Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПАРТИЗАН УЧАКЛАРЫ

Бу язмаларның авторы Әхәт Шаһи улы Усманов 1901 елны Казан губернасының Тзтеш өязе Атабай авылында туган. Унҗиде яшеннән ул фронтка китә, акгвардиячеләргә каршы Астрахань янында һәм Идел буйларында сугышып йври. 1930 елны Ленинградның тау институтын тәмамлый. 1929 елда Советлар Союзы Коммунистлар партиясе сафына керә. Бөек Ватан сугышы башланган көннәрдә Әхәт Усманов Старая Русса янында геологик экспедициядә була. Ул шундук институтка әйләнеп кайта һәм Совет ватанының бәйсезлеге өчен икенче мәртәбә кулына корал ала. 1941 елның августыннан башлап 1942 елның июненә кадәр ул партизан отрядының командиры була, аннары Совет Армиясе сафларында немец фашистларга каршы сугыша, ика мәртәбә яралана. Хәзерге вакытта Әхәт Усманов Ленинградта яши. ул —геология-минералогия фәннәре кандидаты, тау институтының профессоры. Совет Татарстанына илле яшь тулган көннәрдә иптәш Усманов, Татрабфак бетергән иптәшләре белән бергә, Казанда бәйрәм тантанасында катнашты һәм без аңардан, Ленинград каласын саклаучы батыр якташыбыздан, дәһшәтле елларда партизаннар отряды белән җитәкчелек итүен сөйләп бирүен үтендек. Түбәндә Әхвт-Усманов иптәшнең әнә шул еллар хатирәсен урнаштырабыз. Студентлар ничек партизан булды? у үзеннән үзе шулай кипел чыга. Ел да саам. Совет Армиясе коне килеп җитәр алдыннан, безнең институтта күргәзмә оешты рыла, тәрле-торле доиументкәгазьләр һәм инде вакытлар узу белам саргая башлаган рәсемнәр Боек Вата.» сугышы барган веыр елларда тау институтының укытучылары һем студентлары, кибет халыклары белен бергә, ничек итеп сугышып йәргаинс сойлап торалар Илебездәге иң борынгы вузларның берсе булган безнең институт коллективының сойпәсә сойләр сүзләре күп аның. Мин шул елларның үз язмышыма кагылышлы булган бер генә сәхифәсен с ой ләп бирергә телим. 1»41 агшың июли башларында безнең институтта партизан отрады тезу башланды. Бу вакытта инде студентларның иүбесе зәрәкеттәге армиягә чакырылып, истребителе отрядларында дошманнан ааусыз үч алалар иде. Фмма шәһәрдә калган студентларга партизан отрядите иренле булып язылу канында партия һәм комсомол оешмалары мороҗогать итиач. ике кем зчомд» вез йотканнан оч мәртәбә артыграк гариза килде Мәгълүмдер ки. уку елы барышында үзләрен иң тәртипле, иң чыдам Итеп таныткан студентлар гына сайлап алынды. — Бик тә авыр шартларда эшләргә туры киләчәк. Эчкәреге, дошманның ерак тылына китәбаэ, үлем белән иуэгә-күз очрашачакбыз,—дип, без студентларны алдан ук кисәтеп куйдык. һәм мен» беренче отрядның оешуы (соңыннанрак шундый икенче отряд та оешты] тәмамланды. Бу отрядка әле генә диплом яклаган тау инженерлары керделәр. Отряд командиры итеп мин билгеләндем, ярдәмчем булып институтны тәмамлаган студент Александр Птицын, комиссар булып яшь тау инженеры Анатолий Попов билгеләнде. Шуның естенә, җитәкче үзәккә отряд парторгы Карпов, отряд радисты Кулькес һәм шәфкать туганы Ба- башннсиин куелдылар. (Шәфкать туташы булырга бар генә дә хатын-кыз юк иде.] Отрядта дистә башы булып та аерым командирлар алдан ук билгеләнеп куелды. Барлыгы алтмыш биш кешегә җыелдык. «Хәрби тәҗрибәвнең зурылгыиа карап без отрядны икегә бүлдек. Беренче п студентлар һәм инженерлар тупланды, ишкан, кайберсе Осоавиахимда булган иде. Өйрәнүләр башланды Укуның беренче кәниәре институтта узды, булачак партизаннарга синал дигән шартлаткыч матдәне уйлап табучы профессор А. Н. Кузнецов лекцияләр укыды Ул безне тәрле-торле шартлаткыч матдәләрне ничек кулланырга ейрәтте Бераздан безнең отряд Ленинградтан 25 километр ераклыктагы Кавголовога күчерелде. Анда партизаннар үзебезнең илдә ясалган һәм трофейга алынган сугыш коралларын өйрәнделәр, компас белән йәрн белергә, нартаны ничек укырга тешенделар, карта буенча үзебез хәрәкәт итәчәк