УТ ЭЧЕНДӘ ОЧРАШУЛАР
Хәрби хәбәрче-оештыручы язчалары 1 «Мәскәүне бирмибез, атаныбыэ, халкыбыз кичергән иң авыр, иң дәһшәтле вакытлар иде бу. Фашист илбасарлары * Гжатскины алдылар, Можайск кырларына, НароФоминскига, Мәскәү диварлары янына ук килеп җиттеләр. Хәмит Шарифуллин, Рәхим Алимбеков, Василий Самохвалов һәм йөзләрчә башка якташларыбыз героик Кызыл Армия сафынв өнә шул дәһшәтле 1941 елда, сугыш Мәскәү янына якынлашкан куркынычлы вакытта килеп бастылар. Аларның уллары фронтта иде инде. Идел-йортта туып-үскән, ике сугыш утын кичеп чыныккан, совет Ватанын төзүдә бөтен дәртләрен һәм көчләрен биреп эшләгән бу баһадирларның сүзләре кыска булды: — Мәскәүне бирмибез, Берлинны алырбыз! — диделәр алар. Төрле милләт халыкларының батыр уллары белән иңгә-иң торып, алар да дошман өстенә ташландылар. Ару-талуны Велмичә тырышып, немец танклары килә торган юлларга, кырларга меңләгән миналар куйдылар. Дошман техникасы әнә шул мина кырларында, ут өермәләренә әверелеп, күккә очты. Аннан соң якташлар, танкларга утырып, автоматлардан ут яудыра-яудыра, үзләре атакага күтәрелделәр. Гитлерчыларга иркенләп качарга да ирек бирмәделәр, тылларына кереп юллерын миналадылар, күперләрне шартлаттылар, утлы боҗра эчендә калдырып юк иттеләр. Татар халкының турылыклы «улы танк-гаскәрләре генералы Нагайбәков Татарстанның бу уллары батырлыгына бик зур бәя бирде. Саперлардан кече сержант Хәмит Шәрифуллин, өлкән сержант Василий Самохвалов, кече сержант Фатих Шәйхетдинов, ефрейтор Фатих Җамалиев, кече сержант Андрей Жилин, кызылармеецлардан Ахыры. Башы 5 санда. Берлинны алырбыз...» Алимбеков, Мегаллим С^рыймов, Хемйт Мехәммәдиеа, Габделхак Гафуров. Сэигат Зайнуллин Нам башка куп йена якташларыбыз турымда ул аерата мактап сайледе. — Алар сугышның чын осталары,—диде генерал. Кызыл Армия сугышчылары, гитлерчыларны Мееиәү һем Ленинград яннарыннан, Идел һем Днепр буйларыннан алып ташлап, үз еннерендэ кыйный башладылар. Хезер инде утта чыныккан бу карт гвардиячеләр Мәскеүдән бик-бик ерак җирдә, дошман ене янында яңа юл салалар иде. Юл тирен сазлыклар, күлләр, калын урманнар һәм биек таулар аша уза. Ул Берлинга барып керер эчен иң якын һәм туры юлларның берсе булачак.. Менә алар киң елга буена туктадылар һәм зур учак яктылар. Күпер салыр ечен агачлар килеп җиткәнче, ял итәргә, кайнар ботка ашарга, туган-үскән якларга хатлар язарга мамкин. — Туганнар,— дидем мин якташларыма,— бүген хатларга язасы сүзләрне миңа сейлогеэ. Биредә яшь сугышчылар да бар. Алар да сезне тыңласыннар. Сезнең тормышыгыз, дошманны оста кыйнавыгыз турында бәтен Татарстан, бетен Ватан белсен! Якташлар дулкынландылар. Уйлана-увлана, янчыкларын чыгарып, тәмәке тарарга керештеләр. Учак яны тып-тын калды. — Нерсо сәйлергә соң! — диде, бераз кыюланып, сапер Хәмит Шарифуллин.