Логотип Казан Утлары
Публицистика

КРЕСТЬЯННАР СУГЫШЫНДА ТАТАРЛАР

ниесе узганга быел 300 ел тулды. Моннан 300 ел злей бабаларыбыз — рус. татар, чуваш, мордва, мари һ. б. миллот крестьяннары — кулларына корал алып, җнрбиләучеләргә. милли колониаль изү политикасы үткәргән администрациягә каршы гражданнар сугышы башлап җибәрделәр. Аның иң кечле, кызгон, күп халыкны үз эченә алган вакыты һәм урыны 1670 елда Идел буенда була. Разин восстаниесен ойрәнү эчен, бигрәк тә аңа татарларның кушылуы турында, материаллар күп сакланмаган. А ларның табылт.ан элеше 3 томлык документлар җыентыгында 1954—1962 елларда басылып чыкты. Совет тарихчылары 1667—1671 ел крестьяннар сугышы буенча тирән һәм киң эзләнүләр, тикшеренүләр алып баралар. Шулай да, С. П. Порфирьевиың революциягә кадер язылган «Разинщина и Казанском крае». 1923 елда «Безнең юл» журналында Г. Гобәйдуллинның «Стенька Разин һәм татар крестьяннары» мәкаләләрен һәм -Татарстан АССР тарихы» китапларында Степан Разин җитәкчелегендә крестьяннар сугышы турында булган бүлекчәне исәпкә алмасак. татарларның восстаниедә катнашулары хакында махсус киң тарихи тикшеренү булганы юк әле. Торки кабиләләрдән оешкан торле халыкларны еаролалылар һәм руслар электән үк инде татар дип иортконнәр Мисал эчен Түбән Идел буенда ул вакытта күчеп йор- тон татарларны алырга була. Астрахань татарларын злек ногой татарлары дигәннәр. XVII—XVIII гасырларда алар Кундро/. Юрт. Едисои. Будмак һ. б. вак торкемморгә оссиядә феодализм строеның җимерелү чорында дүрт мәртәбә крестьяннар сугышы булып уза. Алар тарихта Болотников восстаниесе (1606—1607 еллар). Разин восстаниесе (1667—1671), Булавин (1707—1709) һәм Путаном восстаниесе (1773—1775) буларак билгеле. Шулерның зурларыннан саналган Степан Разин восста бүленеп бетәләр. Разин восстаниесе турындагы документларда телгә алына торган Юрт (юртовские) татарлары һәм морзалары XVII гасырда күчмә феодализмның патриархаль ыруг мөнәсәбәтләре белән бәйләнгән чорын кичерәләр. Алар восстаниедә катнашмыйлар. Рус хөкүмәтеннән куркалар һәм аңар ярдәм итәргә тырышалар. Мәсәлән, Маркашев дигән морзаның тол калган хатыны белән малае МостаФа, Разин атаманы Щелудякны тотып биргән өчен, патшадан жалование сорап яза. Астрахань татарларының бер өлеше Степан Разинга каршы сугышучы хөкүмәт гаскәрләре составында да була Едисан һәм Ямбулат татарлары восстание вакытында Астраханьнан качкан рус дворяннарын үзләрендә яшерәләр һәм Мәскәүгә озаталар. Хөкүмәт файдасына шуның кебек башка эшләр эшлиләр. Касим ханы (курчак патшалыгы) Василий Арсланович шундый ук позициядә була. Ул үзенең коралландырган сотнясын восстаниечеләргә каршы җибәрә. Халык арасында хөкүмәт файдасына агитация алып бару, восстаниечеләрнең торышын тикшерү, разведка ясау өчен татар морзаларыннан Буршич Бубе- ков, Степан Толкачев, Курмыш абыз 8 9 һәм монах Аврам Агапов җибәрелә. Мөселман һәм христиан руханиларыннан Курмыш абыз белән