Логотип Казан Утлары
Публицистика

УТ ЭЧЕНДӘ ОЧРАШУЛАР

Хәрби хәбәрче-оештыручы язмалары Автордан ронтка Ватан сугышы башлангач ук китсәм дә. бу язмаларны сугышның соңгы елларында гына эшли алдым «Сере» шунда: каләм тотарга ара булмады. Сугышка кадәр армиядә артиллерия. бигрәк тә артиллерия приборлары эшенә өйрәнеп, «кече техник» исемен алып кайткан идем. Полкта миңа комбинезон, кас ка. шинель биреп, Бөек Ватан сугышы фронтына әнә шул һөнә рем буенча җибәрделәр. Шуның белән бергә. Казаннан фронтка кадәр хәрби эшелон начальнигы итеп билгеләндем. Безнең эшелон Мәскәү аша көнбатышка юнәлде. Смоленск шәһәре тимер юл станциясеннән башлап эшелонга дошман самолетлары күп кенә бомба ташладылар. Оршага җитәрәк. кара тәреле козгыннар һөҗүме тагын да көчәйде. Паровоз бригадасының кыюлыгы, оста маневрлар ясавы аркасында, безгә ташлаган бомбалар тик юл буйларында гына шартладылар, вагоннарга ярчыклар гына тигэләде. Без. түгелми-чэчелми. ватылмый җимерелми, Орша тимер юлы станциясенә— билгеләнгән урынга килеп җитеп, яшен тизлеге белән вагоннардан төштек тә. барлык солдатларыбыз, техникабыз, атларыбыз белән Мәскәү — Минск юлыннан алга ашыктык. Орша күпере аша чыгып, үзебезнең частька кушылдык. Сугыш дигән коточкыч нәрсә безнең өчен икенче көн таңында ук башланды. Әллә таң, әллә кичке эңгер-меңгер иде. урман, аның аланнары, зур юл һәм аның тирә-юне ут-төтен өермәсе. янгын болыты, шартлау тавышлары белән капланды. to o МӨХӘММӘТ САДР и УТ ЭЧЕНДӘ ОЧРАШУЛАР ф 1943 елда Мәскәүгә. Артиллерия Баш Идарәсенә командировкага килгәндә. СССР язучылар союзының Хәрби комиссиясенә кергән идем: «Без сезне күптәннән эзлибез, кайда икәнлегегезне белми идек».— диделәр. Ә мин үзем турында бераз сөйләп: «Хәзер фронт газетасында бик эшлисем килә».— дип әйтеп тә өлгермәдем, комиссия членнарының берсе: «Хәзер киңәшәбез»,— дип Александр Фадеев янына кереп китте. Бераз көткәч, миңа ашарга талоннар биреп: «Бездә кунак булыгыз да р частегызга кайта торыгыз»,— диделәр. Әле яңа гына оештырылып алгы сызыкка юнәлгән гаскәри зенит артиллерия частена кайтып җитеп, берике көн дә үтмәде, мине ГлавПУРККА чакырган күрсәтмә килде. Мәскәүдә биш көн ял бирделәр һәм, ялым бетәсе көнне үк чакырдылар да. сугышчан пакет тоттырып. Беренче Украина фронты штабына җибәрделәр. Татар телендә чыга торган «Ватан намусы өчен» газетасына хәрби хәбэрче-оештыручы хезмәтенә җибәрелүемне шул штабка килгәч белдем... Карлы-бозлы кышкы караңгы төндә, Житомир янындагы Лясовка дигән хуторда бер өйнең ишеген кактым. Ирләр тавышы ишетелде, ут янды. «Кем бар?» — дип сорагач. әйткән идем, ишек ачылды, биткә җылы бәрелде. Эчке күлмәктән генә каршымда басып торган Гали Хуҗиевны, өс-башым юеш килеш, кочаклап алдым. Шунда ук яныма килеп җиткән Риза Ишморат белән дә кочаклаштык. Алар ашаттылар, җылыттылар, үзләре янында урын бирделәр. Күргән кичергәннәрне сөйләшә-сөйләшә йоклап киттек. Ә икенче көнне бергәләп эшкә керештек. Бу язмаларны шушы редакциягә килеп, фронтны айкап йөри башлагач, алгы сызыкларда җаннарын да аямыйча көрәшүче якташларыбыз белән авыр сугыш юлларын үткәндә язарга керештем Фронтның алгы сызыкларында ут эчендә очрашкан, күргән-белгән батырларның бу язмаларда бары тик уннан берике өлеше генә чагылды дисәм дә ялгыш булмас. Башка батырлар да онытылмас дип уйлыйм. Эзләгән табар... Дошманга каршы җәйге һөҗүм башланды «Ватан намусы өчен» газетасы редакторы Риза Ишморатов һәм секретаребыз Гали Хуҗиев белән киңәшеп, биш газетаның баш редакторы иптәш С. Жуковтан рөхсәт алып, яңа һөҗүм батырларын күрергә, якташларны эзләп табарга, газетага солдатлардан да материал оештырырга сугышлар районына киттем Фронт штабына барып киңәшкәннән соң, хәзер инде сер түгел: генерал-полковник Д. Д. Лелюшенко частьларына—Дүртенче танк армиясенә юнәлдем. Җилкәмдә автомат, биштәрдә запас диск, ике граната, катыргы тышлы ике блокнот, билдә пистолет, кесә саен карандаш. Армия штабыннан чамалап белешмә алгач, армиянең хәрби почта начальнигы (сугышка кадәр Мәскәүдәге үзәк газета-журнал почтамтында директор урынбасары