район белән таныштылар. Кавголоводан безне янә Ленинградка кайтарып, баштанаяк киендерделәр һәм коралландырдылар. Институт лабораторияләре кирәк кадәрле синал табып бирде, ул яктан безнең хәлебез Ленинградның башка партизан отрядларына караганда уңай рак булып чыкты Кырын беренче елның егерменче августында әч автомашинага теялеп, ерак юлга кузгалдык. Сугыш юлларының язмышы төрлечә булды, кайбер дусларыбыз анда ятып та калдылар. Тик юлга чыннан чакта безнең беребез дә моңсу түгел, барыбыз да сугышчан рухта, күңелләребездә җиңеп кайту, исән кайту уе иде. Безнең йәи машиналары, ул чактагы исеме белән әйтсәк, «Международный» дигән киң һәм иркен проспект белән кег.ьякка таба җил уйнатыл китеп бардылар, без Пулковский биеклегенә чыктым, аннан Пушкин һәм Слуцк (хәзерге Павловен] калаларын уздык, фронт сызыгына егерме километрлар кала туктап калдык. Коралларыбызны һәм сугыш кирәкяракларын урманга ташыдык, радиаль разведка җибәрел, кыска вакытлы переьалга туктадык. Безне китергән машиналар кайтып кипе Ул чакта немецлар Ленин каласына бик хәтәр ашкыналар иде Берничә нан узуга без дошман тылында, фронтның теге ягында калган булып чыктык. Командование безнең отрядка ике бурыч йанләде: берсе — дошман турында мәгълүмат туплау булса, икенчесе — диверсия эшләре алып бару. Зур бәрелешләргә кермәскә, дошман гарнизоннарын читләтеп узарга кушылды, ник дисәҗ андый бәрелешләр безнең кечкенә отрядны зур югалтуларга китерәчәк иде. твркемгә беркадәр хәрби әзерлеге 6 аларның кайберсе аи финнарга каршы Икенче тәркемгә хәрби зшне бетенләй диярлек белмәгәинәрне керттек. Соңыннан, отрядны снайперларга, разведчикларга, җимерүчеләргә бүлгәч, отделение командирлары итеп тәҗрибәле иптәшләрне куярга тырыштык бмиең отрсд махсус вазифа белән әзерләнгәнгә курә, без аның сафына урындагы халыктан берәүне дә ала алмый идек. Ленинград фронты штабының разведка бүлеге белән ике яклы элемтә урнаштырып, эшкә керештек. Тылга килеп эләккән беренче кеннәрне үк отряд, билгеле бер урыннарда яшеренеп торып, немецларның штаб машиналарына Һәм хуҗалык подразделеииеләренә һоҗүм ясый башлады. Озак та үтми, безнең разведчиклар бик яхшы мәгълүмат алып кайттылар: безнең кулдагы мәгълүматларга караганда, дивизия штабы урнашкан авылдан кон дә саен иртән сигез элемтәче юлга чыга. Алар мотоциклларга атланган булалар. Немецларга хас педантлык белән алар аны кәй саен топтегел бер үк вакытта башкаралар икән. Без тагы да төгелрәк ител бер нәрсәне белеп алдык: беренче һәм азаккы мотоциклларда сак бара, уртанчы мотоциклларда почта алып баралар, колонна башыннан санаганда оченче мотоциклда— гадәти почта, дүртенчесендә — яшерен почта, бишенче һәм алтынчысында — шулай ук гадәти почта. Таш юлның алдан ук билгеләп куелган урынында олы юл баганасына ялтырвыклы ак тимер чыбык бәйлибез, чыбыкның икенче башы юлның икенче ягындагы блокка беркетелә, блок янында бик ныгытып яшеренгән берничә сугышчы дежур тора. Шундый ук нәрсәне алгарам, юл борылышында да эшлибез. Барлык кавалькаданы уздырып бетергәннән соң, иң соңгы мотоциклчы узам дигәндә генә, беренче засада сугышчылары кинәт тимер чыбыкны мотоциклчының муон «турысына җиткереп тарталар, мотоциклчы машинасыннан ычкына да бәке сыман атылып, кинәт читкә барып тешә. Аны шундук үтерәләр, документларын һәм коралын алалар. Алгарак узгач, башка мотоциклчылар белән дә шундый ук операцияне башкаралар. Тагын бер километр узгач, партизаннар териеме исән калган беренче мотоциклчыларны атып үтерә, коралларын. почтаны һәм кием-салымнарын алып, бик тиз урманга яшеренә. Шул рәвешле ауга йорүне без үзара «коры операция» дип атадык. Шул беренче коэие андый зшпәрне аз оештырмадык, әмма безнең тарафтан бер генә үлүче дә. бер генә яраланучы да булмады. Аеруча уңышлы кәнебеэ дип мин егерме оченче сентябрьне санар идем. Безнең отряд егетләре шул конне алты фашист белән бергә штаб машинасын, берничә мотоциклчыны һәм бензин илтүче җиде автомашинаны шартлатты. ■Коры операцияләр» партизаннарның күңеленә бик тә хуш ителде. Задаинено үтәгәннән соң, алар бик канәгвть булып, елмаешып кайтып керәләр иде. Әхмәт Исхакка Җәнлекләр елый урманда: — Мәсьалгә каптык! — ди«п.