Поэзия
Гомер китабы Егермедә үсәм, дисен. Дошман килсә килсен, дисен. Утны-суны кичәм, дисен. Дәртле йөрәк исән, дисен Ә еллар бара тора. Елгалар ага тора. Кырык яшьтә булам, дисен. Тоткан җирдән борам, дисен, Тяшны ташка орам, дисен. Хуҗаларча торам, дисен. Ә җилләр исә тора. Малайлар үсә тора. Алтмыш адым бардым, дисен. Ташлы юлга тардым. дисен. Тешем белән, түшем белән Буразналар ярдым, дисен. Ә еллар бара тора. Елгалар ага тора. Әле миңа сиксән, дисен. Сындырырмын типсәм, дисен. Карчыгым да исән, дисен. Тагын әзрәк үсәм. дисен. Ә җилләр «сә тора, Оныклар үсә тора. Тирәк А лкаланып яккан су буенда Җиргә кирәк булып. Мин утырам ап-ак ай нурында Ялгыз тирәк булып Язлар буе шаулый кошлар туе Җылы оя үреп, Мин утырам язлар, көзләр буе Тәмле төшләр күреп Җир астыннан, тамырларга тиеп. Серле сулар ага. Баш очымда көмеш нурлар сибеп. Шат йолдызлар яна. Ыгы-зыгы килгән шау-шулардан. Таш юллардан ерак, Мин утырам тып-тын басулардан Изге илһам сорап. Мин башымны чайкап җилгә җиллим Җилле төннәр буе. Мин хәйләне, явызлыкны белмим. Мин табигать улы. Уйландыра торган чак Шаулап исә. Шомлы исә көзге җилләр. Агачлардан берән-саран яфрак өзә. Соры болыт сарыла да җир йөзенә, Вак иләктән. Вак иләктән яңгыр сибә. Шыксыз калган басуларда, болыннарда Сызгыра тик. Сызгыра тик көзге җилләр Кипкән әрем сабаклары монаялар: Кая китте якты көннәр, Җылы көннәр! Тезелеп-тезелеп Кошлар китә җылы якка. Кырлар сары, урман сары, үлән сары Балигъ булган, акыл кергән табигатькә. Уйландыра. Моңландыра торган чагы. Рәсүл Гамзатовтан Балыклар йөзә Намусы кушса. агымга каршы. шагыйрьләр чыга Бөркетләр оча Бер үзе давылга каршы, бөтен дөньяга каршы. Яхшы Ярларыннан ташый-ташый сулар акты. Ташу үтте. Ярларына сулар кайтты. Ташу үтте. Үзәннәргә комнар ятты. Таңнар атты. Үлән чыклы. Офык якты. Урманнарда сайрар кошлар канат какты Кызыл гөлләр, зәңгәр гөлләр чәчәк атты, һава татлы. Сулар татлы. Уйлар татлы. Күңелләрдә кинә юк инә чаклы. Мәңге ябык капкаларны зиһен ачты. Томан булып торган уйлар чынга ашты. Хыял чиксез. Күкләр биек, Сулар тирән; Очу яхшы, йөзү яхшы, көлү яхшы. Зөлфәт «•■■■■■■■■■■■■■в Шаулый хәтер... Туй күлмәге кигән ап-ак шомырт Сикереп чыга инде бакчадан. Сикермә, дип, иңнәреннән тоткан, һич җибәрми аны сак чаган. Шаулый хәтер шушы шомырт сыман, һаман шаулый җанны җылытып. Күптән инде, шул бакчада бер кыз Ак яулыгын китте онытып. Сискәндердек, төн йокысын бүлдек Борма-борма агым суларның. Вәгъдә биргән булдык сылуларга. Төшләренә кердек шуларның. Сөю сүзләренең иң көчлесе Тибрәнгәндер бетнең телләрдә — Тик чәчәкләр мәңге шауламыйлар. Сибеләләр икән җилләрдә— Тел бистәсе усак, күптән инде. Тик без генә әйткән сүзләрне. Тик без. генә йөргән сукмакларны. Тик без генә күргән эзләрне Бүтән егетләргә әйтеп салган. Пышылдаган бүтән кызларга, һаман шулай инде... Кыз кешене Үстерәләрмени тозларга? Яшь егетләр шуна таң аттыра Кочагында кызны җылытып. Әнә берсе