булган) майор Константин Иванович Федоров, почта машинасы белән, танк гаскәрләре генералы Е. Е. Белов корпусына озатты. Егерме биш километр чамасы баргач, әле яңа гына каты сугыш булып үткән районга кердек. Калкулыктан күз алдына гаҗәп тамаша килеп басты: кырмыскадай кайнаган солдатлар, меңләгән танклар, үзйөрешле орудиелар, бронетранспортерлар, «катюша»лар... Юл буйларында үлгән фашистлар, кәкрәйгән, җимерелгән, янган танклар, «фердинанднлар, машиналар, гигант зур соры еландай сузылган әсир фрицлар колоннасы.» Бөтен тирә-як нәкъ уч төбендә кебек күренгән әлеге калкулыктан төшеп, пычрак ерып бара-бара икенче калкулыкка күтәрелә башлаган идек, кайдандыр дүрт «мессершмид» килеп чыкты, безнекеләр дәррәү «та башладылар, һәм самолетлар ашык-пошык берничә бомба ташлап, кире сыздылар. Тимер ташкын колонналары ашыга-ашыга тагын үргә үрмәләде, Мин әсирләргә карадым: үзләренең самолетларын- нан куркып, пычракта аунал алгарганнар, аларны саклаучы бе»«ең автоматчылар: ■Шнель, шнель! Днепрогэсны торгызасы бар»,— дип, яңадан сафка теәәләр иде яле дә яиып-поскып торган ааыл читенә тукталдык. — Килеп җиттек,— диде шофер, үзен кеткәй машиналарны, кешеләрне танып— йегемне шушы машиналар ала. ә штаб моннан ерак булмас.- Корпус штабына яңа килгән хәбәрләр белән танышкан гына идем, агач ейнең икенче башыннан бер майор чыкты. Ныклабрак карасам, күземә күренәме дип торам таныш кеше — Казандагы еменче мех фабрикасының элекке слесаре. Хасаи күле янында япон самурайларына, аннары ак финнарга каршы сугышларда чыныккан батыр, Советлар Союзы Герое, гвардия майоры Максим Васильевич Димитриев булып чыкты. Аның белән шактый ашыгыч, емма туганнарча күрешеп сәйләшеп алгач, якташларны эзләп йәрим дип әйтүем булды, ул кунакка чакыргандай киң күңел белән, җилтерәтеп: — Алайса, безгә киттек, калганын юлда сейлашербез! — дип. машинада урын күрсәтте, һәм без кител те бардык. Кенбатыш фронтында, Мәскәүне саклауда катнашкан, Ленинград ечен сугышкан, с- Брянск шәһәрен азат итешкән безнең Казан батыры Димитриев хәзер дә танкист — < үэйерешле авыр артиллерия гвардия полкында командирның техник эшләр буенча и ярдәмчесе икән. н Каршыбызда—Львов каласы. Сулда — Ибаичу дигән авыл Басуда, тәтеинәре әле ~ дә сүрелеп бетмәгән танк, аннсн ары «фердинанд» күренә Танк янында бер хәрби _ булмасмы икән дигән идем, я эчонтышын тикшерде * куйды хәрби. де Димитриев. Львовка килеп кердек Фронт гаскәрләре аны чолгап алып азат иткәннәр Кайдадыр, арткы урамдамы, берәр йорттанмы, автомат, пулемет тавышлары ишетелә. Безнең автоматчылар шәһәрне дошман калдыкларыннан чистарталар икән Үзәк урамда, колонналары каралган зур йорт янында, бер ишек алдыннан фрицларны тотып чыккан автоматчыларны күрел туктыйбыз — Подвалдан атып яталар, каһәрләр, чын фашистлар икән.— Диде безнең бер солдат, пилоткасы белән битен сертел. Йеэләгән машиналарны узып. Львовтан чыктык, тагын егерме километр үткәч, Димитриев мәэмәт иткән полкның теп кечләрен куып җиттек. Штаб та ерак түгел икән. Өсте ачык кечкенә «гаэик»ка урта буйлы, ябык йезле, җитез хәрәкәтле, естенә плащ кигән бер хәрби чыгып утырды — Сынатмагыз, тагын килерлек булсын! — диде ул. уң кулын селтәп, е сул кулы белән шоферга кузгалырга ишарә ясады. Бу кеше командарм, генерал Д.Д Лелюшенко булып чыкты. Дошманның унәч контратакасын кире кайтарып, Львовны азат иткән бу частьтагы батырларга СССР Верховный Советы исеменнән орденнар, медальләр тапшырып, рәхмәтләр белдергән икән. Монда мин герле милләт кешеләре рус егетләреннән гвардия кече лейтенантлары Воронов, Шаломин. казакъ егете Сажал Нельдешенкое, үзбәк егете Кәрим һашимоа. чуваш егего гвардия кече сержанты Афанасий Алексеев, Башкортстән егетләреннән Кәрам Хәтмуллин. Әхмәт Бадамшин һәм башка күл кенә батыр танкист егетләр белен таныштым. Ә тагар егете Ибраһимовны якташым Димитриев табып бирде. Үзйерешле орудие командиры Ибраһим Ибраһимов җиңел сеякле. җитез, телгә дә, сугышка да оста кеше булып чыкты Аны монда «Абдул» дип тә йертәләр икән. Проскуров ечен сугышканда ул. «самоходма»сы белен дошман