— Шул Әхмәт Ис хактан гына без бәла таптый! — диеп. И. ХАНТИМИРОВ шэр«Ы Габдрахман Әпсәлэмовка •Тәтмевель»не тирги халык: — Шушымы ирлекләре? — цпсәлемое томнарына Чыдамый шүрлекләре! Бервакыт баштагы группаның командиры итеп оченче курс студенты Дима Ковалевский билгеләнде. Операция уңышлы узды, без инде группаның исән-аман әйләнеп кайтуын котәбез. Вакыт уза тора, группа кайтмый да кайтмый Борчыла башладык Карасак бер заман, ни күрәбез, кулына ак флаг тоткан немец офицеры килә. Батып-жимереп, партизаннар командирының нәкь үзенә илтүләрен сорый. Ә аңардан бераз арттарак безнең партизаннар атлый Часовойлар аптырабрак калалар, әгәр алдан немец килә икән, нигә алар ул хәтле тыныч кыланалар соң әле! Аптырап, каушап. гитлерчыны үткәреп җибәрәләр, ул безнең янга килеп җитә, без бары тик шунда гына аның гитлерчы киеменә киенеп алган... Дима Коваленский икәнен таныйбыз. Үтерелгән фашист киеменә киенеп, «шаяртырга» уйлаган икән. Җитди генә аңлатырга туры килде үзенә, юкса андый шаяртуларның бик күңелсез бетүе дә мемкин бит «Коры операцияләр» фронт белән командалык итәр очен бик кирәкле мәгълүматлар бирә торган иде. Кавалькаданың дүртенче мотоциклчысын без гадәттә исән калдырырга тырыша идек. Мотоцикл бишегендә бик тә кыйммәтле кәгазьләр алып бару естенә, ул, бик һәйбәт «тел» булып чыга, гадәттә ул штаб вәкиле һәм элемтәчеләрнең башлыгы була иде. Почтаны без бик җентекләп тикшереп чыгабыз. Отрядтагы студентларның күбесе немец телен яхшы белә. Алар документларны тәрҗемә итәләр, фронт штабы ечен аеруча кирәк булганнарын бер якка аера баралар. Сайлап алган мәгълүматларны шифр теленә күчереп разведбулеккә тапшырабыз. Бигрәк тә меһим документларны Фронт сызыгы аша үзебезнекеләргә илтеп бирергә тырыша идек Разведбүлек- тән парольне, кайсы юнәлештә барырга кирәклекне һәм каян үтәргә момкин икәнлекне сорашып беләбез. Документлар илтүче партизаннар берничә мәртәбә дошман утына эләгеп яраландылар, әмма заданиене намус белән үтәп чыктылар. Фронт сызыгын узу коточкыч зур мәшәкатьләр белән генә түгел, партизаннарның гомерләре белән дә бәйле иде Безнең отрядның сугышчысы, батыр йөрәкле Степанов фронт штабына документлар илткән чакта һәлак булды. Кечерәк кенә буйлы, бик җор егет иде ул. Һәйбәт разведчик иде. Крестьян киеменә киендереп җибәрә торган идек. Разведка ясаганда ул немецларга эләгә. Сарайга ябалар, кача, безгә кайта, таба алмый, без инде күченеп киткән булабыз. Чолганыштан чыгучы дүрт кешене очратып, 81 нче отрядның филиалы булып эшләп йөргән Фронт штабына мәгълүматлар биреп торган, фронт аша чыкканда, документ илтешли, һәлак булган. Чираттагы «коры операциядән» соң гитлерчылар безгә каршы ике өч машина карательләр отряды җибәрәләр, әмма без урман эченә еракка яшеренеп өлгергән булабыз, тактикабызны вакытлыча алыштырып, бүтән кирәкле эшләр белән шөгыльләнә торабыз, ә аннары кайда да булса уңайлы бер урында засада корып, таш юл өстендә мотоциклчыларны мәтәлчек атындыра башлыйбыз. Карательләр берничә мәртәбә ауга чыгып та, буш кул белән әйләнеп кайтканнан соң гитлерчылар авылларга өндәмәләр ябыштырдылар. Өндәмәләрдә әйтелгән: урманнарда бандитлар барлыкка килгән, алар немец элемтәчеләренә ташланып, вермахтның данлы солдатларын талыйлар. «Бандитларның» оясын табып биргән кешегә бик зур бүләк биреләчәк. Гадидән катлаулыга Көннәр уза торды Безнең отряд әүвәлгечә Ленинград өлкәсенең урманлы төбәкләрендә — Мшинская станциясеннән көнбатышка, көнчыгышка