Логотип Казан Утлары
Повесть

ЙӨРӘКТӘГЕ ЭЗЛӘР

1 , 13 урбаклар авылына килеп кергәндә, кич булган иде |ИЫ|ЛГ "Ж инде Кояш зуп-зур. кыпкызыл шар кебек еракта- еракта — крепость стеналары шикелле киртләч ур- W «I ■ маннар өстендә. баер алдыннан бер минутка гына тук/ М ■ ■ талып, жнрне күзәтеп тора сыман Ж.ир ястенә ка« ж-JL. Л. рангылык инеп, кояш кын сүрән кызыллыгы белән буталган иде. Пычранып, арып-талып килгән машиналарны вак малайларның, кызларның шат тавышлары каршы алды — Әй, карагыз, карагыз, кояшны йота’. — Кояшны крокодил йота’.. — Авызын киереп ачкан. . — Аю аның кирәген бирә хәзер!. Ул аның билен сындыра Кояшны коткара! Айзат кояшка карады һәм искиткеч матур күренешкә ирексездән сокланып куйды. Бала-чага юкка гына гер килми икән Баеп барган түп-түгәрәк. кыпкызыл кояшка, авызын ачкан зур крокодил төсле, кып-кызыл болыт якынлашып килә. Анын киереп ачылган авызында хәтта тешләре бар Кабарынкы гәүдәсе, бер якка кәкрәйтеп салган озын койрыгы бар. Рәссам гына болай ясарга мөмкин, анын да остасы гына . — Пот-ты! — дип ухылдады бала-чага. Кояш чыннан ла крокодилның нәкъ тамак турысына килеп керде. 'Аннан капланлы. Кинәт караңгыланып китте. Бер бәләкәй кыз нәни йодрыклары белән күзләрен уып кычкырып елап жибәрде. Ләкин менә комсыз «аждаһа»нын койрык турында кызыл шәүлә хасил булды. Ул әкренләп жәелде, ачыкланды. Ялтырап кояш килеп чыкты. Авыл урамнарына яңадан моңсу кызыл яктылык жәелде. * Дәвамы Башы 3—4 саннарда. Балалар кул чабып сикеренделәр, капка башларына менеп киттеләр. — Ур-ра!.. Ур-ра!.. — Явыз крокодил кояшны жинә алмады!.. Ур-ра!.. Нурбакның туып-үскән авылы кайсыбер район үзәкләренә торырлык зур булып чыкты Машиналар кергән урамы да таш җәелгән, читенә канаулар казып агачлар утыртылган кин урам иде. «Парикмахерская», «Фотография». «Ясли» дигән язулар күзгә чалынып калды. Урам барган саен киңәйде һәм машиналарны сары такта белән тышланган клуб янына китереп чыгарды. Клуб каршындагы бакчада тирә- юньне яңгыратып радио сөйли иде: — Перуакыт пер тауариш пелән пес сунарга цыхтых. Пара-партых, иц нимә оцрамат. Етләрепес көйеп йатты. Цәй ецкәле гәпләште.х. Цәй еңкәле чыйынсах, тавыш киләт. Карасах айыу. Аттым, айагына тите. Кан шаулаты, ет парыф ошлат...1 Нурбак. Айзатның радионы аңларга тырышып тыңлап баруын күрде дә. татарча: — Аптырамагыз, бу — безнең Себер татарларының теле була,— диде.— Аучы Фазылжан бабай сөйли. Карт инде: 85 яшендә. — Шулаймыни? — диде Айзат та татарча.— Бу нинди телдә сөйли соң— япунчамы, кытайчамы дип чыннан да аптырабрак бара идем, һәммәгез шушылай сөйләшәсезме? — Мине аңлыйсызмь^ соң? Мин дә шушында туып-үстем бит. — Синдә диалект сизелми. Нәкъ Казан татары. — Чөнки татарча укыйбыз, татарча язабыз. Дәреслекләрне сез бастырып җибәрәсез. Алтыда белгән ана телең алтмышта да онытылмый. Ана баланы ике кат тудыра бит: бер кат — тән биреп, икенче кат — тел биреп. — Әйе, «ана мәм биргән, ана тән биргән, ана сөт биргән, ана тел биргән». «Денемнән дүнәрмен, телемнән дүнмәм», дип яшәгән горур кешеләрне яратам мин, Нурбак. — Йн татлы тел — туган тел, анам сөйләп торган тел шул, Айзат дус. Тукай белмичә әйтмәгән: И туган тел, һәрвакытта ярдәмен белән синен. Кечкенәдән анлашылган шатлыгым, кайгым минем! И-их, колакларга шул кадәр ягымлы: ефәк җепкә сәйлән тезәмени! Миңа Фазылжан бабайның «пес»ләре, «цыхтых»лары моңлы музыка булып ишетелә... Радио якын-тирә урамнарга: — ...Айыу паласы агацка менгән ите, атыв-алтых. Паласы еттән олло ите...2 — дип, күңелле ау турында сөйли калды, машиналар кырыйдагы таррак урамга борылып керделәр дә озынча өй янына туктадылар. Өй эчендә утлар яна иде инде. Челтәр пәрдәләр аркылы томанлы гына булып ак караватлар һәм өстәл тирәсендә ашап-эчеп, укып утырган кешеләр күренә иде. — Бүген шушында йоклап, иртәгә иртүк кузгалабыз, иптәшләр,— диде шофер.— Бүтән җирдә кунучылар булса, бишкә килеп җитегез. — Әйдәгез, безгә барабыз. Өй иркен, урын-җир табылыр, дигәндәй, гаеп итмәссез.— диде Нурбак. Ләкин иптәшләре аның кунакчыллыгыннан файдаланырга кыенсындылар Шофер, мин үз кешеләребездән аерылмыйм, безгә монда һәр вакыт урын бирәләр, диде. Уйчан кеше белән Аучыга кунак йортында 1 Бер вакытны без бер иптәш белән ауга чыктык Бардык, бардык, һич нәрсә очрамый Этләр кайгырып ятты Чән эч мәкче булдык Чәй эчәргә жыенган гына идек, тавыш килә. Карасак — аю. Аттым, аягына тиде. Кан шаулап ага башлады. Эт барыв ябышты ’ Аю баласы агачка менгән иде, атып алдык. Аю баласы эттән олы иде.„ vphiH табылды Петр Петрович таныш укытучысына китәргә ниятләде һәм үзе белән Тамараны да чакырды, кордашымның да нәкъ синең шикелле жигкән сылу кызы бар. иркенләп ял итәрсез, диде. Нурбак берни дә эшли алмады. Юлчылар ана кат-кат рәхмәтләр укыдылар һәм... кояш чыккач күтәрелгән томан шикелле эреп югала тордылар. ♦ Өмете өзелә башлаган Нурбак Айзатның беләгеннән эләктереп алды ь — Син барырсың бит, Айзат? Айзат Петр Петровичка карады. Л — Барыгыз, дускай,— диде мөдир,— рәхәтләнеп ял итәрсез. Ә сез. м журналист иптәш, аны иртән уятырга онытмагыз Сонга кала күрмәсен 2 — Есть, иртүк уятырга! — дип кычкырды Нурбак, ялгыз кунак кына z булса да кулга төшерүенә шатланып. ү Петр Петрович һәм Тамара, Нурбак белән хушлашканнан сон, ку- = накка чакырып китеп бардылар. Нурбак алар артыннан күзләрен туты- > Нурбакларның өе авылның читендәрәк булып, суга төшә торган тцк s рык башында үзенә -күрә нык бер крепостька охшап тора иде һәр яктан юан нарат бүрәнәдән салынган келәт-каралтылар һәм бүрәнәне = икегә генә ярып эшләгән койма белән әйләндерелгән. Койма буйларына 2 таудай каен әрдәнәләр өелгән. Урыс капка Дүрт кырлы капка багана - сына ат бәйләү өчен авыр тимер божра кагытган Бәләкәй капканың да тоткасы шундый ук тимер божра. Чыпчык та очып керерлек түгел бу ихатага. Урамдагы башка өйләр дә моннан күп калышмыйлар иде Урам- крепость! Агач күп шул, агач, жаннары теләгәнне эшлиләр Кара әле син, нинди юан. шома каеннарны әрдәнәгә турап ө;‘1гәннәр. Нурбак эчкә атлады, аның артыннан кыяр-кыймас кына Айзат керде. Биек болдырда нәрсәдер эшләп йөрүче ту гыз-ун яшьләр тирәсендәге кыз. керүчеләргә карап алды да таныгач, шатланып: — Әткә1 , цәцәкә2 3 кайтты!—дип кычкырды Берәү дә жавап бирмәгәч: — Инәкәү ’, инәкәү!..— дип йөгереп сөенче алырга кереп китте Өй эчендә нәрсәдер дөбердәп ауды, тәрәзәләрне балкытып ут кабынды Киереп ишек ачылды һәм болдырда бер ир кеше күренде Ул. Нурбак янында ят егетне шәйләгәч, бер генә секундка тукталып калды Ләкин шунда ук үзен кулга алды Чын күңеле белән куанып — A-а, кайттыңмы, улым, кайттыгызмы’ A-а, кунак та бар икә-ән Кунак төшсә, йортка ямь. Кунак — хужанын чәчәге' . Әйдәгез, рәхим итегез! Ә мин әле әзрәк ятып торган идем,—диде. — Әти, танышыгыз, бу минем юлдашым Айзат. Казан егете. Машинада бергә кайттык,— диде Нурбак. Хужа ипи көрәге шикелле зур учы белән Айзатның кулын кысты. — Асулы казан, пешүле аш бар. Рәхим итегез! Мин Нурбакның әтисе Туктабай булам. Бүген кайтып житмәсләрме дип тора идем инде. 1 Әти * Кече абый. 3 Әна. рып карап калды. _ Чатка житкәч. Тамара артына борылып — Нурбак, фотоларны жибәрергә онытмагыз, мин көтам,— диде з Нурбакнын авызы ерылды. — Тамарочка, онытаммы сон! Сездән алда барып житәр! Үзегез дә 2 мине онытмагыз! — дип кычкырды. я Тамаралар чаттан борылып күздән югалды. 2 Егетләр шул урам буйлап аска төшеп китте .. Айзат кулын артына яшереп авырткан бармакларын бөгеп каралы. Ике бармагы юк икән, өч белән генә кысты әле. дип уйлады. Өй бик иркен иде. Ишектән кергәч тә ипи сала торган зур мичле кухня ягы. аны үткәч түгәрәк мичле олы як. Анысы такта белән икегә бүленгән Чиста һәм бай. Зәвык белән җыештырылган Туктабай: — Әле ятып торган идем Гафу итәрсез! Ацу күрмән 1 — дип. сөйлә- нәсөйләнә ишек янындагы диванны җыештырып куйды Әле бер, әле икенче бүлмәгә кереп мәш килеп йөрде Нурбакның әтисе цирк көрәшчеләре шикелле зур гәүдәле, зур башлы кеше икән, йөзе кояшта, җилдә янып кирпеч төсенә кергән, киездәй калын чәчләре җиткән Колакларын күмә язып, муенына асылынып төшкән. Бу аны. бер карасаң, үзенә ярамаган парик кигән артистка, икенче карасаң, карт стиляга кыяфәтенә кертеп күрсәтә. Кысыграк күзләре күнел серләрен дә, дөнья хәйләләрен дә бик тирән яшергән. Сакал-мыегы озын, ләкин ш л кадәр сирәк: аларны хәтта детсад малае да һич ялгышусыз санап чыгар кебек. Туктабай кала хәлләрен сорашып алды. Казан белән дә кызыксынды, шул арада авылдагы яңалыклар хакында сөйләргә дә. казан астына утын өстәп самовар куярга да өлгерде. — Бигрәк бәхетле кунаклар булып чыктыгыз. Әниегез әнә мунча ягып йөри, үзем бүген бер цебе пуаслаган4 5 идем . Әниегезне әйтәм. белми микәнни әле. бар. кызым, чакыр әниеңне,— диде. Бәләкәй кыз абыйсының тезеннән төшеп, шоколад кимерә-кимерә чыгып йөгерде. — Менә шушы инде безнең әти,—диде Нурбак, Туктабай кухня ягына чыккач. — Бик ачык кеше,— диде Айзат. Нурбак җилкәләрен җыерып куйды. Гафу үтенгән шикеллерәк тон белән: — Ләкин кызу канлы. Дулый башласа, ияр күрмәгән айгырдан яман,— диде. Кыз йөгереп кереп, шоколад чәйни-чәйни: — Ка-ата,— дип хәбәр бирде. Кыз артыннан ук: — Ай әттә! Ай әттәнә6 7 ’ Белмәй торамын гуй,—дип сөйләнә-сөйләнә Нурбакның әнисе кайтып керде. Башта улы белән, аннары кунак егете белән ике куллап күреште. Яулык почмагы белән күзләрен сөртте, әле- дән-әле улына карап: — Айыбы күрмән *! — диде.— Айыптан тайып килептеләр пу йак- ка 8 ,— диде. Айзат Нурбактан әкрен генә: — Шәһәрдә күп тордыңмы әллә? — дип сорады. — Юк. районнан ычкынып булмый Редактор бик кырыс адәм. Утыз чакрым җирдән өч ай кайткан юк иде. Бер-ике көн торам әле. Җае чыкканда файдаланып калырга кирәк. Ә редакторга бүген кайттым дияргә дә була. Быгырдап самовар кайнап чыкты. Өстәл янына утырдылар. — Син. Айзат дус, оялып утырма, хәзинәдә ни бар — аша-эч Безнен ха тык кунак яратса да. кыстый белми,—диде Нурбак. — Без дә кыстаганны көтмибез. 4 Ачуланмагыз. 3 Тавык суйган идем. 6 Үкенүне белдерүче ымлык. 7 Гаеп итмәгез! * Кетелчәгән кунаклар турында әйтелә. — Шулай кирәк Дөрес. Югыйсә тегендә күчтәнәчләрне бүлешеп ашап кына котылдык. — Әллә ач йөрдегезме, улым?—дип, борчылып сорады әнисе. Нурбакка ул хәлләрне кыскача гына сөйләп бирергә туры килде. Әтисе, әйткәннәренә куәт бирергә теләгән шикелле, өч бармаклы йодрыгын өстәлгә бәрде: ♦ — Бездә дә шулай булачак Бүген түгел икән күр дә тор Менәрләп а. килерләр Завод-фабрикалар салырлар. Бар анда алмаз, коны 1 сазын- g да алмаз булырга тиеш,—дим мин. Туктабай агайнын кысык күзләре ялт-йолт килә башлады, тәлинкә м тоткан бармаклары дерелдәп китте. Калбикамал апа сүзне икенчегә » борырга ашыкты: 5 — Цосы-боцы2 сүләшкәнче ашап утырыгыз әле. f Туктабай ага тынычланып, сирәк сакалын бармаклары арасыннан к үткәрә-үгк-.р Ә ф — Дөрес, Кәлбик. Әйдә, сыйла кунакларны Чәйдән сон мунча кереп алырсыз, мунчан житкәнме инде, корткайак’? — дип сорады — Ие, Туктабай. g — Ярый Мунчадан чыгуларына цебе шулпасы янына тагын ниең *- бар> ; — Шөшвәрә4 куйсак, Туктабай? s — Бик әйбәт! Шулай итәрбез... ® Егетләр өстәл яныннан торып мунчага киттеләр. Мунча агач бакча- © сынын түрендә чишмәгә якынрак урында икән Нурбак, бакча аркылы з үткәндә, ике тармаклы карт шомырт төбендәге агач сәкегә карап уйла- „ иып торды, жанлы әйберне сыйпагандай аны сыйпады. х — Синен урынмы? — дип сорады Айзат. ” — Минем урын.— диде Нурбак әкрен генә һәм сәке тактасын якадан u сыйпап куйды. Аннан көрсенеп өстәде.— Хәер, минеке генә түгел, икебезнеке бу. Без аның белән шушында утырып таңнар атуын карарга ярата идек... — Ә хәзер? — Кияүдә Кемнен газизе кемгә булмый!.. — Соң... Нишләп... Кайсыгыз дигәндәй?.. — Үзем. Үзем жүнсе» булдым. Типографиядәге линотипистка белән шаяргалап кинога фәләнгә барыштырды.м. Ә ул бик горур һәм гарьчел кыз иде... Эһһһ!.. — Да-а!.. — Үткән эшкә үкенмә, гомерең зая үтәр дип әйтәләр дә соң—үкенми чә булмый, малай... Нурбак үкенечле мәхәббәтенең тарихын сөйләп бирде. Шуннан сон берәүне дә ярага алганым юк, яратырмын дип тә уйламыйм, диде. Исәр башымны алып әллә кайларга олагырга, жнр читенә китеп югалырга дигән көннәрем күп, дип көрсенде. Тамара аңа охшаган Беренче күргәч, чәч төпләрем чымырдап, тәнем эсселе-суыклы булып китге: алдымз үкенечле мәхәббәтем килеп баскан дип торам, дип авыр сулады. Айзат, үз чиратында, Чәчкә беләи танышкан бәхетле май киченнән алып Казаң вокзалында саубуллашкан төнгә чаклы хәлләрен бер-нке сүз белән аныи үзенә сөйләп чыкты. — Сез — бәхетле е! — диде Нурбак.—Бәхетеңне бер яклап калган- сын икән, икенче ычкындырма. Аны алтын-көмешкә дә сатыл алып булмый Аның өчен йөрәк каныңны бирергә кирәк. — Мин дә аз түләмәдем. 1 Себер бурсыгы — россомаха. • Юк бар. • Карчык. • Пилмән 9 «К. У.» М S. — Ышанам Барып урнашу белән телеграмма еук. Урал таулары аркылы кош кебек очып килеп җитәр. — Ник аның канатларын талдырырга? — дип елмайды Азат.— Үзем кире очсам, шәбрәк булмасмыни? — Үзең кара. Кеше үз тормышына үзе баш. Тормыш юлын үзе билгели. Ләкин ул юл якты булырга һәм бу яктылык, фәкать хужасына гына төшмичә, әзрәк башкаларга да төшәргә тиеш... Баш мәкаләме? Газетачы шул мин... Әйдә керик, әти-әниләр зарыкмасын... Егетләр рәхәтләнеп юындылар. Мунчаның уттай кызган ташларына квас сибеп, хан кызларын терелтә торган хуш исле каен себеркесе белән пошкыра-пошкыра, ухылдый-ухылдый чабындылар. Авыр юллардан соң мунча ләззәте бермә-бер арта икән. Малайларга хәл керде, сөяк-санаклары йомшарды. Мунча чыккач, Туктабай агай яшьләр тирәсендә киләп сарып йөрде дә, ахыр чиктә түзмәде: — Мунчадан соң берәр рюмка гына арак 1 эчеп җибәрсәгез ничек булыр икән, егетләр, ә? — дип сорады.— Суворовның да әйткән сүзе бар бит бу турыда. Суворовның да әйткән сүзе булгач, егетләр баш тартмадылар. Закускалар да менә дигән иде: тозлы гөржә, тавык, салат, күкәй тәбәсе, өй казылыгы, юка2 , балыклар һәм башкалар иде. Кәлбикамал апа пешергән баллы-баллы камыр-комыр әйберләре, вареньелар, бу өстәлдә урын җит.мәгәнлектән, икенче өстәлгә куелды. Тавык шулпасыннан соң табак белән данлыклы себер пилмәне килде. Мондагы гадәт буенча, башта чәй бирелде. Айзат, чәйләрне аштан соң эчәргә гадәтләнсә дә, бу юлы бик яратып эчте: мунча сусаткан иде. Өстәл янында озак утырдылар. Туктабай агайның көрән йөзе кызарып чыкты, күзләре ялт-йолт килә башлады. Кул хәрәкәтләре кискенләште. Ул да. Кәлбикамал апа да Казан «нугаен» ашамлыкларның иң тәмлесен, иң олысын өсти-өсти ярышып сыйладылар. Аның авызыннан чыккан сүзен көтеп кенә тордылар, кыскасы, «бер алдына, бер артына төштеләр». Әти белән әни кеше өч-дүрх айга бер күренеп китә торган сөекле малайларын да исләреннән чыгармадылар. Сый-хөрмәт аңа да Айзаттан ким эләкмәде. Кәлбикамал апа улының сылу йөзеннән мәхәббәтле күзләрен алмады Бәләкәй кыз абыйсы янында аның беләген тотып, йокы белән көрәшә-көрәшә. озак кына утырса да, ахырында түзмәде. Күзләре йомылды, башын абыйсының киң җилкәсенә салып, тәмле йокыга китте. Әтисе аны үз урынына чыгарып салды. Туктабай агай, чәшкеләр бушаган саен, Кәлбикамал апага ымлап: — Кәлбик, цай кой 3 ! — дип торды. Үзе хрусталь рюмкаларга «акны» да коярга онытмады Урал таулары артындагы киң тайга кочагында гомер сөрүче, бүгенге кичкә кадәр аның дөньяда яшәвеннән-яшәмәвеннән хәбәре дә булмаган бу чит-ят кешеләрнең үзен сагынып көткән кадерле кунак шикелле каршы алулары һәм ярыша-ярыша сый-хөрмәт итәргә тырышулары Айзатның күңелен нечкәртеп җибәрде. Туктабай ага белән Кәлбикамал апаның, олы башларын кече итеп, аның алдында кырыкка сынарга әзер торуларына оялса да, эченнән рәхмәтләр укып, сөенеп утырды. Кәлбикамал апага караган чакларында бу сөенечле хисләренә, үзенә дә ят һәм кирәкмәү тоелган, кызгану сыманрак икенче тойгылар да килеп кушыла иде. 1 Аракы’ ц^ИКд|ӘК Себер татарларынын һәр мәҗлестә куела торган яраткан рнаыклары. Кәлбикамал апа Туктабай агайның гел киресе иде. Туктабай агай үгез шикелле таза булып, көчен кая куярга белмәгән шикеллерәк тәэсир калдырса, хатыны ялан уртасында көзге җилдән сыгылып-бөгелеп торган нечкә тал кебек иде. Биле нечкә, иелсә өзелеп китәргә тора. Шуның өстенә буе дә бәләкәй булып, иренең җилкәсеннән генә. Ябык ак чырай. Улына сөеп һәм сокланып карап утырганда да, иренә, н Туктабай дип ♦ тиз һәм бераз каушаганрак караш ташлаганда да, хәтта мәзәк сүзләр- ь дән куанып көлеп җибәргән чакларында да аның эчкә баткан күзләрен- § дә яшерен сагышы сүнми-сүрелми. Өен кунак өе шикелле җыештырып " чиста тоткан, эшләгәндә куллары-кулга йокмаган бу хатынның күзләрен- а дә шатлык һәм канәгатьлек нурлары бөркеләсе урынга, сагыш билгеләре » күру кич буе Айзатның йөрәген чәнчеп, әчеттереп торды. Айзатның җинелчә генә башы әйләнә башлагандай тоелды Ул, чират- ь тагы рюмканы күтәрергә вакыт җиткәч: — Торсын әле, бу юлы минсез генә эчегез,—диде. Ф Нурбак та үзенекен читкәрәк этеп куйды. Туктабай агай кысык күзләрен тагын да кыса төшеп елмайды да: ® — Их цебе палалар!9 — диде һәм, озын мыегын ирен читләренә сы- g пырып, рюмкасын «йотып» куйды —Менә ничек эчәдер идек без яшь н чакта... 2 Кәлбикамал апа аның кулын тотарга теләгәндәй омтылыш ясады, - ләкин өлгерә алмый калды. Иренә ялынулы караш белән — И Туктабай, и Туктабай!..—диде Туктабай моңа каршы, чебен куган шикелле итеп, өч бармаклы ку- а лын гына селтәде. „ — Кысылма, корткайак!.. = Нурбак та нидер уйланып утырганнан сон, читкә карап: ” — Бәлки бүгенгә җитәр, әти? Без юл кешеләре. Утырып кына кил- u сәк тә арыткан,— диде. — һей,—диде әтиләре,—өендә кунак утырып та гулять итеп калмагач ... Дөньясын әйтим!. Сөйләрмен әле мин сиңа. Әбнжәйт итәләр әтиеңне... һей...— Ул тагын салып ялгызы гына эчеп җибәрде. Кәлбикамал егетләргә пышылдады: — Сез мунчага киткәч тә эчкән иде Кодаем .’ Ата кеше хатынының пошынып пышылдавын әллә ишетмәде, әллә ишетеп тә колагына элмәде, каты каймакка манчып тозлы гөрҗә кабын җибәрде дә, Нурбак белән Айзатка мөрәҗәгать итеп: — Әйдә, йыру ерлыйбыз. Иыруныц ертыгы юк, ертылса — ямавы юк,— диде. — Куй цы, сүләмә-це1Карын тап йоклаган гуй дип, Кәлбикамал апа аны тыярга тырышты. — Тик кенә утыр, корткайак,—диде Туктабай агай, аңа карамыйча—Я. журналист, башла. Таршайып4 өлгермәгәндерсен бнт әле? Нурбак күзлеген тотып куйды. — Таршаймадым. Без — юл кешесе, ардык. Ятарга да вакыттыр. Син дә ят, әти, авырайдың. Туктабай улына җавап бирмәде. Сирәк сакалын бармагына урый- урый уйланып утырды да, тавышы әйбәт кенә булса да. бераз салмышлыгы белән бик каты көчәнүдән «әтәч» очырта-очырта җырлан җибәрде; Тувыл ла )рам, әй, сас кына, Пасаюгон йерс ыус кына. 9 Чебешләр. * Ходаем. ’ Кинәнә. сяАллмә! Телчек йокла!ан ич. • Масаеп, борын күтәреп. Иатсам да төшемтә. торсам да исемдә Парым әйткән сүс кенә1. Туктады да тамак төбе белән «ык» иткән тавыш чыгарды. Бармагына ураган сакалын кире сүтте һәм икенче җиңелрәк көй башлады: Иртеш суын салгын. чиләр. Атларга ецергәле Мвкәппәт ул — көлләр түгел Патларга күцергәле10 11. Я. кунак, ярыймы Сепер җырлары? Айзат, йокысы килеп, тизрәк туктаса ярар иде дип утырса да. «кунак булсаң тыйнак бул»ны исенә төшереп, алдашырга мәҗбүр булды: — Бик әйбәт. Туктабай агай, тагын җырлагыз әле! — Туктабай, и Туктабай, ятар илен... — Әкрен. Кәлбик. Касан 12 кунагы сорый бит: кунак алдында туп- рак13 булыйм. «Галияпану»ны йырлаем да... Ыхы-ым... Түр тәрәзә тепләрентә Кемгә кийем пецәсен. Агылып камил, пуйын сифа, Галия-пану. сылуым-иркәм. Кем пәхтенә үсәсен? Көй озын булганга. Туктабай агай бу юлы «әтәч»ләрне күбрәк очырды. Туктагач та сулышын еш-еш алып, тамак кыргалап хәл җыярга мәҗбүр булды. Өстәл читенә таянып, авыр гына урыныннан кузгалды. — Кунакларны арыттык. Я. ятып йокласыннар. — Урыннар җәелгән, почмак бүлмәдә.— диде Кәлбикамал апа һәм урын-җирне тагын бер кат карап-тикшереп чыккач: — Шикләнмәгез, чиста җәймәләр яптым, мендәр-юрганнарнын да тышларын алмаштырдым.— дип өстәде. Айзат, ниһаять, күптән көткән бәхетенә ирешүенә шатланып, мамык шикелле йомшак урынга чумды. — Синең белән сөйләшәсе бар әле — дип. Нурбакны әтисе олы якта алып калды. Айзат көлтә төягән арба өстендә тирбәлеп барган шикелле рәхәткә тарды һәм озак та үтми тирән йокыга талды... Ул ниндидер шау-шуга кисәк уянып китте. Якында гына кемнәрдер кычкырып-кычкырып сөйләшәләр иде. Айзат бер тын үзенең кайда булуын, бу тавышның нинди тавыш икәнен аңламый ятты. Аннан кылт итеп кичәге вакыйгаларны да. үзенең кайда икәнен дә исенә төшерде. Такта стенаның теге ягында Туктабай агай белән Нурбак сөйләшәләр Хәер, бу «сөйләшү» күбрәк әрләшүгә тартым иде. Туктабай агай улын ни өчендер кызып-кызып шелтәли, аның нәрсәгәдер үпкәләгәнлеге сизелеп тора, ә Нурбак аны артык җилкендермәскә тели булса кирәк, әкренрәк тавыш белән җавап бирә бара, тавышны артыкка җибәрмичә бетерергә тырыша. 10Тувыл ла урамы, әй. саз гына, Йөргән жире боз гына. Ятсам төшемдә, торсам исемдә Ярым әйткән сүз генә. 11 Иртыш суын салкын, диләр. Атларга эчерергә. Мәхәббәт ул — гөлләр түгел. Ятларга күчерергә. 12 Казан. * Туфрак. «Сөйләшсәләр дә, ызгышсалар да үз әткәсе, үз улы. әти белән малае арасында нинди хәл булмас. Кеше сүзен тынлап яту килешми», дип уйлады Айзат һәм башыннан ук юрганга төренеп ятты. Хәзер генә төшендә Чәчкәне күрә башлагандай булган иде. Шул кадерле төшен бүлдерүләренә уфтанып. Хужа Насретдин шикелле, кабат ялганып китмәсме дип йокларга тырыша башлады. ♦ Ләкин бүген йокларга язмаган икән — йоклатмадылар Зал ягында с. тавыш көчәйде. Инде аннан, тынлап яту килешми дип кенә котылу | мөмкин түгел, колагына мендәр капласаң да ул барыбер ишетелә иде. » Туктабай агайнын каты тавышы: м — Әйт син мина, сезнен газетамы бу? Сез чыгарган газетамы’ ® Нурбакның әкрен тавышы: • » — Кулында бит. Күреп торасын. Ник сорыйсын? Туктабай агай, уфтана: ® — Почтальон китергәч, ачып карасам, йөрәгем тамак астына килде. * Фельетон!.. «Кола сыер хикмәтләре»’.. Ә мин монда мактанып торган булам Минем малай журналист, редакциядә зшли дим. Ул анда райком “ секретарьлары белән на «ты» жибәрә димен. 3 Нурбак: «- — Мактанмаска иде. Әтисе аны тыңламыйча: ж — Ишеттем мин монда. Комиссия киткәч, газетага язганнар икән. « Туктабайга крышка дип авыл буйлап теш ыржайтып йөрүчеләр табыл- * ды Ышанмадым, язсыннар, менне язсалар да минем малай шунда, ян х первый анын кулына барып эләгә, дидем. Шунда ул мәкаләнең үзенә „ крышка дип өметләндем Белдеңме син аны, күрдеңме үз күзләрен = белән? " Нурбак, бераз тын торганнан сон: ь. — Күрдем. — Нимә, ни.