Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЗАНДА БЕРЕНЧЕ ТАТАР СПЕКТАКЛЬЛӘРЕ

Кешенең гомерендә озакка, хәтта бетон гомерендә онытылмаслык ястүлекле копнәре була. 1906 елның 22 декабре — минем гомеремдәге шундый көннәрнең берсе. Ул конне Казанда татар телендә беренче спектакль куелды. Куелды дип әйтүе генә ансат. Шактый мәшәкатьле һәм чнтеи эш булды уз. Без. берничә кеше. 1906 елныц ноябрь башларында Гарнф Габитов (интеллигент- демократ) квартирына җыелдык һәм оештыру комиссиисе сайладык. Ул комиссиягә киләсе җыелышка кадәр пьесалар — бер драма, бер комедия сайлау, бина мәсьәләсен хәл итү эшен һәм башка шундый эшләрне тапшырдык. Икенче жыөЛЫШ1Д комиссия сайлап алган «Кызганыч бала» XIV дигән драманы һәм «Гыйшык бәласе 2 дигән комедияне тикшердек Алар икесе дә шунда ук безгә ошады һәм без үзара рольләрне дә бүлештек, эшкә дә тотындык. Язучылардан Галиәстар Камал, Фатих Әмирхан. Г. Коләхметов, Сәгыйд Рәмиен. Габдулла Тукай безие бу эшкә рухландырып тордылар. Репетицияләр ясар очен хәзерге Большая Красная урамындагы приказчиклар союзының бинасы билгеләнгән иде. Соңыннан б.-згә спектакльне дә шунда куярга туры килде. Әмма аны куйганчы шактый мәшәкать булды әле. Тиешле органнардан спектакльне куяр очен рохсәт алырга кирәк иде. Аның өчен куелачак пьесаларның русча кыскача эчтәлеген, жапаплы оештыручының һәм спектакльдә катнашачак артистларның биографияләрен азып бирергә һәм спектакльне куюдан нинди максат күздә тотылуына аңлатма сорадылар Шуларны тиз генә эшләп биргәч, ниһаять, спектакльне куярп* рохсәт бирелде. Аннары афишалар бастыру да шактый озакка сузылды. Аларяы спектакль башлаиыр алдыннан гына урам витриналарына ябыштырдылар. Ярый әле газеталарда бер-ике кон элегрәк игълан басылып чыккан иде. Шулай да халык ишеткән иде булса кирәк, спектакль ипине касса янында бкк күп кеше җыелды. Шау-шу күтәрелде, чөнки спектакль куелачак зал кечкенә булганлыктан, керергә теләүчеләрнең барысына да билет сатып булмый иде. Спектакль без көткәннән дә зуррак уңыш кигерде. Тамашачылар безие көчле алкышлап, кабаткабат сәхнәгә чакырдылар. Бу хәл безне бкк рухландырды. Икенче конне, спектакль куючыларга рәхмәт белдереп, газеталар редакцияләренә бпк күп хатлар килгән идо. Билетлар житешмәгәнлектән. спектакльне күрә алмый калган кешеләр аны яна дан зуррак бинада куюны сорап язганнар иде. Алариың үтенечен искә алып. 22 декабрьда «Яңа клуб» бинасында (Б. Лялская урамында) спектакльне яңадан куярга булдык һәм. беренче спектакльнең укышыннан рухланып, шунда ук икенче спектакльгә әзерләнә башладык. Бу юлы ia каршылыклар күп булды. Татар хатын-кызларының да. пәрәнҗәсез генә спектакльгә килеп, ирләр белән бер залда утырулары турында белеп калган ботен «Печән базары» купкан иде. Реакцион сәүдәгәрләр һәм кайбер мөселман руханилары, татар телендәге спектакльне икенче тапкыр күрсәтергә юл кунмауны, рохсәт бирелмәвен таләп итеп, полиция башлыгына делегация җибәргәннәр. Бәхетко каршы, ул делегации гонга калган. Алар полициягә барганда спектакль куюга рөхсәт язуы безнең оештыручыларыбызпың кулында иле киде Шуннан сон артык зур гауга булмады. Күрәсең, начальство үз карарын үзгәртергә XIV Мамык Камал әсәре. < Мамык Камал әсәре. К теләмәгәндер. Сәүдәгәрләр ней шулай ду кубып йөрүләре бер тктап безнал эчне пошырса да, икенче яктан анын файдасы да булды. Шул хәлләрдән соң халык театр белән аеруча нык кызыксына башлады. Спектакльне карарга дпп шәһәр халкы гына түгел, хәтта якын-тирә