Логотип Казан Утлары
Хикәя

ҖИЛКӘНЕ КИЕРЕЛГӘН КӨЙМӘ

Иптәш сУдья! Башта ук үтенеп сорыйм, сез мине. У рУдИи я ■ зинһар, гафу итегез, ник дигәндә, сизеп торам, у"} •- ИХ I бу гариза сезгә килә торган гаризаларның бер- ■- сенә дә охшамаячак Ул, мвгаен. озын булыр. чи S=u » • Ялыктыргыч юл кебек Бик буталчык булыр. Ярга чыгарып ташланган юеш ятьмә кебек Тик гозерләп сорыйм, сез инде ничек тә түзегез, монда язылганнарны берүк азагынача укын чыгыгыз. Кем икән бу дип аптырашта калмагыз тагын. Юныс Кәрнмуллнн мин. «Дозор» пароходы кочегары Бәлки онытмагансыздыр да әле. Моннан берничә ай элек хатын белән, дөресрәге. элекке хатыным Вәсилә Кэримуллина белән судта каралдык, күз квеге булып, сезнен каршыда басып тордык. Бу чиккә килеп җиткәнче үк әле, хәтерлисез микән, сезнен белән берничә тапкыр сөйләшеп утырдык. «Бер дигән гаилә корырлык яшь кешеләр бит әле сез, низагларыгызны онытыгыз Да килешегез»,— дидегез сез. Олы башыгызны кече итеп, акыллы* акыллы сүзләр белән безне үгетләдегез. Өлкәннәр киңәшенә бик каршы дәшеп бармыйм баруын, әмма, күрдегез, бу юлы аяк терәп каршы гордых» Бер акыллы язучы әйтмешли, ватылган савытны беркайчан да бөтен игеп булмый, ябыштырсаң да анда барыбер эзләр кала О без инде ябыштырырлык хәлдә түгел идек. Хәтта мактаулы ЬФ-2 келәйләре дә ярдәм итмәс иде. Сез моны, күрәмсең, аңладыгыз һәм безне аердыгыз. «Кочегар ходны артка бирә башлаган түгелме, суд карары дөрес булмады микәнни?» дигән шиккә төшмәгез тагы. Юк, кире чигенмим. Сез иң гадел карар чыгардыгыз, анын өчен сезгә рәхмәттән башка берни дә әйтергә теләмим. Ләкнн аерылышу белән генә безнең дөнья түгәрәкләнмәгән икән. Бер сайлыкны үтүт.) пароходны икенчесе көтеп тора. Тагын да шомлырагы. куркынычрагы ШУНЫҢ кебек, минем алда да яна перекат, иптәш судья. Менә ни өчен сезгә янә мөрәҗәгать итәргә, шушы озын гаризам белән сезне бимазаларга мәҗбүрмен. Тик гозеремнең асылын бер-ике сүз белән генә төшендерә алмаячакмын. сезгә ачык аңлашылсын өчен миңа озын итеп, барысын да бәйнә-бәйнә язарга туры киләчәк. Ә бу, белмисез генә, минем өчен өч вахта рәттән эссе казан янында торудан да яманрак. Минем бит уз гомеремдә мондый хикәятләр түгел, ярты битлек хатны да юньле- башлы итеп язганым, бер тапкыр да болай җитди итеп, башны тырный- тырный, азаплана-азаплана уйланып утырганым булмады. Гомумән, мин үз-үземне мәҗбүр итеп, төпле итеп уйларга өйрәнмәгәнмен. Бүтәннәргә файдасы тиярдәй кечкенә генә булса да берәр ачыш уйлап чыгардым микән үз гомеремдә? Буламы соң! «Башында аның җил уйный», дип, минем кебекләргә әйтәләрдер инде. Мәктәптә үк: «Мәсьәләләр күп, ә мин бер үзем, алар миңа тимәсеннәр, мин аларга тимим», дип, кыен сораулар белән күзгә-күз очрашмау ягын караган кешедән рәт чыгар дисезме? Чыкмады. Кеше кушканга карышмыйча, әмма үз башымны ватмыйча яшәргә күнегелде. Гамьсез булуга, кеше салган курстан баруга җитәмени?! Иделдәге пароходларны күргәнегез бардыр, иптәш судья, тик игътибар иткәнегез булды микән: зур буксир пароходларының койрыгына кечкенә генә көймә тагылган була. Буксир кая барса, теге дә шунда ияреп, боргаланып тик йөри. Унбиш яшьтән «Дозор» пароходында кочегар булып эшли башлаган идем, хәзер утызны үтеп киттем инде, әле һаман шул рейдовыйда, һаман да шул «төнлек начальнигы», ягъни, әлеге дә баягы, кочегар. Тәмәке тартырга, аракы эчәргә, тозлап-борычлап сүгенергә өйрәндем өйрәнүен, әмма алга берәр төрле план сызып, үз белдегем белән, акыллы итеп яшәргә өйрәнмәдем. Койрыктагы көймә ни әйтсәң дә көймә инде, буксир түгел, дулкыннарга йөз куеп, юл ярып бармый, авыр сәфәрләрнең җаваплылыгы да, кыенлыгы да аның җилкәсенә бик төшми. Вәсиләгә өйләнү дә, кем әйтмешли, уптым илаһи гына, бүтәннәргә иярүдән генә булды. Ул Сания дигән кыз белән затон складында эшли иде Тегесенмонысын кертеп, чыгарып торалар, җыештыралар, пароходтан килгәннәргә кирәк-ярак биреп җибәрәләр. Дөресен әйтергә кирәк, төс-кыяфәте ягыннан Вәсилә