тылына әйләиел кереп, бер «фердинанд» белән утызлап гитлерчыны юк иткән. Эле туптан, әле пулеметтан Яңа үр соңгысы булса кирәк, бусыннан ерактагы ааыллар курена. Йортлары ярым җимерек, кайберлереиең тик мич-морҗалары гына утырып калган, кайсылары кеше кайнаша. «Дошманның кирәген алган икән»,— диде — Кем яндырган! — Ибраһимов диделәр. — Безнең егет ич ул, үзенә каршы «ырылдатып» ул. Димитриев та танкның молсдец егет икән! — дип таныштырырмын,— дип еста ут яудырып паника ясаган. Менә шуңа күрә дә иптәшләре аңа дошманны син оста «обдул» дигәннәр. Ул мине машинасы, орудиесе янына якынрак алып килеп: — Әйдә, керәсеңме? Корыч крепость! — дип, ачык люкка күрсәтте. — Әле кермик! — дидем мин. — Алай-болай кинәт ата башласалар, монда ышыграк! — дип, люктан төшеп бер кечерәк су чиләге алып чыкты да кызу-кызу атлап китеп бдрды. Мин ялгыз калгач, люктан эчкә кердем, эссе иде, шабыр тиргә баткач, яңадан чыктым. Бераз уйланып, блокнотымны чыгардым, һәм берничә җөмлә генә язган идем, Ибраһимов: — Командир исән икән, санчастьта гына икән, сәлам әйткән, тиздән чыга икән,— дип шатлыгын белдерде, чиләген куеп, каерып-каерып икмәк кисте, кашыгын алды: ашны да, ботканы да казылыклары белән бергә салдырдым, чиләктән чыгып качмаслар, мин әйтәм, кунакка да салабыз, командирың эчен дә диделәр... кашыгың бармы? Юл ыгы-зыгысы белән ашау кайгысы киткән, ачыгуымны борынга аш исе бәреп кергәч кенә сиздем. Итек кунычымнан шомарып беткән кашыгымны чыгарып, кулыма калын гына бер кисәк ипи алдым. — Бу һөҗүмгә күчкәннән бирле кайнар аш эләккәне юк иде,— дип, ул Львов янындагы сугышны искә төшерде: — Приказ булу белән, дошманның тар-мар ителгән оборонасыннан безнең часть алга омтылды. Туплар җитәрлек, патрон куп, ягулык бар. Менә Львовка җитәбез инде дигәндә, фашист танклары һәм техникасы юлны өзәргә маташты. «Тигряларга һәм автомат тоткан ерткычларга каршы туплардан ут ачтык, безнең бер-бер артлы аткан туплардан бер «тигр» шып туктады. Беэгә дә аттылар. Командир аңын югалтты һәм яраланды. Аның ярасын тиз генә бәйләдем дә, машинадан чыгарып, чокыргарак урнаштырыйм, дигән идем, санитар килеп җитте. Үзем яңадан машина эченә кереп чумдым. Карыйм: безнең сул яктан баручы «самоходканга таба бер «фөрдинанд» килә. Төзәп атып җибәргән идем, аннан ут-төтен күтәрелде. Артында гитлерчылар булган икән, монда таба килә башлаганнар иде, пулемет уты яудырдым. Сугыш тынды, юл ачылды. Люктан чыгып, машинаны тикшердем, әллә ни зарар килмәгән, аны Ьөйләп тагын алга киттем. Күнектем үзебезнең «самоходкаига — алтын куллар койган корычтан эшләнгән крепость ул!—Түбән Иделдән Карпат итәкләренә күтәрелдек, туган. Берлинга якынлашабыз... Аша инде,— диде ул, кашыгымны сөртә башлаганны күреп, ашаган кешенең көче күп була! Астраханьга кипсәң, безгә керми китмә, әни кунак сыйларга ярата, исемен дә язып куй: «Мәхмүдә!..» Без Самбатка — эре тимер юл үзәгенең иң куркыныч җирендә дошман тылына кереп, аның чигенү юлына туктаганбыз икән, зур-зур туплы авыр танклар, коры елганың биек ярына ышыкланып, яшеренеп торалар. Вакытлы тынлык бозылды. Шәһәрнең төн ягыннан һәм көнчыгыштан танклар ут ачтылар. Шул арада Максим Димитриев килеп, мине арткарак, икенче машина янына алып китте. Күк күкрәде, яшен яшьнәде, чиләкләп яңгыр коя башлады. Шушы күкрәүләргә кушылып, безнең баш очыннан үтәбрәк, коры елгада пычрак чәчрәтеп туплар шартларга кереште. Без бер «крепость» янына ышыкландык. Әле генә туплар шартлаган урынга каяндыр бер хәрби хатын-кыз килеп чьжты. — Анна, безнең янга кил! — диде Димитриев —Минем хатын, полк санинструкторы,— дип өстәп куйды ул аннары. Анна Михайловна безнең янга килеп җиткән генә иде, якында гына зәһәрләнеп нәрсәдер зырылдады, шартлау тавышыннан колак тонды, күз алды караңгылангандай булды... — Сез исәнме? — дигән тавышка күзәмне ачсам, вак ташлы, кызыллы-каралы пычракта ятам икән, шартлау дулкыны бәреп еккан. Димитриевлар һәм яндагы танк та пычракка күмелгән. Торып битне сөртә башлаган идем, яулык чат кан булды. Борыннан кан килә, ирен ачыта. — Әйдәгез, тиз генә санчастька киттек! — ди Анна. — Юк, юк.