монах Агаповның, морзалар белән бергәләп, восстаниегә күтәрелгән халыкка каршы чыгулары ул чор өчен бик характерлы күренеш. Ул вакытта Урта Идел буе татар җәмгыятенең сыйнфи социаль аерымлануын ачык күрсәтә. Эксплуататор сыйныф вәкилләре булган бу кешеләргә баш күтәргән крестьяннарның мөнәсәбәте ачык була: яңа чукынган морза Толкачевны дүрт кисәккә (башта аяк-кулларын, аннан башын) чабып, калган икесенең башларын кисеп үтерәләр. Касим морзалары белән беррәттән, Казан татарлары һәм мишәрләрнең бер өлеш йомышлылары да баш күтәргән халыкка каршы көрәш алып бара. Ә икенче бер өлеше восстаниедә актив катнаша. Йомышлы һәм ясаклы Казан татарларының крестьяннар сугышында катнашулары Идел буеның башка халыклары белән чагыштырганда катлаулырак күренеш. Бу алар- ның социальэкономик хәленнән һәм патша хөкүмәтенең милли-колониаль изү политикасы үткәрүеннән килеп чыга. Рус хөкүмәте яклы булган татар морзаларының бер өлеше, Казан алынганнан соң, Россиянең төрле өлкәләренә, шулар рәтеннән — Арзамас, Темников, Керенск, Воронеж, Ломовск, Алатырь, Касим, Козьмодемьянск һ. б. өязләргә күчереп утыртылалар. Алар- га хәрби хезмәтләре өчен җир участоклары һәм крестьяннар бирелә. XVI гасыр ахырына кадәр крепостной крестьяннарга хуҗа булу алпавытның кайсы милләттән булуына бәйләнмәгән, рус алпавыты кулында татар, татар морзаларында рус крепостной крестьяннары булган. 1593 елда татар бистәсендә чиркәү салырга, мәчетләрне җимереп бетерергә һәм рус кешеләренә «татарларда торуны» тыярга дип патша указы чыгарыла. XVIi гасыр башында башланган крестьяннар сугышы һәм аңардан курыккан хөкүмәтнең соңыннан бераз саграк социаль политика үткәрүе нәтиҗәсендә, бу указ бик акрынлык белән тормышка ашырыла. Әмма 1620—1630 елларда татарларны руслаштыру һәм милли чикләүләр тагын да көчәеп китә. 1633 елдан башлап Казан татарларына металл эшкәртү һәм корал ясау, алар белән сәүдә итү тыела. 1649 елгы Собор уложениесе буенча, татар йомышлы ларына һәм морзаларына рус крестьяннарын крепостнойлыкта тоту кабат тыела. Чукынган морзалар гына крестьяннарын һәм җирләрен үз кулларында калдыра алганнар. 1660 елда моңа кадәр яшәп килгән тарханлык (феодаль иммунитет яки феодаль хуҗалыкның кагылгысыз булуы, һәртөрле салымнардан азат ителү) бетерелә Бу татар феодалларының өстенлек алган өлеше бетерелә дигән сүз. Татар морзаларына булган мөнәсәбәтнең үзгәрүен тагын шуннан да күрергә мөмкин: 1613 елда Романовны патша итеп сайлау соборында татар морзаларына катнашырга рөхсәт ителә һәм патша сайлау актына 8 татар морзасы да кул куя, ә 1649 ел законнар җыентыгы — «Уложение» — төзү соборына татар феодалларының берсе дә кертелми. Менә ни өчен ислам динендә калган татар җир биләүчеләренең бер өлеше хөкүмәткә оппозициядә була һәм алар XVII гасыр крестьяннар сугышына да катнашалар. 