ахирәтеннән күпкә калыша иде. Авыз зур, борың тупык, карашы да ничектер авыр, чәнечкеле Шулай да ул махы бирмәскә тырыша, бөтен теләге, ничек кенә булса да, Сания белән бер дәрәҗәдәрәк йөрү, аннан калышмау. Сүз юк, тегесен-монысын алырга килгән безнең ише агай-эне Сания эргәсендә генә бөтерелеп калмый, Вәсиләгә дә бәйләнә. Складның караңгырак почмакларында кысрыклап, матур сүзләр сайрарга тырышалар. йомшак төшләренә кул сузып интектерәләр. Җай туры китереп, мин дә шаяргалыйм. Кордашлардан калышып буламыни, мыек төртеп килә ич инде. Тик шунысы бар, Вәсилә тирәсендә складта әтәчләнеп, матур сүзләр, таутау вәгъдәләр сайраган ыспайлар, клубка килеп кергәч, тавык күзгә әйләнәләр, Вәсиләне бөтенләй күрмәс булалар. Кайда чибәр утыра, шарлары шул якка текәлә. Биюләр башландымы, ни арададыр парлашып та бетәләр Вәсилә генә, юан аякларын эскәмия астына яшерергә тырышып, үзен-үзе кочаклаган килеш ялгызы утырып кала. Сизеп торам, ачудан аның йөрәгенә кан сава, бирешмәскә тырышса да, күзләренә буылып-буылып яшь килә. Бик аңлыйм мин аның хәлен. Үзем» нең төс-бит тә ташка үлчим түгелмени: искерә башлаган щетка кыллары кебек тегендә-монда чуалган, тарасаң да рәткә кертеп булмый торган кап-кара чәч, ялтыр-йолтыр кара күз, тик кенә торганда да ерылырга әзерләнгән калын иреннәр Кыскасы, юньлерәк кызларның ничек кенә булса да минем белән биемәскә тырышулары, йөз чөерүләре җанны аз әрнеткәнмени! Шулай булгач, чиләгенә күрә капкачы дим дз китәм Вәсилә каршысына. Бичарага ни чара, ул да карышмый. Аннан сон. эшнен икенче ягын да онытмыйк, нинди генә акылсыз, нинди генә максатсыз жан булсам да. мин каты бәгырьле түгел, үз гомеремдә бер тапкыр да бүтәннәргә начарлык эшләмәдем бугай. Ьерәрсеиен йөзендә борчу күрүгә үк әллә нишләп китәм. Билләһи дим. төптәнрәк унлаган булсам. Вәсиләдән акыллырак, чибәррәк кызлар * белән йөрерлек тә жай бар иде анысы, әмма бер башлагач ташларга. _ кызга борчулар китерергә күнел бармады Мин армиягә киткәндә без | хатлар язышырга, бер беребезгә мәнге турылыклы булырга вәгъдәләр © бирештек, ' ‘ ' х * • . 5 i Армия димәктән. хезмәт итеп кайтышлый мин көтмәгәндә генә бер = кызык мажарага тарыдым. Сүз озынга сузыла инде сузылуын, иптәш м судья, шулай да бу турыда язмыйча булмый. Аклагыз берүк, кызык = өчен түгел, сезгә кирәк булыр дип язам. | Срокны тутырып, туган якларга кайтып киләбез шулай. Бер көнне = поезд Тайга дигән станциягә килеп туктады. Пассажир халкы, кояш * чыкканны көткән бал кортларымыни, шунда ук вагоннардан сибелде ♦ Мин дә иярдем. Папирос эзләп, тегендә монда сутылгалаганчы берничә минут вакыт үтеп тә китте. Кешеләрен чакырып, паровоз пошкыра да башлады, йөгер тизрәк вагонга. Тик шунда киоск почмагында елап торган бер кыз күзгә чалынмасынмы — Ни булды’ — дим,— нигә елыйсын’ Капыл дәшүдән кыз сискәнеп китте. Карашында борчу, кызыксыну бергә буталды. Шулай да ул тикмәгә генә сорашмавымны, кирәк булса ярдәм итәргә ташланачагымны әллә кайдан сизеп алды бугай, тырт- пырт килеп маташмады. ■ — Билетка дигән акчамны алдылар, шушы поездга утырмаммы дигән идем,— диде ул. — Д-а-а,— дип суздым, нишләргә белмичә бер урында таптанып,— өегез еракмы сон, кая юл тоту? ‘ — Балалар йортыннан мин, моннан өч йөз чакрым чамасы. Юднно» да апам табылды, шунта кайтадырыем. Кинәт, икебезне дә сискәндереп, паровоз кычкыртып жнбәрде. Кыз вагоннарга, тыгыла-тыгыл а алар га тулырга кабаланган кешеләргә карады. Шомырт бөртегедәй кап-карн, чип-чиста күзләре кинәт ялтырамас булдылар, юка иреннәре дерелдәп куйды. Түзмәдем, аның төенчеген эләктереп алдым. — Әйдә вагонга, шунда уйлашырбыз. Кыз артка тайпылды, башын чайкап, төенчеген кире тартты. — Юләрләнмәгез, поезд китә бит,—дип. кулыннан ук тоттым,— курыкма, минем кешеләргә әшәкелек эшләгәнем юк. ышаныгыз! Вагин көпчәкләре авыр гына кузгала башлады Әллә шул тәэсир итте инде, әллә минем сүзләр башына барып жнтте. кыз карышудан туктады. Йөгердек