— дим мин, кырт кисеп,— катырак тешкәнмен, зарар юк . — Һеҗүм башлыйбыз, сезгә күзәтү пунктына кучерга кирәк, сугышны күрүе уңай- лырак булыр,— диде Максим Васильевич һәм ксры елганың икенче «гына алып чыгып, шоферына биштәрне сузды. Күңелемә аны тиз генә күреп булмас, дигән уй килде һәм мин: — Казанга җибәрергә бер-ике сүз язсагыз иде,— дип, блокнотымны суздым. Ул гиз генә язды да саубуллашып китеп барды. Кабинада мин аның шундый юлларын укыдым: «Орденлы Татарстандагы кадерле дуслар һәм туганнар! Җиңү ©чей, фронт ечен тагын да яхшырак эшләгез! Без, гвардия танкистлары, кабахәт фашист юлбасарларны армый-талмый эзәрлек ләп, җиңеп алга барабызБеек җиңүебезнең тантаналы кеинәре бик якын инде. Советлар Союзы Герое, гвардия майоры М В. ДИМИТРИЕВ». — Чү! Без каядыр ераккарак, икенче җиргә барабыз түгелме! — Килеп җиттек инде, иптәш корреспондент, Арммя штабы шушы авылда! — Ни ечен Армия штабы? — Миңа шулай боердылар! Машинадан тештем, ул борылып китте. Менә сиңа, ме. алгы сызыктвт хәйләләп озатканнар, күрәсең. Өс-башны бераз чистартып, бит-башны сәрткәледем дә штабны эзләргә керештем. Борынга типография буяулары исе бәреп керде Армиянең «Вперед на арагаь газетасы редакциясе дә монда икән. Аның редакторы В. Е Федотов кочагына эләктем. Ул «Комсомолец Татарии» газетасы редакторы иде бит! Күрештек, сейләштек, һәм, тиз күрешкән кобек үк, тиз аерылыштык та. Штабта миңа полковник Жуков телеграммасын бирделәр. Анда Һеҗүм батырлары турында язган хәбәрләрем эчен рәхмәт белдерелгән иде. Хекүмәт бүләкләренә тәкьдим ителгән бик күп батырларга язылган характеристикаларны укыганда: «Нәҗиб Набоеәич Фазлыев, Ленин комсомолы члены. » дип башланган мактау сүзләрен укыйм: «Безнең полк һеҗүм итеп барганда, Водынка авылы янында, дошман безнең юлны кисәргә, һеҗүмне туктатыр*© маташты. Шушы вакытта елкен лейтенант Нәҗип Фазлыен ка, унбиш автоматчы белән, гитлерчыларны юлдан тиз генә алып ташларга боерык бирелде. Фазлыев, аятсматчылар белән ерактан әйләнеп, яшеренеп, дошман тылына кетмәгән яктан берәп керде дә автоматлардан куәтле ут ачып паника тудырды Шушы паникадан файдаланып, полкның тел кечлере алга киттеләр. Фазлыев боерыкны батырларча үтәде бор взводка якын гитлерчыны юк итте ике тягач яндырды, сугыш кораллары кулга тешерде Тактик яктан әһәмиятле калкулыкка урнашкан, тире-як уч тебендогедәй күренгән Букаво алылы ечен сугыш барганда, безнең автоматчыларны кысрыклап, дошман әлеге авылның тен ягына яңадан бәреп керде Ул. әч «паитераясы, ике бронетранспортеры, ике орудиесе һәм бор ротадан артык автоматчылары белән авылның уртасына кереп, безне бетенләй бәрел чыгарырга уйлады Шушы чакта полк командиры подполковник Шульженко беренче батарея командиры капитан Гуцалога үз батареясы белән авылның уртасына керергә, ә елкен лейтенант Фазлиеека дошманның тылына үтәргә кушты. Гуцало яшеренеп кенә авыл чиркәве янына урнашканда, Фазлыее, комсомолецлардан—сержант И. Погребняк, В. Книга, сержант И. Трофимов, елквн сержант С. Иванов илтешләр белән разведкага кител, пычракка кереп баткан «пантера, янында маташкан фрицларны күреп алды Алар икенче «пантера» китерттеләр Качыл- лосып аларны күзәтеп торган Фазлыее, кинәт кузгалып, атә-ато, «Ура!» кычкырып, иптәшләре белән атакага ташланды һем әлеге фрицларны юк итте Аннары ул арырак китеп, тагын ике орудие сугышып алды Шул арада еларга ярдәмгә безнең башке автоматчылар кушылдылар. Нәҗип Фаэльюяның кыюлыгы аркасында Букәао һәм аның күршесендәге авыл да дошманнан азат ителде». МӨХӘММӘТ САД PH ф УТ ЭЧЕНДӘ ОЧРАШУЛАР Уйга калдым. «Шәп егет икән бу Фазлыев! Кайда туган, нинди ата баласы икән, фронтта күптәннәнме? Күрәсе иде, сөйләшәсе иде үзе белән. Эзләргә кирәк, ә эзләгән табар...» Ул, танкларның алдынгы отрядлары белән бергә, кайчакларда алардан да алга- рак үтеп, дошман танкларын кырып йөрүче полк разведчигы, артиллерист икән Бу полк штабы яңа азат ителгән Перемышль шәһәре артында, Карпат итәгенә үк поскан, әйтергә бик авыр Витощинцы дигән авылда икән. Ут-төтен, ату-шартлау, пычрак юллар, янган