Логотип Казан Утлары
Публицистика

СИКӘЛТӘЛЕ СУКМАКЛАРДАН

Иптәш начальник, менә тагын Колчакның бер шымчысын тоттык,— кызылармеец арестантны стена буена бастырып, үзе өстәлгә, начальникка таба атлап туктады, шып иттереп -донгэ мылтыгын төшерде.—Карулаша. Мин большевик, диген була. Өстәл артында озын, таза гәүдәле, киң җилкәле ир. Акмәчет ачылуын, кешеләр керүен, кызылармеецның ачулы рапортын да ишетми. Кызылармеец. әллә инде суыктан карлыкканга, бер-ике тапкыр йөткереп куйды. Кәгазь язылып бетте. Кул куелды. Председатель ашыкмыйча гына башын күтәрде: җәенке бит, почык борын, калын кара каш астында кысык күзләр. Әүвәле ул кызылармеецка карады. Кызылармеец, мылтыгын тиз генә күкрәгенә тартып, смирно басты. Аннан караш стена буенда торган арестантка күчте. Кашлар тырлаеп күтәрелделәр, күзләр зураеп түгәрәкләнделәр һәм арестантка текәлеп хәрәкәтсез калдылар. Урта буйлы, чандыр гәүдәле, сакал-мыек җибәргән. 35—40 яшь чамасындагы кеше. Өстендә таушалган пиджак, чалбар. Итектән. Башында — алга тартып киелгән иске кепка. Аркасында — капчык. Кулда — таяк. Кыяфәте сәүдәгәр — кырык тартмачы татарга охшый. Әмма„ әмма карашы үткен, соргылт күзләр каушаусыз, үз-үзенә ышану белән карыйлар. Сәүдәгәрләргә хас ялагайлану сизелми. — Исем, фамилияң? — Сабир Шәрипое. — Кайдан киләсең? Нишләп йөрисең? — Мин Күкчәтау совдепы члены. Колчакка пленга зләккен идем. Омскига якынлашканда «Үлем эшелоны«ннач качып, үзебезнекеләрне ззлеп бу акка киләп чыктым. — Нинди задание белән? — Тешенмим,—Сабир ЧК председателенә сорау белен карады,—кем заданиесо турында сүз бара? — Кемнеке булсын — председатель ачулы тавыш белән кычкырып, урыныннан сикереп торды,— Колчакныкы,— шундук кызылармеецка борылып боерды,—хәзер үк төрмәгә алып бәр! Кара, качмасын, хәйләкәр күренә! ЧКсының председателе утыре. Аның өстендә кун тужурка, башында ШУНДЫЙ үч күн фуражка. Козырегы маңгаен каплап борынына хәтле тешкәй Председатель бар гәүдәсе белән өстәлгә иелгән дә бик тырышып нәрсәдер яза — башын да күтәрми Ишек — Мен» үзебезнеке дәргө килеп җиттем...— Сабир тар, тынчу камерада ишекле- түрле атлап, үз-үэенә аптырашлы сораулар бирде.— Нишлерге соң? Ничек итеп үземнең большевик булуымны танытырга? Акмечет... Акмечет... Мин сиңа ышанып, терөк- ярдәм эзләп килеп егылган идем бит. Ә монда... Кинәт йозак шалтырады. Авыр тимер ишек шыгырдап ачылды. Камерага мылтыклы ике кызылармеец кереп ишекнең ике ягына бастылар; — Шпик, давай допроска! ...