә башлап караулар булды. Кайберәүләр аны Орхон-Енисей язуларыннан ук башларга омтылыш ясадылар. Г. Ибраһимов моны кискен тәнкыйть итте. («Татар әдәбияты тарихының мөндәриҗәсен билгеләү мәсьәләсе». 1922 ел). Ул үзе татар әдәбиятының елга башын Идел буеннан эзләү ягында иде. Соңгы елларда бу фикер бәхәссез төс алды, әдәбиятны борынгы Болгардан башлау гадәткә керде. Әмма моның шулай икәнен марксистик-ленинчыл өйрәтмә ноктасыннан расларга, мәсьәләнең методологик нигезләрен билгеләргә кирәк иде. Бөек остазларыбыз- ның тәгълиматы безгә бу юлда да җитәкче булды. Теге яки бу җәмгыятьтә язма культураның туу шартлары Маркс һәм Энгельс хезмәтләрендә тирән аңлатылган. Алар моның алгы шарты игенчелектән һөнәрчелекнең аерылып чыгуы, сәүдә барлыкка килү, һөнәрчелек-сәүдә шәһәрләренең тууы, шәһәрдә торып идарә итә торган дәүләт оешуы икәнен күрсәтәләр. Җәмгыять мондый хәлдә язусыз яши алмый. Язу барлыкка килә. Бу дәрәҗәгә ирешкән җәмгыять инде антагонистик сыйныфларга бүленгән. Хезмәт ияләрен эксплуатацияләү аркасында хаким сыйныфлар үзләре өчен культуралы көнкүреш шартлары тудыралар, физик хезмәт җәфасыннан азат яшиләр. Хезмәт игенчелек белән һөнәрчелек арасында бүленү белән генә калмый, физик хезмәт белән рухи хезмәт арасында да бүленеш барлыкка килә. Тормышы, хокуклары һәрьяктан тәэмин ителгән, үзе өчен буш вакыт булдырган хаким сыйныф кешеләре арасыннан укымышлылар, фән, сәнгать белән шөгыльләнүчеләр чыга. Алар алга киткән һәм үз илләре белән экономика, культура багланышларына кергән чит илләрнең культура һәм сәнгать казанышларын өйрәнәләр, аннан тәҗрибә, традиция алалар. Мондый шартларда шәһәр дәүләтнең политик, экономик үзәге генә булып калмый, ул шулай ук халыкның культура хәрәкәтен координацияли торган үзәккә дә әйләнә. Хәтәр хәлләр туып, шәһәр тормышы җимерелсә, ул координацияләгән, ул җитәкләгән культура да җимерелә, таркала, тик халыкның үз көрәше белән шәһәр тормышын яңадан торгызуы гына культура хәрәкәтен яңадан ялгап, элекке традицияләрне яңадан терелтеп, үстереп җибәрәг Мондый хәлләр тарихта очрый. Марксистик-ленинчыл өйрәтмә яктылыгында хөкем йөрткәндә, тетәр әдәбиятының борынгы чыганаклары бик төгәл булып ачылып китәләр дә. Безнең эраның беренче мең елы урталарында ук Идел буенда терки телле халыклардан торган шәһәрләр барлыкка киләләр. Аларда төркичә чөй язуы гамәлдә йөргәнен совет фәне хәзер инде тулысынча раслады Шул ук беренче мең елның ахырларында Идел-Кама кушылган урында Болгар дәүләте барлыкка килә, шәһәрләр төзелә башлый2 . Монда сугылган иң борынгы тәңкә 907 елга карый’. Тәңкәдә Болгар ханының исеме гарәп хәрефләре белән «Җәгъфәр бине Габдулла» дип язылган. (Ислам кабул иткән болгарлар чөй язуыннан гарәп язуына күчкән булырга тиешләр). 