— Өйгә без гади генә итеп язабыз, ә сиңа, иптәш, килештереп сайларга кирәктер бит! Аның сүзен Чапаев дивизиясендә Колмакка каршы сугышкан Сибгат Валиуллин бүлда: — Сейла. Шарифуллин,— диде ул, кап кара зур мыегын сыпырып,— синең ике Кызыл Йолдыз ордены кавалеры булуың турында, үзаң туып-үскән Яңа Писмән районында, Зәй-Иаратай авылында гына түгел, минем авылымда да, Балык Бис тесен дате Олы Елга авылымда да белсеннәр. Кече сержант Хамит Шарифуллин, тәмәкесен тереп, янчыгын әйбәтләп кәгәсене салгач, башымнан кичергәннәрне берәм-берәм хетераиә теше- реп, сай ли башлады: — Беренче империалистик сугышта мин укмы идем. Немецлар газ белән агуладылар, госпитальдә озак ятарга туры килде. Ватан сугышында 1941 елдан бирле мин йез алтмыш фашистмы үтердем. Азрак әле бу. Әмма ләкин дошманныңүз яманда иселне нык арттырырга уйлыйм. Шуны да әйтергә кирәк, дошманга һәҗүм иткәндә, безгә танкларыбыз барачак юлларгл куелган дошман * ДУСЛАРЧА ШАЯРУ Хлгян Туфакга И. ХАНТИМНРОВ шәряок Фатах Хяснагл Хәзерге кадер, мене күрәсез, минем -ягышканым буямады. Дошманның кечле артиллерия-миномет утына да карамастан, дүрт йөздән артык минасын җирдән казып чыгарып зарарсызландырдым. Аннан сон, Польшадагы Н. шәһәре азат ителү белән, андагы йортларны, подвалларны миналардан арчыдым. Ул шәһәрдән үткәндә, йортларга акбур белән: «Мина юк. Шарифуллин», дип язганнарны күргәнсездер. Яңа рубежны яулап алгач, аны ныгытырга туры киле. Без, саперлар, бер төнне бигрәк тә күп эшләдек. Ул вакытта бер үзем генә дә сугыш кырына ике йөз егерме мина куйдым. Таң алдыннан дошманның унике танкысы һәм автоматчылары безгә каршы контратакага ташланды. Күп тө үтмәде, мин куйган миналар, дошманның алдан килгән алты танкысын, тимер кисәкләренә әйләндереп, юк иттеләр. Гитлерчы автоматчылар, исән калган танклары көч-хәл белән генә качып котылды. Икенче бер сугышта мин, гитлерчыларның үз миналарын куеп, тагын биш танкысын юк иттем. Дошманның тылына, чигенеп барган юлына кереп җиде тапкыр шартлаттым. Кавказда һәм Карпат- та һөҗүм барганда илледән артык күпер салдык. — Ә Кавказ тауларында без күпме дот һәм дзотлар ясадык! — дип сүзгә кушылды орденлы сапер Рәхим Алимбеков — Хөкүмәт бүләкләренә лаек булган дусларым Хәмит Мөхәммәдиев, Сибгат Вәлиуллин, Фатих Жамалиев, Мөгаллим Сарыймов һәм башка якташларым таулар арасында дотлар төзү белән бергә, уйсу җирләрдә миналар куюда да, кыялар арасында башка бик күп төрле инженерлык эшләре башкаруда да осталык күрсәттеләр. Без ясаган бер дот утыннан гына да биш йөздән артык фашист юк ителде. Икенче бер дот уты белән дүрт танк яндырылды. Н. шәһәре янында без куйган мина кырларына килеп кергән дошманның ике мең автомашинасыннан сигез йөзе көл булып күккә очты, бер мең ике йөз автомашинасы безгә калды. Шул вакытта сигез танк та шартлаттык. —- Алимбеков,— диде Габделхак Гафуров,— син танк белән разведкага йөрдең, дошманның бер танкысын, үз йөрешле бер орудиесен яндырдың, үзебез күрдек, нигә ул турыда сөйләмисең? — Н. шәһәре янында,— дип сөйләп китте Бөгелмә районы, Чыдамур евылының элеккеге лесхоз эшчесе Габделхак Гафуров,— танкларга утырып, немецларны Кавказ таулары арасыннан унбиш көн өзлексез куып бардык. Шул унбиш кән эчендә