Бу юлы Сабирны, гадәттәгечә, ЧК йортының югары катына — председатель бүлмәсенә түгел, аскы каттагы, баскыч астындагы бүлмә ишеге төбенә китереп туктаттылар. Ишек өстенә — стенага озынча фанера кадакланган. Анда шәмәхә карандаш белән кәкре-бөкре итеп «Азык-толек комиссары» дип язылган. Алдан барган конвоир бүлмәгә кереп берничә минут торды да чыккач, бик коры гына: — Кер! — диде. Сабир ишекне ачып эчкә керде. Конвой тышта калды. Озынча бүлмә. Ике як стена буенда урындыклар. Түрдә кызыл комач җәелгән тар гына остөл. Камыш урындык. Сабир кергәндә бүлмәнең хуҗасы кулын артка куеп тәрәзәгә карап тора иде. Тәбәнәк. Ябык. Өстендәге френче буп-буш — салынып тора. Башы ап-ак, әйтерсең, кырау тәшкән. Сабир кереп ишек төбенә туктагач та, тәрәзә төбендәге кеше кузгалмады, борылмады, тәрәзәгә карап торуында дәвам итте. «Нигә мине ЧК председателенә түгел, бу кешегә китерделәр икән? Ул нәрсә уйлый? Мине нәрсә көтә?» Теге кеше борылып бер-ике атлады да камыш урындыкка утырды — бигрәк кечкенә булып калды. Йөзе озынча. Бит сөякләре калкып торалар. — Утырыгыз, Сабир Шәрипов! — диде ул, кинәт башын күтәреп, тыныч, ачык тавыш белән.— Менә монда, өстәл янынарак. Сабир өстәл янындагы урындыкка килеп утырды. — Күкчәтау, Кызыл Яр большевикларыннан кемнәрне беләсез? — Гаделбик Майотов, Көрим Сутюшөв, Усман Әбдерәшитовлар белән 1907 елдан ук таныш, бергә эшләдем. — Тагын? — Соңгы елларда Сәүвалас Сәйфуллин белән таныштым. Кызыл Яр төрмәсендә бергә яттык. — Хәзер ул кайда? — Аны да Омск төрмәсеннән качкан дип ишеттем. — Мм... Акмәчеттә сезне кем белә? — Мин монда беренче тапкыр... Танышларым юк... Документларымны обыск вакытында алдылар. — Ие... Кәрим инде юк... Ә Сәкиннең язмышы ревтрибунал кулында. Сабир сискәнеп китте, әйтерсең лә, встенә бозлы су сиптеләр. — Сәкин дә төрмәдәме? — Мм...— өстәл артындагы кеше башын түбән иеп, ике кулы белән чигәләрен кысты, ап-ак төкләр керпе энәләре кебек күтәрелделәр, Сабир аптырап калды. «Бу хәтле ватылып, борчылып нәрсә уйлый соң бу кеше?» — Шәрипов,— диде ул, кинәт аягүрә басып, һәм Сабирның күзләренә туп-туры карады да акрын гына, әмма, һәрбер сүзен үлчәгәндәй бүлеп-бүлеп, сөйли башлады.— Болганчык вакыт хәзер. Коры сүзгә генә карап күрмәгән-белмәгән, тикшерелмәгән кешегә ышану — революциягә хыянәт итү... Әмма мин...— ул нәрсәгәдер сөртенгәндәй түбән карап сүзен бүлде. Бераз уйланып торды һәм тагын сүзен башлады,— мин сезгә ышенырга уйлыйм. Әгәр сез, үзегез әйткәнчә, чын большевик булсагыз, безгә булышыгыз. — Ничек? — Сабир шатлыгыннан сикереп торды.— Мин — хәзер! — Акмечет ачыга. Икмәк кирәк. Мии — азык-т»лек комиссары. Миңа ярдәм кирәк. Икмәк! Икмәк табарга һәм армияне, халыкны ачлыктан коткарырга кирәк. — Мин бар кечем белен се зге булышачакмын, илтеш комиссар. — Алей булса планыгызны әйтегез. найден икмәк табарга була? Ниһаять, ике ай дигәндә Сабир яңадан Акмэчеткә килде, Бу юлы инде ул, беренче тапкырдагы кебек, таякка таянып, аркага капчык асып, хәер сорап түгел, дүртенче > бодай кәрөааиының башлыгы булып керде. Юлы уңды аның. Продкомиссарның ышанычы акланды. Әмма нинди авыр юл кичелде, күпме хәвеф-хәтерләр