ПИРАМИДАЛАР ИЛЕНДӘ
Без күрергә күптән хыялланган Мисыр җирендә. Укый-яза белә торган һәр кеше Мисыр тарихы белән азмы- күпме дәрәҗәдә таныш. Борынгы Мисырның куәте, аның тарихи истәлекләре һәркемне кызыксындыра. Берләшкән Гарәп Республикасы — борынгы тарихы белән дан казанган Мисыр гына тү Халыкара аэропортта автобуска утырып, отельгә урнашу өчен, Каһирәгә юнәлдек. Вакыт төнге сәгать бер булуга карамастан, урамда җиңел машиналар чаба, велосипедлы кешеләр, йөк төялгән ишәкләр, җиргә тия язган голәбияләрен җилфердәтеп, баш түбәсенә йөк күтәреп баручы җәяүлеләр күренеп кала. Тиздән сәхәр вакыты җитә, кибетләрне ачарга әзерлек бара. Рамсес II нче урамының ике ягында да зур реклама щитлары тезелеп киткән. Аларга бормалысырмалы гарәп хәрефләре белән «Стелла сырасын эчегез!», «Мисыр сигаретларын тартыгыз!», «Безнең фирма тукымалары һәркемне бизи»,— дип язылган һәм ике катлы йорт биеклегендә коньяк шешәсе ясап куелган. Ураза дип тормый терсең, зур агачлар чәчәк аткан. Әкияттәгечә матур Гезира паркына 1952 елга кадәр инглизләр хуҗа булган, хәтта анда Мисырның премьер-министры да керә алмаган. Мисырда безнең беренче танышкан кешебез Әхмәд Сәед әфәнде булды. Ул безгә хезмәт күрсәтүче туристик фирма вәкиле икән. Ачык йөзле, аз сүзле бу чибәр гарәп безнең Мисыр буйлап сәяхәтебез белән җитәкчелек итте. Отельдә безне әйбәт каршы алдылар, яхшы җиһазландырылган номерларга урнаштырдылар. Иртәгесен совет илчелегендә булдык. Аннары Каһирә буйлап сәяхәт башланды. Каһирәдә безнең гидыбыз рус хатыны Клеопатра Андреевна булды. Ул Прагада туган, аңа ике тулганда әти-әнисе Каһирәгә күчеп килгәннәр. Африка кояшы үзенекен иткән, аны гарәп хатыннарыннан аера алмассың. Аны Каһирәнең иң яхшы гиды диләр. Дөрес булырга тиеш бу сүз. Мисыр халкының борынгы һәм хәзерге тормышы, соңгы елларда булган политик һәм социаль үзгәрешләр турында бер гид тә Клеопатра Андреевна кебек тулы итеп сөйләмәде. Совет туристлары белән бик яратып эшлим, ди ул. Советлар Союзына бару — аның бик зур хыялы. — СССРдагы тормыш турында ишеткәннәремне, укыганнарымны үз күзләрем белән күрәсем килә! — ди. Каһирә белән беренче очрашуда ук аның архитектурасының чуарлыгы күзгә ташлана. Борынгы мәчетнең мәһабәт, озын манаралары яңа салынган небоскреблар биеклегенә җитәргә тырыша сыман. Шәһәрнең иске кварталларындагы тар, кәкре урамнар яңа, киң магистральләргә килеп тоташа. Урта гасыр мөселман архитектурасы гел, ул гарәп көнчыгышының, мөселман культурасының үзәге дә. Хәзерге вакытта да Мисыр көнчыгышта әһәмиятле урын тота, андагы политика Якын һәм Урта Көнчыгышка билгеле йогынты ясый. реклама, мөселманнарга коньяктан да авыз итәргә куша! Каһирә турысында Нил, тармакларга бүленеп, күп кенә утраулар хасил иткән. Шәһәр шул утрауларга урнашкан. Без торачак «Гомәр Хәйям» отеле Гезира утравында икән. Каһирәнең яшеллеккә күмелгән өлеше бу. Пальмалар, магнолия, эвкалипт, Мисыр акациясе, кып-кызыл чәчәкле олеандра, хуш исле розалар шәһәргә ямь биреп тора. Кайбер агачларны гаҗәп матур чәчәк атучы үрмәле гөлләр чолгап алган. Әй белән салынган йорт янәшәсендә көнбатышның модерн стилендә төзелгән бина. Монда Европа, Азия, Африка аохитектура стильләре бергә очрашып, һәрберсе үзенең үзенчәлеген саклый, милли колорит, интернациональ универсализм хасил итә. Чит ил йогынтысына, мөселман булмаган халыклар культурасына, башка милләт кешеләренә Мисырда злек тә ят итеп карамаганнар. Бүгенге Мисыр гарәпләренең формалашуында күп халыклар — эфиоплылар, ливиялеләр, греклар, фарсылар, төрекләр. Кавказ һәм Урта Азия халыклары, хәтта кыпчаклар да күренекле урын тоткан. Шунлыктан