8 Степан Разин җитәкчелегендә крестьяннар сугышы. Рус телендә. М. 1957. I т., II т., Ill т. 9 Абыз дип татарларның укымышлы кешеләрен олылаганнар. Татарның түбән сыйныфы тагын ца ачулы булган, бер өлеш крестьяннар алпавытлар кулында крепостной хәлдә булса, ясаклы крестьяннарның җирләрен исә һәртөрле юллар белән аллазыт, монастырь һәм гаскәриләр тартып алганнар. Моның естенэ татар крестьяннары башкаларга караганда да күбрәк төрле салымнар түләргә тиеш булалар. Элек татар крестьяннары эшкәрткән җирләр авыллары белән рус алпавытлары һәм монастырьлар кулына күчә бару процессы түбәндәге саннарда күренә. Поместье җирләре гасыр башындагыга караганда ике мәртәбә арта. Казан өязендә генә дә 1646 елда 334 рус алпавыты була, Казан һәм Зөя өязләрендәге 50 авыл архиерей һәм монастырьлар кулына күчә. Крестьяннарны гомуми изүнең көчәюе XVII гасырда бөтен Россия эчке базары барлыкка килү белән дә бәйле. Товар-сәүдә мөнәсәбәтләре үсү белән, феодалларның шәфкатьсезлеге дә арта бара. Товар булдыру өчен акча, акча булдыру өчен крестьян хезмәте кирәк. Крестьян хезмәтен эксплуатацияләү турыдан-туры алпавытлар тарафыннан да һәм алар файдасына эшләгән дәүләт тарафыннан да алып барыла. Әнә шул эксплуатация лагерена каршы Россиянең күп милләтле крестьяннар сыйныфы күтәрелә. Алар XVII гасыр дәвамында сыйнфый көрәшне туктатмыйлар, ә 1670 елда аның иң югары ноктасы булган крестьяннар сугышы башланып китә. Татар крестьяннары бу сугышта башка халык крестьяннары белән бергә, кулга- кул тотынышып көрәшәләр. Бу турыда төрле документлар ачык сөйли. Хөкүмәт гаскәрләре башлыгы Ю. Барятинский үзәккә җибәргән рапортында «казаклар, татарлар, чупашлар, меремислар (мари) һәм мордва караклары бергә җыйналып сугыштылар»,— дип яза, икенче бер документта «карак татарлар һәм чувашлар байларны үтереп бетерергә уйладылар»,— диелә, һәм мондый язмалар күп документларда күренә. Идел буе халыклары, Степан Разин хәрәкәте турында ишетү белән үк, баш күтәрәләр. Моның өчен сигнал гына кирәк була. Мәсәлән, 1668 елның апрель аенда Пенза еяэеи- ф дә баш күтәрүчеләрнең бер отряды —«15 кеше, күбесе татар»,—хәрәкәт итә. Мои- а дый отрядлар башка урыннарда да аерым алпавытларга каршы да. хөкүмәт гаскәр- u ләрено каршы да көрәш алып баралар. «Шул ук 1668 елның май аенда.—дип күрсә- 3 телә тагын бор язмада — башкортлар һәм татарлар күбәүләп җыелып Инсар шәһәренә — сугыш белән киттеләр». Крестьяннар хәрәкәтенең тап лозунглары «Җир һәм ирек» була. Алар, үзләрен изүче җирле администрациягә һәм алпавытларга каршы корәшеп, ботен крестьяннар < сугышына антифеодаль характер бирәләр. Сугышның мондый характерын төрле ва- Ч кытта язылган документлар раслый. Кайбер крестьяннар Степан Разин Астраханьда вакытта ук аның отрядына кушылалар. Шундыйлардан Чаллы крестьяны Савка Онуфриевны күрсәтергә була. Ул 1662 елда Чаллы крепостен татар-башкорт отряды җимергәч, җиде ел Казанда тәрло хезмәттә, бер ел Спасс монастыренда бобыль булып тора һәм Разин восстаниесе турында ишеткәч, бурлак булып ялланып, восстаниенең үзәге булган Царииын һәм Астраханьга барып җитә, актив көрәшүчеләрнең берсе буларак, казаклар орасында есаул булып сайлана ’. ' Степан Разин җитенчелегендә крестьяннар сугышы. Рус телендә. I т. М. 1954. 