ХЫЯЛ ДӨНЬЯСЫНДА
Әллө фантастике яратучылар бәйдә, әллә инде фантаст язучылар ишәйде, соңгы дәверләр дөнья әдәбиятында фантастика жанры торган саен киңрәк мәйданнар яулый. Кайчандыр бөек фантаст Жюль Вернның хыялында гына туган «наутилус» хәзер океан төпләрен айкый. Циолковский хыялы тудырган кораблар галәм киңлекләрен гизә. Бер карасаң, хәзер тормышта хыялга урын да юк сыман. Азимов, Ефремов, Стругацскийлар кебек бүгенге көн фантастлары үзләренең бер- сеннән-берсе кызыйлырак әсәрләре белән безне катлаулы рухи кичерешләр, тирән фәлсәфи фикерләр өлкәсенә алып керәләр. Ә менә үзебезнең татар әдәбиятында фантастика жанры булганмы? Шушы популяр жанрда эшләүчеләр кемнәр алар? Юк Ьәм бөтенләй булмаган дисәк, дөрес ук булмас. Классик язучыларыбызның «Сәмруг кош», «Гарәфә кич төшемдә», «Фәтхулла хәзрәт», «Рөстәм маҗаралары» кебек әсәрләр фантастика жанрының гүзәл үрнәкләре белән бер рәттә торырлык. Әмма бүгенге язучыларыбыз арасыннан, бер-ике авторның Айга, галәмгә очу турындагы сәхнә әсәрен һәм хикәясен, шулай ук М. Хари- совның «Фаҗигале планетага сәяхәт» исемле повестен исәпләмәгәндә, бу өлкәдә актив эшләүчеләр күренми диярлек. Әйе, юк дәрәҗәсендә аз бездә фантастлар! Шулай да. үзебезнең арада яшәп, тырышып эшләп ятучы бердәнбер фантаст язучыбыз бар. Ул — Адлер Тимергалин 1960 елда аның «Пәһлеван кабере». 1965 елда «Ике хикәя, бер хыял». 1967 елда «Ерак планетада» исемле китаплары чыккан иде һәм менә күптән түгел генә «Мәңгелек хатирәләр» 1 исемле яңа җыентыгы дөчья күрде. «Мәңгелек хатирәләр» повестен «Яшь ленинчы» газетасында басылган чагын~зн ук белә идем. Китаптан тагын бер кат укыдым һәм үкенмәдем. «— Алло! Синме, Гаяз? Сәлам! — Юк.— дидем мин, Нуровны танып алгач, һәм тавышымны үзгәрткән булдым.— Юк. Гаяз әле генә эш белән чыгып китте. Тиз генә кайтмастыр... — Шаяртма, туган! Тыңла әле... — Ярый, тыңлыйм... Сәлам,— дидем мин, котылыр әмәл юклыгын аңлагач.— Әйдә, тасма телеңне эшкә җик. Сибә башла... — Гаяз, синең унбиш көн вакытың бу ' А Тимергалин. Мәңгелек хатирәләр Казан. 1969 ел. ку- лырмы? Әйтик, берсекөннән үк бушый алырсыңмы? Мин былтыр да, Нуров сүзен тыңлап, атна-ун көн ялымның үтеп киткәнен сизми дә калган идем, шуны искә тешереп: — Буш вакытым юк, инженер,— дип җавап бирдем...— Беренчедән, аспирантымның диссертация яклыйсы бар... Телефонда көлүгә охшаш тавыш ишетел до. — Икенчедән, чираттагы конференциягә әзерләнергә кирәк. Өченчедән... — Гаяз, борчак сипмә! Беренчедән, аспирантың яклаган инде. Мин белештен Шулаймы? — Шулай дип... бик үк алай түгел... — Икенчедән, конференция дигәне кыш көне буласы. Шулаймы? — Шулай, инженер, шулай хәерсез! — дидем мин ачу белән.— Шулай, шымчы!.. — Өченчедән, килештек!.. Телефон трубкасы шарт-шорт итте. Мәсьәлә хәл ителде. Димәк, унбиш минуттан монда Нуров абзаң үзе килеп җитәчәк дигән суз иде бу». Повесть әнә шулай җиңел һәм мавыктыргыч төстә башланып китә. Вакыйгалар, хыяллар дулкыны сине бетереп ала да әсәрнең соңгы битенә кадәр ычкындырмый тота. Балалар өчен генә түгел, елкәчнәр тарафыннан да рәхәтләнеп укырлык повесть ул. Кайчандыр Җиргә космик кунаклар килгән булган, һәм алар безгә. Җир кешеләренә, зур бүләк калдырганнар. Ләкин бүләкне мәгарә эченә, бернинди шартлаткыч белән