мә? Нурбак, тыныч әйтергә тырышып: — Күрдем дә. укыдым да Әтисе өстәлгә сукты, ахры, чәшке тәлинкәләр зыңгылдап куйды — Сон? Нурбак: — Нәрсә — сон? Атасы, тавышын тагын да күтәрә төшеп: — Сон нишләп үзен шунда эшләп атана каршы мәкалә бастырып ятасын? Картупка баш' 14 Атинә’ кирәкми башладымыни хәзер’ Бишектән төштекмени? Кола сыернын арт ботын сина жибәрдем ласа! Ашаганда тын тавышын чыкмады, ә? Хәзер атасы карак! Фельетон баса, оятсыз) Нурбак, үзен тыярга тырышып: — Хәрам ризык икәнен белмәдем Иптәшләр алдында мина да оят булды Оятка калудан да авыр жәрәхәт юк. Оят үлемнән көчле икән. Ләкин басмыйк диярг.» телем әйләнмәде. Чөнки фактлар дөрес. Алар хаклы, әти . Комсомол башым белән намусымны сатарга теләмәдем. Кылыч ярасы китәр, намус ярасы китмәс, диләр... Гафу ит'. Туктабай, хаһкәһә белән көлеп — Ха-а. комсомол! Менә мин Нитүхмеште комсомол — заманында секретарь райкома булып торган кеше!.. Ха-а! Икенче Павлик Морозов!.. Атанны бәлки төрмәгә дә яптырырсын, ә? Пожалысты!.. Улым бар дип торган идем — ялгышканмын. Нүрбак, өзеп-өзеп; 14 Ангыр*. ’ Ат* ана •— Әти. тынла әле бер Тыныч кына.. Бүлмәдә кунагыбыз ята Мин үзем дә синең белән күзгә-күз сөйләшергә жыенып йөри идем. Әтисе, әз генә басылып: — Сөйләп бак! Нурбак күңелендә күптәннән бирле йөрткән уйларын әйтеп калырга тели, шул ук вакытта әтисен ачуландырудан, каты бәрелүдән дә курка, сүзләрен сайлап сөйли: — Әти... Тагын әйтәм, газетага язылган нәрсә — дөрес. Ә дөреслекне, ачы булса да, яшерә алмадым. Әтисе, мыскыл белән: — Ала-ай. атаң белән янәшә райком тарантасына утырып авылданавылга йөрүләреңне яшерә алдын бит! Хәер, хәтереңнән чыккандыр: кечкенә идең... Улы: — Әйе. Мин сүзне шуннан башларга телим дә. Ул авыр елларда син секретарь идең. Халыкка икмәк житмәде. Ә без?.. Юу-ук. без ачыкмадык. Дөрес, синең хезмәт хакын бал-май ашарлык түгел иде. Ләкин колхозларда булды. Тарантасның башы тулы-тулы кайткалый иде. Тик кешеләрнеке иде бит ул. әти!.. Эшләп түгел, кешнәп яраучы куштаннар күчтәнәче... Ә синен дөньяга һәм кешеләргә мөнәсәбәтең үзгәрүе яхшы якка булмаган, әти. Мина акыл керә башлаганда, син беркем белән дә исәпләшмәүче бер тәкәббер идең. Ай әти. кешеләрне кешеләрдән аера, кешелектән чыгара торган шул сызыкны атлап узмаган булсаң ул чакларда! Кешеләр түбәннән башлый, югарыда тәмамлый. «Без түбәннән күтәрелдек» ди Галимжан абый Ибраһимов та. Кеше туганда ук хөрмәткә лаек булып тумый, аны яулау жинел түгел, син аны беләсен, әти... Кешеләр эштә түбәннән күтәрелә, еллар буена, әкренләп. Ә син. әти. югарыдан башладың — түбәндә тәмамлыйсын түгелме икән... әти... Туктабай ярсып кычкыра: — Син. көцөгәц’, атаңны тәмамлаган дисеңме? Миңа үләргә кушасызмы?.. Ю-ук! Кара бу дөньяга! Кемнекеннән ким? Артык!.. Арты-ык!. Кара миңа, кара бу күкрәк, жилкәләргә! Көцөгән 15 16 түгелме атаң!.. Кө- иөгән әле бу!.. Сезнең кебек сыек бавырлы интеллигентларның унысын йомам әле мин менә бу учка!.. Нурбак тавышы: — Әти, мин тән тазалыгы турында әйтмим, рухи тазалыкны әйтәм. Атасы тавышы — ачу белән: — Дошманнарым күп булды ул чак. бәхетемнән, дәрәжәмнән көнләштеләр. Минем урынга килгән Тувыл малае ни куптарды? Миннән ни уздырды? Барысы да шул көнләшүдән... Бар булсаң, күрәлмиләр. юк булсаң, бирәл миләр... Ничә тапкыр килеп тикшерделәр Тувыл малаен?.. Ничә тапкыр астын-өскә китереп ташладылар, ә? Комиссия арты комиссия. Берсе килә, берсе китә. Даны олы, дәрманы коры булды малайның. Булдымы мин утырган заманда шундый эш? Халык күрде аның кем икәнен, күрде-е!.. Нурбак, әтисенең тын алуыннан файдаланып, әйтеп калырга ашыга: — Әти. гафу ит, ләкин нигә ике йөзлеләнеп маташырга!.. Кемне алдыйсың? Бала-чага түгел бит... Син айгашлап 17 яттың бит суны, син яздың, син китерттең. Көнләштең. Хурлануыңа чыдый алмадың. Сине, шундый эш кыра торган секретарьны аударып, урыныңа ят-чит кешене, «ирененнән ана сөте дә кипмәгән бер малайны» утыртып куюларын башыңа һич сыйдыра алмадың. Ләкин кешеләр дөресен сизенделәр. Райфо мөдирлегеннән шул сәбәпле алындың. 15Эт баласы. 16 Бөркет. 17 Болгатып. Атасы тавышы — ирония белән: — Әйтеп бетер. Тынлап багыйм аса-гөсә ’ улымны. Нурбак тавышы, атасы кәефенә каты кагылмаска, йомшак әйтергә тырыша: — Кеше кунеле балавыз, әти. Шуннан сок да сине бетереп ташларга куллар күтәрелмәде. Председатель итеп жибәрделәр. Ләкин син сынсансынасың, ләкин бөгелми иден Район белән әрепләшә башладың. Ялгызын— бөтен районга каршы Уенча, син генә хаклы, ә алар — йдз кеше хаксыз иде. Тормышта алай булмый. Башкаларны үзеннән жүләррәк дип уйлау үзе... Туктабай тавышы —кинәт зәһәр кабынып, тәрәзә пыялаларын зыңгылдатып кычкыра: — Мин жуләрме?!. Атаңны жүләр дисенме?!. Күземә карап?!. Телен әйләнәме?!. Арсар!..2 Нурбак тавышы — хатасын сизеп, гафу үтенгән тавыш төслерәк: — Мин алай дип әйтергә теләмәгән идем... Туктабай тавышы — үзалдына мыгырданып: — Асгырганнар 3 баланы. Нурбак тавышы — әкрен, үкенгән тон белән: — Район күзеннән дә ераклашкач, бөтенләй патшага әйләнден. Жыелышларда үзенә каршы беркемнән бер сүз әйттермәдең Әйтсәләр, андыйларнын якты көннәре караңгыланды. Туктабай тавышы — мыскыллы; — Корбан бәрәне булып, бар — сөйрәп кара колхозны!.. Бигрәк тә ул чакта Жәһәннәм иде бит. жәһәннәм!.. Нурбак тавышы — ныгая төшә: — Бүтән жнтәкчеләр колхозларны авырлыктан чыгару өчен үзләре михнәт чикте. Үзләре теләп, әти. Атасы тавышы — аны кинәт бүлдереп: — Ичмаса төшендә күргәнең бармы ул чактагы колхозны? Бигрәк тә мине жибәргәнен? Мине абынып егылсын дип олактырды саз арасына. Давай сөт. ит. май! Американы куа идек. Бнрмәсәң, подсуд иде башын Ә кемнән савыйм мин сөтне?!. Саусам да кая тапшырыйм’ Юл сал башта. Туфрак селтеле, икмәк үсми. Якты көн жнтми Шулай ла бодайны гектардан унар центнер алган чак булды. Ничек жыйганны беләсенме син икмәкне — йөрәк каны белән, малай актыгы! Чөнки как- раз урак өстендә эрбет чикләвеге житешә Күпчелек халык шунда шыла. Жый икмәкне шулар белән!.. Хәзер — атаң фәлән, атап төгән. Туй беткәч, сүз. яу беткәч, батыр күбәя. Чор шундый иде. Хәзерге колхозлар булса-а!.. Кассадагы миллионнар белән нишләргә белер иде атагыз. СССР да беренчегә чыгар идем, герой булыр идем! Биетер «дем кай- берәүләрне .. ых-хы!.. Пеләшләренә төкерер идем биек баскычка менеп... Мин (Туктабай шарт итеп өстәлгә сукты, ютәлли башлады). Калбикамал тавышы — әле генә сүз катарга батырчылык итте, ахры: — II Туктабай!. И, Туктабай!.. И балам!.. Намәкәйгә атарынасыз?18 19 Пулауцы 8 көлерте үзегездән. Туктагыз!.. Кодайым, ятыгыз!.. Туктабай тавышы — кискен: — Кысылма. Кәлбик!.. Кереп ят! Катын башы житәрлек сүс түгел Нурбак тавышы: — Әнине кума. Безнен сүзне тыңларга хаклыдыр ич ул? Болай да гомере буе куылган кеше. Сина сүз әйтергә дә курка. Анасы тавышы — ялварулы. 1 Бердәнбер. • Исәр, юләр 1 Юллан яздырганнар. • Пыр тузасыз. 19 Юлчы (Айзат турында). — Пала?!. Пала?!. Атана каршы!?. Туктабай тавышы — шикләнеп һәм мыскыллап: — Икәү сүз берләштегезме? Былчыракка салып таптагыз. Туктабайның күкрәгенә менеп сикерегез!.. Нурбак тавышы — әкрен: — Бала булма, әти. Сүз йомгагының җеп очын онытмыйк... Кассада миллионнар булса, дисең. Мин ул чорны яхшы хәтерлим. Күрше колхозлар дәүләт хуҗалыгына әйләндерүләрен сорап дәүләткә мөрәҗәгать иттеләр ич. Аучылык-промысел хуҗалыгына әйләнгәч, алар акчалы булмадылармыни! Директоры үзеңә сөйләде. «Ике ай эчендә мен кеш, унике мен тиен тиресе әзерләдек, илле тонна эрбет чикләвеге җыйдык, өч йөзгә якын болан, пошый һәм кыр кәҗәсе тапшырдык, унбер мең саф табыш алдык, киләсе елда ун мәртәбә артык алачакбыз», диде. Сиңа да дәүләт хуҗалыгына әйләнергә киңәш бирде, теләмәдең. Мин узган көзне ул директор турында мәкалә яздым. Миллионер. Ә син колхозның тәмам рәте киткәч, председательлектән «үз теләген белән» китеп котылдың. Туктабай тавышы — үпкәләп: — Рәхмәт! Атагызны зурайттыгыз картаймыш көнендә . Әйе, атагызның бәхете булмады. Ни өчен булмады? Чөнки атагыз гомер буе сезне бәхетле итәр өчен тырышты, билен төкәйтте юлында ни очратса да иелеп алырга иренмәде. Бөтенесен, әрлән шикелле, өенә ташыды. Сезгә! Ач-ялангач итмим, диде, кеше арасында шәп йөрсеннәр, шәп тормышта яшәсеннәр, диде. Пауган аш ашатмады 20 . Бүгенгесе көндә сез дошман күргән атагыз... Ник элгәре тыныгыз чыкмады, ә?.. Хәзер атагыз искерде, ярамый. Миннән ояласыз. Оялмагыз. Мин оялырлык дөнья көтмәдем моңарчы. Карагыз бу имаратка 21 . Начармы? Элекке байлар да ирешмәде шундый тормышка. Бу өй әле тагын йөз ел торачак. Синең балаларыңның балаларына җитә... Ярар, котылырсыз, үләрмен. Бөтенесе сезгә калыр, сезгә. Атай әшәке иде дип кешегә бирерсез микән?!. Нурбак тавышы: — Бу имаратка харам мал да кергән, әти. Туктабай агай, кузгала башлаган җен ачуын сонгы кат тыярга тырышып: — Тагын ниләр әйтәсең калды — әйдә, чыгарып бетер. Аннан соң атаң әйтер. Нурбак тавышы — ашыгып: — Әйе. яман мал да кергән бу имаратка Мәктәптә завхоз булып эшләгәндә буяу, такта, тегесен-монысын кайтармадыгызмы?.. Утсыз төтен чыкмый. Тагын бөтенесе юньсез, син генә акыллы идең. Мең бәла белән чыгардылар. Соңыннан «югалган» әйберләр өчен суд шактый түләтте. Инде бу фельетонга килик. Фермага бозау илт тә сыер алып кайт, ә? Тизрәк егып суй. Ярый әле. кеше сизенгәч, тизрәк түләп котылгансың. Юкса суд булмас идеме? Мин ничек аны йомыйм? Нинди кеше булырмын? Дөнья күзенә ничек багармын? Уйладыңмы шуны, әти! Бу эшләрең миңа оят түгелме? Җылыйм бит мин, җаным әрни. Атаң шулай... Кәлбнкамал апа тавышы, улын туктатырга теләп еламсырап кычкыра: — Уай! Атаң пелән үртәшмә, асау22 пала!.. Атаңның кысгыр 23 адәм икәнен белмисеңме әллә?!. ' Бөкрәйтте. s Кысыр аш. 8 Ихата, йорт-жир. 22 Тискәре. 23 Кызу канлы, тиз кызып китүчән. — Беләм, әни, тынычлан! Хәзер бетерә.м. Бер генә сүзем калды. Менә шул, әти, редакциягә синең турыда фельетон кергәч һәм аны укып чыккач, мин ике ут арасында калдым. Бер якта син — мине ашаткан- эчерткән, тәрбияләп үстергән, ниһаять, кеше иткән түган атам, икенче якта —мин үзем һәм минем намусым Мин икенчесен сайладым, әти. гафу ит!.. Син гомереңне ялгыш яшәден, әти Кешеләр үсте, син — төштең. Әкрен-әкрен гел түбән тәгәрәдең. Я. син, әйт, мактана аласыңмы хәзерге көнең белән? Юк әти, син үзең дә хәзерге хәлеңнән ояласын, шуңа да кешеләргә, тормышка усал син Ятма болай. әти. кер эшкә Күрсәт үзеңне. Син машиналарны әйбәт беләсең бит Шаккатыр тирәюньне. Шатландыр безне, синең белән горурланыйк. Моннан түбән урын юк... Мин сиңа менә шуларны әйтергә теләгән идем. Бик күптән Ачуланма!.. Туктабай тавышы — ярсып, өзеп-өзеп: — Ачуланма дисеңме? Атаңның күзенә бер лакан шакшы су сип тә... атаң ачуланмасынмы? Мина хәзер бүтән барыр урын да юк, ә? Әйт. шулаймы, апхана 1 сакчысы?.. Атаң башына алагарга2 булып каргылдарга кайтып килдеңме?.. Кәлбнкамал апа тавышы — жылап жибәрер төсле — И Туктабай, и Туктабай!. Палам, ир йөткән пала бит син, нимә- кәйгә атаңны арсытасыи?3 Тукта!.. — Ялынма, корткайак Ул инде туктамас. Кабышмзк24 25 эткә әйләнгән Ул... чагында... менә бу ризыклар харам икән . харам дип сөйлисез икән... ул чагында син үзен мина .. харам .харам Яшәдек әле моңарчы Синнән ипи сорап бармадык. Моннан соң да яшәрбез, бармабыз... Кәлбнкамал апа тавышы, әкрен генә жылап: — И Туктабай!? И Туктабай!?. Туктабай типте бугай: дөбердәп урындык ауган тавыш ишетелде. — Син хәзер песгә ашагы5 пала.. Урында болай тик ятып булмый иде инде. Айзат аңлады: Нурбакка да һәм ана да бу өйдә артык калу мөмкин түгел Өйдә давыл. Ул давыл ике сгегне караңгы төнгә очыртып чыгарачак Ата һәм ул дуслыгынын бүген кич бер кырые кителде. Үпкәсен һәм рәнжүен ничә еллар буена күнеленә жыеп тешен кысакыса түзәргә тырышып килгән баланың сабыр капчыгы бүген кич чишелде Атасы алдына күңел капчыгын чыгарып селекте егет. Бу авыр сөйләшү иртә.ме-сонмы барыбер булыр иде Айзат шулай аңлады. Ул эле Нурбакны да. аның әтисен дә якламый, дөресрәге, бу кандашлар бәрелешүеннән әле нәтижә ясарга өлгермәгән иде. Бер яктан, бала хак булса, икенче яктан, ата хакы да зур Ата хакы — тәңре хакы. Әти әнисен тирән хөрмәт итүче авыл малаен соңгысы ла тәшвишкә төшерә... Айзат, жылы урыныннан торып, үрындык аркасыннан чалбар-күл- мәклэрен алып киде. Давыл үзенең нн югары ноктасына күтәрелгән иде инде. Туктабай тәмам чыгырыннан чыккан, күңелендә булган үпкә һәм зәһәрен кычкырып калырга тырыша. — Бар, бар. кит! Чыгып кит минем өемнән’ Икенче кайтып ишек шакыйсы булма ләкин. Шакысан да кертмәм. Уйлама!.. .Минем канны беләсең Канымның нинди икәнен беләсең... Кәлбнкамал апа тавышы, күкрәгеннән өзелеп чыга: — Соң... ул да синең үз палаң бит! Аның да каны синеке шикелле. Кандашлар бит сез!.. ' Бадрзф • Колын • Котыртасын. • Тешләшә торган. 25 Чит-нт. Туктабай тавышы —усал, ләкин бәйләнешсез, өзек-өзек: — Катын, син тыгылма! Ирләр сөйләшә... Әйе, кандашлар. Миндә кеше каны өч литр... Менә бу ике бармагымны немец минасы өзеп китте... Э-э-э... Нинди гармунчы идем мин, нинди гармунчы!.. Минем бер калак сөягем юк. Мин җеннәнсәм, бер нәстә дә эшләтә алмыйлар... э-э-э... Кандаш. Үз малаем!.. Минем бер калак сөяге, минем ике бармаккаем!.. Немец... Фашист ашады башымны. Э-э-э... Кәлбикамал апа тавышы, борчулы, куркулы: — Атасы, атасы!.. Тынычлан, сиңа әйтәм... Барысы да бик әйбәт... Улым! Улым!.. Атасы!.. Нурбак тавышы, ашыгып һәм борчылып: — Әти, әти! Бетте, әти. Мин болай гына... Кызып кителде. Ялгышлык миндә, әти. Гафу ит мине, әти!.. Менә су эч, әти, ят, әти, ял ит, әти!.. Туктабай тавышы — тотлыгып һәм әкренәеп: — Сез бу дөньяны ничек төзерсез икән. Үзегезчә... Минем бер кабыргам юк. Мина өч литр кеше каны җибәрделәр. Үз каным юк минем. Э-э-э, синең дә каның юк, ю-ук!.. Чыгып кит! Урын юк сиңа монда, беләсеңме?!. Бар! Югыйсә яндырам, кырам, чукындырам!.. Мине тыңлый иде халык. Берәүләре мүкәләп тә йөрделәр. Ә хәзер мин... Дөрес... Нишләп терәлеп каттың? Кит! Минем калак сөягемне кисеп алдылар. Мине фашист тәреләре... Ояласыңмы миннән?.. Оялмаслык итеп сез төзеп карагыз дөньяны... Чыгып кит!.. Кайтма мәңгегә!.. Кәлбикамал апа, җылап: — И Туктабай!.. И Туктабай!.. Кереп кенә ятсана!.. И улым!.. Айзатның күкрәгендә кинәт кенә нәрсәдер кузгалгандай булды. Сәетбатталлар нәселенең горур каны уйнау идеме бу, әллә Нурбак өчен пошыну идеме — ул аны белмәде. Торып басты. «Болар нишләп минем алда күптәнге исәп-хисапларын өзәләр әле? Кунакларын нишләп әз генә дә хөрмәт итмиләр? Мин аларга бер малаймы әллә, бер чүпрәкме?!. Ю-ук, шайтан алгыры, мин — кеше!» — дип уйлады Айзат һәм тиз-тиз атлап олы якка чыкты. — Рәхмәт хөрмәтегезгә! Мин киттем! — диде. Кәлбикамал апа ябык иңсәсенә шакмаклы шәл ябынып карават башында утыра иде. Гомер буе эштән бушамыйча каралып һәм ярылып беткән бәләкәй кулындагы чүпрәк кисәге белән күз яшьләрен сөртә, «и Туктабай, и Туктабай» дип сөйләнә иде. Айзат чыккач, сагыш һәм яшь тулы күзләрен күтәреп аңа карап алды. Сүз әйтмәде. Табигать тарафыннан юаш хатынының нәкъ киресе итеп яратылган зур гәүдәле, зур башлы Туктабай, көрәк хәтле учы белән өстәл читенә таянып, кысык күзләре белән улына зәһәр текәлгән иде. Ул Айзатка борылып карамады, сүз кушмады, гафу үтенмәде, кунарга калыгыз, димәде. Аны бөтенләй күрмәгән шикелле, алдында торган стаканга яртылаш аракы салды да готгылдатып эчеп җибәрде. — Я, ник терәлеп каттың?.. Югал, иблис баласы! — диде. — Тынычлан, әти. Ят, ял ит!.. Мин киттем. Мина нәрсә! Син төн уртасында Казан кунагын да куып чыгардың, әти. Минем дустымны. Ояты гомер буена җуелмас, йөзебездә йөрер,— диде Нурбак һәм, ишеккә барган җиреннән кире борылып, әнисенә карады. Аны кызганып авыр сулады. Аннан нык тавыш белән: — Әти, кара аны, әнине кыерсытасы булма. Мин җир читенә китмим, ишетеп торырмын,— диде. — Вон! — дип кычкырды Туктабай, сирәк сакалын йолыккалап. Кәлбикамал апа сыгылып төште. — И балалар! И балалар!.. Шушындый төндә!.. И Туктабай!.. — Сау бул. әни. Җылап үз-үзеңне бетермә! Бик кыен була башласа, үз яныма алдырырмын... Әйдә, Айзат дус!.. Хуш, әни!.. Нурбак тиз-тиз чыгып китте. Айзат анын артыннан иярде... Авылда, бөтен якны яңгыратып, тан әтәчләре кычкыра иде. Нурбак капка төбендә уйланып торды. Айзат ана комачауламас өчен дәшмәде, көтте. Ниһаять, Нурбак озын итеп көрсенде дә кулын селтәп: ♦ — Киттек,— диде. ь Айзат тагын бер ни сорашмыйча аның артыннан иярде Нурбак ун- 2 унбиш адым атлагач, борылып туган-үскән өенен яп-якты тәрәзәләренә « карады. Тагын көрсенде, тагын кулын селтәде, тагын: а — Киттек! — диде. — Кайгырма, Нурбак дус, бүгенге эшләренә үкенер дә иртәгә үк £ янына килен җитәр әле. — Юк, безнеке алай түгел. Әйткәнен эшлм торган адәм. Бер нәрсә 2 башына керсә — чүкеп тә чыгара алмыйсын. — Ничек? Ачуы да басылмас, үкенмәс тә дип әйтергә телисенме * әллә? — Ачуы да басылыр. Үкенер дә. Ләкин өйгә кертмәс. Кире беткән * кеше ул. _ — Ничек була инде бу? Аңламыйм. — Әти исән чакта мин өйгә аяк баса алмаячакмын — шул. — Нурбак, ул нитмәсә... Син үзен... — Мин дә анын баласы шул, аның каны. Кандашлар — Карале, Нурбак... — /Китте, Айзат. Бу хакта бүтән сөйләшмик. — Без кая барабыз? 2 — Әнинең апаларына — чибәрттәйләргә Шунда кунып чыгарбыз ч — йөзеннән сизәр. Сөйләтми калмас. Ә сина сөйләве авыр булыр * Әллә... — Юк. сизмәс. Ә ишетүен ишетер. Иртән көтү чыкканда ук минем куылган малай булуым бөтен халыкка ишетеләчәк. Яман хәбәр төнлә дә йокламый, килеп җитә, яхшы хәбәр көндез дә кичегә Авыл халкын беләсең, чыбыксыз телефон. Ләкин нихәл итәсең: ил авызын тыгарга илле ыштан кирәк диләр бит. Шул чагында егетләр бара торган якта карангы күкне ярып, йөрәкләрне сискәндереп, ингерәүле һәм газаплы ачы тавыш — хатын-кыз тавышы яңгырап китте. — А-а-а-а-ах!!1 Әтәчләр, команда биргәндәй, берьюлы шым булдылар. Котлары очкан егетләр баскан урыннарында катып калды. Мона кадәр караңгыда шәйләнмн торган өйләрнең тәрәзәләрендә утлар кабынды. Әле анда, әле монда капкалар ачылды. Мыдыр мыдыр сөйләшкән, дөп-дөп баскан аяк тавышлары ишетелде. Нурбак белән Айзат та шулар артыннан чапты Ун-унбиш кеше җыелып торган бер капка төбенә җиткәч, алар аптырап калды. Җылы түшәкләреннән сикереп торып, бэчетсезлеккә очраган билгесез хатынга ярдәмгә йөгергән кешеләр эчл »рен уа-уа тыела алмый көләләр иде. — Берәр суккин сынның башын сугып ярыйм дип торып чапсам — лесник хатыны тышка чыккан җирендә бала тапкан икән,—диде зур гәүдәле берәү, кулындагы ломын селкә-селкә һәм кешнәп көлә-көлә Ләкин ул мескенкәйнең үз хәле дә көлке иде: өстендә майкадан бүтән киеме юк иде. Бу турыда шыпырт кына үзенә әйткәч, ул иелеп карады да җан җирен учы белән тиз генә каплап куйды һәм «магь честная, срам какой!» дип күздән югалды Капкадан ак халатлы хатыннар кереп китте. Авыл уянды. Егетләр үз юллары белән китеп бардылар W Иртәнге сәгать биштә, егетләр гостиница янына килгәндә, юлчылар җыелып беткән, автомашиналар колоннасы үзенең авыр юлын дәвам итәргә әзер иде. Петр Петрович, янына калын портфелен куеп, утыргычта утыра. Соңга калмагае дип борчылган, ахры, егетләрне күргәч, йөзе яктырып китте. — Исәнмесез, Петр Петрович! — Хәерле иртә, кадерле Петр Петрович! — Исәнмесез, дуслар! Кичләр, төннәр һәм таннар тыныч үттеме? — Менә дигән. Сез ничек? Аякларыгыз интектермәдеме? — Артык борчымады. Шушыннан аязып китәр шикелле Чыннан да күктә болыт әсәре калмаган иде. Кояш агачлар биеклеге генә күтәрелсә дә, нурлары жир өстен сизелерлек җылыта башлаган иде. Капкадан Тамара килеп чыкты, йоклап, ял итеп алгач, йөзе һәм күзләре тагын да сафланып, чибәрләнеп киткән. Ул егетләр белән шатланып исәнләште. Төркем-төркем булып юлчылар машиналарга менә башлады. Тамара Нурбакка кулын сузды: — Я, хушыгыз! Таннан торып шулай озатырга килүегез өчен рәхмәт! — Рыцарь, чын рыцарь ул безнең Нурбак! — дип көлде Петр Петрович. Нурбак, Тамараның кулын озак кына кысып торды да, елмаеп: — Менә, алдадым. Бер — ноль — безнең файдага. Мин бит озатырга төшмәдем, районга кадәр сезнен белән барам,— диде. Тамара гаҗәпләнеп һәм ачуланып: — Шайта-ан,— диде.— Монда калмагач, ник кулымны кысасың? Үзенең кулы кул булса иде тагы — тимер шикелле. Бармакларым шытыр-шытыр итте. Нурбак авыз ерып ук елмайды: — Тотма, тотсаң каты тот! диләр бездә. Җае чыкканда кысып кал- масаң! Кызлар кулы диләр аны, иптәш, кызлар кулы. Машина янына атлый-атлый, Петр Петрович сүзгә кушылды — Сез бер-ике көн әти-әни янында кунак булам дигән идегез бит, дускай. Кире уйладыгызмыни? Нурбакның чырае кинәт караңгыланды. — Ашыгыч эш килеп чыкты, Петр Петрович, бүген китмичә булмый,— диде ул, әкрен генә. Аларның машиналары бүген дә, кичәге шикелле үк, колоннаның алдыннан китте. Юлчылар да кичәгечә үк таныш кешеләр булып, үзләренең кичәге урыннарында утыралар иде. Аучы аларны елмаеп һәм шакмаклы кепкасын селкеп каршы алды: — Сәлам, сәлам яшьләргә һәм картларга! Мин сезне, юлдашны юл аера, калалар инде болар, йокы чүлмәкләре дип куркып көткән идем. Ярый әле,— шикләрем бушка булды. Югыйсә сездән башка күңелсез. Уйчан Кеше: — Исәнмесез! Хәерле иртә! — диде дә үзенең очсыз-кырыйсыз уйларына чумды. Айзат аңа карагач кыенсынып куйды. Уйчан Кеше бүген та(ын да уйчанланган булыбрак күренә. Бөтенләй йокламаган, ял итз мәгән кебек. Күз төпләре тагын да шешеш әнрәк, борыны очлая төшкән, бугаз төене дә олайган сымак. «■Нишләп авыз ачып сүз әйтми бу кеше, нишләп башкалар кебекуйнашып-көлешеп бармый, нинди авыр кайгысы бар, нинди сагыш белән мае сызыла моның, кем соң бу, кая бара, нишләп йөри?» дип уйлады Айзат. Ләкин, сиздермәскә тырышып, анын йөзенә карап- карап алса да, бу сорауларына жавап таба алмады. Ул, гомумән, бер карау белән кешеләрнең йөзләрен, кием-салымнарын, кыяфәтләрен хәтерендә калдыра ала, ләкин начар психолог иде, кешеләрнең кәефләрен, уй-хисләрен юрый белми иде. Нурбак та, эчендәген сиздермәскә теләп, кичәге шикелле уйнап-кө- леп, беркатлыланып барырга тырышса да, вакыты-вакыты белән кая барганын һәм кайда, кемнәр белән утырганын онытып уйга тала иде Айзат дустын аклады һәм кызганып куйды Нурбак та аның кебек бик яшь, тормыш тәҗрибәсе аз, уйхисләрен чит ят күзләрдән яшереп сакларга көче житми. Гаре булса — күзендә, каһәре булса — йөзендә Ләкин ул бүген кичәге беркатлы шаян малай түгел иде инде Айзат моңа куанды. Әйе, дустының кайгырып, борчылып утыруына куанмый булдыра алмады. Димәк, анын яна дусты ата-ана кадерен белә. Әгәр ул бү1ен кичә кич белән өйләрендә бул!ан хәлләрне онытып. Тамара белән кичәге шикелле шаяра башласа, уен көлке сөйләп барса. Айзатка бу бик 1ажәп тоелыр иде һәм ул Нурбакка нәфрәтләнер иде, аны онытырга, киләчәктә исемен дә телгә алмаска тырышыр иде. Атадан һәм анадан кадерле кем бар дөньяда безнең өчен. Күктә ай белән кояш — бер. Җирдә ага белән ана — бер. Дөньяда алардан башка бары да табыла. Алар безгә тормыш биртән, авырсак —баш очыбыздан китмәгән, ашнын ин тәмлесен безгә каптырган, туңсак — күкрәгенә кысып җылыт кан, егылсак — күтәреп торгызган, еласак — күз яшебезне сөрткән, кайгырсак — кайгырган, шатлансак — шатланган, без янсак —янган, без көйсәк — көйгән. Алар безгә туган телебезне өйрәткән. Беренче каләмне һәм дәфтәрне безгә алар сатып алган Көзнең бер якгы иртәсендә ш\лар безне житәклән мәктәпкә илткән Әнкәй ничек кенә булмасын, ул сиңа — әнкә! Әткәң ничек кенә булмасын, ул сина — әткә! Ата аркасы — кала аркасы Җәйләүгә тугай яхшы, яхшыдан ата яхшы! Атаанасына хыянәт иткән зат Туган иленә хыянәт кылмас дисеңме!?. Ян, Нурбак, ян, кайгыр, сызлан!. Син бүген гәрчә хакыйкать әйтсән дә. атаңны үпкәләттең. Сызлан, Нурбак!.. Авылны чыккач, машиналар, уңга борылып, саклана-саклана, кызыл 1 а - £ ярдан күпергә төштеләр. Тагын бераздан колонна яшь каен урманына килеп керде Каеннар төз. яңа гына акбур белән буяп чыккандай an аклар һавада, агач ботакларына бәреләбәрелә, тын гына сары яфраклар оча, алар, менә ычкынам, менә ычкынып кигәм дигән шикелле, каен ботакларында да дерелдәп торалар. Шул сары төс арасыннан һавага ак сөңге булып сузылган ак каеннар! Матур да, сагышлы да Күңелле дә. күңелсез дә. Яз тагын үгте. җәй дә үтте Менә тагын көз килде. Ак юрганын ябынып кыш җитәр. Шулай еллар үтә торыр Кешеләр үзләре дә сизмичә ольь гая, картая торыр, һәм бер көн килер дә ул исе китеп үзенә карар. Гаҗәпләнер, аптырар. Әле генә яшь егет идем ләбаса, әле генә томырып торган чибәр кыз идем ләбаса, нишләдем сон әле мин, ничек булды сон әле бу, дняр. һай. тиз үтә дә сон бу гомер дигәнен, һай, тиз дә үтә лә дип авыр сулар Машинадагыларнын да күңелләрендә шундый ук хисләр иде, ахры, юлнын як-ягыннан сузылып киткән шушы көзге матурлыктан күзләрен алмыйча, тын гына карап бардылар. Ике-өч чакрымнан соң ак каеннар артта калды. Юл унике чыбык эленгән (Айзат аны санап чыкты) телефон баганаларының әле бер, әле икенче ягына чыгып, уйнаклап барды-барды да, кинәт алардан аерылып, уң якка кереп китте. Вак таллар үскән юеш болынны артта калдырып, үргә күтәрелә башлады. Юл корыды. Торфлы балчыкны соры ком, вак таш алыштырды. Озак та үтмәде, колонна, шатлыклы гүли-гүли, куе нарат урманына чумды. Үпкәләргә хуш исле сагыз һәм ылыс исе бәреп керде. Сулавы җиңеләйде, күңелләр күтәрелде. Колач җитмәс юан, күз җитмәс биек нарат ботаклары кай урыннарда юлның ике ягыннан да сузылып бергә кушылганнар, һәм машиналар андый төшләрдә караңгы тоннель эченнән баргандай булалар иде. Юл бөтенләй корыды, әйтерсең лә атна буе яңгыр яумаган иде. Инде менә тузаннар да оча башлады. Аның дөньяда барлыгын инде исләреннән чыгара язган кешеләр тәгәрмәчләр астыннан пырхылдап күтәрелгән тузанга ят әкәмәткә караган шикелле гаҗәпләнебрәк карап-карап алдылар. Төчкерә, төкерә башладылар. Күзләрдән яшь, кесәләрдән кулъяулыклар чыкты. Чокыр-чакырлар күбәйде. Машина тартмасында шалтыр-шолтыр килеп тимерләр сикерде, кешеләр, чемоданнар сикерде. Кинәт машина туктады. Кабина ишеге ачылып аннан шоферның башы күренде. — Ну, ничек анда? Әле сынган сөякләр юкмы? — Әлегә юк, ләкин озакламый сынар дип өмет итәбез,— дип җавап бирделәр аңа. — Юл түгел бу — җәһәннәм!