үтелде, нинди < җәфалар чигелде? Аны бары Сабир үзе генә белә иде. £; Продкомиссар белән киңәшкәннән соң, аның ышеиычнәмасы белән Сабир Акмечет * соадепыниан акча һәм берникадәр товар (күн, ситсы, чәй һ. б. вак-төяк) алып, бер- 5 киче вт-арба белән ком чүлләре аша мең чакрымнан артык юл үтеп. Атбәсарга килеп 2 чыкты. Монда инде Колчак гаскәре. Себер казаклары отрядлары мыж килә. Кайда > карама, шунда атлы, җәяүле патруль Атлаган саен документ тикшерү. Аз гына шик тешкәй кешене комендатурага озаталар, аниан инде кире юл юк. Сабир Атбасардагы Н дус-ишләре — приказчик Газиз, Хәмит Сутюшевлар белән очрашып киңәшкәннән соң, Ишим буендагы, икмәккә бай украин авылларына юл тотты. Ул анда, үзен Атбвсар- g дагы татар байларының берсе итеп танытып, Колчак армиясенә ярдәм итәргә чакы- = рып, бодай сатып алырга тотынды. Җыелган бодайны ул элек Атбасарга аннан Сутю- шеоларның ярдәме белен чүлдәге казакъ авыллары аша Акмәчеткә озатты. Берничә * тапкыр ул. Колчак отрядлары кулына тешәп, чак-чак кына «янмады». Бары тәвәккәллек, » үзен байбәтчәләрчә эре тота белү аркасында гына иң куркыныч, хәвефле хәлләрдән ® коткарып алып чыга алды. Шулай тырыша торгач, ул Акмәчеткә башта оч мең пот- < тан артык бодай озатып, соңгы кәрәван — мең биш йөз пот бодай, 400 пот он белен кайтты. Нинди зур шатлык! Ул Теркстан җирендә Совет хөкүмәтен ныгыту эчен о көрәшүчеләргә үзенең хәл кадәре ярдәмен күрсәтә алды — ачлыктан хәлсезләнгән кы- я эылармеоцларга икмәк китерде. Продкомиссар ничек куаныр! Рәхмәт тешкере, нинди х яхшы, акыллы кеше. Ул бит үз язмышын картага куеп, Сабирга ышанычын тапшырды— үлемнән алып калды. Тизрәк, тизрәк әлеге ябык, чандыр гәүдәле кеше белән күрешергә! в Шәрипов бодай, онны продскладкв тапшырып расписка алды да соадепка, прод- ® комиссарга йөгерде. — Ул юк. Ул Ташкентта,— диде аның кабинетында яшь көне рус егете һем кабинетта утырган ике кызылармеецка:—Бу кешене хезөр үк төрмәгә алып барыгыз!— дип эстәде. Берничә көннән соң Сабир Шәриповны. камерадан чыгарып, төрмә начальнигына китерделәр. — Сезне,—диде төрмә начальнигы,—бик ашыгыч рәвештә Ташкент край ЧКсынә чакыралар — Аннан конвойга борылды —Хезер үк вокдалга алып китегез. Машина котә. Өченче вагон. Комиссар Пае ловка расписка белен тапшырыгыз^ Менә көтелмәгән шатлык! Ниһаять, шикләнү, шөбһәләнүләр артта калды. Тагын җиң сызганып Совет хөкүмәтен ныгыту эшенә тотынырга момкинлек ачылачак, һичшиксез, Сабирны теге ак чәчле, кечкенә гәүдәле олы күңелле кеше — продкомиссар чакыра торгандыр. Ул бит хәзер Ташкент ЧКсының начальнигы. Ташкент вокзалына килеп тешу белен үк. Сабир Шәриповны ревтрибуналга алыгт киттеләр. — Документларыгыз! — Юк . Мин Колчак төрмәсеннән кайтым. Күкметау совдепы «лень* 17 • янын апреленнән PCДРП(б) да әгъва. — Сезне монда ком белә? — Акмәчет