Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГОМӘР ГАЛИ

(1Ю-19И) Татар соает әдәбиятын үстерүгә күп кач куйган күренекле әдилләребездәи Гомәр Галинең тууына 70 ел тулды. Аның тормыш һәм иҗат юлы Боек Октябрь революциясе тәэсирендә әдәбият мәйданына килгән башка татар яэучыларыныкыннан әллә ни аерылмый диярлек. Гомәр Билал улы Галнее 1900 елның 16 июнендә хәзерге Татарстан республикасының Буа районы Иске Тиичәле авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Башта үл авыл мснтәбендә белем ала, аннан, бәхет эзләп, Донбасс шахталарына барып чыга, гражданнар сугышында катнаша - кулына корал алып Совет властен яклый. Гражданнар сугышы тәмамлангач. Гомәр Татар коммунистлар университетына укырга керә, ә 1924 елда коммунистлар партиясе сафына алына. Башка замандашлары кебек үк, Гомәр Гали дә мәдәният фронтының күп тармаклары буенча киеренке иҗат эшчәнпеге алып бара; ул хикәяләр иҗат ите, тәнкыйть мәкаләләре һәм рецензияләр ям, күп терпе җәмәгать эшләре башкара. Гомәр Гали озак еллар буе «Безнең юл» журналының баш редакторы һәм Татарстан китап нәшриятында редактор булып >шли, ул татар әдәбияты буенча дәреслекләр този. Татарстан язучылары союзын оештыруда, яшьләр газетасын чыгаруда актив катнаша. Гомәр Галинең беренче хикәяләре егерменче елларның башларында ук басыла башлый. Аның хикәяләренең тел геройлары — яңа тормыш тезү юлына аяк баскан батраклар, ярлылар, социаль һем милли изүнең искиткеч авырлыгын үз җилкәсендә татыган татар хатын-кызлары. Үз хикәяләрендә автор әнә шул кешеләргә зур мәхәббәт белән карый, революция тәзсирендә аңы ачылган, үзен яңа тормышның чын хуҗасы итеп тойган яшь совет кешесенең — революция кешесенең типик образын оирергә омтыла Зиннәт. Шакир («Кубан буйларында*]. Кадыйр («Утыз бишәү. әти»), Нәфисе («Нәфисе җиңги»|. Гайшә | «Гайшә») кебек образларда әлеге яңа кешенең күркәм сыйфатлары бирелә. Гомәр Галинең тәнкыйть мәкаләләре партиялелек, сугышчанлык рухында язылулары белой аерылып торалар. Аның татар совет әдәбияты классиклары Галимҗан Ибраһимоа. Һади Такташ иҗатына багышланган хезмәтләре һәм башка күп кенә мо- калә-рецензняләрә әле бүген до әдәбифәини әһәмиятләрен югалтмаганнар. «Кара маяклар». «Пролетариат әдәбияты», «Казань кызы». «Бер мәдәни бәйрәм алдыннан». «Тирән тамырлар» турында» исемле мәкаләләрендә тәнкыйтьче Галимҗан Ибраһи- мовның иҗат зшчәнлегенә шактый тулы анализ ясый, аның иҗатының үзенчәлеге һем әһәмияте турында кызыклы фикерләр әйтә. Икенче зур әдибебез Һади Такташ турында да ул дистәләрчә мәкаләләр һәм зур монографик хезмәт яза. Дәрес, Гомәр Галинең аерым мәкаләләре бүгенге кан эчен искергәннәр инде. Алардә вульгар социологизм йогынтысы шактый нык сизелә. Әмма ни генә булмасын, Гомәр Гали иҗатындагы кечле акг.арны. матур сыйфатларны боз әле дә тәкъдир итәбез, әйрәнебез.