—диде шофер тагын да күңеллерәк итеп.— Ләкин гел шушындый юл булса, алласына җиде шәм куяр идем. Түзегез инде, тегендә азапланганнарның үчен алып калырга кирәк. Без бу юлны сагынып көтеп алабыз. Ул шуннан соң машинасын тагын да кызурак алып китте. Башка машиналар да, куышлы уйнаган шикелле, аның артыннан күңелле генә чаптылар. Менә сөзәк тау башына килеп менделәр. Наратлар, куе стена булып, тау итәгендә калды. Моңа кадәр юл читендәге агачлардан башканы күрми барган кешеләрнең күз алдында дистәләрчә километрларга сузылган гаҗәеп күренеш ачылып китте. Аста — бөтен якта — зәңгәрсу-яшькелт иксез-чиксез нарат урманнары иде. Әле анда, әле монда, уч төбедәй генә булып, каен, я бүтән төрле яфраклы агачлар төркеме күренеп кала. Алар кайбер урыннарына сары буяу тигезгән яшькелт паласны хәтергә төшерәләр. Агачлар арасыннан, шулай ук әле анда, әле монда, нефть вышкалары күккә сузылган. Тау итәгеннән тимер баганалы электр линиясе уза. Агачлар артында сирәк- мирәк авыллар барлыгын сизеп була. Кайбер урыннарда тар гына сөрелгән җирләр каралып күренә. Алпамша кесәсеннән коелып калган көмеш тәңкәләр шикелле якты күлләр күренә. Боларның барысы өстеннән дә моннан ун-унбиш чакрым ераклыгындагы бер зур төзелеш хакимлек итеп торган шикелле тоела. Ул урында җиргә кадалган кызгылт таяклардай бик күп завод трубалары күренә. Алардан һавага кап-кара, сап-сары. чия-кызыл төтен күтәрелә. Алар, торбалар өстендә бергә кушылып, рәссам да ясый алмаган гаҗәеп бер төс тәшкил итәләр. Ул сихри төс талгын елга булып урманнар өстеннән әллә кая кадәр сузылган. Торбалар тирәсендә ак шикәр шакмагыдай өйләр, корылмалар, тимер челтәрләр, краннар күренә, кара коңгыз кебек бәләкәй паровозлар йөри. Аларның кычкырткан тавышлары, тимер чаңнары. тайга уртасында калкып килә торган зур төзелеш сулышы ташлы тауга кадәр ишетелә кебек. Шоферлар, тау түбәсенә менеп җиткәч, үзләре үк машиналарын туктаттылар Һәм «биш минутка перекур» диделәр. Севастопольдән Ялтага барган чаңта Байдар капкалары янында туктап, аста шаулаган диңгезне тыңлап һәм тауларга сокланып карап киту Кырым шоферларының гадәте икәнен Айзатның ишеткәне бар иде. Себер- дә дә бу язылмаган закон бар икән: болар шушы тау өстендә туктап, астагы матурлыкка карап торалар — Нәрсә бу, Петр Петрович? Нинди завод? — дип сорады Айзат Петр Петровичтан. — Могжиза бу, дускай. Нефть табылганнан сон ике ел эчендә тигез * урында калкып чыккан могжиза! — диде Петр Петрович, бу төтеннәрне §■ берничә кат күрсә дә һаман сокланып — Ул әйберләрне, машиналарны ничек алып килгәннәр? — дип гаЛ жәпләнде Айзат. “ — Кирәк булгач, алып киләләр, дустым, безнең кешеләр эшли алма- 2 ган эш юк,— диде Петр Петрович —Мин ышанам: күп тә үтмәс, безнең § Аюятарның аюлары да калмас, төзелеш шавыннан куркып качып бетәр з Тагын да төньяккарак, ешкын жирләргә качарлар. Казаннан ким бул- = мае бездә дә — күр дә тор... ♦ Петр Петровичның соңгы сүзләре Айзатка, монда да зур тормыш була- = чак, син юкка китәсең дип шелтәләгәндәй тоелды Айзат дәшмәде. Күз = карашын читкә борды... 3 Петр Петрович «аюлар төзелеш шавыннан куркып качып бетәрләр» £ дигән иде, ләкин тайга хужалары бик үк куркак түгел икән. Ун унбнш г чакрымдагы төзелеш шавыннан түгел, хәтта өсләренә ыжгырып килгән s машиналардан да куркып тормыйлар икән. Алай гынамы әле! Машина £ лар белән күкрәккә күкрәк килеп сугышалар да. • □ Очраса да бик сирәк очрый торган, әйтеп кеше ышанмаслык бу вакый- з га машиналар тау түбәсеннән кузгалып киткәч булды. Колонна, юлның тигезсез урыннарында сикерә-снкерә, шәп кенә алга = бара. Ике якта да куе нарат урманы, юл коры һәм тузанлы иде Шулай < әйбәт кенә барган чакта, машина капыл туктап калды. Нәрсәгә туктады u икән бу, ни әйтергә тели икән, дип кабина ачылуын көттеләр Ләкин ишек ачылмады, шофер чыкмады Бу хәлгә аптырап аякларына бассалар, исләре китте: машинадан биш метр гына алдарак, юл уртасында, аю баласы утырып тора иде. — Аю! Чын аю! — дип кычкырды Тамара, бала кебек куанып. Башкалар да ана кушылып жанланып сөйләшә, бу кызык хәл турында фикер алыша башладылар. Аю баласы машина күреп өйрәнмәгән, бу урыннарга күптән түгел генә килеп чыккан булды, ахры. Машиналардан да, кешеләрдән дә курыкмады. Карасагыз карагыз инде, минем сезгә һич тә исем китми, йокым да туймады дигәндәй, авызын кызык кына ачып иснәп куйды. Иснәгән чакта, әдәпле кеше шикелле, авызын тәпие белән каплап торды Аннан соң шул тәпиен кызыл теле белән ялап, чистартып алды. Күзләрен төймәләндереп тагын кешеләргә карап тора башлады. Арттагылар бу әкәмәтне күрмиләр иде. Берьюлы биш-алты машина кычкыигә башлады. Шоферлар үзләре дә кычкырырга тотындылар; — Инк туктадык? — Аю бар,— дип кычкырды Аучы. — Юл уртасына утырган — җибәрми,— диде шофер. — Торалар вакытны әрәм итеп,— дип. арттагы машиналарның шоферлары да, юлчылары да килә башлады Алданрак килүчеләре — Кара син, әй, чыннан да аю бит! —дип гажәпләнгәч, арттагылар, кәмит күрми калмыйк дигәндәй, йөгерешергә үк тотындылар. Бәләкәй аю баласы үзенә кызыксынып карап торган халык төркеме алдында калды. Сет әнә ничә кеше карыйсыз, ник мина да сезне карап калмаска дигәндәй, башын бора-бора кешеләргә текәлеп торды. Тик 6v ике аяклыларда игътибарын тартырлык кызык тапмады, ахры, бөтен дөньясын онытып, ләззәтләнеп колак артын кашырга тотынды Бу «тәмле» эшне тәмам иткәч, канәгатьләнеп төчкереп куйды һәм ачу белән баш очындагы чебен-черкине куарга итте. Арт аякларына басып, алгыларын бик гайрәтләнеп баш очында болгаса да, унышка ирешә алмады: ачуланып, зур аюларга охшатырга тырышып үкергәндәй итте. Аннары тәпие белән һавага тузан чөеп алды. Шуңа кызыксынып карап торды. Тагын сипте, тагын карап торды. Күрәсезме, кешеләр, мин нинди батыр дигәндәй, дөпелдәтеп күкрәгенә сукты Әмма үз хәлен белмичә артыграк мактанып җибәрде бугай. Авыртуга чыдый алмыйча, шул ук тәпие белән суккан җирен ышкый-ышкый, башын чайкый-чайкый ыңгырашып куйды. Кешеләр аның бу кыланышларына карап шырык-шырык көлештеләр. Көч биреп, котыртып тагын бераз тордылар да кайсылары әкрен әкрен генә, кайберләре йөгерә-йөгерә машиналарына таралыштылар һәм менеп тә беттеләр. . Әйтергә кирәк, бик вакытлы менеп беттеләр. Айзатларның машинасы кузгалды һәм юл бир, юл бир дип кычкыртакычкырта шаян аю баласына якынлаша башлады. Шул чагында сул яктагы яшь чыршылар каты давыл бәргән шикелле кинәт чайкалып китте, һаваны һәм колакларны ярып ерткыч үкерүе яңгырады Чыршылар артыннан сыер кадәр зур, йөнтәс аю дүрт аякланып сикерә-сикерә чабып чыкты да баласына ярдәмгә ташланды. Юлчылар кайдадыр шушы тирәдә ана аю барлыгын белсәләр дә, болай ук булыр дип башларына китермәгәннәр иде. Куркырга да өлгерә алмый калдылар — баласына куркыныч яный дип ярсыган, күзенә ак- кара күренми башлаган нәрсәкәй юл уртасына атылып чыгып, тыңлаусыз малаен әз-мәз «акылга утыртып» алды: янак төбенә берне кундырып, аны читкә атып бәрде. Аннан сон арт аякларына басты да ыжгырып машинага килә башлады. Шофер, тизрәк алга сыптырасы урынга, каушап тормозга басты һәм машина, җиңелеп әсир төшкән шикелле, ерткыч җанвар алдында туктап калды. Аю бәләкәй күзләрен зәһәр уйнатып, сары тешләрен ыржайтып үкерде дә машинаның сул фарасына китереп тондырды. Тирә-якка пыяла ватыклары сибелде Кешеләр бөтенесе берьюлы: — Ах! — дип куйдылар. ...Колак төбендә күк күкрәгәндәй булып мылтык тавышы яңгырагач, карт аю, гаҗәпләнеп һәм куркып, һуштан язды, юл тузанына тәгәрәде. Ләкин каты курку авыртуын оныттырды булса кирәк: күз ачып йомганчы сикереп торды да арт санын бик мәзәк сикертә-сикертә чыршылар арасына кереп сызды. Артыннан тагын мылтык шартлады. — Маша, хуш! Михаил Петровичка сәлам әйт! — дип кычкырды Аучы, көлеп. Мылтыгын янадан чехолына тыгып куйды. Шул секундта машина кузгалды, чокыр-чакырларны бар дип тә белмичә аюдан да катырак чабып китте. Ә калкулыктан төшеп киң болынга кергәч, ул кинәт туктады. Кабинадан шофер чыкты. Кулларын як-якка җәеп үлән өстенә сузылып ятты. — Иптәшләр, һич чамам юк. Бераз искә килим,— диде. Башкалар да шаулаша-шаулаша яланга сибелделәр һәм әле генә булган гаҗәеп хәл турында иркенләп сөйләшә, фикер алыша башладылар. Тамара Аучы яныннан китмәде. — Менә бу абый булмаса, ул безне берәм-берәм тотып ашаган булыр иде,— диде. — Чыннан да салкын канлы икәнсез,— диде Петр Петрович, Аучынын кулын кысып.— Югалып калмадыгыз. Кай арада мылтыгыгызны алып өлгергәнсездер — белмим. Мин бөтенләй күрмәдем. Халык та Аучыны урап алды. Күп сөйләргә яратучы мескен Аучы, үзенә мондый игътибарны күргәч, ту.мыштан килгән гадәтен онытып, телдән калды. Ык-мык итте, шакмаклы кепкасы белән коры маңгаен ышкыды, очлы башлы туфлие белән кырмыска оясына төрткәләде. — Бәй- шулай булмыйча . Мин инде аю баласын күргәч үк мылтыкны корып куйган идем . Саклык кирәк... Дошман безне искәрмәстән каптырырга тиеш түгел.дип мыгырданды Берәү: — Ике мәртәбә атып та тидерә алмадыгызмы5 — дип сорау биргәч, аиын беркатлылыгына аптырап — Нншлә-әәп?.. Нишләп мин ана атыйм' Шундый матур ерткыч ка' диде. Машиналар янадан кузгалды. Сүз бетмәде Берәүнең дә тик утыра- * сы. аз сөйләп, күп тынлыйсы килмәде. Жәнлек-жанварлар үзләре күр- £ гән-белгән хәлләр турында сөйләшеп бардылар. Берәү генә сөйләшмәде Нурбак Аю вакыйгасы да аны кузгатып ? жибәрә алмады. Тамара, баштарак сүз кузгаткалап караса да. анын 3 бүген кичәге Нурбак түгеллеген күреп, авыр сулады һәм сүздән туктады. с Ләкин бара-бара калганнарнын да. эссе салмаган мунча шикелле, ♦ кызулары басылды Юл арытты, оетты. Урман агачлар да ялыктырды _ Юлаучылар йокымсырабрак бара башладылар. s Көндезге сәгать уннар тирәсендә машиналар юлның бик хәтәр жн- 3 ренә— Кара сазга кнлеп керделәр. Аны шоферлар ике көн буе сөйлиләр £ иде инде, кунарга туры килмәсә ярар иде дип борчылалар иде. Дөрестән ж дә. борчылырлык булган икән шул. Кара саз исеме жисеменә т\ры кнлеп торган кара һәм шомлы саз булып чыкты. Машиналар батып яткан эзләр, чокырлар күренә башлады Юл читендә хәтта авып төшкән бер «Беларусь» тракторы күренде Километр саен пычракка ташланган тимер торбалар, төрле яшиклар. .машина кисәкләре очрый башлады «Тагын урман кисеп юл салырга туры килә икән», дип уйлап алды Айзат. Менә алзрнын машинасы куе зирекләрне узып унга борылды. Агач лар артындагы ачык урынга бурәнә һәм чыбык чабын түшәл ындыр табаңа шикеллерәк тигез урын эшләнгән «Ындыр табагының» бер читендә, көзге юеш куккә зәңгәр төтен бөркеп, кечерәк кенә такта будка тора Будка янында өр яна трактор һәм бер транспортер Моны күргәч Айзатлар шоферы машинасын туктатып. > бинасыннан сикереп чыкты — Ниһаять, кузгалганнар икән, жәй үткәч булса да. Шулай да рәхмәт! — дип кычкырды. Будкадан өстенә кыска тун кигән берәү чыкты. Папиросын сүндереп аяк sc тындагы суга ташлады, бияләен кия-кия. — Кайдан5 — диде. Шифер әйтте — Ничә машина? Шофер әйтте. — Кая-» Шофер анысын да әйтте. — Ярый,—диде тунлы кеше,—минем арттан гына барыгыз Жеп белән тагып куйган кебек. Бер сантиметр читкә чыкмыйсыз Аңлашылдымы? — Аңлашылды5 — диде шофер. Будкадан шундый ук тун кигән икенче кеше чыкты Ул да тәмәкесен сүндереп суга ташлады Беренче тунлы транспортерга, икенче тунлы тракторга менеп утырды Ике машинаның да моторы гырылдап эшли башлады ' — Әйдә! Транспортер болганчык суны ерып алдан кнгге. Анын артыннан машиналар, ә ин арттан, бәбкәләрен саклап барган ата каз кебек, трак тор куәт алды. Ике көн буе шоферларның котын алып килгән өч чакрымлы Кара 33 ГАЗИЗ MOXDM сазны үтү авыр булмады. Транспортер алдан юл ярып, куәтле трактор арттан аларны саклап барды. Колонна уртасындагы машиналар ике- өч мәртәбә батты батуын. Ләкин шунда ук алар янына транспортер, трактор килеп җитте. Машиналарны эһ дигәнче чыгарып та куйдылар. Кара сазга, кара авызын ыржайтып, кара йодрыгын селкеп калудан башка чара юк иде. Сазның икенче ягында егермеләп машина аларның чыгуын көтә иде. Тунлы кешеләр моторларын да сүндермичә, ашык-пошык папирос тартып алдылар да, теге машиналарны алып, тагын Кара сазга кереп киттеләр. Шуннан сон ком һәм вак таш түшәлгән коры юл башланды. Юлны быел да төзәтәләр икән. Чит-читләрендә өем-өем комнар, түшәү өчен әзерләнгән ак ташлар тора, кай урыннар, үтәргә тар гына юл калдырып, казылып, актарылып беткән. Шулай да бу урыннар мона кадәр үткән юллар белән чагыштырганда әйбәтнең дә әйбәте. Алар арасында жир белән күк аермасы бар иде. Юлаучылар тагын сөйләшә, көлешә башладылар. Петр Петрович авырткан аякларын әкрен генә ышкып утыра иде. Айзат аннан: — Петр Петрович, Аю-Ятарга хәтле шушындый юлмы әллә хәзер? Сазлыклар беттеме әллә? — дип сорады. — Безгә бик ерак әле, дускай,— дип җавап бирде Петр Петрович:— Бу шоссе Коштабанга гына бара. — Ә аннан соң? — Аннан соң гадәттәге тайга юлы. — Ник юл салмыйлар икән сон'1 — Көч күп кирәк. Анысын алай, монысын болай итәсе бар. Себерне бит әле үзләштерә генә башладык. Без — юл ярып баручылар, пионерлар. Мин ышанам: киләчәктә Себер белән Үзәк Европа арасында бер аерма да калмас, Себер хәтта яшәү өчен уңайлырак итеп, яңача төзелгән булыр. — Шул көннәрне без дә күрсәк иде, Петр Петрович! — Без күрмәсәк, балалар, аларның балалары күрер. Коштабанга якынлашкан саен. Уйчан кеше тик утыра алмый башлады. Эшләпәсен бер салды, бер киде. Иске ак күлмәгенең якасын ычкындырып җибәрде. Бугаз төене әле аска төште, әле өскә менде. Юл буена тәмәке тартмаган иде, Айзат аны тәмәке тартмаучылар исәбенә керткән һәм моның сарае буш түгел дип, акыллы адәмгә чутлап куйган иде. Менә шул «акыллы» адәм кинәт кенә Аучыдан папирос сорады. Анысын тартып бетергәч, минут тормый икенчесен алды һәм тирән итеп суыра-суыра анысын да тартып бетерде. Моңа гаҗәпләнделәр, әлбәттә. Ләкин кыюланып сәбәбен сорашучытабылмады. Кеше күнеле — төпсез океан. Диңгез төбен үлчәп була, кеше күңелен — юк. Кеше күңелендә ни булмас дисең!.. 15 Менә еракта Коштабанның тау өстеннән калкып торган чиркәү манаралары күренде. Уйчан кеше торып б*асты. Кабина түбәсенә таянып шул манараларга карап бара башлады. Бүтән утырмады. Коштабан шәһәр белән авыл арасындагы зур район үзәге икән. Ул тирән һәм киң елга яры буйлап чакрымнарга сузылып киткән, калку җиргә урнашканга храмнары да коры, икешәр, хәтта өчәр катлы таш өйләр күп булып, җәмәгать һәм дәүләт учреждениеләренең барысы дип әйтерлек таштан салынган иде. Колонна авыл уртасындагы тигез мәйданга туктады. Айзат тирә-якка күз йөртеп чыкты. Бу мәйданны дүрт ягыннан да таш корылмалар ураткан иде Каршы якта борынгы чиркәү. Ул ак кирпеч койма белән әйләндерелгән. Эченә ниндидер автоколоннамы, ремонт мастерскойларымы урнашкан, күрәсең: шар ачык тимер капкасыннан машиналар кереп-чыгып тора Ун кулда ике катлы райком, райисполком биналары, редакция һәм пекарня. Сул якта кибетләр рәте: аяк киеме, яшелчә, китап, азык-төлек, киемсалым, һәм башкалар, һәм башкалар Ә бу якта зур ашханә, азык биналары һәм болан мөгезеннән сувенирлар * ясый торган мастерской... 5 Мәйданның дүрт ягыннан да кин урамнар сузылып киткән. Капка п төпләрендә тавыклар тырманып йөри, ак мамык мендәрләр шикелле « йомарланып оя-оя казлар утыра, солдатлары каршындагы генерал ши g келле, түшен киереп, озын ботлы күркә басып тора, үрдәкләр бакылдый, ? симез чучка пычрак эзләп ялкау гына йөренә... Шоферлар юлчыларга «команда» бирде: — Ашап чыгабыз. Тик минут та артык юанмаска. Бер сәгать! ♦ Унлап кеше ашарга эчәргә кермәде. Алар кайтып җиткәннәр иде s инде Саубуллашып өйләренә таралдылар. Уйчан кеше дә ашханәгә керүдән баш тартты. Э — Рәхмәт! Минем ашыйсым килми,— диде. Шоферга акча түләде. £ Кешеләр белән ашыгып кына исәнләште. я Айзат ашханә баскычына менгәч борылып артына карады. Ике көн я буе бергә-бергә юл кыскартып килгән бу гаҗәп кеше белән менә шулай £ көтмәгәндә аерылышу апа кинәт кыен тоелды. Гомер юлларында Ф бәлки тагын очрашырлар, бәлки мәңге күрешмәсләр. Кызык бу тор- = мыш!.. Ә ул Айзатны күрмичә, юл капчыгын ун җилкәсенә кия кня. п түземсезлек белән як-ягына карана иде Баскан урынында таптана, әле® таш шикелле катып кала, тротуардагы кешеләрнең һәр берсен танырга < теләгәндәй җентекләп карый. Әйе, ул кемнедер көтә иде. Айзат «көткән кешең килсә ярар нде» дип ашханәгә керергә теләгән иде, бер машина янындагы халыкның шырык-шырык көлүен ишеткәч кызыксынып кире төште. Алты көпчәкле з\р машинага таудай итеп зәңгәр тышлы мамык юрганнар төялгән, һәм шул йомшак таучык өстенә. зур шәлгә төйнәлгән бөктәрен кочаклап, чуклы шәлгә төренгән, бәләкәй битле бәләкәй карчык утыра иде Ләкин кызыгы бу түгел, бөтенләй башка нәрсә булды Дөньядагы һәр эшне җиренә җиткереп эшләүче, кешеләр өчен тәмле телле, җирнең бар шатлыклары һәм бар кайгылары сыеп бетәрлек иркен күңелле, үз балалары өчен генә түгел, оныклары өчен дә җылы куенлы, күп эшләсә дә күзгә артык чагылмаска тырышучы безнең шушы, мыскалы сиксән сумлык бәләкәй һәм кадерле әбекәйләребездән теле барып кем көлә алсын! Юк андый адәмнәр! Булсалар да салкын, таш күңелле булыр . Машинаны урап алган кешеләрне икенче берәү — Будённыйныкы шикелле купшы мыеклы, әйбәт яндырылган кирпеч шикелле кызгылт- соры йөзле, алыптай зур гәүдәле карт көлдерә нде. Ул бүреген салып кулына тоткан, яшел кожан итәкләрен ачып җибәргән, икенче кулы белән боргка тотышан да пэрчыкның күзләренә карарга тырыша. — Китәсеңмени инде, Якут? — ди.—Бәлкем әле кире уйларсың? — ди. Әби ана күтәрелеп тә карамый. Карт авыр сулый Резин итекләре белән пычракта таптана. — Якут дим! Китер төенчегеңне Аннан үзенне күтәреп төшерермен? Әби кымшанмый. Бабай бүреге белән шыпылдатып тезләренә суга Тагын авыр сулый. — Якут, карале, моннан бер кая да китмибез инде Менә күрерсең. Шушы җүләр әйткән не диярсең... Якут!? Эһһ, шулай инде, картайгач карчы! ын да сөйми. Әби керфеген дә селкетми — Өй салам. Сиңа бер бүлмә, мина бер бүлмә. Кухнясы белән. Кер юу машинасы алам, билләһи Бәдрәфне дә җылы ясыйм Якут?! Таш та таш, әби дә таш. Бабай тагын да ныграк ялына башлый; — Мәжлүмбәгеңнен тагын бер үзен ташлап китәсеңмени инде? Якут?!. Үләрмен инде мин, картайдым да. Карт кеше^ торган кадәр тормас Ум ж ир читендә йөрсә дә, үлем җилкә өстендә йөри... Я, бәхил бул инде. Якут, алайсан. Бик җылама. Балалар да жылашмасын Вакыт житкәндер инде, күңелем сизә... Бүген иртән колак та чыңлады. Якут, дим. китмә инде, кал инде, ә?!. Әби кымшанмый. Әби бу ялваруларга да эреп төшмәгәч, бабай әзрәк уйланып тора, тактикасын кисәк йөз дә сиксән градуска борып әбине куркыта башлый. — Ярар, кит ул чагында! Кит, зинһар! Ә мин бүген ук эчә башлыйм Иренне генә тидереп куймыйм, төбенә хәтле чөмерә.м, менә күр дә тор Мәжлүмбәкне беләсен. Яшь чакларда... Син киткәч ниләр кыланып куя идем, ә? Менә хәзер дә шулай итәм. Хәзер үк керәм дә эчәргә тотынам. Мин бер ычкынып китсәм, үзең беләсен Башта акчамны эчеп бетерәм, аннан — акылымны. Ә бит миңа эчәргә дә ярамый әле: бөерем авырта. Хәзер барыбер, үлсәм үләрмен. Син киткәнгә ачу итеп . Якут?!. Әби дәшми. Бабай. янау-куркыт>лардан да рәт чыкмагач, үзе уенча, әбине секунд эчендә юрганнар өстеннән очыртып төшерерлек сүзләр әйтә — Кеше исерек баштан ни кыланмас — бәлки әле кызлар янына да барып чыгарга туры килер! . Әбиебез борын очын да селкетми. Тирә якташ ачык авызлар көлүләрен беләләр. Пырлап мотор кабына Машина дерелдәп әкрен генә кузгала башлый Бабай эһ дип кул селти дә әбигә соңгы киңәшләрен кычкыра: — Якут, төренеп утыр, жил тимәсен... Юрган күп . Бишмәт кесәңне кара, мин анда акча салып куйдым... Мин сине шушы төштә нәкъ утыз өч көннән соң каршы алырмын . Бүгеннән чутлый башла утыз өч көн, утыз өч... Балаларга сәлам әйт! Хуш, ху-уш, Яку-ут!.. Яку-уут!.. Машина кызулый. Әби бабайга жавап та бирми, күтәрелеп тә карамый. Урынында таш сын шикелле хәрәкәтсез утырган килеш, урам чатында күздән югала.„ Бабай шул якка күзләрен талдырып карзп торды да, бүреген басып киеп, кожан төймәләрен каптырды. «Эһ» диде, «эһ эһ!..» Шунда берәү тәмәкесен пыскыта-пыскыта башкаларга күз кысып алды ■ — Картлач, корткаң тәртәдән чыккан бит. Сиңа бер сүзен жәлли. Катырак тотарга кирәк иде аны, йодрыкка катырак йомарларга кирәк иде. Карамаганның хатыны, бакмаганның малы китә. Синеке китте. Карамагансың, димәк. Минем шундый хатын булса-а... Бабай аңа кырт борылды. — Нинди? Теге куркып китте. — Шундый... Бабай ана мәсхәрәле караш ташлап әйтте: — Ә син аның кем икәнен белеп тор, энекәем —диде,—Минем Якутым — безнең унбер балабызга ана. Ул акыллы, жыйнак. тыйнак Аның урыны җирдә— түрдә, гүрдә — ожмахта. Ә менә мин, җилкуар, илле ел торып ана җитәрлек хөрмәт-кадер күрсәтмәдем. Гомер буе ат тоягы яссы, ир тезгене озын, дигән булып чегән шикелле дөньяны гизеп йөрдем. Бакының Биби-эйбәтендәге 1 бораулаучы егет идем, өйләнгән Б к б и й а б эт — Бакунин нефть промыселлары урнашкан бер районы. чакта I ик кеше тесле бер җиргә төпләнеп йорт корып, мал-туар үрчетер әмәлем булмады. Берәр жирдә нефть чыга дисәләр, жаным уйный башлый Ашым үтми, йокым кача Жыеныл шунда китмәсәм, үләрмен кебек Менә илле ел күченеп йөрим инде Бакы — Грозный — Пермь — Салават — Шөгер — Әлмәт — Сахалин — Ерак Көнчыгыш — тагын Пермь — Төмән, тагын әллә кай җирләр. Ә ул — минем Якутым — жүләр ♦ ире артыннан әнә шулай илле ел йөри, белдегезме» Әйбәтме ана — түгел, ь җиңелме ана — түгел Бер урында, газлы, сулы фатирда гына яшисе =; килмиме анык — килә Ә йөри, миннән калмый Ярата Мин жүн- » сезне ярата Гомерен минем белән палаткаларда, баракларда үткәр ? де Без — гомер буе ике энә бер җептә, ике имән бер төптә I агын күчәм » дисән, үпкәләп, гел шулай Бакыга, малайлар янына китә Тик нәкъ уты 5 зынчы көнне кире кайтып житә Гомер буе шулай Менә тагын төньяк i карак керергә исәп Күрдегез бит унга борсаң сулга йөгерүче син 5 җүләр артыннан гомерем буе ияреп ялыктым инде, тик тора белмәсән. ф ялгыз башың ят. картлач, дип китеп барды. Әмма ләкин татын утыз өч s көннән кайтып җитәчәк ул Минсез тормыш — тормыш түгел анар Мои- s да юл арырак, шунлыктан өч көн артык куйдым Ә мин аны барыбер 3 биш алты көн алданрак чыт ып көтәргә тотынам. Менә нинди кортка ул Якут түтәң, беләсенме. энекәш» . Бабай эре эре адымнар белән төркем уртасыннан чыгып барганда, a кемдер берәү, әллә шаяртырга итеп, әллә чынлап — Мәҗлүмбәк бабай, бәлкем теге ни янган йөрәкне басарга " кереп чыгарбыз, мин сыйлыйм,— диде. х Мәҗлүмбәк ана борылып та карамады п — Лениногорсһндан бирле чәй генә эчәм.