ХӘТӘР СӘФӘР
Бүтен флотилия тенге походка чыгасы түгел Атиа буе өзлексез сугышып, дозорда йөреп тәмам алҗыган, керләнеп беткән командаларга, ниһаять. бераз ял итәргә, мунча кереп өс-баш алмаштырырга мөмкинлек бирделәр. Әмма безнен «Олень» бронекатерына бүген дә ял эләкмәде. Ниндидер зур начальник белән каядыр барасы бар икән. Ул килеп җитү белән шундук кузгалып китәргә әзер торабыз. Безнең команданың күпчелеге — Паратск кешеләре, һәркем эштән бушаган арада өенә кайтып, семьясы, туган-тумачасы белән күрешеп килергә атлыгып тора. Затонда минңм семьям да, туган-тумачам да юк. Кайчандыр баржада бергә эшләгән якын танышым Шакир агай гына бар Кышларын мин аларда фатирда торам Өйләре бик кечкенә, маякчы өчен салынган будка гына булса да. Шакир агай үзе дә. кызы Зөлфия дә һич тарсынмыйлар, без. бер семья кебек, тату яши идек. Тик кинәт алар икесе дә югалдылар. Күршеләрнең әйтүенә караганда, Шакир агай Чнстайга йөк илтә барган чакта үзен.» ярдәмгә Зөлфияне дә алып киткән булган. Нәкъ шул көннәрдә Идел, Кама буйларына ак бандалар килеп керде. Шакир агай да. Зөлфия дә баржалары белән, мөгаен, дошман кулына эләктеләр булса кирәк, шул китүдән үзләре дә, хат-хәбәрләре дә юк. Менә бүген ял бирәләр дигәч, мин дә затонга чыгып алар турында белешеп кайтырга уйлаган идем. Ләкин туры килмәде бит. Затонга чыгу урынына, мин башка матрослар белән бергә катерга снаряд, патрон төйим. Комендорлар берсен берсе ашыктыра ашыктыра тупны чистартып, майлап маташалар. Тиздән мине рубкага чакыртып алдылар Барып керсәм, анда безнен кораб командиры Дубинин миңа таныш түгел бер дингезче белән ни турындадыр җанланып сөйләшеп тора иде. Дингезче зәңгәрсу китель, кара фуражка кигән, салынкы кара кашлары астыннан зур соры күзләре игътибарлы елмаеп карыйлар иде. —■ Ефим Григорьевич, сез чакырткан Закиров менә үзе,—диде Дубинин мине күрсәтеп — Бездә койрыкчы булып хезмәт итә һаман шулай тырышып өйрәнсә, киләчәктә менә дигән лоцман булачак.— Шулаймы?.. Алайса бик әйбәт...—Диңгезче мине игътибар белән баштанаяк күздән кичерде — Иптәшләр, менә нәрсә. Бүген безгә бик мөһим хәбәр килеп төште: Казанка елгасы тамагында дошманның снаряд һәм патроннар тулы баржасы тора, ди. Безгә бүген төнлә ничек тә шул баржаны база! а алып кайтырга кирәк. Мин аны-моны уйлап тормастан. гажәпләнүемне яшермичә: — Казанда аклар ич,— дидем.— Ничек аласың ул баржаны? Дошман аны безгә болан гына бирмәс бит. — Ничек тә алып кайтырга, көч белән булмаса, хәйлә белән алырга кирәк. — Устьөда баржалар һәрвакыт күп була, караңгыда безгә кирәген ничек табасың анын.. — Менә шунар күрә сезне чакырттык та инде. Паратск затонында кышлый торган баржа ди ул. Бу хәлне без баржаның шкиперыннан белдек. Ә ул сезне күрсәткән, сез ул баржаны караңгыда да танып табарсыз дип хәбәр иткән. — Әһә, алайса аңлашыла,— дип, шатлыгымнан көлеп жибәрдем мин — Ул, мөгаен. Шакир агай баржасыдыр. Ул баржада минем матрос булып эшләгәнем дә бар иде. — Әйе. шул үзе булса кирәк, тикмәгә генә сезне атап әйтмәгәндер.— Диңгезченең йөзе яктырып китте.