ЙӨРӘКТӘГЕ ЭЗЛӘР
Чэчкә дәүләт имтиханнарын биреп бетергәнче кв- тик, дисә? Ул чагында ни кылырга? Ни кыласын? Риза буласын. Бер карасан. анысы да әллә нн олы каза түгел. Гомер буе кеткәйне язга хәтле котәр Айаат, укасы коелмас. Ямьле җәйдә туй итәрләр Авылдан әгиәннләрен чакырырлар. Күнелле генә булыр... Сонгы фикерләре егетнең күмеленә башкала рыннан хушрак килде. Ләкин нн гаҗәп: әллә үз үзенә һәм Чәчкәгә ар- гыграк ышанганга, әллә инде мондый катлаулы мәсьәләләрдә тәҗрибәсе булмаганга күрә, Чәчкә мина барырга риза булырмы, анын әги әнисе ризалыкларын бирерме дип уйламады .. Сигезенче бүлмәмен ишек табендә геиә — коридорда — бер тәрәзә тебе бар. Анын баскыч ягы томаланган, э бу ягы киң һәм утырырга бик җайлы Студентлар йоклан, бүлмәләрдә ут сүнгәч, парлыларга серләшергә менә дигән урын! Шунз күрә бу «изге> тәрәзә тебе бер кичне дә буш булмый иде. Икенче кәнне кич, монастырь шау шуы сүрелә башлагач, Айзаг белән .Чәчкә шунда чыгыл утырдылар Айзат кызны, бик тә, бик тә әһәмиятле сүз әйгәсем бар дип, кызыктырып чакырып китергән иде. — Я,— диде Чәчкә,— нинди серле сүзен бар? — Сина бәлки алай серле һәм җнгди гоелмас та ул. Эш менә.. Мин әйтергә телим ки шушы минутта...—диде Айзат кипкән иреннәрен ялап, үзе, фу у, җен, надан лектор шикелле нәрсә бытылдыйм дип уйлап куйды— Без инде. Чәчкә, синең белән, әйтергә кирәк, утлар сулар һәм җиз торбалар аша үтмәсәк тә... берберебезие шактый беләбез. Танышлар, иллага шекер . Ни инде.. Чәчкә, яратышып Аерган кешеләр нишлиләр инде бер кан килеп.. Мин сина әйтергә телим ки бик зур, моһнм һәм важный мәсьәләне.. Син..— Тукта әле,— диде кыз, көлемсерәп,— тирләп сыктың, кая әле...- һәм аның кайнар маңгаен кулъяулыгы белән сөртеп алды.— Инде дәвам ит. Ләкин ашыкма, кеше аңларлык итебрәк сөйләргә тырыш. — Менә.... кыска гына әйткән чакта... ни инде, парии, ни, Чәчкә., э-э-э... Син миңа..: — Ярый, җитте, интекмә,— диде Чәчкә, тагын көлемсерәп.— Мин - риза! — Чәчкәм, матурым! — Мин сине яратам, Айзатым! Өзелеп яратам! Мин синнән башка икенче берәү белән яши алуымны башыма да китерә алмыйм. — Бәгырем, Чәчкәм, сандугачым, карлыгачым, аккошым! — Кысма, кешеләр карый. — Карасыннар! Без бик бәхетле яшәрбез, бәгырем! Айзат моңа кадәр кичермәгән татлы бәхетеннән чак кына кычкырып җибәрмәде: янында сыенып утырган Чәчкәсе аңа моннан ун минут элеккегә караганда хәзер йөз мәртәбә, мең мәртәбә якынрак һәм үз иде. Тәне һәм уз җаны кебек кадерле, бөтен, бер иде... Алар иңнәрен иңгә, башларын башка куеп сөйләшеп-киңәшеп урамнар, тыкрыклар буенча бик озак йөрделәр. «Чыршы»да коктейль эчтеләр, «Черек күл»нен ышыграк урынына кереп иреннәре уелганчы үбештеләр... Оҗма-ах!.. Шулай итеп, ике яшь йөрәк — ике саф йөрәк — язмышларын бергә бәйләргә тәвәккәллек итте. Тәвәккәл тау ега, көймәсе туфан яра, дигән шикелле, эш чынга китте, һәм бер айдан кияү белән кәләшкә ЗАГСның алтын күзлекле, түгәрәк битле, көлеп кенә торган чибәр апасы, мәңге бетмәс татулык, олы бәхет теләп, акыл һәм киңәшләр биреп, «Язылышу турында таныклык» тапшырды. Туйны ду китереп сигезенче бүлмәдә ясадылар. Туй буласы көнне иртә белән егетләр тулай торак коменданты Зоя апаларын эләктереп алдылар. Салпы ягына салам кыстыра-кыстыра яңа гаилә, туй турында сөйләп бирделәр. Кайгылы кыяфәт белән, башларын чайкый-чайкый: — Бөтен нәрсәсе шәл, тик бер пүчтәк нәрсә әзрәк эчне пошырып тора, Зоя түтәй,— диделәр. Зоя түтәй дә — карт чыпчык — кибәккә алданыр чаклары үткән, сагая калды: — Эч пошарлык ни бар? — Бар түгел —юк. Кунар урыннары юк. Туйдан соң кая бара инде алар? Беренче төннәрен кайда йоклыйлар? Сау бул дип, кәләш — өенә кайтып китә, кияү үз бүлмәсенә кереп китәме? — Кереп китәрлек бүлмәләре дә булмагач, өйләнмәсеннәр иде. Кем кушкан! Егетләр башларын кашыдылар. — Хәзер соң шул инде. Эш узган. — Бәлки яшьләргә бәләкәй генә бүлмә табарбыз, Зоя апа, ә? Берәр келья? — Юк-юк-юк-юк! Подсуд китәр хәлем юк. Өйләнешкәннәр тулай торагы түгел бу. Авызыгызны да ачмагыз. — Зоя түткә-әй! Кара әле, үзеңнең дә шундый көнең булган лабаса? — Ә-ә-ә, кара син нинди хәйләкәр! Әлки төлкесе! Ялынычы төшсә: «Зоя түткәй!» Ә кичә генә караватына сузылып ятып кем тәмәке пыскыта иде әле, ә? Мин кергәч, йоклаганга салынып гырлый башлады. — Мин чыннан да йоклый идем, билләһи менә. — Тәмәке тарта-тартамы? йоклаган кешенең авызыннан тәмәке төтене порхып торамыни? Сорамагыз да. Булмый, малайлар!.. — Зоя апакаем, соң... сез булдыра аласыз бит, табыйк инде бер бүлмәчек? — Ә-ә-э-э, синмени әле бу, Шөгер Камыр батыры’ Үткән атнада ганца көнне, КАИ V малайларын куып чыгарыйк дип, егетләрне кем котыртып йөри иде, ә? — Кермәсеннәр безнен кызлар янына. Хулса шикелле масаеп йөргән булалар. — Кызларыбыз чибәр булгач нишләсеннәр? ♦ — Чибәр кызлар безнең үзебезгә дэ кадерле. Өф-өф итеп саклап х кына тотабыз. Әнә, үз кызлары белән биесеннәр. — Аларда кызлар әз бит... Карагыз аны, малайлар, таяк ике башлы 8 була, юаны үзегезгә төшмәсен — ашханәләренә кертми башласалар,» нишләрсез? Аннан жылап минем янга килмәгез, ашханә ачарлык уры- « ным юк... — Әй, борчылмагыз, алтындай нервыгызны бетермәгез юк өчен, 3 Зоя ханым Менә тегеләрне, мин әйтәм, жаен таба аласыз инде сез = аның... Ф — Ә-ә-ә-ә, син дә мондамыни эле, төн ябалагы, Пнтрәч чәүкәсе5 я Нишләп төнге сәгать икедә ишек дөбердәтеп кеше мазасызлап йөрисен, - ә? Шыпырт кына кереп ягарга булмыймы? з — Бәй, ишек бикле булгач ничек кереп ягыйм ди мин? Энекәшне £ вокзалга озатып куйган идем, поезды төн уртасында гына китге. а — һа!.. Әкияг сөйләмә, малай! Киткән чагыгызда тәрәзәдән күреп я калдым: «энең» башына зәңгәр яулык бәйләгән иде... Бүлмә яулау «операциясе» ике-өч сәгатькә сузылды. Ахырында егег- © ләрнең зур жинуе белән тәмамланды. я Яшь кияү «бабай белән әби ни әйтер, ни кыланыр» дип