Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЛ-МАТРОСОВЛАР САФЫНДА

Менә 130 ел инда Кара диңгез буенда Новороссийск шәһәре тора Ул элек-электән Россиянең сәудә деньясыиа кеньяк тәрәзәсе булып килгән. Аның һәр урамы, һәр йорты безнең дәүләтебезнең, революциябезнең, бишьеллыкларыбызның тарихы белән бәйле. Бу шәһәр — Тамань армиясенең тимер ташкыны даны, монда, 8 И Ленин кушуы буенча, флот, дошман кулына калмасын ечен, Кара диңгез тебенә батырына Зәңгәр таулар артыннан теләр-теләмәс кенә кояш чыгып килгәндә, тын шәһәр естендә кечкенә кыңгырауларның хрусталь чаңы яңгырый башлый. Бу чаң, исәннәргә Ватан ечен башын салганнарның данын искә тешереп, матәм маршына әверелә. Новороссийск курантлары — матрос бушлаты, солдат шинеле киеп сугышкан йезләрчә батырларның истәлеге ул. алар данына мәңгелек һәйкәл Новороссийск ечен барган сугышларда һәлак булган батырлар кабере естенә салынган һәйколләр, аларның йокысы бүленмәсен дигәндәй, мәңгелек сакта тора... Ә матәм маршы һаман кечәя, менә аңа тантаналы аккордлар кушыла, һәм ул, үскәннән- үсә барып, бетен тирә.якка җәелә, мәңгелек дан угының кызгылт нурлары якыннан үтүчеләрнең йеэләренә тешә. Биредә кен шулай башлана. Хәрби һәм хеэмет даны шәһәре уяна. Диңгезчеләр, порт эшчеләре, машина тезүчеләр, тимер юлчылар эшкә ашыга. Кибетләрнең һәм мәктәпләрнең ишекләре киң ачыла, портта пароход гудоклары яңгырый ...Новороссийск кешеләре туган шәһәрләре ечен сугышларда һәлак булганнарның истәлекләрен кадерләп саклыйлар, аларның барысының да исемлеген тезегәннәр. Исемнәр, фамилияләр, аларның хәрби дәрәҗәләре . Алар меңнәрме. Менә шулерның берсе: «Өлкән сержант Мансур Гали улы Вәлнуллнн. 1943 елның 15 сентябрендә үз тормышы бәрабәренә сугышта уңышка ирешүне тәэмин итте. Немец- фашист дотының амбразурасына күкрәге белән ташланды, Советлар Союзы Герое Александр Матросов батырлыгын кабатлады*. Шунда ук рәттән карандаш белән түбәндәге сүзләр язылган: «Исән. Адресы: Татарстан, нефтьчеләр швһорендә яши*. Әйе, Мансур Валиуллин исен, һәм ул Татарстан нефтьчеләренең башкаласы Әлмәтто яши. Әйе. 1943 елның сентябрендә дошман доты амбразурасын күкрәге белән ул каплаган. М ...Новороссийск шәһәренең үзендә дә, аның тирә-юнендә дә каты сугышлар инде алтынчы көн бара иде. Менә, ниһаять, 10 сентябрьдә 200 орудие залпы шәһәр өчен хәлиткеч һөҗүмгә күчүне белдерде. Цемес бухтасының ике як ярын да ут каплап алды. Гаваньга иң беренче булып торпеда катерлары ыргылды, алар, торпедалар шартлатып, портка юл ачтылар, дошманның ут нокталарын Юк иттеләр. Алар артыннан, десант төяп, сак катерлары һәм «диңгез аучылары» юлга чыкты. Капитанлейтенант Василий Ботылев командалыгындагы десант батальоны диңгезчеләре, порт причалларына беренче аяк басып, урам сугышлары башлап җибәрделәр. Десантчыларга шәһәргә ике яклап һөҗүм итүче «Кече җирхдәге диңгезчеләр, пехотачылар һәм 318 нче дивизия сугышчылары ярдәм итте. Өзлексез шартлап торган снарядлардан һәм миналардан җир тетрәде, төтен һәм тузан болыты кояшны каплады. ...