һәм төньяк-көнчыгыш- ка таба Вырица, Тосно. Октябрь тимер юлы магистрале юнәлешләрендә хәрәкәт итә иде. Сугышчылар төрле-төрле трофей кораллардан атарга бик яхшы өйрәнеп алдылар. Бездә ул кораллар шул хәтле күп җыелды, без аларның үзебездән артканын күрше партизан отрядларына да бирә бардык Шартлаткыч матдәләр дә җитәрлек иде. Отрядның «сугышчан репертуары» киңәя төште. Без дошманның складларына, гитлерчыларның зур булмаган гаскәри берләшмәләренә, хәрби тоткыннарны озата баручы конвойларга һөҗүм итә башладык. Шундый операцияләрнең берсендә берничә дистә кызылармеецны коткардык. Безнең отрад партизаннары Ленинград — Кеигесилл таш юлы остеидэ засада, комиссарның образлы сүзе белен әйткәндә, «тартарарам» оештыра торган булдылар. Бер кон эчендә без шоссеның күп кенә елешен, күперләрне миналап чыга ала идек. Ә кичкә таба миналанган тештән ерак та түгел берничә шартлау ясыйбыз. Гитлерчылар сәгате-минуты белән шартлау булган җиргә карательләр отряды җибәрәләр, карательләр телгән машиналар таш юлга килеп керү белән юл ос- тендә бер-бер артлы шартлау баганалары күтәрелә, машина кисәкләре, гитлерчыларның гәүдәләре күккә оча. Гитлерчыларның исән калганна- нары яшеренеп яткан партизаннарның койдер- геч утына килеп эләгәләр. Бер мәлне без «тартарарамл аакытыида станоклы пулеметтан гитлерчыларның разведка ясап йорүче самолетын бәреп тошердек. Без диверсия алып барган районга килгән фашист самолеты кара тотен тузгытып урман зченә мәтәлеп тоште дә шунда каберен тапты. Тавышсыз ата торган винтовкалар безнең бик һәйбәт ярдәмчеләребез булып чыктылар. Андый винтовкалардан засада вакытында файдалану дошман сафларында паника уята, чоикн алар безнең хәрби кечебез күлме икәнне белә алмыйлар, ә билгесезлек — куркыныч нерсә бит ул. Гадәттә андый винтовкалар белән дошманның злемтә сызыгы янында дежур торучы сугышчыларны коралландыра торгви идек. Безгә бервакыт гитлерчыларның бензин алу пунктын юкка чыгарырга әмер бирделәр Пунктның кайдадыр бер куе урман зчеидә. Лугадаи ионбатышкарак урнашканлыгы билгеле булды. Тегел координатларын белеп, ул хакта да хәбәр итәргә кирәк иде Федор Драко җитәкчелегендәге разведчикларыбыз задание үтәргә киттеләр. Озакламый алар пунктны чыннан да талканнар. һар яктан калын кара урман белән уралышлы зур гына бер аланга урнашкан икән. Анда алгы сызыкка баручы автоколонналар гына түгел, шунда аланга очып килеп тошуче разведка самолетлары да вгулык тутырып кителер икән. Бензин влу пунктының координатлары фронт штабына хәбәр ителде. Шуннан соң бездән, бензин алу пунктынв һоҗум итеп, аны юкка чыгару очен кечегез җитәрпекме. дип сорадылар, җитмәсә, күршедәге партизан отрядлары белән берләшергә куштылар. Боз күршеләребез белен злемтә урнаштырдык һәм операциягә әзерләнә башладык. Берни че коннәи бензин опәшү пунктын тар-мар иттеи. Ләкин сугышчан эаданиенең үтәлүе турында штабка хебәр итәргә дә олгермәден. бездән унбиш километрлар гына ары фашист самолет Әмирхан Еникига Маитый да маитый бу малый •дллунимеи — милли коен. • Шүрелемсәи. саван туеи һәм Әмирхан Ениииен. В. АЛЬМЕНОВ шаржлары Шәүкәт Галиевкэ ларының заправкага тәшүләрен белеп алдык. Бу ниткән әкәмәт! Бу пунктны да күзәгү астына алырга туры килде. Координатларын ачыклап фронт штабына хәбәр иттек. Бу юлы бензин слэшу пунктын безнең фронт авиациясе ярдәмендә тар-мар итәргә әмер бирелде. Монысы инде алай ук ансат бу..