— диде дә урам уртасын- = нан китеп барды < Халык анын артыннан уйланып карап калды. Алар арасында да әллә - кайлардан килгән кешеләр бардыр Алар да хәзер кин и.тебезнен төрле җирләрендә үзләрен көтүче, я яннарына килергә җыенып ятучы хатыннары. балачагалары, сөйгән кызлары хакында сагынып уйлый rop-i гаядыр Аерым яшәү — дала жиле Сагыну учагың көчсез булса—өреп сүндерә. көчле янса — тагын да ныграк дөрләтеп җибәрә Мәхәббәт учакларыгыз сүнмәсен — катырак дөрләсен, кешеләр! Айзат Чәчкәне күз алдына китерде. Үзе елмайса да. күзләре монсу иде ул да сагына, сагына, сагына! Аннары көрсенде дә баскычтан менеп китте га төшкән шикелле юкка чыкканнар иде Ләкин, бәхетенә, шул чакта каршы ишектән Нурбак килеп чыкты. — Кайда йөрисең син» Безнекеләр аш алырга да өлгерде инде,— дип, аны үзе белән бүлмәгә алып керде Нурбак, ялтызак булганлыктан, еш кына монда ашый, аның өстенә. редакция кешесе дә булгач, аны бик яхшы беләләр икән. Ул иптәшләрен эчке бүлмәгә керткән, һәм кухня кызлары ашларны йөгертеп чыгарыр: а да өлгергәннәр иде. — Дускай, син кайда йөрисен» Менә ашың,—дип ^ндәште ана Петр Петрович Айзат анын янына барып утырды Симез итле кып кызыл борщ кайнар һәм гаҗәп тәмле булып чыкты Яхшы ашка кыстау кирәкми, гәлннкә төбенең ялг итүен сизми дә калды. Аннан соң бәрәнте боткаем белән колбаса ашадылар «ченч ггә алма компоты эчтеләр Бер сәгать тә ү IммәЛер, канәгать чыр*-й белән машиналарына урнаша да башла дм лар. Нурбак Айзатны читкә чакырып алды да адресын тоттырды. — Менә, кайтканда кер, көтәрмен,— диде. Айзат вәгъдә бирде. Нурбак, тагын ни әйтәсем калды икән дигәндәй, озын аяклары белән таптана-таптана уйланып торды да уңайсызланып кына елмайды: — Син, Айзат дус, төнге хәлләрне тегеләргә сөйләмә. Бигрәк тә Тамарага,— диде.—Безнең арада булган хәлләрне кешеләрнең белеп торчы нигә кирәк... Айзат аны тынычландырды: — Бәй, теләсә нәрсәне сөйләп йөрергә — җилсез тартучы буш тегермәнме әллә мин! — Рәхмәт! — Ничек уйлыйсың сон? Кайтуны әйтәм. Нурбак читкә карап авыр сулады. — Үзем кайтуны уйламыйм да мин... Үзе, исенә төшеп, килеп чыкса гына... Кайтсам... ул мине барыбер кертмәячәк Шундый ул . Айзат дустын тынычландырырлык сүз таба алмады. — Я,— диде Нурбак,— хуш! Сезнең белән бергә килү бик күңелле булган иде. Нишлисең, калырга, аерылырга туры килә. . Хәзер редакциягә керәм... Каты итеп кул кысыштылар. Нурбак бар кеше белән дә саубуллашып чыкты. Читкәрәк китеп машиналарның кузгалуын көтә башлады — Син минем карточкаларны җибәрерсең бит инде, Нурбак? — дип дәште Тамара. — A-а, Тамарочка, әйттем бит инде, карточкалар сез барып җиткәнче анда булыр,—диде Нурбак, эре ак тешләрен ялтырата-ялтырата елмаеп.— Мин аларны бүген үк эшләячәкмен, бүген үк. Соңгы минутта елмаеп әйбәт итте Нурбак — Айзатның хәтеренә ул шулай елмайган килеш кереп калды... — Я, ничек? Барыгыз да утырып беттеме’ Хәзер кузгалабыз,— диде шофер. — Беттек! — дип җавап бирделәр. Айзат кинәт исенә төшереп мәйдан уртасына — Уйчан кеше торган урынга карады. Уйчан кеше һаман шунда иде. Ул, яшәүдән һәм бөтен- бөтен дөньядан өметен өзгән бер кыяфәт белән башын иеп, инде бер кая да карамый басып тора иде. «Килмәгән, көткән кешесе килмәгән, бөтенләй каршы алучы булмаган», дип уйлады Айзат. «Аһ, хәерсезләр, хәерсезләр!» Моторлар эшли башлады. Уйчан кеше сискәнеп китте. Болар ягына карады. Авыи мәсьәләне чишә алмаган сыман аптырап торды. Аннары биштәрен җирдән алып йөгерә-атлап болар янына килде. Шофердан: — Мин кире уйладым. Монда калмыйм. Сезнең белән ары китәм. Кире утырырга мөмкинме? — дип сорады. Шоферның тавышы ни сәбәптәндер коры чыкты: — Утыр. Урын җитәрлек. Уйчан кеше тавыш-тынсыз гына үзенең элекке урынына менеп утырды Биштәрен аяк очына ташлады. Иске ак күлмәгенең изүен ычкындырды. Күзләрен бер ноктага текәп уйга чумды. Сүз әйтүче булмады. Айзат аның бер күтәрелеп, бер төшеп торган бугаз төененә, йөзенә карады: Унчан кешенең күз төпләре тагын да шешенебрәк, күгәребрәк киткән, ул шушы бер сәгать эчендә сизелерлек ябыккан иде. Кайгысы бар бу кешенең. Ник икән, ни икән? Белсәң иде, ярдәм итеп булса иде!.. Айзат борчылып авыр сулады.„ Машиналар ял иткән аттай жәһәт кузгалып, тагын очсыз-кырыйсыз тайгага кереп югалдылар . Бүген юлчылар авызларына су капкандай тын гына утыралар иде. Мона, мөгаен, ике көн килүнең ару-талулары сиздерә башлаган булса, икенче һәм өченче сәбәпләр дә юк түгел иде. Икенче сәбәп шул уйнап- көлеп кешеләрнең күңелләрен таба белә торган егет—Нурбак юк ♦ Өченчесе — яннарында Уйчан кеше бара, һәркем аның яшерен борчуы ь барын белеп тора. Кешеләр үз уйларына бирелеп, йокымсырабрак та бара башлады- Ь лар. Тайга да, юл да кичәге, өченче көнге тайга иде Искә алырлык и вакыйгалар, маҗаралар булмады. Бәләкәй каеннар үскән болын сымак жиргә килеп чыктылар. Анда ~ болан көтуе утлап йөри иде. Айзат та, башкалар да аларга исләре китеп £ карадылар (һәрхәлдә, егеткә шулай тоелды). Айзатның мона чаклы бу с кадәр боланны берьюлы күргәне юк иде әле Кайда курсен ди: Татар ф станда аучылардан качып йөруче бөртек-бөртек пошыйларны чутка _ тыкмаганда, көтү-көтү нинди болан булсын ди! Шул чакта боланнарга әллә ни булды. Алар нидәндер курыккан = шикелле кинәт кузгалдылар да, тигез жирдәге аккан су кебек, юлга *• таба чаба башладылар Юл киселде. Машиналар көтүнең чыгып бетүен ~ көтте. Кызык та, матур да. куркыныч та иде бу Меңләгән болан > өстендә мөгезләр урманы чайкалды, боланнар астында торфлы сазлык » сыгылып дер-дер калтырады. ә Көтү юл аркылы «агып» бетте дә киң болынның икенче башында ж агачлар артына күмелеп күздән югалды. п Айзат болан кәгүен этләр белән көтүчеләр саклап йөртүен китаплар- = дан, кино картиналардан белә иде Шу на күрә кайда сон алар дип тирә- " якка карады Ләкин этләр дә, озын корык тоткан болан сакчылары да - күренмәде.. 16 . Кояш баеп эңгер-менгер төшкәч, колонна олы юлдан борылып яргы километр чамасы керде дә өч ягыннан кара урман әйләндереп алган түп-түгәрәк аланга килеп туктады Аланның дуртенче ягында чнт-чнтен » таллар һәм камышлар үскән зур күл җәелеп ята иде. Бу алан шоферларның ял итеп, кайчакларда кунып та китә торган күптәнге таныш урыннары иде, ахры. Аның берннчә урынына аш пешеру, чәй кайнату өчен бастырык юанлыгы агачтан таганнар ясалган. Учак тирәләрендә печән һәм салам өемнәре ята, бер урында хәтта ун-унбнш кеше сыярлык куыш та калкып тора иде. Машиналар, парадка җыенгандай, аланның бер читенә тезелеп туктадылар. — Отбо-ой! — диделәр шоферлар — Шушында кунабыз Түгәрәк алан җанланды, сабан туйларындагы шикелле шаулый гөрли башлады. Айзатлар урманнан кочак-кочак чыбык-чабык жыеп чыктылар. Ике машинадагы юлчылар берләшеп, бер таганны узләренә алдылар да учак кабызып җибәрделәр Тагын дурт-биш урында якты учаклар кабынды Кичке караңгылык артка чигенеп, урман ешкынлы гына посты. Юлда нужа калачы ашап йөри йөри, җылы өендә генә утыручы, кояш баю белән мамык түшәгенә ятып йоклаучы адәмнәрнең исенә-осына да кермәгән төрле маҗараларга, бәла-казаларга юлыга-юлыга, эт тә күргмӘ- гән авырлыкларны башыннан кнчерә-кнчерә үзе дә эт каешына әйләнеп бетә икән бу шофер халкы: бер нәрсәгә дә исе китмичә, алдагысын кем үлмәгән шул күрер дип йөри башлый икән Айзатларның шоферы да кабинасының әллә кай төшеннән генә бер чиләк су керешле борынгы жнз чәйнек чыгарды Күлдән чумырып су алып килде, карлыган яфрак лары салды Чәйнекне ялкынланып, чырглый-чыртлый янган учак өстенә элеп куйды. Кулларын уа-уа елмайды: — Кайгырмагыз, егетләр! Менә хәзер изүләрне ычкындырып, тирләппешеп чәй эчәрбез. Җылынырбыз. Мондый чәйне беренче разрядлы рестораннардан да таба алмыйсың, хәтта җылап эзләсәң дә,— диде. — Ур ра-а!—дип кычкырды Тамара. Икенче шоферны әллә матур кызның шушы шатлыклы «ура!»сы дәртләндереп җибәрде, әллә инде ул чәенә дә сөенеп утыручы юлчыларның тагын да ныграк исләрен алыйм диде: ул да кабинасына кереп югалды Аннан солдат котелогы һәм азык-төлек сумкасын алып килде. Сумкасыннан бер шешә сөт алды, аны котелокка салып жиз чәйнек янына элде. Янә ике-өч кәгазь төргәк чыгарып үлән өстенә куйды. — Ботка да пешерик,— диде,— солы боткасы юлчылар өчен им әйбәт азык. Мин гел солы лачавы йөртәм Менә, «Геркулес», овсяные хлопья диелгән. Унбиш-егерме минут эчендә пешә. Шоферның сүзе дөрес булды Чәй кайнап чыкканда тирә-якка тәмле ис таратып, быгырдап ботка да өлгерде. Үлән өстенә кемнеңдер кожанын, кожан өстенә газеталар җәйделәр һәркем чемодан, сумка, бөктәрләрен актарды, уртак табынга хәзинәсендә ни бар — шуны куйды Бер авызлары пешкәч, әле күптән түгел генә юл өстендәге урман хуҗалыгының азык телек кибетен «басып» чыкканнар иде, шунлыктан «хәзинә» дигәнебез байлар ашына әйләнде чәйдән, солы боткасыннан тыш бу табында ике-өч төрле күмәч, шикәр, конфет һәм шоколад ише тәм-томнар, төрле-төрле казылыклар, кыздырылган һәм пешерелгән балык, йомырка, ит, консервалар, тавык, бер өем креветка ', тагын әллә нинди ризыклар, хәтта бер кипкән балык та бар иде. Ул да булмады (Айзат кем куйганны абайламыйча да калды), шушы мул нигъмәтләр уртасына, сез — нәрсә, табын күрке — менә без ул дигәндәй кукраеп, өч шешә «Мәскәүски» килеп утырды Шоферлар тамак кырып куйдылар — Без мескеннәрнең «аракы — шоферлар чәе» дип яманаты чыккан,— диде Айзатларның шоферы, кру?ккасын кулына алып.-—Ләкин күрдегез бит — ике көнгә берәр каптыммы? Юк. Руль тотканда ярамавын бик беләбез Ә хәзер минемчә, ярый торгандыр? Бик арытты да. Дуслар гафу итәр. Табын җанланып, шаулашып куйды: — Ниткән гаеп ди ул!.. — Күреп торабыз бит ничек интеккәнегезне .. — Әйдә, тотыгыз да куегыз — исәнлеккә-Саулыкка! . Шоферлар чәкешеп эчеп җибәрделәр Ашый башладылар. Икенче шофер нишләптер үзенең яраткан солы боткасын хәтереннән чыгарды, гел авызына керергә чамалап торган мыек чылгайларын әледән-әле сыпыра-сыпыра тавык һәм казылык умыра башлады Кружкалар түгәрәк буйлап китте. — Кызганыч, хатын кызларга да кызылын-мызылын аласы калган,— диде Айзатлар шоферы. — И аптырамагыз ла . Хәзер ире дә, хатыны да бер тигез инде,— дип, таза гына бер ханым шаяртып куйды. — Ә-ә, шулаймыни? — диде ирләр.— Бик дөрес әйттең. Мә әле алай- саң, гот әле шушы нәмәрсәне — һәм аңа аракы салып бирделәр. — Кая, бирегез, бир, дару өчен генә безгә дә хәрам түгел,—диде ханым, көлеп. Петр Петрович та, мин бу нәрсә белән дус түгел дә, ләкин хатыннардан калышу килешмәс дип, шаярткалап бераз эчеп куйды Чират Айзатка җитте Аның мона кадәр дусмы, дус түгелме, дип икеләнеп 1 Креветка — диңгез кысласы. торганы юк эләккәндә «арслан тотып менәр тек кенә» жнбәргәли иде. Хәзер ул Петр Петровичка астыртын гына күзләрен төшерде Унайлы булырмы анын алдында? Ул, ни дисән дә. районо мөдире бит Петр Петрович — хәйләкәр төлке (чи әйтсән дә педагог, психолог шул!) аның нәрсә уйлап утыруын сизеп, эчке бер жылы тавыш белән ягымлы гына дәште* — Айзат дускай, чын күңел белән биргән сыйдан баш тарту килеш- с. мәс. Без беребез дә абстинентлар 1 түгел. Арылды Төн дә салкын. Әгәр 5 ортанизымыгыз кабул итсә, икеләнмәгез,— диде. « Айзат җиңеләеп кружканы кулына алды .. ы Аштан һәм чәйдән сон таралмыйча, әнгәмә башлап җибәрделәр. л Агачлар артыннан әкрен генә жиз тас төбе төсле түгәрәк ай калыкты, һ Күл өстенә терекөмештәй якты эз сузылды Нарат башларына тияр- ~ тимәс кенә җемелдәп торган йодрык-йодрык якты йолдызлар тоныкла- с нып өскәрәк күтәрелде. Җидегән йолдыз, чумырып су алырга теләгән- ф дәй, күлнея аргы башына төшә башлады. Якындагы агачларда дөрләп _ янган учакларның кызгылт-сары шәүләләре биеп торды. Z Петр Петрович әңгәмәгә катнашмыйча башкаларнык сүзен тын гына g тыңлап утырды да, торып. күл ягына юнәлде. Озакламый унгарак каеры- - лып таллар эченә кереп күмелде. Сәгатькә якын вакыт үгте Хатын кызлар йоклар өчен шалашка ке- а pen киттеләр Ирләрне дә йокы баса башлады Әнгәмә сүрелде Учакнын -> ялкыны кимеде Мөдир чыкмады Айзат, борчылып, адаштымы әллә * дип уйлады һәм аны эзләргә киттс s Күл яртары биек кенә иде Яр өсләре — тигез ялан Яланда төркем- төркем карт өянкеләр үсә. Тонык ай яктысында ялтырап, алардан бөте- s ре тә бөтерелә яфраклар коела Төнге тайганын тирән һәм серле тынлы- * гын бозып, аяк астында коры яфрак кыштырдый Кызык бу тормыш! Әллә кайда —Урал таулары артындагы кара тайга уртасында кара төндә ялгыз башы йөрн түгелме сон Айзат! Дерсу Узала кебек. Соңгы могикан кебек. Институтта бәхәсләшкән, авыз ууларын корыткан романтика белән мажара дигән нәмәкәе жир читендә түгел икән ич бу фани дөньяның' Хәзер каршыга үкерә-үкерә аю, я бүре көтүе чыкса? Индә мылтык, билдә пычак юк. Эһ тә итмиләр, тоталар да. монысы кемгә дип, бүлешеп ашыйлар инде Бисмилла иррахман иррз- хим дип. коры яфрак өстенә егып Айзат үз-үзеннән көлеп куйды И бала, бала шул әле син һаман, диде, мыек чыккан, хатын алган бзлгансың, ә үзеиә акыл теше чыкмаган. Петр Петровичны табарга кирәк. Бик оэзкка китсә, ярдәмгә кешеләр чакырырга кирәк Уен түгел Тагын бераз баргач, ялан кннәеп. матурланып китте Тар гына инеш борыла сыры та агып күлгә кушылган урында икс рәт булып карт өянке ләр үсә иде Шулар төбендәге эскәмиядә бөкрәеп Петр Петрович утыра Айзат туктап аңа карап торды Әмма Петр Петрович, һич кымшанмыйча, гел бер урынга карап, агач сын кебек катып утыруында булды. Айзат тагын бер ике адым атлап, әкрен генә йөткереп куйды Аны күргәч, Петр Петрович гаҗәпләнмәде. — Ә ә, Айзат. Монда килегез,— диде. — Петр Петрович .. бик озак тордыгыз Юк та юк Этлә нигә тап булуың бар я адашып нитеп китәр, мин әйтәм — Мин адашаммы сон, дускай, - диде Петр Петрович, ничектер әкрен һәм сәер тавыш белән.— Б\ урыннар мина бик таныш һәм бик кадерле, истәлекле урыннар — Ул ымлап каршысыидагы зур зчр ташлар аунап яткан, инде үлән каплап бетерә язган чокырлы чакырлы урыннарны күрсәтте —Мен.» монда өй иде, хәзер анын зрынына кычыт* • Австииеит — аракыны батеилв! тыюны талап итүче. кан, әрекмән үскән, нигез ташлары гына аунап ята Әнә тегендә сарай иде, арырак абзарлар, яр буенда мунча. Бу инешнең теге төшендәрәк такта басма иде, күлнең бу урынында көймә. Монда чия бакчасы. Язларын ап-ак чәчәккә күмелә иде. Чеховның «Чия бакчасы»ннан ким күрми идек без аны... Петр Петровичның тавышы калтырап куйды. Ул кинәт туктап, бер башы җиргә иңә башлаган иске эскәмияне сыйпады: •— Бу эскәмия карт инде, бик карт. Безнең монда утырып ал таңнарны каршылаган чакларыбыз булды. Көз көннәрендә ай да күлнең нәкъ әнә шул урыныннан, бүген калыккан урыныннан калка иде... Ә бу инешнең исеме — Ширбәт. Суы бик чиста, салкын һәм ширбәт шикелле тәмле. Аңа без шундый исем куштык. Бүтәннәр белми, үзебез генә белә идек... Петр Петрович тынып калды. Айзат дәшергә кыймады Баш очында көмеш ай, тирә-якта серле тын тайга иде. Менә кинәт, бар дөньяны сискәндереп, күл аръягында илерә-илерә кемдер кычкырып җибәрде. — Болан баласы җылый. Бүре-мазар тоткандыр,— диде Петр Петрович. Озак та үтмәде, капма-каршы яктан бала көлүенә дә, жылавына да охшаган икенче шомлы тавыш ишетелде. — Тагын эләктердеме? — Монысы мәче башлы ябалак... Ай янында, артыннан якты койрык сузып, йолдыз атылды. Аннан икенчесе, өченчесе... — Йолдызлар атыла-а. Нишләптер бик еш. Петр Петрович авыр сулады. — Көз көне, агач яфраклары коелган кебек, йолдызлар да еш атыла. Көз — сулу, саргаю һәм үлү чоры. Табигатьтә үсү бөтенләй дип әйтерлек туктала. Җәнлекләр дә кыш көне, җылы җәйне көтеп, җан саклау өчен генә яшиләр. Көз көне кеше башына күңелсез уйлар килә. Кеше үз гомеренең дә кайдадыр көзе булуын уйлый, аның бер вакыт килеп җитәчәген күз алдына китерә. Көзге көнне, кияүләр көне дип мактасалар да, яратмыйм. Ярар, дускай, фәлсәфә сатып утырудан файда юк. Төне бик матур, төрле хыяллар кузгата торган төн булса да, кайтып ятыйк. Алар кайтып киттеләр Артларыннан мәче башлы ябалак кычкырып көлеп калды... Түгәрәк аландагы учаклар төнге аксыл күккә сыек төтен баганалары сузып әле дә янып яталар иде. Аучы Петр Петрович белән Айзатка, читкәрәк күчеп, үз яныннан урын бирде. — Озакладыгыз. — Күл буйларын әйләндек, төн матур. Учак тирәсендәгеләр болар килгәч өзелгән әңгәмәләрен кабат ялгап җибәрделәр. — . Ә мин элек тә әйтеп килдем, хәзер дә әйтәм һәм үлгәнче әйтермен— тимер кулсыз ярамый, тезгенне каты тотмыйча булмый,— дип, күн бүрек кигән берәү кулларын бутый-бутый кызып сөйли башлады.— Әнә күршемнең, үзе эштә вакытта, бар әйберен җыеп чыкканнар. Шкафта онытылып чалбары гына калган. Үзе милициягә йөгергән икән — балта урлаган — сабын да урлый дигән шикелле, икенче мәртәбә кереп, теге чалбарны да чәлдереп киткәннәр. . Ачкыч яратканнар... Ә ни белән бетте? Ярты әйберләрен таптылар, яртысын юк. Тегеләрне бары тик куркыттылар гына — шуның белән шул: яше җитми... Ха!.. «Элек тә булган иде бу сүз,— дип уйлады Айзат.— Тагын шуңа тотынганнар Халыкның тенкәсенә бик нык тия микәнни соң бу?» — Тамаклары тук, өсләре бөтен, ни ашасалар, ни кисәләр, шул бар. 1 42 Туеп сикерәләр, азыналар,— дип. калын тавышлы бер ир кун бүрекнен сүзен куәтләде — Чыбык кирәк аларга — менә шул. Чыбык ашап караганнары юк. Шу на курыкмы* башладылар. Петр Петрович тамагын кырып алды: — Әйтергә кирәк, «педагог» дигән сүз «таяклы кеше» дигәнне янлата. Борынгы Грециядә килеп чыккан «Пед» — таяк, «педагог»— * таяклы кеше. Грециядә ул вакытта коллар укыткан Бер колнын да ь ирекле грекка сугарга хакы булмаган. Ә менә педагоглар суккан. Алар- g га шундый өстенлек бирелгән — Менә-менә! Әйтәм бит. ике сөйләшмәгән элекке халык, каты кул м лы булган. ,2 — Ләкин бу үсеш чорынын кирәкле бер этабы гына булган,— дип. = тегене ишетмәгәндәй, Петр Петрович сүзен дәвам итте — Без балаларны = кыйнап, аларга гомерлек авыр эз ясарга теләмибез. Ул тормыш закон- = нарын тәне белән түгел, акылы белән акларга тиеш. Гуманизм. ♦ Кун бүрекле кеше гарьләнеп тәмәке төпчеген учакка ташлады. _ — һә-ә-әЙ!.. Гуманизм, гуманизм!.. Бер сволочь йөз рәтле кешенеи = тенкәсен корта да, шу на, без гуманистлар дип, акыл өйрәтеп яталар = Син, жан кисәгем, зинһар өчен урлашма, чәнчемә инде дип ялыналар ►Мин ул үтерүчеләрне минут тотмый, судсыз-ннсез. үзем атар идем 2 Жинаятьнсн атасы кеше үтерү, анасы — аракы Адәм каны атлатма г сын сволочьларны Канга кан белән жавап бирергә — һәм бетте-китте' £ © 17 * Шул чагында Уйчан кеше әкрен генә килде дә. аякларын бөкләп. = ничектер бөкрәеп һәм кечерәеп учак янына утырды Учакнын сүрән шәу- < ләләре сурән күләгәләр булып анын йөзендә дерелди башлады — Ул чагында. .Менә мине атыгыз. Чөнки мин . үтерүче,—диде Уйчан кеше. Ишетүчеләр катып калды Артта кемдер пышылдап һәм куркынып «Нәрсә ди? Ни әйтә?» дип сорады Дөресрәге, утеруче ук түгел, әмма утермәкче булган адәм,—дип ачыклады Уйчан кеше Юлчылар, әле генә күргәндәй, текәлеп ана карадылар — Үлмәдеме ҮЛ? — дип сорады Аучы. — Исән. — Анысы ярый икән. Уйчан кеше ямансу гына елмайды — Белеп торам бу хәтәр эш сезне кызыксындыра Сорарга гына кыймыйсыз Покы кала димәсәгез, сөйләргә була. Учак тирәсе кыймылдашып куйды — Гел йоклый торган йокы ла ул Аны жәлләп торырга! — Әгәр үзегезгә авыр булмаса, сөйләгез. Уйчан кеше күлмәк изуен ычкындырды, уч төбе белән ияген ышкып куйды Күзләрен көлләнә башлаган учакка текәп, кайбер урыннарда туктала ту ктала. үз башыннан уткән фажнгане сөйләргә тотынды — Сузсмне сонгы вакыттан гына башласам, аңламассыз дип куркам. Шунын «чен ерактанрак башларга исәп, гаеп итмәссез... 1944 елның февраль урталарында мин фронттан кайтып төштем. Аякларым солдат походларына чыдарлык нде әле. кулларым да автомат тотарлык нде Шулай ла кайтарып жнбәрлсләр Моряклар әйтмешли, ярга чыгарды лар Үпкәләрем беткән иле Төрле госпитальләрдә ята-ята ярты ел үткәрдем Үлемне көтмә, узе килер диләр дә — ләкин минеке бик озаклады Кайчан килә, кайчан жанымны алып китә соң инде бу нәрсә, ник соңгара дип юксына башлаган идем Бер карасак, кызык та һәм гажәп тә. Дург елга якын пуля астындз йөргән солдат көннәрдән бер көнне пуля тиеп түгел, тылдагы гап-гади кеше кебек караватка ята да гап-гади итеп үлә дә китә, ә?!. Ярты ел яттың, житәр, башкаларга да урын кирәк, монда үлмә — кайтып үл дигәннәрдер инде, чыгарып җибәрделәр Урал тауларын кичеп Себергә — туган шәһәремә кайтып төштем. Әнинен ике ел элек вафат булгын язганнар иде Мин анын бердәнбер малае. Бүтән туган- мазар юк Вокзалдан ук зиратка киттем. Ул кышны үлем-житемнәр күп иде. ахрысы. Зират юллары шактый тапталган, күмеп йөрүчеләр дә. яна казылган каберләр дә аз түгел иде. Агач араларында көрт ярып күпме әйләнсәм дә, әни карчыкның каберен тапмадым Хәлем бетте. Гыжылдап бер ташка утырдым. Үзем утырам, үзем уйланам һай, мин әйтәм, жүләр Иван икәнсен, иптәш. Анын кайгысы булганмы кешеләрдә. Ятим карчыкка кем таш куйсын, кем исемен язсын. Үзе исән чакта гына сәет бит кеше, үлгәч — мәет Исемсез кабердә ята ул бичаракай. Ай буе эзләсән дә таба алмас- сын син аны табутынны хәстәрләп йөрүче сырхау солдат!. Зираттан чыктым да үзем туып-үскән, шуннан сугышка алынган, шунда әнием үлгән баракка киттем Кар өстенә СУЗЫЛЫП ЯКТЫСЫ төшкән сынар тәрәзәбездән күзләремне алмыйча бик озак басып тордым Бозлы тайгак сукмактан ишегалдына кердем. Анда бер-берсенә терәтеп иске- москы такталардан корыштырган утын сарайлары юк иде инде. Безнең сарай да, түбәсендәге күгәрчен оялары да юк — барысын да җимергәннәр. ягып бетергәннәр иде. Баракнын озын коридорын ишек өстендәге тузанлы лампочка тонык кына яктыртып тора Салкын Идәнгә түгелгән сулар шакыраеп каткан. Ике яктан тезелеп киткән ишек түбәләреннән пар чыгып зыкыга әйләнгән. Коридорда берәү дә юк иде. Мине күрүче булмады Үзебезнең ишек янына килеп бастым да, йөрәгемнең тар читлек эчендәге кош кебек бәргәләнүен тыярга теләп, хәл жыеп тордым. Кара чүпрәк белән тышланган таныш ишек! Тишекмошыкларыннан асылынып торган сүс кисәкләренә кадәр жанга якын Малай чакларны уйлата, күңелдә әллә никадәр истәлекләр уята, давыллы хистәр кузгата Әнә, алачыкта әткәй үзе чүкеп ясаган тимер тотка! Агарып беткән, ялтырап тора. Мин аны ничә йөз һәм ничә мең мәртәбәләр тотып ишегебезне ачканмын бит'. Менә күрше ишекне шырр итеп ачып, икесенә бер олы бишмәт бөркәнгән ике бәләкәй малай атылып чыкты да, ялан аяклары белән бозлы идәнгә тып-тып баса-баса, коридор башындагы бәдрәфкә чапты. Мин ишек шакыдым. ? — Керегез! — диделәр эчтән. ' Бүлмә якты һәм җылы. Анда суган, чын май белән кыздырылган тәмле бәрәңге исе таралган иде. Табада кадерләп кенә кыздырылган өй бәрәнгесе! Минем мондый тәмле исне күптә-ән иснәп караганым юк иде инде. Өстәл янында әле үзе дә кыз бала кебек кенә яшь хатын бала имезеп утыра иде. Ят кешене күргәч, күкрәген каплап яны белән борылды Өстәлгә чуклы ашъяулык җәелгән. Ашъяулык өстендә газета-жур- назлар, китаплар ята, безнен аяклы пыяла лампабыз янып тора. Мин шушы өстәлдә, шушы лампа яктысында дәрес әзерли идем, лобзик белән фанерадан самолетлар, танклар кисә идем Ишек төбендә таныш галанка. Әни, минем буем җитмәсен дип. шырпы капларын аның өске сырына тезеп куя торган иде. Галанка алдында стенага эленгән өч шүрлекле шкаф Аны әти үзе ясап какты, һәм мин урындыкка басып анын өске шүрлегеннән әни яшергән конфет прәнникләрне эзли идем Т\рдә тимер карават. Шул — безнен карават. Чукмар башлы, зәнгәр. Әни белән әти иртүк эшкә чыгып киткәндә, сандык өстеннән күтәреп алып, мине шунда яткыралар һәм өстемә безнең бик кадерле әйбәт әйберебеэ- не — хәтфә тышлы җылы юрганыбызны ябалар иде Юрган күренми, тузгандыр инде. Тәрәзә төбендәге гөлләр дә ничектер ят шикелле Бәлки әни утырткан гөл түгелдер, аларны шушы яшь хатын утырткандыр Хатын, ишек төбендә каккан казык шикелле торучы яшь солдатка карап, бигрәк тә анын бер әйбердәй икенчесенә күчкән утлы карашын күреп, әллә ни уйлады, ахры, баласын бишеккә илтеп салды да. ано: ♦ тирбәтә-тирбәтә: с. — Ялгышып кердегезме әллә, иптәш? — дип. борчылып сорады. § — Гафу итегез, сенелем' —дидем мин исемә килеп.