269 бит. ■ Шунда ук. Ill том. М. 274 бит. КРЕСТЬЯННАР СУГЫШЫНДА ТАТАРЛАР Үзләренең морзаларына каршы керешне Кадәм өязендә алпавыт Сафар Ишмуратов авылы — Курмай крестьяннарының чыгышы ачык күрсәтә. Аяар үченнән исән калган Кильмош Агишев үз крестьяннары өстеннән жалоба биреп, «Курмаеәо Починки авылы крестьяннары минем йортымны җимерделәр, барлык мөлкәтемне таладылар, бор туганымның улын — Айдаш Мустаеяны үтерделәр».— дип яза Крестьяннарның баш күтәреп чыгулары турында шулай ук Касим ханы Василий Арсланович, татар морзасы князь Яков Енгалычев һ. б. ояз морзаларының кайберләре тарафыннан хөкүмәткә бирелгән жалобаларында языла. Идел буе халыкларының восстаниегә бердәм кушылуы Степан Тимофеевич Разинның Урта Идел буена, Мескәүгә юнәлү ечен, Сембер шәһәренә килүе вакытында, 1670 елның җәй айларында башлана һәм ул 1671 елгача дәвам ите. Семборгә таба юнәлгәндә һем Сембернең үзеннән Степан Разин Казан татарларына берниме мәртәбә хатлар җибәрә һәм аларны восстаниегә кушылырга чакыра. Рус булмаган халыкларны восстаниегә күтәрү эшендә Степан Разинның якын ярдәмчеләреннән Хәсән Карачурин- ның роле зур f ла. Степан Разин Сембер шәһәренә килеп җиткәч. Кадәм өязе йомышлы татары Хәсән Айбулат улы Карачурин татар, рус, мордва крестьяннарыннан отряд оештырып, аңа барып кушыла. Ул заманнан калган документлар Хәсәнне төрле милләт крестьяннарының атаманы, көчле энергияле җитәкче итеп сурәтлиләр. Ул, казак, рус. мордва атаманнары белен бергә, алпавытлар властена каршы зур көрәш юлына баса. Степан Разин, җәзалап сорау алганда: «Хәсән мине Казан ягына барырга өндәде, баш күтәрүчеләр һөҗүм иткәндә, Казан татарлары тик ятмаслар, дип чакырдым,— дигән'. Димәк Хәсән Казанны азат итәргә тырышкан. Хәсән Айбулат улы Карачурин, Степан Разин әйтүенә караганда, озын буйлы, кара сакаллы, яңагында чабылган яра эзе булган. Бу яра эзе кайдан килгән? Бәлки ул моңа кадәрге восстаниеләрнең берсендә катнашкан һәм шул вакыт җәрәхәт алгандыр? Мондый вакыйгалар ул вакыт еш булган. Мәсәлән, князь Иван Дусай улы Енгалычев 1662 елда Мәскәүдә булган восстаниегә — «бакыр бунтына» катнаша. Шуның өчен аны кыйнап Псковка сөргәннәр. Сөрген срогын тутырып кайткач, ул Темников өязендәге утарында яши. «Степан Разин восстаниесенә катнашканы өчен аның җирләрен миңа бирегез»,— дип. аның күршесендәге алпавыт Слепцов Енгалычев өстеннән жалоба яза. Карачуринның да шундый ук язмышка дучар булуы мөмкин. Хәсән Карачурин Степан Разинның якын көрәштәше, баш күтәрүчеләрнең зур атаманы була. Хәсәннең Разин исеменнән Казан татарларына мөрәҗәгать итүе дә бу хакта сөйли. Разинның «прелестные письмаплары, восстаниегә чакырып язган хатлары татарлар арасында да бик күп тарала. Ләкин аларның сакланып калган