вагонга. Безнең вагонда күпчелеге солдатлар, матрослар Кызны шунда ук чорнап алдылар, кыстый-кыстый пальтосын, шәлен салдырдылар Кай- дая алганнардыр, өстәл ашамлыклар белән тулды. Ләкин кызыбыз •ларга үрелү түгел, күтәрелеп тә карамый, урманнан адашып ишегал- Дмиэ килеп кергән болан баласымыни, мен ә-менә тәрәзәгә сикерердәй булып, суларга да к\ркып гик утыра. Берсеннән-берсе увдырып. егет- лар аяы өстәл янына кыстадылар, ннчек тә ьүмелем ачып җибәрергә тырыштылар. Кызыбыз акрынлап эри башлады Люция исемле икан. Вокзалда аны бер хатын төп башына \гыртып киткән. «Чиратта кысып үторерләр, китер, билетны узем алып бирам», днп акчасын эләктергән *•, ф ю-ю. жилләр искән. ИЛДАР HH3AM0B ташладым. — Булган хәл булган инде, братцы,— дим,— үткән эшкә салават, ә бит кызга ничек тә ярдәм итәргә кирәк. Шулай дидем дә. бескозырканы салып, тез башына куйдым Кесәдз күпме акча бар, -барысын да учлап чыгардым да. нәкъ урталай бүлеп, яртысын шунда салдым. Егетләргә аңлатып торасы юк. шунда ук та- шенделәр, күршем бескозырканы сүзсез генә үзенә алды, башкалар да кесә төпләренә төшеп менделәр. Китте, мин сина әйтим, кулдан-кулга күчеп бескозырка, дулкын өстендә чайкаламыни. Безнең купедан икенчесенә күчте, шуннан бөтен вагон буйлап китте. Озак та үтмәде, билетка җитәрлек акча белән тулып, кире дг кайтты. Мин аны кызга тоттырдым. Люция әле акчага, әле безгә карап, ни әйтергә дә белмичә торды да, күңеле тулып, кинәт елап җибәрде. Кичен мин аны үз урыныма яткырдым Өстенә бушлатымны яптым. Сверхсрочник ефрейтор Южков, күзләрен майландырып, кыз янында бик юмаланган иде дә. Люциянең ана әллә ни исе китмәде. Шулай да ефрейтор, төнлә торып, теге акчага Новосибирскпда ана билет алып менәргә булды. «Шундый чибәр дигәндә станциягә түгел, җир астына төшәргә дә әзер!» диде ул, Люциягә каш сикертеп. Ялагайлана тасма тел, чыннан да кыз өчен генә төшә диярсең Новосибирскпда анын барыбер төшеп менәсе бар, чөнки үзенә дә билет алырга кирәк, бер-ике станциядән ул үз ягына, бүтән поездга күчеп утырырга тиеш. Кыстый-кыстый ул мине үз урынына яткырды, өстемә шинелен д; япты. Йоклап киткәнне сизми дә калганмын Күпме йоклаганмындыр, белмим, салкынга дерелдәп уянып киттем. Өстә ефрейторның шинеле юк Вагонда яртылаш караңгы. Барсы да йоклый, армас көпчәкләр генә, «кайтасыз, кайтасыз» дип тукылдый бирәләр. Торып утырдым Үз урыныма караган идем, йөрәк «жу» итеп китте: Люция юк. Тревога суктылармыни. сикереп тор тизрәк. Карыйм, ефрейтор да юк. Бу нинди мәзәк тагы'-* Икесе бергә билетка төшкәннәр дияр идем, поезд әле туктамаган. Кайда соң алар? йөгереп тамбурга чыктым һәм үз күзләремә үзем ышанмыйча аптырап калдым икесе генә басып торалар. Ишек ачылгач та читкә атылган Южков кулларын бер-берсенә чалган да, бер нәрсә булмагандай, тәрәзәдән карап бара — Нишлисез сез монда, Люция, ни булды? Туңып беткәнсен ич! — дим. Люциядән элек ефрейтор телгә килде. — Ә син нәрсә кысыласың? Ул үзе безгә кайтырга теләде, билетны да шунда алырга сорады, хәзер менә, ник алдын, сезгә кайтмыйм, дип кәҗәләнеп маташа. — Ышанма, зинһар, Юныс,— дип өзгәләнеп елап җибәрде Люция,— бер нәрсә сораганым юк. әле менә чакырып чыгарды да үзләренә кай- тырга кыстый башлады. Нишләп мин ал арга кайтыйм ди Ю динода апам көтә ич мине. Монда нинди шухыр-мухыр ятьмәсе салынганын аңлар өчен әллә нн күл акыл кирәкми иде Люцияне кертеп җибәрдем дә озак уйлап тормадым. көчем җитәме, юкмы, тегенең изүенә ябыштым. Каты гын8 тәпәләштек тәпәләшүен, әмма акчаны барыбер кире кайтарттым. ? Станциясендә төшеп калган Южков. шаярткан булып, миңа барма» янады. Эләктердем дисең инде калҗаны, ә, кара аны, бугазыңа аркылы килмәсен,—диде. Карак хатынны ботарлап ташлардай булып нәфрәтләндек тә бит аннан ни файда, йодрыкларны төмәрләү белән генә акчаны кире кайтарып буламыни. Шунда мин үз гомеремдә беренче мәртәбә бер инициатива күрсәтег Бу сүзләрнен төбенә башта тиз генә төшеп житә алмый