—Шикләнмәгез ® Чин адашып кермәдем БУ минем туып-үскән өем,— дип үземнең кем а икәнлегемне дә, нишләп йөрүемне дә әйттем Хатыниын йөзе ачылды Мина чишенергә кушты, утыртты, кайнар » чәй ясады Өстәлгә мин кызыккан суганлы бәрәнге дә килде. Ул ү.зе әле яна гына эштән кайткан, ә ире төнге сменага киткән Алар с шулай берсе кайтып, икенчесе китеп, алмаш-тилмәш бәләкәй кызларын ф карыйлар икән Яшь хатын мина әни турында, бигрәк тә мәрхүмкәйнең сонгы көн- “ нәре турында җентекләп сөйтәп бирде. Әни аларны фатирга керткән 3 Әнине тәрбияләп торганнар Әни карчык алардан бик риза булып, үлгән н чакта хәерфатихасын биреп үлгән Без озак сөйләшеп утырдык. Ул миннән бу өйдә үткән бала чакла- s рым, солдат елларым турында кызыксынып соряпггы Ләкин шулай » дусларча сөйләшеп утырганда да анын күзләрендә ниндидер кыенсыну * һәм шикләнү бетмәде. Ул кинәт нәрсәдер сорарга яки әйтергә омтылып я та, кыймыйча икеләнеп кала иде Түзмәдем, шаярткан булып әйтеп „ куйдым — Сез бик серле ханымга охшыйсыз,— дидем — Нишләп алай икән? Кешеләрдән яшерен бер серем дә юк, эчем - дәге - тышымда,— дип көлде. — Тел очыгызда торган сүзне кычкырып сорарга кыюлыгыгыз житми — Дөрес,— диде,— безнен өчен бик әһәмиятле бер мәсьәлә бар, шуны беләсем килә. Тик . сорасам, ачуланмассызмы икән’ — Юк. рәхим итегез’ — Сез. әлбәттә, үз бүлмәгездә калырсыз инде, безгә чыгарга туры килер. Тик кыш өстеннән җиңел эш түгел бу. Язга хәтле торырга рөхсәт итсәгез иде’ Курыкмагыз. кызыбыз бер дә жылак түгел, сезгә комачауламас. Ә без ирем белән рәтләп өйдә дә тормыйбыз Мин аны тынычландырырга ашыктым — һа-ай, юк нәрсәгә борчылып утыргансыз икән Чатлама суыкта яшь балагыз белән фатирдан куарга мине кем дип беләсез! Мин — солдат Кешеләрне суыкка куу өчен түгел — җылы өйләргә кертү өчен дүрт ел сугышып йөрдем Дүртебез дә бик рәхәтләнеп торырбыз, күңелләребез кин булсын,— дидем. Хатын мина рәхмәтләр укыды, күбәләктәй жннеләеп, шатланып китте Ә үзе шулай ла ышангач ышангач тәмам ышану өчен — Сөйгән кызыгыз сагынып торгандыр? Өйләнерсез менә, туй ясарсыз Шулай бит? — дип сорады — Кызганычка каршы, яндый кешем юк шул. Туйлар ясау өчен башта кыз табарга кирәк,—дидем. Аерылганда вәгъдәләр бирешеп, сугышка киткәч хат алышып торган кызым чыннан да юк иде. Безне бик яшьләй алдылар Безгә кызлар исе керә генә башлаган иде әле Ә сөюнең тәмле газабын татырга бөтенләй өлгермәгән идек Ләкин бу безнен җебегәнлектән түгел, минем һәм МИНСМ шике тле мен мен малайларның гаебе түгел иле. Моңа безнең ин беренче, ин самими хисләребезне тартып алган каһәр төшкән сугыш гаепле иде. Шуна күрә мин моны яшь ханымга һич тә яшерми, оялмый әйттем. Ә монда үләргә — туып-үскән туфрагыма күмелергә дип кайтуымны, бәлки беренче яшел чирәмнәргә кадәр дә тарта алмаячагымны, язнын апрель ташулары белән агып китәчәгемне әйтмәдем. Шатлыклы хәбәр түгел ич. Сугыш, кырылыш, ачлык. Халыкның кайгысы болай да түбәсеннән ашкан... Мин бу төнне, ханым үз караватында рәхәтләнеп иркенләп бер йокла дип бик кыстаса да, кунарга калмадым, төрле юк-бар гайбәтләргә тел озынайтырга ирек бирмәс өчен, күрше бүлмәгә — әнинең дус карчыгына кереп йокладым... Икенче көнне иртән аның үзе шикелле яшь кенә ире, бер заводның смена мастеры, эштән кайтты һәм мине әнинең каберен күрсәтү өчен зиратка алып китте. Әнине зиратның иң читенә, койма янына, җирләгәннәр иде. Мин сизелерсизелмәс кенә калкып торган ак кар таучыгына бик озак карап тордым. Күңелем тулып җылап та алдым. Туңа башлагач, солдат итекләрем белән шыгыр-шыгыр килеп зират юллары буйлап йөрдем, йөрдем дә тагын әйләнеп килдем. Башларым чатнаганчы уйладым. Үткәнне, киләчәкне. Үткәннәр — үткән. Аларны искә төшерү авыр түгел. Ә менә киләчәк билгесез, киләчәк — томан, куе томан. Мин киләчәккә күп төрле планнар корып карадым. Ләкин аларның барысы да өч-дүрт айдан бер үк ноктага килеп терәлде. Үлемгә. Дөньясы шулай корылган: берәүләр көлә, берәүләр үлә. Мин үземнең яздан да калмаячагымны белә идем һәм аннан курыкмый да башлаган идем. Сугышта гел кан күреп һәм үлем арасында йөреп күнеккән идем инде. Ярый, язга кадәр дүртәүләшеп яшәдек, ди. Яз көне жир эрегәч, мине әнкәй янына китереп куйдылар, ди. Паспортымны ЗАГСның үлемнәрне теркәү бүлегенә, хәрби билетымны комиссариатка, орден белән медальләремне кызларына уйнарга бирерләр. Ләкин аларның яшь йөрәкләрендә бер үлем шәүләсе уелып калыр. Гомерләренә дә җуелмас. Үлем истәлеге—кара һәм кайгылы истәлек. Ә ник мин аларның йөрәкләренә тиктомалдан кара истәлек салып калдырырга тиеш? Нинди хакым бар? Мин кем аларга? Чит-ят бер авыру солдат. Дөрес, мин соңгы көнемә хәтле кеше кулына калмаска, аяктан егылмаска тырышачакмын. Күкрәк авырулы көлеп үләр дип әйтәләр. Ләкин дөнья бит ул! Дөнья хәлен кем белә! Бәлки миңа да соңгы атналарымда кеше күзенә карап түшәктә ятарга, кеше тәрбиясенә мохтаҗ булырга туры килер. Ә минем ул кешеләрне мәшәкатьләргә хакым юк. Кыскасы, әйтәм бит, нык уйландым, нык. Минем эшкә яраклы җирем калмаган иде инде. Тезләнеп ялынсам да, бер кая да кабул итәчәк түгелләр иде. Ә бер шөгыльсез, уз авыруың белән икәүдән икәү генә, аның белән булышып кына көннәрне үткәрүе авыр булачак. Мин шуңа күрә, савыкмас авыруның тизрәк үлгәне яхшы, әллә ул каһәр суккан соңгы сәгать дигән нәрсәне тизләтергәме дип тә уйлап карадым. Мәсәлән, тирләгән килеш салкында йөрисен, бөркү бүлмәдә атналар үткәрәсең, тәүлек буе каты махорка тартасың, эчкечелеккә салынасың... Мондый сыналган чаралар белән аны тизләтеп була. Ләкин кабер казучылар искә төшкәч, бу уемнан да кире кайттым. Җир тун, таш кебек каткан. Сукранырлар, әрләрләр... Мин язгы сулар китеп, җир эреп, беренче үләннәр борын төрткәнче ничек тә җан сакларга карар бирдем. Тагын бераздан минем башка монысыннан да шәбрәк фикер килде. Ә ник монда үләргә5 Бу шәһәрдән китәргә кирәк. Кая да булса еракка олагырга. Мондагы танышлар, бергә уйнап үскән дус-ишләр, белгән кешеләр мине бер чакта да үлгәнгә исәпләмәсеннәр. Ул фәләненче елны үлде дип сөйләмәсеннәр. Мин аларның күңелендә исән булып калыйм. Китәргә!.. Югалырга!.. Кич белән яшь ханымга шул карарымны әйткәч, ул аптырады. — Әллә безне яратмадыгызмы, абый? Әллә бергә торыйк дигән сүз ошамадымы? — дип сорады. Мин аны юатырга тотындым. — Юк, юк!.. Мәскәүдә минем бергә хезмәт иткән полкташ дустым бар, шул чакыра,— дидем. — Кичә калам дигән төслерәк әйткән идегез бит? * — Шулай иде дә... Тик мин һич тә бер төрле генә була алмыйм х Кичәге планым бүгенгә ярамый. 2 — И абый, бергә-бергә күңелле булыр иде. Сыяр идек әле Көннәр g матурайгач китәр идегез. — Монда йөрәк мәсьәләсе дә бар шул, сенелкәш,—дип алдарга «мәҗбүр булдым.— Кайт дип калды. Алдагы көннәргә планнар бик зур. Ь — И, шулаймыни, абы-ый? — диде хуҗа хатын, ачылып китеп — £ Өйләнешәсездер инде, әйеме? g — Шундыйрак уй бар барын. Тик кайчанрак булыр. Анысы хәл ителмәгән. Дөресрәге, хәл ителеп үк бетмәгән. * — Парлашып кайтыгыз, абый. Бөтенләйгә димәсәгез, кунакка = булса да. “ — Юк. сенелкәш, көтмәгез Кунакка да кайтып булмас. Якын юл - түгел Борчылмагыз, мин бу бүлмәне бөтенләйгә сезгә калдырам. Мин о кайтыр дип курыкмагыз. Кайтып булмас... Кайтып булмас .. Юллар бик | ерак . Анда... бер киткәч . кайтып йөрмиләр . Шуннан сон, бүген булса да кунып, жылы өйдә йоклап китегез, төнгә * каршы кая барасыз, дип ялына-ялына кыставына да карамастан, яшь ® ханым белән саубуллаштым Чыгып китә башлагач сандыктан алып, ул л мина бер кечкенә генә төенчек бирде. 2 — Күнеле тулыр, авыр уйлар уйлар, кайтып кергәч тә хәсрәтләнмә- « сен дип, кичә тапшырмаган идем. Гафу итегез! Әнкәгезнең сезгә бирергә * кушып калдырган соңгы әманәте.— диде. Төенчекне кулыма алуга йөрәгем дерт итеп китте кара чүпрәк, әнинең элек кешелеккә генә бәйли торган чнгуле кара яулыгының бер кисәге иде бу. Ашыгаашыга төенчекне чишеп җибәрдем Төенчек эченнән әти әни һәм мин өчәүләп төшкән фотокарточка, бер кисәк җиләк сабыны, минем фронттан язган хатларым һәм УНӨЧ сум акча килеп чыкты. Бүлмәдә кинәт әниемнен: «Улым! Улым' » дигән тавышы яңгырап киткәндәй булды. Мин ихтыярсыз тәгәри башлаган күз яшьләремне яшь киленгә күрсәтмәс өчен ашыгып кына саубуллаштым да кара төенчекне күкрәгемә кысып чыгып йөгердем... Уйчан кеше сүзеннән туктады, башын иеп уйга калды. Учак янында алар үзләре генә түгел иде инде —болар нишләп тын утыра, нинди сүз сөйлиләр монда дип, башка учак яннарыннан да кешеләр килгән иде. Кай арада куыштан чыккандыр. Тамара да Уйчан кеше каршысында, аның авызына карап, дулкынланып, ах-ух килеп утыра. Тынлык озакка сузылгач, ул авыр сулады да, урыныннан торып, учакка чыбык чабыклар илтеп салды Кисәү башларын уртагарак этте. Учак яна көч белән күтәрелеп яна башлады. Аучы әкрен тавыш белән, әмма ашыгып: — Тамара, толымнарың утка керә күрмәсен! — дип кисәтте. Тамара толымнарын җилкәсенә чөеп, урынына барып утырды. Күл ягында жылап-җылап бер төн кошы кычкырды. Түгәрәк аланның аргы башындагы янәшә куе учакның икесе дә бербер артлы сүнде Кяралжым күктән, биектән, бнк биектән талгын гына гүлн-гүли төнге самолетлар үтте Уйчан кеше бу гөрелтегә айнып киткәндәй булды. Кымшанып куйды, ияген ышкыды да сүзен ялгап кнтте. — Төнне вокзалда үткәрдем. Таң атканда поезд килде. Шыгрым тулы вагоннарның берсенә этелә-төртелә кердем дә Урал таулары аша кире Европага китеп бардым. Ләкин, бәхетемә каршы димме, бәхетсез- леккә каршы димме. Урал тауларын кичәргә насыйп итмәде: бер шәһәрдә поезддан төшеп калырга һәм егерме ел буе яшәргә туры килде... Калуымның сәбәбен сорасагыз, болай булды. Станцага килеп туктагач. кайнаган су алмакчы булып, вагоннан төштем. Поезд озак тора дигәч, бераз һава сулау нияте белән вокзал каршысындагы бакчага киттем. Көрәлгән сукмаклары буйлап бер үттем, сукмак читендә басып торган орчык буе гына бер бәләкәй малай миңа күзләрен тутырып карап калды Икенче тапкыр урап килдем, малай һаман шул төштә, мина һаман йотылып карап тора. Мин инде бу юлы игътибар итмичә кала алмадым, адымнарымны әкренәйтеп ныклабрак карадым. Ул бик бәләкәй иде әле, бары дүрт-биш яшьләр тирәсендә генә булгандыр Аягында үкчәсенә күн теккән олтанлы ак киез итек. Үзенә таман гына. Өстендә билен каеш белән буган, озын итәкләрен күтәртеп ШУЛ каешка кыстырган искерәк кара телогрейка, җиңнәрен дә, озын булганга. кайтарып куйган. Куян мамыгыннан бәйләгән ак башлык. Аның да колакчаларын төшереп ияк астыннан каптырган Кечерәк йөзе бик ябык һәм агарып сулган булса да — матур. Ә күзләре кап-кара. Чегәннеке төсле янып тора Шул зур кара күзләре белән миңа караган да каткан. Мин кая борылсам, шунда борыла, кая барсам, шул якка карый Нидер әйтергә тели, нидер сорарга омтыла, тик кыюлыгы гына җитми, нәрсәгәдер базмый, шүрли төсле. Өченче мәртәбә бакчаны урап килеп, үзенә карый-карый яныннан үтә башлагач, ул сабый тартынуын җинде. Җәлт кенә урыныннан кузгалды, йөгереп килде дә нәни куллары белән тезләремнән кысып кочаклап алды. Шатланып һәм куркып — Әти!..— дип кычкырды. Җылый-жылый: — Әти! . Әтием' Кайттыңмы?'. Әти' Әтием кайтты!. Әтием!.. Әтием кайтты! — дип сөйләнде. Яныбызга халык җыела башлады. — Әтисе кайткан!.. — Безнеке кайларда йөри торгандыр?! — Сабыйның бәхете бар икән,— диештеләр хатын-кызлар һәм күңелләре тулып күз яшьләрен сөртеп алдылар. Бер тимер юлчы килеп сүзгә кушылды: — Бу ген генә түгел. Әти кайта дип. җәйдән бирле килә инде ул монда. Көн дә дип әйтерлек. Бүген кайтмады әле, иртәгә кайта дип, кич кенә китә. Әнисе дә килеп алгалады. без дә куып карадык — тыңламады Күнеле сизгән икән баланын, төшенә кергән икән. Тәки сүзен сүз итте. Егет чыгар моннан, молодец!.. Шунда хатыннарның берсе мина киңәш бирде. — Я. күтәреп ал инде, газиз баланны! Исең китеп торма. Күкрәгеңә кыс. сөй газиз балакаеңны.. Куанып күрешергә язган булгач И бәхет, бәхет!.. Мин баланы күтәреп алдым. Ул минем муенымнан кысып кочаклады, кечкенә битен күкрәгемә яшерде Мин аның шул сулган битләреннән бик үбәргә теләсәм дә, үземнең ни хәлдә икәнемне уйлап, тыелып калдым. Халык арасыннан әкрен генә чыктым һәм. үземнең кая баруымны да абайлап тормыйча, бер урамга кереп киттем Әллә ничә өйне узгач кына, мин аңыма килгәндәй булдым Малайны җиргә бастырып: — Кем син5 Исемен ничек синең5 — дип сорадым. — Сережа,— диде. — Ярый, Сережа, өегез еракмы? Кайда торасыз? — Тегендә-ә. Ул кулын сузып күрсәтте. Мин кесәләремне актарып карадым. Ләкин йолдызлы солдат төйм сеннән бүтән әйбер тапмадым. Аны Сережага бирдем. ♦ — Бар, Сережа... Сергей, кайт инде. Өегезгә кант Тунарсын. бүген көн бик суык,—дидем һәм аныч аркасыннан сөйдем дә борылып китә г башладым. « Шунда минем бәләкәй танышым артымнан йөгереп килеп, шинел » итәгемә ябышты да кычкырып жылап жибәрде. — Китмә-ә! Әти, китмә-ә!.. Мин сине ярата-ам... Әни дә ярата-а § Китмә-ә!.. £ Аптырап калдым. Туктадым да аны янадан күтәреп алдым. Шайтан с алгыры, ничек була сон инде бу? Нишләргә сон мина5 Әнә, чытырдатып ♦ муенымнан кочаклады да тагын тынып калды. Аның жылысы шинель в аркылы мина да күчә кебек. Сулышы авыру күкрәгемә шифа булып х керә сыман Әнидән башка минем күкрәгемә кемнен шулай сыенганы 3 бар5 Мине кем кочаклады? Менә шушылай’ Чын күкеле белән яратып. £ ышанып. Миңа ышанып һәм чын күңеле белән яратып! х Нишләргә сон5 Әйдә, булмаса булган икән — илтеп куйыйм Әнненә * әйтермен, көн дә чыгарып йөртмә баланны, суык, туңар, диярмен м Ә поезд? Поезд китеп барыр биг Билеты кесәсендә дип көтеп тормас. ° Әйдә, китә бирсен Мина барыбер. Поездда ни, монда нн! Азиядә ни, х Европада нн! Әйе. Соңгысы түгел Поездлар йөреп тора. Поездлар тагын " килер... Әйдә, Сережа! Ңиттек, Сергей' Үзең әйткәндәй, тегендә-ә-ә... п Сине шушындый салкынга чыгарып жнбәргән әниең янына Без киттек. Сережаны күтәреп, тегендә тегендә дип атлый торгач, шактый жир үттек. Шәһәр читенә житеп, кар сырындылары басып киткән урамга борылгач, Сережа бер өйне күрсәтте: — Менә! — диде. Анын «менә» дигәне асты кызыл кирпечтән, икенче каты агачтан салынган һәм түбә кыегында өченче кат дип чутланырга хакы булырдай күгәрчен оясы шикелле кечкенә чарлаклы, элекке урта кул сәүдәгәрдән калган бер йорт иде Без парадный ишекләрне, утын сарайларын һәм бер таш мунчаны үтеп, өй артына чыктык. Сережа шундагы ишекне күрсәтеп. — Менә! — диде. Ишекне ачтым. Аска төшеп киткән текә бер баскыч, аның янәшәсендә өскә менеп киткән икенче баскыч күренде. Сережа, өскә менеп киткәненә күрсәтеп, янә — Менә! — диде. Без килеп кергән чардак жнде-сигез квадрат метрлы гына бәләкәй бүлмә иде. Сул почмакта плитә. түрдә карават, өстәл, тумбочка һәм ике иске урындык. Озынрак кешенен башы тиярлек тәбәнәк түшәм, нке кечкенә тәрәзә, һәм татын шуны . йтергә кирәк чардак бик салкын иде, ишек тупсасы белән түр почмакларга боз каткан иде. Әйе е, әтисен юкка гына тилмереп көтми икән бу балакай, аңа да, әнисенә дә әтиләре кирәк, бик кирәк һәм бик тиз кирәк, юкса боларның хәлләре мөшкел, дип уйлап куйдым. Калырга да. чыгып китәргә дә белми шулай аптырап торган чакта, баскычта аяк тавышлары ишетелде. Ишек ачылды һәм бер ханым керде. Ул. көтмәгәндә ят кунак күргәч* аптырабрак китте, ләкин елмаеп исәнләште. — Сезне ул, мөгаен, вокзалдан алып кайткандыр? Әти дигәндер? Шулаймы? — Дөрес,—- дидем — И бала, бала! — диде ул, минем янда куанып торган малаен шелтәләп.—Бу гадәтеңне кайчан ташлыйсың инде? /Күләр булып тудыңмы әллә син? —Аннан мина карап гафу үтенгән тон белән:—Менә, бер ни эшләтә алмыйм. Тыңламый, чыга да китә. Ике солдат китереп куйды инде аны. Сез — өченче. Әтием солдат, әтием кайта дип башына сеңдергән — тыяр хәл юк, аптыраш. Кешеләрдән, менә сездән оят. — Зарар юк,— дидем мин.— Бер прогулка гына булды... Ә аның үз әтисе чыннан да солдаттыр бит? Озакламый кайтыр. Җиңү көннәренә күп калмады инде. Хатын соравымны ишетмәде бугай — жавап бирмәде. «Ай, өебез боз кебек салкын. Ягып җибәрим әле, чәй дә куйыйм»,—дип плитә өстеннән утын агачы алды һәм тиз-тиз чыра теләргә тотынды. Мин үземне тыярга теләсәм дә, тыела алмыйча аның йомры беләкләренә. түгәрәк балтырларына карап-карап алдым. Ул өстенә зәңгәр борчаклы ак ситсы күлмәк кигән иде. Бөдрә кара чәче иелгән саен маңгаена төшеп тора. Тутырып караса, үзәкләреңне өзеп һуштан яздыра торган утлы кара күзләр, тулырак кына алсу иреннәр, чегән кызыныкы төсле кара тут йөз, ситсы күлмәген матур гына кабартып торган түгәрәк, калку күкрәкләр. Биеп кенә йөрүче нечкә билле зифа сын. Менә шулай иде ул чакта Надя... Надежда!.. Кыскасы, ул мине — авыру солдатны — сихерләде. Без ул көнне чәйне өчәүләп эчтек. Алар мине вокзалга кадәр озата бардылар. Поездлар булмагач, кире кайтып киттек. Сережа үрле-кырлы сикереп шатланды әйтергә генә ансат, гомерендә беренче мәртәбә әтисе белән йокласын әле!.. Әллә ни булды шунда — мина кирәк поезд икенче көнне дә килмәде. Өченче кичне дә... Ә дүртенчесендә без инде вокзалга барып та йөрмәдек. Надя кумады. Сережа, әти дә әти дип, сарылды да торды. Мин үзем дә текә баскычлы бу чормадан төшеп китәргә бик ашыкмадым... Көннәр үтте. Өчебез бер гаилә булып яши башладык. Шулай итеп, һич уйламаганда хатынлы да, малайлы да булдым. Язмыш юк, ихтыяр көче генә бар дибез дә, ләкин, туганда ук маңгайларга язылмаса да, дөньяда кеше гомерен кинәт борып җибәрә һәм аның халәтен дә күз ачып йомганчы узгәртә торган сәбәпләр дә чыгып куя икән. Хәер, баш әйләндергеч сикерешләре, шарламалары очрамаса, сай сулы елга шикелле талгын гына агып ятса, мәзәге белән рәхәте дә булмас иде тормышның, йөрәкләр мүкләнеп бетәр иде. Менә минем белән дә шулай кыланды язмыш. Үләргә китеп баручы боек күңелле солдатның гомер елгасын бөтенләй икенче якка борып җибәрде. Яшермим, мин бу агымга үземне ихтыяри рәвештә баш-аягым белән рәхәтләнеп тапшырдым һәм көлә-квлә, жырлый-жырлый агып киттем. Минем өчен Себернең салкын феврале үтте, җылы җәй килде, күгемә якты кояш чыкты. Тик вакыт-вакыт якты кояшымны кара болыт томалый, күңелем төшә, башымны кая куярга белми ачы хәсрәткә бата идем. Хәсрәтем — минем авыруым иде. Инде ай буе торуыбызга карамастан, Надяга мин үземнең авыру икәнлегемне һәм киләчәгемнең шәп түгеллеген һаман әйтмәгән идем. Минем авыр уйлар уйлый башлавымны, күңелем боегуын Надежда да сизде Тик ул аннан узенчә— хатын-кызларча нәтиҗә чыгарды. Бер төнне башларны бер мендәргә куеп янәшә ятканда ул миңа: — Ваня, сине соңгы көннәрдә ниндидер сагыш басты Белеп түгел, болаи гына әйтәм. берәр җирдә күңелеңә якын кызың калган булса, әйт 50 тә бир, яшермә Мин аклармын һәм мин сине тотмам. Мине калдыр да кит Аны тап. Аңлашыгыз, кушылыгыз, бәхетле булырга тырышыгыз. Безне бөтенләй оныт. Миңа синен мәхәббәтен кирәк. Мәхәббәтен сүнгәч, коры шәүләң белән нишлим? Газапланма, Ваня, хәл итәсе нәрсәңне тартып-сузып йөртмичә шунда ук хәл ит. син ир бит, Ваня! — диде. — Рәхмәт, Надюша! — дидем мин, дулкынланып.—Хәзер мин сина < үземне борчыган нәрсә турында сөйлим. Шуннан ары сонгы сүзне син әйтерсең, ничек дисәң — шулай булыр... һәм ана үземнең хәлемне сөйләп бирдем. g Надя мине бүлдерми-нитми тыңлады, сөйләп бетергәч тә, түшәмгә м карап бераз сүзсез ятты. Шуннан сон кинәт калкынды да кысып кочак- - лап алды. Коры иреннәремне яндырып, суырып үпте — Мин синең авыруына менә шушылай карыйм, минем соңгы сүзем 2 менә шундый, җүләрсм . Ванюша! — диде. Шуннан сон Надюша, укымышлы кешеләр әйткәндәй, баш-аягы белән минем гомерем өчен көрәшкә ташланды. Әнисе авылда яши икән Ни әйтсәң дә, анда сөт-май табыла инде. Ана хат язып, кирәк азык а төлеген соратып алды Мине дуңгыз, аю, бурсык майлары, әллә ниләр ? кушып кайнаткан сөт белән сыйлый башлады. Кырыкмаса-кырык төрле 2 үлән тамырлары кайнатып эчерде, дарулар эзләп тапты. Тимердәй каты « режимга утыртты. Үпкәне өрдерергә дә үзе йөртте. Гомумән мин бик ’ иркә һәм кадерле сырхау бала хәлендә калдым. Ләкин ул үземә дә бик нык кисәтеп әйтте: «Әгәр узенә үзен булыш * масай, барыбер үләсе дип яшь коеп йөрсән, бу эшләрдән бер тиенлек ’ тә мәнфәгать чыкмаячак, син үзеңнең терелүеңә жнр белән күккә инангандай инанырга тиеш!» — диде. s Билгеле, Надя минем гомерем өчен утка-суга төшеп сугышып йөр- «■> тәндә мин язмыш иркснә буйсынып тик ятсам, оят булыр иде Минем * йөрәгемдә дә Чулпан йолдызы булып якты өмет кабынды — Мин яшим, мин яшәргә тиеш, ишетәсеңме син, үлем, мин әле яшим, сиңа үч итеп яшим, яшим, яшим!..— дидем. һәм мин җирдә яшәп калдым! Кеше ихтыяры алдында үлем үзе жинелеп үлде! Бер мең тугыз йөз кырык алтынчы елның май аенда диспансерда мине сонгы кат җентекләп карадылар да әйттеләр: — Котлыйбыз! Сез хәзер өч яшьлек үгез шикелле тап-таза! — U Р 1 ф Без шуннан сон, Сережа һәм Надя белән өчәүләп, көн буе һәм төн буе. җүләрләр шикелле көлә-көлә, шәһәр буйлап йөрдек, бакчаларда, су буйларында сандугачлар сайраганын тынлап утырдык. Кояш чыккач, базарга киттек Надиның биек үкчәле ак туфлиен сатулашмый- нитми генә «озатып» җибәрдек һәм шунда ук. базар читендәге яшел чирәм өстенә утырып, көлешә-көлешә туйганчы бер ашадык. Ләкин бәхет бер кайчан да түгәрәк булмый, бик ялтыраса чатный икән — аның бер чите китек була икән Мин терелдем — каты авырып Сережа егылды Сәбәпчесе — мин. Ул чакта инде аның җиде яше тулган иде. Салкын февраль көнендә мине вокзалдан «тотып» алып кайтканнан соң бик дуслашкан идек Ул мина шул хәтле ияләнде, шул хәтле яратты — гаҗәп инде! Үзенең чын әтисен дә шулай нык яратмас бала-чага Хәер, мин аның өчен чыннан да үз этне идем Без Надюша белән аңа бер чакта да минем кем икәнлегемне әйтмәскә, йөрәгенә җәрәхәт ясамаска дип сөйләшкән идек. Ул мнне чын күңеле белән ярата Мин аны яратам Әти дә әти дип өзелеп тора, алдан төшми, арттан калмый, дөнья түгәрәк — ни кирәк? Әйбәт, бик әйбәт! Куанып яшисе дә яшисе генә!- Сережа, урамнарга чыксак, башка малайлар алдында бик горурла- нып йөри иде. Минут саен — әти дә әти, минутына йөз сорау. Үзе бер секундка да миннән аерылмый, кулга чытырдатып ябышкан. Ул уенчыкларны, бигрәк тә машиналарны нык ярата иде. Тик үзенчә. Алып кайту белән әз генә йөртә дә сүтәргә тотына, эчен карарга тырыша. Магазин уенчыкларыннан туйгач, мин ана чыра белән кәтүк жебеннән «выж-выж», буш кәтүкнең башына сабын һәм резина белән бармак озынлыгы таяк беркетеп, кәтүк «тәгәрмәчләрен» киертеп, үзйөрешле «трактор» ясап бирә идем Резинасын борасың-борасың да «трактор»ны идәнгә куясың Ә ул сабан сөйрәп барган шикелле әкрен генә китеп бара Малайның куанычы эченә сыймый. Сикерә, кул чаба. Кеннәр буе тыны юк. уйный Иртән күзен ачуга: «Әти. тракторым кайда?» — дип сорый. Аны урамга алып чыгып иптәшләренә күрсәтә. Тегеләре тракторны тотып карарга чират торалар... Ә аның сораулары! Сүзләре.' Ул сорауларга профессор да жавап таба алмас! Кызык сүзләреннән көлеп эчебез ката иде. Мәсәлән, поездга карап тора да: — Әти, поездның бензине сумы? — дип сорый. — Нишләп алай дисең, улым? — дим. — Поезд бармый башлагач, су кирәк диделәр дә, су салдылар да — поезд китте,— ди... Бер вакытны шулай Сережа балык ашап утыра. Мин китап укыйм, әнисе плитә янында кашык-аяк юа. Сережа мина иелеп пышылдап кына әйтә; — Әти, әйдә, бу балыкны икәүләп тиз генә ашап бетерик әле,— ди. •— Ник? — дим. — Әни, «ашап бетермәсән, урамга чыгармыйм» дип әйтте,— ди. Яки: — Шуннан сон ведмедь (медведь) килеп чыга. Тегене кытыклый башлый кети-кети, кети-кети! — дип безгә әкият сөйли иде... Минем өчен иң кадерлесе шул булды — миңа жаны-тәне белән бирелгән иде малай, ярата һәм ышана иде. Аның өчен миннән дә булдыклы. эшчән, көчле, батыр һәм матур, кылны кырыкка яручы уңган әти жир йөзендә бүтән юк иде кебек. Менә шул кешене мин рәнжеттем. Белоруссиядә һәлак ителгән разведчик дустымның истәлеге булып уч төбе хәтле генә бәләкәй көзге калган иде. Жәй көне, гадәттәгечә, шуны алып өстәлгә куйдым да кырынырга сабын күбеге ясый башладым. Шул чагында Сережа йөгереп килеп тә керде, көзгене идәнгә бәреп тә төшерде. Көзге чәлпәрәмә килде. Мин.