сугы- ша-сугыша, җиде йөз километр җир үттек һәм гитлерчыларны Кара диңгезгә кысрыклап дөмектердек. — Карпаттагы сугышлар турында да сөйләргә кирәк,— диде, иптәшләренә карап, сапер Фатих Жамалиев. Ул да күпне күргән, күп походларда катнашкан солдат. Ул да өч сугыш ветераны. Ватан сугышы солдатлары сафына килеп басуына да тиздән дүрт ел була инде. Алар Карпат тауларында да бик күп дот һәм дзотлар ясадылар, ташлар арасында күзәтү пунктлары булдырдылар. Тирән упкыннар буйлап үткән тар сукмакларны киңөйтегг, кыяларны ярып, таулар белән тауларны тоташтырдылар. Ашкынып аккан елгалер аша күперләр салдылар. Танкларга юллар ачып, «ларны үз җилкәләрендә йөрткән кебек йөрттеләр, һичкем көтмәгән урыннардан килеп чыгып, дошман өстенә ташландылар. Карпат сугышларында, мәсәлән, Фатих Шәйхетдинов кына да дошман куеп калдырган 75 минаны зарарсызландырып. танкларыбызны коткарып калды. Якташлар, үз җилкәләрендә бүрәнәләр ташып, таулар арасындагы бер уйсу җирдә, тирән сазлык аша өч километр озынлыгында юл салдылар. Якташыбыз, өлкән сержант Василий Самохваловның да осталыгы һем батырлыгы таңга калырлык. Ул алгы сызыкка дүрт меңгә якын мина куя. Гитлерчылар атакага ташланабыз дип, шул мина кырларына танклары белән килеп керәләр дә күккә очалар. Дошман үз миналарын нинди генә хәйләләр белән яшорсә дә, Самохвалов аларны таба белә. Ул инде ике меңнән артык мина зарарсызландырды. Бер каты сугышта, командиры сафтан чыккач, аның урынына басты да, езводын һөҗүмгә алып китте. Василий Самохвалов дүрт орден һәм «Бик яхшы минер» дигән значок белән бүләкләнде. Бөгелмә эшчесе Василий Самохвалов сары мыегын сыпыра-сыпыра үзе до сүзгә кеоеште. Ул якташларыбызның осталыклары, батальондагы рус егете Иван Мальцев, Украина улы Михаил Головатенко, белооус Алесенко, Татарстан улы Хәмит Шәрифул- абхазияле Доменби Аблотия, мордвин Ангеров, чуваш егете Матвеев, үзбоч агете Юсупов кебекләрнең осталыклар^ һөм туганлыклары турымда сейли. Әңгэме кызгеииан-иыза барды Якташлар дошман тылына кереп миналар куюларын һәм шуның белен унбер мең гитлерчыны кырып бетерүд* гаскәрләребез-. булышуларын да, бер шәһәр өчен барган сугышта, танк десантларымда хәрәкәт ител, дошманның кырык биш мең солдат һәм офицерын юк итүдә катнашуларын да бәйне- бәйиә тезеп сөйләделәр ..Менә бер-бер артлы автомашиналар килә башлады. Аларга күпер салу өчен агач төялгән. Якташлар, автоматларын җилкәләренә асып, кулларына үткен балталар тотып, яңадан кызу эшкә керештеләр Элек аларның берсе дә балта остасы булмаган. Ә хәзер алар сапер да, минер да. җимерүче дә, тезүче дә, автоматмы дә. балта осталары да булдылар. Алар бөек совет Ватанының даны ечен. гитлерчыларны җир йөзеннән кырып ташлау өчен барысын да эшлиләр, барысын да булдыралар Менә алар шушы күперне салып, Берлинга бара торган юлны тезеп бетерерләр дә, танкларга утырып, ут яудыра-яудыра тагын да алга омтылырлар. Берлин өстене бөек җиңү байрагын, хак эшебезнең җиңү байрагын күтәрү сәгатьләре кениән-кен якынлаша. Ерткычны үз өнендә тар-мар ител бетергәч, башкисәрләргә гадел хекем ясагач, алар, үзләре төзегән күперләр, киң юллар буйлап, азат ителгән җирләр аша, Казанга, Идел буйларына әйләнеп кайтырлар.. 