— Алайса сез монда әзер торыгыз Хәзер мин штабка кереп чыгам да юлга кузгалырбыз... Ун минут та үтмәгәндер, ул әйләнеп керде. Әмма бу юлы аны һич танырлык түгел иде. Өстендә төз. таза гәүдәсенә килешеп торган зәңгәрсу китель, иңнәрендә сары укалы погон, фуражкасының кызыл йолдыз таккан урынында офицер кокардасы ялтырый, үзен зур түрәдәй үтә тәкәббер тота, әйләнә-тирәгә чыраен сытып кына карын иде Безнең гажәпләнеп карауга ул — Бер дә исегез китмәсен, иптәшләр, шулай кирәк.— дип хәйләкәр елмаеп куйды һәм барыбызга да бескозыркадан кызыл йолдызларны бүгенгә алып торырга, анын үзенә ваше высокоблагородие дип эндәшергә кушты. Бу хәл матросларга ничектер сәер тоелды булса кирәк, алар бер- берсенә сораулы карашып алдылар. Бик аптырап калган бер матрос ул каютага кереп киткән арада: — Кара син бу түрәне, элекке офицер икәнлеге әллә кайдан күренеп тора,—дип. яман сүгенә башлады — Элек безнен братны ничек жиксәләр. хәзер дә муенга шулай менеп атланырга торалар түгелме... Их. былтыр переворот көннәрендә үземә очраса, мин анын погоннары белән бергә башын да өзеп ташлаган булыр идем .. — Бернинди түрә дә, офицер ла түгел ул,— дип. Дубинин анын сүзен бүлдерде.— Фирсов белән бергә мин бер корабта дүрт ел хезмәт иттем Нәкъ безнең кебек гади матрос, большевиклар партиясе члены һәм шуның өчен ике ел сөргендә йөреп кайтты. Хәзер ул флотилия штабында хезмәт итә . Белер-белмәс лыгырдауның кирәге юк... Хәер, озак сөйләнеп торырга вакыт юк Нинди эш белән, кая барасын ачык белмәсәләр дә, походның хәтәр буласын бөтен команда сизеп алды Гадәттә палубада матрослар арасында була торган бер- берсеннән шаяртып көлүләр басылды, кешеләр җитдиләнеп тынып калдылар Инде кояш баеп барган вакыт. Без тавышсыз-тынсыз якорьдан кузгалып киткән арада эңгер-меңгер куера башлады һәм тиздән әйләнә- тирәне. шул исәптән кораб белән бергә безне дә, караңгылык каплады. Без су өстеннән түгел, күзгә төртсәләр дә күренмәслек төн карасыннан барабыз Менә-менә берәр таш кыяга яки утрауга килеп бәрелербез шикелле Әмма уз гомерендә Иделдә күп йөргән карт лоцман юлны яхшы белә Шуның өстенә алты палубадагы матроска наметка белән тирәнлекне үлчәп барырга кушылды Юл аеруча хәтәр урыннарны үткән чакларда лоиман, штурвалны мина калдырып, үзе дә алгы палубага чыгып баса * һәм судноны кирәгенчә әле унга, әле сулга борырга команда бирег бара иде. ’ i Печиши белән Югары Ослан арасындагы биек тау башларында ак » ларның күзәтү' пунктлары, куәтле батареялары сакта тора. Әгәр күреп ° алсалар, алар шундук ут ачып, безне батырачаклар Әмма тан карасы §> берни күрсәтми Бу тирәдә ике як яры да дошман кулында булган ка -5 ранты елга уртасыннан агым уңаена зур тизлектә шылт та итмичә һаи ман алга барабыз. ♦ Фирсов рубка алдындагы күперчектә басып тора һәм озак-озак ■ бинокльдән алга карал бара да, үз алдына сөйләнгәндәй «Шулай ° Әйбәт барабыз»,—дип әйтеп куя, Анын хәвеф-хәтәргә исе китмәвеннән, х басынкы сабырлык белән әйтелгән хуплау сүзләреннән мин дә тыныч “ лана башлыйм, штурвалны ныграк тотам о Бу тирәләрне Фирсов үзе дә яхшы белә икән. Маркиз утравы турын < нан үтүгә ул корабны сулга борырга кушты Тиздән без Бакалтайга, ® пристаньнар урнашкан якка килеп чыктык һәм, кирегә борылып, сул як * яр буйлап үргә менә башладык. Тон һаман дөм-караңгы, әйләнә-тирәдә ник бер генә ут әсәре күренсен! Кайда су