Җылы сентябрь көне. Төш уртасы. Җир өсте җәй буена кыздырган эссе кояш нурларыннан яргаланып беткән. Өлкән сержант Мансур Валиуллин хезмәт иткән батальон Новороссийск янындагы Мефодиевка торак пунктына һөҗүм итеп килә иде. Алда—шәһәрне каплап торган калкулыкларга кадәр — ялкыннан һәм төтеннән соргылт төскә кергән тигезлек җир. • Фашистлар андагы калкулыкларга ныгып урнашканнар. Фашист командованиесе Тамань ярым утравының капкасы булган бу шәһәрне, бернинди югалтуларга карамыйча, сакларга боерык биргән. Шуңа күрә һәр калкулык, һәр траншея зур сугышлар белән яулап алынды. Тигезлектәге һәр сантиметр җир артиллериядән дә, миномет һәм пулеметлардан да утка тотарга уңай — уч төбендәге кебек күренеп тора. Дошман безнең сугышчыларны көчле ут белән каршылады, әйтерсең, ул үзенең барлык үлем машиналарын шушында, бер үзәккә туплаган, һөҗүм итүчеләр җиргә сыендылар. — Алга, иптәшләр, алга! — дип кычкырды батальон командиры. Бу җәһәннәм гөрелтесе аша аның тавышын ишетүче булдымы икән?! Ул тагын кычкырды: — Коммунистлар, алга! Шул вакыт шоссе тирәсенә һәм Дооб борынына урнашкан безнең батареялар һөҗүм итүчеләргә ярдәмгә килде. Снарядлар баш өстеннән улап уздылар да, дошман окопларына төшеп, бөтен калкулыкны ут һәм төтен пәрдәсенә күмделәр. Артиллерия уты көчәйгәннән көчәя барды. Моның белән рухланган безнең сугышчылар атакага күтәрелделәр, «ура!» тавышлары яңгырады. Калкулыкларның берсен яулап алганнан соң, сугышчылар тагын җиргә сыенырга мәҗбүр булдылар: алдагы бер калкулык түбәсеннән исән калган гитлерчылар пулеметлардан һәм автоматлардан ут ачты. Батальон сугышчылары арасында үлүчеләр дә, яраланучылар да күбәйде. Шул вакыт өлкән сержант Вәлиуллин батальон командирына мөрәҗәгать итте. — Иптәш командир,— диде ул,— миңа үземә генә дот янына үтеп карарга рөхсәт итегез. Тамагын тыгылдырыйм әле1 Капитан уйга калды. Әгәр өлкән сержант планы барып чыкса, батальонга алга юл ачылачак, ирешелгән уңышны җәелдерергә мөмкинлек туачак. — Тәвәккәллә, Мансур!—диде командир, туганына эндәшкәндәй якын итеп. Биленә гранаталар бәйләп, автоматын алып, Вәлиуллин дошман дотына таба шуышты. Гитлерчылар аны бик тиз күреп алдылар һәм минометтан ут ачтылар. Миналар бик якында шартлый башлагач, Мансур кисәк кенә кулын болгаган булды да, аркасына ятып, тынып калды. Фашистлар, аны үлде дип уйлап, утны киметтеләр. Шуны гына көткән Вәлиуллин тагын алга шуышты Баш өстеннән тагын пулялар сызгырырга кереште, эсседән һәм тузаннан сулыш алу кыенлашты, куллар арыды, авызга-борынга ком тулды. Бәлки, бу азаплануларның барысы да бушкадыр, бер пуля тидеме — беттең... Ләкин Мансур, бернигә карамастан, шуышты да шуышты. Дот калкулыкның нәкь түбәсендә үк диярлек иде. Ә калкулык алдында тимер чыбык киртәләр. Аны әйләнеп үтәргә кирәк. Әйтергә генә ансат, давыллы ут астында ким дигәндә 40—50 метр өстәмә юл үтәргә кирәк... Куллар сызлый, арка сөякләре чат ный, ләкин елкән сержант, җиргә сыенган хәлдә, тигез суларга тырышып, шуышты да шуышты. Якында гына тешеп снаряд шартлады. Егетнең естеиә туфрак коелды, вак ташлар тиеп кулларын авырттырды. Әмма дотка да ерак калмаган иде инде. Йөрәк -агы да кызурак тибәргә кереште. Ә башта бер генә уй: дошманның ут