Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЕЛМАЕП -КӨЛЕП КЕНӘ...

Могҗиза
Вт өн урталары булгандыр, Ренат кисәк йокысыннан уянып китте. Янәшәдәге карават буш, хатыны Сания әле дә урынында түгел иде. Ренат аптырый төшеп залга чыкты. Кухняда ут яна, ачык ишектән залга дез эшләп арган сәламәт кешеләр йокысы белән һичбер хәбәрсез йоклый иде! Менә баланың аягы салынып төште. Ана, тирән йокыда көе, нәкъ уяу кеше җитезлеге белән бу аякны уңайлап куйды Ренат Саниянең мәрмәрдән уелгандай ак, хәрәкәтсез йөзенә хәйран калып карап торды, һәм кинәт үзен гаепле итеп сизгәндәй булды. Бу хис һаман көчәя барды, бу хис күңелен биләп алды. «Могҗиза ..» — дип уйлады ул һәм, көтелмәгәндә башына килгән уйлардан арынырга теләп, кухняга чыгып утырды. Папирос кабызып җибәрде. Ә кухня ялт иткән анда бер генә чүп әсәре дә, бер генә юылмый калган савыт та юк. Чиста тәлинкәләр матур итеп өелгән, кашыклар, чәнечкеләр барысы ла үз урынында. Аның көндез салып куйган ак күлмәге юылган, кипкән һәм үтүкләнгән. Хәтта тәмәке көле савытына яктылык төшкән. Сания диванда бала имезеп утыра иде Ренат, сак кына басып, аның янына ук килде, шыпырт кына дәште. Ләкин Сания селкенмәде дә. Ул, тулы беләкләре белән баланын ялан гәүдәсен кочаклап, башын диван артына терәгән килеш утыра бирде. Ренат иелеп аның йөзенә карады. Бала сулыксулык имә’ ә ана көн- кадәр чистартып куелган. «Чынлап та могҗиза бит. Кай арада барысына да җитешә икән бу Сания? Исәпләп карасаң, бу тәлинкәләрне, кашыкларны һәрберсен юарга, корытып сөртергә генә дә күпме вакыт китә торгандыр. Ә бу күлмәкне юарга һәм үтүкләргә... Кухня идәнен, залны, йокы бүлмәсен юарга... Бала карарга, иртәкич ашарга әзерләргә Боларга күпме энергия сарыф итәргә кирәк икән?!* —дип уйлады Ренат. Ул йорттагы башка мәшәкатьләрне, азык кибетенә йөрүләрне хисапка салды, шулар өстенә хатынының көндез балалар бакчасында эшләп үткәргән җиде сәгатен китереп кушты. Аның маңгаена тир бәреп чыкты. Бер кешенең көн саен шул кадәр энергия сарыф итүенә һич ышанасы килмәде. «Мог- җп та, могҗиза бу!» — дип кабатлады ул. Ә бит шушы ук йортта ул да яши. Эше дә авыр түгел: бүлек мөдире Эштән ул көн саен диярлек сәгать ярымга соңгарып кайта. Ул £;1йгышка ваннага кайнар су агызылган, чиста сөлге эленгән, ишек янына йомшак туфлилар куелган була. Ваннадан чыгышка кайнар аш.лимон туралган чәй әзер. Тамак туйгач, ул диванга килеп утыра, кызын— әле яше дә тулмаган нәнине алдына ала. Әмма нәнинең телевизорда гаме юк: әтисенең борынына ябыша, колакларын йолкый, күзләрен кармалый. Аны тиз арада әнисенә бирергә туры килә. Ул телевизор карый. Программаны ошатмаса, китаплар, газеталар укыштыра. Ләкин диванда аның тик гәүдәсе утыра. Ә күңеле, уй-фикер- ләре бик еракта: футболчылар яисә хоккей уйнаучылар арасында, илнең төрле почмакларында, хәтта чит илләрдә йөри. Шул ук вакытта ул краннан су аккан, савыт-саба шалтыраган тавышларны ишетә. Борынына кызган үтүк исе, сабын исе бәрелә. Ара-тирә сабый көйсезләнеп, әнисеннән нәрсәдер таләп итә. Шулай итеп, Сания даими рәвештә нәрсә белән булса да мәшгуль була. Ул гүяки үзенә аерым бер тормыш белән яши. Ә Ренат бу тормышны бары тик тоя гына. Ул аның вак-төяген күрми. Бу тормыш аның аңына, тышта искән җил тавышыдай, кагылып кына уза. Ә инде гәүдәсенә рәхәт талгынлык җәелгәч, ул һәркөн чиста җәймә өстенә ята. һәрвакыт чиста юрган ябына. Ә Саниянең эше һаман да бетми әле, Ренат йокы аралаш та аның кухняда нидер юганын, кырганын ишетә. Менә шулай үтә гомерләре. Сания зарланмый, семьяда татулык. ...