чите, кайда яр кырые — һич аерыр хәл юк Көтмәгәндә берәр дебаркадер яки баржа борын астыннан калкып чыга да һәм, без, барып төртелмәс өчен, кабаланып читкә ташланабыз. Ничек тә кыен.. Сак булам дип. яр буеннан читтәрәк барсак, берни күрер хәл юк, якынрак тотсак, берәрсе сизеп тавыш куптаруы бар.. Шулай яр буйлап, төрле суднолар арасыннан саклык белән байтак вакыт баргач, ннһая1ь, берсе таныш сыман күренде. Фирсов белән Дубинин, нидер сизенгәндәй, шунда төбәлделәр Мин дә, әле тәмам инанып житмәсәм дә, нәни ба ладай тыела алмыйча — Менә шул түгелме3 Шәүләсе ничектер бераз таныш кебек,— дип әйтеп салдым һәм штурвалны шуңа габи ашыгып бора башладым. Әлегә ачык күреп бул м аса да, аны бераз төсмерләргә мөмкин каюталары койрык якта, көймәсе кран балка белән арткы палубага күтәртеп куелган Шик гә юк, без эзләгән баржа нәкъ шул үзе. Без машинаны акрынайтып татын да якыная төшкәч, аның палубасында кемнеңдер кул изәгәне күренде һәм акрын тына — Монда килегез,—дип эндәшкәне ишетелде — Чалкагызны менә монда эләктерик Каютада ял итүчеләрне борчырлык булмасын. Мин бу кешенең Шакир агай икәнлеген шундук тавышыннан танып алдым Катер баржа янына килеп туктау белән ул да мине таныды, күзенә ышанмагандай. хәтта бер мәл тажәпләнсп карап та торды. Әмма телдән үзе берни дә әйтмәде, таныганлыгын да никтер сиздермәде Тик шунда тына мин аннан бераз артгарак тамбур күләгәсемдә караңгыда мылтыклы сакчы белән тагын кемдер берәүнең басып торганын күрдем. Күрәсең, Шакир агай алар алдында мине белгәнлеген сиздертергә теләми. Матрослар чалкаларны эләктереп бетертәч. Фирсов күперчектән палубага төште һәм. зур түрәдәй, буйсындыру чан нык тавыш белән: — Әй, баржада,— днп кычкырды,— начальстводан кем бар анда, монда чакырыгыз,.. Шакир агай аның погоннарын күрүгә аптырап калды Мина таба борылып, ямьсез итеп бер карады Дәшмәде. Ә анардан артгарак сак- чы солдат янында торучы каравыл начальнигы кубрик баскычына иелә төшеп кычкырды: — Комендант әфәнде, чыгыгыз әле. Начальство килде, сезне чакыралар... Дагалы күн итекләре белән трапка дөп-дөп басып палубага урта буйлы, базык гәүдәле офицер күтәрелде һәм вакытсыз уяткан өчен: — Кем килгән?.. Төнлә борчып йөр.мәсәләр, көн беткәнмени!? Нигә юккабарга уятасың?—дип, каравыл начальнигын тирги башлаган иде, әмма безнең Фирсовны күрү белән шундук тынды, тиз генә бил каешын, наган кобурын рәтләде һәм хәрбиләрчә честь биреп исәнләште. — Сугыш булгач, вакытлы-вакытсыз уятырга да туры килә... Ватанны фетнәчеләрдән азат иткәч, тынычлап йокларбыз,— диде Фирсов.— Комендант әфәнде, монда рәхим итегез, сөйләшеп алырга кирәк... Әй, вахтенный, комендант әфәндегә юл күрсәтегез... Бу сүзләрне ул шөбһәләнергә һич тә урын калдырмаслык катгый рәвештә әйтте һәм командир каютасына керергә борылды. Комендант, аз гына да икеләнеп тормастан, тәбәнәк фальш-борт аша атлап, безнең палубага төште һәм, матрос кесә фонаре белән яктырткан араны тиз генә үтеп, Фирсов артыннан кереп китте. Дубинин матросларга, тышкы якта калып, әзер торырга кушты да мине үзе белән каютага алып керде. Баржа коменданты артык симереп киткән калын таза гәүдәле, бик ачык чырайлы, күп сөйләшүчән яшь офицер икән. Фирсов өстәл янындагы урындыкта папирос тарта-тарта чак кына янтаеп утырган хәлдә аңар: — Кайчан төятеп бетердегез?