хафаланып п торган иде. Чәчкә алар белән сөйләшүне үз өстенә алды. ЗАГСка гари- = за биргәндә, борчылма, мин яхшылап сөйләштем, риза булдылар, диде. < Айзат, моны ишеткәч, әзрәк тынычланып, Ким Риазович белән Ләбибә н апасының туйга килүен өмет итеп йөрде. Тик туй көнне Ким Рназовнч- ның Алма-Атага ниндидер халыкара конференциягә очканлыгы мәгълүм булды. Ләбибә апа, авырыбрак торам дисә дә, килде. Ул Айзатның әтн-әннсе белән бергә рәттән утырды. Туй нәкъ туй төсле узды. Сигезенче бүлмә шыгрым тулды. Туй башы Нариман үзен бик эре тоггы. Кем икәнен уйлап, белеп кенә эш йөртте. Ләкин бүтәннәр дә хәттин ашып киртә сикертмәделәр. Яшьләргә, аз булса да күп итеп алыгыз дип, ике авторучка, китаплар, имез- лек, пластмасса ат белән жилем курчак, арзанлы чәй сервизы, кижеле ашъяулык, бәрәңге кыргычы, Илья Ильф белән Евгений Петровның биш томлыгын, өч аяклы ике табуретка, Саратов химзаводының бер пачка ясалма сүсен һәм «Литература в школе» журналының былтыргы подшнвкасын бүләк иттеләр, тамагым-кунагым дип, кыстаганны-ниткәйне көтми, ялындырмыйча гына өстәлдәге ризыкны сыптырдылар, туйда тавык та эчә дип, буйларына сеңдереп кенә күтәрә тордылар, скрипка белән гармун икесе ике төрле булса да көйләре бер дип, алмаш-тилмәш туйның башыннан азагына кадәр сыздырдылар да сыздырдылар. Кунаклар, жырлы туй — бәрәкәтле туй дип, өздереп мырладылар, туйла тукмак та бии дип, сайгаклар сыгылганчы биеделәр, хәмерләр ачы булса да иреннәре татлы днп, эледән-әле «ачы, ачы!» кычкырдылар һәм кияу белән кәләшнең үбешкәнен карап көнләшеп, уфтанып тордылар, төн буе жнмертеп бәйрәм иттеләр, күңел ачтылар, таң атканда гына чыр-чу килеп, сыйлы булды туйлары днп, бит сыпырдылар, кияү белән киленне шаулап-гөрләп теге кечкенә бүлмәгә китерделәр, кертеп жпбәргәч. икәү булып ягыгыз, өчәү булып торыгыз дип кычкырдылар да залга төшеп көлә-көлә биергә тотындылар... Айзат өчен экиятгәгедәй серле, гүэөл һәм татлы тормыш башланды. V К А И — К«>*М авмацяа «мсгагутм. Бал ае үткәнен ул бөтенләй сизми дә калды. Төштә күргән кебек кенә булды. Группа кызлары шаяртып та, җитди итеп тә аңа үпкә әйттеләр. — Айзат, син, малай, безне оныта башладың түгелме? — Хәзер үз кызларың белән сөйләшергә дә теләген кжмы? — Нишләдең син? Өйләнүең ярый инде анысы, тик без дә бар бит әле дөньяда, үлеп бетмәдек... — Их, кызлар-кызлар, аңламыйсыз ла, мин сезне ничек онытыйм! Ләкин сез күп — җан сөйгәнем бер генә! — Көне-төне хатынынны уйламыйсыңдыр инде? — Көне-төне шуны гына уйлыйм, бәгырькәйләрем? — Аһ!—дип көрсенделәр кызлар,—Бәхетле кешеләр бар дөньясында! Безнекеләр ни уйлый торгандыр — белмәссең. Әллә буйдак булып картаерга телиләр, әллә эшләсе җирләренә үзләре генә ычкынмак- чы булып йөриләр — өйләнү турында авыз ачып бер кәлимә сүз әйтсәләр иде! Менә яңа ел да үтеп китте. Яна гаилә үзенең күгәрчен оясыдай бәләкәй бүлмәсендә, вакыт үткәнен бөтенләй тоймыйча, бәхеттән исереп яшәвен белде. Бу «күгәрчен оясында» карават, өстәл, тумбочка белән ике урындыктан башка бер ни дә юк иде. Алары да дәүләтнеке. Ә алар моны сизмиләр дә, башларына да китермиләр иде. Акча мәсьәләсендә генә бераз кыенлыклар туды. Ким Риазович кызы белән кияве янына бер тапкыр да килеп карзмады. Ләбибә апа килгәләгән чакларында, әтиегезнең эше тыгыз шул, һич вакыт таба алмый дисә дә, Айзат моның төп сәбәп түгеллеген яхшы аңлый иде. Чәчкә, мин аларны ризалатам дип әйтүенә дә карамастан, әтисенең каты күңелен йомшарта алмаган иде, күрәсең. Бу, әлбәттә, кияүне борчыды. Ул, өегездән бер кайчан да бер сум акча да, бер әйбер дә алмыйсың дип, .Чәчкәне бик нык кисәтеп куйды. Яшәрбез әле, язга хәтле түзәрбез, илдә чыпчык үлми, диде. Үзенең әти-әнисеннән дә акчалата ярдәм сорамады. Ләкин авылдан ит өзелмәде. Әле казын, әле үрдәк, күркәсен, сарык ботын җибәреп тордылар. Чәчкә, куанычка каршы, тырнак лагым куба дип, бәрәңге әрчүдән, идән юудан баш тарта торган кыз булып чыкмады. Ут чәчеп эшли, ялт иттереп бәләкәй бүлмәләрен җыеп куя иде. Ашны да бик тәмле пешерә. Айзат аны гел мактый. Чәчкәнең моңа түбәсе күккә тия иде. Ләкин акча дигән каһәр суккан кәгазьнең такы-токы чаклары ешая барды. Акчаның йөгәне юк шул, күпме керсә, шулай чыгып бара. Өчәр көн бәрәңге һәм ипи белән генә торган чаклары булды аларның. Шигырь, хикәя язып маташучы иптәшләре газеталардан гонорар алгалый. Ходай Айзатны ул сәләттән дә мәхрүм иткән. Ул да язар иде—булмый. «Ямь-яшел үлән арасына кап-кара тавык кереп киттодән артыгын булдыра алмый. Җилкәсе кин, көче җитәрлек. Ләкин бу көч белән нишлисең?! Ә элек булган заманалар! Моннан ун-унбиш ел элек кенә студентлар пристаньнарда, вокзалларда баржа, вагон бушатып акча эшләгәннәр. Иртүк торып, аркасына бөятен кия дә — фииют пристань- гә. Шалага артеленә берләшәләр дә илле-алтмыш кеше бер баржаны сөйләшеп алалар. Я күмер, я цемент, я бүрәнә, я шунда бүтән нәрсә бушаталар. Эш «кайнар» бүлса, шул ук көнне кич эшенә күрә әҗерен дә алып кайталар. Ә хәзе-ер?1. Хәзер ме-ха-ни-зация! Февраль ахырлары иде. Сыер мөгезен сындырырлык суык көн. Канализация коелары өстендә тәпиләрен җылытып утырган төркем-төркем күгәрченнәргә карый-карый, колакларын уа-уа, Айзат институттан кайтып керде. Чәчкә аннан алданрак кайтып моңсу гына төс белән өстәл янында утыра иде. — Ник көлмибез әле без? Ханбикәнең нинди кайгысы бар? — диде Айзат һәм килеп аның маңгаеннан үпте. Чәчкә читкәрәк тартылды һәм, кит әле, дип куйды, — Ни булды. Чәчкәм* Нәрсәгә кәефең кырылды? Нинди теләкләрен бар1 Боер гына, барысын да күз ачып йомганчы үтим. — Синдә Галәветдиннең сихерле лампасы бар бит. үтәмичә Дөп дөрес. дөньянын ин гүзәл ханбикәсе! Минем кесәмдә сихерле лампа бар Җеннәр һәм диюләр — минем колларым Каршымда ләббәйкә дип жидегә сыгылып торалар. ♦ — Син һаман шаяртасын, ә минем . ә минем ашыйсым килә,— диде ь Чәчка һәм сулкылдап жылал жибәрде Айзат шыл булды Әкрен генә аның янына барып утырды. S — Кара әле, Чәчкә, нишләп ашамадың сон* Әле безнең стипендия- а га кадәр жиде сум акчабыз бар ич Кичә үзен жетә дип әйткән идең о бит. § •— Театрга барабыз, дип Ризаның сөйгән кызы килгән Өч сумын £ шуңа бирдем. = — Дүрт сумы калган ич әле • — Сәлим кереп алды «Зоомагазинга* заграничный бакалар кайткан. ди.