ЛОБАЧЕВСКИЙ ҺӘМ ХӘЛФИН
(*Кемеш дага» исемле тарихи романнан взек) = •ч елның жәй азагында такыр юлдан почта атларына 5 v4| утырып Лобачевский Казанга кайтып килә иде. Иске- |б Л| ш тарантас, тәгәрмәчләре сикәлтәгә эләккән саен, биле Е авырткан карт төсле, ыңгырашып куя. Лтлар ялкау ~ гына юырталар, каеш чыбыркы аларны куркытмый. ® Хәер, кучермын ара-тирә селтәнгәләп алуы да, аларны ашыктырудан бигрәк, сыртларына кунган бәйләнчек кигәвеннәрне куу өчен генә. g Лобачевский тарантасының япмасын төшерергә кушты Көн эссе һәм ч юл ялыктыргыч булуга карамастан, аның кәефе яхшы күренә. Ул кы ф мыздан кайтып килә. Оренбург далаларында кымыз эчеп, күкертле суларда коенып дәвалангач, аның сәламәтлеге әйбәтләнеп китте. Соңгы елла авыруы көчәеп, ул юньләп эшли лә алмаган иде, менә хәзер кайтып җитү белән яраткан эшенә тотынырга хыяллана. Олы юл иксез-чиксез басуларны икегә ярып бара. Бу ел бик уңдырышлы булды кая карама еш-еш тезелгән чүмәләләр. Олы юлның икс ягыннан да көлтә төялгән олаулар агыла, олау башында кайтучы яшүсмерләрнең шатлыклы жырлары еракларга тарала. Анда-санда ерылып бетмәгән җирләр һәм ай-уракларын житез йөртүче ак яулыклы хатын- кызлар күренгәли. Тарантасның җиңелчә генә чайкалып баруы, авыр йөк төялгән арбаларның тәгәрмәчләре шыгырдавы, эссе кояш нурында чикерткәләр чын лавы, ерактан ишетелгән жыр авазларына кушылып, юлчыны хезмәтнең авырлыгын онытырга мәҗбүр итә. табигатьнең юмартлыгына һәм байлыгына сокландыра, күңелендә ләззәтләнү тойгысы уята Лобачевский көтмәгәндә генә яттан шигырь укып җибәрде Ләззәт ясти табигатьмен чагылышы. Янгырый кош кортның шат тавышы! Мул укышны безгә квз китер-». Патшага ла, бежәккә дә ризык бирә .. Кузлада утырган егерме яшьләр тирәсендәге егет жәһәт кенә ана табан борылды. — Нишләвең бу? —диде ана Лобачевский. ГЛЖӘПЛ — Кызык кеше сез, барин,— дип жавап кайтарды кучер һәм, үз тавышына үзе колак салган сыман, акрын гына шигырьдәге сүзләрне кабатлады — патшага да. бөҗәккә дә. — Якташыбыз Державин шулай язган,—диде Лобачевский, бераз җанлана төшеп —Акыллы егет син, Иван Яхшы белән яманны асра беләсең, һәр кешедә булмый ул андый сыйфат Син менә томана галим нәрне генә алып кара Алар мондый шигырьнең кыйммәтен күрә белми ләр. Ә син һәммәсенә игътибар итәсең, шунлыктан синең белән сөйләшүе күңелле Болай бит ул, Иван: син дә. кош та, патша да, шулай ук бөҗәк тә һәммәсе лә күзгә күренми торган материя ; и х зсәл бу лгаи. Шагыйрь һәм философ Лукреций борын заманда \к шулай .-.ип өйрәткән - Лобачевский алга табан иелде һәм, дәртләнеп, яттан сөйләргә кереште. ҖӘВАД ТӘРҖЕМАИОВ . әйберләрнен нидән торуын күрмәгәч. Минем сүзгә ышанмыйча карама син. Без күрмәгән җисемнәрнең барлыгына Күнәрсең син, минем сүзне тыцлагачтын, ...каян нинди ис килгәнне күрмәсәк тә. Ис тоя бит һәрчак безнең борыныбыз. Эссе белән салкынны да көрәлмибез. Тавышны да шулай ук без тоталмыйбыз. Ләкин болар һәммәсе дә матди нәрсә: Әгәр алар чынбарлыкта булмасалар (Сизү-сизелү фәкать матди җисемгә хас), Хәрәкәткә килмәс иде бу әгъзалар. Дым саркыта киемебезгә диңгез буе, Киптерә аны. өстә килеш, кояшлы көн; Тик без дымны һичбер вакыт күрәлмибез. Эссе чакта кояш нурын күрмәгән күк. Димәктер ки. су бөртеге нык ваклана, Шуңа аны безнең күзләр күрә алмый... Лобачевский яңадан, ипләп, арка терәп утырды. — Шагыйрьнең шулай тирән мәгънәле әйтүе искиткеч түгелмени, ә бит ул моннан бик күп заманнар элек, Гайсә пәйгамбәр туганчы ук яшәгән! — Гайсә пәйгамбәр туганчы?!.— дип кабатлады кучер, гаҗәпләнеп.— Барын да аңлап бетермәсәм дә, бик шома язылган шул. Тыңлавы күңелле! Николай Иванович елмаеп кунды, ләкин латинчадан рус теленә үзе тәрҗемә итүен әйтмәде. Берникадәр вакыт шулай онытылып уйлап утырганнан соң, ул яңадан дәртләнеп сүзгә кереште: — Гаҗәеп нәрсәләр күп ул дөньяда, Иван. Кымызда туйганчы укыдым, хәзер гел сөйлисе генә килеп тора. Әле хәзергә кадәр кешенең табигатькә булган мөнәсәбәтен һәм табигатьтә тоткан урынын яхшылап белмиләр. Материянең килеп чыгуын да аңлатучы юк... Лобачевский кинәт сүздән туктап, ерактан ишетелгән авазларга колак салды. — Дөньядагы барлык әйберне без табигать дип атарга тиешбез,— диде Лобачевский, сүзен дәвам итеп.— Табигагьта иң камил, иң җитлеккән җан иясе — кеше. Аны табигать үзе тудырган. Минемчә, табигатьнең серләрен ачуда Гайсәнең ике тиенлек тә файдасы тимәячәк. Бу өлкәдә бердәнбер көч — кеше үзе. Табигатьне өйрәнергә, аның серләренә төшенергә фәкать кеше генә сәләтле. Әйтик, менә мин акылым белән, зиһенем белән бөтен галәмне, очсыз-кырыйсыз күк киңлеген, ераклардан чекрәеп карап торган йолдызларны кочарга телим... Дилбегәнең бушап калганын тоеп, атлар адымнарын акрынайткан- нанакрынайта барып, бөтенләй туктар хәлгә җиттеләр. Кучерның исә, тыңлый торгач, маңгаена тир бәреп чыкты. Ниһаять, ул авыр итеп көрсенеп куйды: — Гафу итегез, барин, без бит надан халык, андый эшләр безгә караңгы, аны ходай үзе генә белә,—диде, чукынып алды һәм, атларына карап утырып, дилбегәне тартты да чөңгереп куйды. Лобачевский, үзенең уйларына бирелеп, дәшми генә барды. Онытылып киткәнгә, ул инде хәзер тирә-ягындагы матурлыкны да күрми иде. Ә юл чаба да чаба; әле шактый вакыт бормаланып бара, әле үк шикелле алга сузыла. Урылган басулар һәм эскертләр инде еракта калды, аларны таулар һәм урманнар алмаштырды. Көтмәгәндә кояшның кызуы кимеп, салкынча җил исә башлады КҮК йөзен болыт каплады. Еракта коеп яңгыр яуганы күренде. ' ' Лобачевский тарантасның япмасын күтәрергә кушмакчы гына булган иде, болытлар, кинәт куерган кебек, кинәт кенә тарала да башлады, һәм алда салават күпере, аллы-яшелле матур тасма булып күк белән җирне тоташтырды. Бу хәл Николай Ивановичның башында яңа фикерләр уятты. Державинның «Салават күпере* шигырендәге сүзләрне хәтерләтте; Карангыга нур спп_ Матур әйтелгән. Лобачевский бу сүзләрне күңеленнән сокланып кабатлый, тик ул моның белән тулысынча килешә генә алмын салават күпере кыска гына вакыт эчендә балкып ала да эзсез югала. Кеше нсә гомер буена халык бәхете өчен яшәргә тиеш. Әйе. әйе! Коры сүз генә түгел бу. Әнә кырмыскалар белән бал кортларын алып кара. Алар һәммәсе бергә яшиләр, тырыш хезмәтләре белән үзләре яшәгән ояга өлеш кертәләр. Әгәр шу ларның берсен генә аерып алсан. \л җан иясенең кече беткән шикелле тоела, кызганыч булып кала. Ә менә үзе кебекләр белән бергә, зур бердәм гаиләдә яшәгән вакытта безне таң калдыра... Кешеләрдә берләшү теләге канчан түар икән? Алар кайчан, бал кортлары һәм кырмыскалар кебек, үзара органик бәйләнешкә керерләр икән?.. Мин ышанам киләчәктә шулай булыр. Кешелек дөньясының киләчәге якты һәм гүзәл. Моңа ирешү ечен фән гажәеп зур өлеш кертәчәк. Ләкин фәннеп колачы киңәергә, сакаулы галимнәр даирәсеннән чыгып, җәмгыятьнең барлык катлауларын да үз эченә алырга тиеш. Фәннең изге максаты кешелек дөньясын камилләштерү, табигатьнең хуҗасы булу өчен һәркемгә шартлар тудыру бит. Ул, Лобачевский, әнә шундый фәнне иҗат итәчәк, һәркем белемле булгач, галәмнең асылына төшенү дә җиңелләшер . Николай Иванович тирән итеп сулу алды Аның уйлары, юл шикелле үк. туктый белмичә, алга йөгерә. Тик кайбер вакыт, сикәлтәгә эләккән тәгәрмәч кебек, бер урынла әйләнеп торган тан була да тагын алга омтыла ...Әйе шул. математика фәненең бүгенге казанышлары кеше акылының шундый зур хакыйкатьне аңлый алуы турында юйли. Математика белемгә турылан-туры юл ачты. Геометрия нигезләрен үзгәртеп кору зарурлыгы да фәннең тәүге төшенчәләреңә ачыклык кертү максатыннан килен чыкты Ләкин . Тройка кинәт юлдан читкә борылып туктагач. Николай Ивановичның уйлары бүленеп калды. Ул күзен ачты Клршыларына ат менгән ирләр һәм хатын кызлар килә иде Бу якларда яшәүче дворяннар кәеф-сафа кылып йөриләр, күрәсең. Шул тирәгә утарлары бардыр Карадан киенгән зифа амазонкаларның иярдә шундый оста утыруларына Лобачевский сокланып каран торды Әнә бер унҗиде яшы)рт>ге кы г. көл.»* кө.тә. үзе белән янәшә барган ханымга нәрсәдер сөйли. Үзенә текәп караганны тоеп, ул тиз генә башын борып, юл чигендәге тарантастагы кешегә ел м а юл ы караш ташлады һәм юлдашына таба борылды Әдәпсезлек күрсәтүеннән оялып. Николай Иванович та башын гүбән иде. Ә кыз аның ягына тагын бер күз сирпеп алды, тик шунда ук тезгенен тартып, тарантас яныннан атын чатырын үтеп гә кигге Мөгаен, геге ханым берәр сүл әйткәндер инде. Ж.ил хушбуй исе китергәч, Лобачевский авыр сулан куйды Кучер нсә, чыбыркысын һавада болгап ' — На-а. карлыгачлар! — дип кычкырды да атларын юлга чыгарды. Николай Иванович, биген сөртергә теләп, венгерка кесәсеннән дүрткә бөкләнгән ефәк кулъяулыгын алды Гыныч кына елмаеп куй.чы кулъяулыкның бер чигенә матур хәрефләр белән «I ise» дин кызның исеме чигелгән иде. — Mann propriaдиде Николай Иванович үл алдына — Лнза .. Аның төсе... 1 Үз к>лы белән (лет ) ҖӘВАД ТӘ^ҖЖМАЫОВ ♦ ЛОВАЧЕВСКНЛ ҺӘМ ХӘ.ГФҢН Гүя Лобачевский уяу көе төш күрә иде, янын фикерләре кирегә, үткәнгә — Оренбург даласына, күкертле суга әйләнеп кайтты. Әле генә ат өстендә елмаеп очып узган амазонка шикелле үк зифа буйлы, матур кыз. Елмаюы шундый мөлаем, ә күзләре зәп-зәңгәр. Лизанын әнисе ревматизмнан дәвалана — күкертле ванналардЛ коена. Бәхетле минутлар бик тә кыска тоела, һәм Николай Ивановичның китәр көне дә якынлаша. Алар террасада соңгы тапкыр очрашалар. Егет беренче мәртәбә кыюлык күрсәтеп, кызнын кулын тота. Гәрчә бармаклары калтырап куйса да, кыз кулын тартып алмый. — Монда үткәргән көннәрне сез искә төшерерсезме сон? — ди егет акрын гына. Лиза жавапны шактый көттереп бирә. — Сезгә нигә ул? — ди, күтәрелеп карарга да кыймыйча.— Сез бит минем белән һәрвакыт фән турында гына сөйләштегез... Башка нәрсә кызыктырмый да, күрәсең... — Мина моны бер мәртәбә әйткәннәр иде инде,— дип куя Лобачевский сузып кына.— Хәер, ул чакта мин гашыйк та булган идем шикелле... Кыз гына тик... Әллә инде әти-әниләре каршы торганга шулай килеп чыкты... Лиза акрын гына кулын тарта башлый, Николайның шунда җибәрмәскә батырлыгы житми. — Искә төшерүе авырмыни?! — дип сорап куя кыз. — Авыр да кебек, түгел дә кебек,— ди Лобачевский уйчан гына — Без бит бер-беребезне бик аз белә идек. Ихтимал, безнең мәхәббәт дигәнебез фәкать хыял гына булгандыр. Дворян нәселеннән килсәм, һич югы, бай булсам, өйләнә алыр идем. Тик миндә аларның берсе дә юк иде Ә анын гыйшкы артык кыска гомерле булып чыкты. Лиза эндәшми, кулын күкрәгенә, косынка эченә яшерә. Болай иткәндә аның кыяфәте бигрәк тә мөлаем күренә. Лобачевский терраса буйлап йөренә башлый. — Кыска гомерле булды шул,—дип кабатлый ул кискен итеп.