мисырлылар тышкы кыяфәтләре, уз-узләрен тотышлары ягыннан да төрлесе төрлечә. Гарәпләрнең милли киеме булган голәбия (озын күлмәк) киеп йөрүчеләр белән бер- рәттән европача киенеп йөрүчеләр дә бик күп. Шәһәр яшьләре күбесенчә европача киенә. Хатын-кызлар урамнарда сирәк очрый. Ислам шәригате буенча, алар урамда кара күлмәк һәм кара шәл ябынып йөрергә тиеш. Әмма Мисыр хатын-кызлары пәрәнҗә бөркәнмиләр — бит каплау гадәте монда борынгыдан ук булмаган. Хатын-кызлар ил тормышында аз катнашалар Барлык эштә; трамвайда кондуктор да. ресторанда савыт-саба юучы да, телефонистлар да, вокзалларда кассирлар да — ирләр. Эшләүче хатын-кызлар да очрый, ләкин әле алар аз. Хелуаи шәһәрендәге текстиль комбинатында 16 мең кеше эшли. Шуның нибары 300 е генә хатын-кыз. Безнең СССРда хатын-кызларның җәмгыятьтә тоткан урыны турында сөйләвебез гарәпләрне бик нык гаҗәпләндерде. Мең еллар буена яшәп килгән шәригать кануннары хатын-кызны гаилә колына өйг өйдергән, илнең иҗтимагыи тормышыннан читләштергән. Ләкин замана үзенекен ите. Озын кара күлмәк киеп, кара шәлгә ураныл баручы гарәп хатыны белән лнәшө мини юбка кигән яки киеменнән чыга язган ггрәп кызлары да очрый. Барда яки кафеда сигарет тартып, тезләрен ялтыратыл утыручы (әлбәттә буржуаз -алтын яшьләр» ден) кызлар да күреигөли. Дүрт миллион ярым халкы булган Каһирә шәһоречдә автомашиналар хәрәкәте бик көчле, ул куркыныч ташкынны хәтерләтә. Машиналарның я музыкаль, я берәр җәйпәк тавышына охшаган, я куркыныч булып ишетелгән гудоклары шәһәр халкын кисәтеп тора. Ләкин урам кагыйдәләре тегәл үтәлми. Кеше таптау еш була. Гарәпләр андый очракта артык шаккатмыйлар «Алла биргән, алла үзе алган»,— гына дилер. Каһирә — Берләшкән Гарәп Республикасының гына түгел, бөтен гарәп көнчыгышының культура үзәге. Анда гарәп илләрендәге иң бай китапханәләр, музейлар, кинотеатрлар, киностудияләр, театраль һем музыкаль коллективлар тупланган. Куп кенә югары уку йортлары, шул исәптән әч университет бар. Аларның иң зурысында — Каһирә университетында 33 000 студент укый, 2000 укытучы эшлн. Анда Мисыр тарихы укытуга. Мисырда һем башка гарәп илләрендә милли азатлык черәше тарихы. Июль революциясе тарихы, «гареп социализмын» өйрәнүгә зур игътибар бирелә Студентлар Бөек Октябрь Социалистик революциясе һәм СССР тарихы бәлән дә нык кызыксыналар. Эль Обера мәйданында — 1869 елда (Сузц каналы ачылган көндә) ачылган опера театры. Хәзер анда, совет белгеч пера җитәкчелегендә, хореография училищесы эшли. Каһирәнең үзенчәлекле шоһер икәне адым саен күренә Без анда мәсегман календареның рамазан аенда — ураза вакытында булдык. Оолллчлн (крестьян) алып академикка кадәр аллага ышаналар. Диниең власте кочле one анда Кичке сәгать биштә, авыз ачар вакытны белдереп, ӘльӘзһор мәчете янындз туп атып җибәрә, Каһирәдәге 300 мәчетнең манараларында терлә төстәге утлар кабы «ә һәм алардан мәзиннең ахшам әйткән тавышы яңгырый. Манараларның күбесене мәзин урынына репродуктор куелган. Авыз ачканнан башлап, радио, телевидение аллаһы тогалеге хезмәткә күчо. Моңармы шау-гөр килеп торган шәһәр урамнары беразга бушап кала. Урам пешекчеләре бу вакытта үзләренең ризыкларын әзерләп өлгертәләр, урамдагы халыкның күбесе кзйда туры килсә —шунда утырып ашый Диннең власте никадәр генә кочле булса да. ул да заманга яраклашырга тырыша Шәригать буәнча рамазаи аенда һәртөрле күңел ач1 ;, җыр. музыка тыела. Ләкин хәзер моңа игътибар ителми икән. Ахшамнан «оң кинотеатрларга, концерт залларына керермен дип уйлама: алар шыгрым тулы. Радио, телевидение уразага ба ышпанган ике-оч сәгатьлек музыкаль программе тепшыралпр.