ноктасын ничек кенә булса да юк итәргә! Амбразурадан дошман пулеметы туктаусыз ут сибә, тирә-якта ♦ пулялар сызгыра. Шунда аның күз алдына бөтен тормышын тирән мәгънә, бәхет һәм шатлык белән з бизәгән минутлар килде. Аннан Ватанга бирелгән ант сүзләрен хәтерләде: «Бөтен < кечемне, бөтен сәләтемне, актык тамчысына кадәр бетен канымны халык бәхете u ечен бирергә әзер торам!..» Тагын шуны искә төшерде хәзер иптәшләренең күзләре ь емет белән аңа текәлгән. Алар көтәләр. Алар гына түгел, шәһәрләр һәм авыллар п көтә, халыклар көтә. Халыкның коммунистка булган ышанычын алдарга ярамый. Ул э үзенә көч өстәлгәндәй тойды. Беренче мөмкинлек булу белән атакага күтәрелергә торган сугышчылар Мансурның һәр хәрәкәтен дулкынланып күзәттеләр. — Барып кына җитсен иде! I Ул бик сакланып шуышты. Әле бик тиз хәрәкәт итте, әле бөтенләй тынып калды Пулялар, тузан күтәреп, якын гына килеп кадалалар. Әмма, нинди могҗиза беләндер, берсе дә аңа тими. ...Метр үтелде, тагын бер метр... Ут беркеп торган дот амбразурасы якында гына: ® аңа кадәр 15— 20 метрлап кына калды. Шул вакыт Вәлиуллин, күтәрелеп, амбразура- = га бер-бер артлы ике граната ташлады һәм автоматтан озын очередь бирде. Каты а шартлау яңгырады, һавага туфрак, гетен болыты күтәрелде Дошман пулеметы тын- а ды. Әмма совет сугышчылары атакага күтәрелгәннәр генә иде. дотка тагын җан м керде, безнең берничә солдат пулялар тиеп егылды, калганнары кабат җиргә сыен3 дылар. «Сержантның бүтән гранатасы юк. Хәзер нишләр икән инде ул!» — дип уйланды “ батальон командиры, борчылып. =! Ә Мансур фашист дотына һаман якынрак шуышты, һәм .. бөтен буена күтәрелде ® дә алга, гомеренең соңгы чигенә, дошман амбразурасына ташланды. Пулемет тынып я калды. Батыр сугышчы дошман доты амбразурасын күкрәге белән каплады. 3 Батальон сугышчылары, бердәм булып, үч ялкыны бөлән дошманга ташландылар — Ватан ечен! Менә — Мефодиевка азат. Бу сугышта йөзләрчә гитлерчылар юк ителде. ...Шәфкать туташы дошман доты яныннан өлкән сержантның харәкәтсез гәүдәсен табып алды Колагын аның канлы күкрәгенә куйды да шатланып кычкырып җибәрде: — Исән! Ул исән!.. Мансур дәваланган госпиталь диңгез буенда иде. Сугышка кадәр анда санаторий булган. Бакча белән әйләндереп алынган якты биналарның тәрәзәләре диңгезгә карал тора. Тыштан караганда, монда сугышка кадәргедән берни дә үзгәрмәгән кебек. Ә зчтән бөтенләй башкача Палаталар чәчәк исе белән түгел, дарулар исе белен тулы. Алардан ял итүчеләрнең ваемсыз көлүләре түгел, сугышта гарипләнгән кешеләрнең ыңгырашулары ишетелә. Волиуллинны аерым палатага урнаштырдылар. Ике иоз кырык биш кон кереште Мансур үлем белән. Бу бор кешелек палатада сигез ай буена бер тавыш та ишетелмәде. Ике йез кырык биш кон буена батыр аңына килмәде. Яз коне, ап-ак чәчәккә күмелгән алмагачлар, чияләр исерткеч хуш исләр беркеп утырган чакта, Мансур күзләрен ачты Иң злек ул түгерәк бигле шефкәть туташының зәңгәр күзләрен күрде. — Мин кайда! — дип сорады Мансур, хәлсез тавыш белән Шәфкать туташы җавап урынына шатланып кычкырып җибәрдә: — Аңына килде! Безнең Мансур аңына килде! — һәм ул палатадан чыгып йөгерде. — ДокIор. Вәлиуллин аңына килде! Җиңү! Палатага врачлар һәм шәфкать туташлары җыелдылар. Барысы да теге дөньядан кайткан, үлемне җиңгән батырга сокланып карадылар. — Молодец,— диде врач һәм күзләреннән бәреп чыккан яшьләрен сөртергә читкә борылды. Вәлиуллин нәрсәдер әйтергә теләгән иде,— ләкин врач аны бүлде: — Бер сүз дәшмә, герой... Хәзер яшисең, яшәргә тиешсең... ...