тордым. Аклагач инде, бозлы су коелгандай, әллә нишләп киттем. Менә ни уйлаган бит, паразит! Бүтәннәр дә шулай уйласа, Люциянең дә күне* ленә шундый чит-ят уй килсә нишләрсең-' Юлнын калган өлешендә мин шингән үлән кебек боегып калдым. Люция белән бик сөйләшәсем килсә дә, шомырттай күзләренә бик карыйсым килсә дә, анык белән ялгыз калырга, күзгә-күз очрашып сөй а ләшергә кыймадым. Казанга килеп житкәч, ул мина адресын бирде. Кунакка чакырды. х Мин төшеп калганда перронга озатырга чыкты Бик чибәр, ифрат якын, § туганым кебек кадерле иде ул миңа Шул турыда ака әйтим дип тал- i= пыиып җилкенеп куйсам да тел әйләнмәде. Намус бармак янап торды, х күрәсең. Ник дигәндә, Юҗковнын астыртын кинаясе, мәкерле елмаюы х әле һаман күз алдында иде. Бүтәннәр дә мина шикләнеп карыйлар * дыр, Люция үзе дә шундый ягымлылыгы белән сыный гына торгандыр х кебек тоелды. £ Хезмәттән кайтып, эшкә урнашкач та Люцияне бик еш искә төшер- 5 дем. Аны күрәсе килде, берничә тапкыр хәтта әллә барып чыгыйммы * дип җыенып та беттем. Әмма һаман да шул мәкерле елмаю күз алдын.» ♦ килеп баса да канатлы уй теләкләрне богаулый да куя иде « Әмма озак уйлану, берәр хәлиткеч карарга килү, беләсез, мина ят , нәрсә. Бу юлы да мин Люциягә кул селтәдем, биргән вәгъдәләргә туры- < лыклы булмауны яхшысынмыйча тагы Вәсилә белән якынаеп киттем 2 Ә ул мине түземсезләнеп көтә иде инде Анын. әлбәттә, уз кайгысы, үз Z исәбе бар иде. мин кайтыр алдыннан гына Сания кияүгә чыккан Теше- ц. тырнагы белән аннан калышмаска хәл кылган Вәсиләнең шундый < вакытта күзенә ак-кара куренәме сон. Ике сүзнең берендә өйләнешергә ым ясады, тел төбендә шул гына иде Тагын берәр елга сузарга тар- х тышканда яхшы буласы икәи дә. ул алтмыш яшьлек картка булса да ябышып чыгып китәсе икән, минем шул, әлеге дә баягы, акыл дигәи нәрсә кайдадыр читтә йөргән. Каршы дәшмәдем, иптәшләр дә пэрлы була башлады, вакыттыр, ахрысы, дидем дә, әллә ни уйланып, кемнәндер кинәшфәлән сорап тормадым, барысына да кул селтәдем дә чумдым упкынга Менә шулай яшәп киттек. Әмма нигез ташы нык салынмаган йорт озак торамыни. Кызганыч, без тормыш арбасының нар тәртәсе була алмадык. Беренче көннән үк хатын мина күтәрә алмаслык йөк өя башлады. «Сания тегеләй киенгән, алар шунда барганнар, алар тегене алганнар, ә мин, ә без?» Көн саен менә шулай туку, көн саен үпкәләү. Мина, болай да ваемсыз, артык мәшәкать алуны яратмый торган кешегә шаярып авыз ерудан, инде күп булса кул селтәп өйдән чыгып китүдән башка ни кала Хагын тузгый дип Иделгә пират булып урлашырга чыгып китмәмдер лә инде. «Саниянең ире энә укый, ә син һаман кочегар, нке бүлмәле квартир алдылар, ә без һаман барак бүлмәсендә», дип колак итен ашый да ашый бу. Дөрес анысы, минем белән кочегар булып эшли башлаганнар арасында механиклар да бар инде, кешеләр укыйлар, үсәләр, хаккамы, нахаккамы дигәндәй, ничек кенә булса да квартирын да алалар Ә мим гел бер урында таптанам Тик бу мине бик борчымый. Вәсиләнең нервы- ларда уйнап, кабызырга теләвенә дә янып китмим, барыбыз да механик булып бетсәк, казанны кем карар, чүп-чарны кем җыештырыр? Мине камчылый хатын камчылавын, ә биг үзе дә бик ерак ки!мәгәм. Сания әллә кайчан инде бухгалтерлар курсын бетерде, ә ул әле һаман склад идәнен себерүдән билен турайта алмый. Кулдан килмәгәч, буга» зын киермәсен иде. ичмасам, булганына шөкер дип. тыныч кына яшәсен иде Бүтәннәр яши бит эле, без дә ким-хур булмас идек. Юк ш, 1, буе җитмәскә үрелде, аягын юрганына карап сузмады. Саниядән көнләшүе тәмам чиргә әйләнде. Анардан калышкан саен чыгырыннан чыга барды. Эшләр бозылуга китте. Сүгенүен дә миннән ким куймый, стаканын да бик кыстатып күтәрми. Барысын ла мина ачу итеп эшли. Миңа ачу итеп бүтәннәр белән чуала башлады. Кәгазьне пычратып, язуы да уңайсыз: мин рейсларда чакта Саниянең ирен ничек тә юлдан яздырырга маташып, үзе аның муенына сарылган. Эшләре тирәнгә китә башлагач. Саниясе моның чәчен йолкырга ябышкан, сугышып