ып чыкмады: гитлерчылар отпор бирергә әзерләнеп әлгергән- нәр иде. Безнең берничә самолетны бәреп тешерделәр Партизаннар ягымнан да югалтулар булды. Шулай да заданиене үтәп чыктык Туктале, үтәп чыктык дибез дә, шулаймы соң бу! Нәкь икенче конне, без шартлаткан беренче бензин еләшү пунктыннан унбиш километрлар, икенчесеннән ун-унике километрлар ераклыкта пунктның еченчесе пәйда булды. Берни булмагандай, гүя безгә үч итеп, уз >шен эшли бирә. Машиналар бензин ала, самолетлар аның бензины белән күккә күтәрелә. Ялган пунктлар түгел, күз буяу ечен генә куелмаганнар. Нишләргә! Озын-озын уйлап тормастан. бу пунктка да дәррәү һеҗүм итсәк! Ләкин бит аның нинди югалтуларга алып киләчәген кем белә! Без авыр бер ребусны чишү ечен баш ватарга керештек. Һәркем үз уен әйтеп бирергә тиеш иде Дүртенче курс студенты, гидрогеолог Павел Цветков иң кызыклы план әйтте. Үзара фикер алышкач, без аныңча эшләргә дигән ныклы карарга килдек. һәм менә мина эзләү аппараты белән коралланган Цветков, берничә сугышчыны ияртеп, урман эчендә гаять зур боҗралар ясап йери башлады. Ул туфракның һәр карышын тикшереп-капшап уза. наушникларда чыелдаган тавыш ишетелмәсме дип игътибар белән тыңлап бара, боҗралар әкренләп кими, кечерәя баралар, әйтерсең, күзгә күренмәс шартлы бер үзәккә якынлашалар Эзләү бер кон. ике кен дәвам итә... Ниһаять, Цветков эзләгәнен таба. Наушникларда чыелдау тавышы ишетелү белән, шатланып: — Булды! — дип әйтеп куя. Партизаннар чокыр казыйлар һәм бензинуткәргеч юан металл торба күрәләр. Аның буенча үзән бензинсаклагычтан филиалларына сыек ягулык ага икән. Без алар- ның икесен шартлаттык бит инде. Мина эзләү аппараты белән бензинуткәргеч сузылган якка табан барып. Павел Цветков үзәк бензин саклагычның урнын ориентацияли. Үзәк бензннсаклагыч тулысымча җир астына күмелгән, заправка пунктларыннан һәм самолетлар утыра торга мәйданнардан бетенләй читтә, куе кара урман эчендә булып чыкты, бик кечле сак астында тотыла иде. Өстәмә разведка безгә мәгълүматларны тагын да ачыклый тошәргә булышты, шуларга карап без операциянең планын бик җентекләп тезедек. Һәм операция гаять уңышлы барып чыкты. Менә, ниһаять, бензин еләшү оясы күккә очты, аның әле бактың исә тагын ике филиалы бар икән — берсе ни бары дүрт километр, икенчесе унбиш километр ераклыкта. Шулай итеп, безнең бер студент иптәшебез, ак финнарга каршы сугышкан Павел Михайлович Цветковның тапкырлыгы отряд алдына Ленфронт штабы тарафыннан куелган бик авыр бурычны үтәп чыгарга момкинлек бирде Шунысы үкенеч. Павел безнең Җиңү бәйрәмебезне күрә алмады, сугышларның берсендә ул, газиз гомерен биреп, үлеп калды. «Чапай» һәм «Фурман» Нәүбәттәге бер диверсиядән соң безнең отряд карательләр белән авыр бер бәрелешкә катнашты Ахыр чиктә без гитлерчылардан котылып, урманга яшеренә алдык. Арыган, ачыккан, бәрелештә хәлсезләнгән һәм йокысызпыктан интеккән кешеләргә ял кирәк иде. Привалда гембә ашы пешерергә — азык-телек ягы шәптән түгел иде — коралларны чистартырга, киемнәрне тәртипкә китерергә тотындык. Гадәттәгечә, радиаль разведка җибәрдек, тирә-юньгә сакчылар куйдык. Разведка тирә-як авылларда гитлерчыларның юклыгы һәм гомумән тыныч булуы турында хәбәр итте. Кичкә кадәр сабыр итеп торырга, ял итеп алырга, ә тенпә базабызга кайтырга карар кылдык. Карательләр белән кабат очрашасы килми иде. Теш вакыты узуга, кинәт бездән нке-оч километрлар гына арада втыш тавышлары ишетелә башлады. Шул якка шундук разведчиклар җибәрдек. Алар фашистлар белән кемнәрнеңдер каты караш алып баруларын. фашистларның каршы якны сазламыкка таба кысрыклауларын килеп әйттеләр. Курәсең партизаннардыр. Кайсы партизаннар! Каян алар! Ееэ бит тирә-якта партизаннар юк дигән мәгь- лумат алган идек. Ни дигән суз була инде бу! Озак баш ватып торырга вакыт юк. Урман сугышларында ни генә булмый. Иптәшләрне коткарырга кирәк. Оборонадагыларга ярдәмгә мин узебеэнең бик яхшы коралланган бер тәркем партизанны җибәрдем. Тиздән ату тавышлары кечәйде, курәсең. безнекеләр сугышка катнашты. Озак та утмәде, ату тынып калды. Тагын бер ярты сәгать зарыгып кеткәннән соң без әйләнеп кайтып килгән иптәшләребезне курдек. Алар белән ундүрт- унбиш яшьләрендә ута дә арыган алҗыган үс- мерләр терпеме килә иде. — Фрицлар