ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ
КАДЕРЛЕ ОБРАЗ ТУРЫНДА СӨГЛӘШҮ Соңгы ике елда Казан шәһәрендәге ижат хезмәткәрләренен фәннн-теоретик семинары эшләп кнлде. Партиянең Казан шәһәр комитеты тарафыннан оештырылган бу семинарның шушы елның 16 апрелендә соңгы дәресе булды. Бу дәрес «Әдәбиятта һәм сәнгатьтә юлбашчы образы» дигән темага багышланган иде. Семинарда катнашкан язучылар, композиторлар, рәссамнар, артистлар алдында Казан сәхнәсендә В. И. Ленин образын тудыручылар: Татарстан АССРның халык артистлары Габдулла Шамуков, Шәүкәт Биктимиров, артист В. Остропольский чыгыш ясадылар, кадерле образны иҗат итү белән бәйле хисләре турында сөйләделәр. СССРның халык артисты, композитор Нәжнп Җнһанов музыка өлкәсендә Ленин темасын иҗат иткәндәге уңышлар һәм бу өлкәдә алда торган бурычлар турында сөйләде. Танылган художник Лотфулла Фаттахов Ленин образын ижат итүдә рәссамнарыбыз ирешкән казанышлар турында сүз алын барды. Филология фәннәре кандидатлары Азат Әхмәдуллнн, Илбарис Надиров һәм тәнкыйтьче Рафаэль Мостафин татар әдәбиятында һәм халык иҗатында Ильич образының ничек гәүдәләндерелгәнлеге турында сөйләделәр, һәм бу өлкәдәге аерым актуаль проблемаларга тукталдылар. МАТБУГАТ КӨНЕНӘ БАГЫШЛАП 5 майда Г. Тукай исемендәге клубта матбугат көненә багышланган тантаналы җыелыш булды. Матбугат көне турындагы докладны Татарстан АССР журналистлары союзы идарәсе председателе Ш. X. Хамма- тов сөйләде. Ул җыелышта Татарстан АССР Министрлар Советы каршындагы матбугат идарәсе начальнигы В. П. Федоров һәм КПСС өлкә комитетының пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире Н А. Андриянов иптәшләр дә чыгыш ясап, журналистларны. полиграфия работникларын матбугат көне белән тәбрик иттеләр һәм алар!а эшләрендә уңышлар теләделәр. Тантаналы җыелышка катнашучылар. Америка һәм Сайгон интервентларының нейтраль Камбоджа җирләренә бәреп керүен нәфрәт белән гаепләп, бердәм рәвештә резолюция кабул иттеләр. ПРОЗА СЕКЦИЯСЕНДӘ 14 майда ТАССР язучылар союзы каршындагы проза секциясенең чираттагы утырышы үткәрелде. Аяз Гыйләжевның «Урамнар артында яшел болын» исемле яңа романы (бу әсәр «Казан утлары»ның 1969 елгы 10—12 һәм бу елгы 1 нче саннарында басылган иде) турында фикер алышуга багышланган ул утырышта язучылардан Гариф Ахунов, Әмирхан Еники, Мирсәй Әмир. Шәйхи Маннур. Нурихан Фәттах һәм әдәбият белгече, филология фәннәре кандидаты Рифхат Свиригин чыгыш ясап, әсәргә карата үзләренең фикерләрен әйттеләр. Иң алдан чыгыш ясаган Г. Ахунов «Урамнар артында яшел болын»ның бүгенге заманның иң алгы сызыгыннан торып язылуын, әсәрдә актуаль проблемалар күтәрелүен билгеләп үтте. Ул үзенә аеруча әсәрнең авыл тормышын сурәтләгән бүлекләре ошаганльпын, ә шәһәр тормышын сурәтләгәндә авторның урыны урыны белән ашыгыбрак эш иткәнлеген дә искәртте. А. Гыйләжевнең бу әсәре турында сөйләгән барлык язучылар да әсәргә нигездә уңай бәя бирделәр. ФОТОКҮРГӘЗМӘ Татарстан АССРның 50 еллыгына багышлап. республика журналистлар союзы һәм дәүләт музее «Туган ягым Татарстан» исемле фотокүргәзмә оештырдылар. Республикабызның табигатен, атаклы кешеләрен, промышленностен, авыл хуҗалыгын һәм куль- турасын чагылдыруга багышланган бу күргәзмәдә, яна рәсемнәр белән беррәттән. Октябрь революциясе, гражданнар сугышы. Ватан сугышы ветераннары, хезмәт фронты эшчеләренең шәхси альбомнарыннан алынган уникаль фоторәсемнәр дә куелган иде. ДУСЛЫК КИТАБЫ Әле шушы көниэрдә генә Пермь китап нәшрияты «Четыре ветра ■> исемле яка китап басып чыгарды. Рус телендә басылган бу китапка башкорт, коми-пермяк, татар һәм удмурт шагыйрьләренең шигырьләре туп ланган. Татар шагыйрьләренең әсәрләре басылган бүлектә республикабыз шагыйрьләреннән Нури Арсланов. Әхсән Баянов, Шәүкәт Галиев, Зәки Нури, Нәби Дәүли. Хисам Камалов. Зөлфәт. Сажндә Сөләймоноьа. Сибгат