кадәресе бары алты гына. Шулерның берсе татар телендә. Аның авторы — Хәсән Айбулат улы Карачурин. «Олуг чирүдән10 11, Степан Тимофеевичтан, мәгълүм булсын,— диелгән ул хатта,— сезки Казан бистәсе мөселманнарына һәм мәчет башы абызларга барча әһеле исламга һәм фәкыйрь вә колларга мәрхәмәт итүче Икшей муллага һәм Мамай муллага һәм Ханыш мирзага вә Москов мирзага, вә барча абызларга, вә барча бистә һәм өяз мөселманнарына Степан Тимофеевичтан... сәлам. Сәлам соңында, бездән хәл-әхвәл сорасагыз. без сәламәтбез һәм сездә car булгай идегез. Сүземез шулдыр: тәңре пәйгамбәр һәм патша, вә гаскәр өчен сез безнең белән бергә булгай идегез. Әгәр бергә булма- сагыз, соңра безгә үпкәләмәгез. Тәңре шаһиттер. кем сезгә бер төрле дә начарлык булмас, вә без сезнең өчен тырышабыз. Янә мәгълүм булгай иде: мин, Хәсән Айбулат углы. Степан Тимофеевич ягында һәм безгә бу хакта ышаныгыз. Мин, Хәсән, бу тугрыда сезгә нәсихәт әйтем. Әгәр миңа инансагыз начар булмас. Барчаңыздан үте- нем. Кем ходайга безнең өчен дога кылыңыэ, бездән сезгә сәлам. Бу язуга мөһеремне бастым» 12 . Мондый хатлар Иделнең тау ягында да, сул якта, болын ягында яшәүче татарлар арасында да киң таралганнар. Моңа төрле дәлилләр бар. Мәсәлән, бер документта Каратам авылыннан Иштирәк абызның болын ягы татарларына язган хаты турында еейләнә Иштирәк абыз үзенең иптәшләрен—татарларны, чувашларны үзара атышмаска, Иделнең ике як «морзалары — татарлары һәм чувашлары бер-бер булып» Степан Разинга кушылырга үгетли һәм шул турыда русча, татарча хатларны юкә каерысына төреп, ком өстенө куеп калдыра. Димәк, восстаниегә кушылырга чакырып хат белән халыкка мөрәҗәгать итүчеләр бер Карачурин гына булмаган. Карачурин язган хатның күчермәсе сакланып калган ә башкалар безгә кадәр килеп җитмәгәннәр. • Степан Разинның допроста сөйләгән сүзләренә 3 кенә күрсәтү бар: 1) туганын аскан өчен боярларны күрә алмавы, 2) сөрелгән патриарх Никон турында һәм 3) Хәсән Карачурин хакында. 11 Чирү — гаскәр башлыгы. 12 Русчадан текстның тәрҗемәсен Г. Газиз эшләгән. «Безнең юл». 1923. № 8______________ 9. 31 бит. Хатның татарча тексты (төп нөсхә) сакланмаган. Кврачурин, әлбәттә. агитация эта белән генә шөгыльләнеп калмаген. Ул, отряд општырыл. Резин белән бергә, патша гаскәрләренә карим Сембер тирәсендә сугыш алып барган. Сембер янында Разин гаскәрләре җиңелеп, Доига чигенгәч тә Хәсән көрәшне дәвам иттергән. Корсуиьда ул тагын зур отряд оеш-ыргви. Ул отряд татар, чуваш, мордва һәм рус крестьяннарыннан торган, анда баш күтәрүчеләрнең саны 6 мең кешедән гыйбарәт булган. Ләкин 24 Октябрьда бу отряд Барятииссий командалык иткән хөкүмәт гаскәрләре тарафыннан таркатылгач. Шулай да Барятинский бу ♦ сугыштан соң Саранскига таба бара алмыйча, ардәм килүен көтәргә мәҗбүр булган. Димәк. Кврачурин отряды хекүмәт гаскәрләрен шактый зөгыйфьләндергән һәм ул крестьяннар белән яңа очрашул< рдан курыккан. 