киткәннәр. Әйтергә оят: унбиш тәүлек утырып чыкты бит. Төрмәдә утырды утыруын, акылга гына утырмады. Мин дә бизгәннән-бизә бардым. Рейстан соң өйгә кайтасы килми. Малайны күрер өчен генә кереп чыгам. Аңа да йөрәк кенә әрни. «Юньләп карамый, малаең төннәр буе берүзе кала, ач, пычрак йөри»,— дип күршеләр зарлана. Шундый йортка ничек кайтасың килсен, барысына төкерәм дә китәм дус-иш эзләп. Эчәбез. Акча бар. Барыбер тегендә- монда тузгыта, малайны да юньләп карамый, ичмаса, дип, хатынга хезмәт хакын да бирмәс булдым. Премия-фәләнен әйтәсе дә юк инде. Күрәсең, бу хәлгә мин бик борчылмадым, атылып бәрелмәдем, өзгәләнү минем характерда түгел, азмыни этле-мәчеле яшәгәннәр, очраган бер ташка башны бәреп буламыни, рәтләнер әле бер. дип тик йөрдем. Ләкин шторм һич көтмәгәндә башланды. Алимент даулап. Вәсилә минем өстән судка биргән булып чыкты. Ваемсыз дигәч тә мин дә ул кадәр күзле бүкән түгел, эш инде алайга киткәч, мин дә форсункаларны полный ходка ача беләм: алимент белән бәйләнеп торган семьяның барыбер рәте-башы булмас, өзелә башлаган икән, тәмам өзелсен әйдә дидем дә, «бөтенләй аерыгыз алайса», дигән гариза язып, судка илтеп бирдем. Калганын үзегез беләсез, иптәш судья, барысы да сезнең күз алдыгызда үтте. Тик бер генә нәрсәне искә аласы килә; беренче тапкыр килгәндә сезнең бер соравыгызга мин дөрес жавап бирмәдем. «Өйләнергә ниятләгән, яна гаилә корырлык якын кешегез бармы?» дигәч, мин: «Бергә яшибез инде, бар, әлбәттә», дидем. Ялганладым, чөнки шулай дисәң эшеңне тизләтәләр дип өйрәтеп куйганнар иде. Ә чынлыкта юк иде әле ул вакытта яңа семьям, бер кемем дә юк иде. Ә менә сез шундый сорау биргәч тә нишләптер күз алдына ялт итеп Люция, хәтерлисезме, теге вакытта поездда бергә кайткан кыз килеп басты. Яшермим, станциядә аерылышканнан соң берничә ел үткәч, мин аны тагын бер очраткан идем, һич уйламаганда, көтмәгәндә генә. Бервакыт шулай ниндидер бер эш чыгып, «Дозор»дан калдым да аны пассажир пароходында куып җитәргә туры килде. Шунда очраттым Люцияне. Олыгаеп киткән, гәүдәгә дә элекке чикерткә түгел, тулылана төшкән. Ә күзләр һаман да шул шомырт бөртекләре, мөлаемнәр, якын итеп карыйлар, аз гына монсулар. — Ә мин сине теге вакытта бик көткән идем, апам белән бергәләп тагын бер тапкыр рәхмәт әйтәсе килгән иде, нишләптер килмәдең,— диде ул. башын иеп. Мин нәрсә әйтергә белмичә тораташ кебек җансыз калдым, үзем дә сизмәстән, аның итәгендә яткан кызчыкның сап-сары йо.мшак чәчләрен сыйпадым. Кызчык, минем Харисым кебек, өч-дүрт яшьлек кенә иде бугай. Люция дә аны сөеп алды. — Ә апам юк инде, үлеп китте. Шуның кызы бу. Гөлсем. Хәзер инде минем кызым,— диде Люция һәм минем бу хәбәрдән аптырап, берни аңламыйча телсез калуыма жавап биргәндәй, акрын гына сөйләп китте. — Тормышлары көнле булмады, ызгышып яшәделәр. Апа еш чирләде, жизни шуна да яратмады бугай, гел читкә китеп йөрде. Вербовка белән. Бу юлы Кама якларына, урман кисәргә киткән иде. Апа бик бетерешкәч, телеграмма суктык. Соңгз калды. Күмәргә генә кайтып житте. Кире киткәндә өлкән энекәшне үзе белән алды, ә Гөлсем минем белән калды. «Җае чыккач та алдыртырмын», дигән иде жизни Бик озак көттек, ярты ел узгач кын: чакыртты Өйләнде микән әллә дип барсам, юк икән, Гөлсем; ? балалар йортына урнаштырырга хәл иткән. Әллә ниләр күз алдыма килде дә аның бу карарына каршы төштем. Апаем авызыннан чыккан сонгы сүзләр искә төште. «Балалар- ♦ ны ташлама, сеңелем», дигән иде ул. Гөлсем белән аерылышма: а © булдым. Менә кире кайтып киләбез. Без хәзер бер беребезгә шул кадәр ия- ? ләндек, ана белән кыздан бер жиребез дә аер-алы түгел Охшаганбыз - бит бер-беребезгә? Яшәрбез әле ничек тә, бирешмәбез. Безнең фабра 2 каның детсады бар. Әйбәтләп үтенермен, урын бирми калмаслар. 