1944 Танкист Салих Җамалиев Төньяк Донец елгасының сул ягында. Белгород шпһәрөннәи кенъяктарак булды бу сугыш. Ул сугышта Салих Җамалиеэ үзен баһадир итөп танытты. Генерал Гани Сафиуллин корпусының сул флангтагы көчләренә каршы, күп иена танклары, шул исәптән иллеләп яңа шләр идең? — Карамалыга кайтканчы, Казанга тукталып театр карар идем. «Хуҗа Насретдин»- ны күрәсөкилде. Шул сүзләрне әйткәч, Идел һәм Кама буаларында туып үскен, саргылт чәчле, зәңгәр күзле, чандыр һем болай да келеч йеэле Гыйбадуллин- иың йөзе тагын да яктырып китә. — Берлинны алгач, барысын да күрербез!-. 1944 Әле юаш кар, әле яңгыр яуган, әстә һаман кара болыт асылынып торган, таш юлдан читкә чыксаң — тездән пычракка батып йергән аакыт. Без, фронтның берничә хәбәрчесе, редакциябез урнашкан Одер елгасы буендагы таш утардан Бреслауга юнәлдек. Беренче Украина фронты гаскерләре тарафыннан ычкына алмаслык утлы боҗрага алынган Бреслаудагы фашистлар гарнизоны кан коюны туктатырга, бирелергә, корал ташларга теләмәде. Гитлерчылар кереп оялаган әлеге боҗраны безнекеләр тагын да кыса тештеләр. Шәһәр үзәкләрене үтеп керү ечен ярсулы урам сугышлары башланды. Бреслаудагы үз частебызга без әнә шул сугыш башланган чакта килеп төштек. Әле янып торган таш йорт стеналарына ышыкланып, әле икенче бер йортның эченнән, хәрабә оәмнәре арасыннан кайнар көлгә, куе тузанга батып, әле өченчесенең подвалыннан үтеп, тагын бер ярым җимерек йортка килеп чыктык. Монысы, артиллеристлар белен бергәләп, иртән автоматчылар кулга төшергән һәм хәзер дивизионның күзәтү пункты урнашкан йорт икән. Янәшә кварталдагы полк штабыннан йомыш белән кайтканда, автоматын әзер тотып, безгә юл күрсәтеп килгән яшь солдат: — Иптәш капитан, кунаклар кабул итегез! — Диде. Гаубицалар дивизионы командиры, гвардия капитаны Петр Артюк, итекләреннән алшп каскә- сыиача, чәч һәм кашларына кадәр кәлгә-тузанга баткан булуына уңайсызлана тешеп: — Шушы йортның «әй туена* кергәч, ирта белән генә чистарынган идем, татын көл-тузаиго баттым, нәмец тыштан гына ялтырый икән, эче чәрген, тузанын яңгыр да баса алмый,— дип чит- кәрәк китеп өс-башын каккалый башлаган иде, фашистлар ут ачтылар, һәм аларның автомат тавышларына, минометлары герселдәвенә кушылып, таш урамнарны ыңгыраштыргаи сиарадлар шартлады, кайнар көл-тузан еемнәре күтәрелде. — Гитлерчылар һер кварталны, һәр йортны һем подвалны терәк пункты — крепость иткәннәр, баррикадалар ясаганнар, Сталинград ечен бездән үч алмакчы булалар, кабахәтләр,— дип, Көлләр һәм гөлләр Хатип Госманга Колай уйлыйм, хезмәтеңдә Бии борынгы дәвер иүргәчт Явар еле бүгенгене Борынгыга ааерелгеч.» Ш. ГАЛИВВ еидграммаларн Гомәр Башировна •Таң беленгәчә юлга чыгыц, •Сиваш*ларны кичтән тә. Дәү үснеч тә тирбәләбез Сезнең «Яшел бишен*тә. капитан чирканып бер читкә төкерде, аннары, битен зәңгәр яулык белән