1670 елкың ноябрь ахырында Усть-Урень бистәсе янында Дон казагы Ромашка һәм Хәсән Керачурин командалыгында 15 меңлек баш күтәрүчеләр гаскәре тупланган. Документта күрсәтелгәнчә, монда «Самара, Свратву, Саранск. Пенза, Алатырь, Курмыш һ. 6.» өязләрдән торлө милләт крестьяннары җыелган булган. Хөкүмәт 'вскәр- ләре белен сугыш вакытында крестьяннар бу юлы да җиңелгәннәр, ә батыр атаман «Мурзакайко» яраланган '. Ләкин 7 двивбрьда ул, Алексей Савельев белән бергә, тагын зур гаскәр җыеп, Алатырьга таба, хекүмәт гаскәренә каршы юнело. Алар 8 декабрь га 20 меңлек крестьян армиясе җыялар. Шул ук кендә Ю. Долгорукий куп астындагы армия белән көчле сугыш иртәдән кичкә кадәр девам итә. Ю. Долгорукий патшага язган хатында: «Без 68 оләм, 20 туп кулга төшердек бихисап күп восстаниечеләрне кырдык, качучыларны 25 чакрым буена куып, барысын туракладык»,—дип яза. Крестьяннарның җитәкчеләре Савельев Пенза ягына таба кама, «Асан Айбулатов сын Карвчурин» мордва авылы Костяшееога яшеренә. Ләкин озакламый, декабрьның икенче яртысында, аны стрелецлар башлыгы Колобов Ю Долгорукийга тотып китерә. Ю. Долгорукий: ...Мин аны четвертовать13 итәргә куштым»,— ♦ дип, патшага хәбәр итә. а Ләкин соңрак табылган материаллар икенче терле до сөйлиләр. Имеш, Степей м Разинның сорау вакытында сойлөгәннәреннән соң. Хәсәнне эзләргә Мәскәүдом шымчы Алексей Лукин җибәрелгән булган. Хәсән аңардан качкан һәм каядыр китеп югалган t- 1693 елда да аның кайдалыгы билгеле түгел, дигән сүз бар. Безнеңчә, беренче маг».- < лүматлар дөрес булырга тиеш. 1693 елда Хәсән турында хәбәр бирүчеләргә ул мәгъ- д лүматлар, могаен, билгеле булмагандыр. Шул уңайдан әйтергә кирәк, Хәсән Кврачурин турында булган мәгълүматларның төп өлеше аның улы Әнәс аркасында сакланып калган. и Хәсән кител югалгач, аның җирләре Москөү стрелецлары башлыгы Гермоген Вөшнякояка бирелә. Хәсәннең семьясы да тарала. Ата-аиалары үлгәч, яшь малай Әнәсне Вешняков үзенә алып чукындыра Инде үсеп җиткәч, 1693 елда. Әнәс әтисенең восстаниегә катнашканын инкарь итеп, «Аның җирләрен дәрес алмаганнар, аларны миңа кайтарыгыз»,— дип, дәгъва кузгата. Әнә шул дәгъваны кире кагу эчен һәм Гермогенның оныгы Александр Вешняксв- НЫ яклау ечен Карачурннның восстаниегә катнашуы турында документаль материал җыела һәм алар Катан cap вә пэиказының Каренск воеводасы Чубареека бирелгән грамотасында язылып калалар Әлбәттә, Әнәс Карачурннның дәгъвасы кире кагыла... Татар крестьяннары башка отрядларда дә булып, төрле җирдә бигрәк тә Иделнең тау ягында, хөкүмәт гаскәрләренә каршы кереш тлыг барганнар Масе пен, Сура елгасы буенда татар, чуваш, мари, мордва кре-тьяннарының 15 мең кешелек отрвды Цивильскидлн 7 чакрымда лагерь булып урнашл һәм илһерне камап ала. Шәһәрне хекүмәт гаскәрләре берничә айдан соң гына баш күтәрүчеләр камавыннан коткаралар. 