— Димәк, ялгышканмын. Ж,әзасын үзем күрдем Байлык эстәү, шөһрәткә һәм чинга омтылу... Болар берсе дә минем өчен түгел. Минем үз омтылышым, үз максатым бар, һәм шул мина ләззәт бирә. Мина булган мәхәббәт максат юлымда тоткарлык ясамасын, киресенчә, алга этәргеч бирсен иде! — Ә мин.. — дип башлый кыз һәм шунда ук тынып кала. Николай Иванович, йөрүдән туктап, аңа текәлә. Кызның йөзе ап-ак. Егылып китүдән курыккан сыман, терраса култыксасына тотынган. «Ярата, күрәсең... Ничек ярата икән соң? Анна шикелле генә булса...» — Мадемуазель Лиза, кичә сез татап’ыгыз әйткәнне ишеттегезме? Профессормы ул, түгелме, разночинец кына булмасын, дип әйткәндә, кемне күздә тотты икән?.. . Лобачевскийның тавышы рәхимсез яңгырый. Ләкин аның горурлыгы кызга кимсетү сүзләре әйтергә ирек бирми. Димәк, шушы минутта ул бәхетле гаилә кору турындагы хыялы белән икенче мәртәбә хушлаша. Димәк, барып чыкмады... Өмете өзелде... Лизанын күтәрелеп карарга да куркып, эндәшми торуы, косынка почмагын бер бөтереп, бер сүтеп торган житез бармаклары нәкъ шул турыда сөйли... Тарантасның сул тәгәрмәче шактый тирән чокырга эләгеп. Лобачевский чак кына егылып төшми калды. Ул, кинәт йокыдан уянган кеше төсле, як-ягына каранды һәм, бераз тынычлангач, француз хушбуе исе килгән кулъяулыкны тагын бер кабат битенә китерде, шуннан соң гына саклык белән венгерка кесәсенә салып куйды. Терраса култыксасына анын өчен куеп калдырганмы ул кулъяулыгын, юкмы — белеп бхлмый — Разночинец...—дип үз алдына кабатлады Лобачевский, мыскыллы елмаеп. — Нәрсә, барин’ — диде кучер һәм ана борылып карады Бер кулында ситсы янчык, икенчесендә яна төреп бетергән тәмәке — Барин, безнең тәмәкедән җирәнмәссезме? Тартып карыйсызмы әллә’ Лобачевский башта аның нәрсә әйтергә теләгәнен аңламады һәм кырыс итеп — Нәрсә? — дип сорады, тик Иваннын коты алынып, янчыгын тизрәк яшерүен күргәч, көлемсерәп куйды —Җирәнүен җирәнмим дә бит, Иван, тартмыйм шул мин. Сина да ташларга кирәк. Зарардан башка аның бер нәрсәсе юк бит. — Юк шул,—дип җавап кайтарды кучер, җанланып китеп. Янчыгын ул куенына яшерде.— Тормыш басканнан гына тартыла. Бер төреп тартасың да, җиңеләеп киткән төсле тоела. Николай Иванович авыр истәлекләрдән арынырга теләп кайта иде инде. Юк кына сөйләшү дә аның күңелен тынычландырды. Бәлки, ул әйләнәтирәсенә бөтенләй күз салмыйча ялгыш эшлидер? Бәлки, фәлсәфәгә бирелмичә, кешенең эчке кичерешләрен аңларга тырышып караргадыр? Әйтик, менә карап торышка ran-гали бу егетнең тавышында ара тирә янгырап киткән ачу каян килә, сәбәбе нәрсә? Тормыш аны кайчан рәнҗеткән? Кучсп үзе дә күңелен бушатуга каршы килмәде, һәммәсен сөйләп бирде. Аның атасы Оренбургта вак сәүдәгәр булган, кибет тоткан. Беркатлылыгы, тиз ышанучанлыгы аркасында ростовщик моны кәкре каенга терәткән. Кибетләрен тартып алганнар, гаиләләрен урамга куып чыгарганнар. Ата кеше возчик булып эшкә ялланган Тик шундый зур фаҗигадән соң озак яши алмаган, вафат булган. Атасы урынына олы улы калган һәм шуннан бирле алты җанны туйдырып килә икән Аларның сүзләре киселеп калды. Юл читеннән тезелешеп атлап барган хатыннар күренде, һәрберсенең башында ак яулык, аркасында капчык. капчык бавына өр-яна чабата асылган. .» үзләре ялан аяк. Тарантас куып җиткәч, алар туктап баш иделәр һәм шуннан соң юлларын дәвам иттеләр. Лобачевский кучерга атлатып кына барырга кушты һәм таякка таянып, бик читенлек белән атлап барган карчыктан — Канларга юл тотасыз? Кайсы яктан киләсез? — дип сорады — Глуховканыкылар без,— лиде карчык, авыр итеп тын алып һәм башындагы яулык почмагы белән битләрен сөрткәләп.— Казанга гыйбадәт кылырга баруыбыз. — Кайгы дигәнен нишләтми кешене! — дип, кучер уфтанып башын чайкап куйды — Мондый эсседә әлсерәп барырлык булгач, язмыштан инде ул, язмыштан,— диде һәм хатыннарга карап —Алла ярдәм бирсен! — дип кычкырды. Аннары чыбыркысын болгап аллы, өшәнгән атлар тсләр-теләмәс кенә адымнарын кызулаттылар. Шулай итеп, хатыннарны узып киттеләр, кучер белән дә сүз ялганмады. Ләкин болай сөйләшми генә артык озак барырга туры килмәде, Лобачсвскийнын игътибарын икенче бер нәрсә тартты Казан ягыннан җитәкләшеп килүче ялан аяклы кыз һәм чал чәчле карт күренде. Картның озын гәүдәсе ябыклыктан тагын ла озынрак, килбәтсезрәк булып күренә, ә башы, нечкә муены тотып тора алмагандай, бер якка салын ган. Ул аякларын көчкә өстерәп килә һәм, кыз булмаса, егылып китәр иде сыман. Лобачевский атларны туктатырга кушты да тарантастан сикереп төште — Бабакай, исәнме' Кайсы яклардан’— диде. — Ерактан без, барин.. —диде карт, сулышы буылып — Алтмыш чакрым кайтасы әле Хәлсезлек йөдәтә — Авырыйсыңмы әллә? — дип кайгыртучанлык күрсәтте Лобачевский ҖӘВАД ТӘРҖВМАНОВ ф ЛОВАЧЕВС1.ИЯ ҺӘМ ХӘЛФИН — Күкрәк бетте,— диде карт һәм сөякчел бармаклары белән күкрәген тотты,— Сызлый да тора... атларга һич ирек бирми... Дүртенче ай инде җәфа чигәм... — Нәрсә булды? Салкын тидердеңме әллә? Карт башын чайкады. — Юк. барин. Мич чыгару минем һөнәр.. Авылыбызда чиркәү салдылар.. Юеш чакка туры килдем, яз көненә... Аяк таеп китте дә... түбәдән бүрәнә өстенә күкрәк белән... килеп тә төштем. — Кайгы дигәнең агач башыннан йөрми шул,—диде кучер, йөрәге әрнеп.— Шул чагында ук шәһәргә килеп табибка күренәсең калган. — Килдем, килдем... Теге ниегездә булдым... Кара инде хәтердән чыккан — Университеттамы? — диде Лобачевский. — Шунда булдым, барин, әле шуннан кайтып килүем...— диде карт, уфтанып.— Больницына салмадылар, урын юк. имеш... — Көтәсең калган урын бушаганны,— лиле кучер. — Көтәргә иде үземнең дә исәп, тиз генә бушамас, дип куркыттылар... Ашамый торып булмый бит ... Авылга кайтып китәргә ниятләдек. Лобачевский сораштыруын дәвам итте: — Улың-кызың юкмы сон анда? — Бар иде, улым бар иде... Менә бу баланың атасы,— диде карт, башы белән кызга ымлап. Шунда гына Лобачевский кыз ягына текәп карады. Унике-унөч яшьләрендә, киләчәктә зифа буйлы кыз булырга чамалый. Алтын чәчле, күк күзле, төскә-биткә дә матур гына. Ә өстендә ямаулы киндер күлмәк. «Гади халыкны килбәтсез була дип, кимсетеп карау бер дә килешми,— дигән фикер килде Лобачевскийның башына.— Чибәрлек ягыннан бая ат өстендә үтеп киткән бай кызыннан яки Лизадан киммени? Дөрес тәрбия биреп, киендереп җибәрсәң, дөньяда иң матур кыз булыр иде. Тик аны тиздән тормыш авырлыгы басачак, матурлыгын юкка чыгарачак, изәчәк...» — Улым күптән җан тәслим кылган, ахры,— диде карт, авыр итеп тын ала-ала:—Француз сугышына киткәннән бирле хаты-хәбәре юк... Килен дә үлеп китте... Иорт-җиребез генә дә калмады... — Хәзер кайда яшәп ятасыз сон? — Күршедә, өйдәш булдык... Көчем бар чакта кулдан килгәнне эшли торган идем, хәзер... анысы да... Фәкыйрь кешеләр алар, бик фәкыйрь... Каткан ипи дә сирәк эләгә... Бар икән күрәселәребез . Ходай шулай кушкандыр инде, ходайга каршы барып булмый . — Бабай, без болай итик: хәзер сез икегез дә тарантаска утырыгыз да мин сезне университет больницасына алып кайтыйм,— диде Лобачевский, дәртләнеп. — Рәхмәт төшсен, барин... Шундый зур изгелек.. — дип сөйләнде карт, нәрсә эшләргә дә белмичә, тик Лобачевский ана озак уйларга юл калдырмады: — Нәрсә инде катып калдыгыз? Кичкә чаклы кайтып җитәргә кирәк. Тизрәк утырыгыз. Карт белән кыз бер-берсенә карашып алдылар, тик урыннарыннан кузгалмадылар. Шунда карт билгеле бер карарга килеп, башын селкеп сөйләргә кереште: — Рәхмәт төшсен, барин, бик зур рәхмәт... Бармыйк инде без... Тынлык урнашты. Лобачевский, тәкъдимен кабул итмәүгә сәерсенеп: — Ни өчен бармыйсыз0 —диде һәм кызга мөрәҗәгать итте — Чибәркәй, бәлки син әйтерсең? Исемең ничек синең? — Ул кызның башыннан сыйпады. — Маша,—диде кыз һәм ана күтәрелеп карады. Бит алмаларын алсуландырып, бу чит кешене ничектер үз итеп, аңлатырга кереште: __ Бармыйк инде.. Бабай белән безнен анда котны алдылар, сезнеа шәһәрдә. — Берәр төрле куркыныч нәрсә күрдегезме’ — Больница янындагы олы урамда ул халык җыелды, халык! Бер баштан икенче башка чабыпмы чабалар. Татарлар үкереп-үкереп елый, городовойлар җикеренә... Ф Кыз битенә төшкән чәчен артка ташлады һәм сүзен дәвам итте: _ — Ул халык! Ул халык — олы урамны шыгрым тутырганнар... х — Биш табут куйганнар,— дип эләктереп алды карт —Ә табугла рында мәет түгел . башка нәрсә ята, ди... Й — Юкны сөйләмә әле. картлач,—диде Лобачевский, тавышын күтә- s реп— Юньләбрәк әйт, нәрсә күмәләр, кемне күмәләр? — Алла үзе генә белә инде анысын... Ачуланма, зинһар, барин, белеп к җиткермәдем шул... ләгънәт төшкерләре, городовойлар куып җибәрде. х Кешедән ишеткәнне генә сөйлибез... Башка вакыт барырбыз инде 3 Рәхмәт, барин. Лобачевский бераз уйланып торды һәм кучерына таба борылып: щ — Иван, ку әйдә атларыңны!—диде һәм, нәрсәдер исенә төшеп, g кузгалмый торыр!а ишарәләде — Күпме акчаң бар, миңа биреп тор әле, Казанга кайткач түләрмен. Кучер аңа гаҗәпсенеп карап куйды, тик шунда ук куеныннан киндер янчык тартын чыгарды, каударлана-каударлана бавын чиште һәм. анда гы вак акчаны учына бушатып, ашыкмыйча гына, ипләп кенә санарга тотынды. Лобачевский түземсезлек белән аның санап бетергәнен көтте Аннары ул, акчаны алып, шуның янына үз янчыгыннан да бушатты һәм барын бергә картка сузды. — Мә. дәваланырга ярар,— диде Николай Иванович ягымлы тавыш белән.— Ал, ал!.. Ә син. чнбәркәй. бабаңны университетка алын барыр сын. Туп-туры мина килегез...— Ул кесәсеннән куен дәфтәре чыгарып, шуна берничә сүз язды һәм кызга шул язуны тогтырды — Менә бу язу мине табарга ярдәм итәр Килерсезме? — Килербез,—диде кыз акрын гына тавыш белән һәм елмаеп куйды. Шул вакыт аның бабасы, ничек итеп рәхмәт әйтергә белмәгәч, Лобачевскийныц алдына тезләнде. Кыз да аныңча эшләде. — Барин... галиҗәнап... мәрхәмәт иясе! —дип күз яшьләре белән көйләргә тотынды карт.— Сезне ходай тәгалә үзе юлыктырган инде’. — Торыгыз хәзер үк, торыгыз! — диде Лобачевский, ана торырга булышып.— Кирәкмәгәнне эшлисез... Бер минуттан ул инде тарантасына менеп утырды. — Сау бул, бабай! Хуш. чнбәркәй! — дип, утырган килеш, саубуллашты һәм кузгалырга кушты. Аның йнзендә яна борчылу, яна хафалану чалынган төсле тоелды. — На-а, карлыгачлар! — дип, кучер оста гына игеп чыбыркы белән берне төшереп тә алды — Мәрхәмәт иясен алып кайтасыз, тизрәк кый мылдагыз! Арыган атлар ана карап кына юыртырга ашыкмадылар. Казан янындагы соңгы үргә менеп җиткәнче, кучерга әле шактый еш чыбыркысын уйнатырга туры килде. Үр сыртында Лобачевский тарантаска торып басты Аның күз алдында, иксезчиксез булып, тал куаклыгы Һәм вак каенлыклар каплаган яшел үзән җәелеп ята. Аргы, урта һәм бирге Кабан күлләре — гүя үзаря тасмалар белән тоташтырылган көзгеләр Бирге Кабанның бер ягында Архангельский һәм Суконный бистәләре, икенче ягында исә—Яна бис тә. бик зур сабын заводы. Мәчет айлары һәм чиркәү тәреләре кояшта Җемелди. ҖӘВАД ТӘРҖВМАНОВ — Иван, чак кына туктап тор,— дет. Лобачевский тарантастан барган килеш сикереп төште.