930 елларда Җәгъфәрнең улы Микаил суктырган тәңкәләрдә инде «Микаил бине Җәгъфәр» дию белән бергә «Бимәдинәте Болгар» дип тә язылган 4 . Ягъни «Болгар» туп-туры шәһәр дип аталган. Эмма теге яки бу халыкның язу куллана башлавы белән үк язма әдәбият үсеп китми әле. Моның өчен дәвамлы төстә өлгергән өстәмә шартлар кирәк. Шулай да Идел буенда монголлар басып алганчы ук (XIII йөз уртасына кадәр үк) терки телдә язма әдәбият барлыкка килгән. Колгалинең «Кыйссаи Йосыфны шушында язылган булырга тиеш. Монголлар шәһәрләрне җимерәләр, талыйлар, халкын кыралар. Соңрак, чагыштырмача тынычлык урнашкач, 100 ел эчендә Идел буенда бай культуралы һо- нәрсәүда шәһәрләре төзелә. Хәзер безнең кулда XIV йөз Идел буеның венецияле ике туган Франциск һәм Доминикан Пицигано- лар 1367 елда сызган картасы, 1375 елда исеме билгесез кеше сызган картасы, шулай ук Венеция космографы Фра Мауро 1459 елда сызыл тәмамлаган карталары бар. Боларда шул заман Идел буе төрки шәһәрләре аермачык билгеләп чыгылган'• Бу шәһәрләр Көнбатыш Европа, Азия, Урта Көнчыгыш һәм төньяк илләре белән җамлы экономик, сәүдә, культура багланышларында яшәгәннәр. Котбыйның «Хөсрәү вә Ширинле (1342 ел), Хорәзминең «Мәхәббәтнеме» (1353), Мәхмүт бине Галинең «Нәһҗел Фарадис» (1358 ел) әсәре, Сәйфи Сарай әсәрләре шушы заманда язылган. Бу заман — феодализм заманы. Идел буенда ерткыч Алтым Урда ханнары хакимлек итә. Алар Идел буе төрки дөньясы. Рус иле халыкларым рәхимсез изәләр, талыйлар, җәберлиләр. Монда күтәрелгән шәһәрләр дә ханнар, килмешәкләр купы белән төзелмәгән, аларны Идел буеннан, Хореземнән, Рус иленнән куыл китерелгән осталар, хезмәт ияләре, кол ителгән халык салган. Дөньяви китапларны да ханнар яки сугыш чукмарлары язмаган. Аларны укы- мышлылар дөньяга чыгарган. Шулай да китапларны бина салу белән бер дәрәҗәдә карап булмый: аларда язучыларның дөньяга карашлары, идеологияләре гәүдәләнгәнгә, аларны сыйнфый ноктадан карап аеру — беренче бурыч. Күп өлеше руханилар һәм ханнар хакимлеген яклап, ныгытыл торган фикер ияләре тарафыннан төзелгәнгә, алар- ның кайберләрендә дини идеяләр, ерткычларны аклау кебек карашлар да гәүдәләнгән. Ләкин ул вакытта, хаким катлаулардан чыккан укымышлыларның кайберләре, фәннәрне өйрәнеп, әсәрләрендә ерткыч ханнарны хөкем иткәннәр. Шулай ук. берән- сәрән генә булса да, укымышлылар, һөнәрчеләр, сәүдәгәрләр һ. б. шундый катлаулардан дә каләм ияләре чыккалаган. Аларның прогрессив карашларны үзләштергәннәре үз әсәрләрен дөньяви, прогрессив юнәлештә иҗат иткәннәр. Кыскасы, бездә борынгы культура казанышларын, тәнкыйть күзлегеннән үткәзеп, марксистик-ленинчыл позициядән, революцион эшчеләр сыйныфының фәнни тәгълиматы таләпләре ноктасыннан карап өйрәнергә һәм үзләштерергә кирәк. Моики безнең борынгылыкны өйрәнүебез, аны белүебез борынгылык өчен түгел, бүгенге- без өчен, социалистик культураны үстерүебез өчен хезмәт итәргә тиеш. Маркс, Энгельс һәм Ленин хезмәтләре — бу юлда безгә иң ышанычлы, иң зур мәктәп. Әдәбият фәнендә таоихнлык принцибын үзләштереп җитмәгән заманда безгә культура аки едәбият өлкәсендә булып үткем аерым тарихи шәхесләрне дәрес бәяләү д» кыен булды. Хәзер бу өлкәдә до без В И. Ленин өйрәтмәләрен үхлаштердек. уя күрсәткәнче, ышаныч белән эш итәбез «ТәСтр 120). • Карагыз С. Л Яиинл Новые данные л монетном чекане Волжской Болгарии 1 һ»м 2 чыгарылыш рих алдында күрсәткән хезмәтләр тарихи эшлеклелөрнең безнең заман таләпләре белән чагыштырганда нәрсәне бирмәүләренә карап билгеләнми, бәлки аларга хәтле килеп киткәннәр белән чагыштырганда елар кинди яңа нәрсә бирүләренә карап билгеләнә»,— В. И. Ленин әнә шулай диде *. Шушы өйрәтмәне