1 Хосон Клрачурин уп вакыт рус документларында Осей. Асам, Ана*, Акай Мурзе- квй Мурзакайко дип тпрлеч» йөртелгә-' 2 Четвертовать — баштан уң кулын, аннан сул кулын, аякларын һәм башым кисү. КРЕСТЬЯННАР СУГЫШЫНДА ТАТАРЛАР Восстаниечеләрнең татарлардан һәм чувашлардан торган бер отряды «Зөя татарларының баш кешесе, татарин Алмакай» җитәкчелегендә була. Ул Цивильскины алырга баруы турында әйтеп манифест-өндәмәләр тарата һәм барлык крестьяннарны үзенә кушылырга чакыра. Сакланып калган документларда икенче бер отряд турында мондый мәгълүматлар бар: «Казаклар белән бергә Керенскига Каргалы татарлары килде, алар байларны, крестьяннары булган морзаларны талап йөрделәр. Каргалының баш кешесе татарин Чапкун һәм Дарузай абыз балалары, Бабич алар белән җитәкчелек иттеләр». Ә Темников шәһәре абызы Исмаил Исяшев үзенең утызлап иптәше белән (Ишелен Ертышее, Шимай Ишелеев, Санбай Елмасов һ. б.) алпавытларга каршы сугышып йөри. Шунысы характерлы: бу отрядта рус крепостной крестьяннары да була. Алар барысы да хөкүмәт гаскәрләре тарафыннан куып таратылалар, ә фамилияләре күрсәтелгәннәре әсир итеп алыналар. Темников өязендә восстаниегә шулай ук морза князь Дусай Булаев та катнаша. Ә 1671 елның январемда Цивиль өязендә татарлардан, чувашлардан һәм марилардан төзелгән отрядларда өч-дүрт мең кеше булып, аларның атаманнары Яндри авылыннан Изелбай, Милшейка, Сурбеево авылыннан Токтамыш, Аслип Айдуганоз, Чемей Чювакоз, Нурусово авылыннан Изелбай, Кибәкче авылыннан Чурабай Чуракин һ. б. булган. Бу отрядларның бер өлеше Алатырьга һөҗүм итә. Алатырь янында көчле сугыш була. Документлар күрсәткәнчә, төрле халык крестьяннарының баш күтәреп чыгуы Иделнең уң як яр буенда көчле була, ә сул як ярда, Казан өязенең үзендә, восстание күтәрүче крестьяннарның актив хәрәкәте турында документлар юк. Ләкин шуны истә тотарга кирәк, беренчедән, крестьяннар хөкүмәт җәза отрядларының, аерым чиновникларның кәгазьләрен кулга төшерсәләр, яндыра торган булганнар. Икенчедән, Казан шәһәренең өяз өчен генә түгел, ә бәлки, бөтен Идел буенда баш күтәрүчеләргә каршы көрәшнең төп үзәк пункты булуы да роль уйнагандыр. Патша хөкүмәте С. Разинның беренче күтәрелеп чыгу вакытында ук әле аңа каршы төрле хәрби чаралар күрә. 1670 елның җәендә, С. Разин гаскәрләре Идел буйлап үзәккә таба юнәлгәч, хөкүмәт баш күтәрүчеләргә каршы князь Урусов командалыгында армия җибәрә. Шул ук вакытта князь Ю. Барятинский Казанга килә. Тиздән Казан восстаниегә каршы көрәшнең төп үзәгенә әеерелә. Мәскәү белән ике арада элемтәне баш күтәрүчеләрнең төрле отрядлары Идел буенда Нижний Новгород тирәсендә өзәләр. Нык крепосте булган, зур гарнизонлы дворяннар Казаны үз көчләре белән Разинга каршы торырга тиеш була. Князь Барятинский Казаннан Сембергә барганда крестьян отрядларын туплардан атып тарката, тотылганнарын аса, кисә. Ул 20 сентябрьдә Колангы авылы янында казак, татар, чуваш, мари, мордвалардан торган 3000 кешелек атлы һәм җәяү- ле отряд белән сугыш булуы, тотылган 67 кешене астыруы турында яза. 23 сентябрьдә Карлы буенда (Буа янында) баш күтәрүчеләрнең икенчеләре белән көчле сугыш булып, әсир төшкән 18 крестьян асып үтерелә. 