х — Тфү. бу зоологлар белән биологлар да йөри эшем кешеләре 3 булып' Бу җүләре бетен бүлмәсен кәлтә, бака, әкәм гөкәм белән тутыр- н ган, икенчесе, ничә керсән, керәч чәшкегә салып туфрак төеп ята. яна j тер чүп үләне таптым дип шатланып йөри Тфү' Тинтәк' Чүп үләне х тапканга гүгел — беткәнгә шатланса бер хәл иде. Заграничный бака, « имеш' Тфү' э — Кирәк булгач, нишләсен инде s — Кирәк нәрсә күп булыр Менә хәзер безгә стипендиягә хәтле я торырга кирәк Син тукта, жылама. Хәзер рәтлибез аны Чин дә « берәрсен, магазинга заграничный нәрсә кайткан дип. төпсез чуманга утырта алам ич һмм, кем баерак икән, кемнәрнең янчык төбендә әзрәк «калды икән әле?!. Өченче катта аның райондашы. — Сезнең өчен генә. Петр Петрович, сүзегезне тынлап кына эшлим х бу эшне.— ЗАГС мөдире шалтыратып йозакны ачты.— Әйдәгез, яшь- * ләр. язылышыр! а р »хим итегез! Яшьләр ура кычкырдылар, ләкин кереп китәргә нишләптер ашыкмадылар Петр Петрович ягына карый карый пышылдашырга тотындылар һәм уртадан сары чәчле бер егетне этеп чыгардылар — Сез, абый, гафу итегез! — диде сары чәчле егет — Ьсз белергә теләгән идек Сез кем булып эшлисез’ — Мин РаЙОНО мөдире,—диде Петр Петрович, елмаеп — Ә ә ә. - диде сары чәч. өмете өзелгән тавыш белән — Ник алай күңелегез төште, дускай? РанОНО мөдире булу начар эш түгел. — Түге-ел. Бу кире бабайны да тынлаткач, без сезне әллә — Бүтән берәр зур кеше днп уйлаган идегезме? — Әйе Ярдәм итмәссезме дигән идек Чөнки безнең кунарга урыныбыз да юк бит әле Урамда әле без Ятакта урын юк Баш тыккысыз. Төрле бригада, артельләр тулган Сөйләшеп тә тормадылар Айзат Петр Петровичка карады да, үзе дә сизмәстән, нык тавыш белән — Ә сез аларны, Петр Петрович берәр мәктәпкә кертегез,— диде. һм, чыннан да - диде Петр Петро I мәгънәле ел маеп,—туйны урамда ясап булмый инде аны Бигрәк тә көзге салкын төндә Яшь кәләш белән княүгә дә. туй итәргә дә жылы һәм якты бина кирәк Айзат әйткәнчә, мин сезгә мәктәп бирә алам. — I! и. абый, рәхмәт! Петр Петрович куен дәфтәрен алып нидер язды да язган битен ертып сары чәчле егеткә тоттырды Аннан сон шушы урамның башында — ачык яландарак горгаи мәктәп бинасын күрсәтте — Әнә. мәктәп артында бер катлы яна интернат булыр Интернатта Суворов гренадерларына охшаган озын мыеклы Степан абый булыр Язуйы шуңа тапшырыгыз Интернатның ашханәсе иркен. Тхйны шунда ясарсыз. ПокЛавын нке кечкенә бүлмәдә йокларсыз. Караватлар кыска инде кыскасын, тик бер төнне аякларыгызны иякләрегезгә терәп булса да түзәрсез. Ләкин бер шартым бар. иртән идәннәрне юып, һәр нәрсәне тәртипкә салып китегез. Чөнки интернатны комиссия кабул итте инде. — Ялт иттереп китәбез! — Патша сарае шикелле булыр! — Болай булгач, бар мәсьәлә дә хәл ителеп бетте,— диде Петр Петрович.— Ә сезне шушында гына тәбрикләргә рөхсәт итегез!—Ул Тимербикә белән Димнең кулларын кысты. — Туйга килегез, абый? Туй дип инде... теге ни... үзебезчә, юлдагыча... Импровизация — Ничек булса да туй күңелле инде ул. Ләкин килә алмам, бәлки ахырынарак барып урарга тырышырмын. Ә хәзергә бәлки менә Айзат дус сезгә кушылыр? Сезнең якташыгыз. Шулай ук бүген генә килде. Укытучы. — Кайдан? — Татарстаннан. Минзәләнеке мин. — һа-а! Татар егете алайсаң! Исемең ничек, якташ? — Айзат. — Айзат туган, киттек! Сау булыгыз. Петр Петрович! Туйга көтәбез) Яшьләр шау-гөр килеп, уйнап-көлеп ЗАГС ишегеннән кереп киттеләр. Унбиш минуттан интернат ашханәсендә сәер туй башланды. Бәләкәй өстәлләрне бергә кушып озынны ясадылар. Түргә килен белән кияү утырды. Кияү янына кияү егете, килен янына тагын бер кыз урнашты. Өстәлдә күмәч, балык, салкын ит, казылык, кильки, суган, кыяр, помидор, берничә төрле консерва, печенье, ирис конфеты һәм, бик мул дип әйтерлек булмаса да, вино бар иде. Степан абзый әллә кайдан бер чиләк сыешлы чын самовар табып кергәч, һәм ул тиз арада бөтен бүлмәне пар белән тутырып, чын паровоз шикелле уф-уф итеп кайнап та чыккач, кешеләр икеләтә җанланды, туй күңелләнде, һәркем үзе үзенә туйбашы һәм табынчы булды. Бераздан туй кызып та китте. Интернационалистлар туе икән бу, дип уйлады Айзат. Чөнки монда башкортлар да, татарлар да, руслар да бар. һәм алар, әлбәттә, башкортча да, татарча да, русча да сөйләшәләр иде. — Гаҗәп,— дип куйды Айзат. Янындагы дусты аның сүзләрен икенче төрле аңлады бугай: өстәлдәге нигъмәтләргә күз йөртеп алды да: — Нишләйһең, бик капыл уйланды бит. Вакытына күрә туе, дала- һына күрә куе,—диде. Аннан соң көрсенеп — И-их, бына хәзер һыуһын- дар кангансы кымыд эсһәң ине!.. Әйдә, күтәрдек!—дип өстәде. Кинәт кемдер: — Ачы! — дип кычкырып җибәрде. Аны гөрләп күтәреп алдылар: ■— Ачы!.. Ачы!.. Аннан соң кинәт тын калып, кияү белән килен үбешүен кызыгып карап тордылар. Айзат күршесенең күзләре мәзәк кенә ялтырап китте. Ул көрсенде һәм: — Кыз бала нәзек була. Кочмагыз, язык була; Кыз баланы суырып үпсәң. Өч айлык азык була,— дип монаеп алды. Буочракта тиз генә, хәзерлексез зшләү мәгънәсендә. Бераздан, телән җырлау булмас, әйдәгез биибез, дип кияүне биергә кыстый башладылар Дим ялындырмады. Торды, киемнәрен рәтләде, күршесенә дәште: — Агаем, давай *Г1сровски»ды! Тегесе кай тешеннәндер жиз курай тартып чыгарды да өздереп уйнап жибәрде. Дим «поп!» дип бер аягы белән идәнгә китереп басты. ♦ кош тотарга барган шикелле әз генә иелә төште. сул кулын өскәрәк, ун а. КАЛЫН аскарак сузып жибәрде. һоп!. Тагын һоп' һоп! Аяк табаннары § идәннән аерылды. Ут чыгара торган бу биюне туй исе китеп карады. биючене дә дәртләндереп, үзе дә дәртләнеп, кул чабып, кычкырып » торды. 