куллана белмәү үэ вакытында бездә Г. Утыз-Имәни, Г. Кандалый, Ш. Мэрҗани, хәтта Ф Әмирхан кебек фикер ияләренең, әдипләрнең хезмәтләрен билгеләүдә күп кенә буталчыклар тудырган иде. Бу шәхесләргә хәзер дәрес мөнәсәбәт ачыкланды. Шулай да бу юлда безнең күп эшлисебез. Маркс, Энгельс һәм Ленин хезмәтләренә әледән- өле кайтып өйрәнәсебез, тирәнгә керәсебез бар еле. Соңгы елларда бездә татарлардагы мәгариф тарихы буенча байтак бәхәсләр булды. Борынгы Идел буе төрки дөньясында игенчелек белән һөнәрчелек арасында хезмәт бүленеше барлыкка килү, сәүдә мөнәсәбәтләре туу шәһәрләр төзелү һәм, ниһаять, шуларның мәҗбүр итүе, кушуы нәтиҗәсе буларак язу куллана башлау. Ленинча тарихилык ноктасыннан караганда, һичшиксез, прогрессив күренеш. Ләкмм бу ганимәтнең үзенең каршылыклы яклары бар; язудан башлыча хезмәт ияләре түгел, эксплуататор хаким сыйныфлар файдаланган. Бу аларга барыннан да элек дәүләттәге иҗтимагый мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм үстерү, аның идеологии өскормасына куәт бирү өчен кирәк булган. Табигый, бу мина алар үз кулларына алганнар IX—X гасырларда яшәгән атаклы гарәп галиме Ибн-Руст үзенең 903—912 еллар арасында язган хезмәтләрендә болай ди: «Аларның (болгарларның — X. Г.) күпчелек өлеше ислам динен тота, һәм аларның авылларында меәзиннәре, имамнары белен мәчетләре һәм башлангыч мәктәпләре бар» Мондагы «мәчет», «имам», «мөәзин» дигән сүзләр хәзерге заман кешесенең, әлбәттә, колагын яра. Әмма шуннан башлап, мең елга якын гомер дәвамында мәк- тәп-мәдрәсөләр б лып килгән. Ләкин аларның эшчәнлете дә каршылыклы: аларда тулаем алганда схоластика хакимлек иткән. Шулай да алар җәмгыятьнең дөньяви, тормыш өчен бик кирәкле ихтыяҗларына да хезмәт күрсәткәннәр. Шунысы булмаса, җәмгыять аларны мең елга якын, XX гасыр башына кадәр асрамаган йулыр идө. 1>. рихилык ноктасыннан карасак, бу мәктәпләрдәге прогрессив элемент гомумән грамотага өйрәнүдән һәм филологик белемнәр бирүдән гыйбарәт булуын күрербез. Монда төрки тел белән бергә гарәп һәм фарси телләрен өйрәнү нык куелган булган. Моның да максаты шәкертләрне гарәп һәм фарси телендәге дини китапларны укырга өйрәтү булган. Ләкин шуны да истән чыгармаска кирәк: теге яки бу патша теге яки бу уку йортын, фән учагын үзенең халыкларны талау, изү көчен арттыру ниятендә ачса да, ул учакта күтәрелә башлаган фән, үзенең объектив асыл хасиятенә бинаөн, хәтта шул патшаларның үзләренә дошман көчләргә куат бирә торган юнәлештә үсеп киткән. Тарихта моның мисаллары әллә нихәтле. Схоластик мәктәпләрдә гарәп, фарси телләрен укытуның да шундый яклары булган. Чөнки бу телләрдә ислам тәгълиматы гына түгел, аңа каршы чын фән дә югары булган. Гарәпләр, фарсилар урта йөзләрдә- бөтен дөнья фәненең алгы сафында булып,- бөтен дөнья фәнен баетып, бер адым алга «таба этәреп калдырганнар. Гарәп, фарсины-белгән кеше дини китаплар гына түгел, Әл-Кыйнди (800— 879), Фараби (870—950), Әбү Гали Сииа (980—1037). Ибн Рушд Аверроэс (1126— 1198) кебек прогрессив фикер-ияләренең хезмәтләрен, Гомәр Хәйям, Рудаки, Фирдәүси, Низами, Сәгъди кебек <даһиларның әсәрләрен укый алганнар. Бу-- прогрессив галим һәм әдипләрнең традицияләрен дәвам иттергән