—дип сорау бирде.— Документларыгыз үзегез беләнме? Күпмесе патрон, күпмесе снаряд? Нинди калибрлар?.. Комендант үз эшен бик тырышып башкара торган хәстәрле хуҗа булып чыкты. Баржадагы товарларын документсыз да күңелдән яхшы белә икән. — Инде иртән иртүк төяп бетергән идек,— диде ул юма телләнеп.— Патроннар килеп җитмәде, юлда эшелонны партизаннар шартлаткан бугай Бөтен баржа тулы снаряд, төрле калибрдан. Теге яктагы гаскәр- | ләргә дип төяткәннәр иде. Иртәдән бирле буксир көтәбез, никтер һаман күренми әле... — Без сезне алмага килдек. Тиз генә кузгалыгыз, хәзер Осланга китәбез. Иртәге һөҗүмгә снарядлар әзер булырга тиеш. — Шулаймы!.. Иртәгә һөҗүм булачакмыни?!. Кызыл томаналарга эләгә икән. Хи-хи-хи .—Комендант куанычыннан кеткелдәп көлеп җибәрде һәм ишекне яртылай ачып шат тавыш белән баржадагыларга кычкырды: — Әй, ишетәсезме?.. Егетләр, хәзер кузгалабыз, якорьны күтәрә башлагыз... Комендант ачылып сөйләп торган арада, Дубинин каютадан акрын гына чыгып юк булды, аның урынына минем белән янәшә бөтен корабта иң көчле кеше боцман Гаврилов кереп басты. Тышкы якта аяк тавышлары, шакы-шокы шпиль әйләндереп якорь күтәрүләре ишетелде һәм, түбәндә машина эшли башлау белән, кәрван акрын гына кузгалып китте. Ә шатлыгы чиктән ашкан комендант әле һаман туктый алмыйча: — һи. болай булгач, яшибез икән әле... Хәер, мондый баһадирлар белән теләсә нинди шайтанның муенын сындырырга була,— дип сөйләнә-сөйләнә боцман Гавриловның таза иңбашына кагылып ала иде. Шул мәлне ул күзен ачыбрак карады бугай, түр почмакта ян иллюминатор белән китап киштәсе арасына сөяп куелган Кызыл байракны күрел алды һәм баскан җирендә таш кебек катып калды. Аннары, исенә килеп, корт чаккандагыдай чинап жнбәрде һәм кинәт кобурына ябышты. — Я, я! Коралынны бир молда,— диде Гаврилов сабыр гына һәм ф кобуры белән наганын салдырып алды.— Иптәш командир, нишләтер ь гә, расходкамы? Муенына таш асып суга салыргамы*' g Боцманмын моны өркету өчен генә әйткәнлеге күренеп тора иде 3 Ләкин коты чыккан комендант аңламады. Куркудан зур ачылган күз- ь ләре белән әле Фирсовка. әле безгә карый карый — Туганнар, карт анам хакына калдырыгыз, харап итмәгез,— дип S ялварырга тотынды. Ф Хәзер инде вакыт әрәм игеп маташуның кирәге юк Комендантны л чылбыр ящигына ябып куйганнан сон. без рубкага менгәндә йөкле о баржаны уң бортына таккан «Олень» инде байтак юл алып өлгер ~ гән иде. а Баржада каравыл командасы, әлбәттә, хәзергә аны-моны сизми < •ле. Шакир агай, берни дә белмәгәндәй, алгы яктан наметка белән u тирәнлекне үлчәп бара Палубада каравыл начальнигы күренми, тыныч < күңел белән кубрикка төшеп киткән булса кирәк. Ябык люклар янын < да мылтыклы солдат тыныч кына арыбире йөри. Хәзергә бар да нәкъ Q без теләгәнчә бара. Ләкин ин хәтәре алда әле Югары Осландп торучы дошман кораблары каршыга чыгып юлны кисүләре бар. Тан беленгәнче Печишн тауларындагы батареяларны үтеп өлгерергә кирәк, юкса, өермәдәй каты утка эләгәсеңне кет тә тор Без моны барыбыз да ачык аклыйбыз Һәм тмыш-тынсьп ;ына барабыз һәр минут озак үтә. Кәрван гаять акрын кыймылдый, вакыт-вакыт ул агымга