2 Киленгә чират житте. «Иыуасалыэны йырла әле» диделәр Анысы » жырга дигәндә оста булып чыкты. Аннары ку мәк жыр, биюләр китте .. □ Айзат бер жай туры китереп баскычка чыкты. Төн карангы. жылы = иде Ана бөркү бүлмәдән сон рәхәт булды. Кукрәген тутырып иркенәеп ♦ сулый башлады, шул чагында карангы куктән монсу гына кангылда з шып киек казлар үтте. Егетнең кинәт эче пошып, йөрәге сикереп куй- = ды. «Менә мин дә шул казлар шикелле кыйнгылдаша кыйнгылдаша 3 күрмәгән-белмәгән илләргә киттем түгелме сон? — дип уйлады ул.— X Көзге карангы төн. монарчы курмәгәнбелмәгән кешеләр арасында уты- я рам. Ә туган-үскән илләр еракта калды Сөйгән яр да. әтн-әннләр дә. я туганнар да, дус ишләр дә Кайчан кайтырмын, кайчан күрермен алар- 2 ны? Кыйнгылдашырсын! Кыр казларыннан арттырыбрак та жибәрер- ® сен әле!.» я Шул чагында тавышсыз гына ишек ачылды Юеш сукмакка, төн « каралыгын кисеп, ут яктысы төште. Дим икән Кияү, тирләгән мангаен * сөртә сөртә, уфф! дип куйды. Әзрәк жилләнгәч: < — Көчкә качып котылдым, секундка да күзләреннән югалыр хәл u юк,— диде. — Кәләшеннән бик иртә качарга ниятләгәнсең әле син,— диде Айзат көлеп. Дим дә ана кушылып кеткелдәде. — Юу-ук! Качаммы соң. жуләр! һәр нрнен үз Зөһрәсе бар, диләр. Минем өчен Тимербикә — Зөһрә. Без анын белән бер авылдан Күршеләр Яшьтән ук яратышып йөрибез Ә хәзер Тимербикә —ир хатыны. Димиен законный бичәсе! Во! Янына килергә маташучы нахаллар күренсә — иманнары жиле кат булып, алтысын суырсам, җиденчесе калырлык булса гына килсеннәр... . — Рәте бар икән шул. . — Бу дөньяда бер эшне дә уйламыйча эшләргә ярамый. Эчтә, гармунга кушылып, моңлы тавыш белән бер егет җырлап жибәрде — Мин керим,—диде Дим. жыр кабат ишетелмәгәч,—Тимербикәм мине югалтып, аптырап утырмасын, бахырым. Син керәсеңме? — Юк әле, бераз торам. Дим атылып кереп китте. Айзат ямансулап «ә Чәчкә мине озакка- рак югалтмагае әле» дип уйлады. . 26 Капка ачылган тавыш анын уйларын бүлде Берәү әкрен генә атлап баскычка якынлашты Тәрәзә яктысына килеп кергәч. Айзат аиы таныды — бу Петр Петрович иле — Петр Петрович, мондэрак килегез, момда коры,—дип дәште Айзат. ■— Ә-ә. синмени бу. дускай! Нишләп урамда торасың? — Эчтә бөркү, әзрәк тир катырыйм дигән идем. — Туй ничек үтә? «ЧП» лар юкмы? — Туй менә дигән! Ул-бу юк. Уйныйлар, көләләр, җырлыйлар. Петр Петрович баскычка килеп утырды. — Туй шулай күңелле үтәргә тиеш тә. I омер буена истә кала торган кадерле көн бит ул — Ә сезнең хәлләр ничек? Анда.. өйдә? — диде Айзат, моңа кадәр сорамый торуына уңайсызланып. — Кеше үлә. эше мәңге кала,—диде Петр Петрович, әкрен генә,— начары да. яхшысы да Ә минем әнине яхшы яктан гына телгә алып, озак сөйләрләр, бик озак онытмаслар. Мин дә. Барыбыз да Жиргә киләләр, жирдә көләләр, ахыр килеп, жиргә керәләр Без дә аны иртәгә жиргә күмәчәкбез... һәм а тарның нәселе шуның белән бетәчәк. Мөслимҗан бабайның жирдә нәселе калмады... Озак кына сүзсез утырдылар. — Гитлер аларның нәселен кисте-е... — Петр Петрович, сез үзегез рус инде, әйеме? Ә әниегез Мәрзия исемле. Татарстаннан килгән... Аннан... Аннан сон сезнең залыгызда биш портрет бар... Рәттән тезелеп торалар . Иң башта мәрхүм Мәрзия әби. аннан аңа охшаганрак бер кыз... Хәрби киемдә. Аннан сезнең портрет. Сездән соң хатыныгыз Марианна Фадеевна. Марианна Фа- деевна янында — бу як читтә сезнең тагын бер әниегез Руфина Германовна Сез уртада, ике ягыгыздан сезгә ике кыз һәм ике әби карап тора... Бишәү. Ике әниегез!.. — Аңлашылды. Айзат, дәвам итмәсәң дә була. Тагын тынып калдылар. Урманнар артында озын итеп пароход кычкыртты. Эчтә такмак әйтә-әйтә биергә тотындылар. — Руфина Германовна минем үз әнием түгел,— диде Петр Петрович — Ул Марианнаның әнисе, хатынымныкы. Бүген дөньядан киткән Мәрзия әнием дә үземнеке түгел. Ул — Хөршидәнең әнисе. Вахитның, Давытның. Уралның һәм Хөршидәнең сөекле әнисе. Ләкин минем өчен дә бик сөекле кеше... Мин үзем төп Себернеке түгел Белоруссиядән. Гражданнар сугышы чорында, энем белән икебезне ачлыктан коткарып калу өчен. Себергә алып килеп, балалар йортына урнаштырганнар Әти әниебез кемнәр икәнен, аларнын исәнме-үлеме икәнен без белмәдек. Мин аны әле дә белмим Ул гына да түгел — мин үземнең чын милләтемне дә, чын исемемне дә, фамилиямне дә белмим. Петр Петрович Петров дип теркәгәннәр дә куйганнар. Истә калдыру өчен уңай бит Ул болганчык елларда аны кем тикшереп торсын. Ярый әле, ач үлем тырнагыннан йолкып калганнар. Шунысына гомер буе рәхмәт укыйм Шулай итеп үстек. Безне аермадылар Бергә яшәдек, бергә УКЫДЫК. Соңыннан шәһәргә күчтек. Үз көнебезне үзебез күрә башладык. Озакламый энекәш зоотехникум тәмамлады һәм туган-үскән якларга кайтып китте. Анда бәлки әти-әни турында берәр хәбәр ишетербез, бәлки тугантумачаларны очратырбыз дип уйладык. Мин педтехник)мда укып калдым. Аннан пединститутка кердем. Тулай торакта яшәдем. Ил ни күрсә, шуны күрдем. һәм утыз тугызынчы елның егерме өченче февралендә сәгать унда Хөршидәне беренче мәртәбә очраттым. Бик якты, кояшлы иртә иде ул. Бер иптәш малай белән шәһәр паркындагы катокка киттек. Кеше күп түгел иде. Биш-алты әйләнеп чыккан идем инде. Кызу гына шуып барганда. каршыга килүче кыз, читкә тайпылып өлгерә алмыйча, мина килеп бәрелде. Мин дә ничектер, бәхетемә каршыдыр инде, борыла алмый калдым Күкрәккә күкрәк килеп бәрелештек тә. егылмас өчен, бер беребезне кочаклап алдык. Бөтеретеп киттек. Ләкин барыбер егылдык. Күзгә-күз карашып тик утырабыз боз өстендә Башта кыз көлеп жибәрде, аннан — мин. Шушы секунд хәтеремә һич «уелмаслык булып гомерлеккә кереп ♦ калды. Лнын башында күперенке ак йон башлык, өстендә күкрәген һәм билен кысып торгам костюм иде. К ашы-күзе