тагын ак яулыгын Шул бакчада киткән онытып. Сибелергә генә тора шомырт Уйнак җилләр килеп кагылса. Сикерәсе хәзер урам якка — Тотып алыр, егет табылса! И. җанның даулы мизгеле! Зур болытлар астында Нокта кадәрле бер кошчык Аска оча таш сыман!, Очыш Мамык сыман күтәрелә? Бөтерелә бушлыкта . Күкне иңләп очкан чакта Бәрелмәсме офыкка?! Челдерәү Су буенда ат эчертә матур кыз, Яшел ярда сары күнле ияр бар. Ат сыртыннан ашып үскән яшел тал, Шул яшел таллар артында кемнәр бар? •— Эч, йолдыз кашка! Чөмер-чөмер-чөмери! Чылтыр-чылтыр җиз йөгәнме челдери? Йөгән тотып кемгә насыйп кыз тора? Ат сискәнә, ат пошкыра, кемнәр бар.-’ Нинди егет тал артыннан сызгыра? *— Эч, йолдыз кашка! Чөмер-чөмер-чөмери! Чылтыр-чылтыр җиз йөгән шул челдери, Тал артыннан чая егет сызгыра. Сискәнмә, ат, йөгән тотып янында Шул егеткә насыйп булыр кыз тора. — Эч, йолдыз кашка! Чөмер-чөмер-чөмери! Йөгән түгел, килер туйнын Кыңгыравы челдери... Болын Монда, имеш, яулар җир селкеткән, Юк ителгән, имеш, халыклар. Җир астында калган иске нигез, Талир тәңкә, көмеш савытлар... Төкерми дә вакыт! — Юа. күмә — Эзләп кара җилне даладан! Безнең язмышларны сулар юган. Туфрак күмгән, ялкын ялаган Шушы кырдан мәгърур ханнар үткән, Кабиләләр үткән, күченеп. Бүген анда «Алга» колхозының Ат көтүе йөри чемченеп. Сабан туйлар гөрелтесе сеңеп. Бик тирәндә калган нигездә, Алмачуар бия, койрык селкеп, Тыныч кына колын имезә. Вакыт күмгән, һаман күмә тора, Ул куймаган әле көрәген. ..Нигезләрдә яткан авыр ташлар Кысылгандай кысыл, йөрәгем. Бу төбәктә кайсы кабиләләр, Нинди утлар ягып җылынган? — Мин ял итәм — яна гасыр улы! — Болонья плащым җәеп болынга... Мәңгелек Иңнәрендә уйный икән һаман шул ук пар толым . Шул ук оялчан елмаю. . Шул ук сәер тартыну.. һаман жырлар яратасын. Жырларын мина таныш. Жырлаган саен ал арга Өстәлә бара сагыш Жырлама син ул жырларны. Тый гына Ыкка кара. Ык төбеннән, яшьлек сыман. Болытлар агып бара. Аяк астында болытлар — Көзге Ык көзге сыман Болытларга тиеп булмый. Яшьлектәй изге сыман! Без дә шул болыт шикелле Агабыз да агабыз. Бер көн килгәч жир өстенә Тамчы булып тамабыз Бе.ребез тама гөлләргә. Беребез тама ташка . Ак болытка әверелеп Очабыз яңабаштан Бөтенесе кабатлана’ Кабаттан тетрәнерләр Нәкъ синекедәй толымнар Кемнеңдер иңнәрендә Аерылырбыз без галәмнең Ниндидер почмагында — Мин. бәлки, төтен булырмын Кемнеңдер учагында. Син сагышлы бер җыр булып Жаннарга кагылганда. Таратырлар мине жилләр, Таң нуры кабынганда. Учак янындагы егет Сөйгәнен читкә сөйрәр — Күзеңә төтен керә бит. Күзләреңне йом. юләр?.. Елыйсын. Нигә еларга’ Елама, кирәк түгел' Юкса бит ир егеттә дә Шау тимер йөрәк түгел. Беләм. әйе. ялгышканбыз — Ак һәм кара буталган. Безгә тиешле учактан Чит кешеләр ут алган. Назлар кире кайтсалар да. Язлар кайт.