— ул чагында да анламадым, хәзер дә аңламыйм,— нишләптер женләнеп сикереп тордым да каеш белән тегеңәр ике-өч тапкыр сыптырдым. — Җүнсез малай' Харап иттең бит! — дидем. Сережа таш кебек катып калды. Аннан кинәт көл шикелле агарынды. Күзләре түгәрәкләнде. Бөтен гәүдәсе яман дерелди башлады. Иреннәрен кыймылдатып әйтәсе сүзен әйтә алмый тотлыгып торды да сабый, ахырында ачыргаланып: — Әти!. Әти, кыйнама!.. Әти, сукма!.. Кыйнама, әти!.. Әтием, сукма'. Авырта!! — дип кычкырды. Миннән күзләрен алмыйча әкрен-әкрен артына чигенде. Ишек төбенә житкәч. кырт борылып чыгып йөгерде, ләкин дүрт-биш адым гына атларга өлгерде. Кинәт чайкалып өй алды идәненә егылды. Без Надюша белән ана ташландык. Күтәреп караватка салдык. Сережа саташа башлады, бәйләнешсез сүзләр кычкырды, аяклары белән нәрсәнедер типкәләде, тәне кызышып шыбыр тиргә баттщ, торып йөгерергә, качар,га омтылды. Мин коелып төштем, йөрәгем сикерергә тотынды. Үзем дә, улыбыз Б2 сыман, менә егылам, менә егылам дип кенә утырдым. Ничек кирәк атай аякка басып врач чакырдык Ул килде. Карады да — Нервное потрясение, рухи борчыл’. — диде Озак авырды. Балан авыру үзен азырудан авыррак икән Алай гынамы — бер баланын авыруы ун өлкәннекенә тора. Аны карый-карый. анын өчен яныпкөеп үзебез авыруга сабышып беттек Бигрәк тә мина ♦ кыен булды Дөрес, Надюша рәнжеп бер сүз дә әйтмәде һ«ч ни белән х дә үпкә белдермәде Түзде Ләкин бит ул «Ник суктың’ Ник ашадың g малайнын башын? Кеше баласында ни дәхелең бар синен’» дип әйтергә 2 хаклы иде Менә бу минем йөрәгемне барсыннан да ныграк талады. в өзгәләде. Әйтсен, әрләсен иде. Түзәр идем Ә менә болай. сүзсез генә э яшьле күзләрен тутырып карап торуы! Үтерә' А а. ниләр генә юк иде х ул күзләрдә' Баладан да газиз нәрсә юк ШҮЛ Бигрәк тә ана өчен. Күк- х тән төшмәгән — эчтән төшкән бит ул... с Булган эш булган, үкенүдән узган диләр дә бит — ничек үкенмисен' 4 Нишләгәнмендер! Гомерем буена кешегә түгел, терлек-туарга да чирткә нем юк иде.. Надюшанын да үз хәле хәл. Атналар буе керфек какмыйча Сережа 3 нын баш очында утырып чыга. Ә үзе шулай булса да мине юаткан була, н тынычландырырга тырыша. Терелер, элеккедән дә тазарак булыр, үз- ® үзеңне бетермә. Ваня, дигән була Бик шулай да. тик Сережа йөрәккә хәсрәт утын ягып кына тора » Кайвакыт күзләрен ача Аңга килгән шикелле итә Әнисенә көлгәндәй * итә Ә мин якын килә башласам, урыныннан сикереп торып качарга я омтыла. „ — Әти!. Әти Тимә, сукма, әтием!. Авырта бит. әтием’ Кыйнама, х әти. кыйнама'.— дип жылый-жылый ялынырга тотына Агарып ката 7 Коты оча. Мин ыңгырашмас өчен тешләремне шытырдатып кысам да «тизрәк чыгып китәм Өйдә булган бөтен каешларны чокырга чыгарып аттым Күзенә күренеп борчымас өчен астагы күршеләрдә йоклый башладым Шулай бер төнне, гадәтемчә, күршеләрдә ята идем, тыны бетеп Надюша йөгереп төште Корт чаккандай сик»реп тордым — Я?! Ни булды? Тизрәк әйт!’.—дим — Курыкма! —ди Надюша, үзе көлә, үзе жытый — Аныиа килде Әзрәк сөйләшә . Ярты стакан сөт эчте Әйдә' — ди. Баскычтан очып кына мендем Карыйм чыннан да күзләре акыллы төсле Мине күргәч, көлеп куйды Беләсезме, аклыйсызмы, иптәшләр, авырып егылганнан сон беренче мәртәбә клрыкмады. качмады, кыйнама, әтием, дип кычкырмады — тыныч кына, матур гына итеп көлде — Улым'. Хәлен ничек, улым?—димен. үзем тамак төбенә тыгылган яшьләремне әкрен генә йота торам Тагын елмайды — Ә мин сине беләм.— ди. — Беләсең, улым, беләсем, алтыным.— дибез — Син Кыш бабай бит.— ди — Син былтыр да елкага килгән идек. Ә канла сон капчыгын’ Мина күчтәнәчләр бирмисенмени’— ди Надюша коты очып. «Ай! Ай аллам!» дип пышылдады да. үкереп жылап җибәрмәс өчен, куллары белән авызын каплады Йөрәгемә гүя хәнҗәр тыгып айкадылар, күзләремнән дөнья яктысы качты Ишек янакларына тотына тотына чыгып, өй алды идәненә аудым Хәлләр болайга әйләнгәч. Сережаны больницага салудан башка чара калмады Ул анда кырык көн ятты Без алмаш тилмәш аның янында булдык, кунмагандл көн саен барып хәлен белеп тордык. Тәмам сәламәтләнеп житкәч, кырык беренче көнне, без аны өйгә алып кайттык. Улыбыз, тәнгә ябык булса да, буйга үсеп киткән иде. Безнен өчен ин куанычлысы — ул инде тәмам терелгән, үз акылына һәм фигыленә кайткан иде. Икенче елны, врачлар кушуы буенча, путевка табып, мин аны Кавказга алып киттем. Ул елларның нинди икәнен беләсез инде, аякка баса гына башлаган идек. Аны-моны, минем солдат шинелен сатарга туры килде. Кисловодскида санаторий врачлары Сережаны үз балалары шикелле карадылар, дәваладылар. Ә мин үзем якыннан гына фатир алып яшәдем. Кич кенә аерыла идек. Малай матураеп, тазарып китте. Нервысы ныгыды. Без Кавказдан күтәренке күңел белән кайттык. Авыру җиңелде. Сережа теге хәлләрне онытты. Мәхәббәте миңа тагын да артты. Әтием дип өзелеп тора башлады. Безнең чардагыбызга янә якты кояш керде. Бәхет керде! ...Еллар үтте. Сугыш хәрабәләре бетә, югала торды Дөнья елдан-ел рәтләнде. Без дә чардактан төштек. Кирпеч йортның өченче катыннан ике бүлмәле, балконлы, жылы, якты квартира бирделәр. Надюша, бухгалтерлар курсын тәмамлап, заводта бухгалтер булып эшли башлады. Шул чагында нур өстенә нур булып, кызыбыз Светлана туды. Кыз тугач, мәшәкать артты. Надяның әнисе — Анна әби авылдан безгә күчеп килде. Уйнап-көлеп бишәүләп яши башладык. Без тормыштан бәйрәмнәр көтеп тормадык, тормышның үзен бәйрәмгә әйләндердек. Сережаны пионерга, комсомолга алалар — өйдә бәйрәм тантанасы, шатлык. Светлана укырга керә, музыка мәктәбенә йөри башлый — тантана. Бишәүләп куанабыз. Өстәлнең түрендә — балалар. Уку елын «5»легә һәм «4» легә тәмамлап чыгалар — тагын сөенеч... Шатлык яшәртә, без яшәрдек!.. Үзем ТЭЦта слесарьлар бригадиры. Исемем телдә, урыным президиумда. «Мактау кәгазьләре», акчалата бүләкләр алам Беренче Май хөрмәтенә портретымны ясап. Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенә куйдылар. Өйгә кайтмыйча икешәр смена эшләгән чаклар еш була иде. Сережа үсте, Сергейга әйләнде. Урта мәктәпне тәмамлап кичке институтка керде. Ә эшкә минем бригадага, үземнең кул астына килде. Бергә эшли башладык. Светлана да мәктәп бетерде. Тагын укып, химзаводта аппаратчица булды. Иртән торабыз да ду ртебез бергә тезелешеп эшкә китәбез, тезелешеп дүртәү кайтып керәбез. Бер кайгыбыз, борчуыбыз да юк иде. Жылаган чакларыбыз булмас, тормыш юлын гел шулай җырлап кына үтәрбез дип уйлаган идек. Ләкин ялгышканбыз. Киләчәкләре булса, күрәчәкләре дә бар икән. Моннан дүрт ел элек, җылы апрель кичендә, сыерчыклар очына- очына сайраганда, челтер-челтер язгы ташулар аккан чакта безнең бәхет агачыбызны кинәт яшен сукты. Яшеннән янып кара көйгән шул агачны кара гарасат кубып, тамырлары белән йолкып читкә атты. Соңгы вакытларда сабыр холыклы, һәр вакыт саф күңелле, көлеп кенә йөрүче Надюша алмаштырып куйгандай кинәт үзгәргән иде. Юк нәрсәләргә дә кәефе кырыла башлады, ызгыш-талаш, җәнҗал күтәрергә бик остарып китте Я ду килеп гауга куптара, я көннәр буе авызын ачмый. кара коелып йөри. Тегесе охшамый, монысы аныңча түгел, анысын ата, монысын бәрә. Гомумән җәннәтебез җәһәннәмгә әйләнеп бара. Өйдә бәрәкәт бетте — һәлакәт керде. Без моиа дүртәүләшеп аһ итәбез, ут йотабыз. Сәбәбен белергә тырышабыз, төпченәбез. Төрлечә уйлап карыйбыз — юк, әйтми Ирләр холыксызланса, ярты өй яна, хатыннар холыксызланса — бөтен өй. Безнеке дә бөтенләй яна башлады Бу фажигане мин бик авыр кичердем. Тамактан һәм йокыдан калдым. Кулымнан эш төшә башлады. Ахырында, менә ничә ел инде рәтләп ял иткән юк, кеше төсле Кавказ, Кырымнарга, санаторийларга да барганыбыз юк, быел отпусканы Кара дингездә уткәрергә кирәк. Надя > рәхәтләнеп дөнья күрер, дингездә су коеныр, туйганчы Кырым кояшын . да кызыныр, тынычланыр, янадан элекке сөйкемле һәм акыллы Надю- 5 шага әйләнер дип, ныклы карарга килеп куйдым. g Бу теләгем дә матур теләк кенә булып калды Икенче май көнне м бөтен халык бәйрәм иткән чакта, без дежур торабыз дип. Надя эшкә « китте. Мин, парын югалткан ялгыз каз шикелле, көн буе урамнарда ё кайгырып йөрдем дә, юл унаеннан Надяны да алып чыгыйм, бергә кай 2 тырбыз дип, анын янына кердем «Бүген ул ял итә»,— диделәр. Е һич нәрсә анламыйча, бу эшне алай да юрап, болай да юрарга * тырышып, өйгә кайтып киттем. Надянын күнеленә әллә ни булган иде. Ул элекке хатын түгел иде инде Анысы — факт. Әмма нәрсә, ни бул Z гян? Монысын белә алмадым Анын күкеле бер көн килеп кабат урыны g на утырачак, ул үзе үк бу көннәр турында көлеп һәм гафу үтенеп сөй- *• ләячәк иде әле Мин моның шулай буласына чын-чынлап ышана идем j иманым камил иде. х Надя караңгы төшкәндә кайтып керде. — Кайда йөрдек? — дип сорадым. * — Ялгышканмын Мина бүген ял биргәннәр икән Кайтып тормадым х инде, дус хатыным белән йөрдек шунда,— диде п Мин аны-моны әйтмәдем . Аерым ятып йокладык. Егерме ел торган = нан соң беренче мәртәбә. Үзебез теләп... Шулай ут йотып, ялкын сулап йөргән көннәрдә элекке күршебез - очрады Бакчага кереп утырдык. — Ябыгып киткәнсең. Чигә чәчләрен дә бик нык чаларган. Әллә авырыйсынмы? — дип сорый — Юк, авыруның ни икәнен дә белмим,— дим. — Үпкә ничек? — Шикәр кебек. — Пөрәк авыруын юкмы? Берәр зур шатлык, я. мин әйтәм. кайгы ишетсәң, кинәт тота торган гадәте юктыр бит3 — Йөрәгем йөз ат көчле машина моторы кебек. Карале, ник төпченәсең әле син3 Докторлыкка укырга кердекме әллә карт көнендә? Практика үтәсенме? Шуннан соң ул ык-мык итеп торды да авыр сулады, иелеп чалбар балагындагы юк тузанны кага башлады — Син, Ванюша, миңа ачуланма. Дус булганга әйтәм . Бер синнән генә калмаган ни туган .Хатының синен өстән йөри бит,—диде — Үзләрендәге баш бухгалтер белән Ул аңа җылы ботинка белән күлмәк тә алып биргән Син генә сизмисен .. Ванюша.. Мин башта бер ни дә аңламадым Лыгырда инде, лыгырда, дип җүләр кеше сыман авыз ерып утырдым Сүзләренең мәгънәсе башыма барып җиткәч, йөрәгем туктады, кымырҗый кымырҗый чәчләрем үр» торды Мин, я нервысы какшап, я мина ачу нтәм дип, я бүтән сәбәпләр аркасында Надюша әллә ннл >р кыланырга мөмкин, хәтта кирәкмәгән, ярамый торган эшләр дә эшләп ташларга мөмкин, дип борчыла идем. Ләкин, ант итеп әйтәм. хыянәтне башыма кигермәгән идем Бөртек тә. тырнак очы кадәр дә! Гомумән, Надюша өчен ул сүэ дөньяда юк төсле иде Инде эш үткәч үз-үземне әрләргә генә калды: никадәр беркатлы булганмын икән!.. Теге кешегә жавап бирерлек, Надянын гөнаһсызлыгын исбат итәрлек хәлем юк иде Көчәнеп урынымнан тордым да аңгы-миңге килеп кайтып киттем Күз алдым караңгыланды, минем өчен кояш сүнде, көн бетте. Мин инде монысына түзә алмам дигән идем Тик бу әле кара язмышның беренче шаяруы гына булган икән Анын тагын да рәхимсезрәге мине өйдә көтеп торган икән. Өй эче үлек чыккандай шомлы Малай, кыз, әби — өчесе өч жирдә тавыштынсыз утыралар Минем аптыраулы карашымны күргәч, өстәл янына ымладылар Анда Надяның безгә калдырган язуы ята иде. Мин аны бер кат укыдым. Ике, өч — анын ни өчен язылуын, нәрсә язылуын һаман аңламадым Язуның мәгънәсе авырлык белән генә башыма барып житте һәм йөрәгемне чәнчеп алды. «Кичер мине, кызым,— дигән иде ул анда.— Мин сезнең яннан китәм. Мине эзләмәгез, эшемә барып йөрмәгез... Без читкә чыгып китәргә жыенабыз.. Барып урнашу белән мин сине үз яныма алырмын. Болар янында калдырмам, курыкма .. Гафу ит мине сездән аерылганым өчен!..» Язуның күп өлеше шулай Светланага атап язылган иде. Ин соңыннан минем турыда да- «Ә монысы сиңа, атасы, мин синең теләгенне үтәдем», дип куйган иде. Мин аны аңламадым Нинди теләк? Минем нинди теләгемне үтәде нкрн ул? Анын үзе һәм балалар белән, әби белән бергә эшләп, бергә гөрләшеп яшәү иде бит минем теләк Нәрсәгә алай дип куйды икән’ Нинди сер икән бу сүзләрдә’ Әйе, алдан ук уйланган сере булган икән. Мин аны судта гына белдем Үзем генә җитмәгән, балаларның хәсрәтенә чыдый атмадым Хатын — ир табар, ир — хатын табар, бала гына — ата-ана тапмас дип. оят булса да, әбине җибәрдем — кайтмады. Кыз барып карады — кызына да күнеле эремәде... Кыскасы, аллага табынгандай табынып йөргән, минем өчен ин чибәр. ин акыллы, ин гүзәл һәм нн кадерле булган, жанымнан якын күргән сөекле кешем шуны эшләгәч, егерме ел корган җәннәтем күз ачып йомганчы жил давыл булып очкач, зиһеннәрем таралып, башым уйламас булды Көндез кешеләр арасында. Анысын алай итәсен. монысын болай итәсен. хәсрәтең әз-мәз онытылып та тора. Эш белән әкренләп көн үтә Эштән бушагач, шыксыз өйгә кайтып керүе авыр Ярый ый Шулай ни тере, ни үле яшәп ятканда, бер ял көнне Надюша кайтып керде Әби оекмы, шәлме — нидер бәйли, Светлана пианино уйный. Сергей китап укый, мин өстәл янында отвертка белән боргалап утюгмы. трансформатормы төзәтеп утыра идем Дүртебез дә исебезгә килә аямыйча шаккатып калдык. — Исәнмесез'— дип мыгырданды Надя, елмаерга тырышып.—Ни хәлләрегез бар?.. Нишләп ятасыз?.. Света «Әни'» дип анын муенына ташланды Надя. кечкенә чагындагы шикелле итеп, анын чәчләреннән сыйпады — Я, кызым, я, җитәр! . Син зур бит инде! — Әни, әнием!.. Син нишләден’.. Нишләп болай?!. — Я, кызым, я! Бөтенесе дә көйләнер, әйбәт булыр Мин сине алырга дип кайттым. Кием салымнарыбызны гына җыябыз да китәбез Я, тынычлан!.. Сергей урыңуннан торды. ■— Син бөтенләйгә кайтмадыңмыни? — Юк, улым. — Китәсемме’ Анын янынамы? — Әйе Шулай туры килде инде. Гаепләмә, улым. Дөнья бу!.. — Син. үзеңне яраткан кешеләрне ник уйламадык, ә?! Кара әтигә! Кара анын чәчләренә!.. Ун көн эчендә син аны ун елга картайттың! — Нишләп ул кадәр кайгыртасын аны1 Үз әгиең булса ярар иде!.. Сергей кинәт китерел суккандай чайкалды. Күзләрен зур итеп ачып тул туры анасына карап торды. Аннан сон тотлыга-тотлыга. — Нишләп... үз әтием булмасын'. Син ни сөйлисен1 Шаштын ♦ мы... әллә син?..— дип. көч-хәл белән сорый алды. а. Надюша чынлап та шашкан хатындай кабынып китте Ямьсезләнеп. £> Сергейга таба кулларын сузып кычкырып жнбәрде » — Ха-ха-ха!.. Кайдан килеп әти булсын ул сила!. Дивана!.. Син м биштә иден инде Вокзалдан тотып алып кайттын син аны Дивана а' ® Ха-ха-ха-ха!.. Сергейның бәген гәүдәсе, куллары дерелдәргә тотынды Пөзе күгәр- % де Башын артка тзшлап нидер әйтергә азапланды, ләкин әйтә алмады. s каны качкан иреннәрен гени кыймылдатып тора башлады тавышы * чыкмады... в « Приступ элекке шикелле... тагын кабатлана» дигән уй башымнан х үтеп китте, күз алдым томаланды Ни эшләгәнемне белмәдем — кулым 3 дагы отвертка белән хахылдап көлеп торган Надяга китереп кададым £ Район прокуратурасы следователе, юстиция кече советнигы Рахман я эшемне тикшергәндә изоляторда тоттылар Минем бу каһәрле эшемне ж үтерергә теләү дип бәяләсәләр дә, иптәшләрнең дә. өйдәгеләрнен дә ® жылы сүзләре, мөгаен, минем файдага булгандыр « ТЭПнын кадрлар бүлеге башлыгы, дөресен әйтеп, бик яхшы харак я теристика жибәргән иде. Директор, партбюро секретаре һәм завком председателе — өчәү кул куеп мина жннелчәрәк жәза бирүне сорады- = лар, судка бик белемле жәмәгать яклаучысы сайлап җибәрделәр Анын < өстенә әби дә. Сертей да, Светлана ла Рахман иптәшкә биргән аңлатмаu ларында гел мине яклап язганнар. Мәсәлән, әби үз кызы дип кызганып тормыйча, дөресен әйтеп, намусы нн кушса, шуны язган; « .Ул минем кызым иде Хәзер инде мин аны телем барып кызым дип әйтә алмыйм Миннән качып киткәч, нинди кыз булсын ди инде ул мина?! Анын бу эшенә аклану юк, үтерсә дә сүа әйтмәс идем, ярый әле, бәхете бар икән бульнистә генә ятып чыкты . Мин киявемне җәзага тартмавыгызны үгенәм! » Улым болай дигән иде « ..Әти гомере буе безнең өчен тырышты Икешәр смена эшли иде. Ул мине уз әтиемнән и яхшырак тәрбияләде Бу хәлләргә бары тик әни генә гаепле Шундый тагу, дус яши идек бит. Шуна риза булмыйча, әниенне. иренне, у.тынны һәм кыаынны таиь ла да, дүрт хатын аерган ниндидер адәмгә кит, имеш! Бу —түбәнлек. Кеше үз намусын бөтенләй югалткан дигән сүз Югарыда язылганнардан чыгып, минем әтиемә жәзанын иң жннелен генә бирүегезне үтенәм...» Хәтта «минем әтием» дигән сүзләрнең астына сызып куйган Светлана кызым да гөп гаеп әнидә, әтине аклавыгызны сорыйм дип язган иде... Болар мина ул көннәрдә тереклек суы шикелле булды... Суд залы шытрым тулды РСФСР жинаять кодексының 15 103 статьясе нигезендә дүрг ел бирделәр Уйчан кеше, сүзен бетереп, кисәү башларын учак уртасына этәрә башлады Ай баткан, түгәрәк аланны кара төн баскан йолдызлар эреләнеп һәм яктырып, агач башларына кунаклаган шикелле якын күренә иде Ирләрнең «ө-өф» итеп тәмәке төтенен өрүләре һәм арттарак кемнеңдер мыш-мыш сулавы ишетелде. Ат ач башларын шаулатып ашыга-ашы- га ниндидер саташкан жил үтте. Берәү тамагын кыргалап — Менә, иптәш... Минем сезгә соравым...—дип сүз башлаган иде, Уйчан кеше көлемсерәп аны бүлдерде: — Нинди сорау бирәсегезне беләм. Улым, гаиләм. Шулмы? Надяны баш бухгалтер бутаган. Ялган документлар ясап өстенә бик күп акча чыгарган. Әйберләрегезне саттырам, өегезне туздырам, дип куркыткан. Безне хурлыкка төшермәс өчен Надя шул кабахәт белән китәргә мәҗбүр булган. Дүрт ай үтүгә кире кайткан. Хәзер өчесе яшиләр икән. Светлана кичке институтны тәмамлаган. Шул ук заводта инженер-химик. Сергей — геолог. Шушы тирәләрдә нефть эзли... Тел очыгызда тагын бер сорау тора инде, анысына да җавап бирәм. Әйе, мин бүген Сергейны көттем, улымны. Ул мине каршыларга тиеш иде. — Килмәде бит... — Килмәде. Мина хәзер җаным-тәнем белән эшкә чумарга кирәк. Мин тормыштан төгәл дүрт елга арттарак калдым. Ләкин мин аны куып җитәргә тиеш. Хәзер һәр көнем хисапта, һәр сәгатем кадерле. Менә шуның өчен улымны көтеп ятарга теләмичә сезнең белән киттем. Мин семья җылысына кабат кайта алмыйм инде. Ә Сережа белән без кайчан да булса, һичшиксез, очрашырга тиеш. Мин моңа ышанам... Ашыгуымның бүтән сәбәбе дә бар. Мин элек бераз рәсем сәнгатенең серләрен өйрәндем. Бик зур хыяллар, бик зур планнар белән җенләнеп йөргән чакларым бар иде. Третьяков галереясында, Эрмитажда, башка музейларда булдым. Рус музеенда Карл Павлович Брюлловның «Пом- пейның соңгы көне» дигән картинасы каршысында ярты көн утырдым. Әкият, могҗиза! Ә ничек эшләгәннәр! Репинны алыгыз. Кулы корыгач пумаласын кулына бәйләп куйган. Рембрандның безгә билгеле 650 ләп картинасы, 2 000 рәсеме, 300 ләп офорты бар. Гомерләрен сәнгатькә багышлаган чын художниклар хәзер дә шулай иҗат итә. Әдәпсез, тыйнаксыз дип гаепләргә ашыкмагыз, зинһар. Үзен чагыштырырлык художниклар тапкан дип тә көлмәгез. Чагыштырыр өчен әйтмәдем. Мин укуны уйлыйм. Укырга беркайчан да соң түгел. Гомер буе укыйлар. Өйрәнергә телим. Кешеләрнең бөек хезмәтләре турында үз гомеремдә ичмасам бер генә картина эшләү турында хыялланам. Менә мин .хәзер шул картинама төшәчәк иптәшләрем арасына — көчле ру.хлы, таза тәнле, тимер мускуллы кешеләр янына китеп барам. Тундра буйлап болан көтеп йөрерменме, урман кисәрменме, юллар салырмынмы, нефть чыгарырмынмы — әлегә белмим. Ләкин эзләгән кешеләремне табачакмын. Әнә, буяулар, киндерләр алдым. •— Юлыгыз уңасына ышанам,— диде кемдер. —- Сез эзләгән кешеләр Себердә генә түгел — бөтен җирдә. •— Әйе. Ни өчен Себерне сайладыгыз? — Әйттең суз! Үзе сибиряк ич ул. — Ул чагында, әйдәгез, минем белән! Эшебез уен түгел, кешеләребез дә. — Ә ни өчен сезгә? Безне ким дип уйлыйсызмы әллә? Башкаларны җырлап акча ала дип беләсезме? — Дөрес! Безнең газчылар да иптәшне сөенә-сөенә үз бригадаларына кабул итәчәкләр. Иван тамагын кырып алды. Эчке куаныч сизелеп торган ягымлы тавыш белән: — Рәхмәт, иптәшләр!—диде.— Мин әле тагын да арырак керергә дигән идем. Салехард тирәләренә үк. Бәлки, уйласам, Ямалга 1 да барып чыгармын. Новый Порткамы шунда, Сёяхагамы... Карск диңгезендә!е ярым утрау. 18 Шул чагында машиналар кергән юлда чопыр чопыр басып килгән ат аягы тавышлары ишетелде. Учак янындагылар башларын шул якка борып тын калды. Озак та үтмәде, алан читенә бер карамчык чыкты Дөрләп янган учакларны күргәч, «на-а!» дип атын куалады һәм юртып * болар янына килеп туктады. Пычракка һәм шыбыр тиргә баткан ялгыз 5 ак аргамак еш-еш сулыш ала башлады. Киерелгән борын тишекләрен £ нән бөркелеп пар чыкты, шар күзләрендә, әле кабынып, әле сүнеп, учак п шәүләсе уйнады. Сакаллы җайдак үзе дә атыннан ким армаган иде g Бүреге агач ботакларына эләгеп, кайдадыр төшеп калган бугай ялан £ баш. Озын чәчләренә сары яфраклар эләгеп калган Кара телогрейка- § сынык ун җилкәсе ертылган — тавык күкәе зурлыгы мамык чыгып тора © Ул, исәнлек-саулык алышкач, иң әүвәл тәмәке сорады Кабызып бирс деләр. Дәшмәделәр. Җайдак рәхәтләнеп папирос сүырды. Хәл алгач ♦ кына эштән сүзгә күчте, гөнлә урман тарап йөрүенең максатын әйтте = — Кай тарафларга юл тотасыз, иптәшләр1 Шәһәргә баруыгызмы. = әллә кайтасызмы инде? — дип сорады. 3 — Шәһәрдән, шәһәрдән. £ — Ай. бик яхшы булды Белмисезме, сезнең колоннада Аю-Ятардан х э-э-э—Җайдак куен кесәсеннән бер кәгазь алды да учакның тонык s яктысында аны укырга тырышып күзләренә якын ук китерде — э-э-э ® сезнең белән АюЯтардан Петр Петров дигән кеше кайтмыймы1 Э-э-э о Петрович!.. > — Мин булам,— диде Петр Петрович, сәерсенебрәк һәм авырткан « аякларын авыр гына язып, хрыныннан күтәрелә башлады. „ — Сезме?.. Чыннан да сез Петр Петрович Петров үземе1 Районо < мөдиреме? *• — Әйе. әйе. Ни бар1 Ни булды1 Сез кем1 — Мин сез үтеп киткән авылның почта бүлеге мөдире Эзли-эзли җаным чыкты Ялга яткан өч колонна янында булдым, икесен юлда туктаттым ... Ниһаять.. Сезнең исемгә, иптәш, облонодан телефонограмма бирелде Линия буйлап барлык почталарга .— Җайдак кулындагы кәгазен Петр Петровичка сузды һәм тавышын әкренәйтеп,—әниегез авырыбрак тора икән,-- дип өстәде Петр Петрович ул кәгазьне, мөлдерәмә тулы аш тәлинкәсен тоткан шикелле, саклык белән тотып, у чакка иелде Ләкин учак яктысының кирәге булмады: икеөч яктан кесә фонаре кабызып җибәрделәр. Петр Петрович телефонограмманы ашыкмый гына укып чыкты да күзләрен учак күмерләренә текәп уйга калды. Бүтәннәрнең дә бу тынлыкны бозарга йөрәкләре җитмәде. Ак ат, авызлыгын шалтыратып башым чайкады, тирә-якиы яңгыратып рәггән ике тапкыр пошкырды. Җайдак тамагын кыргалап: — Ярый, мин китим, төш авышкач ук ат менгән идем,—диде. Петр Петрович, аякларынын авыру икәнен онытып, тнз генә торды. Җайдакның кулын кысты. — Рәхмәт, мптәш! Мәшәкать булды инде, гафу итегеа!.. Бнк зур рәхмәт! Ак атнын ялыннан сыйпады. — Сиңа да рәхмәт, дускай! Аргамак апа җавап итеп пошкырды, өске иренен алга сузып Петр Петровичның җилкәсенә тндерде. — Безнең эшебез шул,—диде җайдак —Әниегезнең тизрак сәламәтләнүен телим. — Рәхмәт!.. — .Хушыгыз!.. Сау булыгыз, иптәшләр' На-а-а!.. Ак аг юыртып урман юлына кереп күмелде. Петр Петрович \рынына килеп утырды Бер кожанлы кеше, аның янына чүгәләп, учактан тәмәке кабызды Чыбыгын учакка ташлап: — Бик каты авырыймы’ — дип сорады Кемдер әкрен генә: — Җиңел булса, линиянең буеннан-буена шалтыратмаслар иде,— дип куйды — Әйе, әнинең хәле яхшыдан түгел,— диде Петр Петрович — Мөмкин кадәр тизрәк кайтып җитүемне үтенәләр. Сонга калуың бар, диләр. — ЛЪэмкин кадәр тизрәк , тизрәк...