авыллардай да бик күп кеше килгән иде. Тик, билетлар ала алмау аркасында, бу юлы да күп кеше карый алмыйча калды. Тамашачылар залы шыгрым тулы. Менә соңгы звонск. Тынлык. Бөтен тамашачылар да сәхнәгә текәлгәннәр. Кереш сүзне шагыйрь Сәгыйт Рәмиев әдтте. Ул үзеноң нотыгында, туган телдәге спектакльнең халкыбыз өчен әһәмиятле булуын һәм бу спектакльгә татар халкы тарихында беренче тапкыр яшь татар хатын- кызлары катлашуларын әйтеп, беренче тапкыр театрга килгән татар хатынкызларын котлады. Тамашачылар яның чыгышыннан соң бик озак кул чаптылар. Аннары спектакль башланды. Тамашачылар артистларны тын да алмыйча тыңладылар. Спектакль тәмамлангач, тагын кул чабулар башланды. Сәхнә чәчәкләр белән тулды. Ләкин безнең бу куанычыбыз озакка бармады. Печән базары элементларының. шайка оештырып, безгә, Казан шәһәренең Болак аръягыпда яшәүчеләргә, һөжүм итәргә әзерләнүләре турында ишеткәч, күңелебез сүрелде. Башта кайбер- ләребез бу хәбәрке буш сүз дип, аңа әллә пп игътибар итмәгән иде. Спектакль тәмамланып, без гримнарны юып киенгән арада халык таральга беткәп һәм вакыт бик соң иде инде. Клубтан чыккач, без. бер тирәдәрәк торучылар. барыбыз да бергә кайтырга булдык. Шәһәрнең үзәк өлешендә торучылар безгә тыныч йокы теләп хушлаштылар. Без буш урам буйлап ары атладык. Ләкин теге иптәшләребездән аерылып аз гына баргач, каршыбызга бер төркем кеше килеп чыкт’,1 да безне чолгап алдылар. Дпмәк, безне кисәтеп куюлары юкка гына булмаган икән. Арабызда булган хатык-хызларыбыз да шактый борчыла башладылар, без дә шүрләбрәк калгеп идек. Ләкин шулчак безгә ярдәм килде. Бөтенләй таныш булмаган бер төркем егетләр яныбызга килделәр дә. теге шайканы өркетеп жибәреп, безне квартирларыбызга тикле озатып куйдылар. Юлда тагын шунысы да мәгълүм булды. Печән базары әһелләре безгә Болак күпере төбендә һөжүм итәргә тиеш булганнар икән. Күпер төбендә чыннан да байтак кына шикле көше тора иде. Ләкин безнең бик күп икәнлегебезне күреп булса кирәк, бәйләнмәделәр. Шулай итеп, бернинди дә бәла-каза булмады. Казанда татар телендә куелган беренче һәм анпап сон спектакльләрдә кемнәр катнашты соң? Алар, билгеле, профессиональ артистлар түгел, бәлки һәвәскәрләр иде. Лнде мия аларның барысының да исемнәрен хәтерләмим. Хәтеремдә калганнары түбәндәгеләр: 1. Әминә Ибраһим кызы Терегулова — Петербургтагы хатын-кызлар югары курслары курсисткасы (студенткасы), соңыннан атаклы профессор мәрхүм Әбүбәкер Терегуловның хатыны. 2. Суфня Коләхметова — Казан хатын-кызлар югары курслары курсисткасы. соңыннан врач. 3. Шәмсекамәр Коләхметова1 — медицина хезмәткәре. 4. Рәбпга Габитова — Казан югары хатын-кызлар курсы курсисткасы. 5. Әйпәб Терегулова. 6. Гайшә Багданова — гимназистка, соңыннан теш врачы. 7. Шакир Мөхәммәдьярои — укытучы һәм матбугат хезмәткәре. 8. Гимад Нугайбскоп — матбугат хезмәткәре. 9. Сәйфелмөлек Газизов — Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкерте. 10. Әкрәм Каббышеп — укытучылар әзерләү мәктәбе укучысы... Шупы да әйтеп үтәргә кирәк, спектакльләрдә катнашучыларның күбесе афишаларда чын фамилияләрен куймыйча, псевдонимнарын гына яздыра иделәр. Чөнки ул елларда хөкүмәт мәктәпләрендә укучыларга җәмәгать эшләренә катнашырга, төрле чыгышлар ясарга рөхсәт ителми иде. Минем үземә до төрле спектакльләрдә һәм рольләрдә «Хайбушеве. «Әкрәмов» һәм башка төрле псевдонимнар белән чыгышлар ясарга туры килде. ------------------ ӘКРӘМ КАЙВЫШКВ 1 Суфия да, Шәмсекамәр дә язучы Гафур Коләхметознык. сеңелләре.