5 Аның эчкерсез сүзләреннән минем дә күңел нечкәреп китте, үзем дә Ь сизмәстән ана Харисым турында, аны яратуым турында сөйләдем - Хатынны яманлап маташмадым, ул вакытта безнең тормыш түзәрлек*» кебек иде әле. Болай ук чәлпәрәмә килербез дип көтелгәнмени Төнге пароходта тыныч иде. Безне йокы алмады, тик сөйләшеп п утырдык. «Үзебезнең» вагонны, усал Южковны искә алдык. Икебез дә 5 вакыт-вакыт - көлгәндәй иттек. Әмма сизелеп тора- беребезнең дә чын- чыннан көләсе килми, икебезнең дә күңел төбендә әйтелмәгән сүзләр * кала бирә. Ә ул арада миңа төшәргә дә вакыт житкән иде. Ярда бер үзем торып калдым. Пароход шунда ук караңгылык эченә кереп югалды. Мин аның артыннан карап, сүнгән маяк баганасы кебек жансыз басып тордым Якын кешеане алып киткән пароходның тоныкланганнан тоныклана барган утларына карап торудан да күңелсез, моңсу нәрсә бар микән дөньяда!? Мин аны янә берничә ел күрмәдем. Ә менә сезнең теге соравыгызга жавап биргәндә ул күз алдына шулкадәр якын булып, кадерле булып килеп басты, мин шунда тормышта бик зур хата ясаганымны акладым Нишләгәнмен мин!? Бәлки, ул беренче мәхәббәтем булгандыр, чын бәхетем, бәлки, ул гынадыр. Инде соңлаган булсам нишләрмен?! , Судка биргән гариза Вәсилә белән араны шатырдатып өзде Ул көнне мин үземне читлектән котылган кош кебек хис иттем Икенче, өченче көннәрне инде кая барып бәрелергә белмичә минрәүләиеп тнк йөрдем. Люция бер генә минутка да күз алдыннан китмәде Дүртенче көнне түзмәдем, киттем Юдинога, Люцияләрне иләп. Җан атып, уг йотып эзләгәч ник табылмасын, таптым Апасының кечкенә генә квартирында торалар икән. Гөлсемне бакчага урнаштырган. үзе тегү фабрикасында эшли, кичке мәктәптә укый Ул MIU МИН алар la озак уТМрМвДЫМ» Л0М> 1н.»се. бер иптәшне эзләп йөрешлн. очраклы гына кергән кешемен, китәргә кирәк. Хәтта бергә утырып чәй эчәргә дә кыюлык жнтмәде Гөлсемгә дип алып килгән алманы, Люциягә әйтергә дип көннәр-төннәр буе күңелдә шомартып йөрткән матурматур сүзләрне дә кире алып ки иргә тур.4 килде Әмма алар яныннан мин ярсу акчарлак кебек чыгып киттем, ник дигәндә Люциягә әле «ул-бу булмаган», ул мина элекке кебек үк ягымлы карый. Озата чыккан 1а да «Шулай килеп йөрегез, сез баг .минем туганым кебек якын кешем», диде. «Дозор» — кечкенә пароход. Әллә ни ерак Аөрынбе» Рейс саея күп дигәндә ике-өч көн вакыт китә. Әмма бу юлы ике көн мина әкияттәге СМраг куперләрен үтү кебек озак та, азаплы да булды Ии кызу йөргән поезд да Юдинога бик акрын бара кебек тоелды Рейс саем шулай ашкынып, кабаланып кайта торган булып киттем Кайвакыт шулай әтәчләнеп, дулкынланып барам да йортлары яным* ИЛДАР НИЗАМОВ килеп житкәч. тукталып калам «Еш йөрисен бит, Юныс.^ яхшы түгел, биздерә күрмә үзләрен», дим. Сәгатьләр буе шул тирәдә йөрим дә кире кайтып китәм. Ә минем килүемә алар сөенәләр иде кебек. Акрынлап без якыная, берберебезгә ияләшә бардык. Гөлсем аеруча яхшы дус булып китте. Бата башлаган чакларда коткаргыч божраны ул ташлый. Әйтик, «ике көннән тагын киләсен ничек әйтим икән инде», дип азапланып торганда бөтерчек кебек килеп житә дә: «Безгә тагын кайчан киләсең?»,— дип сорый. Эчкә жан кереп китә, ә шулай да сер бирәсе түгел. «Кайчан килим сон?» дигән булам. «Иртәгә кил»,— ди. «Юк, мин әйтәм, иртәгә булмый, ике көн буе мина пароходка пар биреп торырга кирәк, ату ул йөрмәячәк, ял көнне килермен, яме»,— дим. Үзем, ни әйтерсең дигәндәй, тарсынып кына Люциягә карыйм. Ул Гөлсемгә бармак яный. Ә үзе, сизәм, канәгать. Күзләре елмая. Люциянең йөргән егете барлыгын белә идем. Армиядә, быел кайтырга тиеш. Аны көтүен, аннан хатлар килүен Люция миннән башта ук яшермәде. Гөлсем аркасында араларының көннән-көн суынуын да әйтте ул. Беленеп тора, ул моны бик авыр кичерә, егетне югалтасы килмәүдән бигрәк, якын итеп йөргән кешесенең эчке кичерешләрен аңлый алмавына өзгәләнә иде бугай ул. Шул азаптан егеткә кискен- кискен, биздерерлек хатлар да язып ташлый иде, күрәсен. Бер көнне мин килгәндә алар бүлмәсендә бик күңелсез иде. Гөлсем дә сәбәпсез-нисез көйсезләнеп йөрде, Люция аны яткырырга мәжбүр булды, моңлы гына сузып көйли-көйли, аны йоклатырга кереште, үзе