совдөпының лродкомиссеры Фамилиясен- Хәтәрлөмчм Ул хеэер монда ЧК башлыгы диләр. — Соңга калдың таянырга. Ул менә сезнең кебек «большевиклар» кулввинвн корбан булды. Аның каны арзанга тешмес. Сабир ни ейтерге, уйларга белми атырап-каушап утырганда трибуналның бер члейы — өстәл читендә утырган хәрби киемле, күзлекле кеше Шәриповка туп-туры карап: — Мин бу кешене белем. Ул Омскидагы Колчак өлкә комитетының актив члены иде,— диде, күзен дә йоммыйча. — Расходка! — диде трибунал председателе өстәлдәге укып торган кәгазеннән башын да күтәрмичә. Үлем камерасы. Иртәгә аны атачаклар. «Ни өчен? Ни өчен? Мин бит бәр гомеремне ярлыларның, гидайларның азатлыгы өчен көрәшкә багышладым. Колчакта тоткын булдым. Кыйналдым, сугылдым. Бирешмәдем. Колмактан качып үзебезнекеләргә килдем. Инде котылдым, дигәндә?! Юк, юк, бу һич мөмкин түгел,— Сабир, тәрәзәсез тар подвалда бертуктаусыз әйләнеп йөреп, ике кулы белән башын кысты.— Бу ни бу? Бу бит — хаксызлык. Нахак' Нахак бәла. Әмма аннан ничек котылырга. Җаным-тәнем белән Совет яклы кеше булуымны ничек исбат итәргә соң? Гомер, нинди авыр, сикәлтәле сукмаклардан башландың син. Ачлык. Ялангачлык. Ятимлек. Кеше бусагалары. Кимсетүләр һәм хаксызлыкка каршы көрәш юлына чыгу. Хөррият. Җиңү. Шатлык! һәм... Менә минем гомерем шундый фаҗигале кара үлем белән чикләнәчәкме?!.» Туктаусыз йөрүдән Сабир арыды. Инде төн. Надзирательнең дә аяк тавышы ишетелми. Йокларга иде. Мондый төндә керфекләргә нинди йокы кунсын. Еракта калган гомере кабатланып тагын күз алдыннан үтте. Сабир 1880 елны Вятка губернасы, Алабуга өязе, Салуш волосте, Вәрзи авылында ярлы крестьян семьясында дөньяга килә. Әтисе Шәриф авылның «суык аякпларыннан берсе була. Язын, боз төшүгә, ул Иж, Кама елгасы буйларындагы пристаньнарда бурлак ләмкесен тарта, сал агыза яки болынчылар артеленә кушыла. Кар төшеп, боз каткач, «суык аяк» авылга кайтып, чыпта сугарга тотына. Аннан тагын «ычкына»... Хуҗалыкның бар авырлыгы Сабирның анасы җилкәсендә кала. Ул мескен берәүгә урак урып, икенчегә ашлык сугыл, кышкы кичләрдә җеп эрләп, киндер сугып өч баласын канат астында тота. Бара-тора зур улы Сабир да кул астына керә башлый — хәзрәтнең мал-туарын карап, шуның хакына кышын мәктәптә укый. Әмма бу «гыйлем эстәү» озакка бармый, Сабир унике яшькә җиткәч, әнисен үпкә авыруы алып китә. Ике елдан соң, суык тидереп, Шәриф абзый да дөнья куя. Сабир береннән бере кечкенә ике сеңелесе белән ятим кала. Авыл халкы үз сөяген читкә чыгарып ташламый. Шәрифне җирләгәч, картлар җыйналып сөйләшәләр дә ятимнәрне өй башына бүлеп «хода ризалыгы» өчен асрарга керешәләр. Сабир бер кыш хәзрәттә ялчы булып эшли дә язын атасының эзенә баса... Ул Алабуга, Сарапул, Мамадыш, хәтта Казан каласына хәтле барып чыга. Ләкин аны бер җирдә дә якты йөз, җылы сүз