24 сентябрьдә Барятинский Кырыксадак авылы янында татар, чуваш, мари казаклары отрядын тар-мар итә һәм шул сугышлар аркасында көчсезләнеп, 1 Октябрьда гына Сембер шәһәре янына килеп җитә. Казаннан Сембергә барып җиткәнче, ул восстаниечеләр отрядлары белән 12 мәртәбә сугыша. С. Разин, 3 октябрьдә җиңелеп, Донга китеп барса да, Казан тирәсендә крестьяннар сугышы тукталмый. Баш күтәрүчеләр декабрь аенда Зөя һәм Тәтеш тирәсендә күп булып тупланалар. Декабрь башында Тәтешкә һөҗүм итеп, алар андагы администрацияне кырып бетерәләр. Чути авылы янында да хөкүмәт гаскәрләре белән көчле сугыш була. Югарыда төрле халык крестьяннарының Цивиль янында алып барган көрәше турында әйткән идек. Шундый ук хәлләр Тау ягындагы башка өязләрдә дә күп була. Ләкин торган саен көчәя барган хөкүмәт гаскәрләре, восстаниечеләрнең төрле отрядларын тарката барып, 1671 елның язында крестьяннар сугышын бастыралар. Восстаниегә кушылган крестьяннардан һәм йомышлылардан дворяннарның үч алуы башлана. Әгәр восстаниене бастыруда төп көч булып регуляр гаскәр торса, баш күтәрүчеләрне эзәрлекләү һәм җәзалауны дворяннарның җәза отрядлары башкара. •Толубай Еникеевның жалобаеы буенча аның крестьяны Денис Григорьев асып үтерелде». "Аэеева авылы татары Максим Кондратьев, рус крестьяннары Данила һәм Ивашка белән берг». Лачиновларның жалобасы буенча асыл үтерелде». «Муралей морза Теребердеев крестьяны Левка Гурьев чыбыркы белән кыйналды һәм аның сул кулының бармагы чабып езелде». Мондыйларның исемлеген күп китерергә мемкин булыр иде. Ләкин китерелгән хәтлесе дә. восстание җиңелгәч, крестьяннардан үч алу картинасын шактый тулы ачып бирә. Татар йомышлыларының восстаниегә кушылганнары юкка чыгарыла, җирләре ’артып алына һәм алпавытларга бүлеп бирелә. Алпавытлар үзләре дә. күбрәк чир эләктереп калу эчен, алар естеннән жалобалар яудыралар. Хезмәт иясе крестьяннарның язмышы, әлбәттә, тагын да аянычрак булган; аларны торкеметоркеме белән асканнар, авыллары белән яндырганнар. 1671 елның апрелендә Доидагы бай казак старшиналары терле милләт крестьяннарының атаклы юлб.зш- чысы С. Разинны тотып Мәскәүгә бирәләр. Ул, искиткеч каты җәзалардан соң, шул ук елның 6 июнендә Кызыл мәйданда үтерелә. Восстание терле милләт крестьяннарын берләштерә Бу керәштә крестьяннар таркаулык. караңгылык эчендә яшәү, теп максатларны аңламау, шәһәр эшчеләре кебек союэниклары булмау нәтиҗәсендә иңелсәләр дә алар арасында сыйнфый бердәмлек, дуслык ныгый. Шуңардан к эыккан патша хөкүмәте ясаклы крестьяннар җирен тартыл алу фактларын кыскартырга, башка милләт халыкларын ачуландырмаска тырыша башлый. Ләкин урындагы администрация һәм дворяннар халыкны изү чараларын көчәйтү ягын гына карыйлар. Феодаль-колониаль изүнең йомшармавы татар һәм башкорт крестьяннарының 1673 елда яңадан дәһшәтле восстание башлавына сәбәп була.