мина карамыйча гына өстәлдәге хатка ымлады. Солдат хаты иде. Озын иде, урыны-урыны белән ачулы да, ягымлы да иде. Күренеп тора: егег нишләргә дә белми, азаплана, актык чиккә житеп икеләнә. Әмма ни язса да тел төбендә бары бер сүз: мин балалы хатынга өйләнә алмаячакмын, я ул, я мин. Гөлсем йоклап китте. Люция минем янга килеп утырды. Хатны алды да андагы: «Апаң баласы өчен синең шулай өзгәләнүен һич аңлашылмый», дигән жөмләгә калын итеп сызып куйды. Аз сүзле, әмма гажәп нечкә күңелле Люция өчен бу юлларның үткен хәнжәр икәнен мин шунда гына аңлап алдым. Беләм, мондый киная өчен ул егетне бер вакытта да кичермәячәк. Иптәш судья, гариза биргәннән алып, суд булганчы бик күп вакыт үтте. Аерылышу турында рәсми документ алганда минем, чыннан да, яңа семьям булырга тора иде инде. Элекке хатын белән эшне өзгәч тә Люция миңа кияүгә чыгарга ризалык бирде. Дөресен әйтим, суд та, аерылышу да мине артык тетрәтмәде. «Борчылма юкка, бер без генәмени, күрдең ич күпме кеше аерылыша, тормыш шулайдыр инде ул», дидем үз-үземә, уйланмаска, борчылмаска тырышып. Хәтерлисез микән, судта да үземне бик ваемсыз тоттым. Каушау, дулкынлану юк иде. Сез: «Киләчәктә ничек яшәрсез соң, яңа семьяларыгыз таркалмасмы, шул турыда кайгыртасызмы?» дип сорагач та авыз ерып, «алла белсен инде, күзебез бар, күрербез әле», дидем. Менә, ниһаять, мина үз квартирымнан бөтенләйгә чыгып китәр көя дә житте. Әйтәсе сүз әйтелгән, бүленәсе әйбер бүленгән. Чемодая- капчыклар әзер, тирән итеп бер сула да чык та кит. Әмма мин кузгала алмыйча тик торам, палубага мәнгегә беркетелгән корыч түмәр кебек катканмын да калганмын. Менә кузгалам дим, тик нәрсәгәдер бәйләнгәнмен, шул тота. Сулый алмыймдыр, бөтен тәнем яшәүдән тукталгандыр сыман. Өстемә әллә нинди хәвеф киләдер, менәменә ул мине үзе белән мәхшәрле упкынга өстерәп китәр кебек, һәм кинәт азак чиккә житеп киерелгән бу тынлык чәлпәрәмә кнлә. аяз көнне чалтыратып җибәргән аяусыз яшен кебек үткен, мәрхәмәтсез сорау башка, бөтен тәнгә чәнчелә: «Ә улым, Харисым!?» Җанны телгәләрлек иде бу сорау, яшен кебек көйдергеч иде. Мин айнып киттем. Әйтерсен, утыз ел буе йоклаганмын да мине хәзер генә төртеп уятканнар. Уянып торып басканмын һәм мина хәзер тормышта ♦ беренче тапкыр атлап китәргә кирәк. Хәтерлисезме, иптәш судья, мин үземне буксир койрыгына тагылган көйма белән чагыштырган идем. Ә бит килә бер көн көймәнең дә буксирга бәйләнгән баулары һич көтмәгәндә шартлап өзелә. Б\ инде сиңа шаяру түгел, ә чын сынау. Нишләрсең, көймә, шул мәлдә'-* Усал дулкын иар белән йөзгә йөз очрашканда югалып калмассыңмы, мөстәкыйль юлга чыккач ишкәкләрең чыдармы, моңарчы давыллар зәһәрен белмәгән җилкәнен нәкъ кирәкле вакытта киерелеп, сине кирәкле урынга китереп җиткерерме? Харис уянган иде инде. Мин, атылып килеп, аны күтәреп алдым, күкрәгемә кыстым. Бугазга авыр таш килеп утырды, күз алдым томач белән капланды. Малай да нәрсәдер сизенеп дерелдәп куйды, әмма миннән тайпылмады, сагынып, яратып сыена гына төште, биткә анын җылы сулышы бәрелде. Онытылып, тәэсирләнеп, мин аны тагын да катырак кыстым: «Бәгырем, җан алмам син минем, бирмим, беркемгә Дә калдырмыйм сине! Җир йотсын. Иделебез кирегә ага башласын, барыбер сине әтисез калдырмыйм!» — дип пышылдадым Күз алдына дымлы пәрдә эленгәндәй булды. Хариска текәлеп карыйм, тик. аптырарсың, берни күрмим Аның урынына үзем, үз тормышымның төрле- төрле сурәтләре чагылып-чагылып киткәндәй була. Әтидән калганда дүрт яшьлек малай идем. Аны белгән, аның белән бергә булган бары бер генә көнемне хәтерлим. Бәген гомеремдә нибары бер көн. Теге мәрхәмәтсез июнь иртәсе иде ул. Хәзер ул нртэ хәтер- дз ташка уелган рәсем кебек кенә инде: елый-елый шешенеп беткән әни. «ледән-әле моңсу игеп, әллә кая өстерәгәндәй сузып-сузып кычкырткан пароход, анын эченә берсе җырлап, берсе елап агылган кешеләр. һәм әтн. Менә ул капчыгын аркасына асты Мине күтәрел алды. Шуны гына хәтерлим: ул