— дип мыгырданды кожанлы кеше — Әйтерсен, Мәскәүнен кольцевой юлын әзерләп куйганнар... — Мин анлыйм, иптәш, чара юк икәнен беләм Шуна күрә дәшмим... — Дәшми, имеш! Дәшергә кирәк! — Кожанлы кеше аягүрә басып учак тирәсендәгеләргә карады Үзенең властен яхшы тоеп, сизеп торган командир шикелле калын тавыш белән кычкырды — Егетләр, хәзер полный ял! Ике сәгатьтән подъем1 — Булыр микән?.. Арылган... Яктырылып та житми,—диде кемдер кыймыйчарак. — Фараларың нигә? . Ике сәгатьтән!. Бетте'. Таралыгыз!.. Сез дә ятыгыз, иптәшләр... Кожанлы кеше эре-эре атлап үз урынына китте. Аңа шоферлар һәм юлаучылар иярде Тамара да, хәерле төн теләп, шалашка кереп китте. Сүнеп баручы ут янында Петр Петрович, Аучы, Иван һәм Айзат дүртәү калдылар. Учак күмерләре аксылланып көлләнә башлады. Алан читенә бер пошый чыкты һаваны сагаеп исни-исни болар ягына карап торды. Нәрсәдәндер куркып кире сикерде һәм агач ботакларын сындыра-сын- дыра урманга чабып кереп китте. Күл ягында сузып-сузып кош кычкырды. Корыган үлән сабакларын чыштырдатып җил исте. Учактагы көлләр тузгып куйды. Лепелдәп сары яфраклар килеп төште. Юлчылар пальто, плащ итәкләрен тарткалап, ботаклар һәм үләннәр өсгенә тезелешеп яттылар Айзат Петр Петрович белән янәшә ята иде. Ул ана берәр җылы сүз әйтергә, күңелең күтәрергә, кайгысын әз булса да уртаклашырга теләде. Ләкин теленә рәтле сүз, башына юньле уй килмәде. Шуңа газапланып ятты. Ахырында Петр Петровичның җилкәсенә сак кына кагылып пышылдады: — Петр Петрович'.. Петр Петрович аның дәшүен көтеп яткан шикелле шунда ук җавап кайтарды: — Анлыйм Рәхмәт, Айзат!., йокла, йокла' Юк, йоклый алмады, черем дә итә алмады Айзат бу ике сәгать эчендә. Йокысы качкан, күзенә йокы керерлек түгел иде Әллә нинди көн булды бүген Гади кеше ел яшәп күрмәгәнне күрсәтте, ишетмәгәнне ишеттерде. Уйчан кешене — Иванны кара! Аһ дисә, авызыннан ялкын чыгарлык көннәр кичергән Ничек чыдаган йодрык кадәр йөрәге, хәзер ничек чыдый?! Петр Петрович ята менә Ыңгырашмады, еламады, дәшмәде Чын ирегет! Хәзер яшен эченә йота торгандыр Әнисе түшәктә соңгы сулуларын сулый Бәлки инде дөнья белән мәнгегә бәхилләшеп тынгандыр да. Рәхимсез син, тормыш! Бөтен ягың килгән, бөтен ягын түгәрәк — ләкин җиһанга ник кайгы хәсрәт, авыру һәм үлем яраттың соң син!? Ансыз гына булмый идемени?!. Айзатның кыска гына гомерендә дә хәсрәте дә булды, кайгысы да. Узган елны башын кая барып орырга белми аптырап йөргәндә, ул дөньяда үзеннән дә бәхетсез кеше юк дип, анын хәсрәтеннән дә ачы хәсрәтне монарчы бер адәм дә кичермәгән дип уйлый иде. Күзенә ак кара күренми йөргән ул көннәрнен сәбәпчесе анын көләч Чәчкәсе иде Әйе, йөрәгендәге мәхәббәт угыннан кайгы сөреме чыгарган кеше - кура жиләге шикелле шул кыз иде ♦ 18 Чәчкә ул кичне Кремль тукталышына килмәгәч, Айзат борчулы уй- £ ларга күмелде Язгы нурлы кич, чакырылмаган кунакларга ишек ачкан § хужа йөзе шикелле, караңгыланып китте Айзаг таш баскычтан өскә * күтәрелде Кремль стеналары буйлап китте, һәм Ленин күпере ягына = чыгып Казанкага карап утырды Икенче башта кочаклашып утырган < бәхетле пар, «өченче-артык» дигәнне искә төшерде, күрәсем. теләр телә- _ мәс кенә кузгалды, җитәкләшеп аска төшеп китте Бугөннәр дә төн ур Z тасы житкәндә эзләрен суыттылар. = Кремль буенда Айзат үзе генә калды Троллейбуслар, трамвайлар ** да ялга туктый башлады, бөтенләй буш дип әйтерлек дежур машиналар * гына берәнсәрән күренгәләп торды. Хәер, алай дип әйтсәк ялгышырбыз, я Айзат аларны күрмәде, ишетмәде Ул хәлсез кулларын тезләренә куйган =» килеш, күзләрен еракка — Ослан таулары ягына текәл, бөкрәеп утыра * бирде Башы эшләмәде Анын өчен әлл« бар иде дөнья, әллә юк иде х Кремль курантлары чыңлатып берне сукты п Күпер ягыннан ашыга-ашыга ике солдат кутәрелде. Алар, Айзатка х ун унбиш адым калгач, туктап ни турындадыр кинәшеп алдылар Кул ” селтәп, янына килделәр. *• — Сәлам, төн патруленә! — диде сарысы — Кай1ырма, дус. Бер кыз гашлаганнан дөнья бетәме'— диде карасы — Насыйбың бер чыгар әле Икенчене табарсың Бар кайт, жүләрлә- неп утырма Шундый егетне яратмаган кыз еннен калган йокыңа дэ тормый Алар Кремль коймасының төзәтелә торган жнрендәге ак ташларга баса баса өскә күтәрелделәр дә теге якка сикерделәр Язгы төннең карыны бер генә колач Бераз энгер менгер булып торды да яктыра да башлады Аккош урманнары артындагы химзавод өстендә төн буе уйнаган шомлы кызыл шәүлә тоныкланды Әле ул, әле бу төштә сөңге шикелле булып күккә сузылган торбалардан чыккан көлле сары төтеннәр ачыграк күренә башлады Каршыдагы мәһабәт циркның каплап куйган көмеш тәлинкә кебек ялтыр гөмбәзенә таң нурлары ятып, андагы чык тамчыларын яларга кереште. Зур шәһәр уянды һич тә ялга ягып тормагандай, үзенең шау-шулы һәм эшлекле гадәтн тормышы белән яшн башлады Айзат каршысындагы өрәңге ботагына бәләкәй сары кошчык кунды Башын кыек салып ана каран торды. Койрыгын селкетте, нечкә тавыш белән «ннп пип» днп дәшге, аннан «ычч» дип сызгырды да жилпенә жнл пенә стадион ягына очты һәм Айзаг та, яңа йокысыннан уянган кешедәй, як-ягына каранды Их, дип шыпылдатып тез башына сукты һәм акрын гына кайтып китте Тулай торак иртәнге гөрелте белән пыр килеп гөжләп тора нде. Кемнәр юына, кемнәр кырына, кемнәр ашый, кемнәр киенә. Ишекләр шап та шоп. коридорларда тыз да быз_ Айзатка ишек төбендә Нариман очрады Ул сөлгесен жнлкәсенә салып, сабын щеткасын алып юынырга менеп барз нде — Ну-у, мать честная, төнлә дә аерыла алмыйсыз, гашыйк күзенә йокы керми дигәч тә. Айзат күңелсез генә елмайды. — Төнлә белән көндезен генә түгел — мәңгелеккә аерылдык, ахры. — Ничек? — Шулай. — Ничек «шулай»? Син кешечә аңлатып бирә алмыйсыңмы? — Килмәде. — Килмәде? Кайда кундың соң? — Кремль буенда утырдым. — Кит әле!.. Ну-у, энекәш, син чыннан да йончыгансың. Күзләрең кызарып беткән. Еламагансыңдыр бит? Анысы булмас та. Борчылма, бар кер. Мин кичтән, ачыгып кайтыр дип, тумбочкаңа колбаса куйган идем. Кер, аша. Мин юынып төшим. Син борчылма, берәр нәрсә килеп чыккандыр Шуңа күрә килә алмагандыр. Андый хәлләр еш була. Менә институтта күрер дә сөйләп бирер. Борчылма, бар кер, аша. Айзат бүлмәгә керде. Ашыга-ашыга лекциягә җыенып ятучы егетләр аны уенкөлке белән шаулашып каршы алдылар: — Безнең кияү төнгә дә кала башлады хәзер, ә? — Комендантка әйтергә кирәк, тиздән бер койка бушар кебек, икенче кеше кертсен. — Җитәр сезгә, сакаллы сабыйлар,— диде Айзат ачуланмый гына. Рухы гадәттән тыш тетрәнгән чакта, әйтик, артык шатланганда, я, киресенчә, нык кайгырган чакта, кеше тамактан яза дигән сүзләрне Айзатның ишеткәне бар иде. Менә хәзер ул аны үзе сынады, дөрес икән, бөртек тә ашыйсы килми, тамагыннан валчык үтмәс шикелле. Ләкин Айзат киресен эшләде, «үкереп еларлык кайгым да, «әпипә»гә биерлек шатлыгым да юк, бу минутта мин нормальный студент, шулай булгач, мин нишләп тамактан калырга тиеш», диде дә зур гына колбаса кисәген көчли-көчли ашап бетерде. — Я! —диде Нариман, кереп киенә-киенә.— Ни булды? Сөйлә! Айзат хәл-әхвәлен ике-өч сүз белән әйтеп бирде. Нариман аны тагын юатырга кереште: — Син борчылма. Хәзер бар, Чәчкәне күр — и бел! Аһ орырлык нәрсә юк. Әгәр күрә алмасаң, мин кайткач киңәшербез, берәр нәрсә уйларбыз. Ах, мать честная, бүген соңрак кайтам икән. Ну, шулай да көт, китмә. — Җыелыш-мазармы? — Әйе. Син барасыңмы? Әйдә! Алар икәүләп институтка чыгып киттеләр. Айзат Чәчкә булачак аудиториягә әллә ничә кереп чыкты, инфак коридорларында чуалып йөрде, урамда көтеп торды. Звонок булды, ләкин Чәчкә килмәде. Айзат беренче лекциядә көч хәл белән утырды да тагын йөгереп аска төшеп китте. Чәчкә юк иде. Айзат икенче лекциягә кереп тормады (керсә дә утырып торыр хәле булмас иде), урамга чыкты да Болак буйлап Кабан күленә таба китте. Кабан күле янындагы бакчага җиткәч, «Ветерок»ка кереп портвейн эчим микән әллә, йөрәк янганчы вино янсын дип тә уйлаган иде дә, кулын селтәп кире китте — кәефне аракы белән күтәрергә калгач булмый инде ул. Кая баруын үзе дә белми атлый торгач, мәчет каршысына килеп чыкты. Я алла, әгәр булсаң, ник газаплыйсың бу кадәр, минем нинди зур гөнаһым бар соң сннен алдыңда дип, аны үтеп китте һәм «Тукай» кинотеатрына җиткәч, кинәт телефонга ташланды. Кабаланып номер җыя башлады, калтыранган бармакларын номер тишегенә туры китерә алмыйча аптырап бетте. Ниһаять, трубканы алдылар, ләкин Чәчкә түгел, әнисе алды. — Ләбибә апа, бу мин әле — Айзат. Чәчкә .нишләп укырга килмәде икән? Шуны белим дигән идем,— диде Айзат, артыннан куган шикелле тиз-тиз. — Башта исәнләшергә кирәктер бәлкем—диде Ләбибә апасы, тыныч кына. — Ай, гафу итегез, Ләбибә апа, исәнмесез! — Исәнмесез! Менә хәзер ярый. Чәчкә бара алмады шул: авырыбрак тора. — Ну-у, бик ныкмы3 * — Куркыныч түгел. Ләкин температурасы бар — Бер генә минутка телефонга килмәс микән, Ләбибә апа, ә, Ләбибә ч апа? Бик кирәк иде. ® — Хәзер. Әйтеп карыйм. g Бераздан шул ук тып-тыныч тавыш белән — Әй, карагыз әле, кем .. Айзат иптәш, ул поликлиникагамы, апте- § кагамы чыгып киткән икән, күрми дә калганмын,—диде — Ә-ә, шулаймыни? — диде Айзат, ии әйтергә белмичә —Ярый. = Гафу итегез, Ләбибә апа! ө — Зарар юк. — Хушыгыз! — Хуш! a Айзат трубканы элде. Шуннан соң гына, и дивана баш, иртәгә килер- »- ме, дип сорамадым, барып хәлен белешергә мөмкинме днп әйтә белмә- ” де.м, терелүен теләргә оныттым, и сантый-сантый днп, үзенә үзе ачулан х ды. Тагын урам-бакчалар буйлап китте. Чәчкә яшәгән Воровский ура- ° мына барып чыкты. Ике-өч мәртәбә керергә талпынса да. йөрәге жит- * мәде. Ленин исемендәге культура сараена кинога кереп ярты сеанстан ж ташлап чыгып кипе. Арып-талып, ачыгып һәм ябыгып кичке карангы „ төшкәч монастырьга кайтып ауды. я Нариман аны шелтәләп каршы алды: " — Аю егарлык егет! Ник бала чага шикелле борын салындырып u йөрисең? Дөнья бетмәгәндер бит? Ж.әй бар, кыш бар, ашыгып нн эш бар дигәндәй, бүген булмаса, иртәгесе көн бар. Терелсә иртәгә килер, терелеп җитмәсә— берсекөнгә күрешерсез. Озаккарак тартылса, янына бар Айзатта ташлады дип моңаеп ятмасын... Айзат төшендә Америка очучыларынын Хиросима шәһәренә көлә- көлә атом бомбасы ташлауларын к^рде. Бөтен жир тоташ ялкын һәм ут булып, күктә кан төсле кызыл шәүләләр уйный, суларга һава жнтми, өскә ишелеп һәлакәт һәм үлем килә, йөзәрләп-йөзәрләп бер гөнаһсыз халык кырыла, кычкыра кычкыра аналар һәм балалар яна иде. Айзат шыбыр тиргә батып куркып уянды. Йөрәге агылып тибә, авызында ниндидер күгәргән тимер тәме иде Иртән Исмәгыйлдән бер шакмак шикәр алып, аны кайнар суда эретеп эчте дә институтка ашыкты. Күнеленә бүген Чәчкәне күрер кебек тоела иде. Чыннан да, егетнең чиксез-чамасыз бәхетенә каршы, звонок булыр алдыннан гына Болак күперендә Чәчкә күренде. Айзат кыз кар- шысына ыргылды. — Чәчкә!.. Терелдеңме, Чәчкә?!. Чәчкә курыккандай кинәт ту ктады. Әкрен генә- — Айзат!.. Синме3 .. Килдем менә,—диде. Аның йөзе агарган, йончыган, күз кабаклары шешенебрәк киткән иде. Айзат аны кызганып куйды Ул үпкәләп торган була, ә Чәчкә мескенкәй нинди ябыккан. Шушы матур көннәрдә таш бүлмәдә авырып яту жикел- ме әллә! — Нык авырдыңмы, Чәчкә? — Нык. — Башың авырттымы? — Башым да авыртты — Мин снна шалтыраткан идем Әннен белән сөйләштем Син өйдә юк идең. — Әйе шул. - — И Чәчкә!.. • Алар институтка кергәндә звонок бирәләр генә иде — өлгерделәр. Кызык та инде бу яшьлек, билләһи, гажәп кызык. Бер дә даими хәле юк. Кичәге уе бүгенгә ярамый, бүгенгесе иртәгәгә. Бер карыйсың — ал да гөл, икенче карыйсын — агай, үзең бел Әле болыт, әле кояш Айзат та бүген иртән генә үзен бөтен Европада һәм Азиядә иң-ин бәхетсез кеше дип уйлап сыкранып йөри иде, үзенә хәтта инде бер кайчан да көлә-шат- лана алмас кебек тоелган иде. Их, яшьлек' Сөйгән яр! Яр бер бакса көлдерә, бер бакмыйча көйдерә шул. Назлы була, чукынган1 Хәзер ни булды? Чәчкәсен күреп сөйләшүгә, авызы ерылды куйды. Лекцияләрдә урындыгында очлы энә бар шикелле гел кыбырсып, күршеләренең тенкә- сенә тиеп, пыш-пыш сөйләшеп, укытучыларга урынлы-урынсыз сораулар биреп, пүчтәк нәрсәләрдән дә көлеп утырды. Соңыннан алар «Татарстан» да бергәләп кино карадылар. Картина начар иде. Әйбәт кенә ирләр, бу минем малаймы, әллә синен малаймы дип, бик пошаманга төшеп, эш юктан эш табып, юк кайгыларын бар итеп ах-ух килеп йөргән булдылар. Чәчкә дә көлмәде. Вгкыт-вакыт авыр сулап тирән уйларга чумып утырды. Ут сүнгәч тә кулын тоттырмады, тамагым авырта дип, мороженое алдырмады. Кинодан чыккач, Айзат аннан йөз кабат сорады: — Ни булды? Ни булды сиңа, Чәчкә? —дип өзгәләнде. Чәчкә, елмаерга тырышып: — Бер ни дә юк. Кара инде, нишләп сина шулай тоела торгандыр,— дип кенә жавап бирде Айзат аны, гадәттәге кебек, трамвайга кадәр озатырга теләгән иде, кыз каршы килде. — Озатып йөрмә, мин ашыгам,— дип, Матбугат йорты янында троллейбуска утырды. Айзатның, дулкынланып: — Кайчан күрешәбез сон тагын’—диюенә каршы бөтенләй икенче нәрсәләр турында уйлый-уйлый: — Белмим... Иртәгәдер,— дип китеп барды.. Айзат кайтты да чишенми-нитми караватына сузылып ятты Ул аңлады: Чәчкә авырмаган, ана нәрсәдер булган, шул «нәрсәдер» аны борчуга төшергән Ләкин ни, нәрсә’ Анысы хәзергә билгесез Айзатны яратамы, яратмыймы? Әллә аннан әйбәтрәк ярны сөяме? Сөясе килә икән, сөйсен. Мине генә сөй дип ялынып булмый. Ул барыбер үзенчә кылана. Кылансын! Айзатка нәрсә! Кыланып калсыннар Ул аларга комачаулап йөрмәс .. Бер кочак китап күтәреп Равил кайтып керде. — Менә шулай инде ул безнен кияү, менә шулай инде ул галим кияве- кызы яныннан кайта да «ух» дип сузыла да ята, ботинка салырлык та хәле калмый,— дип тыкылдый-тыкылдый Айзат янына килде. Я, ничек? Ике бәлеш, бер пәрәмәч кияүләрнең азыгы, ди минем туксан тугыз яшьлек әбием Шәп сыйладылармы әбекәй бабакайлар’ Урыннын турен, бәлешнең төбен бирделәрме? Кияү-кияүкәй дип, бер алдына, биш артына төшеп биеп йөрделәрме? Бабакаен сине дә профессор кисәге итәм, диме’ Ә? Син дә сынатмагансыңдыр инде озын-озын, йомры-йом- ры сүзләрне жиффәреп кенә утыргансыңдыр, ә? Әйт инде, кияү балакай’ Айзат ачуланып ана йодрыгын күрсәтте. — Тагын бер генә сүз әйт — бәреп үтерәм, тере саескан! — Бә-әй, ни булган мона? Ни булган бу кешегә? И-и, мина димәгәен. Әйттем исә кайттым, бетте, бетте Аллам сакласын. Янына якын бара күрмәгез. Гфү, тфу, тфү — дип сөйләнде дә Равил юкка чыкты. Нариман кайтмады Иркәсе белән берәр жиргә киттеләр, ахры. Айзат шул ягуыннан тормады Төшендә тагын Хиросимага атом бомбасы ташлауларын күрде. Нәкъ тичәге төшне кабаттан икенче тапкыр, нәкъ кичәге төсле куркыныч һәм шомлы итеп күрде. Авыргандыр, кәефе булмагандыр, үтәр, Чәчкә тагын алсу чәчкә ши келле нурланыр дип үзен юатса да — өмете акланмады Чәчкә икенче очрашуга да аптыраган кыяфәттә, таркау зиһен белән килде. Айзатнын '♦ сүзен әллә гынлады, әллә юк. Кирәкмәс урыннарда да «әйе», «түгел* ь дигәнрәк сүзләр әйтеп утырды «Нишләп бодай?» дигәнгә — тагын туры 5 җавап бирмәде «Мин элекке төсле инде Белмим, нишләп сина алай S күренгәндер», диде Эледәйәле сәгатенә карады, ашыкты f Салкын гына аерылыштылар Айзат мәхәббәтнең метеор тизлеге белән һәлакәткә якынлашуын һәм = аның тиздән янып юкка чыгачагын аклады Сукырга, үлеме җиткәнче. 5 һаман күзе ачылыр кебек тоела Шунын шикелле анын күнеленен кай = төшендәдер көл астында көйрәгән күмер шикелле кечкенә очкын яши ф иде әле. Ягын калганчы атып кал дип, Айзат Чәчкә белән өченче тапкыр _ сөйләшергә уйлады Монысы соңгы күрешүләре. Я пан, я пропал Бүтән 7 свидание теләнеп йөрмәячәк Кайгы сагышын эченә йотачак Егет кеше = әле ул, егет кеше! Үзен үзе тыя ала, кеше арасына сыя ала Мәхәббәт н романнары укын юрган астында яшь сыгып ята торган нәзберек кыз түгел!.. х Өченче мәртәбә күрешүгә Нариман каршы килде — Төкер! — диде — Колхозчы малаеның данын сатма. \з ишләрен * нан салам сыйраклар тирәк, димәк, ул туташка Кызларның тамыры х Бохарда түгел — табылыр Башын әле яшь Шаша-шаша сөяргә дә, л сөелергә дә өлгерерсен. һәр кем ише белән яралган Яратмый икән, = ялынма, кирәкми Гөкер, бярып йөрмә " — Барам, Нариман, соңгы мәртәбә Булмый икән Йөрәгем яна ь Анламыйсын хәлләремне, Нариман!. Айзат кызны бер атнадан гына күрә алды Алар кичкырын Соигород* та очраштылар, аннары паркка керделәр Аларнын .монда килгәннәре бар иде Чәчкә узәк аллея буйлап ике якт.оы бюстларга язылган сүзләр не укып бара ropi ан иде. Аннан син алар, гадәттә, Ленин һәйкәле каршында тын гына басып торалар, күңелләреннән юлбашчы белән сөйләшәләр һәйкәлне үткәч, унга борылып, өч кенә эскәмияле тыныч аллеяга юнәләләр Эскәмияләрнең берсенә, пәке белән чокып, «Коля Киселев» һәм «Сарычева В » дип язылган — Әйдә, үзебезнен «Коля Киселев» эскәмиясендә әзрәк утырыйк,— дн Чәчкә. — Үзебезнен «Сарычева В» эскәмиясендә,—дип өсти Айзат, шатлыктан елмаеп Агачлар арасында балалар уйнап йөри, якында гына бәләкәй фонтан һаввга салам нечкәлеге салкын су сиптереп тора ’Айзат белән Чәчкә балаларга карыйлар, иреннәре белән су агымын тотып шаяра-шаяра су эчеп киләләр. Карашып күзләре талмый, сөйләшеп сүзләре бетми. Куллары кулда Аларга — ике мәҗнүн гашыйкка — көн дэ яз, төн дә яз, көз дә яз, яз да яз!.. Бүген боларнын берсе дә булмады Паркка керү белән Чәчкә: — Ардым, утырыйк шушында,— диде. Утырдылар Айзат, сиздермәскә тырышып, ана күз салды Анын ак түгәрәк йөзе суырылып киткән, ияге очлая төшкән, күзләрендә мон һәм аптыраш иде — Чәчкә! — диде Айзат, аны кызганып — Нишлибез без? — Нигә чакырдың? Я сөйлә, тынлыйы,— диде Чәчкә, илтифатсыз гына — Ни булды, Чәчкә? Нишләп кинәт... — һаман шул сүз. Бер ни дә булганы юк мина, нигә аптыратасын^ а. «к. v • м а 65 — Миңа киен, Чәчкә. — Миңа да рәхәт түгел, Айзат. — Мин сине сөям, Чәчкә' Чәчкә йөзен ике кулы белән дә каплады Иелеп бик озак утырды. Елады бугай: кулларын алганда күзләре кызарып юешләнгән иде. — Айзат! — диде ул, J үзе Айзатның күзләренә карамаска тырыша иде.— Әллә мина җиңел дип беләсеңме!.. Син әйбәт егет. Минем берәү белән дә йөргәнем юк иде. Син акыллы... Тик ачуланма... Мин сиңа аңлата алмыйм. Булмый. Очрашырга ярамый безгә. Бу очрашуыбыз — аерылышуыбызнын башы... Мин дә ут эчендә. Син акыллы бит... Аңларсың. Киләчәк күрсәтер. Көннәр үтсен . Бәлки әле... Гафу ит, Айзат! Очрашмаска тырышыйк, Айзат.. Әгәр... булдыра алсам, көчем җитсә... мин үзем килермен... Батыр бул!.. Кайгырма... Ачуланма.. Хуш, Айзат!- Үп мине... соңгы кабат!.. Егет тораташ шикелле иде. Кыймылдый да алмады. — Хуш, Айзат!.. Миңа үпкәләмә!.. Чәчкә башын иеп тиз-тиз китеп барды. Бакчаның ул киткән ягында шаулапгөрләп, җирне дерелдәтеп товарный поезд үтте. Айзат трамвай тукталышына атлады. Шуннан соң аның өчен көннәр каралды. Кояшы айга, язы көзгә әйләнде. Нариман, тора-тора, әле Чәчкәне, әле Айзатның үзен сүкте: — Төкер! Син — аңа әрәм! — диде. — Яле! Мунчасы янган кеше шикелле йөрисен. Атаң үлмәгәндер бит, нинди кайгың бар? Ник саргаясың юк өчен? Кызлар беткәнме әллә дөньяда — сызгыр гына,— диде. Группа кызлары арасында бу мәсьәләгә карата төрле фикер йөрде. Берәүләр Чәчкәне гаепләделәр. — Бигрәк инде, кыланган була. Инфаклар үзләрен әллә кемгә чутлап йөргән булалар, хөрәсәннәр. «Зер гут», «Плиз» дип кенә без дә әйтә беләбез, харап. Безнең Айзат шикелле асыл егетне җылый-җылый эзләр әле. Исенә бик төшә-әр, ләкин соң булыр,— диделәр. — Айзат үзе дә инде... Тапкан. Агачның биегенә асылынырга уйлаган... Профессор кызы кирәк булган. Профессор кызлары шулай шома ул, шамбы кебек шуып кына китә,— дип, Айзатка төрттерүчеләр дә булды. Ә китек тешле Нурия шаярып Айзатны юатты: — Кайгырма, парень. Китсен академик кызлары. Ул әле бәрәңге дә әрчи белмидер. Гомер буе интегер идең. Котылуыңа шөкерана кыл. Ул булмаса — без бар. Группада бер башыңа егерме биш кыз. Егет очратсак, күзебездән ут күренә торган чагыбыз. Теләсәң, менә үземне сөяргә можешь. Мин дә сине назлап йоклатырмын, үбеп уятырмын... һи-һи-һи... Нигә?.. Дөрес түгелме әллә, кызлар? — дип көлде. — Теңкәмә тимә әле, пожалуйста, тукта. Тешеңне кайсы җан кисәгең киткәндер бит әле,— диде Айзат... Имтиханнар беткәнче, ул Чәчкәне очратмады. Дөресрәге, очратырга теләмәде. Болай да кыен, күрсә йөрәк җәрәхәте артыр гына иде. Урамнарга сирәк чыкты. Укыды да уйланды, укыды да уйланды, уйлана- уйлана йокыга китә иде. Консультацияләргә, имтиханнарга гына барып кайта да тагын караватына менеп ята иде. Кино-театрларга эзе суынды. Кыскасы, Айзат бу язны кулга алынып өендә яшәргә хөкем ителгән тоткын кебек үткәрде. Ничек кирәк алай имтиханнарын биреп бетерде. Уку дәверендә беренче мәртәбә ике шундук Чәчкә керә. Гаҗәп төшләр! Айзат бергә чакларын, өндә ничек * булса, төшендә дә нәкъ шулай икенче мәртәбә кабаттан күрә. Сүзләре, s хәрәкәтләре белән. Уяна да төрле уйларга чумып ята... „ Күңелсез, авыр. Ашыйсы да, эчәсе дә килми. Туган-тумачалары тавык = суеп, аракы алып кунакка чакыра. Бармый. Гаҗәйләнәләр, әрлиләр. " үгетлиләр, үпкәлиләр. Эреләнгәнсең, апай, туган итмисен, диләр Ләкин _ Айзатның моңа исе китми. Әйтмәгәйләре! Аның гомумән бер нәрсәгә дә исе китми. Көннәрне тизрәк үткәрәсе, тизрәк Казанга китәсе килә Иртән торуга календарь битен ерта. Тагын бер көн үтте, дип, исәр кеше шикелле куана... Бер көнне кич белән ашап утырганда әнисе аңа текәлеп карап торды да — Нигә ашамыйсын, улым? Әллә яратмыйсынмы5 Тәмсезме5 Тозы җиңелрәкме 5 Кая, салыйм. Суынганмы әллә? Кая. кайнарын өстәп китерим,— диде. — Борчылма, әни. бик тәмле. Әллә нигә ашыйсым килми. — Тамагыннан аш үтми, улым. Эчендә чирең була күрмәсен берүк. Дукгырга күренеп караргае сиңа, балакай — Күрендем, әни. чир тапмадылар. Сабанга җигәрлек, диләр — Кая инде, сабанга җигәрлек җирен калмаган, улым. Ашамыйсын, эчмисен. Хәсрәте бар кеше шикелле уйланасың-монланасын да утыра сын. Атаң да әйтә, кайтса туйганчы бер сөйләшербез дип сөенеп көтеп тора нем, юкка гына сөенгәнмен — утырып ике авыз сүз дә сөйләшкәнебез юк малай белән, ә дисәң, җә дип әйтә дә, бүтән сүзе юк, ди. Аптырап йөри — Сөйләшәбез бит инде, тагын ни кирәк! — Түтәң дә, апайларың 1 да әйтә, абыкай әллә нишләп кайткан, диләр — һе... Күп сөйләгән кешедә өмет юк. днп үзегез әйтәсез бит — Кич чыгып йөрмисен. Клубларга бармыйсың. Кичә кино булган, тагын чоланга кердең дә яттың. Кунагы кунак инде, аракы эчмим тигәч* көчләп эчерүче юк. Анысына ү тебез дә риза Аракы авызга черки булып керә, аждаһа булып чыга. Өйрәнми торуын әйбәг Аш ау өчен йөрергә дә ††††††† Энеләре н-еенелларен мәгънә «ә Элекке мулла түгел Ә менә, мин әйтәм, бергә үскән, укыган дус ишләрен белән шаярып, сөйләшеп бергә-бергә йөрергә кирәк ие. — Иртәгә чыгам, әни. — Кая. балакай? — Элекке сымак грузчик булып икмәк ташырга. Әнисе бераз уйланып утырды. Аннан риза булды. — Анысы ярый. Монда читлек эчендәге кош шикелле ябылып ятканчы. кеше арасында күңел ачып йөрерсең. Айзат икенче көнне таң сызылуга сикереп торды да, әнисе ни кыстап караса да, ашамыйча-эчмичә эшкә чыгып китте. Амбар алды, иртә булуга карамастан, гөрләп тора иде инде. Ике-өч җирдә зернопультлар үкерә, катлаулы җилгәргечләр текелди, машина моторлары шаулый. Кая карасаң, тау-тау ашлык, кая карасаң, хатын- кызлар. егетләр, ирләр кайнаша. Бер апа (каравылчы булса кирәк) кулына чыбык тотып: — Кәҗә-ә, мөртәт, чукынгыры нәрсәкәй! — дип. кәҗә куып йөри. Күп кешеләр эшләреннән аерылып. Айзат белән күрештеләр. — Нихәл, апаем! Исән-сау гына кайттыңмы? Бригадир кеше — Кашсыз Сэгыйт (сугышта бер кашын мина кый- пылчыгы пәке белән кискәндәй кыеп кына алып киткән) абыйсы да килеп күреште. — Бәй, апай. Айзат кайткан дисәләр дә һич барып керешергә җай юк. Вакыт табып булмый. Самай каты чак. Нихәл, апай, сау-сәламәт кенә кайттыңмы? Сынауларыңны әйбәт бирдеңме? — Дөрес әйтәсең, Сэгыйт абый, тыгыз чак, иртәрәк уяна торган чак. - диде Айзат — Мина да берәр эш калгандыр бит? Бригадирның йөзе балкып китте. Үзе шулай да әдәп саклап: — И апай, әзрәк ял игәр идең әле,— дигән булды. — Грузчик кирәктер инде сина? Эш өсте җитсә, шуңа зарланасын. Кайсы машинага төйик? — Менә монысына, апай. Моңа хәтле йөргән кыз кичә авыр күтәреп эчен кузгаткан. Гел аптыраш иде перәме .. Шуннан башлап Айзат, һәр җәйдәге шикелле, автомашинага йөкче булып йөри башлады. Аның көчле күкрәгенә авыр физик эш. уйлы һәм моңлы күңеленә кешеләр арасында булу, онытылып тору кирәк иде. Эш белән, уен-көлке белән көн үткәне сизелми. Сагыну һәм сагышларга вакыт әзәйде. Әле таң атып кына килә, ә алар амбар алдында була инде. Икмәк төяп Табагач пристанена чыгып чабалар Әллә ни ерак түгел түгелеп — утыз биш чакрым гына. Әмма юлы бик хөрти. Икмәкне бушаткач, хәл җыеп тир катыргач. Камада су керәләр. Аннан кире кайтып китәләр.. Тагын төниләр, тагын илтеп бушаталар, тагын керәләр Чиялегә күктә якты йолдызлар калкып, авыл йоклап беткәч кенә кайталар. Айзат өйгә плащын беләгенә салып, иелә төшеп атлыйатлый, арып-талып кайта. Ләкин аны эш күплеге һич тә куркытмый. Болай ул Чәчкәне онытып тора. Әмма ашлык бушатып кире кайткан чакларда шул имансыз кыз барыбер искә төшә бит. Кабинада бөркү, бензин исе. Айзат кузовта чыбылдык эченә кереп бөркәнеп утыра да Казан белән Чәчкәсен уйларга керешә. Озак уйлый. Эче сызылып, авыз эченнән җырлый башлый. Җыйдым жиләк. җыйдым җиләк. Җыйдым да кабалмадым; Сина ошаган алсу чәчкә Эзләдем, табалмадым... «Бүтән җырлар белмим, ахры, бәлки белгәннәрен дә онытып бетергәнмендер—бу башта җыр кайгысымы соң!» —дип уйлый... йөрәген учына йомарлап шулай йөрде-йөрде дә бер көнне иртән амбарлар алдына узенен чип-чиста киемнәрен киеп килде. Сәгыйт абый- сынын күзләрен тутырып карап торуын сизгәч, кул селтәп: — Чәчен үрә тормасын, иптәш бригадир, мина житәр. Бүген Табагачка грузчик булып түгел — пассажир булып кына барам.