каршыламый. Нишләргә соң? Эшли дә, хәер дә сораша. Хәтта... урлаша да. Менә шушы юл аны 1898 елда Мәкәрҗә ярминкәсенә алып бара. Ул монда Себер бае Фәттах Рамазановны очратып, аңа яллана да Павлодар шәһәренә китә. Мәкәрҗәдә вакытта бай: «Үз улым мислендә булырсың. Алла боерса, приказчиклыкка өйрәтермен, укытырмын», дисә дә, Павлодарга кайткач, вәгъдәсен оныта. Ул Сабирга тире, йон ташу эшен йөкли. Мәктәп, уку турында сүз дә кузгатмый. Бер көнне Сабир байның кибетенә килеп йөри торган казакълардан бер хәбәр ишетә: — Бол каладан 18 чакрым чамасындагы җәйләүдә Нәҗметдин хәзрәт торадыр. Кидәй балаларын укыта. Тамагын, киемен үзе бирә. Икенче көнне Сабир таңнан тора да җәяүләп Нәҗметдин хәзрәт авылына кача. Инде авылга керәм дигәндә генә, арттан, пар ат җиккән фоэтон куып җитеп туктый. Аннан Фәттахның улы Самат Рамазанов һәм городничий Калинский төшеп Счбирны туктаталар. бу сукбай,—ди Самат, Сабирның якасыннан тотып,- II S 5 — Төньяк Себео халык мәктәпләренең директоры приказы буенча,— ди стражникның берсе, кулындагы пакетны ачып,— Чакаган аөыл мәктәбе укытучысы Сабир Шәрипов сәяси ышанычсызлыгы өчен эшеннән бушатылып, кулга алына... Сабир тагын Павлодар төрмәсендә. Бу юлы инде ул качкын түгел, куркынычлы сәяси гаепле. Бик сак, алдын-артын карап кына йөргән иде бит Сабир. Әмма ниндидер явыз күз аны кузәткөн. «озын колак» күренмичә шымчылык иткән. Ә шулай да дэнья әле явыз кешеләрдән генә тормый икән. Тагын ярдәмгә Илья Иванович Ольшанский киле — порукага ала. Л\енә шуның белән укытучылык карьерасы төгәлләнә. Сабир кулына балта алып Павлодардан китә. Ул Екатеринбург, Каинск, Омск шәһәрләрендә йорт салып, столяр мастерскойларында эшләп, тамак туйдырып йөргәннән соң, 1905 елның башында бер иптәшенең ярдәме белән, элек Акмуллада, аннан Атбасар каласында авыл хуҗалыгы машиналары склады башлыгы булып эшли башлый. «Канлы я;ш җитәрлек. Келәткә хәтло юл ачарга, ә монда киңрәк баскыч эшләргә кирәк булыр... — Кеше тирә-яккә карады Кук- чәтау йоклый... Кала читеннән күтәрелеп далага сузылган сеэок таулар шәүләсе курено.. Әйе. кар яхшы яуды. Болай булса, быел иген яхшы уңар, о икмәк кирәк, бик кирәк... Берсекөнгә Имәнтауга, Усманга барып киңәшмичә булмас- Молодец, «ата мишәр»,—ул бу кушаматны әйтүгә рәхәтләнеп елмайды,—тагын ипле мең пот бодай әзерләгән. Аңа инде Петропавелга чыгарырга олаулар кирәк... Продкомиссивнең бүгенге Петроградка икмәк җибәрүне кечәйтү турындагы карарны да Имәнтаудагы комму нистларга таныштырырга кирәк булыр...» Аннары ул бозланып каткан киез итекләре белән шуып тәшеп, ике тапкыр яшеккә сукты Бераздан эчтән хатын-кыз тавышы ишетелде: — Сабир, бу синме? Урынга ятып, йокымсырап кына киткән иде Сабир, кемдер тәрәзәне шакый башлады СИКӘЛТӘЛЕ СУКМАКЛАРДАН — Кем ул? Кем кирвк? Тәрәзә артыннан калын тавышлы берәү: — Шарипов, тиз-тиз совдепка!