авыллар аша үткәннән соң, мондагы яшеллекне, бакчаларда сыгылып торган алма, груша агачларын карал торганнан соң: «Дөньяда яшел җирләр дә бар икән әле»,— дим уз-үземә. Бакча түреннән бер карт килеп чыкты. Күрештек. Исеме Олексо, фамилиясе Сенько икән. — Фашистлар инде килмәсләрме? Алмаларымны җыярга кемнән рөхсәт алырга икән? Бу сорау бик сәер тоелды. — Җыегыз,— дидем мин, кыю гына, һәм: — Нигә җыймыйсыз? — дип сорадым. — Алмаларны, грушаларны, армиягә дип, алар җыеп китәләр иде. үзебез калдык-постыгы белән генә канәгатьләнә идөк,— дип сөйли-сәйли бакчасына чакырды, грушалар белән сыйларга тотынды.— Алай булгач, җыярга ярый икән!.. Полк штабы төнлә тагын кузгалачак. — Гуцало белән Фазлыевны Карпатка менә торган юл тирәсеннән, алгы отрядтан, менә шушы квадраттан эзләп табарсыз! — диделәр. Юл уңаена барган зур йөк машинасына утырып, әлеге «квадрат»ка таба киттем. Бер сәгать чамасы баргач, машина туктады. Бергә килгән өлкән лейтенант белән кабинадан төштек. Ул картага күрсәтеп: — Без сулга, көньяккарак керәбез, ә сезгә Карпат өстенәрөк менәргә кирәк, алар ерак булмаска тиешләр. Уңга борылсагыз, Варшавага барып чыгарсыз,— диде ул, елмаеп. Ялгыз калдым. Якын-тирәдә кем дә юк. Кояш та таулар артына керергә чамалый. Ташлар, куаклыклар янында иң элек автоматны көйләдем, биштәрдәге ике гранат чалбар кесәләренә күчте. Кызу-кызу атлап, таулар арасына менеп киттем. Юл буйларында янган йортлар пыскый калды. Бер сәгать чамасы атлый торгач, юл өскә менде, якындагы таулар түбәндәрәк калгандай булдылар. Эңгер-меңгер пәрдәсе күтәрелде. Янымнан гына пулялар очып, якындагы ташта тузан бөртекләре күтәрелде. Кайдан аталар, кемнәр ата икән? Көндез андый чакта тәмәке көйрәтеп алыр идең, ә хәзер шырпы сызарга ярамый, мишень буласың. Ачуым чыгып кузгалдым да, автоматымны әйбәтләбрәк тотып, алга ашыктым. Тонык кына мотор тавышы ишетелде. Җиргә ятып тыңлыйм, миңа таба килә икән. Көтәм. Юлның уртасына чыгып: — Стой, кто идет!? — дип кычкырдым. Машина йөрешен акрынайтты: — Свой! Русча ачык итеп бирелгән җавапка бераз тынычланып, янына ук бардым. Алар да миңа автомат төзәгәннәр иде. — Тс-с,— диделәр болар,— ни булды, кем сез? Әйтеп бирдем. Сүз кыска булды. Тиз аңлаштык. — Утырыгыз, алар монда гына!.. «Амфибия» — суны да, сазлыкны да, коры җирне дә тиз үтүче корпус штабы машинасы — төнне ярып очып кына барды да туктады. Моннан юл тагын икегә бүленә икән. — Сезгә кирәкле кешеләр моннан ике-өч йөз адымда гына, киң кыя өстеннән күзәтәләр... Ташлар арасындагы ниндидер юлдан бераз барган идем, хәзер үземне дә: — Стой, кто идет? — дип каршы алдылар. Сакчы сүзләрен ишетеп, бер офицер киләп чыкты һәм ул мине штабка тапшырды. Полк командиры подполковник Шульженко һәм политик эшләр буенча аның урынбасары майор Слепцов белән таныштым. Беренче батарея командиры Гуцало да Фазлыевны аеруча мактады һәм аның үзе белән таныштырды. Бездән ©оңгы колонналарның кайсыларын уңга, икенчеләрен сулга бордылар. Армия Сан елгасы плацдармын киңәйтә икән. Безнең беренче батарея алда баруын дәвам итте һәм биш поляк авылын азат иттек. Ә Пильно дигәне, ерактарак, калкулыкка терәлеп утырган иде. Пильно очыннан сулдарак калкулыкка юл сузылган һәм шул юлдан, кара ерткычлар шикелле, дошман танклары күтәрелә. — Фашистларны машина белән Дә куып җитеп булмый,— диде Фазлыев, шул танкларга күрсәтеп. Индрушевка дигән авыл уртасына җиткәч, тупчылар, машиналарыннан төшеп, тупларын көйли башладылар. Фазлыев гади бер йортның тәрәзәсен чиртте. Ут күренмәслек итеп капланган тәрәзә пәрдәсенең бер читеннән кемнеңдер башы күренде һәм, кемнәр икәнебезне белгәч, сакланып кына ишекне ачып түргә өндәде. Үзләренчә. кемгәдер эндәшү белән, зал түреннәнрәк идән асты капкачы ачылды, аннан шәм тоткан бер хатын-кыз бешы калыкты. — Бу минем хатыным, ә үзем поляк инженеры — нефтьче, Фиерлай Станислав б.