— Күр. нинди матурлык! Шәһәребез чыннан да түбән җцргә утырган шул. Казан димәсәң Казан... Кинәт Воскресенский монастырьда чаң суктылар, һәм Казан өстенэ моңлы гүләү таралды. Бу тавышка ияреп Спасо-Преображенский, Ивановский, Богородицкий монастырьларның бакыр батырлары тавыш бирде, кафедраль соборның һәм барлык чиркәүләрнең чаңнары кушылды. Чаң тавышлары бөтен күк йөзен каплап алды һәм куркынып һавага күтәрелгән чәүкә тавышларын күмеп китте. — Аллага шөкер, кайтып җиттек,—диде кучер һәм, башыннан картузын салып, киң колач белән чукынып алды. Кинәт Воскресенский монастырьның капкасы ике якка ачылып китте, һәм аннан алтынланган авыр карета килеп чыкты. Алты ат җигелгән, алтысы да кара туры, симез атлар, капкадан чыгуга, биегән төсле җиңел генә юыртып киттеләр. Биек кузлада немец кафтаны һәм өчпочмаклы эшләпә киеп кукыраеп утырган кучерга озын саплы чыбыркысын баш өстендә болгарга да туры килмәде. Карета алдыннан тантаналы кыяфәт белән яшел япанча кигән, атка атланган ике ир бара. Берсе зур саклык белән генә архиепископның мантиясен, икенчесе таягын тоткан иде. «Архиепископ Амвросий гыйбадәт кылдырырга китте»,— дип уйлап алды Лобачевский һәм шунда ук университеттагы серле күмүне хәтерләде. Башта ул андый хәбәргә ышанмаган иде. Менә хәзер бөтен шәһәр чиркәүләрендә чаң сукканын үз колагы белән ишеткәч һәм архиепископның каретасын үз күзе белән күргәч, шикләнә калды. Бу чаклы тантана белән кемне күмәләр икән? Лобачевский тиз генә тарантасына сикереп менеп утырды да кучерга боерык бирде: — Ку әйдә, Иван! Дугадагы шөлдер тонык кына чыңлап куйды, атлар тиздән ялга туктаячакларын сизделәр, күрәсең, шактый җитез юырта башладылар. Менә Оренбург тракты Егорьевский урамга әйләнде, һәм алар шәһәрнең үзәгенә якынлаштылар. Тәбәнәк агач өйләр өстеннән сукно фабрикасының таш биналары калкып күренде. Кызыл кирпеч диварлары һәм тимер рәшәткә куелган тәрәзәләре белән ул биналар төрмәгә охшап, анда эшләүче крепостнойларның авыр шартларда яшәвен һәрвакыт хәтергә төшереп тора иде. Лобачевский кучерын ничек кенә ашыктырмасын, урам буйлап агылучы экипажлар һәм җәяүле халык алга чыгарга мөмкинлек бирмәде, башкалар белән бергә барырга мәҗбүр итте. Шәһәрнең үзәгенә бистәләрдән һәм якын тирәдәге авыллардан халык агыла. Монда руслар һәм татарлар да, ирләр һәм хатыннар да, шулай ук кызык күрергә яратучы бала-чага да бар. Зур магазиннар, кечкенә кибетләр һәм кабакларның берсе дә сәүдә итми, һәммәсе бикле. Төрле телдәге сөйләшүләргә караганда халыкның нәрсәгәдер бик нык дулкынланганын аңларга мөмкин иде, тик моның сәбәбе Лобачевскийга һаман әле сер булып кала бирде. Кара болытлар кояшны томалап, шәһәр өстенэ гүя кара япан бөркәделәр. Үзәккә якынлашкан саен, халык арта, урамнар тыгызлана барды. Болакның Кабанга кушылган җирендәге Татар күпере ягыннан, сабан туена ашыккан сыман, төркем-гөркем булып һөнәрчеләр, шәкертләр, Печән базары әһелләре килгәне күренде. Ак мәчетнең манарасыннан азан әйткән ишетелде. Университет алдындагы мәйданны солдатлар уратып алган, тройка үтәрлек түгел иде. Моны күреп, тәмам түземе беткән Лобачевский тарантасыннан төште һәм халык арасыннан дини җыр ишетелгән якка үтте. Университет ишек алдыннан табутлар күтәрел ашыкмыйча гына урамга чыгып килгән мәет күмүчеләр күренде, чиркәү хорының җыры аермачык булып ишетелде. Иң алдан өерләре белән руханилар атлый. Алар артыннан ак коленкор ябылган, көрән төстәге биш табут килә... Ни өчен веноклар юк икән? Венок тасмаларыннан укып бу серле табутларда кемнәрнең мәетләре ятканны белергә мөмкин булыр иде. Табутлар артыннан кемнәр килгәнне яхшырак күрергә теләп. Ннко- < лай Иванович алгарак чыкты. Беренче булып университетның яна рек- _ торы профессор Солнцев һәм аның белән янәшә кырыс кыяфәтле чит = бер әфәнде — зур түрә килә, алардан сон, бераз ара калдырып, укытучы ₽- лар, студентлар, гимназистлар һәм күренекле шәһәр кешеләре атлый 3 Гади халык исә аларга юл бирү өчен өй тирәләренә сыенган. Мәет кү я мүчеләр Арча кырындагы рус зиратына таба юл алдылар. Күңелсез 2 тынлыкны фәкать чиркәү хоры һәм чаң тавышлары гына боза иде... - — Нинди нәрсә булды әле бу? — дип, Лобачевский үз алдына = сөйләнеп куйды һәм шул вакыт якында гына кемнеңдер: — Николай Иванович! — дип эндәшкәнен ишетте. Лобачевский борылып карарга өлгермәде, кемдер аны беләгеннән < кысып тотты. — Әйдәгез, бераз читкәрәк,—диде. Шатлыгыннан Лобачевский чак кына кычкырып җибәрмәде: кулгык * лап алган кеше аны гимназиядә укыткан, хәзер исә университетта = татар теле буенча адъюнкт дәрәҗәсенә күтәрелгән Ибраһим Хәлфин иде = — Читкә чыгыйк,— дип кабатлады Хәлфин һәм Лобачевскнйны бер < читкә тартты Ибраһим Хәлфин һәрвакыттагыча ыспай киенгән, өстендәге соры костюмы һәм җәйге эшләпәсе аны яшәртеп күрсәтә, ләкин бүген анын 2 бик нык кәефе киткән иде. ® — Ибраһим Исхакович, нәрсә булды сон? Кемнәрне күмәләр? Җавап урынына башта Хәлфин күңелсез итеп көлемсерәп куйды. < аннары һәр сүзенә басым ясап: — Скелетларны күмәләр,— диде.— Анатомия кабинетыннан, скелет 3 заводыннан җыя торгач әнә, күрәсез, биш табутны тутырганнар, ниһаять. — Скелет күмәләр?!—диде Лобачевский, гаҗәпләнеп.— Шаяртасыз, ахры. — Артык шауламагыз,— дип кисәтте аны Хәлфин һәм аңлатырга кереште:—Казан уку-укыту округының яңа попечителе Михаил Леонтьевич Магницкий галиҗәнаплары боерыгы буенча күмәләр. Быел яз көне ул безнең университетны карап йөргәндә сез авырый идегез шикелле. Шул вакытны ул: «Ходай тәгалә үз кыяфәтенә охшатып яраткан кешене анатомик препарат сыйфатында кулланып бәддога алырсыз»,— дигән иде. Бүген менә шул боерыкны үтәү йөзеннән мона кадәр студентлар! а фән өйрәнү өчен хезмәт иткән сөякләрне гүргә күмәргә булдылар. — Солнцев нәрсә карый соң, Солнцев? Ни өчен ул аларны саклап калмаган? Ректор кешегә каршы торырга кирәк иде! Хәлфин тагын мәсхәрәле көлемсерәде, тик инде Лобачевскийның йөзендә ризасызлык күреп, ягымлы итеп иңбашыннан алды. — Николай Иванович, тынычланыгыз. Хәзер безнең университетның баш начальнигы директор дип атала һәм бу яңа вазифаны Александр Павлович Владимирский галиҗәнаплары .. — Бу хурлыклы процессиянең башында баручы теге эре кыяфәтле бәндәме? Хәлфин аңа җавап бирергә өлгермәде, алар янында татарча — Билам җаным!.. Улымны бирегез!..— дип ялварып кычкырган тавыш ишетелде. Бөкресе чыгып, җиргә чүккән бер мескен карчык, солдатлар арасыннан үтеп, табутларга якынлашмакчы булды Анын жыерчык баскан йөзе, сәләмә киеме, кайгыдан өзгәләнүе хәтта солдатларның да йөрәгенә мәрхәмәт сулышы өрде, күрәсең: алар аны үткәрмиләр, шулай да карчыкка сак мөгамәлә күрсәтәләр. Ләкин мескен карчыкның аларда эше юк, ул әледән-әле солдатлар өстенә җилеп килә, үзе һаман җан ачысы белән бер үк сүзләрне кабатлый: — Балам... Балакаем... Лобачевский шул тирәдәге чалмалы кешедән татарчалатып: — Ни булды? — дип сорады. Тегесе ачу катыш — Улының җанын шайтанга саткан,— диде һәм читкә борылды. Ибраһим Хәлфин, та tap картларыннан сорашын, мәсьәләне ачыклады һәм Лобачевский: а аңлатып бирде: — Карчыкның улы университет больницасында үлгән икән. Фәкыйрьле! е аркасында күмә алмаган, шуннан мәетне анатомия театрына тапшырганнар. Хәзер инде карчык, улымның сөякләрен рус зиратына күмсәләр, ахирәттә күрешә алмабыз, дип уфтана... Бөкресе чыккан мескен карчыкны кызганудан Лобачевскийның йөрәге телгәләнде. Ул үзенең көчсезлегсн, карчыкка ярдәм итә алмавын тоеп, башын аска игән, йодрыкларын йомарлаган килеш басып торды. Хәлфин ана я: ымлы :ына кагылып алды, тонык тавыш белән: — Нык булыр:а кирәк, дустым, киләчәктә әллә пиләр күрербез әле,— дип үгетләде.— Миннән калмагыз,— дип әйдәде. Лобачевский, кая барганын абайлап тормыйча, аның артыннан атлады. Парадный ишеккә җитәрәк моннан икс ел элек нәкъ шул урында университетка турылыклы булыр: а ант иткәне хәтеренә төште. Бройлерның актык мәртәбә күрешкәндәге сүзләрен хәтерләде: «Россиягә хәзер фән кирәкми, бәлки монархияне саклап калу өчен дин кирәк, аллага ышандыру кирәк», дигән иде ул Бу чаклы алдап күрә белер икән!.. Киң баскычтан сөиләшми генә икенче катка менделәр, караңгы коридорга керделәр. Хәлфин бер аудитория ишеген ачты һәм: — Әйдәгез, бирегә керик әле, Николай Иванович,— дип, Лобачев- скийга тәкъдим итте Теге карышмады. Таныш аудитория. Кыйммәтле кызыл агачтан уеп эшләнгән таныш кафедра. Тик аның маңгаена алтын йөгерткән славян хәрефләре белән нәрсә ятып кунганнар сон? — «В злохудожну душу нс внидет премудрость» дип у кыды Лобачевский һәм, үзен үзе тыя алмыйча, ярсып кычкырып җибәрде:— Шайтан белсен, нәрсәдер бу! Башка аудиторияләрдә дә шундый хәлме, әллә бер минем өчен генә язылганмы? — Бөтенесендә шул хәл,—диде Хәлфин, һәм аның тавышы калтырап китте.— Магницкий карашыпча, студентлар алла сүзен тиешенчә белеп җиткермиләр. Шуңа күрә священное писание билгеләнгән сәгатьләрендә генә укытылмаячак, бәлки өстәмә рәвештә... Лобачевский кинәт йөрүдән туктады, кафетрага текәлде, ләкин шунда ук кул селтәп — Әйдә, сөйләгез,—диде һәм, кафедрага күтәрелеп карарга да җирәнгән сыман, башын аска иеп, эре-эре адымнар белән йөренүен дәвам итте. — Өстәмә рәвештә аудиторияләрдә өйрәтергә кушылды,— дип сүзен дәвам итте Ибраһим агай.— Дин сабагы кафедрасы булдырылды Аңа җитәкчелек итәргә Спасо-Преображенскнн монастырьның настоятеле архимандрит Феофанны чакырдылар. — Тагып ниләр бар?—дип кызыксынды Лобачевский, йөрүендә дәвам итеп. ’ ’ — Тагынмы? Бетсен философия, яшәсен дин сабагы' Безнең азиат типографиясенә, попечитель әмере белән, евангелиене татар телендә 1 Явыз жанга гыйлем иммк. халык арасына тарату эше йөкләнде. Дәүләт цензоры буларак мина мәшәкать артты.— Хәлфиннең йөзендә кызганыч елмаю чагылды — Тагын Магницкий туган ил әдәбиятын сөючеләр җәмгыятен, мәрхүм профессорыбыз Ибраһимов оештырып калдырган җәмгыятьне бүарга жыена. Хәзер аның урынына Россия дини җәмгыятенең Казан бүлеге оештырыла... — Университет түгел бу. рухка богау сала торган монастырь,— диде Лобачевский, ишеткәннәренә йомгак ясаган сыман итеп.—Мина монда бөркү була башлады. Әйдәгез, чыгыйк тизрәк. Хәлфин килеп аны дусларча кочаклап алды, һәм алар берничә минут, кафедрадан читкә карап, эскәмиядә утырып тордылар. — Монын белән генә дә бетми шул әле, дустым,—диде Хәлфин һәм авыр итеп көрсенеп куйды.— Магницкий әмере белән, директор махсус комитет оештырды Аның бурычы безнең китапханәдәге Фонвизин, Вольтер, Дидерота *, Спелль, Лубкин һәм башкаларның зарарлы әсәрләрен сайлап алып утка ягу. Комитет әгъзалары итеп Кондырез, Дунаев, сез... — Булмас! — дип куйды Лобачевский, гайрәтләнеп, һәм урыныннан сикереп торды.