минутта мин әгн күзендә яшь күреп бик тә, бик тә аптырадым, әтиләр дә елый микәнни! Гагын шул истә, күтәреп алып, әти мине күкрәгенә бик каты кысты Аның китель төймәсе, тәнемә батып, бик авырттыра башлады Шуна түзә алмадым, сыкранып елап җибәрдем Тукта, менә әле дә. теге аяусыз иртәдән сон инде дистә-днстә еллар үгеп киткән булса да. күкрәк һаман сызланып тора түгелме* Я дөнья, утлы тимер белән баскандай, якорьлы төймәнең эзе калды микән әллә!? Бик кыен булгандыр, әтием, мине ташлап китүләре Ә миңа синнән башка яшәве җиңел булды дисеңме’ «Их, әти булса», дип әрнегән уйлар аз килдемени башка Ярар инде, аларны искә төшереп, күңел яраларын яңартмыйк, бүтәннәрнең башына төшмәсен. Класста берәр тәртипсезлек килеп чыкса — укытучылар, шайба тиеп, тәрәзәләре коелса — күршеләр ачулы, усал карашларын иң әүвәл мина текиләр иде. «Үксездән юньле кеше чыгармы әтисе булса болай йөгәнсезләнер идемени», дигән шәфкатьсез сүзләр кыйнап ташлаудан дз битәррәк әрнетә иде Әнине Дә артык гаепләп булмый, анын үз кайгысы кайгы иде, тормышның авыр арбасын тартышырга юлдаш эзләде. Тапкач инде мин ничектер онытылдым диярлек Чыниан да, әтн мсән кайткан булса, тормыш бәлки икенчерәк курстан киткән булыр иде. Алда зуррак, яктырак мзяк кабы ем. гозерем, алай гына түгел, аталарча таләбем аңлашылды микән имде сезгә? Барысын бергә жыеп әйткәндә, мин үз мала чың ү» аиымдз булуын телим, аны дөрес тәрбияләргә, чын кеше итәргә телим Зинһар, ИЛДАР ННЭАМОВ тагы шуны игътибарга алыгыз, бу гариза минеке генә түгел, Люциянеке дә, ул да ана кул куя. Люция турында монда күп язылды. Анын миңа кадерле кеше булганы өчен генә шулай эшләнелмәвен аңлыйсыздыр. Харисның әнисе кем булачак, ул ышанычлы кешеме —сезгә менә шуны төшендерәсе килде. Кичә шул’турыда озак кына тагы бер мәртәбә уйланып утырдым. Кинәт карашым аның кулларына төште. Кечкенә Люциянең куллары зур. бармаклары кытыршы. Фабрикада ул машиналар ремонтлый, ирләр белән бер эш башкара. Шул куллары белән ул кичә Гөлсемне шундый йомшак, шундый кадерле итеп күтәреп алды, кулларның җылысын, йомшаклыгын үз тәнемдә тойган кебек булдым. Юк, элекке хатынымның баланы болай итеп күтәргәнен, ана шулай яратыл, дөньясын онытып караганын бервакытта да күргәнем булмады минем. Әйе, сез һич икеләнмичә Харисны безгә бирә аласыз һәм бирергә тиешсез. Дөрес, законның төрле пунктлары бар, әмма аларныи барысы да гаделлекне генә якларга тиеш. Зинһар, ачуланмагыз, ләкин минем сезгә, һәм. сезгә генә түгел, барлык судьяларга да бер сорау бирәсем килә: үзем күрдем, семьялар таркала әле. һәркайсында диярлек балалар әниләре белән калдырыла. Бәхәсләшмим, шулай кирәктер дә бәлки, әмма һәр семьяны, һәр кешене законның бер үк пунктына яратырга, барысын да бер чыбыктан сөрергә мөмкинмени? Әйтик, берәр судьяның еллар үткәч, үзе хөкем иткән семьяларны исенә төшереп, язмышларын үзе хәл иткән балалар белән кызыксынып караганы бар микән? Әниләренә бирелгән балаларның барысы да бәхетле булыр иде микән? Ник әтисенә бирмәдем дип үкенеп куймасмы берәр судья? Усал сүзләрем өчен гафу итегез, бүтәнчә әйтү мөмкин түгел. Гамьсез, ваемсыз яшәвем аркасында мин күп хаталар ясадым. Киләчәктә аларныи кабатлануын, улымның да аларга дучар булуын теләмим. Җитәр! Шуңа күрә мин бу эшкә кул селтәмәячәкмен, барыбер аның очына чыгачакмын. Әгәр инде сез ярдәм итмәсәгез, шәһәр судына, анда да булмаса, республика судына язачакмын. Мәскәүгә чаклы барып җитәчәкмен. Ләкин андый мәшәкатьләр булмасын иде инде, бу азаплар озакка сузылмасын иде. Сезнең кулдан да килердәй эш бит бу, һәм безнең үтенечебезне. һичшиксез, җиренә җиткерерсез дип ышанып калабыз. Соңгы сүзем шул, иптәш судья, сез мина шикләнеп карый күрмәгез. Ышаныгыз миңа. Мин сезнең йөзгә кызыллык китермәм. Белегез, кочегар Юныс Кәримуллиннын җилкәне нәкъ кирәкле минутта киерелде. Гади бер көймә булса да. ул бернинди штормга да бирешмәячәк, тиешле урынына, һичшиксез, барып җитәчәк...»