улам,— диде ишек ачкан әлеге кеше. Фазлыев немецлар турында сорашты. — Шнейль! Лосс! (Тизрәк кузгалыгыз!) дип качканнарына әле бер сәгать тә юк,— диде Станислав һәм безне берәр чәшке кофе эчәргә өстәл янына чакырды. — Әле генә, немецлар киткәч, кайнаттык, рәхим итегез! — дип, инженер хатыны яңадан идән астына төшеп, шуннан буы чыгып торган чәшке сузды. Инженер, анысын өстәлгә куеп, икенчесен алырга үрелгәндә, туплар шартлый башлап, җир тетрәгәндәй булды. Шартлаулар көчәйде, Фазлыев ишектән орудие янына атылып чыкты, инженер идән астына төште. Мин өстәл артында, кайнар кофе янында, ялгыз калдым. Фазлыевлар өй янында гына. Ә фашистларның танкларда качып китүләрен үзем күрдем. Авыл тагын тетрәде, безнең өй дә селкенгәндәй булды. Ямьсез, таныш тавыш, колакка таныш шартлаулар ишетелде: дошман алты көпшәле минометларыннан ата... Фазлыев йөгереп керде һәм кулымдагы әлеге кофены күреп елмайды да: — Киттек! —диде. Корпусның теп көчләре сулдагы калкулыкларны алалар, ә безнең тупчылар Пильно авылы янында сугышып разведка ясарга, дошман игътибарын үзләренә юнәлтергә тиешләр икән. Фашистлар яндырган өйләрдән ераграк, караңгырак урыннарда басуларга, юлга чыгып, төрле якка сибелеп, разведчиклар тиз генә тупларын көйли башлаганнар гына иде, каршы калкулыктан ракеталар очты, болытлы караңгы төн яктырып китте. Оккупантлар, үзләре дә аңламастан, цель күрсәттеләр. Безнекеләргә шул гына кирәк иде. Дошманга каршы дәһшәтле өермәдәй ут ачылды. Аллы-гөлле эз калдырып, һаваны кисеп безнең яктан очырган зур калибрлы пулялар, зенит орудиеләре уты, снарядлар дошман яшеренгән калкулыкны әллә ничәгә яргандай итеп тетрәтте. Безнекеләр ярсып аттылар. Ләкин дошман алты көпшәле минометлардан авылга түгел, мон- дарак атса, безгә җиңел булмаячак иде. Чөнки әле эскертләргә дә салынмаган, сирәк- мирәк өелеп-өелеп куелган юеш көлтәләргә генә ышыкланган идек. Әмма аның паникага бирелеп теләсә кая атуы безгә зарар китерә алмады. Тупчы разведчикларның, бигрәк тә беренче батареяның дәһшәтле залплары таңга кадәр дәвам итте. Калкулык өстеннән кызарып аккан болытлар тагын каралдылар. Разведка сугышы арытты. Тупларын, коралларын тәртипкә китереп, брезентлар ябып, солдатлар көлтәләр янына утырып хәл алдылар. Фазлыев та, минем янга килеп, бер көлтәгә башын салды. Ә дежур сакчылар тирә-якны күзәтәләр идө. Утырган җиремнән торып, юл буена чыктым. Чамалыйм: Пильно авылы очына өч йөз адымнар гына калган. Юлда машина, танк эзләре һәм туктаусыз сибелгән оннар, ярмалар, алмалар, грушалар, ә арырак он, ярма капчык-капчык ята. Безнекеләр өсләренә басып килгәч, качарга җиңел булсын дип, ташлап калдырганнар иде аларны гитлерчылар. Төнге кофе, Индрушевканың тетрәве, төн буенча дәвам иткән атышлар турында уйлап, оккупантларның хурлыклы чигенү юлларын карый-карый авыл очына җиткәндә, тиз-тиэ гене безнең иче автоматчы килеп, миме борылырга мәҗбүр итте- лар. Алармы капитан Гуцало җибәргән инам: — Монда куркыныч, авыл уртасында немецлар бер сәгатьтән штурм «сыйбыз, сезгә монда калырга ярамый, редакция дә ззли үзегезме,— дип, туп йертүче миңа җиңел машинага утырырга кушты. Юл чатында саубуллашып, машинадан тешем. Уңдарак күпер күренә Аның янына җитэрәк, дошман самолетлары килеп чыга һәм һәҗүм юлы дәррәү шул самолетларга ата башлый. Берсен кинәт тәтем чорнап ала һәм ул каядыр еракка атылып тешә Бу — тимер юл күпере икән. Якында гына туктаган танк янында безнең телдә сейләш- кән егетләр янына барам. — Саумысез! Кайдан җил ташлады, егетләр?! — Уралдан без, Карпатны чистартып тештек, Берлинга барабыз! — диделәр алар чыинышаяруны бергә кушыл. Ефрейтор Хәби Калимуллин белән Мирза Ибраһимов Пермь елкесеннәи, ә рядовой Кәләй Гәрәеа белән кече сержант Якүб Ямаев Башкортстан егетләре икән — Минем танкның менә дигән итоматчы-десәнтчыларын да мактап телгә алырга онытмагыз!