кара, бит очлары суыкта - алма кебек кызарып киткән, башлыгыннан чыгып күренеп торган кара « чәчләре бәсләнгән, ап ак тигез тешләре энже шикелле ялтырый Мин м аны менә күпме ел инде, гел шулай итеп төшемдә күрәм. Ул сагышлы » төш гомерем буе тел шулай кабатлана, һич кенә дә. аз гына да үзгәр 5 ми, тоныкланмый. Яп якты көн, каток, Хөршидәнен елмаюдан чокырай 5 ган бит очлары... Ул чакта радиодан бик матур көй уйнаталар нде = Ләкин анысы хәтердә калмаган. Нинди көй булгандыр — белмим Го * мер буе уйлыйм, гомерем буе исемә төшерергә тырышам — юк, бул мый, булмый. Ә үзе өметләндереп тора. 1ел очымда гына шикелле. х Менә менә исемә төшәр дә шатландырыр шикелле g Хөршидә белән танышкан көнне мин, кинәт кенә дөньянын ифрат £ матур икәнен күреп, танга калдым. з Ул медицина институтында укый иде. Кырыгынчы елнын язында * Хөршидә мине үзләренә кунакка алып китте Мин. билгеле, куанып х риза булдым Минем барыбер, энемне чутламаганда, «әй үткәрер уры- ° ным юк иде Аннан сон бу якларда элек электән үк төрле мнлләт халя кы бергәләшеп, дус булып яшәп килгәннәр. Бөтенесе бергә ИК на күрә рус кызы татар егете, татар кызы рус егете белән дус булып йөрсә дә, я кунакка алып кайтса да гаеп итеш юк. < Хөршидәнең әтисе Мөслимжан абый, әнисе Мәрзия апа. абыйлары Вахит белән Давыт, энеләре Урал безне кая утыртырга да. нн белән сыйларга да белмичә, шатланып каршы алдылар Ул жәй минем гомеремнең иң бәхетле, иң якты жәе булды. Каникулны шунда үткәреп, көз көне уку башланганда гына шәһәргә кайттык . Кичә син мине Ширбәт инеше яныннан эзләп таптык Үлән арасында күмелеп яткан ак нигез ташларын да күрдең Бу — аларның нигезе. Хөршидә туып-үскән йортның нигезе. Алар шул түгәрәк күл янында үзләре генә яшиләр иде Мөслимжан абый урман саклый, балык тота, киек жәнлек аулый, уллары яна ярдәм итә Биш чакрымда гына зур авыл Кирәк әйбер алырга кибете, укырга урта мәктәбе бар Җәй көпе күл аша көймә белән, кышын чанш киеп турыдан гына йөриләр Ялгыз яшәсәләр дә, кешеләрдән, дөньядан аерылып тормыйлар. Гомер буе дачада яшәгән шикелле. Гомеремнең нн матур айлары ш\л жәйге айлар булды Без Вахит, Давыт. Урал һәм мин бөтенебез бер туган, агалар-энеләр шикелле яшәдек Иц иркәсе — Хөршидә' N з Вахит белән Давытның сенелесе, Уралның апасы, минем сөекле ярым нде Без йөзек булсак, ул каш булды, ул — ай, без ай тирәсендәге йолдызлар идек.. Бер кичне, тулган айга һәм янын күлдәге көмеш шикелле ялтыр юлына карап, үзебезнен өянкеләр төбендәге эскәмиябездә утырган чакта Хөршидә жилкәмә башын салды да — Петя, мин мәнгегә тарихта калырдай батырлык эшләр идем, кешеләргә файдасы тиярлек булса, гомеремне дә кызганмас идем, тик ничек эшләргә икәнен генә белмим.— диде. Мин чын күңелемнән көлдем. — Бөтен кешенен дә исеме тарихта калса, тарихта урын житмәс,— Дилем. Хөршидә дә көлде. — Ә шулай да Жанна д' Арктан көнләшәм мин.— диде. Аннан сон көрсенеп өстәде — Без синең белән гади батырлар булырбыз, яме? Киләсе елны тайга уртасынду-ук, еракту-ук бер авылга китәрбез. Мин больницада, син мәктәптә жиң сызганып эшли башларбыз. Белгәнебезне. чирек гасыр жыйган тәжрибәләребезне кеше белән уртаклашырга да вакыт җитәр. Аннан соң мин баш врач, баш врачларның да баш- рагы булырмын. Ә син. Петя, Мәгариф халык комиссары булырсың. Мин — комиссар хатыны. Бу өянкеләр төбенә автомобиль белән генә фырр иттереп кайтып туктарбыз. Без — ике сабын — аның бу сүзләрен кызыкка санап тагын көлдек... Элек ул урыннарда без кайткан олы юл юк иде әле. Хәзер Ширбәт инешенең яныннан гына үтә. Елына ике-өч мәртәбә, юлымнан туктап, өянкеләр төбендәге шул кадерле эскәмиядә утырам, нигез ташларына карап, монда кайчандыр гөрләп торган тормышны искә алам, уйланып утырырга яратам. Алар миңа нигез ташлары түгел — мәңгелеккә куелган һәйкәл ташлары кебек тоела. Дусларымның һәммәсен берәм-берәм күз алдыма китерәм. Кырык беренче елның сигезенче июнендә энемнән телеграмма алдым. Бәхетсезлеккә очрадым, хәлем әйбәт түгел, кайтып күреп кит, дигән иде. Эш бик тыгыз, кызу чаклар. Өстәвенә, жәй көне туй буласы, хәл кадәренчә шуңа әзерләнеп йөрибез. Хөршидә практикага китәргә жыена. Рәтләп күрешә дә алмыйбыз. Институттан жибәрәләр. Кич Хөршидәләрнең тулай торагына бардым. Ул мина коридорда ук очрады. Пөгерәйөгерә факультет жыелышына бара иде. Ике-өч минут кына сөйләшеп тора алдык. Хөршидә мине юатты: — Кайгырма, энең терелер, тазарыр. Әгәр андагы врачларның кулыннан килмәсә. мин аны үзем дәвалармын. Мин тиздән доктор буласы кеше бит.— диде. — Ә мин — Мәгариф халык комиссары,— диеп шаярттым. Без көлеп җибәрдек. — Кайчан кайтасың? — диде. — Июньнең егерме-егерме берләрендә дип уйлыйм, бераз соңгаруым да мөмкин... Шул китүдән миңа «бераз» гына түгел — биш ел тоткарланырга туры килде. Ж,үләрләр — аерылганда кочаклашмадык та. үбешмәдек тә. Кем белгән! Ниләр буласы башыбызга ничек килсен! Аны бүтән исән килеш күрмәячәгемне кем белгән?! Хәер, ялгышам икән, мин аны исән килеш тагын күрдем әле. Ике генә минут. Анысы соңрак. Фронтта. Бомбежка вакытында... Энемнең авыруы куркыныч булып чыкмады. Җитмәсә, мәзәк тә: зоотехникны үгез сөзгән иде. Шулай да коты очкан. Беттем дип уйлаган һәм. тәпи сузганчы абыйны күреп калыйм дип. телеграмма суккан Билгеле, ачуланмадым, җиңел шелтә белән котылды. Чөнки үзем дә сагынган идем, үземнең дә күрәсем килгән иде. Мин аның янында — Пинск өлкәсендәге бер авылда — өч көн булдым. Кайтып китәргә тиешле дүртенче көннең таңында сугыш башланды. Пинск чик буеннан ерак түгел. Тиздән фашистлар кул астында калдык. Себергә юл киселде. Шул көннәрдә үк авыл укытучысы, карт коммунист, элекке подпольщик партизаннар отряды оештырды. Барлыгы егерме өч кеше, ни тапсак шуның белән коралланып, авылны ташлап урманнарга күчтек Энем аягына баса алмый иде әле. Аны носилкага салырга туры килде. Безнең бу кечкенә отряд Белоруссиядә оешкан партизан отрядлары- нь.11 беренчеләреннән булды. Ул бик тиз үсә башлады, бригадага әйләнде. Тагын бераздан партизан отрядларының зур берләшмәсенә кушылдык. Ләкин энемнең партизан тормышы озак булмады. Август ахырла- £ында бер операциядән кайткан чакта аның группасы засадага очрады ♦ ам ул шунда һәлак булды. Гәүдәсен күрмәдем, күмәргә туры килмәде. Мин ялгыз калдым Бөтен сугыш буена бер кемнән дә бер хат- § хәбәр алмадым. Үземә дә язарга туры килмәде. Хөршидәне сугышта п дип уйлый идем мин. Медицина институтының дүртенче курсын тәмам £ лаган хирург фронтта булмый — кайда булсын. Дүрт ел буена Кызыл £ Армияне көтеп яшәдем. Фронт юлларында Хөршидәне очратырмын g кебек тоела иде. ® Менә ул бәхетле көннәр килеп житте. 