Поэзия
Фаил Шәфигуллин Ышанмагыз, авылдашлар Читтә тормыш яхшы, диләр. Ышанмагыз, авылдашлар. Кызыкмагыз, авылдашлар, Киткәннәргә авылын ташлап. Кайда да бер кояш, диләр, Ышанмагыз, авылдашлар; Безнен авыл өстендәге Кояш якты бар кояшган. Йолдыз Ин якты йолдыз атылгач, йөрдем мин илдән илгә. Ятадыр, дидем, сүнмичә, Бәлки, ул йолдыз җирдә. Юлымда күрдем матур кыз. Сорадым: «Синме йолдыз?» «Әйе. йолдыз, ләкин сина Нур сипмәм»,—диде ул кыз. Синдер, ахры, йолдыз, дидем. Баш идем нәфис гөлгә. Гөл әйтте: «Йолдыз йолдызын. Тик көзгә кадәр генә». Күз ташладым килгән юлга, Кичкәч утлар-сулар мин: Йолдыз булып балкый нде Бик еракта туган нл. Этюд Алтын иген шаулый кырда, Ж.еге зәнгәр күкләр хәзер. Мондый көндә кешеләрне Кайгыларга салмыйм әле,— Дигән сыман посып тора Тау астында ялгыз кабер... Миләш Алмаларын ташлап йөгерделәр Алмагачлар, Җилләр: «һоп!» дигәч. Яшел төймәләрен учлап калды Тау астында монсу бер миләш. Кояш иркәләде ул миләшне, «Чумып торма,— диде,— сагышка: Бар, бар, йөгер, әле көзгә ерак,— Төрле хәлләр була чабышта» Очкан чакта кошлар чөкердәшеп, Узар икән, диешеп, кем-кемне? — Көз юлында алмагачлар түгел, Кызыл чәчле миләш күренде. Өмет Ике нарат үскән таудан Сонгы карлар эреп ага Зурлар көлсәләр дә, сабый Тартып чыга һәр көн чана. Ике нарат үскән таудан. Шул таудагы ялтыр карлан Күз дә алмый .. карый һаман... Ә кар бер уч кына калган Ике нарат үскән таудан Сонгы карлар эреп ага Утызынчы яз тауга карап Улын көтә ялгыз ана. Тенге смена Цехлар жырлый —имеш, тимер җырлый... Төннәр буе жырлар агыла Алсу утлар — имеш, көләч йөзләр... Ну, язып га карый шагыйрьләр Башың авыр була чуен шардай, Мондый чакта кешегә жыр тагын! . Эшче иптәш, син беләсең инде Төнге сменалар газабын. Әрсез йокы яшереп кочагына, Күзләреңә агып керә төн. Тамырларың, буыннарын йоклый, Йокламый тик аңын, йөрәгең Романтика бар ул һәр жирдә дә, Әмма ләкин шуны белегез Без цехларга төнлә Җырлар жырлар, Җырлар тыңлар өчен килмибез Унжиденче елны кабынып киткән Утлар яна безнең цехларда. Без аларны әле көне-төне Сүндермичә тиеш сакларга. Эдуард Мостафин Язмыш тәрәзәсе Мен мәртәбә үлдем, мен мәртәбә Исән калдым тормыш яратып Язмыш дигән йортның тәрәзенә Бер карыйсы булдым кар атып . .Челпәрәмә килде тәрәзәсе, Сүнгән уты кабат янмады. Тәрәзәдән кергән усал җилләр Идәннәргә ятып аунады Калтыранган салкын кулым белән Ут кабыздым тәрәз төбенә Китерер кебек бу төн кемнәрнедер. Бер могҗиза көттем төн белә Ут яктысы сузылып төште җиргә. Тәрәзәдә шәүлән чагылды. Уйларымны төн куенына бәреп. Иңнәремә кулын кагылды. Каз канатымыни, йомшак куллар Иркәләде матур жыр булып Пәрдә тарткан төнге тәрәз сыман Ике күзен калды йомылып Ә урамда айсыз күктән төшеп Ак каурыйлар җиргә сибелде. Жил ашыкты никтер, төн үткәнче Эзләреңне карлар себерде Могҗизасы белән килде бу төн — Яна тәрәз куйдым язмышка Ә йөрәгем пышылдады «Язны Инде күптән тоям бу кышта». 1969 Көймә Көн буена хуҗасын көтә көймә — Көнләшәдер аккан саллардан Тыныч кына тирбәлә ул ярда Күкрәккәен төреп талларга. . Ташланасы килә давылларга Акчарлаклар очар тизлектә Шул кошлардай талпынасы иде! Канатларны җәеп киңлектә. Көтә көймә, бәйдәге эт кебек, Көннәр буе көтә хуҗасын. Ярны ташлап давылларга чыкса. Онытыр иде бәлки нужасын... Көч алгандай шунда ярсып куя, Ишкәкләрен җәя канаттай: Дулкыннарда очып йөрер иде. Үрләр аша атылган аттай. ...