Логотип Казан Утлары
Публицистика

НЬЮТОН БИНОМЫ

 

Имтиханга Аллаһияр уналты кесәле камзул киеп килде. Кесәләрендә кош теле хәтле генә кәгазь кисәкләре, ягъни шпаргалкалар яшерелгән иде. Аның өстенә, камзулның түш кесәсендәге ике авторучканың берсе унлы логарифмлар белән корылган. Аллаһиярның уң колагына (эченә) кереп исә геометрик прогрессия членнары урнашкан, ә бәс куна башлаган куе соргылт сакалына Ньютон биномнары поскан иде. Кыскасы, Аллаһияр башыннан аягына кадәр шпаргалка белән тулган иде. Аллаһиярның кәефе шәп, йөзе тыныч, йөрәге нормаль тибә, тик бер генә нәрсә борчый иде аны, ул да булса — уң колагының үтереп авыртуы Нигә дисәгез, кичә малае белән сүзгә килеп, Аллаһиярга аның арт сабагын укытырга туры килгән иде. Кара син аны, малай актыгын! Көпә-көндез ата хәтле атасы белән тарткалашып маташа бит, оятсыз! Әдәпсезлек! Әле җитмәсә, тугызынчы класста укып йөри бит, хасиятсез! Бәхәс алгебра дәреслеге аркасында килеп чыкты. — Китапны шпаргалкага тураклар өчен чыгармыйлар! — диде улы, әтисенә туп-туры карап. —- Анда синең эшең булмасын, китер монда! — дип җикеренде Аллаһияр. Җикерүе ярдәм итмәгәч, җиңнәрен сызганып, кулына солдат каешы алды. Дуэль, аңлашыла, әлбәттә, Аллаһияр файдасына тәмамланды. Киселевның «Алгебра»сы кискәләнеп-туракланып, аның кесәләренә кереп урнашты... ...Аллаһиярга уналтынчы билет эләкте. «Так, тәк..—-дип уйланды Аллаһияр, маңгаен тотып.— Уникенче билет уң колак эчендә, ундүртенче— чалбарның арткы кесәсендә, унбишенче — җиң эчендә, ә уналтынчы билет уналтынчы .. Әйе, әйе! Ньютон биномы! Сакалга яшерелгән Ньютон биномы! Аллаһияр зур саклык белән генә сакалын тентергә тотынды. Әһә! Менә ул кыштырдавык кәгазь кисәге. Аллаһияр шпаргалканы парта өстенә алып куйды да бармаклары белән шуны шомартырга теләде. И Ләкин кәгазьне парта өстенә куюы булды —күз аллары караңгыланып кигге. әйтерсен, Аллаһиярның маңгаена бик каты бер нәрсә белән китереп суктылар. Кәгазь кисәгендә. «Әги! Шпаргалить итү — алама гадәт»! диелгән иде. ШӘМСИ КӘЛӘШЕ BJ акчыллыгына түзәр хәлем калмады, хуш!» дигән язу калды* |Э рып, хатыны китеп баргач, экономист Шәмси. — Бүтән өйләнсәм. жир йотсын! —дип ант иткән иде. Әмма ул икенче тонне үк тәүбәсеннән кире кайтты. Ничек инде юлбарыстай таза егет ике кеше йоклый торган караватта мендәр кочаклап бер ялгызы ятсын! Иптәшләре дә: — Өйлән, давай, өйлән! — Менә дигән кәләш табып бирербез үзенә! — дип куәтләделәр. Күп тә үтмәде — бер кәләш табылды — Ниндирәк сон? —дип кызыксынды Шәмси. — Исен китәрлек! Курчак инде, курчак! — Буе озынмы, кыскамы? — Синен белән бер чамадарак. — Булмады алайса,—диде Шәмси, көрсенеп.— Кәләшнең буе метр да 67 сантиметрдан артмасын. Эзли торгач, «метр да алтмыш жидене» дә таптылар — Хуш! —диде Шәмси — Ә бил әйләнәсе? — Кем аны үлчәгән! Бил бил инде ул! Нормаль кызлар биле! — Бил әйләнәсе кырык сантиметрдан да ашмасын! Шәмсинең бу таләбе дә үтәлде. — Таптык! Нәкъ син таләп иткән размер! — Аяк үлчәве белән кызыксынмадыгызмы? — Анысын да сораштык. Утыз сигезле туфли кия. — Багмый, егетләр, багмый! Мина утыз алтынчы размерлысы кирәк! Ниһаять, эзли күзәгә торгач. Шәмси заказать иткән кәләшне ионын алдына китереп бастырдылар. Туташның буе ыегр да 67 сантиметр, бил әйләнәсе — 40, аяк размеры 36 иде Шәмси үзенең кәләшен, логерейга зур отыш чыккан кеше кыяфәтендә, өенә алып кайтты: — Менә шушы бүлмәдә күгәрчендәй гөрләшеп яшәрбез инде, акыл- лым! Минем әле гомеремдә беренче тапкыр өйләнүем,— диде, һәм акыллысының биленнән кочаклап алды. «Ялгышмаганнар, биле таман гына икән!» дип уйлап куйды ул. Аннары шифоньердан ефәк күлмәк чыгарды: — Киеп кара әле, акыллым! Бер дә борчылма, размеры нәкъ синеке! Кыз күлмәкне кулына алуы булды, борынына ниндидер ят ис килеп бәрелде. Хагын-хызлар сөртенә торган исле май нде ул. Эшне снзеа алган кыз күлмәкне идәнгә атып бәрде дә ишеккә ташланды... Шифоньердагы кием-салым Шәмсинең беренче .чагымыннан калган әйберләр иде,