1944 елның сигезенче июнендә = безнең бригадага Белоруссия Коммунистлар (большевиклар) партиясе ф Үзәк Комитетыннан радиограмма килде Анда 20 июньдә «рельс суты- а шын» башлап җибәрерг.» диелгән иде. Рельсларны шартлатып өзу х дигән суз. Төнлә белән Пинск —Брест тимер юлын сафтан чыгарлык = Телләрдә һәм уйларда «башлана, башлана»' дигән куанычлы хәбәр £ йөргән чак иде. Чөнки «Үзәк» армиянең немец-фашист группнровкасын у тар-мар итү өчен һөҗүм операцияләренең менә-менә башланасын белә ж идек. Ул һөҗүмне 22 июньдә иртән I иче Балтик буе фронты башлап £ җибәрде. Безнең гаскәрләр, көчле давыл булып, фашист яуларын кы- © рып-себереп. безнен өлкә)ә бик тиз якынлаштылар. Немецлар Пинск я районыннан чигенә башлады Бетнең өчен «урак өсте» башланды: дош- -» ман чигенгән тимер юлларына, шоссесына ударлар ясадык. Пинск ту- = лысынча азат ителде... < Тагын бераздан мин, бәхетсезлегемә каршы, сөекле кәләшемне очu раттым. Комбаттан боерык алып, разведвзводка бара идем. Көн әйбәт, җылы. Олы юл чигеннән чәчәкләр арасыннан атлыйм. Яка ычкынган. Пилотка — бил каешында Рәхәт Тыныч Үлән араларында чикерткәләр чырылдый, куакларда кошлар чыркылдаша. Олы юлдан машиналар колоннасы агыла Мин - көнчыгышка, алар — көнбатышка Колонна арасында кайвакыт кызыл хач төшерелгән санитар машиналары да күренгәли Мин. ирексезд-ш. күздән югалганчы алар артыннан карап калам. Кем белә, бәлки Ике-өч урынга хат та язып җибәрдем инде. Җавап көтәм. Хат-хәбәр көгәм, адрес... Менә тагын кызыл .хачлы машиналар бара. Мин тагын, адымнарым ны әкренәйтеп, аларга карыйм Бәлки Нәкъ шул минутта бүтән вакытта күзгә лә чалынмый торган бүрек кадәр генә болыт артыннан дошман самолетлары килеп чыкты да. чебешкә ташланган козгыннар төсле, ярдәмчесез колоннага ташландылар Бомба шартлауларына пулемет тавышлары килеп кушылды. Машиналар яна башлады. Әле генә күкрәп яткан тын җир киерелергә сузылырга, тере нәрсә шикелле ынгы- рашырга тотынды. Шоферлар, солдатлар юл читендәге урманга, канауларга йөгерделәр. Шунда бер кыз санитар машинасыннан чыкты да. тирә якта үкереп кайнаган җәһәннәм утына әһәмият бирмичә, башы ак марляга чорналган бер сугышчыны күтәреп төшерә башлады. — Ягыгыз!.. Монда килегез! —дип кычкырдым мин. Шул кадәр тавыш һәм шау-шу эчендә, билгеле, кычкырганны ишетмәгәндер. Ләкин кыз минем якка борылып каралы Минем түбәмә бомба төшеп ярылгандай булды: ул — Хөршидә иде! Мнн сикереп тордым да. — Хөршидә! Хөршидә' — дип шашып кычкыра кычкыра ана ташландым Шул чакм бомба төшеп ярылды һава дулкыны мине җиргә күтәреп бәрде. Ләкин мин ыңгыраша-ынгыраша тагын сикереп тордым. Хөршидә, кулларын як-якка жәеп. юл читендә ята иде. Йөзендә, тәнендә бер жәрәхәте дә юк шикелле. Шул ук кадерле көләч йөз... — Хөршидә' — дип илереп кычкырдым һәм янына тезләндем. Ул зур кара күзләрен ачып туп-туры мина карады. — Хөршидә' Таныйсыңмы мине. Хөршидә?!. Бу мин —Петя! Хөршидәнең керфеге дә селкенмәде, йөземә туп-туры карап үлеп китте... Менә инде ничәмә-ничә еллар үтте, күпме сулар акты — ә мин һаман белмим, һаман уйланам, моңланам, үзәкләрем өзелә: таныды микән Хөршидә мине ул чакта?! Хәтта төннәрен торып утырам, белде микән Хөршидә янына кем тезләнеп торганын?! Анын кабере Пинск шәһәреннән ерак түгел, олы юл буендагы яшь агачлар үсеп утырган калкулык итәгендә. Хәер, ул агачлар зур инде хәзер... Илленче елны барып, мин анын каберенә яна таш куйдым. Кабер ташына Хәрби врач Заһидуллина Хөршидә Мөслимовна. 23/12—1920—18/7—1944. Ватаны өчен корбан булды,— дигән сүзләр яздырдым. Ә мин үзем сугышны Рейхстаг залларында немецларның ин әшәке, ин усал автоматчылары белән атышып тәмамладым Илле икенче елны гына өйләндем. Марианна — тыныч холыклы, сабыр, әйбәт хатын. Хөршидә кебек үк, башыннан ахырына кадәр сугыш юлларын үткән Медицина сестрасы. Ул да сугышта сөйгән егетен югалткан Икебезнең дә күңелләрдә бер үк жәрәхәт. Малай бар. Урал исемле. Кыз бар, Марина Мөмкинлек чыгу белән Мөслимжан бабайларга бардым Алар икәү генә иде инде, картайганнар иде. Кайчандыр шатлык авазлары гына шаулап торган семья тынып калган иде. Шуннан соң мин аларга гел барып йөрдем Алтмышынчы елның кышында телефон шалтырады. Алдым Мәрзия әби тавышы — Петя улым, мин монда. Сезгә кереп чыгарга мөмкин булмас микән? — ди Мин аны гостиницадан барып алдым Мөслимжан бабай үлгән икән Без ана. бездә кал. әниебез булырсын, дидек. Ул калды. Бераздан стенага син әйткән биш портрет эленде Менә шулай күп еллар буе. үткәннәрне искә төшереп, бишебез рәттән эленеп торабыз. Хөршидә белән Марианна да, әнием дә, мин дә... Мәрзия әби батыр иде Тынгысыз иде. Мәктәпләрдә, пионер отрядларында уллары һәм кызы турында сөйләп, сугышны каһәрләп, тыныч тормыш өчен кулыннан килгән кадәр тырышып йөрде Ул берничә пионер дружинасының почетлы пионеры иде. Оныклары аны онытмас. Ил иминлеге өчен өч ул һәм бер кыз үстереп биргән ананың кабереннән чәчәкләр өзелмәс... Мин дә Хөршидәне мәңге оныта алмам инде. Онытырга да теләмим. Марианнага да. өлкән