Давыл үтте, тынды дулкыннар да. Көймә һаман бәйдә, комлыкта. Тавыш-тынсыз гына давыл көтә, Киңлек көтә тирән тынлыкта. 1969 Көн эчендә никадәре әйбер; никадәре исләр. Никадәре төсләр үзгәрә. Флүсәгә Кичә шат идеи, ят идең син, Ә бүген нигәдер сагышлы, Ә бүген син миңа кадерле — Чәчеңнән сыйпадым, сөйдем мин. Ә кичә күңелдә боз иде. Елгада боз иде бит кичә.— Ә бүген көймәләр көтүе. Әй казлар очтылар тезелеп, Кичәге болытлар шикелле. Тик кичә мин газап утында Шигырьләр язалмый тилмердем, Ә бүген, Ә бүген күңелдән Шигырьләр кәрванын кичердем. 1969 Яралардан аккан канга манып ташка яздым. Каурыемны ташка ташламадым.— азмы исемсез каберләр жир буйлап сибелгән Ташлардан сорамадым. Каурыемны шатлыкларга манып җырлар яздым. Мактап яздым зәңгәр җирем язын.— азмы башлар кайгыдан түбән иелгән,— шатлыклар турында яздым. Каурыемны язмышларга манып язасы бар. Баштан кайгы, шатлык узасы бар. Турылыклы булыйк, каурыем, кешеләргә шушы кулны сузасы бар. 1969 Кайт, диярсен Әгәр китсәм Байрон иленә, Бездәгедәй аксыл томандыр. Томан кызы, кояш төшкәнче. Салкын чыкта битен югандыр. Тәрәзәмне каерып жил ача. Мин киткәндә Тукай иленнән, — Кайт,— диярсең, Зөһрә, татарча. Әгәр китсәм һейне иленә. Кар өстендә болан эзедер. Зәңгәр күзле Рейн кызы да Мәхәббәтен әле эзлидер. Тәрәзәмне каерып жил ача. Мин киткәндә Тукай иленнән, — Кайт,—диярсен, Зөһрә, татарча. Әгәр китсәм Лорка иленә. Гитаралар төнлә моңлыдыр. Испан кызы, кара толымын. Ңүз яшеннән генә дымлыдыр. Тәрәзәмне каерып жил ача. Мин киткәндә Тукай иленнән, — Кайт,—диярсең, Зөһрә, татарча. Әгәр китсәм Данте иленә. Тауларына болыт кунадыр. Тау кызы бер карашы белән Күңеленә кереп чумадыр. Тәрәзәмне каерып жил ача. Мин киткәндә Тукай иленнән. — Кайт,— диярсен, Зөһрә, татарча 1969 Нәҗип Мадьяров Нинди язмыш аны саклагандыр. Кыш уртасы килеп житсә дә. Бер усакның ялгыз бер яфрагы Өзелмичә калган, кипсә дә. Жәйдәгечә инде шауламый ул. Җилләр иссә фәкать сызгыра Аерылмаска тырыша агачыннан, Яшәсә дә бәрелә-сугыла. Тартар жыры. бакаларның хоры — Ни генә юк төннең куенында! Атлар көткән кеше кабызганмы? — Учак яна инеш буенда Үсмер чагым уткән шул жирләргә Тагын карыйм еллар аркылы. Яна учак чишмә тугаенда, Ә йөрәктә уйный ялкыны. Кайчакта күнел сүрелә, Кайчакта ялкынлана, Кайчак1а кайный шашып ул, Кайчакта салкыная. Сүрелсен, әмма сүнмәсен, Суынсын, бозланмасын Суынса да, сүрелсә дә Өметсез сызланмасын. • Яшьлек безне уйната да иде, Җырлата да. уйла га да иде. Бәхетегез киләчәктә диеп, Моңайганда юата да иде. Күп шатлыклар белән очраштык без, Әмма риза була алмадык Яшьлектән д> аргык бәхет югын Тик зурая тьшкәч аңладык. Ж. әй буенча тургай ояларын Качырып торган каты камыллар Сабаннарнын канат дулкыныннан Бар да инде күмелеп калдылар An-ак икмәк биргән кара туфрак Гүя монлы кнннәр кичерә Аккаеннар елак болытларның Күз яшьләрен »чеп исерә. Кояшка эндәште салават күпере: — Минем күк син гүзәл булганын юк әле! Ә кояш болытлар аргына күмелде, һәм кинәг салават күпере югалды...