сөрте-сәртэ, офицер Коновалны чакыртты. Полтава егете, өлкән лейтенант Василий Коновал полкта иң тәҗрибәле батарея командиры икән. — Башларга вакыт, дускаем,— диде капитан,— урамның теге ягы көтә, яңа квартал кәтә1 Фрицларның «күз-колагын» бетерүне кемгә кушасың? Сүз фашистларның күзәтү пунктын җимерү турында, зур чиркәү гөмбәзеннән тирә-якны, һәр хәрәкәтне карап, күзәтеп, артиллерия, миномет утларын кая кирәк шунда юнәлттергән җен оясын туздыру турында бара икән. Бу зшнө безнең үткен күзле старшина Дюкин башкарыр, иптәш капитан! диде батарея командиры, бер да икеләнмичә. Татарстан егете Әхәт Дюкин шушы батарея ветераны булып чыкты. Без аның Сталинградны саклауда, Украина җирләрен, Польшаны азат итү һәм Германиягә кереп, Одер елгасын кичү сугышларында чыныккан егет икәнлеген командирдан белешкән идек инде. Менә әле дә, Коновал аңар тагын җаваплы сугышчан бурыч йөкләгәч: — Сез дигәнчә булыр, иптәш өлкән лейтенант! — дип җааап бирде ул һәм батарея күзәтү пунктыннан гаубица янына ашыкты. Расчет орудиены җимерек йорт почмагыннан урамга алып чыкты, дошманның борын төбендә генә таш өамнәр артына яшерде. Егетләр, бер дә кабаланмыйча, сугыш лрипаслары ташыдылар. Аларның снарядларны имчәк балалары кебек итеп, саклык белән генә кочаклап йөгерүләрен, гаубицаны әйбәтләп карап, кисәк ут ачуларын, расчет аткан тупларның гөмбәзнең нәкь кирәкле җирләренә генә тиеп ярылуларын батарея командиры күзәтеп торды да: — Булдырдың, Әхәт, җимердең козгыннар оясын!—дип, батыр расчет янына йөгереп чыга башлаган иде, болар позициясенә урамның икенче башыннан ата-ата гитлерчылар ябырылып килүен күреп алды. Дошман контратакага чыккан икән. Командир Асылов белән Алимбеков расчетларына ашыгыч команда бирде: — Фашист хәшәрәтләргә, туры наводка белән) Исмәгыйл Асылов расчеты бетен урамны тетрәтте. Әхәт тә, гаубицаны яңа юнәлешкә көйләп, бербер артлы берничә снаряд очыртты. Егетләр снаряд беткән арада автоматлардан аттылар, аннары, снарядлар килеп җиткәч, яңадан үз урыннарына бастылар. Фашистлар күп, бик күп иде. Урам уртасында дистәләгән мәетләрен калдырып, алар йортларга күселәр кебек кереп постылар. Бу минутларда, тупчыларыбыз уты астында, безнең автоматчылар һөҗүмгә күчте. Алар фашистларны эзәрлекләделәр, урамның теге ягындагы әле бу, әле теге йортка бәреп кереп, подвалларны фаустпатрончылардан, чормаларны автоматчыларыннан тазарттылар. Берничә сәгатькә сузылган ярсулы сугыштан соң, тагын бер кварталны дошманнан тазартып, совет сугышчылары шәһәр үзәгендәге йортларны көлгә өйләнүдән саклап калырга ашыкты. һөҗүм игүчеләр сафында орудие йөртүче Хәбибулла Миңнуллин, сугыш припас- лары ташучы Сәлимгәрәй Әхмәтҗанов, элемтә отделениесе командиры Зыя Әхмәди- шин да бар иде. Әхмәдишин — Башкортстанның Кашка авылы укытучысы, Әхмәтҗанов — Татарстанның Сатмыш авылы колхозчысы, ә Миңнуллин — Казан эшчесе булып чыкты. ...