— Булмас! Мин... — Хәзер булмый торган нәрсә юк инде ул,—диде Ибраһим ага.— Тавышланып без беркемне дә җиңә алмаячакбыз, уйлап эш итәргә кирәк, ашыкмыйча... Иң кадерле китапларны, безнең типографиядә басылган корьән дигән булып, моннан алып чыгарга да яшерергә... — Кая яшерергә? — Минем өйгә илтербез,— диде Хәлфин гади генә.—Юк, рәхмәте миңа түгел, профессор Дунаевка тиешле Аның башында туган фикер Чит телдәгслэрен сайлап алу сезгә йөкләтелә — Бик шәп. Хәзер үк тотынам. Хәзер үк. Лобачевскийның тыныч кына, эшчән кыяфәттә сөйләшүен күреп, Хәлфин канәгать булды — Хәзер инде сез, әлбәттә, акыллы эш йөртәчәксез. Әйдәгез, тагын бер яңалык күрсәтим үзегезгә. Элекке карцер хәзер «гөнаһлы бәндәләр бүлмәсе» дип атал ә Магницкий хәтта карцерны да күздән ычкындырмаган Кайчандыр Коля Лобачевский утырган тимер рәшәткәле тар бүлмәнен стенасына зур картина эленгән. «Ахырзаман», янәсе. Гөнаплы кешеләрне элмәкләргә асып кунганнар, кызыл башлы, кәкре мөгезле, озын койрыклы җеннәр, биешә биешә, аларны утта кыздыралар . Картина, бу дөньяда төзәлмәсәң, җәһәннәмдә сине шул көтә, дигән мәгънәне аңлата иде Карцерда, ниндидер шуклык эшләгән өчен, инде дүртенче тәүлеген икмәк һәм су белән генә тукланып, казна исәбенә укучы студент Горбунов утыра икән. Владимирский боерыгын үтәп, егеткә иске күлмәк, мужик кафтаны һәм чабата кигезгәннәр Янәсе, тәүбә нтмәсәң, бөлгенлеккә төшәчәгеңне белеп тор Бу студент белән бер курста укучылар һәр көн иртән, лекцияләр алдыннан, аның җанын коткаруны сорап, чиркәүдә гыйбадәт кылалар икән. Александр ата көн саен Горбуновка үгет-нәсихәт бирә, саф һавага чыгарттыра, ләкин моның өчен гөнлә кеше йөрмәгән вакытны сайлый, ди... Мондый «яңалыкларны» тыңлаганда Лобачевскийның йөрәге кысы лып, әрнеп типте. Аның күз алдыннан гимназиядә укыган еллары, студент чаклары үтте. Кайчандыр шау-гөр килгән залларда һәм коридорда хәзер кабер тынлыгы хөкем сөрә. Ана хәтта көек исе килгән төсле тоелды. Әле күптән түгел ген.» монда яшьлек дәрте ташып тора иде бит!.. Ип тирән, иң катла)лы философик мәсьәләләрне хәл игүдән * Дмдри. ҖӘВАД ТӘРҖЕМА НОВ ф ЛОБАЧЕВСКНЛ ҺӘМ ХӘЛФИН курыкмаучы акыл ияләре, сез кайда?.. Киләчәктә сезне тагын ниләр көтә, шуны беләсезме?.. Бер аудиториянең ишеге янында Лобачевскийны инвалид каравылчы куып җитте. — Профессор әфәнде, сезне Оренбурдан утыртып кайткан возчик күрергә тели. Николай Иванович ялт итеп аңа табан борылды. — Возчик? һай, онытып җибәргәнмен бит! — диде ул, борчылып.— Аңарга акча бирәсем бар... Мин хәзер! Лобачевский баскычтан йөгереп диярлек төшеп кигте. Кичен Лобачевский университетның төп китапханәсендә үткәрде. Китаплар һәм кулъязмалар өем-өем булып шкафларда, киштәләрдә, буялмаган өстәл өсләрендә яталар. Китапларга каталог төзелмәгән, вак-төяк исемлекләрдән башка нәрсә юк, ә инде алар буенча бер китапны да табарга мөмкин түгел иде. Соңгы вакытта китапханәдә эшләгән профессор Сторль кинәт кенә үлеп киткәч, аның урынына яна кеше билгеләргә өлгермәгәннәр иде. Мондагы тәртипсезлек Николай Ивановичны моннан бер ай элек борчыган булса, хәзер инде, киресенчә, сөендерде генә. Иң кыйммәтле китапларны һәм кулъязмаларны коткарып калырга мөмкин булачак, тикшергән очракта да бер нәрсәнең очына чыга алмаячаклар иде. Лобачевский зур хөрмәт белән авыр күн тышлы фолиантларны ачыпачып карады. Борынгы заманда һәм урта гасырларда яшәгән философлар... Аристотель, Лукреций, Лукиан, Джордано Бруно.. Бу галимнәрнең хезмәтләре аңа элек-электән яхшы таныш иде, хәзер исә, һәлак итү куркынычы тугач, бигрәк тә якын булдылар. Математика, астрономия, механика, физика, философия. Гасырлар дәверендә тупланган гыйлем Дөньядагы бөтен нәрсәне белергә, үзләштерергә, киләчәк буыннарны шуңа өйрәтергә омтылган күпме акыл иясенең шатлыгы һәм аянычы, йокысыз төннәре менә шушы авыр фолиантларга тупланган. Шуларны кемнәрдер ансат кына утка яксын, имеш!.. Беренче чиратта коткарып калырга тиеш саналган хезмәтләрне аерааера, Лобачевский вакыт үткәнне сизми дә калды. Ул үзенең фатирына таң атканда гына кайтып керде. Өй эчендә күңелсез тынлык хөкем сөрә иде. Әнисе Макарьевка киткән җиреннән кайтып җитмәгән. Энесе Алексей, технология кафедрасында адъюнкт буларак, Урал заводларына визитациягә җибәрелгән иде. Симонов, күзәтче астроном сыйфатында, «Восток» һәм «Мирный» суднолары белән, Лазарев һәм Беллинсгаузен командалыгында, дөнья тирәли сәяхәт итеп йөри. Мондагы дин әһелләренең кыргыйлыгы аның башына да килми булыр! Иң акыллы кеше Броннер и^ән: 1817 нче елның көзендә үк отпуск алып Швейцариягә китеп барды. Хәзер, әлбәттә, кайтмаячак... Лобачевский салкын бүлмәләрне йөреп чыкты һәм тәрәзә янында туктап калды. Тышта яктырып килә, ә Николай Ивановичның тирә- ягында караңгылык, күңелсезлек хөкем сөрә. Аның күңел бушатырлык һәм юатырлык кешесе юк. Ялгыз, япа-ялгыз... Хәер, ялгызлыкның да төрле чагы була икән. Менә җәйге ял алдыннан гына, Симонов ерак сәяхәткә чыгып киткәч, астрономия фәнен укыту һәм обсерваториягә җитәкчелек итү эше Лобачевскийга йөкләтел- гән иде Телескоп янында ялгызың калганда бөтен галәмне уч төбеңдә тотасың, нинди кыю фикерләр килә башына!.. Ә хәзер бөтенләй башка ялгызлык. Упкын төсле бушлык. Ул чакта Лобачевскийга фән политикадан өстен, хәтта бөтен тормыштан өстен булып күренгән иде. Галимнәр исә, тау башындагы бөркетләр кебек, мәгьрур ялгызлыкта яшәргә тиешләр, һәм алар теләсә нинди әйбер турында кыю фикер йөртергә хаклы, дип уйлаган иде Университет диварлары галимнәрне көндәлек мәшәкатьләрдән саклый торган крепость стеналары булып тоелган иде . Ә хәзер.. Хәзер университетның ул диварлары, әкияттәге мәрҗән сарай шикелле, чәлпәрәмә килде. Казан университетында башланган бу вәхшилек кара динчеләрнең томаналыгын, искегә ябышып ятарга теләвен, алдынгы фәнне буарга тырышуын чагылдыра түгелме?.. * Николай Иванович, тәрәзә яныннан кител, бүлмә буйлап кискен = адымнар белән йөрергә тотынды. Бу минутта анын мие күз иярмәс 5 тизлек белән эшли иде. Университеттагы вәхшилек гүя арткы плзнга § күчте, ләкин чынында исә нәкъ әнә шул вәхшилек олы дөньяга күзне * ачып карарга, акны карадан аера белергә өйрәтте. Әйе, дөньяда бер- п туктаусыз канлы көрәш бара — караңгылык белән яктылык арасында “ аяусыз көрәш бара. Борынгы Европаны әледән-әле көчле җир тетрәү- 5 ләр дер селкетә. Француз революциясенең туплары тынып өлгермәде, g Испаниядә көрәш башланды, Италиядә карбонарийлар күтәрелеп чык- « ты. Пруссиядәге реакцион режим ризасызлык тудырды һәм шуның нә- < тиҗәсендә «Изге союз»ны 1 яклап лаф оручы Коцебу студент Карл g Занд тарафыннан үтерелде. Рус халкы да. күрәсен, йокыдан уяна баш- “ лады. Чугуевта хәрби халык баш күтәрде. Дон буенда — крестьян * восстаниесе. Безнең Казанда да халык тик ятмый, сукно фабрикасында а эшләүче крепостнойлар ирек даулый. Халык яктыга омтыла шул. Пе- о тербургта әнә Пушкин дигән шагыйрь, халык фикерен чагылдырып, ~ үткен-үткен шигырьләр иҗат итә. Ул безнең Державин — Нәрбнковнын - шәкерте, имеш, дигән сүзләр дә йөри. Ә бит аның «Ирек» одасы телдән “ төшми. X Тетрәгез! Деньянын тираннары. н Гамьсез, жинел язмыш уллары! Ә сез күтарелегез батырланып, Жирнен кимсетелгән коллары! а Лобачевский уйга калып, аянычлы бер тавыш белән үз алдына сөй 3 ләнеп куйды: Россиягә нинди юл белән барырга икән сон? Илнең бәхетле киләчәге өчен көрәш мәйданы кайда булыр нкән? Аудиториядә көтеп ятаргамы, әллә көрәш юлына басаргамы? Кулын болгый-болгый сөйләгәндә, анын кулы камыш креслога тиеп китте. Шуннан ул, карамыйча гына, креслога утырды Иртәнге тынлыкта аның игътибарын җәлеп итәрлек әйбер булмады, һәм ул, креслога утыргач та, бер үк нәрсә турында уйлавын дәвам итте. «Ярый, китәргә урын да табылсын, ди. Ләкин гыйлемнән башка гына җиргә яктылык иңә аламы? Ә университет—гыйлем учагы Юк. һич китәргә ярамый. Минем урыным монда, университетта! » Казна исәбенә укырга кергәндә Лобачевский алты ел укытучы булып эшләргә вәгъдә биргән иде, шул вәгъдәсен үтәде. Сүзендә горды Карг профессор Бартельс математиканы акрынлап ана тапшырып бетерде диярлек: башта тригонометрияне бирде, аннары конус кисемнәр турындагы фәнне һәм аналитик геометрияне, тора-бара дифференциал һәм интеграл хисаплауны тапшырды Профессор Реннер үлгәннән соң тагын бер курс өстәлде. Симонов сәяхәткә чыгып киткәч — тагын . Димәк, Лобачевский сүзендә торды, вәгъдәсен үтәде Николай Иванович иркен сулу алды һәм креслосын язу өстәленә якынрак кигерде. Үткәнне хәтергә төшереп кенә файда чыкмас, хәзергесен кайгыртырга кирәк. Иртәгәдән лекцияләре башлана Рус телендә • Европада башланган революциягә каршы керәшу өчен, иц реакцион ач илне»! — Австрия. Прусски, Россиянен монархлары бергә берләшеп. «Изге омм» т«зиләр Асырдан ул союзга Еврипанын башка дәүләтләре дә кушыла. «Изге союзжыц башымда р,с императоры Александр 1 була. һәм чит телләрдә чыккан ничаклы китапларны карыйсы бар. Студентларга иң кирәклесен генә — каймагын җыеп кына аңлатырга кирәк. Язу өстәлендә төрле телләрдәге китаплар, журналлар, дәфтәрләр, вак хәрефләр белән чуарланган табаклы кәгазьләр. Биек шәмдәлләргә утыртылган шәмнәр янып беткән диярлек. Лобачевский өстәлен күздән кичергәч, тәнендәге арыганлыкны бетерү өчен, бер селтәнеп алды. Шуннан эшкә тотынды. Кереш лекциянең планын төзеп кенә өлгергән иде. урам яктан: — Су сатам, су-у-у! Кабан суы!