Ренат шактый уйланып утырды. Аның күңелен үзен Сания алдында гаепле итеп тою хисе кимерә иде. Юк, болай яшәргә ярамый... Ахырда ул, баягыча ук, сак кына басып, тагын хатыны янына килде. Аның кулыннан баланы алып, караватка салырга теләде. Ләкин, ул балага кулын тидерүгә, ана шунда ук күзен ачты. — Ай, синме бу? Ник йокламыйсың? — Баланы алып салмакмы идем... — Син салып йокламый ул,— диде Сания, һәм, дөрестән дә. әнисе куеныннан аерылган бала күзләрен уа, еларга әзерләнә иде. Аны яңадан әнисе кулына бирергә туры килде. — Сания, мине иртәгә иртәрәк уят әле,— диде Ренат. — Юләрләнмә, төн пәрие кебек йөреп, нинди иртәрәк ул тагын,— диде хатыны. — Юк, син уята күр, зинһар,— дип кабатлады Ренат. Ләкин хатыны дәшмәде. Ул тагын башын диван артына терәп, тынып калды. Чөнки әле нәни бала сулык-сулык имә, әле нәни бала тирән йокыга китмәгән иде. акырган җиргә бар. куган җирдән кит, дигәннәр борынгылар. Хәзер заманалар үзгәрде, 6v әйтем дә искерә бара, күрәсең, һәрхәлдә, безнең Фазыл агай бу кисәтүнең нәкъ киресен эшли башлады. Заман үзгәрде димәктән, авыл халкына әллә ни булды. Берсеннән-берсе үчеккәндәй, шыңгырдатып алтышар почмаклы КҮГӘРЧЕН ФАЗЫЛ йортлар салалар. Егетләре солдатка бармас борын өйләнеп җибәрә, дан итеп туен ясый. Ул кунак-муйнак уйнауны әйтеп тә торасы юк инде. Баеды халык, вәт нәрсә. Гөрләтеп мәҗлесләр үткәрүне чүпкә дә санамый. Ә Фазыл агайнын әкәмәт гадә~енә килсәк, ул менә шул мәҗлесләргә Д-л ткәнне көтеп-нитеп тормый. Юк-бар йомышын таба да мәҗлес башында гына килә дә керә Кергәч, билгеле, урыны табыла. .Урын табылгач, утырырга туры килә. Монын өчен берәүмен дә Фазылга җайсыз сүз ишеттергәне юк. Ник дигәндә, Фазыл егет чактан ук җырга, шаян такмаклар әйтергә, мәҗлес халкының күңелен табарга мәчтер кеше Ул кунаклар арасында җырлап, гөрләп кенә утыра Шуна күрә күгәрчен Фазыл диләр дә аны. Фазыл агай кыстатмый, халык сорагач, җырлый. Ә җырлагач, билгеле инде, тамак та чылатырга кирәк. Шулай җырлый гөрли утыра торгач, кунаклар тарала башлый. Ә бу чакта Фазыл агаймын кызып кына килгән, дәрте яна кузгалган вакыты була әле. Инде өй тәмам бушап калгач та, ул хуҗаның үзенә, хатынына, туган-тумачаларына атап, берәрне әйтеп маташа әле Хуҗаның инде бай-бай итәргә дә вакыт икәнен төрттерүен дә колакка элми Кыскасы, аны өенә җитәкләп кайтарып куярга туры килә. Әле беркөн клубта зур җыелыш булды. Колхозчылар барысы да килгән, район вәкиле дә бар иде. Шунда президиум сайлаганда, кайсыдыр Фазыл агайнын да исемен кычкырды Халык сорагач, ул каршы түгел инде, батыраеп сәхнәгә атлады. Әмма, бөтен авылдашлары каршына күтәрелгәч, шактый ук каушый калды тагын. Бригадир Харисның киң аркасы артына посып утыру ягын чамалады. Кичә ул югары оч егете Хәмбәл туена юлыккан, башы да бик авырта иде. Председатель Ханнан җайлап кына речь сөйләде, ә Фазыл агай тәмләп кенә черем итте. Күзләрен йомуга, каршына тагын кичәге мәҗлес килде. Яшьләр үбештеләр, чәркәләр күтәрелде, тальян моңнары сызылды. Менә бер заман бөтен мәҗлес ду купгы. «Фазыл абый җырласын!», «Фазыл абый, берне әйтеп бир әле!» дигән сүзләр ишетелде. Фазыл агай исә, тамагын кырып, әзерләнә калды. Нәкъ шул мәлдә Ханнанның рече ин кызык төшенә җиткән- ул авылда быел гына ничә кешенең яна йорт торгызып чыкканын санарга керешкән иде. Ул кинәт төртелеп калды Хәтере ялгышып, күзләрен түшәмгә текәде. — Моны Фазыл төп-төгәл әйтер! — диде кемдер — Фазыл туган! — Фазыл абый, әйтеп бир әле! — дигән сүзләр ишетелде — Ә? Мин хәз^р... хәзер — диде Фазыл һәм. урындык артыннан башын да күтәрмәсгән, клуб залын яңгыратып «Алмагачы» көенә җырлап га җибәрде.