белән сугышучылар менә шушылар инде,— дип хәбәр итте миңа партизаннар,— Сугыш җиңеп булмады аларга. Үзләрен сезгә китерүне үтенделәр... Үсмерләр теркеменнән икесе аерылып миңа таба атлады. Немец автоматлары, немец пистолетлары һәм гранаталары белән кораллан ган үсмерләргә карыйм — уз күзләремә узем ышанмыйм. Малайлар гына бит әле! Каян килеп чыкканнар алар монда! Өстәвенә баштан аяк коралланганнар! Малайларның берсе мине, сынап-тикшерел. күздән үткәрде. Гүя бигүк ышанып җитмәгән тесле, тупасрак итеп: — Ә син кем! — диде. — Партизаннар отряды командиры мин. Сезне коткарган отряд командиры. — Командир! — Малай нигәдер шикләнгән сыман булды.— Ә фамилияң ничек! — Усманов. Ә сез кемнәр, каян килеп чыктыгыз! — Мин.— дип. ул бер адым алга атлады,— Мин — Чапай... Сез ярдәмгә килгән отрядның командиры,— һем ул миңа кулын сузды. — Я, исәнме. Чапай,— дип. мин ихтыярсыз елмаеп куйды.— Ничә яшь соң әле сиңа! — Унбиш. Ә менә бу.— янында басып торган малайга таба башы белән ымлады,—Фурман Аңар — ундүрт яшь... «Әлбәттә, шулай.— дип уйлап алдым мин.— Легендар Чапай белән янәшә тагын кем булсын, билгеле. Фурманов». Малайлар, малайлар! Уйламаган, кетмәгән җирдән безне партизан сукмаклары очраштырды Сез уз-узегезгә артык ышанганмы, алдын-артын уйлап җиткермәстәнме. фашистларга каршы сугыш ачкансыз, шушы тигез булмаган сугышта ундүрт-унбиш яшьлек үсмерләрдән җыйнапгаи кырык җиде кәшәлек отрядның утызы һәлак бул Илдар Юзеевка Сынадык. Синя моннан соң Әйбәт шагыйрь санарбыз. Тин бу «Соңгы сынау» булмас. Бертуктамый сынарбыз^ Гамил Афзалга М ХЛНТМЫНРОВ ШӘРЖ1ЛӘЫ ЗӨЛФӘТ эпиграммалары ган Безнең отрядка сезнең унҗидегез гена килеп җитә алды. Без Бергәләп хуш исле, тәмле гөмбә ашы ашадык һәм сез халык батырлыгына тиң булган хәрби маҗараларыгызны безгә сөйләп бирдегез.. Алар барысы да Ленинградның бер һөнәр училищесында укучы малайлар булганнар. Җәен аларны, ул чакта кулланылган сүз белән әйтсәк, окоп казырга җибәргәннәр. Алар башка ленинградлылар белән бергәһәп, шәһәрдән шактый еракта оборона корылмалары төзегәннәр. Малайлар көчләрен кызганмый эшләгән. Шунда ешап. шунда йоклап гомер ит..әннәр. китәр алдыннан аларга ике атналык коры паек бкрелгм. Кинәт ишетәләр: тирә-юньдә гел немецлар, ычкыныгыз! Бу хәбәр яшен тизлеге белән таралып өлгерә һәм. корылма төзүчеләр, көрәкләрен, ломнарын ташлап, төньякка, Ленинградка таба кузгалалар Берничә километр узуга, алар гитлерчылар белән очрашалар, соңыннан билгеле булганча, фашистлар десы» төшергәннәр имәм. һөнәрче малайлар үзләренчә фикер йөрткәннәр: алар хәзер дошман территориясендә калдылар бит инде Ленинградка юл ябык, димәк, бер каян да ярдәм алыр урын юк, урманга яшеренергә дә партизанлык итәргә кирәк. «Хәрби советка» җыеналар, үзләренең үсмерләр отрядын төзиләр Командир белән комиссардан башка нинди отряд булсын! Шундук бер тавыштан отряд командиры итеп иң өлгер, иң куркусыз малай, башкаларны уз ихтыярына буйсындыра белүче Миша Зеленковны сайлыйлар. Миша үзен Чапай дип дәшәргә тәкъдим итә. Отряд комиссары ител ул үзенең дусты Саняны (үкенечкә каршы, фамилиясе хәтеремнән чыккан] билгели. Шулай итеп, «Чапай» янында «Фурман» да пәйда була. Өченче үсмергә отрядның ху* җалым эшләрен алып барырга кушалар Боларын хәл итеп бетергәннән соң, калган коры паекны озаккарак җитәрлек ител бүлеп чыгалар. Ниһаять, төп мәсьәлә алга килеп баса: корал каян табарга! «Чапай» уз планын әйтә, «Фурман» һәм башка сугышчылар аны хуплыйлар. Озамма сузмыйча, эшкә керешәләр. Урман эчләренә берәм берәм төшкән десантчылармы сагалзг: торалар да, көтмәгәндә ташланып, аг.