— диде ♦ Сәгыйт юк кашын сыпырды. ь — Ни. апай . Что син... лажалысты. Ярдәм иттек. рәхмәт... Көчләп § кушкан юк... 3 Айзат Табагачта озак кына шикелле, тәннәрен арулады, күңелләрендәге шөбһәләрен юды. Бик әйбәтләп балык белән сыйлагач. Нариман, балык ашаган тук булыр, тез буыны юк булыр дисәләр дә Казанга хәтле түзәрсең әле дип көлә-көлә, Айзатны Актанышка озатып куйды — Син килүнең файдасы тиде, үземә бер көн ял бирдем. Югыйсә, хәйләсен тапмын йөри идем,— диде. Айзат, дусты белән хушлашып, Казанга очты. Казанда, елга портына киткәнче, Ленин районына кагылып чыгарга булды. Чәчкәләрнең өе каршысында, йөрәгенә-бик тә якын тәрәзәләргә өмет һәм сагыш тулы күзләре белән томырылып карап озак торды Ләкин Чәчкә күренмәде. «Китам бит инде, китәм бит, ник чыкмыйсың, нишләп чыкмыйсын? Күреп калсам да йөрәгемә ял алыр идем, чык инде, үт инде!» дип теләде. Телефон-автоматка керде. Трубканы кире элде шалтыратырга көче җитмәде. Шуннан соң әрле-бирле йөреп торды да кинәт кыюланып, ни күрсәм дә күрермен, шалтыраткан өчен милициягә тотып бирмәсләр әле дип, баскычтан менеп китте Менә өченче кат. Кадерле ишек. Күз кебек звонок төймәсе. Басаргамы? Беткән баш беткән — басарга! Басты. Тагын басты. Тагын, тагын!.. Сонга таба бармагын алмыйча өзлексез чыңлатып тора башлады. Эчтән тавыш ишетелмәде. Ишек ачылмады. Дөресрәге, ана кирәк ишек түгел — күрше ишек ачылды. Бер бәләкәй малай аңа шикләнеп карап торды да: — Ала-а Кы-ымга киттелә-ә,—диде. — Кырымга дисенме? — Кы-ымга. — Кайчан? — Вто-оиыкта. Айзат кайсы сишәмбедә дип төпченеп маташмады, башын иеп аска төшеп китте. Ял йортында иң куркыныч нәрсә, ял итүчеләрнең иң әшәке дошманы эч пошу диләр. Шушы дошман Айзатны да ял йортына аяк басуга әсир төшерде. Айзатның күршесе сүзләрен тешсез карт шикелле әвәләп сөй- ишүче, арыш умачыдай кап-кара йөзле егет аңа иптәш була алмады. Эчен генә пошырды. Икенче көнне халык җыйнаулашып уйный-көлә Казанга экскурсиягә китте. Айзатка моның кирәге юк иде. Көнен журналлар укып уздырды. Кичен культмассовик Идел ярындагы яшел чирәмдә «мероприятие» оештырды. Аларны түгәрәккә тезеп үзе уртага керде дә: — Хлопнем раз! Хлопнем два! Хлопнем еще, еще раз!—дип кул чаптыра башлады. Айзат барысына да кул селтәп соңгы электроход белән Казанга кайтып китте Шул ук көнне Уфа пароходына утырды Нариман аны күргәч бер дә аптырамады. Кө^еп торган кешесе шикелле гади генә итеп: — Шәп чалгы бар. сәнәк-тырма ише нәрсәләр дә җитәрлек. Икәү булгач, кунып эшләү яхшырак. Кайтып йөреп вакыт әрәм итмәбез,—диде. Айзат күңелендә гомер буе исенә төшереп сагынып-сагынып сөйләргә калган матур көннәр һәм төннәр башланды. Әйе. Агыйдел тугайларында көчле беләкләрен уйнатып каерылыпкаерылып печән чапкан көннәрен, бер төрле матур, монлы көй кебек иртәдән кичкә кадәр колакларын иркәләгән чалгы чыжылдауларын, кин болынны яңгыратып чалгы янауларын, мендәр шикелле күпереп калган тигез покослариы, чалгы астына коелган күгәрчен башыдай эре-эре жйр җиләкләрен, аларның хуш исен, балдай татлы тәмен, карт тал ышыгындагы иркен куышны, андагы татлы йокыны, куыш янындагы салкын чишмәнең челтер-челтер иркәләп йоклатуларын, озын- .ныгы бер генә саплам жәйге төннәрне, шул йолдызлы төяяәодә күкчә күнелле чаткылар сибеп дөрләп янган учакларны, төнге кошлзрнын чыр-чуын, тынгысыз бытбылдык, тар-тар тавышларын, камышлыкта куркып уянган карт үрдәкнен, балалары өчен борчылып үз алдына сукранып сөйләнүләрен; арыш ипиенең, чишмә суынып, балык шулпасының тәмен; тын кичләрдә чәй эчкәндә дусты белән серләшүләрен, рәхәт әңгәмә- 5 ләрен; Агыйдел маякларын, ак пароходларның мәһабәтлеген, Агыйдел дулп кыннарының йомшаклыгын, Агыйдел акчарлакларының бер карасан 2 әллә кайларга өндәгән дәртле, икенче карасан онытылган сагышларны 2 искә төшерә торган монлы җырларын — берсен дә. берсен дә гомер л буена оныта алмас инде Айзат! Алар мәңге аның күз алдында булыр, | колакларында матур жыр шикелле мәнге яңгырап торыр'. Август урталары җитте, болыннарда чабылмаган печән калмады, * курпы калыккан болыннарга кабат көтүләр керде, Агыйделгә дә «шай- = тап бармагын тыкты», яңгырлар ешайды Нариман әле бер елны да “ печәнне болай күп чаба алмаган идек, быел әнкәй белән малайларга пошынырга сәбәп юк дип, шатланып чираттагы «ялга чыкты». «Эш бет- п кәч уйнарга ярый» дип, Айзатны шәп кенә кунак итте. Бу авылның егет-кызлары кысан клубта кысылып ятмыйча, һәр көнне кич бер үк сәгатьтә Уфа пароходын каршыларга кыелалар иле. и Кызлар, яр өстендәге эскәмияләрдә тезелешеп бер берсенә «соңгы хә- ’ бәрләр» тапшырган арада, егетләр пароход буфетына кереп сыра эчеп чыга Пароходны озаткач, гармунчылар гармуннарын сыздырып җибәрә, 2 яшел чирәмлектә уен-жыр. биюләр башлана Парлы тар парлары белән « кавыша, ялгызлар мәхәббәтләрен эзләп йөри Нинди генә уеннар булмый монда! «Куыш» та, «Парынны тап» та, «Әйлән бәйлән» дә, такмаклы биюләр дә, «Каеш ташлау»лар да, хәтта сугыш вакытыннан калган мирас — «Ялтыр-йолтыр йолтырыйдырэлзр да, ялгыз һәм парлы биюләр дә, элекке һәм өр-яңа танцаллр да Ун түгел, йөз төрле! Самими, гүзәл, гәүдәгә һәм җанга рәхәт авыл уеннары! Нариман белән Айзат пароход каршыларга икс кич төштеләр Яшьләрнең уеннарын сокланып карап тордылар Гармун чыңнары, егет кызларның кичке Агыйдел өстен яңгыратып, көчле күкрәк тавышы белән. Агыйделдән пароход килә, Эче яшел, тышы күк. Сагынмаган кемнәремнән Сагынган көннәрем күп. Уфаларга барыйм әле, Уфа юлы ачылгач. Уф йөрәгем личәм әле. Янулары басылгач,— дип өздереп җырлаулары, үйламаганда-ннтмәгәндә искә төшеп сагындырырга, егетләрнең хәтеренә кереп калды . 21 Айзат үз авылына кайтып китте. Чаллы пристаненда, алдан сөйләшү буенча, Нариман килгән пароходка утырды Алар икесе лә бер каютада бардылар Пароходта, көз көне очар кошлар төркемнәргә җыелган шикелле, Казанның төрле уку йортларына җыелучы студент халкы бик күп иде. Уен-көлке, жыр. гармун. гитара тавышлары 'ынмады Җәй Ave саф һавада, иркен кырларда, урман болыннардз күкрәгенә һәм бел»- генә көч җыйган, ял иткән, көрәйгән һәм кояшка каралып беткән тик тормас яшьлек кабат очрашу шатлыгын кичерде. Эч пошарга урын юк иде. Яшьлек барда күңелсез буламени!.. Нариман белән Айзат, иптәшләренең күбесе кебек үк, соңгы төнне бөтенләй йокламадылар, Палубада үткәрделәр. Кама тамагын үткәч тә, күзләрен талдырып, Казан ягына карый башладылар. Пароход Казанга таң алдыннан килеп җитте. Башта бер борылмадан үтүгә, бик еракта горизонттан горизонтка җәелеп, таң шәүләсе шикелле аксыл шәүлә күренде. Вакыт үткән саен якынайды, зурайды, биегәйде. Инде җир өсте генә түгел, күктә балкып яктырды. Җирдәге сихри нурлар сиздерми генә күктәге таң яктысы белән кушыла башлады. Егетләр бу гүзәллектән күзләрен алмады. Йөрәкләр дулкынланып типте, күп иреннәр даһи Тукайга кушылып пышылдады: Әйтә иртәнге намазга бик матур, монлы азан; И Казан! Дәртле Казан! Монлы Казан! Нурлы Казан! Мондадыр безнен бабайлар түрләре, почмаклары. Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур: Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур... Айзатның йөрәге сызлап кысылды. Менә шушы нурларга күмелеп, нурлар ябынып йоклап һәм эшләп яткан моңлы Казанның бер урынында хәзер аның нечкә биле дә йоклый бит. йоклый, Айзатның өзелеп-өзелеп үзенә карап торуын, минут саен якынаюын сизми һәм белми... Бәлки белергә дә теләмидер. Бәлки йокламыйдыр. Бәлки берәрсе белән таң атуын көтәдер... Айзатның йөрәге тагын сызылып китте. Дөнья, дөнья! Бер шатлыгың булса, мең хәсрәтең бар. Адәм баласына бер рәхәт бирсәң, ник аңа өстәп мең михнәт бирәсең соң син?.. Айзат башын иде... Чәчкә Казанда юк иде. Ул, бер айга укудан азат ителеп, Кавказда дәвалана, диделәр. Октябрь ае керде. Айзат бер кичне сон гына кайтты. Урынына сузылып ятты. Нариман аның янына килде. Каты гына итеп: — Тагынмы? — дип сорады. — Тагын,—диде Айзат, аңа карамыйча. — Нәрсә? — Ром. — Ром эчеп РОМ 1 га эләгәсең киләмени, ә? — Аракы — дару, Нариман дус. Кайчагында ул дарудан да шәп. Аракыны эчмәгән ике генә кеше булган — аның да берсе үлгән, икенчесе тумаган. — Мин уйнап сөйләшмим, кара аны! Колак төбеңә шундый кундырырмын, көзге бозга суккан шикелле яңгырар. Килгәннән бирле ничәнче мәртәбә шулай кайтасың, беләсеңме?.. — Нишлим соң? Башта шешәсе була, шешәсен башлагач эчәсе була. Ыххбыхх!.. — Учти, әгәр тагын бу хәл бер кабатланса, үтерәм мин сине, парин. Белеп тор. — Үтерерсең. — Айзат, бу хәтле булырга ярамый! Син егет кеше бит. Уян. Ташла шул Чәчкәңне, оныт! — Мина бәхетсез мәхәббәтемнең газабы да рәхәтлек бирә. Сез аңламыйсыз, аңлый алмыйсыз андый рәхәтне... Кызганам мин сезне. — Нишләп бәхетсез булсын! Бәлки... күрешерсез әле... Р О М — сүз уйнату. Районное отделение милиции — Күрде-ем!.. — Күрдең? Кайчан? — Күрдем, Нарима ан, күрде-ем! Бүген. — Сон? Я, я? — Дөрес, старшина, сон икән инде. Өстенә джерси пәлтә кигән, кулына бозау хәтле портфель тоткан фән корты белән трамвайда бара иде * — Чынлапмы? ь — Чынлап. 5 — һа’ Трамвайда кешекүп булыр. « — Юатма. «Вузовец»киносынакереп киттеләр Чәчкәне култыклап, и иелә-иелә колагына нидер сөйләп бара иде... Кинәш бир. Нариман, инде 2 нишләргә? Минем баш баш түгел хәзер — кабак. Уйлый алмый Аны g очрата алмыйм мин хәзер. Нишлим икән5 Укуны ташлап китим микән5 £ Әллә теге мужикның авызын җимеримме? Кулларын артка куеп. Нариман Айзат яныннан китеп барды. Уйла « нып тәрәзәдән карап торды Аннары аяк очына килеп утырды я — Син минем апаның балаларын күрдең бит? — Күрдем. 3 — Апа җизнине яшь вакытында бик нык яраткан. Жизни Сахалинга н киткәч, аның артыннан эзләп барган. Аңлыйсынмы5 Сахалинга! Мин £ кыз кеше, килешми, гаеп итәрләр, фәлән-төгән дип тормаган Жизни ник s тагылып йөрисең дип әйтер дип тә курыкмаган. Мәхәббәте шундый көч « лс булган — жир читенә хәтле эзләп барган, тапкан, кавышкан. Үзенең ® яраткан кешесен берәүгә дә бирмәгән. Жизни апаны бәхетем дип күтә- з? pen кенә йөрткән. Бөтен Сахалинда алардан тату, алардан матур, алар- „ дан шат һәм бәхетле семья булмагандыр Алар үлгәндә дә бер үк көнне. = бер үк сәгатьтә кочаклашып үлгәннәр. Бураннан соң кар астыннан казып ” чыгарганда, бер-берсен җылытырга теләп, кочаклашып каткан булганнар. Шул килеш күмделәр. Алар хәзер дә каберләрендә кочаклашып яталар. Айзат торды — Нариман, син моны мина сөйләмәгән иден — Жае чыкмагандыр. Их, Айзат, кешедә сөйләнми торган сүзләр азмыни! — Мин синен батыр апан алдында башымны иям Көнләшәм Мин аның алдында чүп. Жебегән. сволочь мин, Нариман, шулаймы? Сез мине разведкага алмас идегез, әйеме? — Разведкагамы5 .. Белмим — Нариман Айзатның җилкәсенә кулын куйды. — Син үпкәләмә, без аңа разведка ясадык. Ул егет галим булырга җыена Хәзер кече фәнни сотрудник. — Ә?!. — Әйе, без Иптәшләрең синең өчен борчылмый дисеңме әллә? Джерси пәлтә Чәчкәләргә барып йөри. Өйләренә. Анысын да ачыкларга туры килде. — Үзләре сизмәдеме? Хурлыгы ни тора' — Кайгырма. Чын разведчиклар эшләде Солдаттан кайткан малайлар. — Ниндидер чит ил журналында кызыклы рәсемнәр күргән идем. «Көнләшү эволюциясе» дип атала Беренче рәсем — феодализм чоры. Ире хатынын чит ир белән тоткан да икесен дә чәнчеп үтергән Икенче рәсем — капитализм чоры Ире хатынының сөяркәсен генә атып үтергән, хатынын калдырган. Өченче рәсем — империализм вакыты. Ире. тегеләрне тотканнан сон. көндәшенең яңагына кундырган, хатын көлеп тора. Дүртенче рәсем — хәзерге көннәр. Хатын сөяркәсе белән кочаклашкан, ә ире «ничек оялмыйсыз?» дип бер читтә зарый-зарый елап тора. — Әкәм-төкәм камышка үрмәләп менде дә. ди, түбәнгә карап бик казы гаҗәпләнде, ди. «һи-н, нинди кин икән бу дөнья, ннндн зур икән бу жир шары'» лип әйтте ли Шунын кебек син лә бетен нәрсәне үз бизмәненә генә салып үлчәмә. Ул бүген генә синя шулай тоела Кәефен яхшыргач фикерен үзгәрер. — Минем кәеф бер вакытта да яхшырмас кебек. Нариман' — Ә син егет бул Күңелеңне чебенгә талатма Онытма, минем апа хатынкыз, син — егет! Син минем ападан да көчлерәк бул! — Ә Чәчкә мине ялына-ялвара дип уйласа? — Зыян юк. — Гарьлек! — Бәхетне машинага утырып түгел — тезләнеп куалар. — Акладым, старшина. Рәхмәт!.. Иртәгә!.. — Иртәгә!.. И Икенче көнне, бер кыек килсә гел кыек дигәндәй, Чәчкәләр группасы бистәдәге мәктәпкә практикага китте Айзат кичкә кадәр аудиториядән аудиториягә кереп селкенеп йөрде Инде кайтып китим дип җыенгач кына, китапханәдән чыгып килгән Чәчкәне күреп, нишләргә белми шып тукталды Чәчкәнен түгәрәк йөзе ябыккан, күз төпләре суырылып кергән иде Кинәт каршысына баскан Айзатны күргәч аптырап калды Туктады Бер сүз дә әйтә алмыйча, башын иеп тик торды Айзат та телдән язган иде. Көч-хәл белән исен җыеп — Исәнме... Чәчкә! — дип әйтә алды. — Исәнме. Айзат! — диде Чәчкә. — Чәчкә, синен белән сөйләшәсе сүз бар — Яз көне сөйләшеп бетердек инде, Айзат Иске яраларны кузгатмыйк. — Безнен иске әйберебез юк, Чәчкә Атлыгып Казанга килсәм — син һаман кайтмагансың Менә кайттын. Ләкин ни файда! — Мин дә файдасы булмас дип уйлыйм, Айзат , Әйттем инде... Ярый, ашыгам .. — Кая? А...НЫН янынамы’.. — Ничек? Кем янына5 — Кече фәнни сотруднигың. Булачак академигын янына сон' — Ни сөйли торгансыңдыр, аңламыйм. — Белеп сөйлим, белеп, Чәчкә. Әллә мине бер нәрсә дә күрми дип уйлыйсынмы?. И-и-их, Чәчкә-ә!. — Белсәң белерсең инде, Айзат Мин нишлим!.. Кешедән яшереп эшли торган эшләрем юк.. Ярый, Айзат, үпкәләмә. Хуш. юл бир! Айзатның йөрәге күкрәк читлеген ватып чыгарга теләгән шикелле ярсып тибәргә тотынды, котырып каны кайный башлады. Гәүдәсе турайды. кысык кара күзләре киерелеп ялкын бөркеде. Жәй буе. көз буе аһ- зар түгеп яшәвен искә төшерү, «теге нәрсә»дән көнләшү ачысы, бердәнбер кадерле мәхәббәтен югалтып ялгыз калу куркынычы аны кинәт көч- куәтләнл.ереп җибәрде. Тау ашырлык кыюлык, диңгез кичәрлек гайрәт бирде. Ә бу гайрәт аны тәвәккәл адәмгә әйләндерде. Айзат шул минутта, сизмәстән, гомерендә беренче батырлыгын эшләде егетнең болан кинәт үзгәрүен күреп шүрләбрәк калган Чәчкәне кулыннан тимер кыскыч белән кыскандай эләктереп алды да. ай-ваена карамыйча, буш бүлмәгә алып кереп китте. Керүгә үк комсызланып кочаклап алды Чәчкә башта аптырап тик торды, исенә килгәч тартыша башлады, учларын Айзатның иягенә терәп аның башын артка этте, ычкынырга тырышты Ләкин бу минутта тимер мускуллы куллардан, кыз түгел, арслан үзе дә ычкына атмаган булыр иде. — Җибәр’. Кычкырам’..—диде Чәчкә. . **" Кычкыр!.. Кычкыр' Керсеннәр, күрсеннәр.— диде Айзат. ярсып hw кайнарланып Ү’е Чәчкәне һаман ны рач кыса барды — Күрсеннәр Мин курыкмыйм .. Сине ничек сөюемне белсеннәр. Бөтен дөнья белсен* Мин сине сөям' Шашып-шашып сөям. Ник мнне акылдан яздырасы син?.. Нинди кичерелмәс гөнаһым булды?.. Г«ю гөнаһмы3 Син сөйләш ♦ мн башлагач, минем көннәрем җәһәннәмгә әйләнде Күз сал бу йөрәгемә, а. ул бит синен утында көеп кара күмергә әйләнде. Ә нинди күнелле иде' | Дөньяда бездән бәхетле кеше юк иле. Мин гел шулай булыр дигән идем Нишләдем син. Чәчкә?!. Аһ. нишләдем?' Тукта/тукта, зинһар, бүлдер- « мә'.. Әйтеп бетерим, күңелемдә калмасын Бәлки Юк. бәлки түгел £ Ә җәй көне мин нинди газапландым, ничек сагындым' Башымны кая коярга урын тапмадым Әллә кайларга алып олагасым килде . Монда % килсәм, тагын син юк Кайткач та гел качып йөрден . Син уйлама. = башына да китермә!.. Бирмим мин сине, бирмим мин сине ятларга' < Мин сине беркемгә дә бирмим' Мин сине сөям! Сөям' Сөям’ Син лә чине сөясен. Мин аны белам бит. Чәчкә' Мин яны белеп торам бит | Шулай булгач, ник безгә газапланырга?! Ник рәтле генә, сөенә сөенә 3 рәхәтләнеп йөрмәскә!.. Шулай бит. Чәчкә, әйсме. шулай бит?.. Айзат, сабан туенда чапкан ат шикелле. сул\ы кабып калтырый калтырый кинәт тынып калды. — Мин менә шуннан курыккан идем дә инде,—диде чәчкә, өзек өзек пышылдап.— Качып та йөргән идем Пөрәгсмә ялкын ягар дигән идем Безнең күңелләргә бер очкын гына кирәк Гөлт итеп кабына да китә Мәхәббәт уты Менә шуннан курыккан идем мин Сүндерергә теләүчеләрем файдасыз булыр Әгәр очратсам, аны йөрәк ялкынын тагын ля ныграк дөрләтеп җибәрер дигән идем . Мин сине көттем Кнлмәсән... үзем килә идем Ничек түзәсен . Чәчкә сак кына Айзат кочагыннан чыкты Анын ике кайнар яяагын ике кайнар учы белән кысып, мәңге хәтерендә калдырырга теләгән сы мая текәлеп йөзенә, күзләренә карап торды. — Җан кисәгем!.. Нинди каралгансың. ябыккансын Күзләрен генә утырып калган, мескенем! — диде дә Айзатны кочаклап алды һәм. аның кин күкрәгенә башын салып, җылап җибәрде . — Айзат!.. Ә... ә... Рем турында... — Юк. юк!.. Сөйләмә! Кирәкми'.. — Тик син... белергә тиеш Мин бәләкәй чакта безнен өйдә пожар булган Рем шунда, ут эченә йөгереп к^реп. мине күтәреп алып чыккан Сул беләгем шунда янган иле Болай зйбәт төзәлгән үзе Җөе дә сизелер сизелмәс кенә тора Шулай бит3 Игътибар белән ныклап карамаган. бөтенләй күренми бит. әйеме3 Беленми бит? — Беленми, бөтенләй сизелми,— диде Айзат, аны тыныч тайдырып — Мескенкәем' — Рем Ленинградтан аспирантура бетереп кайтты да безгә килеп тора башлады . Әтинсн шәкерте ул... Мин.. Мнн Син — Чәчкә! Дәшмә, бүтән дәшмә! Кирәкми' Ниләр эшләмәс ндем мнн синең өчен! Мнне күкләргә күтәрдең бүген! Чынлап сөюемә ыщан- дын. Син дә чынлап сөясенме мнне. Чәчкә? — Әйттем бит... — Ә син исеме белән әйт. сөям диген! — Сөям! — Сөюеңне исбат та итә аласынмы3 — Ничек. Айзат? — Әгәр сөюен чын булса, мина кияүгә чык' Бүген үк! Хәзер үк! — Җүләр, җүлә-әр, Айзат!.. fwncxow сиеvд — Мәхәббәт җүләрлегенә акыллылар көнләшә. Мин чынлап әйтәм: бер ычкына яздын, икенче ычкындырмам. Иртәгә үк язылышабыз!.. Кил әле кил, кер кочагыма, кер!.. — Айзат... кеше күрер... Алар, куаныч һәм бәхетләреннән исереп, аудиториядә озак утырдылар. Буш залларны соңгы кат күздән кичереп, утларны сүндереп йөрүче дежур апа чыгарга кушкач, кулга-кул тотынышып, өзлексез көлә-көлә тын урамнарның уртасыннан киттеләр. Айзат тулай торакка жырлый-жырлый кайтып керде. Нариман, аңа карапкарап торды да, шатланып елмайды. — Я, хәерлеме? — дип сорады. — Хәерле! — диде Айзат. Нариман баш бармагын тырпайтып өскә күтәрде: — Во? — Во! 23 Шушы кичтән соң Айзатның көннәре һәм төннәре тоташ бәйрәмгә әйләнде. Ул моңарчы авыру иде. Авыру батманлап керә, мыскаллап чыга. Ләкин Айзатныкы гадәттәгечә булырга теләмәде: чыгуы да батманлап булды. Бер бәхетле кичтә кисәк кенә моржадан күтәрелгән төтен шикелле эреде дә бетте. Менә күпме гомер эленке-салынкы йөргән малайның жилкәсе турайды. Кара күзләре тирә-якка тагын текәлеп карый башлады. Тумбочка өстендә китаплар, группа журналында «отл.»лар бик тиз үрчеде. Группа бу үзгәрешне күреп куанды, ниһаять, иркен сулап куйды. Алар Чәчкә белән һәр көнне диярлек очрашып тордылар. Көндез институтта, анда булмаса лекцияләрдән соң. Инде көз җитеп, кичләрен шактый гына салкын төшүенә дә карамастан, бульварларда, бакчаларда йөрделәр. Көн бозылып яңгыр тамчылый башласа, тын һәм яшел Лядов урамы буйлап Челюскин урамына китәләр иде дә, чаттагы алтынчы китап кибетенә кереп, сәгатьләр буенча рәхәтләнә-рәхәтләнә китап актаралар иде. Кайчакта алар күңелләренә ошаган китапларны да сатып алып чыгалар. — Үзебезнең китапханә өчен,— ди Айзат, «үзебезнең» сүзенә басым ясап һәм елмаеп кызның күзләренә карый. — Ай-Һай! — ди Чәчкә.— Син бик иртә «үзебезнекели» башладын түгелме әле, егетем? Исеңнән чыгармаска киңәш итәм: без әле сезнең белән... дуслашып йөргән кыз белән егет кенә. Бер пар, бер мәхәббәт кенә. Соңыннан ни булыр бит — алдагысын алла белә диләрме әле?.. — Әллә кайдагы — жиде кат күк өстендәге картаеп беткән алла моны кайдан белсен. Аны мин беләм, сеңелкәш. Менә мондагы — җирдәге абзаң. Саф мәхәббәтнең соны, әлбәттә — ЗАГС! Бер даһи математик әйткән ди бит; — Өйләнү — кушу. Үлү — киметү. Г ыйшык — тапкырлау. Калган малны бүлү — белү!.. Шуның шикелле, без әлегә гыйшык — тапкырлаулар булсак та, якын көннәрдә өйләнү — кушу булмабызмыни? Кушылгач бар нәрсә дә «үзебезнеке» була инде, парень. Аннан соң «ат алсаң, арба кирәк, хатын алсаң, бар да кирәк» дигән сүзләрне дә онытмыйк әле без синең белән. Китабы да кирәк, хәтта иң кирәк әйбер... Бу фани дөньямын, әлбәттә, сәер генә законнары бар. Хыяллар бер нәрсә булса, чынбарлык дигән икенче аяусызрак нәрсә ана һич тәкәллеф* ләнспнитеп тормыйча, итагатьсезлеккә дә санамыйча, үзенен төзәтмәләрен кертә тора. Тукта, иптәш, сина язганны башка берәү күрмәс, маңгаена язылган язмышны тир белән сыпырып төшереп булмый, менә, минемчә, чак кына болайрак итеп карыйк әле, ничек булыр икән ди ♦ Ә бу «ничек булыр икән?» гадәттә, ике генә төрле була яхшы хыялларын а. яманга әйләнә, яманың — яхшыга Әмма Айзат бәхетлеләр исәбенә ~ эләкте. я Бу болай булды. Бер көнне кич арып-талып комсомол җыелышыннан м кайткан чакта ана Равил очрады. КүзлСх пыялаларын сөртә-сөртә, о авызын ерып: — Ай-һай-һай, министр булгандыр бу, ә! Министрдыр бу, югыйсә £ кунагын шул тикле көттермәс иде,— диде. s — Кем көтә? Ф — Кем белгән аны. Яшь кенә егет. Минем шикелле күзлекле, минем шикелле солидный вә чибәр. “ — Тукта әле, «ученый». Сүзен сүзгә ошамый, авызын сүздән буша- 3 мый. Лыгыр-лыгыр, лыгыр-лыгыр. Кайчаннан бирле көтә’ Кайдан н килгән? ® Равил үпкәләде. — һә-әй, миңа димәгәе, Казаннан түгел, Мәскәвеннән килсен шунда! а Миңа килгән кешеме, минем ни эшем бар!—диде дә лыштыр-лыттыр * китеп барды Кем булыр икән дип аптырап кайтып кергәндә, сигезенче бүлмә кар „ шысында калын портфелен тоткан, соңгы мода белән киенгән зур күзлек = ле бер ят егет арлы-бирле йөреп тора иде. Ул озын буйлы, бик чиста йөзле. Айзат белән бер яшьләр тирәсендәге конгырт чәчле кеше иде. га гына алмыйлар шул кәләшне — гомер итәр өчен алалар Ә Чәчкәнен әнисе әтисе ни әйтер? Айзатның уз әти әнисе’ Фатиха бирерләрме? Ашыкма, кабаланма, берәр ел укыт, өс-башынны бөтәйт димәсләрме?

Ахыры бар