КЕРӘШЕН ЙОЛАЛАРЫ
/РбЯ елның җәй айларында Г. Ибраһимле исемендәге гел. әдәб һәм тарих институты Татарстанның Чаллы. Әхмәт һәм Минзәлә районнарына диалектологик экспедиция оештырды. Экспедиция вакытында. әлеге районнарда яшәгән керәшен татарларының тел 1 иллекләрен яйрәнү белән бергә, аларның тарихы, тормыш квнкүреш'. гореф гадәтләре һәм җырларына да игътибар иттек. Мәгълүм булганча, бу районнарда яшәгән татарларXVI—XVH та- сырларда ук христианлаштырылеан булган һәм күп еллар буе халыкның төп массасыннан аерылып яшәгән. Бәлки, нәкъ менә ш .па күрәдер дә аларда мәҗүсилек белән бәйле йолалар күбрәк нып калган. Керәшеннәр арасында, мәсәлән, кешене төрле '■ лардан коткара торган, авырулардан дәвалый торган серле о ’ •телә белүчеләр күп булган. Аларның байтагы буыннан бчыч.-а күчә-күчә безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Әлеге районнарда яшәгән халыкның элекке рухи тормышын чагылдыру ягыннан кызыклы материал булуларын искә алып, yt йо-в һәм гадәтләрнең кайберләре белән журнал укучыларын да таныштырып уз чакчы булабыз Текстлар әдәби орфография белән бирелә. Аларның транскрипция белән язылган вариантлары һәм магнитофон язмалары институтның тел секторы фондында саклана. Ф. ӘХМЕТОВА. Ут теле Ут атасы күк була. Ут анасы соры була. Утның кызы кызыл була. Кызына калгач кызу була. Ут. уйнама, уйнама. Уйнамыек, калмиек. Бергә гомер итмен. Әлеге сүзләрне ойтеп, ут чыккан җирдан ам тапкыр айлонеп уза торган булганнар. Шулай үткем, янаса, ут сүиәрга тиеш була. Кон теле Кызыл ИИӘ. КЫЗЫЛ 1ҢСП. Кызлар и»ае жайлием. Бакыр инә бакыр жеп. Бакыр щае щейлмем. Тимер ииа. тимер >ңап. Тимер «ңае жайлмем. Икенче варианты: Ак таш агарып ята. Күк таш күгәреп ята. Кара таш кан тарта. Кешенең берәр җире киселеп, кан ага башлаганда әйтелгән. Шуны өч мәртәбә әйтеп төкерсәң, кан, туктый имеш. Бүсер теле Шүри бүсер, шүри бүсер, Шүри бүсер, карт бүсер. Карт булсаң да, ят бүсер. Пичкә салдым дүрт икмәк, Дүрт икмәк пичкә ябышып катадыр, Шулай ябышып ят бүсер, Пычак белән суярмын, Чалгы белән кыярмын. Эчтәлегенә караганда, бүсер белән авырган кешене дәвалаганда кулланылган Җил теле Җилдән тисәң — җилгә кит. Җирдән тисәң — җиргә кит. Җиде юл чаты. Чир җил белән тиде дип уйлаганда, әлеге сүзләрне әйтеп, колмак очыртканнар. Елан теле Кара елан, чык елан, Җептән нәзек калырсың. Соры елан, чык елан, Җептән нәзек калырсың. Бакыр елан, чык елан, Җептән нәзек калырсың. Елан чакса, ул урынны әлеге сүзләрне әйтеп әйрән белән сыпыралар. Кырау куу Яз көне кырау төшә торган вакытта яшьләр, иске чабаталар алып, басуга чыкканнар. Анда, берберсенә чабата атышып, шаярышып, «кырауның атасын-анасын куабыз» дип, кычкырып такыр басу ягына таба йөгерешкәннәр. Янәсе, кырауны такыр басуга куганнар. Соңыннан әлеге иске чабаталарны өеп яндырганнар һәм, авылга кайтып, мунча төннекләрен чөеп йөрткәннәр. Бу хәл яктырганчы дәвам иткән. Шуннан соң хурланып кырау төшми башлый, янәсе.