Логотип Казан Утлары
Шигърият

БУЫННАР ЭСТАФЕТАСЫ

 

I һәйкәл Урам уртасында һәйкәл тора —* Үлгәннәргә сонгы истәлек Салган аны авыл агайлары, Кырык бернең жәен искәреп. Моңсуланып карап шушы ташка Яшь йотуы әллә жинелме? Таш булып таш кайчак телгә килә, Таш түгел бит кеше күңеле. Чытылса да кайчак нурлы йөзләр, Таш түгел бит безнең бәгырьләр. Ул һәйкәлнең тирән тамырлары — Европада калган каберләр. Тантаналы тынлык сарган аны — Сагышын ул эченә яшергән йөз унсигез газиз исем аяда... Өчтән бере безнең нәселдән Дошман явын канлы ютлар буйлап Көнбатышка таба куганда. Тереләргә жанлы калкан булып Ятып калган бик күп туганнар. Алсу гөлләр жилдә тирә юньгә Хуш ис бөркеп талгын тирбәлә; Нәселдәшем булган Ильяс абый Шәһит киткән ерак илләрдә Гариф абый туган илне сагынып. Сугышларның үтеп дәһшәтен. Кайткан да. гел элеккечә итеп. Авылдашлар! диеп дәшә күк... Кемне генә искә төшерсәм дә, Әрнү булып баса юлыма. Нәселем агачының ботаклары Ботарланган сугыш елында. Бәхтиярым сәерсенеп карый — Ана бабай тиеш кеше дә Кайталмады туган якларына, Янып калды утлар эчендә. Ике буыя (гүя чылбыр өзек’) Берсен берсе күреп белмәде. Оныгының, бабай, дигәне юк, Бабасының, улым, дигәне. Күпме ләгънәт, күпме каргыш сүзен. Күпме ачыну, күпме күз яшен Эченә жыйнап тып тын басып тора — Туган якнын изге ак ташы Урам уртасында ялгыз гына. Үлгәннәргә сонгы истәлек — һәйкәл салган авыл агайлары, /Кинеп кайткан елны искәреп. 3vp исемлек анда. Утлы юллар Тезелеп киткән тәртип жай белән. Миһербансыз көндәлеге сыман һәрбер йортта йөргән кайгының. Сагайгандай, Тора тыл-тын гына. Уйдан кичереп илләр шаулавын Шөбһәләнеп тавышын тынлый сыман Еракларда барган яуларның. 2 Әтием истәлеге Нигә монсу әле жырның башы? Аһ-зарларым юкка түгелме? Югалту һәм юксынулар хисе Гомер буе борчыр күңелне. Ата-баба узган данлы юллар Бүгенгегә килеп тоташкан. Алар каны хәзер безгә күчкән. Җир нур жыйган кебек кояштан. Халык хәтерендә бүгенгедәй Исән алар, Исән, Абайла, һәйкәл яннарында сүз башланса, Шул елларны сөйли агайлар. Алар сөйли... Габдулла абый мина Әйтә’ иде. кысып кулымны* «Әхмәт энем, укыдын укыдың виде. Атаң хәтле әле булдыңмы? Ай һай. башлы иде Габделәхәт, Булмаса да диплом фәләне. Шул дүрт сыйныф белем белән дә ул Анлый иле дөнья хәлләрен» Ул давыллы еллар канатында Югарыга менгән, янага. Егермебишменче Зыятдиннар Дус һәм сердәш булган анарга. Ул финагент булган, Эшен белгән, Оста ачкан байлар ялганын. Кызык итеп сөйли авыл халкы Бер кулакка налог салганын. Сарык тиресе япкан бүре сыман, Бөеренә ачуын яшереп, Ул ялагай, мескен чырай белән Сельсоветка килгән баш иеп. — Артык түләр чамам юк,— ди икән— (Заманалар авыр, янәсе) — Тагын күпме налог?.. Әти исә: — Двадцать пять—бөтен бәласе? — Син бигрәк тә инде, Габделәхәт... Туган телне онытып барасын. Бер