— диде танк командиры әлкән лейтенант Гребнев. Алар, кузгалып, Сандомир юлыннан тагым алга киттеләр. Польша җирләрен азат итү сугышлары вакытымда тагын бер якташны очратып сейләштем Бу безнең бик зур кешебез: Мәскәүдә Фрунзе исемендәге Хәрби Академияне тегәлләгән, Казан танк училищесы начальнигы булган, Бәек Ватам сугышында Кызыл Байраклы дүртенче гвардия танк корпусы штабы начальнигы Исмәгыйл Әхмәт улы Нагайбәков иде. Аның бабасы, рядовой казак Гәрәй Нагайбәков, 1812 елгы Ватан сугышында аеруча зур батырлыклар күрсәткән, дүрт Георгий медале белән бүләкләнеп, зур шәһрәт казанган, Ә атаклы Гәрәй оныгы Исмәгыйл Нагайбәков Совет хәл кының Беек Ватан сугышында, гвардия танклары корпусын җиңүләргә илтүче зур хәрби начальник булып, данлыклы совет генералларының берсе булып үсте. Бу генерал турында үзенә бер китап язарга кирәк. Эзләгән табар, ди халык. Сугыш юлларында, сугыш районнарында командировкада ззләнеп йери торгач, мин дә редакциягә зур байлык — батырлар китабына алтым хәрефләр белен язылырлык кешеләрнең Ватанга, боек Ленин партиясенә чиксез бирелгән кешеләрнең ялкынлы хисләрен, корыч дуслыклары җырын, изге исемнәрем алып кайттым, Сапер Хәйрулла Шакиров Шәһәр үзәгенә юл ачкан тупчыларны эзләп барганда, дошманнан тартып алынган урам чатларында, стеналарда: «Мина юк, Шакиров» дип, зур хәрефләр белән язылган кешелекле сүзләр күңелгә сеңгән иде. Бик табигый: аның үзен дә күрәсе килдо. Автоматчылар белен очрашканда да, тупчылар янында да Шакиров күңелдән китмәде: кем мкен, кайсы якларда туып үскән? Хәрабәләр эченнән, кел-тузан. таш еоммәро арасыннан миналар тартып чыгаручы, мәкерле дошман мең терпе хәйлә белән яшәреп калдырган миналарны тәбып, меңлегем ватандашларын коткаручы бу Шакиров үлемне җиңәргә кайда ейрәнгән икән? Сугыш барган меңләгән йортлардан, хәрабәләр эчемнән, шундый зур гаскәр арасыннан аны ничек эзләп табарга? Ләкин ефрейтор Хәйрулла Шакировны табуы җиңел булды: аны бетем дивизия белә, е полкта аеруча яраталар инәм: — Бәзнең инженер ул, сугыш остасы ул! — диделәр вмың турында. — Кайда укыган? — Кайда дисезме? Сталинград урамнарында, Дон буйларында, сугыш кырларында әйрән ел үсте ул!.. Без аның белән әле сугышып алган йортта, автоматын чистартканда күрештек. Ул яңа операциягә чыгарга җыена икән Чаңдыр йоэенә караганда, ю«де шактый олы яшьтә күренгән, киң акыллы маңгаена үткем тормыш һем сугыш елларының юллары ыихаммвт САДРИ ф УТ ЭЧЕНДӘ ОЧРАШУЛАР сызылып калган Хәйрулла Шакиров, үзенең җиңеллеге, җитезлеге һәм шаянлыгы белән, әле яңа тормыш башларга йөргән уттай егетләрне хәтерләтте. Җиңү өчен, халык өчен, азат илнең бәхете өчен янып яшәүче, курку белмәс коммунист булып чыкты бу инженер колачлы сапер Шакиров. Без сөйләшеп утырган әлеге йортны да беренче булып Хәйрулла Шакиров алган. Ничек алган дисезмее? Менә болай: Шәһәр үзәгенә чыга торган урам чатындагы бу йорт подвалына яшеренеп, безнең сугышчыларның һөҗүмен туктатмакчы булып, гитлерчылар автоматлардан, фаус- патроннардан туктаусыз ут яудырып торалар. Шушы вакытта, янган янәшә йортның җимерек стенасына яшеренеп, Шакиров, берничә дусты белән, дошман кулындагы йортның беренче катына бәреп көрә. Шуннан Хәйрулла подвалдагы фашистларга: — Хенде xoxll Бирелегез, Гитлер капут! — дип кычкыра. Фашистлар тагын да кемлерәк ата башлыйлар. Иптәшләренә подвалның икенче як ишеген сакларга кушып, Шакиров үзе фашистлар аткан тәрәзәләргә үрелеп тиз-тиз генә берничә шешә тондыра: — Сталинградтан күчтәнәч алып килдек, «Московская особая» белән сыйланыгыз! — ди ул. Яна торган сыекча салынган шешәләр подвалда чәлпәрәмә килеп, ут һәм төтен өермәсе чыгаралар. Үзләрен моңар кадәр бик иркен тотып атып яткан фашистлар, ач күселәр кебек, акылларыннан шашарга ирешеп подвалның икенче ягыннан качып котылмакчы булалар. Шунда инде аларны безнең автоматчылар көтеп тора, дошманның берсе дә котыла алмый, ә бишесен Шакиров үзе дөмектерә... Бреслауда урам сугышлары һаман дәвам итә. Шакиров яңа заданиегә китә. Ул, бер зур йортны ышыклап торган таш койманы тол белән шартлата да, автоматчы иптәшләре белән, үзе әлеге йортның беренче катына килеп көрә. Бу катны кулга төшереп урнашкач, болар шаккаталар: йортның икенче, өченче катларында һәм подвалында гитлерчылар мыж килә, санап бетергесез күп икән. Алар, беренче катны чолгап алырга, Шакиров группасын юк итәргә исәпләп, ишекне дә терәтеп куйганнар. Шушы куркыныч вакытта Шакиров, иптәшләре белән киңәшеп, тәрәзәдән сикереп төшә, таш коймада үзе ачкан ярыктан атылып чыга да команда пунктына чаба. Аның артыннан пулялар сызгырып, гранаталар шартлап кала. Тиргә, тузанга баткан Хәйрулла команда пунктында хәлне аңлату белән, командир шундук тупчылар, автоматчылар белән ярдәмгә ашыга. Сугыш бик каты була. Йорт тирәләрендә, подвалда һәм өстәге катларда эсэсовчыларның җансыз, җирәнгеч гәүдәләре генә аунап кала. Ә командир, Шакировны кочаклап алып: — Рәхмәт, туганкай, синең кыюлыгың аркасында дусларың да исән калды, яңа йортлы да булдык!