— дип кычкырды.— Бик ашыгыч. Сабир совдепка — базар мейданындагы бер катлы яшел йортка килеп җиткәндә, анда инде халык ыгы-зыгы киле иде. Атлы-җәяүле продотрядчылар. Күкчвтаудагы коммунистлар, комсомолецлар. Ни булды икән? Ул-бу турыда сорарга елгермэде, почмактан бер-берсен таптагандай бар кечене чабып биш-алты лар ат күренде. Чаналарда— мылтыклы кешеләр. Атлар әле туктар-туктамастан, чаналардагы кешеләр сикереп тешә башладылар. — УсманI—Сабир беренче чанадан сикереп төшкән кара тунлы, озын буйлы кешенең алдына килеп басты.— Бу синме? Ни булды? — Восстание! — Усман Әбдерәшитов мылтыгын җиңел генә җилкәсенә элде дә сүзен дәвам итте.— Бөтен казачество күтәрелгән. Безгә чигенергә туры килде. Өч кешебез пленга эләкте, әйдә, председательгә керик. Барлык көчне җыярга кирәк. Алар инде Еленовкага якынлашалар. Кибән астында көйрәп яткан ут гөлт итеп кабынган кебек, бер төн эчендә Кук- чәтау өязендәге барлык станицалардагы казаклар баш күтәрделәр. Икенче көнне инде Күкчәтау — аз санлы продотрядчылар, коммунистлар һәм ярлылардан оештырылган батальон белән генә сакланган шәһәр — камалу куркынычы астында калды. Чигенергә бары бер генә юл — Петропавел юлы гына ачык иде. Имэнтау, Чонлар, Зи- рәнде казакларына бу яктан Боровое, Шучи, Кутир-күл казаклары кушылып, Күкчәтау- ны дуга рәвешендә урап алдылар. Ул арада Күкчәтауның үзендәге казаклар казармага һөҗүм башлады. Шулай итеп, совдепчылар Күкчәтауны калдырып, Петропавел ягына чигенергә мәҗбүр булдылар. Бу восстание, ниһаять, 1921 елның яз ахырында, Үзәктән җибәрелгән Кызыл Армия частьлары ярдәме белән бастырылды. Күкчәтауда яңадан Совет хөкүмәте урнашты, Сабир Шәрипов яңадан казакъ-татар хезмәт ияләре арасында культура-мәгариф эшләрен җайга салып җибәрү эшенә кереште. Озакламый аны Атбасарга күчерделәр һәм Атбасар өязе Хезмәт Комитеты председателе итеп сайладылар. 1922 елда Сабир Акмулла каласына күчерелә. Башта ул губерна азык-төлек комиссары була, аннан 1924 елга хәтле губерна Башкарма Комитеты председателе булып эшли. Ул шул ук вакытта Казагыстан партия Үзәк Комитеты һәм Казагыстан хөкүмәте члены була. 1924 елны партия Үзәк Комитеты Сабир Шәриповны Мэскәүгә чакырта һәм аны ул чордагы иң җаваплы эшләрнең берсенә — Совет хөкүмәте нефтькә мохтаҗ вакытта— «Эмбонефть» трестына башлык итеп җибәрә. Сабир өчен моңа хәтле таныш булмаган авыр, әмма мавыктыргыч, перспективалы эш башлана. Ул җимерелгән вышкаларны торгыза, кадрлар әзерли һәм алар белән бергә үзе дә укый, бара-тора нефть Сабир Шәриповның язмышында топ урынны ала. Аңа ул унбиш елдан артык гомерен бирә. Гурьев партия Өлкә Комитеты Сабир Шәриповка биргән характеристикасында болай ди: «Сабир Шәрипов «Эмбонефтьнне аякка бастыруда зур хезмәт күрсәтү белән генә чикләнмәде, Комсары, Сагыз һәм башка җирләрдә яңа нефть чыганаклары ачты һәм гыйльми китаплар язды». 