мас кабаттан. Кирәкми! Без генәме үз канатын Давылларда канаткан’ Ялгышканда көлгәнбез бит. Елмайганбыз бит әле! Хәзер дә көлик, капланып. Күз яшьләре үтәли... Елыйсын... Нигә еларга? Елама, кирәк түгел! Миндә дә бит шау тимердән Ясалган йөрәк түгел! Кай җиренә кагылсаң да, Бу җан гел яра бугай. Июньнең соңгы кояшы Баеп та бара бугай... Үләндәге тамчыларга Кагылыр өчен мәллә Каенның яшел чуклары Җиргәчә иелгәннәр. Синнән еракта,. Хәрби дафтардэн Ап-ак каен кәүсәсенә Яшел күләгә төшкән. Пар булып күтәрелимме Каен шаулаган төштән? Җемелдәшеп каеннарның Чуклары арасыннан Яңгыр тамчылары түгел — Сагыну тама сыман... Таныш кышны сагыну Үрәчәгә ауган көртләр булып Күкелемә кергән бу урман. Йолдыз сугыла карлы ябалдашка. Эңгер-меңгер инде куерган. Түштән карга бата җирән кашка — Әйдә, малкай, юлны карап бар! ...Юл бирәм дип гүя читкә чыгып. Көрткә чумып кала наратлар. Кичке буран сырындының чәчен Җилфердәтә алан иңеннән. ...Син исә читкә китмәссең, Танырсың, бәлки, мине, Әйтерсең: — Ул бит шулкадәр Мине яраткан иде... ,.:ул бит шулкадәр ...мине яраткан иде! . Шул ук оялчаи елмаю, Шул ук сәер тартыну. Иңнәрендә уйный икән һаман шул ук пар толым. Мизгел Йолдызлар... Безнең учактан Шаулап очкын бөркелеп Күкнең зәңгәр гөмбәзенә Ябышып калган кебек. Шундый тынлык... «Шылт!» — итсәң дә Барысы җуелыр кебек, Очкыннар, күктән ычкынып. Җиргә коелыр кебек. Яфракларга шыбыр-шыбыр Коелыр сыман йолдыз — Шуннан куркып бугай яфрак Астына керде кондыз. Көмеш дуга ясады да Тукталып калды чуртан. . Шундый мизгел! Йдел яры. Учак яна. Учак бары .. Утын ташларга куркам. Әй, җиһан... Әй, илкәем... Серле юлларында Бер юлаучың бит мин . ток, үлмәу! Икеләтә мин сау-сәламәтмен, Мин яшим тик туган ягымда. Эремичә һаман сакланырлар Кар көртләрең кайнар җанымда! Сикереп чыга таллар сырындымы Ат артыннан ничек өлгерә? Шук малайлар сыман үрәчәгә Ябышырга теләп йөгерә . Алдыр, малкай, алдыралмас булган. Урман юлларында дулама! Булгач булсын, җиз кынгырау игеп Бәйлик мәллә айны дугаңа? Алдыр, әйдә! Әгәр сусап китсәк. Авыл егетедәй зур имән Чөңгерер дә су эчерер сиңа Җидегән йолдыз чүмече белән. Без юлларда җилдерербез әле Җанда олы сөю тынганчы... Төйик аны йөрәк чанасына Бастырыклар шартлап сыктанчы! Без генәме? Без генәме шашып яратканбыз? Безне тә бит шашып сөйделәр Җаннарга да сатыш кына түтәл. Күпме кирәк шатлык өйделәр Эт сикерә иде өскә һаулап Капка ачып кергән hop чакта — Этен ата идек пычакка да. Кызып ала идек кочакка. Көт түгел бит. яшел тукылларны Без саргайта идек аларны! Толымнарга охшатып бет иштек Беләк юанлыгы талларны. Сукмакларга инде яфрак яуды. Тупылдар да ауды давылда Гармун бакасына ятлар баса. Бүтән җырлар хәзер авылда... Ача идек урыс капкаларны! Ачылдылар алар, ачыл ты .. Толымнар да хәтта сүтелделәр, Тәңкәләр дә хәтта чәчелде ...У рыс камкаларны киереп ачып Туйлар керде шушы өйләргә. Безгә калды бары кызыгырга. Беттә калды бары сөйләргә... Хәзер ис.» бет <өй.»ибет ИН те — Да! Безне бит шашып сөйделәр! Кирәк чакта җанга шатлык я\ды . Кирәк чакта сагыш өй теләр .. Онытылмас була белделәр...