Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Үкенечкә «Әй, тал нечкә, тал нечкә, Талдыйн билләрең нечкә»,— Дип зифа буеңны җырлау Булды ла үкенечкә. Үрергә күп укталдым — Кәржин чыкмый бер талдыйн. Хәзер үзем, меңгә бөгелеп. Җырның жыртыгын саныйм. Сүзләреңә түз генә — ’ Көнгә түгел бер генә. Нечкә таллар эләккәннән Үзәк ныграк өзелә. Мәхәббәт корбаны — Жаным-бәгырем, чиксез сиңа мәхәббәтем, Шуннан күбен сиңа ходай күрсәтмәсен. Дүрт стенам жайлылыгы кирәк түгел, Ваннакаем җылылыгы кирәк түгел. Карьерамның гүзәллеге кирәк түгел, Бичәкәйнең йөз аллыгы кирәк түгел; Өемдәге гарнитурлар булсын фида. Гардеробым, кәстүмнәрем калсын шунда — Калсын шунда гомер жыйган бар нигъмәтем. Булган чакта сиңа олуг мәхәббәтем, Китәр идем төренмичә толыпка мин, Китәр идем җир читенә, котыпка мин! — Китик, җаным, китик, булгач андый дәртең, Чын гыйшыкка дөрес бәя бирер һәркем. — Рөхсәт итәр микән ләкин... ничек әйтим... Профсоюз комитеты? һәм бүтән кем... Итәр бәлкем?! Ә? Баганалар Г. Латыйпка иярү Кайсы шәп, син үзең чамала, Дөньяда күп була багана. Күрдем мин төрлесеи аларнын — Кыскасын, озынын, юанын. Кайберсе сураеп күренә Юлның нәкъ уртасы-гүрендә. Бәрелеп ватылса арбалар. Көпчәкләр арбасыз чабалар. Күчәрне яңарту бик рәхәт. Күңелдә төзәлми жәрәхәг. Кирәкми алама багана Сиңә дә, миңә дә, аңа да. Була тик аларнын шундые — Йөрәккә дәрт бирә ел буе. Күтәрә күперне, өйләрне — Бөгелми, сыгылмый билләре. Яшәргә өйрәтеп ирләрне, Утыра бизәп ил-көннәрне. Кирәк бу, кирәк бу багана Сиңә дә, Миңә дә, Аңа да. Бүләсе йортмы бар. Чортмы бар, югыйсә? Утарда йон оча — Әтәчләр сугыша. Ун тамчы кан тамсын Бер бөргек җим өчен— Жәл түгел! Янәсе Егетлек күренсен! Әгәчлек әүвәлдә Дефицит саналган. Иблисләр аркылы Әфьюн күк таралган, Әтәчләр сугыша Чишмәдән һәркемгә тамчылап бүленгән. Әтәчләр сизгәнче... Кешеләр йөгергән. Таң атса, көн туса. Әтәчләр сугыша. Мәңгелек түреннән Карт иблис күз кыса. Утарда йон оча, Ион оча.