1933—1934 елларда Сабир Шәрипов Иранда Соэет хөкүмәтенең сәүдә вәкиле булып хезмәт итә. Сабир Шәрипов 1904—1907 елларда Атбасар өязендә писарь-тылмач булып эшләгән вакытта ук үзенең күргәннәрен яза башлый. Аннан соң туберкулез аны түшәккә сала. Ул елларны Акмулла губернасында гадәттән тыш хәл игълан ителә. Бу чорда халыкның аһ-зарын тасвирлый торган әсәрләрне бастырып чыгару турында уйларга да мөмкин булмый. Аннан соң аның басмаханәсе кайда? Шерилов бит күбрәк казакъ телендә яза. Аннары 1916 ел вакыйгалары, революция, гражданнар сугышы, ачлык.» Мено шулай итеп Сабир Шәрипов үзенең күңеле йөрәге тарткан бер хезмәт- тем — әдәбияттан бик күп еллар аерылып торырга мәҗбүр була. Әмма еллар күңел түрендә чаткыланып торган нурны сүндермиләр. Ниһаять, ул кеннәр дә туа. 1924 ел* дан башлап Сабир Шәрилое. хуҗалык -партия эшләре белән беррәгтән, каләм хезмәтенә дә күңел бирә. — Без Досюрга («Эмбонефтьатә эшләгән вакытта) күчкәч, әти өй алдына кечкенә гене, тавык кетәге тикле генә алачык эшләде. Чөнки без торган өй бик кечкенә иде, ә без инде 4 бала үсә идек. билгеле, өйдә тыгын, е әти, эштән кайткач, тән буена үзенең «кетәгендә» утыра, нәрсәдер яза иде. Минемчә, аның әсәрләренең күпчелеге менә шул алачыкта язылды,— ди Фәридә — Сабир аганың кызы үзенең истәлегендә. Ул — инженер-геолог, хәзер Москөүдә тора. Ираида эшләгән еллар да эзсез калмый. Аида ул повестьлар, хикәяләр яза. «Сабир Шәрипов,—ди Сабит Муканов 1937 елның 25 апрелендә. Казагыстаи язучылар союзы эше турындагы докладында.— гаҗәп үзенчәлекле, талантлы язучы. Аның әсәрләренең сюжеты кызыклы, мавыктыргыч, вакыйгаларга бай теле — матур, югары художестволы. Укучылар аны яратып, кызыгып укыйлар». Казань халкы, Сабир Шәриповка зур ихтирам саклап, аның революциягә. Совет хөкүмәтенә булган хезмәтен Һем әдәби иҗадын югары бәяли. Аның турында гаэета-журналларда мемуарлар басыла, радио һәм телевидение буенча чыгышлар оештырыла. 1959 елда Казагыстаи дәүләт нәшрияты Сабир Шәриповның әсәрләрен ике томлык китап ител бастырып чыгарды. Бу томнарга «Алтынбасар», «Бибулат», «Ләйлә» һәм башка повестьлары, хикәяләре кергән Болардан башка 1924 елларда рус телендә басылган «Сәлия» романы игътибарга лаек. Өдоби-художество әсәрләре белән беррәттән, Сабир а.а гыйльми эзләнүләр белән дә шөгыльләнә. Шул эзләнүләрнең нәтиҗәсе булып 1924 елда казакъ телендә аның «Нефть» дигән гыйльми әсәре басыла. «Сабирның тормышы һәм кызыклы һем фаҗигале дәстан. Аның турында мин әле тагын да язармын».— ди үзенең «Тар, тайгак юл кичү» дигән китабында казакъның атаклы язучысы, революционеры Сәкин Сайфуллин. Кызганычка каршы, ул дастаи язылмады Ченки дусты Сабир кебек үк үзенең дә вакытсыз үлесен Сәкин алдай белмәде...