Бер айдан соң Мансурга йөрергә рөхсәт иттеләр. Соры төстәге халатын киеп, билен буып, өлкән сержант бакчага чыкты. Эссе иде. Диңгез өстендә, ерак офыкка кадар, бер генә дулкын да юк. Агач яфраклары да, йокыга талгандай, селкенеп тә карамыйлар. Терелеп килә торган яралылар аллеялар буйлап йөри. Күпләре култык таякларына таянган. Мансур да бер аллея буйлап атлады, мен төрле чәчәкләрне, пальмаларны, кипарисларны исе китеп карап йөрде. Аннары диңгез буена төште... Яшел беседка эчендә кемдер саф тавыш белән бик матур һәм моңлы итеп җырлый иде. «Кара әле, безнең турыда, Новороссийскины саклаучылар турында, җырлый түгелме соң бу?»— дип, бик бирелеп җырны тыңларга кереште. «Мой нежный друг свой город вспоминает. Где он любимую когда-то повстречал... А город близко... В синей дымке тает Далекий развороченный причал. Там дым пожарищ, там — огонь и слезы. Там город ждет, любимый и родной. Чтоб навсегда забыть про бомбовозы. Про все страдания, пришедшие с войной. О наших будут петь с любовью, О схватках наших боевой поры. Как обжигали наши лица кровью Новороссийские суровые ветры. К родным руинам мы придем, товарищ! Мы опрокинем банду палачей! И встреча средь развалин и пожарищ Огня пожаров будет горячей». Җыр Мансурны дулкынландырды. Новороссийск таулары. «Кече җир», шәһәрдәге җимерекләр, һәлак булган иптәшләре хәтеренә төште. Көннәрнең берендә, җыеп барылган газета битләрен караштырып утырганда, Мансур Новороссийск өчен барган сугышлар турындагы язмаларга юлыкты. Иптәшләренең батырлыгы, үзе катнашкан бу сугышның әһәмияте турында ул тетрәнеп укыды. Сугышчан иптәшләре кайда икән хәзер! Ул госпитальдә яткан арада сугыша-сугы- ша әллә ни кадәр җир үткәннәрдер инде алар! Сугышлар инде Украинада, Белоруссиядә, Молдавиядә бара. Тиздән безнең гаскәрләр Ватан чикләрен атлап чыгарлар... Көн артыннан көннәр үтә торды. Мансур да инде сәламәтләнде диярлек. Ләкин врачлар аны чыгармадылар. Көннәрнең берендә ул врачтан сорады: — Доктор, хәзер миңа нишләргә инде? — Моңа җавап бирү авыр түгел. Өегезгә китәсез, гражданскига. — Мин инвалид түгел бит, сау-таза. — Тазасын таза, ләкин бик үк түгел. Сезгә әле дәваланырга кирәк. Аннары күз күрер. Тагын бер ай узды. Ниһаять, аңа госпитальдән чыгарга мөмкин булуын белдерделәр. Документларын алгач, үз киемнәрен кигәч, Мансур ординатор бүлмәсенә керде. •— Мене, доктор, китам ииде. Рәхмәт сезгә, минем ечен бик куп тырыштыгыз. — Ни эшләргә мамкин, барысын да эшләдек.