лейтенантыңны оныт, дип ничек әйтим! Аларнын ни гаебе бар? Яшибез шулай Эшлибез. Ни генә димәсеннәр, беренче мәхәббәт онытылмый. Онытылмый беренче мәхәббәт! Онытырмын димә! Классларга килеп керәм. бәләкәй кызларга күзләремне йөртеп чыгам: Хөршидәгә охшаганнарын эзлим. Очратсам, вакыт вакыт сиздермичә генә ана күз салып, укытучының ни сөйләгәнен дә белмичә, үткән тормышымны уйлап тын гына сагышланып утырам. Юк. онытылмый. онытылмый беренче мәхәббәт!.. Сөйләп бетергәч. Петр Петрович озак кына уйланып утырды Айзат та, күңелен биләп алган көчле тәэсиреннән айный алмыйча, тын гына басып торды Менә Петр Петрович урыныннан калкынды ♦ -■ — Шушыны белергә теләгән идегезме, дускай? — дип сорады. & — Әйе, шушыны. Рәхмәт сезгә, Петр Петрович' Сез минем күне 2 лемне кузгаттыгыз. S — Тормышта күнел кузгалган чаклар еш була. Үзем дә азрак жине- ы ләеп киттем Вакыт вакыт шулай кирә> ’Юкса кешене уй басуы мөм- j5 кин.. Я, нишлиләр безнен яшьләр, кереп карыйк. = — Петр Петрович, мин монда кунсам, ничек булыр икән? Яна ь дусларым да кыстый. х — Теләсәң, кал Рәхим ит! Үзенә ничек ошый, шулай эшлә Ә ир ф тәгә Бөгелә-Талга барып кайт. Мин ат караучыга әйтеп килдем Иртән = туп туры бар да ал Иярләп бирер Мәктәпне кара Директор белән s сөйләш Атлан да кит. g — Рәхмәт, Петр Петрович, китәрмен. ** Айзат интернатта кунды Иртүк катер килде. Салават яшьләре аш , ханәне, бүлмәләрне ялт итеп юып чыгардылар, гөл итеп җыештырып х куйдылар һәм капчык-чемоданнарын күтәрделәр дә, уйнап-көлеп. кияу о белән киленгә шактый ук икеле-микеле сүзләп әйтә-әйтә, елга ярына * төшеп киттеләр Янәшә басып торган Айзат һәм Степан агай белән д саубуллаштылар да катерга төялделәр. Катер тип-тигез елга өстеннән п шуып кына китеп барды. Яка дуслар күксел томаннар артына күмелеп, х күздән югалды... < Райононын ат караучысы Айзатка иярләнгән ат бирде. Шиклә- ч иебрәк — Атка атланганын бармы? — дип сорады. — Мексиканын Чиуауа штатында унике ел ковбой 1 булып йөрдем,—диде Айзат, шаярткан булып. Ат караучы аның сүзләрен анламаса да, сынатасы килмичә — Ә-ә-ә, алай булгач ярый, әйбәт,— диде һәм лапаска кереп китте. Айзат капка төбенә җиткәч борылып кычкырды. — Бу кара алашаның исеме ничек сон? Лапас эченнән: — «Канат».— дигән тавыш ишетелде... Айзат Аю Ятардан чыгып, Бегелә-Тал юлына төште Өзәңгеләре озынрак иле. бер каен төбенә туктап, аларны кыскартып бәйләде. Аннары юл буйлап жинел генә юыртып китте «Канат» ияргә өйрәнгән икән, пырдымсызланмады Башын аска иеп, үзенең ниндидер яшерен уйларын уйлый уйлый, салмак кына юырта бирде. Айзат Казаннан чыгып киткәннән бирле күпне күрде, күпне ишетте Дөнья белән ныклап таныша башлады Башында мең төрле уйлар туды. Ләкин алар әле чуалчык иде, аларны рәтлисе, кайсын кая урнаштырасы. тәртипкә саласы бар иле. Айзат \ftra чумды Иң элек аның күз алдына Мәрзия әби килеп басты. Әнә. ак чәчләрен ак мендәр өстен.» таратып салган да тыныч кына, курыкмый гына Дөньядан китеп бара Үзе тапкан, үстергән кызы да. батыр уллары ла. гомер иткән ире лә юк. Бөтенләй чнтяг кешеләр аның күзләрен йомдыра. анын өчен яшь түгә Үз уллары исән булып, баш очларында торса, алай гына булыр идемени!.. Таньяк Америкада атлы квтүче. Айзат менә — исән. Ул үлмәгән. Ул исән һәм бәхетле яшәсен өчен, укысын өчен бүтән егетләр үлгән. Юк, юк! Ул әнисенең үлүен дә. аның баш очында елап утырыр көнне дә теләми. Күрергә язмасын ул кара көннәрне! Тфү. тфү! . Рәхәт яшәсен, мәңге исән булсын! Исән чакта кадерләрен белергә кирәк әти-әниләрнең! Соңыннан, болай итә алмадым. тегене эшли алмадым дип уфтанып йөрергә калмасын. Ана — кәгъбә! Анага исән чакта табынырга кирәк! Ләкин ана балага бакса да, танага баккан балалар әзмени бу дөньяда? Менә ул үзе — Айзат шундый түгелмени? Анасы, чемодан, капчыгына каз-үрдәк, сарык итләре, майлар тутырып, аны күрер өчен өч йөз чакрым җирдән азапланып килде. Исәнләшкәндә салкын учлары белән аның кулларын җибәрми торды, йотылып-йотылып күзләренә карады. Сагынган, күрергә тилмергән иде. Ә улы. бабасы белән әбисеннән уңайсызланып, кулларын тартып алды. Менә, минем әни авыл хатыпы инде ул — авылча, гафу итегез дигән шикелле, читкәрәк тартылды. Кичен залда Ким Риазовичның Ләбибәгә әйткән сүзләрен ишетеп калды. — Юк. аның белән сөйләшеп булмый, уртак темабыз юк. Аннары аннан сөт исе дә килә. Бөтен өй тулды. Син ана урынны прихожидагы сандык өстенә җәй. Андыйлар үпкәли торган булмыйлар,— диде. Шуннан Айзат нишләде? Күрмәсәләр ярар иде дип, тиз генә кабинетка кереп китте. Нигә күзләренә карап кычкырмады? Ник. ялгышасыз. уртак тема бар, кешеләрне уртак иткән нәрсә — хезмәт! Ул гомере буе иртәнге дүрттән-биштән торып төнге уинарга-уникеләргә кадәр эшли. Сезнең өчен, кешеләр өчен эшли. Ул. сез сөт эчсен өчен, гомер буе сыер сава, аңардан шуңа күрә сөт исе килә. Кибетендә бер көн сөт булмаса, кычкырасыз бит, балаларыгызга сөт эчерәсез бит! Шулай булгач, ник аның исеннән куркасыз? Сөт исе түгел — ризык исе, хезмәт исе килә аннан дип әйтмәде, сорамады. Авызын йомып калды. Әнисе тәки сандык өстендә йоклады, йоклады микән?.. Сөекле кызларыннан аерым яшәмәс өчен генә яшәттеләр бит алар Айзатны. Әнисен кимсеттеләр, ә ул анасын яклый алмады, яклап сүз әйтергә йөрәге җитмәде. Ананың яхшылыгын авырсаң белерсең, диләр. Ул авырды, белде. Бишенче класста укыганда ай буе чирләп ятып, бер көнне авыраеп китте. Тыны да бетте, кан тибеше дә сизелми башлады. Үлде дип белделәр. Өйгә халык җыелды. Әтисе җылый-җылый басудан кайтты. Күрше бабай баш очына утырып ясин чыкты. Анасы «үлгән» улын кочаклап, сулышы белән өреп җан кертергә теләгәндәй, җылый-җы- лый күтәреп йөрде. Үлгән малаен күкрәгенә кысып җылап йөрде! Ә ул үлмәгән иде. Бөтенесен белеп, ишетеп ятты. Күзен генә ача алмады, телен кыймылдатып сүз әйтә алмады. Кич белән рәткә