арны коралсызландыралар. Отрядта немец автоматлары, гранаталар, пистолетлар, хәнҗәрләр әнә шулай барлыкка кгам. Шуа кораллар ярдәмендә немец олауларына һәм элемтәчеләренә берничә мәртәбә һөҗүм мтөөәр. Биш-алты мн дә узмый, барлык малайлар инде коралланып бетә. «Чапай» белән «Фурма*, партизанлык тактикасының барлык кагыйдәләренә туры китереп, хәрәкәт мтүыац яңа аламын эшлиләр. Алар дошман үзләреннән көчсезрәк булган сурәттә, җиңүнең үзләре ягыкда булачагына һичшиксез ышанган чакта гына һөҗүм итәләр. Дошманның көчлесе очраса, урманга яшеренү ягын карыйлар. Әйтергә кирәк, алар бик кыю һәм тәвәккәл хәрәкәт итәләр, малайларга хас йөрәксенүләре дә була, тик аадыи-артын уйлап эшлиләр, гитлерчыларга, бигрәк тә тылдагы вак подразделение- өәрг» күп шшә мәшәкать тудыралар. Иң мөһиме шуш боларның барысы диярлек үсмерләр ягыннан корбан бирмичә эшләнә. Күрәсең әнә шул хәл малайларның беркадәр башын әйләндереп җибәргәндер, аларга диңгез тубыктан булып күренә башлый Менә ни өчен алар үзләренә коточкыч бәхетсезлек алып килгән көнне фашистлар вермахтының кадровый ротасына каршы һөҗүм ачарга батырчылык итәләр. Бу—аларның гаять зур ялгышлыклары була. Тылдагы хуҗалык взводы бер хәл, көне-төне муштровать ителгән кадровый башкисәрләр бөтенләй башка нәрсә бит ул. Гитлерчылар, әлбәттә, каушап капмыйлар, шундук контратакага күчәләр Зур югалтулар бәрабәренә, атыша-атыша, яшь патриотлар чигенә барырга мәҗбүр булалар Фашистлар ныклы бер ышаныч белән, әкрен-әкрен, аларны сазламыкка таба кысрыклый баралар, бер үк вакытта өч яктан инде камап та киләләр. Сазламык янында үлем уены башлана, әгәр шунда безнең отряд килеп җитмәсә, алар барысы да сазламыкта ятып калган булырлар иде... — Я, нишлибез, «Чапай»! — дип сорыйм мин. Ул дәшми. «Фурман» аңардан җавап көтеп тора. — Рөхсәт итегез, иптәш командир, безгә сезнең отрядка кушылырга . — Ю*, дустым. Сез әйбәт малайлар, шулай булса да үзегезне фронт аша озатып Hjaprt гуры килер. Аида сез биредәгегә караганда кирәгрәк Һем файдалырак эш эшли алырсыз„ — Иптәш командир,— дип җыларга ярттешеп дәште «Чапай».— калганнар китсә китсен, мин каршы түгел. тик минем белән «Фурманны» үзегезгә калдыруыгызны со* рыйм. Бик тә, бик тә үтенеп сорыйм. Ышаныгыз, без. ни боерсагыз, шуны үтәрбез. Үкенерлек булмас. Без партизаннар белән калырга телибез Зинһар, иптәш командир... Үзләрен чын солдатлар ител тотучы шушы тынгысыз романтиклар минем күңелемне кузгаттылар «Чапай» белән «Фурман»иы отрядта калдырырга карар кылдым. Калганнарын фронт аша чыгарыл, генерал Федюнинский армиясе карамагыма тапшырдык. Үсмерләрнең икесе дә искиткеч, хәтта әйтергә мемкмн. алыштыргысыз разведчиклар булып чыктылар. Шуиысы аяныч, «Фурман» бер бәрелеш вакытында һәлак булды, ә «Чапай» — Миша Зеленков — сугыштан соң хәрби училище тәмамлап. Совет Армиясенең кадровый офицерына әйләнде. Хәзер ул майор. Саня һәм Шура Зур булмаган тагын бер вакыйгамы сойлим әле. Лужки дигән поселок районында урнашкан иде безнең отряд, шунда апалы-змвле ике бала килде Саняга — кыз балага — уиоч яше. змеев Шурага унбер яшь иде. — Безнең әти фроитта үлде, әнине немецлар атып үтерде, әти кызылармеец булган эчен. Без авылдан качтык та меиә сезгә килдек... Чыииаи да, партизаннардан да сыеныр почмак тапмагач, бу ятим балалар тагым кая барып сыена алалар! Тормышыбызда хәвеф-хәтәр никадәр гене күп булмасын, балаларга бездә уңайрак булыр дигән фикергә килдек. Саня белән Шура озакламый безнең сугышчыларның иң яратмам балаларына әйләнделәр. Бу һәйбәт балалар эшсез утырырга риза булмадылар Апапы-энеяе ике туган, бәләкәй гәүдәле, ертык киемле ике бала кеииәр буена гитлерчылар тирәсендә уралалар, алар шул хәлендә күзгә ташланып тормыйлар, аларга борау дә игътибар итми иде Әллә ни кадәр кыйммәтле мәгълүмат китереп тордылар алар базга Саня белән Шура бераакыт шулай чираттагы задаииене үтәргә ниттеләр Шүрик алдан бара, бераз артка калыбрак Сама атлый. Авылга якынлашалар Карасалар, ивмвц солдаты басып тора Шурага кычкыра бу: — Малай, кил әле монда! Шурик икеләнеп