—дигән тавыш ишетелде. Николай Иванович креслосыннан кисәк кенә сикереп торды һәм ишеккә юнәлде. Салкын су белән юынгач, ул гүя бөтенләй икенче кешегә әйләнде. Төн буе керфек какмый эшләгәне онытылды. Күпме газаплы эзләнүләрдән соң Николай Лобачевский моңарчы беркем күрмәгән, беркем ишетмәгән «Яңа дөнья»га 1 — неевклид геометриясенә якынлашты. Аның юлына дәһшәтле томан пәрдәсе корган нәрсә Евклидның бишенче постулаты булды. Томан артыннан чак беленерлек булып ерак җирләр күренде һәм бер үк вакытта шик тә тудырды, күңелне дә үзенә тартып торды Максатка ирешү авырлашкан саен, Лобачевский апа ныграк ашкынды Даһи гуешегә бөек ачыш ясавы берни тормый, дип уйлаучылар да юк түгел. Очраклы рәвештә агачган өзелеп төшкән алма, янәсе. Ньютонга тарту көче законын ачып биргән. Чынында исә мондый ачыш бик күп эзләнуләр нәтиҗәсе. Алманың ботактан өзелеп төшкәнен кемнәр генә күзәтеп тормаган, тик аларның берсе дә мәшһүр законны ача алмаган. Мондый фикер пичек итеп башыңа килде? — дип сорагач, Ньютон: «Гомерем буе шуны уйладым бит»,— дигән, имеш. Лобачевский да нәкъ шундый хәлне кичерә. Гадәттәге көннәрнең берсендә ул, иртән торып юынганда, моңа кадәр озак еллар буе аның башыннан чыкмый йөргән: «Пи өчен?» — дигән сорауга җавап яшендәй балкып китә. Әйе, бишенче постулат ирекле рәвештә алынган гипотеза тына, ягъни безне чолгап алган өч үлчәмле пространствоныц үзлекләре турында беркадәр ихтималлыгы булган фараз итү генә, менә пи өчен ул геометрик чаралар ярдәмендә исбат лапа алмый. Аның дөреслеген фәкать тәҗрибә юлы белән генә, табигатьмен үзенә мөрәҗәгать итеп кенә ачыкларга мөмкин. «Мәңге яшәүче пигезләр»неп асылы шул. Бишенче постулат башка аксиомаларга бәйсез рәвештә туган. Хәзер инде аның фәннең ике өлешен механик рәвештә бүлеп торган ызан гына түгел икәнлеген, ә бәлки фәннең тармаклану ноктасы бу туып һәм шушы ноктадан бик күп тармаклы һәм шул исәптән төп Евклид геометриясен дә эченә алучы яна геометрия үсеп китүен ачасы гына калган иде. Ниһаять, Лобачевскнйныц башында гадәттән тыш кыю фикер туа. Әгәр Евклидның параллель турылар аксиомасын шарглы төстә алынган фараз итү дип кенә карыйбыз икән, димәк, аның урынына менә мондый гомумирак постулат тәкъдим итәргә була: яссылыкта туры сызыктан читтә бирелгән нокта аша ул туры белән кисешми торган, ягъни аңа параллель булган ике. өч, ун, йөз. гомумән исәпсез куп туры сызыклар үткәрергә мөмкин. Бу постулатка һәм калган аксиомаларга нигезләп, логик юл белән — бер-бер артлы фикер йөртүләр һәм исбат итүләр ярдәмендә — яңа, моңа кадәр билгеле булмаган неевклид геометриясен төзи алабыз. 1 Атаклы француз галиме Танвери Н. И. Лобачевскийны Яна двньяны. ягъни Американы ачкан Колумбка тинли. Ньютон алмасымы бу? Очраклы хәлме? Әллә инде озак еллар буена эзләнүләрнең логик нәтиҗәсеме? Шул чорда җыелып килгән акыл энергиясенең нинди дә булса этәргеч ярдәмендә гөлт итеп кабынып китүеме? Ихтимал, моны Лобачевский үзе дә аермачык сиземли алмагандыр. Күгелҗем кәгазь табагына бер-бер артлы яна теоремалар тезелеп * китә. Лобачевский, өстәленнән аерылмыйча, яза да яза. Кеше акылын ■ сыймый торган хәл бит: вак-вак энҗе хәрефләр күбәйгән саен. логи-. = эзлеклелек сакланган яңа геометрик система ачыклана бара. Нәтиҗә- * ләрнен төпле булуы ягыннан бу система бөек грекның кзп килеп чыкты бер матдәнең кристаллындагы яссылыклар арасындагы Тиңдәш почмаклар тигез бу талар Ул крн таллар нинди 1Ә бу И I I сынкы шартларда үскән очракта форма ягыннан төрле булулары ихтимал, тик шунда да тиңдәш почмаклар тигезлекләрен югалтмыйлар «Димәк, кырларның почмакларга бәйле икәнлеген табигать узе раслый...» Әле генә минераллар үлчәгәндә кулы калтырамаган иде, менә хәзер, язганда, калтырый башлады Күңеле тыныч түгеллекне күрсәтеп, юлла ры да бик үк түры чыкмады Ишек шыгырдап ачылып китте, һәм өс генә кама тун кигән Халфин килеп керде. — Салам галимгә!—диде ул. керә керә үк - Ишекне шакыдым, шакыдым — һич җанап бирмисез Шуннан менә рөхсәтсез генә Лобачевскийның кулыннан карандашы төшеп китте һәм ул сикереп торып, ике кулын алга сузып, каршы аглады Хәлфиннен салкында кызарган кара тут йөзе белән чагыштырганда Либачсаскнй бигр ■> •I-P-HI- сыз күренә иде — Ибраһим Исхакович! Нннди шатлык! Пичек эзләп таба алдыгы. > — Каравылчы әйтте. Кулына текәлеп караган көе, шунда кереп китте, диде. Нәрсә язылган иде ул кулыгызга? — Бик күп кызыклы нәрсәләр язылган иде. Ахырдан сөйләрмен. Башта сез сөйләгез. Хәләл җефетегез, балаларыгыз таза-саулармы? . — Рәх.мәт, бик яхшы,—диде Хәлфин, татарчалатып.—Өйдән катгый әмер биреп җибәрделәр, сездән башка бусагадан кертмәячәкләр. Бичара илчегә мәрхәмәт кылуыгызны ялварып сорыймын. _ Хәлфин тунының төймәләрен ычкындырды һәм Лобачевский куйган урындыкка утырды. — Әле сезгә сугылган идем. Прасковья Александровна еламый гына инде, мескенкәем. Авырган арада бераз тынычланган сыман булган иде. бүген менә кулымнан ычкынды: мамык шарфын да урамый качкан, дип зарлана. Хәлфин елмаеп күзен кысты һәм кесәсеннән мамык шарф чыгарып: — Әйдәгез, киенегез,— диде. — Кулымнан ычкынды, дип зарланамыни? — Лобачевскийның кырыс йөзенә елмаю чыкты.— Яковкин да өнәп бетерми иде шул. «Син, Лобачевский, юлбасар булырга тугансың»,— дип әйтә торган иде. Өйдә утыра алмыйм шул, юк шул, Ибраһим Исхакович! — Бу хөҗрәдә үзегезгә нинди шөгыль таптыгыз, дустым? — Геометрия, әлбәттә,— диде Лобачевский, өстәл өстендә яткан минералларны күрсәтеп. — Шаяртасыз түгелме? — диде Хәлфин, гаҗәпкә бирелеп.— Ялгышмасам, кристалларны минералогия фәне өйрәнә шикелле. Аннары билгеле бер дәрәҗәдә — химия. Математиканың моңа нинди катнашы бар? — Ә сез Ломоносовның сүзләрен хәтерегездән чыгармагыз. «Әгәр химия чын-чыннан фән булырга теләсә, ул сизгер һәм сак геометриядән сорашырга тиеш»,— дигән бит. Сизгер дигән. Бик дөрес әйткән. Бүген миңа менә бу җансыз минералларның телен төшендереп бирүче дә шул геометрия булды. Профессорның нечкә бармаклары өстәлдә яткан ташка сузылды, аны яратып, сыйпап куйды. — Шушы кристалларның һәрберсендә хәзергә без белмәгән бөек законнар, табигать законнары яга. Галим өчен зөбәрҗәт белән аш тозы бер үк дәрәҗәдә кыйммәтле, чөнки һәр кристаллның үзенә генә хас геометрик төсмерләве була, һәм бу очраклы нәрсә түгел, физик төзелешеннән килә. Матдәнең физик һәм геометрик үзенчәлекләре бер бөтен тәшкил итә, аларны аерып карарга мөмкин гүгел. Шуннан соң да геометрик үзенчәлек мәсьәләсен өйрәнергә кирәкми дип карау дөрес булырмы? Дулкынланып сөйли торгач, Лобачевскийның йөзе алсуланып китте, авыр\ диярлеге калмады. Хәлфин аның сөйләгәнен зур игътибар белән тыңлады, я дустының йөзенә, я кхлындагы зәңгәр целестинга карады. — Бу турыда минем бертөрледә мәгълүматым юк иде,—дип сөйләнде ул кыюсыз гына,— Хәзер менә... Рәхмәт инде. Николай Иванович. Минем өчен бөтенләй ят дөньяны ачып бирдегез. Әмма бу минераллар турында соңгы сөйләшүебез булмасын иде. Я раббем! Сәгать ике тулган. Күпме вакытыгызны алганымны сизми дә калганмын. — Юк, алай түгел,—диде Лобачевский, башын чайкап Ул саклык белән генә җем-җем килгән кристаллны киштәдәге оясына урнаштырды,— Рәхмәт сезгә... Үземне дус күргән кеше белән сөйләшеп утырасы килгән иде.— Аның тавышы акрынайды, калтырап киткән төсле булды.—Минем тормыш юлымда андый кешеләр күп очрамады Рәхмәт Кичен сезгә барып чыгармын. Хәзер гафу үтенергә тиешмен лекция укыйсым бар. ‘ — Менә яхшы булыр. Бик яхшы,—дип. Хәлфин шатланып урыныннан кузгалды.—Өйдәгеләр сезне сагынып беттеләр инде. Шушы көннәрдә сарык суйдык, тутырма ясадык — телегезне йотарсыз. Тагын менә... кияү егете әчеп пилмән белән махсус өчпочмак пешерәсе бар. Тегенди-мондый өчпочмак түгел, неевклид өчпочмагы,—диде ул, хәйләкәр елмаеп. Лобачевскийның кулын каты кысып, ул ишеккә юнәлде, тик бусагада * тукталып калды. = — Куна килегез, Николай Иванович. Иртә таннан балыкка барыр- 5 быз. Якшәмбедә булса да геометриягезне онытып торырсыз,— диде һәм § гадәттәгечә татарчалатып хушлашты:—Сау булыгыз.' Хәлфин җитез генә атлап чыгып киткәч, Лобачевский бераз вакыт § елмаеп колак салып торды. Коридорда аяк тавышлары тәмам ишетелми л башлагач кына, минералларны йомшак ояларына урнаштырды, китап- 5 лар һәм приборлар шкафын бикләде. Пальтосын кигәндә. Хәлфин урып- « дык башына элеп калдырган мамык шарфны күреп, тагын елмайды 3 — Рәхмәт, әнием! — дип куйды ул акрын гына тавыш белән һәм шарфны тырышып-тырышып муенына урады... Көнозын баш ватканнан сон, арыган булуына да карамастан, Лоба4 чевский турылыклы дусты Хәлфин өенә бик теләп барырга уйлады. ♦ Шуларга барып аратирә ял итеп кайткалый ул. Башка вакытын эшләп в уздыра. Фән белән шөгыльләнә, лекцияләргә әзерләнә. Үз фәннәреннән о тыш әле тагын чит илләргә командировкага киткән профессорлар өчен - да укый, физикаматематика факультетының деканы, төзү эшләре һәм - нәшрият комитетларының башында тора, профессор Дунаев авыру а сәбәпле, Казан уку һәм укыту округы идарәсенең даими заседателе дә. ~ Алгебра дәреслеген язарга таң белән торып утыра һәм ике-өч сәгать £ дәртләнеп кенә эшләп ала. Җитмәсә тагын, өйдәге хуҗалык эшләре лә ь аның җилкәсендә... Университет квартирасында яшәү кыенлашкач, бе- ч рәүнен өенә күченгәннәр иде,— анда да бик мәшәкатьле булып чыкты < Энесе Алексей, бөтенләй чит кеше төсле, английский клубта ашапэчеп о йөри... я Лобачевский бу турыда Хәлфиинәргә барганда уйлады. Хәлфиннәр нәселләре белән мәгърифәтчеләр булганнар. Бабалары Сәгыйть Петр патша әмере белән төзелгән Адмиралтейство конторасында тылмач бу лып эшләгән («Татар бистәләренең депутаты» дип йөрткәннәр), аннан Казан гимназиясендә уналты ел буена шәрык телләре укыткан '. Ул лары Исмәгыйл белән Исхак та шул ук гимназиядә 15 ел укытканнар. Хәзер исә, 1800 нче елдан башлап, Исхакның улы Ибраһим да укыту эшенә кереште2 . Беренче Азия типографиясенә цензорлык итә. Универ ситетта шәрык телләре һәм әдәбияты адъюнктпрофессоры. Бер үк вакытта гимназиядә укыта. Аның үзенең кече уллары да шунда укыйлар. Олылары инде белем алып, зыялы булганнар. Аның хәтта җәмәгате дә укымышлы ханым иде. Өйдә француз гувернантка тоталар 1820 нче елларда Казан университеты каршында татар гимназиясе ачу мәсьәләсе кузгатылгач. Ибраһим Исхакович яна мәктәп өчен кирәк булган уку әсбаплары әзерләүгә, гимназия курсларында укыла торган дәреслекләрне татарчага тәрҗемә итүгә керешкән иде. Ләкин Магницкий бу эшне бөтенләйгә туктатты. Хәер, Хәлфиннәр белән Лобачевскийның аеруча нык дуслашып китүенә Магницкийның файдасы да тиде. Аның тарафыннан «зарарлы» дип бәяләнгән һәм утка ягарга хөкем ителгән китапларны Хәлфиннәр өенә 1 U6jm татарского языка* (1774). «Рх>ча татарча лагатк» (1785). «Кратка* грамматика* (178.»). «Татарский словарь» башка китап.чарчы аагач • Ул да шактый гына китаплар яэгаи; ицлар арасында «Лобчка н грамматика татарского языка» (1809), «Хрестоматия» (соңгысы ачен ан.т и мэтра тор вркл-ччнт кошлы ймек вуләк иткән). икәү бергә ташыдылар Хәзер инде бер сөйләшә башласалар, төн уртасы җиткәнне дә сизмиләр. Бу өйдә жырга. музыкага хөрмәт белән карыйлар, матур әдәбиятны күп укыйлар. Чәйдән башка нәрсә эчмичә, шулай матур итеп күнел ача белүләренә Лобачевский һәрвакыт сокланып карый һәм үзе дә уен-көлкегә бик теләп катнаша торган иде. Тик менә авыруы гына бераз вакытка ул йорттан мәхрүм итте. Ихтимал, шуңа күрәдер, бүген Лобачевский тизрәк барып җитәргә ашкынды. Ләкин каршы искән көчле җил сда кызу барырга ирек бирмәде, энә очыдай кар бөртекләрен битенә кигереп бәрә-бәрә, башын читкә борырга мәҗбүр итте. Әле иртән генә шул кар бөртекләренең камиллегенә сокланып барган иде бит Юк, монда яка күтәреп кенә эш чыкмаячак, «барабызага утырырга туры килер. Балык базары мәйданында буш чанага утыргач, татар абзые, пар атның дилбегәсен тарткалап: — Кая барабыз, кенәз? — диде. — Иске Бистәгә. Ибраһим Хәлфиннәргә,— дип җавап кайтарды Лобачевский, битен якасы белән томалап — Әйдә, кузгалыгыз, малкайлар! — Абзый чыбыркысын чыжлатып бер селтәп җибәрде, атлар җитез генә элдертеп алып киттеләр Болак аркылы салынган Татар күпереп чыккач та, Кабан күле буйлап сулга борылдылар. Бераздан атлар Екатеринский 1 урамы белән ике арадагы тыкрыкка килеп керделәр һәм икс катлы йортның капка төбенә туктадылар Якында гына ак мәчет. Аның озын манарасыннан ишетелгән кичке азан тавышы, җил белән бергә, тәбәнәк өй түбәләреннән йөгереп үтте. Лобачевский урам як ишекнең кыңгыравын тартуга, авыр ишек тупсасына чаклы ачылып китте. Хәлфиннең өстендә җилән, башында түбәтәй, ул бер кулына авыр җиз шәмдәл тоткан, икенчесе белән утны җиллән ышыклый. — Кыңгырау тавышы ишетелүгә. «Николай Иванович килә» дип, Арсланбигебез бөтен өйне аякка бастырды,— дип көлә-көлә сөйләде өй хуҗасы.