Хәким. Ренат Харисов, Марс Шабаен һәм Илдар Юзеевларнын берәр бәйләм шигырьләре урнаштырылган. Идел буе халыклары дуслыгын чагылдырган бу җыентыктагы рәсемнәрне художник М. В. Тарасова эшләгән. ҮЗЕШЧӘННӘР КҮРГӘЗМӘСЕ Шушы елнын апрель аенда Казандагы художниклар йортында В. И. Ленинның тууына 100 ел, Татарстан АССРнын тезелүенә 50 ел тулуга багышлан, республикабыз үзешчән художниклары әсәрләренең күргәзмәсе үткәрелде. Анда 65 үзешчән рәссамның 320 хезмәте куелган иде Ул күргәзмәдә В И. Ленин образын тасвирлаган әсәрләрдән тыш. сынлы сәнгать, скульптура, графика һәм көнкүрешбнзәү сәнгате әсәрләре дә күрсәтелде. ЛАЕКЛЫ БҮЛӘК Менә берничә ел инде Азнакай районында чыга торган «Маяк» газетасы журналистлары эшче һәм авыл хәбәрчеләре белән даими рәвештә актив эшләп киләләр. Редакция сотрудникларының тырышлыгы нәтиҗәсендә райондагы эшче һәм авыл хәбәрчеләренең сафлары елдан ел арта бара. Мөһим хужплык-нолнтнк мәсьәләләрне хәл итүдә дә «Маяк» газетасы район партия оешмасына зур ярдәм күрсәтә. Матбугат иене алдыннан газета адресына Мәскәүдән, СССР журналистлар Союзы идарәсеннән шатлыклы хәбәр килде. Анда •шче һәм авыл хәбәрчеләре арасында масса эшен яхшы оештырганы өчен. «Маяк» редакциясе коллективына Мария Ильинична Ульянова исемендәге бүләк һәм 11 дәрәжә диплом бирелгәнлеге турында әйтелгән. ЮБИЛЕЙ ПОЧЕТ ГРАМОТАСЫ Театр сәнгате өлкәсендә ирешкән укышлары өчен. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры РСФСР Верховный Советы Президиумы. РСФСР Министрлар Советы һәм ВЦСПСнын В. И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңае белән булдырылган Ленни юбилее Почет грамотасы белән бүләкләнде. Китап басуда ирешкән уңышлары өчен Татарстан китап нәшриятына да Ленин юбилее Почет Грамотасы бирелде. ЯЗУЧЫЛАР - САЙЛАУЛАРДА Шушы елның 14 июнендә үткәрелгән СССРның сигезенче чакырылыш Верховный Советына сайлауларга әзерлек барышында шагыйрь Зәки Нури республика сайлау комиссиясенең рәнсе булып эшләде. Татарстан язучылар союзы идарәсе председателе Ибраһим Зариф улы Минга- эпев (Ибраһим Гази) 638 нче Бөгелмә сайлау округыннан СССРның сигезенче чакырылыш Верховный Советының Мнлләтлвр советына депутат итеп сайланды. БЕЛЕШМӘЛЕКНЕҢ ЯҢА БАСМАСЫ Татарстан китап нәшрияты әле шушы көннәрдә генә «Писатели Советского Татарстана» («Совет Татарстаны язучылары») Исемле библиографик белешмәлекнең тулыландырылган яңа басмасын бастырып чыгарды. Библиограф Асия Гыйннятуллииа тарафыннан төзелгән һәм 220 әдип турында эур гына мәгълүмат тупланган бу белешмәлекнең киләчәктә татарча басмасын чыгару да күздә тотыла. ШАГЫЙРЬ ЭЗЛӘРЕ БУЯЛАП Латвиядәге Даугавпилс шәһәре тирәсендә сугыш елларында фашистлар хәрби әсирләр өчен лагерь корганнар һәм шунда күп кенә совет сугышчыларым әсирлектә тоткам- иар. 14И2 елның август — сентябрь айларын- да патриот шагыйребез Муса Җәлил дә шул лагерьда тоткында булган. Шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын яхшы белүче, аның турында күп кенә очерклар, мәкаләләр язган әдибебез Рафаэль Мостафин май аенда Латвиягә барып, заманында Муса Җәлил тоткынлыкта булган әлеге Даугавпилс тирәсендәге лагерь урыннарын карап һәм, җирле халыктан сорашып, шактый кызыклы материаллар туплап кайтты. БӨТЕНСОЮЗ КИҢӘШМӘСЕ Май аенда Мәскәү шәһәрендә хәрби- патриотик темага язучы әдипләрнең Бөтенсоюз киңәшмәсе үткәрелде. Ул киңәшмәдә Татарстан язучыларыннан Сибгат Хәким, Гомәр Бәширов һәм Тихон Журавлев иптәшләр катнашты. 13—14 май көннәрендә Куйбышев шәһәрендә хәрби-патриотик һәм гражданлык оборонасы темасын яктыртучы әдипләрнең, журналистларның, кино, телевидение, радио, газета һәм журнал редакцияләре хезмәткәрләренең җыелышы булды. Егерме алты өлкә һәм автономияле республика вәкилләре катнашында үткәрелгән ул җыелышка Татарстан язучылары союзыннан язучы Самат Шакир да барды.