Үлемгә дучар ителгән дошман үзенең яшәү сәгатен азга гына булса да кичектерү өчен шәһәрнең һәр йортына теше-тырнагы белән ябышып ята. Ләкин совет сугышчылары гитлерчыларны барлык терәк пунктларыннан бәреп чыгаралар, аларны торган саен күбрәк кырып, ут боҗрасын кысканнан кыса баралар. Капитан Пустовой батальоны тарафыннан яулап алынган кварталда шушындый эчтәлекле сугышчан листок — «Молния» укыдык: «Немец илбасарларга үлем! Бүген сугышларда үзләрен аеруча күрсәттеләр: 1 Сержант, комсомолец Проткин. Ул немецларга каршы атакага беренчо булып күтәрелде һәм граната ыргытып бер гитлерчыны үтерде, икенче гитлерчыны яралады. Проткин үзенең кыю хәрәкәте белән бөтен ротаны алга барырга рухландырды. 2 Сержант, комсомолец Ибраһим Ильясов, үзенең отделениесе белән, дошман хотыргаи йорт лод1влб1нв беренче булып бәреп х«рде, гранате сугышы башлады Һәм дүрт катлы йортны яулап алды». Батыр комсомолецлар Проткни һем Ильясов хәзер инде бу кварталдан шактый ук еракта хәрәкәт итеп, дошманны чагын да күбрәк кыралар иде. Ильясов янына барганда батальон командиры капитан Пустовой еле яңа гына тагын берничә йорт яулап алсанлыкларын сөйләде. Без шул йортлар янына җиткәч, парадный яннарында, ишек алларында совет сугышчылары пуляларыннан дөмеккән күо кәнә гитлерчыларны күрдек. — Бу явызларны кырып салуда Ильясовның да хеэмәто бар,— диде командир. Без команда пункты урнашкан подвалга төштек. Биредән ике йорт аша гына дошманны күзәтеп торган җирдән Ибраһим Ильясов та шунда килде. Аруы йезеиә чыккан, урта буйлы, җитез егет Ибраһим Ильясов үзенең күргәннәре турында командирга кыска гына ител сөйләде. Командир аңа яңа задание тапшырды. Ильясоа, автоматын тагын бер талкыр тикшереп һем яна торган сыекчалар тутырылган шешәләр, гранаталар алып, шул заданиене үтәү эчен җимерек йортлар арасыннан үз отделениесеиә ашыкты. Яңа гына яулап алынган бу йорт хәзер инде немецлардан биш йез метр ераклыкта, сугышчылар сүзе белән әйткәндә, «тылда» калган. Менә шушы йортның подвалында, Татарстанның Баулы районы. Тат. Кондыз авылында туып-үскән, ачык, келәч йөзле ефрейтор Котдус Вәлие» сугышчылар өчен котлетлар, тәмлә яечөньеләр пешерә дә ал, ы линиягә илтә. Сугышның нинди генә авыр шартларына да карамастан, ул офицерлар һәм сугышчыларны кайнар аштан еэми. Подвалда үзе оештырган кухняга Котдус елмаеп килеп керде: — Аш суынмасын дип, етны урам буйлап кызу куалый торгач, немецларның борын телләренә үк барыл җиткәнбез. Алар тәмле аш һәм печеньеләр исен сизделәр, ахры, безгә каршы ут ачтылар. Давай атны кире куәрга, ашамый торыгыз еле, мин әйтем. Командирга шушы хәл турында сөйләгән идем, зче кагыл келде: — Ашның исе еларга, ите безгә икән,— диде. Шушы ук подвалда, Котдус кухнясы янындагы икенче бүлмәдә, санчасть урнашкан. Анда врач бар. Ул —Казанда туып үскән, Казан медицина институтын тәмамлаган медицина елкән лейтенанты Мөршиде Хебибуллииа. Котдус, шуй бүлмәгә керде дә, аш алып барганда булган әлеге хелне Хобибуллинага да сөйләде. Мирсәй Әмиргә «Агыйдел» ага инде уя. Тукталмый агар, диләр, Мирсай абзый Иделне дә Бәлки бер табар, диләр. Сибгат Хәкимгә Шагыйрь булсаң, бу җиһамда Ялгызын йерме икән. Аерма икем. Илһам белән Сибгат абый Саз һаман бергә икән, бергә икән... В. АЛЬМЕНОВ шаржлары — Чын артист инде син,— диде аңа Мершиде.