— Рәхим итегез, кадерле кунагыбыз булыгыз! Алар иркен алгы бүлмәгә килеп керделәр. Николай Иванович өстеннән пальтосын салып элде һәм шунда ук үзен бер төркем кешеләр арасында күрде. Кунак, елмаеп, кулын күкрәгенә куйды һәм, хуҗа хатынга үзе белгән татар сүзләрен әйтеп, сәлам бирде. Кара тут йөзле Хәбибҗамал ян бүлмәнең ишеге төбендә мөлаем гына басып тора, яшел ефәк чаршау арасыннан аның ак яулык бәйләгән башы һәм алтын беләзек кигән куллары гына аермачык күренә иде. Гәрчә рус телен начар белсә дә, Лоба- чевгкийның татарча тырышыптырышып сөйләвенә җавап итеп, русча эндәшергә булды: — Здоров яхши? — дип елмаеп сорады ул. Яхшы,—дип татарча җавап кайтарды кунак һәм башын иеп________ Рәхмәт,— диде. Хәбибҗамал, аның сулган йөзенә караган килеш, үзенең алсуланып торган бит алмаларын ике яктан кысып: — Ай-яй, әфәндем! — диде һәм башын селкеп куйды.— Зачем не кушай? Лобачевский көлә-көлә татар сүзләре эзләде Шул вакытны әнисенең җилкәсе аша унҗиде яшьлек Гайнулжамал карады Европача киенгән сылу кызның башындагы милли калфагы да бик килешә Калфагына беркеткән бик юка йон шәл үтәли калын кара чәч толымнары купенеп тора Аның тезгә җиткән толымнары, зифа буе, кара тутлы нәфис йөзе сокланырлык матур иде. 1 Хәзерге Тукай урамы. — Charmante! ’ — диде Лобачевский, житкән кыздан күзен ала алмыйча һәм. шаяртып, ана шәрыкча башын иде Гаинулжамалныи йөзе тагын да ныграк кызарды һәм. ул. оялчан гына баш иеп жавап биргәч, әнисе белән янәшә басып торган гувернантка мадам де Фуасье артына ышыкланды — Ни өчен Николай Ивановичка жавап бирмисен? — дигән булды әтисе, шаяртып. Хәлфин. шәмен сүндереп, жиэ шәмдәлне почмактагы өстәлгә утырт Е ты һәм кызына тагын нәрсәдер әйтергә теләде, әмма нәкъ шул чакта g абыйсы артыннан Арсланбик атылып килеп чыкты — Николай абый!—диде ул. урамдагы кебек кычкырып — Николай _ абый! — Анын энже белән чиккән кара түбәтәе такыр башыннан төшеп - китте, үзе йөгереп килеп кунакмын иелгән муенына асылынды — Исәнме, егет, саумы' — диде Лобачевский ягымлы тавыш белән, х Малайны күкрәгенә кысып тоткан килеш, ул, иелеп, идәннән түбәтәйне 5 алды — Мә. тот, түбәтәен! Арысланбикнен авызы сизгән шул — кунак абыйсы бервакытта да 5 буш йөрми, хәзер дә әле менә түбәтәйне чикләвек һәм конфет белән ике п читеннән тотып, әнисе янына ашыкты Лобачевский янына оялып кына ♦ озын зифа буйлы, яна казаки һәм кара бәрхет түбәтәй кигән олы и малайлары Салих килде. Анын артында уртанчылары — шаян гимна- 2 зистлар Шаһингәрәй белән Шапиәхмәт профессормын игътибарын “ тартыр өчен, яна мундирларның күкрәкләрен киерә төшеп, әледән әле » шпагаларын рәтләделәр. Шуннан Хәлфин: — Ягез. кунак төшерү йоласын шунын белән тәмам итик! — диде £ һәм, кунакны култыклап алып, агач баскычтан өске өйгә — үзенен ка *- бннетына юнәлде Гимназист улы Шаһингәрәйгә —Иптәшләремне1 4 ашарга дәшәрсен,— диде. а Кабинетка кергәч, Николай Иванович йомшак креслога утырды һәм - портфеленнән кулъязма тартып чыгарды. — Ибраһим Исхакович,— дип, хужага мярәжәгать итте ул,— сезиен ярдәмегезгә мо.хтажмын Профессор Эрдман сезгә яхшы мәгълүм «Сер ләр мага.зины»н3 немец теленә тәржемә иткән Мин шул поэманы студентлар өчен уку китабы сыйфатында кулланырга тәклнм керттех! Шуннан попечитель әмере белән университет Советы профессор фукс белән икебезгә поэманың тәржемэсен тикшереп бәя бирергә КУШТЫ Магницкий фикере буенча, мөселман шагыйре үзенең әсәрендә Иисус Христосны тиешенчә хөрмәтләп искә алмый икән.— Лобачевский ицн-з рен сикертеп яллы.— Оригиналын белмәгәч, мин ул мәсьәлә хакында та. шулай ук тәржемәнсн сыйфаты хакында да фикер йөртә алмыйм Ә менә се.з. Ибраһим Исхакович, гарәп фарсы телләрен шәп белү өстенә немецчәне дә. — Анысы немецчәне белүем sehr mittelma3igднп. Хәлфин куна гынын сүзен бүлдерде — Сез инде кирәгеннән артык тыйнак. Herr Chalfin *. Венада басыла ' Сокландыргыч (франц ) • Хәлфин тәрбиясендә читтән килгән жиде татар малае АУЛЫП. ялар ишек алдын лагы кече ай дә яшиләр һ»м шуннан гимназиягә укырга йөриләр Хәлфин аларнын \ • үчләрен ничек тотулары һәм укулары белән даими рәвештә кытыксынып терә К*>а < гнмназнясеилә татар балалары «лек мектән укькалар ла. казна хисабына ухх-чы хрн стили балалары белая бер>ә яшәргә аларнын хаклары булмый, ә Магницкий андын карарның төгәл үтәлүен бик тырышын күз-тә • «Серләр хәзинәсе» — әэербәйжан халкынын бнех шагыйре һәм фнл<хофы Низами Гаяжшн (1141 —1911) әсәре • Бик \рта<а. мактанырлык түгел (Немей). • Хәлфин әфәнде (Нем ) торган «Fundgruben des Orients»1 журналын укучылар, әйтик, борынгы ярлыкларга биргән аңлатмаларыгызны бик хуплап каршы алдылар,— диде Лобачевский, елмаеп.— Димәк, безгә дә ярдәм күрсәтә аласыз. Немец телендәге менә бу тәржемәне фарсыча оригиналы белән чагыштырып чыгарга кирәк. Шуңа өстәп, Ибраһим Исхакович, кайбер фарсы сүзләрен дә аңлатып бирсәгез иде. Мин аларны билгеләп үттем. Әйтик менә...— Профессор кулъязманы ачты, андагы исемнәрне укыды:— Мөштәри, һарут, Зөһрә дигән исемнәр... — Анысын аңлатуы берни түгел аның. Мөштәри — Юпитер планетасы. Ләкин бу очракта күчермә мәгънәдә алынган: тапкырлык пәйгамбәре булырга тиеш, һарут белән Марут — фәрештәләр. Ислам әһелләре өйрәтүенә караганда, ул ике фәрештә гөнаһлы адәм балаларына нәфрәт белән караганнар. Ходай тәгалә аларны сынар өчен, кеше сурәтенә кертә дә Җиргә иңдерә. Әмма фәрештәләр бик тиз сынаталар: Җирдә алар Зөһрә исемле бер бик гүзәл кызга икесе дә гашыйк булалар һәм гөнаһка батып бетәләр. Ходай тагәлә, ачуланып, аларны кыямәт көнгә кадәр чыкмаслык итә — төпсез коега сала. Ә менә аларның гөнаһ юлына кереп китүләренә сәбәпче булган Зөһрә чибәр һич тә гаепләнми, чөнки ул ару-пакь кала. Шуннан ул күккә аша, гүзәллектә тиңе юк таң йолдызы, сезнеңчә әйтсәк. Венера планетасы булып кала. — Карагыз инде, Венера һәрвакытта да, антик легендалардагы төсле, җиңел холыклы булмаган икән бит,—диде Лобачевский, елмаеп.— Менә бит шәрык телләрен белмәү безне нинди бай әдәбияттан мәхрүм итә. — Ай, рәхмәт, исемә төшердегез!—Хәлфнн җитез генә урыныннан торды һәм шүрлектән яшел сафьян тышлы, бераз таушалган кулъязма китапны алды — Китап кибетендә һич уйламаган җирдән менә шуны таптым. Җәләлетдин Руминың «Мәснәви» дигән философик поэмасы. Нинди матур күчереп язганнар! Каллиграфияне тикмәгә генә сәнгать белән бер дәрәҗәгә куймаганнар шул. Лобачевский ачык китапка күз салды. Озак еллар үтүгә карамастан. язуы бозылмаган, шул килеш сакланган. Николай Иванович соклануын әйтергә дә өлгермәде. Хәлфнн китапны үзенә тартты. — Хәзер мин сезгә кирәкле җирен табам. Тыңлагыз, менә нәрсә дигән: Офтобе дар яке зарра ниһон, Ногаһон он зарра бикшояд даһон. Зарра-зарра гардад афлосу замин. Пеши он хуршед, чун жаст аз камин. Лобачевский елмаеп башын чайкады. — Гафу, гафу, сез фарсыны белмисез бит әле. Мин тагын сезне шаккаттырмакчы булам,—диде Хәлфин, уңайсызланып —Ярын, хәлдән килсә, тәрҗемә итеп карыйк. һәм ул, ачык китаптан күзен дә алмыйча, акрын гына мәгънәсен әйтә башлады: Һәр атомда бер кояш яшеренгән. Кисәк кенә ул атомның телгә килүе мөмкин. Бөтен җирне вак-вак тузан итәр. Яшеренгән кояш иреккә чыкса әгәр. — һәр атомда бер кояш яшеренгән! — дип дәртләнеп кабатлады Лобачевский. Ул урыныннан торып, бүлмә буйлап йөренергә кереште. ____ һәр атомда... Кайчан яшәгән ул шагыйрь? — Алты йөз ел элек. 1207 нче елны Кече Азиядә, Румда туган. Фамилиясен дә шуннан алган. — Даһиларча алдан күрә белү түгелмени бу? — Николай Иванович 1 «Шәрык гәүһәрләре». (Нем.). креслосына кире килеп утырды. Өстәл өстендәге вазадан карандаш алганда вазаны чак кына идәнгә төшереп җибәрмәде. — Кабатлагыз әле, Ибраһим Исхакович, хәзер үк теркәп куярга кирәк Хәлфин, әлбәттә, анын хәлен аңлый иде: тиз-тиз куен дәфтәренә язганын зур кызыксыну белән күзәтеп утырды. Ф — Кызганычка каршы, мин физик та. философ та булмаганмын. Шулай да бу шигырьнең поэтик нигезендә яткан фәлсәфәнең, фикернең = искиткеч олылыгын күңелем белән сизәм — Үлемсез фикер! — диде Лобачевский, дәрткә бирелеп.— Бүгенге g көнгә кадәр фән өчен дә сер булып килгән күренешләрнең асылын _ ачарга омтылу — кеше акылы өчен шуннан да олы теләк булыр микән!.. » Бу чаклы кыю фикер!.. Ул куен дәфтәренә әле генә язып куйган юлларны яңадан пышылдап = кабатлады. Аннары, тыныч кына утырып тора алмыйча, тирән уйга 5 батып, озын һәм тар кабинетның буеннан-буена йөренергә тотынды. “ Тынлыкны хужа бозды. — Николай Иванович, без әле ул философ шагыйрь турында кабат о сөйләшербез, һәрхәлдә, ахыр сөйләшүебез булмас кебек. Әмма хәзер “• бит рамазан ае түгел, ураза тотмыйк, түбән төшик. Анда инде һәммәсе ♦ жыелып беткәннәрдер, безне көтеп утыралардыр. Лобачевский йөрүеннән туктады, чәчен сыпырып алды һәм оялчан кыяфәт белән: — Гафу үтенәм. Бераз уйга калынган. Әйдәгез!