каршы бара алмыйча һаман бер урынд" таптанадыр кебек тоела башлый. Авыр тынлыкта шулай озак кына барганнан сон, карт лоцман елганың уң ягындагы тау күләгәләренә караган хәлдә, гадәтенчә сабыр тавын, белән: ■— Менә Печнщины да үтеп барабыз... Ниһаять, котылдык бугай,— диде. Әмма бу шатлыклы хәбәр бетен суднога таралырга өлгермәде, шул чак һич тә көтмәгәндә караш ыдан ике кораб килеп чыкты берсе кораллы буксир пароходы икенчесе бронекатерга охшаган нде Бернинди снпнал-фәлән биреп тормастан. алар безнең белән янәшә бара башладылар һәм. безне абордажга кысып алырга җыенгандай, шундук икесе ике яктан бик тиз якынайдылар. Дошман оясыннан инде бәла-казасыз котылдык, ниһаять, дип эчкә Жилы кергән чакта бу көтелмәгән очрашу күңелгә шом салды. Моны башка сыйдыра алмыйча бер мәлгә бәрыбыз да аптырап калдык. Баржада сакчы солдат мылтык затворын шалтыратып алды. Алгы палубада безнең тупчылардан берсенең түземсезлек белән: — Ут ачарга ник приказ бирмиләр инде! Тегеләр ачканчы, атып елгерергә кирәктер ләбаса! —дип ачынып әйткән сүзләре ишетелде. Фирсов үзе белән янәшә басып торган Дубининга карап алды да: — Нинди паника ул индаР. Безнең кораблар ич алар, безгә ярдәмгә килгәннәр Алдан шулай сүз куешкан идек,—дип көлеп җибәрде Һәм мөмкин кадәр шау шу сыз гына баржадагы каравыл командасын коралсызландырыр!а приказ бирде Кешеләргә шом салган бу аңлашылмаучанлык шулай күңелле ачыкланудан барыбыз да, өстән авыр йөк төшкәндәй, җиңел сулап куй- дык Шул арада боцман Гаврилов бер төркем матрос белән баржа палубасына сикереп гөшге һәм шундук башта сакчыны, аннары кубрикта әле һаман берни дә сизмичә гамьсез йоклап яткан каравыл командасын коралсызландырды. Бу вакытта инде без дә дошман батареялары турыннан үтеп, үзебезнең алгы отрядлар урнашкан базага — Морквашка якынлашып килә идек. Фирсов, трюмнарны карап чыккач, иңнәреннән погоннарын алып ташлады һәм нәкъ безнеңчә гади диңгезче булып калды. — Баржа коменданты дөресен әйткән, трюмнар тулы снарядлар,— диде ул.— Безнең гаскәрләр өчен бик кирәкле товар. Бер атусыз ни хәтле трофей кулга төшердек Барыгыз да молодцы! Бигрәк тә баржа шкиперы Шакир агайга зур рәхмәт, аның тырышлыгы белән башланган эш бу... Нинди зур эш башкарылганын барыбыз да яхшы аңлыйбыз. Төн буе дәвам иткән хәтәр киеренкелектән уңышлы котылуга һәркем шат. Шакир агай әле һаман тынычлана алмыйча үз алдына сөйләнгәндәй: — Әйе, анысы әйбәт булды, нәкъ Зөлфия белән без уйлаганча килеп чыкты,—дип әйтеп куйды һәм, тик шунда гына абайлап алды булса кирәк, тиз генә трюмга төшеп үзе генә белгән аулак урыннан кызын чыгарды.— Теге комендант бик төчеләнеп йөри башлагач, өйгә кайтып китте дип, качырган идем,— диде ул. Казанны азат иткәннән соң, бер карт грузчик сөйләвеннән безгә ишетелгәне шул булды: иртәгесен снаряд тулы баржа урынында булмагач, башта беркемнең дә исе китмәгән, командование кушуы буенча Идел аръягына алып кителгән дип уйлаганнар. Күрше баржалардан һәм яр буенда склад сакчыларыннан хәтта Моны күрүчеләр, ишетеп торучылар да булган, имеш. Әмма бөтен сакчылары һәм командасы белән баржаны шулай бернинди каршылыксыз борын астыннан кызыл матрослар эләктереп китәр дип берсенең дә башына килмәгән.