— Сине курсом, үземне Казанда, Татар дәүләт академия театрында спектакль карап утырган кебек хис итем. Татарстанның халык артисты Камал III кә охшатам мин сине! Эх, тизрәк бер генә спектакль карасак иде! — Таңда бик шәп концерт була, ләкин безнең ечен түгел, — Кемнәргә? — Немецларга, бәзнең артиллерия «концерты»»! ...Шәһәрне немецлардан арындыру эчен штурм барган вакытта укчы ротаның флангларында безнең снайперлар хәрәкәт итте. Тәҗрибәле снайперлардан кече лейтенант Леонид Волков, кече лейтенант Иван Гагии, сержант Мәхмүт Газизов һәм сержант Алексей Туменовка безне флангларыбызга ут ачкан дошман пулеметчыларын »ок итү бурычы йөкләнде. Снайперлар бу сугышчан бурычны тырышып үтәделәр. Рота сугышчылары, һөҗүмне уңышлы җәелдереп, әле генә яулап алынган бер кварталдан икенче кварталга урам аша чыккан вакытта дошман автоматчысы уң флангтан ут ачты. Бу гитлерчыны тизлек белән юк итү снайпер Гаэизовка тапшырылды. Газизов, янган йортларның подваллары һәм аварга торган таш стеналары аша үтеп, немец автоматчысы урнашкан урынны чама белән тапты да яшеренде. Немец та оста яшеренгән, аны табуы ансат түгел иде. Газизов немец автоматыннан чыккан ялкын һәм төтенне шактый озак күзәткәч кенә күреп алды. Аннары каскасы да күренде. — Таптым,— диде Газизов дулкынланып,— һәм аның бераз күтәрелүен тын да алмыйча көтә башлады. Күп көтәргә туры килмәде. Урам аша йөгереп үткән безнең сугышчыларны карарга башын күтәрү белән, Газизов яхшылап төзәде дә аңа атып җибәрде Фашист шул минутта ук йөзтүбән килеп ташка капланып дөмекте. Задание үтәлде, ротаның уң як флангысы куркынычсызланды һәм сугышчылар урам аша чыгып алга баруларын тагын да омтылышлырак дәвам иттерделәр. Бу сержант Мәхмүт Газизов тарафыннан юк ителгән 49 нчы гитлерчы иде. Аннан соң ул үзенең сугышчан исәбен 52 гә кадәр үстерде. Коммунист Мәхмүт Гаэизовның фронтка килүенә бер генә ел икән әле. Шул бер ел эчендә Совет хөкүмәте аны Кызыл Йолдыз, HI дәрәҗә Дан орденнары, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләгән, ...Бреслауның 585 нче кварталындагы тактик яктан иң әһәмиятле зур йортны үзенең автоматчылар отделениесе белән беренче булып яулап алган Әнвәр Әбүзәревнең, оста минометчы Рәшит Садыйковның дошманнан чистартылган 589 нчы кварталның бер зур йортында олылап бөек Ленин партиясе сафларына кабул ителүләрен күрүем турында да әйтми китә алмыйм. Озакка сузылган авыр урам сугышларында фашист ерткычларның сырты-сындырылды— Бреслау группировкам тар-мар ителде, исән калтай кырык меңнән артык солдаты һәм офицеры әсир төште. Бөек Ватан сугышыннан соң, Совет хөкүмәте бу борынгы Польша шәһәрен аның үз хуҗасына — поляк халкына тапшырды. Бреслау үзенең чын исеме белән Вроцлав дип аталды. Вроцлав Совет халкы ярдәме белән канлы көлдән күтәрелде. Яңадай торсызылмы өйләрдә һәм яңа салынган уннарча кварталларда тыныч тормыш кайный.