—диде Иркен генә ашау-эчү бүлмәсе. Биек тәрәзә төпләрендәге чүлмәкләрдә бальзамин һәм яран гөлләре үсеп утыра Бер стенада кыйммәтле рамга шәмаил язып куелган. Аннан тыш, гәрчә шәригатькә сыеп бетмә- сә дә, табигать күренешләрен сурәтләгән картиналар да бар Икс диван арасында пыяла шкафлар булып, алар эченә матурлап чынаяклар тезелгән. Озын өстәл тирәсенә чыннан да ир-ат халкы жыелып өлгергән: Хәлфиннең үз уллары һәм анын тәрбиясендәге гимназистлар өн хужасы белән кунакны олылап, аяк өсте көтеч алдылар Шәригать ирләрдән йөз яшерергә кушканлыктан, бүлмәдә хатын-кыз күренмәде. Лобачевскийны иң т\ргә, хөрмәтләп, йомшак мендәргә утырттылар. Хужа үзе өстәлнең аргы башына утыруны кирәк тапты аннан аш өен- дәгеләргә әмер бирергә жайлы иде. Аш-суны олы малае Салих ташып торды Асрауларны чыгармадылар Бу йортта тәмле ашыйлар, күп ашыйлар. Гадәтләре шулай. Башта чәй янына баллы сумсалар, корт, май куела, аннары пилмән, аның артыннан өчпочмак, гөбәдия килә. Лобачевский бу өйдә үзен бик иркен тота Гимназистлар да. күрәсең, ияләшеп җиткәннәр— һич тартынмыйлар кебек. Ә инде кадерле кхнак белән янәшә утырган Шаһннгәрәй — Хәлфнннен гимназист улы — кунакны кыстаудан бушамый. — Менә монысыннан җитешегез әле. Николай Иванович, каймаклы катыктан... Монысы тозлы карбыз. . Юк юк, сез әле авыз итмәдегез бозау теле ул... Николай Иванович, безнең халык: «Аш ашка, урыны башка», ди. Барыннан да авыз итәргә кирәк. Лобачевскийның елмайганын күреп, малай кычкырып көлеп җибәрде. Табын янында нинди әдәпсезлек ул, дигән сыман, әтисе аңа күз кырыс белән генә карап куйды. Уңайсыз хәлдән малайны кунак үзе коткарды. — Ибраһим Исхакович, Шаһннгәрәй минем гимназиядә казна исәбенә укыганымны белми икән әле,— диде, аның җилкәсенә кулын салып. Нигъмәттән баш гарта торган кеше түгел мин, Шаһннгәрәй Сезгә килгәч, кыстатып утырмыйм инде татар ашларын аеруча яратам. ҖӘВАД ТӘРҖЕМАН OB — Алай булгач, менә монысыннан җитешегез әле,—лиле малай, куанычын кая куярга белмичә, һәм өсте ябык ниндидер мискине анарга якынрак китерде. — Юк инде, бүтән урыным калмады,— Лобачевский баш тартырга мәжбүр булды.— Бер стакан катык кына эчәм дә, гәп корып жибә- рербез — Фән турындамы? — Әйе, фәнне дә читтә калдырмабыз. Гимназистлар, ашаудан туктап, аңа таба борылдылар. — Кичә гимназиягә кергән идем, татар һәм башка милләт малайларының ничек укулары белән кызыксындым. Кызганычка каршы, сезнең халык анда аз укый. Шулай ук, кызганычка каршы, мактанырлык урыныгыз да юк. Икенче бер теллә укуы җиңел түгел икәнен аңлыйм мин. Тик менә шуннан чыгып кайберәүләр: азчылык милләт балалары укуга сәләтсез, дигән нәтиҗә чыгарсалар, күңелсез булыр. Андый нәтиҗәне сез чыгарттырмаска тиешсез. Халкыгыз борын-борыннан белемгә омтылган. Аталарыгыз, бабаларыгыз нинди зур кыенлыкларны җиңеп укырга тырышканнар... Озын җиз шәмдәлләргә утыртылган шәмнәр профессорга карап сүзсез калган яшүсмерләрнең борчулы йөзләренә тонык кына якты сипте. Бу сөйләшү аларның хәтерләренә мәңге онытылмаслык булып кереп урнашты. Табын яныннан дәррәү кузгалдылар. Гимназистлар кече өйгә чыктылар. ә хуҗалар исә кунак бүлмәсенә, икенче катка менделәр. Хәлфиннәрнең бу бүлмәләре кечерәк кенә бер музей төсле иде. Ике җиргә асылган зиннәтле шәмдәлләр бүлмәне м\ з итеп яктырталар. Идәнгә зур палас җәелгән, ә стеналарга бизәкле ефәк тотылган. Бер башта шундый ук ефәк чаршау корылган. Лобачевский стена буена тезелгән шкафлар янына килде. Кызыл агачтан эшләнгән бу биек шкафларда милли музыка кораллары саклана. Хәлфин аларны озак еллар буе жыеп килә. Берәр җирдә сирәк очрый торган уен коралы барын ишетсә, хәзер шунда чыгып китә, ерак дип тормый. Бу сазларны, кифарларны, кош сөягеннән эшләнгән флейталарны, тыйбелләрне. быргыларны. Карнайларны, курайларны, нәккарларны, гөсләләрне, озын һәм кыска смычоклы скрипкаларны Лобачевский һәрвакыт бик рәхәтләнеп күздән кичерә. Шкафлардан читтәрәк заманасына күрә яңа клавесин тора. — Хәзер лә коллекциягезне тулыландырасыз булыр? — дип кызыксынды Лобачевский. — Әлбәттә, шулай,— диде Хәлфин һәм дәртләнеп сөйләргә кереште.— Үзем дә читкә чыккалыйм, эзлим, сорашам. Кайчак өйгә үк ките- оеп бирәләр . Бушлай түгел, әлбәттә . Минем бабай скрипканы бит үзе ясаган. Менә нинди шәп нәрсә! — дип, Хәлфин бер шкафтан алтынсу- сары төстәге скрипканы алды.— Бабайның үләр алдыннан ясап калдырган сокгы скрипкасы,— диде ул акрынрак тавыш белән Скрипканы сул кулына күчереп, уңы белән смычокка СУЗЫЛДЫ ҺӘМ шулвакыт аның нечкә нәфис бармакларының берсендә патша бүләк итеп биргән бриллиант кашлы йөзеге җемелдәп күренеп китте. — Менә аның яраткан көе,—диде ул уйчан кыяфәт белән,—Борынгы көй... н Смычок кылга юньләп кагылырга да өлгермәде — скрипка моңлы бер озын көйгә сузып җырлап та җибәрде. БУ көй Лобачевский мона кадәр ишеткән борынгы көйләрдән ничектер аерылып тора иде Хәлфин уйнавына бирелеп китеп, бөтенләй онытылды, еш-еш сулу алды күзен яшь пәрдәсе томалады Ниһаять, смычок борынгы скрипканың кылларын соңгы тапкыр сызып алды да, бриллиант кашлы йөзек кигән кулга вяреп. түбән төште. Ләкин аннан сон да әле шактый вакыт бүлмәдә тынлык сакланды, гүя һәркем үзенен йөрәк тибешен ишетә иде Хәлфин беркемгә дәшми, беркая карамый — анын скрипка һәм смычок тоткан куллары хәлсезләнеп салынып төшкән Лобачевский беренче булып исенә килде һәм Хәлфинне кысып кочак лап аллы. ф — Рәхмәт, дустым’ Зур рәхмәт! — диде ул, татарча Аннары дулкын _ лануын яшерә алмыйча һәм яшерергә дә теләмичә — Ибраһим Исхакович, сезнен уйнавыгыз минем кебек корыган- * кипкән математикны да әллә нишләтеп җибәрде. Тагын уйнасагыз g иде,— дип үтенде. Е Хәлфин тирән итеп бер сулап куйды, скрипкасын назлап кына күк- a рәгенә якынайтты һәм смычок тоткан кулын югары күтәрде. Бу юлы “ скрипкага ияреп нечкә һәм саф бер тавыш җырлап җибәрде. Көтелмә = гән бу матур тавыш кунакны борылып карарга мәҗбүр итте Яртылаш * ачылган чаршау янында ана белән кыз басып торалар Гайнулҗамал S музыка тәэсиренә бирелеп, үзе дә сизмәстән, җырларга керешкән иде < Анын саф тавышы скрипка монын тагы да гүзәлрәк итте Көй беткәч. “ кыз оялып тизрәк чаршау артына яшеренергә теләде, әмма Лобачев * ский аны туктатып калды — Бик матур җырладыгыз, тик барын да анлап җиткерә алмадым Сөйләп бирегез әле,—дип үтенде — Татар кызынын киләчәк карангы язмышы турында сөйләнә бу жырда,— дип, кызы өчен Хәлфин зе жавап кайтарды һәм шуннан сон кинәт дәртләнеп башын селкеп а ды.— Нәрсә булды сон әле мина? Хә зер инде берәр күңелле көй уйнарга кирәк. Тынларга теләгегез бармы1 Ягез әле, балалар, «Ж.изнәкәй»не җырлагыз әле Гайнулҗамал белән Салих бер беренә карашып алдылар һәм. көле шеп, бүлмә уртасына кара каршы чыгып бастылар Хәлфин емычогын күтәрде кунакны тан калдырып, күңелле шаян көй янгырады «Җиз иәсенә» хәйләле караш ташлап «балдыз* җырлый башлады — Тау башында дүрт казык. Җизнәкәй, — Тау башында дүрт казык. Җизнәкәй... Салих яна чыга башлаган мыегын бөтергән сыман итте, бөеренә таянды һәм жырнын дәвамын жырлады — Бер үпкәннән юк язык. Балдызым ялгызым. Аннары ул гайрәтләнеп аяк тибеп алды, як-ягына каранды Башкалар да кушылып, күмәкләшеп анын сүзләрен кабатладылар — Бер үпкәннән юк язык. Балдызым-ялгызым. Яшьләрнен чын күңелдән кәефләнеп китүе, җырлашмы Лобачевский га да тәэсир итми калмады Ул рәхәтзәнеп көлде, җырнын аерым сүз тәрен хәтта кабатлатып т ч каралы «Нинди күнелле бит халык көе. бер нинди ясалмалылык, фальш юк», дип vft.ian алды ҮЛ «Б.злдыз», күзләрен уйнатып, «җизнәсенә» бер карап күйды — Аякларын ник кәкере. Җизнәкәй? — Аякларын инк хәкере. Җизнәкәй1. ҖӘВАД Т ә Р Җ В М A II о В Салих уңайсызланып жавап кайтарды: — Читек-кәвеш кигәнгә, Балдызым-ялгызым... Җыр белән, уен-көлке белән кышкы озын кичнен үткәне сизелми дә калды. Ашау-эчү бүлмәсендә тагын самовар күренде. Чәйдән сон, йоклар алдыннан, шау-гөр килеп саф һавага чыктылар. Лобачевскийның бик күптәннән бу кадәр тыныч, каты йоклаганы юк иде. Хәлфин таң атып җиткәнче үк, кулына шәм тотып, йокы бүлмәсенә, кунагын уятырга керде. — Николай Иванович, сәгать биш тулды. Чын балыкчылар юлдадыр инде, безгә дә кузгалсак ярар. Лобачевский тиз генә торып утырды. Ишек алдыннан тавышлар ишетелә: анда кирәк-яракларны, азык-гөлекне хәзерләү белән мәшгуль иделәр, күрәсең. Хәлфин бер кулына ялт иткән җиз таз, икенчесенә шундый ук комган тотып керде һәм жылы су белән кунагының битен-кулын юдырды. Ашау-эчү бүлмәсендә инде өстәл өстендә самовар җырлап утыра, мичтә чытырдап коры каен утыны яна — боз каткан тәрәзәләргә алсу шәүлә төшә. Җылы өйдә утырганда, тышта салкын кыш булуына да ышанасы килми иде. Лобачевский аннан-моннан гына капкалап, тизрәк юлга чыгарга теләде — аның күңелендә хәзер бернинди уйлану яки борчу да калмады. Алар, икесе дә аякларына җылы киез итекләр, өсләренә бәрән толыплар, башларына колакчын бүрекләр киеп, ишек алдына чыктылар. Болдырга чыгу белән салкын битләрне чеметеп алды, тынны кысты. Лобачевский тирә-ягына күз салды. Төн буе буран котырмаган диярсең. Койма буйларына өелгән көртләр генә ул буранны хәтергә төшереп тора. Болдырдан капкага чаклы киң итеп юл ачылган. Юлчылар җыенып беткәләгәнче, күк йөзе акрынлап яктыра да башлады. Хәзер инде тимер ишекле таш амбар да, бүрәнәдән өелгән абзарлар да, өсте я булы кое да гүя берәм-берәм йокыдан уяндылар — караңгылык сөременнән калкынып килеп чыктылар. Ләкин боларның берсе дә Лобачевскнйны гаҗәпләндермәде. Аны таңга калдырган нәрсә ачык калдырган капка алдында торучы «экипаж» булды. Озынчарак җиңел чанага... дүрт таза эт җигелгән иде. Алар тартылалар, йөгереп китмәк- че булалар, Салих көчкә тыеп тора, сыйпаштыргалап тынычландыра иде. Хәлфин чана тирәли, әйберләр төшеп калырлык түгелме, нык бәйләнгәнме дип, тикшереп йөрде. Этләр ана сыена башладылар, түземсезләнеп шыңшыдылар. Алга җигелгән зур ак эт алгы аякларын аның күкрәгенә ук куйды. — Хәерле иртә, Акбай! — дип, хуҗасы аны башыннан сыйпады.— Хәзер кузгалабыз, дустым... Кунакны җайлап утырткач, үзе алга килеп утырды һәм: — Акбай, алга! — дип кычкырды. Этләр җилдереп алып Кабан күленә таба киттеләр. Алар озын каешка пар-пар итеп бәйләнгәннәр иде. Юл таныш: Казанканың Иделгә койган җиренә тизрәк барып җитәргә кирәк, анда балык ашатачаклар... Кар бураны туздырып, түшләре белән көрт ерып этләр күлнең ярыннан төштеләр. Кушканны да көтмичә, Акбай чананы Болакка өстерәде. Тиздән Татар күпере, анда ыгы-зыгы килгән халык —мичкә белән су ташучылар, иртәнге базарга ашыгучы крестьяннар һәм шулай ук шәһәр халкы күренде. Этләр өчен, күрәсең, бу юл таныш иде, алар Болак бозы өстеннән дә очыртып кына бардылар. Кремль турысында Акбай үзе белеп Казанкага борылды. Бозга туңган баржалар, пароходлар кышкы йокыга талган сыман күренәләр, аларныи озын һәм төз мачталарында жил уйный иде. Көнчыгыш якта, арык өстендә, кызыл сызык сызылды, алтынсу түгәрәк кояш кабынды. Бистәгә җиткәнче юл тигез барды; төнге буран елга аркылы көртләр өймәгән. Таза, көр этләр бик теләп, ашкынып юырттылар. — Бик күнелле икән болай баруы! — дип куйды мона кадәр сөйләш- * ми генә килгән Лобачевский.— Эскимослардан көнләшеп алдым әле. = Очырталар гына бит! Әллә инде мина да этләр асрый башларга? 5 Хәлфиннен йөзе яктырып китте. — Мәшәкатьле нәрсә бит,— диде ул,— Өйрәтүе кыен. Минем Салих * оста андый эшкә — ул өйрәтте. Безгә шул да җиткән бит, фәкать ешрак | балыкка чыгарга гына кирәк. — Бик рәхәтләнеп, һәр якшәмбедә чыгарга мөмкин.—Лобачевский = шулай да толып якасын күтәрде һәм бүреген батырып киде,— Бер өйрә- з неп китсәм... — Минем күптән чыккан юк. сагынып беттем инде,— дип. Хәлфин < дустына таба борыла төште.