укымышлылар а ре сыймам лидынгы эшпеклеләр җитешкән. Схоластик мәктәпләрдәге прогрессив элемент — филология фәне дидек. Татарларда XIX гасыр ахырында һәмi XX гасыр башында схоластик мәктәпләрне җимерү һәм ысулы җәдид (яңа методлы)Ч мәктәпләргә күчү башланды. Яңа мәктәп* тарафдарлары элекке мәдрәсәләрнең схоластикасын ташлап калдырдылар, әмма филологиясен үзләре белән алдылар, аны мәктәптәге дөньяви фәннәр рәтенә куйдылар. Яңа мәктәпләрдә гарәп, фарси телләрен укыту дәвам ит»ерелде. Әмма бу филологик цикл элекке хәлендә калдырьәтмады, баетылды: рус теле өстәлде. Социалистик революция җиңгәч, татар совет мәктәбен тезү башланды. Ысул җәдид мәюәпләре асрап килгән дин дәресләре, бурҗуаз әхлак нигезләре кебек нәрсәләр ташлеп калдырылды, ләкин табигать-математика һәм филология циклын совет мәктәбе ,т үзенә алды ллариьГ яңача’ корды. Филология циалы үстерелде- туган телне укыту чын фәнни нигездә куелды, рус телен өйрәнүгә игътибар ертты, шуның белән бергә мәктәпкә Европа телләре дә килеп керделәр. Татар совет мәктәбе тик татар мәгарифе тәҗрибәсе нигезендә генә тезелде дию бик зур хата булыр иде. Ул татарның революциягә кадәрге мәктәбеннән кайбер уңай якларны гына алды, ә асылда исә татар совет мәктәбе, илдәге барлык мәктәпләр шикелле, бөтендөнья мәгариф эшенең прогрессии казанышлары нигезендә тезелде. Шушы күэәтудән культура өлкәсендәге өзлексезлек, аның тарихи үсештә нинди сыйфат сикерешләре ясавы, искергәнне ничек ташлап, яңаны ничек үстерә һәм үзләштерә баруы күренә, һәр баскычның, үз зомаиы тарихи эарурияты тудырганга күрә, үз заманы өчен «хаклы» булуы һәм, яңа зарурият тугач, аның «хаксыа»га әверелүе аңлашыла. Илле ел зчендә татар әдәбияты һем тел фәне искиткеч зур юл үтте Бу елиәдә хәзер безнең дөньяга марксистик-ленинчыл кераш һәм методология белән нигезле коралланган һом чын мәгънәсендә җитлеккән кадрларыбыз бар. СССР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты чыгарган «Татар совет әдәбияты тери а «.4 (Казан i960. Мәскәү 1965), «Хәзерге татар әдәби теле* (Мәскәү. 1969), «Татарма-р/сча сүзле» (Мәскәү. 1966). «Татар теленең диалектологик сүзлеге» (Казан. 1969 ел) — шушындый коллектив фундаменталь хезмәтләр һәм шул ук институт һәм университетның аерым галимнәре язган монографик хезмәтләр тотар филология фәненең хәзинәсенә генә түгел, бөтен Совет иле филопо иясе хәзинәсенә дә кыйммәтле өлеш булып керделәр. Без болар ечен бөек Ленин! а, Коммунистлар партиясенә һәм Совет хөкүмәтенә бурычлы. Хәзер безнең алдыбызда яңа гаять зур эшләр тора, без татар совет филологиясенең яңа күтәрелешенә ирешер өчен элеккедән дә күл влеш катлаулы һәм киң, элеккедән күп өлеш күләмле һәм тирән мәсьәләләрне чишәргә керешергә тиешбез. Без моны, һичшиксез, булдырырбыз, әмма моның өчен бер нигез шарт бар: фәндә тарихи белән теоретик белемнәрне берберсеннон өзмичә, бергә ялгап алып барырга, тикшеренүләрдә марксистик- ленинчыл тарихилык принцибын барган саен тирәнрәк үзләштерергә, аны коммунистларча партиялелек, принципиальлек белән тормышка ашырырга тиешбез. Боз тагын һем тагын — һәркагчан зур ихлас белән остазларыбыэдан тагын да тирәнрәк дәрес алырга, Маркстан, Энгельстан, Лениннан өйрәнергә тиешбе