килде. Куанычларын күрсәң иде! Анасы ике көн яныннан китмәде. Ике көн, ике төн аның янында утырды... Ә ул, юньсез Айзат нишләде?!. Кунакка сагынып килгән әнисенең сандык өстендә йоклавына риза булды. Яшь хатынының күкрәгенә күкрәге тиюгә әнисенең хәзерге минутта Казанда икәнен дә. үзләренең өендә, аннан ике генә ишек аша. бер фатир һавасын сулап моңаеп ятуын да, ә үзенен җылы бүлмәдә мамык мендәргә чумып, мамык юрган ябынып йоклавын да онытты. Онытты! Үзен тәүфыйклы балаларның берсе дип чутлап йөри әле җитмәсә!.. Айзат йөрәгенә чыдаша алмады, атыннан сикереп төште. Аны тезгененнән тотып җәяү китте. Юлда аунап яткан буш консерва банкаларын тибеп җибәрде: — Какой тәүфыйк! Сволочь!.. Тагын типте: — Җирбит!.. Анасының йөрәге көйгәнен белмәдемени’ Бишек тирбәткән кул — дөньяга хужа* Туган ана бер, туган Ватан бер!.. Ә без ник, сөтен имеп туйгач, аларнын күкрәкләрен тешләргә тиеш?! Гомер буе кулларыбызга гына күтәреп йөртсәк тә, ин татлы сүзләр генә әйтеп, ин тәмле ризык- ф лар гына ашатып, ин гүзәл урыннарда гына яшәтсәк тә — боларнын д. һәммәсе аналарның бер тулгагына да тормый бит! Ә без, мәсәлән —мин, моны, кирәк нәрсәләрне, дөньяны бик аз g беләбез әле. Тирәнтен уйламыйбыз да... ы Без мәктәпләрдә «биш>ле алабыз, институтларны «диплом с отли- » чием» белән тәмамлап чыгабыз. Без Тукайларны, Чернышевскийларны. « ияхәбәрләрне, сннус-косинусларны, машина моторларын, үләннәрне- ь бежәкләрне, материкларны, тагын мен-мен төрле әллә нәрсәләрне белә- с без. Болар бар да фән булып кер.» Өйрәтәләр Еелмәсән, икеле куялар ф Ә тормыш турындагы, кешеләр, мөнәсәбәтләр турындагы фән. яхшы һәм начар нәрсәләр, яхшы һәм начар кешеләр турындагы фән нигә Z юк? Унбиш ел укып чыкканнан сон ник моны тагын беренче класстан = тотып өйрәнә башларга туры килә?.. Айзат өченче курста укый иде инде. Үзен бик белемле кеше дип ” йөри иде. Көз көне кече апасы кияве һәм өч баласы белән, йорт-жир- ж ларсн сатып, акчаларын ире исеменә аккредитивлап '. Казанга кайтып » төште. Ире бераздан аккредитивларны алып сызды Апасы өч бала * белән бер тиенсез торып калды. Алын янына килде «Әйт. мина ниш- s ләргә? Әйт, син беләсен, син укыган кеше бит?» диде. Айзат нишләсен? „ Бу инде шигырь төзелеше түгел — бу тормышның үзе иде. һәм Айзат = моны, укыган кеше булса да. апасыннан куп өлеш кнм белә иде. Ул бер нәрсә дә эшли алмады, апасын юата, аңа ярдәм игә алмады. Дө- u рес, барлык батырлыгын жыеп, республика прокурорының ярдәмчесе янына керде. Прокурор ярдәмчесе дә берни дә эшли алмады. Чөнки аккредитив кем исеменә язылган булса, акчаның хужасы да шул булып чутлана икән. «Ж,нзнәгез — жинаятьче, ләкин жавапка тарттыра алмыйбыз. закон юк», диделәр. Ә законнарны кешеләр үзләре чыгара, үзләре яза түгелме сон? Явызлыкны аркасыннан сөеп ту гел — кычкырып, камчы белән жн- нәргә кирәк. Ләкин башта үз-үзен белән сугышырга кирәк, үзендәге начар гадәтләрне, ярамаган уйларны жинәргә кирәк. Шунда гына жәмгыятьтәге ярамаган бәндәләрне, жәмгыять белән бергә атларга теләмичә, анын чабуына ябышып, алга атларга комачаулап барган әшәкелекне селкеп төшерергә, алып атарга, жинәргә була. Айзат — ир-егет. Ул, гомер буе ялгышмаслык игеп, дөрес юл сайларга тиеш Үзе дә үкенмәсен, кешеләр дә рәхмәт әйтсен Ул дөрес юлны сайлый башлады да бугай инде. Менә шушы берничә көн эчендә лә күпме кеше, күпме язмышлар белән очрашты, күпме яна нәрсәләр ишетте, күпме яна жирләр үтте. Ул гомерендә беренче мәртәбә «тормыш» тигән зур һәм авыр, бәхетле һәм кайгы хәсрәтле, сөенечле һәм көенечле, бәхетле һәм шатлыклы фәннек беренче битләрен ача башлады түгелме сон? Анын беренче битләре үк ана кайбер нәрсәләрне өйрәтте дә инде: тормыш көн дә бәйрәм, көн дә туй түгел, тормыш катлаулы, жирлә күпме кеше булса, шулкадәр язмыш бар. Алар, яфрак белән яфрак охшамаган шикелле, бер берсенә һич тә охшамаганнар. Кеше үзенчә туа. үзенчә яши. үзенчә үлә. ' Бер кагсага түләгән акчаниы икенче калажан алырга м«мки» икәнлеккә акча жпкуыенты. Айзат «зур тормыш» дигән китапмын беренче битләрен ачып укый башлады. Кызык һәм авыр фән бу. Авыр булсын! Ул моңа куана гына. Ул аның яиадан-яна битләрен ачып өйрәнер, тормыш авырлыкларын җиңәргә берәм-берәм өйрәнер! Шушы тормыш кирәк шул' Шундагы кешеләр кирәк!.. Зур тормыш, кайбер кешеләр уйлаганча (Айзат тагын ачу белән бер балчык кисәген тибеп җибәрде), Казанның Бауман, Ленин урамнарында, театр, рестораннарда, җылы һәм якты кабинетларда, келәм җәелгән кояшлы бүлмәләрдә генә түгел — ул кешеләр, язмышлар арасында. Зур тормыш, мәсәлән, ул менә монда — бу каен урманнары арасында, элек «караңгы» дип яманаты чыккан шушы Себердә дә кайный! Ул — төзелеш чыны, ургыч кетердәве, кешеләр көлүе яңгырап торган һәр урында кайный' Айзат — кеше! Аның да урыны кешеләр көлгән җирдә. Ул яшь, көчле. Тормышның авыр юлларын сыгылмыйча, ыңгырашмыйча үтәргә тиеш. Тормыш юлларында яхшылыклар белән бер рәттән яманлыклар да бар шул. Ә яманлыкларны аска алып, яхшылыкларны өскә күтәрергә анын көче бар'.. Чәчкәнең дә көче бар. Айзат моны белә. Ул ана бүген үк хат язар, кил, дияр. Анын Чәчкәсе аңларга тиеш. Гомер юлын Айзат белән бергә бәйләгән икән — өзәргә теләмәс. Әгәр теләсә?!.. Әгәр өзсә?.. Әгәр?!. Әгәр?!. Айзат үз гомеренең туры сукмагын тапты. Ни генә булса да, ул аннан читкә атламаячак'. — Улым, сәгать ничә? Айзат, уйларыннан бүленеп, сискәнеп китте һәм туктады. Юл читендәге төп өстендә, бүреген янына куеп, бер бабай хәл җыеп утыра иде Айзат ана сәгатьне әйтте һәм үзе дә: — Бөгелә Талга еракмы ә^е, бабай3 — дип сорады. — Якын гына.— диде бабай — Менә бу үрне менгәннән соң нарат урманы булыр. Урман артыннан манара күренеп торыр. Безнең авыл шунда... Айзат бабайга рәхмәт әйтеп саубуллашты да атына атланды. «Канат» йөрәк кагып үргә каршы чапты...VIII 1967—196