туктап кала: барыргамы, юнмы! Аиың бит күлмәге астымда Совинформбюро саодкалары. Остәмиә арттай Сана имла Гитлерчының ни уйлаганым кем белә! Бәлки, болай гына, берәр иәрсә турында сорар очан генә чакырадыр, ә балки. — Кил, юкса атам! — дил кабат кычкыра гитлерчы. Шура түзми, кире борыла да чабып китә Солдат аиитоаиасыи күкрәгенә терәл атып щибәрә. пупя малайның аягына эләгә. Шура егыла. Бер үк вакытта аңа таба солдат та һәм Саня да ногореп килә Аласы алдаирак килеп щиткән булса да. свод непарны алып олгерә алмый, малайның күлмаген күтәрел, сводкаларны фашист ала. малайны якасыннан сайрап авылга апып китә. Саня башта солдат белой янәшә бара, яралы энесен тңиборүен үтенә, ләкин берни дә барып чыкмагач, безгә хәбәр итәр очен урманга чаба Хәлләрнең ничек икәнен белү белән без. комиссар белән икәү, киңәштек тә гитлерчыларны тармар итү һәм малайны коткару очен авылга сугышчылардан ночле бер группа щмборергә карзр кылдык. Бу авылда фашистлар гарииэонының зур бупмааы безгә мәгълүм иде. Авылга без бәреп кердек. Гитлерчылар качты Эмма Шурмкиы коткарырга соңга калганбыз. Нәни геройны фашистлар инде атып олгергениәр иде. Палачлар аның гәүдәсен аягыннан агачка асып куйгаинар һәм «Партизаннар белән элемтә тотмам очен» дип язган такта беркеткәннәр Шурмкны без олылап күмдем һәм фашистлардан алариың барлык авызлыклары очен үч әпырга ант иттек. Саня безнең отрядта әле бик озак хезмәт итте, иң кыен һәм хәтәр бурычларны кыю рәвештә, узенә хас талкырлык белән башкарыл чыкты. Сугыш бетәргә куп калмаган иде, кыз үзләренең авылына кайтып китте, соңыннан ул Остров шәһәренә кучеп килде. Соңгы операция Безнең отряд фронт штабы өчен разведка мәгълүматлары җыюны дәвам итте, тимер юлларда һәм таш юлларда диверсияләр ясады, засадалар оештырып, олы һәм кече «тартарарамнарны» зшли торды, зур булмаган авылларда фашист гарнизоннарын, аларның складларын һәм комендатураларын тар-мар итте. Әллә ни зур операцияләр тугел иде болар, әмма ул заманда, сентябрь аенда, алар бик тә кирәк һәм меһим иделәр Ленинградка ыргылган гитлерчыларга без чын-чынлап зыян китереп тордык, аларның сугыш көчләрен бүлгәләдек, игътибарларын читкә юнәлттек, дошман тылындагы шартларны фронт командованиесеиә җиткереп, ориентация ясарга мөмкинлек бирдек. Ленинград өлкәсенең оккупацияләнгән районнарында безнеке ише отрядлар шактый иде. Көз азаклары иде. безнең разведчиклар гитлерчылар гарнизоны урнашкан авылдан сигез йөз метрлар ары сугыш кирәк-яракларының зур бер склады барлыгын белеп алдылар. Шундук без фронт штабына хәбәр иттек һәм үз көчебез белән складның көлен куккэ очырырга әмер алдык Гитлерчылар безнең кайда икәнебезне белеп калмасын һәм сакны көчәйтмәсен өчен мөмкин кадәр тизрәк һәм кыюрак хәрәкәт итәргә кирәк иде. Разведчиклар, каравылны кайчанрак алыштырганны кузәгеп, ул хакта миңа хәбәр иттеләр. Каравыл алышкан чакта һөҗүм оештырырга дигән ныклы карарга килдек. Шул ук көнне кич белән, караңгы тешугә. Александр Птицын һәм Александр Карпов җитәкчелегендәге партизаннар складны чолгап алып, тавыш-тынсыз гына каравылны алдылар Складта төрле калибрдагы артиллерия снарядлары һәм мина снарядлары саклана икән. Шуларның барысы күккә очты. Гаҗәеп бер фейерверк барлыкка килде, ул безнең дошман тылында алып барган разведка-диверсия эшебезгә гуя йомгак ясагандай булды. «Йомгак» сүзен куллануым юкка тугел. Кыш җитү белән тау институты отрядын яңадан формировать иту өчен ><3ур җиргә» чыгарырга командование әмер бирде. Аның составына диңгез пехотасы сугышчыларын һәм берничә дистә җирле партизаннарны китереп куштылар. Отрядка башка бурычлар йөкләнде. Октябрь тимер юлы сызыгыннан Волхов фронты сызыгының теге ягына урнашкан районга чыгып, без Ленинградтан еракта, дошманның эчкәргерәк тылында хәрәкәт итә башладык. Әдәби язманы Гариф АХУНОВ эшләде.