дә җимереп булмый торган калын стена артына яшереп киткәннәр. Чөнки җирдә әле сугышлар бара. Кешелек әле мәкерне, явызлыкны йөгәнләп җиткермәгән. Әгәр космик кунаклар калдырган әлеге бүләк явызлар кулына төшсә. Җирне фаҗига көтә. «Мәңгелек хатирәләр» повестендагы инженер Нуров белән Гаяз менә шул серне чишәләр. Повестьнең эчтәлеген болай кыска-кыс- ка һәм өстән генә сөйләгәч, кайберәүләрнең аны сугышка каршы язылган әсәр дип уйлаулары мөмкин. Ләкин авторның төп максаты мәгарәгә яшерелгән космик сер тирәсендә барган маҗарглар турында сөйләү түгел. Монда сүз хәтер турында бара. Автор кеше хәтеренең мөмкинчелекләре, хәтернең нәселдән нәселгә күчүе, хәтер аша мәгълүматларның буыннан-буынга тапшырылу ихтималы турында кызыклы әсәр Повестьның твп геройлврыинаи Нуров ебрәтын автор вэ сүзләр һәм отьпилы сурәтлә/ чаралары ярдәмендә җанлы. тулы ител күрсәткән. Безнең елда үткен сүзле җитез, кызу табигатьле яшь галим. Вакыты вакыты белем бвла-чага сыман беркатлы, шаян булуы белен ул мәхәббәт казана, һем повестьны укыл бетергеч тә, бу күңелле. хыялый галим белен аерылышасы килми. Күрәсең. автор моны күңеле белен үзе дө сиэгеидер Без Нуров белен тагын бер- ниче хикәядә очрашабыз. Дорес, ул хикәя- лер әлегә повестьның девамы түгел. Алар местекыйль асерлер. Адлер Тимергалин укучының игътибарым коры маҗаралар белен гене җәлеп итәргә җыенмый. Ул гаягь кызыклы, галим кер поре-паре килеп бәхәсләше торган проблемаларны алып, алармы үзенчә чишә Галем миксез. Анда әзлексез хәрәкәт, утлы гарасатлар бара, фән аңлатып бирә алмаслык серләр тулып ятв. Космоста кеше акылына беилеимобән фаҗигаләр мизгел саен кабатланып тора. Галактикаларның чәчелүе. җыелуы, җисемнәрнең туңуы яки шартлавы аркасында нинди генә җәмгыятьләр юкка чыкмый торгандыр! «Космик кыш килгәндә» хикәясендә Адлер кызыклы, мавыктыргыч итеп, менә шул хакта сәйли. Хикәядә сурәтләнгән галимнәр шул җимерелүләргә, гарасатларга каршы тора алырлык яңа матдә уйлап табалар. Кешелекне алда гарасатлар, бәхетсезлек котми. кеше лак фаҗигагә таЛ бармый Әгәр фаҗига кәшәлеккә таба үзе килә икән, кешеләр яны җиңәргә әзер булырга тиеш! Әсәрнең тел идеясе әнә шул. . Адлер юморист та. Җор тол белән язылган, келкеле хикәяләр бу китапта байтак. «Сынау». «Узыш», «Кибернетик кәмит», •Угры». -.Тәмугта бер кон». . Соңгы хикәядән бер фрагмент китерик Лирик герой теге деньяга ките. һем ул анда зур шәхесләр белән очраша — Сез кем буласыз соң?— дип сорадым мин аңардан — Мин арырак гасырдан, унберенчедән үк.— дип җавап бирде ул, каләмен колак артына кыстырыл,— Гомер Хеиям диген гонвһкярмын. Ишеткәнең бар идомо' — Бар. әлбәттә! Без сезнең шигырьләрне бик яратып укыйбыз. Ничек әле Адимнәрм» мяи.ты итеп ясадым < ян Инде яны үтереп җимереп ятасың син Bv иҗятың начар булса, кем гяепла? Яхшы булса, нигв аны пятясмң сия?! — Менә шушы сәяльләрем коткарды дя инде мине,— диде Гомер Хойям. колеп— Югыйтә үземне, монда тотмыйча туры двн-туры җәһәннәмгә озатачаклар иде. — Ничек? — Тәңре менә ничәмә-ничә гасырлар инде ҖавӘЛ эзли әмма тапмый . Беэиең монда үт кагыйдәләребез бар. Логиклар җәмгыятенә морәҗегать итәрбез, анда без алланы тол башына утырта торган сораулар әзерләүче акыл ияләрен сайлап куйдым Ялгь-шмкгам, кайсысыдыр: «Үзең күтәрә -лмаслык таш асын аласыңмы?» дип аллаһы тәгаләне кәкре каенга тәрәткәй иде. Менә шушындый баш катыргыч сораулар кирәк... Сезнең чорның да шуңа охшаган берәр җәүһәре юкмы соң? — Бар! — дидем мин, куанып.