мөселман белән икенчесе Русча сөйләү нигә ярасын... — Ә алаймы?.. Ә соң теге елны. Становой тентеп бар йортны Недоимка җыеп йөргән чакта Туган телне нишләп оныттың?.. Гаепсезгә ярлы-ябагайны Тал чыбыгы белән суктырдың. «Ничә тапкыр сугыйк?» — дип сорагач, «Двадцать пять!» — диеп утырдың. Татарчаны белми идеңмени? Син онытсаң, безнең хәтер шәп. Дөнья куляса — әйләнә дә бер баса ул, Менә шуңа «опять двадцать пять!» ...Исемен әйтеп тормыйм, ярар инде, Туганнары рәнҗер, дус-нше— Ул атаклы Чүти карагына — Шәкүр картка кардәш тиешле. Янаулар да булган, кыйнаулар да, Тернәкләнгән ләкин колхозлар. Бер «Үзәк*кә ’ җыйнап ярлыларны, Үтә торган шулай яз-көзләр. Аннан сугыш... Ул фронтка киткән. Ачуы килеп елы авырга, Өлгермәгән йорты матчасына Сүгенү сүзе язып калдырган. Сагына идек аны өчәүләп без — Аз килде шул сәлам хатлары. Әллә кайтыр юлын кар каплады, Әллә язар вакыт тапмады. «Үзәк» — колхоз исеме. Кызу чаклар иле —Мәскәү яны Кургаш белән тулган чак иде. Сугыш учагында яшь гомерләр — Алсу гөлләр сулган чак нде. Тик Смоленск кына белә булыр Аның ничек жиргә ауганын. Канлы илбасарлар бу ир затның Гәүдәсе аша атлый алмавын. Мәскәүләргә барсам, изге жир, дип Озак йөрим, чумып уема. Ә билгесез солдат каберендә Әти ята төсле тоела. Нәсел агачы Без бер бүген генә тумаганбыз. Әле кешелекнен танында Бүгенгене көтеп яшәгәнбез Бабайларның еряк канында. Алар дәрте безнең милекләргә. Алар акылы безнең миләргә, Гасыр фильтрларын үтә-үтә, Тормыш өчен куәт жибәргән. Унбер бабам тик билгеле мина — Унбере дә кара халыктан. Калкан булып алар Идел-йортка Болгар чикләрендә калыккан. Әзгәрнләр суккан Әтрәч 1 аша Иравыллар ’ булып бу якка Килгән алар Кайбыч тирәсеннән, һөнәрчеләр булып Чәчкаптан* †. Яна Чәчкап* авылы шулай туган. Иген иккән монда бил бөгеп. Кылый. Бүре. Мыек кушаматлы Әзмәвердәй таза өч сгег. 1 Әягэриләр с»««м Әтрәч —Апае райоиыилагм «ер авыл. Тарихи warv- лүматларга карлганля. биреда шәһәр булган һәв аила аазгарн» дип йертелгәи озынча кимеш акчалар суы» ур«ынарымы« ки асемирс Тарихыбыз менәр еллардан Дөнья алдында йөзне кызартмаган, Мәйданнарга батыр чыгарган. Авылым минем илнен бер кисәге, Бердәм атлый кешелек язына; Кичәгесе, бүгене, иртәгесе Олы язмыш булып языла. Урамында мәрмәр һәйкәл тора — Соңгы сынауларга истәлек. Салган аны авыл агайлары. Каһарманнар данын искәреп. һәр зәңгәр көн саен Ал чәчәкләр Тирәсендә шау-гөр балалар. Бабалардан калган зур эшләрне Арсеналга гүя алалар. Сүзләренә колак салам. Әнә: — Бусы безнең бабай,—ди берсе; — Ә мин бабай кебек танкист булам, Дип кушыла аңа энесе. Әйе, Кайсы танкист, Кайсы галим булыр, Кайсы иңләр иген басуын... Урамнарда илнен ышанычы — Сугыштан соң 1уган яшь буын. Еллар уза, Ирләр үсә тора — Тарих дәвам итә һаман да; Малайларның ал хыялы аша Киләчәккә карый замана. 1969