—ди. Сугыш остасы Шакировның батырлыгы турында блокнотта тагын бер вакыйга язылган: Безнең егетләр штурм белән йорт арты йорт алып барганда, бер зур таш пулатны ныгытып өлгергән фашистлар бик нык каршылык күрсәтәләр, бер адым атларга да ирек бирмиләр. Безнекеләр, башта әлеге йорт янында туп та ала алмаслык калын таш коймага ышыкланалар, аннары янәшәдәге ярым җимерек йортка кереп урнашалар. Караңгы төшә башлый, ә таң алдыннан һөҗүм башларга, алга үтәргә кирәк. Ни эшләргә? Таш койманы шартлатырга булып, командование бу сугышчан бурычны да оста сапер Хәйрулла Шакмровка йөкли. Дошман тирә-якны яңгыратып, тавыш күтәреп бертуктаусыз атып яткан арада, Хәйрулла яшеренеп кенә койма тирәләрен тикшереп чыга да эшкә керешә. Иптәшләре аңар койма асларын казышырга, тол китерешергә булышалар. Гитлерчылар, ата-ата хәлдән таеп ялга тынган чакта, операциягә хәзерлек эше төгәлләнгән була. Таң сызыла башлау белән, шәһәрне тетрәтеп куәтле шартлау яңгырый һәм таш койманы икегә аерган яңа юлдан безнең артиллеристлар, автоматчылар һөҗүмгә ташланалар, дошманның тагын бер ныгытылган терәк пунктын кулга төшерәләр. Гитлерчыларны Германиядә, үз өннәрендә оста кыйнау эшенә, инженер корылмаларын җимерү яки төзү эшенә, миналар кую яки аларны зарарсыэландыруга Хәйрулла Шакиров Сталинград яннарында, изге Идел буйларында өйрәнгән. Ул куйган мина кырларында Сталинградка керергә маташкан өч танк шартлаган. Дснны кичкәндә Шакиров, дошманның атып торуына да карамастан, көймә белән теге як ярга автоматчылар чыгара, Җиде рейс ясый һәм узе дә алар белән һөҗүмгә ташлана Днепрны кичеп чыккач, дошман килүе мемкин булган юлларга Башкортстан егете, дусты Ис- мәгыйл Сабирҗаиов һәм башка иптәшләре белән йөзләрчә мина куеп, плацдарммы саклап калу өчен бөтен көчен биреп тырыша. Сандомир плацдармында, дусты Наумов белән бергәләп, дошманның җиде йөз метр арага сибелгән миналарын арчып, һөҗүм итүче танкларыбызга, автоматчыларыбызга юл ача һәм дошман траншөяла- рыиа бәрел кереп үэө дә җиде фашистны теге дөньяга озата Сталинградтан Германия җирләренә җиткәнче сугыша-сугыша килеп ул шул кадәр остара: бер сәгатьтә йөз минаны зарарсызландыра Германиягә кергәндә инде ул сугыш кырларында дошманның ун меңгә якын минасын зарарсызландырып, безнең гаскәрләргә санап бетергесез куп туры юллар ачкан була. Аеруча төгәллек таләп иткән мондый авыр хезмәтне үз эшенең чын остасы, инженеры гына башкара ала, әлбәттә. Кыскасы, Бреслаудагы урам сугышларында бездән үч алырга маташкан гитлерчылар уз өннәрендә әнә шундый баһадирлар белән очраштылар. Дошманны безнең әнә шундый җиңелмәс баһадирларыбыз, Ленин партиясе тәрбияләп үстергән корыч ихтыярлы сугышчыларыбыз тез чүктерде. Шулай б»р көнне фронтта язган хәбәрләремне укыл, анда күргән якташларым турында уйланып утырганда Хәйрулла Шакировны искә тәшердөм һәм аның исәнлегем, квйдалыгын беләсем килеп, «Яшь ленинчы» газетасына бер мәкалә язып бастырдым. Күп тә үтмәде, безнең сагынган саперыбыз табылды. Ул, гаиләсе белән, Чиләбе өлкәсенең Гривен совхозында гомер итә икән. Бреслаудагы батырлы'ы эчен аңа икенче Кызыл Йолдыз ордены биргәннәр Бу хатында иптәш Шакиров: «Үз урыныма биш егет үстердем, Өч егетем өйләнде, алар да балалар үстерәләр, ике улым тракторчы, берсе электромонтер Икесө механизаторлар курсында укый. Үзем совхозда эшлим, тазалыгым яхшы».— дип яза. Бу хат—аеруча зур шатлыклы хат иде. Әйе, баһадир сапоо Хәйрулла Шакиров сугыш кырларында Ватаныбыз азатлыгын намус белән яклаган булса, уллары тыныч кырларда мул иген үстерел, халкыбызның кечен, Ватаныбызның куәтен арттыралар. Ахыры бар