— Бар. Гомер бабай! — Япе, я, тыңлап корыйк.— диде шагыйрь. — Аллаһы тәгаләнең кодрәте шулхәтле киң, аның табигатьтә булмаска да кулыннан килә... Җыентыктагы хикәяләр бер-берлеремнеи нык аерылсалар дә. влвриың сЮ««' тема корылышлары терпесенеке терпечә булса да. Адлерның борлык хикәяләре очеи дә хас уртак яклар да бар. Барыннан да элек елармы проблемалар уртаклыгы берләштерә. Аның күпчелек хикәяләрендә кеше һәм табигать коч лоре арасындагы менәса- бет сурәтләнә. Автор кешеләрнең табигать кечгәреинои естен булуларын күрсәтә. Шуның белән бергә, Адлер бүгенге меикүреш месьәлеләреннән дә ерак китми. • Малай» хикәясе, мәсәлән, хыялга корылган булса да, бүгенге кон очеи меһим булган мәсьәләне кузгата. Бвлакей гоне бор малай фикер йортүе белеме белән үз яшьтәшләрен генә түгел, хәтта укытучысын да узып китә. Шахмат тактасына кгрәмынча әтисен ота. Кино- •итаплврның башын белү балан азагы ничек бетәчәген алдан ук әйтеп бире Хәтта кайсы футбол командаларының отасын, кайсыларының оттырасын да алдан белеп тора. Яшьтәшләре дә. олылар да аның годәтн малай түгеллеген беләләр һәм аңа кырын карый башлыйлар, сәер бала и^дл күрәләр һәм аны врач дәвалый башлый. Янәсе, аның нервлары какшаган. Нәтиҗәдә ул яшьтәшлооо сыман гап-гадн бала булып кала. Укуы да хорти генә. Башкалар сыман сугыша да башлаган. Шулай уртача гына бер каша булып китә бу «Ә психиатор. еш кына, баланы ныклап тикшермәгвилвгснә үкенеп: «Мии феномен яныннан узып китмәдемме икән'» —дип уйлый. Мин дә аның фикеренә кушылам»,— дип тәмамлана хикәя. Биредә фантазиядән бигрәк, чып-чын проблема, бүгенге кемнең актуаль мәсьәләсе кузгатылган. Адлер тормыштагы һим проблеманы тотып алган да әдәби әсәр язган. Монда инде, әйткәнемчә, хыялдан битәр, тормыш бимазалары ^агылган. •Мәңгелек хатирәләр» китабы бер Тимергвлинның гына түгел, ә 1969 елгы әдәбиятыбызның да уңышлы әсәр'••ремнән. А. Тимергалин дүрт китап авторы, бердәнбер фантаст һәм аның итеме, китвгл». ры бүгенге конгә кадәр телгә а.-ыммаеыи тәнкыйтьче дусларның игъгибар<ыэлЫ'ь« дип аңларга кирәктер! Форсаттай файде- лвиып. шуны дз ой та pro кирәк. омың бу китабындагы күп кенә хи яп апара аеаытяы матбугат битноренде чыгарга тулы воеүа- ль-лар. «Аш терләидерү очеи» ге*ю Үүгея, газета-журнал битләрен бизәп т<хоыряь- «ло ры да күп. һәм алар, һичшиксез, үз укучыларын тапкан булырлар иде ЮЫРТ 6ДГУЛЛКН. Мәскәүнең «Наука» нәшриятында *’'тарих фәннәре докторы, профессор Альфред Халиковның «Урта Иделнең борынгы тарихы» дигән монографиясе басылып чыкты. 25 табак күләмендәге бу калын китап безнең якларда яшәгән халыкларның борынгы тимер чорына кадәр булган тарихын тикшерүгә багышланган. Моңа кадәр фән безнен. төбәкнең ул чоры турында бик аз белә иде. Бу хезмәтнең матбугатта басылып чыгуы, егерме ел буена төрле экспедицияләрдә катнашып, автор тарафыннан кирәк кадәр фәнни материал тупланганнан соң гына мөмкин булды. Аннан соң китапта шактый күп санлы музей коллекцияләре, моңарчы язылган әдәбият, шулай ук этнография, лингвистика, палеоботаника, палеозология, геология