— Кышын балык чиртәмени’ Йоклый ул § балык, ашарга да эзләми. Хәзер һәммәсе уянды. Алабугалар, судаклар 4 көтә безне. Ачка интегеп беткәннәрдер, бичаралар. Мин нишләдем, кар- ♦ мак бавына кызыл чүпрәк бәйләп куйдым — хәзер алар, һичшиксез, кызыл канат дип алданачаклар. Сезнен кармакка да чүпрәк бәйләдем, кайгырмагыз. — Рәхмәт,— диде Лобачевский.— Кәефем күтәрелеп китте әле... балык тотмас борын... Чәрелдәп кычкырган тавышка ул сискәнеп куйды. Яшь кенә татар хатыны көянтәсен, чиләкләрен ташлап, читкә тайпылды. Аның артыннан суга килгән башка хатын-кызлар да йөгерешә башладылар. Акбай моны ошатмады, ырылдап алды. Ләкин суга дип бәкегә килгән хатын- кызлар тамашаның асылын айлап, балыкчылар артыннан көлешеп калдылар. Лобачевский, елмаеп, аларны күзәтеп барды. Кама бүрекләр, билле туннар һәм бишмәтләр кигән ул хатыннар озын зифа буйлы булып күренделәр. Ап ак чигүле киез итекләр аеруча матурлык өсти, бәйрәмчә төс бирә иде. Тиздән балыкчылар кечерәк кенә бер татар авылына — Бншбалтага килеп керделәр. Бу авыл үзенең урманнары белән мәшһүр. Мондагы халык бөтен Идел буен ишкәкле җинел суднолар белән гәэмин итә. Петр I тикмәгә генә Уснядә суднолар төзү өчен верфьләр кордырып җибәрмәгән. Шуннан бирле монда Каспий диңгезе һәм Балтик диңгезе флотларына бомбардир кораблары һәм канонер көймәләре дә, тиз йөрешле фрегатлар да, сугышта жнтез бриглар һәм люгерлар да, шулай ук транспортер һәм галиотлар да эшләнә Шул чорда ук канатный һәм пороховой заводлар төзелгән, тире эшкәртү эше башлап җибәрелгән. Кораблар төзү өчен яраклы наратларны кисен, адмиралтейство тирәли казылган тирән чокырларга салып «тозлыйлар» икән Хәлфин үзенең этләрен гаять зур агач каралты янына туктатты. 1767 иче елда Екатерина II Казанга утырып килгән галера — борынгы ишкәкле хәрби судно — шуның эчендә саклана икән. Этләр, телләрен чыгарып, кар өстенә яттылар. — Ибраһим Исхакович, кереп карыйк әле,—лиде Лобачевский, чанадан төшеп, авыр толыбын сала-сала.— Күптән шуны күрергә хыялланып йөрим Ул җитез генә иелеп, стенаның нке тактасын кубарып, ике якка этәрде һәм, ярамаган эш эшләгән малайлар кебек, як ягына карангалаи, эчкә кереп тә китте. Ярыклардан төшкән яктыда галераның яшел буявы да, алтын Йөгерткән бизәкләре дә. «Тверь» дигән язуы да аермачык күренде. Кысан җирдә булганга, ул гаҗәп зур сыман тоелды Икс кат е. «к. У.» м т. ҖӘВАД ТӘРҖКЫАНОВ 81 нын өскесендә әби патша үзенә зал һәм бүлмәләр эшләткән, аскы катта сарай кешеләренә дигән сигез бүлмә. Крепостной ишкәкчеләргә андый хөрмәт тимәгән. — Николай Иванович,— диде тышта калган Хәлфин, ашыктырып, миңа этләр яныннан китәргә ярамый, ә вакыт үтә бит... Тарихи экспонатка соңгы тапкыр күз салып, Лобачевский кергәндәге шикелле үк җитезлек белән кире чыкты һәм такталарны иске урыннарына тартты. Кояш югары күтәрелгән, күзне бик нык чагылдыра иде. Николай Иванович, кесәсеннән трубкасын чыгарып, көйрәтә башлады. — Утырыгыз инде, Николай Иванович,—дип ашыктырды Хәлфин.— Яхшы урыннардан колак кагарбыз. Алар чанага утырып. Хәлфин команда бирүгә, кояшта җылынып, хәл җыеп яткан этләр сикерешеп тордылар һәм тагын да юрттырыбрак алып киттеләр. Яр буенда үсеп утырган наратлар, калын кар баскан тармакларын акрын гына селкеткәләп. балыкчыларны озатып калдылар. Кояш торган саен югарырак сикерде, яңа яуган карга, гомумән* карап булмый башлады. Лобачевскийның талчыккан күзләре яшьләнде. Хәлфин дә күзен кыскалады. Бер-берсенә эндәшми генә барсалар да, аларнын күңелләре тулы шатлык иде. Боз каплаган елга һәм чана табанының ара-тирә шыгырдап куюы Лобачевскийның уйларын бала чакларына, ерак Нижний Новгородтагы тәбәнәк өйгә алып киттеләр. Аның уйларын Хәлфин бүлде. — Ни өчендер боега башладыгыз түгелме, дустым? — диде ул, борылып карамыйча гына. — Мин боега башладыммы? — дип кайтарып сорады Лобачевский һәм татарча сүз кыстырды:—Ялгышасыз, туганым. Дөрес әйттем шикелле?.. Күңелемдә фәкать якты уйлар гына. Бала вакыттагы күңелле вакыйгалар искә төште. Шуларга бәйләп сезнең турыда да уйлап алдым Беләсезме, без ни өчен болай дуслашып киттек? Белмисез, әлбәттә. Үзем дә менә хәзер генә ул сорауга җавап таптым. Тавышына карап Хәлфин Лобачевскийның елмайганын аңлады. Алай гына да түгел икән — Лобачевский көлә-көлә сөйләргә кереште. — Исемегез тылсым көченә ия сезнең. Минем гомердә өченче Ибраһим сез. Икенчесе шагыйрь һәм математик Ибраһимов булды. Иң беренчесен күрергә туры килмәде, Ибраһим дигән кешенең Йижний Новгородка нигез салуы турында ишеткәнем генә бар. Тыңлыйсызмы, сөйлимме, Ибраһим турындагы легенданы? — Минем халык теленә кергән шундый адашым бармыни әле5 Хәлфин кисәк кенә борылуга, чана бераз чайкалып куйды һәм бер якка янтайды. — Хәзер сөйлим, чананы гына әйләндереп капламагыз.— диде Лобачевский. шаяртып — Бик борынгы заманда Кудьма елгасыннан, болгар нәселеннән чыккан минем беренче Ибраһимым Ока елгасының Иделгә койган урынында. Тукран тавына барып урнашкан. Ул вакытта әле тау башларын куе урман каплаган булган. Урман кисеп, ундүрт улына һәм өч кызына йортлар җиткезгән, хәзер Нижний Новгородта ул урында архиерей йорты. Әнә шулай Ибраһим шәһәре барлыкка килгән, ул үзе башлык булган. — Тагын нәрсә эшләгәннәр? — диде Хәлфин. түземсезләнеп. — Тагынмы? Суздаль. Муром, Рязань гаскәрләре һөҗүм иткәләгән- нәр. Ибраһим, халкы белән бергә, шәһәр тирәсенә ныгытмалар эшләгән Ә халкы 500 кешегә җиткән.. Легенда шуннан артыгын сакламаган Тик мина шул да җиткән иде. Малай чагымда мин яраткан батырыма әллә нинди каһарманлыклар уйлап чыгара, төшемдә дә. өнемдә дә саташып бетә торган идем. Казан гимназиясендә укыган чакны мондый иеп вакыйга булды. Фикерен туплаган сыман. Лобачевский бера* вакыт тынып торды. Халфин анын сөйләп бетергәнен сабыр гына көтеп утырды. — Бер вакытны тәмам күңелем бизгән класска килеп керсәм, гимна зистлар ыгы-зыгы киләләр. Васнецов дигән укыгучыны куганнар, анын урынына Ибраһим дигәне керәчәк икән. Тәнем эсселе-суыклы булып китте. «Теге Ибраһим нәселеннән түгел микән?» — дип уйлап алдым Нәкъ шул вакыт класска яңа укытучы килеп керде Ул безгә дөньяда * ничә төрле халык яшәсә, исеме шул чаклы күп. ә фамилиясе бер генә = икәнне әйтте. Юк-бар кеше түгел иле ул. Ә минем күз алдымда легенда ө героенын оныкларыннан берсе булып гәүдәләнде. Серемне кешегә сөй- S ләмәдем Яна укытучы минем өчен ин батыр, нн көчле кеше булып китте... Аның әйткән сүзе закон булды Бервакыт мин Ad Melpomenen й шигырен сөйләдем Ибраһимов бөтен класс алдында мактады үземне ~ «Лобачевский, сез. һичшиксез, шагыйрь, я математик булырсыз»,— Н диде Бу сүзләр миңа язмыш тавышы булып ишетелде, дәрт бирде. ~ канат үстерде. Ихтимал, үзем ирешкән унышлар өчен мин ана бу ы рычлымын... < Лобачевский уйга калды. Аннары кинәт кенә кулын сузып Хәлфин о йен беләген кысты — Хәзер менә өченче Ибраһимым,—диде ул.— Сезнең белән бул\ ♦ минем өчен зур бәхет. Гомердә дә мондый турылыклы дустым булганы ш юк иде... 2 Лобачевский тынып калды Хәлфин дә эндәшмәде Идел бозына аяк басып, еракта Ослан таулары күренгәч, этләр бер - дәм туктап калдылар, килеп житүләренә сөенеп, койрыкларын болгарга тотындылар. Хәлфин чанадан сикереп төшеп, бер сүз дә әйтмичә. Лобачевскнйга « кулын сузды. Лобачевский чанадан да төшәргә өлгермәгән нде әле Сүзсез генә шулай кул кысышу аларның күнелләрендәгене әйтеп бетер- < де шикелле. — Иске урынны минем «атлар» үземнән яхшырак беләләр,— диде £ Хәлфин, шактый вакыт дәшми торгач — Шунда туктарга булдыгызмыни, малкайларым? Аның шаяртып әйткән сүзләре һәр икесенә жинеллек китерде Чананың бауларын чишеп, кирәк-яракларны алдылар — Бу турыда Иделнең төбе калкурак,— дип төшендерде Хәлфин — Март аенда эре-эре алабугалар чыккалый. сулышларына жайлырак урындыр, күрәсен. Хәлфиннсц кулы кулга йокмады тиз генә этләрен тугарды — алар шунда ук кар өстендә тәгәри башладылар, чанасын ярга якын бер урынга урнаштырды һәм. авыр үткен сөймән алып, бәке тишәргә кереште. — Ибраһим Исхакович.— диде Лобачевский, кызыгып.— мин дә сөймән белән эш итә белүемне күрсәтим әле, бирегез әле Калын каты боз алан тиз бирешмәде, ике бәке тишкәнче сөймән берничә мәртәбә кулдан кулга күчте. Менә Хәлфин. бәке тирәсен чистартып, жыелмз урындыгын куйды һәм тире бияләе белән маңгаеннан тирен сөртте — Николай Иванович, сезнең бәкенең дә эше бетте Хәзер утырсагыз да ярый. Тик. зинһар өчен, толыбыгызның төймәләрен ычкындырмагыз Биш-ун минуттан жылы житми башлаячак Кармак бауларын сүтеп, һәркем үз бәкесен.» иелде Ак кургаштан коелган балык-блесналар бөтерелү бөтерелә төпкә чумдылар Бу тый лыкта кар өстендә йоклап ятк.зн этләрнең тын алулары да ишетелә иле Көтмәгәндә X »лфин кулын югары күтәрде — зур гына алабуга балы гы карда сикеренә башлады. — Кулыгыз җиңел булсын, Ибраһим Исхакович,— диде Лобачевский һәм кинәт үзе дә калкынып куйды — бәкедән икенче алабуга килеп чыкты. Гәрчә монысы бераз кечкенәрәк булса да, Николай Ивановичка бик зур булып күренде. Ул балалар кебек шатланды, йөзенә елмаю чыкты. Болытлар арасына качкан кояш күренде, һәм яңа яуган карның һәр бөртеге якут төсле җемелди башлады. Кинәт кенә Лобачевскийның хәтеренә борынгы шәрык шагыйренең сүзләре килеп төште: «һәр атомда бер кояш яшеренгән...» Алабуганың өстен көмешсу бәс каплады, тик Лобачевский, туп-туры карап торса да, моны күрмәде. «Нәрсә соң ул атом? Кояш системасына охшамаган микән аның төзелеше? Үзәге Кояш кебек булып, кисәкчәләре планеталар шикелле урнашмаган микән? Планеталар белән Кояш арасындагы кебек, болар арасында да тарту көче яшәмиме икән?..» Салынып төшкән кулыннан кармак бавы ычкынганны да тоймады: аның уйлары бик еракта иде. «Ләкин атом эчендә барган үзара мөнәсәбәтләрнең микъдары чиксез кечкенә, Җир белән чагыштырганда нуль дияргә мөмкин... Димәк, безгә мәгълүм механика законнары анда үз көчләрен югалталар... Әгәр атом эчендә Евклид геометриясе дөрес булып чыкмаса... Әгәр анда махсус геометрия, яңа геометрия генә яраса...» Лобачевский кинәт кенә бөтенләй хәлсезләнде, урындыгыннан көчкә егылып төшмәде, алга иелгән килеш гәүдәсе хәрәкәтсез катып калды. Хәлфин исә аңа карап елмаеп куйды: «Кара нинди яхшы булды бу! Математик чынлап торып ял итә. Күзен калкавычтан алмый. Күптән монда алып килергә булган». Дустының яхшы ял итүенә сөенеп, Хәлфин әнә шулай уйлады. Хәер, ул вакытта әле, моннан йөзләрчә ел элек, Лобачевский үзе дә сизмәстән, томан эчендәге кебек кенә, кешелек дөньясының бөек ачышын — атом энергиясен ачу идеясен төсмерләгәндер дип кемнең башына килсен икән... Лобачевский шактый озак шулай хәрәкәтсез утырды. Балык тотуда аның гүя бөтенләй кайгысы юк иде.