— диде хәрби врач, тыйнак кына — Безнең эшебез шул Ләкин иң күбесен сез үзе-ез эшләдегез. Сез, Валиуллин, тимер кеше. Терелерсез дип уйламаган идек. Хәзер инде әйтергә мамкин: хәлегез бик авыр иде... Молодец сез, молодец! Үлемне җиңдегез. Мамкин булганны гына түгел, мөмкин булмаганны да эшләдегез. Госпитальдән чыккач, Мансур Вәлиуллиины Бобруйск шәһәрен азат итү ечен сугыш алып бара торган частьларның берсенә җибәрделәр. Тирә-якта — фашистлар тарафыннан яндырылган, көйдерелгән, тәмам бөлгенлеккә төшерелгән белорус җире. Борынгы шәһәрләр урычыиа — төтен белән сөремләнгән ташлар ееме, авыллар урынына — тырпаеп торган морҗалар, тол хатыннарның, аналарның елаудан шешенеп беткән күзләре Боларны күреп, күпне кичергән сугышчыларның да йөрәге тетрәде, алар дошманнан үч алырга омтылдылар. Шәһәр ечен сугышлар ун кон барды. Ун кон Мансур сугыштан чыкмады. Ә унберенче каине дошман минасы ярчыгы... яралады. Тагын медсанбат, тагын госпиталь койкасы. Ике ай дәваланганнан соң, госпитальдәш дуслары белән саубуллашкач, Мансур Бакуга иң кадерле кешесе Гали Валиуллин янына китәргә уйлады. Аның иң кадерле хисләре, иң кадерле истәлекләр бу кеше белән бәйле... Мансур бик яшьли ятим калды, озак вакытлар сукбайлыкта йөрде. Шулай йөри торгач, аңа гаять киң күңелле кеша — Гали ага очрады Ул Мансурны аякка бастырды, тормышның олы юлына алып чыкты, аны чын кеше итеп тәрбияләде. Менә шуңа күрә Мансур Гали аганың фамилиясен дә үзенә дә яздырды 26 Баку комиссары исемендәге нефть промыселлары идарәсендә Мансур Валиуллин мактаулы нефтьче һөнәренә өйрәнде. 1953 елда идарәгә Әзербәйҗан ССР Верховный Советы Президиумы вәкилләре килделәр Шул көнне Мансур Вәлиуллинга югары бүләк — сугышчан Кызыл Байрак ордены тапшырдылар. Бүләк батырны ун елдан соң эзлеп тапты. Менә шунда гына иптәшләре Мансурның 1943 елның сентябрендә Новороссийск шеһаре янында нинди батырлык күрсәткәнен белделәр Аның күкрәгендә Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыкларының билгесе булып хәзер сигез орден һәм медаль балкый инде. Аннары ул туган ягына — Татарстанга кайтып, Әлматтө нефтьче булып эшке кереште. Ләкин сугыш елларында алган яралар үзләрен сиздерде, сәламәтлеге мактанырлык түгел иде Мансур промыселдан китәргә мәҗбүр булды. Хазар ул 14 номерлы Әлмөт автохуҗалыгы коллективы члены, маляр булып эшли. һәркан иртән шоферлар, слесарьлар, электриклар, механиклар бу гади, тыйнак кешене ерактан ук сәламләп узалар — Хәерле иртә, Мансур абый, исәнмесез! Матур итеп, шома итеп буялган, ялтырап торган машиналарын кабул итеп алганда, шоферлар: — Рәхмәт, Мансур абый,—дилер,— кулларыгыз алтын сезнең! Куллар... Бик күл эшләр башкарды ул куллар, күпне күрделәр 1943 елда пулемет пулялары белән тишкәләнеп беткән булсалар да, алар —хәзер де еле сафта. ...Новороссийск шәһәре Цемес бухтасы буйлап җәелеп утырган Бухтаның сул як ярында кулына автомат тоткан мәһабә/ матрос һәйкәле тора. Бу — билгесез матроска салынган һәйкәл. Аның тирәсендә чечәкләр үсә. Ә Батырлар мәйданында мәңгелек ут яна, курантлар тавышы яңгырый Мәңгелек дан уты мәңге сүнмәгән көбәк. Ватан өчен, бәхет һем азатлык ечен көрәшләрдә соңгы тамчы каннарын да > ыэганмаган батырларның исемнәре кешеләр күңелендә мәңге яши. Шундый исемнәр арасында безнең якташыбыз — Матросов батырлыгын кабатлаган, куркусыз батыр, сугыш ветераны, коммунист Мансур Валиуллин да бар