һәм бу тема естендә эшләүгә азмыкүпме катнашы булган башка фәннәр тарафыннан тупланган материал файдаланылган. Автор үзенең Монографиясендә Идел буе халыклары формалашуының башлангыч процессларын эзлекле күзәтүне төп максат итеп куйган. Әлеге хезмәтендә ул Урта Идел территориясендә кешеләр урта палеолит чорында, ягъни моннан 50 мең еллар чамасы элек килеп чыккан дип билгели. Дөрес, ул чорга караган тарихи табылдыклар артык күп түгел, ләкин табылган кадәресе турында археологларның күпчелеге уртак фикердә. Безнең төбәктә мезолит, икенче сүзләр белән әйткәндә, урта таш дәвереннән (безнең эрага кадәр 8—5 меңенче еллар) калган табылдыклар күбрәк. Бу чорда җәя һәм ук кулланыла башлый. Сүз уңаенда шуны да әйтеп үтәргә кирәк, бу чорда кораллар һәм көнкүреш кирәк-яраклары ясау өчен чакматаш төп чимал булып хезмәт иткән. Урыннарда казулар алып барганда, пычакка охшашлы әйберләргә, пәкеләр һәм башка төрле предметларга тап буласың. А. Халиков урта таш дәвер чорына караган табылдыкларга төпле анализ ясый, аларның периодларын һәм даталарын билгели. Китапның яңа таш гасыр турындагы бүлекләре дә укучыда зур кызыксыну уята. Бу чор ташны эшкәртүнең яңа ысуллары киң таралу белән характерлана. Хәзерге көндә Урта Идел буенда бу чордан калган 250 дән артык әйбер табылды. Аларның күбесе хәзерге Татарстан территориясенә туры килә. Китапта чакматаштан эшләнгән әйберләргә (пәкеләр, балталар, уклар, өтергеләр) һәм яңа таш гасырда куллануда булган балчык савытларга тулы анализ ясала. Автор ул савытларга гаҗәеп матур бизәкләр төшерелгән булуын әйтә. А. Халиков тарафыннан тупланган маэрага кадәр 3 меңенче елның икенче яртысында безнең якта яшәүчеләр беренче мәртәбә металл әйберләр һәм алар- ны ясау ысуллары белән танышалар. Ләкин шулай да корал һәм хезмәт кирәк-яраклары хәзерләүдә төп материал буларак таш кулланыла. Халиков үзенең бу хезмәтендә бронза чорында Урта Идел буенда яшәгән халыкның составы үзгәрүгә дә игътибар итә. Безнең эрага кадәр 2 меңенче елда терлекчелек белән көн күрүче халыклар, явымтөшемнең кимүе сәбәпле, төньяктагырак районнарга күченәләр. Күчеп килүчеләр бу төбәктәге халыкны бәлки терлекчелек һөнәре, шулай ук металл әйберләр ясауның прогрессиврак ысуллары белән таныштырганнардыр. Ләкин алар җирле халыкның үзенә хас юл белән үсешенә комачаулык итмиләр. Бронза чорында яшәгән җирле халыкларны археологлар Казан тирәсе культурасына кертәләр һәм аларны күп санлы каберлекләр буенча өйрәнәләр. Археологларга Ананьина исеме белән билгеле булган культураны шул халыклар калдыралар. Ананьина авылы Татарстан АССРның хәзерге Алабуга районы территориясендә урнашкан булган. Ананьина культурасы ыруглары угро-финнарның: мариларның, удмуртларның һәм комиларның борынгы бабалары булып исәпләнә. Китапның соңгы бүлекләрендә автор укучыны Урта Идел буенда яшәгән халыкларның тормыш-көнкүреше һәм үзара мөнәсәбәтләре белән таныштыра. Китап бик бай иллюстрациядә чыккан. Ул тарихчылар, студентлар һәм туган якны өйрәнүчеләр өчен ифрат файдалы хезмәт булачак. Автор безне якын киләчәктә үзенең яңа кызыклы хезмәте — туган ягыбызның икенче чордагы тарихы. шул җөмләдән, Идел болгарлары һәм Казан татарлавы тарихы белән таныштырыр дип ышанабыз.